Логотип Казан Утлары
Пьеса

КҮҢЕЛЛЕ БӘХӘС


БЕР ПӘРДӘЛЕК ПЬЕСА 
КАТНАШАЛАР: Зиннәт — 40—45 яшьләрдә. Матвей Алексеевич — 35—40 яшьләрдә. Афзал — 35 яшь пәрдә. Екатерина Павловна — 30—35 яшьләрдә. С ә г ы й дә — 30 яшьләрдә. Ш а һ и — 50 яшьләрдә. Проводница. Уенчык сатучы хатын. Соңгы икесеннән башкасы барысы да республика яки өлкә авыл хуҗалыгы күргәзмәсеннән кайталар. Язгы иртә. Шәһәр тирәсе поездының гади вагоны. Урыннар бер генә катлы. Әйберләр кую өчен шүрлек бар. Поезд станциядән кузгалып китәргә тора. Ләкин әле звонок булмаган. Бер төркем к о л х о з ч ы-п а с с а ж и р л а р шәһәрдән авыл хуҗалыгы күргәзмәсеннән кайтып китәләр. Алар үзләре белән бәйләм-бәйләм җимеш агачы үсентеләре, япчык-янчык һәртөрле яшелчә орлыклары, рамаларга беркетелгән И. В. Мичурин һәм Т. Д. Лысенко портретлары, яшел плакатлар һәм башка шундый нәрсәләр алганнар. Сәхнәне җнһазпау, пәрдә ачылгач, ягъни уен белән бергә башлана. һәрбер уйнавы үзенең әйбере белән сәхнәне баета бара. Уен барышында сәхнә матур бер бакча төсенә керә. Пәрдә ачылганда сәхнә уртасына җыелып Матвей Алексеевичның кулындагы Мичурин портретына сокланып карап , ’ торалар. Матвей. Шәп бит, ә! Зиннәт. Бик әйбәт, бик әйбәт. Үзен, өчен алдынмы, клуб өченме? Матвей. Үзем өчен кечерәкне алдым. Бусы клуб өчен. 3 и н н ә т. Кечкенә булмасмы икән? Матвей (портретны югарырак күтәреп). Минемчә, клуб өчен бик подходящий бу! Афзал. Бир әле, Матвей Алексеевич, менә монда, стенага элеп карыйк. (Матвей ана портретны бирә, Афзал аны тәрәзә өстснә беркетеп куя һәм шунда ук сәхнә уртасына, башкалар янына килеп.) Менә нинди әйбәт булды. Клуб өчен бик кулай портрет бу! Барысы да сокланып карап торалар. Зиннәт (янындагы кәгазь төргәкне капшап карап). Мин Лысенко портретын алдым. Мичуринныкын үткән ел алган идек. Матвей. Сез дә клуб өчен алдыгызмы? 3 и и н ә т. Әйе. Ләкин зуррак булмады. (Кәгазьне сүтеп, рамага урнаштырылган Лысенко портретын ала да, аны Мичурин белән янәшә элә.) Хәер, икесе бер зурлыкта икән. Матвей. (портретка карап). Нәкъ үзе, ә! Зиннәт. Үзен күргәнегез бармыни?
70 
 
Матвей. Ике тапкыр очраштык без Трофим Денисович белән. Афзал (уйланып һәм стена кырыен капшап). Мичурин сортлы алмалар төшерелгән плакат алган идем. Шул йомарланмагае. (Плакатны җәеп карап карый һәм стенага элә.) Вагонда кеше күбәеп китеп бөгәрләнеп бетүе мөмкин. Зиннәт. Кара син аны, нинди уңай юл тапты. Минеке дә бөгәрләнеп, ертылып бетмәгәе тагы. (Тармаклы бодай рәсеме төшерелгән плакат алып стенага элә.) Монда элгәч таушалмый ул. Урыны шушы аның. Матвей (портретларга карап шатланып). Карап кайтсаң да стоит! Берсе, безгә пешкән алма биргән кеше, икенчесе, бодай күмәче белән сыйлаучы. Инде агай-эне, без боларны урыннарыннан кузгатмыйк. Үзебез төшә торган станциягә кадәр шушылай кайтсыннар. Зиннәт. Дөрес әйтәсең! Һәркем үз урынына урнаша, кайсы әйберен рәтли, кайсы тәмәке төрә. Зиннәт (тәрәзәдән карап). Станциягә ниндидер поезд кереп килә. М а т в е й. Скорый поездыр. А ф з а л. Әйе, әйе, бу вакытта скорый поезд үтә. Зиннәт. Сезнең скорый поездның станциягә ничек килеп кергәнен карап торганыгыз бармы? Афзал. Бар. Зиннәт. Гаҗәп бит ә. Солыда яткан юртак ат шикелле килеп керә. Матвей, йөрүен дә йөри инде, елт итеп үтеп кенә китә. 
Уенчык сатучы керә. Уенчык сатучы. Сәгатенә йөз егерме километр йөри торган ташбакалар бар, алып калыгыз, пассажир иптәшләр! (Бер уенчык ташбаканы сыртындагы пружина-рсзинасын ычкындырып, идәнгә җибәрә. Уенчык ташбака бик тиз аяк астына кереп югала. Барысы да көлешәләр һәм аны эзләп табып алалар.) Зиннәт. Менә сиңа кирәк булса бер хикмәт. Димәк, бу скорым поезддан да шәбрәк. Уенчык ташбакалар сатып алалар һәм һәркайсы ташбакаларның үзләрепнән- үзләре йөрүләрен күреп көлешәләр. Уенчык сатучы — «Сәгатенә 120 километр йөри торган ташбакалар бар, пассажир иптәшләр, алыһ калыгыз!», дип кабатлый- кабатлый икенче вагонга чыгып китә. Матвей. Сәгатенә 120 километр йөри, дидеме? Афзал (көлеп). Әйе, йөз егерме километр йөри, ди. Шаккаткыч! Матвей. Мин моңа шаккатмыйм. Ә менә күргәзмәдәге теге — ярты потлы чөгендергә шаккаттым мин. (Башын селкеп.) Ничек ул кадәр үсте икән ул! Афзал. Яхшылап ашлаганнар. Бөтен хикмәт шунда. Гектарга күпме суперфосфат керткәннәр әле? Матвей. Өч центнер. Өстәвенә эшкәртүләре ничек!.. Зиннәт (кинәт нәрсәдер уйлап). Моңа бер дә шаккатмыйм мин. Чөгендернең ярты потлысы да, бер потлысы да булуы мөмкии нәрсә. Менә мин теге әтәчне күреп шаккаттым. Ул, дөрестән дә, шаккаткыч! Матвей. Нинди әтәч? Зиннәт. Өч потлы әтәч! Матвей (гаҗәпләнеп). Өч потлы! Афзал. Юкны сөйли ул. Матвей. Кайда күрдең син аны? Зиннәт. Менә тагы кирәк булса!  
71 
 
Афзал. Мин чынлап сорыйм. Нинди өч потлы әтәч ул? Матвей. Я, сөйләп бир әле, кайда күрдең? Афзал (Зиннәткә карап һәм үзенең чикәсен төртеп күрсәтеп). Синең акыл ягың таманрак булмагае, туган! Матвей. Шаярта гына ул. Зиннәт. Юк, һич шаяртмыйм. Афзал (елмаеп). Шаяртасың! Зиннәт. Әйтәм бит һич шаяртмыйм, әллә сез, чынлап та, күрмәдегезме? Матвей. Ә кайда күрик без аны? Зиннәт. Күргәзмәдә. Афзал (ярым аптырап). Юк, күрмәдек. Матвей. Андый әтәчнең булуы не может быть. Афзал. Каян булсын ул, бигрәк арттырып җибәрәсең син. Матвей. Если була калса, аның кикриге генә дә бер килограммдыр, Афзал. Канатлары җилпуч чаклыдыр. Матвей. Ә ксйрыгы бер метрдыр. (Көлешәләр.) Я сөйләп бир әле, шулаймы? Зиннәт. Аның койрыгы бер генә метр буламы соң (өстендәге киң плащның итәкләрен җәеп җибәреп), менә шушылай кукыраеп тора ул Ә инде кикригенә килсәң, ансы тагы да хәтәррәк (башындагы фуражкасын әйләндереп киеп), менә шушылай текә булып тора. Көлешәләр. Екатерина керә. Ул уң кулына Мичурин бюсты тоткан, сул кулы белән шактый зур карлыган чыбыклары бәйләме күтәргән. Екатерина. Исәнмесез, иптәшләр! Башкалар. Бик әйбәт, бик әйбәт. Екатерина. Сезнең янга урнашырга рөхсәт итегез. Башкалар. Рәхим итегез. Екатерина (стенадагы портретларны күреп). Кайсыгызның башына килде бу! Нинди әйбәт булып торалар. Бу портретларны сез элгәнсездер дип уйлыйм. А ф з а л. Каян беләсез аны? Екатерина. /Мин портретка ошашлы әйбер күтәреп, вагонга кереп барганыгызны күреп калган идем. (Төргәген чишеп, Мичурин бюстын ала, утыртып куя.) М а т в е й. Яхшы нәрсә алгансыз. Екатерина. Начар түгел. Зиннәт. Тирләгәнсез, чишенеп-иркенләп утырыгыз. Екатерин* (өстен чишенә-чишенә). Көлешә-көлешә кызык темага сөйләшә идегез- бугай. Афзал. Бәхәс бара иде. Екатерина. Нинди бәхәс? Матвей. Өч потлы әтәч турында бәхәсләшә идек. Екатерина (аптырап). Ә... Шундый әтәч бар диме? Афзал (Зиннәткә төртеп күрсәтеп). Менә бу иптәш күргән. Матвей ишек янына барып каранып килә. Үзенә сөйләнеп ала: «Нишләп кузгал мыйбыз соң инде без?» Сәгатенә карап: «Хотя, иртәрәк икән шул әле». Зиннәт (Афзал белән Матвейга). Димәк, сез, дөрестән дә күрмәдегез? М а т в е й. Ей богу күрмәдек. Зиннәт (Екатеринага). Сез дә күргәзмәдәнме? Екатерина. Әйе. Зиннәт. Ә сез күрдегезме?  
72 
 
Екатерина. Булмаганны сөйлисез сез. Зиннәт (барысына да). Нәрсә карап йөрдегез сон. сез, өч потлЫ әтәчне дә күрмәгәч?!. Афзал. Бөтенесен дә карадык, бөтенесен дә күрдек. М а т в е й. Без күрмәгән бернәрсә дә калмады күргәзмәдә. Екатерина. Без бит аяк өсте йоклап йөрмәдек анда. Кайткач халыкка һәммәсен дә сөйлисе бар ич. Мин күргәзмәдә күргәннәремне язып ике блокнот тутырдым. (Костюм кесәсеннән калын-калын блокнотлар чыгарып күрсәтә.) Менә монда һәммәсе турында да бар. Матвей (Зиннәткә). Теләсәң, генә нәрсә турында сора, без үзебез күргәннәр турында җавап бирә алабыз. А ф з а л. Мәгәр син әйтә торган өч потлы әтәчне күрмәдек. Екатерина. Андый әтәчнең, булуына кем ышансын. (Тәрәзәдән карап, узүзенә.) Кая югалды соң бу Сәгыйдә. А ф з а л. Сез кемнедер көтәсез шикелле? Екатерина (башын тәрәзәдән алып). Күрше колхоздан бер иптәшем белән бергә кайтмакчы идек, әллә соңга калды инде. Зиннәт (барысын да үчекләп). Алайса сез бик күп нәрсәне күрмәгәнсез әле. А ф з а л. Әйтәм бит, без һәммәсен дә күрдек. Кирәк икән, хәзер үк сөйләп бирә алабыз. Зиннәт. Ярый, сөйләп карагыз алайса, мин сезгә берничә сорау бирим. Афзал. Бирегез, бир. Зиннәт. Бер үк агачның бер ботагында миләш, икенче ботагында груша пешеп утырганны күрдегезме? А ф з а л. Ник күрмәскә, ул бит Мичурин тудырган сорт. Екатерина (кинәт җанланып). Груша дигәннән ул турыда бүгенге газетада да бик кызыклы хәбәр бар. М а т в е й (кызыксынып). Я, я. Нәрсә дип язалар? Екатерина (куеныннан газета алып андагы бер хәбәрне тиз генз кычкырып укып чыга). Грушаның яңа сорты. Моннан берничә ел элек Туапсе районы урманында җимешләре гадәттә очрамый торган төрдәге, зур булмаган агач табылган иде. Ул вегетатив груша булып чыкты. Вегетатив грушаның гадәттәге грушадан аермасы шунда, ул елга ике тапкыр уңыш бирә. Беренче уңышны чәчәктән, икенчесен яфраклардан бирә. Икенче тапкыр алынган җимешләр орлыксыз булалар. Ике тапкыр алынган грушаларның тәм ягыннан аермасы юк. Сочи шәһәренең тәҗрибәче бакчачысы Ф. Перевязьков «Вильямс» сортлы грушаның ябалдашына вегетатив груша ботагын ялгады. Нәтиҗәдә «Вильямс» сортлы груша да вегетатив булып әверелде һәм елга ике тапкыр уңыш бирде. Матвей (башкаларга карап). Ишеттегезме, бер елга ике тапкыр җимеш биргән, ә!.. (Зиннәткә борылып.) Я, дәвам ит, тагы нинди сорауларың бар? Зиннәт. Бар әле, бар. Бер үк төптә кавын белән кабак үскәнне күрдегезме? Матвей. Күрдек, күрдек. Ишектән: «Катя, Катя, син биреләме?», дигән тавыш ишетелә. Екатерина спкерел торып ишеккә бара: «Биредә, биредә, Сәгыйдә җаным!» дип аны каршы ала. Сәгыйдә иләк кысаларына утыртылган һәртөрле рассадалар күтәргән. Иләкләрне аслы-өсле тезеп тоткан. Аларда кәбестә, чөгендер, җиләк рассадалары. Бер ук вакытта кулында зур гына роза чәчәкләре бәйләме дә бар. Сәгы йдә (Екатеринага). Биредә бик иркен икән, Катя. Зиннәт. Бик иркен булмас-булуын. Халыкның күбесе тышта әле. Зыян юк, сыярбыз. (Ишек янына барып тәмәке кабыза.)  
73 
 
Матвей. Сыярбыз, сыярбыз. (Сәгыйдәгә.) Рассадалар алгансыз ахры? Сәгыйд ә. Күргәзмәгә килгәч, бер уңайда эшемне бетереп кайтыйм дидем. Институтның парник хуҗалыгыннан алдым мин боларны. Быел яңа сорт җиләкләр дә утыртабыз. (Бөтен шүрлекне тутырып рассадалар тезеп куя. Екатерина белән Матвей аңа ярдәм итәләр. Шүрлек ямь-яшел төскә кереп, яшелчә-җимеш түтәленә ошап кала.) Зиннәт (урынына килеп утырып). Ярый, дәвам итик. Бәрәңге сабагында помидор үсеп утырганны күрдегезме? А ф з а л. Күреп кенә калмадык, тотып та карадык. Сәгыйд ә. Без аның янында бер сәгать басып тордык. (Екатеринага.) Әйе бит, Катя. Екатерина. Әй җаным, никадәр күп яңалыклар күрдек без, ә! (Сәгыйдәне кочаклап ала.) Зиннәт. Бер ел чәчеп, өч ел рәттән урып алына торган арышны да күрдегезме? Афзал. Күрдек, күрдек. Матвей. Аны хәзер Донбасста Сталино өлкәсендә күпләп чәчә башлаганнар инде. Кайсы совхоз соң әле... (Уйланып тора, кесәсеннән блокнотын алып актара.) Әһә, менә, менә Октябрь революциясе исемендәге совхозда быел шул күпьеллык арыштан өченче тапкыр уңыш алалар икән. Афзал (Зиннәткә). Син безне белмиләр дип утырма, иптәш, без барысын да күрдек, барысын да карадык. Бер җәй эчендә ике тапкыр өлгерә торган бәрәңге белән дә таныштык. (Матвейга.) Шулай түгелме, Матвей Алексеевич? Матвей. Шулай, шулай Афзал. Берсен дә калдырмадык, барысын да күрдек. Үзебезнеке шикелле итеп карап йөрдек. А как же! Екатерина. Пыяла рамаларны үзе ачып, түтәлләрне үзе йомшарта торган парниковый комбайн ничек эшли, ә!.. Сәгыйдә. Ул комбайн бер үк вакытта үзе чәчә һәм үзе су да сибә бит. Екатерина. Дөрес әйтәсең. Мин анысын әйтергә онытканмын. Афзал. Буе бер аршин чамасы кыярларны да күрдек... (Чемоданыннан юл чәйниге ала-ала Матвейга карап.) Мин чәй алып керим әле, Матвей Алексеевич, юкса, кибегербез юлда. Матвей. Проводница алып керә ич аны. Афзал. Безнең татар халкы чәйнең кайнарын һәм куесын ярата, ә проводницаның чиләк белән алып кергән кипятогында " чәй пешеп җитми аның. (Чыга.) Матвей. Ансы дөрес инде. (Зиннәткә.) Без һәрберсе пот ярым тарта торган Грузия карбызларын да күреп сокландык. Сәгыйдә (чәчен үрә-үрә). Мин апы ашап та караганым бар. Екатерина, һәрберсе икешәр кадаклы баклажаннарны да беләбез без. Зиннәт. Ә һәрбер гектардан 100 тонна уңыш бирә торган алмагачларны? Сәгыйдә. Күрдек, күрдек, күрмиме соң! Матвей (Зиннәткә). Син менә үзең әйт, кайда күрдең син ул өч потлы әтәчне? Сәгыйдә (Екатеринага карап, гаҗәпләнеп). Кем күргән андый әтәчне?!. Екатерина (Зиннәткә төртеп күрсәтеп). Менә бу иптәш күрдем, ди. Безне баядан бирле инде шуңа ышандырмакчы булып утыра. Сәгыйдә (икеләнеп, Екатеринаның колагына пышылдап). Булып- нитеп без күрми калмадык микән, Катя?
74 
 
Екатерина (пышылдап кына). Минемчә, юри генә әйтә ул. С эгыйдә (Зиннәткә). Сез үз күзегез белән күрдегезме аны? Зиннәт. Әлбәттә. Тыштан тәрәзә турылап Афзалның тавышы ишетелә: «Карагыз әле, тәрәзә аркылы миннән чәйнекне үрелеп кенә алсагызмы, поезд кузгалганчы буфетка барыс киләсем бар иде». Зиннәт тәрәзә аркылы аның чәйнегенә үрелә: «Бирегез, бир. мин сез килгәнче чәй дә салыйм, пешә торыр». Чемоданнан чәй, шикәр һәм стаканнар ала. М а т в е й. Юкны сөйли лә ул! С ә г ы й д ә. Бусы бик сәер хәбәр. (Зиннәткә.) Сез арттырып җибәрәсез. Үзегез уйлап карагыз, өч потлы әтәч дип әйтүе генә ансат бит аны. Проводница керә. Ул вагонның тагы да матурланганын күреп, сокланып кара а тора... Проводница. Сез минем вагонымны тәмам бакчага әйләндердегез. Карагызчы, яшеллек белән, чәчәкләр белән күмгәнсез бит. Сәгыйдә. Вагоныгыз гына күмелеп калмасын, үзегез дә чәчәкләргә күмелегез. (Кулына чәчәк ала башлый. Ләкин аңа кадәр Матвей үзенең әйберләре арасыннан бер роза чәчәге алып, аны проводницанын шинелендәге сәдәп элмәгенә кыстырып куя. Аның артыннан Сәгыйдә белән Екатерина икәүләп проводницаның түшенә тагы берничә чәчәк кыстыралар.) Кулына ашамлыклар тотып Афзал керә. Пр о в о д н и ц а. Рәхмәт сезгә, бик рәхмәт! (Кинәт.) Вагонымның матурлыгына мавыгып онытып җибәргәнмен. Нинди өч потлы әтәч турында сүз бара иде сезнең арада? Афзал (Зиннәткә төртеп күрсәтеп). Менә бу юләр, шундый әтәч күрдем, ди. Матвей. Безне шуңа ышандырырга тырыша. Проводница. Кеше ышанмаслык сүзне дөрес булса да сөйләмә, энем. Хәер, үткән атнаны шәһәрдәге авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә 68 потлы үгез күрдем мин күрүен. Афзал. Ул бит үгез. Матвей. Ә бу әтәч! Проводница. Шулай шул. Бу бит әтәч турында сөйли. (Зиннәткә таба борылып.) Ай-Һай энем, булыр микән, арттырып җибәрәсең түгелме. Өч потлы әтәч булса, ул ишетелер иде. Екатерина. Кычкыруы дисеңме? Сәгыйдә (көлеп). Әгәр шундый әтәч була калса, аның кычкыруы да йөз километрга ишетелер иде шул. Проводница. Юк, мин аның тавышы ишетелүе турында әйтмим. Аның үзе т\рында ишеткән булыр идем дим. Хәер, мин бик аз булдым шул анда, хезмәтемә китәргә ашыктым. Зиннәт (чәй хәзерләп бетереп, проводницага). Сез ашыккансыз» шунлыктан, сезнең күрмәвегез дә бик мөмкин. (Башкаларны үчекләп.) Ә менә болар, өч көн буе күргәзмәдә йөреп тә, шул әтәчне күрмәгәннәр. Екатерина. Булмаганны каян күрик без! Сәгыйдә. Әгәр андый әтәч булган булса, сез генә түгел, алар да күргән булырлар иде. Афзал. Тукта әле, кайда күрдең син аны? Матвей. Сөйләп бир әле шуны безгә. Зиннәт. Элек сез минем сорауларыма җавап биреп бетерегез. Аннары мин сөйләрмен. Афзал. Сорый бир. Зиннәт. Ярый, сорыйм.

 
Матвей. Әйдә, әйдә, сора. Зиннәт. Теге һәрберсе елына кырык икешәр бала китергән дуңгызларны күрдегезме? Афзал Анысы аның гаҗәп түгел. Без үзебез асрый торган дуң- тызлар да быел егерме сигезәр бала китерделәр. Сәгыйдә (Афзалга). Безнең нәселле дуңгызларыбыз һәрберсе утыз икешәр бала китерде. Зиннәт. Шулай да кырык ике түгел бит. Сәгыйд ә. Үткән ел утыз икене алганбыз икән, быел кырыкны алабыз без. Анысы аның була торган эш. Ә өч потлы әтәч (башын селкеп)... белмим иптәш, булмас ул. Екатерина (Зиннәткә). Ә ни эшләп соң, башкалар күрмәгәнне, сез генә күрдегез? Зиннәт (кинәт җанланып китеп, үзенә бертөрле дәрт белән). Иптәшләр, сез уйлап карагыз: бөек галим Иван Владимирович Мичурин табигать белән, үсемлекләр белән, терлекләр белән идарә итүнең, аларны кеше ничек теләсә, шулай үстерүнең киң юлын ачып калдырды. Аның юлы белән баручы без, миллионлаган мичуринчылар, хәзерге көндә һәрберсе кадак ярымлы тәмле алмалар, бармак башыдай эре чияләр, берсен кабу белән авыз тула торган җиләкләр үстерәбез. Бездә хәзер көнгә 50—60 литр сөт бирә торган Кострома сыерлары, һәрберсе ел саен яртышар пот йон бирә торган прекос-меринос сарыклары, ел буе көн саен диярлек йомырка сала торган леггорн тавыклары бар... Афзал (аның сүзен бүлеп, күтәренке тавыш белән). Шулай булгач, өч потлы әтәчнең булуы да бик мөмкин дисеңме? Зиннәт. Әлбәттә, шулай. Күрүен мин дә күрмәдем аны. Ләкин мин аның гәрчә бүгенгә әле булмаса да, киләчәктә булачагына бик нык .ышанам. Екатерина. Бусына мин дә кушылам. Матвей. Тәки китереп чыгардың. Башың эшли икән. Болай булгач, мин дә ышанам. Сәгыйдә. Ышанмыйча мөмкин түгел моңа! Афзал (стенадагы портретларга карап). Их, Иван Владимирович, менә ничек бит безнең уйлар! Ишектән проводница тавышы ишетелә: «Күргәзмәдән кайтучылар биредә, биредә, рәхим итегез!».'Тышкы яктан вагон эченә чыптага төрелгән озын әйбер этәләр. Шунда ук колга буе арыш һәм бодай экспонатларын күтәргән, ашыгуы аркасында тәмам тиргә баткан Шаһи килеп керә. Ул экспонатларны кая куярга урын тапмый аптырап торганда, башкалар аңа булыша башлыйлар. Шаһи. Соңга калуымнан чәчи яздым. Күргәзмәдә безнең «Уңыш» колхозының да экспонатлары бар, күргәнсездер. Шуларны яңалар белән алмаштырып, искеләрен үзебезнең хата-лабораториягә алып кайтып киләм. (Чыпта белән төрелгән әйберне күрсәтеп.) Җиләк-җимеш агачлары үстерелә торган тәҗрибә станциясеннән үз балчыгы белән күчереп утырту өчен ике төп Бельфлер-китайка алдым. (Маңгай һәм муенын сөртә-сөртә.) Җан тирләрем чыкты, мин дә килеп җиттем, семафор да ачылды. Башкалар. Алайса кузгалабыз! Поездның гудок биргән тавышы ишетелә. Сәхнә аз гына селкенеп куйгандай буда, катнашучылар җиңел генә тирбәлеп алалар һәм тәрәзәләргә таба киләләр. Зиннәт (күтәренке тавыш белән). Кузгалдык, иптәшләр! Шаһи (урынын рәтли-рәтли). Хәерле юл булсын! 
Әкрен генә пәрдә төшә.