БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫНА БЕР КҮЗӘТҮ
ГАРИФ ГОБӘЙ
БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫНА БЕР КҮЗӘТҮ
Бөтен татар совет әдәбияты шикелле үк, татар совет балалар әдәбияты да буш кырда шытып чыкмады. Аны үстерүдә бөек Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, заманыбызның иң күренекле шагыйре Һади Такташ гаять зур роль уйнадылар. Татар балалар әдәбиятына нигез ташы салучылар шушы исемнәр булдылар. Татар балалар әдәбиятының үсешенә русның бөек язучылары А. Пушкин, Л. Толстой, М. Горький, В. Маяковский, күренекле совет язучылары А. Гайдар, С. Маршак, В. Катаев һ. б. лар бик нык йогынты ясадылар. Аларның эшчәнлек тәҗрибәсе җирлегендә татар балалар әдәбияты тиешле югарылыкка күтәрелде. Татар совет балалар әдәбияты партиянең даими җитәкчелеге астында үсте. Язучылар партиянең җитәкчелеген, бөек Сталинның кайгыртып торуын һәрвакыт сизеп торалар. Партиянең өйрәтүләре яктылыгында язучылар совет яшьләренә коммунистик тәрбия бирү өчен хезмәт итәләр. Балалар әдәбияты өлкәсендә эшләүче татар совет язучылары шул юлда байтак әсәрләр иҗат иттеләр. Ул әсәрләр безнең балаларны — инде «манарасы күренеп торган» коммунистик җәмгыятьнең гражданнарын намуслы, гадел, ирекле, батыр итеп, Ватанга бирелгәнлек рухында тәрбиялиләр. Алар бу әсәрләр аша хезмәтне сөяргә өйрәтәләр, дуслык туганлык хисләрен үстерәләр.
Мин биредә беренче итеп совет яшьләре тарафыннан ихтирам ителә торган һәм сөеп укыла торган Ф. Кәримне алыр идем. Бу якты талантлы шагыйрь, үзенең кыска гына иҗат юлында балалар өчен аеруча гүзәл әсәрләр иҗат итте. Аның «Гөлчәчәккә хат», «Аучы», «Тирән күл» шикелле поэмалары һәм күп кенә шигырьләре татар совет балалар әдәбиятының алтын фондына керделәр. Үзенең повестьлары һәм хикәяләре белән балалар арасында киң танылган М. Әмир дә балалар өчен бик күп эшләде. Аның совет балаларын тәрбияләүгә хезмәт итә торган «Батыр исемле малай турындагы хикәяләр» сериясе, «Алдакчы бозау», «Сәләткә нәрсә җитми». «Әниләре өйдә юкта», «Зур бүләк» исемле хикәяләре талантлы язылганнар һәм яшь буын язучылар өчен үрнәк булырлык әсәрләр. Балалар әдәбиятын тудыру һәм үстерүдә А. Әхмәтнең дә роле зур булды. Үзенең иҗатын беренче сталинчыл бишьеллыкларда ук җәелдереп җибәргән А. Әхмәт татар совет балалары арасында үзенең кыска хикәяләре, бигрәк тә драма әсәрләре белән танылды. А. Әхмәт татар балалар сәхнәсе өчен иң күп хезмәт иткән, бу өлкәдә иң беренче үрнәкләрне биргән язучы. Аның драмалары балалар сәхнәсенең беренче карлыгачы булулары белән генә түгел, сәнгатьчә эшләнешләре, оста язылулары белән дә кыйммәтле. Аның балаларда патриотизм һәм сизгерлек тәрбияли торган «Шикле кеше»се һәм татар халык әкияте мотивлары буенча язылган «Үги кыз»ы хәзер дә кат-кат басылып, балалар сәхнәләреннән төшми куелып киләләр, яратып укылалар.
ВКП(б) Үзәк Комитетының «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы 1946 елгы карары татар балалар әдәбиятында җанлану тудырды. Бу карардан соң тагар балалар әдәбиятының күзгә күренерлек булып алга китүе бәхәссез. Үзәк Комитет карарыннан соң элек балалар әдәбияты өлкәсендә эшләмәгән язучылар да балалар өчен әсәрләр бирә башладылар. Балалар әдәбияты язучыларының саны байтак артты. Балалар өчен даими рәвештә язып килүче язучылар арасыннан Җ. Тәрҗеманов, Г. Әпсәләмов, Л. Ихсанова, Г. Лотфи, Г. Бакир, Ә. Бикчәнтәева, С. Әдһәмова иптәшләр соңгы 4 ел эчендә аеруча иҗат активлыгы күрсәттеләр. Үзәк Комитет карарыннан соң балалар өчен язылган китаплар арасында Г. Әпсәләмовның «Ак төннәр»е күренекле урында тора. Совет кешеләренең чит ил басып алучыларына каршы фидакарь көрәшләре, аларның туган илгә булган мәхәббәтләре бик матур бирелгән бу повестьны безнең балалар яратып укыйлар. Анда бары совет яшьләренә генә хас булган батырлык һәм ир йөрәклелек сурәтләнә, фронт дуслыгының дулкынландыргыч вакыйгалары бирелә.
Укучы балалардан килгән күп сайдагы хатлар, повестьның укучыларны тирәннән дулкынландыруы турында сөйлиләр. Повестьның герое Җиһангирне балалар яраталар, үз күрәләр, ул авыр хәлдә калганда аның хафаланып, ул җиңгәндә, аның өчен шатланып укыйлар. Бу — әсәрнең әдәби эшләнеше югары булу турында, әсәрнең оста язылган булуы турында сөйли.
Ләбибә Ихсанованың «Көмеш елга» исемле хикәясе соңгы елларда чыккан яхшы китаплар арасында күренекле урын алды. Бу әсәр яшь узучының беренче зур уңышы булу белән бергә бөтен татар совет балалар әдәбияты өчен дә уңай факт булып тора. Китапның эчтәлеге табигый һәм бик гади.
Ерак Урал. Зөфәр исемле бер малай башлангыч мәктәпне тәмамлый
да, тулы булмаган урта мәктәпкә керә. Мәктәп шактый еракта. Анда пароходлар да, поездларда йөрми. Ялгыз баруы күңелсез һәм куркыныч булачак. Зөфәрнең бәхетенә каршы, ул бара торган якка, Көмеш елга буйлап, гыйльми экспедиция китә. Малай, начальникларыннан сорап, шул экспедициягә иярә. Җитез, һәрнәрсәне белергә яратучан совет малае, торган саен экспедициянең тормышына якынрак тартыла. Экспедиция кешеләре белән бер коллектив булып яши, бергә ашый, бергә эчә, аларга эшләрендә ярдәм итә. Шул рәвешчә ул өйдән мәктәпкә кадәр булган араны, үзе өчен дә, коллектив өчен дә файдалы итеп үтә. Китапның әһәмияте моның белән генә чикләнми; шушы гади сюжет аша автор яшь укучыларны мавыктыргыч формала Уралның искиткеч бай табигате белән таныштыра.
Яшь язучы Ләбибә Ихсанованың соңгы елларда язылган «Җир астында җиде көн» исемле икенче китабы да файдалы һәм кирәкле темага язылган. Бу китабында Л. Ихсанова бер авыл малаеның маҗаралары аша балаларны Татарстанның җир асты байлыклары белән таныштыра. Язучы, үзе дә университет тәмамлаган геолог буларак, балаларга геология фәне зурындагы беренче мәгълүматларны бирә. Китап маҗаралы һәм мавыктыргыч итеп язылган. Бу китапны балалар кызыксынып укыйлар. Ләкин яшь язучының бу китабы, беренчесенә караганда, йомшаграк булып чыккан. Биредә автор, героеның мажаралары белән мавыгып китеп, социалистик реализм законнары белән хисаплашмыйча, урыны-урыны белән кеше ышанмаслык нәрсәләр язып куя һәм аларны балаларга реаль нәрсә итеп тәкъдим итә. Авылга якын гына җирдә бер мәгарә бар. Ул инде революциягә кадәр үк тирә-яктагы халыкка билгеле булган, гражданнар сугышы вакытында анда партизаннар лагерь корып ятканнар, ә хәзер шул мәгарә, авторның, кушуы буенча, билгесезгә әйләнгән, онытылган! Әгәр шушы һәм шуңар ошашлы, баланын беркатлылыгына исәп итеп, чынбарлык белән хисаплашмыйча язылган моментлары булмаса, китап, әлбәттә, беренчесеннән дә уңышлырак чыккан булыр иде.
Соңгы елларда Г. Бакиров балалар өчен күп кенә иҗат итте. Аның «Сиртмәле кое» исемле хикәясе совет баласына гына хас фидакарьлек, кыюлык, батырлык турында сөйли. Хикәя, сюжеты сирәк очрый торган вакыйгадан алынган булуга карамастан, укучыны ышандырырлык итеп язылган. Балалар бу китапны дулкынланып, фашистлар коллыгына дучар булган совет кешеләре өчен янып, кеше ашаучыларга нәфрәтләнеп укыйлар. Г. Бакиревның «Биш батыр», «Наҗиянең шатлыгы», «Мияубикә» исемле хикәяләре дә әһәмияткә ия булырлык әсәрләр.
Татар совет балалар әдәбиятында Җәүдәт Тәрҗеманов күренекле урын тота. Ул балалар өчен иң күп язган язучы. Тәрҗеманов укучылар арасында, башлыча үзенең кече яшьтәге балалар өчен язган вак шигырьләре белән билгеле. РСФСР Мәгариф министрлыгы һәм Детгиз тарафыннан уздырыла торган конкурсның беренче турында аның кече яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләр җыентыгы мактау премиясе алды. Тәрҗеманов балаларны, балалар психологиясен яхшы белеп, алар өчен кызыклы, күңелле итеп яза. Аның «Ачкыч һәм баскыч», «Күзлек», «Бал корты һәм ишәк», «Бүрене кем ашаган», «Аксак Акбай», «Кыш бабай» кебек шигырьләрен татар балалары да, рус балалары да яратып укыйлар. Тәрҗеманов проза әсәрләре дә яза. Ул кече яшьтәге балалар өчен дистәләрчә вак хикәяләр бирде. Аның Америкадагы эшче балаларының бәхетсез, кызганыч тормышларыннан алып язылган «Судан табылган хат» исемле соңгы хикәясе балалар өчен язылган уңышлы хикәяләр рәтенә керә. «Күзләр», «Чыршы бәйрәме», «Уяулык — саулык» шикелле хикәяләре дә яратып укылалар. Ләкин, шунсы күңелсез, аныц җыентыкларында яхшы әсәрләр белән янәшә начар, уңышсыз, кызыксыз хикәя һәм шигырьләр дә басыла. Шундыйлардан: «Әни сүзе» белән
«Йөткерткәч» исемле хикәяләрне күрсәтергә була. Бу хикәяләр икесе дә коры дедактикадан торалар. Ана улына, сеңелесенең кулына кабып йотарлык әйбер бирмә, дип әйтеп калдыра. Малай әнисе сүзен тыңламый, сеңелесенең кулына көмеш акча бирә. Кечкенә кыз акчаны авызына каба. Ярый әле абыйсы күреп кала, югыйсә кыз акчаны йоткан булыр иде. Беренче хикәянең эчтәлеге һәм морале шундый.
Менә икенче хикәянең эчтәлеге: әби оныгына кар яки боз капмаска куша. Оныгы тыңламый, кар ашый, һәм авырый башлый. Бу хикәяләр кызыксыз язылганнар, художество чаралары фәкыйрь, алымнарында да, телләрендә дә бертөрлелек. Мәсәлән, «Йөткерткәч» хикәясендә «беләсеңме? белмисеңме?» дигән сүзләр бер биттә 11 тапкыр кабатлана. Шул ук биттә бер бала икенчесенә сорау белән 20 тапкыр мөрәҗәгать итә. Тәрҗеманов еш кына үзен-үзе кабатлый. Аның әсәрләрендә «Тигез басып, барабан кагып киләбез», «Без комсомолларга кыю алмашчылар», «Без, костерлар ягып җырлап утырабыз», «Кешеләр безгә карап сокланалар» шикелле, бик дөрес, ләкин күп тапкырлар җырланган, шаблонга әйләнгән юллар да байтак очрый. Тәрҗемановта соңгы елларда яңа эчтәлекле әсәрләр булса да, формада оригинальлек юк, яңа художество алымнары, яңа сүзләр сайлау бик аз күренә. Татар балалар әдәбиятында педагог Г. Лотфи нык урнашып килә. Ул Үзәк Комитетның мәгълүм карарыннан соң кече яшьтәге балалар өчен берничә җыентык бастырып чыгарды. Аның китаплары башлангыч мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында киң таралалар. Г. Лотфиның йорт хайваннары, кошлар белән таныштыра, аларга мәхәббәт тәрбияли торган хикәяләре «Шомырт» исемле җыентыгында басылып чыктылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган «Әнисәнең альбомы» Г. Лотфиның уңышы.
Әнисәнең альбомында автор мәктәпкәчә яшьтәге балаларга табигать һәм йорт хайваннары турында мавыктыргыч формада беренче мәгълүматларны бирә.
Г. Лотфиның гыйльми-популяр темага язылган «Тамчылар» исемле хикәясе дә әһәмияткә ия булып тора. Автор бу хикәясендә бер тамчының маҗаралары аша балаларга суның табигатьтәге, кешенең тормышындагы роле турында сөйләп бирүне максат итеп куйган. Бөтен иҗат юлын гыйльми-популяр хикәяләр иҗат итүгә багышлаган, Бөек Ватан сугышында батырлар үлеме белән һәлак булган язучы Хәмит Кави әсәрләреннән соң, гыйльми-популяр китаплар сериясеннән бу беренче тәҗрибә. Мондый китапларның әһәмиятләре балаларны тәрбияләүдә, аларның аң-белемнәрен үстерүдә бик зур. Ләкин Г. Лотфи «Тамчылар»да үзенең алдына куйган максатны ахырынача уңышлы итеп башкарып чыга алмаган. Китапның күп кенә урыны баланы мавыктырмый, кайчакта автор художество чараларыннан баш тартып, яки аларны эзләргә иренеп, коры гыйльми тел белән язуга күчә, китап әдәби китап булудан туктый. Кайчакта автор, үз героеның маҗаралары белән чамадан тыш мавыгып китә һәм теге яки бу положениенең гыйльми яктан аклану-акланмавы турында истән чыгара. Г. Лотфиның тамчысы, аңар кирәк икән, һавага сикереп менә, күз ачып йомганчы юк була һәм автор кайда теләсә, исән-сау килеш шунда пәйда була. Мондый очракларда автор гыйльми яктан дөрес, файдалы мәгълүматлар белән беррәттән, гыйльми яктан дөрес булмаган мәгълүматлар да бирә. Тамчы һавага тамчы килеш күтәрелми, ә парга әйләнеп, меңнәрчә вак молекулаларга әйләнеп менә, һәм аның яңадан шул ук тамчыга әйләнүе һич мөмкин түгел. Әгәр шундый урыннары булмаса, гыйльми акланырлык итеп язылган булса, хикәя татар балалары арасында гына түгел, рус балалары арасында да уңыш казана алган булыр иде. С. Әдһәмова кече яшьтәге балаларга кызыклы һәм файдалы өч хикәя язды. Аның «Дуслар», «Тубалбаш», «Кечкенә булышчы» исемле хикәяләре балаларда эшкә, коллектив тормышка мәхәббәт, олыларга ихтирам, ата-анага бирелгәнлек тәрбиялиләр. «Кечкенә булышчы» хикәясе балаларга семьядагы кечкенә генә бер ярдәмнең дә ата-ана өчен һәм баланың үзе өчен зур әһәмияте булу турында, укучыны ышандырырлык итеп, әдәби чаралар белән сөйләп бирә. Кече яшьтәге балалар өчен шигырьләр иҗат итүдә шагыйрә Ә. Бикчәнтәева күп эшли. Аның 33 шигырьдән торган «Бакча гөлләре» исемле соңгы җыентыгы авторның үсеп китүен күрсәтә. Бикчәнтәеваның бу шигырьләре балаларда Ватанга мәхәббәт, укуга һәм хезмәткә дәрт һәм тырышлык тәрбиялиләр. Ә. Бикчәнтәева үзенең оста, җылы, матур язылган шигырьләре аша балаларны әдәпле, пөхтә булырга, олыларны ихтирам итәргә өнди. Ә. Бикчәнтәева җиңел, иркен яза, кем өчен язганын, материалын яхшы белеп яза. Аның шигырьләре укыр өчен кызыклы, алар балаларга аеруча тиз барып җитәләр. Мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп балалары аның шигырьләрен яратып укыйлар. Тик аның кайчакта балаларча да, олыларча да булмаган телдә сөйләшергә керешүе генә сәер тоела: Матур кием кияргә без дә бит бик сөябез. Рәхмәт моны тегүче апабызга диябез. — «Диябез» дип сөйләшмиләр, һәрхәлдә бу балалар сүзе түгел. Ә «сөябез» — яратабызның синонимы булса да, бу урында һич килми. Бары, матур кием кияргә яратабыз, дип кенә әйтергә мөмкин. Н. Гайсин балалар әдәбиятында өлкән буын язучыларның берсе. Ул инде 15 елдан бирле яза. Аның моннан 10 ел элек язылган «Зәнгәр күктә», «Равил һәм Марат» исемле сюжетлы шигырьләрен хәзерге балалар да яратып укыйлар. Соңгы елларда Гайсин балаларга «Бал кортлары», «Түтәлләр», «Илгизәр», «Бала теләге» исемле әйбәт кенә шигырьләр бирде, ләкин болар сан ягыннан бик аз һәм аның күп сандагы уңышсыз шигырьләре арасында югалып калалар.
Н. Гайсин соңгы елларда күбрәк уңышсыз, начар язылган шигырьләре белән күз алдына килә. Моның беренче сәбәбе — шагыйрьнең үз өстендә, шагыйрь буларак, камилләшү юлында эшләмәвендә. Икенче сәбәп — аның соңгы елларда жанрдан жанрга сикерүендә. И. Гайсинның пьесалары да, повестьлары да уңышсыз булып чыктылар. И. Гайсин элеккечә сюжетлы шигырьләр өлкәсендә тырышып эшләсә, әдәбиятка күбрәк файда китерер иде диясе килә.
И. Туктаров кече яшьтәге балалар өчен күбрәк миниатюр хикәяләр яза. Аңарда балалар язучыларының күбесендә булмаган бер отышлы як бар — ул шактый көчле юморист. Ул берәр начарлык эшләгән баланы бик нык оялта белә һәм ул моны оста итеп эшли. Ләкин, кызганычка каршы, И. Туктаров бик саран язучы. Соңгы 4 ел эчендә И. Туктаров балаларга нибары ярты табаклык бер җыентык бирде.
Соңгы елларда татар совет балалар әдәбиятына яшь көчләр килү, аларның тавышлары торган саен көчлерәк ишетелү — аеруча уңай факт. Балалар әдәбиятына соңгы елларда килүчеләр арасында М. Хөсәен, Ә. Кари, Б. Рәхмәт һәм К. Ишукова иптәшләрне беренче чиратта күрсәтергә кирәк. Алар инде җыентыклар да бирделәр, төбендә ул әсәрләр балаларны коммунистик рухта тәрбияләүгә ярдәм итәләр. Ләкин бу китапларның һәркайсында теге яки бу дәрәҗәдә җитешсезлекләр бар. Биредә аларның һәркайсына аерым-аерым тукталып тормастан, аларның барысына да, аларга гына түгел, балалар язучыларының өлкәнрәк буыннарына да хас булган гомуми кимчелекләрне күрсәтү белән чикләимәкче булам: бу иптәшләрдә ашыгу көчле, үз-үзләренә, иҗатларына җитди тәлапчәнлек җитешеп бетми. Алар үзләренең эшләнеп бетмәгән шигырьләләрен ничек тә тизрәк бастырып чыгарырга тырышалар.
Күп кенә шигырьләрендә моңар кадәр чыккан шигырьләрне, ә кайбер очракларда үз шигырьләрен үк кабатлыйлар. Темалар төрлелеге фәкыйрь, яңа темалар бик аз. Бу язучылар үзләрен кечкенә форма шигырьләр белән чиклиләр. Ни өчендер поэма яки сюжетлы шигырьләр өстендә эшләмиләр. Югарыда исемнәре телгә алынган яшь язучылардан К. Ишукова, балалар әдәбиятындагы иң кыен участокка — проза өлкәсенә килеп керүе белән шатландырды. Ишукова, беренче чиратта, темаларның оригиналь булуы, кемне булса да, кабатламавы, материалының яңа булуы белән характерлы. Ул кече яшьтәге балалар өчен файдалы һәм тәрбияви әһәмияте булган эчтәлек таба белә. Әсәрләрен кече яшьтәге балаларның психологияләрен белеп яза. Аның «Ясмин гөле», «Табылдык», «Урман» һәм «Малайлар» исемле дүрт кечкенә хикәядән торган җыентыгы шул турыда сөйли. Ләкин яшь язучыда әле әдәби мастерлык җитеп бетми. Ул файдалы һәм яраклы эчтәлек табу, әсәрләрен тәрбияви итеп язу белән бергә, аларны кызыклы, мавыктыргыч итеп язуга аз әһәмият бирә. Мәсәлән, «Табылдык» хикәясендә вакыйга ясалма бирелгән. Ул балаларны ышандырмый. Колхозчылар шәһәргә авыл хуҗалыгы продуктлары илтәләр. Тышта яз. Юл бозылып китүдән куркып, колхозчылар шәһәрдә кунарга калмыйча, шул ук кичне кайтырга чыгалар. Әлбәттә, мондый чакта олаучылар тизрәк кайтып җитү турында гына уйлыйлар, чөнки алар арыган, аларның йокылары килә. Ә менә бер олаучы, атын иптәшләре белән кайтарып җибәрә дә, авылга 3-4 километр калгач, җәяү кайтырга була.
Әлбәттә, бу табигый түгел, моның олаучыны бүре белән очраштыру өчен генә ясалганлыгы бик ачык күренеп тора. К. Ишуковада ашыгу сизелә һәм бу ашыгу аның әсәрләренең телендәге йомшаклыкны китереп чыгара.
«Кайту юлына чыктык», «Миңа бу таллар яныннан уңга китәсе урынына, сулгарак кителгән бит» — җыентыктагы мондый һәм боларга охшаган күп кенә җөмләләр шул турыда сөйлиләр.
II
Балалар әдәбияты мәйданында олы язучылар Үзәк Комитетның 14 август карарыннан соң аеруча җанлы хәрәкәт итә башладылар. Бел ар арасында: К. Нәҗми, Ә. Фәйзи, Ш. Маннур, С. Хәким аеруча зур урын тоталар. А. Шамов, М. Максуд, С. Баттал кебек моңарчы балалар өчен бөтенләй язмаган язучыларның яшь укучыларга йөз белән борылулары шулай ук зур әһәмиятле факт. Бу өлкән язучыларның һәркайсы балаларга бер-ике китап бүләк иттеләр. Ә К. Нәҗми яшь укучыларга берничә дистә китапчык, берничә җыентык бирде һәм өч ел рәттән балалар өчен календарь чыгарып килде. Болар барысы да диярлек яхшы, кирәкле әсәрләр, балалар алариы яратып каршы алдылар. Бу уңай, бик шатлыклы фактны билгеләп үтү белән бергә, өлкән язучыларның күбесендә күренгән җитешсезлекләргә дә тукталып китәргә кирәк. Бу күзәтүне язарга керешкәндә, югарыда исемнәре саналган өлкән язучыларның балалар өчен язган әсәрләрен олылар өчен иҗат иткән әсәрләре белән чагыштырып карарга туры килде. Әйтергә кирәк, аерым очракта, бу иптәшләр балалар өчен язуны олылар өчен язуга караганда, гадирәк, җиңелрәк эш итеп, икенче разрядлы хезмәт итеп карыйлар. Үз хезмәтләренә җитәрлек дәрәҗәдә тәнкыйть күзе белән карамыйлар, җаваплылыкны истән чыгаралар. Миндә моңарга мисаллар бик күп. Асылда коллектив хезмәтне хурлый торган зарарлы «Тартай арбасы» шигыреннән соң Ш. Маннур балалар өчен күп кенә яхшы, акыллы, матур шигырьләр бүләк итте. Ш. Маннур өлкән язучылар арасында, К. Нәҗмидән кала, балалар өчен иң күп иҗат иткән шагыйрь. Маннур үзенең «Миләүшә китабымнан соң Татгосиздатка икенче зур гына җыентык тапшырды. Хәзер Маннур балалар әдәбиятында нык басып тора. Бу бик яхшы. Ләкин шунысы начар, ул балалар өчен язганда күп кенә
хәлләрдә олылар шагыйре буларак ирешкән җитдилеген югалта. Сүзне уйламыйчарак ычкындырып куйгалый.
Ул үзенең «Беренче кар» исемле шигырендә болай ди:
Тик тавыклар моңсу бүген бик,
Тырманыр жир тапмыйлар.
Әллә дөге яуды микән дип
Карны чукып карыйлар.
Безнең балалар өчен тавыкның карны дөге дип белүе бик сәер ишетелә. Беренче кыш яшәүче тавык өчен кар никадәр ят булса, дөге күрмәгән тавык өчен дөге дә шул кадәр үк ят. Шул ук шигырьдән тагын бер мисал:
Тәгәрәтә кайбеләре кар,
Ак урмык төргән кебек,
Һәм эзләре кала чүп-чуap, —
Зур филләр йөргән кебек.
Беренчедән, чүп-чуар түгел, чып-чуар яки чуп-чуар. Икенчедән, беренче җепшек карны тәгәрәткәндә кар артыннан барган малайның чуар эзе, бигрәк тә фил эзенә ошаган эзе калу мөмкин түгел. Өстәлдә дә чәчәк күп, Залда да бик чәчәк күп. Укучы бала ниша язганда «бик чәчәк күп» дип язса, укытучы иншаның балын, әлбәттә, бер-ике баскыч түбән төшерәчәк. Өстәл үзе дә залда бит!
Алда (ягъни мәктәптә. — Г. Г.) бит мине Әлифба көтә. Матур рәсемнәр Кашын сикертә. — Әлифба баланы мәктәптә көтми, бала әлифбасын мәктәпкә үзе белән алып бара. Шуның өстснә, ни өчен әлифбадагы рәсемнәрнең барысының да кашлары булырга тиеш? Ни өчен аларның барысына бер каш булырга тиеш? Инде балалар арасында лаеклы рәвештә популяр булган Ә. Фәйзи дән берничә мисал китерик.
Ә. Фәйзи иркен яза, аның уй-фикерләре ачык. Аңарда балаларның яратканы — нечкә юмор бар. Аның «Бал корты»н күңелдән ятламаган, кимендә берничә кабат укып чыкмаган бала бар микән. Ләкин Ә. Фәйзи күп кенә очракта балалардан үзендәге бу уңай сыйфатларын кызгана. Менә аның «Ак аю» исемле кечкенә балладасы. Бу балладада дөрес булмаган яки ачык булмаган фикерләр бар. Бала түгел, олы кеше дә аңламаслык урыннар очрый. Бу балладада табигатьне кешегә буйсындырганда һәлак булган котып геройларының үлемнәре табигать алдында баш ию итеп сурәтләнә. «Ул (ягъни котып. — Г. Г.) тыныч: аңа бит иң усал домшаны кеше дә баш ия». Кешене котыпның дошманы итеп күрсәтү үзе дә дөрес түгел.
«Йөз еллар мең еллар буена
Эзләнгән кешелек әмәлен
Табуны дөресләп котыпта
Җилферди Сталин әләме».
Нәрсә ул «Кешелек әмәле»? Ә бит кешеләр кешелек әмәлен түгел, котыпны эзлиләр. Мондый кимчелекләр Ә. Ерикәй шигырьләрендә аеруча еш очрый:
Йоклап яткан чакта да мин
Төшемдә йолдыз күрәм. («Безнең әтиләр».)
Ә йокламаганда төш күрәләрме соң? Ә. Ерикәй күп кенә очракта кем өчен язганын, кем авызыннан сөйләгәнен оныта. Менә бу монологны кемнең сөйләве мөмкин:
Башын ия:
Сез бәхетле,
Сезнең әтиләрегез
Тиздән кайтыр.
Матурланыр,
Ямьләнер өйләрегез.
Алар кайтыр.
Кулларына
Алып сезне сөярләр.
«Танымаслык матур булып
Зур үскәнсез» — диярләр.
Алар сезгә сөйләр ничек
Дошманны җиңүләрен;
Ничек итеп мең чакырымнар
Сугышып үтүләрен. («Безнең әтиләр».)
Әлбәттә, бу бала сүзләре түгел, ә Ерикәй аны кече яшьтәге бала авызыннан сөйләтә.
Сабыннар һәм сәдәпләрне
Фабрикта хәзерлиләр.
Сабынны фабрикада хәзерләмиләр, зоводта кайнаталар. Фабрика урынына фабрик дип, рифма, ритм өчен сүз бозулар башка шагыйрьләрдә дә еш очрый.
Мәсәлән, Маннур «Күңел ямаслар» ди, «кичерегез берлеккә», ди.
Ә Фәйзи һавада ниндидер «үткесез болытлар» күрүе турында яза. Шагыйрьләр генә түгел, прозаиклар да балалар өчен язганда гафу ителмәслек игътибарсызлыклар күрсәтәләр. Мисал өчен, А. Шамовны алыйк. А. Шамов – җитди, талантлы язучы. Ләкин балалар өчен язганда ул үзенә карата булган таләпчәнлекпе күп киметә. «Рәүфә», «Маннур карт» шикелле әсәрләр язган язучының балалар өчен җитлекмәгән; зәгыйфь тонык әсәрләр язуын башкача аңлап булмый.
А. Шамовның балалар өчен язган хикәяләре өчесе дә бер үк темага багышланганнар: туры сүзле бул, кеше әйберсенә тимә. «Озын мыеклы абый» исемле хикәядә автор үзенең алдына куйган бурычына ирешә. Калган ике хикәясе — «Озын мыеклы абый»ның начар вариантлары. Бу ике әсәрендә А. Шамов совет балаларында озын куллылыктан башка нәрсә күрми.
«Суган» исемле хикәясен укыгач, анда тасвирлана торган колхозчы хатынкызның суган ашаудан, суган яратудан башка эше юк кебек күренә. «Аның анасы суганны бик ярата», «суганны тозга манып ашарга ярата», «суганны бик ярата бит ул»...
Кабатлаулар башка хикәяләрдә дә эчпошыргыч дәрәҗәдә күп: «кар өеменә барып төртелгән», «кар өемнәренә барып кадалды», «кар өемнәре өстепә кадап куелган». Язучыга мондый җөмләләре өчен дә рәхмәт әйтеп булмый: «йокларга да ул, гадәтенә караганда иртәрәк ятты», «һавадагы каргалар сирәкләнде». Мин биредә яшь укучыда йөрәклелек, батырлык, ватанга, бөек Сталинга мәхәббәт тәрбияли торган яхшы, файдалы китапларның күбесенә туктамадым. Алар арасында, мәсәлән» С. Батталның очучылар турында, аларның Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы героик көрәшләре турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп язылган «Лачынмын, С. Урайскийның балаларны, үсмерләрне колхозда авыл хуҗалыгы эшенә, ФЗОларга чакыра торган, балаларыбызның бәхетле, шатлыклы тормышлары турында шигырьләрен күрсәтергә була. Ләкин бу әсәрләрдә дә югарыда әйтелгән җитсшсезлекләр очрыйлар. Бу әсәрләрне укыгач та сөенү белән бергә, алардагы җитешсезлскләрне, хаталарны, күбесенчә ансат кына төзәтергә мөмкин булып та, игътибар житмәү аркасында киткән хаталарны күреп көенәсең.
Балалар әдәбияты безнең совет әдәбиятының аерылмас бер кисәге ул. Шуңа күрә, балалар өчен ничек язсаң да ярый дигән карашта тору һичнәрсә белән акланмый. Кызганычка каршы, бездә кайбер язучылар балалар өчен язган әсәрләренең төссезрәк булып чыгуын олылар алдына куела торган катлаулы проблемаларны балалар алдына куеп булмау, олыларга язарга яраган нәрсәләрне балаларга язарга ярамау белән, үзләренең нигездә балалар язучысы булмаулары белән аклыйлар. Әлбәттә, болар берсе дә дөрес түгел.
Бөек Горькийның балаларга адресланган әсәрләрен яки А. Чеховны хәтерлик. Чеховның «Каштанка»сы яки «Ванька»сы аның иң әйбәт әсәрләре рәтеннән урын алдылар. А. Пушкинны яки Г. Тукайны яки В. Маяковскийны хәтерлик. Аларның балалар өчен язган шигырьләренең тагы да җылырак, аһәңлерәк, музыкалырак булуларын инкарь итеп буламы? Бу мисаллар (ә аларны бик күп китерергә була) балалар өчен яхшы язарга мөмкин булу турында, тәгаен яхшы язарга кирәк икәнлек турында сөйлиләр.
III
Югарыда телгә алынган китапларның күпчелеге кече яшьтәге балалар өчен язылганнар. Урта һәм олы яшьтәге балалар өчен язылган әсәрләр: роман, повесть, поэма, пьесалар бездә юк яки юк дәрәҗәсендә аз. Бу өлкәдә балалар әдәбиятының хәле чиктән тыш начар. Һәм ул яхшырмый, начарлана бара. Балалар өчен зур күләмле әсәрләр язучыларның кайберләре Бөек Ватан сугышында һәлак булдылар, кайберләре әдәбияттан киттеләр, кайберләре (И. Гази, А. Әхмәт) балалар өчен язудан туктадылар. Сугыштан соң урта яшьтәге балалар өчен язылган ике зур әсәр (Ә. Ерикәйнең «Яшь бөркет» һәм М. Максутныц «Гөлҗамал әби Москвада» исемле озын поэмалары) уңышсыз булып чыктылар.
ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре буенча 1946 елгы тарихи карары совет язучыларын безнең киләчәк буынны — совет яшьләрен, совет балаларын шат күңелле кешеләр итеп, Ленин — Сталин эше өчен үз-үзләрен аямас көрәшчеләр итеп, бу юлда очравы мөмкин булган һәртөрле каршылыклар, киртәләр алдына туктап калмаслык кыю батыр көрәшчеләр итеп тәрбияләргә чакыра. Балалар өчен язучы совет язучылары алдында бүген моңардан да әһәмиятлерәк, монарда н да изге һәм мактаулырак бурыч юк. К. Симонов совет язучылары Союзының XIII пленумында безне шул бурычны үтәүгә өндәү белән бергә, бүгенге көйдә балалар әдәбияты алдында торган иң әһәмиятле теманың — хезмәт темасының актуальлегенә аеруча басым ясады. Безнең балалар мәктәптә уку белән бергә, белемгә омтылу белән бергә, яшьтән үк эш сөючеләр булып та үсәргә тиешләр, яшьтән үк эш эчендә кайнарга, эшне күреп» белеп үсәргә тиешләр. Әгәр әдәбиятыбызга шушы бурыч яктылыгында күз төшерсәк, безнең эшләр бөтенләй аяныч хәлдә икәне күренә. Хезмәт темасына (һәм промышленность һәм авыл хуҗалыгы буенча) татар балалар әдәбиятында җитди, зур, тирән мәгънәле китаплар, Ликстановның «Малышок»ы, Мусатовның «Стожарлар»ы, Василенконың «Звёздочка»сы шикелле, хезмәткә дәрт, мәхәббәт тудыра торган китаплар, бездә юк дәрәҗәсендә аз. Ә мәктәп тормышы турында бездә бүгенге көйгә кадәр зур әсәр дә, кечкенә әсәр дә язылганы юк.
Балалар драмасы өлкәсендә дә бездә шул ук хәл. Вакытсыз вафат булган Дәрҗия Аппакованың «Илдус»ыннан башка, Үзәк Комитетның, карарыннан соң бездә бер пьеса да язылмады дисәк, хата булмас. Татар совет балалар әдәбиятына күз йөртеп чыкканда, аның бәхәссез уңышлары белән бергә, әнә шундый җитешсезлекләрнең дә күп икәнлеге күренә. Инде тәрҗемә әдәбият турында. Бу өлкәдә Татгосиздатның яшьләр-балалар әдәбияты секторы Үзәк Комитет карарыннан соң зур эшләр башкарды. Татар совет шагыйрьләре (Ш. Маннур, Ә. Исхак, С. Баттал) А. С. Пушкинның барлык әкиятләрен тәрҗемә иттеләр. С. Әдһәмова А. М. Горькийның «Балачагы»н һәм M. Пришвинның «Кояш хәзинәсе»н, М. Әмир И. С. Тургеневның «Аталар һәм балалар»ын, М. Гали «Аучы язмаларын, А. Әхмәт Гайдарның «Ерак илләр»ен, Т. Гыйззәт С. Михалковның «Кызыл галстуг»ын, Ә. Еники И. Феденконың Идел турындагы «Идел» исемле зур гыйльми-популяр очергын тәрҗемә итте. В. Катаевның «Полк улы», С. Ковпакның «Путивельдән Карпатка кадәр» исемле язмалары, А. Первенцевның «Намуслы яшьлек» исемле романьг тәрҗемә ителде. Үзәк Комитет карарыннан соңгы 4 ел эчендә татар совет язучылары рус теленнән татарчага балалар өчен язылган иллеләп китап тәрҗемә иттеләр. Бу сан бер карауда аз түгел төсле, ләкин искиткеч бай, үскәннән үсә барган рус әдәбиятыннан бәхәссез тәрҗемә ителергә тиеш булган үрнәкләр белән чагыштырганда, ул сан бик кечерәеп кала. В. Каверинның «Ике капитан»ы — балалар өчен язылган маҗаралы романнарының иң яхшысы;, Е. Кошеваяның Олег Кошевой турындагы повесте, Е. Ильинаның «Дүртенче биеклеге», И. Кожедубның «Ватанга хезмәт итәм» исемле биографик повесте, Л. Кассиль белән М. Полянскийларның «Кече улымның урамы» исемле әсәрләре,
болардан башка бик күп, бик күп гүзәл әсәрләр, рус әдәбиятының алтын фондына кергән әсәрләр бездә әлегә кадәр татар балаларына җиткерелмәгәннәр.
Бөтен дөнья классик балалар әдәбиятын тәрҗемә итү дә бездә канәгатьләнерлек түгел. М. Твенның «Том Сойер маҗаралары» һәм Г. Б. Стоуның «Том агай алачыгы» бездә әле яңарак кына тәрҗемә ителеп басылып чыктылар, һәм соңгы 4 ел эчендә дөнья классик әдәбиятыннан тәржемә ителгән болардан башка зур күләмле бер китапны да күрсәтеп булмый. Моны дөнья классик әдәбиятына бәя биреп җиткермәүдән эзләргә кирәк. Шулай ук безгә демократик көнбатыш әдәбияттан да, кытай балалар әдәбиятыннан да татар балалары өчен үрнәкләр бирә башларга бик вакыт.
Шигъри әсәрләрнең тәрҗемәләренә килгәндә бер сүз белән әйтеп була: А. С. Пушкинның барлык әкиятләре, Лермонтовның «Бородино»сы әйбәт тәрҗемә ителгәннәр. Бигрәк тә «Солтан патша турында әкият» (Ш. Маннyp тәрҗемәсе), «Балыкчы һәм балык турында әкият» (Ә. Исхак тәрҗемәсе) уңышлы башкарылганнар. Аларда Пушкинның стиле сакланган, шигъриятенә зыян килмәгән, шул ук вакытта бу әсәрләр иркен, җиңел, укучыга барып җитәрлек итеп тәрҗемә ителгәннәр, оригиналь әсәрләр төсле яңгырыйлар. Ә прозаик әсәрләрнең тәрҗемәсенә килгәндә, моны әйтеп булмый. Биредә яхшы һәм канәгатьләнерлек итеп башкарылган тәрҗемәләр белән рәттән, начар тәрҗемә ителгән китаплар да байтак. Рус теленнән татарчага тәрҗемә ителгән балалар әдәбияты шундый таләпләргә җавап бирергә тиеш: китап, русчасы шикелле үк, җиңел укылырга тиеш, җөмләләрнең төзелеше татарча булырга, тәрҗемә икәне бөтенләй сизелмәскә тиеш. Әгәр без тәрҗемәләребезгә шушы таләпләр югарылыгыннан торып карасак, ә без башкача карый алмыйбыз, безнең тәрҗемәләрнең бик азы гына укучы алдында имтихан тота ала. Безнең тәрҗемәләрнең төп җитешсезлекләре шунда: алар күбесенчә оригинал җөмләдән читкә китәргә куркып, сүзгә сүз тәржемә ителәләр, шуңар күрә тәржемә татарча яңгырамый, җөмлә төзелешләре татарча булмый, нәтиҗәдә әдәби тәрҗемә урынына яхшы китапның бары төссез бер күләгәсе килеп чыга. Китап авыр укыла. Дөресрәге — укылмый. Бу турыда төплерәк тикшерүне тәнкыйтьчеләргә калдырып, мисал өчен А. Голубеваның А. Гомәр тарафыннан тәрҗемә ителгән «Уржум малае» исемле китабына — С. М. Кировның балачагы һәм үсмер чагы турындагы китапка тукталу белән генә чикләнәм. Бу китапның тәрҗемәсе түбән булу безне барыннан да күбрәк борчый. Бәлки, кабат бастырганда (ә китап бик күп тапкырлар кабат басылырга лаеклы) тәрҗемәче искә алыр дип, мин мисалларга күбрәк тукталырга тиеш таптым: «Сережа мәхәллә мәктәбен тәмам игкәндә анарга унбер яшь тулды. Мәктәптә яхшы укыган балаларны тагы да укыр өчен беренче хәрефләре буенча балалар аны УТУ дип йөртә торган, Уржумское Городское Училищега (Уржум Шәһәр Мәктәбенә) бирә торганнар иде». «Хәзер инде очраган беренче капкадан ук нинди дә булса апа яки әби башын тыгып карар һәм бөтен урамга:
— Балалар, яңа табаны кемгә илтәсез? Устинья Степановнагамы, әллә Маланья Авдеевнагамы? — дип кычкырыр дип курыкмастан, савытны күтәреп кайтып була иде». «Бу кулачадан булган бөтен шатлык аның белән күршеңнең яңаклары белән борынын бик шәп итеп буяп булудан гына гыйбарәт—кулача бик татлы һәм ябышучан була иде».
Тәрҗемәнең күп урыны шундый берничек тә аңлашылмый торган җөмләләр белән чуарланган. «Менә шунда эш китте инде!», «Әйттең тагы йорт дип», «Иртә иртәнге аш белән башлана», «Дуслар, бүген дәрес башлау өчен класс белән сочинение языгыз әле», «Приют балалары өчен мәктәп шәһәр балалары өчен булган нәрсә түгел» — әлбәттә боларның берсен дә тәрҗемә дип, бигрәк тә әдәби тәрҗемә дип атап булмый. «Бу сүз 13 нче ноябрьда булды. Ә 15 ноябрьда Сергей инде үзенең сүзен үтәвенә ышана иде. Ләкин 14 ндәге вакыйга бу эшкә көтмәгәндә комачаулады».
— Сәер. Кеше 15 ндә эшне үтәвенә ышана иде, ә 14 ндә бу эшне үтәүгә комачаулыйлар! Тәрҗемәдә буталулар, бик гади генә сүзләрне дә ялгыш тәржемә итүләр бик күп очрый. «Лужа»ны — «зур күл», «сторожиха»ны — «каравылчы» (охранник), «сиротка»ны — «үги кыз» дип тәрҗемә итә. «Колено»ны — «бот» ди. һәм менә нинди шаккатыргыч нәрсә килеп чыга: «Боттан югары итек киеп чанага менеп утырдым»! «Постричь волосы ежиком»ны чәчне үрә торган иттереп, аз гына калдырып алу, дип тәрҗемә итә. Шулар өстенә «суелган бәрәңге»ләр, «йомарлап-йомарлап булып яуган карлар», «ысланып беткән төтеннәр», «колакчынлы бүрекләр» «баш белән корсакка бәрүләр»не өстәсәк, укучы бу тәрҗемәнең сыйфатын күз алдына китерә алса кирәк. «Уржум малае»ның тәрҗемәсе шундый. Шул ук вакытта бу соңгы елларда чыккан түбән сыйфатлы тәрҗемәләрнең беренче һәм соңгысы түгел. Мондый яки моңардан аз өстен тәрҗемәләр безнең матбугатта шактый еш күренә һәм алар беркемне дә борчымый.
IV
Балалар әдәбиятында китапның оформлениесе дә бик зур роль уйный, һәм китапның адресаты никадәр кечерәк яшьтә булса, анык әһәмияте зурая төшә. Беренче тапкыр очраган кеше турында бездә фикер, беренче тәэсир аның тышкы кыяфәтенә, кием-салымының пөхтәлегенә карап туган шикелле, китап турында да беренче тәэсирне бала китапның тышыннан, эчендәге рәсемнәрен актарып караудан ала. Оформлениенсң әһәмияте, әлбәттә, моның белән генә чикләнми. Ул балага китапны аңларга, яхшырак үзләштерергә ярдәм итә. Балалар өчен чыга торган китапларның оформлениесе бездә сугыш вакытындагыга, хәтта сугышка кадәргегә караганда бик күп яхшырды. Тәрҗемә ителгән китапларның тышкы оформлениеләрен, кагыйдә буларак, Татгосиздат үз художникларыннан яңадан эшләтә. Һәм бу кайбер очракларда уңышлы да чыга. Әйтик, «Гали баба һәм кырык карак»ның Л. Фәттахов тарафыннан башкарылган тышкы оформлениесенеп сыйфаты Детгиз бастырган китаптан түбән түгел. «Том агай алачыгы»ның тышы турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Ләкин күбесенчә тәрҗемә ителгән китап тышларының Татгосиздат художниклары тарафыннан башкарылган оформлениеләре Детгиз художникларыныкыннан начаррак булалар. Менә «Уржум малае»ның тышлыгы. Детгиз чыгарганында үсмер Кировның өстендә гимназистлар формасы, кулында сумка. Рәсемдә, безгә, аның замандашларына таныш революционер Киров төсмерләнә. Ә Татгосиздат тышлыгында Киров пароход палубасы кырыенда басып тора. Рәсем бары тик ике буяуда эшләнгән: пароходның палубасы, рәшәткәсе, коткару алкасы, Кировның куллары, йөзе — барысы да сары, ә Кировның киеме белән су, икесе дә, бер үк куелыктагы зәңгәр төстә. Әлбәттә, бусы өчен дә Татгосиздат художнигын мактап булмый. Тышлыктагы Киров белән китапның эчтәлегендәге Киров икесе ике кеше. Китап Кировның бала чагы һәм үсмер еллары турында сөйли, ә тышлыкта Киров олы кеше. Художниклардагы 11 кеиче хaрактердагы җитешсезлек һәм хата — рәсемнәрне ясаганда, китапның эчтәлеге белән ныклап танышу урынына өстән-өстән генә актаргалап чыгудан яки аны бөтенләй укымаудан килә. Нәтиҗәдә китапның эчтәлеге белән рәсем арасында тулы каршылык килеп туа.
Безнең белүебезчә, Г. Тукайның «Кызыклы шәкерт»ендә маэмайны арт аягы белән торырга кечкенә бала өйрәтә, ә Б. Альменев рәсемендә, егет булып килә торган таза гына яшьүсмер бирелә. Ә. Ерикәйнең «Яшь бөркет»ендә разведкага барганда, геройның кунычында хәнҗәр була, ә рәсемдә аның кулында автомат. Герой юлда барганда мылтык таба, ә рәсемдә браунинг. Җ. Тәрҗемановның «Судан табылган хат» исемле китабында малай 12—13 яшьләрдә. Заставкада да бу шулай: төз буйлы чибәр генә малай. Ә 15 нче биттә (Е. Сидоркин рәсемнәре) малайның буе кечерәеп, яше 3 — 4 яшькә кимеп китә һәм... аркасына бөкре чыгып килә. Өченче тип хата художникларда игътибар җитмәүдән яки тормышны тиешенчә белмәүдән килә. Менә Тукайның «Бүре этләр оясында» исемле мәсәленә ясалган иллюстрация. Биредә бүре эткә караганда кечерәк, көчсезрәк, кызганычрак булып чыккан. Аның бүре икәнен дә бары текст буенча гына белеп була, тышкы кыяфәт белән ул эттән, һичнәрсәсе белән аерылмый. Кыр казлары да, торналар да тормышта, тәгаен, муеннарын сузып очалар. Ә. М. Максутның «Гөлҗамал әби Москвада» исемле китабына ясалган рәсемендә (художнигы Җ. Булат) алар башларын муеннарына яшергәннәр — казның борыны урынында карандаш озынлыгы сызык. Күп кенә рәсемнәр, русчадан күчереп басканда, бозылалар. Менә бөек Репинның «Бурлаклар»ы. Образ буларак, берсен-берсе кабатламый торган 11 бурлак лямка тарталар. Ә Татгосиздат чыгарган китапта, башкасын әйтмим дә инде, аларны образ итеп күрү түгел, санап та булмый: көл шикелле зур гына ике тап һәм баш шИкеллерәк түгәрәк нәрсәләр! Менә Кустодеевның (рәсем астындагыча Кустодсеваның түгел)
«Идел буендагы кыз»ы. Ул киң аккан Идел фонында, яр буенда чәчәкләр арасында таянып утыра. Аның әле генә майлап таралган чәченә, браслетлары белән муенсасына, нечкә челтәренә кадәр ачык күренә. Бу русча китапта, ә татарчада кызның кызганыч чагылышыннан башка бернәрсә дә юк. Ичмаса, бөек художникларга ихтирам йөзеннән болан эшләмәскә иде.
V
Балалар әдәбиятындагы житешсезлекләрнең сәбәпләре күп. Күзәтү характерындагы бу мәкаләдә мин аларга анализ ясауны максат итеп куймыйм. Шулай да сәбәпләрнең иң җитдиләрен санап китәргә кирәк. Барыннан да элек, балалар әдәбиятының торышы канәгатьләнмәслек булуда Татарстан Совет язучылары союзы правлениесе гаепле. Аның әдәбиятыбыз язмышына игътибарсызлыгы балалар әдәбиятына аеруча авыр тәэсир итте. Икенчедән, балалар әдәбиятының артталыгында ВЛКСМ ның Татарстан Өлкә Комитетының гаебе шактый зур. Ул балалар әдәбияты белән әз генә дә кызыксынып карамады. Ә Татарстан Мәгариф министрлыгы өчен балалар әдәбияты бөтенләй ят төшенчә булып килде, ул аны күптән инде башка чыгарды. Тәнкыйть өчен дә балалар әдәбияты үги бала хокукында яши. Тәнкыйтьчеләр өчен балалар әдәбияты юк. Соңгы ун ел эчендә X. Хәйри нибары кыска гына бер мәкалә язды, Г. Халит, Г. Кашшаф, һәм Л. Җәләйнең балалар әдәбияты турында бер сүз дә әйткәннәре юк.
Безне шунсы шатландыра, соңгы елларда балалар әдәбияты тирәсендә яшь тәнкыйтьчеләр күренә башлады. Ләкин аларның авазлары хәзергә зәгыйфь ишетелә. Яшь тәнкыйтьчеләрнең мәкаләләрендә тирәнлек, үткенлек юк. Бу мәкаләләр, мәкалә булудан бигрәк, аннотация яки рецензия рухында язылалар. Татгосиздат та балалар әдәбиятын үстерү, аның җитешсезлекләрен бетерү өстендә җитәрлек эшләми. Яңа басылып чыккан китапларда иске житешсезлекләр һаман кабатлана бара, Татгосиздат ул житешсезлекләрне бетерү чараларын күрми. Ә кайбер очракларда Татгосиздат либераллык күрсәтә. Ә. Ерикәйнең «Яшь бөркет» исемле поэмасының басылуы моны ачык раслый.
VI
Мин күзәтүемнең баш өлешендә балалар әдәбиятының ВКП(б) Үзәк Комитеты карарыннан сок шактый үсүе, сизелерлек алга китүе турында әйтеп үттем. Бу бәхәссез шулай. Ләкин бу элекке еллар белән чагыштырганда гына шулай күренә. Ә безгә үз әдәбиятыбызга бәя биргәндә, бүгенге көй таләпләләреннән чыгып, бөек рус әдәбияты белән чагыштырып бәя бирергә вакыт. Чөнки хәзер безнең укучыларыбызның, балаларыбызның культура һәм кругозорлары рус балаларының культуралары белән бер дәрәҗәдә үсә. Шулай булгач, аларның бездән рус балалар әдәбияты дәрәҗәсендәге әсәрләр, үзләре шикелле гүзәл, яхшы әсәрләр таләп итәргә хаклары бар. Татар язучыларына балалар үрнәк алырлык, балалар иярерлек образларны — яңа Корчагиннарны, Гаврикларны, Тимурларны иҗат итәргә бик вакыт. Моның өчен, беренче чиратта, балалар әдәбияты мәсьәләсенә, бөек Горький әйткәнчә, Советлар илендәге кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә ничек җитди каралса, шулай карарга кирәк.