Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯЗ БАШЫ

Гариф ГАЛИЕВ

ЯЗ БАШЫ


I

Ачык әйтергә кирәк, тоташтан берничә ай буе гел учреждениедә генә эшләп утыру ялыктырган иде инде. Кая булса да чыгып керәсе, авылларда йөреп кайтасы килә иде.

— Яз җитте бит, — диде бер көнне без эшли торган учреждениенең җитәкчесе, үзенең кабинетына чакырып алып.

 — Быел авыл хуҗалыгы алдында аерата зур бурычлар тора. Бу зур бурычларны тормышка ашыруда авыл интеллигенциясе колхозларга ничек ярдәм итә? Менә шул турыда берәр районга барып материал туплап кайтырга кирәк булыр. Ә кайтканнан соң коллегия утырышында шул турыда тафсыйллы доклад ясарсыз, — диде ул. Безнең сәфәребез әнә шулай башланды һәм аның төп максаты да ярым рәсми мәгълүматлар туплаудан гыйбарәт иде. Ләкин урынга барып төшкәч, без еш кына һәртөрле сводкаларда, отчетларда гәүдәләнми торган күп кенә тормыш парчалары күрдек. Бу хәл исә күңелне кузгатты, йөрәктә яңа тойгылар уятты, һәм аларны тышка чыгару — кем беләндер уртаклашу теләге туды. Нәтиҗәдә «Яз башы» дигән шушы кечкенә генә язмалар барлыкка килде.

Әйе, яз башы иде шул ул көннәр — җирләр ачыла, сулар кузгала, кошлар килә башлаган чаклар иде. Без әнә шул ачыла башлаган җирләргә карый-карый, бозлардан әрчелеп бетмәгән елгаларның тавышларын ишетә-ишетә, әле яңа гына оя корган кошларның сайрауларын тыңлый-тыңлый килеп төштек бирегә. Ләкин яз билгеләре болар гына түгел иде, болары әле аның тышкы күренешләре генә, һәм болардан тыш, аның бик күп 
башка билгеләре бар иде. Район үзәгенә килеп җитү белән, гадәтебезчә, иң элек район советы башкарма комитетының авыл хуҗалыгы бүлегенә кердек. Бүлек мөдире, калын гына гәүдәле, бераз сарырак йөзле, яссы кашлы, урта гәүдәле иптәш Камалов безнең белән берничә авыз сүз алышуга телефон шалтырады.

— Әйе, мин — Камалов, әле генә шалтыраткан идем сезгә, правлениедә юк идегез... Ни өчен шалтыраткан идегез дисезме?.. Менә нәрсә, бодай орлыгыгызның кондициясе ничек? Миңа шул кирәк. Ул шактый озак сөйләште, аның йөзенә вакыт-вакыт борчылу билгеләре чыкты, тавышы үзгәргәләде, ул телефон шнурын бөтерә-бөтерә һаман бер нәрсәне таләп итте:

— Бодай орлыгыгыз кондициялеме, миңа шул кирәк, башка культура орлыкларыгызиың кондицияле икәнен беләм мин. Ул шулай сөйләшеп бетүгә тагын телефон шалтырады һәм сүз тагы кондиция турында башланды. Ләкин бусында инде ул, канәгатьләнерлек җавап алды булса кирәк, сүзне бик тиз башка темага күчерде:

— Ә грануль белән ничек?.. Нигә әзерләргә керешмәдегез?. Хәзерләү техникасы турында инструкцияне алгансыздыр бит?.. Шулай булгач... Бүген кичке сәгать 5 тә 30 минутта радиода шул турыда мәкалә укылачак, җыелышып тыңлагыз, ярыймы!

Ул бу сөйләшүендә дә яңадан әлеге кондиция мәсьәләсенә кайтып, үзе белән гәпләшүче колхоз председателенә болай диде:

— Сезгә Камил Якуб исемендәге колхоз күрше генә бит, аларга барып әйтегез әле, бодай орлыкларын кондициягә җиткерделәр микән. Бүген үк хәбәр итсеннәр. Ярып, хуш! Трубканы элеп куйды да, безгә карап әйтте:

— Районда бөтен колхозлар да телефонлашып бетмәгән әле, Камил Якуб исемендәге колхозның да телефоны юк. Ә бу минем белән сөйләшкән кеше аларга күрше генә торган колхозның председателе. Кондиция!

Агрономнарны, дәүләт инспекторларын, колхоз председательләрен, бригадирларны кыш буе тынгысызлый торган, ә чәчү алды көннәрендә аларның телләреннән төшми торган бу сүзнең мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт? «Ни чәчсәң, шуны урырсың» диелә халык мәкалендә. Икенче төрле итеп әйткәндә, нинди орлык чәчсәң, шундый уңыш аласың. Шуңа күрә дә авыл хуҗалыгы артеле Уставында язылганча, чәчү өчен иң яхшы орлык сайланып куелган һәм ул дәүләт тарафыннан билгеләнгән Кондиция таләпләренә бөтен яктан җавап бирергә тиеш. Бу таләпләр буенча орлыкның сортлы һәм чиста булуы, аның яхшы тишелеш бирүе, һәртөрле авырулар белән зарарланмаган булуы, дымлылык ягыннан нормаль хәлдә һәм абсолют авырлыгы ягыннан мөмкин кадәр бер төрле булуы шарт. Һәрбер төр культура орлыгының шушы шартларга (бу шартлар процент тәртибендә исәпләп чыгарылалар) ни дәрәҗәдә җавап бирүенә карап, аны чәчәргә ярау яки ярамау турындагы мәсьәлә хәл ителә.

Бик нык җентекләүне сорый торган бу катлаулы эшне орлык сыйфаты буенча дәүләт инспекциясе алып бара. Моның өчен аның һәрбер районда үзенең лабораториясе һәм махсус аппараты бар. Берничә генә минутка шул лабораториягә кереп чыгыйк булмаса. 

Бирегә килеп керү белән баштарак син үзеңне аптекада, аның дарулар хәзерли торган бүлегендә дип хис итәсең. Чөнки үзенең чисталыгы белән дә, һәртөрле приборлары белән дә аптекага бик ошый бу лаборатория. Өстәвенә анда эшләүчеләр дә гел генә хатын-кызлар. Ләкин, юк, аптека түгел бу, һәм җентекләбрәк күзәткән саен, син аның орлык лабораториясе икәнлеген күрәсең. Әнә анда, бер почмакта һәртөрле орлыклар тутырылган бутылкалар куелган, тышларына зур-зур итеп номерлар сугылган кечкенә капчыклар өелгән, ә менә монда, ишектән керү белән сул якта, ягъни түрдәрәк, сәер шкафлар тезелгән. Утта янмый торган акча шкафлары түгелме соң болар? Ә ни өчен аларның аслары ачык һәм ни өчен анда керосинкалар янып утыра? Бик якты чырайлы, җиңнәрен сызганып утырган Гөлсем ханым Хәсәнова үзенең өстәл артыннан кузгалып әлеге «шкафлар» янына килде:

— Болар безнең термостатлар,— диде һәм бер-бер артлы элек аларның тышкы ишекләрен, аннары, эчке пыяла ишекләрен ачып җибәрде. Һәрбер термостат кат-кат шүрлекләрдән тора, ул шүрлекләргә фаянс савытлар тезелгән, шул фаянс савытларда бодайлар тамыр җибәргәннәр, солылар кабыкларын салганнар, арпалар баш төрткәннәр, борчаклар борынлаганнар... Барысы да бераз аксылрак яшькелт төс белән өртелгәннәр. барысы да, ниндидер, хәрәкәткә бирелгәннәр...

Менә кайда икән ул яз башы, менә кайда икән ул орлыкларның язгы уянулары!.. Гөлсем ханым янында басып торган чакта мин бер төркем лабо- ранткаларга — сылу буйлы, озын керфекләр астыннан елмаеп торган кап-кара күзле Фазиләгә, бит очлары пешкән алмага охшаган Рәисәгә, аз сүзле һәм үзен-үзе бик тыйнак тота торган Тәскирәгә һәм башкаларга борылып карадым. Шул вакыт мин аларның да йөзләрендә язгы уянулар күрдем.

— Нурзия, — диде Гөлсем ханым, үзенең көндәлек эшен дәвам итеп, — «Ударник» колхозының бланыгын бирче миңа. Нурзия зур гына коробкадан «Рабочий бланк образца № 246» дигән бланкны тартып чыгарды да, Гөлсем ханыма сузды һәм үзе термостат эчендәге фаянс савытларга күз йөртә-йөртә нәрсәдер эзләргә кереште. Берничә секунд үтүгә ул термостаттан 246 номерлы фаянс савытны табып алды. Бу савытта «Ударник» колхозының бодайлары әле яңа гына тишелеп чыкканнар иде. — Карагызчы, бигрәк тигез тишелгәннәр,— диде Гөлсем ханым, лаборанткаларга карап. Бераздан соң инде алар һәммәсе дә үз урыннарына, анализларны аныкларга утырганнар иде.

— Чисталыгы — 99 процент.

— Тишелеше — 98 процент.

— Абсолют авырлыгы—42 грамм.

— Дымлылыгы— 13,5 процент.

Анализ нәтиҗәсе орлыкның кондиция таләпләренә туры килгәнлеген күрсәтте. Ләкин әле моның белән генә эш бетмәгән иде. Гөлсем ханым лаборанткаларның берсен чакырып алды да:

— Инде хәзер хуҗалык ягыннан яраклылык күләмен исәпләп чыгарыгыз, — диде. Бусы нәрсә тагын? Орлыкның чәчәргә яраклылыгы белән аның хуҗалык ягыннан яраклылыгы берберсеиә бик нык бәйле. Моны белү чәчү нормасын билгеләү өчен кирәк. Орлыкның хуҗалык ягыннан яраклылык күләме никадәр түбән булса, аны чәчү нормасы шул кадәр югары була. Хуҗалык ягыннан яраклылык күләмен орлыкның чисталык проценты белән тишелеш процентын бср-берсенә кабатлау һәм чыккан нәтиҗәне 100 гә бүлү юлы белән беләләр. Әйтик, югарыдагы анализда «Ударник» колхозыннан җибәрелгән бодай орлыгының чисталыгы 99, тишелеше 98 процент икәнлеге беленде. Димәк, 100 килограмм чәчүлек материалның 99 килограммлысы бодай орлыгы, калган 1 килограммлысы орлык түгел, ә чит нәрсәләр катнашмасы. Шушы 99 килограмм орлыкның 98 проценты 
тишелә, калган 2 проценты тишелми. Димәк, 99 килограмм бодайның 98 процентын табу кирәк. Яшь лаборантка югарыда әйтелгәнчә, процентларны бер-берсеиә кабатлый да, чыккан нәтиҗәне 100 гә бүлә.

— Хуҗалык ягыннан яраклылык күләме — 98,02 процент, — ди ул. Бу, һәрбер 100 килограмм орлыкта 98,02 килограмм чиста һәм тишелә торган орлык барлыкны күрсәтә. Шуңа карап аның чәчү нормасы билгеләнә. Бер төркем яшь хатын-кызлар утыра торган бу орлык-контроль лабораториясе колхозларга әнә шундый катлаулы мәсьәләләрйе хәл итеп бирә. 
II 

Быелгы язда томанлы көннәр еш булды. Шундый көннәрнең берсендә Район советының башкарма комитеты урнашкан зур ак бинаның ишеге гадәттәгедән иртәрәк, ачылды. Агрономнарның, бригадирларның һәм агротехникларның чәчү алды киңәшмәсе үткәреләчәк зал кичтән үк хәзерләнгән: стеналарга кыр ышыклау урман полосаларын академик Т. Д. Лысенко методы буенча оялап чәчүнең схемасы һәм орлыкларны чәчүгә ничек хәзерләргә кирәклекне күрсәткән плакатлар эленгән, өстәл өстенә быел беренче тапкыр кулланылачак грануль ашлама үрнәкләре тутырылган бутылкалар куелган иде. Районда үткән елларда чәчелгән 2. 700 гектар күпьеллык үлән чәчүлеге бар. Шуның 680 гектары орлык өчен, 2020 гектары печән өчен чәчелгән. Юк, дөресрәге, орлык һәм печән өчен генә түгел, ә гасырлар буенча ашлылыгы беткәннән бетә килгән безнең басуларыбызның структурасын яхшырту, аларны уңдырышлы итү өчен чәчелгән, бу үләннәр. Шуңа күрә дә киңәшмәнең эше күпьеллык үләннәрдән башлану бик табигый иде.

— Сүз күпьеллык үләннәр буенча эшләүче агроном Наил абзый Әбүбәкировка бирелә, — диде киңәшмәне алып баручы иптәш. Кызыл комач ябылган озын өстәл артыннан уртача гына гәүдәле, түптүгәрәк йөзле, өстенә гади генә костюм кигән, күзлекле кеше калыкты. Ул күпьеллык үләннәрне капчан чәчү, нинди норма һәм нинди ысуллар белән чәчү, орлыкларны нинди тирәнлектә күмдерү һәм башкалар турында сөйләде. Болар агротехниклар, колхоз председательләре һәм агрономнарның бөтенесе өчен дә таныш мәсьәләләр, билгеле. Ләкин бүген чәчүгә чыгу алды көннәрендә алар турында тагы бер тапкыр искә төшерү, һичшиксез, кирәк иде. Һәм күпләр өлкән яшьле, тәҗрибәле агрономның сөйләгәннәрен тыңлап утыру белән генә калмадылар, еш-еш кына карандашларын очлап, блокнотларына нәрсәләр турындадыр төртеп утырдылар. Шундыйларның берсе, «Спартак» колхозының агротехнигы — аягына йортта басылган йомшак соры чёсанка, өстенә җиңелчә генә итеп тегелгән тышлы тун кигән, кара, түгәрәк сакаллы, бик оста итеп төзәтелгән кечкенә генә мыеклы, озын гәүдәле Мөҗип агай Биккинин агроном Әбүбәкировның сүзләрен аерата зур игътибар белән тыңлады. Ул, тун чабуларын ачып җибәреп, тез өстенә тезен куйган хәлдә, ара-тирә язгалап, бик иркенләп, залда үзен чын хуҗаларча тотып утырды. һәм агроном Әбүбәкпров иптәшнең консультациясе тәмам булу белән, аңа залда утыручылардан беренче булып мөрәҗәгать итүче кеше шушы агай булды. Ул үзенең күңеленә яткан эш белән тирәнтенрәк кызыксынды:

— Гранозапны ничек куллану турындагы киңәшегезне тагы бер тапкыр кабатласагыз яхшы булыр иде, иптәш Әбүбәкпров, — диде. Шулай диде дә, үзе уң ягы белән агрономга таба ныграк борылып, блокнотын ачты, аның бит башына «Гранозан» дип язып куйды. Бу хәзерге вакытта 400 гектардан артык күпьеллык үлән чәчүлеге булган һәм быел яңадан зур гына мәйданын клевер, тимофеевка белән каплаячак «Спартак» колхозыннан килгән агротехник иде. Агроном Әбүбәкиров, аның соравы буенча, гранозан белән клевер орлыгын ничек агулап чәчүне тәфсыйллап яңадан сөйләп бирде. Күпләр урыннарыннан калкып яңаданяна сораулар белән агрономга мөрәҗәгать иттеләр. Башкача мөмкин түгел. Чөнки сүз җәмәгать терлекчелеге өчен ныклы азык базасы тудыра торган, җирләрнең структурасын яхшырта торган күпьеллык үләннәр турында бара иде. Менә җирле һәм минераль ашламаларны ничек куллану буенча консультация ясау өчен сүз агроном Хәдичә Чанышевага бирелде. Нәкъ шул вакыт кайдадыр, якында гына самолет моторының тонык кына булып гөрләгән тавышы ишетелде. Өстенә кара яшел фуфайка кигән, чәчен артка өеп төйнәгән, кечкенә генә борынлы, урта гәүдәле Хәдичә ханым самолет тавышын ишетү белән залда утыручыларга карап елмаеп алды:

— Тышта да самолет оча бугай, мин дә сүзне самолеттан башлыйм әле. Ләкин мин быел безгә беренче тапкыр яңа эш белән киләчәк самолёта ар турында сөйлим... Безнең илебездә авиация хезмәте күрсәтү барлык хуҗалык тармакларына елдан-ел, көннән-көн күбрәк керә бара. Бүген биредә әнә шул тармакларның берсенә керә торган авиаподкормка турында сүз барды. Икенче төрле итеп әйткәндә, биредә утыручылар чәчүлекләргә минераль ашламаларны, башлыча аммиак селитрасы һәм суперфосфатны самолет ярдәме белән кертү турында сөйләштеләр. Кыр эшләрен җиңеләйтүдә моның әйтеп бетермәслек артыклыклары бар: бердән, ашламаларны, басуларга ат белән яки машиналар белән чыгарырга мөмкин булмаган чакта, ягъни яз көне бик иртә кертергә мөмкин, икенчедән, самолет ярдәме белән сибелгән ашлама кул белән кертелгән ашламага караганда җиргә тигезрәк төшә, өченчедән, бу эш бик тиз үтәлә. Мәсәлән, бер самолёт белән бер сәгать эчендә 15—18 гектар чәчүлекне өстән тукландырырга мөмкин. Ә ике смена белән эшләгәндә бер самолёт ярдәме белән бер көн эчендә 180 гектар чамасы чәчүлекне тукландырып була. Аның чыгымы да зур түгел, самолет ярдәме белән бер гектар чәчүлекне тукландырган өчен бары 14-15 сум акча түләнә. ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан җиткерелгән план буенча быел Арча районы колхозларында 500 гектар чәчүлек самолёт ярдәме белән тукландырылачак. Крестьянны авыр кул хезмәтеннән азат итүгә, югары уңыш алуга юнәлгән бу чараны үткәрү өчен зур массивлар, хәзерлекле кадрлар кирәк. Мондый чараларны кечкенә участокларда, ашъяулык кадәр генә җирләрдә үткәреп булмый, әлбәттә. Вак колхозларның, һәм орлыкчылыкта бу вакытка кадәр яшәп килгән звено системасының механизация кертү эшенә тоткарлык ясавы менә шушы мисалдан бик ачык күренә инде.

— Самолёт ярдәме белән чәчүлекләргә өстәмә тукландыру үткәрү өчен сезнеңчә кайсы колхозлар кулай булыр? — дип залга карады агроном Хәдичә Чанышева. Әлбәттә, бөтен чәчүлекләре 75 гектардан артмаган һәм үлән чәчү- ле чәчү әйләнешләре 12—13 гектарлык кына участоклардан гыйбарәт булган «Чулпан», «Полярная звездам, «Насыйровка» колхозларында бу чараны үткәрү мөмкин түгел. Алардагы 10-15 гектарлык кечкенә мәйданнар өстендә самолёт ничек борылырга аптырап, бөтерелеп торсынмыни! Аның өчен һәрбер культура басуы икешәр-өчәр йөз гектарга җәелгән «Сукачы», «Байкал» һәм Сталин исемендәге колхозлар бар ич. Шулай булгач, самолет менә шушы колхоз басулары өстендә очарга, шушы басулар өстендә канатын җәяргә, менә шушы колхозларның чәчүлекләрен тукландырырга тиеш. һәм киңәшмәдә катнашучылар самолет маршрутына нәкъ менә шушы колхозларны керттеләр. Агроном Чанышева игеннәрне һәм күпьеллык үләннәрне самолет ярдәме белән, шулап ук башка ысуллар белән тукландыру мәсьәләсеннән бал кортларын эшкә җигү кирәклек турындагы мәсьәләгә 
күчте.

— Иптәшләр, — диде ул, залга карап, — умартачылыктан һәм күпьеллык үләннәрдән мул уңыш алыйк, дисәк, клевер басуларына умарталар чыгарып куеп, бал кортларын дрессировка юлы белән шул басуларга очарга өйрәтик...

Дрессировка, ул — бал кортларының очулары белән идарә итү, аларны мәгълүм бер максат белән кеше теләгән якка очыру дигән сүз. Клевер, люцерна, эспарцет кебек үләннәр яхшы серкәләнсен өчен шул үләннәр чәчелгән басуларга гадәттә умарталар белән бал кортлары чыгарып куялар. Шушы максатка ирешү өчен бал кортларын дрессировка ысулы белән күпьеллык үлән басуларына очыру кулланыла. Моның өчен бал кортларын нинди үлән басуына очырырга теләсән, шул үләннең чәчәге белән гади шикәр суыннан ясалган ароматлы махсус сироп хәзерләнә, һәр көн иртә белән кортлар эшкә киткәнгә кадәр умарталарга шушы сироп куела. Бал кортлары әлеге сироп белән туенганнан соң, аннан аңкыган хуш исне эзләп очарга чыгып китәләр. Һәм оча-оча алар әлеге хуш иснең чыганагын табалар, ягъни яхшырак серкәләндерү өчен билгеләнгән күпьеллык үлән басуына барып чыгалар. Агроном Чанышева әнә шул турыда бик яхшылап сөйләп бирде. Ул көнге чәчү алды киңәшмәсе гаять дәрәҗәдә җанлы үтте. Агрономнар, агротехниклар, колхоз председательләре, бригадирлар бу көнне агрофон, рельеф, микориза, грапуль, могар турында, кузаклылар белән башаклыларның нинди компонентларын сайлау турында кайта-кайта сөйләштеләр. Бу, колхоз интеллигенциясенең чын мәгънәсе белән иҗади бер утырышы иде. 
63 
 
I I I
Иптәш Сталин инициативасы белән төзелгән машина-трактор станцияләре социалистик авыл хуҗалыгын күтәрүдә бик көчле этәргеч булып торалар. Без әнә шул көчле этәргечләрнең берсе булган Арча үрнәк-төрәк МТС ыиыц үзәк усадь- басында. Хәзер инде монда, билгеле, бер генә трактор да юк. Чөнки алар һәммәсе дә буразнада инде. Ләкин трактордан тыш, ягъни башка төр машиналар да санап бетергесез биредә. МТСның катлаулы техника белән никадәр баетылган булуын аңлау өчен аның производство планыннан берничә генә цифр китерик. Уҗым һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау — 5.300 гектар. Культивация — 6.500 гектар. Язгы чәчү — 7.500 гектар. Пар — 7.000 гектар. Комбайн белән урып-җыю — 5.900 гектар. Арыш чәчү — 5.500 гектар. Болардан тыш, МТС машиналары белән печән чабу, силос салу, урман утырту, ашлык сугу, кара пар күтәрү, камыл лущить итү, бәрәңге алу кебек бик күп эшләр башкарылачак. Кыскасы, МТС үзенең бай һәм катлаулы техникасы белән быел колхозларга аерата зур ярдәм күрсәтәчәк. Аның трактор бригадалары күптән инде колхоз басуларында. МТС усадьбасын йөреп чыкканнан соң, без дирекция урнашкан бинага киттек. Ярты сәгать үтүгә без инде анда идек. Бирегә без дә килеп кердек, МТСның баш агрономы таза гына гәүдәле, кайнап торган энергияле Петр Максимович Тимичев яшь кенә бер кешене озатып калды: — Син инде, Василий Иванович, ахырына кадәр үзең шунда бул, яңа эш бит, аларга ярдәм итәргә кирәк, — диде. Өстснә өр-яңа кара пальто, башына зәңгәрсу кепка, аягына гади күн итек кигән, калын җилкәле, янып торган йөзле бу яшь кеше М Т С н ы ң участок а г р о н о м ы Тюрин иде. Ул баш агрономга ихтирам белән җавап бирде: — Петр Максимович, тыныч булыгыз, нәкъ сез әйткәнчә эшләрмен, — диде һәм исәнләште дә китеп тә барды.

— «Уңыш» колхозына грануль ашлама хәзерләргә китте, — диде иптәш Тимичев, безгә карап. 

Шунда ук агрохимия лабораториясенең мөдире иптәш Андросованы дәшеп алды:

— Нонна Семёновна, «Заветы Ильича» колхозының туфрагына анализ ясалып беткәндер бит. Тизрәк үзләренә хәбәр итәсе иде, — диде. Нонна Семёновна, янәшә бүлмәгә чыгып, анализны алып керде:

— Аларның туфрагында кислотность бик югары, Петр Максимович, известьләү кирәк булачак, — диде ул, баш агроном утырган өстәл янына килеп басып. Икәүләп анализны кат-кат тикшереп чыктылар.

— Шулай икән шул, — диде Тимичев, аның фикеренә кушылып.

— Хәзер инде аларга кайдан известь табу турында ярдәм итәргә кирәк булыр, — дип өстәде. СССР Министрлар Советы һәм БКП(б) Үзәк Комитетының «Колхозларда, МТСларда һәм совхозларда язгы чәчүгә хәзерлекнең барышы турында»гы карарында машина-трактор станцияләренең игенчелек культурасын тагын да күтәрүдә гаять дәрәҗәдә зур урын тотулары әйтелә. Карарда язылганча, партия һәм хөкүмәт «МТСлар тарафыннан колхозларга агрономия хезмәте күрсәтүне яхшырту чаралары күрергә, хезмәтне оештыруны яхшыртуда һәм производствоны планлаштыруда, шулай ук колхозларның җәмәгать хуҗалыгын тагын да ныгыту өчен булган материаль-техник средстволардан файдалануда колхозларга ярдәмне көчәйтергә» таләп итә. Яшь агроном Тюрин иптәшнең грануллаштырылган ашлама хәзерләү эшенә җитәкчелек итү өчен колхозга китүе һәм иптәш Андро- сованыңМТС лабораториясендә колхозларның туфрак төрләренә анализ ясау белән шөгыльләнүе, болар 

 
партия һәм хөкүмәт тарафыннан МТСлар алдына куелган әнә шул таләпләрне үтәргә керешүнең бер мисалы иде. Баш агроном белән байтак кына сөйләшеп утырганнан соң без МТС дирекциясеннән чыгып көньякка таба юл алдык. Анда, МТСныңүзәк усадьбасына якын гына калкурак урында, түбә калаеның буявы уңа башлаган бер ялгыз бина утыра. Аннан арырак, ерак түгел генә бер урында, тимер чыбык белән уратып алынган площадка бар. Анда озын-озын баганалар, кечкенә-кечкенә будкалар, челтәрле такталардан ясалган ниндидер кош оясына ошашлы ящиксыман әйберләр күренә. Арада иң озын багана башында җилнең кай яктан һәм кай якка таба, нинди көч белән исүен күрсәтә торган флюгер әйләнә, шунда ук икенче багана башларында воронкага охшашлы киң авызлары белән һавага карап дождемерлар утыра, кечкенә генә будкага урнаштырылган термометр эчендә бер күтәрелеп, бер төшеп терекөмеш хәрәкәт итә. Шуңа якын гына, бик пөхтә итеп ясалган стан өстендә, үзенә бер төрле ят, пыяла шар утыра. Гелиограф дип атала торган бу прибор кояшның кыздыру дәрәҗәсен билгели. Болардан башка биредә туфрак катлавының җылылыгы ничә градус икәнлекне күрсәтә торган, болытларның нинди биеклектә йөзүләрен билгели торган һәм башка шундый бик күп приборлар бар.

— Менә шушы була инде безнең метеорология станциясе,—диде бераз кычкырыбрак сөйләшә торган, ап-ак сакаллы карт. Тәбәнәк кенә буйлы, бик пөхтә киенгән бу карт метеорология станциясенең начальнигы Федот Павлович Павлов иде.

— Бик җентекләүне сорый торган эш алып барабыз, — диде ул,— безнең моннан әллә канларга мәгълүматлар җибәрелә. Бигрәк тә, менә хәзер, чәчү алды көннәрендә. Игеннәрне, җиләк-җимеш агачларын, яшелчәләрне җилдавыллардан, каты салкыннардан саклап калу чараларын иң башлап без, метеорологлар күрәбез бит. Станция урнашкан бинага кереп утырганнан соң, без аның бу сүзләренә кат-кат ышандык. Анда телефон аркылы гел бертөрле сорау кабатлана иде:

— Федот Павлович, ничек анда, сезнең приборлар нәрсәләр күрсәтәләр? Җир җылынып беттеме инде?.. Ә яңгырлар көтеләме?.. 

Ташу белән китмәсен өчен күпер моннан берничә көн элек сүтелеп алынган иде. Шунлыктан, гәрчә кечкенә булса да, юл өстендәге бу елганы аркылы чыгу җиңел булмады. Елганы кичкәннән соң без юлыбызны дәвам иттерергә тиеш идек. Ләкин безнең белән бергә шәһәргә кайтучы иптәш кесә сәгатен чыгарып карап торды да, үтенде:

— Сез ашыкмагыз инде, бик әйбәтләп кенә берне көйрәтеп алыгыз, ә мин шул арада боз астыннан ага торган су тавышын тыңлап килим, яратам мин су тавышын тыңлауны, — диде. Шагыйрәмә нечкә күңелле, олыгаеп бара торган яшьле бу өлкән иптәшебезнең шулай әйтүе безне дә дулкынландырды. Без дә аның белән бергә яр буена килеп бастык. Анда менә-менә кузгалачак калын боз астыннан шаулап-шаулап аккан көчле су тавышы ишетелә. Бу тавыш, гүяки, безгә алдагы язлар турында сөйли иде. Без кузгалдык. Бездән су тавышы көчәйгәннән-көчәя калды. Ул, калын боз катлавын бәреп, ярга чыгарга ашкына иде булса кирәк, аның шаулавы шул турыда сөйли иде.