ЯШЬЛӘР ТЕАТРЫ
Ш.РАХМАНКУЛОВ
ЯШЬЛӘР ТЕАТРЫ
Узган 1949 ел безнең бөек илебезнең культура һәм хуҗалык өлкәсендә гаять зур уңышларга ирешү елы булды. Ул коммунизм җәмгыятен төзүче халкыбызга яңа бәхетләр, яңа шатлыклар алып килде. Шушы гомуми, уртак шатлык, уртак бәхет белән бергә, 1949 ел Татарстан яшьләре өчен өстәмә шатлыклар да алып килде: сугыш аркасында вакытлыча туктап торган «Комсомолец Татарии» һәм «Яшь Сталинчы» газеталары чыга башлады, Татарстан яшьләренең махсус үз театры туды һәм аның пәрдәсе күтәрелде.
Яшь тамашачылар театрының ачылуы, яшьләр өчен генә түгел, бәлки барлык татар халкы өчен дә шатлыклы факт. Ул татар сәнгате культурасы тарихында зур вакыйга. Бу — татар драма сәнгате культурасын үстерү турында партия һәм совет хөкүмәтенең бик зур игътибар күрсәтүенең мисалы, Ленин — Сталин милли политикасының гүзәл җимешләреннән берсе. Шуңа күрә дә бу театрның ачылу көне (1949 ел 11 октябрь) яшьләр белән беррәттән карт буыннар өчен дә чын мәгънәсендә бәйрәм төсен алды.
Әле кайчан гына станокларын ташлап, үзләренең яратып йөргән үзешчән түгәрәкләреннән аерылып, югары белем алу, сәнгать культурасына ия булу теләге белән киткән бер төркем яшьләр, Москва Дәүләт театр сәнгате институты янындагы татар драма студиясен тәмамлап, беренче тапкыр профессиональ артист сыйфатында сәхнәгә аяк бастылар. Сүз юк, тамашачылар каршысына беренче тапкыр баскан яшь артистлардан профессиональ артистларга хас осталыкны бу беренче кичәдән үк таләп итү дөрес булмас иде. Сәхнә осталыгына ирешү — аларның киләчәге. Авыр һәм мактаулы хезмәт юлына баскан яшьләр, иң беренче нәүбәттә, үз өсләрендә даими эшләүне, мәктәптә алган теоретик белемне практик иҗат белән күрсәтә алу осталыгына ирешүне төп теләк һәм максат итеп куярга тиешләр. Шулай булса да без, беренче спектакльнең пәрдәсе күтәрелү белән үк, сәхнәдә чын тормышны, чын кешеләрне күрә алдык. Спектакльдә катнашучы яшь артистларның беренче хәрәкәтләре, беренче сүзләре үк аларның коллектив өчен, үзләрен тәрбияләгән укытучылары өчен, үз театрлары өчен зур җаваплылык тоеп эш башлауларын тамашачыларга ачык сиздерде. Шулай итеп, яшь иҗат көчләренең сәхнәгә аяк басу көне, яңа театрның, ачылу көне иҗади җыйнаклылык һәм яшьлек рухы белән күтәренке төстә башланды. Дөресен генә әйткәндә, бу көн чын мәгънәсендә тантана көне иде. Чөнки һәр нәрсә яңа, һәр нәрсә беренче тапкыр иде, һәр нәрсәдән яшьлек, көр күңеллелек аңкып тора иде. Артистларның, укуларын тәмам итеп, сәхнәгә чыгулары да, яшь тамашачылар белән очрашулары да, профессиональ театр сәхнәсендә сүз алулары да һәм яшь тамашачыларның үз театрлары артистларына шатланып кул чабулары да — беренче тапкыр, беренче мәртәбә. Болар барысы да иң матур, иң яхшы теләк белән, чын күңел белән эшләнде. Бу хәл сәхнәдә уйнаучыларны да, тамаша залында утыручыларны да дулкынландырды, шатландырды. Бу беренче көннән соң биш айдан артык вакыт үтеп китте. Театр коллективы бер-бер артлы спектакльләр тудырды. Коллектив чын-чынлап иҗат эшенә күмелде, һәр көн спектакль, һәр көн яңа тамашачылар агылып торды. Бу — театрның иҗади эше турында сүз башлау, аның тарафыннан куелган спектакльләр турында киңрәк тукталу һәм аның киләчәге турында кайгырта башлау өчен җитәрлек вакыт. Шуңа күрә дә, иҗади эштәге җитешсезлекләрне вакытында бетерә бару, коллективны идея һәм художество ягыннан үстерү, профессиональ югарылыкка күтәрү теләгеннән чыгып, театр тарафыннан-күрсәтелгән спектакльләргә тулырак тукталу һәм группаның сәләтлелеге белән бергә аның кимчелекләрен дә күрсәтеп үтү урынлы булыр дип уйлыйбыз. Театр тарафыннан күрсәтелгән спектакльләрнең исемлеге зур түгел. Казах драматургы Г. Мусрепов тарафыннан язылган «Козы-Көрпеш һәм Баян-Сылу» (Г. Хөсәенев тәрҗемәсе), М. Горький әсәрләреннән «Васса Железнова» (Камал II тәрҗемәсе), оригинал әсәрләрдән Д. Аппакованың «Бишек җыры» һәм А. Әхмәтнең «Үги кыз» пьесалары шушы вакыт эчендә күрсәтелгән спектакльләр булып торалар. Биш ай эчендә дүрт яңа премьера бирелүе —Яшь тамашачылар театры коллективының зур тырышлык һәм оешканлык белән эшләвен күрсәтеп торучы факт ул. Бу казанышлар яшь иҗат коллективының зур тырышлык белән эшләвен, идея-художество ягыннан җитди үсешен һәм үсеп килә торган яшьләр театрының алга китүенә зур өмет багларга мөмкинлекне бик ачык күрсәтәләр. Сәхнә ачылган көнне куелган «Козы-Көрпеш һәм Баян-Сылу» пьесасында патриархаль заман тарафыннан «законлаштырылган» гореф-гадәтләр, семья башы власте астында мәсхәрәләнгән ике мәхәббәтнең трагик вакыйгасы сурәтләнә. Икенче премьера булып куелган «Васса Железиова»да буржуазиянең череп таралуга таба баруын һәм көчәеп килгән революция дулкынының мәйданга чыгуы күрсәтелә. Ә театрның өченче спектакле булып хәзерге заман темасын чагылдырган, совет семьясы, бала тәрбиясе мәсьәләсен чишәргә тырышкан «Бишек җыры» уйналды. Аннан соң инде татар халкының үз әкиятенә нигезләнгән, бары хезмәт сөюче, турылыклы булган, халыкны ярата торган кеше генә бәхеткә ирешә дигән идеяне үткәргән «Үги кыз» куелды. Бу, беренчедән, театр репертуарындагы пьесаларның идея-эчтәлек ягыннан булган төрлелеген күрсәтсә, икенчедән, бу әсәрләр жанр булу ягыннан да репертуарны төрлелек белән бизәп торалар. Бу исемлектә без тугандаш халыклар драматургиясеннән сайланган, рус классик сәхнә әсәрләреннән алынган пьесаларны да һәм татар драматургларының оригиналь пьесаларын да күрәбез. Боларның һәркайсысы тамашачылар өчен дә, театрның иҗади коллективы өчен дә кыйммәтле һәм кирәкле төрлелек. «Козы-Көрпеш һәм Баян-Сылу» пьесасын репертуарга кертү белән яшь тамашачылар театры моңа кадәр театрларыбызда бик сирәк күренгән СССР халыклары драматургиясе үрнәкләре белән киңрәк таныштыру инициативасын беренче булып башлап җибәрде. Ә инде үткен социаль эчтәлекле «Васса Железнова» әсәрен сәхнәгә кую белән, ул театр (коллективының җитди һәм драматургик яктан көчле әсәрләрне дә башкарып чыга алу сәләтлелеген күрсәтте, һәм шул ук вакытта «Бишек җыры» белән яңа, кызыклы семья мәсьәләсен күтәреп чыкты, ә инде «Үги кыз» белән яшь тамашачылар театры репертуарына хас булган борылыш ясады.
Сүзне «Козы-Көрпеш һәм Баян-Сылу» спектакленнән башлыйк. Пьесадагы вакыйга укучыларның кубесе өчен таныш булмаганлыктан, аның эчтәлегенә кыскача тукталып үтик. Пәрдә ачылганда халык акыны Җаркын думбра уйнап, җырлап утыра. Бераздан аның янына яшь аучы Козы-Көрпеш килә. Җаркын аңа моннан бик еракта — Карабай морза жирендә Козы-Көрпешнең сөйгәне Баян-Сылуның яшәвен сөйли...
Козы-Көрпеш белән Баян-Сылу икесе бер көнне туалар. Казах халкы йоласы буенча, ике яшьне үскәч бер-берсе белән кавыштыру турында ике ана (Макпал һәм Күнекәй) үзләренең вәгъдәләрен каннары белән беркетәләр. Вәгъдә билгесе булып, канлы яулык егетнең анасы Макпалда саклана. Макпалның ире үлгәч, кызның атасы Карабай ярлы ананы улы Козы-Көрпеш белән үз таулар. Алар шулай бер-берләрен тасы җирендә Кодар морза, Карабайны сатып алып, Баян-Сылуны үз кулына төшерергә тырышып йөри. Кызның атасы, калымның, биреләчәк елкыларның санын азсынып, Кодарга кызын бирүдән баш тарта. Шуннан соң Кодар морза Карабай җиренә һөҗүм итә, талап бөлдерә һәм мең баш елкысын үз җиренә куып алып китә. Батыр йөрәкле, саф күңелле Баян-Сылу, яу ияртеп, баскын Кодарны куарга чыга. Юлда алар тау араларында яшәүче Макпал тирмәсе янына килеп чыгалар. Козы-Көрпеш, юлчыларның кем һәм кайда баруларын сорашып, яуга җитәкчелек итүне сорый. Ул яу башы булып Кодар морзаны куып җитә, ил басучыдан малларны кире алып, Кодарның кулларын бәйләп, аны Карабай хөкеменә китереп тапшыра һәм шунда гына кызның үзенең Баян-Сылуы икәнен белә. Ләкин комсыз Карабай йортсыз-җирсез ярлы баласына кызын бирүдән баш тарта һәм шунда ук Кодар морзаның кулларын чишеп, кызны аныкы дип игълан итә. Шушы вакыйга ике яшьнең фаҗигалы үлемнәренә сәбәп, булып кала. «Козы-Көрпеш һәм Баян-Сылу» поэмасы казах халык әдәбиятының борынгы бер үрнәге. Бу поэма белән
заманында бөек рус шагыйре А. С. Пушкин да кызыксына, ул аны Оренбург һәм Тургай якларыннан үтешли, В. И. Дальдән сорап, яздырып ала. Яшь тамашачылар театры үзенең эшен, тугандаш халыкларның драматургиясеннән бер үрнәк буларак менә шушы әсәр белән башлап җибәрде. Барыннан да элек, постановканың художество җитәкчесе (РСФСР ның атказанган сәнгать эшлеклесе О. И. Пыжова) һәм режиссёры (РСФСР ның атказанган сәнгать эшлеклесе М. П. Чистяков) тарафыннан зур көч салынганлыкны әйтеп үтәргә кирәк. Зур культуралы театраль кулны спектакльнең детальләреннән дә күрергә мөмкин. Шушы сәхнә осталары кул астында укып, драма сәнгате культурасын үзләштергән яшь артистлар да, образларны шактый тирән үзләштереп, аларга казах хаДкының милли бизәкләрен салып, спектакльне уңышлы башкарып чыктылар. Гомумән, спектакль казах халык поэмасының лирикасын, аның җылылыгын тамашачыга җиткерә алды. Дөрес, яшь коллективның уенында беркадәр оялчанлык бар иде, ләкин бу оялчанлык үзе үк аларга ниндидер бертөрле ягымлылык нуры сипте, тамашачының мәхәббәтен үзенә җәлеп итте, тамаша залында утыручылар сәхнәдә уйнаучыларның кичерешләре белән дулкынландылар, алар белән бергә елмайдылар, бергә шатландылар, хәтта бергә борчылдылар да. Баян-Сылу ролен башкаручы артистка Асия Галеева образны шома һәм дөрес художество алымнары белән үстергәннән үстерә барды. Тавышындагы лирика, хәрәкәтләрендәге нәзәкәтлелек образны тулыландыруга зур ярдәм итте. Явыз», каты бәгырьле, кешелек хисләрен югалткан Карабай, үзенең теләге һәм тоткан юлы белән аңардан әллә ни ерак тормаган Җантык, бас җиреннән бик еракка, сына куып җибәрә, аерылашалар һәм белмичә яшиләр. Бү вакытта, кызның кыннардан Айдыр, Кодар морзаларны, ил карты Җаркын һәм кыз анасы Күнекәй рольләрен башкаручы — Касыйм Баһапов, Рифгать Бикчәнтәев, Хәйдәр Гыймадетдинов, Прозат Исәнбәт, Диллюк Ильясов һәм Гәүһәр Камалова иптәшләрнең уйнаулары тамашачыларда шулай ук матур тәэсир калдырды.
Артистларның һәрберсе диярлек образларның табигатьләрен, эчке кичерешләрен дөрес аңлаганнар һәм уңышлы башкарып чыга алдылар. Аларның һәркайсысы үзләре башкарган образларның эчке дөньясын тирәнтен төшенеп уйнауга ирештеләр һәм образ өстендә эшли алу сәләтлеге белән тамашачыларның игътибарын казандылар. Әсәрнең төп герое Козы-Көрпеш ролен башкаручы артист Гали Хөсәенов образ өстендә җитәрлек эшләмәгәнлеген баштагы спектакльләрдә күрсәтсә дә, соңгы уеннарында без аның да үсә төшкәнен сизәбез. Шулай да Г. Хөсәенов образ һәм вакыйга эченә кереп җитә алмаган әле. Ул тудырган образ вакыйга артыннан ияреп бара алмый, ягъни вакыйгага бәйләнеп социаль яктан үстерелеп барылмый. Образның социаль карашы ачылып җитмәү аның үскәнлеген күрсәтә алмауга китерсә, икенчедән, Козы-Көрпешне бары мәхәббәт белән генә янучы бер егет иттереп, аның халыкчанлык характерын, казах халкының батыр улына хас булган сыйфатларны йомып калдыра. Шулай ук бу беренче спектакльдә әсәрне җитәрлек тулыландыра һәм тиешле югарылыгына күтәреп җиткерә алмау күренешләре дә булды.
Иң беренчедән, спектакльдә борынгы казах халкы тормышына, табигатенә һәм горефгадәтләренә хас булган колоритлар җитеп бетмәде. Бу бушлык художник Э. Гельмс һәм композитор С. Сандлер эшендә дә нык сизелеп тора. Әсәр махсус яңа музыка яздырмыйча, казах музыкасының корифее профессор А. Жубанов тарафыннан язылган көйләрдән файдаланылган булса, ул күп откан булыр иде. Аннары казах халкының гореф-гадәтләренә хас булган милли буяулар кайбер артистларның уеннарында да җитешеп бетми. Бу момент бигрәк тә масса күренешләрендә нык сизелә. Ләкин, бу кимчелекләргә карамастан, спектакль уңыш белән барды һәм бара. Тамашачыларның җылы каршылавына
очраган бу спектакль, һичшиксез, яшь театрның иҗади уңышы булып санала ала. Ә инде икенче премьера булып барган һәм яшь тамашачылар театрының үсеш буынын билгели торган, гаять әһәмиятле һәм тирән эчтәлекле «Васса Железнова» спектаклендә коллективның идея, художество һәм уйнау осталыгы ягыннан тагын да ачыклана һәм үсә барганлыгын күрәбез. Театр коллективы бу спектакльдә Горький әсәре эчтәлегенең тирәнлеген, образларның психологик характерларын һәм драматург теленең үткенлеген, гомумән Железновалар дөньясының барлык якларын дөрес тотып ала белгәнлеген күрсәтте, һичшиксез, биредә әсәрне сәхнәгә куючы режиссёр О. Я. Якубовскаяның зур хезмәте бик ачык күренеп тора. Аерым җитешсезлекләре булуга карамастан, спектакль тигез һәм шома бара. М. Горькийның оста каләме белән салынган нечкә психологик бизәкләр дөрес һәм шактый тулы күрсәтелә. Режиссёрның, шулай ук, артистларның да әсәрнең рухын аңлап иҗат итүләре сизелеп тора. Вассаның үз теләгенә туры килә торган һәм аның «эшен» аныңча дәвам иттерергә сәләтле балалары юк. Зур «көч» куеп җыйган байлыкны кем кулына ышанып калдырырга? Аның байлыгын кабул итеп, эшен дәвам иттерерлек ышанычлы варисы юк.
Революционерка Рашель белән бу семьяны ташлап киткән бердәнбер авыру улы Фёдорның сәламәтлеге начар. Шуңа күрә Васса Фёдорның улын — Коляны үзендә тәрбияли һәм ышанычын шуңа туплый. Ләкин, яшерен рәвештә Россиягә кайткач, Рашель улын үзенә алырга тели. Железнова Коляны анасына бирмәү өчен, аның ялган паспорт белән кайтуы турында полициягә хәбәр итүдән дә чирканмый...
Железноваларның эшен дәвам иттерерлек кешеләрнең җитешмәвен— буржуазиянең череп таркалуга баруын, икенче төрле әйткәндә, көчәеп килгән революция дулкынын күрсәтү әсәрнең төп эчтәлеге булып тора. Пьесадагы төп образ — Васса образы артистка өчен (бигрәк тә сәхнә һәм иҗат тәҗрибәсе аз булган артистка өчен) авыр образ. Шуңа карамастан, Г. Камалова башкаруында Вассадагы осталык, явызлык дөрес һәм образга хас булган алымнарда тулы рәвештә чагылдырылды. Акыллылык катыш мәкерлекне һәм башка күп кенә капма-каршылыкларны үзендә берләштергән бу хатынны яшь артистка Г. Камалова, әнә шул каршылыклары белән, ышандырырлык итеп гәүдәләндерә алды. Камалова иҗат иткән Васса — алдау; талау, үтерү юллары белән байлык җыйган, буржуазия вәкилләренә хас булган барлык әшәке сыйфатларны үзендә туплаган, рухи яктан бушый һәм көчсезләнә барган Васса булып гәүдәләндерелде. Образның шушы рәвешчә иҗади чишелә баруы да әсәрнең идеясен ачуга зур ярдәм итте. Изелгәннәрне иреккә чыгару өчен көрәш юлына баскан Рашель образының дөрес бирелеше дә Васса образы белән бер үк дәрәҗәдә әсәрнең идеясен ачуга нык бәйләнгән. Рашель пьесада аз сүзле, аз хәрәкәт итә торган образ. Шуңа күрә дә бу роль аеруча осталык белән башкаруны таләп итә. Башка образларга капма-каршы булган Рашель пйесаның прогрессив идеясен ачып бирә. Пьесадагы бердәнбер булган бу образ әсәрнең төп идеясен — 1905 ел революциясеннән соң оешкан пролетариатның мораль өстенлеген, аның тормыш мәйданында калкып чыгуын гәүдәләндерә. Беренче спектакльләрдә яшь артистка Розалия Шамил образның социаль эчтәлегенә тиешенчә кереп, аны алдагы перспективалар киңлегендә күреп җиткермәгән булса да, соңгы спектакльләрдә инде аның, бу җитешсезлекләрне бетерү өстендә нык эшләвен, образны тулыландыру өчен шактый көч салуын күрә алдык» Соңгы спектакльләрдә Р. Шамил башкаруында Рашель тамашачы алдына нык характерлы революционерка булып килеп басты. Шул ук вакытта Р. Шамил, үзенең бала анасы икәнен дә истән чыгармыйча, аналык хисен дөрес бирә алды. Буржуаз тормышының мәгънәсезлегеннән тәмам йөдәп, аракы бутылкалары арасына кереп чумган фахиш, хулиган Прохор Храпов (Вассаның агасы) образын артист Р. Бикчәнтәев, Железновлар нәселенең бер күренеше итеп, түбән җанлы, тормышта буталып йөрүче кием калыбы сыйфатында гәүдәләндереп, әлбәттә, дөрес эшләде. Ләкин әле без бу яшь артистның уенында сеңелесе Baccara, гомумән буржуазиягә хас булган комсызлыкны, акчага табынучы Прохорны күреп җиткерә алмадык. Образның беренче өлешенә салынган буяулар аның икенче ягын бераз югалта, каплый төшәләр. Артист үзенең уенындагы бу кимчелеккә игътибар итсә, образ тулылана төшәр иде. Пьесаның бер урынында Васса: «Балаларым — минем кулларым, балаларымның балалары — минем бармакларым», ди. һәм без Вассаның киләчәккә сузылган бу кулларының һәм бармакларының параличланганлыгын күрәбез.
Чынлап та, алар тормыш тарафыннан гарипләнгән өметсез кешеләр, дөресен әйткәндә, алар инде инерция буенча гына хәрәкәт итүче коры гәүдәләр генә. Бу хәл Наташа һәм Людмила образларында аеруча ачык күренә. Бу рольләрне башкаручы Миля Галиуллина (Наташа) һәм Асия Хәйруллина (Людмила) образларның психологияләрен дөрес тотып ала алганнар. Бу бигрәк тә артистка Галиуллина уенында нык сизелә. М. Галиуллина башкаруында тыштан Baccaгa ошый төшкән, ә эчтән аңа капма-каршы булган, анасының эшенә, тормышына нәфрәт белән карый торган, ләкин шул ук вакытта үзе тормыш белән көрәшергә сәләтсез булган һәм инде таркала башлаган, тирән тупикта калган Наташаны күрә алдык. Аның бунтарьлык күренешләрендәге темпераменты кабара-кабара да, әлеге көрәшкә сәләтсезлеге һәм көчсезлеге аркасында, кинәт шиңеп төшәргә мәҗбүр бүла. Ә менә акылга җиңелрәк Людмила образы өстендә бу яшь артистканың әле уйлыйсы һәм эшлисе бар. Людмила ул патологик мәгънәдәге идиот түгел, аның «идиотлыгы» практик эшкә сәләтсез, теориядә мәгънәсез, мәхлук булуында.
Сүз дә юк, ул шатлана да белә, җырлый да ала, гөлләр дә үстерә, ләкин анда киләчәктә анасын алыштыра алырлык, тормыш итәрлек көч юк. Әлбәттә, артистларның уенында матур-матур урыннар бар, ләкин буржуаз тәрбиянең җимеше буларак, хәрәкәт итә алудан ерак торган, мәгънәви һәм әхлакый яктан таркалган коры җан иясе генә итеп күрсәтү өчен, А. Хәйруллинаның образ өстендә нык эшлисе бар. Пьеса эчендәге башка образларны башкаручы артистлар да (бигрәк тә Старкова, Әхмерова, Хөснуллин, Ильясов) әсәрнең эчтәлеген ачуда иҗади булышлык күрсәтә алдылар. Буржуазиянең череп таркала башлавының, Җелезновлар тормышындагы идиотизмлылыкның иң югары ноктасы булган «Хода кошы» күренеше постановщик тарафыннан буржуазиянең түбәнлек буяулары белән тулыландыруны сорый. Пьесаның тәрҗемәсе дә бу хәлендә һич тә канәгатьләнерлек түгел. Тәрҗемәдә Горький теленең үткенлеге, аның каләменә хас булган нечкәлекләр юкка чыккан. Әсәр татар теленә Горький стиленнән читкә китебрәк тәрҗемә ителгән. Шуңа күрә тәрҗемәне яңадан редакцияләү яхшы булыр иде. Театрның өченче спектакле булып оригиналь әсәр сайлануы бер яктан безне шатландырса, икенчедән, бу әсәрнең идея ягыннан бик үк дөрес чишелеп бетмәве һәм режиссер тарафыннан тиешле художество югарылыгында эшләнмәве тамашачыларны канәгатьләндереп җиткерә алмады. «Бишек җыры» пьесасы авторның безнең арадан вакытсыз югалуы сәбәпле, театрга эшләнеп» бетмәгән килеш барып керде. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер моны истә тотарга тиеш иде. Пьсага иҗади кул тидерү, аның эчтәлек һәм художество сыйфатын күтәрү өстендә эшләү кирәклеге сизелсә дә, әсәр эшләнмичә сәхнәгә куелган. «Бишек җыры» пьесасының төп идеясе безнең киләчәгебез булган балаларыбызны тәрбияләү мәсьәләсенә кайта.
Шушы идеяне тамашачыларга җиткерү өчен автор үзенең әсәрендә берничә совет семьясын күрсәтә. Ике улы, бер кызы Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган Сәрбиләр һәм ун бала тәрбияләп, «Герой ана» исемен алучы Мәрфугалар семьясы — чын совет семьяларына хас рәвештә бирелсә дә, өченче семьяны, әсәрдә төп урынны алып торырга тиешле булган совет врачы белән совет инженеры семьясын күрсәтүдә, авторның ясалма конфликтларга таянуы сәбәпле пьесаның эчтәлеге бүгенге көн таләпләренә тулысынча җавап бирә алмый. Үзенең бөтен белемен һәм көчен халыкка хезмәт итүгә багышлаган яшь врач Мәликә Айтуганованың зур кайгысы бар, ул институтта укыган чагында, «бала укуга комачаулык итәр» дип, аборт ясата. Шуның нәтиҗәсендә ул хәзер ана була алмый.
Мәликәнең иптәше Ватан сугышы инвалиды, эш сөючән тырыш совет инженеры Харис бала булмауда үзен гаепләүгә килеп җитә. Аларның һәр икесе дә үз алларына хыяллана башлыйлар, һәм шуның өстенә очраклы, ясалма конфликтларның берсе артыннан берсе чыгып торуы таза нигезле совет семьясын таркату куркынычы астына китереп җиткерә. Фәкать тәрбиягә бала алу белән генә ике арадагы мәхәббәт сакланып кала. Әлбәттә, әсәрдә бирелергә уйланган киләчәк буынны тәрбияләүче совет семьясының нигезе нык булырга тиеш дигән идея — зур һәм әһәмиятле идея. Ләкин бала тәрбияләп үстерүнең социалистик дәүләт, киләчәк тормыш өчен әһәмиятен аңлаган, коммунистик моральгә, тулы бәхеткә ия булган семьяларны (Сәрбиләр һәм Мәрфугалар семьясын) әсәрнең фоны итеп кенә алып, үзәк урынга совет җәмгыятенә типик булмаган семьяны китереп бастыруы белән әсәрнең төп идеясе аклана алмый кала. Чөнки автор төп урында торган семьяны сурәтләүдә совет семьясына, совет кешеләренә, яшьләргә хас булмаган сыйфатлар һәм аңлашылмаучылык тудыручы конфликтлар белән артык мавыга. Мәсәлән, Мәликәнең башта аборт ясатуы да акланмаган кебек, соңга таба аның ана буласы килүе дә бик формаль төстә, бары тик күңелсезләнгән Харисны юату, ике арадагы шәхси мәхәббәтне саклап калу өчен генә туган теләк булып тора.
Госпитальдә эшләүче Садыйкованың ирләр муенына асылынып йөрүендәге тотнаксызлык һәм инсафсызлыгын да аклап булмый. Харисның Кәримнән урынсыз көнләве, арага Садыйкованың килеп керүе, Мәликәнең Садыйковадан көнләшүе аркасында килеп чыккан конфликтлар һәм шушы конфликтлар өчен генә кертелгән өстәмә (Садыйкова, Зәйнәп, Солтан) образлар әсәрнең идеясенә һич тә бәйләнмиләр. Шуның өстенә авторның бу ясалмалыгы кайбер артистларның уенында тагын да күпертелә төшкән. Мәсәлән, Харис (Г. Хөсәенов) белән Мәликә (Г. Камалова) кичерешләре, Садыйкованың (М. Г айнуллпна, Р. Әхмерова) кыланышларындагы өстәмә ясалмалыкны гафу итеп булмый.
Сүз юк, яшь артистлар үзләренең уеннарында образларның тирәнлеген ачарга тырышканнар һәм иҗади көч тә салганнар, ләкин автор тарафыннан сурәтләнгән образларның тиешле югарылыкта эшләнеп бетмәве, театр коллективы салган көчне йота бара. Башта әйтелгәнчә, әсәрне сәхнәгә куючы режиссёр РСФСР ның атказанган сәнгать эшлеклесе М. Чистяков авторның хатасын төзәтүгә җитди әһәмият бирмичә, бары пьесага мезансценалар салу һәм сөйләү техникасына игътибар итү белән генә чикләнгән диясе килә.
«Үги кыз» пьесасы татар халкы әкиятенә нигезләнеп язылган. Автор халык әкиятенең матурлыгын һәм аның тәрбияви әһәмияткә ия булган идеясен тамашачыга тулы килеш җиткерүгә ирешә алган. Спектакльнең драматик линиясе автор һәм әсәрне сәхнәгә куючы рижиссёр (К. Тумашева) тарафыннан уйланган, әкияттәге драматик ситуацияләр оста сайланган. Ерткычлар белән тулган кара урман уртасында үги ана тарафыннан Зөһрәнең адаштырылып калдырылуы белән башланып киткән бу спектакль-әкият яшь тамашачылар тарафыннан җылы каршы алынды һәм аларның яратып карый торган спектакльләре булып китте. Шулай ук төп рольләрне башкаручы артистларның уңышлы сайланганлыгын да әйтергә кирәк.
Беренче чиратта үги ана ролен башкаручы Г. Камалова, Зөһрә кыз образын тудыручы А. Галиеваларның спектакльдән спектакльгә үсә барганлыклары сизелеп тора. Болардан тыш, артистлардан Асия Әхметшина, Зәмирә Салихова, Разаутдиновларның да уеннары тамашачыда яхшы тәэсир калдыра. «Үги кыз» спектакльнең әһәмиятле ягы итеп, аның үсмер тамашачылар өчен, ягъни яшь тамашачылар театры репертуарына хас әсәр булуын әйтергә кирәк. Гомумән яшь тамашачылар театры коллективы, шушы бик кыска вакыт эчендә аз гына сандагы спектакльләре белән дә үзенең иҗади хезмәткә өлгереп җиткәнлеген һәм үз алдына аерым театр булып яши алуын уңышлы күрсәтә алды. Театр составындагы Гәүһәр Камалова, Асия Галиева, Роза Уральская, Миля Галиуллина, Розалия Шамил, Асия Әхметшина һәм Рифгать Бикчәнтәев Диллюк Ильясов, Прозат Исәнбәт, Гали Хөсәенов, Хәйдәр Гыймадетдинов, Гариф Хөснуллин кебек театрның алдынгы көчләре үзләренең яхшы уеннары белән тамашачыларның гомуми ихтирамын һәм мәхәббәтен яулап алдылар. Алар тарафыннан Васса Железнова, Үги ана, Баян-Сылу, Зөһрә, Рашель, Макпал Наташа, Җантык, Прохор, Пятёркин, Кодар, Козы-Көрпеш, Айдар, Сергей Петрович кебек образлар галлереясе тудырылды. Шулай ук кыска гына вакыт эчендә үзләрен иҗади яктан күрсәтеп өлгергән Әкълимә Старкова, Асия Хәйруллпна, Зәмирә Салихова, Шәһсәна Әсфәндиярова, Касыйм Баһапов, Ренат Сакаев һәм башкалар да үзләренең уеннары белән тамашачыларда яхшы тәэсир калдырдылар. Ләкин кыска гына вакыт эчендә яулап алынган бу уңышлар белән һич тә чикләнергә ярамый. Яшь коллективның иҗат юлын тагын да киңәйтергә, үстерергә кирәк. Бу яшь артистлар рус драма мастерларыннан, үзләренең атааналарыннан (коллектив составында татар театр сәхнәсендәге күренекле карт көчләрнең уллары-кызлары шактый зур урын алып тора) һәм татар сәхнәсенең алдынгы осталарыннан тагын да ныграк өйрәнергә тиешләр. Алар алдында оригиналь әсәрләр өстендә үзлекләреннән эшләргә өйрәнү, образ өстендә мастерлыгын югары күтәрү, уку йортында алган югары театраль белемне практик эштә дөрес күрсәтә белү кебек җитди бурычлар тора. Бу бурычларны алар яшьлек дәрте һәм намус белән үтәрләр дип ышанасы килә. Бу яшь театрның эшен һәрьяклап җайга салуда, җитешсезлекләрне вакытында бетерә барырга, коллективны идея һәм художество ягыннан үстерүдә, аларның иҗатларын профессиональ осталыкка күтәрүдә — тәҗрибәле олы артистларыбыз да, режиссёрларыбыз да һәрьяклап ярдәм итәргә тиешләр. ВКП(б) Үзәк Комитетының драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турындагы карары репертуар мәсьәләсенең әһәмиятен аеруча кискен итеп куйды. Ул карар совет театр сәнгатенең алдагы бик мөһим бурычларын бик ачык билгеләде. Яшь тамашачылар театры да гаять әһәмиятле бу документны үзенең иҗатындагы яңа күтәрелеш өчен стимул сыйфатында кабул итәргә тиеш.
Яшь тамашачылар театры тарафыннан күрсәтелгән спектакльләр үзләренең темалары белән безнең яшь тамашачыларыбызны билгеле бер дәрәҗәдә канәгатьләндерә алсалар да («Васса Железнова», «Козы-Көрпеш һәм Баян-Сылу»), гомумән алганда, театрның репертуары яшь тамашачыларның таләпләренә тиешле дәрәҗәдә җавап биреп җиткерә алмый әле. Яшь тамашачылар театры өчен тулысынча лаеклы драма әсәрләренең булмавы —төп кимчелекләрнең берсе һәм иң әһәмиятлесе. Театрның ачылып яши башлавына ярты ел булып килә. Бу — театрның репертуары турында кайгырта башларга, хәзерге заман темасына язылган югары художестволы, тирән эчтәлекле спектакльләр иҗат итү өчен җитәрлек вакыт. Бездә әле, мәктәп яшенә кадәр булган балалар һәм татар мәктәпләренең, башлангыч классларында укучылар өчен спектакльләр тудыру гафу итмәслек дәрәҗәдә түбән тора.
Сәнгатебез өлкәсендәге бу бушлык беркадәр Татар Дәүләт Академия театры тарафыннан сирәк кенә куелып килгән спектакльләр белән генә капланып килде. Әмма бу эш плансыз, очраклы рәвештә генә алынып барылды. Бу җитди кимчелекне моңа кадәр Яшь тамашачылар театры булмау белән аклап килсәләр, хәзер инде махсус яшьләр театры туды. Сәнгать эшләре идарәсе алдында фәкать репертуар хәзерләү бурычы гына калды. Яшь тамашачылар театры спектакльләренә күп санда кече яшьтәге, урта яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр йөри. Димәк, бу хәлне репертуар хәзерләү эшендә нык искә алырга кирәк, һәм Яшь тамашачылар театрының Татар Дәүләт Академия театры өчен тамашачы хәзерләүдәге, үстерүдәге зур хәзерлек мәктәбе икәнен дә истән чыгармаска тиешбез. Күрәсез, бу яшь театрның яшь коллективы алдында катлаулы һәм җаваплы бурычлар тора. «Яшьләр — безнең киләчәгебез, безнең өметебез», ди иптәш Сталин. Шулай булгач, яшьләрне тәрбия итү эшенә театр дирекциясе, Сәнгать эшләре идарәсе һәм драматурглар барлык көчләрен биреп эшләргә тиешләр.
Яшь тамашачылар театрының төп бурычы: «яшьләрне коммунистик рухта тәрбияләүдә дәүләткә булышудан гыйбарәт. Димәк, театрга сайланган әсәрләр безнең яшьләребезнең ихтыяҗларына җавап бирергә, аларны көр күңелле, үз эшенә ышана торган, очраган авырлыклар алдында баш имичә, һәртөрле кыенлыкларны җиңә ала торган, нык, чыдам, югары мораль сыйфатлы итеп тәрбияләргә тиешләр. Ләкин моның өчен Яшь тамашачылар театры үзенең эш колачын киңәйткәннән-киңәйтә барырга, барыннан да элек, хәзерге заман темасына язылган һәм тамашачыларның специфик таләпләреннән чыгып эшләнгән репертуар булдырырга, драматурглар белән тыгыз иҗади элемтәгә керергә, театрга тәҗрибәле драматургларыбыз белән беррәттән, яшь каләм көчләрен дә тартырга тиеш. Оригиналь әсәрләр белән бергә, рус совет балалар драматургиясенең яхшы пьесаларын тәрҗемә итүне дә истән чыгармаска кирәк. Бигрәк тә, Ленин—Сталин җитәкчелегендә большевистик партиянең үткән героик көрәш юлларын чагылдырган пьесаларны, мәсәлән, Ленин комсомолы исемендәге Москва һәм Ленинград театрларында шаулап бара торган «Семья» (И. Попов), «Из Искра...» (Ш. Да- дигин) һәм башка шуның кебек тирән идеяле пьесаларны, Яшь тамашачылар театры сәхнәсендә татар телендә куелганын күрәсе килә. Яшь тамашачылар театры өчен совет тәрбиясе принципларын нигез итеп алган, хәзерге совет яшьләренең яңа сыйфатларын тулы чагылдырган, совет педагогика һәм психологиясе таләпләренә туры килә торган, реаль чынбарлыктан алып язылган оригиналь әсәрләр кирәк. Бүгенге көндә яшь буынны тәрбияләү идеология өлкәсендә иң мөһим, иң җаваплы бурычларның берсе булып тора. Бу мәсьәләдә бернинди дә сүлпәнлек күрсәтелергә тиеш түгел. Яшьләр театры туды, хәзер инде аның репертуарын булдыру чараларына ныклап тотынырга вакыт. Яшь тамашачылар театрына репертуар тудыру өчен Сәнгать эшләре идарәсенә, Татарстан Совет язучылары союзы һәм ТАССР Мәгариф министрлыгы белән берлектә, конкурс үткәрү бик урынлы булыр иде.