ЯШЬЛЕККӘ ТАШЛАМА ЯСАМЫЙЧА
БУЛАТ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН
ЯШЬЛЕККӘ ТАШЛАМА ЯСАМЫЙЧА
Безнең татар әдәбиятында совет диңгезчеләренең тормышына багышланган әсәрләр бик аз әле, ә яшь диңгезчеләр-нахимовчылар турында бөтенләй юк диярлек. Язучыларыбыз хәрби-диңгез флоты темаларына бик сирәк һәм очраклы рәвештә генә тукталалар, анда да, диңгезчеләр тормышының эченә кермичә, өстән-өстән генә язып үтәләр. Совет укучысы, социалистик производство һәм авыл хуҗалыгы темасына язылган әсәрләр белән беррәттән, Совет Армиясе һәм флоты темасына язылган әсәрләр белән дә бик нык кызыксына. Бу кызыксыну урынлы да, табигый дә. Менә шуның өчен дә Сафа Сабировның «Яшь диңгезчеләр» исемле китабының чыгуы безне аеруча куандырды. Сабиров күп еллар буенча Тын океан флотында хезмәт иткән кеше, хәзер дә ул Идел пароходчылыгында эшли. Диңгезне һәм диңгезчеләрне яхшы белә. Мондый кешенең яшьләр, балалар өчен китап
язуы, әлбәттә, күңелле хәл.
Үзенең бу әсәрендә С. Сабиров яшь диңгезчеләр
нахимовчылар тормышын яктыртуны бурыч итеп куя. Суворов һәм Нахимов училищеларында безнең данлы кораллы көчләребезнең яшь буын кадрлары тәрбияләнә. Бу училищеларда булачак офицерларның характерлары формалаша. Яшүсмер Хәсән Булатов образында без әнә шуны күрәбез. Хәсәннең әтисе диңгезче була. Ул Сталинград өчен сугыша һәм Мамай курганын штурмлаганда батырларча һәлак була. Хәсән совет флотының лаеклы улы булырга тели. Аның теләге тормышка аша да. Хәсән Владивостокка, Нахимов училищесына китә. Училищега керү белән Хәсән зур коллективта, яшь диңгезчеләр-нахимовчылар коллективында тәрбияләнә башлый. Училище начальнигы контр-адмирал Хромов яшь диңгезчеләргә, тантаналы рәвештә, Совет Хәрби Диңгез флотының беренче билгеләрен — ленталар һәм погоннар тапшырганда, Хәсән һәм аның иптәшләре генә түгел, без дә дулкынланабыз. Бу лента һәм погоннар нахимовчыларның совет моряклары семьясының члены һәм бөтен гомерләрен Ватаныбызның диңгез флоты сафында хезмәт итүгә багышларга хәзерләнүчеләр булуын күрсәтеп торалар.
Совет солдаты, совет морягы халыкның ышанычлы сакчысы. Шул изге ышанычны намус белән аклау өчен нахимовчылар, тырышып укып, белем алып, турылыклы, батыр булып үсәргә тиешләр. Хәсән һәм аның иптәшләре рус флотының данлы традицияләре белән танышалар. Аннары автор Хәсәннең беренче мәртәбә диңгезгә чыгуын сурәтли. Ул, үзенең иптәше Николаенко белән балыкчы көймәсенә утырып, диңгезгә чыга. Берничә айдан җилкәнле көймәләр ярышы булачак. Училищеда шул ярышларга хәзерлек башлана. Җилкәнле көймәләрдә иң оста йөрүчеләр бөтен шәһәр ярышына барачаклар. Яшь диңгезчеләр ике ай буенча шул ярышка хәзерләнәләр. Ниһаять, көтелгән көн килеп җитә. Комсомолның шәһәр комитеты оештырган бу узышулар бөтен шәһәр халкының бәйрәме булып әверелә. Нахимов училищесының көймәсе финишка беренче булып килә һәм ярышта беренчелекне ала. Бу кечкенә генә китапның эчтәлеге менә шуннан гыйбарәт. Автор, үзенең геройлары белән бергә, укучыларны нахимовчылар училищесының эченә алып керә, аларның тормышлары белән таныштыра, данлы рус флотының традицияләре турында сөйли һәм Ерак Көнчыгышның форпосты булып саналган Владивосток шәһәрен күрсәтә. «Бераздан диңгез ягыннан һәм сопкалар арасыннан прожектор нурлары күтәрелде. Менә алар һәммәсе дә бергә очраштылар һәм алар очрашкан ноктада Сталин рәсеме балкып китте. Юлбашчының ак киндердә зурайтылып ясалган рәсеме сопкалардан биектә булса да, класс стенасындагы кебек, якын һәм ягымлы күренә, һавада җил булганга бераз җилфердәп тора иде. Көтмәгәндә караңгы күктә балкыган үл транспарантны күрүгә халык дулкыны тынып калды, һәркем, башын күтәреп, югарыга, болытлар арасында җилфердәгән рәсемгә сокланып карарга кереште...
Мин дә иптәш Сталинның балкып торган рәсеменә карадым. Гүя безнең бүгенге күңелле бәйрәмгә бөек юлбашчыбыз үзе дә катнаша иде».
Әйе, совет кешеләре кайда гына булмасыннар, алар һәр җирдә үзләре белән янәшә бөек Сталинның барлыгын тоялар. Ул һәрвакыт алар белән бергә. Диңгез күренешләренең кабатланмас матурлыгын сурәтләгәндә дә автор шактый гына сәләтлелек күрсәтә. Иртән флаг күтәрү моментларын, судноларны чистарту вакытын, аеруча, җилкәнле көймәләрнең ярышларын ул бик матур бирә. Шуның өстенә китапның сюжеты мавыктыргыч, кызыклы икәнен дә әйтергә кирәк. Болар барсы да яшь авторның каләме өметле булуы турында сөйлиләр. Шуңа күрә без аның кимчелекләрен күрсәткәндә, авторның яшьлегенә бертөрле дә ташлама ясарга теләмибез.
Безнең күп кенә яшь язучыларыбыз шикелле үк, Сафа Сабировның үз әсәре өстендә җентекләп, тырышып эшләмәгәнлеге сизелеп тора. Әсәрнең темасы мөһим, нигезе яхшы, ләкин әдәби эшләнеше бик йомшак. Тирә-якта әллә никадәр кешеләр, корабльләр, җилкәннәр, сопкалар тулып ята, шул ук вакытта әсәрдә бик зур бушлык. Кешеләрне сурәтләгәндә, аларның эчке дөньяларын ачканда, авторның әле каләме тиешенчә чарланып җитмәгәнлеге күренеп тора. Бу турыда аңа рус совет язучыларыннан һәм алдынгы татар совет язучыларыннан бик нык өйрәнергә кирәк. Аннары, автор, Нахимов училищесын тасвирлаганда, төп мәсьәләдән шактый читтә йөри. Мәсәлән, үзенең геройларын уку-тәрбия процессында тасвирлау урынына ул аларны күбрәк я дәресләр арасында була торган тәнәфес вакытларында, я дәрестән соң кичке ял вакытларында, я дәрестән буш көннәрдә күрсәтә. Китапта беренче дәрестәге кереш беседадан башка дәресләр күрсәтелми. Училищеның укыту- тәрбияви эшен читләтеп үтү нәтиҗәсендә, әсәрдә төп урынны алырга тиешле образлар — училище начальнигы контрадмирал Хромов, рота командиры капитан-лейтенант Сальчиков, ягъни тәрбияче офицерлар бары тик эпизодик рәвештә генә күренеп китәләр. Шуның өчен Хәсән һәм аның иптәшләре төп белем һәм тәрбияне дәрестә түгел, бәлки дәрестән тыш вакытта алган булып тоела. Димәк, автор нахимовчыларның тормышына бер яктан гына караган һәм шул тормышны бер яктан гына яктырткан. Китапта тагын күңелгә ошап бетмәгән бер күренеш бар. Безне 17 нче мәктәп укучыларының образлары канәгатьләндерми. Автор аларны менә ничек тасвирлый: «Кояшка каралып беткән тәннәре төрле татуировка: якорь, корабль һәм балык рәсемнәре белән капланган» (?). «Көймәгә утырган малайлар (17 нче мәктәп укучылары,— Б. Г.) һәммәсе дә трусиктан гына һәм шуңа күрә бу ялангач малайлар әкиятләрдәге диңгез каһарманнары кебек күренәләр иде». Алар утырган көймәнең борыны да «урта гасырлардагы корабльләрнеке кебек, сырлап, елан башына ошатып ясалган». Ярышта
катнашыр өчен стартка килгәч алар: «Әй, браидвахтада.. Без, 17 нче номерлы урта мәктәп диңгезчеләре, килеп җиттек. Исемлеккә билгеләп куегыз», — дип кычкыралар.
Совет мәктәбе укучыларын мондый кыяфәттә күз алдына китерү авыр, хәтта мөмкин дә түгел. Шушы кимчелек аркасында әсәрдә укучылар белән нахимовчылар арасында бөтенләй аңлашылмый һәм кирәкми торган чагыштыру сизелә. Мондый чагыштыру, бер-берсенә каршы кую бөтенләй кирәксез һәм мәктәп педагогикасына сыймый торган күренеш. Яшь авторга киләчәктә үз әсәрләре өстендә тырышыбрак, җентекләбрәк эшләргә, бигрәк тә вакыйгалар, характерлар һәм тел өстендә эшләргә киңәш итәсе килә.
Шулай ук әсәрендәге төп мәсьәләне төрле яклап чишүгә дә әһәмият бирсен иде. Мәсәлән, нахимовчылар темасында уку-тәрбия мәсьәләсе төп урынны алырга тиеш иде. Әгәр автор үзенең хикәясендә нигез итеп нәкъ менә шушы моментны алып һәм китерелгән материалны аның тирәсенә туплаган булса, һичшиксез, бу әсәрнең әһәмияте тагын да артыр иде.