ЯКТЫ ЯР
В.ПАНОВА
ЯКТЫ ЯР
Өченче бүлек
ДИРЕКТОР БУЛУЫ АНСАТ ТҮГЕЛ
Директорның кушуы буенча дежурный бозау караучы Брильянтоваяның кызын — Аспазияне араннан алып чыкты. Шунда ук, такта стена белән бүленеп алынган бүлмәдә, Гречка белән Коростелев Аспазияне Сталин исемендәге колхозга тапшыру турында акт төзеделәр. Бер-берсенә расписка бирделәр, йөк машинасы, пырхылдап, бозаулар абзары янына килеп туктады. Аспазия сикерә-сикерә ишек алдыннан атылып чыкты, аны йөк машинасына күтәреп салдылар.
Гречка Коростелевны кочып алды да: «Дустым, синең бу ярдәмеңне беркайчан да онытмам; хат яз!» — диде һәм машинага бик җиңел генә сикереп менеп утырды, шофёрга шакылдатты, — йөк машинасы кузгалып та китте. Коростелев аның артыннан карап калды. «Мин дөрес эшләдем, — дип уйлады ул, — Лукьяныч әйткәнчә, картина тәмам ачыклансын өчен бик тиз генә оформить итәргә кирәк».
Ишек алдында терлек караучы Степан Степаныч басып тора, ул Чкалов исемендәге колхоздан килгән яшь терлек караучыларны Фотограф исемле үгезне ничек җигеп йөрергә өйрәтә. Моннан ике атна элек алар Фотографны Степан Степанович янына алып килгәннәр һәм аннан: «Бу үгезне вакытлыча үзегезгә алып торыгыз, — дип үтенгәннәр,— өйрәтегез әле аны, югыйсә ул җигелеп йөрергә теләми!» — дигәннәр. Хәзер терлек караучылар яңадан килгәннәр; Степан Степаныч аларга киңәшләр бирә:
— Усал үгезне беркайчан да кинәт кенә җикмәгез, иң элек аны ул каядыр барырга тиеш дигән фикергә күнектерегез. Ничек күнектердем мин аны? Менә мин аны шулай иттереп боҗрасыннан тоттым да. ишек алдыннан өч йөз метр ераклыктагы урынга су эчерергә алып бара башладым. Шулай итеп ул, өч көн буенча һәр көнне өчәр тапкыр бара торгач, күнекте. Аннары аны җигелеп йөрергә өйрәтә башладым. Ничек өйрәттем соң мин аны? Карап тор: боҗрага водилоны эләктерәм, ә водилога карынсаны кидерәм, күрдеңме? Хәзер шушы яннарындагы боҗралар аркылы дилбегәне үткәрәм һәм аны борынындагы боҗрага тагам. Шуның белән вәссәләм. Җигәргә дә мөмкин. Дилбегәнек очларын тот, ә син — водилоның очыннан. Хәзер инде аны, иблисне, тәртә арасына кертегез. Җигегез, җигегез, курыкмагыз! Камытны кидерт! Хәзер ыңгырчакны! Тартыбрак эләктер, аңа карама! Менә шулай. Күрәсеңме, үзе китте: күнегү шулай була ул. Күнеккәч инде ул, җиккәч кузгалып китәргә кирәк дип уйлый. Мин аның белән инде йөк тә ташыдым. Тик башлап авыр төямәгез: аз-азлап кына. Мин аны унөч центнердан башлап өйрәттем. Хәзер ярты тоннаны тарта. Тора-бара сигез центнерга кадәр курыкмый җиткерә аласыз. Я, алып китегез үзен, исән-сау йөрергә насыйп булсын! Үгезне ишек алдыннан алып чыгып киттеләр. Степан Степаныч, Коростелев янына килеп, аның белән исәнләште.
— Яхшы эш эшлисез, — диде Коростелев.
— Яшьләр әле, — диде Степан Степаныч, — үгез янына килергә куркалар... Ул бозауны кая алып киттеләр?
Коростелев, гамьсез генә итеп:
— Станциягә, — дип җавап бирде дә конторага, Иконников янына кереп китте.
— Иннокентий Владимирович, — диде ул аңа, шул ук гамьсез тонга юри басым ясап, — Аспазиянең документларын менә шушы адрес белән җибәрергә кирәк булыр. Иконников кәгазьне кулына алды һәм укып чыкты.
— Нәрсә бу? — диде ул.
— Документларны җибәрергә кирәк булган адрес.
— Нигә?
— Аспазияне саттык без.
Иконников, аптырашка калып, ак керфекләрен күтәрде.
— Тресттан шундый боерык бар идемени соң?
— Бу минем үз боерыгым, — диде Коростелев һәм чыгып китте. «Данилов белән сөйләшермен...»
Аңа каршы Бекишев килә иде. Коростелев аның инде Аспазия турында ишеткәнлеген күзләреннән үк күреп алды. «Бекишевка да җиткергәннәр икән инде. Өч йөз бозаудан берсен сатканбыз икән — әйтерсең, әллә ни булган».
Коростелев, әйткәләшергә хәзер булып, туктап, папиросын кабыза-кабыза, Бекишевның килеп җиткәнен көтеп торды. «Әгәр ул миңа берәр сүз әйтә икән, мин аңа биредә кемнең директор икәнен исенә төшерәчәкмен».
— Сезнең бераз вакытыгыз юкмы? — диде Бекишев.
— Юк, — дип җавап бирде Коростелев, — вакытым юк. Агроном белән икенче фермага барам. Ә менә мин сездән бу актны бухгалтериягә бирүегезне үтенәм. — Хәзер аның Лукьяныч белән һич тә очрашасы килми иде.
— Бу акт... — дип Бекишев нәрсәдер әйтә башлаган иде. — Гафу итегез, — диде Коростелев. — Вакытым юк, сез аны кертеп бирегез, баш бухгалтер үзе аңлар. (Аның янына агроном Муза Саввишна килә иде: үз эшен генә белә һәм башка бернәрсәгә дә катнашмый торган сөйкемле хатын иде ул.)
Муза Саввишна, мин сезне көтәм, киттек! Ишек алдында, конторадан читтәрәк, бер төркем эшче хатын-кызлар сөйләшеп басып торалар. Коростелев Муза Саввишна белән арбага таба барганда, алар Коростелевка таба борылып карадылар. Күренеп тора — Аспазия турында сөйләшәләр.
Коростелев совхозда алтынчы ай җитәкчелек итә иде. Дөресен әйткәндә, җиңел түгел иде аңа. Эшнең нинди юнәлештә алып барылырга тиешлеге ачык иде. Ләкин һәр яңа көн туу белән үк аның алдына зур һәм кечкенә булган төрле-төрле эшләр дә килеп баса. Бу хезмәттә әле ул яңа кеше булганлыктан, аларның кайсы зур эш, кайсы кечкенә эш икәнен тиз генә белеп тә бетерә алмый. «Ну, бусы инде вак эш!» — дисең икән, сиңа: «Юк, Дмитрий Корнеевич, вак эш түгел», дип җавап бирәләр һәм аның вак эш түгел икәнен исбат итәләр; шулай итеп вак эшләрнең бөтенләй юклыгы, аларның барысы да мөһим икәнлеге килеп чыга, син аларның хәзер кайсысыннан башларга, ә көндезге аштан соң кайсысына тотынырга икәнен, беренче нәүбәттә олауларны кая җибәрергә һәм нәрсәләрне эшләми торырга икәнен белми аптырыйсың. Коростелев акрын-акрын шуны төшенде: дию пәрие булсаң да, бер көндә барысын да эшләп бетерә алмыйсың икән, төрле эшкә дә ташланырга ярамый — алай иткәндә, хуҗалыкка файда түгел, ә зарар гына килә.
Бүген синең алда торган бик күп практик бурычлардан иң зурысын сайлап ала белергә һәм аны хәл итәр өчен төп көчләрне мобилизацияләргә кирәк. Шуның белән бергә, бүгенге шул зур бурычны үтәмичә авыз ачып калмас өчен, бөтен хуҗалыкны үз күз алдында тотарга кирәк. Шулай авыз ачып калмас өчен, нәрсә эшләргә кирәк соң? Коростелев уйлады-уйлады да шундый фикергә килде. Айның беренче декадасында ул беренче ферманың барлык участокларын йөреп чыга башлады; икенче декадада икенче ферманы тикшерде; өченче декадада өченчесенә барды, һәр айны шулай итте.
Аның бу бик гади схемасын тиз генә сизеп алырлар да, директор искәртмәстәи килеп чыкмасын өчен, һәр ферма үз вакытына махсус хәзерләнеп торыр дип курыккан иде ул. Ләкин аның бу серен берәү дә сизмәде, аның ревизиясе һәрвакыт көтелмәгән ревизия булып чыкты. Үзенең кечкенә генә бу серен ул берәүгә дә ачмады, бары эченнән генә көлде. Шушы обходлар нәтиҗәсендә Коростелев совхозда нәрсәләр эшләнгәнлеген бөтенләй белеп тора иде. Ул үзе белән бергә я агроном Муза Саввишнаны, я Бекишевны, я Лукьянычны алып бара. Обходтан соң, ферма работникларын җыеп киңәшмә оештыра. Ул киңәшмәләрдә, Бскишев әйткәнчә, «Кешеләрнең аңнарына җиткерәләр», ә Коростелев әйткәнчә, «аларның койрыкларын боралар» һәм «җан кертәләр».
Хәзер инде ул фермалардан килгән көндәлек рапортларны башкача укый. Укый да үз-үзенә әйтә: «Ә тиресне кичә тагын чыгармаганнар; кушкан идем бит мин аларга!..» Һәм тиресне кырга чыгаруны рәтләр өчен, бик тиз генә берәрсен җибәрә. Коростелев биш ай эчендә бик күп нәрсәгә өйрәнде. Баштарак ул кешеләр белән шундый бер мөнәсәбәттә булды, әйтерсең, ул батальон командиры, ә аның тирәсендәге кешеләр солдатлар һәм кече офицерлар иде. Аннары ул шуны төшенде: әгәр һәр кешенең бөтен сәләтен куеп эшләгәнен телисең икән, төрле кеше белән төрлечә мөнәсәбәттә булырга кирәк. Берсенә: «Менә шулай-шулай эшлә», — дип эшлекле генә әйтү дә җитә, һәм ул эшли. Икенчесен исә үзеңнең кабинетыңа чакырып ал, өстәл янына утырт, эшләгән эшен макта, бала-чагалары турында сораш, — шуннан соң инде ул синең өчен барысын да эшләячәк.
Өченче бер төрлеләре аларның үз янына, квартираларына керүеңне һәм ипитозыннан авыз итүеңне ярата. Дүртенчесен Бекишевка тапшырырга, агымдагы момент турында аннан кечерәк кенә лекция укытырга кирәк. Бишенче төрлесе исә яхшы сүзне колагына да алмый (әле андый кешеләр дә бар) — син аңа балалар алдында әйтергә ярамый торган сүзләрне әйтергә тиеш буласың; син аңа шундый биш сүзне әйтәсең, ә ул сиңа ун сүз белән җавап кайтара — күңелен тынычландыра, дәртләндергеч зарядка ала һәм эшләргә китә, — шундый эшли, эшен карап туярлык булмый. Иң читен кеше — Лукьяныч. Коростелев бала чагында аны бик яхшы карт итеп саный иде, ул шундый авыр характерлы кеше дип һич тә уйламый иде.
— Лукьяныч, бер мең сум бирегез, — ди Коростелев.
— Нәрсәгә ул сезгә? — ди Лукьяныч.
— Бик арзан гына бәягә такталар күренеп тора, алырга кирәк.
— Рәхим итеп счёт язсыннар, банк аркылы түләрбез.
— Акчаны алар кулдан гына алырга телиләр.
— Нәрсә генә теләмәсләр алар! — ди Лукьяныч. Йодрыкларың белән өстәлгә суксаң да, тезләнеп сорасаң да, — бер тиен дә бирәчәк түгел.
— Лукьяныч, бирегез биш йөз сум, — ди Коростелев.
— Нәрсәгә?—ди Лукьяныч.
— Бозауларга каплама тектерергә. Профилакторийга.
— Безнең анда одеяллар бар бит.
— Тузган алар. Яңа байковый одеяллар алуга караганда, сырдырып тектерсәң — яхшырак, диләр бозау караучылар. Зурлар кирәкми: менә шундый гына.
— Коростелев өстәле янына утыра да капламаларның нинди зурлыкта икәнен куллары белән күрсәтә.
— Шулай. Я, ни өчен соң биш йөз сум кирәк? Нинди расчеттан чыгып?
— Хисаплагыз. Ун каплама. Арзанлы материал алабыз.
— Ситсы.
— Ситсы алабыз,—дип Лукьяныч счётын сала башлый.
— Аннары эчлек.
— Эчлек.
— Мамыгы. Тектерүе.
Лукьяныч счётын сала — чыннан да, биш йөз сум килеп чыга.
— Ә бозауларга сырган матраслар ясамыйбызмы соң? — дип сорый ул, счётына карап. Коростелев кыза башлый.
— Әгәр кирәк икән, матраслар да ясарбыз.
— Барысын да эшләргә мөмкин. Ул расходларны миңа кем генә раслар икән соң? Смета буенча андый статья юк.
— Икенче статья буенча үткәрербез.
— Алай итү финанс дисциплинасы тарафыннан катгый тыела, мин сезгә моны йөзенче мәртәбә әйтәм.
— Каян булса да сезгә үзегез өчен тарттырырга кирәк булганда...— ди Коростелев ачулы тавыш белән. Лукьяныч салкын кан белән генә өстәп куя:
— Һәм безнең хезмәткәрләребез өчен дә, диегез.
— ...Ул чагында сез, мәсәлән, аны Чкалов колхозында нинди статья буенча үткәрерләр икәнен уйламыйсыз.
— Ә нигә мин алар өчен уйларга тиеш? Аларның үз башлары авыртсын. Мин үзем өчен җавап бирәм. Сез үзегезнең тәҗрибәсезлегегез һәм мондый характерыгыз белән иртәгә, бәлки, арзан туры килде дип, бөтен бер домнаны сатып алырга теләрсез, ә райфо аның өчен минем башымны өзәчәк.
— Сез минем кулымны бәйлисез, — ди Коростелев, — мин сезнең белән эшли алмыйм. — Дмитрий Корнеевич. Мин — ана, сез — бала. Куркынычлы урыннарда мин сезне, кулыгыздан тартып, бер читкә алып китәргә тиеш. Сез шуны беләсезме, кем ул совхоз бухгалтеры?
— Әгәр дә директорның каплама кебек юк-бар нәрсәне алырга да хакы юк икән, ул чагында кадалып китегез, үзегез хуҗалык итегез! — ди Коростелев, тавышын күтәргәннән-күтәрә барып.
— Туктагыз. Сез мина шуны әйтегез, сезнең фикерегезчә, совхоз бухгалтеры кем соң ул? Хөкүмәтнең бер члены минем турыда нәрсә әйткәнен беләсезме сез? Нинди генә ачуланган булуына карамастан, Коростелевның шулай да беләсе килә: хөкүмәт члены Лукьяныч турында чыннан да нәрсә әйткән икән? Ул тыңларга керешә.
— Хөкүмәт члены болан диде: совхозда бик күп ел эшләгән баш бухгалтерны теләсә генә нийди промышленность предприятиесенә дә баш бухгалтер итеп куярга була, диде. Менә без ничек котироваться итәбез. Дөресен әйткәндә, әгәр карасаң — безнең хуҗалык, чыннан да иң катлаулы хуҗалык...
— Мин тагы — сезнең үзегез турында әйткәндер, дип уйлаган идем.
— Юк. Андый атаклы дәрәҗәгә җиткәнем юк әле минем һәм җитмәм дә. Сезнең анагыз шундый атаклы дәрәҗәгә иреште, сез дә бәлки ирешерсез, сезгә мин моны чын күңелемнән телим... ә мине хәтта почёт кенәгәсенә дә язмаслар.
— Ни өчен?
— Моның өчен минем генә түгел, директордан алып тракторчыга кадәр, совхоздагы һәрбер кеше финанс җаваплылыгын бик нык сизә торган булырга тиеш; эшен ул сан ягыннан гына түгел, бәлки дәүләткә аның күпмегә төшкәнлеген дә хисаплый белергә тиеш. Ә без социализмда әле, кызганычка каршы, эшнең шундый куелышына ирешә алмадык. Моңа коммунизмда гына, Дмитрий Корнеевич, тулы һәм киң җәелгән коммунизмда гына ирешсәк ирешә алырбыз: мәсәлән, трактористка сиңа шунда сукалар да, сиңа шунда калькуляциясен дә ясар...
— Ярый, — ди Коростелев, — мәсьәләгә якынрак килик. Я бозаулар харап булсын, я биш йөз сум бирегез.
— Бозаулар да харап булмас, биш йөз сум да бирмим,—ди Лукьяныч. — Ә одеялларны сез кич белән алырсыз, гәрчә алар тагын байковый, әмма аның каравы түләүсез, анагызга, минем сәламем белән бергә, шулай дип әйтегез дә.
Эштән соң Лукьяныч балалар бакчасына бара, мөдир һәм кастелянша белән бергәләп, одеялларны яраксызга чыгара. Начаррак унлап одеялны акт белән списать итә дә, кастеляншага аларны, «үзенең сәламе белән бергә», Настасья Петровна Коростелевага илтергә куша. Балалар бакчасы мөдиренә әйтә:
— Минем янга керегез, мин сезгә яңа одеяллар алыр өчен акча язармын; смета буенча шундый мөмкинлек бар. Һәм ул җиңүле кыяфәт белән чыгып китә, чыгып барганда нинди дә булса кечкенә бер баланың битеннән чеметеп ала да: «Бу кем баласы соң? Я, уйна, уйна!» — ди. Трестта аның кадерен беләләр, чөнки ул еллык отчетны башкаларга караганда элегрәк тапшыра. Эшчеләр аны яраталар, чөнки ул, хезмәт хакын һич тә соңга калдырмый: нәрсә генә булмасын, Лукьяныч үлсә үләр, әмма хезмәт хакын числоның нәкъ унбише дигәндә бирер.
Гречка Аспазияне алып киткән көнне кич белән Лукьяныч янына, конторага, бозау караучы Настасья Петровна килеп керде.
— Директор кайтмадымы әле? — диде ул. Коростелев аның улы иде, өйдә ул аны Митя дип йөри, ә кешеләр алдында директор дип атый иде.
— Әлегә күренми,—дип җавап бирде Лукьяныч һәм, урыныннан торып, аңа таба урындыкны этеп куйды.
— Нишләдегез сез, Настасья Петровна, үзегез тәҗрибәле работник, ә улыгызны шундый күңелсезлектән саклап кала алмагансыз.
— Мич, башында йоклаган идем, — диде Настасья Петровна, — төш күрәкүрә йоклаган идем, аларның анда нәрсә турында сөйләшкәннәре төшемә кермәде. Ничек, Марьяша хат язамы?
— Марьяша озакламыйча кайта. Май уртасында аларның чыгарыш имтиханнары башлана, июль башында өйгә кайтуын көтәбез. Балаларыбыз инде аякка басты, дип хисаплагыз. Шулай да Дмитрий Корнеевич безне бүген бик гаҗәпләндерде. Синең белән без совхозның беренче көненнән бирле, әмма мондый хәлнең булганы юк иде.
— Миркулов булса гафу итәр иде, — диде Настасья Петровна (Миркулов Даниловның урынбасары иде, сугыш елларында, Данилов армиядә чагында, трестка җитәкчелек иткән иде ул), — Данилов гафу итмәс. Тәртипне бозучыларны һич тә яратмый.
— Үзегез уйлап карагыз: әгәр без көтүне ремонтлар өчен билгеләнгән бозауларны уңга да, сулга да тарата башлыйбыз икән...
— Яшь әле ул, — диде Настасья Петровна. — Боларны барлыкка китерү нинди авыр булганын һәм сугыш вакытында аларны саклап калу өчен нинди газап чиккәнне күрмәгән ул. Беренче бишьеллык башланган чагында ул беренче класска укырга керде. Алар тегендә яңа бер заводның эшли башлавына, икенче урында берәр каналның төзелүенә, яисә йөз МТСның оештырылуына бала чагыннан күнегеп үстеләр; һәрвакытта да шулай булган һәм бертөрле дә кыенлыкларның булганы юк шикелле тоела аларга.
— Кайчакларында аңа, материаль-көнкүреш дәрәҗәсен күтәрү максатыннан чыгып, бик кечкенә генә инициативаны күрсәтергә тәкъдим иткән буласың, ә ул ишетергә дә теләми, — диде Лукьяныч, күңеленнән әрнеп.
— Ә ул монда — менә нинди нәрсә эшләп ташлады, министрның үзенә барып җитәрлек...
Ишек ачылды, һәм Коростелев килеп керде. Ул, Лукьянычның соңгы сүзләрен ишетеп, кашларын җыерды һәм, туктап тормыйча, үзенең кабинетына кереп китте. — Янына керәсезме? — дип сорады Лукьяныч. — Өйдә генә сөйләшермен. Бик кәефсезләнеп кайткан...
— Шулай да мин керәм, — диде Лукьяныч, батырланып. Ул кабинет ишеген бераз гына ачты.
— Мөмкинме?
— Нәрсә? — диде Коростелев. Ул, чыгып китәргә хәзерләнеп, шинелен һәм фуражкасын кигән килеш басып тора һәм үзе юк чагында өстәленә куелган рапортларны укый иде.
— Дмитрий Корнеевич, — диде Лукьяныч, — мин әлеге бозау турында.
— Безнең счетка акча кердеме ул бозау өчен? — дип сорады Коростелев.
— Керде, ләкин аның әһәмияте юк...
— Сезнең өчен бары шул гына әһәмиятле, — диде Коростелев.— Аның политик ягы өчен мин җавап бирәм. Әгәр минем эшем законга сыймый торган булып күренә икән сезгә, прокуратурага мөрәҗәгать итегез. Ул, шинелен кызу гына каптырмалап, чыгып китте. Контораның каты пружиналы ишеге аның артыннан бик каты шыпылдап ябылганнан соң ул ун адым да китәргә өлгермәде, аның исемен әйтеп эндәштеләр:
— Иптәш Коростелев. Аның артыннан Бекишсв куып җитте.
Бекишев совхозга быел ел башында килде. Ул акыллы кыяфәтле, тыныч табигатьле, зур маңгайлы, уртача буйлы кеше иде; коңгырт чәчләрен шоп-шома итеп артка таба тарап йөртә, сабыр гына, җитди генә елмая. Коростелев кабинетында алар озак сөйләшеп утырдылар. Коростелев башта Бекишев белән «син» дип сөйләшә башлаган иде, әмма Бекишев «сез» дип сөйләшүендә бик нык дәвам иткәч, — Коростелсвка да «сез» дип сөйләшергә туры килде. Шуңа карамастан, Бекишев белой эшләве ансат һәм җиңел иде.
Бекишев үзе турында сөйләп бирде: фронтта политработник булган, сугышка кадәр университетта укыган, биология факультетының ике курсын бетергән.
— Укуны дәвам итмәскә карар бирдегезмени?
— Читтән торып укырга уйлыйм.
— Авыргарак килер.
— Партия эшләргә барырга кушты.
— Үзеңнең һәм атаңның исеме ничек? — дип сорады Коростелев.
— Бекишев дип кенә әйтегез, исемем белән әйтсәгез барып чыкмас,— диде Бекишев, елмаеп. һәм ул кешеләрнең, аларның аталарының исемнәрен истә тоту читен икәнен, шуңа күрә ул бөтен кешене фамилиясе белән генә атап йөртәчәген аңлатып бирде, үзен дә шулай ук фамилиясе белән генә атап йөрүләрен үтенде. Университетта да, армиядә дә шулай гына әйтәләр иде, диде ул.
— Ярар, фамилияң белән генә әйтермен, — диде Коростелев һәм шунда ук төзәтеп куйды.
— Фамилиягез белән генә әйтермен, иптәш Бекишев.
— Бер үтенечем бар, — диде Бекишев. — Миңа совхозда практик эш бирегез.
— Вакыт табарсызмы соң?
— Табармын.
— Алай син дөрес эшлисең, — диде Коростелев. — Читтән торып уку плюс практика — өч елдан соң специалист булачаксың. Беренче фермада зоотехниклык урыны бар, барыбер көзгә кадәр берәүне дә бирәчәк түгелләр, — шунда эшли башлагыз.
— Яхшы, — диде Бекишев. Эшләргә дә кереште, ярдәм кирәк булган чакларында Иконниковка да һәм эшчеләргә дә мөрәҗәгать итә иде ул. Аларның киңәшләрен ул чынлап һәм игътибар белән тыңлый иде. Фермага ул иртә белән сәгать алтыда килә һәм кич белән китә. Райком рекомендацияле буенча аны партбюро секретаре итеп сайладылар.
Коростелев аны күзәтеп, тикшергәләп килде: шауламый гына эшли, ә эше күренә. Партия укулары моңа кадәр бөтенләй туктаган иде, хәзер яңадан башланып китте. Комсомолецларның да политтүгәрәкләре эшли башлады. Барлык работниклар социалистик ярыш буенча йөкләмә алдылар. Иконников булып Иконников та җәмәгать тормышына кушылып китте — кызыл почмакта лекцияләр укый башлады. Бекишевның хатыны килде. Ул, күпереп торган тулы чәчләренә чал керә башлаган, кара тутлы, көләч йөзле матур гына хатын иде. Паспортчы кызның сөйләвенә караганда, Бекишевтан ул сигез яшькә олырак икән. Бу турыда төрле сүзләр һәм бәхәсләр булып алды. Хатынының иреннән олырак булуын яхшы түгел, дип таптылар кайберәүләр. Кайберәүләр исә, мәхәббәт өчен паспорттагы мәгълүматларның әһәмияте юк, диделәр. Кайбер кызлар хәтта шундый фикерләрне әйттеләр: имеш, яшь кызларны гына сөяргә мөмкин, бары яшь кызлар гына иргә чыгарга тиеш, картраклар үзләренең урыннарын белергә тиеш. Карт кызлар моңа каршы килделәр: алай булмый торсын әле!.. Бекишев хатынының фронтта медицина сестрасы булып эшләгәнлеге билгеле булгач, шул ук кызлар күңелне дулкынландыргыч нәрсәләр уйлап чыгардылар: имеш, ул Бекишевны үлемнән коткарып калган, имеш, Бекишев ана шуның өчен өйләнгән икән. Мондый өйләнешү аларга аңлашыларак төште, һәм алар шуңа риза булдылар да. Бекишевның хатыны белән тату торганлыгы беленде. Алар һәрвакыт кинода бергә булалар, урам буйлап икәү барганда хатыны аңа, көлә-көлә һәм үзенең тулы чәчләрен мех бүреге астына кыстыра-кыстыра нәрсәдер сөйли, ә Бекишев аның сөйләгәнен елмаеп тыңлап бара, бу вакыт аның күзләре ничектер аеруча ялтырый. Аның хатыны шәһәр поликлиникасына эшкә керде; дежурствога ул көн аралат бара, буш көннәрендә керләр уа, квартирасының идәнен юып чыгара, тегү-чигү белән шөгыльләнә һәм ашарга-эчәргә хәзерли, — кыскасы, өзлексез эшли иде. Аның шундый кеше икәнен күреп, посёлок хатын-кызлары аны ошата башладылар; алар аның янына кереп утыралар һәм аңа үзләренең хатын-кыз серләрен сөйлиләр иде. Ничектер аның картада бакканын белеп алдылар; кайберәүләр аннан багуын сорый башладылар. Ул риза булды, бары тик моны иренә әйтмәүләрен генә үтенде.
— Ул бернәрсәгә дә ышанмый, — диде. — Белсә, ачуланачак.
— Сез өегезгә кайтасызмы? — диде Бекишев.
— Әйе.
— Мин сезне бераз озатып куйыйм. Алар янәшә киттеләр. Коростелев аңа күз кырые белән генә карады— Бекишев, аңа караганда, кечерәк буйлы иде.
— Менә ңәрсә, — диде Коростелев. — Әгәр сез теге мәсьәлә буенча берәр нәрсә әйтергә телисез икән, мин сезне тыңлыйм.
Бекишев аңа җитди генә карап алды.
— Сезнең ирониягезне аңламыйм мин.
— Мин ирониясез генә, һәм сезнең нәрсә әйтергә теләвегезне алдан ук белеп торам.
— Мин гомумән сөйләшергә җыенмыйм. Сез миңа әйтерсез, дип уйлаган идем мин.
— Нәрсәне әйтергә?
— Бүген минем янга егермегә якын кеше килде һәм аларның барысы да: «Ул бозауны кая алып киттеләр?» дип сорыйлар.
— Контрольме бу?
— Әйе, әгәр телисез икән — контроль. Коллектив контроль.
— Ул чагында ялгыз җаваплылык кайдан башлана соң?
— Безнең коллектив предприятиене ныгытуга һәм халык алдында торган гомуми бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән сезнең боерыкларыгызны үти, — ялгыз җаваплылык менә шуннан гыйбарәт.
— Партияле намусым миңа нәрсә кушса, мин шуны эшлим.
— Хәзер сезнең намусыгыз бик үк саф түгелдер дип уйлыйм мин. Бекишев тыныч кына сөйли, ә Коростелев кыза һәм ачуын тыярга тырыша иде.
— Нәрсә тәкъдим итәсез соң сез? Конкретно. Бозауны яңадан кайтарып алыргамы?
— Юк. Минемчә, икенче хата булыр иде бу. Мин булсам, эшчеләр алдында чыгып сөйләр идем һәм хатамны чын күңелдән таныр идем. Бу хатаның ярдәм итәргә омтылудан... ягъни ярдәм итәргә теләүдән килеп чыккан икәнен аяласыннар алар. Хатагызны тану — аларның сезгә карата булган симпатияләрен үстерер һәм сезгә булган ышанычларын ныгытыр иде.
— Әгәр директор предприятие өчен тулы җаваплылыкмы үз өстенә алган икән, — ул, үзенең шәхси ихтыярын бернәрсәдә дә күрсәтмичә, предприятие белән идарә итә аламы соң?
— Монысын мин белмим. Беркайчан да директор булганым юк. Минемчә, коммунист өчен бурычны үтәү беренче урында, ә шәхси ихтыяр — инде икенче урында булырга тиеш. Әгәр шулай булмаса, бернәрсә дә булмас иде. Партия дә булмас иде. Партия — бер максат өчен бик күп ихтыярларның үзләре теләп берләшүе ул. Һәм шул ихтыярларның бердәм партияле бурычка үзләре теләп буйсынуы да.
Бекишев чын күңелдән, ышандырырлык итеп сөйли иде. Аның күзләре ут шикелле яна, йөзенә караганда, илһамланган дияргә була иде аны. «Оһо! дип уйлады Коростелев.
— Кара син аны, синдә нинди ут бар икән!»
— Сезнең белән без бик җитди нәрсәләр турында сөйләштек, — диде Коростелев, — әмма моның өчен сәбәбе бик кечкенә булды. Ул бозауны принципиаль югарылыкка күтәрмик.
Бекишев елмаеп куйды.
— Ул бозауны, бозау дип алганда, әлбәттә, аны принципиаль югарылыкка күтәрергә кирәкми. Кешеләр нигә борчылалар соң? Чөнки сүз безнең коллективка ышанып тапшырылган байлык турында бара. Коростелев, туктап, Бекишевның иңбашларыннан тотты.
— Акыллы кеше син, — гадирәк, гадирәк сөйлә. Сүз нәкъ бозау турында бара. Зоология дөньясының вәкиле турында, аңлыйсызмы? Дүрт аяклы, бер койрыклы бозау турында. Ул бозау күпме тора торган булса, без аңа шул кадәрле акча алдык. Кичә совхозда унҗиде бозау, бүген сигез бозау туды. Шуның белән тәмам. Мәсьәлә хәл ителде. Чынлап әйтәм, мин ашыгам. Бүген төнлә күземне дә йомып караганым юк. — Ул Бекишев белән кискен генә саубуллашты да өенә таба китте.
Тося Алмазова һаман да эшкә чыкмады бит бүген. Әгәр иртәгә дә чыкмаса, ул аны судка бирәчәк. Озакламыйча барысы да аның башына менеп утырыр. Директорның кем икәнен күрсәтер вакыт җитте. Каты кулга алырга кирәк аларны... Бозау мәсьәләсенә килгәндә, аның турында сөйләрләр-сөйләрләр дә онытырлар. Тапканнар — бик әһәмиятле мәсьәлә...
Анасы аны кухняда көтеп тора иде. Ул әле хәзер генә эштән кайткан иде: башына шәлен бәйләгән, өстенә сырмасын кигән килеш, кулларын кунактагыдай кушырып, озын скамьяда утыра. Коростелев бер сүз дә әйтмичә шинелен кадакка элде. Инде анасы башлар.
— Хәзер без шулай хуҗалык итмәкче булабызмыни инде?—диде анасы. — Булган әйберләрне кешеләргә таратып, совхозны эштән чыгармакчы булабызмыни? Бәлки, Брильянтоваяны да кемгә булса да кодалагансың әле син. Теләүчеләр табылыр... — йокым килә, әни! — диде Коростелев.
— Үзара тәнкыйтьне җыелышта ясарсың. — Һәм ул үзенең бүлмәсенә кереп бикләнде.
— Иннокентий Владимирович, документларны сез Белоруссиягә җибәрдегезме? — дип сорады ул икенче көнне.
— Юк, җибәрмәдем, — диде Иконников.
— Озакка сузасыз. Җибәрергә кирәк.
Иконников аның алдына бер бит кәгазь куйды.
— Рәхим итеп, боерык языгыз.
— Телдән биргән боерык кына җитмимени сезгә?
— Бик җаваплы эш, Дмитрий Корнеевич. Кулдан язылган боерык булмаганда, җибәрә алмыйм. Коростелев, каләмне алып, эре-эре хәрефләр белән язды: «Ип. Иконниковка. Ашыгыч. «Аспазия» исемле бозауның документларын аның яңа хуҗасына, БССР дагы Сталин исемле колхозга җибәрегез. Адресын колхоз председателе иптәш Гречка исеменә язарга. Коростелев».
— Кайсы өлкә, кайсы район икәнен, зинһар, ачык итеп күрсәтегез.
— Мин сезгә адресын бирдем бит.
— Биредә, биредә күрсәтегез. Иконников директорның артыннан борчылып карап калды. Кем белә ул Гречканы, бәлки, аның министрдан рөхсәте булгандыр? Әгәр трестка мөрәҗәгать итми торып, аңа бозау җибәргәннәр икән, нинди дә булса рөхсәте-фәләне бар дигән сүз инде ул. Әгәр документларын җибәрмәсәң — күңелсезлек килеп чыгуы мөмкин... Әгәр шулай да аның рөхсәте булмаса? Әгәр директор үзе генә кушкан булса? Җаваплылык, җаваплылык, бөтен эштә дә җаваплылык. Җаваплылыктан беркая да качып булмый. Аны директор итеп билгеләү куркынычы берничә мәртәбә булып алды. Директор итеп билгеләү. Ул шундый җаваплы эш. Сугыш вакытында инде аннан пич тә, бернәрсә белән дә котылып булмас кебек иде; трест, аны «Якты яр»га директор итеп утыртырга ниятләп, аңа бронь да сорап алган иде. Сугыш конъюнктурасы гына коткарды.
Ленинград өлкәсеннән сыерлар китерделәр; шул эвакуацияләнгән совхозның директоры да килде; власть яратучы карт иде ул, үзенең җаваплы хезмәтеннән һич тә аерылырга теләми иде. Икесенең дә бәхетенә каршы картны директор итеп, ә Иконниковны өлкән зоотехник итеп калдырдылар. Директор аңа башта шикләнеп караштыргалады, аннары тора-бара Иконниковның аның урынына үрмәләргә теләмәвенә ышанды, һәм аңа ягымлы мөнәсәбәттә булып китте...
Сугыш беткәч, әлеге карт Ленинград өлкәсенә китте, «Якты яр»ның сугышка кадәрге директорын демобилизациядән соң министерствога эшкә алдылар. Яңа директор булып килгән Коростелев бик тә яраклы кеше: үзе дәртле, эшлекле кеше, үзе җаваплылыкны берәү өстенә дә аудармый. Мондый директор белән, таш койма артында торгандай, тыныч яшәргә мөмкин... Ләкин менә бүгенге вакыйга гына: нишләргә икәнен үзең бел инде. Болай дип уйлыйк: кулдан язып биргән боерыгы бар икән, мин, аның кул астындагы кеше, аның боерыгын үтәргә тиеш. Ул-бу булып куйса дип — берүк вакытта трест директоры Даниловка хәбәр итү дә зарар итмәс. «хөрмәтле Иван Егорович!—дип яза Иконников.
— Бүген Д. К. Коростелев миңа түбәндәге боерыкны тапшырды...»
Ул Коростелев язып биргән боерыкны бик тырышып күчерә.
«Бу боерыкны үтәргә мәҗбүр булганлыктан, шулай да аны Сезгә хәбәр итүне үземнең бурычым дип саныйм. И. Иконников».
Менә шулай. Хәзер инде, нәрсә генә булмасын, аннан сорамаячаклар. Ул совхоз начальствосы каршында да һәм трест начальствосы каршында да пакь. Көннең табигый агымын шундый тынычсызлыкларның бозуы нинди күңелсез! Иконников үзенең иң яратмаган эшен, рационнар төзүне һәркайчан да иртә белән эшли. Иң җаваплы эш булганга күрә яратмый ул аны. Рационнарны сугышка кадәр төзү ансат иде. Ул чагында азык күп иде, бөртекле азыклар белән складлар тулы иде, сыерларга җиде-сигез төрле компоненттан гыйбарәт концентратлардан азык бирелә иде...
Хәзер, менә инде ничәнче ел, концентратлар иң яхшы сыерларга гына, анда да бик аз күләмдә генә бирелә. Печән, салам, тамыразыклар, силос — төп азык булып тора. Яз көннәрендә бигрәк тә авыр: тамыразыклар ашалып бетә, туклыклы булмаган бодай саламы гына кала. Менә инде шунда комбинация яса. Рационнар белән эш тәмам.
Иконниковның йөзе ачылып китә һәм ул үзенең сызгалап тутырган кадерле кенәгәсен кулына ала. Учёт кенәгәсе ул. Шул кенәгәгә ул сөт биреше һәм аның майлылыгы турындагы цифрларны, сыерларның номерларын, исемнәрен, аларныц нинди нәселдән, нинди генерациядән икәнлеге турындагы мәгълүматларны һәм башка шуның шикелле нәрсәләрне, бик ләззәтен белеп, акрын гына яза. Тресттан, министерстводаи вәкилләр килен китә. Бу өлкән зоотехник аларга ошый, алар аңа күнеккәннәр; аның учёт эше бик яхшы куелган, мондый учёт белән бик аз хуҗалыклар гына мактана ала.
Иконников кенәгәсен ача һәм, кашларын бик мәгънәле күтәреп җибәреп, терлекләрнең саннары турындагы, сыерларның сөт биреше турындагы һәм нәсел үрчетү турындагы иң соңгы мәгълүматларны әйтеп бирә. Бик яхшы работник турындагы, совхоз тарихын язучы кеше турындагы легенда телдән-телгә күчә. Мондый работникның кадерен белергә кирәк. Кенәгәгә язасы нәрсәләрне язып бетергәч, кешегә инде күңел ачарга да — хезмәт рамкаларына сыя торган дәрәҗәдә күңел ачарга да мөмкин бит. Терлекләргә тагын берничә исем табудан тора бу күңел ачу. Узган елны Иконников исемнәрне «а» хәресһе белән башланган сүзләр арасыннан сайлап алган иде, ә быел «р» хәрефләреннән сайлап ала. Иконников алдында сүзлек ята, аның битләре ачылган. Иконников сул кулының, линейка шикелле туп-туры һәм җәенке ак бармакларын сүзлек бите буйлап югарыдан түбәнгә таба шудырып төшерә, үзенә ошаган сүзләрне сайлап ала. Уң кулында аның карандаш. Ул, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата:
— Речитатив, —дип пышылдый.
— Ривьера. Рокамболь. Ромашка. Рона. Сыер бозаулый икән, ул иртәгә, берсекөнгә яисә бер айдан бозаулый икән, аның бозавына инде исем хәзерләп куелган.
— Рона кайда?.. Рона. Ромашка. Ромашка бозавы. Ромашка, Рокамболь һәм Рона кызы. Ха-ха... Рулетка. Русалка... Бертөрле дә җаваплылыгы юк, нигә Рулетка, нигә Русалка дип берәү дә сорамаячак; яшел абажур астындагы казна лампасы тыныч кына яна.
Коростелев уйлаганча булды да чыкты: Аспазия мәсьәләсен тиз оныттылар. Дөрес, производство киңәшмәсендә директорны бик каты тәнкыйтьләделәр, ләкин Коростелев ул киңәшмәдә булмады — өченче фермага парникларны карарга киткән иде, аннары кешеләрнең игътибарын икенче вакыйгалар җәлеп итте. Барлык бригадаларда да чәчү башланды, сыерлар күпләп-күпләп бозауларга, сарыклар бәрәнләргә, дуңгызлар балаларга тотындылар. Терлекләрне көтүгә чыгарыр алдыннан төркемнәргә аердылар, кирпеч заводы өчен яңа электропередвижка кайтты. Брильянтовая ике бозау тудырды...
Аспазияне тәмам оныттылар. Бер көнне кырдан кайткач, Коростелевка Даниловның шалтыратканын, аның белән үзенең сөйләшергә теләгәнен, тагын шалтыратачагын әйттеләр. Коростелев көтеп торды, әмма Данилов ул көнне шалтыратмады, ә икенче көнне шалтыратканда, Коростелев тагын конторада туры килмәде. Бер-ике көннән соң телеграмма килеп төште: «Нәрсәгә нигезләнеп Аспазияне саттыгыз, аңлатма язып җибәрегез. Данилов», диелгән иде анда. Коростелев кабинетына бикләнде дә, тирләп-пешеп, дүрт сәгать буенча аңлатма язды. Аңлатманы заказной итеп җибәрде, аннары бер-ике сәгать тагын борчылып йөрде, шуннан соң инде, язгы кызу эшләр белән мавыгып китеп, бу турыда бөтенләй онытты. Чәчүне календарь буенча билгеләнгән срокларда бетерделәр, әмма пар сөрү белән июньгә кадәр маташтылар. Ул арада кырга чәчелгән чөгендерләр һәм турнепслар тезелешеп, ямь-яшел булып тишелеп чыктылар; көнбагышлар да тишелде.
— Бар, тәрбиялә, сирәкләт, җирен йомшарт!
Беренче Май бәйрәменнән соң Чкалов исемендәге колхоздан кешеләр килде, кирпеч заводы бик ныклап эшли башлады: сезгә бер кирпеч безгә бер кирпеч, районга бер кирпеч... Өченче фермада сарыкларның йоннарын кыркыдылар, бакчаларда учаклар төтенли башлады —анда агачлардан җыелып алынган корт ояларын яндыралар иде; елга буенда-балта тавышлары яңгырын — анда балта осталары, ашыгып-ашыгып күпер төзәтәләр, озакламыйча ул күпер аркылы совхоз көтүләре болынга узачак.
Терлекләрне болынга чыгардылар, ә җәйгә терлек ишек алларында калган Бекишев белән веттехннк Толя генеральный дезинфекция эшенә керештеләр: идән такталарын, улакларны, утлыкларны кояшка чыгардылар, чистарттылар, хлорлы известь эремәсе белән юдылар. Терлек караучы Степан Степаныч, сабан алып, ишек аллары арасындагы мәйданнарны сөрде. Мондый дезинфекциядән соң, иң яшәүчәп бациллаларның берсе булган туберкулёз бацилласы да яши алмаячак! Салкыннар һәм кыраулар инде күптән узып китте, бөтен тирә-юнь яшәрде, чәчәк атты, шатлыкка бирелде, кешеләрнең өсләрендәге күлмәкләре тозлы тир белән манма суга әйләнде. Кызулар башланды. Яңгырлар кайда соң? Яңгырлар юк. Корылык, турындагы сүзләр башта ара-тирә генә ишетелде, аннары көчәйгәннән көчәйде. Кемдер Одесса өлкәсеннән хат алган: анда бөтен нәрсә — басулар да, бакчалар да корыган икән. Кемнеңдер туган-тумачалары Молдавиядә яши икән: күк йөзеннән бер генә тамчы яңгыр тамса иде ичмасам, дип язалар икән алар!
— Ә безнең көнбагышларны күрдеңме? — ике яфрак чыгарган да каткан да калган. — Бая җирне казып караган идем — менә шуның кадәрле тирәнлектә коп-коры... Коростелев һәрвакыт бик каты йоклый иде, ә хәзер ул төн урталарында кинәт уяна, маңгае шабыр тиргә баткан була, сугышта да болай тынычсыз йоклаганы юк иде аның. Ул һәр болыт кисәген өметләнеп көтеп ала. Ләкин болытлар узып китәләр, яңадан күк йөзе бер читеннән алып икенче читенә кадәр яп-якты һәм рәхимсез зәңгәрсу булып кала. Бары тик елга аръягындагы су баса торган болыннарга гына бернәрсә дә түгел: үлән билгә җиткән. Сыерлар яшел үлән өстендә гамьсез генә йөриләр, үләннең күплегенә, тәмлелегенә, җәйнең җылылыгына, иркенлегенә шатланалар. Сыерлар нәрсә белә соң алар?..
А Коростелев төнлә белән уянып китте. Түбә калаена сирәк-сирәк кенә нәрсәдер тама: тып... тып... тып... Яңгырмы икән әллә? Ул урыныннан сикереп торды — тәрәзәгә ташланды, кулын тышка сузды: яңгыр!! Яңадан урынына килде һәм күзләрен йоммыйча тыңлап ятты, аның йөрәге тынычсыз тибә иде, — син, авыру кебек, сәгатенә берәр генә тамма, ә чынлап, яхшылап тотын... Үзе дә сизмәстән йоклап китте. Иртә белән уянганда, шабырдап яңгыр ява иде инде! Тәрәзәләр чыланган, юеш, бөтен ишек алдын су баскан — менә шул кирәк иде. Ул коеп яуган яңгыр астында, шатлана-шатлана, поселокка йөгерде. Поселокта да бөтен кешенең шатлыгы йөзенә чыккан, күңелле, шатлыклы тавышлар яңгырап ишетелә.
Хатын-кызлар почмак трубалары астына чиләкләрен куялар, яланаяклы бала-чагалар җыелып яткан суларда йөгерешеп уйныйлар.
— Булды бит! — диләр кешеләр. — Корылык бетте. Яңгырлар бездә башланды, бездән инде ул бөтен якка китәчәк. Әйе, әллә ышанмыйсызмы? Революциягә кадәр инде бер мәртәбә шулай булган иде ул, тик менә елын гына хәтерләмим. Шулай итеп, яңгыр бездән башланып китте дә бөтен тирә-юньгә таралды, корылык та бетте.
Ах, хезмәтләребезнең югалмавына, өметләребезнең юкка чыкмавына, бик күп итеп иген җыеп алачагыбызга, совет җирендәге барлык амбарларның икмәк белән тулып, ташып торуларына шул кадәр, шул кадәр ышанасы килә!
Яңгыр узып китте, аны рәхмәтләр әйтеп озатып калдылар. Яңадан кояш көлеп карады һәм аяз көннәр башланды. Печән өсте җитте. Печән чабу машиналары болын буйлап тезелешеп баралар, яшел үләннәр, хуш исләрен аңкытып, дулкын-дулкын булын ятып калалар Быел печән күп булачак. Нинди яхшы нәрсә ул печән чабу машинасы! Әгәр ул булмаса, бу кадәр печәнне ничек җыеп алыр идек.
«Якты яр» совхозына печән чабучылар никадәр кирәк булыр иде икән, аннары никадәр вакыт китәр иде? Үләннәр картаерлар, баллы чәчәкләре коелыр, тәмнәре бетәр һәм хуш исләре югалыр иде, — андый печәннән ни файда? Печән чабу машинасы нинди яхшы, нинди яхшы машина ул. Ләкин бөтен нәрсәне дә файдасы белән генә үлчәмиләр, дөньяда художество дигән нәрсә, хезмәт художествосы дигән нәрсә бар. Җаның-тәнең белән яраткан эшне машинага бирәсе килми. Ике кеше печән чабарга дип алдан ук хәзерләнеп куйды. Чалгыларын кайрадылар, таптадылар — үз чалгылары иде ул аларның, андый чалгыны берәүнең дә кулына бирмиләр, хәтта якын иптәшкә дә, хатынга да тоттырмыйлар. Печән чаба башлаган көнне бу ике кеше бик яхшылап сакалмыекларын кырдылар, чәчләрен төзәттерделәр, итекләрен чистарттылар, ап-ачык күлмәкләрен киделәр, — бүген алар бәйрәме, художество бәйрәме, иң матур ярыш бәйрәме һәм җанга бик зур хозур бирә торган бәйрәм. Терлек караучы Степан Степаныч белән беренче ферма мөдире Макар Иваныч янәшә чабалар. Карап торсаң, исең китәр: алар ашыкмый гына атлыйлар, — әйтерсең, сәер кылырга чыкканнар; аларның куллары ансат һәм җиңел хәрәкәтләнә, — бертөрле дә көчәнгәнлекләре күренми, — бүлеп алган участокның бер башыннан икенче башына алар ничек бу кадәр тиз үтәләр дә, үләнне ничек бу кадәр киң каерып алалар, һәм ни өчен аларның бик пөхтәләп кырылган яңаклары буйлап эссе тир тамчылары ага, — моны һич тә аңлап булмый. Аннары тагын бер нәрсәне аңлап булмый: Степан Степаныч тәбәнәк буйлы, киң гәүдәле, кыска аяклы кеше һәм ул гадәттә, тезләрен сыгылдырып-сыгылдырып, вак-вак атлап йөри; ә Макар Иваныч озын буйлы, ябык гәүдәле кеше һәм ул гадәттә, администратор кешеләргә хас булганча, зур-зур атлап, әкрен генә йөри. Печән чапканда исә, алар икесе дә шул кадәр тигез атлыйлар, — ике кеше түгел, бер генә кеше атлый диярсең. Чалгыларыннан «чыж! чыж! чыж!» дигән тавыш кына сызгырып чыга — әйтерсең, ике кеше түгел, ә бер генә кеше чаба. Ничек соң бу шулай? Алар бит репетиция дә ясамадылар. Ясамадылар, әлбәттә. Мондый мастерлар үзләрен репетицияләр белән беркайчан да кимсетмиләр. Ничек шулай эшлиләр соң алар?.. Шулай эшлиләр менә. Чөнки — художество. Тося Алмазованың йөзеннән тагын шатлык югалды. Ул руль алдында яңадан, башын түбән иеп, кайгыга бирелеп утыра; Коростелевны өйрәткәндә (машинаны йөртергә өйрәнергә теләгән иде ул) юк кына нәрсә өчен дә ачулана һәм аңа урынсызга кычкырына башлый, ә Коростелев моңа үпкәли һәм үзе дә кычкырырга керешә, — өйрәнү түгел бу, бәла генә... Коростелев, ниһаять, аннан, туп-туры итеп:
— Нишләвең бу синең? — дип сорады. — Нәрсә булды сиңа, Тося? Тосяның иреннәре калтыранып китте, күзләренә яшь килде. Ул оялып кына пышылдап җавап бирде:
— Ирем белән тыныч тормыйбыз.
— Хыянәт итәме әллә? —
Ой, бу ни дигән сүз! — дип Тося хәтта кычкырып ук җибәрде. — Андый түгел ул минем. Бик каты эчә.
— Син аны эчәргә тагын да өйрәтә төшәрләр, — диде Коростелев.— Кайткач та, аны шунда ук эшкә урнаштырырга кирәк иде, ә син аны аракы белән коендырырга тотындың.
— Шундый гадәт бит инде, Дмитрий Корнеевич...
— Ахмак гадәт — шатлыктан кешене исергәнче эчерт, имеш.
Тося бернәрсә дә әйтмәде.
— Күңелендә ниндидер яшерен сер бар аның, шуның аркасында эчә ул.
— Ә син нинди сер икәнен сора.
— Әйтми.
— Ә минемчә, — диде Коростелев, — син аны артык иркәләп җибәргәнсең. Акча сорамыйсың, семьяның бер авырлыгын да аңа йөкләмисең, ул менә гулять итәргә салынган да киткән; бөтен сере шунда аның.
— Өйдә генә эчсә, бер хәер иде, — диде Тося, — бик күп эчәм, дип балалардан оялыр иде бераз... Хәзер ул Чкалов колхозындагы бер танышына йөри, ул да демобилизация белән кайткан, шуның янына бара... Кичә яланбаш кайтып керде. Бүрегең кайда, дип сорыйм үзеннән, ичмаса, кайсы юлдан кайтканыңны гына әйт, балаларны җибәрермен, эзләп кайтырлар, дим. Ә ул миңа караган да тик тора, — әйтерсең, нәрсә сораганымны да аңламый... Аның яңаклары буйлап эре-эре күз яшьләре тәгәрәде.
— Авыр табигатьле кеше булды ул минем — сөйләшми. Минем үземнең эчемдәге тышымда, уемдагын хәзер чыгарам да салам. Ә аның күңелендәге нәрсәне белмәссең.
Алар Кострово станциясеннән совхозга кайтып баралар иде. Унда Чкалов исемендәге колхозның каралтылары күренә башлады. Тося машинасын туктатты.
— Дмитрий Корнеевич, алтыным, — диде, — кереп чыгыйк әле зинһар, ә? Бәлки ул сезнең авторитетлы сүзегезне тыңлар. Без аны шунда ук машинага утыртыр идек тә өйгә алып кайтыр идек.
— Шундамы соң ул? — диде Коростелев.
— Шунда. Өйдә ашап та тормады, шунда китте.
Тося читләре кара сызык белән әйләндереп алынган яшькелт күзләре белән Коростелевка ялынып карый иде.
— Я, алайса кереп чыгыйк, — диде Коростелев. Алар машинаны Чкалов колхозына бара торган юлга бордылар һәм ун минуттан ниндидер бер өй янына килеп туктадылар. Тося шакылдатып тормады, туп-туры кереп китте; Коростелев та аның артыннан керде. Өй хуҗасы өстәл янына утырган, ашарга хәзерләнгән иде; хатыны аңа щи китерергә йөри иде. Алмазов озын скамьяда ята, аңа инде хәзер бер кемнең авторитеты белән дә тәэсир итәргә мөмкин түгеллеге күренеп тора.
— Менә бит кешене нишләткәнсез! — диде Тося хозяйкага.
— Без аның авызына көчләп коймадык, — диде хозяйка.
— Күпме теләсә, шул кадәр эчте.
— Бик тиз исерә ул синең, — диде хуҗа. Икенче рюмканы эчкәч тә, аягыннан егыла. Әллә инде йөрәк авыруы бар. Менә мин аңа караганда өч мәрт-)бә артык эчтем, ә аппетиттан башка бернәрсә дә сизмим.
— Тор!—диде Тося һәм иренең кулыннан тотып селкергә кереште.
— Торачак түгел, — диде хозяйка. — Нигә юкка селкергә? Баш гстына мендәр сал, йоклый бирсен.
— Мин аны алырга дип машина белән килдем, — диде Тося. — Аның «ендә үз мендәре дә бар. — Ул Алмазовның култык асларыннан тотып алды һәм күтәрергә тырышты.
— Тукта, бер читкә кит, — диде Коростелев. Коростелев кечкенә генә Алмазовны, күтәреп, машина янына алып чыгып китте.
— Син аның белән артка утыр, — диде ул. — Мин сезне үзем алып кайтырмын. Алмазовны алар машина эченә этеп-төртеп керттеләр дә көчкә көчкә генә утырттылар. Тося, ирен егылмасын дип тотып, аның янына утырды. Коростелев рульне кулына алды. Кузгалып киттеләр. Тося тын гына барды-барды да кинәт әйтеп куйды:
— Имеш, син аның баш астына мендәр сал да, кайт та кит. Күрдегезме?
Кострово станциясенә поезд кич белән генә килеп туктады. Костроводан район үзәгенә кадәр — автобус белән утыз километр. Бүген автобус булмый икән, ремонтта икән. Район үзәгенә таба кайта торган атлар да юк иде. Марьяна чемоданын иңбашына күтәрде дә җәяү генә китте. Чемоданы авыр иде аның, андагы әйберләрнең күбесе китаплардан — Марьянага педучилищеда бирелгән дәреслекләрдән, методикалардан гыйбарәт иде. Чемоданында кием-салымнары бик аз иде: бары блузка белән борчак-борчак ак бизәк төшкән күк ефәк күлмәге генә иде; ул да ясалма ефәктән тегелгән иде. Марьяна аны бик кадерләп тота иде. Ул тигез-тигез атлап кайтып бара, бары чемоданын бер иңбашыннан икенче иңбашына күчерер өчен генә тукташтыргалый. Алты километр чамасы киткәч, ул бер машинаны очратты; машина, чокыр-чакыр буйлап борыла-сарыла, авыл ягыннан таш юлга чыгып килә иде. Марьяна туктады. Машина да туктады. Ишеге ачылды.
— Килегез, утырыгыз, кызый, — диде бер ир кеше. Бик озын буйлы бер кеше, машинадан иелеп чыгып, Марьянаныч, кулыннан чемоданын алды. Марьяна, аны танып:
— Митя!—дип кычкырып җибәрде, һәм шунда ук төзәтеп әйтеп куйды:
— Дмитрий... атагызның исемен хәтерләмим.
— Корнеевич,—диде Коростелев.
— Утыр, Марьяна. Марьяна кашларын җыерды: әгәр ул аны аның исеме һәм атасының исеме белән атарга теләгән икән, аның инде «син» дип һәм «Марьяна» дип әйтергә хакы юк. Марьянаның төрле кешеләр белән: танышлар, таныш түгел кешеләр белән, күз алдындагы кешеләр һәм күз алдында булмаган кешеләр белән күңеленнән сөйләшә торган гадәте бар иде. Хәзер дә ул Коростелевка күңеленнән мөрәҗәгать итте: «Сезнең турыда мин бернәрсә дә белмим, — диде ул аңа, — сез дә минем турыда бернәрсә дә белмисез. Әгәр без бала чагында очрашканбыз икән, әле ул бернәрсә дә әйтми. Безнең арада аеруча зур дуслык булмады, шулай булгач, артык илтифатсызлык күрсәтергә бертөрле дә нигез юк. Сезгә культуралырак гадәтләрне үзләштерергә зарар итмәс иде, гражданин!» ул аңа теле белән бернәрсә дә әйтмәде, бары тик төсенә горурлыгы гына чыкты. Алар икәү янәшә утыралар, артта — ниндидер ир белән хатын; ул хатын ир кешене каты кочаклаган. Марьяна аларга әйләнеп карамады, ул үз алдына туп-туры карап баруында булды.
Чкалов исемендәге колхоз каралтылары өстснә ай күтәрелеп килә. Машина басулар эченә кереп китте. Кечкенә ачык тәрәзә аркылы туган-үскән җирнең салкынча жиле исә.
— Укуыңны бетердеңме?—дип сорады Коростелев аннан. Марьяна кыска гына итеп жавап бирде.
— Ә хәзер нишләмәкче буласың?
— Район мәгариф бүлеге карамагына кайтам.
Коростелев, машинаны йөртүгә бирелгәнлектән, аның сүзләрен игътибар белән тыңламый иде, шуңа күрә кайтарып сорады:
— Нәрсә дисең? Әһә — район мәгариф бүлеге карамагына.
Сул якта тәбәнәк каралтылар — кирпеч заводы. Марьяна кечкенә чагында бу каралтылар юк иде әле, анда берничә черепицалы түбәләр генә тырпаеп торалар иде, ә хәзер менә никадәр каралты салганнар! Еракта калкулыклар, чокырлар күренә, балчык чыгара торган урыннар алар, анда кызыл балчык казыйлар. Калкулыклардан озын-озын күләгәләр төшкән, — ул күләгәләр рәсемнәрдәге айлы ландшафтларга ошый... кем белә, бәлки, ошамый да торгандыр, Марьяна матурлык өчен генә шулай уйлыйдыр. Ай югарыдан-югарыга күтәрелә; ай фонында кечерәк кенә бер урман калкыды. Сөекле урман! Хәзер без синең яныңнан узарбыз. Ләкин машина туктады. Марьяна куркып китте:
— Ватылдымы әллә?
— Сандугач сайрый, — диде Коростелев.
— Тыңла. Чыннан да, урманда сандугач сайрый иде. Бик көчле тавышлы сандугач иде ул, аның моңы еракка-еракка тарала иде. Фью, фью, фью — дип бик нечкә генә итеп, өздереп сызгыра-сызгыра сайрый иде, сызгырганда, башын бер якка салып, күзләрен йомадыр шикелле иде ул; аннары ул, ашыгып-ашыгып, чикләвек кимергәндәй бик ачык иттереп, чүт, чүт, чүт итеп, чүтелдәргә керешә; көенең ахырында, тр-тр-тр-тр- тpppppppp... иттереп, сузып терелдәп тора, — һәм кечкенә генә паузадан соң яңадан: фью, фью, фью... — дип сызгырырга керешә. Марьяна сандугачның сайравын тыңлый-тыңлый уйлый: «Моннан өч ел элек, хәтта ике ел элек кенә мин сандугач тавышын тыңлый алмый идем, үзәгемне өзеп ала иде ул. Ә хәзер миңа бары моңсу гына. Җинаять түгелдер бит бу, юктыр? Йөрәгемдә зур яра бар иде, әрни иде ул, хәзер инде төзәлде, — моның җинаять булуы мөмкин түгел...» Коростелев машинасын кузгата һәм:
— Нигә телеграмма бирмәдең? — дип сорый.
— Машина җибәргән булыр идек.
— Менә тагы...—ди Марьяна. — Әйтегез әле, Серёжа авырмыймы икән?
— Белмим. Әйе, авырмый торган булса кирәк. Авырса-нитсә — Лукьяныч әйткән булыр иде. Дөресе, мин аны күптән күргән идем инде; шундый чибәр малай... Миңа фамилиям белән эндәшә: Коростелев, ди.
Марьяна елмая, аның йөзе ачылып китә. Серёжасы, улы,— аның бик кыска гына бәхетеннән бары менә шул гына калды.
Ул көнне төнлә Марьяна Серёжа кровате янында озак утырды: уянмасмы икән, дип көтте ул аны. Марьяна кайтып кергәндә, йоклый иде инде ул. Кайтып кергәч булган һәм күрешкән чагындагы тавышларга да уянмады. Күрше бүлмәдә чәй эчтеләр, Настасья Петровна килде, Марьянаның мәктәп дусларыннан нке кыз килеп керде, — савыт-сабалар күп кенә шалтырады, озак кына сөйләшеп утырдылар, — Серёжа һаман уянмады.
Ул җәелеп яткан да кечкенә генә кулын йодрыклап башы янына кунган, йодрык, йодрык, күпме сугыштың икән син бүген? Аягын йөгерергә теләгән шикелле итеп сузган, мескен аяк, бәхетсез аяк, шундый кечкенә әле син, ефәктәй йомшак әле син, ә шулай да инде син тырналып, сугылып беткәнсең. Улым, улым, мин инде синең яннан беркая да китәчәк түгелмен, без икәү бергә булырбыз...
Серёжа кыймылдап куйды, өзек-өзек тирән итеп сулады...
Сөеклем, уян, бер генә минутка уян: Мине үз яныңда икәнен күрерсең дә, йокы аралаш елмаерсың, «әни» диярсең, — һәм яңадан йоклап китәрсең...
Бу төнне Тося Алмазова да йоклый алмады; йоклый алмый, елап ятты.
— Көттем, көттем мин сине, — ди ул, — эшләдем, матур гына торырбыз дип өмет иттем — менә нәрсәне көткәнмен икән мин...
Алмазов чалкан ята, аның башы авырта, Тосяның тавышы аңа стена аркылы ишетелгән кебек кенә... Ул акрын-акрын гына анына килә.
— Я, нәрсәгә елыйсың син? — ди ул.
— Ире эчеп кайткан икән — әллә ни булган диярсең.
— Бәхетсез мин, — ди Тося, борынын сеңгерә-сеңгерә.
— Бәхетле булу өчен нәрсә кирәк соң сиңа? Минем эчмәвемме?
— Эчмәвең.
— Тагын нәрсә?
— Башка кешеләр кебек, эшкә баруың. Дмитрий Корнеевич инде ничә тапкыр әйтте...
— Шул гынамы? Бәхетле булу өчен күп кирәкми икән сиңа.
Алмазов күзләрен йома һәм йокымсырагандай була. Аннары әйтә:
— Менә нәрсә, Тося, ә, Тося. Иртәгә мин эш турында сөйләшергә барам. Бу — бер. Моннан соң эчмим, сүз бирәм. Бусы — икенче. Шатланасыңмы? Ал үз бәхетеңне.
Барлык йокысыз кешеләр өчен, тәмен, ләззәтен белеп, Серёжадан да катырак итеп, бер кеше йоклый, — Коростелев ул. Бүген ул бик күп юл йөрде, бик күп чапты, бик күп дулкынланды, йөз төрле эш эшләде, меңләп сүз әйтте; күңеле саф аның, үзе сәламәт — алла һәркемгә дә шундый сәламәтлек бирсен инде, аның беркем турында да кайгырасы, бернәрсә турында да көрсенәсе юк, — мондый кеше төнлә белән, батырларча йокламыйча, нәрсә эшләсен соң?
Дүртенче бүлек
ЕРАК УРАМ
Марьяналар йорты Ерак урамда. Чыннан да, ул урам еракта, шәһәр читендә; ерак булганга күрә дә аңа әле исем биреп өлгермәгәннәр. Бу йортны Субботин бабай белән әби салган. Күптән үлгәннәр инде алар; аларның икесе бер төсле озынча түгәрәк кара рамалардагы рәсемнәре аш бүлмәсендә каракаршы эленеп тора. Бабай кыяфәте белән мужикка ошаган, кечкенә генә сакаллы; әби җитди һәм уйчан карашлы; өстенә ул биек якалы ак кофточка кигән, күкрәгенә медальон таккан, чәчен, кош оясыдай, җыеп өеп куйган.
Марьянаны әбиенә ошый, диләр. Марьяна рәсемгә карый да: «Кая миңа әбигә ошарга! — дип уйлый.
— Борыным шундыймени минем? Бабай борынына ошый дисәләр, дөресрәк булыр». Бабасы аның доктор иде. Кайчандыр аларда асрау булып хезмәт иткән Настасья Петровна Коростелева: бик яхшы, гадел доктор иде, дип сөйли аның турында; ул бөтен кешене бердәй дәвалый иде, аларның күпме түләүләренә карамый иде, ди. Хәтта шулай да булган: анда дәваланган теләнче Кирюшка терелгән, ә Кулдымов бай үлгән, — аларның икесенең дә авырулары бер төсле булган...
Марьянаның әбисе дә бөтен кешене дәвалаган, укырга-язарга өйрәткән, ә үзе доктор да, укытучы да булмаган, бары затлы нәселле үксезләр өчен ачылган институтны гына тәмамлаган; Настасья Петровнаны да укырга-язарга ул өйрәткән һәм аңа китаплар укырга кушкан...
Марьянаның балачагы һәм яшүсмер чагы менә шул яп-якты вак- вак бүлмәле йортта — ишек алдына карап торган террасасы, терраса яныннан калиткага кадәр кирпеч сукмагы булган кечкенә генә йортта үтте. Терраса янында бик зур өрәңге үсеп тора; тәрәзә капкачлары ачылганда туп-туры канәфер куакларына бәреләләр. Марьяна атасы белән — Фёдор Николаевич Субботин белән бергә торды. Аның анасы үлгән иде, ул үлгәндә Марьяна өчтә генә иде әле, әтисе шуннан соң өйләнмәде. Атасы укытучы иде, рабкор һәм җәмәгать эшчесе дә иде, (Марьяна бу сүзләрнең мәгънәсен соңыннан гына аңлады). Тоташ коллективлашу башлангач, атасы партиягә керде. Аны Кострово кулаклары үтерделәр.
...Марьяна, төн уртасында, чит кешеләр тавышына уянып китте. Ул тавышлар аш бүлмәсендә, янәшәдә генә иде. Өзек-өзек кенә һәм акрын гына сөйләшәләр, нәрсә сөйләгәннәрен аңлап булмый. Бик күп кешеләрнең сак кына, сәер генә йөргәннәре ишетелә.
— Бер генә туганы да юк, менә бит ул ничек, — ди бер хатын. Нәрсәдер шалтырап төшеп китте. Кайсыдыр:
— Саграк кылан, — диде. Кинәт нянька, нечкә тавыш белән көйләп, кычкырып һәм чәрелдәп җылап җибәрде.
— Әти! — дип кычкырды Марьяна. Аңа җавап бирмәделәр. Ул кроватеның янындагы челтәре аша үрмәләп төште дә аш бүлмәсенә йөгереп кереп китте. Анда бик күп кеше басып тора иде, кемдер, башыннан ук ак җәймә белән томаланып, кушеткага сузылып яткан. Ул шундый озын — кушеткага гына сыймаган, аның аяк очына кечкенә скамья куйганнар. Шуңа күрә дә ул әти булмаска тиеш: әти кушеткага сыя иде. Ләкин менә кемдер кушетка янына килде һәм Марьянага таныш булган соры пиджакны урындыкка куйды.
— Әтиме? — диде Марьяна. Ә нянька һаман көйли-көйли елый иде. ... Нянька биек булып үсеп торган арыш арасыннан Марьянаны каядыр җитәкләп алып бара һәм соңгы ай өчен аңа хезмәт хакының түләнмәгәнлеге турында, аны инде хәзер берәүдән дә алып булмавы турында кемгәдер сөйли иде.
— Берәүгә дә карамыйм, — диде нянька, — түләмиләр икән —мәрхүмнең сырган юрганы белән чиккән җәймәсен алам һәм шуның белән вәссәлам. Марьяна аның сүзен тыңлый-тыңлый барды, әмма бернәрсә дә аңламады. Алда гроб һәм байраклар күтәреп баралар иде. Артта да шулай ук сөйләшеп баралар, ләкин Марьяна аларнык аның турында сөйләшкәннәрен аңламый иде.
— Кызлыкка-балалыкка алырга бик күп кеше риза. Пётр Иванович га риза, мин дә риза...
— Юк, — диде кемдер властьлы калын тавыш белән. — Сез эшле кешеләр, берегез дә буш түгел сезнең. Кыз әле кечкенә, аңа тәрбия кирәк. Настасья Петровна Коростелева алса — иң дөресе шул булачак.
Моның дөрес икәнлеген башкалар да расладылар. Настасья Петровна бер сүз дә әйтмичә бара иде. Ул Фёдор Николаевичның ата-аналарына — Субботиннарга бик күп нәрсә белән бурычлы иде. Шәһәрдә моны беләләр иде, хәзер шуңа күрә дә Настасья Петровна Субботиннар йортына яхшылык өчен яхшылык белән түләргә һәм, үзенең Митясын тәрбияләгәндәй, Марьянаны да тәрбияләргә тиеш дип карыйлар. Настяның һаман да әле уйлаганын һәм ризалык бирмәвен күреп, гаҗәпләнәләр дә, ачуланалар да иде. Настяның уе хәзер вак бурычларны түләү турында булмаганлыгын кешеләр белмиләр иде. Аның тормышы яшьтән үк бик авыр башланып китте, йортсыз-җирсез батрачканың никахсыз туган кызы иде ул; ул сигез яшеннән үк байга батраклык итәргә кереште. Картлар сөйлиләр: борын заманда да яхшы нәрсәләр бик күп иде, алар гаҗәп дәрәҗәдә арзан иде, диләр, — дөрес булса иде бу; барысы да бар иде: яхшы күлмәкләр дә, рәсемле китаплар да, берсе бер тиен булган прәннекләр дә бар иде; бары тик ул Настя өчен генә түгел иде. Унбиш яшендә чагында ул Субботиннарга хезмәткә керде. Анда аны иркәләделәр; аның турында кайгырттылар; укырга-язарга өйрәттеләр. Шуңа рәхмәт әйтеп, ул, аларга ошарга тырышып, төне-көне эшләде...
Революция алдыннан гына аны шорник Коростелев яучылады» герман сугышыннан ул бер аягын югалтып кайткан иде. «Кешедә күп тордың, җитәр инде сиңа, — диде ул.
— Минем үз йортым бар, үзең хуҗа булырсың; анаңны алырсың, кадерләрсең». Настя, аның йорты нинди икән дип, карарга китте (хәзер дә ул шул йортта тора: бер бүлмәсе, кухнясы, өйалды, чоланы бар аның). Настя башта көлде: «йортмыни бу!» Аннары ул күн кисәкләре белән тулган бүлмәдә басып торды, вак кына үлән баскан ишек алдында да басып торды... Һәм аның кинәт искиткеч дәрәҗәдә йортлы-җирле буласы килеп китте; анда ул, үзе хуҗа булыр иде. Шулай итеп ул тотты да шоршгк Коростелевка кияүгә чыкты. Бу вакыт инде ул укый-яза белә иде, китаплар укый иде. Барлык китапларда да мәхәббәт турында язалар — шундый матур мәхәббәт иде алар... Бары тик Настя бәхетенә генә мәхәббәт туры килмәде. Әллә ни түгел, мәхәббәтсез дә яшәделәр. Хәтта ул үзен бәхетле итеп тә санады: эшли торган, эчми торган кеше иде аның ире; кыерсытмый да иде. Ләкин бу кечкенә генә бәхет тә Настя бәхете булып чыкмады: егерме беренче елда аның ире тимгелле тифтән үлде. Улын һәм анасын карар өчен ул яңадан көнлекче булып эшли башлады. Утызынчы елда «Якты яр» совхозын төзергә керештеләр. Настасья Петровна шул төзелешкә эшләргә керде. Совхозга төрле җирләрдән кешеләр җыелды, алар, торыр урыннар җитмәгәнлектән, ферма яннарында үзләренә бик тиз генә өйләр корыштырдылар. Настасья Петровна исә шәһәрдә үзенең кечкенә генә өендә яшәвен дәвам итте. Аңа ике-өч километр ераклыкка эшкә баруы һәм эштән кайтуы бернәрсә дә түгел иде: йөрергә күнеккән инде ул, гомерендә аңа озак утырып торырга килмәде... Бер кисәк икмәк өчен һәм күргән яхшылыклар өчен генә эшләмәскә мөмкин икәнен ул беренче мәртәбә аңлады. Төрле җирләрдән килгән төрле кешеләр тырышып-тырышып эшлиләр иде, — буп-буш урынга яңа йортлар, терлек каралтылары, силос башнялары, складлар салынды, водопровод, электричество үткәрелде» тегермән корылды — зур хуҗалык, социалистик хуҗалык барлыкка килде. Без работниклар да, шулай ук хуҗа да. Настасья Петровна электә дә «социализм» дигән сүзне еш кына ишетә иде, социализм аңа моңа кадәр булмаганча иркен, якты, бай, бәхетле тормыш вәгъдә итә иде, — ләкин, дөресен әйтергә кирәк, шикләнә иде Настасья Петровна: «Булуын ул булыр, совет власте шуңа таба алып бара, әмма ул кайчан булыр? — дип уйлый иде ул. —Бәлки, безнең оныкларыбыз күрсәләр күрерләр аны, ә мин инде күрмәм!..» Ә аның белән бергә совхоз гөзүче кешеләр әйтәләр иде: «Менә без социализм төзибез, ул менә монда булыр; ул безнең оныкларыбыз өчеи генә түгел, үзебез өчен дә», — диләр иде алар. Настасья Петровна аягындагы барлык богауларны — кайгы-хәсрәтләрне, аруталуны, улы турындагы кайгыртуларны — барысын да алып ташлады. «Ярый, әлләни булмас, зур инде ул, пионер, — дип уйлады ул улы турында.
— Мәктәп аны кеше итеп чыгарыр, ә өйдә әбисе караштыргалар...» Хәзер инде аны яңадан тагарак янына, өйдәге вак-төяк хезмәтләргә, дүрт стена эченә беркем дә, бернәрсә дә кире кайтара алмас иде. Район башкарма комитеты председателе Настасья Петровнаны үз янына чакырып алды да, Марьянага опекун бул, дип аны кыстарга кереште.
— Бик рәхәтләнеп опекун булачакмын, — диде Настасья Петровна, — бары тик аны тәрбиягә генә алмыйм. Марьяна ул яхшы семьядан чыккан кыз, аны тиешенчә тәрбияләр өчен бөтен җаныңны бирергә кирәк. Булдыра алмыйм. Болай итик, мин опекун булам, ә тәрбияләү мәсьәләсендә менә мин нәрсә тәкъдим итәм. Һәм ул төзелештә бик яхшы кешеләрнең — баласыз-чагасыз, өлкән яшьтәге, бухгалтерның хатыны белән икәү генә торганын сөйләп бирде. Бухгалтер эчмәү генә түгел, хәтта тартмый да икән; ә хатыны анык гади эшче хатын, баланың ул әйберләрен дә юачак, өс-башына да тегәчәк, башын да караячак, бала аннан бертөрле дә кадерсезлек күрмәячәк, бусы өчен Настасья Петровна бик нык ышана. Алар читтән килгән кешеләр, поселокта кечкенә генә бер бүлмәдә торалар һәм зур квартиралы булырга бик телиләр икән, хәтта зур квартира төшләренә керә икән; андый квартира шәһәрдә булса да ярый икән. Шулай иткәндә алардан, квартирантлардан алган кебек, акча да алып торырга була, баланың пенсиясенә өстәлер. Председатель бераз уйлап торганнан соң:
— Ярар, әгәр сез аларга ышанасыз икән, шулай эшләп карыйк,— диде. Шулай итеп Субботиннар йортына Лукьяныч белән аның хатыны тётя Паша күчеп килде.
Марьяна Лукьянычка шикләнеп кенә карап тора иде.
— Сөеклем, — диде аңа Лукьяныч, — синең белән без, беренче башлап шулай итик: синең нянькаңны, ул май баскан мадамны хезмәттән чыгарып җибәрик. Пашенька өй тирәсендә үзе дә бик яхшы өлгерәчәк, безгә ялкауларның кирәге юк. Няньканы хезмәттән чыгардылар. — һәм икенче эш итеп — без синең белән икәү тавыклар алып җибәрик. Һәм Лукьяныч, иләккә салып, ике дистә инкубатор чебеше алып кайтты — кыймылдап, чәрелдәп тора торган, бик йомшак йонлы, кечкенә генә җып-җылы чебешләр иде алар. — Ак леггорн булырлар алар, иң күп йомырка салучы тавыклар. Күршеләрнең дә чебешләре бар иде. Аларны саташтырмас өчен. Лукьяныч үзенең чебешләренә тамга салды: һәр чебешнең аркасына каоа туш белән кыек тәре ясап чыкты. Күршеләр бик гаҗәпләнделәр: каян уйлап тапкан. Бy шәһәр инде кайчаннан бирле яши, әмма берәүнең дә әле анда тавыкка тамга салганы юк иде...
Чебешләр үсте, табигать законына каршы буларак, аларның аркаларына сызган тәреләр дэ үсте. Күршеләр тагын да гаҗәпләнә төштеләр. Лукьянычның каегы бар иде. Төзелешкә килгәч, озак та тормыйча ясаган иде ул аны. Аның каегы яр буенда, комлыктагы казыкка чылбыр белән бәйләнгән; чылбырда зур күгәргән йозак эленеп тора. Ул тозак болан гына эленеп тора — каекка берәүнең дә тияргә исәбе юк, чөнки аңа утырып елга эченә керүе бик куркыныч, бары тик аны бер Лукьяныч кына йөртә белә. Моңа ул яшь чагында, сал куган чагында өйрәнгән иде.
— Иртәгә минем ял, — диде ул Марьянага, — хәзерлән. Марьяна, ышанып һәм шатланып, аның күзләренә карады:
— Каекта йөрибезме әллә? Алар каекның чылбырын чиштеләр, каекны суга төшерделәр һәм утырып киттеләр. — Менә мин сиңа шундый бер урын күрсәтим әле, — диде Лукьяныч. Һәм ул аңа елгадагы бер култыкны күрсәтте; ул култык өстендә өянкеләр үсеп тора, алар шул кадәр түбән иелгәннәр, ботак очлары суга тигән иде; суы, кара көзгедәй, ялтырап ята, аның өстендә, яфракларын киң итеп җәеп, ап-ак төмбоеклар тын гына үсеп тора.
— Мин сиңа тагын да бер урын күрсәтим әле. Һәм ул елганың тугайланып аккан урынындагы бер сайлыкны күрсәтте, монда ком «кояш шикелле ялтырый», — диде Лукьяныч, — ә яп-якты булып җәелеп яткан ком өстенә йөзләрчә бака кабыклары сибелгән; озынча яссы бака кабыклары...
Бу тирәдә Марьяна гомере буенча яши, ләкин ул бу урынны белми иде, ә Лукьяныч күптән түгел генә килгән, шулай да белә!..
Тётя Паша мондый җирләргә чыкмый иде. Аның гомерендә беренче мәртәбә шундый яхшы квартирасы булды; ул шатлана-шатлана шул квартира белән мәшгуль — җыештыра, юа, бизи. Шуның өстенә тагы тётя Паша Лукьянычны каектан көнли дә иде—ял көннәрендә ул иренең өйдә, аның янында торуын, яхшы квартираның рәхәтен күрүен тели, аның елга буйлап һичбер эшсез-нисез йөрүен яратмый иде ул. Тётя Паша, Марьянаны иркәләмәсә дә, беренче көннәрдән үк аны бик тырышып тәрбияли башлады. Марьянаның өстендәге күлмәге һәрвакытта да чип-чиста итеп юылган һәм үтүкләнгән була иде; Марьянаның бервакытта да болан тәмле ашаганы юк иде. Тётя Паша баштарак, опекунша Настасья Петровна, бәйләнмәсен һәм квартирадан чыгармасын (алла үзе генә сакласын!) дип, Марьянаны шулай тырышып тәрбияләде. Аннары тётя Паша Марьянага үзеннән-үзе ияләшеп китте, Лукьяныч та ияләште аңа һәм, кайгыртучанлык күрсәтеп.
— Пашенька, Марьянага оек аласы иде бит, — ди торган иде. Ул чагында әле Лукьяныч культуралы итеп сөйләшә белми иде, «оек» сүзен дә һәм башка күп кенә сүзләрне дә бозып әйтә иде, картая башлаганда гына ул культуралы итеп сөйләшүгә өйрәнде. Башта Марьяна аның ялгышларын төзәтергә ояла иде; аннары төзәтә башлады. Лукьяныч аның оялып кына әйткән төзәтүләрен, бик кызыксынып тыңлап:
— Исәпкә алырбыз,—ди торган иде. Яшь чагында ул бер портта грузчик булып эшләде, сал агызды, таможняда үлчәүче булып торды, империалистик сугышта рядовой солдат булып хезмәт итте, сугыштан соң дворник булып керде, һәм кинәт хатынына әйтте:
— Пашенька, интеллигент булырга тырышыйк, мөмкинлекләр бар аңа.
— Ә ничек итеп була алырбыз икән соң без? — диде тетя Паша.
— Югары белем аша, — диде Лукьяныч.
— Башкача барып чыкмый. Башта ул зурлар мәктәбенә, аннары счетоводлар курсына укырга керде. Курсны бетергәннән соң, өч ел счетовод булып хезмәт итте һәм бухгалтерлыкка укырга китте. Төзелешкә инде ул бухгалтер булып, яхшы хезмәт хакы ала торган өлкән һәм җаваплы кеше булып килде.
Ата-аналары булган миллионнарча кыз балалар ничек үссәләр, беркеме дә булмаган ятим Марьяна да, тётя Паша белән Лукьяныч канаты астында шулар шикелле үк үсте. Мәктәпкә йөрде, дәресләрен хәзерләде (кайчакларында хәзерләми дә иде), кулын салютка күтәреп, пионерлар линейкасында басып торды, комсомол значогын беренче мәртәбә күкрәгенә кадаганда бик нык дулкынланды. Китаплар укырга яратты, әгәр китаплардагы геройларның тормышлары тирән эчтәлекле булмаса, язучыларга үпкәләде; китап кайгы-хәсрәт белән тәмамланса, елады һәм язучыларга тагын үпкәләде. Чәчен бер кистерде, бер үстерде. Кызлар белән дуслашты, кычкырышты, яңадан татуланды. Көнлек дәфтәрләре язгалады, аннары ташлады. Үзенә ошаган шигырьләрне дәфтәренә күчереп ала торган булды. Бәйрәмнәрне яратып көтеп алды, алгебраны җене сөймәде, ландыш чәчәкләре җыярга йөрде. Үзенең тормышында очраячак кешеләрне күз алдына китереп, алар белән күңеленнән озакозак сөйләшә торган булды. Үз вакытында кызамык белән авырды, вакыты җиткәч, аякларына биек үкчәле туфля киде, һәм, вакыты җиткәч, мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңлады. Бу саф, яшь мәхәббәт иде, андый вакытта кешеләр ни өчен яратканлыкларын сорап тормыйлар, мәхәббәт аларның тормышларын матурлатачакмы, яисә катлауландырачакмы икәнлеге турында уйламыйлар, үзеңне кулга алып һәм күңелдәге теләкләрне бетереп, бу мәхәббәттән баш тартсаң, ниндидер билгеле булмаган икенче мәхәббәтнең килүен көтсәң, ул мәхәббәт бусына караганда яхшырак булмасмы икән дип тормыйлар... Мондый мәхәббәттә акыл белән эш итмиләр. Син минем янда булган чагында — миңа күңелле, син юк икән — миңа күңелсез. Ни өчен сөям мин? Анда минем ни эшем бар? Сөям, бары сөям генә. Чын мәхәббәтме бу, гомерлек мәхәббәтме? Көлке сораулар алар. Билгеле чын мәхәббәт, билгеле мәңгелек мәхәббәт. Нигә син алай уйлыйсың? Мин бер нәрсә дә уйламыйм, мин беләм. Алар, сигез классны бетергән яшь кенә Марьяна һәм югары уку йортыннан туптуры шушы шәһәргә, Марьяна шикелле чәчләрен толымлап үстергән кызларга, бөек нәрсәләр турында хыялланган кызларга рус әдәбияты укытырга килгән яшь укытучы Сергей Лавров, бернәрсә дә уйламадылар. Алар шул кадәр бернәрсә турында уйламадылар, Марьяна хәтта, укуын ташлап, аңа кияүгә чыкты, йорт хозяйкасы булып китте, аның тәрбиясендә тора башлады, ә яшь укытучы, Сергей Лавров исә шатлыгыннан нишләргә дә белми иде. Сергей Лавров ике ел шулай шатланып яшәде, бары тик «сугыш» дигән сүз радие буенча бөтен илгә яңгырап таралганнан соң гына аңына килде. Сугышка киткән чагында ул Марьяна алдында үзен искиткеч зур гаепле итеп санады. Берничә көн эчендә Марьянаиың йөзе өлкән кешеләрнеке төсле булып үзгәрде. Аның корсагы тулган, эчкә баткан күзләренә әрнү билгеләре чыккан иде. Бер айдан ул бала көтә иде.
— Гафу ит мине!—диде Сергей. Марьяна аның нәрсәдә гаепле икәнен, ни өчен гафу итәргә кирәклеген сорамады; аңа зурларча итеп, бөтен нәрсәне аңлый торган күзләре белән карады да әйтте:
— Мин сине сөям. Марьяна аңа фронтка язганда: «...Син бернәрсәдә дә гаепле түгел сөеклем, — дип язды, — мин үзем гаепле, чөнки мин шундый гамьсез яшәдем, бернәрсәгә дә хәзерләнмәдем. Күңелем ничек теләсә, шулай яшәдем, ә син миңа шулай яшәргә рөхсәт иттең, чөнки син мине сөясең. Улымны калдырып китәргә мөмкин булгач та, мин укырга китәчәкмен».
Улы тумаган иде әле аның; бу хатны ул иртәгә бала тудырасы дигән көнне язган иде. Хат Сергей Лавровның кулына эләкмәде, хат барып җиткәндә ул үлгән иде инде.
Марьянаны һәм баланы больницадан ничек алып кайту турында алар бик күп мәртәбә хыялланганнар иде.
— Мин сиңа менә шундый зурлыктагы букет алып барырмын, — ди торган иде Серёжа.
— Менә тилелек дисәң дә тилелек инде бу! Аны кем күтәреп кайтыр? Улыбызны күтәреп кайтырга кирәк бит.
— Малайны мин күтәреп кайтырмын, ә син букетны тотып кайтырсың.
— Мин аның әйберләрен алып кайтырмын. — Нинди әйберләрне? — Биләү әйберләрен. Күлмәкләрен. Төрле чүпрәк-чапракларын. Юк, чынлап әйтәм, минем сүземне тыңла. Бертөрле дә букетның кирәге юк. Имеш, урам буенча бала һәм букет күтәреп кайт — нинди зур тилелек. Больницада мин сине сагынып үләрмен. Өзлексез сәгатькә генә карап торырмын. Нигә өйдә генә тудырырга рөхсәт итмиләр икән. Кайчан миңа чыгарга рөхсәт итәрләр дә, кайчан син мине килеп алырсың дип көтә-көтә арып бетәрмен мин. Ләкин берсе дә алар уйлаганча булып чыкмады. Марьяна сәгатькә карамады.
Барыбер Серёжа аны алырга киләчәк түгел. Ул еракта. Фронтта. Марьянага больницадан чыгарга рөхсәт иттеләр. Ишек янында бүлмәдә аны тётя Паша көтеп тора иде. Үбештеләр, елаштылар. Баланы тётя Паша алды, ул күтәреп кайтты. Марьяна, кулына чүпрәкләр төенчеген тотып, аның белән янәшә китте. Фронттан хат юк иде. Көз көне аның үлүе турындагы хәбәр килде. Ике елдан соң Марьяна, Серёжаны тётя Паша белән Лукьяныч карамагында калдырып, өлкә үзәгенә китте һәм педагогия училищесына укырга керде, өйгә каникулларда гына кайткалады. Хәзер инде менә бөтенләй кайтты.
Өйдә шундый бер җан иясе бар, аның өчен үлем сүзенең, аерылышу, кайгы сүзенең бертөрле дә мәгънәсе юк. Ул үз тормышы белән, икенче тормыш белән яши. Ул — Серёжа. Тётя Пашаның савыт-сабалар шүрлегендә авыр кисаплы зур җиз киле тора, Серёжа шул килене бик ярата: «Әйдә нәрсә булса да төйик», — дип тётя Пашаны йөдәтеп бетерә. Тётя Паша килене шүрлектән ала, аның эчен караштыргалый, төбенә катып калган әйберләрне кыска һәм каты тырнаклары белән куптаргалап ташлый да Серёжага, төйсен өчен, я сохари, я шикәр кисәге бирә. Серёжа идәнгә утыра, килене ике аягы арасына куя һәм тәмам хәле беткәнче төяргә керешә. Таш кебек каты шикәр порошокка әйләнә. Киленең музыкадай чыңлавы, бөтен өйнең дөбердәп, яңгырап торуы нинди күңелле!..
Терраса тирәсендә үрмәле гөл үсеп тора (тётя Паша ул гөлне «граммофон» гөле дип атый). Гөлнең аскы өлеше карасу яшел төстәге, йөрәксыман куе яфраклар белән капланган; гөлнең нечкә генә озын тармаклары җепләр буенча югарыга үрмәләгән. Өстә дә. аста да, бөтен тирә-якта оп-очлы, зур-зур озынча бөреләр тырпаен тора. Бу бөреләр төнлә ачылып китәләр — чәчәк аталар һәм чыннан да алар граммофон трубасына охшыйлар; хәтфәдәй йомшак, гадәттән тыш матур, ялтырап тора торган зур-зур аллы-гөлле чәчәкләр алар: әйтерсең алар сиңа таба туп-туры карап торалар һәм сине күрәләр; шул чәчәкләрнең һәркайсының эчендә энҗе бөртекләредәй кечкенә генә трубачыклар үсеп торалар... Менә күтәрелә, кечкенә граммофоннар җыерылып киләләр, кырыйлары бик кызганыч булып бөтерелә һәм чәчәк үзе әшәке чүпрәк кисәгенә охшап кала.
Шуннан соң аны йолкып алып, куык шикелле иттереп, өреп тутырырга һәм бәреп шартлатырга мөмкин; авызда әчкелт тәме кала,— ә иртәгесен тагын терраса тирәсе яңадан киң булып ачылган. хәтфәдәй йомшак, аллы-гөлле яңа граммофон трубалары белән капланган була. Сережа дөньяда бик күп матур нәрсәләр таба. Кечкенә чана турында инде, кечкенә көпчәкләргә урнаштырылган такта турында инде (ул тактага бер аягың белән басып, икенче аягың белән этеп җибәрә-җнбәрә йөрергә мөмкин), Лукьянычның каегы турында инде сөйләп торасы да юк; тик бәхетсезлеккә каршы, Серёжа никадәр генә еласа да, аны каекка утыртмыйлар. Болардан тыш дөньяда бик күп нәрсәләр бар: мәсәлән, төрле төстәге ташлар, конфет кәгазьләре, буш шырпы тартмалары, көзге (бусы инде кояшта уйнатыр өчен) кадаклар стеналарга, урындыкларга кагар өчен бик яхшы алар, сабын куыгы ясап очыртыр өчен кирәк булган сабын һәм башка нәрсәләр бар. Ләкин барыннан да кызыграгы — кырмыскалар, кошлар, бакалар һәм Букет исемле эт белән Зайка исемле мәче. Кырмыскалар кайдадыр ишек алды астында торалар, җирдәге ярыклардан һәм тишекләрдән үрмәләп килеп чыгалар.
Алар бервакытта да эшсез тормыйлар, һәрвакыт каядыр ашыгалар, — нинди дә булса берәр кырмысканың ял итеп утырганын Серёжаның беркайчан да күргәне юк. Анасының әйтүенә караганда, алар җир астында торалар икән, алар үзләренең балаларына азык ташыйлар икән. Ашапэчкәнңән соң Серёжа өстәл өстендә калган ипи кисәкләрен һәм валчыкларын җыеп ала, аларны кырмыскалар чыгып йөри торган тишек тирәсенә сибә. Тишектән йөгереп чыккан кырмыска ипи валчыгына килеп бәрелә, берникадәр вакыт мыекларын кыймылдатып тора — бу нинди нәрсә, ашый торган нәрсә түгел микән дип уйлап тора булса кирәк ул; аннары валчыкка ябыша да аны үз оясына таба өстери башлый. Бик еш кына ипи валчыгы, кырмыскага караганда биш-алты мәртәбә зуррак була, ләкин кырмыска көчем җитмәс дип куркып тормый, өстерәвендә дәвам итә. Әгәр ул ипи валчыгын урыныннан кузгата алмый икән, башка кырмыскаларны ярдәмгә чакырмаса да, алар хәзер, йөгерешеп килеп, аңа ярдәм итә башлыйлар. Серёжа, чүгәләп, кырмыскаларга карап тора. Күрше бакчада бер карт юкә үсеп тора. Ул юкәнең куышы да бар. Шул куышка һөд-һөд оялаган. Алар саңгырау тавыш белән өзек-өзек итеп: «һөд-һөд! һөд-һөд!»— дип кычкыралар. Әгәр юкә янына яшеренеп кенә барсаң, кайчакларында һөд-һөд баласының куыш эченнән башын чыгарып карап торганын күрәсең: кап-кара күзле, кечкенә генә башлы, озынча томшыклы, коңгырт бүрекле ул. Ул, саф һавага чыгып, ата-анасының кайтканын көтеп тора. Аз гына кыштырдадыңмы, шунда ук күз ачып йомганчы үзенең оясына, куыш эченә төшеп китә. Күрше малае Васька урманда кош оясы тапкан икән, ул шуны Серёжага алып кайтып күрсәтте: нәкъ йон бияләй төсле иде ул оя, бары тик бармак урынына гына тишек ясалган. Бу мамык бияләй җып-җылы иде, аның кайбер урыннарыннан салам һәм кечкенә генә йомычка кисәкләре чыгып тора иде. Серёжаның әнисе шул бияләйне кулына алып карады да әйтте: «Уйласаң, исең-акылың китәр, нинди матур!» — диде. Васька, үзенең моны табуы белән горурланып, калын тавыш белән әйтеп куйды:
— Ә менә бу урынына алар йомырка салалар.
— Ә йомыркалары кайда соң? — диде Серёжа.
— Мин алариы кыздырып ашадым, — диде Васька бик усал кыяфәт белән. Начар малай ул Васька, Серёжаны ул һәрвакыт кыерсыта. Ул коңгызлар тота да, аларныц егермесен бер жепкә бәйли. Коңгызлар, ыңгырашкандай, выжылдый-выжылдый очалар, әмма жептән ычкына алмыйлар. Серёжа елый, коңгызларны ычкындырып җибәр дип ялына. Васька башта моңа риза булмый, аннары әйтә:
— Ярар, — ди ул. — Һәр коңгыз саен берәр тиен түлисең икән, мин аларны сиңа бирәм, син аларны теләсә нәрсә эшләт.
— Ул кадәр акчам юк, — ди Серёжа. — Ә син анаңнан сора, ул бирер, — ди усал Васька. Алар коңгызларны саныйлар, шуннан соң Серёжаның акчасын саныйлар, Серёжа анасы янына йөгереп кайта да, бик дулкынланып:
— Әни бәгърем, әгәр акчаң булса, миңа ундүрт тиен бир әле, коңгызларга түләргә акчам җитми! — ди. Бакалар барыннан да бигрәк елга буенда, аеруча юеш урыннарда, өянке асларында күбрәк. Алар зур соргылт корсакларын җиргә салып утыралар һәм үзләренең акый күзләре белән Серёжага карыйлар. Серёжа алариы берничә мәртәбә тотарга маташып карады, әмма бакалар шунда ук суга сикерешеп төшеп беттеләр; аларның арт аяклары шундый озын иде, Серёжа алардан рәхәтләнеп көлде. Өйдә тычканнар бик үрчегәнгә күрә, Зайка атлы мәчене сугышка кадәр үк алганнар иде әле алар. Тычканнар бераз тындылар, ләкин тәмам бетмәделәр: чөнки Зайка ялкау мәче иде. Кыш көннәрендә ул көн озын йоклый, тычканнар усалланганнан усалланалар, бүлмәдә йөгерешеп йөриләр.
Тётя Паша Зайканы төрткәләп уята, кулы белән суккалый-суккалый әйтә: «Бар, бар, ялкау, ялкауланып ятма!» — ди һәм, җилкәсеннән тотып, аны чоланга чыгарып ташлый да өстеннән бикләп куя. Бер ярты сәгатьтән соң ул аны чоланнан чыгара; мәче, авызына тычкан кабып, күңелсез кыяфәт белән генә килеп чыга: «Күрмисезмени, мин бит үземә тиешле хезмәттән баш тартмыйм!» — дип әйтергә теләгәндәй, бүлмә буенча ашыкмый гына узып китә һәм, ниһаять, караңгы почмакка кереп, тычканны ялкау гына ашый. Аннары бик озак һәм бик җирәнгеч итеп юына да яңадан йокларга ята.
Җәй көннәрендә Зайка берникадәр җанлана. Букет исемле этнең ишек алдына кергәнен террасада саклап тора һәм, кинәт кенә аның өстенә сикереп, Букетның борынын тырнап ала. Букет чиный-чиный елап чыгып кача. Букет ул яшь, җиңел акыллы, көлемсерәгән күз карашлы эт иде; Зайканы җиңә алам дип башына да китерми иде ул. Серёжа Зайканы бик ярата, аны коча, үбә, аңа ашарга бирә. Зайканың бөтен эше аңа бик кызык тоела: Зайка төчкерсә дә, битен юса да, койрыгы белән уйнаса да бик кызыксынып карап тора. Йокларга ятканда, Серёжа Зайканы үзе белән бергә яткыра, аны сыйпый-сыйпый, иркәли-иркәли үз янында тотарга тырыша; ләкин Зайканың күңелен бернәрсә белән дә табып булмый, Серёжа белән йокларга теләми ул, койрыгын селкеткәләп, кабарынып утыра-утыра да барыбер качып китә. Ә Серёжаның ялгыз гына йоклыйсы килми, ул әнисен чакыра: «Минем янда утырып тор», — ди. Марьяна урамга караган тәрәзә янына килеп утыра. (Чат бүлмә булганга күрә, аның тәрәзәсе ишек алдына карый иде). Тәрәзә ачык. Кайчакларында таныш-белешләрдән кем дә булса тәрәзә төбенә килә һәм Марьяна белән сөйләшеп басып тора. Кайчакларда Иконников килеп чыга.
— Хәерле кич, — ди ул.
— Хәерле кич, — дип җавап бирә Марьяна.
Биш-алты минут чамасы алар җыен вак-төяк турында сөйләшәләр. Аннары Иконников китеп бара. Ә ул арада Сирёжа йокыга китә, шуннан соң инде Серёжага анасының кирәге юк. Марьяна тәрәзә пәрдәсен төшерә һәм өй эшләренә тотына.
Тетя Паша Марьянаны бакча чүбен утарга җибәрде. Лукьянычларның бакча участогы кирпеч заводыннан ерак түгел иде. Шәһәрдән чыккач, 1Марьяна туфляларын салып, яланаяк кына китте: болай җиңелрәк тә, аяк киеме дә тузмый. Чүп утарга ярата ул. Тигез булып үсеп торган бәрәңге буразналары, чәбәләнеп беткән кыр үренделәре һәм ямь-яшел булып тулып торган кишер яфраклары белән капланган бакчаларда берәү дә юк... Бары тик бакчаның аргы кырыенда гына ике хатын чүп утый, аннары еракта, юл буйлап, я берәр олау, я машина, я берәр кеше узып китә. Марьяна үзенә көч кергән, җиңеләеп киткән кебек сизә; чапкы белән әле яңа гына йомшартылган җиргә яланаяк басуы нинди рәхәт. Марьяна җырлый-җырлый утый. Тетя Паша аңа икмәк белән каты итеп пешергән йомыркалар биреп җибәргән иде, төш вакытында ул, җиргә утырып, шулариы ашады. Көндезге өчләрдә, эшләп бетереп, өйгә кайтып китте. Кайтышлый елгада коенды. Суга чумып алганнан соң, ул үзенең су эченнән чыгып торган иңбашларына карады, һәм аңа кинәт авыр да, моңсу да булып китте: аның яшьлеге кемгә кирәк соң?.. Электә күнеккәнчә, аны һәрвакыт «Марьяна Субботина» дип йөртәләр. Ләкин күптән түгел генә ул урам буенча барганда, бер урында сөйләшеп тора торган хатынкызлардан берсе, аны күргәч:
— Лавров хатыны бара, — диде.
— Тол хатын. «Мин — тол хатын», — дип уйлады Марьяна һәм бу сүзнең кайгылы сүз икәнен, салкын сүз икәнен бик нык сизде. Үзенең ялгызлыгын сизде ул. Өйдә аны кемнең дә булса көтеп торуын, ишек төбендә каршылап, кочып алуын теләде ул...
Тётя Пашадан башка аны берәү дә көтми хәзер. Серёжа кайда булса да малайлар белән уйнап йөри торгандыр. Чебеннәр кермәсен өчен, тәрәзәләргә марля пәрдәләр корылгандыр, өй эче салкынча булсын өчен идәнне юып чыгарганнардыр, тётя Паша идәнгә җәелгән паласлар буйлап яланаяклары белән йомшак кына басып йөри торгандыр; анда инде хәзер иренең мәхәббәтле, ягымлы тавышы да, анда каты-каты басып йөргән аяк тавышы да ишетелми...
Аның бәхете нинди кыска булды, яшь кешегә мәхәббәтсез яшәве нинди авыр... Марьяна, тирән көрсенеп, өстенә киенде дә өенә кайтып китте. Билгеле, Серёжа өйдә юк, ишек алды буп-буш, бары тик канәфер куаклары төбендә генә тавыклар ялкау казынып йөриләр. Тётя Паша тавыкларга җим бирер өчен ишек алдына чыкты. Марьяна аны кочып алды:
— Ой, бөтен сөяк-санакларыгл сызлый, ой, эшли-эшли арып беттем, ой, ашыйсым килә! — дип бала чагындагы шикелле көйли-көйли йөзен аның иңбашына куйды:
—Бар, аш аша, — диде тётя Паша.
— Бар, кызым, аша. һәм ул чиста клеёнка җәелгән кухня өстәле өстенә тәлинкә китереп куйды. Өстәл өстендә кувшин белән зур букет тора; күк чәчәкләр букеты. Сулы кисмәк янындагы скамьяда Зайка йокымсырап ята, бер күзен йомган, бер күзен чак-чак кына ачып караштыргалый; Зайканың да ашыйсы килә, ләкин урыныннан торырга, кычкырырга иренә ул — йоклыйсы килә алың... Монда Марьянага бөтен нәрсә, бөтен әйбер бик күптән, бик күптән таныш, ул һәр әйбернең урынын, һәр нәрсәнең ни өчен кирәклеген белә, алар барысы да аның күңеленә якын. Марьянаның моның шикелле җылы почмагы бервакытта да булачак түгел; аңа тагын нинди почмак кирәк соң?..
— Нигә ашамыйсың? — диде тётя Паша.
— Үземә генә күңелсез, — диде Марьяна, кашыгын куйды һәм ишек алдына чыкты, аннары урамга чыгып китте.
— Серёжа!—дип кычкырды ул. «Бәлки, ул кайда булса да бакчада уйный торгандыр...»
Такта тротуарда кемнеңдер аяк тавышы ишетелде, Марьяна әйләнеп карады — Ерак урам буйлап Коростелев килә иде. «Безгә микән, әллә түгел микән?» — дип уйлады Марьяна. Коростелев, аңа башын иеп:
— Исәнме, Марьяша, — диде. Туктап та тормыйча узып китте, кем белә, бәлки, ул Марьянаның сәламне алганын яисә алмаганын да күрмәгәндер. Ул ниндидер уйга бирелгән һәм эшлекле кыяфәт белән бара иде. Кайчандыр ул анасы белән — Настасья Петровна белән аларга килә торган иде, — чәчен кыркытып алдырган, озын буйлы, ябык бер малай иде ул; Марьяна белән бергә карта уйный иде; бәйрәм көннәрендә алар шулай килгәләп китәләр иде, ә хәзер инде Митя, Дмитрий Корнеевич, әйләнеп тә карамый. Зур кеше булды инде ул, эше күп аның. Әнә ул эш белән каядыр бара... Марьяна аның артыннан карап калды. Коростелев урам чатына барып җитте һәм бер генә секундка борылып карады. Аннары икенче урамга кереп китте... Аның янында нигә туктасын ул? Бергә уйнаган чаклар үтте инде; аларның нинди гомуми интереслары булсын соң? Марьянаның да үз эше бар. Ул да шулай ук үз юлы белән, үз эшләре белән йөри.
А. Тәүгилде тәрҗемәсе.
(Дәвамы киләсе санда)