ТАТАРСТАН КОМПОЗИТОРЛАРЫНЫҢ ИҖАТЛАРЫ
Я.ГИРШМАН
ТАТАРСТАН КОМПОЗИТОРЛАРЫНЫҢ ИҖАТЛАРЫ
ВКП(б) Үзәк Комитеты үзенең «Мураделиның «Бөек дуслык» операсы турында»гы тарихи карарында, совет музыкасында халыкча булмаган, формалистик юнәлешне каты хөкем итте. Шул ук вакытта, музыка сәнгатенең массаны коммунистик рухта тәрбия итүдәге әһәмиятенә бәя биреп, Совет композиторларын музыка сәнгатендәге формализмга, космополитизмга һәм антидемократик тенденцияләргә каршы аяусыз көрәшкә чакырды. Партиянең Үзәк Комитеты, совет музыкасында саф, прогрессив, реалистик юнәлешне киң җәелдерү кирәклекне, югары идеяле, халыкчан музыкаль сәнгать өчен көрәшергә, ге- роик совет халкының нык үскән художество сорауларына тулы җавап бирерлек әсәрләр тудыру кирәклекне күрсәтте. Бу карардан соңгы ике ел эчендә, совет композиторлары үз иҗатларында зур, яңа борылыш ясадылар. 1949 елның декабрь аенда, Москвада совет композиторлары Союзы правлениссенең III нче пленумы булып узды, анда шушы ике ел эчендәге иҗат уңышларына йомгак ясалды. Пленум концертларында, опера, симфониядән башлап, кечкенә вокаль, инструменталь пьесаларга кадәр — 250 дән артык төрле-төрле жанрдагы әсәрләр башкарылды. Бу әсәрләр совет музыкасында реалистик юнәлешнең тулысынча җиңүен күрсәттеләр. ВКП(б) Үзәк Комитетының музыка мәсьәләләре буенча тарихи карары, Татарстан композиторларының иҗат эшләрен дә җанландырып җибәрде һәм аларны зур уңышларга рухландырды. Партия күрсәтмәләренең эшкә рухландыручы бөек көче, татар композиторларының иҗат активлыгын, аларның совет тематикасына тулысынча борылуларын, халык җырларын өйрәнү, аларны үз иҗатларында органик рәвештә файдаланып, шулар нигезендә, халыкка аңлаешлы, реалистик, ачык, музыка теле табуга китерде. Шулар нәтиҗәсендә, масса жанры — хор музыкасы өлкәсендә иҗат итү активлыгы туды. Татарстан Совет Композиторлары Союзындагы иҗат утырышлары, үткен тәнкыйть чыгышлары белән җанлы уздырыла башлады.
Зур күләмле, яңа һәм әһәмиятле әсәрләр белән беррәттән, татарча инструменталь симфония һәм камерная музыка да артты. Болар рәтенә: Н. Җиһановның татар халык темаларына симфоник оркестр өчен язган сюитасын, аның ук, «Зөһрә» балеты сюитасын, А. Леманның татар темаларына сюитасын, А. Ключарсвның «Тау әкияте» балетының сюитасын, М. Мозаффаровның скрипка белән фортепиано өчен язылган поэмасын, аның ук, балалар өчен фортепиано пьесаларын һ. б. кертергә мөмкин. Нәҗип Җиһановның татар халык темаларына язылган сюитасы художество сыйфатлары ягыннан аерым югарылыкта тора. Н. Җиһанов — татар Совет музыкасында иң алдынгы һәм иң талантлы композиторларның берсе. Аның иҗат колачы бик киң һәм күп төрле якларны эченә ала. Ул — алты опера, ике балет, берничә зур симфония, шулай ук, халык тарафыннан сөелеп җырлана торган бик күп көйләрнең авторы. Аның бик күп романслары, фортепиано пьесалары, башкаручыларның репертуарларына, һичкайчан сәхнәдән төшмәслек булып, нык кереп урнаштылар. Зурлыгы һәм жанрына карамастан, ул үзенең һәрбер җитлеккән әсәрендә бик үзенчәлекле художник булуын күрсәтте. Н. Җиһановның барлык әсәрләре, профессиональ композитор осталыгы белән ачык, тирән һәм көчле итеп иҗат ителгәннәр. Н. Җиһановның иҗат йөзендә аның үзенә генә хас аерымлыклар бар. Ул идея художестволы, зур актуаль мәсьәләләрне бик кыю рәвештә тотып ала белә һәм зур осталык белән чишеп бирә. Ул күп кенә әсәрләре белән татар музыкаль сәнгатенең пионеры, беренче буларак, музыкадагы иң катлаулы формалардан — операны, симфонияне иҗат итүче.
Ул — зур музыкаль-сәхнә әсәрләрендә булсын, яки инструменталь көйләрендә булсын, совет халкын дулкынландырырлык темаларны сайлый, матур сюжет аша халык тормышының монументаль күренешләрен һәм аның героик көрәшен чагылдырырга омтыла. Н. Җиһанов көйләре, халык-милли колоритына бик бай. Композитор халык музыкасы белән өзлексез элемтәдә яши, аны сөя, аны үзенең иҗатында тагы да үстереп бирә. Композитор, бөек рус музыкаль классикасының прогрессив традицияләрен, халык музыкасының характерына, рухына туры китереп, органик рәвештә бәйли белә, шул нигездә татар музыкасын үстерә, аның художество мөмкинлекләрен ачып сала, аны СССР халыкларының барлык халыкларына да аңлаешлы формага кертә. Н. Җиһановның күп кенә әсәрләре Татарстаннан һәм Советлар Союзыннан тыш җирләрдә дә яңгырый. Аларның иң яхшылары, бик хаклы рәвештә, совет музыка культурасының алтын фондына кертелделәр. Болар рәтенә, 1950 нче елда, Сталин премиясенә лаеклы булган, татар темаларына язылган сюитасы керә. Композитор, инде икенче тапкыр Сталин премиясе лауреаты булу дәрәҗәсенә иреште. Бу — аның әсәрләренең идея-художество эчтәлеге ягыннан әһәмиятле булуын, музыкаль теленең реалистик, халыкчан икәнлеген яңадан бер тапкыр раслый. Н. Җиһановның Сталин премиясе белән бүләкләнгән сюитасы, беренче тапкыр, ВКП(б) Үзәк Комитетының, «В. Мураделиның «Бөек дуслык» операсы турыида»гы карарына бер ел тулу уңае белән, Татарстан композиторлары әсәрләре концертында башкарылды. Бу сюитаның иҗат ителүе, партиянең музыка мәсьәләләренә карата булган тарихи карарына композиторның җавабы иде.
Сюита СССР Совет композиторлары союзы правлениесенең III нче пленумы концертында башкарылып бик җылы каршы алынды һәм Москваның музыкаль җәмәгатьчелеге тарафыннан яхшы бәя алуга иреште, үзәк матбугат битләрендә дә яхшы бәя алды. Сюитаның беренче кисәгендә халыкның лирик җыры «Рәйхан» алынган. Бу көйне автор җиңел бию көе белән ураган. Сюитада гүзәл кыз Рәйханның якты образы, шушы матур көй аша, бөтен тулылыгы белән җанлана. Икенче кисәкнең нигезенә, халыкның борынгы көйләреннән «Кара урман» салынган. Бу кисәктә, туган илнең матурлыгы, кырыс табигатьнең гүзәллеге, искиткеч нечкәлек һәм музыкаль образлар аша, төрле төстәге буяулар белән, шигъри итеп бирелгән.
Өченче кисәк, халыкның шаян җырларыннан «Зарифа» көенә нигездәнеп эшләнгән. Биредә, егетләр-кызларның үзара шаян җыр җырлаулары, күңелле, кызык күренешләр бик җитез һәм кызу характерда сурәтләнгән. Сюитаның дүртенче финаль кисәге, такмак рәвешендәге шук, хәзерге «Уфа-Чиләбе» көенең, лирик «Арча» көе белән аралаштырылуы аша тудырылган. Бу ике контраст көйне шулай оста куша белү генә дә, композиторның музыкаль культурасының нинди югарылыкта торуын күрсәтә. Халык иҗатыннан, җыр байлыгыннан дөрес файдалана белү, композиторга бу сюитаны симфоник калыпка мастерларча сала алуга зур мөмкинлекләр тудырган.
Сюитада чын күңеллелек, ачыклык, якты лирика, тормыш шатлыгы тулып ята, сюита ясалма тавыш уйнатулардан, чуар, бормалы-сырылмалы алымнардан тулысымча азат. Сюитаның музыкасы, халык көйләренең шигъри эчтәлеген ачып сала, халкыбыз тормышының тулылыгын тудыра, халыкның иҗат көченә ышанычны раслый. Гади, саф музыкаль теле һәм формасы белән сюита — чын реалистик, киң массага якын, аңлаешлы музыкаль әсәр булып тора. Моның шулай булуын, Советлар Союзының төрле почмакларындагы радио тыңлаучылардан килгән бик күп хатлар да раслыйлар. Алар, үзләренең туган көйләрен, симфоник оркестрда тыңлауның нинди зур шатлык булуын язалар, композиторга бу хезмәте өчен рәхмәтләр яудыралар, котлыйлар.
Композитор Мансур Мозаффаров инструменталь музыка тудыру эшенә күп көч салучыларның берсе. М. Мозаффаров үз иҗатында аерым музыкаль жанр белән генә чикләнми. Ул вокаль әсәрләр өстендә күп еллардан бирле хезмәт итеп килү белән билгеле. Аның бик күп романслары, җырлары халык арасына киң таралды. Аларның күбесе, лирик җылылык һәм чын йөрәктән язылулары белән билгелеләр. Ул көйләрнең мелодикасы, интонация сафлыгы, ачыклыгы һәм халык көйләренә органик рәвештә якын торулары белән уңышлы. М. Мозаффаровиың камерный инструменталь репертуар тудырудагы инициативасы бик мактаулы хезмәт. Ул һәртөрле жанрдагы инструменталь әсәрләр тудыруга омтылып, бик күп яңалыкларга иреште. Болар арасында, бигрәк тә уңышлы чыккан, зур булмаган инструменталь пьеса — скрипка өчен язылган «Поэма»сын һәм балаларга фортепианода башкару өчен язылган пьесаларны да күрсәтеп үтәргә кирәк. «Поэмамның музыкасы, үзенең моңы һәм үтәли лиризм белән сугарылган булуы ягыннан игътибарны үзенә тарта.
Халык җырларына якын мелодиканы яхшы гармонияләштерү, җыр фактурасын яхшы куллана белү осталыгы күренә.
М. Мозаффаров, зур формадагы әсәрләрне генә уңышлы башкарып чыга алмады. Аның симфоник оркестр өчен язылган «Поэма»сы үз вакытында бик җитди һәм турылыклы тәнкыйтькә очрады. Композитор үз алдына зур симфоник әсәр тудыруны бурыч итеп куйган булса да, үзенең идеясен тулысынча һәм ачык билгеләп җиткерә алмады. Шуңа күрә, поэманың конкрет эчтәлеге дә һәм идея юнәлеше дә билгеле түгел иде. Бу — тулы канлы, ачык музыкаль образлар тудыру урынына, эчтәлексез, темаларны уйнату гына булып калды. Болар өстенә, бу «Поэма»да авторның композиторлык техникасындагы җитешсезлекләре дә күренде: әсәрдә тематик контрастларның, аның үсүенең бөтенләй диярлек юклыгы, фактура ярлылыгы, оркестр колоритын сизү йомшаклыгы, полифоник алымнарны тиешенчә кулланмау һәм музыканың җыйнак булмавын әйтергә кирәк. Әсәренә совет чынбарлыгының искиткеч яңгырашын бирүче тирән идея эчтәлеге салмау, совет тамашачыларының сораулары, интересларыннан ерак торган, музыкаль абстракция белән мавыгу, композиторның бу әсәрен уңышсызлыкка, җайсызлыкка китерде. М. Мозаффаровиың зур инструменталь формаларны үзләштерүе, кыллы квартет өчен яза башлавы, җитешсезлекләреннән котылуга таба адымы булды. Ләкин бу эшендә дә композитор, ачык идеянең юклыгын, акланган логик үсешнең булмавын, форманың таркаулыгын сиздерә. Менә, шуңа күрә дә музыкада ачык интонация, көйдә сафлык бигрәк тә, борынгы халык көе «Тәфтиләү»гә нигезләнгән икенче бүлекнең шигъри эшләнешенә дә карамастан, квартетны әле һаман да идея һәм художество ягыннан тулы бәяле әсәр дип атап булмый. Соңгы вакытта язылган, инструменталь әсәрләрдән А. Леманның сюитасы игътибарны үзенә тарта. Аның яхшы ягы: оригиналь тематик материалның, халык темаларына якын торуы музыкада милли характерны дөрес ачып сала белүдә.
Сюитаның икенче кисәге, һичшиксез, уңышлы һәм тирән тәэсир калдыра. Бу — йөрәктән чыккан, җылы хисләр белән тулы бишек җыры. Ләкин сюитада канәгатьләндерми торган яклар да бар: кисәкләрнең артык миниатюрлыгы, тулаем алганда циклларның тиешенчә формалашып җитмәве, шулай ук, хәзерге көндә халык тормышында булмаган, акланмаган бик иске темаларны алу. Шуларга да карамастан, бу әсәре белән автор, үзенең элекке иҗатындагы формалистик тенденцияләреннән арынырга теләүне, реалистик юнәлеш ала баруны, халык-җыр материалларына органик рәвештә якынлашып, үзенең музыкаль телен ачыклау өстендә эшләвен күрсәтте. Соңгы вакытта, татар инструменталь музыкасы туктаусыз үсә һәм дөрес, реалистик юлдан югарыга таба күтәрелеп килә. Шуның белән бергә, татар композиторларының бу өлкәдә әле, сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да безне канәгатьләндереп җиткермәүләрен дә әйтергә кирәк. Композиторларыбызның бик күбесе, бу өлкәгә тиешенчә әһәмият биреп җиткермиләр, барысы да бертигез активлык күрсәтеп эшләмиләр. Инструменталь музыка белән махсус шөгыльләнүчеләр дә, күбрәк кечкенә, эчтәлек ягыннан сай әсәрләр язу белән генә чикләнәләр. Хәзергәчә, совет тематикасына язылган, зур әһәмияткә ия булырлык, татарча симфоник әсәрләр программасы юк әле. Совет халкының бәхетле, шат тормышы, аның героик хезмәте, коммунизм төзүдәге көрәше һаман да әле җырланмаган. Татарча инструменталь концерт тудыру мәсьәләсе дә хәл кылынмаган. Композиторларыбыз Татарстан музыка мәктәпләре каршында да зур бурычлылар, аларда югары художестволы, яхшы сыйфатлы, педагогик репертуарның юклыгы нык сизелә. Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен барлык композиторларыбызның иҗат активлыгы, эшчәнлекләре кирәк. Ачык әйтергә кирәк, инструменталь музыка өстендә эшләүнең әһәмияте шунда ки,
татар композиторларының башка жанрда булган әсәрләре белән эш иткәндә (җыр, романс, музыкаль сәхнә әсәрләре), бигрәк тә инструментларда башкару вакытында, бик зур җитешсезлекләргә (фактураның артык бертөрлелегенә, ярлылыгына, оркестрлаштыру техникасының йомшаклыгына һ. б.) очрарга туры килә. Шуңа күрә инструменталь әсәрләр өстендә өзлексез эшләүне төп бурыч итеп куярга кирәк. Чөнки бу өлкәдә генә композиторлык мастерлыгын югары күтәрергә, гомумән, татар музыкасының бөтен жанрлары буенча үзеңне үстерергә, чыныктырырга мөмкин. Татар композиторларының бу төп мәсьәләне чишү өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Һич шик юк, тиздән без, югары художестволы, тирән идеяле, җитлеккән симфоник әсәрләр программасын күрербез, алар — реалистик, татар совет симфоиизмының тууы турында сөйләргә мөмкинлек бирерләр.
Татар совет культурасы дөньясында, татар операсы бик ныклы рәвештә иң алдынгы урында тора, шулай ук ул, Советлар Союзы тугандаш милләт халыклары опера сәнгатендә дә аерым күренекле урынны били. Н. Җиһановның опера сәнгате өлкәсендәге эшчәилеге, совет операсы үсешендә иң зур әһәмияткә ия булган хезмәт. Аның тарафыннан иҗат ителгән «Качкын» операсы (шагыйрь Ә. Фәйзи либреттосы) татар музыкасы тарихында зур вакыйга. 1939 нчы елның июнь аенда шул әсәрнең постановкасы белән, Татар Дәүләт Опера Һәм Балет Театры ачылды. Бу ике факт: татар милли операсының тудырылуы һәм опера театрының ачылуы, татар совет социалистик культурасының чәчәк атуын, шулай ук татар музыка сәнгатендә башкаручы иҗат көчләре кадрларының җитешүен раслый.
Н. Җиһановның опера өлкәсендәге интенсив хезмәте, шул көннән башланган татар опера сәнгатенең үсеше белән багланышлы. Аның тарафыннан берничә опера тудырылды. Шулар арасында иң уңышлысы, 1948 елда икенче дәрәҗә Сталин премиясе белән бүләкләнгән «Алтын чәч» операсы. Бу аның иң реалистик, тирән эчтәлекле, художествога бай операсы. Ләкин, Җиһановның идея-художество эшләнеше ягыннан уңышсызлыкка очраулары да булды. Аның «Түләк», «Шагыйрь» опералары либреттоларның идея-эчтәлек ягыннан тотнаксыз булулары сәбәпле совет җәмәгатьчелеге тарафыннан бик каты тәнкыйтькә очрады. 1 нче Бөтенсоюз Совет композиторлары съездының трибунасыннан Н. Җи- һанов үз-үзен тәнкыйть итеп: «Мин совет опералары язганда яхшы эчтәлекле либреттолар сайлый алмадым, мин күрсәткән совет кешеләре, чын совет кешеләре булып чыкмадылар» XVIII XIX — диде. Шулай итеп, совет композиторлары алдында, хәзерге совет темасына, социалистик чынбарлыкны дөрес чагылдырган, совет кешеләре образын тулы гәүдәләндергән опера тудыру мәсьәләсе иң җаваплы бурыч булып тора. Хәзерге вакытта Н. Җиһанов, колхоз тормышыннан опера яза. Ләкин, бер композиторның тырышлыгы белән генә татар совет операсын югары баскычка күтәрү проблемасын хәл кылу мөмкин түгел. Яңа опералар тудыру эшенә, һичшиксез, башка композиторларны да тартырга кирәк. Бу эштә шактый тәҗрибәләре булган композиторлардан М. Мозаффаров һәм 3. Хәбибуллиннар да опера тудыру эшендә актив катнашырга тиешләр. Композитор А. Ключарев, яңа гына «Тау әкияте» исемле балет язып бетереп, балет театрының репертуар байлыгына үз өлешен өстәде. Балетның сюжетына, беренче башлап руда эзләүче башкортлар турындагы, Урал әкияте алынган. Балетта, башкорт халкының, патша хөкүмәтенә һәм урындагы эксплоататор-тарханнарга Бөтенсоюз Совет композиторларының
каршы көрәше күрсәтелә, XVIII гасыр башларындагы вакыйгалар чагылдырыла. Ул вакыттагы наместник-колонизаторлар, Уралның табигый байлыкларын ерткычларча талыйлар, шул җирләрдә яшәүче төп халыклар булган башкортларны туган илләреннән куалар, аларга үз җир байлыкларыннан файдаланырга ирек бирмиләр. Балетта башкорт халкының тормышы, аның көче, иреккә омтылуы ачык күрсәтелә. Урал әкиятләрен язучы П. Бажовның атаклы әкиятләрен файдалану, балетның героик идеясен тагы да ачыклауга ярдәм иткән. «Тау әкияте» балеты турында төгәлләнгән фикерне әсәр сәхнәдә куелганнан соң гына әйтергә мөмкин булачак, әлбәттә. Бу балет татар һәм башкорт опера һәм балет театрлары тарафыннан постановкага кабул ителде.
Музыкаль театрларның репертуарларына да яңа әсәрләр өстәлде. Халык арасында иң популяр композитор С. Сәйдәшев, «Наёмщик» музыкаль драмасын, яңадан редакцияләп, яңа вокаль һәм инструменталь номерлар өстәп эшләп чыкты. Моның белән, ул үзенең көйләргә бай композиторлык талантын яңадан бер кат күрсәтте. С. Сәйдәшев, милли опера һәм музыкаль комедияләр үсешендә зур әһәмиятле булган, музыкаль драмалар жанрын тудыручы композиторларның берсе. Бу спектакльләрдә С. Сәйдәшевнең музыкалары драманың органик бөтенлегеннән аерып алынмаслык бер кисәге урынында тора. С. Сәйдәшевнең көйләре, халык арасына иң күп таралган, чын мәгънәсендә халыкчан көйләр. Аның көйләре тирән эчтәлекле, халык-җыр сәнгате чишмәләреннән аергысыз, гади һәм халыкка аңлаешлы, реалистик итеп язылганнар. Шуңа күрә дә халык аның көйләрен яратып тыңлый, үз итеп, сөеп җырлый. Татар музыкасында, халык арасында шул тикле киң таралган, популяр көйләрдән, мәсәлән, «Наемщик» драмасыннан Батырҗан, Гөльйөзем арияләре һәм С. Сәйдәшевнең башка көйләре шикелле көчле җырлар бүтән кайсы композиторларда табылыр? Ләкин шушы уңышларга да карамастан, хәзер С. Сәйдәшен үз иҗатында пассивлык күрсәтә. Соңгы вакытларда аның яңа әсәрләре бөтенләй диярлек күренми башлады.
Композитор Җ. Фәйзи, опера һәм балет театры өчен «Идел буенда» исемле яңа музыкаль комедиясен (Гамир Насрый либреттосы буенча) язып бирде. Совет тормышыннан музыкаль комедия тудыру өстендә эшләүдә, композиторның күп хезмәтләр куюын ачык әйтергә кирәк. Ул, бу юлда өзлексез рәвештә эзләнүләр алып бара һәм күп көч салып килә. «Идел буенда» музыкаль комедиясендә, авыл белән шәһәр арасындагы аермаларның бетүе, совет кешеләренең югары уңыш алу өчен көрәшләре, шулай ук, колхоз тормышындагы культура үсешен күрмәүче артта калган кешеләргә каршы көрәшү идеясе алынган. Ләкин шушындый яхшы теләкләргә корылган идеяләр, ышандырырлык рәвештә чишелмәгәннәр. Шушы мәсьәләләрне ача торган конфликтлар (бер фамилиядә булу аркасында, яки кырылып ташланган мыек аркасында туган аңлашылмаучылыклар) бик очраклы һәм ясалма уйланылган, бу, үзе генә дә комедиядәге вакыйгаларның дөрес булмавын, ышандырырлык түгеллеген китереп чыгарган. Социалистик хезмәт герое Гариф Саттаров, узып китүче рәвешендә генә күрсәтелә. Ул комедия барышында сәхнәдә ике генә мәртәбә, кунак булып кына күренә. Беренче тапкыр кергәндә сөйгәне Рәмзия белән очраша һәм үзенең аннан көнләшүен күрсәтә. Икенче тапкыр кергәндә, иптәшләренә Москвада иптәш Сталин белән ничек очрашуын сөйли. Рәмзиянең дә яңа сорт бодай үстерүче фәнни эшче булуын, аның Москвадан үз хезмәтләре турында хәбәр көтүен, без сүз арасында гына ишетәбез. Чөнки, Рәмзиянең сәхнәдә күренә торган кичерешләре, күбрәк аның кайгыруларына, Гарифның өйләнгән булуы турындагы ялган хәбәрләрне ишетүенә, аның борчылуларына бәйләнгән.
Халык пристаньга очраклы рәвештә җыелган, вакыйгаларга читтән генә катнашучылар, карап торучылар итеп кенә күрсәтелгән. Түбән карашлы Закир, аның культуралы булып кыланулары һәм кинәт аңлы булып китүләре барысы да ышандырырлык килеп чыкмаган. Төп конфликтның очраклыгы, вакыйга урыннарының дебаркадерда, ресторанда, гостиницада булуы да акланмый. Бу комедиянең кешеләре колхозчылар, колхоз эше, югары уңыш өчен көрәшүче кешеләр итеп күрсәтелергә тырышылса да, колхоз, үзе күренмәгәч, аларның тормышлары да күренми. Болар бар да, комедиядәге вак-төяк бәрелешләр, ыгы-зыгы, аңлашылмаучылыкларның беренче планда бирелеп, алдынгы кешеләрнең Мичурин фәненә нигезләнгән югары уңыш өчен булган көрәшләре, шул көрәштә үсешләре, икенче планда бирелүдән килеп туган. Дөрес, югары уңыш алу турында комедиядә күп сөйләнә, күп җырлана, ләкин болар декларатив характерда гына килеп чыгалар, сәхнәдә күрсәтелә торган вакыйгаларга бәйләнмичә, читләтеп кенә биреләләр. Болар бар да комедиянең драматургия ягыннан йомшак эшләнгән булуын күрсәтәләр. Җ. Фәйзинең музыкасы, әлбәттә, либреттодан өстен тора. Аның сыйфаты, мелодиялелеге, гомумән шатлыклы, һәркемгә аңлаешлы булуы тулысымча күренде. Хәзерге «Су буйлап» көе нигезенә корылган музыкаль үсеш, Идел темасын ачуда бик уңышлы алынган. Иделгә хас киңлек, көйнең тирән эчтәлекле
булып яңгыравы,, композитор тарафыннан дөрес сайланган.
Рәмзия һәм Фәйрүзәләрнең партияләрендә дә бик кызыклы, матур моментлар табылган һәм парның музыкаль характеристикалары да уңышлы килеп чыккан. Ләкин, музыкаль номерларның артык күп, еш булулары, аларның закыйга барышыннан килеп чыкмаулары әсәрне авырайта, аны чуарлый. Шулай ук, икенче пәрдәдәге биюләр дә спектакльнең барышына ябышмый, ничектер читтән кертелгән, артык күренеш булып чыга. Ресторандагы официанткалар, позарларның биюләре, вакыйгага бәйләнмәү генә түгел, берни белән дә акланмаган оперетта штампына ия булып күренә, бу исә күптән инде, совет музыкаль комедиясеннән куылган алым. Комедиядә ансамбль номерларының аз булуы да күңелсез хәл булып тора. Әсәрдә булган кадәр дуэтлар да (Фәйрүзә белән Салих, Сөембикә белән Мортаза) диалог характерында гына бирелеп, аларда ансамбль үсеше күренми, шулай ук ансамбль финалларының булмавы да, спектакльнең музыкаль ягын ярлыландыралар. Бер-берсенә якын торган минорлирик характердагы, вальска ошашлы җыр-романс номерлары белән мавыгуларны да композиторларның уңышы дип булмый. Бу алым, артык бертөрлелек тудыра, музыкаль эпизодлардагы шатлыкны, көлкене арттырмый.
Тулысымча алганда, «Идел буенда» музыкаль комедиясе — авторларның зур көч куеп, иҗади эзләнүләрен күрсәтә. Аларның хәзерге совет тормышыннан, күңелле спектакль тудырырга омтылуларына уңай бәя бирергә кирәк. Ләкин, хәзерге темага якын килү генә әле, комедиядәге музыкаль-драматик кимчелекләрне каплый алмаганлыгын әйтергә кирәк. Совет чынбарлыгын, совет кешеләренең гүзәл образлары аша, тирән художестволы вакыйгалар аша бирергә кирәк. «Правда» газетасының 1949 ел 7 августтагы «Югары идеялелек һәм художество мастерлыгы» дигән баш мәкаләсендә: «Актуаль тема алу гына җитми, халык алдында язучының бөтен җаваплылыгын аңларга, тормышны тирәнтен өйрәнергә, үзеңнең мастерлыгыңны күтәрү өстендә армый-талмый эшләргә кирәк», — дип күрсәтелде.
«Идел буенда» музыкаль комедиясе турында сөйләгәндә, партиянең шушы күрсәтмәсенә яңадан да бер тапкыр игътибарны юнәлтү, бик файдалы булыр. Авторлар үзләренең кимчелекләрен искә алырлар, югары идеяле, тулы художестволы татар музыкаль комедиясе тудыру өстендә эшләүләрен дәвам иттерерләр диясе килә.
Татар халкы җырны ярата, аны тиз отып ала, аңа бәя бирә белә һәм кадерләп саклый. Халыкның бу сыйфатларын композиторларыбыз да аңлап эш итәләр. Шуңа күрә дә җырлар иҗат итүгә бөтен көчләрен, сәләтләрен бирәләр. Күпертмичә әйтергә мөмкин, яхшы җырлар тудыручылар, алар барысы да халыкның талантлы вәкилләре булып торалар. Композиторларыбызның барысы да сугышчан җырлар, масса-совет җырлары белән, гади, аңлаешлы, халыкка якын торган җырлар белән иҗат мәйданына килделәр. Иҗатларын халык күңеленә якын китерү аша үсеп чыктылар. Татар композиторлары тудырган җырлар бик күп төрле һәм бай. Алар совет халкының бөек патриотик хисләрен, изге уйларын тиз сизәләр, һәм шунда ук, ул хисләрне җырга салып, халык соравына туры китереп җавап бирә беләләр. Шуңа күрә дә, С. Сәйдәшевнең, 3. Хәбибуллинның, М. Мозаффаровның, Җ. Фәйзинең бик күп көйләре, җырлары, халык тарафыннан сөелеп каршы алына, ул җырлар онытылмаслык булып, күңелгә кереп урнаша, хәтта ул җырларның автор исемнәре дә югалып бөтенләй халык көйләренә дә әверелеп китә. Композиторлар тарафыннан язылып та, бу тикле халыклашып киткән көйләрнең сәбәбе, барыннан да бигрәк, ул көйләрнең чыннан да халыкча, милли нигездә язылган булуыннан килеп туа. Ләкин, безнең композиторларыбыз халык җырларындагы милли сыйфатларны тирәнәйтү, аларны яхшырту өстендә эшләү белән генә чикләнмиләр. Алар, иҗатларының башка өлкәләрендәге шикелле үк, бу җырларны кыю рәвештә киңәйтәләр, аларга музыкаль ачыклык элементлары кертү белән, җырларның музыкаль телен баеталар, бу җырларга рус революцион җырларының тотнаклы интонация төзелешен, ритмикасын кертәләр, шушы үрнәкләрдә татар халкы җырларын алга үстерәләр. Татар халык җырларына, совет халкының масса җырлары да тәэсир итәләр. Шушы нигездә композиторлар, шагыйрьләр белән берлектә бик күп төрле яңа җырлар да тудырдылар. Бу соңгы ике елда яңа җырлар иҗат ителүдә аеруча матур, алга китүләр бик күп. Композиторларыбыз зур иҗат күтәрелеше, дулкынлану белән, бөтен дөнья хезмәт ияләренең һәм совет халкының бөек юлбашчыларына — Ленинга һәм Сталинга багышланган җырларын тудырдылар. Ленин турындагы яңа җырлардан, М. Мозаффаровның Ә. Ерикәй сүзләренә язылган «Ленин турында җыр», Җ. Фәйзинең М. Садри тарафыннан тәрҗемә ителгән Украина халкы җыры «Ике лачын», X. Вәлиуллинның халык җырларына язылган «Ленин юлыннан» — көйләре, үзләренең художестволы, интонацион-мелодик эчтәлекле булулары, композиторларның боларга рус революцион-масса җырлары элементларын кыю һәм оста рәвештә кертә белүләре ягыннан бик уңышлылар. Бөтен прогрессив кешелек дөньясының даһиы һәм дусты иптәш Сталинга 70 яшь тулу тантанасына безнең композиторларыбыз яңа, матур җырлар тудырдылар. Н. Җиһановның «Сталинга сәлам» җыры бик горур һәм иркен яңгырый. Бу җыр солист, хор һәм оркестр өчен язылган. Җыр үзенең җылылыгы белән д у л к ы н л а н д ы р а, яңгырау көче, җырда халык тавышы ишетелү, аларның бөек юлбашчыга булган мәхәббәте, рәхмәте сизелү, бик көчле тудырылган, Сталин турындагы башка җырлар да, һичшиксез, зур художество сыйфатларын эчләренә алганнар: А. Леманның Янка Купала сүзләренә язылган «Яхшы җырым Сталин турында», X. Вәлиуллинның М.Садри сүзләренә язылган «Сталин турында
җыр», Ә. Бакировның Ә. Ерикәй сүзләренә язылган «Кадерле юлбашчыга», Р. Яхинның Ә. Фәйзи сүзләренә язылган «Сталин турында җыр» лары шундый яхшы җырлар рәтенә керәләр.
Боларның һәр кайсының үзләренә аерым ачыклыклары бар, шулай ук, һәркайсының яхшы сыйфатлы яклары шунда: көйләрнең чын мәгънәсендә халык музыкасына нигезләнгән, патриотик хисләренең тулы, чын күңелдән бирелгән булуында. Бу сыйфатлар, бу җырларны халыкка илтә, халыкка тиз барып җитә торган, тиз аңлаешлы була торган итә. Композиторларыбыз Комсомолның 30 еллыгын да күп төрле яңа җырлар белән каршы алдылар. 3. Хәбибуллинның Ш. Маннур сүзләренә язылган «Яшьлек җыры», М. Мозаффаровның Ә. Ерикәй сүзләренә язылган «Ике йолдыз», Җ. Фәйзинең М. Хөсәен сүзләренә язылган «Комсомол маршы», А. Ключаревның Ә. Фәйзи сүзләренә язылган «Мәңгелек яшьлек», Ә. Бакировның М. Мөнир сүзләренә язылган «Яшьләр җыры» көйләре бик хаклы рәвештә югары бәя алдылар һәм халык тарафыннан кабул ителделәр. Бу җырларда композиторлар үзләренең бай җыр традицияләрен саклап, шатлыклы, дәртле комсомол көйләрен бирделәр. Шулай да, шушындый аерым уңышлар булуга да карамастан, Татарстан композиторлары һаман да әле бүгенге көн сорауларыннан артта калып баралар, аларның җыр тудырудагы иҗатлары тулысынча җитешми. Җырларның төрле тематикада булуларына тиешле әһәмият бирелми. Совет халкының тынычлык өчен булган көрәшен, героикасын чагылдырган сугышчан җырлар, колхоз кырлары, заводфабрикалардагы Социалистик Хезмәт Геройлары турында, совет сугышчылары — танкистлар, артиллеристлар, чик сакчылары, студентлар җыры бөтенләй тудырылмаган. Шулай ук балалар өчен эстрада-җыр репертуары, бөтенләй юк диярлек. Шулай ук җыр тудырудагы тискәре күренешләрне бетерү бурычы да көн тәртибеннән алынган мәсьәлә булып саналмаска тиеш. Җырлардагы шаблон алымнар, штамп, интонациягә генә корылган көйләрнең күбесенең, хәзерге халык көйләренә якынлаша алмаулары, моңсыз, көйсез, җансыз булулары һаман да очрый әле. Болар барысы да композиторларның үз иҗатларында тагы да активлашуларын, шагыйрьләр белән тыгыз дуслыкта, социалистик чынбарлыкны, совет халкының бөек патриотлык, изге, якты лирик тойгыларын чагылдырган тулы бәяле җырлар тудыруны көтәләр.
Татар музыкасында, артта калган өлкә булып, һаман да әле, романслар һәм хор өчен музыкалар булмау тора. Кайбер композиторларның романс жанрында язган әсәрләре (алары да берән-сәрән генә) бик йомшак эшләнгәннәр, кайберәүләр исә, бу жанр буенча бөтенләй язмыйлар. Бу өлкәдә бер М. Мозаффаров кына диярлек инициатива күрсәтте. Аның тарафыннан шактый күп романслар язылды. Аларның күбесе репертуарга кереп калдылар. Ул, гениаль рус шагыйре А. С. Пушкинның тууына 150 еллыгына багышлап романслар циклы язса да, аларның барысы да уңышлы табылмады. Ләкин, уңышлы чыкканнарында композитор Пушкин текстын бик нечкә рәвештә, музыкаль телдә гомумиләштерүгә ирешә алган. Шундыйлардан «Сандугач» романсын күрсәтергә мөмкин.
Бу романс көенең халык җырларындагы шикелле гади төзелгән булуы, чын йөрәктән язылуы белән, Пушкин шигыренең образын, бик матур ачып сала, үзе дә халык җырларына якын торган Пушкин шигырен, шул характерда бирә. Р. Яхинның Ә. Ерикәй шигырьләренә язылган «Тургай» һәм «Яныма кил» романслары да бу жанрлардагы репертуар байлыгы булып тора. Аларның беренчесендә киң һәм ачык сурәтләү булса, икенчесендә дулкынлану, омтылыш ритмын нык сизәсең. Бу романсларда эмоциональ муллык, музыкаль үсеш булу, җырчыга фортепианода булышуда да зур
мөмкинлекләр тудыра, һәм бу романслар яшь композиторның киләчәгенә өмет багларлык уңышлар булып торалар. Гомумән, татар композиторларының иҗатларында вокаль музыканың, лирик романсларның азлыгы күренә. Бу бушлыкны тутыру, кичектерелмәслек бурычларның берсе булып тора. Бигрәк тә җитди проблемаларның берсе, хор өчен булган музыка тудыру, аны алга җибәрү.
Иҗатыбызның бу өлкәсе һаман да әле артта. Бу өлкәдә, бу соңгы ике ел эчендә татар халык көйләрен хор өчен яраклы хәлгә китерү эшләрен генә күрсәтергә мөмкин. А. Ключарев Татар Дәүләт җыр-бию ансамбле өчен күп кенә халык көйләрен гармонияләштереп, эшләп бирде. Ләкин бу эпизодик тәҗрибәләр генә күп тавышлы хор культурасын тиешенчә үстерүне тәэмин итә алмый. Композиторларның бу өлкәдә системалы хезмәт куюлары, эре вокаль- симфоник хор әсәрләре тудырулары кирәк.
Бу эштә дә композитор — М. Мозаффаровның инициативасын билгеләп үтәргә кирәк. Ул хәзер (Хәй Вахит либреттосы буенча), Татарстанның 30 еллыгына «Бәхетле юл» исемендәге кантата язарга кереште. Бу — композиторның бу жанрдагы беренче әсәре булачак. Бу кантатаның татар музыкасында кантато-оратория жанрының башлангычы булачагына ышанасы килә. Татарстанда, бу көнгәчә музыкаль тәнкыйть эше дә канәгатьләнерлек хәлдә тормый. Совет композиторлары союзында член булып торган музыкаведлардан ип. Виноградов, X. Булатова-Терегулова, А. Корсунскаялар музыкаль тәнкыйть өлкәсендә һаман да пассивлык күрсәтәләр. Алар Дәүләт Консерваториясендә татар музыкасы мәсьәләләре буенча кайбер эшләр башкарсалар да. Композиторлар союзы буенча, җыелышларда кайбер яңа әсәрләрне тикшерү вакытларында чыгышлар ясау белән генә чикләнәләр. Аларга рецензияләр язарга, совет музыкасындагы проблемалар турында мәкаләләр белән чыгарга, шулай ук татар совет музыкасының үсешен тикшереп, матбугатта яктыртып бару кирәк иде. Алар шулай ук иҗат мәсьәләләре буенча дискуссияләр дә оештырмыйлар. Музыкаль тәнкыйтьнең иҗат практикасындагы актуаль бурычлардан артта баруына киләчәктә дә түзеп тору мөмкин түгел. Музыкаведларның үз өсләренә төшкән бурычларын үтәтү чараларын күрергә кирәк. Алар, татар халык иҗатының, профессиональ иҗатның иң мөһим мәсьәләләрен өйрәнергә, чын большевикларча, кыю һәм принципиаль тәнкыйть аша, татар музыкаль культурасы үсеше өчен көрәшергә тиешләр. Соңгы ике ел эчендә, большевиклар партиясенең тарихи карарларын үтәү буенча, татар композиторлары, иҗатларында социалистик реализм методын кулланып, югары идеялелеккә, гадилеккә, музыканың халыкка аңлаешлы булуына омтылуда зур гына уңышларга ирештеләр.
Алда торган зур бурычлар, Татарстан композиторларының тагын да ныграк эшләүләрен, идея-политик белемне тагын
да югары күтәрүләрен, югары художество мастерлыгы дәрәҗәсенә ирешүләрен, үз эшеңнең техникасын тагын да ныграк үзләштерүләрен сорый. Татар совет музыкасында көчләр арта һәм ныгый бара. Яшь композиторларның беренче уңышларын һәм аларның бик тиз үсүләрен күрү шатлыклы хәл. Москва Дәүләт Консерваториясе дипломнигы Рөстәм Яхин, Казан Дәүләт Консерваториясе студентларыннан Хөснулла Вәлиуллин, Әнвәр Бакиров, Исмагыйл Шәмсетдинов, Аллаяр Вәлиуллиннар һ. б. болар бар да татар совет музыкасына үз иҗатлары белән килүче яшь көчләр. Ләлә Шиһабетдииованың фортепиано өчен беренче язган әсәрләре дә уңышлы һәм алар зур өметләр тудыра. Яшь композиторларның әсәрләрендәге реалистик юнәлеш, аларның халык музыкаль иҗаты белән нык элемтәдә үсүләре, татар музыка дөньясына яңалыклар алыс киләчәк. Композиторларыбызның иҗат планнары киңәя, үсә. Алар яңа опералар, кантаталар, симфонияләр, балетлар, җырлар язалар. Социалистик Ватанга, Ленин — Сталин партиясенә булган мәхәббәт, татар композиторларының иҗатларына рух бирә, алар дөньяда иң алдынгы булган күп милләтләрне эченә алган совет музыкаль культурасының тагы да күтәрелүенә, чәчәк атуына ирешү өчен бөтен көчләрен куялар.