Логотип Казан Утлары
Поэма

ШУШЕНСКОЕДАГЫ ӨЙ

С.ЩИПАЧЕВ

ШУШЕНСКОЕДАГЫ ӨЙ
1

Шушенское күге ай-йолдызсыз.

Кышның исә ачы җилләре.

Ерак җәелә ак кар күмгән очсыз

Һәм кырыйсыз Себер җирләре.

Бу якларны әле өйрәнмиләр

Мәктәпләрдә утырып партага,

Һәм бу край — Минусин крае

Билгеледер бары картада.

Авыр еллар илне аера әле

Октябрьда атар таңнардан;

Аврорага куяр туплар әле

Руда булып ята тауларда.

Шушенское тирән карга чумган.

Шомлы аның кышкы кичләре.

Шул авылда Ленин эшли — шуннан

Үтә, димәк, җирнең күчәре.

Тын. Шәм яна. Ленин һаман яза,

Кәгазь буйлап һаман йөгерә кул.

Унтугызынчы гасыр давылы аша,

Егерменче, сине күрә ул,

Ул күрә һәм белә, Россия,

Киләчәгең кая барасын,

Һәрбер сүзе мәңгелеккә ия

Кипкәнче үк язу карасы.

Бу тар өйнең тәрәзәсен каплап,

Бәс бизәге матур сызыла.

Бизәктә дә шул ук салкын яклар —

Шул ук Себер анда сузыла:

Әнә аның чиксез киң даласы,

Әнә аның карлы тайгасы;

Әнә күренә елга тармаклары,

Әнә күренә барча тау башы.

Өстәлдә дә кәгазь түгел, кырлар,

Карта тулы — сызык, нокталар.

Губерниялар анда... Ленин сызган

Таблицада минем йорт та бар,

Читәннәрен аның җил аударган,

Сәкесендә, шәрә тактада

Мине тудырып ана газапланган,

Атам үлгән шул ук атнада.

Түшәменнән өйнец тамчы тама,

Ишекләре каткан бозланып;

Шунда миңа фал ачадыр ана,

Язмышымны минем кызганып.

Өйалды да — мәңге шом оясы,

Нур күрсәтми көн һәм таң монда;

Такталары күптән кубарылган

Идәненнән инде аның да.

Шуңа басып, бәлки, минем бабам

Туй көнендә түргә үткәндер;

Атам үлгәч, шул тактадан берәү

Табут ясап тирен түккәндер...

Барлык йортның хәсрәт, михнәтен дә

Ленин белә. Әйе, белә ул.

Бу караңгы һәм буранлы төндә

Бөтен илне ачык күрә ул.

Ерак Казан. Москва. Петербург.

Нева суы ярсып сикерә. —

Шулар белән уй һәм фикер тулы.

Күз алдына Ленин китерә:

Шартлы сигнал — ул бер өйдә менә.

Стенада сәгать келтери,

Һәм тутыккан чылбырлары белән

Секундларны алга өстери.

Нева артын кара тынлык күмгән.

Шымчылардан яшереп юлларын,

Ул яңадан түгәрәккә килгән,

Күзенә карый эшче улларның.

Юк, үлемнән алар курыкмый атлар.

Ул күзләрдә — йөрәк җылысы.

Ул күзләрдә синең өмет, Ватан,

Синең яшьлек, эшче сыйныфы. 
Аяз иртә! Тиңсез сафлык! Күңел

Карамасын ничек сокланып.

Шушенскоеда күренәләр бүген

Ерактагы Саян сыртлары.
Каток өстен дулкынлы кар күмгән.

Күзләр кинәт чагылып алалар.

Ленин белән бергә шунда килгән

Көрәкләрен тотып балалар. 
Саф һаваны бергәләп сулыйлар,

Бер үк карга эзләр салалар.

Исемен аның, бәлки, бик күп еллар

Үткәч кенә ишетер балалар. 
һәркем тели алдынгы булырга,

Көрәкләрдән оча җиңел кар.

Яннарында чөнки нәкъ аларча,

Сабыйларча көлгән Ленин бар. 
Россия зур! Иңләп үтә алмый

Җитез җил дә кайбер араны.

Ләкин әле кай якта туса да,

Ачы язмыш көтә баланы.

Газап аны туган йорттан аерып

Алып китә әллә кайларга.

Чапаевка әле ун гына яшь,

Көн-төн эшли ләкин байларга.

Уржум буйлап буранлы җил уза

Һәм шаулата аның урманын.

Ятим бала Кострнков Серёжа —

Каян белсен барыр юлларын?

Тбилисида манаралар бөек,

Таш ярыгында үләннәр үсә.

Тар һәм пычрак тыкрык юлын таптап

Егерме яшьлек Сталин үтә.

Эшләпәсен салып, ул биек һәм

Якты Кавказ киңлеген карый;

Казбек аша исеп килеп җиткән

Саф җил аның чәчләрен тарый.

Ә шәм янган бүлмәләр эчендә

Утырганда җыелып кичләрен,

Ленин яңгырый аның речендә —

Ленин, ди ул, антым, хисләрем.

Киртә булсын нинди тау аларга,

Себер ничек аера алсын.

Очрашырлар алар — мең елларда

Яшәү өчен янәшә басып.

Акрын ага ләкин авыр еллар,

Себердәге сөрген еллары...

Никадәр күп Россиядә уллар?

Никадәр күп йөрер юллары!

Будённыйның кыю атлылары,

Чапанчылар әле бишектә...

Уйлар иде уйның яктыларын

Ленин барын ана ишетсә. 
Ул утырган бүлмәдәге сәгать

Һаман әле шулай келтери,

Һәм вакытны секунд белән санап,

Тутыккан гер алга өстери.

Орбитасы буйлап җир йөргәндәй,

Ашыкмыйча, соңга калмыйча,

Циферблат буйлап стрелка

Һаман йөри армый-талмыйча.

Читән өйләр, балачак юллары

Күптән инде артта калдылар.

Күтәрелеш һәм сугыш елларын

Шул сәгатьләр саный бардылар.

Мин дә килдехм Енисейга бүген.

— Йөрәктә дәрт, күңелдә ташкын;

Хөрмәт белән чөнки музей-өйнең

Эш өстәле янына бастым.

Монда булган һәм яшәгән Ленин.

Шул өстәлдә башкарган эшен,

Мин дөньяга килгәндә үк минем

Язмышымны хәл иткән кешем.

Яланаяк яшьлек артта калды,

Һәм нурланып Октябрь килде.

Мин Лениннан мирас итеп алдым

Бер өй түгел, бер бөтен илне.

Һәм халкымның данын кызыл байрак

Яктысында кабул иттем мин.

Бу бүлмәгә, кайтып походлардан,

Пилоткамны салып үттем мин.

Түргә узам. Тирән уйлар уйлыйм.

Сулыш алам сак һәм тын гына.

Изге тынлык монда һәм мин сулыйм

Үлемсезлек һавасын гына.

Юк, бу тынлык намаз өчен түгел. —

Антларымны шунда бирәм мин.

Бу тынлыкта җиңү сүзе яңгырый...

Моннан торып ачык күрәм мин:

Чал Кремль безнең белән бергә,

Һәм Сталин янәшә атлый, —

 Ленин,—ди ул, — мәңге байрак безгә...

Һәм гасырлар шуны кабатлый.

ЗӘКИ НУРИ тәрҗемәсе