Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕҢ ҮСҮ ЮЛЫ

Ш.САЙКИН

ШАГЫЙРЬНЕҢ ҮСҮ ЮЛЫ

Моннан 18 ел элек, бүгенге татар совет шагыйрьләреннән берсе булган Мөхәммәт Садриның «Җыр башлана» исемле беренче җыентыгы басылып чыкты. Мулланур Вахитов исемендәге заводта эшләп, шуннан әдәбиятка килгән яшь шагыйрьнең. бу беренче китабына тупланган шигырьләреннән производстводагы хезмәт энтузиазмы, яңа тормыш өчен көрәш дәрте аңкый. Яшь автор үзенең «Төзәбез» дигән шигырендә: 

Без яшь көчләр бөек эш чорында

Төзү ярышында янабыз;

Сыйныфларның соңгы көрәшенә

Металлашып, чыныгып басабыз, дип шул вакыт өчен аеруча характерлы булган хисләрне җырлый. «Машиналар белән гөрелдәтеп, төзү өчен сугышка чыккан» яшь ударникның, һәр хәрәкәте, һәр сүзе коллективның уртак көченә таяну, яның җинеп чыгуына ышану рухы белән сугарылган. Шагыйрь бу җиңүдә эшләп чыгаруның күтәрелүен, темпның көчәюен сурәтләү белән генә чикләнмәде, социализм өчен көрәштә эшче кадрларның үзләренең дә үсүләрен күрсәтте.

Җыентыкка кергән шигырьләр яшь шагыйрьнең шул чагында ук инде күп кенә мөһим мәсьәләләрне үз вакытында тотып ала белгәнлеге турында сөйлиләр. Аның шигырьләренең исемнәре дә шуны күрсәтә: «Без ударник бөтен фронтта», «Безнең фронт», «Бездә прорыв менә нилектән» һ. б. Бу беренче җыентыкка кергән шигырьләрнең күбесе, әлбәттә, формалары, техник эшләнешләре ягыннан әле бик примитив, бик йомшак иделәр. Шулай да, производство тематикасына язылган яңа төр шигырьләр буларак, алар үз чоры өчен үзенчәлекле яңалык булып тордылар. Аларда яңа образлар, яңа сурәтләү чаралары һәм барыннан да бигрәк хезмәткә, хезмәт кешеләренә мәхәббәт көчле иде. Ләкин әле бу ирешелгәннәр башлангыч уңышлар гына, көч сынау омтылышлары гына иде. Шагыйрь моның шулай икәнен үзе дә яхшы белә һәм ул күтәрелү, үсү өчен үз алдына яңа бурычлар куя.

 Үзенең политик һәм профессиональ белемен күтәрү өстендә бик нык эшли. 1935 елда ул Москва театраль техникумының тел-әдәбият бүлеген тәмамлап чыга, поэзия өлкәсендә эшләү белән бергә, журналистика хезмәтенә дә ныклап керешә, фольклор белән, музыка сәнгате белән якыннан кызыксына, рус һәм башка милләт халыкларының поэзия үрнәкләрен тәрҗемә итә. Болар барысы да шагыйрь иҗатының җәелеп, киңәеп китүе өчен зур мөмкинлекләр тудырдылар. Фольклорны өйрәнү һәм җыр-музыка сәнгатенә җитди игътибар итүе аның үз поэтик осталыгын үстерү омтылышлары белән тыгыз бәйләнгән. Халык җырларын өйрәнү шагыйрь поэзиясенең музыкаль яңгырашлы, гади һәм ачык булып үсүенә, әлбәттә, йогынты ясамый калмады. Аның халык җырлары үрнәгендә иҗат иткән күп кенә җырлары шул нигездә барлыкка килделәр һәм, композиторларыбыз тарафыннан музыкага салынып, халык байлыгына әверелделәр. («Чибәр егетләр», «Батырларга дан» һ. б.) М. Садриның 1932 елдан алып Ватан сугышы башлануга чаклы булган еллар эчендә төрле газета-журнал битләрендә басыла килгән шигырьләре сан ягыннан алай күп түгел. Соңыннан бу шигырьләр «Җыр дәвам итә» (1936), «Совет Ватаны өчен» (1939), «Коммунарлар турында җыр» (1940), «Волга турында җыр» (1941) исемле җыентыкларда, аз гына төзәтмә, я өстәмәләр белән яисә бер дә үзгәртелмичә, кабат-кабат басыла тордылар.

М. Садри шул елларда инде лирик шагыйрь булып танылды. Шулай ук газета-журнал битләрендәге публицистик мәкаләләре, иҗтимагый мәсьәләләргә бәйле корреспонденцияләре белән һәм музыкага салынган җырлары белән популярлашты. М. Садри иҗатында сугышка кадәр публицистик-политик тематика өстенлек алды. «Туган илемә», «Мәңгегә безнең белән», «Лачыннар», «Совет Ватаны өчен», «Бәхетле хезмәт», «Кремль янында», «Идел ярында» һәм башка бик күп шигырьләрдә ул Ватанга, илебезнең данлы кешеләренә, хезмәткә мактау җырлады. «Бәйрәм иртәсе», «Гөлнурым — күз нурым» кебек шигырьләрендә халкыбызның яшәү шатлыгы, бәхете мотивларын чагылдырды. «Их, шәп иттек», «25 Октябрь» кебек җырларында Кызыл Армиянең героик көрәшен гәүдәләндерде.

 Бу күп тармаклы һәм бик мөһим темалар арасында производствога бәйле шигырьләр бөтенләй юк диярлек. Заманында производство поэзиясен күтәреп чыккан һәм шул юлда танылган М. Садри, соңыннан, кызганычка каршы, производство темасыннан читләште. Бу чорда М. Садриның публицистик-политик темаларга язылган шигырьләренең күбесе көчле, яхшы сыйфатлы булдылар. Болар аша ул шул чорның реаль күренешләрен, социалистик чынбарлыкның фактик вакыйгаларын яктыртты, җәмгыятебезнең үсешендәге тарихи казанышларны, озак еллар көрәше белән яулап алынган һәм Сталин Конституциясендә беркетелгән уңышларыбызны җырлады. Бу чор өчен аеруча характерлы итеп: «Синдә үстек», «25 Октябрь төнендә», «Иделгә», «Патриотлар җыры» һ. б. шигырьләрен күрсәтергә мөмкин.

Бу шигырьләр, барыннан да элек, ирешелгәннәрне, фактик нәтиҗәләрне яктыртуга каратылган булулары белән аерылып торалар. Алар тормышчан, эпик элементларга бай булулары белән характерлылар. Аның шигырьләренә җанлылык һәм хәрәкәтчәнлек хас, аларнын байтагысында эчке динамика көче бар. Алар укучыларны тормышка айнык карарга, тормыш фактларын поэтик сиземли белергә һәм аңа юнәлеш бирергә өндиләр. М. Садри салмак темпераментлы шагыйрь. Бу салмаклык, Ватан сугышы чоры иҗатын исәпләмәгәндә, аның сугыштан соңгы иҗатына да хас. Шагыйрьнең лирикасында бөек юлбашчыларыбызга — Ленин—Сталинга багышланган шигырьләр аерым урын тоталар. Алар гади итеп һәм шул ук вакытта тирән хисле итеп язылганнар. Аларда ясалмалык һәм купшылык юк. Мәсәлән, «Даһи Сталин турында җыр» (1939) исемле шигырьдә ул юлбашчыларыбызга мәхәббәт хисләрен түбәндәгечә сурәтли: 
Ленин кебек даһи кеше

Син, Халыкларның дуслык көче

Син, Син чынбарлык иттең хыялны,

Миллионнарның бөек идеалын!

Байрагы Син, сүнмәс ялкыны,

Чын бәхете Син хезмәт халкының,

Кояшы Син бөтен дөньяның

Һәм титаны матур, яңаның.

Илебезнең үсеше, халкыбызның Ватанга мәхәббәте һәм иҗади хезмәт күтәрелеше кебек темаларга язылган шигырьләрдә дә юлбашчыларыбызның исемнәре аеруча хөрмәт белән телгә алыналар. Югарыдагы мисаллардан күренүенчә, М. Садри үзенең беренче иҗат чорында ук шактый уңышлыкларга иреште. Ләкин шагыйрьнең бу чорда җитди генә кимчелекләре дә булды. Бу кимчелекләр, башлыча, шагыйрьнең кайбер шигырьләрендә гадилекне, политик үткерлекне берьяклы гына куюы, сыйфат өстендә җитәрлек эшләмичә, публицистик элементларга урынсыз басым ясавы аркасында килеп чыктылар. Бу берьяклылык, аны, котылгысыз рәвештә, декларациягә, рекламачылыкка китерде.

Шагыйрь каләме белән рифмага салынган мондый тезмә агиткаларны гади прозаик сөйләү теленә күчерсәк, алар агитация практикасында күп мәртәбәләр кабатланып, гадиләшеп киткән үгетләмәләргә әйләнеп калалар. Мисал өчен М. Садриның шундый уңышсыз алым белән язылган кайбер тезмәләреннән берничә строфаны, бер хәрефен дә төшереп калдырмыйча, гади инверсиядәге прозаик җөмлә төзелешенә күчереп карыйк. «Деникинчылар хезмәт халкына, кызыл сугышчыларга котырынып, Царицынны буарга тырышты»... «Ак казаклар шәһәрне алыр өчен ябырылды, броневик фронтка барыр өчен Кремльдән (?) чыкты»... «Хәзер безнең Волга ниләр булып узганын, дошманның тар-мар ителеп, илдән чыгып сызганын сөйли»... («Дәһшәтле шәһәр», 1939.) «Сыйныфташ дуслар, туганнар, сездә коточкыч иде: нахакка, гаепсезгә җилкәгездән (?) каннар акты»... («Сыйныфташ туганнарга», 1939.) «Америка, Париж һәм Лондоннан байлар Колчакка туплар бирде. Алар аңа: «Банкир абыйларың сау чакта җиңелмәссең», — диде». «Күпме генә азапланса да илебезне җимерә алмады. Аннары, салкын Себердә авызы пеште, көле күккә очты»... («Юк ителгән Сыртлан», 1940.)

Күрәсез, бу юлларда образлы сүзләр, чагыштырулар, әдәби сурәтләүләр бөтенләй очрамыйлар. Шуның өстенә, шагыйрь илебездәге әһәмиятле вакыйгаларга карата үз тавышын ишеттереп калу теләге белән, иҗатында ашыгучанлык та күрсәтте, шигырьләренең бөтенесе өстендә дә бертигез бирелүчәнлек белән эшләмичә, кайберләренә компания төсен бирде, аларга үзенең йөрәк җылысын салып җиткермәде. Нәтиҗәдә, бу төр шигырьләр художество югарылыгына күтәрелә алмыйча калдылар. Мәсәлән, шагыйрь, «Бөек җиңүләр законы» исемле шигырендәге бер строфада:

Бәйрәм итә хәзер совет халкы

 Гүзәл җиңүләрнең бәйрәмен,— ди, икенчесендә:

Рәхәтләнеп бәйрәм итә халык

Ленинизм биргән бәйрәмне,— ди.

Беренчедән, бу юлларның мәгънәләрендә аерма юк; икенчедән, алар стилистик яктан да дөрес түгел, чөнки әдәби телдә «бәйрәмне бәйрәм итә» дип сөйләшмиләр. Шагыйрь бу юллардагы бары тик формаль таләпләрдән чыгып кына (ритмик агылыш һәм рифма ярашлыгы булдыру өчен генә) сайлаган. М. Садриның Бөек Ватан сугышына кадәр язган шигырьләренең кайберләрендә шундый типтагы кимчелекләр бар. Билгеле, ул кимчелекләрнең үрнәкләрен күбрәк тә китерергә мөмкин булыр иде. Ләкин без, бу кимчелекләр шагыйрьнең узган юлына хас булганлыктан, аңа җентекләп тукталуны кирәк тапмадык. 

Ватан сугышы башлангач. М. Садри иптәш, Ватан сугышының бер солдаты һәм шагыйрь буларак, фронтта хезмәт итте. Бу елларда ул, «Ватан намусы өчен» исемле фронт газетасының хәрби корреспонденты булып, оператив хәрби заданиеләрйе үтәү белән беррәттән, үзенең актив иҗат эшеннән дә аерылмады. Газетаның һәр номерында диярлек солдат-шагыйрьнең төрле жанрларда язылган әдәби әсәрләре басылып тордылар. Болар сугышчыларыбызның бөек Ватаныбызга мәхәббәт хисләрен, ерткыч дошманга нәфрәтен тәрбияләү чарасы буларак, чиксез әһәмиятле роль уйнадылар. Шагыйрьнең фронт газетасы битләрендә басылган әдәби материал- ларын берничә төргә бүләргә кин. Болар арасында хәрби корреспондентның оператив фронт хәбәрләрен дә, окоптагы батыр сугышчыларның фронт тормышын сурәтләгән очеркларын да, шулай ук солдатның патриотлык тойгыларына тәэсир итеп, көрәшкә чакырган шигырьләрен дә очратырга мөмкин. М. Садриның гомуми иҗат активлыгы Ватан сугышы елларына туры килә. Аның бу чор дәвамында язган шигырьләренең күбесе, сыйфат һәм жанр төрләре ягыннан, үткәндәге бишьеллыклар чоры иҗатына караганда, күп дәрәҗә өстен торалар. Бу еллар иҗаты аша без шагыйрьнең тагын да үсүен, күтәрелешкә баруын күрәбез. «Дулкынлана Идел», «Шәфкать туташы», «Якташым...», «Бәхетле мин», «Сәлам хат» шигырьләре үзләренең әдәби эшләнешләре, политик үткерлекләре һәм поэтик нәфислекләре белән күңелдә нык калалар.

Ватан сугышы елларында шагыйрь эпик жанр өстендә дә эшләде. Башлангыч тәҗрибәләрнең берсе итеп, «Ай хикәясе» исемле балладасын һәм «Александр Матросов» поэмасын күрсәтергә кирәк. Шагыйрьнең бу чор иҗатында «Александр Матросов» поэмасы аеруча әһәмиятле урынны тота.

Поэма Советлар Союзы Герое данлыклы гвардеец Александр Матросовның якты истәлегенә багышлана. Поэмада ялкынлы патриотның героик образы гаять якты буяуларда эчке лирик җылылык белән сурәтләнә. 

Шәфәкъ батып, таң сызылган чакта,

Күксел томаннарын таратып,

Агыйделдән ерак юлга чыккан

Аккош кебек ап-ак пароход... 
Поэма Матросовның, шул ак пароходка утырып, Ватанны саклау өчен сугышка китү картинасы белән башлана. Биредә Матросовның, Агыйделгә карап, «күңелендәге якты хисләрен» сөйләве, «ап-ак пароходның дулкынында ак балыклар кебек йөзеп», уйнап үскән балачак романтикасы аеруча матур бирелә. Моннан соң Матросовның Ватан сугышы фронтларындагы походлары, эпизодик һәм лирик чигенүләр аша бирелгән көрәш юллары сурәтләнәләр. Шагыйрь аны Ватаныбызның азатлыгын, җиребезнең бөтенлеген яклар өчен бердәм булып күтәрелгән халкыбызның алдынгы сафында күрсәтә. Без аны курку белмәс батыр көрәшче итеп һәркайда, һәр куркыныч урында һәм соңгы мәртәбә, үзенә мәңгелек дан биргән Чернушка сугышында күрәбез. Менә ул, карны ерып, сугыш кыры буйлап шуышып, алга бара. 

Күрә егет: Чернушкада өйләр

Безне көтеп тора тезелешеп;

Һ!әм ишетә: кайсы өйләрдәдер,

Яшь балалар елый өзелешеп.

Әнә анда ашыгып, факел белән

Утлар төртеп йөри шәүләләр,

Чайкалалар авыл уртасында

Немец асып киткән гәүдәләр. 
Шуннан соң шагыйрь геройның дошман дзотының амбразурасын гәүдәсе белән каплау күренешен, бөек Ватан өчен һич тә икеләнмичә тормышын корбан итү моментларын аерата көчле итеп сурәтли. Бу поэма, шагыйрьнең беренче мәртәбә язылган эпик-лирик жанр үрнәге буларак та, идея-политик яктан үткен, поэтик яктан көчле эшләнгән әсәре буларак та игътибарны үзенә тарта. Халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы героик көрәшен. Ватанга булган чиксез мәхәббәтен һәм дошманга карата булган көчле нәфрәтен сурәтләп бирә алуы белән бу әсәр әдәби кыйммәткә ия булып тора. Шагыйрьнең Ватан сугышы елларында язылган шигырьләре өчен, гомумән, оптимизм, патриотизм һәм гуманизм сыйфатлары хас. Бу тойгылар шигырьләрнең һәр юлыннан, һәр строфасыннан — аларның бөтен эчтәлегеннән — рухыннан сизелеп тора. Ватаныбызның авыр көннәрендә аның бу шигырьләре батыр сугышчыларыбызны вакытлы кыенлыклар алдында калтырап калмаска чакырдылар, аларны бөек партиябез, даһи Сталиныбыз эше өчен авыр һәм изге көрәшкә рухландырдылар. «Сугышчы хаты» (1941) исемле шигырендә М. Садри:

Тиздән-тиздән бөтен җирләребез

Азат булыр инде тагын да.   

Сөенә-сөенә синең кочагыңа

Кайтырбыз без бәйрәм таңында, дип, алдагы җиңүләргә ныклы ышанычын чагылдырды.

«Атлан, егет, акбүз атыңа» исемле шигырендә илебезнең батыр егетләрен Ватан өчен көрәш сафларына чакырып: 

Сизәм, егет, күклең талпына,

 Атлан, егет, акбүз атыңа.

Давыл булып дошман каршына

Бар, баһадир, сакла җиреңне... дип җырлады. Мондый шигырьләр беренче укылышта ук көчле патетика һәм пафос белән яңгырап, укучыларның күңелләрендә калалар һәм рухларын күтәрәләр. Алар, шул рәвешчә, үткен политик корал булып хезмәт итәләр. «Безнең полк» шигыренең түбәндәге юллары гвардия полкы байрагы астындагы совет сугышчыларына ода булып, явыз дошманга нәфрәт җыры булып — көрәшкә чакыручы лозунг булып яңгырыйлар.

Безнең полк — гвардия полкы!

Утлар, сулар, дары исләрен,

Барысын татып, кискен сугышларда

Бергә туплап нәфрәт хисләрен —

Алга бара безнең, данлы полк,

Алга бара җимереп дарларны,

Алга бара илне азат итеп,

Пыр туздырып шакшы җаннарны.

(1942.)

«Атлы егет алга ашкына» шигырендә түбәндәге юллар патриотик сугышчының тантаналы антын гәүдәләндерәләр:

Туфрагыңны үбеп, туган җир,

Саф һаваңны сулап, туган җир,

Мин ант иттем сиңа, туган җир,

Намус белән үтәп антымны,

Яклармын мин сөйгән халкымны.

(1943.)

Ватан сугышының жиңүле рәвештә бетүе уңае белән язылган шигырьләрнең күбесендә күтәренке күңеллелек һәм тантана көчле.

Фанфаралар уйный, шатлык килде,

Гүли бөек бәйрәм туплары...

Мин Берлиннан күрәм Иделем язын,

Тантанасын совет халкының, дип башланган «Тантана» шигыре чыннан да халыкның бөек җиңү шатлыгын чагылдыра. «Бәхетле мин», «Сәлам-хат» кебек шигырьләрдә исә җиңү тантанасы белән канатланган совет сугышчысының бәхет һәм шатлык хисләре биреләләр. Шул рәвешчә, М. Садриның бөтен иҗаты өчен характерлы булган бәхет, шатлык, 
күтәренке күңеллелек мотивлары җиңү көннәрендә язылган шигырьләрендә бигрәк тә нык сизеләләр. М. Садриның бу чорда язылган әсәрләре, сугышка кадәр язылган әсәрләре белән чагыштырганда, әдәби яктан сизелерлек рәвештә яхшырак язылганнар. Ләкин шулай да әле аның башлангыч чорындагы җитди кимчелекләре бетеп җитмәгән. Дөрес, ул кимчелекләр инде сирәк очракларда гына — искенең калдыклары рәвешендә генә күзгә чалыналар, шулай да алар, шагыйрь иҗатының якты якларын күләгәләп, аның үсешенә комачаулап торалар. Автор бу кимчелекләрне бетерергә тиеш.
Мондый кимчелекләр кайбер шигырьләрдә (мәсәлән, «Сөям мин» дә) политик үткерлеккә зарар китерәләр, кайберләрендә (мәсәлән, «Хафиз батыр»да) чынбарлыкның реаль чагылышын йомшарталар. «Без җырлыйбыз», «Халкыма», «Җиңү турында җыр» кебек тезмәләрдә һәм нигездә уңышлы гына эшләнгән «Висифлюс», «Батыр егет атын эчертә», «Данлы гвардия» кебек шигырьләрнең кайбер строфаларында поэтик осталык җитеп бетми. Чөнки аларда поэтик сурәтләүләр урынына, күбесенчә, эчтәлекләре белән искергән трафарет эпитетлар, күп кабатланып, таушалып беткән чагыштырулар кулланыла. Моңа мисал птеп түбәндәгеләрне китерергә мөмкин. «Без җырлыйбыз» шигырендә: «өмет ялкыны, өмет җырлары; утлы диңгез кичү; утлы уклар белән кадау; өмет ялкынын дөрләтү; хаклык кылычын ялтырату» һ. б. «Батыр егет атын эчерә» шигырендә: «ут диңгезе, кояш балкытып килү» һ. б. «Данлы гвардия» дә: «ут тавы, ут ташкыны, дан тавы» кебекләр моңа ачык мисал булалар. М. Садри иҗатында Ватан сугышы солдатларының героик образларын бирүдә дә, урыны-урыны белән, эзлеклелек җитешми. «Александр Матросов» поэмасында сугышчы образы, югарыда сөйләнгәнчә, бөтен тулылыгы белән типик, реаль образ итеп бирелгән булса, «Хафиз батыр» шигырендәге сугышчы образы бик примитив төстә, бунтарь итеп, бозып бирелгән.

М. Садри сурәтләве буенча бу образ ниндидер абстракт омтылышлар белән генә канатланучы, акбүз ат өстендә «яшендәй кылычын» болгый-болгый, бер селтәнүдә бөтен дошман сафларын айкап чыгучы әкият батырына охшый. Аның көрәш юлы һәм дошманга каршы хәрби чаралары искергән метафоралар аркылы, эчтәлексез, фантастик эпитетлар белән биреләләр. Шагыйрь сурәтләвенчә, бу сугышчы ниндидер тылсымлы көчләр тәэсирендә хәрәкәт итә булып чыга:

Ул кылычын айкап килгән чакта

Таулар тетри, җирләр дерелди...

... Дошман гәүдәләре аша атын куып,

Дала Җиле булып үтә ул...

... Яшен кебек кылычын ялтыратып...

Дөрләгән ут кебек ярсына... өстәвенә, ниндидер «ал башлыгын җилләрдә җилфердәтеп...» моңаеп, (?) җырлап та җибәрә.

Ватан сугышы фронты батырларының образлары М. Садриның тагын берничә шигырендә шул ук билгеләмә, шул ук характеристикалар җирлегендә сурәтләнәләр. «Ай хикәясе» балладасында да сугышчы егет образын шагыйрь «акбүз атта Идел буен буйлатып, үткен кылычын уйнатып», юлга чыккан батыр итеп сурәтли. «Атлы егет алга ашкына» шигырендә дә сугышчы егет, «Акбүз атка атланып», алга ашкынган егет итеп бирелә. «Атлан, егет, акбүз атыңа» шигырендә «дошман явына каршы давыл булып барыр өчен» сугышчы егетнең «акбүз атына атланырга» тиешлеге әйтелә. Атка атланган бу батыр егетне без «Батыр егет атып эчертә» шигырендә инде Дунай ярларында күрәбез. Ул бирегә дә, акбүз атына атланып килеп, «ут диңгезе аша кояш балкытып», атын эчертергә килгән. М. Садри Ватан сугышы батырларын бу рәвешчә, реаль чынбарлыктан ераклаштырып, фронтнын фактик шартларыннан аерып алып, примитив сурәтләвендә, әлбәттә, хаклы түгел. Фактта исә безнең Ватан сугышы солдатлары геройлыкның гүзәл үрнәкләрен, шагыйрь сурәтләгәнчә, акбүз 
атта кылыч болгап, давылланып йөрү белән түгел, бәлки сталинчыл хәрби стратегия һәм тактикага нигезләнгән хәрби белем, уяулык белән, соңгы заман техникасы буенча кораллану белән барлыкка китерделәр. Шуңа күрә Ватан сугышы батырларының фронт тормышлары гаять гүзәл көрәш эпизодларына, дулкынландыргыч героизм үрнәкләренә бай булдылар. Бөек Ватан сугышыннан сон. М. Садри үзенең журналистика хезмәтен активлаштырды, газеталарда аның очерклары еш кына басылып торалар.

М. Садри «Кызыл Татарстан» газетасының махсус хәбәрчесе буларак, Татарстан авылларында, колхоз, совхоз һәм МТС ларында йөреп, яңа совет авылының тормышын, кешеләрен өзлексез өйрәнә һәм ул анда үзенең иҗаты өчен чикләнмәгән материал, яңа темалар таба. Аның сугыштан соңгы иҗатында авыл хуҗалыгы тематикасына бәйле яңа шигырьләр менә шул рәвешчә мәйданга килделәр һәм киләләр. Аның колхоз авылы темасына язылган шигырьләре арасында бигрәк тә «Бәхет турында җыр» поэмасы безнең укучыларыбыз тарафыннан җылы каршы алынды. М. Садриның гына түгел, сугыштан соңгы татар совет поэзиясенең дә уңышы булып саналырга хаклы бу поэмада шагыйрь колхозда дәүләткә ашлык тапшыру күренешен сәнгатьчә сурәтләргә күчереп бирә.

Поэманың сюжеты тирән түгел. Анда драматик конфликтлар да, композицияне катлауландыра торган интригалар да юк. Поэманың үзенчәлеге дә шунда: биредә колхозның көндәлек тормышының иң гади вакыйгалары турында, беренче карашта бер генә яклары белән дә, күзгә бәрелеп тормый торган агымдагы гади эшләре турында сүз бара. Менә шул гади күренешләр инде поэманың композициясендә үзләренең лаеклы урыннарын табалар, аерым лирик чигенүләр аша шагыйрь сугыштан соңгы колхоз авылы тормышының җанлы картиналарын тудыра һәм шушы нигездә әсәрнең сюжетын төзи. Поэма: 

итте эңгер-меңгер чаклар,

Балкый яңа ай нуры...

...Каулап атларны, зур юлга

Чыкты колхоз яшьләре, — 
дигән строфалар белән башланып китә. Болар — Наратлы колхозы егетләре. Быелгы мул уңышның ашлыгын дәүләт амбарларына тапшырып, мактаулы бурычларын үтәгәннән соң, Наратлыга кайтып баралар. Аларның бүгенге көннәре нинди матур булса, үткәннәре дә чиксез гүзәл. Берлинда һәм Брислауда җиңеп кайткан бөркетләр алар. Әнә, Конев солдаты иң алдагы атта бара. Ул «Бранденбург капкасыннан ут аша кергән», Берлинда аңа маршал үзе орден биргән. Ә менә Батырҗан Яссы өчен көрәшләрдә дан алган. Сафа исә Порт-Артурда булган. Алар «жиңү яулап» туган илгә кайткач ук, үз колхозларын аякка бастыру өчен барлык көчләрен биреп, хезмәткә керешкәннәр. Барысы да «тыныч кырда уңыш даулый» башлаганнар һәм инде алар зур гына уңышларга да ирешкәннәр. Быел менә мул уңыш алып, дәүләткә планнан тыш ашлык тапшырганнар. Гармоньчы егет Сафа исә тырыш хезмәт белән яңа өй дә салып өлгергән, аның бөтен нәрсәсе житеш. Ул колхозның иң атаклы кызы Әсма белән яратышып йөри. Тиздән аларның туйлары булачак. Ул үзенең «әйләнәсен, туй буласын сер итеп» саклап йөргән булса да, иптәшләре аны күптән сизенгәннәр. Бүген менә элеваторга ашлык тапшырып кайтып килгәндә, кызып-кызып шул хакта сөйләшәләр.

Әйт әле турысын гына.

Кайчан була туегыз?..

...Булырбыз микән туенда,

Алҗыдык көтә-көтә.

Сезнең туйга дип куелган

Балыбыз ачып бетә... ди Әхмәтша.

Сафа инде серне яшерми:

Ачылды инде серебез...

Әй туганнар, белегез:

Октябрь бәйрәме көнне

Безнең туйга килегез, ди.
Тирән шатлык һәм күтәренке хисләр ташкыны астында канатланган яшьләр Сафаны тәбрик итәләр һәм «Туңга сөреп, зур уңышлар бүлгәннән соң» туйга барырга сүз бирәләр. Арадан берсе:

Уйна, Сафа, гармонеңны,

Син оста уйнатасың,

Уйнатасың, җырлатасың,

Шәп уйлар кузгатасың, диюгә, Сафа, җырларны үзеннән кушып, гармоней уйнап җибәрә. Тальян гармонь матур итеп чыңлый, егет авызыннан бәхет турында шат җырлар яңгырый. Табигать матур, калкулыкта каен шаулый, юл өстендә ай нуры уйный. Атлар якты һәм туры юлдан уйнап- уйнап чабалар, дугалардагы флаглар көзге җилдә җилфердиләр. Авыл якынлашкан саен бәхет җыры көчәя бара. Поэманың сюжет сызыгы, менә шул рәвешчә җыйнак, яшьләрнең тормышлары төсле үк күтәренке рухлы һәм хәрәкәтчән булып чыккан. Беренче строфаларны уку белән үк син үзеңне җәйге кичнең балкыган ай нуры астында, яхшы атларга утырып кайтып баручы «зур юлдагы» колхоз яшьләре арасында кебек сизәсең. Арба тәгәрмәчләре дә, ай нурына коенып, ашлыклар белән тулы элеватор турында сөйләшәләр төсле тоела. Табигать тә яшьләрнең күтәренке хисләрен уртаклашкан төсле, кичке ямь белән балкый. М. Садри поэманың персонажларын — колхоз яшьләре образларын реаль чынбарлыктагыча җанлы, хәрәкәтчән, эш сөючән итеп сурәтли. Шуның белән ул аларның рухи байлыкларын: тормышка шат карашларын, шаянлыкларын, булдыклылыкларын ачып бирә. Аның геройлары, миллионнарча совет кешеләре өчен уртак эш булган ашлык тапшыру кампаниясе ыгызыгысында эреп, йотылып китмиләр, киресенчә, үзләренең индивидуаль үзенчәлекләре белән күзгә бәрелеп торалар. Мәсәлән, Ватан сугышы фронтларын кичкән, Порт-Артурда булган, хәзер исә колхозның булдыклы егете саналган гармоньчы Сафа образы ни дәрәҗәдә индивидуаль буяуларда бирелгән булса, Әхмәтша образы да гомуми портретлар галлереясендә югалып калмый, поэманың буеннан буена үзенчәлекле характеры белән үсә, күтәрелә бара. Шул ук вакытта бу образлар үзләренең гомуми уртак яклары белән дә тулы гәүдәләнәләр, күмәк тормышның дус семьясына берләшкән һәм социалистик көнкүрешнең уртак шатлыгын бертигез сиземләгән фикердәш кешеләр булып күз алдына басалар.

Поэмада Сафа белән Әсманың туена хәзерләнү картинасы бар. Бу туй ике яшьнең кавышу туе гына түгел. Ул — колхозчыларның хезмәт фронтында җиңү туе да булып тора. Яшьләр ике туйны берьюлы үткәрергә җыеналар. Алар Сафага: 

Менә туңга сөрәбез дә

Зур уңышлар бүләбез,

Уңышларны бүләбез дә,

Сиңа тунга керәбез, диләр.

 Автор бу эпизодны поэманың сюжет сызыгында матур буяулар белән сурәтләгән һәм, егетләрнең яшьлек хисләрен тальян чыңнарына бәйләп, хәрәкәтчел җанлы поэзиягә әверелдергән. Бу эпизодның кыйммәте анда гына түгел әле. Шагыйрь аны поэманың югары идеялслегеп, партиялелеген чагылдыра торган һәм тәрбияви яктан әһәмиятле булган күренеш итеп гәүдәләндергән. Поэмада бу эпизод аша социалистик җәмгыять төзелешенең төп ленинчыл установкасы — җәмгыять интересы белән шәхси интересның бергә җыелуы — пропагандалана. Бу моментны авторның зур уңышы дип санарга кирәк. Без биредә тагын бер әһәмиятле моментны — М. Садриның колхоз тормышы белән, колхозчы яшьләрнең психологияләре белән якыннан танышып өлгергән булуын күрәбез. Бу танышлык шагыйрьгә колхоз производствосы батырларын гади эш кешеләре буларак, ясалмалыктан качып, типик образлар итеп сурәтләргә мөмкинлек биргән. Поэманың композициясендәге әнә шундый момейтлар аша яшьләрнең хезмәт героикасы, яшәү шатлыгына әверелеп, бәхет турындагы җыр булып яңгырый. Шул рәвешчә, хезмәтнең намус эше булуы — социалистик җәмгыять төзүчеләр өчен шатлыклы иҗади процесс булуы — тагын да ачыграк чагыла. Бу поэма яшьләрне хезмәт сөючән итеп тәрбияли — аның кыйммәте шунда. «Бәхет турында җыр» поэмасыннан соң М. Садриның кечкенә күләмле лирик шигырьләреннән башка зур әсәрләре басылып чыкканы юк. Ул «тынлык» чорын кичерә. Ләкин бу «тынлык» беренче карашта гына тынлык булып күренә. Чынлыкта исә, М. Садри зур иҗат хәзерлеге алып бара, яңа әсәр өстендә эшли. М. Садри безнең татар совет поэзиясендә үз урынын алган, үзенең поэтик йөзе, үзенчәлеге булган талантлы шагыйрь. Аның иҗаты һаман үсә, киңәя һәм тирәнәя бара. Безнең укучыларыбыз киләчәктә аңардан тагын да яхшырак, идея-политик эчтәлекләре тирән, художество эшләнешләре югары әсәрләр көтәләр.