Поэзия
НУРИ АРСЛАНОВ
АУЧЫ
Бәскә төренгән
Урманга таба
Чаңгыда шуып,
Бер егет бара.
Аркылы үтә
Колхозы кырын,
Юлында җырлый
Аучылар җырын:
«Иңбашта мылтык,
Билдә патронтаж;
Тик тәвәккәллек
Аучыга юлдаш!..
Таба, актара
Аюның өнен,
Гадәтен белә
Усал бүренең,
Куян эзен дә
Ерактан күрә,
Төлкенең барлык
Хәйләсен белә.
Урманда күпме
Җәнлекләр тора?
Беләсең килсә,
Аучыдан сора».
Ул шулай җырлый.
Тик нигә кырда,
Таң атар-атмас
Ник чыккан юлга?
Төнлә авылга
Бүреләр килгән,
Аларны соңгы
Юлчылар күргән:
Эш чыкмаслыгын
Ахрысы белеп,
Ул өер киткән
Урманга кереп.
Кызлар күңелендә
Юк ниләр генә,
Тик сер саклыйлар,
Әйтмиләр генә...
Ә без яшерми
Шушы урында
Әйтик уйларын
Аучы турында.
Борчыла алар:
«Соң бу Хәкимҗан
Тик миңа гына
Сүз кушар кайчан?!
Бүре артыннан
Гел йөрер микән,
Минем янганны
Бер белер микән?!
Уенда аның
Гел бүре генә,
Ник керә алмыйм
Мин күңеленә?!»
Безнең аучыбыз
Булган фронтта
(Кызлар егеткә
Кызыкмый юкка),
Орден, медальләр
Күкрәге тулы,
Данлы, мактаулы
Егетнең юлы.
Сугышлар беткәч —
Тыныч эш, димәк, —
Ватанга ашлык
Бирергә кирәк.
Ул яз буена
Эшләде кырда,
Уйлары булды
Уңыш турында.
Беренчелекне
Алды бригада,
Макталды егет
Һәр урында да.
Ләкин бар тагы
Эшнең бер ягы:
Якында шаулый
Нарат урманы.
Бик күп җәнлекләр
Яшиләр анда,
Бүреләр чыга
Төнге юлларга.
Алардан колхоз
Күп зыян күрә...
Снайпер егет
Бу эшне белә.
Бүген дә аучы
Зур уңыш тапкан,
Бер көн эчендә
Өч бүре аткан.
Менә ул инде
Өйгә юл ала,
Чаңгыдан көйлән
Ясаган чана.
Чанада кайта
Теге бүреләр...
Иленә карарга
Җыелып килерләр:
— Рәхмәт тә, рәхмәт, —
Диярләр бары.
Районда мактап
Сөйләрләр аны.
Ә кызлар, кырын
Карап бүрегә,
Соклануларын
Яшереп күңелдә,
Әйткән булырлар:
— Кем мактый моны, —
Атмагач шунда
Берәр аюны.
Кызлар шуклыгын
Хәкимҗан белә:
Аларга карап,
Елмаеп көлә.
Әгәр әйтсәләр —
Киртә юк аңа,
Аю да аулар,
Чыгар яуга да.
Дошманнар тагын
Ябырылса илгә,
Охшап ач ерткыч
Бүре өеренә:
Тиз басар сафка
Шәһәр, авыллар —
Китәр сугышка
Батыр «аучылар».
Чөнки бердәм юл,
Бер теләк бездә,
Тик яхшы уйлар
Киң күңелебездә.
С. СМИРНОВ
ИКЕ ФЛАГ
Ерак Көнчыгыштан да
Ерагырак урында,
Беренче башланып китә
Дөнья иртәсе шунда.
Чукотка бу. Томанлы
Тар богаз каршында, —
Балкый Совет флагы
Текә яр башында.
Аляска дигән җирдә,
Көлсыман атауда,
Буй-буй юллы ят флаг, —
Америка анда.
Ике флаг арасы —
Чик ул ярымшарларга;
Боз тынлыгы урнашкан
Бер ярдан бер ярга.
Шунда таң туа иң элек
Һәм атлый бу якка...
Тәүге нурлары аның
Куна ал байракка!
Көн, Чукотка чигеннән
Москвага ашыга, —
һәм эри кара пәрдә
Аның баршында.
Ә Америка күгендә
Әле караңгы томан,
Сөйрәлә штатлар буйлап
Кичәге көн һаман.
Чиктәге сакчылардай
Торалар һәр икесе:
Берсе ак таң флагы,
һәм төн флагы берсе.
Кызылында ялкынланып
Уйный таң нуры төсе.
Чуарында Алясканың
Кичәге күләгәсе.
СУ КЫЗЫ
Чуртан йөзгән елга чоңгылында,
Яки күл төбендә, димиләр, —
Юк, районыбызның коры җирендә
Яши су кызы дип сөйлиләр...
Юнәлә ул яшьләр райкомына,
Юлда кызлар белән очраша;
Авыл исемнәрен, чылтырап аккан
Елгаларны шунда сораша.
Таныштыра райком секретарен
Үз дипломы белән, һәм әйтә:
— Төзәчәкмен буа һәм сулыклар!
Райком ярдәмендә, әлбәттә.
Секретарь шат:
— Әмма шәп булыр, ди.
Сорамыйча ләкин түзмәде:
— Кай яктан сез?
— Диңгез төбеннән мин!
Ә секретарь тәмам үзгәрде.
Игътибарлы һәм җитди төс белән
Күз ташлады тагын дипломга.
— Кайда тугансыз, дим?
— Мологада, Хәзер
Рыбинск диңгезе анда.
Диңгез, теплоходлар, якты киңлек,
— Аксыл төтен йөзә офыкта...
Һәм райкомда канатлы сүз йөри:
Яшь су кызы керде учётка!
Алтын тасмасыман толымнары,
Күз карашы — матур хыялдай.
Ул күзләрдә буа, сулыкларның
Зәңгәрлеге бергә җыйналган.
Киңәшсеннәр, әйдә, кайберәүләр
Көннәр буе нидер сызгалап.
Авылда үз эшен эшли бирә
Диңгездән рух алган кыз бала.
Килде тиздән райком секретаре,
Уңышына кызның куанды,
Рыбинск диңгезе филиалы,
Дип атады әзер буаны.
Күченә кыз шулай колхоз саен,
Кичә — анда, бүген — биредә...
Юкә һәм каеннар калкып чыга,
Кайма булып буа иңенә.
Ә буаны төзәткәндә яки
Күчергәндә елга үзәген —
Су кызы да шунда, бергә һаман...
Җир югалтмас аның эзләрен!
Ә. Маликов тәрҗемәсе.
ЗӘЕТ МӘҖИТОВ
ХАКЛЫК ЮГАЛМАС
Нәни бала йоклый бишектә,
Ал чәчәкләр үсә болында.
Иркен сулый кырлар, елгалар,
Коенып якты кояш нурында.
Ә тегендә — Ак йорт түрендә
Сугыш планнары төзиләр.
Тарих алып килгән үлемнән
Котылырга чара эзлиләр.
Җавап бирә Совет Ватаны:
«Күкрәп яшә, яшә, тынычлык!
Синең өчен койдык каннарны,
Синең өчен батыр сугыштык!»
Кабатлый бу җырны Зур Кытай,
Яңгырый бу җыр
Вьетнам илендә.
Яңгырый бу җыр дөнья күгендә,
Барлык илнең барлык телендә.
Ә трумэннар океан артында
Теш кайрыйлар Совет иленә.
Безнең зур һәм ныклы адымнар
Тынгы бирми алар күңленә.
Азат хезмәт гөрли илебездә:
Алтын бодай уңа кырларда.
Салыналар яңа шәһәрләр,
Эшелоннар ашыга юлларда.
Ә мистерлар җирнең өстенә
Төтенле ут һаман ягалар,
Малайяда, Крит һәм Явада
Канлы яшьләр җиргә агалар.
Күтәрелә илләр, халыклар,
Һәм әйтәләр: «Яшә, тынычлык!
Теләмибез канлы яшьләрне,
Теләмибез талау сугышын!»
Белә илләр, белә халыклар:
Көч бар җирдә, якты хаклык бар.
Ул — Сталин! Җирдә Сталин бар,
Сталин алып барган халык бар.