Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

В. МАЯКОВСКИЙ 
БРОДВЕЙ 
Асфальт — пыяла. 
Атлыйм һәм яңгырыйм.

Урманнар һәм үләннәр кырып алынган.

Авенюлар бара көньяктан төньякка таба,

Стритлар — көнбатышка көнчыгыш ягыннан.

Ә арада — (төзүче аларны каян китергән!) —

Өйләр берсеннән-берсе биек.

Бер төрлесе — йолдызларга барып төртелгән,

Бер төрлесе — айга тора тиеп.

Янки ялкау ул җәяү йөрергә:

Гади лифт һәм курьерский бар.

7 сәгатьтә — кешеләр агылалар бире,

17 сәгатьтә — кире агылалар.

Механика чыгырдый, яңгырау, гөрелдәү,

Ә кешеләр телсезләр яңгырау эчендә.

Тик акрынайталар Чуингвам чәйнәүне

«Мек моней?» дип дәшү өчен генә

Әнисе баласына күкрәген бирә.

Бала, җибәреп борыныннан куыклар, имә,

әйтерсең, күкрәкне түгел, долларны —

җитди бизнес белән ул мавыккан.

Акча ясыйсыңмы? —

«Исәнме?» урынына Эш.  
Эш тәмам.

Гәүдәң белән син тоташ электр җиленә урал.

Җир астына төшәсеңме, — ал собвей

Күккә менәсеңме, — элевейтер ал.

Вагоннар йөгерәләр төтеннәр биеклегендә,

ышкылалар өйләрнең аяк йөзләренә,

чыгарып салалар коерыкны

Бруклин күперенә һәм яшерәләр

Гудзон өннәренә.

Камашты синең күзләр, син аптырап калдың.

Ләкин, барабан тавышыдай яңгырап,

караңгыдан түбәңә:

«Кофе Максвел гуд ту ди лост дроп»

Ә лампалар төнне казый башладымы,

ну, мин сиңайтим, — ялкын бу менә!

Сулга карасаң — әнкәйгенәм әнкәй!

Уңга карасаң— әнкәй әнкәйгенәм!

Москва кешеләренә күзәтер нәрсә күп.

Бетмәс-төкәнмәс көне буе бу.

Бу Нью-Йорк.

Бу Бродвей.

Гау ду ю ду!

Нью-Йоркны күрүдән мин шатмын бик.

Ләкин кепкамны сыдырмам башымнан.

Совет кешеләренең үз горурлыгы бар:

буржуйларга карыйбыз югарыдан.

б август, 1925 ел. Нью-Йорк.

Ә. ФӘЙЗИ тәрҗемәсе. 

 


ЯШЬЛӘРЕБЕЗГӘ 
Ташланам мин 
йөзләрчә эстрадага,

меңнәрчә яшьләрнең күзенә керәм.

Очрашам төрлечә сөйләшә торган,

төрле киемдәге, төрле халык белән.

Чигәсеннән тирләрен сөртеп, 
көчкә үтеп 
тар тоннель бугазыннан, саубуллашып,

колаклар тонганчы сызгыртып,

курьерский китте Курск вокзалыннан.

Заводлар. Урманйан хаталаргача,

яфраклар бөтереп, каеннар йөгерә.

Колакка, саф булып нәкъ МХАТ тагыча,

Москвача сөйләшкән тавышлар керә.

Урманнар сырлаган горизонт артыннан

ак, балчык йортлар агыла өскә.

Күренә салам түбәләр астыннан

чәчәкле диварлар, төрле төстә.

Шигырьләрне капчык белән китер,

укы, шартлаганчы талантыңнан, —

түбәнчелек белән украин егете

акрын гына көлеп утыра тыңлап.

Өстәлеп коерыкка, үтелде күп ара.

Кыздыра аларны кояш-кухарка.

Поезд, йөгереп, Ростовка бара,

еракта калды төтенле Харьков.   
Иген кырлары — 
миллионнарча тонналык — 
тигезлиләр кебек 
аларны 
ышкылап. 
Ашлык охрасында 
көмеш Дон балкый. 
Кубань бүрегенең 
укасысымак. 
Үкерә паровоз, 
беткәнче карлыгып. 
Кавказ җирләре 
башлана монда. 
Калкалар таулар 
башлы шикәр булып,

я пожарный башыдай —

кояш нурында.

Очам тарлыклардан.

тонык сызгыртып.

Чал төшкән тауларга

һәм папахаларга.

Торалар ингушлар,

хәнҗәрләрен тотып,

осетиннар карый,

атланып атларга.

Тау башлары — бозлык.

Төпләрендә — кызулык.

Кояш кыза, йод агыза.

Тифлислеләр таныла йөз метрдан да:

сәгатьләр буена йөриләр эсседә —

модный шляпалардан, очлы ботинкалардан,

Париждан килгәннәр, әйтерсең лә!

һәркайсы әлифне үзләренчә таныйлар,

үзләренчә керә саннар да төшләренә.

һәр өч кешенең биредә үз теле бар,

милләтләре бар үзләренә.

Юк-барларны куеп гостинницага,

оныттым, бервакыт, кайда кунганны.

Адресын ул җирнең русча сорауга,
Нэ чую диде 
бер украинлы. 
Алган темалары 
булса әгәр фән,

алар өчен инде рус рамкасы тар; 
Казан академиясе 
Тифлиснеке белән

Французча гына языша 
башлыйлар.

Парижны мин дә яратам чаманы белми

(матур була төнлә бакчалар!)

Азмыни соң анда —

Бодлер, Малармэ

Һәм шундыерак башкалар!

Ләкин без — ут һәм су аша

кичкән кешеләр көрәш елларын —

үстерергә тиешме үзебезгә алмашка

французлашкан бульвар пижоннарын?!

Кем телсез һәм ялангач булган,

Ул файдалансын совет ирегеннән.

Эзләсен үз тамырын һәм үз глаголын,

казып кереп филология тирәнлегенә.

Карагыз тормышка күзлексез генә,

туймас күзләр белән алыгыз сосып:

булган бар яхшыны үз жирегездә һәм

Көнбатышта булганның яхшысын.

Урын юк ачу тотып шахшылауга,

кызыл йөрәкләрне маташмагыз буяп!

Иптәш яшьләр, карагыз Москвага,

нык салыгыз русчага колак!

Булсам да мин яше үткән негр инде,

алай да көрсенми һәм үкенми бер дә,

русчаны яхшылап өйрәнер идем

сөйләшкән өчен генә дә Ленин ул телдә.  
Туп давылларының

Октябре урамнарда

кан булып коелган көндә, беләм,

Москвада хәл ителде тәкъдире

Киевләрнең, дә,

Тифлисләрнең дә.

Москва безнең өчен —

түгел дәүләт арканы артыбыздан

җирләрне тартып баручы.

Рус булганым өчен түгел

кыйммәт күрүем аны,

ә бәлки утлы байрак булганы өчен.

Җиңүне азыкландырып үз тәннәре белән,

 тупларга — тупларның авызын ачып,

дошманнарга каршы сугышты бит әрмән,

РУС, украин, грузин, бер сафка басып. 
Ә. ИСХАК тәрҗемәсе.
 
МӨХӘММӘТ САДРИ ШИГЫРЬЛӘРЕ 
ТУГАН ИЛ

(Кантата)

Кояш чыга безне котлап,

Нур белән балкый Ватан,

Юлбашчыга жыр багышлап,

Туа безнең һәрбер таң.

Яңгырый җыр бөтен җиргә,

Ашкына җыр Кремльгә.

Якты, яңа, данлы Россиядә

Гөрләп үсте, зур юл үтте

Эшчән Татарстан,

Кояшыбыз, юлбашчыбыз

Бөек Сталин, Рәхмәт

Сиңа азат, шат халыктан!

Матур безнен азат Казан,

Гөрли анда яңа заводлар,

Төздек зур якты урамнар,

Гыйлем бирүче йортлар.

Балкый илнең һәрьягында

Сталин кабызган утлар.

Ленин һәм Сталин җиңү китерде,

Ленин һәм Сталин илне үстерде.

Ленин байрагы Сталинның кулында,

Сталин илтә безне

Ленин юлыннан.

Яшь урманнар үсеп җитә,

Шатланып ага иделләр,

Кырны алтын диңгез итә,

Мул булып үскән игеннәр.

Шатлык арткан саен арта

Ямьле Татарстанда,

Ашкына туган илебез

Коммунизмга, алга!

Яңа җиңү яулап көрәшләрдә

Алга бара, данга бара

Ил канатланып;

Бөек совет семьясында

Татарстан Үсә тагын да,

Чиксез шатланып.

Үсә, үсә, Бара алга, Яңа данга!  
Иц шат җырлар җырлап,

Татарстан һаман үсә, зур юл үтә

Кояш нурында;

Кояшыбыз син, юлбашчыбыз

Бөек Сталин,

Сине җырлый халык үз җырында. 


ЯКТЫ КИЧТӘ 
Карт белән карчык бик җайлап

Һәм тәмен белеп кенә,

Чәй эчәләр баллап, майлап,

Өф итеп, өреп кенә.

Пәрдәләр куйганнар элеп,

Исле гөл исе аңкый,

Бөтен өйдә кояш кебек

Электр уты балкый.

Ниндидер кыз концерт бирә

Шул чак радио аша;

— Кем җырлый?

— Безнең Гөлчирә! —

Менә сиңа тамаша.

Еракка әллә киткәнме,

Җырлыймы ул калада,

Казанга барып җиткәнме,

Без чәй эчкән арада?

Булыр да. Очучы диләр,

Гөлчирәнең сөйгәне;

Төпчек кыз үзе дә чибәр,

Авылның бер дигәне!

Карчыклар да ул егеткә

Яшь бөркет, диләр менә...

Очса да, дим, биеклектә,

Кызларны таный белә.

Почта китергәндә аны

Үзем дә күрер идем,

Иркен булса аэропланы,

Бер очып йөрер идем.

Анда үзеңә хат язып

Хәлеңне белер идем.

Аны ал яулыкка салып

Сиңа төшерер идем.

И, мин әйтәм, авылыбызга

Очып кына йөри хат...

Туры килде матур чорга

Тимеребез, шулай бит карт!?

Ордены бар микән аның?

Уйларым һаман анда,

Бирмәс микән аэропланын

Кызыма приданга.
«Москвич»та җәен эссе,

Мотоциклда җилле;

Чибәр киявебез төсле

Әйләнер идем илне.

Хәким карт сакал сыпырды

һәм куйды чынаягын, —

Самовар, диде, тиз тынды,

Яңартыйк әле тагын.

Ут салдылар, тагын җайлап

Тәмле иттереп кенә,

Картлар чәй эчәләр баллап,

Өф итеп, өреп кенә.

Самовар гөж килеп торгач,

Кызыгып эчә-эчә,

Бануы да бераз тынгач,

Карт үзе сүзгә күчә. —

Авылда безнең

Гөлчирә, Яңа ачкан узелда,

Үзебездә концерт бирә,

Җыры яңгырый шунда.

Узел димсең? Ул театр,

Аның юк залы гына;

Безнең кызый шуннан җырлый

Бөтен ил халыгына.

Булдыра ул, тиз арада

Казанга китәргә дә,

Концерт бирергә калада,

Һәм кайтып җитәргә дә.

Москвада да гөрләр җыры,

Яңгырар бөтен җиргә,

Юллар әйбәт, юллар туры

Халыкка безнең илдә.

Кырда — шәп тракторчы ул,

Сельсоветта — депутат,

Сәхнәгә керсә җырчы ул,

Кызый безнең кебек шат.

Егет башка курс алып

Очмасмы, дим, кырыйдан;

Кем аэроплан бирер сиңа,

Кем китерер придан?

Картлар тагын күмер салып,

Һәм тәмен белеп кенә,

Чәй эчәләр шикәр кабып,

Өф итеп, өреп кенә.

Карт сүзен дәвам иттерә,

Чынаягын да куймый.

Карчык тагын бал китерә,

Хәкимен тыңлый-тыңлый.

Һәр көнне кич ут кабына,

 Анысы безгә ачык, 
Судан ут ничек алына?

Белергә кирәк, карчык!

Эш безнең совет илендә

Искиткеч кызу бара:

Әкият сөйләп бетергәнче

Яшьләр бер зур йорт сала.

Кодачаларда кунакта

«Яңа көч» колхозында,

Син озаклап торган чакта,

Бик кызык булды монда.

Фронтовиклар җиң сызганып

Чыктылар яңа эшкә,

Балталар, көрәкләр алып

Ниндидер төзелешкә.

Казый башлыйлар елганы

Нәрсәдер тапкан кебек,

Авылга аның төбендә

Зур байлык яткан кебек.

Орден таккан егетләрнең

Ялкыны белән янып,

Бер заман коры елгага

Юнәлде бөтен халык.

— Нишлисез, дим, монда алай? —

 Син дә, диләр, булыш бабай!

Станция салабыз,

Судан ут чыгарабыз! —

Сез, дим, сугышта булгансыз,

Ник болай саташасыз,

Пустой эшкә тотынгансыз,

Юк белән маташасыз.

Үтибез, диделәр, алар

Юлбашчыбыз әйткәнне.

Соңыннан белдем, бу эшкә

Сталин өйрәткәнне.

Киңәйтеп елга ярларын

Алар зур буа буды,

Күз алдында ук аннары

Яңа Агыйдел туды.

Уйнаттылар кулларында

Балталарны осталар,

Чәчрәде бүрәнәләрдән

Хуш исле йомычкалар.

Салдылар зур матур бер йорт

Яңа елга янында,

Москваның үзеннән килгән

Машина һәр залында.

Утыртылды баганалар,

Сузылдылар чыбыклар,

Кояш килгәндәй һәр өйгә

Кабынды яңа утлар.
Андый эш тиз булыр дип

Мин бер дә ышанмадым,

Лампочкалар янгач кына

Ялгышымны аңладым.

Балкытты Ильич утларын

Фронттан кайткан дуслар,

Суны ут итә белүче

Баһадир коммунистлар.

Әйдә, карчык, тагын җайлап,

Ут кадерен белеп кенә,

Эчик әле баллап, майлап,

Өф итеп, өреп кенә. 


БЕРЕНЧЕ КӨН 
Тургай җырына сокланып

Кырда барган чагымда,

Калдым мин кинәт тукталып

Яшел вагон янында. 
Колхозчы карт дулкынланып

Яшь кызга флаг бирде,

Флагны кулына алып,

Кыз шул вагонга элде. 
Кичерә яз хисен күңел,

Кайнар чор җитте тагын,

Димәк, эшли башлый бүген

Бригада штабы... 
Эшли башлый тракторлар

Яз таңы аткан чакта,

Сибеләләр алсу нурлар

Флагка, кызга, картка. 
Яңа машинада җырлап

Тракторчы дулкынлана,

Халык исеменнән зурлап

Флаг җилферди аңа. 
Тургай сайрый бөтен якны

Гөрләтеп, күкне иңләп,

Кызны, картны, ал флагны

Язгы гөлләргә тиңләп. 
Беренче хезмәт көнендә

Күрдем мин колхоз кырын,

Илһам алып анда мин дә

Җырладым шатлык җырын. 


КЫРЛАР КОРАБЫ 
Күктә йолдызлар җемелди.

Син менә җиргә кара:

Төнлә дә туктауны белми,

Кырда зур кораб бара.

Бара ул мул, бай игеннәр

Диңгезен кичә-кпчә,

Аның ал флагын җилләр

Сөеп, иркәләп исә.

Ямьле флаг белән алга,

Алга бара ул кораб;

Һәм андагы штурвалга

Соклана һәркем карап.

Әйе, сокланалар анда,

Безнең колхоз кырында,

Штурвал яшь капитанда.

Комсомолец кулында.

Үтә ул алтын диңгезне,

Какмыйча керфеген дә,

Бункерга җыя игенне,

Калдырмый бөртеген дә!

Бөртек өчен, белә анда,

Күпме көч киткәнлеген,

Аларның илне тагын да

Куәтле иткәнлеген.

Күктә йолдызлар җемелди.

Син менә җиргә кара:

Большевиклар ирке белән

Кырда да кораб бара.

Бара ул караңгы төнгә

Ямьле яктылык сибеп,

Безнең Совет дәүләтенә

Яңа көч, куәт биреп.

Төп-төгәл эшли суккычы,

Моторы һәм хедеры...

Гөрли муллык диңгезендә

Шатлыклы хезмәт җыры.

Кояш балкый.

Арта шатлык

Илнең бөтен ягында:

 Кич тамырда булган ашлык,

Таңда ил амбарында!