НУР БАЯН
Х.ХИСМӘТУЛЛИН
НУР БАЯН
(Үлүенә 5 ел тулу уңае белән)
Совет халкының коммунизмга таба хәрәкәтендә, коммунистик җәмгыятьне төзү өчен совет кешеләренең ихтыярын оештыруда, коммунистик моральне тәрбияләүдә совет әдәбияты һәм аның совет язучыларының роле гаять зур. Татар совет әдәбиятын тудыру һәм үстерү эшендә 20 ел буена үзенең иҗат көче белән катнашкан Нур Баян менә шундый җаваплы миссияне башкаручы күп санлы совет язучыларының берсе иде.
Нур Баян, 1905 елда туып, балалык чорын ярлы крестьянның авыр һәм газаплы тормыш шартларында үткәрә. Үзенең балачагы турындагы бер истәлегендә ул түбәндәге сүзләрне яза: «Син туганда, кагар өчен казыгыбыз да юк иде», — дип сөйли иде әни... Авылда җир дә, су да булмаганлыктан, 1906 нчы елны Уфаның төньягына башкортлар арасына бөтен семьябыз белән бәхет эзләп киткәнбез... Без анда 1910 елга чаклы тордык. Без торган җир «Яңа авыл» аталып, башта 3—4 семья бергә тордык, аннан соң үзебезгә кечкенә йорт хәзерләп кердек. Без торган урын бөтен әйләнәсе белән кара урманлык, тау-таш арасы иде. Әти столяр булганлыктан, керәк, тагарак кебек нәрсәләр ясап тамак туйдыра иде. Ләкин су булмаганлыктан, чәчкән икмәк уңмаганлыктан, туган илебезгә яңадан кайтып киттек. Атыбыз, сыерыбыз юк иде. Киткән чакта әти, өйне сатып, сыңар күзле бер ат алды...
Шулай итеп, 1910 елның җәй айларында авылдагы бабам йортына кайтып кердек... Шул җәйне үк атны сатып, балчыктан эшләнгән бер әйбер алып кердек... Тормыш начар булды. Әтием байларда ашлык сукты, җәй көне алпавытларга, байларга, әни белән бергәләп, урак урып йөрделәр...» Шулай итеп, Нур Баянның балалык-яшьлек чоры иске авылда үтә, шунда авыл тормышын күрә, өйрәнә. Шагыйрь күңелендә иске авыл калдырган иң тирән эзләрнең берсе — андагы коточкыч эксплоатация, ярлы катлауның авыр язмышы булды. Тормыш шартлары авыр булуга карамастан, Нур Баян укырга ярата, укырга омтыла. Ләкин борынгы дини идеология белән сугарылган, һәрбер яңалыкка каршы торган иске мәктәп аңа берни дә бирә алмый. «Өч ел буена авыл мулласына «һәфтияк» күтәреп йөрдем, эш чыкмады, — ди ул. - Әтидән 30 тиен акча алдым да, бер бөтен икмәк алып, капчыкка бер мендәр салып, үзебездән биш километр ераклыкта булган Качкын авылындагы Бәдретдин мулла мәдрәсәсенә киттем». Бу мәдрәсәдә Нур Баян ярлы шәкерт тормышы белән яши. Нәкъ шагыйрь М. Тафури, Г. Тукай кебек, Нур Баян да бай шәкертләргә хезмәт итеп көн уздыра. Бу мәдрәсәдә дә ул «берничә исемлек һәм ат распискасы язудан артык китә алмый». Мәдрәсәдә укыганда, Нур Баян һәр кеше аңларлык итеп, татарча язылган шигырьләрнең, хикәяләрнең барлыгын ишетә, аларны укырга тели, ләкин мәдрәсә шартлары аңа ирек бирми.
«Бер малай Тукай шигырьләрен алып килгән иде. Шуларны укып утырганда, хәлфә килеп чыкты да, китапларны алып, утка якты, ә малайны суктырды», — ди Нур Баян.
Бу күренеш революциягә чаклы чорда иске татар мәдрәсәләрендә бик еш очрый торган хәл икәнен әйтеп торасы да юк. Бары тик Бөек Октябрь революциясеннән соң гына Нур Баянга чын-чынлап укырга мөмкинлек туа. 1917 нче елда ул хәзерге Калинин районының үзәге булган Пучы авылындагы 5 еллык мәктәпкә кереп укый башлый һәм шунда беренче мәртәбә Г. Тукай, Г. Камал һәм башка язучыларның әсәрләре белән ныклап таныша. Тукайның үткен эчтәлекле сатирик шигырьләрен өйрәнү Нур Баянда көчле эз калдыра, ул үзе дә Тукайга ияреп, 1923 елда муллаларга каршы бер шигырь яза. 1919 елда Пучы авылында комсомол оешмасы төзелә. Үзенең комсомолга керүе турында Нур Баян түбәндәгечә яза: «1917 елны Пучы авылындагы 5 класслы авыл мәктәбенә кереп, 1919 елны тәмам иттем, һәм шул елның соңнарында коммунистик яшьләр оешмасы төзергә кирәклек турында урамнарга игълан ябыштырылган иде. Бу оешмага язылу турында фикерләр йөртә һәм укытучыдан аның әһәмияте турында сораштыра башладым. Ләкин аңардан: «Сезгә андый оешмаларга керергә иртә әле, әтиегез ачуланыр...», — диюдән башка төрле җавап алмадым. Бу җавапларның серен бары тик соңыннан гына аңларга туры килде. Чөнки безне укытып йөргән бу кеше, әтисе үлү белән, аның урынына 1921 елларда үзе мулла булды. Ләкин миңа аның сүзләре тәэсир ясый алмадылар. 1920 елның апрель аенда комсомолга язылдым. 1920 елның җәендә Райкомол мине Миизәләдә ачылган партия мәктәбенә укырга җибәрде. Бу — ике генә айлык мәктәп иде, ләкин ныклап укый башлавым әнә шуннан башланды». 1920—21 еллардагы ачлыкта Нур Баян ата-аналары белән Пермь (Молотов) шәһәренә күчеп китә, андагы электр станциясенә мич ягучы булып кереп, 1922 елның апреленә чаклы шунда эшли, ә 1922 елда алар тагын үз авылларына кайталар. 1923 елның көзендә Нур Баян Казандагы Татар-башкорт хәрби мәктәбенә кереп укый башлый. Хәрби мәктәп Нур Баянга хәрби белем биреп кенә калмый, ул аның политик аңы үсү, гомуми белем дәрәҗәсе күтәрелүгә дә хәлиткеч йогынты ясый.
Нур Баянның әдәбият белән ныклап танышуында да хәрби мәктәпнең тәэсире зур була. «Ныклап яза башлавым хәрби мәктәптә чагында башланды, — ди ул. — Анда әдәбият түгәрәге бар иде. Мин анда язучы булып түгел, тыңлаучы булып йөрдем. Вакыт булган арада Горький, Пушкин әсәрләрен, Такташ һәм башка язучыларның әсәрләрен укыдым. Ихтимал, миңа шуларның тәэсире тигәндер. Ләкин, минемчә, ул гына да түгел: Кызыл Армиянең шат һәм күңелле, шау-шулы тормышы, тирә-яктагы яшелләнеп киткән урманнар күңелне җырларга тарталар иде».
Нур Баянның матбугатта чыккан беренче шигыре дә «Шлемлы җырлар» дип атала. Бу исемнең үзендә үк хәрби мәктәптә тәрбия алган яшь егетнең хис һәм тойгылары сизелеп тора:
Урман... кырлар үтеп,
Кыш буранда,
Окопларда каннар иснәдем,
Иңсәләргә мылтык-сөңге асып,
Бу кылычтан ниләр кисмәдем.
Шлемлы шагыйрь тарафыннан тудырылган лирик образ әнә шундый, дошман өчен коточкыч куркыныч, ә дуслар өчен көчле таяныч булып күз алдына баса. Шул ук вакытта бу юлларда, гражданнар сугышы чоры әдәбиятында еш очрый торган, беркадәр абстрактлаштырылган урманнар, кырлар, окоплар шактый урын ала, әдәби конкретлык җитешми. Нур Баян бу шигырендә:
Корыч тәнле
Эшче азатлыгын
Большевиклар эзләп таптылар,— ди.
Бу да эшче хәрәкәтендә большевистик партиянең җитәкчелеген матур әдәбиятта гәүдәләндерүгә шагыйрьнең омтылышы иде.
Нур Баян үзенең беренче шигырьләрендә үк, актив сугышчан шагыйрь булып, ВКП(б) ның җиңү кылычын тагып», «шул кылыч белән бөтен җир шарын урарга» хәзер торучы шагыйрь булып мәйданга чыкты. Россиядә социалистик революция җиңү белән үк дөнья империализмы Советлар республикасына каршы интервенцияләр оештыру эшенә кереште, революциянең беренче елларындагы бу кораллы интервенцияләр җимерелгәч тә, дошманнар Советлар иленә каршы кылыч кайраудан тукталмадылар. Шуңа күрә күп милләтле совет әдәбияты, барлык совет халкының уй һәм тойгыларын чагылдырып, сугыш уты кабызучыларга каршы рәхимсез отпор бирергә кирәклекне бер генә минутка да онытмады.
Бабай,
Җиңелер идек,
Көрәш утларында янмасак,
Син кайгырма юкка:
Үткән көрәшләрнең
Шинельләрен тагы да киярбез,
Европага сугыш кирәк булса, —
Даешь Европаңны!
Диярбез.
Китәрбез,
Китәрбез,
Күп шәһәрләр үтәрбез,
Җир шарының кич кырларын
Коммун йорты итәрбез.
Англия — Франция империалистлары кулында уенчык булып йөргән паннар Польшасының СССР га сугыш белән янавы уңае белән, 1925 елда язылган бу шигырьдә дә Нур Баян, бер яктан, совет кешеләренең үз илләрен саклауда нык торганлыкларын, империалистик хөкүмәтләр тарафыннан сугыш уты кабызылса, бердәм булып Ватан өчен күтәреләчәкләрен, Ватанны коткарып калудагы ышанычларын чагылдыра.
Көне килер: Тагып безгә каршы. Европадан сугыш башларлар. Гәрчә шунда корыч крейсерлар Кирәк җиргә илтеп ташларлар. (1928 ел.)
Нур Баян аңында илгә мәхәббәт, Ватанны саклау өчен, аның азатлыгын һәм бәйсезлеген тәэмин итү өчен бернәрсәне дә кызганмау — большевистик партиягә, аның җитәкчеләре — В. И. Ленинга һәм И. В. Сталинга тирән мәхәббәт һәм чын күңелдән бирелгәнлек белән тыгыз бәйләнештә иде. Нур Баян әдәбият мәйданына, югарыда әйтелгәнчә, «ВКП(б)
нын җиңү кылычын тагып, кызыл байракларны» мактап чыкты. ВКП(б) безгә
Ата булса,
Без көрәшнең соңгы терәге,
Төзелеп яткан бөек коммунаның
Таушалмаган тимер йөрәге, — дип язды ул 1928 елда.
Нур Баянның беренче елларда язган шигырьләрендә үк, тирән политик үткенлек, актуальлек, үз чорының иң әһәмиятле мәсьәләләрен советчылык позициясендә торып яктыртырга теләү күренеп тора. Совет дәүләтенә, совет системасына чит булган, дошман булган төркемнәргә каршы аның җырларында көчле нәфрәт тавышы яңгырый. Нур Баянның бу чорда идея-политик юнәлешләре буенча көчле итеп язылган шигырьләре, әдәби әсәрләр буларак, теге я бу күләмдәге кимчелекләрдән азат түгелләр иде. Аның шигырьләрендә, гражданнар сугышы чоры әдәбиятында еш очрый торган схемачылык, абстрактлык тенденцияләре шактый зур урын тоталар. Ләкин аның иҗаты өчен иң характерлы як туган илгә, Ленин—Сталин партиясе эшенә тирәнтен бирелгәнлек, көчле патриотизм пафосы булды. Сталинчыл бишьеллыклар чорын Нур Баян совет вакытлы матбугатының актив эшчесе сыйфатында каршы алды. Ул 1929—1930 елларда «Колхоз яшьләре» журналының секретаре булып эшләде, 1930 елда Чаллы район газетасының редакторы булып билгеләнде. 1932 елда яңадан Казанга кайтып. Совет язучылары союзы оештыру комитетында, Татгосиздатның матур әдәбият секторында җаваплы эшләрне башкарды. 1933—34 елларда марксизм-ленинизм кичке университетында укыды. Сталинчыл бишьеллыклар Нур Баян иҗатына бик зур уңай йогынты ясады. Аның бу чорда язган беренче зуррак әсәре — «Кырлар батыры» исемле поэмасы булды. Бу поэмада Нур Баян нигездә ике проблеманы — семья турылыгы һәм колхоз оештыру өчен барган көрәш проблемаларын күтәрде. Нур Баянның колхоз тематикасына язган икенче зур әсәре «Яңгырлы төн» поэмасы. «Яңгырлы төн» колхозлашуның беренче елларында, шул хәрәкәтнең һәм шул чордагы көрәшнең турыдан-туры тәэсире белән язылган әсәрләрнең берсе.
Поэма, колхозлашу фронтында берберсенә капма-каршы позициядә торган ике лагерьны гәүдәләндерә. Боларның берсе — колхоз яклы крестьяннар, комсомолецлар; икенчесе — колхоз дошманы кулак Гайфи һәм аның иярченнәре. Нур Баян үзенең поэмасында ике лагерь арасында барган катлаулы көрәшне ачарга тырыша. Аның тарафыннан бирелгән Гайфи беренче карауда ук күзгә ташлана торган тискәре кулак түгел. Авылның ярты җирен чәчеп яткан Гайфи хәзер «кооперация эшчесе». Ул үзен колхозны иң башлап яклаучы итеп күрсәтә, аның улы Котдус та гади авыл егете генә түгел, бәлки комсомол ячейкасының секретаре да. Авыл советында да Гайфи яклылар утырганнар. Димәк, Гайфи, илнең социалистик организмын эчтән кимереп, яна төзелешне корытырга әзерләнә. Комсомол ячейкасы секретарьлыгына үрмәләгән Котдус кулак егетләренә укырга китәргә ярдәм итә. Колхоз өчен көрәш менә шундый шартларда башлана, бу көрәштә яшь активистлардан Сирай, Баттал, Суфия кебек халык уллары һәм кызлары үсеп чыгалар.
— Без, иптәшләр, һәр көн
Зур гигантлар,
Зур заводлар илдә салабыз,
Сыйнфый көрәш аша,
Сыйныфсызлар
Җәмгыятенә таба барабыз.
Колхоз активистлары киләчәккә әнә шулай карыйлар, алар шул максатны үзләренә байрак итеп юлга чыкканнар. Алар үзләренә юл күрсәтүче маяк итеп Ленинны, аның өйрәтүләрен алырга тырышалар:
Ленин — без ул,
Без яшибез,
Без бит ленинчы.
Арабызда бүген булмаса да,
Васыяте калды Ильичның.
Ул төзегән корыч партия бар,
Ул җиңүгә безне җитәкләр.
Большевистик партиянең ленинчыл-сталинчыл җитәкчелеге аркасында колхозлашу хәрәкәтенең җиңеп чыкканлыгы бөтен кешегә мәгълүм. Нур Баян да «Яңгырлы төн»дә шул ук тезисны куя. Ләкин поэмада колхозны алга этәрүче төп көч булып комсомоллар торалар һәм аларга партия оешмасының җитәкчелеге сизелми. Колхозлашу хәрәкәтендә партия оешмасының ролен җитәрлек күрсәтмәү поэманың төп җитешсезлеге булып тора. «Янгырлы төн» поэмасы, җитди кимчелекләре булуга да карамастан, Нур Баянның сталинчыл бишьеллыклар чорында шагыйрь буларак нык алга китүен күрсәтә торган бер әсәр. «Яңгырлы төн» поэмасы белән беррәттән Нур Баянның шул ук елларда (1933 елда) һәм шул ук колхозлашу темасына язылган «Байкал» исемле поэмасын күрсәтеп үтәргә кирәк. Шагыйрь бу поэмасында да иске тормыш белән яңаны чагыштыру эзеннән бара. Кырлар батыры — Корбан элекке батрак. Октябрьгача елларда ул төрле авылларда кагылып-сугылып йөри. 1917 елгы революциядә, канатланып, алпавытларның җирләрен конфискацияләүдә гражданнар сугышында актив катнаша. Көрәш фронтларында чыныккан Корбан колхозлашу чорында актив колхозчы — «бөек эштә батыр командир» булып җитешә. Нур Баянның тирән хисләр шагыйре булуын, «Байкал» поэмасы бик ачык күрсәтеп тора. Әсәр башындагы тирән оптимистик тойгылар, борынгы тарихны искә төшерү нәтиҗәсендә көчле ачу һәм нәфрәткә әйләнәләр дә, соңгы җиңүләр хорына килеп җиткәч, алар тагын югары пафоска, патетикага күчәләр.
Әй, музыка,
Уйна шатлыкны,
Сыз оркестр,
Яңра, барабан!
Җиңүчеләр булып бу дөньяга
Октябрьда тудык яңадан!
Без бер Цека батыр армеецлары,
Бер үк көрәш, бер үк постта без,
Без төзибез бөек социализм,
Йөрәкләрдә — Ленин, Сталин!
Нур Баян шул ук 1933 елда «Онытылмас яшьлек» исемле поэмасын да язды. Поэма үзенең композициясе һәм образлары ягыннан югарыда әйтелгән поэмалардан күп аерылмый. Бу поэмада да шагыйрь иске тормыш белән яңаны чагыштырып, иске тормышка карата тирән нәфрәт, ә яңа тормышка искиткеч бирелгәнлек һәм мәхәббәтен җырлый. Поэмада комсомолга мәхәббәт, комсомолның яшьләрне тәрбияләүдә тоткан урынына бәя бирү аеруча калкулы итеп куелган. Поэманың герое Абдулны комсомол көчле ирекле, ялкынлы патриот итеп, батыр көрәшче итеп тәрбияли. Ячейкада акылым чәчәк атты, Яшел яфрак ярды уйларым, — ди ул үзе турында. Комсомол ячейкасы ярдәмендә Абдул гражданнар сугышына китә, туган ил өчен, революция өчен көрәш алып бара... «Комсомолда Марсельеза җырлап үскән эшче Абдулла» хәзер политотделда эшли. «Онытылмас яшьлек» — лирик поэма. Андагы һәрбер эпизод, герой башыннан кичкән һәрбер хәл авторның эчке кичереше, лирик сиземләве аша үтеп чыга һәм шуңа күрә эпизодлар үзләре дә автор кичерешләренә ияреп, шуңа бәйләнеп баралар. Поэма көчле, күтәренке рухлы, патетикалы юллар белән тәмамлана:
Без ант бирдек
Илне нык сакларга:
Һәр урында, һәрбер фронтта.
Без бүген дә бөек фронтларда
Бөек эшләр белән янабыз,
Ленин юлы белән илебездә
Коммунизмга табан барабыз.
Нур Баян 1939 елда язылган «Онытылган дус» исемле кыска поэмасында тагын шул ук теманы — безнең тормышның яңа кешене тәрбияләп үстерүен күрсәтте. Элекке вакытта «барыбер урлашырмын, кеше үтерермен кирәксә» дип йөргән Сахаб совет тормышы шартларында намуслы колхоз карты булып әверелә. «Җимерелгән дворец янында» исемле поэмасында Нур Баян иске,
крепостнойлык тормышына нәфрәт тойгыларын белдерә һәм хәзерге азат, шат тормышның чиксез матурлыгын үткәннәргә капма-каршы куя, Советлар Союзының дөньяда иң алдынгы, прогрессив ил булуы белән горурлана. Поэмада индивидуальләштсрелгән образлар юк. Анда шагыйрьнең лирик образы, аның төрле кичерешләре һәм шул кичерешләргә бәйле рәвештә туган шатлык хисләре үзәк урынны тоталар. Төрле лирик чигенешләр аша ул Екатерина II дворецын эшләүче крепостной крестьяннарның изелүен түбәндәге юллар белән күрсәтеп үтә:
Әнә күлләр, балам, күрәсеңме?
Без казыдык анда күлләрне.
Әнә гөлләр, балам, күрәсеңме?
Без үстердек анда гөлләрне...
— Икмәк!—дисәк, безне кыйнадылар.
Каршы торсак, безне астылар;
Җир сорасак, каеш камчы белән
Җилкәбезгә килеп бастылар.
Поэмада шагыйрь «миллионнарның ал байраклы җиңү юлларын» иске тормышның шул караңгы һәм газаплы күренешләренә каршы куя, капитал коллыгыннан бөтен җир шарын азат итәргә чакыручы бөек Ленин образы турында сөйли. Зур һәм гүзәл төзелешләрне, чын бәхетле иҗат итүчеләрнең бары хезмәт ияләре генә икәнлеген күрсәтә. Илебездә колхоз төзелешенең ныгуы, социалистик тормышның җиңүе, яңа Конституция — Сталин Конституциясе кабул ителү Нур Баян иҗатында яңа чор ачты. Бу чорда Нур Баян лирикасында яңа Конституцияне иҗат итүче, бөтен халык депутаты, бөтен дөнья хезмәт ияләренең юлбашчысы бөек
Сталин образы иң күренекле урынны тота.
Съезд ачылды...
Якты кояш кебек,
Трибунага басты юлбашчы;
Миллионнар, аның исемен ишетеп,
Эфир аша аңа кул чапты.
Советларның гадәттән тыш VIII съезды ачылуын Нур Баян әнә шулай сурәтли. Бу шигырьдә дә, съезддагы кебек үк, үзәк фигура булып бөек Сталин тора. Ул сөйли. Аның сүзләрендә «ялкынлана безнең теләкләр», әйтерсең, ул «һәр кешегә шунда шат-бәхетле яшәү путевкасы өләшә». Сталин — алга, биеклеккә җитәкләүче, Сталин — изелгәннәргә җир, ирек, тормыш алып килүче, Сталин — бөек Ленинның көрәштәше, халыклар юлбашчысы. Сталинның, Сталин Конституциясенең бөеклеген, аның әһәмиятен күрсәтеп шагыйрь болай ди:
Ул сөйләгән чакта океаннар да
Шаулашудан туктап тын гына,
Мәскәү яклап килгән авазларны
Тыңлыйлардыр кебек тоела.
Гүя тыңлый кебек тын тайгалар,
Биек таулар, Куе урманнар,
Әйтерсең лә, бүген йолдызлар да
Җиргә карап тып-тын булганнар.
Сталин иҗат иткән Бөек закон шагыйрь аңында әнә шундый күренешләр тудыра, җансыз табигать тә тоючы, сизүче предметка әйләндерелә, аңа җан өрелә. Бөек Сталинның образын Нур Баян күп әсәрләрендә В. И. Ленин образы белән янәшә куеп йөртә. Бөек даһи Ленин һәм Сталин Безгә байрак булган исемнәр, Бу исемнәр белән безнең илдә Зур гигантлар, гөлләр үсәләр. («Безнең байраклар».)
1941 елда язган «Ленин халыкта» исемле шигырьдә Сталинны Ленин эшен дәвам иттерүче, Ленин юлы белән «Коммунизм маршы астында» җитәкләүче итеп күз алдына китерә. Ленин кебек, Алга ялкынланып, Бара Сталин сафлар башында. Алып бара халкын даһи алга, Коммунизм маршы астында. Бөек Сталинның образын татар әдәбиятында мәңгеләштерү юлында Нур Баян күрше халыклар әдәбиятын да файдаланды. Казах акыны Җамбулның «Минем Ватаным» исемле көчле лирик шигырен тәрҗемә итеп бастыру Нур Баянның шушы юлда эшләгән бик әһәмиятле бер хезмәте иде.
Шагыйрьнең Ленин һәм Сталинга чиксез мәхәббәте аның Ватанга һәм большевистик партиягә мәхәббәте һәм чиксез бирелгәнлеге белән тыгыз һәм органик бәйләнештә бара. Нур Баян үзенең партиянең турылыклы улы булуын эшендә дә күрсәтте һәм шигырьләрендә дә бу турыда яза килде. 1939 елда партиянең Татарстан өлкә конференциясендә трибунага басып укыган «Ант» шигырендә ул үзенең ленинчы большевик икәнен зур бер күтәренкелек һәм горурлык белән игълан итте.
Мин—члены бөек партиянең һәм, күтәреп шушы исемне, Залга килдем бер җырчысы булып, Сөйләр өчен йөрәк хисемне.
Мин ант итәм сиңа акылым көчен
Туры юлың өчен рирергә,
Коммунизм җирдә җиңсен өчен
Мин әзермен утка керергә.
(«Ант».)
Нур Баянның бу чор иҗатында Ватанга мәхәббәт һәм халыклар, дуслыгы идеяләре тагын да калкурак, рельефлырак булып чагылдылар.
Һәр көн шулай — матур яздай
Безнең илебез,
Кайгысыз һәм хәсрәтсез
Безнең җиребез.
Туган илдә яңа тормышның, социалистик тормышның чәчәк атуы, совет халыкларының материаль хәлләре, культура дәрәҗәләре күтәрелә бару, Советлар Союзының какшамас кыяга әйләнүе шагыйрьнең ялкынлы хисләрен әнә шулай үстерә, көчәйтә бардылар. Гитлер Германиясе Советлар иленә каршы сугыш башлагач, Нур Баян туган илне саклау, явыз дошманны тар-мар итү өчен көрәшкә өндәгән иц көчле патриотик җырларын язды.
Изге Ватан өчен сакчы булу —
Бәхет һәм дан безнең заңонда.
Кол булганчы, артык сугышын үлү.
Күкрәк белән торып ялкынга.
Озын бер поэманың тезисы рәвешендә язылган «Өч бөркет» шигырендә Нур Баян бер атаның өч улы турында сөйли. Ватаны өчен бернәрсәсен дә кызганмый торган патриот ата өч улының — өч бөркетенең кулына өч кылыч һәм атланырга өч ат биреп, фронтка озата. Бу уллар өч юнәлештә дошман гаскәрләрен кырып, турап алга хәрәкәт итәләр.
Татарстан егетләре,
Нык булыгыз сугышта.
Алга, Сталин егетләре,
Винтовка кысып учка!
«Өч бөркет» поэмасында Нур Баян Татарстан егетләренә шундый патриотик хис белән мөрәҗәгать итә. Бу хис бик күп аталарны, «Өч бөркет»тәге кебек, үз улларын фронтка озатуга китерде. Шул ук хис аркасында безнең хатын-кызларыбыз совет гаскәрләре өчен төннәр буе утырып кием-салым тектеләр. («Тегүче кыз җыры».)
Нур Баянның сугыш елларында язган бөтен шигырьләре җиңүне теләү һәм җиңүгә ышану һәм шул җирлектә туган рух күтәренкелеге белән аерылып торалар. Сугышның беренче елларында, Совет халкының җиңеп чыгуына булган бу зур ышаныч бер минутка да шагыйрьне ташламады. Шагыйрь Нур Баян патриотик җырлар язып кына калмады, бәлки Бөек Ватан сугышында үзе дә актив катнашты. Ул, Бөек Ватан сугышы башлангач, үзе теләп фронтка китте. Фашист илбасарларга каршы барган сугышларда Совет Армиясенең намуслы солдаты булып, алгы сафта көрәште. Армия сафында ул күп кенә җаваплы эшләрне башкарды, җаваплы урыннарда эшләде. Ул полк партия оешмасының секретаре, дивизия каршында русча, чыга торган газетаның редакторы һәм соңыннан полк командирының политик эшләр буенча урынбасары булып эшләде. Фронттагы батырлыклары һәм намуслы сугышчан хезмәтләре өчен, «I дәрәҗәдәге Ватан сугышы», «Кызыл йолдыз» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнде. Нур Баян фронтта да әдәби иҗат эшчәнлсген дәвам иттерде. Аның кайбер шигырьләре «Совет әдәбияты» журналында, кайберләре исә рус телендә фронт газеталарында басылып килде.
Нур Баян Ватан сугышының җиңү белән тәмам булуын түземсезлек белән көтте. Фронттан язган хатларында үзенен зур, яңа темалар өстендә эшләргә ашкынуы турында сөйли иде. Ләкин аңа бөек җиңү көннәрен күрү насыйп булмады. Гомеренең соңгы айларында подполковник дәрәҗәсенә күтәрелгән сугышчы шагыйрь, Совет Армиясе белән бергә Австрия җирләренә барып җитә һәм 1945 ел 23 нче апрелендә сугышчан бурычны үтәгән вакытта батырларча һәлак була.
Нур Баян совет язучысы, совет гражданы буларак, намуслы иҗат һәм тормыш юлы үтте һәм үзенең соңгы сулышын да Ватан өчен көрәшкә бирде. Аның иҗатында Бөек Ленинга һәм Сталинга, кадерле Ватаныбызга чиксез бирелгәнлек хисе, совет кешесе булу горурлыгы аеруча самимилек белән яңгырый. Нур Баян иске авылның яңаруын, кискен сыйнфый көрәшләр эчендә яңа кешенең, совет кешесенең тууын җырлады. Яңа, социалистик тормышны иске тормышка каршы куеп, яңа тормышның искиткеч уңышларын аеруча бер җылылык, рух күтәренкелеге белән язды, һәм ул татар совет укучылары тарафыннан яратып укырлык бик күп лирик шигырьләрен һәм поэмаларын иҗат итеп калдырды.