КОКУШКИНО
КАДЫЙРОВ
КОКУШКИНО
Казаннан Мамадышка бара торган олы юл, биш-алты авылны үткәннең соңында, калын кара урманга килеп керә. Таш юлның ике ягында да, гаскәр кебек тезелеп, мәһабәт агачлар үсәләр. Җәй көннәрендә аларның ямь-яшел яфракларына бертуктаусыз йөреп торган автомашиналарның тәгәрмәчләре күтәргән соры тузан куна. Хәзер, апрель аенда, аларның беренче бөреләре генә уяна әле. Урман эче тәмле бөре исләре белән тулган. Агач башлары язгы җилдә әкрен генә гөжлиләр. Урман артында олы юл, боргаланып, үр астына таба төшә. Күз аллары берьюлы яктырып, иркенәеп китә. Уңда — ап-ак колхоз басулары, карасу әрәмәлекләр. Сулда — елга буена утырган авыл күренә.
Авыл йортлары үзләренең бакчаларын елгага ук илтеп терәгәннәр. Бу елга зур түгел. Хәзер ул бөтенләй кар астында ята һәм аның барлыгын боз астындагы суның тонык шаулавыннан гына белеп була. Бу елганы Ушнә диләр, Ушнә урман чокырларыннан чылтырап аккан саф сулы бер чишмәдән башлана. Юлында аңа бүтән чишмәләр кушыла һәм Ушнә киңәя, тирәнәя. Уннарча километрларга сузылган бу елга, үзенең салкын суларын Мишәгә илтеп койганчыга кадәр, бик күп урыннарда тегермән ташларын әйләндерә, ярма яра, он тарта, йон тетә, болыннарны сугара, яшелчә бакчаларына, балык күлләренә су бирә. Апакай авылы янында олы юл Ушнәие аркылы чыгып китә. Апакай Ушнә буендагы бер генә урамлы озын авыл. Аның югары очында татарлар, түбән очында руслар яши. Алар биредә гомергомергә бергә тату гына көн иткәннәр; аларның ашлык басулары бергә, ызаннары янәшә булган. Бергәләшеп иген иккәннәр; терлекләре дә бер көтүдә йөргән. Кайгылары, шатлыклары уртак үткән. Килен төшерсәләр Иван абый белән Гыйльметдин абзый түрдә бергә утырганнар. Алар колхозга да бергәләшеп оешканнар. Хәзер инде күмәк хуҗалыкта бердәм эшлиләр. Аларның иген басуларында куәтле тракторлар, комбайннар, катлаулы машиналар гөрелди. Ул машиналарны бу колхозның үз егетләре, үз кызлары йөртәләр. Апакайдан ерак та түгел, Ушнә- нең түбән агымында тагын бер кечкенә генә авыл бар. Җәй көннәрендә аның бакча артларында, Ушнә буйларын ямьләндереп, карт таллар, тубылгы ешлыклары, әрәмәлекләр үсә. Авылның югары очында колхоз амбарлары, уң ягында колхоз умарталыгы, түбән очында колхоз терлекләре өчен таштан эшләнгән яңа зур абзарлар; аннан түбәнрәк, болынлык буенда, колхозның яшелчә бакчалары җәелеп ята.
Авылның югары очындагы беренче йортта балалар яслесе урнашкан. Элек Казан губернасының караңгы бер почмагы булган бу кечкенә авыл, хәзер бөтен Советлар Союзына билгеле. Аның исемен олылар гына түгел, һәрбер мәктәп баласы белә. Бу — элекке Кокушкино, хәзер Ленино авылы; аның колхозы да шул ук исем белән йөртелә. Биредә яшәүче кешеләр үзләренең авыллары да, колхозлары да бөек Ленин исемен йөртүе I белән бик хаклы рәвештә горурланалар. Моннан 62 ел элек, 1887/1888 нче елларда, биредә безнең беек юлбашчыбыз, большевиклар партиясенә һәм социалистик дәүләткә нигез салучы, бөтен дөнья хезмәт ияләренең бөек остазы — Владимир Ильич Ленин сөргендә яшәгән.
Казан университетының студенты Владимир Ильич Ульяновны, 1887 елның 4 нче декабренда студентларның революцион хәрәкәтендә актив катнашуы өчен, 5 нче декабрьга каршы төндә жандармнар кулга ала һәм 7 нче декабрьда патша хөкүмәте Владимир Ильичны, куркынычлы кеше дип табып, менә шушы караңгы авылга — Кокушкинога сөргенгә җибәрә. Шуннан бирле бу кечкенә авыл бөек Ленин турындагы якты истәлекләрне хәзергәчә үзендә саклап килә. Кокушкинода, шулай ук тирә-күрше авылларда яшәүче картлар һәм карчыклар Ленин турындагы истәлекләрне озын һәм тәмле итеп сөйләргә яраталар. Ленин исемендәге колхозда яшәүче Мария Якимовна Шаблонова әби Ленинны шул вакытларда үзе күреп белгәнлеге турында сөйли. Ленинның Кокушки- нодан китүенә 35 ел вакыт үткәч, 1923 нче елда бу авыл халкы Владимир Ильич Ленинга бик озын итеп хат язып җибәрә. Алар, хатларында Владимир Ильичны үзләренең «авылдашлары» дип атап, шул вакытны хәтерләткән бик күп истәлекләр турында сөйлиләр. 1917 нче елның Октябренда тирә-күршедәге алпавытларны һәм Кокушкино кулагы Николай Фадеевны куып җибәрүләрен әйтәләр. Алар үзләренең хатларын: «без синнән үзеңнең сәламәтлегеңне саклавыңны үтенәбез, син бит безнең бөтен Россия өчен бердәнбер кадерлебез!» дип тәмамлыйлар. Ленино — Кокушкино авылының Апакай очында зур бакча бар. Аның бер башында борынгыдан калган карт агачлар шаулый. Икенче башында яңа утыртылган яшь агачлар, җиләк-җимеш куаклары тамыр җәйгәннәр. Бакчаның уртасында, бөек большевиклар партиясен оештыручы, Советлар властен төзүче даһи Ленинга һәйкәл салынган. Бу һәйкәл, җәен яшеллекләр эчендә күмелеп кала, хәзер, яз көне ул бик ерактан ук күренеп тора.
Бакчаның өч ягы рәшәткә белән әйләндереп алынган, түбән ягы Ушнә буенда үскән тузганак башлы камышларга килеп терәлә. Биредә, Ушнәнең биек ярларын каплап, җәй көннәрендә сары чәчәкле таллар, сирень куаклары үсеп утыра. Яшь куаклар арасыннан инешкә таба сукмаклар сузыла. Мария әби Шаблонова ул сукмакларның элек-электән үк булганлыгын, Ленинның да шул сукмаклардан инеш буйларына төшеп йөрүләрен хәтерли. Ушнә суында коену өчен биредә такта алачык булганлыгын, басма янында иске генә Көймә торганлыгын хәтерли. Яшь Ленин шунда су коенган, эшләп арганнан соң көймәдә йөргән. Бакча эчендә такта түбәле зур гына агач йорт тора. Бу, Кокушкинодагы В. И. Ленин музей йорты. Аның ишеге янына эленгән мемориаль тактага: «Бу йортта 1887/1888 елларда В. И. Ленин яшәгән», дип язылган, йортның эчендә дүрт бүлмә, бишенчесе — уртадагысы — зур зал. Ул бүлмәләрнең стеналарына В. И. Ленинның бала вакытыннан алып 23 яшенә кадәр булган чорын һәм шул вакыттагы революцион эшләрен гәүдәләндерүче документлар, фоторәсемнәр һәм художестволы картиналар куелган. Музей эченә кергәч, беренче стенаның читендә Идел буендагы Сембер (Ульяновск) шәһәренең һәм анда Ульяновлар семьясы яшәгән йортның зур фоторәсемнәре эленгән. Бу шәһәрдә моннан 80 ел элек— 1870 елның 10(22) апрелендә В. И. Ленин (Ульянов) дөньяга килгән. Шул ук стенаның уртасында пыялалы нәфис рамкаларда сигез данә зур
фоторәсем урнаштырылган. Боларда Ленинның әтисе Илья Николаевич Ульянов, Ленинның әнисе Мария Александровна, апасы Анна Ильинична, абыйсы Александр Ильич, В. И. Ленинның 4 яшендә чагында сеңелесе Ольга белән бергә төшерелгән рәсеме, энесе Димитрий Ильич һәм кече сеңелесе Мария Ильинична рәсемнәре бар.
Бу бүлектәге витриналарда Ленинның әтисе Илья Николаевичның, 1831 елда Астрахань шәһәрендә тегүче семьясында туып, зур авырлыклар белән укуы, 1855 елда Казан университетын физикаматематика фәннәре кандидаты дәрәҗәсендә тәмамлавы, аннары бөтен гомерен халык мәгарифенә багышлавы: Пенза, Н. Новгород шәһәрендә 13 ел буена тоташтан физика һәм математика укытучысы булып эшләве һәм гомеренең соңгы 16 елын Сембер шәһәрендә яшәп, Сембер губернасының халык мәктәпләре директоры хезмәтен намус белән үтәве турында сөйләнә. Ленинның әнисе Мария Александровна Бланк, 1835 елда Петербург шәһәрендә, врач семьясында туып, үзенең яшүсмер вакытын авыл интеллигенты семьясында уздырган. Ул рус һәм бөтен дөнья матур әдәбияты һәм музыкасы белән яхшы таныш булган. Француз, немец һәм инглиз телләрен бик яхшы белгән.
Мария Александровна укымышлы, югары дәрәҗә культуралы, бик акыллы һәм зур ихтыярлы, нык характерлы хатын булган. Ул үзенең бөтен гомерен балаларын тәрбияләүгә багышлаган. Аның балалары барысы да революционерлар: олы улы Александр — народоволец, яшьтән үлгән Ольгадан кала, Анна, Владимир, Димитрий һәм Мария — большевиклар. Ленинның әнисе Мария Александровна үзенең балалары белән горурланган. Аларның революцион эшләрендә иң якын ярдәмчеләре булган.
Тәрәзәләре бакчага караган икенче стенада В. И. Ленинның Сембер гимназиясендә укыган вакытын һәм җәйге ял вакытларын ничек үткәрүен тасвирлаган рәсемнәр, документлар һәм художестволы картиналар бар. Музей-нортның түрендә, ишекләре залга таба ачыла торган янә икс бүлмә бар. Уң яктагы бүлмәдә В. И. Ленин яшәгән. Бу бүлмә шул вакыттагы кебек итеп җиһазландырылган: идәненә кулдан тукылган паласлар җәелгән. Стена буендагы агач кровать өстендә урын-җир җыеп куелган. Гади генә эшләнгән зур китап шкафы, стенада китап киштәсе. Берничә урындык һәм ак эскәтер ябылган кечкенә генә язу өстәле. Өстәл өстендә кара савыты, каләм, керосин лампасы һәм Ленин укыган китапларның берничәсе. Сул яктагы бүлмәдә Ленинның апасы Анна Ильинична торган. Анна Ильинична 1887 елның 1 мартында, Петербургта Бестужев курсларының тарих-филология факультетында укыган җиреннән, энесе Александр Ильич эше буенча кулга алынып, Кокушкинога 5 елга полиция күзәтүендәге сөргенгә җибәрелгән була. (Ленинның абыйсы Александр Ильич, патша Александр III кә һөҗүм хәзерләгәндә кулга алына һәм 1887 елның 8 маенда үлем җәзасына тартыла.)
Димәк, Кокушкииода апалы-энеле ике туган Ульяновлар бер үк вакытта, бер үк йортта тоткынлыкта яшәгәннәр. Кокушкино крестьяннары бу турыда түбәндәгечә искә төшерәләр:
«—Биредә, кар көртләре белән капланган шушы йортта Ульяновлар апалы-энеле икәү яшәделәр... Ул кыш бик карлы булды. Кокуш- киио күренми дә иде. Ульяновларны бирегә сөргенгә китергәч, полиция аларны эзәрлекләп кенә торды. Начальниклар һаман саен килеп тикшереп китәләр иде: «Ульяновлар биредәме, берәр яры китмәгәннәрме?» Сотник яки урядник авылга килә иде дә, авыл халкыннан:
— Владимир Ульянов, Анна Ульянова сезгә килеп йөриләрме, сезгә берәр нәрсә бирмиләрме? — дип сораштыралар иде.
— Без бернәрсә дә белмибез, аларның нәрсә эшләүләрен дә белмибез, — дип кенә җавап кайтара идек. Урядник мыекларын сыпыр- галый иде дә, Кокушкинодаи китә иде...»
Казан университеты студенты В. И. Ленинны Кокушкинога сөргенгә җибәрү белән генә патша самодержавиесе тынычланып калмый, яшь Ленин турында иң зур начальниклар шөгыльләнә башлыйлар. Полиция департаменты директоры 1888 елның 16 январенда Казан губернасының жандармнар идарәсе начальнигына зур боерык җибәреп, Лаеш өязендәге Кокушкиво авылына сөрелгән Владимир Ульяновны полициянең бик нык яшерен күзәтүе астына алырга куша. Моннан соң инде губернада төрле язышулар башлана: жандармнар идарәсе начальнигы Казан губернаторына «үтенеч» белән керә.
Казан губернаторы Лаеш өязе исправнигына боерыклар җибәрә. Бу боерыкларда: Кокушкинога сөрелгән студент Владимир Ульяновны яшерен күзәтү астында тотуны оештырырга, аның кемнәр белән аралашуын, кемнәр белән хатлар язышуын һәм кемнәрдән хатлар алуын күзәтеп торырга кушыла. Көннәрнең берендә Кокушкинога становой пристав килә дә сөргендәге Ульяновларга биредән китеп йөрергә ярамаганлыгын сөйли башлый. Анна Ильинична, астыртын көлеп, аңа сораулар яудыра:
Ничек инде, ындырлар артына, куаклыкларга таба чыгарга да ярамыймыни? — дип сорый.
— Юк-с, ни өчен-с, ләкин унбиш чакрымнан ары китмәскә-с, — ди пристав.
— Әгәр дә без уналтынчы чакрымга барып чыксак, безгә ни булачак?
Пристав, тупас елмаеп:
— Арест-с, — дип җавап кайтара. Жандарм кәгазьләре Казаннан Петербургка һәм Петербургтан Казанга йөрүе белән генә чикләнеп калмый. Полиция департаменты директоры 1888 елның 3 апрелендә Дон һәм Лифляндия жандарм идарәләренә дә боерыклар җибәреп, В. И. Ленин турында кисәтүләр ясап куя. Шушы вакытлардан алып В. И. Ленинны туктаусыз эзәрлекләп торулар башлана. Ленин бер шәһәрдән икенче шәһәргә күчү белән аның турында жандармнар, губернаторлар үзара хәбәрләшеп өлгерәләр. Полиция департаменты директоры Ленин турындагы мәгълүматларны үзенә даими рәвештә җибәреп торуны таләп итә. Владимир Ильич, гадәтенчә, Кокушкинода бик күп китаплар һәм журналлар укыган. Биредә Ленин Чернышевский белән Добролюбовның «Современник» журналы, Благосветлов белән Писаревның «Русское Слово»сы, һәм Россиядә Марксның тәгълиматын беренче пропагандалаучы проф. Н. И. Зибер әсәрләрен басып чыгарган «Знание» һәм, «Слово» журналлары; Краевский һәм Некрасовның «Отечественные записки» журналы; Салтыков-Щедрин әсәрләре; «Русское богатство» һәм «Русская мысль» һәм башка бик күп тарихи, иҗтимагый китаплар, журналлар белән танышып барган.
Үзенең иң яраткан абыйсы Александр Ильичның һәлакәте, Казан студентлары вакыйгалары һәм илдәге гомуми хәлләр белән тирән борчылулы, ялкынлы темпераментлы яшь Ленин биредә үзенең белергә омтылучан зиһененә рухи азык эзләгән. Бу чакта ук инде Ленин үзенә революцион көрәш юлын билгеләгән була. Кокушкинода В. И. Ленин юридик факультет дисциплиналары буенча да бик ныклап хәзерләнә башлый. Кокушкино колхозчысы Мария әби Шаблонова В. И. Ленинның җәй көне култыгына бик күп китаплар кыстырып бакчага чыгуын һәм бакча түрендәге агач күләгәсендә көннәр буе укып утыруын искә алып сөйли. Ялыктыргыч озын кыш үтеп, яз килә. Күп карлы кышның кинәт килгән язында ташу сулары гөрли. Ушнәдә, тегермән бөяләрен тетрәтеп, бозлар актарыла. Җир өсте кардан арчыла. Тоткынлыкта яшәүче икс туган Ульяновлар, тирә-күрше басуларга чыгып, зәңгәр күктә күзгә күренмичә бертуктаусыз сайраган тургайларның күңелле җырлары астында, җирне каплаган ямь-яшел үләннәр өстеннән, сызаларда эреп бетми калган карларны күзәтеп, озак-озак киңәшеп мәргәннәр, хәл җыйганнар. Бу аларныц язны авылда беренче тапкыр каршы алулары була. Ленин тирә-күрше авыл крестьяннары белән еш-еш күрешә, сөйләшә, аларның зарларын, тормышларын якыннан өйрәнә. Озак та үтми, Ленинның, әнисе, Мария Александровна яшь балалары белән Казаннан Кокушкинога килә. Бу вакытларны искә алып, Мария әби Шаблонова түбәндәгеләрне сөйли:
— Мин ул вакытта әле ялан тәпи йөгереп йөри торган үсмер кызчык идем. Маша түтинең йомышларына йөри идем. Биредә крестьянкалар аңа, Ленинның әнисенә, Машенька дип эндәшәләр, аны бик яраталар иде. Ул килгәч, Машенька килгән дип, якын итеп күрешергә җыелалар. Маша түти аларга шәһәр күчтәнәчләре алып кайта иде. Авылда аның дуслары бик күп иде. Авылга килсә, алар белән сөйләшә, хәлләрен сораша торган иде. Кайчагында Владимир Ильич та миңа берәр йомыш куша иде. Бик хәтеремдә калган. Бер көнне ул миңа кулъяулыгын юарга кушты. Мин, яулыкны юа-юа, сабынны суга төшердем. Исле сабын иде. Кызганыч булды. Тукта, таба алмаммы дип озак эзләдем. Юк, таба алмадым. Сабынны суга агызуымны, эзләп тә таба алмавымны Владимир Ильичка әйттем. Үзем куркам. Ачуланыр инде дип уйлыйм. Юк. Кая ул, һич тә ачуланмады. Ярар, сабын тагын булыр, диде. Бик әйбәт кеше иде ул,—ди. Кокушкино музей йортында В. И. Ленинның Кокушкинода чагында үз кулы белән язган ике документның фотокопиясе саклана. Моның берсе— 1888 елның 9 маенда халык мәгарифе министрына Ленинның Казан университетында укуын яңадан дәвам иттерүен сорап язган прошениесе. Мәгълүм булганча, Ленинның бу үтенече кире кагылган, аңар Казан университетына кайтып укырга рөхсәт ителмәгән.
Икенче документ — Ленинның 1888 елның 6 сентябрендә эчке эшләр министрына, укуын дәвам иттерү өчен, чит илгә китәргә рөхсәт сорап язган прошениесе. Ленинның бу үтенече дә кире кагылган. Патша хөкүмәте аны һич тә күздән югалтмаска тырышкан. Ленинны укытмыйча калдырырга теләгән. Ләкин Ленин бирешмәгән. Ул үзлегеннән укуын дәвам иттергән. Экспозиция документлары арасында Ленинның, үзлегеннән укып, Петербург
университетының юридик факультетын экстерн тәртибендә тәмамлап, 1892 елның 14 январенда алган беренче дәрәҗәле дипломы урнаштырылган. Бу диплом Ленинның югары белем алу өчен патша хөкүмәтенә каршы көрәштә җиңеп чыгуын күрсәтә. 1888 елның Октябренда Ленинга, ниһаять, Казанга кайтырга рөхсәт ителә һәм В. И. Ленин, үзенең әнисе һәм туганнары белән бергәләп, Казанга кайта. Яшь Ленинның Кокушкино сөргенендә үткәргән кыш һәм җәйләре аны тагын да чыныктыралар, ул теоретик һәм политик яктан җитлегә, Маркс әсәрләре өстендә җитди эшләү, аны Федосеевның Казандагы марксистик түгәрәгендә катнашу өчен хәзерлиләр. Ул эзлекле революционер-марксист булып формалаша.
Тирә-күрше авылларда яшәүче колхозчы крестьяннар үз авылларыннан ерак түгел җирдә генә Ленин музее булуы белән чиксез горурланалар. Безнең атабабаларыбыз яшәгән авылларның урамнарында кайчандыр бөек Ленин йөргән, безнең туфрагыбызга даһи Ленин аяк баскан, диләр. Безнең халкыбыз Ленин исеме белән бәйләнешле урыннарны изге урын итеп карый, аны күз карасы кебек кадерләп саклый. Яшьләр һәм картлар, мәктәп балалары һәм студентлар, эшчеләр һәм колхозчылар, хезмәткәрләр һәм укымышлы кешеләр, Совет Армиясенең солдатлары һәм офицерлары, Кокушкинога килеп, Ленин, музеен карыйлар, андагы документлар белән танышалар. Иртә белән кояш кызарып елмаерга да өлгермәгән була, музей алдына зур машина килеп туктый; Болар Минзәлә район сәламәтлек бүлегендә эшләүчеләр. Казаннан кайтып киләләр. Вакыт иртә булса да, музейга кереп карарга рөхсәт ителүне үтенәләр. Ул да булмый өсләренә эш киемнәре кигән алты егет килеп керә. Болар Актаныш районы колхозчылары. Актаныштан Казанга терлекләр куалар. «Мөмкин булса, Ленин музеен карап чыгар идек», диләр. Алар артыннан ук Ниалова колхозы кызлары килә. Алар юл төзәтүдә эшлиләр. «Төшке ялыбыз вакытында Ленин йортын карарга килдек», диләр. Бәйрәмчә киенгән бер төркем кешеләр килә. Араларында бер үсмер кыз, тагын ике бала да бар. Төркемнең башында бер карчык. Ул, мин үзем Салкын чишмә авылыннан. Болар Арча районы Кәче авылыннан безгә килгән кунаклар. Аларга да изге йортыбызны — Ленин йортын күрсәтим дип алып килдем, ди. Тирә- күрше авылларда, үзләренә килгән кунакларын музей-йортка алып килү гадәт булып урнашкан.
Тау иле авылының урта мәктәп укытучысы мәктәп балалары белән музейга экскурсиягә килгән. Казандагы В. И. Ленин исемендәге Дәүләт университеты студентлары һәм гыйльми сотрудниклары һәр елны 21—22 январь көннәрендә Казаннан Кокушкииога чаңгыларда киләләр. Казан студентларының үрнәге буенча тирәкүрше районнардагы яшьләр, мәктәп балалары да чаңгыларга басып Ленин музеена агылалар. Музейга килүчеләрнең язу дәфтәренә күз салсаң, анда Ленинградтан һәм Москвадан, Саратовтан һәм Ульяновскидан, Фрунзедан һәм Сталинабадтан, Чувашстаннан һәм Кызыл шәһәреннән килүче кешеләрнең исемнәрен дә еш күрәсең. Музейны карарга килүчеләр бөек Ленин истәлегенә бәйләнешле булган тарихи урыннарны кадерләп саклау, өчен партиябезгә, хөкүмәтебезгә һәм бөек Сталинга чын рәхмәтләрен әйтәләр.