Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

В. В. МАЯКОВСКИЙНЫ ИСКӘ АЛУГА БАГЫШЛАНГАН ҖЫЕЛЫШ Татарстан хезмәт ияләре, Октябрь революциясенең трибун шагыйре, Ватаныбызның ялкынлы патриоты В. В. Маяковскийның үлүенә 20 ел тулуны киң күләмдә билгеләп үттеләр. Татарстан Совет язучылары союзының Г Тукай исемендәге клубында бу көнгә багышланган тантаналы җыелыш булды. Җыелышка язучылар, композиторлар, галимнәр, Казан предприятиеләренең эшчеләре, студент яшьләр һәм Совет Армиясе сугышчылары килгән иде. Җыелышны Татарстан Совет язучылары союзының председателе Әхмәт Ерикәй ачты. В. В. Маяковскийның иҗаты һәм тормышы турында докладны шагыйрь Бруно Зернит ясады. Владимир Маяковский — совет чорының иң яхшы, иң талантлы шагыйре булды, — диде докладчы, — ул өр-яңа һәм мәңгелек поэзия тудыручы, ул коммунизм әдәбияты новаторы, революциянең трибуны иде. В. В. Маяковскийның иҗат юлын, аның иҗатының күп яклы булуын, югары патриотизмын характерлап, докладчы, шагыйрьнең бөтен эше совет халкының рухи тормышына, социалистик культурабызга, хәтта социаль экономик үсү бурычларыннан да аерылгысыз булуыи характерлап үтте., Маяковский чит илләрдә дә күп тапкырлар булды, ул бөтен дөнья хезмәт ияләре эшен үз эше дип караучы, олы җанлы, сугышчан шагыйрьбольшевик иде. Ул Америка Кушма Штатларының империализмның сонгы таянычы булачакларын да, аларның агрессиягә барачакларын да алдан әйтеп куйды. Буржуаз көнбатышны коточкыч вәхшилек дөньясы, шагыйрьнең иҗатында классик формада, политик үткенлек һәм нәфрәт аша гәүдәләндерелде.

Маяковский демократизм ширмасы артына качып алчаклану авантюрасын фаш итүче булды. Маяковский туган илебезне аркылыдап-буйлыга йөреп чыкты. Ул уз иҗаты белән халкыбызны сокландырды. Аның шигырьләре актуаль дә, мәңгелек тә булдылар. Анын әсәрләренә халыкчан стиль, саф йөрәклелек хас иде. Маяковскийның иҗаты, аның көрәше Ленин— Сталин эшенә, коммунизм төзүгә юнәлдерелгән иде. Ул безнең дөнья күләмендә алдынгы әдәбиятыбызның үсешенә маяк һәм үрнәк булды. Докладтан соң, татар совет шагыйрьләреннән Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Исхак, Салих Баттал иптәшләр Маяковскийның татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләрен, шагыйрь Сибгать Хәким, А. Мел узников иптәшләр Маяковскийга багышланган шигырьләрен укыдылар. Икенче бүлектә, Зеленодольск шәһәрендәге Париж Коммунасы исемендәге клуб каршында эшче яшьләрдән төзелгән җыр- бию ансамбленең чыгышы булды. 


ТАТАР СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ НИНДИ ӘСӘРЛӘР ӨСТЕНДӘ ЭШЛИЛӘР

Гомәр Бәширов илебездә алып барыла торган табигатьне үзгәртеп кору темасына яңа роман яза. Бу әсәрдә корылыкка каршы көрәш, кыр ышыклау урман полосалары утырту планының гамәлгә ашырылуы, социалистик авыл хуҗалыгында Мичурин агробиологиясенең чәчәк атуы чагылды рыла чак. Кави Нәҗми Ленин Сталин милли политикасының социалистик культураны үстерүдәге роле, халыклар бердәмлеге, бөек рус халкының җитәкчелегендә коммунизмга бару турындагы яңа роман өстендә эшли. Әхмәт Фәйзи татар халык шагыйре Габдулла Тукай тормышын сурәтләгән. «Тукай» исемле романының беренче кисәген тәмамлап килә. Ибраһим Гази «Онытылмас еллар» әсәренең икенче кисәген язарга кереште. Таҗи Гыйззәт, колхоз электростанцияләре, буалар төзү, корылыкка каршы көрәш темасына «Алсу таң» исемле пьесасын язып бетереп, Татар Дәүләт Академия театрына тапшырды. Шәйхи Маннур «Бер көн» исемле поэмасын язып бетерде. Гариф Галиев колхоз-совхоз театрлары өчен бер һәм ике пәрдәлек пьесалар өстендә эшли. Абдулла Әхмәт «Салкын чишмә» исемле пьесасын тәмамлап килә. Габдрахман Әпсәләмов Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез геройлыклар күрсәтеп һәлак булган Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллннның тормышына багышланган повесть яза. Риза Ишморатов халык укытучысының хезмәтләрен һәм тормышын күрсәткән «Укытучы» исемле пьеса яза. Нә к ы й Исәнбәт Урал металлурглары тормышыннан алынган «Гүзәл» исемле пьесасын язып бетерде. Хәзер татар халкының күренекле улы — большевик Хөсәен Ямашев турында пьеса яза. Әхмәт Исхак «Нәфисә» исемле опера өчен либретто эшли. Бу операның музыкасын Сталин премиясе лауреаты композитор Нәҗип Җиһанов яза. Мөхәммәт Садри Социалистик Хезмәт Герое исемен алуга ирешкән колхозчы кыз турында поэма яза. А. Расих. «Дустым Мансур» исемле романын язып бетерде. Шәрәф Мөдәррис «Яшел тасма» исемле поэма яза. Бу поэмада колхоз урман питомникларында эшләүчеләрнең һәм кыр ышыклау урман полосалары утыртучыларның тормышлары һәм эшләре гәүдәләнәчәк. Әмирхан Еники социалистик терлекчеләр тормышыннан алып яңа повесть яза. Җәүдәт Тәрҗеманов балалар тормышыннан повесть, һәм «Казан» исемендә очерклар яза. Әнәс Камал үзешчән драма түгәрәкләре өчен «Көтүченең көтелмәгән кунагы» исемле бер пәрдәлек пьесасын язып бетереп, Татарстан халык иҗаты йортына тапшырды. Әнвәр Давыдов «Алдынгы сафтагылар» исемле поэмасын бетерде.

 

ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ

10 апрельдә, драматурглар секциясенең утырышында Ш. Хөсәенов иптәшнең, «Намус» романы буенча эшләнгән инсценировкасы тикшерелде. Яшь автор, романны сәхнәләштерүгә күп көч куйган булса да, пьеса әле сәхнәгә куярлык хәлгә килеп җитә алмаган. Әсәрнең төп образы — Нәфисәнең югары уңыш өчен көрәше инсценировкада аз чагыла, икенче пландагы тискәре образлар алга куелганнар. Чыгып сөйләүче иптәшләр авторга күп кенә киңәшләр бирделәр, автор әсәрен тоюлләү өстендә эшләргә булды. Драматурглар секциясенең икенче утырышында Әнәс Камал һәм Җәүдәт Тәрҗемановларның бергәләп язган «Сәер хат» исемле 3 пәрдәлек комедиясе укылды. Авторлар, совет кешеләрендәге мораль сафлыкны, аларның обывательлеккә һәм эгоистлыкка каршы бердәм көрәшләреп күрсәтүне теләк итеп алганнар. Фикер алышуда катнашучы драматурглар бу әсәрнең хәзергә әле эшләнеп бетмәгәнлеген, күп кенә хаталары һәм кимчелекләре барлыгын әйттеләр. 

ИДЕЛ ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР КИЧӘСЕ 
7 апрельдәге «Әдәби җомга» Идел турындагы шигырьләргә багышланып үткәрелде. Кичәдә Әхмәт Исхак, Гали Хуҗи. Сәхаб Урайский, Зәки Нури, А. Мелузников, Мәхмүт Хөсәен һәм Зыя Мансур иптәшләр үзләренең Идел тематикасына язылган шигырьләрен укыдылар. Икенче бүлектә, Москва курчак театры режиссеры С. П. Степановның курчаклар белән чыгышы булды. Ул А. С. Пушкинның «Саран рыцарь», А. П. Чеховның «Канитель», С. Михалковның мәсәлләрен башкарды.