Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТИХ ХАЛИДИ

МӨХӘММӘТ ГАЙНУЛЛИН

ФАТИХ ХАЛИДИ

(тууына 100 ел тулу уңае белән)

XIX йөзнең 80 нче елларында әдәбият мәйданына чыгып, киң күпчелеккә аңлаешлы татар телендә әдәби әсәрләр булдыру юлында эшчәнлек күрсәткән язучыларның берсе булып Фатих Халиди тора.

Фатих Халиди 1850 елда Казан губернпясе Тәтеш өязе (хәзерге ТАССР ның Кама тамагы районы) Яңа Сала авылында мулла семьясында туган. Атасы Хаммат мулла Фатихка бер яшь вакытта Казанга күчеп килә, Казанның бер мәхәлләсендә (ул вакытта зәңгәр мәчет мәхәлләсе дип йөрткәннәр) мулла һәм мөдәррис булып тора.

Фатих бала вакытларын Казанда шул семьяда уздыра. Уку яшенә җиткәч, атасы карамагында булган мәдрәсәгә йөри башлый. Анда берничә еллар укыганнан соң, ул вакытның иң иске мәдрәсәләреннән берсе булган «Кышкар» мәдрәсәсенә җибәрелә. Бу мәдрәсәдә берничә еллар укыганнан соң, Фатих Халиди Казанның Гайса хаҗи дигән баенда приказчик булып хезмәт итә башлый. Шушы вакытларда үзлегеннән укуын дәвам иттерә һәм рус телен өйрәнә. Соңрак үзе дә беркадәр вакытлар сату итә. Ләкин аның әдәбият эшенә булган кызыксынуы өстенлек ала һәм соңыннан гомеренең иң күп өлешен язучылык эшенә багышлый. Бөтен гомерен Казанда яшәп, 1923 елның 7 нче апрелендә, 73 яшендә үлә. Фатих Халидинең әдәби-культура хезмәтләре. Фатих Халидинең әдәби-культура хезмәтләре 1880 нче еллардан башлана. Ул сәхнә әсәрләре язуыннан тыш, татар телендә беренче стена календаре чыгаруга керешә. Аның бу хезмәте 1893 нче елдан башланып, шактый вакытлар дәвам итә. Ул бу календаренда халыкны укуга кызыксындырырлык, әдәбиятка тартырлык күп санда фантастик әкиятләр, кечкенә хикәяләр урнаштырып бара. Стена календарьлары чыгарып килүе белән беррәттән, Фатих Халиди 1899 елны «25 еллык адресный календарь» исеме белән тагын бер өстәл календаре да чыгара. 130 биттән торган журнал форматындагы бу календаренда Фатих Халиди гади календарь материалларыннан тыш, Казан һәм Болгар тарихына караган, төрле китапларда язылган материалларны күчереп урнаштыра. Тел, әдәбият тарихына караган кайбер материалларны да искә төшереп уза.

«Казан шәһәренең әхвале» дигән бүлегендә Фатих Халиди Казанда булган культура-мәгариф учреждениеләренең тарихларына караган даталарны китерә. Шунда татар мәдрәсәләре тарихы турында, кайсы елларда Казанда гимназияләр һәм университет ачылуы, рус телендә театр куелуының кайчан башлануы, типография һ. б. культура йортлары тарихы турында мәгълүматлар бирә. Казандагы больницаларның, атаклы врачларның нинди авырулар буенча дәвалауларын һәм адресларын күрсәтә. Казанда басылган һәм сатылуда булган китапларның исемлеген төзеп урнаштыра. Каюм Насыйр» тарафыннан язылган 35 китапның исемлеген зур хәрефләр белән календаренда аерым биттә бастыра. Татар балалары өчен русчаны канда һәм кемнән укырга мөмкин булуын белдереп, аларның адресларын күрсәтеп игъланнар да бирә. Фатих Халидинең әсәрләре аерым китап булып басылуы 1888 нче елдан — «Рәдде бичара кыз» драмасыннан башлана. Шул көннән башлап 1910 елларга кадәр булган иҗат чорында ул 11 исемдә барлыгы 2498 биттән торган 18 китап язып һәм тәрҗемә итеп бастыра Аның художество әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре, нигездә, ике жанр буенча үскән.

Беренчедән, ул татар телендә сәхнә әсәрләрен башлап тудыручылардан берсе булып татар әдәбияты тарихында урын ала. Г. Ильясиның «Бичара кыз» драмасы басылып чыгуга бер ел тулганда Фатих Халиди икенче драманы — «Рәдде бичара кыз»ны бирә.

«Рәдде бичара кыз» үзенең төп проблематикасы ягыннан да Г.Ильясиның «Бичара кыз» исемле әсәренә тыгыз бәйләнә. Аны шул драма тәэсире белән язылган әсәр дип исәпләргә мөмкин, чөнки драмадагы геройлар «Бичара кыз»да күтәрелгән мәсьәләләр белән кызыксыналар, кайберләре «Бичара кыз»ны тәнкыйть итәләр (әсәрнең «Рәдде бичара кыз» дип исемләнүе дә шуна бәйләнгән). «Бичара кыз» да укыган кешеләр надан байларга каршы куелса, «Рәдде бичара кыз» авторы матурлык байлыктан өстен дигән карашта тора. «Матур дпп бер ярлыны алганчы, корсын матурлыгы; ямьсез булсын, бай булсын» — дпп карап, ярлы Мор- зый кызы матур Хәлимәне кире каккан Закир һәлак була. Әхтәм байның улы Әптәм исә «матурлыкта бу заманның Зөләйхасы дип әйтергә мөмкин» булган. Хәлимәгә өйләнеп бәхетле була. Соңыннан XX йөз башында татар әдәбиятында, бигрәк тә Г. Камал комедияләре аркылы, нык эшләнгән яучы карчык образлары бу әсәрдә реаль картиналарда бирелә башлый.

«Рәдде бичара кыз»да шулай ук ялчы Морза семьясы аркылы ярлылар тормышының, социаль тигезсезлекнең кайбер күренешләре белән очрашабыз. Ләкин социаль тигезсезлек «мәсьәләсен» автор бик җиңел хәл итә: кызын бай кияүгә биргән ярлы Морза кияү йортына күчеп, рәхәт гомер кичерә. Идея эчтәлегенең примитив булуына карамастан, төрле кызыклы интригаларга бай гына булган бу әсәр үз чорындагы әдәбият сөюче яшьләрне шактый кызыксындырган. Г. Тукай Уральск мәдрәсәсендә вакытларында бу әсәрне яратып укый торган булган, кайбер рольләрен шәкертләргә уйнап та күрсәтә икән. Драматург Г. Камал Ярулла Морадыйның «Тукан Уральскида» дигән китабында: «Менә бер вакытларда Габдулла әфәнде сандыгында төрле хикәят китаплары да күренгәлиләр. Татар тормышыннан язылган «Рәдде бичара кыз» исемле бер татар китабын ул, әллә кайдан гына табып, бик тәмле иттереп кенә укый вә тыңлаучыларны бик хозурландырып дәрт кертә иде. Бу драма кешеләре арасында Биби әби исемле яучы карчык роле, белмим күңеленә бик ошаганмы, һәрвакытта диярлек Биби әби булып сөйләнеп йөри иде», — диелә. 

«Яза башлавым тарихы» дигән истәлегендә «Ильясов китабын ничә кат укыганмындыр, белмим, әмма «Рәдде бичара кыз»ны 40—50 тапкыр укыганмындыр. Хәтта мин аны күңелдән күрми дә белә идем», дип искә ала.

1904—06 елларда Фатих Халиди тагын дүрт исемдә драма әсәрләре язды. Болардан «Морат Сәлимов» (1905) һәм «Мәхрүсә ханым» (1906) исемле әсәрләрендә татар байларының наданлыгы, укыган кешеләргә игътибар итмәүләре, бозыклыклары тәнкыйть ителә. «Безнең мәмләкәт әһалисе хикмәтнең зарурыны белмәй, фәкать араларында бернәрсә белмәгән наданны, хәтта ике күзе юк сукырны суфый диләр. Хәер, хәер! Бу мәмләкәттә нә философ кадерене белерләр, нә һөнәр кадерене. Бары акча булсын, фәкать, бары акча булырга кирәк...» («Морат Сәлимов»). «Сабын заводына капка төбенә запискасыз малны чыгармаска язу белгән кеше кирәк иде... Ләкин Ягъкуб бай әйтте сезне: «ярамас ул французча белгән кеше, безгә кул булмас, ак якалы тар балаклылардан кем хәер күргән», — диде («Морат Сәлимов»).

«Бу чакта мактаганнары — акчалы кеше. Юләр булса да акчасы аркасында макталыр» («Мәхрүсә ханым»).

Халиди драмаларында наданлык бозыклык һәм тотнаксызлык белән бергә йөри, наданлык кешенең барлык тискәре сыйфатларына сәбәп була. «Морат Сәлимов» драмасында Якуп байның улы Сабир наданлык аркасында үзенең байлыгына масаеп, барлык самодурлыкны эшли. Рестораннарда эчеп, кичләрен меңнәрчә акча туздырып йөри, нәтиҗәдә Әюп бай кызы Нуранияне ала алмыйча, шуның кайгысыннан эчеп, суга батып үлә. Автор Сабир образында үз чорындагы бай бәтчәләрнсң реаль тибын тудырган. Фатих Халиди 1905 елгы революция чорында да бу революциянең нигез бурычларын аңлау югарылыгында тормады. Ул үзенең драмаларында наданлыкны тәнкыйть итә, культурага өнди, гыйлеммәгърифәтнең байлыктан өстен икәнен күрсәтеп, байлыкның гыйлем алдында баш ияргә тиешлеген пропагандалый. Аның шул чордагы мәгърифәтчелек хәрәкәте белән бәйләнеше һәм теләктәшлеге дә шунда. Ф. Халиди шул позициядә торып, үзенең геройларын да ике төркемгә —наданнарга һәм мәгърифәтле кешеләргә бүлә. Гыйлемнең байлыктан өстен икәнен күрсәтү өчен, Ф. Халиди үзенең иң уңай геройларын ярлы катлау араһыннан чыккан кешеләрдән ала (Морат Сәлимов, Сәлим, Җамал). Ләкин бу әле ярлыларны гомумән байларга каршы кую дигән сүз түгел, шуңа күрә дә аның ярлы катлаудан чыккан укы- мышлылары культуралы байлар белән бик тиз белешләнеп, алар белән семья бәйләнешенә үк кереп китәләр («Морат Сәлимов» һәм «Мәхрүсә ханым»).

Фатих Халидинең драмаларының художество эшләнешләре зәгыйфь, примитив. Анда гомумән художестволы итеп эшләнгән типларны табуы да кыен. Аның кешеләре я абсолют начарлыкны яки абсолют уңай сыйфатларны гәүдәләндерүче образлар итеп, авторның мәгълүм идея омтылышларына иллюстрация рәвешендә алыналар. Әсәрләрдәге геройларда булган сыйфат үзгәрешләре дә артык кискен һәм кинәт эшләнә. Бу кинәтлек геройларның материаль хәлләрендә дә, тормыш вакыйгаларына караш һәм мөнәсәбәттә дә бик ачык күренә. Мәсәлән, Морат Сәлимов Париждан укып кайта, бер тиен акчага аптырап йөри, шунда кинәттән аны Париж Фәннәр академиясенә профессор итеп билгеләү турында хәбәр килеп төшә. Кичә генә капка төбендә пропуск биреп торырга ялланырга йөргән кеше бүген профессор була. 10—15 мең белән сату итеп йөрүче Сәлим кинәт Парижга консул итеп билгеләнә. Бөтен гомерен бер тиен өчен сыкрап яшәгән һәм шул саранлыгы аркасында миллионнар җыйган Тәллә бай кинәт юмартланып, ун меңнәрчә акчаларны һич тә кызганмыйча тота башлый. Бай хатын Габидә кызы Мәхрусәне Сөләйман байга бирәм дип тунга хәзерләнеп йөри. Шул чакта Мәхрүсә Сәлим белән качып Парижга китә, ә бу үзгәрешкә Габидәнең һич исе китми, борчылмый, кызына бертөрле дә ачуланмый, Парижга икенче туйга барырга җыена башлый.

Фатих Халидинең кайбер драмаларында, төрек әдәбияты тәэсире белән булса кирәк, Париж белән, француз теле белән мавыгу нык күзгә бәрелә. Ф. Халидинең 1905—06 елларда язылган драмаларындагы шундый кимчелекләр үз чорындагы матбугат тарафыннан билгеләп үтелделәр. «Әльислах» газетасының 1908 ел 38 нче санында «Казан» имзасы белән басылган тәнкыйтьтә: «Бу көннәрдә берле-артлы ике спектакль булды. Берсе 11 июньдә «Эрмитаж» бакчасында булып, тамашага «Морат Сәлимов» дигән бер нәрсә куелган иде. Мин аның хакында тәнкыйть күтәрелеп бер моваффакыять тә таба алмадым. Шуның өчен аны бик кузгатырга да муафыйк күрмим», — диелә. Фатих Халиди иҗатының икенче тармагы хикәячелек жанрында дәвам итте. Календарьларында системалы рәвештә әкиятләр, хикәяләр урнаштырып баруы белән бсррәттән, ул көнчыгыш әдәбиятының атаклы әсәрләрен дә тәрҗемә итеп, шул вакытның укучыларына җиткерә. Шулар эчендә бик күп телләргә тәрҗемә ителгән «Әлфе Ләйлә вә Ләйлә»не һәм «Ләйлә вә Мәҗнүн» әсәрләрен Казан татарлары теленә тәрҗемә итеп бастыра. Әдәбиятның бу жанры буенча да Фатих Халиди тәрҗемәче генә түгел. Ул үзе дә зур күләмдә «Әлфе сәхәр вә сәхәр» исеме белән бер әсәр яза. Автор бу әсәрен яза башлауга сәбәп итеп китабының кереш бүлегендә: «Әлфе Ләйлә вә Ләйлә» китабы укыгач сөрүр хасил ула торган бер китап тәрҗемә итеп яки тасниф кылып бирсәгез иде, гаммәгә Һәдиягез дию белеп укып... ят итәр идек дидекләреннән соңра: мин... кыска лисаным, аз гыйльмем илә колаклар ишстмәмеш,  телләрдә сөйләнмәмеш хикәятләр улсын дип фикер итеп «Мең дә бер кичә» китабын гарәп тасниф әйләмеш вә «Мең дә бер көн» франк тасниф итеп, бу китаплар һәр дисанда тәрҗемә уллыгыннан, миңа төн илә көн калмаса, сәхәр калган дип шөкер итеп, «Әлфе сәхәр вә сәхәр» нам биреп, ягъни «Мең дә бер сәхәр» исемен биреп Россия империясендә булган мөселманнарның төрки лисаны үзәренә таснифатына шругъ әйләдем»,—ди.

 Димәк, Ф. Халиди бу соңгы әсәрен укучыларның сораулары, үтенүләре буенча язган һәм аларга үзләренә аңлаешлы телдә кызыклы әсәрләр бирүне максат итеп куйган була. «Мең дә бер сәхәр» әсәренең кайбер гуманистик идеяләрне чагылдыруы ягыннан әһәмияте шактый зур. Ул анда деспот булу ягыннан иң зур җинаятьләрне дә җиңел генә эшләүче ханнарның хатын-кызларга булган кешелексез мөнәсәбәтләрен фаш итә, фантастик образларда булса да, шуларга каршы хатын-кызларда уянган протестны чагылдыра. Әсәрнең баш героиняларыннан булган Җәүһәртаҗ бик күп яшь кызларны һәлакәттән коткару теләге белән үзен корбан итәргә була. Нәтиҗәдә тапкырлыгы аркасында җиңеп чыга итеп бирелә. Фатих Халиди үзенең бөтен әдәби эшчәнлек дәверендә уку-укыту, аң-белем тарату кирәклеге турында язып килде. Үзенең күп кенә язмаларында ул вакытта күпчелек тәшкил иткән фәкыйрь балаларның укымый калуларына борчылуын күрсәтә. Алар өчен булган аз гына культура уңышын да уңай як итеп бәяләргә тырыша. Менә аның 1899 елда чыккан календаренда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә аңача — җәдитчә укыта башлауны һәм анда фәкыйрь балаларның тартылуына шатланып язуы: «Шәһәр балалары ысулы җәдит тарикынча тәхсиле гыйлем итмәктә...

Шул ук мәдрәсәләрнең дүртенчесенең җөзәндә укытыладыр фөкара балалары, һәр сәнә 50, бәлки, артык булыр, бонлар урамнарда яисә базарларда гидайлык кылып йөрүче балалар. Бу балалар һәр көн килеп сабак укыйлар... Әгәр акча күбрәк җыелып бала башына ун тиен яки артык бирсәк, ничек ул вакыт фәкыйрь балалар көнлек хәраҗәтеннән (расходларыннан) котылганлыклары өчен янә иҗтиһат кылып укырлар иде».

Ф. Халидинең иҗатында һәм публицистик әсәрләрендә реалистик элементлар булу белән беррәттән, романтик уйланулар да шактый зур урынны тота. Ул үзенең романтикасын, бер яктан, көнчыгыш әдәбияты йогынтысында дәвам иттерсә («Мең дә бер сәхәр»), шуның белән бергә татар халкының үз тормышы җирлегеннән, үз фольклорыннан алып образларда үстереп бирүгә дә омтылып карый. Үзенчә укучы яшьләрнең унышка ирешүләрен хыялый образларда булса да күрсәтә. Ләкин Фатих Халидинең бу алга китеп, үстереп, сурәтләп китүе нигезендә прогрессив романтизмга хас булган, үз вакытындагы эксплоатацияле җәмгыять шартларындагы гадел булмаган тормышка протест белдерүгә караганда, ул тормышның авыр якларын сизгәне хәлдә, җиңеләйтеп күрсәтү — сентименталистик идеаллаштырып бирү бар. Югарыда күргәнебезчә, «Рәдде бичара кыз» драмасында да ярлы кызы Хәлимәнең Әхтәм байларның кс шелекле мөнәсәбәтләре аркасында «бәхетле» булуы, капитализм шартларында крестьян малае Морат Сәлимовның профессор булып җитешүе әнә шул идеаллаштырылып күрсәтүнең үрнәге генә булып тора, һәм ул татар әдәбияты тарихында сентиментализм юнәлешенең кечкенә генә булса да урын алганын күрсәтә. Менә шуның өчен дә Ф. Халиди әсәрләрен, гомумән иҗат мирасын өйрәнгәндә аның иҗатында булган уңай якларны күрү белән беррәттән, вак буржуаз иллюзияләрдән чыгып язган өлешен тәнкыйть белән өйрәнергә кирәк.

Фатих Халиди Каюм Насыйридан кала XIX йөзнең соңгы чирегендә киң массага аңлаешлы әдәби әсәрләр бирүдә һәм шуның белән татар әдәби телен үстерүдә шактый хезмәт күрсәткән язучы булып тора. Ул Каюм Насыйри шикелле үк рус әдәбиятыннан һәм культурасыннан файдаланып үсә. Аның оригиналь драма әсәрләрендә бигрәк тә рус әдәбиятының уңышлы йогынтысы күренеп тора.

Дөрес, Фатих Халиди татар әдәбияты тарихында зур классик әсәрләр калдыра алмады. Ләкин ул XIX йөзнең соңгы чирегендә әдәбият майданына чыгып, Каюм Насыйри һәм Заһир Бигиевлар башлаган әдәби эшчәнлекне дәвам иттерүче булды, татарлар арасына аң-белем таратуны актив яклаучылардан булды. Аның безнең әдәбиятыбыз һәм культурабыз, тарихында тоткан урыны шуннан гыйбарәт.