БӨЕК САТИРИК ТАТАР ТЕЛЕНДӘ
Г.НУР
БӨЕК САТИРИК ТАТАР ТЕЛЕНДӘ
Татгосиздат соңгы вакытта, алдынгы рус әдәбиятыннан һәм башка тугандаш халыклар әдәбиятыннан аерьһм әсәрләрне татар теленә тәрҗемә иттереп, укучыларыбызны ул әсәрләрдәге прогрессив идеяләр белән таныштыруда уңышлы гына эш алып бара. 1949 елда бөек рус язучысы М. Е. Салтыков-Щедринның берничә әсәреннән торган «Әкиятләр» исемле китабы басылып чыкты. Бөек сатирикның бу зур булмаган җыентыгына кертелгән әкиятләр әле хәзер дә үзләренең әһәмиятләрен югалтмаганнар, алар бүген дә безнең укучыларыбызны тәрбияләү эшенә хезмәт итәләр. Бөек рус революцион-демократ язучы Михаил Евграфович Салтыков-Щедрин 1847 елда үзенең беренче повестен — «Каршылыклар» («Противоречия») ны яза. Бер елдан соң аның икенче әсәре — «Буталчык эш» («Запутанное дело») басылып чыга. Ләкин бу әсәрдәге идеяләр әдәбият күзәтү өчен оештырылган яшерен комитетның игътибарын үзенә тарта, һәм яшь язучының язмышы тиз хәл ителә: 1848 елның 26 апрелендә ул, патша приказы буенча кулга алынып, ике көннән Вятка губернасына сөргенгә җибәрелә. Сөргендә уздырылган сигез елда Салтыков-Щедрин халык тормышын тирәнтен өйрәнә. Крестьяннар, шәһәр ярлылары һәм чиновникларның тормышы белән якыннан талыша. 1855 елда Николай I үлгәч, Салтыков-Щедрин Петербургка кайта һәм, сөргендә вакытта алган күзәтүләренә йомгак ясап, аларны «Губерна очерклары» исеме белән бастырып чыгара.
Үзенең бу әсәрендә ул крепостной Россиянең законнарын, административ һәм чиновниклар аппаратын, илдәге хокуксызлыкмы бик каты камчылый. Өстенлек итүче сыйныфлар турында ул бик көчле нәфрәт белән язса, аларны сатирик алымнар белән күрсәтсә, аның гади халыкка карата язылган юллары тирән мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Салтыков-Щедрин революцион демократиянең юлбашчысы Чернышевский белән якыннан таныша һәм аның җитәкчелегендәге «Современник» журналында эшли башлый. 1862 елларда патша хөкүмәте илдә үсеп килүче революцион көчләрне тар-мар итү эшенә керешә. Алтмышынчы еллардагы иң алдынгы журналлар булган «Современник» һәм «Русское Слово» сигез айга ябылалар. Реакция басымын көчәйтә. Чернышевский кулга алына. СалтыковЩедрин нәкъ менә 1862 елда, Чернышевский кулга алынган вакытта, «Современник» редакциясе составына керә. Редакциядә катнашу куркыныч һәм гаять җаваплы эшкә әйләнә. Журналның сугышчан рухын һәм революцион традицияләрен саклап барырга кирәк була, һәм Салтыков-Щедрин, Некрасов белән бергә, бу эш өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдалана. Ә 1866 елда патша хөкүмәте «Современник»ны бөтенләйгә япкач, Салтыков-Щедрин өчен авыр еллар башлана. Ул хөкүмәтнең төрле учреждениеләрендә эшләп карый, ләкин патша Россиясендә хөкем сөргән хокуксызлык белән һич тә килешә алмый. Патша хөкүмәте дә үз учреждениеләрендә бөек сатирикның эшләве белән риза булмый; 1868 елда Салтыков-Щедринга отставкага чыгарга тәкъдим ителгәч, ул аны шатланып кабул итә һәм Некрасов эшли торган «Отечественные записки» журналына эшкә керә. Монда эшләгән вакытта Салтыков-Щедрин «Бер шәһәрнең тарихы», «Помпадурлар һәм помпадуршалар», «Ташкентлы әфәнделәр», «Изге ниятле речьләр», «Головлёв әфәнделәр», «Хәзерге заман идиллиясе», «Чит илләрдә» һ. б күп әсәрләрен бастырып чыгара. Салтыков-Щедрин иҗаты халыкка һәм ватанга тирән мәхәббәт белән, Россиянең киләчәгенә бик нык ышаныч белән сугарылган. Язучы үзе дә: «Мин Россияне өзелеп яратам, хәтта үземне Россиядән тышта итеп уйлый да алмыйм», — дип язды.
Аның әдәби эшчәнлегенең төп максаты — халык азатлыгы. Халык үзенең көчен аңлар, үз интересларына төшенер, һәм азатлык килер дип ышанды ул, шуның өчен дә үз чорының алдынгы кешеләренең төп бурычы итеп халык белән якынлашу, халыкны агарту, аның политик аңын үстерү һәм активлаштыруны куйды. Бу эшкә киртә булып иң зур дошман — самодержавие торды. Аның бөтен кабахәтлекләрен фаш итәргә теләүчеләргә либераллар да бик зур комачаулыклар тудырдылар. Либерализм патша хөкүмәтенең ялчысы иде. Алар, самодержавие әле төзәлер, аны аз-маз реформалаштыру халык интересларына каршы килми, диделәр. Чынында, либераллар халык интересларын саталар иде. Бөек сатирик либералларның чын йөзләрен фаш итү өчен күп тырышты. Салтыков-Щедрин Некрасов белән бергә, Некрасов үлгәч, үзе Чернышевскийның революцион линиясен дәвам иттерде. «Отечественные записки»ның революцион тенденцияләре, һәм бөек сатирикның иҗаты патша хөкүмәтенә тынычлык бирми, 1884 елда, күп эзәрлекләүләрдән соң, журнал бөтенләйгә ябыла.
Журналның ябылуы сәламәтлеге нык какшаган Салтыков-Щедринга зур удар була. Ләкин нинди генә авыр шартлар булуга да карамастан, Салтыков- Щедрин әдәби эшен туктатмый. Бу елларда ул «Тормыш ваклыклары», «Пошехон тарихы» әсәрләрен һәм күп сандагы әкиятләрен яза. Салтыков-Щедринның беренче әкиятләре 1869 елда язылалар, ләкин күпчелеге 1884—1886 елларга туры килә. Чын фольклор реалистик булган кебек, әкиятләрдәге фантастика да үзенең рухы белән реаль. Мондый фантастика, тормышның реаль эчтәлеген ачу өчен бер алым булып тора. Тормыштагы типик хәлләрне әкиятләр аша бирүдә Салтыков-Щедрин зур осталык күрсәтә. Салтыков-Щедрин әкиятләре һәрвакыт политик һәм социаль эчтәлекле булалар. Әдәби эш өчен авыр булган көчле реакция елларында ул шуның өчен дә әкиятләр формасына күчәргә мәҗбүр була. Чөнки бу форма, либерал редакторлар һәм ныклы цензурага карамастан, реакцияне каты камчыларга мөмкинлек бирә. Бу әкиятләр, кыска формада язылып, бөек сатирикның узган иҗат тематикасына бер резюме булып торалар. Талантлы язучы, үзенең әкиятләрен язганда, халыкның бай авыз иҗаты — фольклордан файдалана, һәм аның әкиятләре халык әкиятләренә бик күп яктан якын торалар. Бу әкиятләрдә Салтыков-Щедрин 30—80 еллар арасында тормышны өйрәнүләренә йомгак ясый. Аның әкиятләре халыклар төрмәсе булган патша Россиясенең караңгы якларын ачып бирүләре белән әһәмиятле. Шуның өчен дә алар хәзерге вакытта да, ике лагерь — демократик һәм империалистик лагерь — арасында көчле көрәш барган вакытта, үзләренең актуальлекләрен саклыйлар. Салтыков-Щедрин иҗатына Ленин зур бәя бирде һәм аның образларыннан үзенең кадетларга, меньшевикларга һәм һәртөрле оппортунистларга каршы көрәшендә нык файдаланды. Иптәш Сталин Советларның чираттан тыш VIII съездындагы үзенең тарихи докладында Салтыков- Щедрпнның «Уңган начальник турындагы әкият» исемле әсәрендәге образны яңа эчтәлек белән баетты. Иптәш Сталин Бөек рус иленең атаклы кешеләре. белән бергә,
Салтыков-Щедринны да ихтирам белән телгә алды. Салтыков-Щедрпнның иҗаты демократик татар әдәбиятына да зур йогынты ясады. Салтыков-Щедринның дошманны үз коралы белән кыйнау алымын, Г. Тукай үзенең иҗатында уңышлы кулланды һәм халыкны изүчеләргә карата үтергеч сатира белән сугарылган шигырьләрен һәм пародик әсәрләрен бирде. Татар телендә чыккан китапка Салтыков-Щедринның түбәндәге әкиятләре кергән: «Акыллы баш пискарь», «Үзен аямаучы куян», «Бер мужикның ике генералны туйдырып торуы турында хикәя», «Кыргый алпавыт», «Ат», «Идеалист кәрәкә», «Уңган начальник турында әкият. Ничек итеп ул үзенең тырышлыгы белән югарыдагы начальникның кәефен кырган». Салтыков-Щедринның әкиятләре — аның башка әсәрләре кебек үк, көчле художестволы, тирән социаль әһәмияткә ия булган әсәрләр. Бу әкиятләрдә патша Россиясендә хезмәт иясе массасының авыр көн күрүе һәм, шуңа контраст рәвештә, аны изүчеләрнең рәхәт чигүләре сурәтләнелә. Мәсәлән: «Ат» авыр эксплоатация белән изелгән крестьяннарга, хезмәт иясе массасына карата символ булып тора. «Бу Ат—интегеп, кыйналып беткән тар күкрәкле гади бер мужик җанвары иде; кабыргалары кыршау кебек, җилкәләре чиләнгән, аяклары имгәнгән; башы — салынкы, ялы — чуалып беткән; күзләреннән һәм борын тишекләреннән эрен ага; өске ирене, коймак кебек булып, салынып төшкән». Ат һәм аның белән мужик көннәр буе кырда интегәләр. Ә «кырның очы да юк, кырые да юк, анардан беръяры китә алмассың!»
Яшеллек белән капланган иксез-чиксез кырлар алпавытларныкы, чиновникларныкы. Ул кырлар аларга зур байлыклар, рәхәтлекләр вәгъдә итсә, «барлык җан иясе өчен кыр — иркенлек, киңлек һәм шигърият булса, Ат өчен ул коллык. Кыр аны изә, аның соңгы көчен талый һәм шуңа да карамастан, канәгать түгел».
Ә һәртөрле бирәннәр шул Ат исәбенә яшиләр, хәтта әле аның турында бәхәсләшәләр дә. Аларның бәхәсе аша автор либераллар, народниклар һ. б. арасында халыкны «азат итү» турында барган бәхәсләшүләрне бирә. Салтыков-Щедрин халыкны азат итү өчен көрәшә, ләкин әле ул халыкның азатлыкка чыгу юлларын тулысынча төшенә алмый. Түбәндәге юллар моны ачык күрсәтә: «Хәрәкәтсез генә яткан дәһшәтле иксезчиксез кырлар гасырлар буенча тып-тын торалар, әйтерсең лә, үзләрендә чиксез зур көчне пленда асрыйлар. Бу көчне кем пленнан азат итәр? Кем аны дөньяга алып чыгар? Бу бурыч ике җан иясенең: мужик белән атның өлешенә тигән. Туган көннәреннән алып каберләренә хәтле икесе дә шушы бурыч өстендә азапланалар, кара тиргә батып бетәләр, кыр бүгенгә кадәр шушы иксез-чиксез көчне биргәне юк — бу көч мужикның богауларын чишәргә тиеш, Атның чиләнгән җилкәләрен сихәтләндерергә тиеш». Салтыков-Щедрин әкиятләренең революцион яңгыраулары шиксез, әлбәттә. Әкиятләр циклындагы бу яңгырау һәртөрле колларча буйсынуга, куркаклыкка, либераллануларга каршы тагын да көчәйгәннән-көчәя бара. «Үзен аямаучы куян» бүредән качарга бөтен мөмкинлекләр була торып, качмый, ә «Акыллы баш пискарь» бөтен гомерен куркып-калтырап үткәрә һәм шулай итеп, дөньядан да китә. Бу пискарь дөньяның ничек баруын да яхшы төшенә, ләкин, куркып, оясыннан чыга алмый.
«Аң-белемле уртача либераль пискарь иде ул, бу дөньяда тормыш сөрү, чебен тоту кебек, ансат түгел икәнен белә иде». Ләкин куркаклык аның төп сыйфаты булып тора. Шуның өчен дә, «аның яшәве яшәү булмады — дер- дер калтырану гына булды».
Үзенең бу әкияте белән Салтыков- Щедрин мондый кешеләрдән көлә һәм укучыларны кискен хәрәкәтләргә чакыра.
Ә «Идеалист кәрәкә»дәге образ инде икенчерәк. Бу «герой» — акыллы баш пискарь кебек качып кына ятмый. Ул куркак түгел. Кешелек өчен матур киләчәккә дә ышана, ләкин аның шушы бәхеткә бару юлы кайда соң? Ул бу юлда сыйнфый көрәшне инкарь итә. Имеш, бернинди революциясез, бары тик яхшылык аша эксплоататорлар белән килешеп була. Имеш, яхшылык сыйнфый җәмгыятьтә бар нәрсәне хәл итә! Бу балыкның идеализмы нәрсә белән тәмамлана соң? Чуртанга үзенең «идеяләрен» сөйләгәндә, «гаҗәпләнүдән чуртан авызын ачты. Үзе дә сизмәстән, суны суырып җибәрде һәм, йотарга бөтенләй теләмәгән җиреннән, кәрәкәне йотып җибәрде». Салтыков-Щедринның бу образ аша утопик социалистларның хыялларын үз-үзенең сарказмына объект итеп алганлыгы ачык күренеп тора. Салтыков-Щедрин әкиятләрендәге сатира, хезмәт иясе массаларын изүчеләргә каршы юнәлтелгәндә, үзенең үтергеч көчен тагын да арттыра. Эксплоататор сыйныф вәкилләре тормыш өчен бөтенләй яраксызлар. Ә «Уңган начальник турында әкият»тә (Салтыков-Щедринның башка исемдәге әсәреннән өзек) без бөтен патша Россиясенең строена каршы көчле нәфрәт күрәбез. Салтыков-Щедринның әкиятләре хәзерге көндә дә искелек калдыкларына, Америка империализмына сатылган һәр сорттагы уң социалистларга һ. б. га карата көчле сатира булып торалар. Ибраһим Гази тарафыннан эшләнгән тәрҗемәдә бөек сатирикның, әкиятләрендәге идея эчтәлеге, аларның политик һәм социаль әһәмияте чагылышы, революцион юнәлгәнлеге шактый уңышлы бирелгән. И. Гази, оригиналның үзенчәлекләрен уңышлы бирү белән бергә, татар әдәби теленең үзенчәлекләреннән, халык авыз иҗаты байлыкларыннан оста файдаланган. Ләкин югарыда әйтелгән фикерләр тәрҗемәдә һич тә кимчелекләр юк дип уйларга мөмкинлек бирмиләр әле.
Тәрҗемәнең кайбер урыннарында оригиналдагы фикерне үзгәртеп бирү, нинди дә булса сүзнең төшеп калуы, теге яки бу сүзне ялгыш тәрҗемә итү очраклары күренгәли. «Но явился уже под стражей и притом с некоторыми повреждениями. А именно, окунь, допрашивая, покусал ему спину и часть хвоста», — дигән юллар: «Ләкин бу юлы инде сак астында килде, өстәвенә кайбер зарарланган җирләре дә бар иде. Атап әйтсәк, алабуга аның аркасын һәм койрык кырыен тешләгән иде», — дип тәрҗемә ителгән. Оригиналдагы «допрашивая» сүзен төшереп калдыру — әсәрнең политик үткенлеген көчсезләндерә. Шушы ук җөмләдәге «спина» сүзен «сырт» дип
алганда, бу татар телендә балыклар турында сөйләү формасы булыр иде, ә инде «часть хвоста» һич тә «койрык кырые» түгел. «А об головлях, язях, линях и прочей челяди и говорить нечего!» дигән юллар татарча болай бирелә: «Ә кушбашлар, бәртәсләр, җәеннәр һәм башка түрәләр турында әйтәсе дә юк!» «Линь»нең җәен булмыйча, күбесенчә кара балык дип йөртелүен, ә җәеннең «сом» булуын искә алып, «челядь» сүзенең тәрҗемәсенә тукталыйк. «Челядь»ны «түрә» дип алу бөтенләй ялгыш. Чөнки челядь — күбесенчә хезмәтчеләр дигәнне аңлатып, тәрҗемәдә бөтенләй капма-каршы мәгънә бирелә. Тәрҗемәдә мондый җитешсезлекләр еш булмаса да, ара-тирә очрыйлар. Гомумән алганда, тәрҗемә җиңел укыла һәм уңай фикер калдыра. Бөек сатирик Салтыков-Щедринның әсәрләрен укучыларыбыз яратып һәм бик кызыксынып укыйлар. Бу тәрҗемәне дә укучылар массасы шатланып каршы алачак.