БӨЕК РЕВОЛЮЦИЯНЕҢ БӨЕК ШАГЫЙРЕ
ХӘСӘН ХӘЙРИ
БӨЕК РЕВОЛЮЦИЯНЕҢ БӨЕК ШАГЫЙРЕ
(В. В. Маяковскийның үлүенә егерме ел тулу уңае белән)
Бөек Октябрь социалистик революция моңарчы дөньяда булмаган яңа сыйфатлы әдәбият — социалистик әдәбият тудырды һәм аның үсүенә киң юллар ачты. Бу әдәбият өчен көрәшүче һәм аны үстерүчеләрнең берсе — революциянең ялкынлы шагыйре Владимир Владимирович Маяковский булды. Ул, бик хаклы рәвештә, совет поэзиясен нигезләүче шагыйрь булып санала. Маяковский халык тормышы интереслары белән якыннан бәйләнгән, югары идея, тирән патриотик рух белән сугарылган, һәрвакыт алга, көрәшкә өндәүче сугышчан поэзияне — коммунизм идеяләре өчен көрәшүче поэзияне тудырды. Ул, революциянең беренче көннәреннән үк алдынгы көрәшчеләр сафына басты. «Кабул итәргәме, юк? Мондый сорау минем каршымда тормады. Минем революциям», — дип язды ул үзенең автобиографиясендә. Маяковский «Бөтен тавыш белән» дигән атаклы поэмасында, бүгенге һәм киләчәк буыннарга мөрәҗәгать итеп, үзенең шигырьләре турында болай диде:
Шигырьләрем
Кургашыңдай авыр булып,
Үлемгә дә, үлмәс данга да хәзер торалар.
Поэмалар, Көпшәгә-көпшә кысылышып,
Ачык исемнәрен төзәп, тынганнар.
Минем коралларның иң яраткан төре — үткен сүзләр кавалериясе — ыргылырга тора, югары күтәреп, рифмаларның очлы сөңгесен. Шагыйрьнең үкенечле үлеменнән соң үткән 20 ел аның бу сүзләренең дөреслеген тагын да ачыграк һәм тулырак раслады. Маяковскийның исеме, аның сугышчан иҗаты халык массасы арасында мәңге үлмәслек зур дан казанды. Аның әсәрләре коммунизм төзүче совет кешеләрен көрәшкә рухландыралар һәм Совет иле дошманнарына аяусыз «очлы сөңге» булып кадалалар. Күп милләтле совет халкы үзенең сөекле шагыйрен, революциянең, социализм иленең бөек җырчысын чын күңелдән хөрмәт итә. Маяковский — бай һәм катлаулы иҗат юлын үткән, көрәшләрдә чыныгып үскән шагыйрь. Ул Кавказда, элекке Кутаиси губернасының Богдади авылында 1893 елда туган. Башта Кутаиси гимназиясендә укый. 1906 елны Маяковскийлар семьясы Москвага күчә. Булачак шагыйрь биредә гимназиядә укуын дәвам иттерә, ләкин аңа гимназияне тәмамларга туры килми, ул сынлы сәнгать, әдәбият белән кызыксына башлый, яшьтән үк революцион эшкә катнашып китә. 1908 елда инде 15 яшьтәге Маяковский РСДРП сафына керә һәм большевиклар белән якынлаша. Ул зур дәрт белән революцион агитация һәм пропаганда эшенә бирелә. Патша охранкасы аны берничә тапкыр кулга ала, төрмәгә утырта. Төрмәдән чыккач, ул бөтен игътибарын художниклык һәм әдәби иҗат мәсьәләләренә карата юнәлтә, күп укый һәгм өйрәнә. 1912 елда аның беренче шигырьләре басылып чыга. Маяковский рус футуризмын нигезләүчеләрнең берсе булган Бурлюк белән таныша һәм аның йогынтысы астында футуристлар группасына керә.
Футуристлар үзләрен новаторлар дип атыйлар, яңа сәнгать өчен көрәш лозунгысы белән чыгалар, ләкин төбендә футуризм мәктәбе реакцион сәнгать мәктәпләренең берсе була. Футуристлар шагыйрьләр алдына беренче чиратта тар формалистик бурычлар куялар. Маяковский да шактый вакыт үзен футурист дип атый, ләкин ул үзен шулай дип атавына карамастан, аның иҗаты футуризм рамкаларыннан читкә чыгып китә, асылда футуризмга каршы рухта булып үсә һәм формалаша. Маяковскийның революциягә кадәрге поэзиясенә революцион хәрәкәтнең үсүе һәм А. М. Горький зур йогынты ясый. Аның башлангыч әсәрләре үк инде буржуаз-дворяннар дөньясына каршы, изүгә, алдауга, бозыклыкка корылган буржуаз җәмгыятькә, обывательлеккә каршы юнәлдерелгән була. Маяковский реакцион буржуаз-дворяннар сәнгатенең рәхимсез дошманы иде. Ул эксплоатация дөньясының мистик җырчыларына, декадент шагыйрьләргә каршы көрәште. Реакцион сәнгать вәкилләре — акмеистлар, символистлар халыкның революцион көрәшеннән курыктылар, бозыклыкны җырладылар, мистикага бирелделәр, шагыйрьләрне иҗтимагый-политик көрәштән читтә булырга өндәделәр. Маяковский мондый сәнгатьнең халык өчен зарарлы икәнлеген ачык аңлады һәм декадентлар турында нәфрәтләнеп язды. Маяковский революциягә кадәрге иҗатында ук халыкка хезмәт итүче шагыйрь, яңа тип шагыйрь образын тудырырга тырышты. Ул үзенең бөтен иҗатын буржуазия дөньясына каршы көрәшкә багышлады. «Без файдасыз сәнгатьне танымыйбыз», — дип язды ул. — «Бүгенге поэзия — көрәш поэзиясе».
Дөрес, революциягә кадәрге иҗатында шагыйрь революцион пролетариатның тарихи ролен ачык аңлап бетерми әле, кайбер әсәрләрендә индивидуализм һәм пессимизм мотивлары нык сизелә, шигырьләренең формасы да төгәл, җиңел аңлаешлы булып бетмиләр. Ләкин ул яңа, чын иҗат юлын армый-талмый эзли, төрле изүчеләргә, мещан обывательләр җәмгыятенә нәфрәт белән карый һәм хезмәтчел халыкка якын булырга, аның теләкләрен һәм хисләрен җырларга омтыла, халык көченә ышаныч белән
карый һәм яңаны тудыручы — ул халык үзе дип исәпли. Бу яктан 1915 нче елны язылган «Облако в штанах» исемле политик үткен поэмасы бик характерлы. «Фабрика һәм лабораторияләр шаушуының ялкынлы гимнында без үзебез иҗат итүчеләр», — дип язды шагыйрь ул поэмасында, һәм якынлашып килгән уналтынчы елны революция елы дип атады. Шагыйрь бер генә елга ялгышты, 1917 елда бөек революция булды. Бөек Октябрь социалистик революциясе көннәре белән Маяковский иҗатында яңа этап башланды. Маяковский Октябрьның беренче көннәрендә үк «Бөтен сәнгать —халык өчен!» лозунгысы белән чыга, революция тантанасын җырлап, барлык сәнгать эшчеләрен халык революциясенә хезмәт итәргә чакырып, 1918 елда «Сәнгать армиясе буенча приказ» һәм «Сул марш» исемле атаклы шигырьләрен яза. «Сул марш»та совет халкының патриотик хисләре, эчке һәм тышкы дошманнарга каршы җиңүле көрәше чагылган.
«Таҗлары белән ыржаеп, тик уласын
Британ арсланы бүртенүдән.
Коммунага булмас җиңелү!»...
«Батыр күкрәк киереп, алга!
Күккә элегез җиңү флагларын!» — ди шагыйрь. Революциядән соң Маяковский үзенең элекке иҗат эшенә тирән тәнкыйть аша карады һәм бик тиз арада элекке әсәрләрендә күренгән индивидуализм мотивларыннан, футуризм йогынтысыннан бөтенләй арынды. Бу эштә аңа большевиклар партиясе чиксез зур ярдәм күрсәтте. Маяковский большевиклар партиясенең әдәбият һәм сәнгать буенча булган күрсәтмәләрен җитди игътибар белән өйрәнеп килде. 1920 нигез партия Үзәк Комитеты «Пролет-культ»ның ялгыш, зарарлы эшләрен ачып салды, буржуаз зәвыклар, карашлар үрчетүен күрсәтте. Маяковский партиянең бу күрсәтүләре уңае белән «Сәнгать армиясе буенча приказ № 2» шигырен язды. Ул анда пролеткультчыларның, акмеистларның эшләре совет халкы өчен зарарлы булуын әйтү белән бергә, футуристларны «рифмалар пәрәвезендә буталып беткән» кешеләр дип атап, яңа революцион сәнгать өчен көрәшкә өндәде. Маяковский совет хөкүмәтенең һәм партиянең эшләрендә якыннан катнашып, алар куйган бурычларның үтәлүенә һәрвакыт ярдәм итәргә тырышты. 1919 елдан алып 1922 елга кадәр Маяковский «РОСТның сатирик тәрәзәсе»ндә эшләде, рәсемнәре һәм агитацион шигырьләре белән халык арасында зур агитацион эш алып барды. Аның РОСТтагы эше шагыйрь өчен политик тәрбия ягыннан да, поэтик үсеш ягыннан да зур мәктәп булды. Ул социалистик илдә яңаның тууын, яңа мөнәсәбәтләрнең, яңа кешенең үсүен күрде һәм шуны үзенең иҗатында чагылдырды. Ул һәрвакыт иң актуаль политик мәсьәләләр буенча чыгышлар ясап килде. 1922 елны В. И. Ленин Маяковскийның «Утырышлашканнар» дигән шигыре турында:
«Поэзия ягыннан ничектер, анысын мин белмим, ләкин политика ягыннан моның бөтенләй дөрес икәнлегенә кул куям», — диде. Маяковскийның иҗаты өчен иң характерлы сыйфат — ул үз заманы белән яшәү, үз заманының рухын якыннан хис итү, совет халкы омтылышларын, көрәшеп җырлау. Аның иҗатының пафосы, көче большевистик партиялелектә, коммунизм идеяләренең җиңүе өчен югары идеяле поэтик сүзе белән көрәш алып баруында. Совет тормышын ныклап өйрәнүе, Ленин һәм Сталин әсәрләрен өйрәнүе, партиянең җитәкчелеге һәм тәрбиясе нәтиҗәсендә Маяковскийның иҗаты елдан ел үсә һәм ныгый барды, ул Советлар иленең иң яхшы шагыйре булып танылды. Маяковский иҗатының төп темасы — ул совет патриотизмы темасы. Совет Ватанының чәчәк атуы, социалистик тормыш төзү, коммунизм идеяләре аның иҗатына көч бирделәр, бөтен иҗатын революцион оптимизм белән сугардылар. Нинди генә әсәрен алмагыз — «150.000 000», «В. И. Ленин», «Яхшы» кебек зур лиро-эпик поэмалары булсын, лирик шигырьләре һәм мәкаләләре булсын, — ул
һәркайсында бөек рус халкының көрәшче улы, Совет иленең ялкынлы патриоты булып җырлый. Маяковскийның иҗаты эшчеләр сыйныфының көрәше, революцион пафосы белән сугарылган. Аның әсәрләрендә социализм төзүче совет кешеләренең җиңү маршы яңгырый, бүгенгенең шатлыгы, киләчәккә якты карашлары чагыла. Шагыйрь үзенең бөтен талант көчен халкына, «атакалаучы сыйныфына» бирде. Үзенең иң яхшы әсәрләрен ул бөтен дөнья хезмәт ияләренең юлбашчысы В. И. Ленинга, большевиклар партиясенә багышлады. Ул совет яшьләре турында шигырьләр язып, комсомолга, яшьләргә, пионерларга мөрәҗәгать итте. Маяковский совет халкының көченә, киң колач белән алып барган эшенә зур ышаныч белән карады. 1920 елларда ук инде ул социалистик хезмәт үрнәкләренең туа башлавын, эшчеләр сыйныфының иҗади хезмәтен котлап, «Удар бригадалар маршы» шигырен язды. Илебезнең индустриализациясен күреп, яңа гигантлар тууына багышлап, мактау җырларын җырлады. «Кузнецкстрой турында һәм Кузнецк кешеләре турында хикәя» исемле шигырендә яңа шәһәр, яңа металлургия гиганты төзелешенә карап, патриот шагыйрь горурлык белән болай диде:
Беләм — бакча күкрәр тиз көндә, беләм — үсәр шәһәр, булган чакта совет илендә менә шундый кешеләр! Илебездә колхозлашу башлангач, Маяковский авылның йөзен тамырыннан үзгәртүче колхоз строен котлап шигырьләр язды. «Уңыш маршы» шигырендә ул крестьяннарны колхозлашырга чакырды. «Уңыш бәйрәме» шигырендә ул икмәк өчен көрәшнең илебез куәтен ныгытуда нинди зур роль уйнавын, ирекле кырларда социалистик хезмәт тууын язды. В. В. Маяковский совет поэзиясендә, беренче буларак, бөек юлбашчыбыз Ленин образын иҗат итте. 1923 елларда ук инде ул Ленинга багышлап шигырьләр яза. Владимир Ильич үлгәч, шагыйрь үзенең иң күренекле поэмасын «Владимир Ильич Ленин»ны (1924) иҗат итә. Бу эпик поэмада бөек юлбашчының җанлы образы, аның тормышы, көрәше киң эпик планда сурәтләнгән. Ленин образында шагыйрь иң кешелекле кешене күрә һәм Ленинның бөтен дөнья хезмәт иясе халкының бөек юлбашчысы, рухландыручысы, большевиклар партиясен һәм Совет дәүләтен тудыручы булуын көчле поэтик сурәтләр аша күрсәтә. Поэма совет халкының Ленинга, большевиклар партиясенә көчле мәхәббәт, Ленин идеяләренә чын күңелдән бирелгәнлек хисе белән сугарылган. «Партия һәм Ленин — ике туган ул», ди шагыйрь:
Без Ленинны унлап, партия —дибез, Ленин — дип әйтәбез, партияне уйлап.
Маяковскийның «В. И. Ленин» поэмасы совет поэзиясе тарихында гына түгел, бөтен дөнья әдәбиятында иң күренекле, кабатланмаслык, тиңдәше булмаган классик әсәр булып тора. Шагыйрьнең соңгы иң зур поэмасы — «Яхшы» Бөек Октябрь социалистик революциясенең унъеллыгына багышлап язылган. Маяковский бу әсәре турында үзенең автобиографиясендә: «Яхшы»ны программа әйбере дип исәплим, ди. Шагыйрь бу поэмасын да зур дәрт белән эшли. Ул киң планда, гаҗәп көчле пафос белән яза. Поэмада тарихи вакыйгалар, зур политик мәсьәләләр һәм коммунистик мораль мәсьәләләре яктыртыла. Шагыйрь үзенең бу әсәрендә социалистик революциянең җиңү көннәрен, совет кешеләренең патриотик хезмәтләрен һәм илебездәге социализм төзелешен чагылдыра. Маяковскийның лирик герое өчен, димәк шагыйрьнең үзе өчен дә, шәхси интерес белән совет җәмгыяте интереслары арасында, үз идеалы белән Советлар иле үсеше арасында каршылык юк. Шагыйрь күзәтүче булып түгел, совет иленең актив гражданины һәм шагыйре булып, тарихи вакыйгаларда якыннан катнашучы булып иҗат итә. «Яхшы» поэмасы — югары идеяле, тирән патриотик хис белән сугарылган әсәр. Аны укыганда, шагыйрьнең туган иленә, халкына, бөек эшләргә рухландыручы Ленин — Сталин партиясенә булган тирән мәхәббәтен сизеп торасың һәм сокланасың, дулкынланасың. Поэма бөек революция, социалистик хезмәт пафосы белән тулы; шагыйрь анда Совет дәүләтенә, партиягә дан җырлый:
Туган илнең данлыйм хәзергесен, ләкин өч мәртәбә данлыйм киләчәген, — ди шагыйрь. Маяковский бервакытта да халыктан аерылмады, халык арасында булды. Ул бөтен Советлар илен йөреп чыккан һәм ел саен йөзләп чыгышлар ясаган шагыйрь. Халык каршында үз шигырьләрен укуны ул үзенең беренче бурычларыннан санаган. Гомеренең соңгы өч елында гына да ул ике йөздән артык әдәби кичә үткәргән. Маяковский Казанда да өч тапкыр булган: 1914, 1927 һәм 1928 елларда. Казанда ул 1928 елны «Яхшы» поэмасын һәм лирик шигырьләрен укый. Казан халкы аны зур хөрмәт белән каршы ала. Шагыйрь үзенен Казанга килүен «Казан» шигырендә чагылдырды. Ул бу шигырендә Татарстанның башкаласы яңарып үсүен, милли культураның чәчәк атуын күреп шатлануын белдерә. «Казан» шигырендә милләтләр дуслыгы идеясе, элек артта калган халыкларның совет тормышы шартларында үзгәрүләре, культуралары үсүе турындагы фикер бик матур әйтелгән. «Урамның бозына ышыкланып, мохтаҗлыкта яшәгән халыклар бәреп керделәр ишекне, һөҗүм иттеләр культура крепостен яулап алырга», — ди шагыйрь. Маяковский иҗаты — бөтен милләт халыклары өчен уртак, кадерле иҗат. Моны шагыйрь үзе дә бик яхшы аңлаган. Шул ук «Казан» шигырендә ул мондый бер күренешне тасвирлый:
Килеп керә татар:
«Мин татарча
«Сул маршалы укыйм сезгә», ди.
Икенчесе керә. Яңак чалыш.
Нидер эзләп кесә төбендә:
«Мин — мари, — ди, — сезгә
«Сул маршаны укып бирим,
мари телендә.
Болар, сүзне бетереп, чыга.
Өченчесе очрый каршыга.
«Сезнең марш — Безнең марш. Мин — чуваш, тыңла-ле, юлдаш. Сезнең марш була Чувашча болан...» Һәм бу чынлап та шулай иде. Маяковский Казанга килгәч, Гадел Кутуй үзе тәрҗемә иткән «Сул марш»ны Маяковскийга татарча укып күрсәтә. Бөек шагыйрь моны котлап каршы ала. В. В. Маяковский халыклар дуслыгы турында бик күп шигырьләр язды. Шушы теманы шактый киң яктырткан «Безнең яшьләргә» (1927) шигыре үзенә бер поэтик программа төсендә яңгырый. Маяковский берничә тапкыр чит илләрдә йөреп кайтты. Монда да ул үзен чын совет шагыйре, совет патриоты итеп күрсәтте. Бу вакытларда язган шигырьләреннән, мәкалә һәм фельетоннарыннан Советлар иленә чиксез мәхәббәт хисләре, черек буржуазия җәмгыятенә, империализм дөньясына килешмәүчән утлы нәфрәт бөркеп тора. 1925 елны ул Америкада өч ай йөреп кайта. Аның бу сәяхәте «Американы минем ачуым» очеркларында һәм төрле шигырь, фельетоннарында тулы чагылган. Америка Кушма Штатларының тышкы ялтыравыклары шагыйрьне алдый алмыйлар, кызыксындырмыйлар. Ул тышкы бизәк, ялтыравыклар, шау-шулы «американ техника» артындагы ерткыч империалистларны, коллык, кыргыйлык дөньясын бик тиз таный һәм Америка миллионерларының, сугыш чукмарларының чын йөзен сатирик үткенлек белән фаш итә. Шагыйрь Америкадагы коточкыч эксплоатаңия, хәерчелек турында, доллар корольләре, «буржуазия тарафыннан сатып алынган өч этажлы сары лидерлар», полицейскийның резина таягы хөкем сөрүе турында сөйли. Уолл-стрит Америкасы— ул кешелексезлек, күп миллионнарның хокуксызлыгы, хезмәт ияләрен изү, кимсетү Америкасы. Шуңа күрә дә шагыйрь: «... Әгәр дә син нәфрәтләнүнең нәрсә икәнен оныткан булсаң, монда, Ныо-йоркка кил»,—ди. Ул Американың ялган демократиясенә җирәнеп карый. Маяковский үзенең әсәрләре белән фашистларны, һәртөрле сугыш утын кабызырга маташучы империалистларны рәхимсез фаш итте һәм совет кешеләрен һәрвакыт уяу булырга, тынычлык саклау өчен көчле булырга, илебезнең оборона куәтен ныгытырга чакырды. Патриот шагыйрь:
Сугышка каршы — сугыш,
Тынычлыкка — тынычлык, — дип бик дөрес әйтте. Маяковскийның сугышчан әсәрләре бүген дә көчле яңгырыйлар. Аның тавышы — бөтен совет патриотларының тавышы. Аның әсәрләрен чит илләрдә дә яратып укыйлар. Маяковский китаплары Кытайда, Польшада, Болгариядә, Чехословакиядә, Румыниядә, Венгриядә, Кореяда һәм демократик Германиядә басылып чыгалар. Маяковский Совет иленең бөек төзелеш эшләре белән, Совет строеның өстенлеге, тынычлык политикасы белән горурланды. Атаклы шигырьләренең берсе — «Совет паспортымда ул горурлык белән әйтте:
Укыгыз, көнләгез, Советлар Союзының гражданы мин!
Маяковский, шагыйрь һәм гражданин буларак, Ватанга, социализм төзү эшенә хезмәт итүне үзенең беренче изге бурычы, үзенең идеалы итеп санады. «Сугышларда төзелгән социализм булсын безгә уртак һәйкәл», — дип язды ул. Маяковский югары идеяле әдәбият өчен, партияле әдәбият өчен көрәште. «Шигырьләрне ничек эшләргә» дигән мәкаләсендә Маяковский: «Поэзия тенденция булган җирдә башлана...
Социаль заказны яхшы итеп үтәр өчен үз сыйныфыңның алдынгы кешесе булырга, сыйныф белән бергә бөтен фронт буенча көрәш алып барырга кирәк. Сәнгатьнең политикасыз булуы турындагы әкиятне чәлпәрәмә китереп җимерергә кирәк», — дип язды. Моны ул үзенең бөтен иҗаты белән раслады. Ул үз чорының алдынгы кешесе, көрәшчесе булды, әдәбияттагы буржуаз күренешләргә, политикадан «читләшкән» сәнгатькә, «сәнгать — сәнгать өчен» теориясен яклаучыларга каршы рәхимсез көрәш алып барды. Ул шагыйрьнең җәмгыятьтәге урынын бик ачык билгеләде. Трибуи-көрәшче шагыйрьне генә чын шагыйрь дип таныды һәм шул ук вакытта «Яхшы һәм төрле шагыйрьләр күбрәк булсын» дип иҗатның киңлегенә, төрлелегенә өндәде. Маяковскийның поэзиясе большевиклар партиясенең политикасы, Совет иленең көрәше, эше белән аерылгысыз бәйле. Ул шагыйрьләрдән совет поэзиясе байрагын югары тотуны таләп итте:
Сезнең өчен дә, үзем өчен дә куркам бер нәрсәдәй
Саега күрмәсен иде җаннарыбыз безнең,
Күтәрмәсәк нде коммунистик дәрәҗәгә бәетләр юк-барын, һәм такмаклар чүбен. Маяковский поэзиянең югарылыгын Ленин — Сталин идеяләренең, коммунизм идеяләренең никадәр көчле һәм тирән чагылуы белән үлчи, һәм үзенең иҗатына карата да шундый үлчәү белән карый: Мин коммуна буенча үлчим шигырь сортларын. Коммунага мин йөрәгемне шуның өчен биргәнмен, Чөнки коммуна, минемчә, югарыдан югары, Чөнки коммуна, минемчә, иң тирән тирәнлек. Социалистик реализм поэзиясенең үсеше тарихында Маяковскийның роле гаять зур. Ул тар бер поэтик мәктәп шагыйре генә түгел, бөтен бер тарихи чорның, совет чорының бөтен дөнья поэзиясенә йогынты ясаучы бөек шагыйре. «Маяковский үз халкына хезмәт итүнең иң яхшы үрнәге булып тора,— диде М. И. Калинин.— Ул үзен революциянең сугышчысы дип санады һәм иҗатының мәгънәсе белән ул шундый булды да. Ул үз әсәрләренең эчтәлеген генә түгел, формасын да революцион халык белән кушарга омтылды». Маяковский — новатор шагыйрь иде. Ул иҗатының һәм эчтәлеге, һәм формасы белән яңа поэзия тудырды. Аның новаторлыгы поэзия формалары белән чикләнми, ул бөтен иҗат принциплары белән билгеләнә. Аның әсәрләренең эчтәлеге һәм формасы аерылгысыз рәвештә бәйләнгән. Маяковский — яңа поэтик форма өстендә армый-талмый эшләгән шагыйрь. Ул буш, формаль шигырь ритмикасын җимерде, тоник шигырь төзелешен, сөйләү ритмикасын үстерде һәм поэзиянең сүзлек составы рамкаларын киңәйтеп җибәрде. Аның шигырьләре җанлы, тапкыр образларга, төрле интонацияләргә бай; аңарда гиперболизация, сатирик буяулар киң урын ала. Ул совет поэзиясендә гүзәл политик лирика үрнәкләрен иҗат итте, поэма жанрын бөтенләй үзгәртеп җибәрде. Аңа кадәрле поэмалар өчен вакыйганы сөйләү, хикәяләп тасвирлау характеры булган булса, Маяковский поэмалары өчен лиро-эпик киңлек, лиро-эпик монолог төсендә язу характерлы. Мәсәлән, «В. И. Ленин», «Яхшы», «Бөтен тавыш белән» поэмалары шундыйлардан. Маяковский үзенең шигырь формасын башка шагыйрьләр өчен һәр очракта ярарлык катып калган әзер форма бирәчәк, дип һичбер вакытта әйтмәде. Андый сүзләрдән көлде генә. «Сүзнең техник эшкәртү чараларының төрлелеге чиксез»... — диде ул.— «Һәрбер поэтик әсәр өчен материалның һәм алымнарның яңалыгы, яңалыгы мәҗбүр» («Шигырьләрне ничек эшләргә»). Маяковский исеме, аның иҗаты бөтен совет поэзиясе өчен сугышчан байрак булып тора. Аңардан барлык милләт шагыйрьләре үрнәк алалар, иҗади өйрәнәләр. Рус совет поэзиясенә һәм шулай ук башка халыкларның поэзияләренә Маяковскийның йогынтысы бик зур. Украин, казах, үзбәк, татар, башкорт һ. б. милләтләрнең шагыйрьләре бөек рус поэзиясе үрнәкләреннән өйрәнеп иҗат итәләр, һәркайсы социалистик эчтәлекле, формасы белән милли әдәбиятны үстерәләр. Күренекле үзбәк шагыйре Гафур Голәм үзен бөек рус шагыйренең шәкерте дищатый, социалистик поэзиянең киң юлына чыгарга Маяковский иҗаты ярдәм итүен әйтә. Мондый мисалларны башка милли әдәбиятлардан да күп кенә күрсәтергә мөмкин. Маяковскийның татар совет поэзиясе үсүенә дә уңай йогынты ясавы бәхәссез, һ. Такташ, Н. Нәҗми, Г. Кутуй, Ф. Кәрим, Ә. Фәйзи һәм Ә. Исхак кебек шагыйрьләрнең иҗат үсешләре, һичшиксез, Маяковский традицияләре белән дә якыннан бәйле. Билгеле, аларның һәркайсында бу уңай йогынты үз иҗатларына хас формада, үзенчәлекле төстә чагылды: кайсында көчлерәк, иҗади тирәнрәк, кайсында формаль иярү, күбрәк шигырь формасына игътибар итү төсендә иде. Татар совет әдәбиятында Маяковский иҗатын пропагандалаучы беренче язучы Гадел Кутуй булды. Ул 1925 нче елда ук «Сул марш»ны тәрҗемә итеп, безнең укучыларны Маяковский әсәрләре белән таныштырды. Соңыннан да ул тәрҗемә эшен дәвам иттерде һәм, рус шагыйреннән өйрәнеп, үзе дә күп кенә әсәрләр иҗат итте.
Кутуйның Маяковский иҗатын пропагандалау юлындагы хезмәтләре хөрмәт белән искә алынырга лаеклы. Маяковский иҗатының рухын, поэтик традициясен киң аңлаучылар һәм иҗади төстә якын итүчеләр итеп, беренче чиратта, Һади Такташны һәм Фатих Кәримне күрсәтергә кирәк. Аларның иҗатында бөек шагыйрьнең уңышы, матур йогынтысы тагын да ачык күренә. Дөрес, Такташ Маяковскийны тәрҗемә итмәде, аның турында аерым чыгышларын да без белмибез. Бары тик «Чигенү» шигырендә генә Такташ Маяковскийны телгә ала, бөек шагыйрьгә тирән хөрмәтен белдереп, якын дусларча «Володя» дип атап, аңа җылы шигъри юлларын багышлый. Такташның иҗаты, 1923 — 24 еллардан башлап, Маяковский әсәрләре белән гаҗәп якын аваздаш булып яңгырый. Такташның, совет тормышын өйрәнеп, үз заманы рухы белән яшәргә омтылуында да, көндәлек актуаль политик мәсьәләләр буенча шигырьләр, мәкалә, фельетоннар язуында да, шигырь телен үз заманы таләп иткәнчә үзгәртү, поэзияне халыкка якынайту юлындагы хезмәтләрендә дә Маяковскийга охшашлык, аның иҗат принципларының йогынтысы бик зур. Такташ татар шигырь төзелешен төрлеләндерде, иске традицион рамкалардан чыгарды, силлабо-тоник шигырь төзелешен үстерде, поэзиябезне яңа поэтик сурәтләр, буяулар белән баетты. Монда да ул, һичшиксез, Маяковский традициясен татар совет поэзиясе җирлегендә үстерүче булды. Такташ, рус совет поэзиясе үрнәкләренә таянып, политик лирика, лироэпик поэма жанрларын тудырды. Биредә, шулай ук, Кави Нәҗми шигырьләрендә дә, бигрәк тә иҗатының беренче дәверендәге әсәрләрендә, Маяковский традициясе чагылышын һәм шактый әсәрләрендә аваздашлык булуын әйтеп үтәргә кирәк. Бу бигрәк тә К. Нәҗминең актуаль политик темаларга язган шигырьләрендә, Такташ белән бергә иҗат ителгән сатирик әсәрләрдә ачык күренә. Ф. Кәримнең беренче иҗат адымнары да Маяковскийның уңай йогынтысы белән бәйләнгән иде. Ул Маяковский әсәрләрен зур кызыксыну белән өйрәнде һәм татарчага тәрҗемә итте. «Башлангыч җыр» (1931) җыентыгына кергән шигырьләренең күпчелеге турыдан-туры Маяковский иҗаты йогынтысы астында язылганнар. Ф. Кәрим «Кул кысышып» дигән шигырендә үзе дә моны бик ачык итеп әйтә: Алга — без! Маяковскийга сүз:
— Җирнең өстен
Комбайннар алсын кочагына.
Сибик далаларга заводларны.
Анда барсын безнең Мускул — көч
Җир гиганты — Совет иленә, —
Шулай кушты даһи —
Ул — Ильич.
Бу юлларда, әлбәттә, әле өйрәнчеклек нык сизелә. Ләкин бу яшь шагыйрьнең
Маяковскийча язарга омтылуы иде. Ф. Кәрим торган саен Маяковскийны тирәнрәк аңлый барды һәм, зур поэзия җылысы белән зур шагыйрь булып үсеп җитте. Маяковский әсәрләрен хәзер татар халкы массасы рус телендә һәм үз ана телендә дә укый. Маяковскийдан эшләнгән тәрҗемәләр бездә елдан ел арта бара. С. Баттал тәрҗемәсендә Маяковскийның иң яхшы поэмасы «В. И. Ленин» аерым китап булып басылып чыкты. Маяковскийны тәрҗемә итү буенча Ә. Фәйзи, Ә. Исхак һәм С. Баттал иптәшләр шактый тәҗрибә тупладылар. Маяковский әсәрләрен тәрҗемә итү зур принципиаль мәсьәлә. Бу турыда күптән инде җитди рәвешгә фикер алышырга вакыт иде. Кызганычка каршы, сүз аерым фикерләр әйтүдән узганы юк әле. Маяковский көннәре уңае белән бу турыда аеруча басым белән әйтеп үтү урынлы булыр. Совет поэзиясен нигезләүче шагыйрьнен әсәрләрен тәрҗемә итү безнең игътибар үзәгендә булырга тиеш. Совет чорының бөек шагыйре Маяковскийның үлүенә егерме ел үтүгә карамастан, ул бүген дә коммунизм өчен көрәшүче совет кешеләре сафында «тереләр белән тереләрчә» сөйләшүче сугышчан шагыйрь булып яши. Иптәш Сталин бәя биргәнчә, «Маяковский безнең Совет эпохасының иң яхшы, ни талантлы шагыйре иде һәм ул шундый булып кала да».