Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫНА ЯШЬ КӨЧЛӘР КИЛӘ

И.ЮЗЕЕВ, Н.НАДИРОВ

БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫНА ЯШЬ КӨЧЛӘР КИЛӘ
 Хәзерге татар совет балалар әдәбияты өчен бер уңай як характерлы; бу — балалар әдәбияты өлкәсендә эшләүче яшь көчләрнең күзгә күренеп арта баруы һәм алар тарафыннан матур-матур әсәрләрнең иҗат ителүе. Моның шулай икәнен яшь авторларның балалар өчен язган шигырьләреннән тупланган «Беренче көн» җыентыгы да күрсәтә. Биредә 11 иптәшнең 27 шигыре урнаштырылган. Катнашучыларның кайберләре (Ә. Кари, Л. Ихсанова, М. Хөсәен, Г. Лотфи) безгә үзләренең балалар өчен чыгарган аерым җыентыклары белән дә билгеле инде. Бу җыентыкта шулай ук 
Беренче көн — яшь шагыйрьләр җыентыгы. Татгосиздат, 1949 ел. Төзүчесе Р. Гиззатуллина. 44 бит, бәясе 85 тиен. 3. Мансур, Салих Хәким, 
К. Абдуллин, Н. Вафин һ. б. да катнашалар. Бу иптәшләр балалар әдәбиятына әле үзләренең беренче әсәрләре белән киләләр. Шигырьләрнең темаларында һәм художество эшләнешләрендә төрлелок сизелсә дә, аларның идея, тәрбия максатлары уртак. Һәр автор, яшь буынны коммунистик рухта, көр күңелле, авырлыклардан курыкмый торган совет патриотлары итеп тәрбияләү бурычыннан чыгып эш итә.

Үс, нәнием, үс зур булып,

Батыр һәм матур булып;

Үскәч халык күңелендә,

 Балкы якты нур булып.

(М. Хөсәен).

Җыентыктагы күпчелек шигырьләр шушы теләктән чыгып язылганнар. Шигырьләрнең лирик геройлары — олыларның көндәлек героик тормышлары һәм социалистик Ватан белән тыгыз бәйләнештә яшәүче совет балалары. Аларның үз илләренә булган мәхәббәте, хезмәтне ярату тойгылары, мәктәптән тыш вакытта узган күңелле ял вакытлары, киләчәк көнгә багышланган матур һәм ышанычлы хыяллары — барысы да җыентыкта азмы-күпме чагылалар. Җыентык К. Абдуллинның «Сталин рәсеме» дигән кечкенә шигыре белән ачыла: 
Сталин рәсеме янында

Уйный бер бала,

Һәм ул аны бик кадерләп

Кулына ала.

Совет балаларының бөтен уйлары бөек Сталинга юнәлгән. Алар Сталин исемен кайнар мәхәббәт хисләре белән телгә алалар. Шуңа күрә дә бу китапның бөек юлбашчы турындагы шигырь белән башланып китүе бик урынлы. Кызыклы нәрсәгә, гадәттән тыш нәрсәгә омтылу — балалар табигатенә хас нәрсә. Совет халкының хезмәт пафосы белән сугарылган көндәлек тормышында исә шушы кызыклылык та һәм гадәттән тыш нәрсәләр дә бик күп. Балалар язучысы менә шушы гүзәл тормышны һәм аның кешеләрен бөтен тулылыгы белән бирә алса, ул әсәрне балалар яратып, кызыксынып укыячаклар. 3. Мансурның «Көтелмәгән кунак» шигыренең уңышлы һәм бала өчен мавыктыргыч булып чыгуының сере дә менә шунда. Автор укучыларны бу шигырендә Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда үсеп киткән колхоз авылы белән таныштыра. Укучы, Вил образы белән бергә, авылдагы яңа үзгәрешләрне күзәтә. Шәһәрдән кунакка кайткан Вил әйләнә-тирәдән аерылган итеп түгел, ә шул тормышның үзәгенә омтылучы, шул тормыш эчендә кайнап торган актив совет укучысы итеп бирелгән. Ул яңа төзелешләрне күзәтеп кенә калмый, ә күргән-белгәннәрен куен дәфтәренә дә яза. Әбисенең «Нәрсә язасың?»— дип соравына: 
— Яналык күп шул,

Әбкәем, җаным.

Көзен мәктәптә

Сөйләрмен барын — ди Вил.

Вил образында автор совет балаларының уңай, яңа сыйфатларын күрсәтергә тырышкан. Шул сәбәпле Вил укучыга ошый, аны дулкынландыра һәм 
якын дусына әйләнә. Шигырь, балаларның үзенчәлекле психологиясенә ятышлы итеп, шул ук вакытта балалар дөньясын дөрес чагылдырып язылган. Шигырьнең теле — балаларга аңлаешлы, җиңел һәм җанлы. Бер уңайдан авторның кимчелегенә дә тукталыйк. Шигырьнең күп өлеше Вилнең авылдагы үз өйләрен эзләп табуга багышланган. Дөрес, автор моның аша авылның үсүен күрсәтергә тырыша: әгәр элек Вилләрнең йортлары авыл башыннан «җиденче» булса, хәзер, «сугыштан соңгы» төзү чорында егерменче булып калган. Ләкин шактый озын бу шигырьдән автор төп игътибарны өй эзләүгә юнәлтә һәм, шуның аркасында, авылдагы яңалыкларны, колхоз кешеләрен тиешенчә күрсәтми. Авылдагы үзгәрешләр турында ул бары өстән-өстән генә әйтеп китә. Ә моңа күбрәк һәм киңрәк тукталырга иде. Укучы балаларның кече яшьтән үк хезмәтне яратып үсүләрен һәм аларның карт буынны алыштырырга хәзер торучы лаеклы алмаш булып тәрбияләнүләрен Ә. Кари «Пионерлар күпере» шигырендә сурәтли. Колхозда яңа күпер салына башлагач, зурлар белән беррәттән пионерлар да актив катнашалар.

Кайсыбыз такта китерә,

Кайсыбыз җир казыйбыз...

Күперне төзеп бетергәч,

Барысы безне мактады:

«Пионерлар күпере» дип

Халык аны атады.

Шигырь балаларда хезмәтне сөю хисләрен, хезмәткә дан эше, намус эше итеп карауны тәрбияли. Безнең совет пионерларына гына хас булган бу сыйфатларны автор шактый уңай чишә алган. Ләкин шигырьдә мәктәп комсомол һәм пионер оешмаларының оештыручы һәм җитәкче роле күрсәтелмәгән: балалар ярдәмне әтиләре «эшче куллар җитми тора», — дип зарлангач кына оештыралар. Ә. Кариның «Урак өстендә» шигыре дә шушы ук хезмәт темасын тасвирлый. Г. Лотфи — шигъри йөзе елдан-ел ачыклана барган балалар язучысы. Аның үзенчәлеге булып, әсәрләре аша балаларны табигать һәм табигать күренешләре белән, хайваннар һәм кошлар дөньясы белән таныштыруы тора. Ул тасвирлаган образлар кечкенәләр өчен җанлы булып гәүдәләнәләр, балага әле бөтенләй үк ачык булмаган күп кенә күренешләрне яктырталар. Гади нәрсәләрне гади итеп, бер үк вакытта оста итеп сурәтләү аркасында Г. Лотфи шигырьләре хәтергә тиз урнашалар. Алар балаларга уку өчен генә түгел, ә ятлау һәм сөйләү өчен дә уңайлы. Авторның бу уңышы белән бергә, аның җитди генә кимчелеген дә әйтеп үтәсе килә. Әлбәттә. балаларны табигать күренешләре белән таныштыру кирәк нәрсә, ләкин моны табигатьне үз алдына аерым алган хәлдә эшләргә ярамый. Бу — бер яклы гына аңлату булып чыгар иде. Г. Лотфи күп шигырьләрендә менә шушы бер яклылыктаи котыла алмый. Табигать күренешләрен аңлатканда, хайваннар һәм кошлар дөньясы белән таныштырганда, ул бары тик табигатьнең үзенә генә туктала. Чынында исә табигатьне балаларны чолгап алган чынбарлык белән, дөньяда беренче кат әкиятләрне чынга әйләндергән, табигатьне үзенә буйсындырган совет кешеләренең героик эшләре белән тыгыз бәйләнештә бирергә, балаларда коммунистик мораль тәрбияләү принцибыннан чыгып төшендерергә кирәк иде. Шулай булганда гына балаларга тулы эчтәлекле, тирән идеяле әсәрләр бирергә мөмкин. Г. Лотфиның «Торналар» шикелле матур эшләнгән шигырендә дә табигать безнең тормыш белән бәйләнмәгән. Автор, торналар авызыннан бары, тик «таулар, сулар» турында гына сөйләтә, ә Советлар иле белән башка илләрдәге тормыш аерымлыгы турында бер сүз дә әйтми. Шуңа күрә шигырьнең: Көньяктагы балаларга бездәй сәлам әйтегез, дигән соңгы юллары укучыга бернәрсә дә бирмиләр. «Ак тавык» һәр көнне әбисенә тәбәлек йомырка бирсә дә, шигырь булу ягыннан тәрбияви бернәрсә дә бирми. Балаларны индивидуаль хуҗалыктагы хосусый милек: ак тавык, әтәчләр һ. б. белән таныштыр урынына, балаларны колхозный, кош-корт фермасы белән таныштырса, балаларыбызны тәрбияләүдә зуррак файда китергән булыр иде. Совет балалар язучысыннан без моны беренче чиратта сорарга хак- лыбыз. Ләбибә Ихсанованың бу җыентыкка «Өч туган» һәм «Табышмак» шигырьләре кертелгән. Тел һәм стиль кимчелекләренә карамастан, беренче шигырьдә өч туганның киләчәк тормышлары, гомер юллары турында хыялланулары уңышлы гына күрсәтелгән. Алар үзләренең зур теләкләренә бары тик белем белән коралланган чакта гына ирешә алалар. Шуңа күрә шигырьнең соңгы юллары, табигый рәвештә, җитди укуга чакыру белән тәмам була. Балалар әдәбиятында үзләренең каләмнәрен беренче сынап караучы яшь авторлар да шактый гына матур шигырьләр иҗат иткәннәр. Шуның белән бергә һәр иптәшнең иҗаты теге яки бу дәрәҗәдәге кимчелекләрдән азат түгел. Аларның күп җитешсезлекләре балалар дөньясын, психологиясен тиешенчә белеп җиткермәүдән, өйрәнмәүдән килеп чыга. Ы. Вафинның «Шатлык» шигырендә баланың авыр стильдә сөйләшүен, 3. Мансурның «Көтелмәгән кунак» шигырендәге кечкенә кызның Вилгә Абау, Вил кайткан, Саумы, җанкисәк, — дип олы яшьтәге кызларча эндәшүен бары шуның белән генә аңлатырга мөмкин. Күп шигырьләрдә иске теманың бер яңалыксыз кабатлануы, трафарет алым белән язылуы күзгә бәрелә. Мәсәлән: кыш көнен биргәндә, балаларны чана шудыру белән генә чикләнәләр («Чана» — Г. Латыйп, «Кыш» — Г. Лотфи).

Безнең совет балалары бу гаҗәеп ярлы тормыш белән генә яшәмиләр. Нигә аларның чаңгы походларын, конькида шууларын, кышкы урмандагы сугыш уеннарын, туган край буенча сәяхәтләрен дә язмаска. Җыентыктагы күпчелек шигырьләр авыл тормышын гына сурәтли. Мәктәп һәм шәһәр яшь шагыйрьләр игътибарыннан бөтенләй читтә калган. Бу да зур кимчелек. Балаларга гади һәм шул ук вакытта чын художество осталыгы белән язылган шигырьләр кирәк. Ләкин җыентыктагы күп шигырьләр, авторларның художество эшләнешенә җитди игътибар бирмәүләре сәбәпле, бу яктай сизелерлек аксыйлар. Байтак кына рифмаларда музыкаль яңгырашлык, ятышлылык юклыгы күзгә чагыла. Сүзләрне кирәкмәгәнгә еш кабатлау, дөрес аныклыкта кулланмау Л. Ихсанованың матур эчтәлекле «Өч туган» шигыренең сыйфатын шактый төшергән. Аида «инде, хәзер, китап, инженер» сүзләре строфа аша диярлек кабатлана. Сүз уңаеннан төзүчегә һәм редакторга булган таләпләребезне дә белгертергә кирәк. Җыентык балаларга адресланган. Шунлыктан бу җыентыкны төзегәндә һәм редакцияләгәндә, аның нинди яшьтәге балалар өчен чыгарылуын ачыкларга кирәк иде. Чөнки бер үк нәрсә турында төрле яшьтәге балаларга төрлечә сөйләнелә. Алай булмаган очракта, Горький әйткәнчә, китапның балаларга да, зурларга да кирәксез булып калуы мөмкин. Төзүче бу якка тиешенчә әһәмият бирмәгән. Җыентыкта кече яшьтәге мәктәп балалары һәм урта яшьтәге укучылар өчен язылган шигырьләр буталып урнаштырылганнар. Аннары китапның рәсемсез булуы укучыларда начар тәэсир калдырганын да әйтеп үтәргә кнрәк. Җыентык «Беренче көн» дип атала. Тик бу исем җыентыктагы шигырьләр белән акланмый. Китап орфография, тыныш билгеләре хаталарыннан да азат түгел. Монсы инде һич тә гафу ителмәслек хәл. һәр строфа саен диярлек теге яки бу билгене төшереп калдыру яки артык кую очраклары бар. Мәсәлән, 16 биттә генә шундый 5 хата бар. «Кепка» сүзенең язылышы һәр укучыга билгеле, җыентыкта аны ни өчендер «кипка» дип бозып биргәннәр. Шулай да бу җыентыкны балалар яратып укыячаклар. Мондый китапларны ешрак чыгарып тору балалар әдәбиятын баетырга һәм яшь көчләрнең тагын да тизрәк үсүенә зур ярдәм итәр иде.