Логотип Казан Утлары
Публицистика

АКТУАЛЬ ТЕМАЛАРГА ТАБА

ФАТИХ ХӨСНИ

АКТУАЛЬ ТЕМАЛАРГА ТАБА
 Әмирхан Еникиның күбере сугыш елларында язылган хикәяләре тупланып. 1947 нче елны басылып чыккан хикәяләр җыентыгына ясалган тәнкыйть мәкаләсендә («Кызыл Татарстан» газетасы, 7 октябрь, 1947 ел) түбәндәге урынлы күрсәтү булган иде: «Каләм иясе буларак, Әмирхан Еники яза алмый торган кеше түгел. Ул әдәби телне яхшы белә, бу телнең үзенә хас чагылышларын табып, аннан зиннәтле муенсалар үрә. Шуның белән бергә, ул кешеләрнең рухи дөньяларына художникларча үтеп керергә булдыра ала. Тик, шулар белән беррәттән, хәзергә әле Әмирхан Еникидә дөрес булмаган һәм, югарыда әйтелгәнчә, безнең героик симфония башкаручы көчле оркестрыбызда ят яңгырый торган төшенкелек ноткалары, фальшь авазлар да юк түгел. Язучы моны бик нык искә алырга, үзенең дөньяга карашын, идея-философик концепцияләрен яңадан карарга, үз эченә бикләнеп яшәүдән чыгып, Совет иленең зур һәм актив тормышына кушылып китәргә тиеш».

Өч елдан соң, өч яңа хикәяне эченә алып, менә аның тагын бер җыентыгы чыкты. Өч елга — өч хикәя. Бу, әлбәттә, мактанырлык сан түгел. Гаять зур вакыйгалар, эшләр һәм аларны иҗат итүче югары аңлы, большевистик дәртле кешеләр белән тулып торган безнең чорыбызда бу темп аеруча эчпошыргыч. Моннан бер нәтиҗә килеп чыга: юк, Әмирхан Еники иптәш, язу темпы ягыннан, әллә ни борылыш ясамаган. Инде тематикасына, әлеге шул «безнең героик симфония башкаручы көчле оркестрыбызда ят яңгырый торган төшенкелек ноткалары»ннан арынуына килгәндә, соңгы елларда без бу язучыда яхшы якка таба зур гына борылыш, үзгәреш күрәбез.

Быел басылып чыккан җыентык моның шаһиты. Язучы семья эчендәге хәлләрне, ата белән бала арасындагы вакыйгаларны бик яратып, идиллияле итеп тасвирлаудан, ниһаять, иҗтимагый-политик әһәмияте зуррак булган темаларга күчә бара.

Менә җыентыкка беренче булып урнаштырылган «Кояшлы иртә» хикәясе. Хикәядә МТС кешеләре, аларның язга хәзерлек эшләре чагылдырыла. Моны һәм пейзажы ягыннан да биредә инде без икенчерәкне күрәбез. Иң әһәмиятлесе, хикәядә совет кешеләре арасындагы дуслык, максат берлеге һәм эштә бер-беренә ярдәмгә әзер торучанлык күренә. Элекке фронтовиклар, сугыш кырларында, гаять авыр вакытларда бер-беренә ярдәмгә килгән Искәндәрев белән Хәбибуллин сугыштан соңгы тыныч төзелеш эшләрендә дә, кирәк вакытта, бер-беренә ярдәмгә киләләр, кискен хәлдән бер-берсен йолып калалар. Язгы пычрак төндә МТС директоры Хәбибуллинның өенә, капчыкка трактор детальләре (бүлү валлары) салып, җидесигез километрлык араны җәяүләп, журналист Искәндәрев килеп керә. Искәндәревнең йомышы МТСка җәяүләп трактор детальләре ташып йөрү түгел, Искәндәревнең йомышы башка. Ул, колхоз язының башланып китешен, тракторлар сызган беренче буразналарны тасвирлап, газетага очерк язарга дип килгән. Ләкин югары оешмаларда ул Хәбибуллинның тревога белдереп суккан телеграммаларын күреп, юл уңаеннан МТСка ярдәм итәргә уйлый һәм, чынлап та, матур гына эш эшләп ташлый.

МТС директоры Хәбибуллипны ул әле бөтенләй күрмәгән, аның нинди кеше икәнлеген, ничек каршы алачагын белми, шулай да ул шушы мәшәкатьне бик теләп өстенә ала. Чөнки күреп тора: яз борын төбендә. Ә ул бара торган МТСта тракторларга сынау вакытында өч «НАТИ» тракторы белән бәла килеп чыккан. Башка тракторлар, ремонтланып, колхозларга чыгып киткәндә, бу өч «НАТИ», көтүдән аерылып калган бәрәннәр кебек, аерылып калган. Аларның бүлү валларын алыштырырга кирәк. Шул ук вакытта язгы чәчүгә дә үз вакытында һәм һәр яктан тулы хәзерлек белән чыгарга кирәк. Бу — гомуми бурыч. Бу бурыч— авыл өчен дә, шәһәр өчен дә, МТС кешеләре өчен дә, журналист өчен дә уртак, һәм әнә шул бурыч һәм максат уртаклыгы журналист Искәндәревне капчыкка трактор детальләре салып күтәреп йөрергә, МТСка ярдәмгә килергә мәҗбүр итә.

Таныша торгач, Искәндәрев Хәбибуллинны сугыш кырында, авыр яралы хәлендә, дошман уты астыннан алып чыккан кеше булып чыга. Шулай итеп, автор хикәядә, образлар теленә салып, бик матур бер фикер үткәрә: әгәр сугыш кырында явыз дошманны тизрәк тар-мар итү теләге совет кешеләрен бер-беренә якынайткан булса, тыныч хезмәттә дә максат берлеге кешеләрне берберенә бәйли, дуслаштыра, якынайта. Кешеләр берсе өчен икенчесе утка да, суга да керергә әзер торалар. «Кояшлы иртә» хикәясенең төп идея-эчтәлек концепциясе менә шушы һәм автор моны, үзенә хас сюжет бәйләнешләре аркылы укучыны ышандырырлык итеп тасвирлый дa белгән диясе килә. Хикәядә шактый тулы чагылган Хәбибуллин, Искәндәрев образларыннан башка, аз гына күренеп тә, укучының күз алдында сөйкемле булып җанланып кала торган персонажлар бар. Болар: Хәбибуллинның хатыны Хәнифә ханым, тракторчы Марзия һ. б. Искә алып китмичә булмый торган 
күңелле бер факт. Әмирхан Еники электә табигатьне тасвирлаганда, яки өй эче күренешләрен, кешеләрнең психологик кичерешләрен биргәндә, әйтерсең, үзе дә сизмичә, тонык, төшенке һәм фальшь ноткалар ычкындыргалый иде. Бу хикәяләрендә ул алардан бик нык арынган. Биредә табигать тасвирыннан да, персонажларның үзара мөнәсәбәтләреннән дә, беренче карашка әллә ни әһәмияте күренмәгән, ләкин үзе хикәянең бер кисәген икенчесенә ялгап, әсәрне бер бөтен итеп тоташтырып торган бизәкләрдән дә — бөтенесеннән, бөтенесеннән — ниндидер эчке бер җылылык, яз күтәренкелеге, дуслык һәм эчке сөенеч аңкып тора. Менә язгы табигать күренешләре сурәтләнгән урыннан бер өзек: «Дөнья нурда коена, күк йөзе, әйтерсең, үтәдән-үтә яктыртылган төпсез диңгез — чиге дә, тирәнлеге дә юк аның, һич күз кунарлык нәрсәсе булмаган сыекзәңгәр бушлык ул...

Тик әнә, кемнеңдер кулыннан ычкынып киткән юка ефәк шарф төсле, кечкенә, озынча ак болыт офыктан бирегә таба акрын гына йөзеп килә. Ә аңа каршы биредән кара кырлар сөзәк кенә күтәрелеп китә, китә һәм, ниһаять, күк бөгелеп офык сызыгы артына төшкән җирдә, күгелҗем якты томан эчендә эреп югала. Күзгә күренмәс тургайларның тилереп сайравыннан һава, сихри бер музыка белән тулган шикелле, яңгырап тора. Вакыт-вакыт Искәндәревкә тургай тавышы кайдадыр, баш түбәсендә түгел, ә күкрәге эчендә яңгыраган кебек тоела һәм аның, урыныннан кузгалып, ак пар көйрәтеп яткан кара кырлар түренә китәсе килә».

...Кемнеңдер кулыннан ычкынып киткән юка ак шарф төсле, акрын гына йөзеп килә торган ак болыт. Яки: ...Вакыт-вакыт Искәндәревкә тургай тавышы кайдадыр, баш түбәсендә түгел, ә күкрәге эчендә яңгыраган кебек тоела...

Табигать тасвиры гынамы болар? Түгел. Бу, барыннан да элек, тормышның һәм язның муллыгын тоюдан, үзе сурәтли торган совет кешеләренең эчке гармонияләрен сизенүдән туган лирик җырга ошый. Кабатлап булса да, тагын шуны әйтик: язучы хәтта чагыштыру чараларын да, үзенең метафоралар системасында да яхшы якка таба зур гына үзгәреш ясаган. Дуслык, бердәмлек, бер-берсе белән якыннан кызыксыну мотивларын без шулай ук калган ике хикәядә дә — «Шиһаб абзыйның таныш кызы» һәм «Егет кунакка кайтты» хикәяләрендә дә ачык ишетәбез. «Шиһаб абзыйның таныш кызы» хикәясендә, мәсәлән, «дүрт ел Ватан сугышы фронтында йөреп кайткан һәм әүвәлге эшендә — мех фабрикасында скорняк булып эшли башлаган олы яшьтәге» Шиһаб абзый, өендә газеталар караштырып утырганда, Урал заводлары коллективларының берсе тарафыннан Верховный Советка депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелгән Вера Ивановна Карабашева дигән фамилияне күреп ала һәм кинәт бик нык мавыгу белән үзенең фронт хатирәләрендә актарына башлый. Вера Ивановна Карабашева — тукта, бу соң фронтта Шиһаб Фәхретдинов хезмәт иткән бүлекчәдә элемтәче булып эшләгән һәм соңыннан карт солдат Шиһаб Фәхретдиновның турыдан-туры начальнигы булып, аның белән бергә күп кенә сугыш юллары үткән сержант Карабашева түгелме соң? Әгәр шул булса, о, депутатлыкка бик тә ярый торган кандидат ул! Һәм язучы безне Шиһаб абзыйның фронт тормышына алып китә, сержант Карабашеваның эшләрен, үзен тотышын, кул астындагы кешеләргә сизгер мөнәсәбәтен бөтен детальләре белән күз алдына китереп бастыра. Бу өзек-өзек булып искә төшкән эпизодларда әле бер, әле икенче ягы белән ялтырапялтырап киткән сержант Карабашева хикәянең ахырында, ниһаять, безнең каршыбызга үзенең бөтен мәһабәт сыны, кичерешләре, сизгерлеге, кыюлыгы, кешелеклеге һәм куе кызгылт чәче, җәй көннәрендә чак кына сипкел төшә торган сөйкемле йөзе белән, зур җанлы рус кызы булып килеп баса. Хикәяне уку дәвамында без Шиһаб абзый белән дә, аның элекке начальнигы сержант Карабашева белән дә дуслашырга өлгерәбез.

Шау-шусыз гына зур эшләр башкара торган тыйнак күңелле совет кешеләрен тасвирлауда, Ә. Еникиның аеруча осталык күрсәтүен әйтми үтеп булмый. «Шиһаб абзыйның таныш кызы» хикәясендә дә, бигрәк тә «Егет кунакка кайтты» хикәясендә, без шулай ук Әмирхан Еники хикәяләре өчен икенче бер яңа якны — кешеләрне киңрәк горизонт астында, зуррак интереслар белән яшәүчеләр итеп, тормыштагыча дөрес сурәтләүне күрәбез. Бу хикәяләрендә инде Әмирхан Еники үзе дә, аның геройлары да, бу авторның элекке хикәяләрендәге кебек, дүрт стена арасында гына кысылып калмаганнар. Алар зур тормыш, халык тормышы белән кызыксынып яшиләр, шушы зур мәсьәләләр турында фикер йөртәләр, үзләренең карашларын билгелиләр. Шулай ук алар кешеләргә хас, бигрәк тә крестьянда һәрвакыт запасы мул була торган нечкә юмордан да мәхрүм түгелләр. Зур вакыйгалар, олы хисләр кичергән кешеләр алар һәм алар бүген, армия сафыннан кунакка кайткан яшь солдат Сәйфулла белән очрашканда («Егет кунакка кайтты»), тәҗрибәле карт солдатлар сыйфатында, үзләренең сугышып узган юлларын һәм, дошман өерен тар-мар итеп, Берлинга барып керүләрен үзенә бер горурлык белән искә төшерәләр: «— Эх, Сәйфүк, гомердә онытасым юк Берлин каласын! Гитлерныи өненә барып җиттек бит! «Сугыш бетте, без җиңдек!» дигәнне без шунда ишеттек. Ул чаклар искә төшсә, йөрәкләр әллә нишләп китә... Беләсезме, безнең солдатлар Берлин стеналарына үзләренең кайдан килүләрен язып тутырганнар иде. Кая карама анда: «Сталинград — Берлин!», «Москва — Берлин!», «Ленинград — Берлин!», «Ростов — Берлин!»...

Минем дә язасым килеп китте, ә ни дип язарга? Уйланып йөри торгач, келт итеп үзебезнең авыл искә төште, тоттым да бер киң урамның чатына зур кадак белән батырып «Әтрәч — Берлин!» дип язып куйдым... Әле дә торадыр әле».

Кыскасы, Әмирхан Еникиның бу соңгы җыентыгы авторның зур темаларга таба борылыш ясауда күп кенә нәрсәгә ирешкәнлеген, үзенең иске карашларын һәм иске мавыгуларын бик күпкә җиңгәнлеген күрсәтә. Озак еллар буена «үз тискәрелеген» саклап, әдәбиятта «өзелгән кыллар» тавышына гражданлык дәгъва итеп килгән бу язучының иҗтимагый-политик әһәмияте зуррак булган темаларга, мотивларга күчүендә, үзенең лирик коралында яз һәм кояшлы иртә көйләрен уйный башлавында без ВКП(б) Үзәк Комитетының соңгы елларда әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә карата булган мәгълүм карарларының савыктыргыч бер йогынтысын күрмичә кала алмыйбыз. Бу хикәяләрдә аларның үзләренә хас җитешсезлекләре дә юк түгел. Әмирхан Еники бу хикәяләрендә сюжет төзә белү осталыгын, тормыш чынлыгына ригаяле булуын сизелерлек йомшарткан. Мәсәлән, «Кояшлы иртә» хикәясендә, тормыш чынлыгы белән чагыштырып караганда, үзләрен бик үк аклап җитми торган күп кенә урыннар бар. Шул ук өч тракторның, язгы чәчү борын төбенә килеп җитеп, елгаларда ташулар котырганчы МТС мастерскойларында ятулары үзе генә дә тормыш чынлыгына бик үк туры килми. Тракторларга һәм тагылма машиналарга ремонтны безнең МТСларыбыз, башлыча, январь-февраль айларында ук тәмамлыйлар. Бу өч трактор — аерым бер хәл булсын, ди. Мөмкин эш. Ләкин ул вакытта ни өчен аларның йөртүчеләрен «алдынгы тракторчы», «безнең иң алдынгы кызыбыз» дия-дия аркаларыннан кагарга?! Аларны кыздырырга кирәк иде. Сүз җаеннан, Искәндәревнең дә бу хәлдән бик риза булып, МТС кешеләре биргән аңлатмалардан канәгать хасил итеп йөрүен большевистик газета работнигына ятышмый торган бер сыйфат итеп билгеләп үтәргә кирәк. Искәндәревнең МТСта эшнең торышы белән тиешенчә кызыксынуы, хәлне җентекләп өйрәнүе һәм газета аркылымы, боланмы эшне тизләтергә ярдәм итүе кирәгенчә сизелми? Киресенчә, ул анда МТС директоры Хәбибуллин турында «Улмы? Ул түгелме?» дип табышмак корудан һәм Хәбибуллинга тагылып йөрүдән әллә ни узмый.

Моңарчыга кадәр кайберәүләр тарафыннан журналистны, газета работнигын карикатурага әйләндереп күрсәтү кебек мәгънәсез берьяклылыкка бирелмичә, автор тарафыннан төбендә уңай һәм сөйкемле итеп сурәтләнгән журналист Искәндәревкә нык кына күләгә төшерә бу. Зур гына елгалардан берсе булган һәм, яз саен котырып ташып, районны икегә аерып ташлый торган елга турында Хәбибуллинның: «— Болар яңа күпер өчен... Язгы эшләрне бетерү белән салдыра башлыйм. Ташкынга түгел, җир селкенүгә дә бирелми торган итеп эшләтергә исәп...» дип кодрәтләнүен дә авторның үлчәмичәрәк салган бер «бизәге» дип кенә карарга кирәк. Югыйсә, андый елгалар аркылы салына торган күперләр, барыннан да элек, юл бүлекләре карамагындагы эшләр бит алар. МТС биредә район юл бүлеге алдында мәсьәлә күтәрү һәм юл бүлегенә материаль чаралар белән ярдәмгә килергә әзер торуы турында гына сүз алып барырга тиеш иде. Ә инде «Егет кунакка кайтты» хикәясендә без, хикәя буларак, икенче бер зур кимчелекне — сюжет юклыкны күрәбез. Анда сөйкемле генә кешеләр бар, аларның дөрес фикерләре, хатирәләре, юморлары бар, ләкин хикәядә кешеләр нинди дә булса бер вакыйга иҗат итүчеләр сыйфатында гәүдәләнмиләр. Хикәя чәй янында дип әйтерлек башлана, чәй янында бетә. Хикәядә, әдәби әсәр буларак, бернинди конфликт та куелмаган һәм кешеләр бернәрсәне дә чишмиләр. Ә бит безнең чор — эш һәм хәрәкәт чоры булуы белән характерлы. Иске белән яңа бездә өзлексез көрәшеп тора, шушы нигездә конфликт туа һәм бу конфликттан яңа җиңүче булып чыга. Тормышны бернинди конфликтсыз, тыныч идиллиядән генә гыйбарәт итеп күрү һәм шулай күрсәтү безнең чынбарлыгыбызның табигатенә ятышмый. Яңа теманы, зур теманы конфликтсыз ерып чыгарга уйлап, Әмирхан Еники нык кына ялгыша. Яңа тема хикәянең барлык «иске» аттрибутларын саклап калуны гына түгел, ә бәлки безнең тормышыбызның үзенә хас конфликтларын дөрес күреп, аларны тормыштагыча дөрес хәл кылуны да сорый. Теманың иҗтимагый-политик әһәмияте зуррак булган саен, язучыдан зуррак осталык таләп ителә. Бары тик шул вакытта гына зур тема үзен тулысынча аклый ала. Үзенең иҗатында матур борылыш ясап, күп кенә нәрсәгә ирешкән Әмирхан Еники иптәш моны дөрес аңлар һәм киләчәктә безнең аңа булган ышанычыбызны эш белән аклар дип уйлыйсы килә. Кайбер кимчелекләренә дә карамастан, Әмирхан Еникиның бу хикәяләре аның партияле әдәбият ягына — тормышыбызның конкрет яклары белән бәйләнгән һәм тормышны яңадан төзергә актив хезмәт итә торган әдәбият ягына таба үсешен күрсәтә.