Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСЛЫК ТУРЫНДА ПОЭМА

Ш.ИБӘТОВ

ДУСЛЫК ТУРЫНДА ПОЭМА
 Дуслык! Ленин—Сталин партиясе һәм Совет хөкүмәте тарафыннан тәрбияләнгән какшамас дуслык; югары әхлак принципларына өзлексез омтылыш тудырып, күңелгә илһам, хисләргә канат бирүче эчкерсез дуслык; Бөек Ватан сугышы фронларында дошман яуларынa каршы барганда тәнгә көч, акылга зирәклек биргән сугышчан дуслык! Шагыйрь С. Хәкимнең «Дуслык турында поэма» исемле җыентыгы менә шундый дуслыкны сурәтләүгә багышланган «Дала җыры» поэмасы белән башлана.
Бик әһәмиятле һәм укучыларны дулкынландыра торган тема. Бу теманың С. Хәким тарафыннан эшләнүе укучының җыентыкка карата булган кызыксынуын тагып да арттыра. Чөнки аның әсәрләре укучыга яңадан-яңа образлар, иң самими җылылык белән сугарылган бай тойгылар алып килә. Чөнки аның әсәрләре бөек Ватаныбызга кайнар мәхәббәт һәм Ленин — Сталин партиясенә турылыклы хисләр белән — кешелекнең иң саф һәм изге хисләре белән тулы. Бу җыентыгында без аның дуслык темасын үзенә генә хас лирик җылылык белән әдәби образлар аша бирүен күрәбез. Поэма көр, иркен тавыш белән башлана. Аның беренче юллары ук укучыны көньякка, Молдавия далаларына алып китәләр. 
Хәтта җырлар адашырлык дала, Виноградлар үсә, каштаннар. Көньяк күге шундый иркен, аяз, Болытлар соң кая качканнар. 
Менә шушы аяз табигать фонында Бөек Ватан сугышы тарихының соңгы битләре ачыла. Героик совет гаскәрләренең көчле ударлары астында фашист илбасарлар көнбатышка таба туктаусыз чигенәләр. Фашизм коллыгыннан азат ителгән Молдавия үзенә яктылык һәм азатлык алып килүче данлыклы совет  сугышчыларын алкышлап каршы ала:

Бәйрәм итә туган Молдавия,

Агыла бар да урам чатына.

Рәхмәт сүзе яңгырый бөтен җирдә

Сталинга һәм рус халкына. 
Халыкның шатлыклы, бәхетле тантанасы шәһәрләрдән авылларга күчә. Кишинёвны үрләр яшерделәр,

Якынлаша фронт Кагулга,

Гаскәр белән бергә ирек килә,

Шатлык килә һәрбер авылга.

Бөек Сталин җитәкчелегендәге совет гаскәрләре миллионнарча кешеләргә шатлык алып килә. Шагыйрь тарафыннан зур җылылык белән сурәтләнгән Кожухарь карт әнә шул миллионнарның берсе. Аның күңеле совет солдатына карата тирән мәхәббәт нуры белән тулы, ул аны ихтирам итә, олылый. Молдавия фашистлардан азат ителгәч, Кожухарь карт поэманың төп герое булган Плотников белән яңадан очраша. Автор моны түбәндәгечә сурәтли: Карчык үзенең миче тирәсендә

Мамалыга пешереп чуалды.

Чәй кайнатып, өстәл әзерләде,

Аннан кинәт чыгып югалды.

Артыннан ук Кожухарь да китте,

Һич белмәссең, кая сеңделәр?

Югалдылар. Шактый торганнан соң

Бер чемодан алып керделәр,

Куйдылар да өстәл уртасына,

Икәүләшеп аны ачтылар.

 Бу сөйкемле карт белән карчыкның зарыгып көтеп алган шатлыкларын, шул шатлыкны күрсәткән ягымлы хәрәкәтләре менә шундый типик форма ала. Алар хәтта Плотниковның чигенгәндә калдырып киткән чемоданын да якын итеп, кадерләп саклаганнар, баш өстендә үлем йөргәндә дә совет солдатының яңадан килүенә ышанганнар. Узган көннәрне, истәлекләрне хәтерләп төн үтә. Иртәгесен таң белән үк алар икәүләп заставага юнәләләр. Ишек алдына чыкканда Кожухарь, Аркадийга мөрәҗәгать итеп:

— Тукта,

Төшердеңме күзең түтәлгә?

 Теләмиләр минем аякларым

Бу урыннан ашыгып үтәргә, 
ди һәм аңа дусты Бикбулатов каберен күрсәтә. Ул Бикбулатовны үзенең түтәл бакчасына хөрмәтләп күмгән. Молдавияне фашист илбасарларыннан саклап сугышканда һәлак булган совет сугышчысының гүзәл хатирәсе аның күңеленә тирән урнашкан, ул аны оныта алмый. Бу истәлек аның өчен изге һәм мөкатдәс. Кожухарь картның патриотик эшендә Көнчыгыш Европа халыкларының азатлык алып килгән Совет Армиясенә булган рәхмәте, хөрмәте чагыла. Укучы моның белән үзенең күз алдына Кожухарь картны гына түгел, бәлки совет солдатларын чәчәкләр белән котлаучы полякларны, румыннарны, чехларны, болгарларны һәм башка бик күп халыкларны күз алдына китерә. Поэманың сюжеты чигенүләр юлы белән катлаулана, тирәнәя бара. Аркадий Плотников яңадан үзенең сугышка кадәр хезмәт иткән заставасына килә. Совет Армиясе частьларында урнашкан гадәт буенча, яшь сугышчыларга заставаның үткәннәрен сөйли. Яшь солдатларны заставаның сугышчан традицияләре нигезендә тәрбияләүне күздә тоткан бу әңгәмә укучыны Бөек Ватан сугышының беренче көннәренә алып китә. Шушы фонда без поэмадагы геройларның сугышчан эшләре белән танышабыз. Укучы Аркадий Плотников, Госман Бикбулатов, молдаван Кожухарь карт образларында якын дуслык һәм чын туганлык хисләрен күрә. Газиз Ватаныбызга канлы аякларын баскан фашист илбасарларга каршы көрәш утында бу дуслык ныгый һәм чыныга.

— Сау бул, Плотников, гомерлек дус,

Белгән, күргән кешем якыннан.

Беркайчан да аера алмас дошман

Мине синнән, синең халкыңнан, — ди Госман Бикбулатов яраланган Плотников белән аерылышканда. Поэмада большевиклар партиясенең рухландыручан бөек роле матур һәм тасвирлы бирелә. Ленин комсомолы сафында тәрбияләнгән Аркадий Плотников Ватаныбызның язмышын хәл итүче сугышның авыр минутларында партиягә керә. Кайнар яшьлек безнең партиянең Сафларына шулай күченә, — ди шагыйрь, моны сурәтләп. Коммунист дигән бөек исемгә лаек булу сугышчыларны батырлыкка рухландыра. Алар бернинди каршылыклар алдында да тукталып калмыйлар, хәтта үлемне дә җиңәчәкләренә ышаналар:

Тик коммунист булып яшәгәндә

Җиңү мөмкин җирдә үлемне.

Поэма бай сугыш тәҗрибәсе туплаган Плотников командасындагы солдатларның яңадан чик баганасын торгызуларын сурәтләү белән тәмамлана. «Дала җыры» тирән эчтәлекле һәм формасы белән гади, аңлаешлы әсәр. Шагыйрьнең сурәтләү чаралары ачык һәм конкрет. Ул һәрбер күренешне күз алдына җиңел китерерлек итеп бирә белә.

Артиллерия уза Кишинёвтан,

Җәяүлеләр атлый елмаеп.

Төзүченең тизрәк килүен көтеп,

Таш морҗалар утыра моңаеп.

Купкан калай белән җил шаяра,

Яңа йортлар, сузып ялкынын.

Менә фашистлардан азат ителгән шәһәр күренеше. Картина тулы һәм дөрес. Поэма композициясе ягыннан үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Еш кына чигенүләр ясап, шагыйрь эчтәлекне һәрьяклап тулыландыра, персонажларның характерларын ачыклый. Ләкин шушы уңышлы алымда шагыйрьнең кимчелекле ягы да ачыграк күренә. Барыннан да элек, бу чигенүләр әсәрнең кисәкләрен бер-берләреннән аералар, хәтта урыны-урыны белән поэманы аңлау читенләшә башлый. Мәсәлән, төп фикер юнәлешеннән чыгып караганда, V белән ХIII бүлекләр янәшә, яки бер үк бүлеккә берләштерүне сорыйлар. Ләкин шагыйрь алай эшләми, ул аларны аера. Әгәр XIII бүлек XII дән үсеп чыкса, яки алар логик бәйләнсәләр, яхшырак булган булыр иде. Шагыйрьнең чынбарлыкны әдәби чаралар белән бирүендә дә урыны-урыны белән тормышның дөреслегеннән читкә тайпылу сизелә. Менә Бөек Ватан сугышының беренче көне. Чик сакчылары дошманга каршы нәфрәт белән ташланалар. Алар арасында пулеметчылардан Бикбулатов белән Плотников та бар. Поэмада алар турында түбәндәгечә әйтелгән:

Пулеметны кулга тоткан килеш

Плотников алга ыргылды.

Бикбулатов, калышмаска теләп,

Барган чакта җиргә егылды.

Бераздан ул инде баш калкытты,

Ярасы юк, йөзе агарган.

Аның штык очы дошманының.

Күкрәгенә килеп кадалган.

Бу юлларны укыгач, бездә табигый рәвештә сораулар туа:

Бикбулатовның кулындагы бердәнбер винтовкасы белән дә иптәшеннән артта калып баруы табигыйме? Ни сәбәпле ул җиргә егыла, яраланыпмы? Кай арада, ничек аның штыгы дошман күкрәгенә кадалырга өлгергән? Җыентыкта аңлауны читенләштерүче сүз әйләнмәләре очрый. Фотограф газетадан түгел, Башка җирдән, эше мактаулы. Бу юлларның тулы мәгънәсен аңлау читен. Шагыйрь: «Фотограф газетадан булса, аның эше мактаулы түгел» дип әйтергә теләми, әлбәттә. Ләкин шулай килеп чыга. Яки: 
Татарстан, синең улың да бар,

Монда әле август аеннан (?).

Бу юлларны, шулай ук, аңлавы читен. Аннан соң кайбер урында шагыйрьнең интонациясе акланмаслык рәвештә төчеләнеп китә. Бу исә поэманың авазын, төп яңгырашын йомшарта. Мәсәлән, Плотниковның Пушкин һәйкәленә мөрәҗәгать иткән сүзләре шундый төче интонациягә корылган. Шушындый кимчелекләре булуга да карамастан, С. Хәкимнең «Дала җыры» поэмасы шагыйрьнең үзенен генә түгел, бәлки татар совет поэзиясенең дә уңышы булып саналырга тиеш. Җыентыкка, «Дала җыры» поэмасыннан тыш, тагын шактый санда шигырьләр һәм җырлар кертелгән. Алар арасында «Мех фабрикасында», «Агитатор кыз», «Игенче», «Яшьләр җыры», «Туган як» кебек, эчтәлеге белән актуаль, әдәби эшләнеше ягыннан мастерларча башкарылган шигырьләр һәм җырлар бар. Алар халыклар дуслыгын җырлаучы «Дала җыры» поэмасы белән башланган бу җыентыкның идея- художество кыйммәтен тагын да арттыралар.