Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ БҮГЕНГЕ ХӘЛЕ ҺӘМ АНЫ ҮСТЕРҮНЕҢ КАЙБЕР МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ ТУРЫНДА

КОНСТАНТИН СИМОНОВ

БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ БҮГЕНГЕ ХӘЛЕ ҺӘМ АНЫ ҮСТЕРҮНЕҢ КАЙБЕР МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ ТУРЫНДА
 Мин балалар әдәбияты турында алда торган барлык зур сөйләшүләребезгә эпиграф итеп С. М. Кировның түбәндәге гүзәл сүзләрен куяр идем: «Безнең большевистик практикада артык дәрәҗәдә шома мөнәсәбәтләрнең бервакытта да булганы юк. Без чәчне кирегә сыпыра беләбез... Безнең арадан кем дә булса берәү теге яки бу уй белән: «Менә бит әйтергә уңайсыз, минем дәшми калуым яхшырак булыр, тәнкыйть итмим», дип уйласа, ул җинаять эшләгән булачак. Иптәшнең, коммунистның күзенә туп-туры карап, намус белән, большевикларча әйтергә кирәк: «Син, хөрмәтле иптәш, абындың, буталдың. Әгәр син үзең күтәрелмәсәң, мин сиңа булышырмын. Әгәр кулыңнан тотып күтәрергә мөмкин булмаса, чәчеңнән тотып күтәрермен. Сине туры юлга кертү өчен барын да эшләрмен, ләкин әгәр син, хөрмәтле иптәш, төзәлмәсәң, үзеңә үпкәлә, сиңа читтәрәк калырга туры килер». Әгәр без биредә, пленумда, большевистик тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть белән чыннан да шөгыльләнергә уйласак, С. М. Кировның бу сүзләрен хәтергә төшерү безнең барыбызга да.бик урынлы булыр.

 Безнең хәзерге совет әдәбиятыбыз — коммунизм бусагасында торучы җәмгыять әдәбияты ул. Безнең бөтен әдәбиятыбыз алдында һәм, аның отрядларының һәрберсе алдында торган бурычларга, менә шул җәмгыятьнең бүгенге һәм иртәгәге бурычлары күзлегеннән карап, бәя бирергә кирәк. Шуңа күрә, безнең балалар әдәбияты турында сөйләгәндә, сүзне аның спецификасыннан башлап җибәрмәскә, бәлки аны безнең зурлар әдәбиятыбыз белән берләштерә торган нәрсәдән — бурычларның гомумилегеннән башларга кирәк. Совет әдәбиятының аерылмас бер тармагы буларак, совет балалар әдәбияты илнең бөтен социалистик культурасы белән бергә үсте. Большевиклар партиясе, ВКП(б) Үзәк Комитеты һәм иптәш Сталин үзе совет балалар әдәбиятының үсешен игътибар белән күзәтеп килделәр, аңа ачык, тулы күрсәтмәләр белән булышлык иттеләр. Партиянең һәм хөкүмәтнең әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре буенча кабул иткән карарларында, балалар әдәбияты буенча махсус карарларда, совет педагогикасы һәм мәктәп мәсьәләләре буенча күрсәтмәләрдә совет балалар әдәбиятын үстерүнең киң программасы бирелгән. «Комсомольская правда»ның егерме еллыгы көнендә иптәш Сталин үзенең бу газетага җибәргән котлавында яшьләребезне тәрбияләүнең иң әһәмиятле бурычларын әйтеп бирде. «Ышанам ки, «Комсомольская правда» моннан соң да яшь буынны Ленин партиясенә бирелгәнлек рухында тәрбияләү бурычларын уңышлы рәвештә үтәр, яшьләргә фән һәм культура казанышларын үзләштерергә, яшь патриотларның көчләрен бөек Ватаныбызның тагын да чәчәк атуы өчен көрәшкә күтәрергә булышлык итәр!»

Идеология мәсьәләләре буенча ВКП(б) Үзәк Комитетының 1946 нчы елгы тарихи карарларында, совет әдәбияты һәм сәнгате эшлеклеләре совет кешеләрен тәрбияләү эшендә актив катнашырга, аларның югары культура таләпләренә җавап бирергә, совет яшьләрен Ватаныбызга чын күңелдән бирелгәнлек рухында һәм безнең эшебезнең җиңүенә ышанган, комачаулыклардан курыкмый торган, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә сәләтле кешеләр итеп тәрбияләргә тиешләр, диелә. Партия тарафыннан безнең сәнгатебезгә һәм әдәбиятыбызга бирелгән программа, совет кешесен тәрбияләү программасы менә шул. Бу программада яшьләрне тәрбияләү бурычлары турында аеруча басым ясап әйтелә. Бу безнең бөтен әдәбиятыбызга кагыла һәм, балалар әдәбияты белән зурлар әдәбияты арасындагы чикләрне бетермәү белән бергә, алар арасындагы барлык ясалма киртәләрне алып ташлый,— ә бездә әле соңгы вакытка кадәр шундый киртәләрне куярга маташучылар байтак булды. Безнең бөтен әдәбиятыбызга, иң кечкенәләр әдәбиятыннан алып иң зурлар әдәбиятына кадәр (әгәр шулай дияргә мөмкин булса): бу әдәбият коммунизм төзүдә һәм коммунизм төзүче кешеләрне тәрбияләүдә ничек булышлык итә? — дигән бердәнбер критерий белән якын килергә кирәк. «Безнең илдә тәрбия итү — революционлаштыру дигән сүз ул», — дип язды М. Горький. Ләкин — революционлаштыру нәрсә дигән сүз? Бу — кешене яшь чагыннан ук революцион фикерләүче һәм революцион хәрәкәт итүче итеп тәрбияләү дигән сүз. Ә революцион хәрәкәт итү — ул коммунистик җәмгыять төзү, үзеңә тапшырылган һәрбер эшне үтәп, җентекле һәм даими рәвештә төзү дигән сүз. Шулай итеп, безнең әдәбиятыбыз алдында, аерым алганда, безнең балалар әдәбияты алдында торган беренче бурыч коммунизмны актив хәрәкәт итеп төзүче кешене тәрбияләү; шуның белән бергә, яхшы теләкле күзәтүче итеп түгел, бәлки, җиң сызганып, коммунизм төзүче кеше итеп, бу эшкә үзенең бөтен көчен, бөтен дәртен бирүче кеше итеп тәрбияләү, әгәр образлап әйтсәк, коммунизм төзегәндә гомумән коммунизмны төзеп җиткерүнең, уңышы гүя үзенә тапшырылган эшнең уңышлы яки уңышсыз үтәлүенә бәйле дип белә торган кешене тәрбияләү. Ләкин безнең илебез коммунизмны һавасыз бушлыкта төземи. Чит илләрдә безнең дусларыбыз бар, аларга без булышлык итәбез, һәм алар бездән өйрәнәләр; безнең дошманнар да бар, алар безгә дошман идеология белән коралланганнар һәм безгә каршы көрәш өчен материаль яктан коралланганнар. Шуңа күрә безнең әдәбиятыбызның икенче бурычы — көрәшче, политик яктан фикерләүче кеше тәрбияләү, безгә дошман идеологиянен барлык күренешләренә каршы, политика, мораль, көнкүреш, тәрбия, белем алу өлкәләрендә иске дөньяның барлык казынуларына каршы ярсулы көрәш алып баручы кеше тәрбияләү. Хәзер шушы бурычлар яктылыгында, дөресрәге, бер зур бурычның шушы ике ягы яктылыгында, безнең балалар әдәбиятыбызның хәзерге хәленә күз салып карыйк. Әле күптән түгел генә әдәбият даирәләрендә ялгыш һәм зарарлы бер теория, бездә балалар өчен зур әдәбият юк, ягъни, дөресрәге, балалар әдәбиятында күптән үк эшләүче язучылардан берничә бәхәссез исем — С. Маршак, А. Барто, С. Михалков, Л. Кассиль бар, вакытсыз һәлак булган Аркадий Гайдарның китаплары бар, ә балалар әдәбиятына яңа, яшь, талантлы көчләрнең килүе күптән үк күренми, дигән теория шактый киң таралган иде. Бу теория һаман бер үк исемнәрне күкләргә күтәреп мактаган берничә тәнкыйтьче тарафыннан ясалма рәвештә күпертелеп килә иде. Бу теория кайбер фикер алышуларда, дискуссияләрдә һаман саен телгә алына иде; А. Ивич шикелле тәнкыйтьчеләр (һәм ул гына да түгел): «Кая инде ул хәзергеләргә!» — дип зарланалар һәм балалар әдәбиятында, аларның уенча, утызынчы елларда «алтын чор» яшәгән иде дип күрсәтергә телиләр иде. Бу теория өчен балалар язучылары да гаепле, аларны кайбер тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият тирәсендә йөрүчеләр безнең балалар әдәбиятыбызның игътибарга лаек булган бердәнбер вәкилләре дип карау ягында торалар иде.

Хәлбуки, балалар әдәбияты Парнасында үзләренең ялгызлыгы турындагы мифны җимерү нәкъ алар өчен барыннан да гадирәк һәм уңайлырак иде. Шуның өстенә, алар издательстволарның редакция советлары составында торалар һәм бу издательстволар портфеленең нинди хәлдә торуына йогынты ясый алалар, киңәшмәләрдә җитәкчелек итәләр, балалар комиссиясе һәм секциясе башында торалар иде, балалар әдәбиятында эшләрнең нихәлдә торуын һәм анда үсеп килүче талантлы кешеләрнең күп икәнлеген, бу кешеләрнең, әйтергә кирәк, һәркайчан да бик җиңел генә үзләренә юл сала алмауларын бик яхшы беләләр иде. Ләкин, кызганычка каршы, күренекле балалар язучылары, балалар әдәбияты мәсьәләләре буенча сөйләп чыкканда һәм аның абруе өчен көрәшкәндә, бу мәсьәлә белән еш кына үзләрен раслау тәртибендә шөгыльләнделәр, ә яңа кадрлар күтәрү тәртибендә шактый сирәк шөгыльләнделәр, һичнинди әдәбиятның, шул исәптән балалар әдәбиятының да, һичкайчан да өч-дүрт яки унлап кеше тарафыннан гына эшләнмәгәнен һәм эшләнмәячәген оныттылар. Соңгы вакытта, бер яктан, балалар әдәбиятын күптән үк танылган аз гына кешеләрнең тар даирәсендә бикләп калдыру юлындагы зарарлы омтылышларга реакция сыйфатында, ә икенче яктан, һич тә принципиаль булмаган мотивлар белән, утырышларда, шуның өстенә матбугат битләрендә дә кайбер иптәшләр, мәсәлән, Маршакның яки Бартоның бөтен иҗатын яңадан карап чыгарга, аңа яңадан бәя бирергә һәм пыр туздырып тәнкыйть итәргә кирәк, дигән фикерләр биргәләделәр. Шундый чыгышлардан иң типигы «Октябрь» журналында П. Березовның мыскыллау мәкаләсе булды. Хәлбуки, С. Маршак иҗаты һәм А. Барто иҗаты да, әлбәттә, кимчелексез булмаса да, мондый каты тәнкыйтькә нигез бирмиләр. Хәзер, докладка хәзерләнгәндә, мин Маршакның балалар өчен күп еллар буенча язганнарын барысын да яңадан укып чыктым һәм, С. Маршак тарафыннан безнең балалар әдәбиятына кертелгән өлешкә бәя биреп җиткерү читен, С. Маршакның өлеше — бик зур, дип әйтүне үземнең бурычым дип саныйм. Шигырь остасы, хәзерге яхшы рус совет шагыйрьләренең берсе булган С. Маршак балалар поэзиясендә беренче буларак үзенең «Мистер Твистер»ендә балалар өчен тирән иҗтимагый, үткен политик әсәр үрнәген бирде. Ә соңыннан, әле күптән түгел генә, бу жанрда, «Хәрби почта» һәм «Булган хәл — булмаган хәл» кебек, менә дигән әйберләр бирде. А. Барто балалар поэзиясендә күп кенә кыйммәтле әсәрләр иҗат итте. Аның күп китаплары кечкенә балалар көнкүрешенә нык үтеп керде. Нәкъ менә соңгы елларда бу язучының балалар турында күләме зур булмаган реалистик поэмалар тудыру буенча уңышлы юлга басканлыгы аеруча кыйммәтле. Аның монДый поэмаларыннан иң яхшысы — «Звенигород». Әлбәттә, бу шагыйрьләрнең иҗатын тәнкыйтьтән страховать итәргә сәбәп юк, шулай да аларның иҗатын тәнкыйть белән тар-мар итү, бигрәк тә мыскыллау характерындагы тәнкыйть белән тар-мар итү объектына әйләндерергә нигез юк иде. Ләкин әйтергә кирәк, балалар әдәбиятының гомуми үсешенә карата, аның кадрларын үстерүгә карата бу танылган балалар язучыларының иҗтимагый позициясе (һәм биредә алар белән бергә бу җаваплылыкны С. Михалков һәм Л. Кассиль дә уртаклаша) күп кенә еллар буенча бик ялгыш булды. Бу язучылар, балалар әдәбиятында күренекле урын алып торган һәм җәмәгать хезмәте урыннарында сайланып эшләгән хәлдә, яңа кадрлар күтәрү турында бик аз кайгырттылар һәм балалар әдәбиятына килгән яңа кадрлар тарафыннан эшкә кертелгән яңалыкка карата, яңа темаларга, яңа геройларга карата, яңа язучылар гына түгел, бәлки яңа чор һәм һәрбер көн, бу яңа чор тудырып торган яңа проблемалар балалар әдәбиятына керткәй бөтен яңалыкка карата гадәттән тыш аз кызыксыну күрсәттеләр. Хезмәт темасы — балалар әдәбиятында бик әһәмиятле, кирәкле булган бу тема күренекле совет язучыларының бу группасы тарафыннан булышлык тапмады. Бу юнәлештә үз көчләрен сынап караган авторларга булышлык күрсәтелмәде, киресенчә, аларны эстетик җитешсезлекләр буенча штык белән каршыладылар; мондый җитешсезлекләр аларның китапларында, һичшиксез, бар, ләкин боларның күбесе җиңел төзәлә торган җптешсезлекләр, һәм алар, гомумән алганда, әсәрнең кыйммәтен югалтмыйлар. Хәлбуки, үзең ирешкән уңышлар белән тынычланып калу, язучылар алдына заман куя торган зур, иң әһәмиятле мәсьәләләргә, бу очракта, бездә сугыштан соң авылны аякка бастыру буенча, промышленностебызны күтәрү буенча искиткеч зур хезмәттә яшүсмерләрнең киң, чыннан да гүзәл катнашы кебек мәсьәләгә сизгерлек белән карамау балалар өчен яза торган күп кенә зур язучыларның җәмәгать эшчәнлегенә генә түгел, бәлки аларның иҗат практикасына да начар тәэсир итте. Мәсәлән, С. Михалков — гомумән алганда чорны яхшы хис итә белгән, балалар әдәбияты өлкәсендә бик җитди хезмәтләр күрсәткән язучы; ул поэзиядә дә, драматургиядә дә талант белән һәм уңышлы рәвештә эшли. Хәлбуки ул, мисал итеп алганда, безнең тормышыбызның хезмәт резервлары кебек шундый зур әһәмиятле күренешен читләтеп үтте, — менә бу хәл ничек килеп чыкты? Мисал итеп С. Михалковны китерәм; чөнки бу өлкәдә аның аеруча зур мөмкинлекләре барлыгына ышанам. Ә кайда мөмкинлекләр зур булса — анда таләп тә зур. Язучылар җәмәгатьчелеге, С. Михалков, А. Барто кебек, күренекле балалар язучыларына менә шундый җитди һәм принципиаль гаеп куярга хаклы; алар — балалар әдәбиятының яшь кадрларына игътибар итмәүдә гаеплеләр, әдәбиятның гомуми язмышы өчен җаваплылык хисенең бик аз булуында гаеплеләр. Боларны мин һич тә Совет язучылары совет секретариаты өстеннән, шул җөмләдән үз өстемнән дә, безнең балалар әдәбиятында булган ялгышлар өчен төп җаваплылыкның, гәрчә бер өлешен булса да, алып ташлау теләге белән сөйләмим. Секретариат балалар әдәбияты белән һич тә җитәрлек шөгыльләнмәде, шуның белән ул, бу әдәбият үзенә аерым бер төрдә, аның зурлар өчен яза торган язучылар аңлый алмаслык ниндидер бер аерым спецификасы бар, дигән ялган карашны объектив рәвештә куәтләп килде. Мин үземнең докладымны әле күптән түгел генә, бездә балалар әдәбияты юк, яки, һәрхәлдә, бездә балалар әдәбияты буенча бары тик берничә генә язучы бар, дигән ялгыш һәм зарарлы теориянең йөрүеннән башладым. Бу теория ялгыш, чөнки бездә, гәрчә күп кенә зур җитешсезлекләре булса да, яхшы балалар әдәбияты бар. Бу теория зарарлы, чөнки аның тамырлары кадрларны белмәүдә, алар турында кайгыртуның булмавында һәм кыйммәтле хис — яңалык хисенең булмавында ята, ә яңалыктан башка һичкайда, шул исәптән әдәбиятта да хәрәкәт юк. Бер генә минутка зурлар әдәбиятын, анда сугыштан соңгы өч-дүрт ел эчендә килеп чыккан яки һәрхәлдә бөтен илгә яңгыраган исемнәрдән башка — А. Недогонов, Н. Грибачев, М. Танк, М. Турсун-Задә. В. Панова, Б. Полевой, С. Бабаевскин, В. Лжаев, М. Бубеннов, А. Гончар, Эм. Казакевич, Е. Мальцев, Г. Гулиа, Ю. Лаптев, В. Добровольский, А. Штейн, А. Суров һәм исәрләре безнең әдәбиятыбызның аерылмас бер кисәге буларак инде хәзерге укучының аңына нык кергән бүтән күп кенә шагыйрьләрдән, прозаиклардан һәм драматурглардан башка, күз алдына китереп карыйк. Безнең хәзерге әдәбиятыбызны бу исемнәрдән башка һәм бу китаплардан башка күз алдына китерергә мөмкинме? Әлбәттә, юк, һәм бу һичкемнең башына килмәс. Инде безнең хәзерге балалар әдәбиятына кайтыйк һәм, мәсәлән, аның прозасын, И. Ликстанов, А. Мусатов, И. Василенко, М. Прилежаева, И. Карнаухова, Л. Воронков, О. Хавкин, В. Осеева, Е. Ильина һәм бер өлеше балалар әдәбиятында берничә елдай бирле эшләп килә торган, ләкин тавышлары нәкъ менә хәзер көрәйгән, хәзерге чор белән бәйләнгән темалар өстендә тавышлары көрәйгән авторлардан башка, күз алдына китереп карыйк. Юк, хәзерге балалар әдәбиятын, аерым алганда балалар әдәбияты прозасын, бу язучыларның китапларыннан башка күз алдына китереп булмый. Алар балалар әдәбиятына башка китаплар белән беррәттән аерылмас өлеш булып керделәр. Язучы, аерым алганда балалар язучысы, талантлы һәм кызыклы китаплар язарга тиеш, — бу һичшиксез шулай, әлбәттә. Кызыклы китапны бары тик кызыклы нәрсә турында гына, кызыклы кешеләр һәм кызыклы вакыйгалар турында гына язарга мөмкин, — моңа шулай ук шик булырга мөмкин түгел. Ләкин нәрсәне кызыклы дип исәпләргә — бу турыда балалар әдәбиятында соңгы вакытка чаклы карашларда җитди каршылыклар яшәп килде, шуның белән бергә бу фикер каршылыклары бик принципиаль булдылар; аларны йомып калдырырга яки алар турында сүз уңаеннан гына әйтеп китәргә һичнинди сәбәп юк. Алар турында бөтен тавыш белән сөйләргә кирәк. Горький болай дип язган иде: «Баланың табигатенә күзгә ачык күренә торган, гадәттән тыш нәрсәгә омтылу хас. Бездә Советлар Союзында гадәттән тыш һәм күзгә ачык күренә торган нәрсә булып эшчеләр сыйныфының революцион энергиясе тудыра торган яңалык тора. Балаларның игътибарын менә шуңа карата беркетергә кирәк, бу аларга социаль тәрбия бирүдә иң әһәмиятле материал булырга тиеш».

Әгәр язучы өчен ул күзәтә торган тормыштагы иң гадәттән тыш һәм ачык күренә торган нәрсә — эшчеләр сыйныфының революцион энергиясе тудыра торган һәм, өстәп әйтик, безнең социалистик авыл хезмәтчәннәренең революцион энергиясе, безнең алдынгы интеллигенциябезнең революцион энергиясе тудыра торган яңалык икән,— әгәр бу — язучы өчен тормышта иң кызыклы, әһәмиятле нәрсә икән, әгәр нәкъ менә шул иң кызыклы, әһәмиятле нәрсәне ул үзенең әсәрләрендә үзенең яшь укучыларына җиткерергә омтыла икән, — ул чакта бу язучы безнең чынбарлыгыбызны сурәтләүнең дөрес юлына, балаларыбызны һәм яшьләребезне тәрбияләүнең дөрес юлына баскан була. Әгәр дә бу яңалык язучы өчен һич тә гадәттән тыш, ачык һәм иң кызыклы бернәрсә түгел икән, әгәр бу яңалык аның өчен героизм һәм драматизм белән тулы түгел икән, әгәр ул иң әһәмиятле һәм гадәттән тыш, героик һәм драматик нәрсәне шушы яңалык эчендә түгел, бәлки кайдадыр аңардан тышта күрә икән, ул чакта бу язучы безнең чынбарлыгыбызны ялгыш чагылдыра һәм безнең балаларыбызны, яшьләребезне тәрбияләү бурычларын ялгыш хәл итә. Безнең балалар әдәбиятында булган менә шушы гади аерманы эстетлыкка бирелгән кайбер тәнкыйтьчеләр романтиклык дигән, утнлитарь тәрбия һәм хисләр тәрбияләү дигән, безнең әдәбиятыбызда педагогика басым ясый дигән, хәтта педагогика гомумән зарар китерә, дигән сүзләр томаны белән һәм шуңа ошаган коры сүзләр белән алмаштырырга маташтылар. Әгәр туптуры һәм тупас итеп әйтсәк, бу сөйләнүләрнең төп максаты мәсьәләне ачыклау түгел, бәлки суны болгату гына. Балалар прозасы буенча язылган һәм соңгы елларда балалар әдәбиятында күренекле, хәлиткеч урын алган әсәрләрнең төп кыйммәте нәкъ менә шунда ки, бу әсәрләрне тудырган язучылар гадәттән тыш һәм ачык күренә торган нәрсәне безнең җәмгыятебездәге иң әһәмиятле һәм иң яңа нәрсәдә таптылар; бу гадәттән тыш һәм ачык күренә торган нәрсәне колхоз иген кырларында һәм социалистик промышленностьта безнең яшүсмерләре безнең хезмәтендә таптылар; бу гадәттән тыш һәм ачык күренә торган нәрсәне яңа, социалистик моральдә дә, безнең мәктәптә туган яңа мөнәсәбәтләрдә дә, хезмәткә яңача, дусларга, дошманнарга, бөтен тирә-як дөньяга яңача карашта да таптылар. Минемчә, шушы уңай белән без биредә, пленумда, бик гүзәл күренешләр сыйфатында барыннан да элек, И. Ликстановның «Малышок» («Бәләкәй малай») һәм И. Василсиконың «Кечкенә йолдыз» китаплары кебек әсәрләрне, безнең промышленностебыздагы киләчәк алдынгы кешеләрнең тормыш юлы ничек башланганлыгы турында сөйләүче, промышленностьтагы хезмәтне, аның героизмын, аның драматизмын, аның гадәттән тыш гүзәллеген мактап җырлаучы әсәрләрне күрсәтеп үтәргә тиешбез. Ниһаять, балаларны бөек профессия — эшче профессиясен сайлап алырга чакыра торган һәм әдәбиятны шушы хезмәтнең матурлыгын һәм зур әһәмиятлөлеген сурәтләүгә чакыра торган әсәрләрне күрсәтеп үтәргә тиешбез. Безнең һөнәрчеләребез турында язылган югарыда әйтеп үтелгән китаплардан соң, минемчә, без биредә безнең колхоз авылы турында, колхоз балалары турында соңгы елларда язылган яхшы китапларны — Л. Воронкованьш «Городище авылы» һәм, бигрәк тә, А. Мусатовның «Стожарлар» исемле бик яхшы китабы кебек әсәрләрне күрсәтеп үтәргә тиешбез. И. Карнауховның «Дуслар турында повесть» исемле әсәре дә шундый китаплар белән янәшә тора дияргә була. Колхоз авылының балалары турында, авыл мәктәбе турында язылган бу китапларда зур хакыйкать — тормыш хакыйкате чагыла. Зурларга ярдәм итү, сугышның авыр шартларында һәм сугыштан соңгы тормышның беренче елларында балалар хезмәте бу китапларда гүзәл һәм яхшы бер эш итеп кенә түгел, бәлки балалар тормышына кыенлык буларак һәм шул ук вакытта шатлык, кайгырту буларак, шул ук вакытта әһәмиятле бернәрсә буларак, үтеп кергән драматик һәм героик бернәрсә итеп тә күрсәтелгән. Хәзер мин «мәктәп повесте» турындагы мәсьәләгә күчәргә теләр идем, шуның белән бергә башта ук әйтергә кирәк, гәрчә бу терминны шартлы рәвештә алырга мөмкин булса да, аны чамадан тыш басым ясап күрсәтеп үтү ялгыш булыр иде. Мәктәп повесте турында сөйләгәндә аны гүя үз законнары булган бөтенләй аерым бер жанр итеп сөйләү ялгыш; күптән түгел язучылар союзында «мәктәп повесте турында ясаган докладында тәнкыйтьче В. Смирнова аны шулай итеп сөйләгән иде. Бу ялгыш, чөнки гомуми мәҗбүри уку кертелгән илдә мәктәп яшендәге балалар турында язылган һәрбер повесть теге яки бу дәрәҗәдә мәктәп повесте була. Асылда, бездә «мәктәп повесте» төшенчәсенә мәктәп турында, башлыча, шәһәр мәктәбе турында һәм, башлыча, производствода яки авылда хезмәт белән бәйләнмәгән һәм бары тик уку белән генә шөгыльләнә торган балалар турында язылган китапларны кертәләр. Бу билгеләмә шактый дәрәҗәдә шартлы, ләкин башлангыч өчен аны алабыз. Чыннан да, ни өчен бездә мәктәпнең гүя тормыштан аерылган булуын — бездә юк нәрсәне бар итеп күрсәтүче «мәктәп повесте» термины булырга тиеш? Әгәр уйлабрак карасаң, бу термин безгә Америкадан һәм Англиядән күчеп килмәгән микән? Бу илләрдә хөкем сөрүче даирәләр мәктәпнең җәмгыятьтән аерылган булуына, аның үз казанында гына кайнавына, җәмгыять тормышында балаларның катнашмауларына (ә җәмгыятьтә төрле карашлар һәм төрле интереслар бер- берсе белән бәрелешәләр), киресенчә, мәктәптә аларның буржуаз рухтагы гомуми тәрбия мәгънәсендә бик күндәм итеп тәрбияләнүләренә кызыксыналар. Ә ялгыш терминология тулаем алганда проблеманың еш кына ялгыш куелышына китерә. Мәсәлән, В. Смирнова мәктәп повесте турында ясаган докладында, мәктәп повестьлары дигән китапларны туп-туры анда дәрес күрсәтелгән яки күрсәтелмәгән булуга, ул пичек күрсәтелгән һәм ничә дәрес күрсәтелгән булуга карап, тикшереп чыккан, — һәм шул нигездә ул әсәрне я мәктәп повестьлары исәбенә керткән, я бу исәптән төшереп калдырган. Әлбәттә, мәктәп турында язылган китапта дәресләрнең ничек баруы турында сөйләнүенә каршы протест ясау ялгыш булыр иде. Ләкин бу мәсьәләгә гадәттән тыш тар күзлектән карап, — әсәрнең һәрбер йөз битенә ничә сәгать класс занятиесе туры килә, дигән караш белән якын килү тагын да ялгышрак. Әгәр язучы, мәктәпнең тормыш белән тагын да тирәнрәк бәйләнгән булуы тиеш, балаларның интереслары һәм аларның күз-күреме һаман саен киңәя барырга тиеш, мәктәп турындагы повестьта завод та күренүе мөмкин, сигезенче класста укучылар турындагы повестьта һөнәрчеләр дә күренүе мөмкин, укытучы турындагы повестьта бары тик шул мәктәпнең бүтән укытучылары гына түгел, бәлки агрономнар яки геологлар да күренүе мөмкин, дигән ныклы карашка басса, ул безнең мәктәп тормышындагы алдынгы тенденцияләрне куәтләячәк кенә. Язучы шушы яңалыкны үзенең әсәрләрендә пропагандаларга һәм шулай итеп тормышның үзен үзгәртә барырга тиеш. Бу өлкәдә — әдәбиятның тормышка кире йогынты ясавы өлкәсендә бик ачык мисаллар бар. «Тимур һәм аның командасы» — тимурчылар булу нәтиҗәсендә килеп чыкмады бит, бәлки, киресенчә, А. Гайдарның «Тимур һәм аның командасы» исемле китабы басылып чыгуы нәтиҗәсендә, массакүләм күренеш буларак тимурчылар килеп чыктылар. Әлбәттә инде, Гайдар, сизгер художник һәм, алдынгы совет кешесе буларак, тормыштагы бу тенденцияләрне күрү белән генә калмады, бәлки аларны җыйды, кристаллаштырды, тәмамланган 
художестволы формада сурәтләп бирде, һәм шундый формада алар тормышка йогынты ясаучы күренеш булып әверелделәр. Безнең иң яхшы китапларыбызда хәзер совет балаларының күпчелеге яши торган реаль тормыш, бармактан суырып чыгармыйча, шомартудан һәм буяудан башка, дөрес итеп күрсәтелгән. Бер яктан, бу тормышта балалар өчен иң киң мөмкинлекләр — белем алу, культуралы рәвештә күңел ачу мөмкинлеге, үзеңдә булган барлык талантларны үстерү мөмкинлеге ачылган. Шул ук вакытта бу китапларда балаларның эшли белүләре һәм эшләргә яратулары күрсәтелгән, теге яки бу семьяның күбрәк яки азрак хәлле булуына бәйсез рәвештә, совет балаларының иң киң катлавында, барлык балаларда көчләре җиткән һәм алар өчен кызыклы хезмәткә карата яшь чагыннан ук хөрмәт, табигый мәхәббәт һәм омтылыш тудырыла. Бер сүз белән әйткәндә, бу китапларда безнең балаларның тормыш рәвеше, аларга демократик совет тәрбиясе бирү дөрес сурәтләнгән. Балалар прозасы буенча мин күрсәтеп үткән китапларның күбесендә балаларга хезмәт тәрбиясе бирү мәсьәләләре гомумән дөрес хәл ителәләр. Бары тик Ю. Сотникның «Безнең эшләребез турында» дигән китабын гына бу исәпкә кертмәскә туры килер. Бу китап тапкыр фикерләр белән һәм талантлы язылган булса да, аның кайбер битләрендә, кызганычка каршы, хезмәт күңел ачуга, кызык бер нәрсәгә, кызыклы хәлләр өчен бер сылтауга гына әйләндерелә. Ләкин әгәр прозадан безнең балалар драматургиябезгә һәм
поэзиябезгеә күчсәк, безнең балаларга
һәм яшьләргә хезмәт тәрбиясе бирү мәсьәләсе, прозадагыга караганда, шактый начаррак хәлдә тора. Соңгы вакытта дөньяга чыккан һәм яшь тамашачыга чамаланган пьесаларның күбесендә хезмәт темасы сирәк була торган эзчеллек белән читләтеп үтелә. Бер пьесада бик масаеп киткән бер отличник укучы, коллективның таләп итүенә карамастан, иптәшенә укуда булышырга теләми; икенче бер пьесада көтелмәгәндә сукыраеп киткән унынчы класс укучысына иптәшләре мәктәпне тәмамларга булышлык итәләр; өченче пьесада, үзең өчен бары тик төшенкелек рухындагы шигырьләр генә язу һәм мәктәп стена газетасына, һәркем өчен салкын һәм ялган пафослы шигырьләр язу принципиальлелек түгел, дигән турыда бәхәс бара; дүртенче пьесада тагын унынчы класста укучы масайган, бик борынын күтәргән һәм коллективтан аерылган яшь егет турында сүз бара. Болар барысы да аерым алганда бәла түгел. Балалар һәм яшьләр өчен бу темалар барысы да булырга мөмкин, ләкин бәла шунда ки, яшь тамашачы театрларының төп репертуарын тик шушы пьесалар гына диярлек билгелиләр, алар белән беррәттән яшь эшчеләр турында язылган пьесалар да, яшь колхозчылар турында язылган пьесалар да юк яки юк дип әйтерлек. Бер сүз белән әйткәндә, хезмәт белән шөгыльләнүче яшүсмерләр турында, яшь егетләр турында, яшь чагыннан ук хезмәт белән шөгыльләнүче кызлар турында пьесалар юк. В. Любимова, Л. Гераскина, А. Симуков, В. Розовлар тарафыннан язылган бу пьесаларны укыгач, бездә, унъеллык мәктәпне тәмам итеп, аннан туп-туры югары уку йортларына китүчеләрдән башка, яшь егетләр һәм кызлар юк икән, дип уйларга мөмкин. Бездә гүя, мәктәпне тәмам иткәч, фабрикаларга, заводларга, авылга, урта техника мәктәбенә, һәртөрле практик эшкә, ниһаять, армиягә китмиләр, дигән фикер килеп чыга. Барысын бергә җыеп алганда, бу пьесалар зарарлы сыйфатларны үз эченә алган, безнең җәмгыятебезнең тормышын һәм гомумән яшьләребезнең тормышын һәм интересларын ялгыш чагылдыра торган күренеш булып чыгалар. Бу яктан караганда безнең балалар поэзиясендә дә, аерым алганда, урта һәм кече яшьтәге балалар поэзиясендә дә бөтенесе дә яхшы хәлдә булудан ерак тора. 
Хезмәт турында, балаларга хезмәт тәрбиясе бирү турында язылган шигырьләр С. Маршакта да, С. Михалковта да, А. Бартода да, Н. Сакоиская якв Е. Благинина кебек, балалар шагыйрьләрендә дә аз яки бөтенләй диярлек юк.

Хәзер мин характер тәрбияләү проблемасына һәм аның безнең балалар әдәбиятында ничек хәл ителүе турында тукталып үтәр идем. Характер тәрбияләү — балага күп кенә кешелек сыйфатлары, баланы яшь кыз һәм яшь егет чагында ук бөек социалистик җәмгыятькә файда итә торган яшь кеше итеп тәрбияли һәм соңыннан аны коммунизммын актив һәм көчле төзүчесе итеп хәзерли торган сыйфатларны бирү дигән сүз. Бу нинди сыйфатлар соң? Бу турыда М. И. Калинин бик яхшы әйтте: «Нинди кешелек сыйфатлары тәрбияләргә кирәк соң? Бу, беренчедән, мәхәббәт, үз халкыңа мәхәббәт, хезмәт ияләре массасына мәхәббәт. Кеше кешеләрне яратырга тиеш... Икенчедән, — намуслылык. Балаларны намуслылыкка өйрәтергә кирәк. Моңа укытучы, минемчә, мөмкин булган барлык педагогик алымнар белән эзлекле рәвештә ирешергә тиеш. Ялганламаска, алдамаска, бәлки, үзеңне намуслы тотарга кирәк. Өченчедән — батырлык. Социалистик кеше — хезмәт кешесе — ул дөньяны яулап алырга тели һәм жир шарында булган дөньяны гына түгел, бәлки бөтен галәмне дә яулап алырга һәм кешенең акылын киңәйтергә тели. Дүртенчедән — иптәшләрчә бердәмлек. Иптәшләрчә бердәмлек булуы кирәк. Ул без капиталистик чолганышта булганыбыз өчен генә дә кирәк... Бишенчедән — хезмәтне яратырга кирәк. Яратырга гына түгел, бәлки хезмәткә намус белән карарга кирәк; шуның белән бергә, әгәр кеше эшләмичә яши һәм ашый икән, ул башка кеше хезмәтен ашый, дигән сүз икәнлекне нык истә тотарга кирәк. Дисциплина — ул үзеннән-үзе мин югарыда әйтеп үткән сыйфатлардан килеп чыга». Мин М. И. Калининның дисциплина турында, дисциплинаның әнә шул сыйфатлардан килеп чыгуы турында әйткән сүзләренә, безнең балалар язучыларыннан һәм балалар әдәбияты тәнкыйтьчеләреннән кайберәүләр уйлаганча, дисциплина — тәрбиянең үзмаксаты түгел икәнлеге турында әйткән сүзләренә аеруча игътибар юнәлдерергә телим. М. И. Калинин болай дигән иде: «Төп карашларын һәм характерын булдырган кешеләргә мин үзем бик хөрмәт белән карыйм. Ләкин, ихтимал, сезгә бу турыда борчылырга әле иртәдер? Юк, иптәшләр, иртә түгел. Сез иптәш Сталинның тормыш юлын яхшы белә торгансыздыр. Унбиш яшендә үк ул марксист булып әверелә, ә унҗиде яшендә аны билгеләнгән политик карашлары, бөтенләе белән патша самодержавиесенә каршы, капитализмга каршы юнәлдерелгән карашлары булган өчен семинариядән куганнар. Менә күрәсез, иптәш Сталин нинди иртә үз-үзен билгеләгән. Ләкин әгәр элек кешеләр шундый иртә үз-үзләрен билгели алган булсалар, сезгә хәзер бу бурычларны хәл итү гаять тә җиңел». Күрәсез, биредә нәкъ менә безнең җәмгыятебездә баланың характеры яшьтән үк үз-билгеләнү алырга тиеш икәнлеге, баланың ышанулары, карашлары яшьтән үк калыпка салынырга мөмкин һәм тиеш икәнлеге басым ясап күрсәтеп үтелгән. Шуңа күрә баланың характерын җитди рәвештә калыпка салуны мәктәптән соңгы, билгесез киләчәккә кичектереп калдыра торган, ә шуңа чаклы балада яңа җәмгыять кешесе характерын тәрбияләүне вакытсыз дип исәпли торган әсәрләрнең булуы безнең балалар әдәбиятында һич түзеп булмый торган хәл. Шул уңай белән мин Р. Фраерманның «Еракка сәяхәт» дигән повестена тукталып үтәргә телим. Минемчә, бу повесть, яңа җәмгыять кешесенең характеры нәрсә ул һәм аиы ничек тәрбияләргә кирәк, дигән мәсьәләгә язучының ялгыш карашының үрнәге булып тора. Мин бу китапта сәламәт акылга каршы булган кимчелекләрне тикшерүне төшереп калдырам. Мин башка бер, әһәмиятлерәк нәрсәгә дә киң рәвештә тукталырга теләмим: анда җиңү өчен үзенең миллионнарча улларының һәм кызларының тормышын биргән илдә, китапны язучының ихтыяры буенча, үзенең сөекле укытучысының сугышта гарипләнгән йөзенә карарга үзендә көч таба алмый торган кыз уңай героиня итеп алына. Язучының шул нигездә бөтен бер повесть сюжеты төзү турындагы фикере, минемчә, үзенең тактсызлыгы белән когочкыч булып күренә. Ләкин мин башка бернәрсәгә тукталырга телим. Повестьның ахырында Р. Фраерман үзенең героинялары ерак сәяхәткә китәргә, ягын: коммунизмның актив төзүчеләре булырга әзер торалар дип исәпли. Ләкин бу шулаймы? Алар, бөтен повесть аркылы үтеп, ерак сәяхәтчең юл башына нәрсә белән киләләр? Ә менә нәрсә белән? Ниһаять, Галя үз укытучысының гарипләнгән йөзенә карарга үзендә көч таба һәм хезмәт белән шөгыльләнергә вәгъдә итә. Бөтен повесть буенча үзенең дус кызына, гимназиядә укучылар шикелле сокланып, ниндидер бер югары затка караган кебек караган Анна гадәттән тыш яхшы кыз булып чыга: ул хәтта үзе ярата торган, ләкин аның дус кызы да ярата торган яшь егетнең аны яратуы ихтималыннан да куркып кала. Геройларда яшь кешегә бирелергә тиеш булган сыйфатлар — халыкка мәхәббәт тә, хезмәткә мәхәббәт тә, иптәшләрчә бердәмлек тә, батырлык та, хәтта намуслылык та юк.

Бу китапның авторы сугыш бәлаләре һәм мәхрүмлекләре шартларында кешеләр арасындагы каты, җитди, авыр мөнәсәбәтләрнең чын матурлыгын күрмәгән, күрергә теләмәгән, — моның урынына ул үзенең галантын хыялый проблемалар белән» хыялын геройлар белән, хыялый дуслык һәм хыялый мәхәббәт белән хыялый тормыш төзүгә биргән. Р. Фраерманның бу китабын ни өчендер романтик китап дип сөйлиләр. Мин үзем анда бер романтик нәрсә дә — өлге алырлык геройлар да, йөрәктә дулкынлану тудыра торган батырлыклар да, сокланырга таек эшләр дә күрмим. Шул уңай белән, мин гомумән һәм аерым алганда балалар әдәбияты өчен бик әһәмиятле мәсьәләгә — безнең хәзерге заман шартларында романтика нәрсә ул, дигән мәсьәләгә тукталырга теләр идем. Әле яңа гына сугышны тәмам иткән безнең илебездә сугыш елларында шактый күп территориясе немецлар тарафыннан оккупацияләнгән, ун меңнәрчә һәм йөз меңнәрчә шәһәрләре һәм авыллары җимерелгән илдә, сугыштан соң халык хуҗалыгын аякка бастыру һәм үстерү планы игълан ителде. Хәзер без срогыннан элек үтәүне тәмамлап килә торган бу план гадәттән тыш романтик бер документ булды. Нинди план соң бу? Ул — реализм белән романтиканың бергә кушылуы түгел, юк; ул бер үк вакытта реальлек һәм романтика, коры цифрлар һәм хыялның очышы да. Безнең тормышыбызда бу бердәм, һәм шуңа күрә безнең әдәбиятыбызда. аерым алганда балалар әдәбиятында, чын романтик әсәрне бары тик реаль тормышка таяна торган, бу тормышны реаль белүгә, җәмгыятебездәге кешеләрнең реаль характерларына таяна торган кеше генә иҗат итәргә мөмкин. Шуңа күрә Б. Полевойпың «Чын кеше» әсәрендә реаль Алексей Мсрссьевның тарихы — безнең заманның югары романтикасы ул. Ә Л. Кассильнең «Бөек каршы тору» дигән әсәрендә уйдырма гороскоп белән һәм башка күп уйдырма әйберләр белән булган тарихта һичнинди чын романтик нәрсә юк. Балалар әдәбиятында хәзергә чаклы романтикага төрле карашлар йөри. Аңа дөрес карашта булган язучылар бу романтиканы чолгап алган реаль тормыш эчендә табалар, һәм бу романтика Краснодон комсомолецларының романтикасы була, көлгә әйләндерелгән 
авылларның һәм шәһәрләрнең кеше кулы белән аякка бастырылу романтикасы була, каты металлдан балалар кулы белән уеп эшләнгән кечкенә йолдыз романтикасы була. Балалар әдәбиятында романтикага башкача караш — бик ялгыш караш ул
, ялгыш караштагы язучы бу романтиканы кайдадыр реаль тормыштан читтә эзли. Бу язучылар үзләре тарафыннан өйрәнелмәгән һәм, аларның уенча, гүя кызыксыз һәм күңелсез тормышны әдәби әсәрләр тудыру өчен материал итеп алмыйлар һәм бу тормыш урынына, үзләренең фикеренчә, гүя кызыклы һәм матур бер уен уйлап чыгаралар. Аерым алганда талантлы язучы Л. Кассильнең озак елларга тартылган бәласе шунда булды: ул тормышны параллель рәвештә яши торган уйдырма дөнья төзү белән буяп күрсәтергә маташып килде. Мин шуны әйтә алу мөмкинлегенә ия булуыма шатмын: Л. Кассильнең. М. Поляновский белән бергә язган уңышлы китабы «Кече улымның урамы» бу язучының элекке ялган романтика позицияләреннән баш тартуы турында сөйли. Бу китапның тел ягыннан Л. Кассильгә хас күп кенә кимчелекләре булса да, аның икс яки өч бүлеге уңышсыз эшләнгән булса да, ул, мәсәлән, «Красный Крым» газетасында чыккан мыскыллы тәнкыйтькә һич лаек түгел. Гомумән алганда ул яхшы китап. Анда талантлы героик совет малае Володя Дубининның үзенчәлекле һәм катлаулы характеры калыпка салыну турында кызыклы һәм ышандырырлык итеп сөйләнә. Һәм бу, автор тарафыннан уйлап чыгарылган үз сүзле Сима Крупицина яки үзенең барлык труба-барабаннары белән уйдырма ак сөяк.
Расщепей тарихына караганда, никадәр дөресрәк, тирәнрәк һәм яхшы яктан мавыктыргыч булып чыга! Балалар әдәбиятының төп бурычларыннан берсе сыйфатында xapaктер тәрбияләү турында сөйләгәндә, моннан күп еллар элек үк иптәш А. А. Андреевның докладында безнең алга куелган мәсьәләне балалар язучылары алдына бик якын китереп куярга кирәк. «Кызганычка каршы, — диде иптәш Андреев, — шушы көнгә кадәр Марксның, Энгельсның, Ленинның, Сталинның балалар өчен яхшы итеп язылган биографияләре юк. Ә болар барысы да балаларны матур әдәбият аркылы социалистик рухта тәрбияләү өчен гаять дәрәҗәдә кирәк». Шуның белән беррәттән, Калинин, Свердлов, Дзержинский кебек кешеләр турында, большевиклар партиясенең күренекле эшлеклеләре турында, гражданнар сугышы геройлары турында, яшьләргә тормышта үзеңне ничек йөртүнең югары үрнәкләрен бирә торган кешеләр турында биографияләр, повестьлар тудыру мәсьәләсе тора. А. Кононовның «Ленин турында хикәяләр», A. Голубеваның «Уржум малае» кебек, Е. Кошеваяның үзенең улы турында язган, әле күптән түгел генә басылып чыккан документаль китабы кебек әсәрләр әле хәзергә безнең совет балалар әдәбиятында бармак белән генә санарлык.

Җәмәгать бурычы темасы, коммунизм рухында тәрбияләү темасы безнең бөтен балалар әдәбиятының үзәгендә торырга тиеш, һәм әйтергә кирәк — балалар әдәбиятының яхшы әсәрләрендә бу тема хәзер бик әйбәт үстерелә. Мин шушы тема белән бәйләнгән бер мәсьәлә куярга, аны балалар һәм яшьләр өчен язылган пьесалар материалында Л. Гераскинаның «Өлгергәнлек аттестаты», А. Симуковның «Воробьев таулары» һәм B. Любпмованың «Алар бәхәсләшеп алдылар» дигән пьесалары материалында куярга теләр идем. Бу барлык пьесаларда үз шәхси эшеңне җәмәгать эшеннән югары куюның начар икәнлеге, яшь кешенең индивидуализм юлына басуы һәм коллективтан аерылуы начар икәнлеге турында сөйләнә. Болар барсы да дөрес. Ләкин унынчы классны тәмамлап чыгучылар турында язылган бу пьесаларда барысында да әлбәттә класста иң сәләтле һәм иң талантлы укучылар коллективтан аерылган индивидуалистлар булып әвереләләр. Берничә пьесаны беррәттән укып чыгу нәтиҗәсендә ниндидер гаҗәп бер тойгы, — иң сәләтле укучылар — әлбәттә индивидуалистлар, әлбәттә аралашмый торгам ялгыз кешеләр, алар өчен нигәдер коллективта һич уңайлы түгел, дигән тойгы туа. Чыннан да бу шулаймы? Күрәсең, шулай да буладыр. Ләкин бу типик нәрсәме? Мин, типик нәрсә түгелдер, дип ышанам. Ышанам ки, мәктәптә дә, мәктәптән соң да, мөстәкыйль юлга баскач, совет җәмгыятендә сәләтле һәм талантлы кешеләр уңайлы атмосферада булалар, аларга үзләренең талантларын һәм сәләтләрен ирекле рәвештә үстерергә мөмкинлек бирә торган шартларда булалар. Минемчә тулаем алганда безнең җәмгыятебез өчен, совет мәктәбе өчен шундый хәлләр типик булалар ки, артта калган кеше үзенең артта калганлыгы факты белән үзен коллективка каршы куя, яхшы укыр өчен һәм яхшы эшләр өчен барлык объектив мөмкинлекләр булган хәлдә, начар укый һәм начар эшли торган кеше индивидуалист булып чыга. Минемчә, бу теманы бер генә төрле хәл итүдә пьесаларның авторлары, үзләренең фикеренчә, аеруча кискен һәм отышлы драматик конфликтка әсир булып калганнар һәм, шул тапталган сукмак буенча барып, тормыш хакыйкатеннән, совет җәмгыятендәге әйберләрнең реаль хәленнән читкә киткәннәр. Иҗтимагый тәрбия, иҗтимагый мораль мәсьәләләре, коммунистик җәмгыять төзергә тиешле кешенең иҗтимагый дөрес холкы мәсьәләләре балалар өчен языла торган китапларда иң беренче урында торырга тиеш. Мораль, әхлак, этика мәсьәләләре шушы төп проблемага буйсындырылган булырга тиешләр. 

Ленин болан дип язган иде: «...безнең карашыбызча, кешелек җәмгыятеннән тыш алынган әхлак юк... Безнең карашыбызча, әхлак пролетариатның сыйнфый көрәш интересларына буйсындырылган». Бу күрсәтмәне нык истә тотарга кирәк һәм, шуңа таянып, балалар әдәбиятында җәмгыятьнең сыйнфый эчтәлегенә бәйсез бернәрсә сыйфатында әхлакка, моральгә, кешенең үз-үзен тотуы этикасына өндәргә маташуларның барысын да каты тәнкыйть итәргә кирәк. Минемчә, күп кенә мәкаләләрдә һәм рецензияләрдә һәм, бигрәк тә, балалар әдәбияты мәсьәләсе буенча булган һәртөрле фикер алышуларда һәм дискуссияләрдә, хезмәт темаларына безнең әдәбиятыбызда хөрмәт белән карамауда, кайбер эстетик бәя бирүләр системасының үзендә әле кайбер иптәшләрнең Америка һәм Англия буржуаз балалар әдәбияты алдында һәм, аерым алганда, Англия — Америка мәктәп повесте алдында тез чүгүләреннән килеп чыга торган критерийлар яшеренгәнлеге чагыла. Ләкин көнбатыш буржуаз балалар әдәбиятының ялган эстетик өстенлекләренә сокланырга һәм бу әдәбиятның бик аңлы рәвештә безгә дошманнар тәрбияләвен аңламаска мөмкин түгел. Шулай ук, бу әдәбиятның идея установкаларына кушылмавыңны әйтеп чыгып, шул ук вакытта аның формаларын, аның эстетик методларын, аның әдәби манерасын безнең әдәбиятыбызга күчерергә маташырга ярамый.

Хәзер мин кызыклы итеп язу турында, балалар өчен язылган китапларның мавыктыргыч булуы турында кыскача тукталып үтәргә телим. Мавыктыргыч булу мәсьәләсе балалар әдәбияты өчен бик әһәмиятле. Балалар китабы җитди һәм мавыктырырлык булырга тиеш, ә без, китапның яхшы якларын тану белән бергә, кызганычка каршы, ул җитәрлек дәрәҗәдә мавыктыргыч түгел, дибез икән, бу — без, китапка уңай бәя бирү беләк бергә, язучыга скидка ясыйбыз, чөнки ул үз алдына куйган идея һәм художество бурычын тулысыңча башкарып чыга алмаган, дигән сүз. Маҗаралы китапларның балалар әдәбиятында бик әһәмиятле урын алып торуы очраклы түгел. Маҗаралар турында язылган китаплар балада ихтыярлы сыйфатлар, кыюлык, тапкырлык, батырлык сыйфатлары тәрбияләргә тиеш. Табигый, безнең яңа заман маҗаралар турындагы әдәбиятка да яңача йогынты ясый. Мондый әдәбиятның үзәгендә гадәттән тыш һәм аеруча кыен хәлләргә төшә торган, ләкин анда җанлы совет кешесенең реаль сыйфатларын, аның типик сыйфатларын күрсәтә торган кеше торырга тиеш. Бездә маҗаралы романның бик яхшы үрнәге — В. Каверинның «Ике капитан» исемле китабы бар. Соңгы вакытта маҗаралы жанрда язылган бер бик кызыклы китап — А. Рыбаковның «Кортикэ исемле китабы турында бәхәс кызып китте, һәм бу бәхәстә мәзәк бер әйбер күренде. Маҗаралар жанры буенча язылган башка китаплар уңае белән булган кебек, бу китап уңае белән чыгыш ясаган күп кенә иптәшләр дә гаҗәп позиция алдылар. Принципта алар маҗаралар яклы, маҗаралар жанрының кирәклеген яклыйлар, ә практикада, әсәрләрне конкрет рәвештә тикшергән вакытта, алар бу әсәрләрдә була торган һәрбер маҗарага каршы булып чыгалар. А. Рыбаковның «Кортик» әсәре, минемчә, һичшиксез башка яктан тәнкыйть ителергә тиеш; анда автор, үз алдына маҗаралы повесть язу бурычын куеп, нәкъ менә китапта язылган бөтен хәлне маҗараларның бердәм тезмәсенә җитәрлек дәрәҗәдә кыю һәм осталык белән тезә алмаган. Китапның яхшы мавыктырырлык булмавы, балалар әдәбиятын бик авыр уку китабына әйләндерүе мөмкин, ә авыр уку — бу инде әдәбият түгел, балалар әдәбияты да, башка әдәбият та түгел. 
Тагын әле мин яңа гына тукталып үткән мәсьәлә белән бик нык бәйләнгән башка бер мәсьәлә. Күптән түгел иптәш И. Каировның бер мәкаләсе басылып чыкты. Бу мәкаләнең барлык төп положениеләре белән килешмичә мөмкин түгел. Ләкин анда В. Розовның «Аның дуслары» исемле пьесасы турында бер урын бар. Бу урынны мин үзем принципиаль рәвештә ялгыш дип исәплим, һәм аны күчереп китерәм: «Язучы В. Розов балалар өчен «Аның дуслары» дигән пьеса язды. Авторның теләге бик әйбәт — балалар дуслыгының көчен күрсәтү булган. Ләкин ул үзенең пьесасында нигез итеп, бер кызның сукыр булып калуы кебек, аз характерлы фактны алган. Совет егетләренең һәм кызларының үзләренең сукыраеп калган иптәшенә ярдәмгә килүләренә нинди шик булырга мөмкин? Бит биредә хәтта һичнинди мәсьәлә дә юк, берәүне дә бернәрсәгә дә ышандырырга кирәкми. Балалар коллективының, аларның ныклы дуслыгының көчен безнең яшьләр тормышында еш очрый торган фактларда күрсәтү шактый кызыклы һәм әһәмиятлерәк булыр иде». Ип. Каировның бу положениесен мин ялгыш дип карыйм, чөнки әгәр, бу карашка басып, фикер йөртү линиясен дәвам иттерсәң, әйтик, очучы Маресьев яки язучы Николай Островский белән булган хәлне дә аз характерлы, һичшиксез, сирәк була торган факт дип танырга кирәк. Мондый фактлар, әлбәттә, сирәк һәм бик сирәк булалар. Ләкин әгәр язучы, бик сирәк була торган вакыйгаларны, бик сирәк була торган кеше язмышын алып, шул ук вакытта бу бик сирәк була торган факт өстендә әсәрдәге геройның үзенең һәм аның тирәсендәге персонажларның да совет кешеләре өчен типик булган характер сыйфатларын күрсәтә икән, ул геройның сирәк була торган язмышы турындагы материаль өстендә зур типик гомумиләштерүләргә ирешә алмыймыни? Әгәр без үзебезнең балалар әдәбиятында булган байлыкларга карасак, бу байлыклар җөмләсеннән зурлар әдәбиятының күп кенә китапларын бик хаклы рәвештә күрсәтеп үтәчәкбез. А. Серафимовичның «Тимер ташкын», Д. Фурмановның «Чапаев», А. Фадеевның «Тар-мар», Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты» кебек китаплары, В. Маяковскийның «Совет паспорты турында шигырьләр»е һәм башка күп шигырьләре, ә соңгы елларда Б. Полевойның «Чын кеше» әсәрендәге 
Мересьев образы. А. Фадеевның «Яшь гвардия» әсәрендә Краснодон комсомолецларының образлары совет балаларының характерын калыпка салу эшендә совет әдәбиятының үсеш тарихы дәвамында нинди зур роль уйнап килгәнен хәтергә алу да ж.итә. A. Макаренконың «Педагогик поэма»сы һәм «Башнялардагы флаглар»ы кебек зурлар өчен язылган китаплар совет балаларын тәрбияләүдә турыдан-туры тәэсир итү юлы белән дә һәм, әйтергә мөмкин, яшь совет педагогларын тәрбияләү аша да гадәттән тыш зур роль уйнадылар. Балалар әдәбиятының үзенең иң яхшы китаплары җөмләсеннәи Аркадий Гайдар тарафыннан язылган китапларны барсын да диярлек, С. ААаршакның күп шигырьләрен күрсәтеп үтәргә кирәк. С. Маршакның күп шигырьләре совет балалары поэзиясендә беренче тапкыр буларак зур темаларны — тормыш һәм политика темаларын кечкенә балалар көнкүрешенә кертте. Совет балалар әдәбиятына күп нәрсә биргән язучылардан Б. Житков, B. Бианки, В. Арсеньев, П. Бажов, М. Пришвин кебек язучыларның китапларын да искә алырга кирәк. Совет балалар драматургиясе турында сөйләгәндә, аның тарихында күренекле урын тоткан пьесалардан А. Кронның «Винтовка № 492116», А. Бруштейнның «Дәвамы бар», М. Светловның «Әкият» һәм «Егерме ел үткәч», С. Михалковның «Кызыл галстук» пьесаларын искә алмый китеп булмый. Безнең хәзерге балалар әдәбиятының байлыгын һәм киңлеген беркадәр күз алдына китерү өчен (ә бу әдәбият буенча 1946—48 елларда гына да 116 млн. данә гомуми тираж белән 3350 исемдә китап чыгарылды), мин уңай күренеш дип сөйләгән китапларга өстәмә рәвештә тагын берничә язучыны һәм тагын кайбер китапларны әйтеп үтәргә телим. С. Григорьевның тарихи повестьлары, беренче чиратта «Малахов курган» кебек китапларын; А. Яковлевның «Тормыш хикәяләре», Е.
Кошеваяның «Улым турында повесть» һәм И. Кожедубның «Ватанга хезмәт итәм» исемле китабы кебек, күпне күргән кешеләрнең китапларын; Е. Ильинаның «Дүртенче биеклек» кебек документаль — әдәби биографиясен; Ф. Вигдорованың «Минем класс» китабы кебек, яшь педагоглар турында язылган китапларны; халыклар дуслыгы турындагы бик әһәмиятле темага багышлап язылган китаплардан А. Кононовның «Тимер чишмәсе янында» һәм Я. Тайцның «Гедимин тавы астында» кебек повестьларын; И. Дикның һәм Ю. Сотникның хикәя китапларын; С. Георгиевскаяның «Әби диңгезе», Н. Носовның «Күңелле семья», А. Перфильеваның «Сайгаткага еракмы?» исемле әсәрләре кебек китапларны әйтеп үтәргә кирәк. Аннары Е. Благинина, Н. Саконская, 3. Александрова, И. Туртнева, Н. Артюхова, О. Бедареваларның балалар өчен язган шигырьләреннән яңа китапларны әйтергә кирәк. А. Бартоның поэмасын, С. Михалковның «В. И. Ленин музеенда» исемле поэмасын, Е. Шварцның «Беренче класста укучы кыз» һәм (И. Фрез белән бергә язган) «Безнең завод» исемле үзенчәлекле китапларын, Д. Нагишкинның «Амур әкиятләре»н шулай ук П. Кончаловскаяның үз алдына зур бурычларны куйган, әле язылып тәмам булмаган, ләкин үзенчәлекле булган «Безнең борынгы башкалабыз» исемле китабын искә алырга кирәк. Шулай ук, Л. Савельевның «Кышкы сарайга штурм» һәм Е. Юнганың «Үлмәс корабль» исемле китаплары кебек, тарихи-революцион тематикага багышланган китапларны да искә алырга кирәк. Э. Выгодскаяның Индиядәге колониаль халыкларның азатлык өчен алып баргаи көрәшенә багышланган «Куркынычлы качкын» исемле китабын да әйтеп үтәргә кирәк. Ниһаять, Америка фашизмына карата балалар йөрәгендә дошманлык һәм нәфрәт уята торган сугышчан һәм политик үткен пьесалардан Любимованың «Кар бөртеге» һәм С. Михалковның «Өйгә кайтасым килә» кебек пьесалары турында да әйтергә кирәк. Мин докладымны тәмамлау алдыннан, шулай санап күрсәтү юлы белән булса да, хәзерге балалар әдәбиятыбызның байлыгы һәм әһәмияте турында гомуми фикер бирергә теләдем. Безнең балалар әдәбияты алдында гадәттән тыш зур бурычлар тора. Бу бурычлар балалар әдәбиятының коммунизм заманында яшәячәк кешеләр характерын калыпка салуы белән бәйләнгән. Бу турыда тирәнтен уйларга һәм, беренчедән, әдәбиятыбыздагы җитешсезлекләргә, күп кенә балалар язучыларыбызның принципиаль хаталарына аеруча кискен һәм принципиаль рәвештә карарга кирәк һәм, икенчедән, үзебездә булган зур әдәби хуҗалыкка, соңгы вакытта ярыйсы гына эшли башлаган Детгиз һәм башка издательстволар тарафыннан чыгарыла торган йөзләрчә китапларга дөрес бәя бирергә кирәк. Безгә барыннан да элек бу хужа- лыкта булган җитешсезлекләрне күрсәтеп үтәргә һәм бу житешсезлекләрне бетерергә кирәк. Мин инде бездә балалар өчен тарихиреволюциои әдәбиятның һич җитәрлек түгеллеген әйттем. Ватаныбызның тарихы турында китаплар аз. Әгәр хәзерге вакыттагы темаларга күчсәк, биредә без, һич уйланмастан, хәзергә бары тик ике яхшы китапны гына — И. Ликстановнык һәм И. Василенконың безнең промышленностебыздагы хезмәт темасына багышланган китапларын гына күрсәтә алуыбызны ачык аңларга кирәк. Кызганычка каршы, без моны уйлап тормастаи әйтергә мәҗбүрбез, чөнки бу темага язылган башка шундый ук кыйммәтле китаплар әле хәзергә юк.

Балалар өчен безнең колхоз авылыбызга багышлап язылган китаплар да шулай ук бик аз, түзә алмаслык дәрәҗәдә аз. Мин уйлыйм ки, биредә безнең балалар әдәбиятыбызның активын үз тирәсенә туплаган журнал, мәктәпләрнең өлкән классларында укучыларга, һөнәр училищеларында укучыларга, тормыш юлына аяк баскан шәһәр һәм авыл яшьләренә чамаланган, әдәби һәм иҗтимагый-политик әһәмияте зур булган, ике атналык яки айлык журнал булдырсак, ул бик файдалы оештыру роле уйный алыр иде. Мондый журнал күп санлы кушымталар белән чыгарылырга тиеш. Анда өлкән яшьтәге балалар өчен, яшьләр өчен яхшы әдәби әсәрләр һәм тәнкыйть мәкаләләре басылырга тиеш; чөнки балалар әдәбияты турындагы тәнкыйть мәкаләләре балалар язучыларына гына түгел, бәлки балалар әдәбиятын укучыларга да бик кирәк. Безнең балалар әдәбиятыбыз үсә һәм ныгый бара. Нигездә ул дөрес юнәлештә үсә торган таза әдәбият. Хәзер мәсьәлә — яшь ленинчылар, яна җәмгыять кешеләре тәрбияләү өчен анда тирән идеяле, алдынгы, кыйммәтле һәм әһәмиятле якны актив рәвештә һәм ныклы кул белән куәтләүдә генә, шуның белән бергә киләчәктә әдәби камилләшү мәсьәләләренә аеруча игътибар итүдә генә, һичбер хәлдә тынычланып һәр ирешелгәннәр белән канәгатьләнеп калмауда гына. Без моңа бары тик иптәш И. В. Сталинның сүзләрен һәрвакыт хәтердә тоткан вакытта гына ирешә алачакбыз. «Искелек белән яңалык арасындагы, үлеп баручы белән яңа туып килүче арасындагы көрәш, — ди иптәш И. В. Сталин, — безнең үсешебезнең нигезе шул. Эшебездәге кимчелекләрне һәм ялгышларны, большевикларга лаек рәвештә, ачыктан-ачык һәм намус белән күрсәтмәгәндә һәм аныкламаганда, без үзебезнең алга таба бару юлыбызны ябабыз. Без исә алга таба барырга телибез. Без алга таба барырга теләгәнебез өчен дә, намуслы һәм революцион үзара тәнкыйтьне иң әһәмиятле бурычларыбыздан берсе итеп куярга тиешбез. Шунсыз алга таба хәрәкәт юк. Шунсыз үсеш юк».