ПАТРИОТ ШАГЫЙРЬ
ХӘСӘН ХӘЙРИ
ПАТРИОТ ШАГЫЙРЬ
(Фатих Кәримнең үлүенә 5 ел тулу уңае белән)
Татар совет поэзиясенең күренекле шагыйре Фатих Кәримнең (1909—1945) Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булуына быел 19 февральдә биш ел тулды. Фатих Кәрим кыска гына гомере эчендә, бөек чорыбызның күтәренке рухын чагылдырган тирән эчтәлекле, югары сыйфатлы шигырьләрен һәм поэмаларын иҗат итеп, татар совет әдәбиятына шактый зур мирас калдырды. Ул, чын новатор шагыйрь буларак, тапталган җиңел юлдан бармыйча, һәрвакыт эзләнде, тормыштагы яңаны күрергә һәм шуны яңа поэтик чаралар аркылы күңелдә калырлык итеп әйтергә омтылды һәм татар совет поэзиясенең үсүенә ярдәм итте. Бигрәк тә ул Бөек Ватан сугышы елларында үзенең гүзәл талантын бөтен киңлеге белән ачып җибәрде һәм зур шагыйрь булып җитлегүен күрсәтте. Аның иҗаты, бик хаклы рәвештә, масса арасында хөрмәт һәм популярлык казанды. Фатих Кәримнең иҗат юлы илебездә барган төзелеш чоры белән бәйле. Башта пионер булган, аннары комсомол мәктәбен үткән Фатихның иҗади максаты, омтылышлары ачык иде. Ленин—Сталин партиясенең идеяләре белән тәрбияләнеп үскән бик күп яшь язучылар кебек үк, Фатих Кәрим дә әдәбият сафына якты караш һәм зур иҗат планнары белән, килде. Бу планнарның нигезендә халкыбызга, бөек Ватаныбызга хезмәт итү кебек изге максат ята иде. Ул мәктәп яшендә чагында ук әдәбият белән бик нык кызыксына, әдәби түгәрәкләрдә катнаша һәм үзенең каләмен сынап карый. 1928 елда аның беренче шигырьләре басылып чыга. Ул беренче шигырьләрен яшьләр турында, комсомол турында яза һәм озак еллар буена яшьләр матбугатының актив эшчесе була. Ф. Кәрим яшьләрнең яңа төзелешләрдә алдынгы кешеләр булып эшләүләренә күп кенә шигырьләрен багышлады. Аның «Безнең һәйкәл» шигыре шундыйлардан. Ул биредә үзен дә «батыр яшь егетләр» сафында дип хис итә һәм үзенең комсомолец булып үсәчәгенә зур ышаныч белән каравын белдерә.
Янар таулар көчле
Җирне тетрәтәләр,
Тик вакытлы —
Алар сүнәчәк.
Ә мин менә
Комсомолда
Шиңмәс гөл тик
Чыныгып үсәчәк, — ди яшь шагыйрь. Ул илебездә барган киң төзелешнең, яңа тормыш төзү өчен көрәшнең пафосын яхшы сизә, намуслы хезмәткә дан җырлый. Ул бераз Маяковскийчарак итеп:
Эшләгән эш
Үзе һәйкәл безгә.
Тик эш үти барлык теләкне,— ди. 1928 нче елны басылып чыккан, үз сүзе белән әйткәндә, «башлангыч җырларының» беренчеләреннән саналган бу шигырьдә үк инде без 80 яшь шагыйрьнең көчле Фавышын ишетәбез һәм кыю гына фикер йөртүен күрәбез. Яшьләр, комсомол тормышы тематикасы Ф. Кәрим иҗатында киң урын ала. 1928—1931 нче елларда ул бик күп шигырьләрен шул тематикага багышлый. Ул Ленин комсомолының эше, аның тормышы белән яши, аның уңышлары белән шатлана һәм горурлана. 1928 елны хөкүмәтебез Ленин комсомолын орден белән бүләкләде. Комсомолец шагыйрь Ф. Кәрим, бу зур бүләк белән дәртләнеп, «Мин дә орденлы» дигән лирик шигырен яза. Ул барлык яшьләрнең шатлыкларын, горурлык хисләрен белдерә:
Комсомолия,
Синең агзаң бит мин.
Сиңа гына
Беркеткәнмен бөтен күңелне;
Шулай булгач,
Һәммәгезгә игълан итәм:
Мин дә бүген Кызыл орденлы. Ул еш кына үзенең яшь иптәшләре алдына: «Бөек теләгеңне нинди көрәш белән бәйләдең?» — дип куя да: «Безнең теләк—Ленин байрагы, без теләкле яшәү юлында, безнең җиңү бөек хезмәт аша», дип җавап бирә, яшьләрне Ленин эше өчен, яңа тормышның җиңүе өчен көрәшергә, «кояшлы бөек илебезне» дошманнардан сакларга чакыра. Кыю поэтик тавышын яңгыратып күтәрелеп килгән яшь шагыйрь әнә шулай совет яшьләренә хас булган эш дәрте белән совет иленә бирелгәнлек хисләрен, комсомолецларның ялкынлы омтылышларын җырлый. 1933 нче елда шагыйрь «Яшьлек байрагы» дигән шигырендә «ике орден таккан Ленин нәселе—данлы комсомол»ның батырлыкларын тасвирлый. Ул яшьләрне һәрвакыт батыр көрәшче булырга, Ленин комсомолы исемен югары тотарга өнди. Яшьлек мәгънәсез, максатсы булмаска тиеш, ди:
Яшьлек —
Дәртнең ташыган чоры!
Ул көч булсын җиңү астында.
Иң бәхетле яшьлек
Көрәшче булу
Ленин комсомолы сафында.
Бөтен иҗаты дәвамында Ф. Кәрим яшьләр темаларын, мәхәббәт, дуслык, семья һәм иҗтимагый-политик мотивларын үзенең лирик шигырьләрендә булсын, поэмаларында булсын үстереп, тирәнәйтеп чагылдыра килде. Билгеле, Ф. Кәрим, һәрбер иҗат кешесе кебек, башта өйрәнү чорын кичерә. Чып поэзия осталыгына ирешү өчен бик нык эшләргә, өйрәнү һәм эзләнү процессында үзенең шигъри тавышын табарга, аны ачык билгеләргә омтыла. Ф. Кәрим беренче шигырьләр җыентыгын «Башлангыч җыр» (1931) дип атый. Бу җыентык башлангыч кына булуга карамастан, яшь талантның үсеп килүен ачык күрсәтә. Биредә әле Ф. Кәрим үзенең өйрәнү чорын үткәрә. Аның шигырьләрендә гомуми сүз, абстракция, коры декларацияләр еш кына очрый. Шигырь төзелешендә таркаулык, төгәлсезлек күренә. Ләкин ул үз өстендә гаҗәп зур тырышлык белән эшли һәм һәр яңа әсәрендә моның яхшы нәтиҗәсе, үскәннән-үсә баруы күренә. Үз-үзенә карата да, каләмдәш иптәшләренә карата да таләпчән шагыйрь иде ул. Безнеңчә, Ф. Кәримнең 1933—34 елларга кадәр язган шигырьләрендә аның үзенчәлекле поэтик йөзе тәмам ачылып бетми әле. Соңга таба аның таланты сизелерлек ныгый, үзенең стилен таба һәм үстерә, ә Бөек Ватан сугышы елларында инде ул үзен шактый формалашкан, колачын иркен һәм киң җәеп җибәргән шагыйрь булып таныла. Ф. Кәримне, бер дә икеләнмичә, бишьеллыклар чоры тудырган шагыйрь дип атарга мөмкин. Бөек сталинчыл бишьеллыклар безнең илебезнең данын бөтен дөнья күләмендә күтәрде, илебезне моңарчы тарихта булмаган үсү темплары белән алга җибәрде. Ленин — Сталин партиясе байрагы астында совет халкы, сталинчыл бишьеллык планнарын срогыннан элек үтәп, хуҗалык һәм культура төзелешендә тарихи җиңүләргә иреште, һәм безнең илдә уңышлы рәвештә социализм төзелде. Шуның белән бергә совет кешеләре дә үзгәрде, социализм төзү өчен көрәш пафосы белән янучы, большевиклар партиясенең, бөек идеяләре белән рухланучы совет кешеләренең социалистик ацы, туганлык, бердәмлек хисләре, батырлык сыйфатлары тагын да үсте. Совет илендә хезмәт намус, дан һәм батырлык эше булып әверелде. Илебезнең промышленносте һәм авыл хуҗалыгы бик югары күтәрелде, социалистик Ватаныбызның оборона көче тагын да үсте һәм ныгыды. 1929—30 нчы елларда Ф. Кәрим, социалистик төзелешнең киң җәелүен күреп, хезмәткә, социалистик ярышка, ударникларга багышланган лирик һәм публицистик шигырьләрен яза («Ильич лампасын ясаучы кыз», «Кояш белән тиңләшербез», «Тыңлыйбыз», «Кул кысышып», «Большевиклар темпы» һ. б.). Шагыйрь социализм төзү процессында кешенең яңаруын күрергә омтыла.
Төзү дәртен,
Кешенең яңаруын
Җырда көчәйтергә ашыгам, — ди. Ул «кешенең яңаруын» җырларга теләвеи сүздә генә калдырмады, аны лирик шигырьләрендә, «Җиденче мич», «Тавышлы таң» һәм башка шуның кебек зур күләмле поэмаларында чагылдырды. Ф. Кәрим, сталинчыл бишьеллыкларда Татарстан экономикасының һәм культурасының чәчәк атуына шатлык белән карап, республикабызның аграр илдән индустриаль илгә әверелә баруы турында лирик шигырьләрен яза («Башланды», «Туган ил», «Кайту җыры» һ. б.). Элекке тын, моңсу кырларның гөрләгән машиналар белән тулуы аны иҗатка рухландыра. «Башланды» шигырендә ул Татарстанның үсүен котлый:
Татарстан! Синең кырларың
«Моңсу» күренешләрен югалтып.
Күтәрерлек булды үзенең җилкәсендә
Машиналар төзү гигантын! Төзелеш фронтындагы җиңүләребез, кешенең яңаруы кискен сыйнфый көрәш шартларында барды. Буржуаз сыйнфый калдыклар, капиталистик чит ил агентлары, империализмның төрле ялчылары илебездә барган социалистик төзелешне җимерергә, үсешне туктатырга маташтылар. Ләкин аларның явыз ниятләре барып чыкмады, совет халкы аларга каты отпор бирде. Ф. Кәримнең бу мәсьәләләрдән читтә калуы мөмкин түгел иде. Көндәлек актуаль политик темаларны яктыртырга, заманның сулышы, бай тормышы белән яшәргә омтылган шагыйрь, һичшиксез, иң характерлы төп моментларны чагылдырырга тиеш. Ф. Кәрим сыйнфый дошманнарга каршы көрәш, революцион уяулык темасына багышлап, политик үткен шигырьләрен язды («Җиңү юллары», «Дошман эзли», «Алдылармы» һ. б.). «Җиденче мич» поэмасында да дошманнарның корткычлык эшләрен фаш итү мотивы әсәрдә зур урын ала, бөтен поэма диярлек сыйнфый көрәш каршылыклары чагылышына төзелгән. «Җиденче мич» (1930-31) поэмасы— Ф. Кәримнең беренче зур әсәре. Производство, эшчеләр тормышы темасына язылган бу әсәрдә Уралдагы бер зур металлургия заводының беренче бишьеллыкта илгә күбрәк металл бирү өчен көрәше күрсәтелә. Шагыйрь совет эшчеләренең социалистик производствоның җиңүен, илнең куәтен арттыру өчен януларын, көрәш һәм хезмәт процессында хезмәткә, Ватан каршын-дагы бурычка аңлы мөнәсәбәт үсүен, ирекле хезмәт пафосын шактый җанлы итеп, конкрет образлар аша гәүдәләндерә. Моны бигрәк тә уңышлы гына эшләнгән Таҗи һәм Митрофанов образларында күрергә мөмкин. Шагыйрь үзенең поэмасына эпиграф итеп түбәндәге юлларны куйган: Безнең илнең Бөек идеалын Бер докладта мөмкин тыңларга, Аның җиңү юлы. Зур көрәше Язсаң сыймас Миллион томнарга. Бик мәгънәле әйтелгән сүзләр бу, һәм тыйнаклык өчен генә әйтелмәгән. Ф. Кәрим зур темага тотынганда бу иҗат эшенең бөтен җаваплылыгын, илнең гигант адым белән алга баруын җырлар өчен киң колач һәм кыюлык кирәклеген яхшы аңлый. Бу әсәрен ул нигездә уңышлы гына башкарып чыга. Ул үзенең поэмасында беренче бишьеллык чорындагы производство тормышын, хезмәт күтәренкелеген, шул чорның характерлы якларын чын күңелдән чыккан поэтик буяуларда тасвирлый. Чуен һәм корыч коючы Урал батырларына мактау җырын җырлый:
Урал! Магнитлы тауларын
Күтәрде коммуна байрагын.
Яңа ил корыла өстеңдә.
Гигантлар каплады һәр ягын.
Киң сула син, Урал!
Газлардан мартенга ут ал,
Шауласын чыңгырап
Металл, металл, металл,
«Җиденче мич»тә бер дә кимчелек юк дип әйтеп булмый. Аның поэтик теле һәм композициясе тиешлечә җыйнак, һәр яктан төгәл итеп үлчәнеп эшләнеп бетмәгән. Иң зур кимчелеге,—шагыйрьнең производство, эшчеләр тормышын җитәрлек белмәү, тормыш детальләрен уйлап, өйрәнеп җиткермәү аркасында дөреслектән читкә китү, аерым урыннарда ясалмалыкка бирелү күренә. Бу шулай ук яшь шагыйрьнең тәҗрибәсезлегеннән дә килгәндер. Шуңа карамастан, бу поэманы Ф. Кәрим иҗатының үсүен күрсәткән, нигездә уңышлы булган әсәре дип исәпләргә мөмкин. Ф. Кәрим «Җиденче мич»тән соң производство темасына яңа зур әсәр язарга омтылыш ясамады. Ф. Кәрим, барыннан да элек, яшьләр, авыл тормышы һәм оборона темалары белән күбрәк кызыксынды. Аның иң яхшы әсәрләре шул темаларга багышланган. Ф. Кәримнең тормыш юлы да күбрәк авыл белән һәм Совет Армиясе белән бәйләнгән иде. Аның иҗатының көче, безнеңчә, политик лирикасында һәм оборона темаларына язылган, Ватан сугышына багышланган шигырь һәм поэмаларында тулырак күренде. Аның поэзиясенең көче идеялелеген, ялкынлы патриотик хисләрне матур, гади һәм күңелдә урнашып калырлык итеп әйтеп бирә белүендә шагыйрьнең производство, колхоз авылы темасына яки оборона темасына язылган әсәрләрендә без аның рух ныклыгын, таза оптимизмын, совет кешеләренең гүзәл сыйфатларын сизәбез. Ул укучыны сокландыра, яхшыга өнди, көрәшкә дәртләндерә. Ф. Кәрим совет кешеләренең бәхетле тормыш төзү шатлыкларын, үз эшләренә һәм көчләренә ышанып карауларын, совет халкының иҗат хисе, яңаны тудыру хисе белә» януын бик күп лирик шигырьләрендә чагылдырды. Әйе,
Беренче кат җирдә шат яшибез,
Ил бәхетен даулый эшебез,
Нинди генә эшкә кул салсак та,
Иҗат итә торган кеше без, — дигән гади, матур, мәгънәле юлларда горурлык хисе яңгырый. Үз чорының хисләре белән янган шагыйрь илебезнең алдынгы, социалистик хезмәт үрнәкләрен күрсәтүче кешеләребезгә мактау җырларын җырлый: Туган илем! Бу кояшта үскән Демченкодай эшчән кызларын. Хезмәт байрагына әйләнүче Стаханов кебек улларың Яшәсен! Яшәсен! («Май эцыры», 1936 ел.) Авыл тормышының, аның кешеләренең яңаруы, үзгәрә баруы, колхоз төзелешенең җиңүе турындагы шигырьләре һәм «Тавышлы таң» поэмасы Ф. Кәримнең колхо авылын белүен, аны поэтик образ-лар аша бирә алуын күрсәтәләр. «Бакчачы кызлар», «Кырга — фронтка», «Яз ташкыны» һ. б. шигырьләрендә социалистик авыл хуҗалыгының үсешен, колхозчы крестьяннарның югары уңыш өчен көрәшүләрен, культуралы мул тормыш төзүләрен сурәтли. «Тавышлы таң» (1933) поэмасында Ф. Кәрим, колхоз төзелеше җиңүе нәтиҗәсендә, крестьян психологиясендә үзгәрү башлануын, ләкин крестьян 83 аңында сакланган капиталистик калдыкларның, әле бетеп җитмәвен гәүдәләндерә. Колхозчы Җиһанша образында бу каршылыкның бәрелеше шактый кискен психологик кичерешләр аркылы тасвирлана. Ләкин поэманың эчке төзелеше, тәрбия максаты белән, колхозчыны хезмәт хокукыннан вакытлыча мәхрүм итү кебек ялгыш, колхозның реаль тормышына һич тә туры килмәгән һәм хас булмаган мотивка корылуы әсәрнең эчтәлегенә зарар иткән һәм художество кыйммәтен киметкән. Ф. Кәрим, безнең поэзиябезнең алдынгы вәкилләреннән берсе буларак, чын реалистик нигездә, революцион романтика белән сугарылган әсәрләр иҗат итте. Ләкин шул ук вакытта шагыйрьнең социалистик реализм принцибыннан читкәрәк киткән йомшак әсәрләре дә булмады түгел. Мәсәлән, «Тавышлы таң» поэмасына һәм нигездә ялгыш булган «Таныш бу күзләр» балладасына карата бу сүзләрне әйтү урынлы булыр. Ф. Кәрим ялкынлы патриот шагыйрь иде. Ул үзенең туган илен чын күңелдән бирелеп сөйде, социалистик тормыш төзүгә ирешкән бөек Ватаны каршындагы изге бурычын һичбер вакытта да онытмады һәм патриотик хис белән рухланып, дулкынланып иҗат итте. Аның иҗатында оборона темасының төп урынны алуы очраклы түгел. Бу — аның иҗаты өчен иң характерлы бер күркәм сыйфат. Ф. Кәрим әдәби эшчәнлегенең башлангыч елларында ук яшьләрне батыр сугышчы булып, чын совет патриоты булып чыныгып үсәргә чакырып шигырьләр яза. 1932 нче елда язылган «Эшче-сугышчы» дигән сер шигырендә ул, бүген син алдынгы эшче булсаң, иртәгә, Ватан чакыруы белән, син алдынгы сугышчы да була белергә тиешсең, ди. Совет илен капитализм ерткычларыннан, фашистик илбасарлардан саклау һәрбер совет патриотының бурычы. «Ышанычлы безнең чик сакчысы, постын ташлап артка чигенмәс», ди ул һәм «яңа илне ярышып төзүчеләр» дә «сигнал булу белән— сугышчы» булырга хәзер торырга тиешләр дип өсти. «Эшче-сугышчы» шигырендә яктыртылган әнә шул мотив, — ягъни совет кешеләренең батыр, сугышчан рухта тәр бияләнеп чыныгулары турындагы фикер Ф. Кәримнең Бөек Ватан сугышына кадәр үк язылган бик күп политик лирик шигырьләрендә һәм поэмаларында чагыла. «Үзем китәр идем», «Мишень булмас», «Чайка башыңны», «Пулеметчы», «Дулкынланып китте ак болыт» һәм башка шигырьләре «Яшен яктысы» һәм «Аникин» поэмалары шагыйрьнең оборона темалары өстендә нык эшләгәнлеге турында сөйлиләр. Алар, бай эчтәлекле булулары белән бергә, поэтик яктан да шагыйрьнең иҗат хәзинәсендә кыйммәтле матур үрнәкләр булып торалар. Иң көчлесе, иң төгәл эшләнгәне— «Аникин» поэмасы. Ул — 1936 нчы еллардагы әсәрләреннән иң уңышлы, шагыйрьнең таланты үсә, ныгый баруын раслаган әсәр. Поэмада илебезнең көнчыгыш чикләрен саклаганда һәлак булган комсомолецларның батырлыгы, совет кешеләренең бердәм көрәше, туганлык, дуслык хисләре сурәтләнә. Рус егете Михаил Аникин белән татар егете Галим Ибраһимовның геройлыклары һәм аларның туганнарча дуслыклары аеруча көчле бирелә. Бу ике образда совет яшьләренең геройлык, патриотлык һәм рухи байлык сыйфатлары истә калырлык рәвештә зур осталык белән гәүдәләндерелә. Шагыйрь, поэмадагы геройлары белән бергә, үзен дә көрәшче итеп хис итә, аларның тойгылары һәм хыяллары белән яши, җиңү өчен һәм бөтен ил өчен яши белергә өнди. Мин үзем дә батырларның юлын Хыялымнан бик еш үткәрәм, Алар биргән тойгы ялкыннарын Факел итеп өскә күтәрәм, — ди ул поэмасының ахырында. Ф. Кәрим актив көрәшче, киң совет массасының тормышы, интереслары белән кызыксынып яшәүче шагыйрь иде, ул һәрвакыт политик актуаль темаларга язарга тырышты, көннең үткен мәсьәләләреннән чигтә тору аның өчен яг нәрсә. Аның поэзиясендә тормыш җыры яңгырый, аның әсәрләрендә яшәүчәнлек, үткенлек көчле. Бөек Ватан сугышы елларында аның бу сыйфатлары тагын да киңрәк һәм тирәнрәк ачылды. Бөек Ватан сугышына Фатих Кәрим сугышчы һәм сугышчан шагыйрь булып китте. Патриот шагыйрь:
Мин ант птәм: соңгы тамчы каным,
Күкрәгемнең соңгы сулышын.
Бөтенесен сиңа, сиңа бирәм,
Ватанымның изге сугышы, — дип, антын биреп, совет җирен таптаучы ерткыч фашистик илбасарларга каршы сугышка керде. Ул корал белән дә, дошманга нәфрәт уты чәчеп торган үзенең әсәре белән дә дошманга каршы аяусыз сугышты, батыр совет сугышчыларының алдынгы сафында барды. Ул гади солдаттан офицер дәрәҗәсенә күтәрелде, батырлыклары өчен ул «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнде. Ф. Кәрим биргән изге антында нык торды, Ватаны өчен бөтен иҗат көчен, тормышын кызганмады. Сугыш чорында ул, каты ут эчендә булуына һәм авыр поход шартларына карамастан, бик зур тырышлык һәм бетмәс-төкәнмәс энергия белән үзенең иҗатын дәвам иттерде, бай эчтәлекле һәм художество ягыннан төгәл эшләнгән бик күп матур әсәрләр бирде. «Мәхәббәт һәм нәфрәт», «Моң һәм көч» исеме астында басылып чыккан шигырьләре һәм поэмалары безнең әдәбиятыбыз хәзинәсенә кыйммәтле яңа әсәрләр булып керделәр. Ф. Кәрим үзен талантлы прозаик итеп тә танытты. «Разведчик язмалары» һәм «Язгы төн» повестьлары һәм фронтта язылган «Шакир Шигаев» пьесасы шагыйрь талантының күп кырлы һәм киң колачлы булганлыгын раслыйлар. Ф. Кәримнең сугыш елларында иҗат ителгән шигырьләреннән, поэмаларыннан һәм повестьларыннан туган илебезгә кайнар мәхәббәт һәм дошманга каршы утлы нәфрәт хисләре ташып тора. Аның нинди генә темага язылган әсәре булмасын, һәркайсы чын советчыл патриотизм идеяләре белән сугарылган. Туган авылын, аның ак каенын, ямьле су буйларын, Иделне, Казанны сагыну хисләре белән тулган шигырьләрендә дә, дусларына, семьясына багышланган эчкерсез, тирән хисле лирик нарчаларында да шагыйрь тар «минлек» эченә бикләнми, ә үзенен әсәрләрен иҗтимагый-политик мотивлар, патриотизм идеяләре белән органик бәйләнештә иҗат итте. Ул укучы күңелен дулкынландырырлык конкрет образлар, җылы сүз, матур буяулар таба белде. Ф. Кәрим сугыш чынбарлыгына, күңелләрне әрнеткән авыр көннәргә аек күз белән туры карый белде, совет кешеләре өчен генә хас булган рух бөеклеген, ныклыгын үзенең әсәрләрендә бик дөрес чагылдырды. Ул данлы Совет Армиясенең, бөек совет халкының явыз дошманны җиңүенә һәрвакыт ышаныч белән карады һәм җиңү җырын җырлады. «Хәнҗәр», «Икәү бергә», «һөҗүм», «Кичке җыр», «Партизан хатыны», «Җиңү җыры», «Волхов кырында», «Безнең урамда» һәм башка шундый шигырьләрен, «Тимер һәм тимерче» кебек гаҗәп оста язылган балладасын. «Өмет йолдызы», «Идел егете» һәм «Пионерка Гөлчәчәккә хат» кебек поэмалары аның шундый әсәрләреннән. Ф. Кәримнең кайбер лирик шигырьләрендә моңсулык сизелә. Ләкин моны шагыйрьнең рух йомшаклыгы, көчсезлек билгесе дип әйтү дөрес булмас иде. Ф. Кәрим — иң оптимист, хакыйкатькә туры караучы һәм үз сүзен туры әйтүче шагыйрьләрнең берсе. Аның лирик уйлануларында, «моңсулануларында»да тормышка аек карашын һәм оптимистлыгын сизәсең. Патриотлык, рухи ныклык — совет кешесенең иң гүзәл сыйфаты. Шагыйрь моны «Өмет йолдызы». «Тимерче һәм тимер», «Пионерка Гөлчәчәккә хат» һәм башка әсәрләрендә гаҗәп тирән мәгънәле һәм җанлы образлар аша бирә. Я «Өмег йолдызы»нда совет кешеләренең, бөтен газапларга карамастан, дошман каршында тез чүкмәүләре, Совет Армиясенең, көченә, иптәш Сталинга ышанычларын какшатмыйча нык тору картинасы күңелне тетрәтерлек итеп тасвирлана. Совет Армиясе безнең кеше-ләребезне, җирләребезне фашистлар коллыгыннан азат итәләр. Совет патриотларының беренче рәхмәт сүзләре иптәш Сталинга җибәрелә. Шагыйрь чын күңелдән дулкынланып тасвирлый бу шатлыкны:
— Тапшырыгыз чиксез рәхмәтемне,
Хаклык, бәхет дулап ватанга,
Коллык җәллатеннән безне коткаручы
Сталинга — бөек атага! —
Сталинга! Куанудан елау,
Кочаклашу, мактау, кавышу...
Канатларын җилпи язгы күктә
Сталинга рәхмәт тавышы.
Совет сугышчыларының, совет кешеләренең хисләре, уйлары белән янып, Ф. Кәрим дә һәрвакыт иле турында, бөек Ленин — Сталин байрагы астында җиңүче совет халкының бәхетле тормышы чәчәк атуы турында уйлады. Бу турыда ул безнең һәркайсыбызның күңеленә кереп урнашкан сүзләрне гади һәм бик матур итеп әйтеп бирде:
Озын сүзнең кыскасы шул,
Күп яшәргә теләсәң:
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң.
Гомерең озын була.
Ф. Кәримнең сугыш елларындагы әсәрләрендә батырлык темасы иң киң, иң тулы чагылган темаларның берсе булды. Бөек Ватан сугышында совет халкы тылда һәм фронтта моңарчы күрелмәгән массовый героизм күрсәтте. Совет кешеләренең геройлыкларына бөтен дөнья сокланып карый. Бу тарихи факт безнең совет әдәбиятында киң күләмдә чагылды. Сизгер йөрәкле, патриот шагыйрь Фатих Кәрим әнә шул героиканың ялкынлы җырчысы булды. Фатих Кәримнең бай иҗат мирасы тиешенчә өйрәнелмәгән әле. Маяковский һәм Такташ поэзиясе традицияләре нигезендә үскән Ф. Кәримнең үзенчәлекле иҗатында моңарчы әле тиешле игътибар биреп бетерелмәгән яңа сыйфатлар, матур үрнәкләр бар. Аның поэтикасы да, һичшиксез, татар совет поэзиясенә яңалык өстәде. Моны өйрәнү бик әһәмиятле эш булачак, ә ул, әлбәттә, эшләнер дип ышанабыз. Фатих Кәрим үзенең ялкынлы, көчле иҗаты белән бүген дә яши. Аның саф йөрәктән ташып чыккан, батыр солдат каны белән беркетелгән онытылмаслык патриотик әсәрләре белән ул коммунизм өчен көрәшүчеләр сафында бара.