Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЮМ НАСЫЙРИНЫҢ БАСЫЛМАГАН КУЛЪЯЗМАСЫ

КАЮМ НАСЫЙРИНЫҢ БАСЫЛМАГАН КУЛЪЯЗМАСЫ

Каюм Насыйриның Казан университеты фәнни көтепханәсендә саклана торган бик күп сандагы кулъязмалары арасында «Хитабаты лиәһли Казан» («Казан халкына мөрәҗәгать») исемле, әлегә кадәр беркайда дл басылмаган» 150 битлек зур бер кулъязмасы бар. Кулъязманың язылу датасы күрсәтелмәгән. Тик К. Насыйриның 1870 нче еллардагы кулъязмалары арасында саклануына карап һәм тексттагы даталардан чыгын, аны 1874—1880 нче еллар арасында язылгандыр дип уйларга мөмкин.
Бу кулъязма тормыш һәм көнкүреш мәсьәләләре турындагы беседалардан яки киңәшләр җыентыгыннан гыйбарәт. К. Насыйри бу әсәрен
, 15 бүлеккә бүлеп, һәрбер бүлеген «Хитап» («Мөрәҗәгать») дип атаган. Анда әһәмиятлерәк булган түбәндәге бүлекләр бар:

1) Йөреш-торыш мәсьәләсе,

2) Кием-салым,

3) Бала тәрбиясе,

4) Гыйлем өйрәнү,

5) Сәламәтлек саклау кагыйдәләре,

6) Балалар укыту,

7) Фән өйрәнүнең әһәмияте,

8) Телләр өйрәнү, бигрәк тә рус теле белән ана телен өйрәнүнең әһәмияте,

9) Иске мәдрәсәләрдә уку-укыту программаларын һәм методларын тәнкыйтьләү,

10) Йорт һәм мунча салу,

11) Туйлар уздыру һ. б.

Әсәр язылып бетмәгән.

Бу әсәр ул вакыттагы Казан татарларының тормыш-көнкүрешләреңә, гадәт-йолаларына һәм тәрбия мәсьәләләренә карата К. Насыйриның үзенчәлекле тәнкыйть карашларын бик ачык чагылдыра.
Түбәндә без шул кулъязманың аерым бүлекләрен урнаштырабыз. Кулъязманың теле оригиналдагыча алынды. Аңлашылмый торган гарәп-фарсы сүзләренең мәгъйәләре бирелде. Тыныш билгеләре бүген кабул ителгәнчә куелды
Текстны язучы М. Гали хәзерләде.


ӘЛХИТАБЕЛ-ӘҮВӘЛ
И әһле ислам әфәнделәрем! Сезгә тәнбиһ вә хитап кыйлмастан борын бер мәсәл китерәем. Урмандагы агачлар, безне балта кисеп тәләф кыладыр, дип балтадан шикаять кылдылар. Ахыры зифәһем булганнары әйттеләр: ни эшләмәк кирәк, үзебез гаепле, ни өчен без балтага саплык бирдек, сабы булмаса, әлбәттә, тәләф кылмас иде, диделәр. Гараз будыр ки, мәмләкәт сезгә галәбә кыладыр, үзләренең тарафларына күндермәк өчен һиммәт багламышлардыр. Илле елдан ни булачак, хода белер...


ӘЛХИТАБЕС-САЛИС
Үзегез хәер, балаларыгыз утын; сез бала тәрбия кыла белмисез, бары дөньяга балалар китермәк сезнең эшегездер. Әмма бу сыйфат хайваннарда да бар, мактанырга лаек эш түгелдер. Бала дөньяга килгәч шәргы мужибенчә тәрбия кылмак атаның зиммәсендәдер. Балаларыгызның бары анасыннан имчәк имгәнде үгрәнгән телләре бар. Хайваннан тәфрикасы 1 бары шулдыр. Бичаралар, ни үкенечтер, мәгърифәттән мәхрүмнәрдер. Ләкин мәгърифәт ни нәрсә икәнен үзегез белмәйсез, гяһа 2 ниндәен кабилиятле 3 балаларыгыз тугры килгәне бар, ләкин мәгърифәт иясе бер адәмгә тапшырып тәрбия кылдыра алмайсыз, ни кәйфиятчә вә ни тарикъча 1 тәрбия кылмак тиеш — аны белмәйсез. Мәдрәсәдә бер хәлфә кебек нәрсәгә бирәсез ки, үзе дә сезнен балаларыгыздаи әдвән
5, балаларыгызга ни укытырга кирәкне белмәйдер, хәтта ни нәрсә укытканын үзе дә белмәйдер. Бәнагаһ 6 балаларыгыздан «энем, ни нәрсә укыйсың?» дип сорасаң «Фәзаилешшөһүр» яки «Бакырган» вә «Йосыф китабы» дип җавап бирерләр һәм шуның белән мәдрәсәдән чыкарлар. Ул баладан ни мәгърифәт өмит итмәк кирәк. Иң зиһенне ача торган фәннәр гакылыяттан7 вә һәм риазыяттан вә һәм әхлактан9 мәхрүм, адәм белән мөхавәрә вә мөгашәрә вә мөгамәлә тарикын 10 асла белми калалар. Азрак укыткалагач, язу галәмәтен куя белгәннән сон эшкә кушасыз, яки кибеткә куясыз. Кибеттә дә һаман утын. Берәү нәрсә алырга керсә: «Ни кирәк?» дип акаеп кычкыралар. Мөштәри булган кеше белән ни тарикъча мәкаләмә 12 кылырга кирәк, әхлактан хәбәрдар булмаганлык сәбәпли сүзнең җаен белмәйләр, кеше белән каты вә тупас сөйләшәләр, мөштәрине биздерәләр, бер кергән кеше кибетегезгә икенче мәртәбә кермәскә сәбәп буладыр. Балаларыгызны укыткан буласыз: «Углым, бүген ни укыдың?» дип нигә сорашмайсыз. Язу үгрәнергә җибәрәсез, «әүвәле алдым» 13 үгрәнеп кайтадыр.


ӘЛХИТАБЕР-РАБИГ 14
Бөтен галәм халкы гыйлем арттырырга һиммәт багъламышлар 15 икән, шундаен заманда сез гыйлемнең хилафына сәгый кыйласыз 16, ул нигә кирәк, бу нигә кирәк, дисез. Гыйлем кирәк булмай икән, ишәк бул, гыйлем кирәк булмаса, китабын да тасниф кыйлмаслар 17 иде «Бакырган»нан ни чыга, «Фәзаилешшөһүр»дән ни чыга? Башка зарур 18 булган гыйлеме тәхъсил кыйлганнан 10 соң андаен китапларны алып укымак мөмкин. Фән укыганда, андаен китапларны укымак вә укытмак хаҗәт түгел. «Арык шайтан белән симез шайтан хикәяте» фәкать балаларның газиз гомерләрен заигъ итүдән 20 артык ни хасыят. Дәхи дә «Фәзаилешшөһүр»дә һич кәйфияте
21 мәгълүм булмаган нәрсә — тамуг матчасына асарлар, дигән сүзнең балаларга ни файдасы бар? Мондаен нәрсәләрне ник башыгызга алмайсыз? Сез шуны гый-
’ Аермасы. Кай вакытта. J Сәләтле.
4 Пичек һәм нинди юл белән.
’ Түбән.
5 Көтмәгәндә, кисәктән.
7 Философиядән.
һ Математика һәм астрономиядән.
, & Этикадан. 10 Сөйләшү, тору, эш итү юлын
” Сатып алучы.
12 Ничек сөйләтергә.
13 Иске мәктәпләрдә балаларны язуга өйрәтү өчен: «Әүвәле алдым куян тире се, хакы булды фәлән тиен», дип яздыралар иде
14 Дүртенче мөрәҗәгать. Омтылалар.
Iе Гыйлемнең киресенә эш итәсез, каршы киләсез.
17 Китап та язмаслар иде.
18 Бик кирәкле.
18 Гыйлемне алганнан соң.
*• Бушка уздырудан. 21 Пи рәвештә икәнлеге.
лемгә саясыз: «һай-һай углым, мәдрәсәдән ниләр белеп кайткан, дисез. Тамугның матчасы бар имеш! Тимердәнме, тимер булса — эрер, агачтанмы, агач булса — янар. Аңар ник гаклыгыз җитмәй?


ӘЛХИТАБЕС-САМИН
Мәдрәсә галипләрегез 11 12 ун ел, унбиш ел фәкать мантыйк13 белән гомерләрен уздыралар. Мантыйк исә голуме хикәмиягә бер аләттер14. Гыйлем алн15 булган нәрсәгә ун ел тәләф кылып та, имамәтчелеккә шоруг кылгач16, мантыйктан һич эш чыкмай. Әхлак та кирәк була, фикъһе дә,17 жәгърафия дә кирәк була, һәндәсә дә18 кирәк була, һәйәттән19 дә беләсе килә башлый. Гыйльме саиагатьтан 20 21 да кирәк була, вә гыйльме мәгаш вә гыйльме тәдбире өмүр дә 11 кирәк була. Мондаен гыйлемнәрнең мәбнаси 22 23 риазыяттыр вә голуме табигыядыр ,г» аннан хәбәрегез юк. Мантыйкны мәдрәсәдә укытуны бер олуг гыйлемгә саясыз, әмма гыйльме хикмәттән24 мәхрүмнәрсез. Сез, мантыйк укып, максудыңыз фәкать бер-берегезнең тавышын ишетмәенчә дөфгатән: «Мәмнуг, ла нөсәллиме!» 25 кычкырмактадыр. Юк, әфәнделәр, файдалырак гыйлем укымак кирәк иде. Бәли 26, мантыйк һәм тәсхихы фикер 27 өчен булганда, «Шәмсия» мәтенең 28 бер кышта тәам хифыз кылып 29 белергә мөмкин, әмма гыйльме фикъһе, дин вә дианәт зарур нәрсә булса да, мәдрәсәдә вдкытта мәтен китапларын бик забыт кылганнан 30 соң, мәдрәсәдән чыккач та мөтаүвәл31 китапларын тик мота- лага 32 кыйл. Аның вакыты үтмәйдер. Ләкин мәдрәсәдән чыккач, голуме хикәмия вә риазыятны тәкъсил итүе мөшкил. Голуме риазыядан нәфис гыйлемнәр бар исә дә борыныгызга кергәне юк. Зимназиянең33 әүвәлге дүрт дәрәжәсендә 34 укыла торган фәннәр дигәч, котыгыз чыкты, әгәр мокаттәмдә 35 ул фәннәрне белгән булсагыз иде, бер дә исегез китмәс иде. Мәмләкәт балалары гадәтән 36 жиде-сигез яшендә укырга биреләдер, унбер-унике яшьләрендә бу фәннәрне тәмам кыладыр. Бик курыктыгыз, унбер яшәр балалар укый торган фәннәр, имеш. Ләкин мәмләкәт теле белән укыгыз димәк түгелдер ки, бу фән төрек телендә
11 Сигезенче мөрәҗәгать.
12 Шәкертләрегез.
13 Дини схоластикага корылган логика.
I Философияне һәм фәнне белергә бер корал.
Гыйлем коралы.
г> Мулла булгач.
17 Шәригать законнары.
я Геометрия.
19 Астрономия.
20 һөнәр һәм промышленность гыйлеме.
21 Тормыш алып бару һәм эшләрне идарә итү гыйлеме.
22 Нигезе.
23 Табигать гыйлеме.
24 Философия.
1 ’ Кисәктән: Ярамый
, мин моңар ышанмыйм».
26 Әйе.
27 Фикерне төзәтү.
,й «Шәмсия» дигән китапның тезислары. 29 Ятлап.
-° Күңелгә алганнан сои.
31 Зур, калын.
32 Укы.
33 Гимназиямен.
34 Классында.
Электә.
Гадәттә рус балалары вә гарәп телендә көн бәкөн артмактадыр. Чөнки ул фәннәрне кайсы тел белән белсән, дә бел, мәмләкәт теленә махсус фәннәр түгелдер, кайсы тел белән булса да, ул фәннәрне белгәннән соң бары каладыр тел белмәк.


ӘЛХИТАБЕТ-ТАСИГЪ
Ул зимназиянең әүвәлге дүрт дәрәҗә фәннәре гыйльме хисап, җәгърафия, һәндәсә, рус тәварихы. Ул фәннәрне ун яшәр балалар укыйдыр. Етмешенче елда Мөдәббирләрнең әүвәлге тәдбирендә37 38 «әүвәл мәртәбә дә фәннәр әһлс исламның үз теле белән укытылыр» дигәннән соң, 73 нче елда «Хисаплык» дигән бер китап зоһур39 40 итте. Бер календарьда җәграфияне кыскалык белән белдермешләр иде. Янә бер календарьда мәмләкәт тәварихы күренде. Аларны гыйлемгә хисапламадыгыз. Кайсы гыйлем булса да, укымаенча белеп булмай. Әгәр дә бу мәзкүр фәннәр мәдрәсәләрдә кадимнән укыла килгән булса, Мөдәббирләр һәм уку белән тәклиф кылмаслар иде.


ӘЛХИТАБЕЛТАШИР 41
Югарыда балаларыгызның анадан сөт имгәндә үгрәнгән телләре дигән идек, аның тәфсилы будыр ки, берәү гайре телне үгрәнмәкче булса, әүвәл үз теленең кагыйдәләрен яхшы белсен, һәр телнең кагыйдәсе бардыр. Әмма сез мондаен нәрсәгә инкарь кыйласыз. Балаларыгызны русча укытмакчы булсагыз, бер-ике айда рус телен тәмам кочак- ламакчы. Әүвәл хәрефләрен яхшы танып, каләменә төшенгәннән соң, бик күп әлфазы мөфрәдә42 белмәк кирәк. Әлфазы мөфрәдә белгәч тә, кавагыйдатын 43 белмәсәң, һаман русча сөйләшергә, дөрес язарга белеп булмай. Хат тышына гына язсаң да, ничә төрле кагыйдә белмәк кирәк. Тел бар да бер гарәп теле шикелле: сарфы бар, нәхүе бар, мөбтадә хәбәре44 бар, фигыль, фагыйле 45 бар, сыйфат маусуф 46 47 бар. хәрфе җәрләр 48 бар. һәркайсы үз урынында истигъмал кылынмак тиеш. Әмма сезнен моннан хәбәрегез юк. Шул сәбәпле тел үгрәнүнең тарикын белмәйсез. Дәхи дә фән күрмәенчә үскәнсез, һәрбер милләттә балалар өчен һәр фәнне мөштәмил 49 вә һәр фәннән берәр мәсьәлә тасниф кылалар. Башка телдә күргәнегез булмаса да, Истамбулдан килгән кыйраәт китабы тәсмия кылынмыш 50 бәгъзе китап сатучыларда күренәдер, сез аны ни икәнен фәһемләмисез. Шуның кебек китапларны укып-укып укырга үгрәнгән бала, һәр фәннән укый башлагач, тиз фәһем итәдер. Мәдрәсә хәлфәләре карчыклар укытуы белән укыта биргән. Сез аны балаларым сабак укый дип хисаплайсыз. Юк, сабак укымак—алай түгелдер.


ӘЛХИТАБЕ ӘЛХАДИ ГАШӘР
Имдн сезгә мәслихәт вә нәсыйхәт кылып караем, кабул итәрсезме. Балаларга ошбу мәзкүр фәннәрне укытсагыз булмаммы. Бакчы, бичаралар ачылып китәрләр иде. Ләкин сезнең бу уку эшләрен тәртипкә салучыгыз юк, мәгърифәт иясе булган кешегез юк. Бәлки бардыр, әмма
37 Тугызынчы мөрәҗәгать.
’ Эш башындагы кешеләрнең әүвәлге күрсәтмәләрендә.

39 Китап килен чыкты.
* Көчләмәсләр.
Унынчы мөрәҗәгать.
‘ Ялгыз сүзләр.
43 Кагыйдәләрен.
* Ия, хәбәр.
’ Актив ия.
Сыйфатланмыш.
47 Бәйлекләр, теркәгечләр.
' Унберенче мөрәҗәгать. 49 һәр фәнне эченә алган. 15 Уку китабы дип аталган.
сездә кешенең. мәгърифәтен үлчәй торган бизмән юктыр. Сачын кыркытып, мәмләкәт әһленчәрәк киемдә биек үкчәле итек кисә, аны мәгърифәт иясе дип беләсез, гөман кыласыз, гүя ки аның мәгърифәте киемендә ябышып тора. Шул тәмәрредегсз 1 белән торыгыз, нигә чаклы торырсыз. Гыйльме җәгърафия, гыйльме тәварих кадимге халыкларымыз укыганнардыр. Чөнки бу фәннәрдә йиремездә язылган кадимге китаплар күренәдер. Бездән мөкаддәмдәгеләр хам 51 52 түгелләр иде. Әмма сез балаларыгызның букчага күп китап тутырып сабакка йөрүләрен гыйлем укын дип саясыз. Хәзердә гыйлем уку — алай түгелдер. Сез аны фәһемләмәмсез. Гыйльме хисап, гыйльме җәгърафия, гыйльме һәндәсә вә табигыять гыйльме рыазиның 53 шогъбәләредср 54. Боларны күрмәгән адәм — адәм булмайдыр. Адәмне егетләндерә торган фәннәрдер. Мәдрәсәдә укыган балаларыгызның зиһеннәре бер дәрәҗә катып калмыштыр ки, эшкә китермәк мөшкил. Гыйльме хисаптан, җәгърафиядән, һәндәсәдән, табигыятьтән, тәварихтан. кимиядән, сәнагыятьтән — һәркайсыннан балаларыгызга бераз-бераз белдермәк лазим иде.


ӘЛХИТАБЕС-САЛИСЕ ГАШӘР 55
Гыйлемнең хилафына сәгый кыласыз56. Әфәнделәрем, гыйлем арттырмага каедыгыз юк. Әгәр күзе ачыграк балаларыгыз үзе эстәгән бер китап алмакчы булса, китап сатучыларга алдан әйтеп куядыр: «Әти юк чагында миңа фәлән китап китер», яки кибеттә утыргучи хезмәткәрегез булса: «Бай юк чагында миңа фәлән китап китер». Әлбәттә, сезнен мәнгыгезгә57 күрә балагыз яки хезмәткәрегез яшертен аладыр, бу мутлык эше түгелдер. Аны фәһемләмәйсез. Хәтта фәрхән вә сөрүрән58 рөхсәт бирмәк кирәк иде. Гаһа балаларыгыз урамда акча уйнай яки кузна уйнай, яки күгәрчен очырта. Андаен эштән ник балаларыгызны мәнгы кылмайсыз. Болар яхшы эш түгел ләбаса. Сез хөсен вә кобыхны59 белмәйсез, яхшыны, яманны танымайсыз. Кечкенә балаларыгыз, кечкенә пәке, пычак алып, тәти ясаса, өегез эчендә уйнаса, чүпләмә дип. башына сугасыз. Белмәйсез ки, балаларьи ызның бу эше һөнәрмәнд булмакына дәлаләт кыладыр. 60 Биш-алты бала үстерәсез, алдагы көндә балаларыгызның һөнәр вә гыйлем иясе булачаклармы — тәҗрибә кылмайсыз. Дәхи «алдагы көндә һөнәрмәнд вә гакыл иясә адәм булса икән» дип эстәмәйсез дә. Баланы ата-ана изге юлга дәлаләт кылмаса, ул балада өмит булмайдыр
, сез аны уйламайсыз.
51 Кирелегегез.
52 Бернәрсә дә белмәүчеләр
53 Математиканың.
54 Бүлекләре.
55 Унөченче мөрәҗәгать.
56 Гыйлемгә каршы эш итәсез.
57 Тыюыгызга.
58 Шатланып.
59 Яхшылык белән начарлыкны.
,0 Күрсәтәдер.