Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК МӘГЪРИФӘТЧЕ ҺӘМ ПАТРИОТ

МӨХӘММӘТ ГАЙНУЛЛИН

БӨЕК МӘГЪРИФӘТЧЕ ҺӘМ ПАТРИОТ
Узган йөзнең 60 нчы елларыннан башлап әдәбият мәйданына чыккан һәм ярты гасыр буенча гаять зур иҗади-культура эшчәнлеге күрсәткән Каюм Насыйри (1825—1902) туган илебезнең, халкыбызның чын патриоты иде. Ул бөтен тормышын, әдәби талантын халыкка хезмәт итү эшенә бирде. Татар халкын аң-белем ягыннан күтәрү буенча гаять кирәкле һәм тарихи әһәмиятле эшчәнлек күрсәтте.
К. Насыйрига бик авыр шартларда эшләргә туры килде. Аның һәрбер эше, һәрбер хәрәкәте зур каршылыкларга очрады. Бер яктан, патша хөкүмәте властьлары аның мәгърифәтчелек эшчәнлегендәге һәр адымын шик астына алдылар һәм аңа каршы көрәшеп килделәр.
Чөнки реакцион патша хөкүмәте милли культураның һәр күренешенә куркып карый иде. Мәсәлән, ул аңа татар телендә газета чыгарырга да рөхсәт бирмәде. Икенче яктан исә, консерватив татар байлары һәм реакцион руханилар аның прогрессив эшләренә бик нык комачаулык иттеләр. Менә шуңа күрә дә К. Насыйрига һәр нәрсәне кискен көрәш эчендә яца баштан башларга туры килде. Ләкин ул кыенлыклар, каршылыклар алдында туктап калмады, татар халкы арасында мәгърифәт чаткыларын таратуында дәвам итте. Шунысы бик мөһим: ул үзенең бу эшчәнлегенең беренче адымнарында ук дөрес юлга баса, XIX йөздә чагыштырмаслык рәвештә алга киткән бөек рус культурасының, фәненең һәм җәмәгатьчелек фикеренең үсешен күрә, аңлый белә. Ул рус культурасын татар халкы арасында таратырга, аның тормышына, көнкүрешенә кертергә тырыша. Шуның белән бергә, ул чит илләргә китеп, белем алырга теләүчеләргә дә каршы чыга: «Без Россия кешесе, бу Россиядә булган нәрсә безгә җитә», — ди.
К.Насыйриның бу фикерләре очраклы әйтелгән сүзләр булмыйлар. Чөнки ул вакытларда буржуаз галимнәрнең бер төркеме, Россиянең үзендә булган уңышларны күрергә теләмичә, шул: елларда ук чери башлаган капиталистик илләр алдында баш ию позициясенә басалар. Хәтта татар буржуаз идеологлары да татар культурасын үстерүгә ярдәмне читтән, Төркия, Мисыр аркылы Европадан алмакчы булалар. Туган илебезнең патриоты булган. Насыйри исә ачыктан-ачык бу карашларга каршы чыга. «Россиядә барында ни өчен заграницага барырга кирәк», дигән тезисны яклый, һәм бөтен эшчәнлеген шул юлда алып бара, рус культурасы, рус педагогик карашлары ярдәмендә татар халкын агарту эшенә багы шлый.
К. Насыйриның матбугатка чыккан беренче хезмәтләре арасында «Буш вакыт» исеме белән язылган фәнни-популяр әсәре бар. 60 нчы елларда, ягъни татарларда бары тик дини эчтәлекле китаплар гына укылып йөртелгән бервакытта язылган бу әсәрендә Каюм Насыйри табигать күренешләрен татар халкының киң күпчелегенә аңлаешлы телдә язып чыга. Бу китапның беренче бүлегендә кешенең анатомиясе турында сөйләнә, шунда К. Насыйри йөрәк һәм кан йөреше турында язып килә дә, албасты һәм убыр басты дин сөйләнүләрнең нигезсез булуын фәнни мисаллар белән аңлатып бирә. Ул халык арасындагы хорафатларга каршы белемне. фәнне куя.
Шул дөрес карашка баскан К. Насыйри иске схоластикага, иске гореф-гадәтләргә каршы көрәшә, моны үзенен төп бурычларының берсе итеп ала һәм мәдрәсәләрдә яшь буынны тормышка яраксыз нәрсәләр белән агулап килүгә протест белдерә. Аның әлегә кадәр игълан ителмәгән кулъязмалары арасында сакланган «Казан халкына мөрәҗәгать» исемле бер хезмәтендә ул: балаларның үзләре дә бернәрсә белмәгән түбән карашлы хәлфәләргә укырга йөрүләрен урынсыз саныр. «Балагызны бер хәлфә кебек нәрсәгә бирәсез ки, (ул) үзе дә сезнең балаларыгыздан әдвән (түбән. — М. Г.), балаларыгызга ни укытырга кирәкне белмәйдер, хәтта ни нәрсә укытканын үзе дә белмәйдер. Балаларыгыздан «энем, ни нәрсә укыйсын?» дип сорасаң, «Фәзаилешшөһүр» яки «Бакырган» вә «Йосыф китабы» дип җавап бирерләр һәм шуның белән мәдрәсәдән чыкарлар. Ул баладан ни мәгърифәт өмит итмәк кирәк», — ди.
К. Насыйри иске мәдрәсәнең укыту тәртибен һәм анда укыла торган китапларны тәнкыйть итеп кенә калмый, алар урынына балкаларның зиһенен ача, фикерен үстерә торган китапларны — фәннәрне укыту кирәклеген дә күрсәтә. Шул хезмәтендә Казан халкына мөрәҗәгать итеп ул: «Инде сезгә мәслихәт һәм нәсыйхәт итеп карыйм, кабул итәрсезме? Балаларга ошбу мәзкүр фәннәрне укытсагыз булмасмы? Бакчы, балалар, бичаралар, ачылып китәрләр иде. Әмма сез балаларыгызның, букчага күп китап тутырып, сабакка йөрүләрен гыйлем укый дип саныйсыз. Хәзердә гыйлем уку алай түгелдер, сез аны фәһемләмисез. Гыйльме хисап, гыйльме җәгь рафия, гыйльме һәндәсә вәтабигь- ять гыйльме риазыятның шөгъбәләредер (бүлекләре,—Л. Г.). Боларнн күрмәгән адәм адәм булмыйдыр Адәмне егетләпдерә торган фәннәрдер. Мәдрәсәдә укыган балаларыгызның зиһеннәре бер дәрәҗәдә , катып калмыштыр ки, эшкә китермәк мөшкил. Гыйльме хисаптан, җәгърафиядән, һәндәсәдән, табигыя ьтә н, тәв
арихтан, кимидән сәнагыятьтән — һәркайсыннан балаларыгызга бераз-бераз белдермәк лазим иде»,— ди.
К. Насыйри бу турыда халыкка мөрәҗәгать итеп кенә калмый, бәлки гимназиянең баштагы дүрт классы күләмендәге татар телендә фән китаплары булдыруны үзенә бурыч итеп куя. Фәннәрне башлангыч мәктәпләрдә ана телендә укытуны кирәк дип таба, шуның өчен рус телендә булган фән китапларын татарчага тәрҗемә итә.
Шуның белән бергә К. Насыйри татар балаларына рус теле укытуга зур игътибар бирә. 1871 елдан башлап ул татар балаларын русча укыта башлый, бу эше белән беренче башлап үрнәк күрсәтә.
К. Насыйрига бу эшне башкару җиңел генә булмый. Укыту өчен урын, квартира табу, балаларны укытуга тарту буенча күп тырышлыклар күрсәтергә, бу юлда төрле җәфалар чигәргә туры килә. Бу турыда ул үзенең истәлегендә түбәндәгеләрне яза: «Фатир табып булмый. Аена 50 тәңкә бирсәң дә, балалар укытамын дигәч, фатир бирмәделәр. Ахыры чарасыз, Мокрый урамында бер кабак өстендә фатир алып һәм капка өстенә вывеска куен, алты-җиде, бәлки унлап бала җыелды. Бичара бу адәм дә чикте җәфаны! Астында кабак, төн буе җырлыйлар, сугышалар... Чыкса — урамы кабахәт... Хәтта бәгъзе адәмнәр Казан шәһәреннән кудырырга йөрделәр. Укып торган балаларның мәдрәсәдәге хәлфәләре: «Русча укыма!» дип, аларны яткырып сукты. Бервакытны тагын балалар бетеп китте... Аннан соң бу адәм күп тырышлык белән янә берничә бала жыйды».
К. Насыйри, шундый гадәттән тыш авыр шартларда зур түземлелек күрсәтеп, татар балаларына рус геле өйрәтүен дәвам иттерә. Балаларны мәктәпкә үзе йөреп җыя һәм укырга тартылганнарын саклап калырга теләп, кулында булган бөтен мөмкинлекләрне эшли, хәтта аягына булмау аркасында укырга йөрми башлаган ярлы балаларга үз акчасыннан аяк киемнәре дә алып бирә. Шулай итеп ул төрле юллар белән, үзе әйткәнчә, «яхшы сүз һәм йомшаклык белән» тәрбия һәм укыту эшләрен алып бара.
К. Насыйриның иң зур хезмәтләреннән берсе булып аның тел өлкәсендәге эшчәнлеге тора. Бу өлкәдә ул гаять киң һәм универсаль хезмәтләр башкара. Ул татар теленең әдәби һәм фән теле була алуын, шуңа хакы һәм сәләте барлыгын исбат итә. Аның культуралы башка телләрдән артта торуын фәкать эшләнмәгәнлегеннән генә күрә. Аны практик һәм гыйльми эшкәртү юлында гаять кыю һәм зур эшчәнлек күрсәтә. К. Насыйри тел гыйлеме һәм сүзлекләр төзү өлкәсендә шул кадәр катлаулы һәм кирәкле эшләрне башкарды ки, бу өлкәдә ул кагылмаган, хезмәт күрсәтмәгән бер генә тармак та юк дисәк, ялгышмабыз. Татар теленең аңлатмалы сүзлеген («Ләһҗәи татары») беренче башлап ул төзи. Русча-татарча һәм татарча-русча «сүзлекләрне төзеп, бастырып чыгара. Математика, геогоафия һәм табигать фәннәре буенча киң массага аңлаешлы терминнар булдыру өстендә дә эшли. Дөрес һәм матур язу кагыйдәләрен күрсәткән кулланманы («Кавагыйде китабәт»), татар теленең фәнни грамматикасын («Әнмүзәҗ») төзүгә дә нигезне К. Насыйри сала. Рус телен үзләштерү, рус китапларыннан файдалану өчен беренче чиратта кирәк булган уку китапларын («Кыйраәте рус»), рус теленең грамматикасын («Нәмүнә яки әнмүзәҗ») төзи һәм аларны бастырып тарата. Ул үзенең бу эшләрен практик укыту процессында сынап, бер телне икенче телгә чагыштыру методын кул-лану юлы белән алып бара. Рус-татар грамматикаларында булган аерымлыкларны, үзенчәлекләрне өйрәнә һәм аларны укучыларына төшендерә. К. Насыйри керткән бу яңалык хәзерге көндә дә, балаларга икенче бер телне өйрәткәндә, уңышлы методларның берсе булып санала.
К. Насыйри татар теленең байлыгын рус теле белән чагыштырып карый. Рус матур әдәбиятында булган бай сурәтләү чараларын — эпитетларны татар сүзләре белән уңышлы тәрҗемә итә. Мәсәлән, рус һәм татар телләрендәге иркәләү һәм кечерәйтелү исемнәрен үзара чагыштырып, И. А. Крыловның түбәндәге шигъри юлларын тәрҗемә итә:
Голубушка, как хороша!
Ну что за шейка, что за глазки!

Рассказывать, так. право, сказки!

Какие пёрышки! Какой носок!

И, верно, ангельский быть должен голосок!
«
Һай күгәрчен генәм, ниндәен һәйбәт!

Кара аның муен гынасын, кара аның күз генәсен!..

Ниндәен нәфис аның йон гынасы!

Ниндәен матур аның борын гынасы!

Дәхи фәрештә тавышы кебек микән аның тавыш кынасы!» дип тәрҗемә итә һәм тагын түбәндәге аңлатуларны өсти: «Голубушка, глазки, пёрышки, носок, голосок дигән сүзләр мәдех мәкамендә зпкер ителгәндер. Бездә һәм бар, мәсәлән, күгәрчен генәм, абзыкай, дускай, җанкай, каш кынасы, күз генәсе... нитәкки га- вамның шигырьләрендә 2:
Әгузе белән бисмилла — һәр китапның баш кынасы.
Кара тузгак кебек ярылып ята — аласы ярның каш кынасы»
, — дигән халык җырларын китерә. Һәм шуның белән тел байлыгының чыганагы халык иҗатында булуын күрсәтеп үтә.
К. Насыйриның тел турындагы концепцияләрендә бөек рус галиме һәм беренче рус грамматикасын төзүче Ломоносов хезмәтләренең шактый гына чагылышы бар. Ломоносов:

«Күп телләрнең патшасы
Мактау урынында китерелгән.
Халык җырларында булган рус теле хөкеме йөргән урыннарның киңлеге белән генә түгел, бәлки үзенең киңлеге, үзенең байлыгы белән дә Европада бөтен телләрдән бөек ул», дигән булса, К- Насыйри да рус телен Россиядәге барлык телләрнең атасы һәм патшасы дип күрсәтә, аны яхшылап өйрәнергә һәм бай хәзинәләре белән файдаланырга чакыра. Әгәр дә Ломоносов грамматиканың әһәмиятен күрсәтеп, аңарга югары бәя биргән булса,
К. Насыйри да үзенең «Әнмүзәҗ»ендә «этимология— белемнәрнең анасы, грамматика — атасы», дип китерә. «Бу ике гыйлемне укып белмәктән гараз (теләк) шулдыр ки, сөйләшкәндә вә язганда телне хатадан сакламактыр. Бу ике фәнне белмәктән күп фәннәр вә гыйлемнәр туадыр», ди.
Шул рәвешчә, К. Насыйри Ломоносов үрнәгендә тел гыйлеме буенча гаять әһәмиятле һәм кирәкле фәнни эшләр башкара, татар демократик әдәби теленең нигез ташларын сала.
К. Насыйриның матур әдәбият өлкәсендә дә тарихи әһәмиятле һәм универсаль хезмәтләре бар. Ул, бер яктан, рус телендәге фәнни-популяр әсәрләрне татар теленә тәрҗемә итсә, икенче яктан, үзе дә оригиналь әсәрләр яза. Ул үзенең эшчәнлеген бик күп өлкәләрдә алып бара. Ул тарихчы да, әдәбият тарихчысы да, фольклор материалларын җыеп, аларны гыйльми нигездә эшләп бастыручы һәм үзенә кадәр булган татар шагыйрьләренең әсәрләренә игътибар итеп, аларны тикшерә башлаучы галим дә. Татар әдәби тәнкыйтен дә ул башлап җибәрә. К. Насыйрига кадәр киң күпчелек файдаланырлык татар телендә басылып чыккан художество әсәрләре бик аз була. Булганнары да идея эчтәлекләре ягыннан түбән, тәрбия ягыннан әһәмиятләре булмаган китаплардан гына торалар.
Насыйриның матур әдәбият өлкәсендәге беренче хезмәте «Кырык вәзир кыйссасы» дип аталган әсәрне татар телендә эшләп, 1868 елда бастырып чыгару белән башлана. Эчтәлеге һәм художестволылыгы ягыннан укучыларны кызыксындырырлык булган бу әсәр халык арасында бик тиз тарала, берничә ея эчендә сигез тапкыр басыла. Әсәргә Көнчыгышта Ибне-Сина, Европада Авиценна исеме белән танылган бу беек галимнең чын исеме Хөсәен, кушаматы Әбугали (Галинең атасы дигән мәгънәдә), атасының исеме Габдулла һәм бабасыпна исеме Синя була. Ул 980 елда Бохара янындагы Әфшана дигән авылда, тахиж семьясында туа. Яшьтән үк зирәк һәм талант иясе булып, күп эшләп медицина, философия һ. б. фәннәр буенча гаять зур хезмәтләр калдыра. «Канун» исемле әсәре, күн телләргә тәрҗемә ителеп, универог тетларда дәреслек итен кулланылган
кергән хикәяләрнең (әкиятләр мең) күпчелеге гаделлек, намуслылык, батырлык, Ватанга һәм халык ка турылыклылык идеяләре белән сугарылганнар. Әсәрнең уңай образлары турылыклы, хыянәтсез кешеләрдән торалар, һәм аларнын һәр эштә җиңеп чыгулары күрсәтелә. Ялганчы, башкаларга яла ягарга омтылучы мәкерле кешеләр, үзләре казыган базларына үзләре үк төшеп, һәлак булалар.
1872 елда К. Насыйри «Әбүгалисина кыйссасы»н татарчалаштыра Халыкның бай хыялларын эченә алган, художество көченә ия булган, дөньяның барлык телләренә дип әйтерлек тәрҗемә ителгән бу әсәрнең прототибы булып, XI йөз башларында (980—1036) Урта Азиядә яшәгән философ, юрист һәм врач Ибне-Сина исемле мәшһүр галим тора. Бу галимнең үзе һәм аның фәнни эшчәнлеге тирәсендә барлыкка килгән легендар сюжетлы бу әсәр Казанда беренче мәртәбә 1864 елда басыла. Ләкин бары укымышлы кешеләргә генә аңлашыла торган бу әсәр К. Насыйрины һич тә канәгатьләндерми. Ул: «гарәп, фарсы, аз белгән адәмнәрдән кыйсса вә хикаять укырга ихласы бар кешеләр өчен ошбу «Әбүгалисина кыйссасы»?! халык аңларлык итеп тәрҗемә итә.
Чыннан да ул халыкка иң якын телдә тәрҗемә ителә. Без аның теленең ни дәрәҗәдә аңлаешлы икәнен күрсәтү өчен, әсәрнең баш герое Әбүгалисинага характеристика урынында язылган өлешләрен үзгәртмичә китерәбез.
«Үткенлеге белән кылны кырыкка ярыр иде. Бала булса да, Әфләтун хаким дип әйтергә ярар иде. Хәтта хикаят кылыныр ки, мәктәптәге сабак балалары үз араларында моның зирәклеген бәхәс кылышып сөйләшерләр иде. Вә фәһем, фирасәтен
, тәҗрибә өчен, Әбүгалисина мәктәпкә килмәс борын, үзе югында утыра торган юрганы астына бер табак кәгазь салып куярлар иде. Әбүгалисина килеп утыргач, гаҗәпләнеп, мәктәпнең бер түшәменә, бер идәненә карар иде.
— Ник алай карыйсың? — дисәләр:
— Белмим, мәктәпнең түшәме азрак иңгәнме, яки идәне бераз күтәрелгәнме? һәр ничек элгәречә түгел, — дип, астында бер табак кәгазь барлыгын сизәр иде. Хасиле каләм, ошбу фәһем вә фирасәте вә зирәклеге белән гыйлемгә тырышып, унике яшенә ирешкәндә, күп гыйлем хасил итеп, төрле фәннәрдән дәрес бирер иде. Әмма үзе һаман сабыйлык дәрәҗәсеннән чыкмаган иде.
Һәр көн өйләгәчә дәрес укып вә шәкертләренә дәрес биреп, аннан соң балалар белән уенга чыгар иде. Олуграк шәкертләреннән бәгъзесе әйтер иде ки, синең кебек галим вә фәһем иясе балага шул надан вә тупас балалар белән кат-нашып уйнавың сиңа кимчелек түгелме, диерләр иде. Әбүгалисина аларга: «Яшьнең һәрхәлдә бер хөкеме бардыр, сабыйлыкның хөкеме уендыр...» дип җавап бирер иде».
К. Насыйри «Әбүгалисина кыйссасы»н очраклы рәвештә генә алып тәрҗемә итми. Ул китап аның мәгърифәтчелек теләкләренә, фәнни уңышларны популярлаштырырга омтылуына һәм демократик карашларына җавап бирә. Әсәрнең баш герое булган Әбүгалисинаның патшалардан акыллы булуы, үзенең фәнни казанышлары, белеме аркасында аларны җиңүе — юләргә калдыруы киң күпчелек укучыларны үзенә тарта.

Бу әсәрдә патшаларның ерткычлыгы, аларның халык зарарына эшләүләре бик ачык итеп күрсәтелә.
1879 елда Какхм Насыйри үзенең әсәрләре арасында күләм ягыннан иң зурысы булган «Фәвакиһел җөләса»ны эшләргә керешә. Шул әсәрнең беренче кыскартылган вариантын, «Кырык бакча» исеме белән, 1880 елда аерым китап итеп бастыра. Бу әсәр үзенең төзелеше һәм сайланган материаллары белән дә характерлы. Анда кешенең тормышындагы, көнкүрешендәге хәлләрдән, өйрәнергә һәм сакланырга тиеш булган гадәтләрдән мисаллар, үрнәкләр китерелә. Материаллар үз вакытының социаль җитешсезлек- ләрен тәнкыйть итүгә, укучыларның аңнарын, культура дәрәҗәләрен күтәрүгә булышлык итәрлек итеп сайланганнар. Кереш бүлегендә кешенең ана карынында ничек яралу, үсүен сөйләп биргәннән соң, әсәр төрле бүлекләргә — бакчаларга бүленә. Беренче бакча — акыл турында, икенче бакча — гыйлем, өченче бакча — әдәп, бишенче бакча — фирасәт, алтынчы бакча — турылык турында. Бу сыйфатлар барысы да бик нык мактала. Калган бүлекләрендә (бакчаларында) аңгыралык, ахмаклык, куркаклык, йөрәксезлек турында хикәя ителә, шул тискәре күренешләр ачы тәнкыйть астына алына. Шунда ук тәрбия методларын белмәгән хәлфәләрне (унынчы бакча), надан мулла һәм мөәзиннәрне (ундүртенче бакча), ишаннарны (егерме дүртенче бакча) образлы сурәтләп, алардан ачы итеп көлә. «Кырык бакча» китабында Насыйри тарафыннан китерелгән хикмәтле сүзләр һәм якланган фикерләр арасында хәзерге көндә дә игътибар ителергә тиешле булганнары байтак. Мәсәлән: «һәрбер нәрсәнең чиге бар, акылның чиге юк»: «кеше үзен-үзе таныса, камил акылы шуннан беленер»: «әгәр дә бер адәм белән мосахәбәт кылсаң (иптәш булсаң, — М. Г.) аның акылына кара, диненә карама. Чөнки аның дине үзенә фәкать, әмма акылы үзенә һәм сиңадыр»; «әгәр берәүгә гыйлем үгрәтергә теләсәң, әүвәл үзеңне-үзең үгрәт, гыйлем сәбәпле булган гадәтләреңне күреп, гайре- ләр тәгълпм алсын (башкалар өйрәнсен, үрнәк алсын, — Л1. Г.)»; «олуглык акыл белән, адәм белән, әмма нәсел белән, нәсәп белән түгелдер» кебек афоризмнар хәзерге көндә дә әле үзләренең әһәмиятләрен югалтмаганнар.
1884 елда К. Насыйриның «Фәва-киһел жөләса филәдәбият» исемле зур әсәре басылып чыга. Әдәби-тарихи әһәмияте ягыннан бу әсәрнең соңгы бүлеге игътибарга лаеклы. Анда К. Насыйри тел һәм әдәбият теориясенә, әдәбият тарихына караган күп кенә материалларны бирә, татар фольклоры үрнәкләрен урнаштыра. К. Насыйриның бу әсәрендә кечкенә хикәяләр, новеллалар да бар. Хикәяләре һәм новеллалары белән автор үз вакытының реаль тормышын чагылдыра, андагы социал зарарлы күренешләрне тәнкыйть астына ала. К.Насыйриның бу новеллаларында хезмәт халкының авыр тормышы, фәкыйрьлектә яшәүләре һәм аларны борчыган нәрсәләр турында да хикәя ителә. «Ярлы кайгысы» дигән бер новеллада ярлы кеше образы бирелә. Патша хөкүмәте хөкем сөргән вакытларда налогны доходка карап түгел, бәлки җан башыннан җыйганнар. Җан башыннан имана түләү авыл ярлылары өчен бик авыр һәм газаплы булган. Ярлы крестьяннар үзләре җирсез калсалар да, аларны имана түләүдән беркем азат итмәгән. К. Насыйриның бу новелласында әнә шул ярлыларны гомер буе аптыраткан күренешләрнең берсе чагыла, иманның да, имана гүләүнең дә хезмәт халкының протестына очравы тасвирлана.
К. Насыйри хикәяләре арасында халыкның патшаларга карата булган мөнәсәбәтләрен чагылдырганнары да бар. «Патша белән карт» хикәясендә автор хикәянең герое булган карт авызыннан патшаның чиновникларын гына түгел, үзен дә иң явыз кеше итеп әйттерә. Дөрес, монда патша һәм аңа очраган карт чит җирнеке итеп сурәтләнә. Ләкин бу чара, язучының уз фикерен белдерүдә файдаланган әдәби алымы гына. Ул барыбер укучыда патшалыкка каршы, аларның җәбер-золымына каршы нәфрәт уята торган әсәр булып кала. Шулай ук К. Насыйри хикәяләрендә хезмәтче малайлар белән аларның хуҗалары-байлар арасындагы мөнәсәбәтләр дә реалистик рәвештә бирелә («Бай һәм хезмәтче»).
Д4әгърифәтче һәм язучы К. Насыйри үзенең хикәяләрендә хезмәт ияләре вәкилләрен, фольклордагы шикелле үк, булдыклы һәм җиңүчеләр итеп сурәтли. Мәсәлән, «Тапкыр хәлфә» хикәясендә автор гуж һәм иркә тормышта яшәгән бай балаларына караганда, авырлык күреп үскән балаларны укуга сәләтлерәк итеп куя. Әсәрдә уңай тип итеп бирелгән тапкыр хәлфә: гавам балалары алар болай да тормышның ачысын-төчесен татып үсәләр. Аларга җәфаның ни икәнен белдереп торасы юк... Гавам балалары күп вакыт патша һәм бай балалары белән чагыштырганда, үткенрәк, зирәгрәк һәм сәләтлерәк булалар, дигән карашны яклый.
К. Насыйри яшәгән һәм иҗат иткән елларда татарларда музыка сәнгатенә игътибар ителмәү генә түгел, хәтта музыканы тыңларга ярыймы-юкмы дигән кызу бәхәсләр бара иде. К. Насыйри, бу турыда реакцион руханиларның карашла-рын җимереп, музыка файдасына сөйли. Үз фикерләрен куәтләү өчен үз әсәрләрендә күп кенә дәлилләр китерә. Җырның, музыканың күңелгә шатлык, хәрәкәткә батырлык бирүен әйтә.
К. Насыйри тәрбия һәм педагогика өлкәсендә дә бик зур эшчәнлек күрсәтә. Ул күп еллар укытучылык иткән практик укытучы гына түгел, бәлки шуннан алган бай тәҗрибәләреннән чыгып, теоретик хезмәтләр биргән педагог та.
Шулай итеп, татар халкының алдынгы улы, патриот язучы Каюм Насыйри гаять әһәмиятле һгарихи хезмәтләрне башкара. Ул үзенең бу хезмәтләрендә Россиягә, бөек рус халкына һәм аның демократик культурасына зур өметләр баглавын күрсәтә. Ватанның турылыклы, улы буларак, рус халкы белән татар
халкы арасындагы дуслыкны, туганлыкны дөрес аңлап эш итә. Бер илдә яшәүче халыклар арасында дуслык, туганлык тойгыларын популярлаштыруга зур әһәмият бирә.
К. Насыйри табигать күренешләре турында язган әсәрләрендә дә туган илебезнең патриоты булып яза. Ул иң беренче нәүбәттә Россиянең киң табигать байлыкларыннан файдаланырга чакыра: «Тәхкыйк без Россия халкы. Ни өчен башка йорт халкына ялынабыз? Ни өчен башка йорттан килгән даруларга мохтаҗ булабыз? Кайчан ки үз җиребездә дәвага яраклы үсемлекләрнең һәммәсе бардыр... Хәтта мәмләкәтемездәге нибагать
вә дәваларның куәте башка йорттан килгән даруларның куәтеннән артыграк имеш ләбаса... Үз җиремезиең дәвалары һәммәсеннән артык икән ләбаса», ди.
К. Насыйриның кыю фикерләренә әдәби, фәнни хезмәтләренә үз вакытында тиешле бәя бирелмәде. Киресенчә, реакцион руханилар, консерватив байлар аңа каршы көрәштеләр, барлык кабахәтлекләрне эшләргә тырыштылар. Ләкин халкыбызның киләчәгенә нык ышанган патриот галимне һәм язучыны һичнәрсә дә иҗат эшеннән туктата алмады. Бу изге хезмәттә аңа татарның бик аз санда булган прогрессив укымышлылары һәм алдынгы рус галимнәре һәрвакыт ярдәм итеп, рух биреп килделәр. Ул Казандагы рус галимнәренең төрле җәмгыятьләрендә член булып торды, шундагы алдынгы рус культурасын өйрәнде.
Бөтен гомерен халкыбызны агартуга, аңа культура хезмәте, әдәби хезмәт, педагоглык хезмәте күрсәтүгә багышлаган, татар халкының телен әдәби, гыйльми калыпларга салган, татар балаларын, беренче буларак, русча укыту эшенә җиң сызганып керешеп, кагылу-сугылуларга карамастан, шуны тормышка үткәргән Каюм Насыйриның хезмәтләренә бары безнең көннәрдә генә барлык прогрессив көчләрне хәрәкәткә китергән куәтле революция кояшы астында, бөек Сталин эпохасында гына тиешле бәя бирелде. Аның барлык әдәби һәм фәнни мирасы хәзер бик зур игътибар белән өйрәнелә. Партиябезнең һәм хөкүмәтебезнең зур игътибар бирүе аркасында, Ватан сугышы беткәнче үк, 1945 елның мартында, татар демократик
Т и х к ы й к — чыннан да. 3 Нибагать — үсемлекләр.
культурасын нигезләүдә күрсәткән эшчәнлегеп истә тотып, Каюм Насыйриның тууына 120 ел тулуга багышланган юбилей бик киң күләмдә уздырылды. Шул юбилей көннәрендә аның әдәби һәм педагогик хезмәтләрен өйрәнү буенча Казанда һәм Москвада гыйльми сессияләр үткәрелде.
Доклад белән чыгучылар арасында СССР Фәннәр академиясенең член-корреспонденты һәм Педагогия фәннәре академиясенең действительный члены профессор Н. К. Дмитриев та булды. Ул үзенең докладында Каюм Насыйриның киң колачлы хезмәтләрен бәяләп: «Каюм Насыйри үзен татар культурасы язының яки таңының эшлеклесе итеп сизеп килде...

Каюм Насыйри ул таңны тудырмады, ләкин ул аны беренче буларак сизде һәм үзенең барлык иҗатын шуңа багышлады. Безнең алдыбызга математик, астроном, биолог, географ, этнограф, тарихчы, филолог, лингвист, фольклорист, педагог, тәрҗемәче, язучы, китаплар бастырып таратучы Каюм килеп баса... Шул ук вакытта ул врач та, техник-үзөйрәнчек тә, химик-һәвәскәр дә, типография эшчесе дә. Боларның ул барысын да үз ихтыяҗларын үтәү өчен түгел, ә халкы өчен, шул халыкның киләчәге өчен үзен-үзе аямыйча эшләп килде», диде.
Бу сессияләрдә сөйләнгән докладлар инде рус һәм татар телләрендә басылып чыктылар. Шуның белән Каюм Насыйриның катлаулы иҗат эшчәнлеген һәрьяклап өйрәнүгә юл ачылды. Аның киң һәм гүзәл хезмәтләре безнең совет чорында гына тиешле югары бәясен алды.