ЯҢА АЛЫМ БЕЛӘН
МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ
ЯҢА АЛЫМ БЕЛӘН
«Без барыбыз да—тыныч хезмәттә. Безнең байрагыбыз—тынычлык! Менә шуңа күрә хезмәт сөюче бөтен кешелек безгә үзенең өметенә, үзенең ышанычына караган кебек карый». Н. Островский,
— Кызлар!.. Иптәшләр!—дип кычкыра-кычкыра 3 нче фабрика комсомол оешмасы секретаре Кожевникова 32 нче цехка атылып керде. Тик аныц тавышын ишеккә якын торган агрегат артында утыручы кызлар гына ишетә алды. Яка теркәүче кызлар секретарьның сүзен ишетергә теләп, машиналарын туктаттылар. Гөрләп торган цех, бераз тынып калган кебек булды. Ниндидер гадәттән тыш хәл булганлыгы секретарьның йөзеннән үк күренеп тора. Аның бит очлары алсуланып, күзләрендә очкыннар уйныйлар. һәм ул көч-хәл белән сулышын алып, тотлыга-тотлыга сүзен дәвам итте:
— Иптәшләр!.. Кызлар! Зур шатлык! Смена белүгә... ишек алдына... бакчага төшегез. Митинг булачак... Ул, иптәшләренең, «Нинди шатлык?.. Рәтләп әйт инде... Ни булды?» — дигән сорауларына жавап биреп тормыйча, цех буйлап, жил кебек йөгереп үтеп, күрше цехка кереп югалды. Цехны шау-шу беләп тутырып гөрләгән мотопланга, яка теркәүче кызларның җитез куллары кушылдылар һәм теркәлгән яка өемнәре тагы да тизрәк арта бардылар.
Бу хәл 18 нче августта, беренче смена бетәр алдыннан булган иде. 32 нче цех кызлары эш бетереп цехтан чыкканда, митинг башланган иде инде. Оля Глебова трибунага якынлашырга тырышып караса да, стена кебек торган халык арасыннан үтеп, ерак бара алмалы. Һәр кеше, сүзләрне ишетү өчен, трибунага якынрак килергә тырыша иде. Менә Москвадан килгән кеше, Ленин орденлы Казан Мехкомбинатына икенче квартал эше йомгаклары буенча СССР жиңел промышленносте предприятиеләренең Бөтенсоюз социалистик ярышында беренче урынны яулап алуы өчен, Мехкомбинат директоры кулына, СССР җиңел промышленность министрлыгы һәм ВЦСПС ның күчмә Кызыл Байрагын тапшырды... Кинәт ишек алдына җыелган бөтен халык бар көчләренә кул чаба башладылар. Кул чабуга озакка сузылган көчле «ура-а-а!» тавышы кушылды. Цех корпуслары өстендә, август кояшы астында җылынып утырган күгәрченнәр, һавага күтәрелделәр һәм зур-зур түгәрәкләр ясап, комбинат өстендә әйләнә башладылар... Трибунага бер-бер артлы комбинат эшчеләре күтәрелде. Алар бар да хезмәт җитештерүчәнлеген тагы да үстереп, киләчәктә дә байракны үз кулларында тоту өчен көрәшәчәкләре турында сөйлиләр иде. һәрбер кешенең чыгышы, көчле алкыш белән каршы алынды.
Соңыннан бөтен мехчылар исеменнән. өстәмә рәвештә 200 рационализаторлык тәкъдим кертергә, ел азагына хәтле 2,5 миллион сумга экономия бирергә йөкләмә алып, юлбашчыбыз иптәш Сталинга хат яздылар. Оляга бүген барлык кеше дә матуррак булып күренде. Иртә белән генә әле ул, слесарь Дмитрийны: «тизрәк мыштырда инде», — дип шелтәләгән иде. хәзер аңа да Оляның: «Син, Дима, мине баягы өчен гафу ит инде», — дип әйтәсе килде. Митинг бетте. Тик кешеләр таралырга теләмиләр иде. һәрберсенең бу күмәк көч белән яулап алынган җиңү шатлыгын уртаклашасы килә иде. Ул көнне Мехкомбинат клубында аеруча тантаналы җанлылык булды. Клуб каршында эшләгән, комбинатта гына түгел, бөтен шәһәр күләмендә зур популярлык казанган драма, җыр-хореография, хор, художестволы сөйләү, аккордеончылар, тынлы һәм кыллы оркестр түгәрәкләре, ул көнне аеруча бер дулкынлану белән яхшы концерт бирделәр. Концерттан соң масса уеннары башланды. Кыллы оркестр белән тынлы оркестр һәм аккордеончылар бергә кушылып, кинәт бөтен залны күтәреп бию көе башладылар. Зал уртасына үзенең биюе белән бөтен Мехкомбинатта дан тоткан, мастер ярдәмчесе Әхмәт чыкты. Ул алдан кулларын җәеп, җилкәләрен уйната-уйната, салмак кына хәрәкәтләр ясап, кемнедер эзләгән кебек итеп, күзләрен уйнатып, түгәрәкне әйләнде һәм кинәт бер урында күз иярмәслек тизлек белән тыпырдап бии дә башлады. Түгәрәктә торучы халык тыныч кына карап тора алмыйча, шаулашып кул чабарга керештеләр. Менә Әхмәт туп шикелле очын килеп, Оля каршында искиткеч җитез хәрәкәтләр ясап, аны түгәрәккә чакырды. Кемдер:
— Я әле, Оля! — дип кычкырып та куйды. Оля кыстатып тормады. Ак кофтасының киң җиңнәрен, очып китәргә җыенган аккош канатыдай җилфердәтә-җилфердәтә килеп чыкты. Кул чабулар тагы да көчлерәк яңгырый башладылар. Бер комбинатта эшли торган иптәшләренең нурлы күзләрем, шатлыклы йөзләрен күрү, аны тагында дәртләндерә төште һәм ул ярсып биеде. Аның җилкәсенә таралган виноград тәлгәше кебек вак чәч бөдрәләре, күз иярмәслек тизлек белән бер иң башыннан икенчесенә күчәләр иде. Оля биюенең азагын дөрес һәм матур итеп, оркестрның соңгы аккорды белән бер үк вакытта нокта куеп бетерде. Көчле алкыш һәм: «Молодец, Оля! Шәп!» — дигән тавышлар белән зал тулды. Оркестр, күңел ачучы яшьләрне иркәләгән кебек итеп, салмак кына вальс уйный. Парлар әйләнә дә башладылар. Оля, бер кырында, аңардан күзен алмыйча елмаеп карап торучы, слесарь Диманы күрде. Аларның күз карашлары очраштылар... Дмитрийның күз карашлары шундый акыллы иде, Оля моны беренче тапкыр сизде һәм моңа кадәр аны аңламый йөрүенә гаҗәпләнде. Ул Дмитрий янына килеп, биергә тәкъдим итте һәм алар әйләнә-әйләнә башка парлар арасына кереп югалдылар. Вальстан соң күп кешеләр һавага чыктылар. Августның айлы төне иде. Оля белән Дмитрий клуб алдында бераз торганнан соң, сөйләшә-сөйләшә, тын урам буйлап киттеләр.
— Оля, мин сезне яхшы машинистка гына дип йөри идем. Сез әле менә дигән биюче дә икәнсез...
Алар үзләренең ничек Кабан куле буена килеп чыкканлыкларын сизми дә калдылар. Су өстенә ялтырап төшкән ай шәүләсе, күл өстендә көмеш сукмак кебек булып ята... Төн булуга карамастан, көймәдә йөрүче яшьләрнең тавышлары ишетелә иде. Менә бер кыз аккордеонга кушылып җырлый башлады:
С той поры, как мы увиделись с тобой.
В сердце радость и надежду я ношу.
Җырчы кызга башка тавышлар кушылдылар. Әйтерсең лә бүген, Мех- комбинатның җиңү хөрмәтенә, бөтен шәһәр бәйрәм итә иде. Оля белән Дмитрий кайтканда таң беленә башлаган иде инде. Алар шул көннән башлап иң якын дуслар булырга сүз бирделәр. Оля тора торган тулай торак янына җиткәч, Дима Оляга тыныч йокы теләп, кайтып китте. Оля, тәрәзә яныннан үткәндә, иптәш кызларының ятмыйча, аны көтеп торуларын күрсә дә, бүлмәгә кермәде. Ул яшь каен агачы астындагы скамьяга утырып, ак болытларны алсуландырып чыгып килә торган кояш нурларына карап утырды. Бy кызарып аткан таң аңар кинәт, нилектәндер 1941 елны хәтерләтте, һәм аның күз алдыннан бер-бер артлы куркыныч картиналар үтеп китте...
Әтисе, 10 яшьлек Оля белән кечкенә энесен тылга китә торган поездга утыртып җибәргәндә, Оля үзләре тор; ан кечкенә генә шәһәрнең менә шулай кызарып янганын күргән иде. Юлда вакытта эшелонга бомба төшеп яна башлады. Шул вакытта Оляның кечкенә энесе дә юкка чыкты. Шулай итеп, ул барлык туганнарыннан аерылып бер үзе генә Свияжскидагы балалар йортына килеп керде. Ул анда 1943 елга кадәр торды. Кышның бер көнендә балалар йортына, киез итек, яхшы тун һәм мех кубанка кигән кыз килеп, үзенең Казан Мехкомбинатында эшләве турында сөйләде. Шунда ул Мех- комбинат ФЗОсында укырга теләгән кызларның исем-фамилияләрен язып алды. Оля да язылды. Тик балалар йортының администрациясе аны бик яшь һәм кечкенә дип исемлектән сызып ташлаган иде. Оля бу турыда ишетеп дирекциягә, үзе керде. Бу үз сүзле чая кызны яңадан исемлектә калдырырга мәҗбүр булдылар.
Шулай итеп, 12 яшьлек Оля, Казанга килә. ФЗО ны бетереп, аның тизрәк яка тегү машинасы артына утырасы килә. Тик ике еллык укуны бетергәч, башкаларны өйрәтү өчен ул ел ярым ФЗО да кала. Ул бик күп укый, үз өстендә эшли һәм комсомолга керә. 16 яшь тулгач, аның күптәнге хыялы тормышка аша. Аны цехка күчерәләр. Кечкенә генә гәүдәле бу чандыр кыз тиз арада үзен чын комсомолка һәм бетмәс энергияле яшь новатор итеп күрсәтеп тә өлгерә, һәм ул 1947 елдан 1949 елның урталарына кадәр 3 нче фабриканың комсомол оешмасы секретаре булып эшли. Ул үзен комсомолда, туган семьясында кебек хис итә. Күп тә үтми, Казан Мехкомбинатының даны бөтен союзга тарала. Шул көннән башлап Ленин орденлы Казмсхкомбинат коллективы, тагы да зуррак уңышларга ирешү өчен, күтәренкерәк рух белән эшли башлый.
Июль ае эшенең йомгаклары буенча ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты күчмә Кызыл Байрагы Мехкомбинат коллективына тапшырылды, бу хәл комбинат предприятиеләрендә яңа хезмәт күтәрелеше тудырды. Август, сентябрь айларының да эш йомгаклары начар булмады. Мехкомбинат эшчеләре, инженер- техник работниклары һәм хезмәткәрләре, юлбашчыбыз бөек Сталинга биргән сүзләрендә нык тордылар. Казан Мехкомбинат предприятиеләре сан һәм сыйфат ягыннан моңарчы күрелмәгән искиткеч гүзәл күрсәткечләр бирделәр. «Пролетарская Победа» фабрикасы инженеры иптәш Ф. Ковалевнып тәҗрибәсе буенча, Мехкомбинатта производство новаторларының эш методларын өйрәнү, гомумиләштерү һәм эшчеләрне масса күләмендә стахановча эшләргә өйрәтү башланды. Ковалевның методы инженер-техник работниклары, цех начальниклары, мастерлар киңәшмәләрендә өйрәнелде.
— Производствода дөрес куелган, алдынгы метод, — өлгерешнең нигезе, һәм без һәрбер новаторның яңа башлап җибәргән гомуми алым, нарын массалаштыруны, киң рәвештә җәелдереп җибәрүне күздә тотабыз...
—Комсомоляшьләр бригадасы җыелышында 3 нче фабриканың баш инженеры иптәш О. В. Арапова шулай сөйләде. Оляга бу сүзләр үзе эшли торган яка теркәү эшендә дә, нинди дә булса яңа, тагын да кирәгрәк, дөресрәк метод бардыр кебек булып тоелды. Ул бу турыда бик күп уйлады һәм инде соңыннан «юктыр» днгән нәтиҗәгә килде. «Әгәр дә булса, яка теркәү эшендә унбишәр, егермешәр ел эшләгән өлкәнрәк эшчеләр күптән уйлап тапкан булырлар иде инде», — диде. Шуңа күрә яка теркәү эшендәге эшчеләрнең төрле метод кулланулары, аңар иң элек кызык булып тоелды. Тик азрак уйлаганнан соң, үз методының өлкәнрәк эшчеләрнеке кебек булмавы, аны бераз куркытып та җибәрде. Кем белә бит?.. Фабриканың комиссиясе, аның методын хронометражга салып тикшергәннән соң, яраксыз дип табуы мөмкин. Оляның куркып көтеп алган көннәре килеп тә җиттеләр. Алар цехында да, иң яхшы, иң алдынгы дип саналган стахановчыларның ка- милләштерелгән эш алымнарын тикшерү комиссиясе эшли башлады. Бу комиссия, Ковалев методы буенча якалар теркәүчеләр арасыннан иң яхшы, иң дөрес алышлы стахановчыны сайлап алырга тиеш. Стахановчыны үзенең тәҗрибәсен, алдынгы эш алымнарын, башкаларга да өйрәтсен өчен инструктор итеп билгеләячәкләр. Менә комиссия эшенең нәтиҗәләрен тикшерү җыелышы. 3 нче фабриканың баш инженеры Ольга Владимировна Арапова беренче сүзне алып, скорняк машинасында яка теркәүче цехлар өчен инструктор итеп, яшь стахановка, алдынгы комсомолия Опя Глебованы билгеләдек, дип белдерде. Оляның йөрәге гуктап калган кебек булды.
Яшьләр, җиңүченең үзләре арасыннан булуына шатланып, залны яңгыратып кул чаба башладылар. Докладчы сүзен дәвам итте, хронометраж күрсәткән саннарга туктап, Глебова методының башка методларга караганда кайсы яклары белән өстен икәнлеген күрсәтте. Скорняк машинада яка җыйганда, теркәлә торган җөйдән бер генә йон да чыгып калмасын өчен, бик җентекләп эшләргә туры килә. Бу эш процессын төрле кеше төрлечә башкара. (Бервакыт йонны яшсееп бару өчен, калай пенцетлар да кулланып караганнар. Тик алар үзләрен аклый алмаганнар).
Өлкәнрәк эшчеләр бөтенесе дә диярлек бу операцияне сул кулының баш бармагы белән башкаралар. Баш бармак белән эшләгәндә, тегүче ярты җөйне теккәч, текми калган җөйнең икенче яртысындагы йонны яшеэу өчен машинаны туктата. Машинаны туктатып, йонны яшерү, кимендә 2 секунд вакытны ала. Ә күп кенә яшьләр, шул ук исәптән Оля Глебова, теккәндә мех йонын баш бармак белән түгел, ә имән бармак белән яшерәләр.
Баш бармак белән төзәтүгә караганда, имән бармак белән төзәтүнең өстенлеге нәрсәдән гыйбарәт соң?.. Имән бармак белән яка теркәүчеләр мехның йонын скорняк машинаның хәрәкәтен туктатмыйча төзәтеп, бер яка теккәндә генә дә, 26 секунд вакытка экономия ясыйлар. Яки шуның хисабына, бу иптәшләр сменага, уртача алганда, 50 яка артык бирә алалар... Җыелышта иске методны яклап, Оля методына каршы чыгучылар да булды. Фабрикада 19 ел буе скорняк машинада яка теркәүче карт стахановчы Зөләйха апа, Оляның машинаны туктатмыйча имән бармагы белән мехны төзәтеп бара алуының төп сәбәбе итеп, Глебова бармакларының шүрәленеке кебек озын һәм нечкә булганлыктан килә дип, бөтен залны көлдерә. 3 нче фабриканың парторгы Ахметзянов аңар, Глебова эшли торган методны хәзер кыскарак бармаклы кызлар да куллана дип караса да, Зөләйха апа үз методын башка бернинди дә методка алыштырмаячагы турында әйтте. Оля бары шунда гына, каршында нинди авырлыклар торганлыгына төшенде.
Ул инструкторның бурычларын белә. Алдан, үз методының иң өстен булып чыгуына шатланган Оля, хәзер бөтенләй башка нәрсә турында уйлый иде. ...Чыннан да, ничек итеп инде 19 яшь тулмаган кыз, Зөләйха апа кебек унбишәр, егермешәр ел эшләгән эшчеләр янына килеп: «...Сезнең эшегез, яки эшләү методыгыз дәрес түгел...» — дисен?.. Юк, юк! Бу бәладән ничек кенә булса да котылырга кирәк, дип уйлый башлады ул. Бу минутта аңар, иптәшләре белән ярыша-ярыша тыныч кына, скорняк машинасында эшләүдән дә яхшы, җиңел эш юктыр кебек булып тоелды. Шул вакыт Кожевникова йөгереп килеп, аны җиңүе һәм иртәге көннән башлап инструктор булуы белән котлады, Рәхмәт, — диде Оля, — тик мин инструктор булмаячакмын...
— Ничек инде?!. Әле генә үзенең комсомолкасы җиңүче булып чыкканга шатланган һәм беренче булып кул чаба башлаган Кожевникова аптырап калды. Ул Оляның характерын белә иде һәм хәзер сөйләшүнең барыбер нәтиҗә бирмәячәген белеп, башка бер сүз дә әйтмичә китеп барды. Оля шул ук көнне фабриканың баш инженеры О. В. Арапова янына кереп, үзенең уйларын сөйләде. Ольга Владимировна аңар бик күп кенә кирәкле киңәшләр бирде. Инструкторның эш методикасы белән таныштырды һәм барыннан да элек, эшчеләр белән ничегрәк итеп сөйләшергә һәм ничек итеп алар янына килү турында Оляга иң кирәкле булган киңәшләрне бирде һәм:
— Без, Оля, сиңа һәрвакыт булышачакбыз. Үзеңне ялгыз дип уйлама. Без синең бөтен авырлыкларны да җиңеп чыга ала торган кыз икәнлегеңне беләбез бит, — диде.
Баш инженер бүлмәсеннән чыгуга Оляны, комсомол оешмасының секретаре Кожевникова күреп:
— Глебова, сине хәзер үк парторг үз янына чакырды, — дип үтеп китте. Оля шунда ук: «йомшаклыгым турындагы хәбәр анда да барып өлгергән икән инде»,— дип уйлап алды.
Парторг аны, ярдәм кулын сузарга һәрвакыт әзер торачагын әйтеп тынычландырды. Беренче көннәрдә Оля һәрвакыт диярлек яшьләр янында гына булды. Өлкәнрәк эшчеләр янына килергә һаман да аның кыюлыгы җитми иде әле. Соңыннан эшчеләр аны үзләре чакырып ала башладылар. Көннәр үтте, һәм Оля үзен борчыган уйлардан ничек арынганын сизми дә калды. Хәзер ул кем генә булмасын: «—Я, тор әле!» — дия, эшчене урыныннан торгызып, машина артына үзе утырып, күз иярмәслек тизлек белән 2—3 яка теркәп ташлый иде. Күп тә үтмәде, Оля үз эшенең нәтиҗәләрен күрә башлады. Менә кайчандыр машинасын үзенә
буйсындыра алмыйча газапланучы Талия Гобәйдуллина, нормасын 100 проценттан арттырып үтәү билгесе итеп бирелә торган флажок та алды. (Аның флажогын цехтагы бөтен кеше күрде һәм «кояш чыкты» дип көлештеләр). Тагы бер атнадан инде ул смена саен үткәрелә торган «Комсомол эстафетасы»на басты һәм нормасын 200 процентка үтәп, эстафетада җиңүче булып чыкты. Икенче көнне аның алдында инде 2 нче флажок тора иде. һәм кайчандыр Талияне бригаданы артка өстерәүче дип, үр гәп карикатуралар ясаган «Яшен» һәм «Скорнячка» газеталарында, аның исемен иң мактаулы урынга «Эстафетада җиңеп, беренче урынны алучы» дип язып куйдылар. Менә, иске метод белән эшләгәндә, йонны рәтләү өчен генә дә машинасын 3700 мәртәбә туктатучы Валя Лысова. Ул элек сменасының 2 сәгатьтән артык вакытын юкка әрәм итә торган булган. Хәзерге көндә Валя, фабриканың иң алдынгы стахановчыларының берсе булып санала. Хәтта үз методыннан башка методны белергә дә теләмәгән Зөләйха апа Гәрәева да, беркөнне:
— Я әле, Оля, миңа да имән бармагыңны күрсәтче, — дип елмаеп, Глсбованы янына чакырып ала. Ул Оляны бик җентекләп карап торганнан соң болай дип өсти:
— Сиңа ул бармагыңны имән бармак дип түгел, ә алтын бармак дни йөртергә кирәк, — дияргә мәҗбүр була.
— Ничек сокланмассың мондый гүзәл эшкә! Хәзер Зөләйха апа Оля методы белән эшләп, норманы 175—180 процент итеп үти.
Экзамен көннәре дә килеп җитә. Комиссия членнары арасында фабрика директоры иптәш М. В. Чекуров та бар иде. Глебованың 35 кә якын шәкертләре бөтенесе дә диярлек сынауны отличнога бирделәр. Хәзер теркәүчеләр каршындагы кечкенә флажоклар урынына, стенада бөтен кешегә дә күренә торган җирдә, зур күчмә Кызыл Байрак тора... Бу инде аерым кешеләрнең, генә түгел, ә бөтен цехның норманы 100 проценттан арттырып үтәвен белдерә. Шулай итеп, 32 нче цех бөтен фабрикада беренче урынга чыга. Өченче квартал эше йомгаклары буенча да СССР ның җиңел промышленность предприятиеләренең Бөтенсоюз социалистик ярышында Мехкомбинат беренче урынны алды.
СССР җиңел промышленность министрлыгы һәм ВЦСПС ның күчмә Кызыл Байрагы Ленин орденлы Казан Мехкомбинаты кулында калды. Бу турыдагы карар Мехкомбинат коллективын тагы да зуррак җиңүләргә, уңышларга рухландырды. Хәзерге көндә Оля Глебова, 3 иче фабриканың 33 нче цехында инструктор булып эшли. Оля 3—4 еллык хезмәт гомерендә 8 еллык норма үтәде. Үз-үзен аямыйча эшләве өчен ул уннан артык почет грамотасы һәм медаль белән бүләкләнде. Чын патриотка, новатор, яшь комсомолка Оля Глебова, Казан Мехкомбинатының бу зур җиңүләрендә үзенең дә өлеше барлыгын белә һәм шушы фикер аны тагы да зуррак эшләргә рухландыра.