Логотип Казан Утлары
Роман

ТУКАЙ

ӘХМӘТ ФӘЙЗИ

ТУКАЙ

Аннан соң ул урамга чыкты. Зөһрә апа аның артыннан:

— Габдулла, улым, ерак китмә, капка алдында гына поре. Озакламый апаларың кайтыр, хәзер бәрәңге салам, — дип калды. Капкадан чыгу белән Габдулла тирә-якка күз йөртеп алды. Каршында яшь агачлык эчендә утыра торган әлеге зират. Сул якта җир буе җирдә җил тегермәне, канатлары белән чалышаеп тора. Бу — авылның чите. Авылның эчен күрер өчен, әлбәттә, уңга китәргә кирәк. Габдулла уңга борылды һәм, базмый гына атлап, акрын гына почмакка таба китте. Кинәг почмактан шаулашып, эреле-ваклы малайлар чабышып чыкты.

— Әнә, әнә үзе! — дип кычкырды араларыннан берсе, Габдуллага күрсәтеп. Әйтерсең, алар, очтан-очка йөгереп, көн озын аны гына эзләп йөргәннәр! Шунда ук малайларның йөгерек төркеме Габдуллага таба борылды һәм «эһ!» дигәнче аны сырып алды. Сүзсез генә күзәтешү китте... Малайлар Габдулланы, күреп бетерә алмастай булып, башыннан-аягына кадәр күзләре белән үлчиләр. Әйтерсең, дөньяда хәзер алар өчен Габдулладан башка берни юк. Хәтта үзләре дә... Ләкин һәрберсенең күзәтүе үзенчә... Менә зур күк ямау салган алача штанлысы... Ул Габдулланың корама хәтфә түбәтәен шул кадәр бирелеп күзәтә, әйтерсең күзенең бөтен нуры түбәтәйгә күчеп беткән дә, аның күзләре күгелҗем төймә булып кына калган! Аның янәшәсендә торган зур борынлы, юантык малай, киресенчә, исе китмәгәндәй киерелеп тора. Аның кара күзләре, әйтерсең, Габдулланың башындагы кәләпүшкә ышанмый, аны мыскыл итебрәк карыйлар. Әгәр бу малайдан хәзер аның кәләпүштән алган тәэсирен сөйләтсәң, ул һичшиксез: «юк, бу кәләпүш түгел. Кәләпүш булса да, ул матур чигелгән түгел. Матур чигелгән булса да, ул бу малайның башында түгел» — дип әйтер төсле. Өченчесе, биек һәм калку маңгайлы малай, башын бераз кырын салган да, Габдулланың кәзәкиен күзәтә. Ул, кәзәки тәэсиренә бирелеп, үзе дә сизмәстән, кулы белән үз өстен капшый. Әмма аның кулы күлмәгенең нәкъ корсак турындагы ертыгына туры килә дә, үлгәннән айнып китә һәм ертыкны Габдулладан яшерергә тырыша... Нәзек кенә озын буйлы малай башына солдатның козырексыз фуражкасын киеп алган. Фуражка индё уңып керләнеп үз төсен югалткан, үзе зур, малайның колакларына төшеп тора. Ләкин малай төп-төз баскан да, Габдулланың күзләренә карап, аның үзенә күз төшерүен көтеп тора — ягъни:

— Кара, мин дә ул хәтле бик простойлардан түгел. Күрмисеңме, минем башта нәрсә?

Күзәтешү тәмам булды. Малайлар килгән юлларына борылып, кире төшеп киттеләр. Киткәндә, зур борынлы юантык малай? белән фуражкалы нәзек озын малай: «Әй, кала малаегызны да күрдек, әллә нәрсәсе юк» дигәнсыман, исләре китмәгәнгә салыштылар. Төймә күзлесе белән ертык күлмәклесе атлаган саен борылып Габдуллага карадылар һәм шуның аркасында берничә тапкыр абынып егыла да яздылар. Габдулла белән очрашу аларда шактый нык кызыксыну тудырды һәм злар аны тегеләр кебек, яшерүне кирәк тапмадылар...

Габдулла аларны күзләре белән озатып калды. Алар төшеп күпер аркылы теге якка чыктылар һәм өскә, мәчет урамына, менеп киттеләр. Габдулла, күпергә төшеп, инешне карамакчы иде, аны Зөһрә апа чыгып чакырып алды. Ул кайтып кергәнгә, өйдә бая күренмәгән ике җиткән кыз сәкедә табын янында утыралар иде. Берсе таза гәүдәле, икенчесе ябык кына, сары гына, янында култык таягы, — димәк, аксак...

— Әйдә, улым, бәрәңге ашарга утыр, — диде Зөһрә апа. — Менә болар синең апаларың булыр, килеп күреш. Габдулла килеп апалары белән күреште һәм алар, ни өчендер, аңарда бернинди тәэсир калдырмадылар. Әтиләр, әниләр, абыйлар, апалар... Әле аның гомерендә тагы нихәтле абый һәм апаларны күрергә һәм очратырга туры килер!.. 

Икенче көнне өйдән чыкканда аны инде малайлар капкадан һәм читән өстеннән күзәтеп, көтеп торалар иде. Габдулла урамга чыккач, аны кичәге шикелле үк сырып алдылар һәм шундый ук кызыксыну белән күзәтергә тотындылар. Ләкин бу кичәгедәй озакка бармады. Малайларның берсе үзенә үк ят, сәер тавыш белән:

— Син ни атлы? — дип сорады. Алар һәммәсе аның исемен белеп алганнар, тик бу сүз башлау өчен генә кирәкле сорау иде. Шуны сизде булырга кирәк, Габдулла теләр-теләмәс кенә исемен әйтте.

— Ә син «әште-пеште» уйный беләсеңме?

Бар да «псык-псык» көлешеп куйдылар.

— Юк, мин каладагыча сызгыра беләм,— диде Габдулла. һәм ул ике бармагын авызына кабып, сызгырып күрсәтте. Малайлар, кызыксынып, аныңча эшләп карарга тырыштылар. Ләкин аларнын барып чыкмады.

— Сез урычча беләсезме? Мин урычча беләм, — диде Габдулла һәм тезеп алып китте:

Нужек, хлип, ыспайт...

Малайлар бөтенләй гаҗәпкә калдылар. Кайсы башын, кайсы аягы белән аягын кашып куйды.

— Безнең дә Бикчәнтәй урычча белә,— диде малайларның олырагы.

— Нинди Бикчәнтәй?

— Шундый... Солдаттан кайткан Бикчәнтәй.

— Безнең дә Бистәдә солдаттан кайткан Сәхип бар... Аның мыеклары менә болай, пуф итеп торалар... Ул аларны гел бөтереп йөри. Үзе бик кызык сүзләр белә... «Дөнья күләсә, әйләнә дә баса» ди. Балалар көлешеп куйдылар һәм Габдуллага кала турында сораулар яудырдылар. Габдулла үзенең шәһәрдә алган белемнәрен һәммәсен тизрәк күрсәтеп, сөйләп бирәсе килде. Ташъякны сөйләде, Ибраһим бай малае Йосыфҗанның көмеш йөгәнле, пыяла күзле атын, тавис кошын...

 Балалар аның хикәяләренә зур бәя бирделәр. Аннан алар аны инеш буена алып төштеләр һәм, чишенеп, һәркайсы үзенең суга сикерүен һәм йөзүен күрсәтергә ашыкты. Габдулла су керми генә, аларны карап торды. Әүхәди дигәне, әлеге юантык малай, бака булып, аякларын бер җыеп, бер сузып йөзеп күрсәтте һәм балаларны да, Габдулланы да бик көлдерде. Аннан алар судан чыгып, яр буенда кызынып, утырдылар.

— Каланың инеше зурмы? — дип сорады Сафи исемле дәү генә гәүдәле малай. Габдулла инеш дигәч, Кабан күлен күз алдына китереп, мактаныбрак:

— Зур. Аның бер читеннән икенче чите күренми, — диде. Габдулла хыялына тулы ирек бирде һәм шаккатыргач инде, малайларны чынлап шаккатырырга булды. Ләкин аның бу теләге җитди генә бер тоткарлыкка очрады. Малайларның Әхтәри дигәне, кичәге калку борынлы, кара күзле малай, Габдуллага ышанмыйрак:

— Алай булгач, ул инеш булмый инде, диңгез була. Әнә чулак Гайнулла бит солдаттан шул диңгез ягында хезмәт итеп, төрек сугышында кулын өздереп кайткан. Менә ул сөйли...

Аның артында кешеләр тормый, дөю пәриләре генә тора, ди. Габдулла бирешмәскә тырышты һәм Сәхәбидән ишеткән әкиятен искә төшереп:

— Кабан күле артында да убырлы карчык тора... Ул ел саен бер кызны Бистәдән урлап алып китә. Аннан соң ул аларны суеп ашый... Малайлар аны тагын кызыксынып тыңлый башладылар. Кечерәкләре тезләрен, күлмәкләре эченә яшергән хәлдә, кочаклап, Габдулла янынарак елыштылар.

— Казанда мең завод бар, беләсеңме, — диде Габдулла.

— Аларның берсе-берсе менә бу авыл хәтле бар. Морҗасы биш чакрым, төтене йөз...

Габдулла үзенең хыялына үзе үк ышанып дәвам итте:

 — Беләсезме, аларның хуҗалары кәрлә бит. Үзе бер карыш, сакалы мең карыш. Балалар кызыксынып, көлешеп куйдылар.

 — Ә анда эшләүчеләрнең гәүдәләре зу-у-ур! Куллары менә мондый! (Ул үзе утырган бүрәнәне тотып күрсәтте.) Теге алтын чылбыр таккан кәрлә нәрсә куша, болар шуны җан-фәрман тыңлый...

— Тыңламаса нишли?

— Тыңламаса, теге кәрлә моның җилкәсенә сикереп менә дә тукмый. Бу «җилкәсенә сикереп менү» турындагы уйдырма Габдулланың үзенә үк бик ошап куя һәм моның әкият кебек кызык килеп чыгуына үзе үк гаҗәпләнә.

— Ә нигә алар үзләре тегене тукмамыйлар? — дип сорый Сафи.

— Аларның ачулары килми.

- Нигә?

— Аларның ачулары әллә кайда читтә утлап йөри. Тагы баягы Әхтәри каршы төшә.

 — Утларга ул сыермыни?

— Сыер түгел, үгез. Шундый зур мөгезле, кызыл күзле, усал үгез...

Иң актыктан ул аларга Ибраһим байларның бакчасында күргән «бәхет кошы» турында сөйләде. Балаларга бу бөтенесеннән күбрәк ошады.

— Тик аларны тавык кебек үрчетеп булмый, алар йомырка салмыйлар, — диде Габдулла.

— Ә ничек үрчиләр соң?

— Үрчеми, ул дөньяда өчәү-дүртәү генә. Аны сатып алып та булмый. Ул бәхетле кешеләрнең бакчасына үзе төшеп куна... 

 — Урак җитте, җәй бетте! — ди крестьян. Җәй моның белән генә бетми, әлбәттә! Ул үзенең матурлыгы белән крестьянның күзенә күренми башлый, крестьянны авыр эш баса, — ул шуны әйтә. Сәгъди абзый бөтен өй эче белән, хәтта култык таяклы Саҗидәне дә ияртеп, уракка китте. Кечкенә дип Габдулланы уракка алмадылар. Аның Кырлайдагы шактый иркен башланган тормышы тагын да иркенәя төште. Көн озын аны хәзер урамнан өйгә дәшеп алучы юк, теләсәң кайда тиз, теләсәң нәрсә эшлә!

Йөри-йөри карыны ачкач кына ул, йөгереп кайта да, аның үзе өчен генә бикләнми калдырылган тәрәзә аша кереп, үзе өчен өсте ябып калдырылган җамъяктагы бәрәңгене һәм икмәкне ашап, тамак ялгап чыга. Өй белән ике арадагы бәйләнеш шуның беләк хәл ителә. Калган кэн иртәдән алып кичкә кадәр — аныкы! Авыл буш, тын... Ара-тирә инеш буенда казлар каңгылдап куя. Карчыклар бакчага кергән кәҗәләрне куып, йомшак кына карганалар:

— Ай, сез, алланың рәхмәтенә юлыккырлары! Ай, сез, аяклы казалар.

— Әйдәгез, сутан йолкабыз! — ди Әхтәри.

— Кемгә? — дип сорый төймәсыман күгелҗем күзле Бәхти.

— Әнә, Гаҗби әби казларны ындырдан гына куып чыгарсын, ана күп кирәкми, ул хәзер алҗып кереп ята... Чыннан да Гаҗби әби казларны куганнан соң, көчкә-көчкә генә атлап, өенә таба юнәлә. Түземсез малайлар, — алар дүртәү: Сафуш, Әхтәри, Бәхти, Габдулла, — карчыкның өенә кереп киткәнен дә көтмәстән, читән аша сикереп, бакчага тәгәрәшәләр. Ләкин күп тә үтми, Гаҗбинең күршесе Мәүлиха әби аларны күреп ала да, барлы-юклы тавышы белән сөрән салырга тотына:

— Гаҗби, чык тизрәк, суганыңны йолкып бетерәләр әнә! Малайлар, әлбәттә, Гаҗби әбинең чыкканын көтеп тора алмыйлар, дәррәү үзләрен читәннең теге ягына ыргыталар. Габдулланың әле читән аша сикерү тәҗрибәсе юк, шуңа күрә ул штанының төбен читән казыгына эләктереп ерта. Әмма аның белән мавыгып торырга вакыт юк: Гаҗби әби табагачын тотып, баскычына чыккан! Ул әле бакчада кем барын аңлап та бетермәгән:

— Көш, рәхмәт төшкерләре, кәҗ-җә! - дип кычкыра ул. Аның бу бердәнбер эндәше казларны да, кәҗәләрне дә, бала-чаганы да куын җибәрү хезмәтен үти. Габдулла штанының ертыгын кулы белән капларга да өлгерми, малайлар артыннан инеш чокырына томырылып төшә. Карчыкнын күзеннән югалуларына тәмам ышангач кына, малайлар инеш чокырыннан башларын күтәрәләр һәм иркенләп тын алалар: арттан килүче юк... Аннан соң, алар табышны барларга тотыналар.

- Минеке күбрәк, — ди Сафуш кулындагы кыякларны санаган хәлдә мактаныбрак, — өч, дүрт, биш, алты... Юк, минеке күбрәк, — ди Әхтәри, — минеке тугыз...

— Тугыз булса, синеке бәпкә суган, — ди Бәхти, — минекеләр менә баш чыгарып киләләр, кара нинди озыннар... Габдулла әле алариың берсе белән дә ярыша алмый. Ул өчме, дүртме кыяк кына йолкып өлгерде, әмма аларып да, штанының ертыгы белән мавыгып, юлда коеп калдырды. Ләкин ул канәгать: эш андамыни? Эш гадәттән тыш бер нәрсә эшләп, шуның, кызыгын башкалар белән бүлешүдә...

Гаҗби әби, әлбәттә, түтәл янына барып җитә һәм суган рәтләрен барлап чыга.

— Бакчы, — ди ул, үз алдына сукранып, — умырып алганнар бит, ә? Өлгергәнен генә йолыксалар ни булган? Юк бит, япь-яшь кыякларны ботарлап чыгарга кирәк! Аяклы казалар, алланың рәхмәтенә юлыккырлары! Ул арада малайлар суганнарын ашап бетергәннәр, күлмәк-штан- нарын яр буенда калдырып, суга төшкәннәр...

Көн кызганнан кыза. Инеш өстендәге биек тирәк, әлсерәп, ботакларын су өстенә асылындырган. Инеш өстен каз, үрдәк төркемнәре чуарлый, йөзә белми торган тавыклар, хәтта, инеш буена төшеп, шунда тибенеп йөриләр.. Кызыл бозау инеш читендә, үз шәүләсенә үзе исе китеп, суга карап тора...

Бу вакытта малайларның ата-аналары, эсседән әлсерәп, кырда урак уралар. Аларпың чүмәлә ышыгына утырып, хәл алырга да вакытлары юк. Ах, хәзер инеш буена барып бит-кулны чылатасы, салкынча яр буенда утырып бераз ял итеп аласы иде! Бу — малайларның исләрендә дә юк. Алар, дөньяларын онытып, күлмәкштаннары белән вак балык сөзәләр.

— Тимә, тимә! Теге якка чык, качырасың! Менә үзләре! Сөзеп ал тизрәк! Күтәр!.. Су буена башка урамнардан җыелалар. Мәнәпләр тыкрыгыннан, дүрт-биш малай ияртеп, Тимери килеп чыга. Бу теге башына иске солдат фуражкасы киеп йөри торган нәзек озын малай. Китә су керү! Малайлар, авызларына кергән суны пошкырып бөркә-бөркә, йөзәләр, чумалар, су чәчрәтешәләр. Моннан бер генә сәгать элек төбе ялт итеп күренеп яткан Ия суы, ләм белән болганып, көрәп төскә керә. Әмма аннан балалар чабакларсыман тап-таза, ап-ак булып килеп чыгалар һәм тешләрен тешкә суга-суга, киенәләр. Җылынып һәм кибенеп алу белән алар, карт тирәк ышыгына шуышып, төрле кызыклар сөйләргә тотыналар. Монда тегермән буасына батып үлгән ялчы Рамазан өрәге дә, морҗадан ут тубалы булып очып чыга торган Имай бичурасы да, албасты, убыр, җен һәм шүрәлеләр — берсе дә калмый. Хыялый хикәяләр реаль вакыйгалар белән аралаша. Кем, каян солдаттан кайткан, кайчан, кем белән сугышкан, быел кайсы авылда кем сабан туенда батыр чыккан? Көрәштә батыр чыгар өчен нинди үләннең чәчәген җиде төп уртасында барып өзәргә һәм нинди үләннең тамырын икмәккә төеп ашарга һәм башкалар, һәм башкалар...

Ниһаять, кояш карт тирәкнең икенче ягына чыгып, балаларны аниаи да куа. Алар Иягә килеп төшә торган Карлыган елгачыгы буйлап, якын урманга китәләр. Кырлай урманы аларны үзенең бөтен җәйге матурлыгы һәм тулылыгы белән каршы ала. Ләкин балалар эчкәрс кермичә, урман кырындагы шомыртлыкта тукталу белән чикләнәләр. Нигә дисәң, эчкәре керүнең вакыты алдарак әле: чикләвек өлгергәч... Шомырт агачларын шактый нык селкеткәннән соң, малайлар, шомырт ашап каралган тешләрен күрсәтеп, көлешә-көлешә авылга кайталар. Урманнан чыгуга аларны баен килә торган кояшның бөтен төюләрен чагылдырган киң һәм биек күк чатыры каршы ала.

— Карагыз әле, карагыз болытларны! — дип кычкыра арадан берсе. Бар да болытларга карыйлар. Ак һәм күгелҗем болытлар баеп бара торган кояшның нурлары белән чолганып, кырык төскә кергән. Әнә алтын күбекләр, күпереп-күпереп, күкнең бер очыннан икенче очына таба менеп киткәннәр! Аларның чит-читләрендә куе кызыл һәм җиңел генә алсу болытчыклар бер оешып, бер сирпелеп торалар...

— Әнә, әнә уң яктагысы мәче башлы ябалак, — ди бер малай.

— Аның янәшәсендә ат. Әнә арбасы да бар, карагыз әле,—ди икенчесе. Малайлар болытларны кеше башларына, эткә, поши мөгезләренә ошаталар һәм аларны үзара бүлешеп бетерәләр:

— Ат минеке, минеке!

— Юк, әтәч синеке, ат минеке!

— Мин элек әйттем... — Юк, мин элек әйттем...  арада болытлар әкрен генә үзләренең рәвешләрен үзгәртәләр, бәхәс бер дә булмаган кебек тына. Куе кызыл һәм алсу төсләр сары, яшел, күгелҗем төсләргә кереп яна башлыйлар...

Кояш бата. Аның баткан урыны бик озак янган күмер кебек көйрәп тора. Күмер суына, суына һәм офыкның ерак эңгерендә агачлар белән тегермән күләгәсе чекрәеп кала. Зирексәр иңкүлегендәге басу өстенә сирень төсле күкселлек инә. Ул һаман куера, куера... Көне буе алтын кебек саргаеп утырган иген кырлары хәзер әкияттәге кебек шәмәхә томанга күмелә баралар. Тик уртада Симетбаш юлының көрәнләнеп торган юл сызыгы ярылып кала... Юлдан, соры тузан томаны күтәреп, көтү кайта. Алда шомырт, миләш, сәрви эченә күмелеп утырган Кырлай!.. Матур да, соклангыч та соң Кырлай! Җире белән дә, күге белән дә... 

Яңа Бистәдә Габдулланың үз тормышы, олы кешеләрнең аңа мөнәсәбәте әйбәт, әмма Бистәнең табигате аңа үги иде. Өчиленең табигате матур, әмма кешеләре кырыс иде. Кыскасы, моңарчы Габдулла кешеләр белән килешсә, табигать белән килешә алмыйча һәм, киресенчә, табигать белән килешсә, кешеләр белән тыныша алмый яшәде. Кырлайда ул икесен дә тапты. Өйдән чыкса, матур һәм юмарт табигать кочагы, өйгә кайтса, ягымлы чырай, җылы сүз. Олы кеше дә бәхетсезлекне тиз оныта, һәм яңа уңай шартларны «шулай булырга тиеш гади хәл» итеп күрә башлый. Бала бигрәк тә... Габдулла да яна әти белән әнисенә бик тиз ияләште. Башта бик тансык күренгән семья җылысы аның өчен табигый бер хәл булытг әверелде. Ләкин тормыш теге я бу вакыйга белән аңа үзен сиздерә торды һәм артык онытылып китәргә ирек бирмәде. Чикләвек вакыты иде. Габдулла иптәшләре белән чикләвекнең оясына — Шәбәрде урманына китте. Урман балаларны үзенең җәйге мәһабәте белән бик кунакчыл каршы алды. Кунакларны каршыларга хуҗадан алда йортның тышына ук аның балалары йөгереп чыга бит, — нәкъ шуның кебек, кечкенә кунакларны урман алдында үсеп утырган яшь сәрви һәм миләш куаклары каршы алды. Куаклык белән бераз баргач, аларны төз нарат егетләре белән оялчан каен кызлары бөгелә-сыгыла сәламләделәр. Аннан соң балалар алдына карагай катыш каенлык килеп басты. Ләкин әле бу да урман хуҗа үзе түгел, аның тирәсендәге «кардәш-ыруы гына» иде. Эчкә кергән саен һава җиләсләнә төште, яфрак челтәрләре аша төшкән кояш шәүләләре сирәгәя барды. Ниһаять, алар, кечкенә ачыклыкка чыктылар һәм күз алларына биек, калын, тәкәобер сынлы имәннәр, наратлар һәм чыршылар килеп басты. Алар эчендәге караңгылык үзенең серле тынлыгы белән Габдулланың кечкенә йөрәген кысып алды, шул ук вакыт аны һаман үзенә тартты...

Кечкенә кунаклар урманның түренә керер алдыннан түгәрәк аланлыкның келәм булып җәелгән гаҗәп тигез яшел үлән хәтфәсе өстеннән киттеләр. Габдулла урман куелыгына башта каушап кына керде. Ләкин тора- бара ияләште һәм бик тиз үзен иркен тота башлады. Урманның салкынча, агач һәм яфрак черекләреннән туган дымлы исенә күнекте. Очраган бер гөмбә үзенең сәерлеге яки матурлыгы белән аны кызыксындырды. Ул тау-тау булып өелгән кырмыска өемнәре янына тукталды, гомерендә беренче тапкыр ул бик дәү сары кырмыскалар күрде.

— Тиен! Тиен!—дип кычкырды һәммәсенә караганда үткенрәк күзле Әхтәри. Һәммәсе өскә, Әхтәри күрсәткән уңайга карадылар. Габдулла агач кайрысы белән бер төсле үк тиенне берьюлы гына аера алмады. Балалар җирдән нарат күркәләре алып, тиенгә ыргыттылар. Тиен кинәт янәшә агачка сикерде. Шунда гына Габдулла аны күреп алды һәм шатлык катыш кызыксыну белән, үзе дә сизмәстән:

— Тот, тот! Җибәрмә! — дип кычкырды. Малайлар көлешеп куйдылар. Ниһаять, алар чикләвеклеккә җиттеләр. 

Менә кайда кинәнделәр малайлар чикләвеккә! Йодрык-йодрык булып укмашкан чикләвекләрне берәмләп тә, ботаклары белән дә өзделәр. Туйганчы ярганнан һәм ашаганнан соң буш кул белән кайтмас өчен, итәкләрен бөрмәләренә кыстырып, чикләвекне күлмәк эченә тутырдылар.

— Эчкә кермибез инде, җитте, — дигән тәкъдим ясады Сафуш. — Аннан чыга алмый, адашып йөрербез... Малайлар кайтырга борылдылар. Сафуш дөрес әйткән икән, урман нап берьюлы гына чыгу җиңел булмады. Алар, кояшка карый-карый. башта дөрес кенә бардылар. Әмма бер вакыйга аларның юлын чуалтып ташлады.

— Каравылчы! дип кычкырды кинәт Тимери. Бар да тынып калдылар. Урман эчендә коры чыбыклар сынгаланганы ишетелде, ул тынды, аннан тагын нидер кыштырдады...

Балалар куркуга төштеләр: каравылчы сагалап тормыймы? Тотып алса, ул аларның бөтен җыйганнарын бушатып алып калачак һәм, өстәвенә, исемнәрен сораячак. Шуннан соң бер вакыт алпавыт урманында чикләвек ашап йөргән өчен авылга штраф килеп төшәчәк! Авыл малае мондый вакытта атасы кебек уйлый һәм штрафка ул җаны-тәне белән дошман. Әхтәри кинәт пышылдады:

— Дәшмәгез! Каравылчы түгел, бу — поши... Әнә күрәсезме? Оль: имәннән уң якта, чикләвек белән миләш арасында... Балалар Әхтәри күрсәткән якка карадылар. Анда чынлап та сыер шикелле зур гәүдәле һәм көрән йонлы, агач ботагыдай тармакланып торган зур мөгезле поши үзенең матур һәм моңсу күзләре белән балаларга карап тора, айый бу каравы «сез нигә минем юлымны кистегез әле?» дигән шикелле тоела иде. Әмма балалар туйганчы карап, сокланып өлгермәделәр, поши: «Ягез, инде сез мине тотыгыз!» дигәнсыман, шаян гына сикереш ясап, кире борылды һәм урман куелыгы эчендә юк булды... Габдулла, урманга баруыннан бик-бик канәгать булып, өенә кайтты. 

Әй эчендәгеләр аның җыйган чикләвеген күреп, һичшиксез: «Каян таптың бу кадәр чикләвек?» дип кызыксынырлар, җентекләп сорашырлар, ул аларга тиен һәм поши вакыйгаларын сөйләр дип уйлаган идс, Габдулла. Алай булып чыкмады. Йортка килеп керү белән үк ул өйдә ниндидер күңелсез бер хәл барлыгын сизеп алды. Өйалдына күрше хатыннар җыелганнар, йөзләрендә ниндидер тәшвиш катыш кызыксыну. Өй эченнән әрнүле үкерү һәм: «Тот, тот, чыгарма, сәкегә сал! Кызым, кызым!» дигән тавышлар ишетелә. Габдулла ишекне ачып өйгә керде. Шунда аны, сәкедән сикереп ишеккә атылган Сабира апасы чак кына бәреп екмады. Сәгъди абзый белән Зөһрә апа килеп, таза гәүдәле Сабираны тотып алдылар һәм көч-хәл белән аны кире сәкегә китереп яткыздылар. Ләкин ул, тыпырчынып, яңадан сикереп торырга теләде. Шуңа күрә әтисе белән әнисенә аны, торгызмыйча, басып торырга туры килде. Бераз тыпырчынганнан соң, Сабира хәлсезләнеп тынды һәм әллә нинди, йөрәкләргә шом сала торган тавышлар белән ыңгырашырга тотынды. Габдулланың күзе апасының йөзенә төште. Дөньядагы бөтен газапны үзенә җыйган кешенең җәфалануы белән Сабира күзләрен чытырдатып йомган, тешләрен кыскан, борын турыннан, маңгаен аркылы кисеп, ике тирән җыерчык ярылып менгән, үзе һава җитмәгәнсыман авыр һәм еш-еш сулый иде. Олыларның сөйләшүеннән Габдулла шуны белде: басуда Сабираның түтәрәме җир уртасына, урманнан ерак урынга, туры килгән икән. Ул үз түтәрәмен бетерим дип ял итми, эссе кояш астында сусыз, күләгәсез урган да урган. Әмма өлешен барыбер бетерә алмаган, «әллә нигә башым бик чатный» дип чүмәлә кырына барып яткан. Шуннан башы тагын ныграк сызлый башлаган. Авыртуына чыдый алмый иңрәгән, кычкырган. Иреннәрен чәйни-чәйни, урынында ята алмый, куркыныч тавышлар чыгарып, кыр буйлап йөгереп киткән. Аны-көч-хәл белән авылга, өйгә алып кайтканнар. Күршеләр бу хәлне:

— Җиргә бисмилла әйтми яткан.

— Зәхмәт кагылган!

— Җен суккан... — дип аңлатканнар. Бу төн Сәгъди абзый өендә йокламадылар. Габдулланың кайтып керүен берәү дә сизмәде, аның белән берәү дә кызыксынмады. Шунын белән файдаланып Габдулла, йортка чыгып, печәнле арба өстенә менеп ятты һәм рәхәт йокыга талды. Иртә белән иртүк Зөһрә апа аны йокысыннан уятты:

— Нишләп ятасын, тор, Сабира апаң вафат булды, — диде. Шул көнне Сабираны каршыдагы зиратка җирләделәр. Шуннан берничә көн үтте. Бер көнне өйдә ттртә белән Габдулла уяныр-уянмас ята иде, колагына Зөһрә апаның тавышы керде. Ул сукранган тавыш белән Сәгъди абзыйгамы, Саҗидәгәме сөйли иде:

— Менә шул инде. Үксез бозау асрасаң, авызың-борының ман итәр, үксез бала асрасаң, авызың-борының кап итәр, дигәннәр. Сабираның үлеме шуның шомлыгыннан гына булды, шуның шомлыгыннан гына. Габдулла сүзнең үзе турында икәнлеген төшенеп алды. Күзеннән йокысы качты. Кинәт ул үзен бик-бик гаепле, шуңа күрә бик-бик бәхетсез тойды. Зөһрә апа сүзенә каршы: «Ятимнең авызы ашка тисә борыны каный», дигән мәкальне ул, әлбәттә, белми иде әле. Аңа бары җиденче генә яшь иде. 

Шомланучан Зөһрә апаның Габдуллага булган олысы кимегәннән-кими барды. Моңарчы ул Габдулланы үз улы кебек сөеп, күршеләре алдында:

— Зур үсте инде минем улым, йомышка йөри башлады инде, — дип мактана торган иде. Хәзер әлеге «ятим бозау» турындагы мәкальне еш кына кабатлау өстенә, кергән бер кешегә:

— Булмас йортка бөкре туган шулдыр инде. Берәр йомышыңа яраса икән! дип сукранды һәм Габдулланың кечкенә күңеленә кагыла торды. Күңеле сынык чакларда Габдулла өйдәгсләрдән Нәфисә апага килеп сыена торган иде. Нәфисә апа үзе дә, йортсыз-җирсез дигәндәй, кеше өстендә үскән кыз булгангамы, Габдуллага һәрвакыт бертигез җылы булды. Ниһаять, аның ире Фәйзерахман авыл читеннән бер мунча сатып алып, шуны вакытлыча гына рәтләп, Нәфисә белән күчеп китте. Бу өйдә Габдулланың бердәнбер үз кешесе булып Сәгъди абзый гына калды. Сәгъди абзый Габдуллага булган карашын кызы үлгәннән соң да үзгәртмәде. Хатыны Габдулланы битәрләгәндә ул Габдулланы яклап чыкты. Әмма күп вакыт ул ике якны килештерергә, аларны бер-берсенә яхшы итеп күрсәтергә тырышты. Шул ният белән үк ул икесен берьюлы тотып орышкалады. Аның орышуы болайрак булып чыга торган иде: Я инде, син дә, хатын, юкка чәпчемә, сабыйның кулыннан килә торган эшмени ул? Карбазының капкачын, мин булып, мин ике куллап күтәрәм... Ә син, малай актыгы, бер дә юкка мышкылдама!.. Олы кеше әйткәнгә түзә белергә кирәк: синең башыңда бер кайгы, олы кешедә — мең кайгы... Әнә терә ничек ул!.. Ә бер вакыт болан булды. Габдулланың Яңа Бистәдән киеп кайткан күлмәге белән кәзәкиенең тәмам тузганын күреп, Сәгъди абзый сандыгын ачты да үлгән улы Садрыйның күк киндер күлмәге белән бишмәтен алып Габдуллага кпдермәкче булды. Шунда Зөһрә апа киемнәргә килеп тотынды:

— Кит, кит, бирәмме соң?! Үз улымның төсе итеп саклыйм-саклыйм да„ тотып кешегә бирим, имеш! — дип ире белән тарткалашты. Сәгъди абзый аңа:

— Я, хатынлыгыңны куй әле зинһар. Үзеңнән тумаган бала дип аны шыр ялангач йөртер идеңме әллә? — диде һәм, киемнәрне көчләп диярлек Габдуллага алып кидертте. Зөһрә апа мич алдына барып, ярсуыннан табак-савытларны гадәттәгедән ныграк шалтыратты һәм «балавыз сыгып» алды. Габдулланы киендереп торган җиреннән Сәгъди абзый эшне төзәтер өчен кызып киткәндәй итте:

— Ә син, малай актыгы, әниеңнең сүзен тыңламыйсың, вәт нәрсә! Ул сиңа моны киемне кызганудан әйтми, сүз тыңлатудан гаҗиз булып әйтә. Аның да кырыкмаса-кырык эш белән башы әйләнгән бит, бичараның! Үзенә каратылган мондый кайгырту чан сүзләрне ишетеп, Зөһрә апаның ярсуы берьюлы басылды, ул шактый йомшап: Ягез, утырыгыз табынга, сиңайтәм! Утыр, Габдулла, улым, карыннарыгыз ачкандыр, — дип дәште. Сәгъди абзый 'шул вакыт, хатынына сиздерми генә, Габдуллага карап хәйләкәр, генә күз кысып алды,— ягъни моның белән: «Сиздеңме, сөйләшә белүнең хикмәтен?» димәкче булды инде...  

Шуннан соң Габдулла үзе дә әнисенең кәефен мөмкин кадәр бозмаска, аның күңелен табарга тырышты һәм йомышка ул хәзер күндәмрәк йөгерде.

Ул арада урак та бетте. Кешеләр бакчага бәрәңге казырга чыктылар. Өй эче белән бергә Габдулла да чыкты. Аңа казылган бәрәңгеләрне чүпләп, капчыкларга тутырырга куштылар. Иртәләрен салкын кыраулар төшә башлады. Габдуллага ялан аяк көе фалчык янында кырау төшкән туфрак өстендә утырырга туры килде. Туңмасыннар өчен ул аякларын балчык эченә күмеп утыра башлады. Бер көн гадәттәгечә иртә белән Габдулла, бакчада аякларын күмеп, бәрәңге чүпли иде. Көрәге белән казый-казый аның янына Саҗидә апасы килеп җитте. Саҗидә сәламәт аяклы кешеләрдәй көрәкне җиргә аягы бсләи батыра алмый, ул туң туфракны чабып куптара. Авыр, әлбәттә. Өстәвенә Сабира апасы да юк. Ул кинәт кулын көрәктән бушатып, яулык чнтс белән күзен сөртеп ала. Сабира апасы үлгәч, ул бөтенләй елакка әверелде. Ләкин ул үзенең яшен кешегә күрсәтергә гарьсснә. Шуңа күрә аны сизеп алган Г абдуллага йөрәгеннән чыгарып, әмма тыенкы тавыш белән:

— Алдыңа карап чүплә, кешедә эшең булмасын!—ди. Ачуланып көрәгенә тотына ул һәм туфракны, ярсый-ярсый, чаба башлый. Көрәгенең туфракка шомарып кайралган йөзе Габдулланың аяк тирәсендә ялтырый.

— Алла!—дип кинәт кычкырып җибәрә Габдулла һәм бөгәрләнеп төшә. Саҗидә апасы, көрәген ташлап, Габдулла янына ава һәм аны күтәреп утырта: Габдулланың кара балчык эченнән тартылган аягында кан...

Икенче очтан Сәгъди абзый йөгереп килә һәм яра өстенә йомшак туфрак сибә. Ләкин кан туфрак эченнән бәреп чыга.

— Син, бар, пәрәвез алып чык тизрәк!—дип Сәгъди абзый Зөһрә апага боерык бирә. Габдулланың ярасы өстенә пәрәвез ябалар. Бу — кан туктатыр эчен... Ул көн Габдулла авырткан аягы белән урын өстендә ята. Кичен Зөһрә апа тагын ни өчендер сукранып, тегесен төртеп, монысын ыргытып йөри. Габдулла моны үз хисабына кабул итә.

Габдулла уйлый:

 — Әни бер үзе җитешә алмый шул, Саҗидә апа аның кул астына керә алмый, аягы юк. Шуның өстәвенә мин аяксыз ятам...

Шуңа күрә ул, Яңа Бистәдәге әнисе өйрәткәнчә, теләк тели башлый:

— Иртәгә терелсәм иде, иртәгә терелсәм иде, иртәгә терелсәм иде...

Ятим ярасының ямазы да өстендә: Габдулла чынлап та икенче көн аягына баса. Ләкин аксый. Әнисенә аксавын сиздермәскә тырышып ул тагын бәрәңге чүпләргә чыга. Бүген алар төшкә кадәр генә эшлиләр. Төштән соң, Габдулла бәйләгән аягы белән Нәфисә апаларына бара.

— Нишләдең, җаным? — дип каршы ала аны йомшак күңелле Нәфисә апа. Габдулланың әйтергә теләгән сүзе тамагына утырып кала. Ләкин Нәфисә апа аңа еларга ирек бирми, күтәреп табынга илтеп утырта һәм аңа икмәк өстенә бал ягып бирә...

Нәфисә әнисе янына Өчилегә барып кайта. Анда ул Зиннәтулла хәзрәткә кереп, Габдулланың көрәк белән яралануын һәм, юмумән. Зөһрәнең аны үгәйсетүеи сөйләп бирә. Шул уңай белән Зиннәтулла карт Кырлайга килеп чыга.

— Тәрбиясе бик авыр күренерлек булса, алып китим, — ди ул Сәгъди абзыйга. Сәгъди абзыйның Габдулланы, әлбәттә, җибәрәсе килми. Шул ук вакыт ул балага хатынының мөнәсәбәтен дә бик яхшы белә. Ул нинди карарга килергә белми аптырап торганда, көтелмәгән бер хәл мәсьәләне чишә. Зөһрә апа чыбылдык артыннан Габдулланы кире бирүгә теше-тырнагы белән каршы төшә.

— Хатын-кыз ирләр сүзенә тыкшына дип гаеп итмә, хәзрәт! Габдуллага өйрәнеп, күнегеп беткән идек. Алып китсәгез, безнең өчен үкенече зур булыр. Минем аны тырнак белән генә булса да чиерткәнем булса, әнә үзе әйтсен,—ди һәм, яшенә буылып, туктый. Ул арада чыбылдык артыннан ап-ак таза күлмәк кигән, бите-башы юылган Габдулла, кулына шактый зур шикәр кисәге тотып, килеп чыга. Бабасының: «кайтасыңмы безгә, улым?» дип соравына ул «юк» дип кырт кисә... 

Шуннан соң Зөһрә ана Габдулла белән бик тату яши башлады. Үз баласы итеп, җитәкләп, ул Габдулланы быел «мәптеккә» илтеп бирде. Бу болай булды. Бер көнне кич белән Габдуллага иртәрәк ятырга куштылар.

 — Иртәгәдән алып, абыстайга сабакка йөри башларсың, — диделәр аңа. Зөһрә апа Бикҗан әбидән калган иске кызыл камзулын, утырып, юнәтеп алды. Саҗидә үзенең абыстайга йөргән чагындагы букчасын табып алып, аның эченә читләре кимерелгән һәм битләре коелган «Иман шартын» салып куйды. Иртән иртүк, караңгыдан торып, ашык-пошык кына чәй эчтеләр. Габдулла Бикҗан әбинең юнәтелгән камзулын киеп, букчаны муеныннан аркылы асып алды. Зөһрә апа ашъяулыкка ике бөтен икмәк төреп бәйләде һәм мич кырыннан зур бакыр бер тиенне алып учына кысты. Төенчекне тотып Габдулланы җитәкләде дә, «бисмилла» укып, ишектән чыкты. Сәгъди абзый алар артыннан:

— Аллага тапшырдык,—дип калды.

Зөһрә апа Габдулла белән, капкадан чыгып, уңга борылдылар һәм ике йорт узып, мулла абзый йортына барып керделәр. «Мәптек» дигәннәре шушы йортның түрендә тәбәнәк кенә агач өй. Анда инде ут алынган, малайларның гөж килеп сабак укулары ишетелеп тора. Габдулланың гаҗәпләнүенә каршы Зөһрә апа анда ксрмәстән, аны мулла абзыйның үз өенә алып кереп китте. Бу алты почмаклы өйнең аш-су хәзерли торган ягында киң сәкеле зур гына бүлмә иде. Алар кергәндә сәке өстендә абыстай кулына озын чыбык тотып утыра, аның тирә-ягында эреле-ваклы кызлар һәм бер-ике кечкенә малай, алларына салынган китапка карап, бертуктаусыз иелә-иелә кычкырып һәрберсе бер үк сүзне кабатлыйлар иде:

— Кәлимәтен таибәтен, ла илаһә иллаллаһ!..

— Әлефсен ә, бисен би, бигә сәкен...

— Кәлимәтен таибәтен...

Зөһрә апа белән Габдулланы күреп, һәммәсе аларга төбәлде һәм тавышлар тынды.

 — Сабакка китердеңме, Бибизөһрә? — дип сорады, көчкә генә борылып, калын гына тавышы белән остабикә. Юанлыгы һәм авыр кузгалышына карап, Габдулла аны ташып утыра торган апара чүлмәгенә ошатты.

— Шулай дигән идек, абыстаң, — диде бераз каушабрак Зөһрә апа, — кабул күрсәгез...

— Бу шул Өчиле хәзрәте кызының улымы инде? Бик кечкенә түгелме соң?

— Быел язын алтысы тулып җиденчегә чыкты инде. Аның буе гына кечкенә... Аннан соң ир балалар белән укытырга иртә икән, шунда, сезнең янга, кызлар янына йөри торсын дидек инде...

Шул арада Зөһрә апа ашъяулыкны чишеп, икмәкләрне алды да:

— Менә сәдәкасы итеп алып килгән идем, абыстай, кая, киштәгә куйыйммы? — диде. Икмәкләрне киштәгә илтеп куйганнан соң, Зөһрә апа әлеге бер тиенне абыстайның кулына илтеп төртте. Абыстай догага кул күтәрде, аның артыннан Зөһрә апа һәм сәкедә тезелеп утырган бөтен кызлар кулларын күтәрделәр.

— Әллаһәкбәр! — диде сузып кына һәм куллары белән битен сыйпап, сабак абыстае.

— Ярар, алла разый булсын. Атнага бер тапкыр ике пулән утын, бер шешә крәчпн китерер, калганын тагын үзегез белеп бирерсез... Әнисе чыгып китте. Габдулла «мәптек»тә калды... Баланың тормыш китабында өр-яңа бит ачылды. Габдулла — шәкерт! 

У н ы н ч ы б ү ле к. 

Әнисе артыннан ишек ябылу белән, Габдулланы абыстай үз янына чакырып алды.

— Кая, китабың бармы? — дип сорады ул. Габдулла букчасыннан әлеге битләре коелган «Иман шарты»н алып күрсәтте. Абыстай үзенең баш тирәли җеп белән әйләндереп бәйләгән күзлеген маңгаеннан күзләренә тешереп куйды да, китапны кулына алды, башын артка ук чөеп, китапны киресе белән тотмаганмы икәнен аерырга тырышты, Берничә тапкыр әйләндергәләгәннән соң ул, ниһаять, китапның «бисмиллаасын табып, чама белән шуның астындагы юлларның берсенә бармагы белән төртте дә:

— Менә монда кара, күрәсеңме? — дип сорады. Габдулла анык төртеп күрсәткән җиренә карады. Бармак кәкре-бөкре ниндидер билгеләрдән торган юлларга түгел, бәлки бөтенләй буш урынга күрсәтеп тора иде. Шуңа күрә Габдулла табигый рәвештә:

— Юк, күрмим, — дип җавап бирде.

 — Нәрсә күрмисең? Күзеңне ачыбрак кара. — диде тавышын күтәребрәк абыстай, аннан тагын, тынычлана төшеп, дәвам итте:

— Укып бар минем арттан, я: әлеф, би, ти, си, җем, хи...

 Габдулла, каушабрак, акрын гына тавыш беләп абыстай әйткәнне үзенчә кабатлый барды:

— Әлпи, тиеп, җөмкый...

Ул арада кызлар, абыстайның Габдулла белән мавыгуын күреп, үзара нидер чыш-пыш сөйләшә, һәм көлешә башладылар. Абыстай кинәт аларга әйләнеп:

— Кайсы шунда? Бибимәфтуха, мин сине тегеләй!—дип кычкырды, һәм аның озын чыбыгы кызлар өстендә бер-ике тапкыр чыжлап алды. Кызлар яңадан китаплары өстснә иелделәр һәм «әлип, тиси...»не такмаклап алып киттеләр. Абыстай Габдуллага «әлефби»не баштанаяк ике тапкыр, үз артыннан ияртеп, әйттереп чыкты. Габдулла башта чынлап та аның бармагы арганнан иярергә тырышып караса да, мәгънә чыкмады. Бармакның тәгаен генә нәрсәне төртеп күрсәтүен төшенүдән гаҗиз булып ул тәмам чуалды. Аннан сон, аның күзе китап өстендәге кәкре-бөкре сызыклардан ихтыярсыз рәвештә абыстайның бик сәер буанакланьпг торган кыска һәм калын бармакларына күчте.

Мондый бармакны мөгаен уклау белән нечкәртеп, озынайтып була торгандыр, — дип уйлап алды ул. Ләкин абыстай аңа күп уйланырга ирек бирмәде.

— Мөнәввәрә, менә бу егетне янына утырт та, сабагын өйрәт, дип ул Габдулланы 11 — 12 яшьләр чамасындагы бер кызга тапшырды. Мөнәввәрә дигән кыз, бик канәгатьләнеп, Габдулланың өйрәтүчесе булырга риза булды һәм аны янына утыртып, китапка карар-карамас, «өйрәтеп» алып китте:

 — Әлпи, тиси, җөмкый, ыхызал...

Гажәп! Габдулла бу кызны тизрәк төшенде һәм аның артыннан бик иркен ияреп китте.

— Ыхызал, дәл, рәзи, сеншын, сатзат; фикап...

Тик ул бер нәрсәне генә аңламады: ни өчен бу сүзләрне әйткәндә китапка карарга кирәк? Китапка карамый гына әйтү җиңелрәк бит? Шулай итеп Габдулла «гыйлем дөньясына» аяк басты. 

Уналты битлек нәни генә «Иман шарты» Габдуллага кыш буена җитте. Иң элек балалар «әлпи-тиси»не ике-өч атна чамасы такмакладылар. Аннан соң бер ай чамасы «әсен ә, бигә сәкен би...» дип ике юллык әбҗәтне һәм иман кәлимәләрен шактый йөгерек һәм шома такмаклый башладылар. Ләкин күбесе такмаклаган чагында китапны ни өчен күз алдында тотып торырга кирәклекнең мәгънәсен һаман төшенмәде һәм төшенүнең кирәген дә тапмады.

Китап һәм аның эчендәге кәкребөкре кара билгеләрнең сере һаман сер булып кала бирде. Әмма берничә бала, шулар эчендә Габдулла, такмаклана торган сабак белән китаптагы кара ишарәләр арасында ниндидер бәйләнеш барлыгын сизеп алдылар. Тора-бара ул аларга тавышны шушы кара билгеләргә каратып үзгәртергә һәм алар арасындагы аерманы белә башлауга, ягъни «хәреф аерырга» ярдәм итте. Ләкин моның серенә балалар үз акыллары белән ирештеләр, һәм абыстайның монда бернинди катнашы булмады. Ник дисәң, язу-сызуны абыстай үзе үк белми иде. Ул үзе шундый ук мәктәптә укыган, һәм иман кәлимәләре белән намаз укый торган догаларны ятлап алганнан соң, аны укудан туктатканнар:

— Җитте. Шуннан артыгының кызлар өчен кирәге юк. Кызларны уку-язуга өйрәтсәң, егетләргә хат яза башлыйлар алар. Китап тану һәм яза белү—ул фәкать мулла булырга җыенган галимнәр өлеше...

Хәреф аерырга өйрәнү, шулай итеп, бу «мәптек» өчен мәҗбүри кагыйдә түгел иде. Әмма язарга өйрәнүгә килгәндә, ул бөтенләй кирәкле эш итеп саналмый, хәтта аның кирәклеге турында балаларның да, олыларның да хәбәре юк, каләм тотып язу монда ят һәм сәер нәрсә иде. Шуңа күрә Габдулланы берәү дә язарга өйрәтмәде. Аның иләп куйган он өстенә бармагы белән язган беренче сүзе — бу фәкать очраклы гына бер вакыйганың нәтиҗәсе булды. 

3

Беркөнне сабакның иң кызу вакытында абыстайны ашыгыч рәвештә өшкерергә чакырдылар. Озын Иманның Сабирасына тирес түккәндә зәхмәт кагылганын һәм, аяксыз калып, кинәт түшәккә егылганын Иманның тилемсә кызы Мәрфуга, тыны бетеп, кереп әйткәч, абыстай бармый булдыра алмады.

Сабакларыгызны укын утырыгыз, мин хәзер кайтырмын, — дип ул авыру янына китте. Үзләре генә калган кызлар, китапларын бер якка куен, утырган җирләреннән «арка сугыш» уйнарга керештеләр. Әмма бер нәнирәк кызның, аркасы авыртуына чыдый алмын, елап җибәрүе бу уенның шунда ук киселүенә һәм икенче уенга күчүгә сәбәп булды. Фәйрүзә исемле ундүрт яшьлек усал гына кыз абыстай урынына барып утырды һәм яулыгын нәкъ абыстайча маңгаена төшереп бәйләде дә, кулына аның чыбыгын тотып, тавышын аныңча калынайтып, сабак тыңлатырга кереште. Гомуми көлеш астында икенче кыз аңа сабагын тыңлатты:

— Кәлимәтен таибәтен, безнең әни бай хатын, изүе тулы тәңкә, борыны тулы... Сәкедәге кызлар һәм малайлар егыла-егыла көлештеләр. Кызык моның белән генә бетмәде. Ике кыз Габдулланы мич ягына алып кереп, аңа корым белән мыек сыздылар, башына, сөлгедән урап, чалма кидерделәр, кулына комган тоттырдылар да, үзләре тиз генә кереп:

— Мулла абзый кереп килә! — дип сәкегә менеп утырдылар. Бу хәйләне сизгәне дә, сизмәгәне дә һәммәсе китапларын кулларына алып, укыганга салыштылар һәм куркынгансыман күз кырыйлары белән генә ишеккә төбәлделәр. Мич артыннан мулла абзыйча, ләкин нәзек кенә тавыш белән кемдер тамак кырды. Шуның артыннан ук аралыктан, комган күтәреп, зур чалма кигән кечкенә гәүдәле, корым белән мыеклар сызган Габдулла килеп чыкты. Сәкедәгеләрнең алданганнары да, алданмаганнары да яңадан һәм тагын да ныграк шаркылдап көлешә башладылар. Габдулла комганын куеп, нәкъ хәзрәтчә «әшһәде»сен укый-укый, җиңнәрен сызганды да абыстай булып утырган кызга карап:

— Карале, син, комганга җылы су тутырып бирче, тәһарәтемне яңартып алыем,— диде. Тыелгысыз көлеш астында комганга су салынды. Аннан соң кызлар:

— Хәзрәт, хәзрәт, акылың бармы әзрәк? — дип аның киеменнән һәм чалма койрыгыннан тарткаларга тотындылар. Габдулла бүлмә буйлап аларны куып йөрде, чәч толымнарыннан эләктереп тартты. Уен тагын белмим нинди төсләргә кергән булыр иде, әмма шунда абыстай кайтып керде, һәммәсе эһ! дигәнче сәкегә менеп утырдылар һәм, иелә-иелә, сабакларын такмаклый башладылар. Габдулла, әлбәттә, үзенең кыяфәтен алыштырып өлгерә алмады. Ул абыстайны башындагы сөлге чалмасы һәм кап-кара мыеклары белән каршылады.

— Бу нәрсә бу? — дип кычкырып җибәрде абыстай һәм ачулы күзләре белән кызларга карады. Кызлар Габдулланы яңа гына күргәнгә һәм берни дә белмәгәнгә салыштылар. Нәтиҗәдә бөтенесе өчен Габдулла үзенең колагы белән җавап бирде.

— Икенче тапкыр борып кына калмам, өзеп чыгарырмын колагыңны! дип вәгъдә бирде абыстай. Ләкин борган хәтлесе дә Габдуллага артыгы белән җитте. Ул колагының әрнүенә түзә алмый, үртәнеп, өенә кайтып китте һәм юл буе абыстайны үзенчә каргап кайтты:

— Апара, апара, апара... Әмма бу ут булып кызып-янып торган колак белән ничек өйгә кайтып керергә? «Кем борды?» дип сорарлар, кем икәнен әйткәч, ни өчен икәнен әйтеп бирергә туры килер. Шуңа күрә ул, колагының кызуы бераз суына төшсен өчен, озаклатып, ындыр артыннан уратып кайтты. Ләкин бу саклыкның кирәге булмады. Ул ишекне акрын гына ачып, өйгә килеп кергәндә, анда беркем дә юк, әнисе, куна өстенә иләп куйган онын сәкедә калдырып, үзе каядыр чыгып киткән иде.

Габдулла букчасын элеп куйды да куна янына килде. Иләнгән онның чит-чите тип-тигез булып, такта өстенә җәелә төшеп тора иде. Габдулланың шул тигезлек өстенә бармагы белән сызасы килде, һәм ул үзенең теләген шунда ук җиренә дә җиткерде. Ул сызган сызыгына бераз карап торды да, аның өстенә очып барган кошсыман бер кечкенә сызык сызып куйды. Бу «Иман шарты»нда күрсәтелгән калын әлифкә ошап чыкты. Юл буе кабатлап кайткан сүзнең баш хәрефе шушы бит инде. Аннан соң Габдуллага «п» хәрефе кирәк булды, һәм ул уйланып калды. Китапта андый хәреф юк иде. Ниһаять, Габдулла аны «ф» хәрефе белән алыштырды. «Р» һәм «а» хәрефләре үз-үзләреннән язылдылар. «Афра» дигән сүз килеп чыкты. Зөһрә апа килеп керде. Ул он өстенә язылган язуны күреп:

— Бу нәрсә? Ни яздың болай? — дип сорады.

— Апара, — дип җавап кайтарды Габдулла. Шуннан соң Зөһрә апа озак кына күрше-күлән арасында сөйләп йөрде:

— Улым абыстасыннан алып кайткан сабагын он өстенә язып куйган... 

4

Беркөнне Габдулланы мәктәптән кайтуына өйгә кертмәделәр. Ишекне ачуга эчтән күрше Гайнулла хатыны Мәхфуза йөгереп килде дә аны җиңел генә күкрәгеннән этәреп:

— Габдулла, күгәрченем, бар әле син безгә кереп тор, монда керергә ярамый, — диде һәм ишекне ябып, хәтта бикләп куйды.

— Әллә Сабира апаның җене әйләнеп кайтты микән? — дип курыкты Габдулла һәм тиз-тиз Гайнулла абзыйларга йөгерде.

Гайнулла абзый, Сәгъди абзый йорты белән янәшә генә, үзенең җир идәнле кечкенә алачыгында, хатыны һәм берсеннән-берсс вак биш баласы белән, ярлы гына көн күрә торган, шуның белән бергә, үзенә башка бер кызык кына холыклы кеше иде. Гомер буена җирсезлек һәм атсызлык белән интегеп, иген игүдән эш чыгара алмагач, ул крестьян эшеннән бөтенләй бизде. Иябашның Әсәт бай аның актык җирен сатып алганнан соң, үзен ялчылыкка чакыргач, ул шул крестьянлыктай бизүе аркасында, аңа бармады.

— Чакыруыңа рәхмәт, Әсәдулла абзый, әмма бара алмыйм, әти картның васыятен тотам, — дип җавап, кайтарды ул тегенең тәкъдименә. Аның атасы чынлап та Кышкарда кытат суккан җирдә тамак бәясенә ялланып эшләгән. Сәламәтлеге бетеп, үзенең атасы Сәет карт йортына кайтырга теләгәч, бай аны җибәрмәгән, яллаган чакта мин сиңа 17 сум акча бирдем, шуны түлә, дигән. Каян алып түләсен, эшләгән дә эшләгән бу. Ниһаять, Сәет карт, ничектер, акча табып, улын байдан түләп алган һәм: «Байга бармагыз, кайта алмассыз, чабата тукыгыз» — дип балаларының балаларына васыять әйтеп калдырган. Гайнулла ялкау булмаган. Ул чабатасын да тукыган, чана табанын да бөккән, көянтәсен дә... Әмма һаман да дөньясына җиткерә алмаган. Ниһаять, йортындагы ярты урынны атасы белән бертуган тугасына, кибет тотучы Сәхипҗамалга (авылда аны «җуан Сәхип» дип йөртәләр) сатып, үзе менә шушы кечкенә алачыгында торып калган.

Болай булган бу. Сәхипҗамал ачлык елларны Әсәт бай һәм Ашытның Хәйбулла бай белән катнашып, крестьяннан юк бәясенә әйбер җыеп, тегене-моны әвеш-түвеш китереп йөргән. Ире Сәйфетдингә, Сәгъди абзыйның приис- кадап кайткан бертуган энесенә, хатынының бу кыланышлары ошамаган. Ахырында алар аерылышканнар. Шунда Сәхип Гайнуллага килеп кергән. Моңарчы туган итеп бер килеп карамаган Сәхипнең кинәт килеп чыгуына Гайнулла хатыны һәм балалары белән аптырап калганнар. Тутасы белән энесе арасында шундый әңгәмә булып алган.

— Я, ярар, белмәгәнгә салышып, бозау кебек, мөңрәп утырма. Сәйфетдин киявең мине өеннән куып чыгарды. Ярар, хәерле булсын, әллә ни үпкәм юк. Үземнең дә катымша белән тору такатем калмаган иде. Менә бүген, менә иртәгә китәм дип тора идем. Эш анда түгел. Эш менә нәрсәдә, туганкай! Миңа үз башыма бер оя төртеп кереп утырырга кирәк.

— Шулай инде, тутакай, шулай...

— Син быел иманаңны Әсәт байга уҗым көе саткансың дип ишеттем...

— Саттым шул, анысы дөрес.

— Нигә саттың? Нәрсә ашарсың?

— Менә шул ашарыма булмаганга саттым да.

— Ашарына булмаган кеше җир сатамыни?

— Сезнең кебек акчалы, икмәкле кешеләр сатмый шул.

— Җир бит ул?

— Күк түгел инде... Мин әле мәлкем булса, җирем өстендәге күкне дә сатар идем.

— Әнә син ниләр сөйлисең!

— Сөйләрсең шул, башыңа төшкәч... Нигә сиңа минем җирем кирәк . булды әле?

— Син тәкәббер инде. Авылда сине бер дә юкка «Ярлы тәкәббер» дип атамаганнар...

— Ярлы шул. Тәкәббер шул.

— Ярар, мин синең белән талашырга килмәдем, Гайнулла! Мин сина агай-эне итеп, яхшы ният белән килдем...

— Килгәнсең икән, төкле аягың белән...

— Гайнулла, карале, игенең, мал-туарың булмагач, сиңа ындыр белән абзаркаралты нигә?

— Ә ул сиңа нигә кирәк?

— Сат миңа ярты урыныңны, каралтылары-ниләре белән. Күпме сорыйсың?

— Хак ярым хак, пот ярым борчак. Үзеңнең чама ничек?

— Мин бодай уйладым, Гайнулла, 10 сум акча, малайларың ыштансыз йөри, шуларны бөтәйтеп бирим, хатыныңа шәльяулык, үзеңә биш гәрәнкә шикәр, бер такта чәй. Булдымы? Алдын-артын уйламый, күп әйтеп ташладым ахры...

Шушы урында Гайнулланың хатыны Мәхфуза түземсезләнеп сүзгә катыша:

— Юк, юк, сатаммы сон, шулар өстенә яңадай биш пот он кушып бирсәң дә сатасым юк. Җирдән дә колак как, инде килеп йортыңны пран-заран китер, ул ни дигән сүз? Кит, тозга язмаганны!

Шул сөйләшүдән, килешә алмый, Сәхип чыгып китә һәм, табакка аслы-өсле ике кат кәрәзле бал салып, староста хатынына бара.

— Ирең өйдә юк икәнне белеп килдем, Минкамал! Әйдәле, аулак өй итеп бер чәй эчеп алыйк, — ди ул. Бер табак балны күргәч, Минкамал йөгерә-йөгерә самовар куеп йөри. Чәй янында бар да хәл кылына. Староста волостьтан кайткач, беренче эше итеп, Гайнуллага килә һәм аңа түләнми килгән имана акчасы белән страховойны иртәгә үк китереп түләү шартын куя. Югыйсә, эшнең волостька җитү ихтималы бар, эшең шәптән булмас, арка тиреңне суеп алырлар, — ди ул. Гайнулла тегендә йөгерә, монда йөгерә, Сәхипкә барып җитә, каралтыларын сатарга була. Әмма Сәхип инде «кире уйлаган». Көч-хәл белән Сәхипнең, бер көн биргән бәясенең яртысына төшеп, Гайнулланың нигезендәге ярты урыны абзар-каралтылары белән сатыла. Гайнулла көч-хәл белән бурычтан котыла.

— Елама хатын, — ди ул, Мәхфузәны юатып, — сер бирмә! Баш исән булса, мал табылыр. Шуларның чыбыгы астына ятаммы соң, аллам сакласын! 

5

Каралтысыннан колак каккан Гайнулла кәҗәсе белән кош-кортны да өенә кертә:

 — Менә хәзер бөтен хуҗалык күз алдында,—дип ул, хәтта, бу хәлне үзенчә аклап та куя. Кырлайның мәзәкчесе Заһит Гайнулланың өен күреп:

— Гайнулла күрше, әйт әле син миңа: бу кош-корт Синең өеңдә яшиме, әллә син аларның кетәклегендә яшисеңме? — дип сорый.

— Башка чыгарга уйладыңмы әллә, — ди Гайнулла, — әйдә, күчеп кил, безнең өебез тар булса да, күңелебез киң.

Юк, ул чынлап та киң күңелле кеше Гайнулла... Балалар белән сер бүлешүгә хәтле кече күңелле ул! Авылның бер-бер баласы аның өенә килеп кердеме, ул аны чәй эчерми җибәрми. Габдулла да аңа кереп бер-ике тапкыр чәй эчеп чыкканы бар. Бу юлы да ул Габдулланы күптән көтеп алган кунагы шикелле итеп каршылады:

— Ә, Әптелкәрим, нихәл, әйдүк, түрдән уз, — диде ул.

— Мин Әптелкәрим түгел, Габдулла, — дип төзәтте аны Габдулла.

— Әйе ләбаса, Габдулла, — диде таркау гына елмаеп, Гайнулла. Аның мәзәк якларыннан берсе кешеләрнең, бигрәк тә бала-чаганың исемен бутавы иде. Заһит мәзәк итен сөйлиме, чынлапмы, Гайнулла абзый үзенең кызына Хәмәтша дип, улына Әсмабикә дип, балаларының исемнәрен ялгыштырып дәшә, имеш. Кечкенә кунагын түргә менгереп утырткач, Гайнулла абзый, Габдулланың исемен шунда ук оныткан хәлдә, сорау бирде:

 — Я, Әптелкәрим, кем синең туган, малаймы, кызмы? Габдулла үзенә төбәлгән сорауны төшенмичә, Гайнулла абзыйга карап алды.

 — Ә, әле син белмисеңмени? Менә син өеңә кайтуга, әниең сиңа энекәшме, сеңелкәшме әзерләп куя инде, — диде Гайнулла һәм хәйләкәр генә елмаеп, күзен кысып куйды. Аннан соң җитди генә итеп, нәтиҗә ясады:

— Энекәш булсын инде, шулай булсын!

— Ир бала анасы — губернатор, кыз бала анасы — посып ятыр, дип белми әйтмәгәннәр.

— Кайда посып? Нигә?—дип кинәт кызыксынып куйды Габдулла. Посу һәм качу балаларга хас гадәт булганга күрә, бала анасының кайдадыр посып ятуы Габдулла өчен сәер тоелды.

— Посып ятыр, дип әйткән сүз ул, ягъни, кыз бала җирсез калыр, нигә дисәң, хатын-кызга закон буенча җир бүленми, алар ирләрнең сул кабыргаларыннан яратылганнар, сугышка бармыйлар, ягъни. Менә ничек бит ул. Син инде, бәлкем, ни өчен кызларга җир чыкмый, алар ашамый торамыни, дип сорарсың. Бусына инде мин сиңа берни әйтә алмыйм. Моны сиңа шул законны чыгарган патша хәзрәтләре дә берни әйтә алмый. Шулай, улым! Яле, менә бу чәйне эчеп җибәр!.. 

 Габдулла өенә кайтып кергәндә, чыннан да, түр башына кабык бишек асылган, аның эчендә Габдулланың энекәше «үә! үә!» дип, авызы белән ияген бер итеп, елап ята иде.

Ниһаять, кыш та үтте, укулар да бетте. Үзенең матур килүе белән күп нәрсә вәгъдә иткән яз кешеләрнең күңелләрен күтәреп җибәрде. Алар сабан туена хәзерләнә башладылар. Иң элек быел наборга керәсе никрутлар өйдән-өйгә кереп, бүләк җыеп, сабан туе өчен махсус ачытылган балны эчеп, күңел ачып йөрделәр. Иртәгә сабан туе дигән көнне кичкә таба малайлар Миркәйләр тыкрыгы янындагы бүрәнәләр янына җыелып, йөгерешеп һәм көрәшеп карадылар. Монда яшьтәшләре Әһли, Ахун, Гариф белән Габдулла да катнашты. Ул җиңнәрен сызганып, нечкә генә беләкләрен малайларга күрсәтеп мактанды:

— Минме? Моның белән суксаммы? Теләсә кемнең җенен өзәм! Йөгерешсәм, сезне бер чакрым артта калдырам... Көрәштә дә, йөгерештә дә ул, әлбәттә, иң артта булмады булуын, әмма шул ук вакыт берәүнең дә җенен өзә алмады һәм берәүне дә бер чакрым артка ташлап килмәде. Ләкин шулай да малайлар Габдулланың мактануыннан көлмәделәр. Алар аны уены-чыны бер, мәзәкчел, шуның белән бергә акыллы малай икәнен беләләр һәм аңа ниндидер эчке мәхәббәт саклыйлар иде. Сабан туе дигән көнне әнисе Габдулланы гадәттәгедән иртәрәк уятты.

— Улым, әнә малайлар сабан туе котлап чыкканнар инде, син дә чык! — дип, ул Габдуллага авызын бөрмәләндереп бау белән тарттырган кечкенә капчык тоттырды. Габдулла «күкәй җыюны» тегермән янындагы урамнан башлады. Иң элек ул яңа гына башка чыгып, кечкенә өй салып кереп утырган Бикчәнтәй Миргалименең коймасыз өенә керде. Кыяр-кыймас кына баскычка якынлашкан Габдулланы Миргалимнең яшь кенә хатыны өй эченә чакырып алды. Өй эчендә җиһаз әле юк дәрәҗәсендә аз, әмма булган кадәресе — кечкенә калай самовар, җиз комган белән ләгән һәм киштәдәге бер-ике савыт-саба бик якты итеп чистартылган, ике тәрәзәнең берсе өстенә башы чуптарлы бирнә сөлгесе атлаидырылып эленгән иде. Әлеге хатын күптән таныш кешеләрсыман ягымлы чырай белән Габдулланы сәкедә киез өстендә аяк бөкләп чәй эчеп утыручы ире Миргалим янына табынга чакырды. Габдулланың тартынып, утырырга теләмәвен күреп, аны көчләмәде, киштәдәге буяп куйган берничә йомырканың берсен алып, Габдуллага китереп тоттырды.

— Башка көннәрне дә кил. Сыебыз булмаса, ачык чыраебыз булыр,— дип килен кеше һәм аның артыннан Миргалим Габдуллага елмаеп карадылар. Бу карауда яна гына яши башлаган ике яшьнең Габдулла кебек кечкенә, матур гына ул булдыру теләге чагылып тора иде. Габдулла анысын аңламады, әмма аларның якты чырае йомырка җыярга беренче ел гына чыккан Габдуллага кыюлык бирде. Икенче йортка инде ул батыррак керде... Дөрес, бөтен өйләрдә дә буялган йомырка булмады. Кайберсе бармаксыман озынча кызыл билле прәннек, кайберсе, сәдака итеп, ярты тиен яки бер тиен бакыр тоттыргалап чыгардылар. Әмма анысыннан бигрәк Габдулланы кергән бер өйнең үзенә башкалыгы, аның төрле-төрле кешеләре һәм аларның бәйрәмгә мөнәсәбәтләре кызыксындырды. Күп кенә өйләрдә бүген ниндидер җанлылык, күтәренкелек күзгә чагыла, кешеләр гадәттәгедән кычкырыбрак, көлешебрәк сөйләшәләр, бер-берсенә җор сүзләр әйтешәләр, өйләрдә шаулап утырган самовар белән мичтәге коймакның таба өстендә майга кызып четердәү тавышлары һәм исләре бергә кушылалар. Кайбер өйләрдә башка авыллардан килгән кунаклар, сәке тутырып, чәй эчеп утыралар. Ирләр сабан туе өчен махсус ачытылган балдан берәр жамъякны күтәреп куйганнар да, кызарышып, кызышып өлгергәннәр. Ләкин бу бар өйдә дә түгел. Үткән көзне каядыр тимер юл сала торган җиргә эшкә киткән Хәйрулланың, өендә анасы карчык кына калган...

Ул улыннан килгән азмы-күпме акча белән авылда шактый авыр гомер кичерә. Сабан туе шатлыгы аның өенә килеп җитми. Нәрсә аңа сабан туе? Габдулла аның хәлен белмичәрәк килеп керде. Карчык аның ни өчен килгәнен дә аңламады. Күзенең зәгыйфьлеге өстенә ул колакка да катырак иде.

— Ни дисен, улым? — дип каршылады ул әле берни дә дәшергә.өлгермәгән Габдулланы.

— Әниең җибәрдеме? Бирәсе тозым бар иде шул. Теге чүпрәк җыеп йөрүче килеп чыкса дип, җыеп куйган чүпрәкләрем бар инде барлыкка. Шуларны сатсам, тозлык кына булыр иде. Әниеңә шулай дип әйтеосең инде, яме? Ачуланмасын... Нишләсен? Габдулла «я» дип башын селекте дә, карчык өеннән чыгып китте. Аннан ул хуҗалары каядыр читкә эшкә чыгып киткән һәм тәрәзә-ишекләре бөтенләй кадакланган берничә өй яныннан узды. Алар белән янәшә Мостафа байның ике катлы өенә ул керә алмады. Бердән бу өйнең таза итеп салынган капкалары Габдулла ача алмаслык тыгыз ябылган булып чыкты. Икенчедән, капка келәсенә тотыну белән йортта гаять зур этнең һаулап капкага ташлануы ишетелде Шуңа күрә Габдуллага бу йортны узып китәргә туры килде. Авылның яңа бае Белмим Хафиз йортына килеп җиткәндә, Габдулла иптәше Әһлине очратты. Әһли шулай ук күкәй җыярга чыккан һәм Хафиз өе янында тукталып, керергәме, юкмы дигәңсыман аптырап тора иде. Габдулланы күргәч, ул шатланып китте һәм аның икеләнүе дә бетте.

— Әйдә, керәбез,—диде ул, — үткән ел ул безгә бал ашатып чыгарган иде. Былтыргы балы бетмәгәндер әле аның... Ике иптәш Белмим Хафиз йортына кереп киттеләр... 

7

Белгән нәрсәсен дә «белмим» дип әйтергә яратучан, йомык табигатьле булганга яшьтән үк аны «Белмим Хафиз» дип атаганнар. Хафиз ачлык еллары алдыннан гына Казанга китеп, Печән базарында таш кибет тотучы бер байга хезмәтче булып кергән. Аның хуҗага ярарга тырышып эшләвен күреп, бай аны приказчик итеп куйган. Ачлык елларны аны шәһәр белән авыллар арасында, шул җөмләдән, Казан белән Кырлай арасында бик еш күргәннәр. Ул хуҗасы кушуы буенча ике арада тегеие-моны әвештүвеш китереп, ачыккан авыл халкының мал-туарын юк бәясенә җыеп йөрүче булган. Туклык еллар башлану белән ул йөрүеннән тукталган, хәтта бәйрәмнәргә Һәм сабан туйларына да кайтмаган. Аны йөргән юлларының берсендә гаеп булган дип тә сөйләгәннәр. Әмма үткән елны ул авылга кинәт кенә төянеп кайтып кергән һәм ихатасында калган иске йортны сүтеп, менә бу кара-каршы өйне салып җибәргән, мал-туар җыя башлаган, умарта сатып алган, һәм Иябашның Әсәт бай белән акча кушып, алар Кырлай тегермәнен бергә били башлаганнар. Ничек баеп киткән? Аны төрле кеше төрлечә сөйли. Бае ярдәм иткән, йөргән юлында казна тапкан, ачлык елны җыеп йөргән мал-туар- ның бәясен хуҗасына ике өлеш кыйммәт итеп күрсәткән, теге дә бу...

Дөресе болай булган. Аңа бае да ярдәм итмәгән, ул казна да тапмаган. Ачлык елны җыеп йөргән мал-туардан кесәгә шактый гына акча калган булса да, ул әле үз башына эш башларлык дәрәҗәдә булмаган. Әмма хәзерге чорда кешенең көче фәкать акчада гына икәнне белеп алган Хафиз, үзенең бөтен сәләтен шул акчаны табуга юнәлткән. Баеп китәргә аңа үз бае Хәсәнша түгел, бәлки Хәсәншаның дус бае, шул ук вакыт аның конкуренты Сәгыйтъҗан Сәгыйтов ярдәм иткән. Әлбәттә, тиктәскә түгел, бәлки ярдәм бәрабәренә ярдәм таләп итеп... Сәгыйтъҗан Сәгыйтовка үзенең дус бае Хәсәншаны юлдан алып ташларга кирәк булган. Шуннан соң ул Хәсәншаның ышанычын казанып өлгергән приказчигы Хафизны аулакка чакырып, бик озак сөйләшкән. Хәсәншаның сәүдә складында коточкыч янгын чыгып, бик күп нәрсә янган. Малның күпмесе янып, күпмесс исән калганын байның ышанычлысы, склад ачкычларын биләүче Хафиздан башка берәү дә рәтләп белмәгән, һәрхәлдә, складта күп нәрсә янмаган, янгынга хәтле йөк-йөк пустау һәм мануфактура Сәгыйтъҗан ярдәме белән Хафизның авылына озатылган. Әлбәттә, соңыннан полиция һәм прокурор бу караңгы эшнең эзенә төшәргә маташып караганнар һәм төп шаһитлардан берсе итеп, әлбәттә, Хафиз да чакырылган. Әмма ул «белмим»нән башка бернәрсә дә «әйтә алмаган». Әлеге мәзәкче Заһит көлеп сөйлиме, чынлапмы, Казандагы янгын турында сорау алган чакта «исемең кем?» дип бирелгән беренче сорауга ук ул, ашыгып, «белмим» дип җавап биргән, имеш. 

8

Ниһаять, Габдулла авылның халык телендә иң күп тапкырлана торган кешесе Белмим Хафиз йортында. Белмим Хафизны тагын Хафиз бай дип яки яшь бай дип тә йөртәләр. Иллене узып барган кешене яшь бай дип атау бик дөрес булмаса да, аның күптән түгел генә баеп китүен искә алып, аннан соң Кырлайның элекке иске бае Мостафа белән саташтырмас өчен, аны шулай диләр. Хафизның йорты, чынлап та, башка йортларга караганда иркенрәк, мал-туар белән тулы, биек нигезле кара-каршы ике өй, бакча, аның эчендә ак мунча, өйләре дә, мунчасы да таза, эре бүрәнәләрдән салынган, келәтләре дә шулай ук... Келәт ишекләрендә икешәр бик, икешәр йозак, йозаклары да нинди, һәрберсе яртышар потлы гер ташлары кебек асылынып торалар... Ләкин шул гынамы? Казанның Ибраһим бай йортын һәм аның бакчасын күргән Габдулла өчен бу аз. Бәлки Хафизның шаккатырлык байлыгы ындыр артындагы бакчасында һәм умарталыгындадыр? Габдулла моны уйлап бетерергә өлгермәде, келәтнең лапаска караган ишеге янында кемнәрдер шаулашып алдылар:

— Сала төш, сала төш, Хафиз абзый.

— Булды, булды. Менә киртләчтән дә узып китте.

- Капчык исәбенә дә бераз. Ун ярым гөрәнкә. Китер капчыгыңны! Балалар тавыш ягына борылдылар. Келәтнең ачык ишеге алдында, зур гына бизмән янында бит-куллары онга буялып беткән берничә кеше он үлчиләр иде. Арадан ак яулык бөркәнеп, аның өстеннән киез эшләпә кигән карт кына хатын, сукраигансыман:

— Ярар, Хафиз, алла рази булсын, тарттыру белән китереп тапшырырбыз, көттермәбез, алла насыйп итсә. Әҗере белән бергә... — диде дә, капчыкны, тотып капкадай чыгып китте. Битенә һәм борынына он буялган, шуның аркасында мәзәк сыйфатка кергән Хафиз бай, карчыкның рәхмәтенә җавап, биреп тормастан, икенче бер кара сакаллы кеше белән он үлчәргә тотынды. Шуңа күрә ул Габдулла белән Әһлине бөтенләй күрмәде, күрсә дә алар белән сөйләшергә вакыты юк иде, күрәсең... 

Габдулла иптәшенә карап алды, ягъни: нишлибез? Әһли аның җиңеннән тотып ак өй баскычына тартты. Ләкин ул арада бер хатын (хезмәтче хатын булса кирәк) ялт итеп торган җиз ләгән күтәреп, баскычтан ашыгып төште дә, аны-моны күрмәстән, юл өстендә торган Әһлигә килеп бәрелде.

— йөрмәгез әле монда комачаулап, — дип ул җитез генә сукранып алды һәм, балаларны бер якка тибәреп, келәткә таба үтеп китте. Габдулла белән Әһлигә бер генә нәрсә калды: чыгып китү, һәм алар капкага таба борылдылар. Ләкин шунда бер хәл аларны кызыксынып, тукталып калырга мәҗбүр итте. Келәт белән капка арасындагы койма ышыгыннан кемдер тәкәрлек тавышына ошатып, шыпырт кына: «тррр-тррр!» дип куйды. Балалар борылып карадылар. Анда койма күләгәсенә кертеп туарылган һәм «керт-керт» печән ашап торган ат, аның янында зур гына тарантас. Тарантас эчендә кырын яткан килеш 24—25 яшьләр чамасында' бер таза гына егет малайларга карап көлеп тора... Егетнең хәйләкәр генә елмаеп кысылган, шул ук вакыт яхшы ниятле күзләре балаларны берьюлы үзенә тартты. Габдулла белән Әһли бер- берсенә карашып куйдылар, ягъни бу кешегә без нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш? Ул арада егет бармагын күз турына китереп, тегеләргә үз янына килергә ишарә ясады. Малайлар тарантаска якынлаштылар. Егет кесәсеннән бер уч чикләвек алып, малайларның учларына салып чыкты. — Сез бүген Хафиз абзый тирәсендә йөрмәгез,—диде ул шыпырт кына,— аның бүген күзенә ак-кара күренми. Ник дисәң, ул берьюлы әллә ничә төрле эш алып бара, йорт тулы кунак, аларны хөрмәт итәсе, сыйлыйсы, монда алыш-биреш, сәүдә, җитмәсә, ак өйдә зимләмир белән урман караучы утыра. Әнә никадәр эш әйләндерә Хафиз абзагыз, уен эшмени? Аннан соң ул бөтен әйткәнен мәзәккә әйләндереп, тагын бер тапкыр тәкәрлек тавышы чыгарып куйды. Егет Габдулланың тәмам күңеленә ятты һәм ул ихтыярсыз:

— Абый, син кем? — дип сорады.

— Минме? — диде егет һәм рәхәтләнеп бер көлеп алды.

— Мин шундый бер кирәкле кишер яфрагы...

Алар өчәүләп көлештеләр. Аннан егет чынын әйтеп бирде:

— Казанның Сәгыйтьҗан байны ишеткәнегез бармы? Булса — менә шул. Мин аның кучеры. Монда мин Сөнгать дигән шәкертне алып килдем. Сәгыйтьҗан байның якын кешесе ул. Бик укымышлы кеше югыйсә. Бай мәдрәсә салдыра. Bv инде шуның хәлфәсе. Хәзер ул авыл саен йөреп шәкертләр җыя. Шәкерт булырга теләсәгез, пажалыста, ул сезне утырта да алып китә, һи, ул аңа сабан туеннан да җиңел! Менә мине дә алар бер тапкыр шулай, шәкерт итәбез дип, алып киткәннәр иде...

— Соң?

— Шул. Кызларга хат язарлык та укып булмады, матчасна!

— Укытмадылармы?

— Кай-я!.. Аннан соң алар, тагын бер тапкыр очрашырга булып һәм кучер балаларга әлеге Сөнгать шәкертне күрсәтергә булып, аерылыштылар. 

9

Габдулланың капчыгы күкәйләр белән тулган, аннан, Хафиз бай йортыннан соң, аның башка йортларга кереп йөрү теләге дә сүнгән иде. Ул, чатта дусты Әһли белән аерылды да, инеш буйлап өенә таба юнәлде, һәм үз урамнарына чыгу өчен Гайнуллалар тыкрыгыннан борылып менеп китте. Юл буе ул үзенең Сәгыйтьҗан бай кучеры белән очрашуын һәм аның әйткәннәрен уйлап кайтты. Сөнгать шәкерт? Кем икән ул? Шәкерт булгач, ул инде, мөгаен, безнең теге Сәхәби төсле, күзләрен йомып бәет укый беләдер? Тик менә аның кебек күзләрен борын төбенә китерә яки колакларын селкетә белә микән? Сәгыйтьжан бай? Туктале, тукта... Теге кышны Әптелбәрне сеңелесе Нәсимә белән чанага утыртып алып киткән кеше дә Сәгыйтьжан бай иде бит? Юк, Сәгыйтьжан бай түгел, аның кучеры иде. Кучеры? Әллә шушы абыймы? Юк, ул аны хәтерләми, дөресрәге, ул аңа айда әһәмият бирмәгән, дусты Әптелбәр белән аерылышу кайгысына әвәрә булган ул анда...

 — Туктале, кем, Әптелкәрим бит әле син? — дип дәште шул вакыт кемдер. Габдулла уйларыннан айнып китте һәм тавышка таба әйләнде. Үзенең капкасы төбендә бишмәтен иңенә салган, башындагы кәнәтилле яңа кәләпүшен кырынайтып кигән Гайнулла басып тора.

— Әгәр дә мәгәр минем өйгә дә кагылып китсәң, Гайнулла абзыеңның сиңа биреп чыгарырлык күчтәнәче булмас идемени? Ярамый алай, бер дә ярамый. Үзең мәхрүм кеше. Әйдә әле! Габдуллага керергә туры килде. Өйдәгеләр кайсы кая таралып беткән, әмма өйдә бер җан иясе дә калмаган дип әйтеп булмый, ябык кына, хәйләкәр һәм усал күзле зур гына кәҗә бәтие мич башында ал аякларын ике якка аерып баскан хәлдә керүчеләргә карап тора.

Һайт сине! Кая мендең анда? — дип кычкырды аны күрүгә Гайнулла. Бәти шунда ук тиз генә кире борылып, мич артына төшеп китте һәм, әледән-әле кабыргасына төшкәли торган каен таякны чамалап булса кирәк, ябык кына сыртын җыера төшеп, ишектән чыгып качты.

— Син минем турыда алай начар уйлама, кем, Әптелкәрим, — дип сүз башлады Гайнулла.

— Әйтик, Мостафа байныкы яисә Белмим Хафизныкы хәтле дәүләтем юк минем. Анысы дөрес. Әмма ләкин мин байларның бәхетен көнләмим, байлар минем бәхетемне көнли, беләсеңме шуны! Нигә дисәң, байлык — карунлык, байның үз карунлыгы үзен ашый бит. Аждаһаның эчкән саен сусыны кабара ди, әнә. Бай бит ул бирән йоткан кебек, ашаган саен ашыйсы, эчкән саен эчәсе килеп азап чигә. Мин алай интекмим бит, Әптелкәрим! Нигә минем бәхетне көнләмәсен Белмим Хафиз белән Мостафа?

Ул рәхәтләнеп бер көлеп алды һәм өстәп куйды:

— Дәшмә инде, әйдә, шым бул, теләсә нишләсеннәр үзләре!..

Гайнулла хәйләкәр генә күзен кысып куйды һәм мич алдына тезелгән биш күкәйнең икесен алып Габдуллага сузды.

— Ал менә бу күкәйләрне! Мәхфуза тутаң, үзе ашамый, тозга алыштырыйм дип җыйган күкәйләр бу. Ләкин, мин әйтәм, Мәхфуза, пешереп куй әле син алариы миңа. Ә тозны нәрсәгә алыйм, — ди бу. Мин әйтәм, бераз гына тозсыз да түзәрбез, әмма сабан туе көнне малайларны сөендермәсәк, мин әйтәм, бу — нәрсәгә ярый? Ягъни, Хафиз байдан минем кайсы җирем ким? Ярлы тәккәббер син, ди миңа җәмәгатем. Юк, мин әйтәм, бу тәкәбберлек түгел. Мин тегеләр төсле капйот түгел, менә шул гына!.. 

10

Габдулла, капчыгын күкәйләр һәм прәннекләр белән тутырып, кайтып кергәндә, әнисе мич алдында чыш-пыш коймак пешерә, әтисе сәкедә аягын бөкләп утырган килеш, көзге ватыгыннан карап, иякләрен күтәргән хәлдә эскәк белән сакалындагы озын төкләрне йолкып, спайланып утыра иде. Габдулланың тиз арада шул кадәр әйбер җыеп кайтып керүенә Зөһрә ала шатланган да, гаҗәпләнгән дә сыман. 

— Кул-аягың җиңел булгыры, кай арада капчыгыңны тутырып өлгердең әле син?—диде һәм капчыкны бушата-бушата, Сәгъди абзыйга карап, мактанып алды:

— Атасы, карале улыңны!

Сәгъди абзый бу эшкә хатыны кебек үк кинәнсә дә, сер бирәсе килмәде:

— Өлгерер шул, нигә өлгермәсен, уңмаган егетмени безнең Габдулла? Аннан соң ул, ни әйтсәң дә, мәхзүм бит!

Ул бушатылган күкәйләр янына килде һәм шулар арасыннан икесен алып, Габдулланың үзенә тоттырды. Габдулла күкәйләрне тотып чыгып йөгермәкче булган иде, әнисе аны җибәрмәде:

— Ашамый-эчми кая чыгып югалырга торасың, өлгерерсең әле, сабан туе качмас, — диде һәм табын әзерләп, Сәгъди абзый белән Габдулланы чәй эчәргә утыртты. Габдулла әдәп йөзеннән бер-ике коймак ашап, чынаяк астына ясалган чәйне бер-ике генә йотым чүмереп алды да, ашык-пошык кына битен сыйпап, урамга чыгып йөгерде. Ул чыкканда кояш инде офыктан сөңге буе күтәрелгән, күк йөзе чалт иткән аяз иде. Кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең бәйрәмчә үзгәрешләре Габдулланың игътибарын берьюлы үзенә тартты. Егетләр һәм кызлар ак оекларын мөмкин кадәр шомартып, җыерчык калдырмаска тырышып кигәннәр, чабата киндерәләрен дә спайлап, матурлап бәйләгәннәр, өсләрендәге киемнәре гадәттәгедән пөхтәрәк, кайберәүләрнең — бөтенләй яңа кием иде. Кешеләргә генә түгел, йортларга һәм капкаларга, хәтта зиратта үсеп утыра торган агачларга да бәйрәм төсе иңгән! Габдулла шунда ук үзенең иптәшләре белән очрашты. Олыраклардан Сафуш та. Әхтәри дә, кечерәкләрдән Әһли дә, Ахун да, Гариф та, Габдулла кебек үк, берәр я икешәр күкәй тотып чыкканнар иде. Габдулланы күрү белән алар аны, үзләре белән ияртеп, Миркәйләр тыкрыгындагы әлеге бүрәнәләр янына алып килделәр, һәм биредә «күкәй сугыштыру» башланды. Хәрәмләшүсез булмады. Әхтәри Габдулла куйган күкәйне сугып алу белән, малайлар, Габдулланы яклап, тавыш чыгардылар:

— Очлы башы белән сукты, очлы башы белән, әһә, хәйләкәр икән! Үзенең һәрвакыт хәрәмләшүе белән дан тоткан Әхтәри төрлечә ак ланырга тотынды һәм үз сүзен бирми, күкәйне кесәсенә салып куйды Габдулла икенче күкәен дә куймакчы булган иде, әмма урам башыннан атка атланган сөрәнчеләр килеп чыкты. Алгы атка атланган сөрәнченең кулында шактый озын колга, аның башында яшеллекүкле яулык бәйләнгән һәм ул җилгә очынып, җилфердәп тора иде. Габдулла һәм аның иптәшләре, күкәй дәгъвасын шунда ук онытып, сөрәнчеләр артыннан иярделәр. Сөрәнче капка саен туктап:

— Апалар, сеңелләр, чыгарасы бүләкләрегезне чыгарыгыз, көттермәгез, хәзер мәйданны башлыйбыз! — дип кычкырды.

Килен төшергән йортлар алдында сөрәнчеләр озаграк тукталдылар һәм анда сатулашулар да булгалап алды. Миркәйләрнең Ташкичүдән төшкән киленнәре Камәрбану кечкенә сөлге чыгаргач, бүләк җыючы аны алып.

— Килен, ярамады бу, син барлы-юклы йорттан түгел, аллага шөкер, бик дәүләтле, бик бәрәкәтле йорттан килен булып төшкән кеше. Сынатма. Бу синең сыңар канатыңны капларга да җитми, икенче канатыңа да бер нәрсә чыгар! — диде. Килен, яулыгының очын тешләгән хәлдә кызарыныбрак тыңлап торды-торды да, җавапсыз каласы килмичә, басынкы гына тавышы белән әйтә куйды: 

— Чыккан йортым дәүләтле булса, килеп төшкән җирем дә хәерче гүгел, әлхәмделилла! Биргәннең битенә карама, дигәндәй, безнең үзебездә сорап алу гадәте юк иде, югын...

Шулай да килен җитез генә өенә кереп, аннан зуррак һәм купшырак сөлге алып чыгып бирде. Бүләк җыючы аны рәхмәт укып алды да колганың очына, яшел яулык белән бергә бәйләп куйды һәм ары китте. Алдагы йортлардан һәркем үз хәленә карап, төрлесе төрле нәрсә чыгарды. Заһидулла хатыны үзе тукыган киҗеле ашъяулык, Миңсылу — сөлге башы, Гаҗби әби килене бизәге уңган, әмма бик чиста юылган сарпинка яулык, Әхмәтҗан байныкылар кара кытат өстенә сары белән чуптарлап чиккән шактый зур намазлык чыгарып бирделәр. Гайнулла да калышасы килмәде, аның хатыны акча салырга да, тәмәкегә дә ярый торган янчык чыгарды. Бүләк җыючы:

— Бу да ярар, йөгерешә торган малай-салайның берәрсенә бирербез,— дип аны сарпинка яулыкның почмагына бавыннан бәйләп куйды. Аннан соң Габдулла белән Әһли, башка малайлар белән бергә сөрәнчеләргә кушылып, мәйдан буласы урынга, кәзүнни урман читендәге зур аланлыкка юнәлделәр. 

11

Алар мәйданга якынлашканда, ул халык белән тулып килә, шау-шу, җыр, гармонь тавышы белән гөрләп кайнап тора, тик бер читтә хатын-кызлар гына, үз башларына бер төркем булып, тын гына диярлек басып торалар иде. Халык артындарак бер читтә Кырлайның үзеннән һәм күрше авыллардан арбалар, тарантаслар тезелгән, алар белән янәшә сәүдә рәте тезелеп киткән, Кырлайның үзенекеннән тыш Арча һәм Ашыт сәүдәгәрләре арба өстендә яки җиргә чыпта җәеп, көнбагыш, чикләвек, кәнфит, прәннек, кипкән өрек, кәҗә мөгезе кебек әйберләрен күрсәтеп куйганнар, алар янында, бакыр акчага яки күкәйгә алмашу юлы белән, бик кызу сәүдә бара иде.

— Кемнәр күкәйгә йөгерә? — дип кычкырды шунда десятник Шәвәли. Ике дистәгә якын малай аны шунда ук сырып алды. Габдулла белән Әһли дә шулар эчендә иде. Ләкин десятник аларны «сез әле кечкенә» дип, аерып калдырды. Болар ризасызлык белдерү теләге белән азызларын ачканнар иде ачуын, әмма Шәвәли абзыйның йөзендәге гаять эшлекле җитдилекне һәм аяусызлыкны күреп, авызларын кире яптылар.

— Улым, Габдулла! дип дәште Сәгъди абзый Габдулланы табып һәм аны сәүдә рәте буйлап алып китте.

— Күрәсеңме? — диде ул, Габдулланың игътибарын сәүдә рәтенә юнәлдереп, — нихәтле мал, диген! Әтнә базары хәтле бар бу. Акчаны җыеп алып китәләр инде болар. Сүз дә юк. Аның акчага кагылган сонгы сүзләре Габдуллага ни өчендер сыкранып чыккансымаи тоелды һәм ул әтисенең сабантуе күчтәнәче алып бирүеннән өметен үк өзеп куйды. Ләкин Сәгъди абзый табигате белән саран түгел, шуның өстенә ул бала җанлы иде. Тик күпме-азмы акча чыгар алдыннан бераз гына сыкранып алу аның икенче табигатеннән— крестьянлык табигатеннән килеп туган мәҗбүри кагыйдә иде. Габдулланың шатлыгына каршы Сәгъди абзый шунда ук аңардан:

— Я, нәрсә алып бирим үзенә? — дип сорады, һәм бу юлы Габдулла аның тавышында үзенә карата иркәли торган җылылык сизде.

— Чуклы кәнфит,— диде Габдулла күп уйлап тормастаи. Бу анын Казанда Ташъяк ярминкәсендә генә күргән, ләкин ашый алмый калган кәнфите иде бит! 

— Чуклы кәнфит, димсең?— дип кайтарып сорамый булдыра алмады Сәгъди абзый, чөнки, ни дисәң дә, кәнфитнең чуксызы яки кызыл билле прәнник тегсңәрдән арзанрак иде. Шулай да ул бер генә төймәсенә каптырылган тунын ычкындырып җибәрде дә, муенына бөти шикелле итеп тагылган күк янчыгын изүеннән тартып чыгарды һәм ике ягын чукландырып, укалы кәгазьгә төргән, шәмсыман озынча кәнфитне сатып алып Габдуллага тоттырды. Аннан соң, булгач булсын, дигәндер инде, ярты гөрәнкә эрбет чикләвеге төрдереп алды да, шуннан бер уч Габдулланың түбәтәенә салды. Кинәт төрле җирдә таркалышып торган кешеләр хәрәкәткә килделәр һәм мәйдан буласы урталыкка елыштылар. Анда көрәш башланган икән. Сәгъди абзый Габдулланы мәйдан янына алып килде дә, аны өелешеп баскан кешеләр аша, мәйдан эченә, балалар тезелешеп утырган җиргә кертеп җибәрде.

— Бар, тик мине күздәй югалтма, таптала-нитә күрмә!—дип калды ул аның артыннан. Габдулла тезелешеп утырган балалар эченнән Әһли белән Ахунҗанны күреп алды һәм алар янына барып чүгәләде. Түбәтәе белән чикләвекне уртага куеп, ул иптәшләрен сыйлады, әмма кәнфитне сүтмәде, аны матур итеп төргән укалы кәгазе белән тотып утырасы килде. Мәйданга Габдулладан аз гына калку ике малай яулыклар белән бер-берсенең билләреннән алышканнар да, олы кешеләрсыман ашыкмый гына йөрешәләр иде.

— Әхтәри бит, кара әле! — дип гаҗәпсенеп алды Габдулла.

— Әй, ул көрәшә дә белми!—дип моңа бәя чыгарып куйды Әһли.

— Яулык өчен генә көрәшә ул!—дип өстәде Ахунҗан. Габдулланың бая Әхтәригә оттырган күкәе исенә килеп төште.

— Ул гел хәрәмләшә, — дип куйды ул. Ул арада көрәшүче малайлар кызып киттеләр. Тирә-якта тавыш купты:

— Аяк чалма, аяк чалма!

— Хәрәмләшмә алай!

Кемдер акрынрак тавыш белән өстәп куйды:

— Би-и-ик! Староста малаемын дигәч тә...

Бу сүзләр Әхтәригэ юнәлтелгәннәр иде. Көрәшүчеләр кинәт икесе берьюлы егылдылар һәм берсен-берсе өстерәп, җирдә бер-ике тапкыр әйләнеп алдылар. Әхтәри белән көрәшүче ябык, әмма сыгылмальк малай тегене җирдә калдырып, үзе сикереп торды. Аның артыннан Әхтәри дә сикереп торды һәм тегенең өстенә яңадан ташланмакчы булган иде, тирә-яктан кычкыра башладылар:

 — Бер егылгач, җитте! Кая әтәчләнәсең?

— Екты, екты! Әхмәтша малае екты!

Бүләкләр биреп торучы, колгадан кечкенә бер яулыкны алып, Әхмәтша малаена сузды. Әмма Әхтәри, алдан өлгереп, кыргый бер сикереш белән яулыкны эләктереп өлгерде. Тагын тавыш купты:

— Нишли ул?

— Бир яулыкны!

— Ник бирдегез? Бүләк бирүче Әхтәридән яулыкны ала алмады, шуңа күрә ул Әхмәтша малаена Гайнулла хатыны биргән янчыкны чишеп алып бирде.

 Кемдер:

 — Йөгерешчеләр килә, — дип кычкырды. Кешеләр аланлыкның читенә авыштылар. Габдулла шулай ук, әтисенең «мине күздән югалтма» дигән сүзен оныткан хәлдә, чикләвекле түбәтәен күтәреп, иптәшләре белән аланлыкка йөгерде.  

12

Мәйданга иң элек «күкәйгә йөгергән» малайлар җилтерәшеп килеп керделәр. Габдулланың шатлыгына каршы, алдагыларның берсе булып, күкәй алучы аның өлкән иптәшләреннән Сафуш булды. Сафуш аңардан ике яшькә өлкән булуга карамастан, үз ишем түгел дими, Габдуллага дуслык мәхәббәте саклый һәм тиешле очракта һәрвакыт аның яклаучысы булып чыга иде. Бу юлы да ул үзенең җиңү шатлыгын иң элек Габдулла белән бүлешәсе килде. Өлкән йөгерешчеләр килгәнне көтмәстән, ул Габдулланы сәүдә рәтенә алып китте. Андз ул җиңеп алган бүләген көнбагышка алыштырып, аны түбәтәенә салдырып алды да, яртысын иптәшенә тәкъдим итте. Әмма Габдулланың түбәтәендә әтисе биргән эрбет чикләвеге бетмәгән иде әле. Шуңа күрә ул чикләвекне иң элек көнбагышка кушарга, аннан бүлешергә киңәш итте һәм бу шулай эшләнде дә...

Җиңеше белән күңеле үсеп киткән Сафуш, һичшиксез, көрәшкә дә катнашып җиңәсе килде һәм алар көрәш барган мәйданга юнәлделәр.

— Син ничек җиңәсең? Берәр догасын беләсең, ие? — дип сорады Габдулла өлкән иптәшеннән.

Сафуш андый доганың барлыгын да белми, әмма сер бирәсе килмәү аркасында «беләм» дип җавап кайтарды. Габдулла аңа ябешкәк кебек ябеште:

— Миңа да өйрәт, миңа да!..

Ул Сафуштан бер вакыт «эт куркыту» догасы өйрәнеп алган һәм шуннан соң, эт аның үзен инде берничә тапкыр куркыткан булуга карамастан, доганың файдасы булуына өметен өзмәгән иде әле. Аннан соң көчле булу аңа староста малае Әхтәрине егып салу өчен һәм аның хаксызлык белән алган яулыгын кире алып Әхмәтша малаена бирү өчен кирәк, — менә нинди уй белән янып, кабынып киткән иде Габдулла. Ләкин Сафуш Габдуллага җиңү догасын өйрәтә алмады, шулай да үзенең андый доганы белмәвен сиздермәс өчен болай диде:

— Аны берәүгә дә әйтергә ярамый шул...

— Нигә, нигә? — Ул күчеп йөри бит. Минем көч сиңа күчә дә, үземдә калмый...

Бу бөтенесен җиңә торган әфсүнле дога Габдулланы шул кадәр кызыктырды, ул ничек кенә булмасын, аның серенә төшәргә булды. Казандагы Ибраһим бай бакчасында яшәүче бәхет кошы һәм аны бай малаеннан бер капчык алмага алышып алу планы аның исенә килеп төште.

— Сафуш, кара әле, — диде Габдулла, миндә каладан алып кайткан пәке сабы бар, сөягендә шундый кызыллы-яшелле сәдәп, әй матур, күрсәң, исең китәр, әйдә, алышабыз!

— Нәрсәгә? —

 Мин сиңа шул пәке сабын бирәм, син миңа доганы...

— Юк, ярамый... Габдулла һаман тынычланмады:

— Син аны миңа Әхтәрине җиңгәнче генә күчереп тор. Аннан кире алырсың...

Әңгәмә ни белән очланган булыр иде, анысы билгеле түгел, әмма көрәш мәйданына җитеп, анда ике олы көрәшченең бик нык тотынышуын күреп алган ике дус шым булдылар һәм, түгәрәк эченә кереп, чүгәләделәр дә, көрәшне күзәтергә тотындылар. Аларның урыннары хатын-кыз төркеме алдына туры килгәнгә, хатын-кызның тыйнак һәм шыпырт сөйләшүе аларга аерым-ачык ишетелеп торды:

— Алла! Үтерде! Бигрәк югары күтәреп ыргытты!

— Үтерерсең! Безнең оч егете диләр аны!

— Быел каралырга керә, диме үзе?

— Шулай, ди, әнисе бик көеп тора инде.

— Әнисе бер хәл. Мәфтухасы ничек икән?

— Көзгә туйлары буласы дигән сүз, кызның аталары чыгарган имеш- мимеш кенә икән...

— Белмим тагы... Мәфтухада моның каладан язган сәлам хатлары бар, ди түгелме?

— Аны кем күргән дә, кем укыган...

Бу сүзләр Хәдичә апаның олы улы Фазыл турында бара иде. Фазыл былтыргы сабан туйларыннан бирле бу авылда гына түгел, тирә-як авылларга да атаклы көрәшче булып танылган, шуңа карамастан, үзе кызларсыман сылуйөзле, матур күзле, хәтта бераз оялучан табигатьле егет. Ул инде таза-таза ике көрәшчене күтәреп алып салган, инде, гаепле кешссыман, тыйнак кына елмаеп, үзенә каршы чыгучыны көтеп тора иде. Ул арада мәйданның бер ягында ниндидер ыгы-зыгы купты һәм култыгына гармоней кыстырган бик таза бер егетне мәйдан уртасына этәреп чыгардылар. Хатын-кыз тагын чыш-пыш килде:

— Әсәт Галимҗанын чыгардылар...

— Көрәшәсе килми бит!

— Көрәшәсе килер иде, курка...

— Көрәштә ул Фазылдан кайтыш түгел инде югыйсә...

— Таза нәрсә инде... Коточкыч!..

Ул арада этәреп чыгарылган егет култыгындагы гармонен иптәшләренә тапшырды да өстендәге кәзәкиен сала башлады.

— Чыга, билләһи чыга!

— Чыкмас иде, Мәфтуха чыгарта.

— Әйе, Фазыл белән шул турыда сүзгә килешкән ләбаса!

— Я Мәфтуха минеке була, я исемем Әсәт бай малае Галимҗан булмасын!—дип әйткән, ди бит... 

13

Ике таза егет мәйдан уртасында, әллә ничек ятсыныбрак, Фазыл тегеңә карап гаепле генә елмайган килеш, Галимҗан моңа хәтере калгандай турсаебрак, очраштылар. Көрәшчеләр буй һәм сын ягыннан тигез түгел, Галимҗан Фазылга караганда киңрәк җилкәле һәм буйга да бер-ике илле артыграк иде. Сөлгеләр белән эләктерешеп алганнан соң алар, бер-берсен сынашып, озак кына әйләнделәр- Тегесе дә, бусы да берәр тапкыр, бер-берсенең биленнән алырга теләп, сөлгене тартып куйды, әмма билләрнең берсе дә берьюлы гына бирешергә теләмәде. Ниһаять, көрәш үзенең хәлиткеч минутларына килеп җитте. Галимҗан бу егетне гади генә рәвештә күтәреп алып салу мөмкин булмавын төшенгәч, эшне хәйләгә борды. Ул Фазылны кысып алырга теләп, сөлгене тартты, Фазыл, сынын катырып, билен бирмәде. Ләкин куркыныч үтү белән ул шунда ук сеңерләрен үз уңаена куйды. Галимҗанга шул гына кирәк иде: ул көтел мәстән билне яңадан эләктереп алды һәм, аны кинәт тартып, Фазылны, күкрәге өстенә күтәреп алды. Фазылның аяклары җирдән аерылдылар һәм шунда ук ул саглам гәүдәле Галимҗан кулында үз ихтыярыннан мәхрүм көчсез бер гәүдәгә әверелде. Гүя Фазылга бөтен көчне җир биреп торган! Ләкин менә аны Галимҗан бөтен көче белән җиргә атып бәрде, аяклар янә җиргә тиделәр һәм шунда ук Фазылга көч әйләнеп кайтты, ул егылган ягына тегене дә үзе белән бергә ияртеп алып китте. Ике коточкыч таза гәүдә гөрс! — итеп җиргә ауды һәм бер-ике тапкыр җир өстендә тәгәрәп алганнан соң, икесе дә берьюлы тып! итеп җиргә басты. Мәйдан, ике егетнең көченә һәм сәләтенә сокланып булса кирәк, бер күкрәктән ихтыярсыз: «Һай!» дип куйды. Хатын-кыз үзенең нәтиҗәсен чыгарып өлгерде:

— Җан-тиргә төшсә төште, Мәфтуханы тегеңә бирмәде!

— Егет икән! Чынлап та, Фазылның йөзеннән шыбырдап тир ага, ул аны киндер күлмәгенең җиңнәре белән алмаш-тилмәш сөртә, әмма сөрткән саен тир атылып чыга тора, егетнең күлмәк аркасы манма су! Ләкин ярсыган Галимҗан камзулын сала, ул Фазыл белән алышны дәвам итте рергә тиеш.

— Җигге, җитте! — дип кычкыралар кешеләр, — тарткан саен салырга Фазыл бит алпут алашасы түгел? Намазлык аңа тиеш!.. Галимҗан староста янына килеп, кулларын бутый-бутый, нәрсәдер төшендерергә тырыша. Мәйдан читендә аның гармоней һәм киемнәрен тотып торган иптәшләре:

— Алышсын, алышсын!

— Ике якның берсе җиңсен!

— Малышту! — дип аңа куәт биреп торалар. Габдулланың Галимҗанга бер үче дә юк. Хәтта ул аның урамнан гармонь уйнап узганын сокланып тыңлап калганы бар. Ләкин намазлыкны аның Фазылга бирдерәсе килә. Шулай булмый ни, Фазыл шыбыр тиргә батып көрәште, көрәште дә бүләксез калды, бу ничек? Бу нәкъ теге Әхмәтша малаеның, Әхтәрине егып, яулыксыз калуы төсле була түгелме? Аннан соң Галимҗан гармоньчы булса, Фазыл җырчы! Аның кебек җырлый белүче Кырлайда гына түгел, тирә-якта юк! Җырлау осталыгы аңа буыннан буынга кала килгән дип сөйлиләр. Тирә-якта даны таралган Габдулла җырчының улының улы, диләр бит аны!.. Ул арада халык «гөж» килеп алды. Бер як, кулларын бутый-бутый» көрәштермәүне, икенче як, көрәштерүне куәтләделәр. Староста нидер ымлады, көрәшчеләр яңадан мәйдан уртасына атладылар. Алыш яңадан башланды. Галимҗан бу юлы да әлеге билдән алу хәйләсен сынап карады, ләкин Фазыл үзен алдатмады. Шактый гына әйләнеп йөргәннән соң кинәт ике көрәшче арасында кискен-кискен генә хәрәкәтләр булып алды, һәм Фазыл җиргә тезләнеп алганнан соң, чәчрәп сикереп торды. Мәйдан гөж килде:

— Галимҗан аяк чалды!

— Чалды!

 - Чалмады! Яңадан!

— Җитте!

Тавышлар кинәт башланган кебек, кинәт үк тыйды. Фазыл әллә каян килгән көч һәм ярсу белән Галимҗанны эләктереп алды да, ачу белән җиргә күтәреп бәрде. Галимҗан бөтен буена җиргә әйләнеп төште һәм тынсыз калды. Бу шул кадәр көтелмәгәнчә кинәт булып куйды ки, тирә-яктагы халык моңа нинди бәя бирергә белми, аптырап бераз тып-тын калып торды. Габдулланың күз алдына Яна бистәдәге янгын вакытында Нигъмәтҗан абзыйның кинәт «килеп җиткән» ачуы килеп басты. «Кызыл күзле үгез»нең күренеп килүе бер дә мәҗбүри түгел икәнен беренче кат ул менә шушында төшенде... Аннан кешеләр килеп, җирдән Галимҗанны тартып торгыздылар һәм җитәкләп алып китмәкче булдылар. Ләкин ул җитәкләүчеләрне бер якка этеп җибәрде дә, аксый-аксый бер үзе китте. Куштан Гыймади, старостадан алып, Фазылның башына кара намазлыкны китереп каплады, мәйдан шау килде.  

— Егет икән!

— Рәхмәт!

— Сынатмады!

Шыпырт кына сөйләштеләр:

— Акылга утыртты Әсәт бай малаен!

— Нибучь!

— Мәфтухасы күрми калды.

 — Кайда ул?

— Күрше авылда, утырмада.

— Күрмәсә, ишетер!

— Галимҗанның дөңгелдәп төшкәне күрше авылга гына түгел, Казанга ишетелгәндер...

Фазылның җиңүе Габдулланың күңелен күкләргә күтәрде. Фазыл бүләкне иңсәсенә салып, бөтен халыкның соклану карашлары астында мәйданнан чыгып китте. Шул ук вакыт аның кешеләргә күтәрелеп карарга да кыюлыгы җитмәде. Бу хәл Габдулланың күңелендә тыйнак батырлыкның соклангыч шәүләсе булып сеңеп калды.

— Атлар килә!—дип кычкырды кемдер. Бар да уйсулык буена карадылар. Шаушу яңадан күтәрелде.

— Кем алда?

— Фәсхетдиннең кола биясе түгелме?

— Шул үзе. Тимер кашка белән ярыша, һайт, бирешмә!

— Селтә бер тапкыр, малай актыгы! Юл бирмә!

— Алдыра бит кашка, алдыра бит!

— Әлләлләлләллә!.. Атларга юл биреп, мәйдан икегә аерылды. 

14

Башына әләм кебек итеп шәл таккан колга янына, иң беренче булып, тимер кашка, аның артыннан кола бия килеп җитте. Шунда ук беренчесе өстенә гөлчәчәк бизәкле күк йон шәл, икенчесе өстенә зур асыл сөлге ташладылар. Атлар, туктамастан, ярты җир буе чамасы колганы узып киттеләр, шунда гына ияләре йөгереп җитеп, атланган малайларны кочаклап җиргә төшерделәр һәм үзләре йөгәннәреннән тотып атларын, чәчәмәсен дип, гадәт буенча мәйдан тирәли йөртә киттеләр. Арттан килгән атларга карата да кешеләр, күңелләре кырылмасын дип, бер-ике җылы сүз әйтеп алдылар.

— Бәкәле кыскарак, югыйсә күкрәк ягыннан бу ат боларга сынатмас иде.

— Юк, бу атның малае яшьрәк булды, югыйсә...

- Малае егет икән! Бу ат ел саен берәр малайны екмый калмый иде бит...

Ул арада авылга кайту алдыннан бераз тукталып торган кашка янына бер төркем кешеләр җыйналган һәм һәркайсы ат турында, үзенең хөкемен чыгарып, сөйләшеп тора иде:

— Нәселле ат шул бу мәхлук!.. Моның атасы алпавыт айгыры бит!

 — Былтыр Сәрдә чабышкысы белән янәшә килгән иде. Киләсе елга баш килер, дип юраган идек, таки килде... Ул арада ат янына уртача буйлы, ләкин шактый юан корсаклы, чал төшкән түгәрәк сары сакаллы, каракүл бүрекле берәү белән озын чәчләре тирәли кырт киселгән, бөрмәле кафтаннан бер кара чандыр кеше якынлашты.

— Ишморат бай белән Тыңламас алпавыты!—дип пышылдашып алды халык. 

— Күз тимәсен, күз тимәсен! Менә дигән бахбай бу!—диде юан корсаклы һәм, килеп, атның тамак астын капшап карады:

Чү, чү, акыллым!..

 Атны тотып торучы иясе Сираҗи кинәнеп куйды:

— Сезнең завод айгырлары белән очрашкан биянең токымы бу, Садыйк абзый.

Картузлы, Сираҗига әйләнеп, уйнапмы, чынлапмы, әйтеп салды:

— Шабра күпме сорый бу күк бөркетенә?

— Үзебездән артмый шул, — диде шулай ук, уеиын-чынын бергә кушып, атның иясе һәм, артык сүз озайтасы килмиме, әллә атын туктатып торырга ярамагангамы, йомшак кына: «Малкай!» дип дәште һәм аны җитәкләп авылга таба алып китте. Күзәтеп торган төркем эченнән ике атсыз — Гайнулла белән Җаббар агай аеруча кызыгу белән атны озатып калдылар һәм ике арада шундый әңгәмә булып алды:

 — Әгәр дә мәгәр әфсүн гыйлеме белән дөньялар үзгәреп, бу атны үзенә чыгарып куйсалар, Гайнулла кордаш, мәйтәм, нәрсә әйтер иде икән?

— Гайнулла кордашың исе китеп, аптырап калмас иде, бәлкем,— диде ана күз кысыбрак Гайнулла.

— Менә Җаббар кордаш нәрсә эшләр иде микән?

— Кәнишне анысы!—диде хыялның тәменә кереп һәм атның йөгәнен чынлап та үз кулына алгансыман булып Җаббар.

— Әгәр дә мәгәр, дисең инде син, Гайнулла кордаш! Кәнишне мин аны тагы да нәселлерәк чаптырып, колынлаганчы, авырга җикмәс идем.

— Шуннан, шуннан?

— Шуннан дип. шуннан ШУЛ. Колыннан чабышкы үстергәч кенә, бусын тәртәгә курыкмый җигә башлар идем инде...

— Ә колынны?

— Тай булу белән чабышкыга хәзерли башлар идем... Малайны атландырыр идем...

— Чү, билен сындыра күрмә! — дип, әңгәмәне тыңлап торган Заһит кычкырып җибәрде, һәм тыңлап торучылар һәммәсе кычкырып көлешеп алдылар. Жаббар хыялыннан айнып китте, гарьсенеп, көлүчеләргә бер кулын селкеп куйды һәм акрын гына авылга юнәлде. Габдуллага аның ямаулы салынкы җилкәләре тагын да салына төшкәндәй булып күренделәр... 
Гомерендә беренче тапкыр күргән сабан туеннан Габдулланың күңеленә кызык та, күңелсез дә, шатлыклы да, аяныч та бик күп нәрсә сеңеп калды. Кичен гадәттә ут алмастан йокларга ята торган авылның тәрәзәләрендә озак кына утлар елтырап торды. Егетләр урам буйлап гармонь тартып уздылар.

Алты мыскал ефәк алдым

Ялауларымны көйләргә,

Син җанкайга төшкән гыйшкымны

Мөмкин түгел сөйләргә.

Беләзекләрең бөгелмә,

Бөгелмәдән килгән түгелмә?

 Сөямен, дип син әйтәсең,

Сөюләрең хәйлә түгелмә?

 Бу җырлар белән алар үзләренең йөрәкләреннән кайнап чыккан мәхәббәт һәм ярсу моңнарын аңлаттылар. Егетләр авылны кире әйләнгәндә, мәхәббәт һәм сагыш җырын кемгәдер үпкәләү, төртеп әйтү җырлары алыштырган иде:

Өй алдыма бөркет килгән,

Куркытадыр казларны,

Кызыл билле ак прәннек

Кызыктыра кызларны...

Сачеңне биштин үрмәсләр,

Сәни миңа бирмәсләр,

Бирмәсәләр дә бирмәсләр,

Сандыкка бикләмәсләр.

Габдулла Миркәйләр тыкрыгында иптәшләреннән аерылып, өйгә кайтып кергәндә, сәке өстенә табын хәзерләнгән һәм җиделе лампа яктысында бик хозур мәҗлес бара иде. Сәгъди абзый әлеге сабан туенда әты алдан чыккан Сираҗи һәм түбән очның көмешчесе Рәҗәп абзый белән бал эчеп утыралар, Рәҗәп абзый кулына бал белән җамъякны тоткан килеш, дусларына карап, авызын кәгазь сыярлык кына ачып, җырлый иде:

Басуларга җибәр акбүз атын

Курпы башкайларын чүпләргә, дип әйт син аны Сәгъди кода!

Дөньяларда булсын җан дусларың

 Әйткән сүзләреңне җөпләргә, дип әйтеп куй Сираҗи күрше!..

Бу көн Габдулланың күңелендә аеруча бер эз калдырды. Соңыннан ул үз гомерендә бик күп сабан туйлары һәм җыеннар күрде. Бүгенгедән зурраклары һәм кызыграклары булды. Әммә бу гомерендә беренче тапкыр күргән сабан туеның гади генә кызыклары кечкенә Апушның аңында әкияттәгечә бер үзенчәлек белән балкып, салават күпересыман янып калдылар. Көрәшче Фазыл аның күңелендә тау хәтле дөю пәриен җиңгән Алып батыр булып, томырылып килүче чабышкы атлары канатлы дөлделләр булып, аларның ялларына ябышып яткан малайлар искиткеч кыю һәм батыр шаһзадәләр булып гәүдәләнеп калдылар. Аның шулар кебек буласы килде. Шул ук вакыт Әхтәрнне җиңеп тә яхшы бүләктән мәхрүм калган Тимринең ачы үпкә белән яшьләнгән күзе, ат белән хыялланган Җаббар агайның салынкы җилкәләре күз алдыннан китмәде. Габдулланың, әфсүн ярдәме беләнме, ничектер, бик, бик көчле буласы, һәм Әхтәрине әйләндереп салып, аның хаксыз даулап алган яулыгын Тпмригә кайтарып бирәсе, аннан соң җиде диңгез артындагы җен патшасын җиңеп, аның иксез-чиксез ат көтүләрен Кырлайга куып алып кайтасы да, аларны Җаббар абзыйга тапшырып:

— Мә, Җаббар абзый, теләсәң нишләт үзләрен! —дип әйтәсе килде...