Логотип Казан Утлары
Роман

ТУКАЙ

ТУКАЙ

Җиденче бүлек

Менә шундый, өннәре авыр төшкә, төшләре зарыктыргыч өнгә ошаган тәүлекләрнең авыр чанасы әкрен генә шыгырдап уза. Кешеләр язны сагынылган матур төш шикелле итеп каршы алалар.
Кешеләр, яңа гына төрмәдән котылгансыман, капкаларыннан чыгалар да, башларын бер якка салып, яз ихтыярына тапшырылып торалар. Каршы капкадан чыгып, шулай ук карап торучы, сәбәпсез-нисез, икенче якта торучыга карап елмая:

— Бу көнне дә күрдек, — ди инде аның бу елмаюы.

Извозчик Шәяхмәт бүген башка көндәге кебек атына сукмый, тиргәнми, аның ялкау адымына риза булган хәлдә, кузласында нзерәз бара. Ябык кына әнчек, капка астыннан йөгереп чыга да, атка бер тапкыр һаулап ала, аннан соң «әйч уза бирсен лә, миңа нәрсә?» — дигән төсле кинәт лып итеп арт санына утыра һәм аягы белән колах артын кашып рәхәтләнә башлый.

Ат үзенең сагышлы күзләрен эткә әйләндереп, «юләр син!» дигәнсыман аңа дусларча карап куя. Сыерчык капка башында «чиер, чиер!» килеп әйләнгәли дә, гадәтенә буйсынып, бер-ике рәт чукып куя, аннан томшыгын ике яклап тактага кайрап ала һәм кинәт «фыррр!» итеп өй башына очып куна. Койма өстеннән акрын гына сагалап килгән соры мәче кошчык артыннан «юләр, мин синең белән шаярып алырга гына уйлаган идем бит» дигәнсыман карап кала. Шул вакыт кайдадыр йорт эчендә әтәч кычкырып җибәрә. Әйтерсең бер суык аяк кыш үткәч, кирәге беткән тун аламасын базарга алып чыккан да:

— Арзан бирәм. Кем ала? — дип кычкыра... Шуны гына көтеп торган төсле, башка йортлардагы әтәчләр дөнья бетереп, бугазларын киерә башлыйлар.

— Юк, юк! Мин арзанрак бирәм! Юк, юк!..

Кояш шәүләләре өй түбәләреннән җиргә түгелә, ерганакларга кереп, теркөмеш булып йөгерә, әрсез чикерткәләр булып өскә, биткә, күзгә ыргый.

Бөтен нәрсә йокыдан уянып,» сузыла, киерелә. Үлем, бетү, сүнү дигән мәгънәләр кинәт юкка чыга. Бөтен нәрсә үсү, үрчү, тоташу, ишәю омтылышының көчле өермәсе белән кайный.

Аннан соң ташу башлана. Ике бистә арасына Идел бәреп керә...

— Идел кунакка килде, — диләр бистәдә. Кичләрен, картлар мәчеттән, ахшам намазыннан чыгып, өйләренә таралгач,) су өстенә көймәләр чыга... бер көймәгә кызлар төялгән, икенче көймәдә егетләр. Скрипкачы Хәсән Баламишкинны сыза, егетләр кызлар көймәсенә карап җырлап җибәрәләр:

Әнисенең күлмәген

Кызлар кими булырмы,

Яшьләре унбишкә җиткәч,

Егет сөйми булырмы?

Егетләр җырлап бетүгә, кызлар көймәсендә кемдер гармонь тартып җибәрә. Бу я Мөзәйян, я Минзәләвәй Фатыйма. Алар икесе дә Яңа Бистәнең атаклы гармоньчы кызлары. Кызлар башта сере әйтелеп бетмәгән, шулай да өметләнергә юл куя торган сак җырлар белән җавап кайтаралар. Егетләр кыюлана төшәләр, такмакларына бистә кызларының исемнәрен куша башлыйлар. Исеме чыкмый калган ачы телле юан Гаффә үзенең ирләрчә калын тавышы белән җырлап җибәрә:

Мастеравайларның ашаганы

Кадак ярым билдәмә,

Читек олтаны тарта-тарта

Урт тешләре имгәнә.

Мастеравайларның шунсы,

Портманетын актара,

Егерме тиен акчасы булса,

— Әйдә, эчик, — дип мактана...

Су өстендә хахылдап көлүләр яңгырый. Егетләр бу кинәт чыгышка җавап табып өлгерәлми шаулашалар. Ахырында җыр табыла:

Яңа Бистәнең кызлары

 Такъя чигеп акча ала,

Җәйгә чыксаң, алар була

Бата некий бакчада...

Инде егетләр шаркылдап көләләр...

Габдулланы су буеннан әнисе чакырып ала.

— Туңып беткәнсең бит, балакай... Суык тидерә күрмә, әйдә, кайт!.. Яз ялганчы бит ул...

Габдулла урын өстенә ятканнан соң да әле су өстендәге җыр һәм тавышлар ишетелеп тора. Алар тына, әмма Габдулланың колагында аларның серле һәм дәртле чыңлавы кала... Нинди кызык икән бу Яңа Бистәдәге ташу!

— һи, элекке елларны болай гына була идемени? — ди Газизә апа Вәли абзый белән сөйләшкәндә. Үзенең яшьрәк чакларын сагынып, шул ук вакыт бераз әлеге яшьләргә көнләбрәк әйтә бугай ул моны...

— Ач корсакка ядәчеңне бик киерә алмассың шул! — ди Вәли абзый, аңа җавап итеп.

Ләкин Габдуллага бусы да бик җиткән. Шушылай кызык булып башланган яз аңа күп нәрсә вәгъдә итә. Бу ел Бакалтайга, зиратка, Кабан күленә барулар тагын да кызыграк булыр төсле тоела... Аның тизрәк зиратчы бабайны, Нигъмәт абзыйны, тагын әллә кемнәрне, әллә кемнәрне күрәсе килә... Әптелбәр белән алар бүген ул турыда сөйләшеп тә куйдылар инде. Шуның өстенә әнисе, Иске Бистә арасы ачыла төшкәч, «Ташъяк»ка алып бармакчы булды. Анысы нәрсә икән тагын?..

Ләкин бу җәй бер дә Габдулла уйлаганча булып чыкмады. Әллә нинди көтелмәгән хәлләр бер-бер артлы тезелеп киттеләр.

Иң элек зиратчы бабайның үлгән хәбәре чыкты. Кайсылары вабадан, кайсылары ачлыктан шешенеп үлгән икән, дип сөйләделәр. Аннан соң Нигъмәтҗан абзый больницадан телсез һәм чукрак булып кайтты. Ул хәзер беркайда да эшләми, йортка чыгып көн озын бүрәнә өстендә кояшка кызынып утыра... Сирәк-сирәк Сәхип солдат кайтып, аның янына тәмәке тартырга барып утыра да, Нигъмәтнең колагына кычкырып сөйли:

— Юләр син. Хуҗаң Садыйкка бар, урыныңны сорап ал, якасына тотын! Сәгыйтьҗан байга барып күренүдән нигә куркасың син? Ул бит Бибиәсма белән икәвегез эшләп биргән ияр белән хөкүмәт алдында яхшы исем күтәреп, шуның аркасында яңа завод салдырып йөри... Городской галава шул ияр белән Питербурга барып, Мәскәү белән Казан арасына тимер юл салдырып алып китте бит. Төптән уйлаганда монда Сәгыйтьҗан бай да, городской галва да нипричум... Әсма белән синең бик зур өлешең бар ул тимер юлында. Пенсия чыгарырга тиешләр алар сиңа. Иртәгә кер әле син минем янга. Без Гергери белән сиңа прошение язып бирербез. Әтдөнья күләсә... Кем белә, бәлкем барып та чыгар...

Ишетепме, ишетмиме, Нигъмәтҗан, зәңгәр күккә караган да, елмаеп утыра. Ул берни дәшми... Иртәгә нәрсә булыр, анда аның эше юк, дөресрәге, аны уйлыйсы килми. Бүгенгесе рәхәт: менә яз, менә кояш Җылынып, рәхәтләнеп калырга кирәк...

Степан бабай да йончыган, бөкрәйгән һәм йөргән чакта һәрвакыт «урыныннан чыгып китмәгәе» дигән төсле, кулы белән билен һәм ян сөякләрен тотып йөри. Ул инде күптән юл эшләре подрядчигы түгел, элекке һөнәре — иконалар буяп көн итүгә кайткан...

Брахмистр Шиап та, папах Хисамый да элеккегә караганда картрак, җитдирәк булып киткәннәр...

Йорт артындагы күлгә карап торган иске мунчаның сыңар тәрәзәсе пыялаланган, яңа Ишек ясатылган, һәхМ хәзер анда Григорий яши. Дөресрәге, ул көн озын кайдадыр йөреп, мунчага кунарга гына кайта. Аның калын кәгазь пәрдә белән томаланган тәрәзәсеннән күп вакы. төне буе диярлек ут яктысы сызылып тора. Ни эшли ул анда төннәр буе ут яндырып, алла белсен. Кайберәүләр аны шыпырт кына: «акча ясый имеш», дип сөйлиләр. Сәхип мирза гына шундый сүзләрне куертучыларга каршы:

— Я, сөйләп йөрмәгез, пажалыста, җыен тозга язмаган әкият. Ул бит чертежник булып эшли. Беләсезме, нәрсә ул чертежник? Белмисез шул... Яңа машиналар уйлап чыгара ул чертежник. Хөкүмәт кушкан эшне эшли.

Әмма артык дәрәҗәдә кызыксынучы үсмерләрдән берсе төнлә шул ярыктан барып караган, имеш тә, Григорийнең зур бер сурәт төшереп утырганын күргән, имеш. Сурәте бик матур бер кыз, имеш; күзләре ут кебек янып тора, чәчләре кара болыт кебек актарылып, ташу дулкыннары кебек дулкынланып торалар, имеш...

Сөйли инде кеше, — тел сөяксез бит...

Менә нәрсә икән ул Ташъяк.

Газизә апа бүген гадәттәгедән иртәрәк торды. Чәй иртәрәк эчелде. Кичә кич утырып өлгертелгән дүрт пар читекне Вәли абзый, Газизә апаның иске кәшимир шәленә төреп алды да:

— Әйдәгез, алайса, аллага тапшырдык, — диде.

Ул арада Газизә апа Габдулланы киендереп, аның башына махсус үзе теккән хәтфә кәләпүшне кидергән, Вәли абзыйдай яшереп җыйган берникадәр акчасын аралыктагы әрҗә астыннан яулык төененә күчереп өлгергән, чапанын башыннан ук бөркәнеп алган иде.

Вәли абзыйның юлы Печән базарына кадәр бергә булу сәбәпле, алар (Сәхәби шәкерт тә шунда иде) ташу аркылы бер көймәдә чыгарга булдылар. Көймәче Мостафа аларның җыенысын биш тиен көмешкә Иске Бистә ягына чыгарып куйды.

Печән үлчәве янында Вәли абзый:

— Озак мавыкмагыз, мин тиз кайтырмын, — дип кисәтте дә, аерылып калды. Газизә апа:

— Күнкәгә дә акча түләр хәлем юк, кая киткән ул хәтле, — дип Габдулла белән Сәхәбине җәяү алып китте.

Кабан күле яныннан үткәндә Сәхәби Габдуллага күлне күрсәтеп, аның хикмәтләрен сөйләп алды.

— Юләр, нинди Идел булсын, Кабан күле диләр моны. Хан гаскәре Казаннан качып киткән чакта, бөтен алтын-җәүһәрне шунда түгеп киткән инде. Кабан ел саен кибеп бара бит. Кибеп беткәч, кил дә, алтын, җәүһәрне теләсәң ничаклы төя дә алып кит. Шуңа күрә безнең мәдрәсәне әнә кая (ул уң як яр өстендәге йортларга таба төртеп күрсәтте) китереп салганнар бит. Ягъни без — хан мирасының варислары. Алтын иң элек безгә тиеш. Бездән элек күл төбендәге дәүләткә кул тидерүче һичшиксез мордар үтә. Берәү шуны аңламыйча, тәмиен сузып, күлгә алтын эзләп чумса, күл анасы аны тотып ала да суга батыра. Узган ел алты кешене күл йотты. Күл анасы белән шаярырга ярамый...

Аннан соң алар Болак буена чыктылар.

Болак ташу белән күтәрелгән, Иделдән кергән су үзе белән кыялы һәм урманлы ярларның һавасын алып килгән, кешеләрне үзенә тарткан. Болакның ике ягы кешеләр белән тулы, су өстендә көймәләр, чыр-чу, кычкырыш-көлеш, гармонь тавышы!.. Су өстендәге һәм тирәсендәге яңгыравыклы шау-шуны Ташъяк ягыннан килә торган җиз оркестр тавышы тагын да тулыландыра.

Һәркем яз бәйрәме белән күбрәк файдаланып калырга, аның иркен һавасын күкрәгенә күбрәк тутырып калырга ашыга. Әйтерсең, моннан ерак түгел олы юл буйлап кешеләр, авыр тормыш йөге тартып барган җирләреннән тукталганнар да, «акчасыз бәхет өләшәләр икән» дигәнне ишетеп, шушында йөгергәннәр. Ләкин йөзләрендә бу бәхетнең бик-бик вакытлы эш икәнлеге күренеп тора һәм, әйтерсең, менә хәзер күк күкрәгән кебек тавыш аларга котылгысыз рәвештә «йөкләрегез янына кайтыгыз!» дип боерык бирергә тиеш. Яшьрәкләр бу күкрәүле боерыкның буласын оныткан шикелле, яз тавышлары белән һәм музыка көенә баскан аяклары белән узган авыр юлның үчен алырга тырышалар. Олыраклар әледән-әле артларына караң- галап, боерык ишетелү белән торып, йөкләренә йөгерергә әзер рәвештә сизгер һәм сак хәрәкәт итәләр.

Әмма Габдулла өчен бу гомеренең башында күргән иң күңелле һәм иң кызык бәйрәм иде. Ләкин бу бит Ташъякның юлы гына иде әле. Юлы менә шундый бәхетле булган Ташъяк үзе нинди микән?

Алар кызыллы-күкле, эреле-ваклы, флаглар белән бизәлгән зур капкадан кергәндә, ярмарка халык белән кайнап тора иде инде.

— Матуркай, кил, кулыңны карыйм, бәхетеңне әйтеп бирәм, — дип, зур кара күзле сәләмә хатыннар Газизә апаның чапанын тарткалаа бетерделәр. Ул алардан ычкынып, чапанын рәтләп бөркәнергә дә өлгермәде, җирдә утырган кайсы сукыр, кайсы сыңар аяклы, сыңар кулы кешеләр аны тагын тарткалый башладылар:

— Бай бикә, бай бикә, авылыбыз янды, сынык кашыгыбыз да калмады, балаларым ачтан үләргә ята, күпме генә булса да...

— Мөселманнар, алла хакы өчен...

— Ради господа христа...

— Җиде су вилаятеннән зилзилә афәтеннән котылып килгәй мөселман кардәшегезгә...

Газизә апа, саилчеләр буасын ерып, эчкә үтәргә ашыкты. Ләкин өстенә биш билле сәләмә бйшмәт, башына козырексыз иске солдат фуражкасы кигән агач аяклы кеше янында Газизә апа үзе үк тукталып калды һәм тегенең ниндидер аяныч тавыш белән әйткән бәетен тыңлап бетерми китә алмады.
Бәет 1878 нче елгы рус-төрек сугышы турыңда булып,, бәетне әйтүч.е һичшиксез шул сугыштан имгәнеп кайткан карт солдат иде.

Ул дәвам итте:

Балкан тавы биек икән,

Менә алмыйча ардылар,

Төрекләрнең биш каласын

Сугыш белән алдылар.

 Балкан тавын мендек без,

Дунай суын чыктык без,

Алты кадак сухари белән

Унике көн йөрдек без.

Балкан тавын менгәчтин

Хайран калдык ташына,

Ягмур кебек ядрә ява

Мескин солдат башына.

Биек, биек каралты,

Аның эче караңгы,

Төрек белән сугышканда

Ике күзем кан алды.

Балкан тавы башында

Салкын чишмә бар икән,

Төрекләрнең арасында

Әгелчәннәр бар икән.

Безгә таба очып китте

Сәлам әйтеп бер карга,

Ике-өч йөз кешене

Тутырдылар бер базга.

Төрекләр каладин чыкканда

Зекер әйтеп чыгадыр,

Пүлләр килеп кергәчтин,

Сачрап каннар чыгадыр.

Бәетнең сүзләре никадәр беркатлы, никадәр гади булса, аның көе аңардан да беркатлырак һәм зарыктыргыч көй иде. Шулай булуга карамастан, солдат үз тирәсенә шактый кеше җыйган, аларны авызына каратып өлгергән иде инде.

Бу — халыкның үз тормышын, үз язмышын кеше авызыннан икенче төрле итеп ишетергә теләве, кызыксынуы иде. Кызыксыну гына да түгел, шундый сүзгә сусау, ачыгу иде бу. Дөрес, халык бу сусавын үз хыялында туган алдар таз, җиде башлы аждаһа һәм башка бик күп төрле әкиятләре, бәетләре һәм такмазалары белән басарга тырыша. Моның өчен аңа «Бүз егет», «Таһир — Зөһрә», «Йосыф — Зөләйха», «Былбылнамә» китаплары, Кисекбаш, Салсал һәм Сәет Баттал Газый кыйссалары, Хуҗа Насретдин мәзәкләре ярдәмгә килә. Боларны ул аз аңлаешлы чыгтай шивәсе, гарәп, фарсы сүзләре аша сикереп акларга тырыша. Ләкин болар берсе дә әле турыдан-туры аның үзе турында түгел, болардагы дөнья я ерак хыялда, я әллә кайдагы Сәмәрканд, Кашгар илләрендә, җиде тау һәм җиде диңгез артында яши. Халыкның үз турында сөйлисе һәм җырлыйсы килә башЛый, һәм аның тапкыр телле әкиятчеләре, оста җырчылары; «Шомбай», «Җиде баҗа» кебек хикәяләр чыгаралар, «Җиде кыз», «Суга баткан Гайшә», «Чәй» бәетләрен җырлап алып китәләр...

Менә шул шартларда, әлбәттә, Ташъяктагы аксак солдатның саф халык телендә, әле йөрәкләрдә әрнеткеч эзе суынмаган сугыш турында җырлавы бик, бик тансык иде.

Бәет укылып бетте. Газизә апа, бик әсәрләнеп, яулык почмагыннан чишеп алынган ярты тиенен сузылган фуражка эченә салмый китә алмады. Габдуллага да, Сәхәбигә дә бу шактый тәэсир иткән булырга кирәк. Габдулла, бәетченең яныннан киткәч тә, һаман, каерыла-каерыла, аңа карап барды. Сәхәби, бәетнең сүзләрен отып алырга тырыш- кансыман, һаман иреннәрен тибрәтте, нидер пышылдады.

Кибетләрнең шүрлекләрендә эреле-ваклы пыяла һәм таш чынаяклар, тирән һәм сай тәлинкәләр, юан корсаклы, нечкә билле купшы вазалар... Чәйнекләрнең ниндиләре генә юк монда: бер шүрлектә аларның зәңгәрләре күк күгәрченнәр кебек, икенчесендә ап-ак озын борынлылары аккошлар кебек тезелеп утыралар...

— Әнә әтиеңнең читек тапшыра торган бае, — дип шыпырт кына төртте Габдуллага әнисе...

Кибет алдында карсаграк буйлы, юан корсаклы, түгәрәк кара сакаллы берәү үзенең чапан бөркәнгән хатыны белән зур-зур путаллы тәлинкәләр сайлый, сатучы сайланганнарын пөхтә итеп төрә дә янәшә торган әрҗәгә сала...

— Әни, нигә алар бик күп сатып алалар, аларның балалары күп, әйе? —дип сорый Габдулла.

— Юк, аларның кунаклары күп, улым!—дип җавап бирә Газизә апа һәм, ни өчендер, көрсенеп куя.

Аннан алар икенче рәткә барып чыгалар.

— Килегез, килегез, безнең янда йөрегез,, — дип кычкыра хуҗамы, приказчикмы, Газизә апаны чакырып. — Үзегезгә сарпин яулыкмы, дисез, улыгызга кытат күлмәклекме, дисез, рәхим итегез, төреп бирик...

Безнекеннән дә арзанрак, түземлерәк малны, Ташъякны бер итеп эзләсәгез дә, таба алмассыз!

— Карале, карале, менә бу шәлъяулыкны, — дип эләктереп алып китә икенчесе, — әмма дә мал инде, ефәктән бер дә генә ким түгел, үзе нәгызь, үзе арзан, моны бөркәнеп чыксаң, сөйдергеч догаларыңның да кирәге юк!..
Аннан Саратовтан килгән сарпинка, Маргеланнан килгән ефәк шарф, Сәмәркандтан килгән чапаннар һәм тукыма ефәкләр рәте китә; монда русча, татарча, үзбәкчә дәшәләр, чакыралар, кызыктыралар...

Йөзем, кипкән өрек, ишкән кавын тау-тау булып актарылып ята торган рәттә тубал хәтле зур бәрән бүрек кигән төрекмәннәр кычкыралар:

— Бире гәләлең!.. Бизмәен вә Баһардин өземнәрен алалың! Һай сөжек, һай сөжек, тәнавел идәлең!

Ташкент сәүдәгәре, русчалы, үзбәкчәле такмаклап, үз товарын мактый:

— Һай, һай, һай, һай! Самарский мука, Ташкәнский липушка свой огорот, һай, подходи народ!

— Теге саилчеләр нигә шушында гына килеп ашамыйлар икән? — дип гаҗәпсенә Габдулла һәм шундый нәтиҗәгә килә:

— Алар монда ерып керәлмиләр шул, аларның аяклары, куллары юк...
Аннан соң алар кәмит янына барып чыгалар. Яңа такталардан корыштырган зур гына каралтысыман кәмитнең нигезеннән алып түбәсенә кадәр күз камаштыргыч буяулы сурәтләр!.. Монда нәрсә генә юк: биегән төсле арт аякларына басып, ал аякларын күтәреп торган атлар, башына эшләпә кигән, таяк тоткан күзлекле маймыллар, нәзек кенә бау өстеннән кызыл чатыр тотып атлап барган нечкә генә аяклы кызлар, ике башлы яшел елан, биниһая киң штанын муенына кадәр күтәреп каптырган һәм очлы бүреген кыңгыр салып, битенә бик куе итеп кершән, иннек ягынган кешеләр, тагын әллә ниләр, әллә ниләр.

Габдулла бу кызык сурәтләргә күз йөртеп чыгарга да өлгерми, эчтән ике кеше чыгып, кәмитнең рәшәткәле чардагына менеп баса...

Нәкъ сурәттәгечә киң штанлысы, кәмит алдына җыелган халыкка карап, кыңгыравыклы бүреген сала да, бүрек төсле кып-кызыл җирән чәчен күрсәтеп, бик түбән иелеп ала һәм шунда ук кире кереп китәргә уйлый. Әмма, Проломныйда йөри торган ыспай атбакатсыман, икенчесе аның колагыннан эләктереп ала. Тегесе яман ачы тавыш белән кычкырырга тотына. «Атбакат» киң штанлының артына үзенең кечкенә таягы белән шап итеп суга, бусы кычкырудан туктап гаҗәпсенгән кыяфәт белән халыкка карап кала. Халык гөр килеп көлешә. Аннан соң «атбакат» аңардан әллә ниләр сораша, тегесе курка-курка гына ниндидер җаваплар бирә һәм һәр җавабыннан соң халыкка «я, көлегез инде, нигә көлмисез?» дигәнсыман карап куя. Аннан соң хуҗасы аны рәшәткәгә менәргә куша. Бусы рәшәткәгә менә алмый, берничә тапкыр егылып төшә. Халык тагын гөж килеп көлешә.
Ахырында ул рәшәткәгә менеп баса. Хуҗасы биргән таяк белән тәлинкәне алып, ул аларны алмаш-тилмәш чөеп алып китә дә, кинәт таяк очына тотып алып, тәлинкәне әйләндерә башлый. Шул килеш ул рәшәткә өстеннән йөреп китә. Габдулла «менә, менә хәзер я ул тәлинкәне төшереп җибәрә, я үзе егылып төшә» дип куркып тора. Теге рәшәткәнең башына, егылмый-нитми, барып җитә һәм тәлинкәне бик җитез хәрәкәт белән тотып ала да рәшәткәдән сикереп төшеп юк була. Бер үзе калган «атбакат» кулларын изәп халыкны чакыра башлый:

— Только пятак! Только* пятак! Только биш тин кумуш!

Киң штанлының һөнәренә Габдулланың исе китә һәм,, киресенчә, аны гел кыйнап, тиргәп йөртүче «атбакат» ка җен ачуы кузгала. Ләкин кешеләрнең: «киң штанлысы шушы кәмит хуҗасы, ә атбакат анын хезмәтчесе икән», дип сөйләшүләрен ишеткәч, Габдулла бөтенләй аптырап кала:

— Ничек инде?!.

Аннан соң алар алтын-көмеш чуклар белән бизәлгән һәм күз камаштыргыч елкылдап әйләнә торган зур бер нәрсә алдына килеп туктыйлар.

Ташъяк турында Габдулланың күңелендә калган истәлекләрнең иң кызыгы, шуның белән бергә иң үкенечлесе шушы була.

Әйләнчек эчендә берәү, бик кыландырып, гармонь уйный, икенчесе мичкә кебек зур бер нәрсәне «дөң-дөң!» суга. Әйләнү шәбәйгәннән- шәбәя бара, ат һәм арсланнар өстенә менеп атланган үсмерләр Габдуллага әкияттәге искиткеч пәһлеваннар төсле күренәләр. Аннан соң әйләнчек талгын гына туктала. «Искиткеч пәһлеваннар» теләр- теләмәс кенә менгән урыннарыннан төшәләр һәм алар гап-гади бнстә малайлары булып калалар...

Газизә апа Габдулланы җитәкләп әйләнчек яныннан китәргә җыена, ләкин Габдулла бу чүмерелеп беткесез кызыктан аерыласы килми, куркып, йөрәгеннән чыгарып:

— Әни, әнкәй! Китмик, — дип кычкыра. Аның еларга җитешкән бу ялвару тавышы Газизә апаның йөрәгенә барып тия, ул туктап кала һәм үзенең яулык төенен чишеп тиз генә акчасын санап ала.

— Кырык өч тиен көмеш... Ташъяк бүләге итеп Вәлигә күлмәклек алырмынмы дигән идем, өстендәгесе тетелеп беткән. ...Иртәгә икмәк изеп куясы бар, шикәр иртәнгелек кенә калды... Вәли дә акчасыз кайтса? Кыска юрган төсле генә шул бу тормыш... Башыңа тартсаң, аягың ачык, аягыңа тартсаң, башың ачык... Әле яңадан бер барнау акча җитми... И, улым, улым, газизем!.. — дип уйланып ала Газизә апа һәм акчасын кире төреп бәйли дә, яулыкның икенче почмагы белән күзеннән 'шул арада сыгылып өлгергән яшь бөртеген сөртеп ала.

Ул арада тупас кына гәүдәле бер малай Габдулланы тибәреп җибәрә дә, әйләнчеккә килеп, буш калган арслан өстенә менеп атлана. Габдулла егылыр-егылмас әнисенең чапан итәгенә тотынып кала.

— Кешеләр өстеннән йөрмәсәң, сиңа юл беткәндер шул, күзең чыккыры! — дип тиргәнә Газизә апа чапан астыннан. Тупас гәүдәле малай аңарга карап:

— Әйдә, әйдә, күп җикеренмә, синеке кебек сәләмә малайлар
бетмәс монда, — дип җавап кайтара һәм тешләрен ыржайтып көлә. Аннан соң казаки кесәсеннән шәм шикелле озын конфет тартып чыгара да, укалы кәгазеннән әрчеп, аны суырырга тотына...

Әйләнчек тагын кузгалып китә...

Габдулланың теле белән сорамаса да, күзе белән: «Әнкәй, минем кебек үк малайлар әйләнә бит, нигә мин әйләнмим?» — дигәнсыман карашы Газизә апаның йөрәген тырнап, чеметтереп үтә һәм ул дөньясын, тормышын каһәрләп тиз генә Ташъяктан чыгып китәргә ашыга...

Юлда: «утыртып әйләндерәсе калган, Габдулланы төртеп җибәргән чәйче Ибраһим малаена үч итеп утыртасы калган» — дип уйлый һәм Ташъякка бер кире борылырга да омтылып куя. Әмма Вәли абзыйның: «мавыкмагыз, тиз кайтырмын»,—дигән сүзе исенә төшеп, юлын дәвам иттерә.

— Я, улым, Ташъякның әле башы-актыгы түгел, тагын килербез, арсланның иң зәһәренә атланып әйләнерсең, насыйп булса... — дип юата әнисе Габдулланы.

Газизә апа, Габдулланы ТаШъякка тагын алып барып, «туйганчы» кинәндерү теләге белән, артып калган бакыр тиеннәрен әрҗәдәге яулыгының икенче почмагына, аерым төенгә, җыйный башлый. Вәли абзый белән берничә тапкыр тиргәшеп, урыны килгәндә юмалап, аны Габдулланың читеген эшләтергә утырта.

«Иртәгә Ташъякка барабыз» дигән көнне Вәли абзый верстагы янында Габдулланың кәҗүл читеген тегеп бетерергә тырышып утыра. Габдулла Ташъякны тагын күрү, әйләнчеккә утыру хыялы белән мавыгып, йокларга ятудан баш тартып, әтисенең эшләгәнен күзәтә: иртәгә киеп аласы кәҗүл читекнең барлыкка килүен үз күзең белән күреп утырудан хозуррак тагы нәрсә бар?

Газизә апа аңа берничә тапкыр:

— Габдулла, күз нурым, урының җәйгән, менеп ят, бәгырем, иртәгә иртәрәк торырбыз, — дип карый. Габдулла эшләнеп бетәргә якынлашкан читегеннән күзен ала алмый:

— Хәзер әни, — генә ди һәм бу сүзне инде ул берничә тапкыр кабатлый. Күзләрен угалап, килә торган йокысын качырырга, авызын ачып исни башлау белән шунда ук аны тыярга, йокысы килүен сиздермәскә тырыша. Ул «читек эшләнеп бетмичә без Ташъякка бара алмый калырбыз», дип курка. Утыра торгач ул кинәт калгып китә һәм бүкән өстеннән авып төшә язып кала.

— Йокың килгәнен яшереп утырасың бит син, разбунник, әйдәле» дип Вәли абзый читекне бер читкә куя да, Габдулланы күтәреп алырга үрелә. Ләкин Габдулла:

— Әти, юк, юк, минем йокым килми, — менә! — дип күзләрен әтисенә киереп ачып күрсәтә.
— Туктале, тукта, синең күзләрең нишләгән? Анасы, карале, сынар күзен бөтенләй кан баскан бит улыңның...

... Икенче көнне иртән Габдулланың сыңар күзе генә ачылган була, икенчесе кабак өстендәге зур кызыл шеш белән күпергән хәлдә бөтенләй кысылып тора.

Ташъякка бару урынына аны Мөхетдин суфига өшкертергә алып китәләр.

Мөхетдин суфиның да тыны килешми, күз-шешенүендә дәвам итә. Мәгърүфә әбинең «арпам имеш, мә күкеш» дип имнәүләре, арпаны мәчегә, эткә, бүрегә күчерү ырымнары да ярдәм итми. Ниһаять, Габдулланы Кабан күленең теге ягындагы бер күрәзә картка алып баралар. Карт өшкереп-төкереп, аның күзенә ниндидер тамчылар сала.

Шуннан соң Габдулла ике тәүлек йоклый алмый, ашамый-эчми үкереп ята. Өченче көнне Сәхип солдат белән Григорий үзләре белән бер кечкенә, ябык кына гәүдәле, зур гына борыны өстенә тимер күзлек кигән берәүне алып киләләр. Ул баланы карый да, башларын чайкый:

— Харап итә язгансыз бит баланы! Ах, безнең караңгылык, ах, безнең артталык,—ди ул сукранып, телләрен шартлатып куя.

Ул язып калдырган язу белән Сәхип үзе эшләгән больницадан ике дару алып кайта. Аларның берсен эчереп, икенчесе белән Габдулланың күзен юа торгач, аңа хәл кереп китә, кызуы сүрелә, тамагына ашый башлый...

Бер көнне ул иртә белән авыру күзен кысып кына ача да, әнисеннән:

— Әни, әйләнчеккә барабызмы, — дип сорый. Газизә апа Габдулланың терелә башлавы белән сөенсә дә, аның бу үкенечле теләге белән әрнеп:

— Ташъяк ябылды шул инде, улым!—ди һәм ирексездән атылып чыккан яшен күрсәтмәс өчен читкә борыла...

Габдулла, терелеп, беренче тапкыр урамга чыга. Аның иптәшләрен, бигрәк тә Әптелбәрне, күрәсе килә. Урамда брахмистр малае күрше урам малайлары белән ашык уйныйлар. Габдулла башын авырткан күзе ягына авыштырыбрак, дусларча елмайган хәлдә, аларны күзәтергә тотына. Әмма тегеләр Габдулланы күрү белән:

— Кит, юл өстендә торма, аягыңа җибәрербез, — дип кычкыралар.. Берсе, ашыкка тидерүдән бигрәк, Габдулланың аягына тидерергә тырышып, төзәп җибәрә дә, ашык тими, узып китә. Габдулла эшне уенга борып җибәрәсе килеп:

— Тимәде, тимәде, — дип кычкыра.

— Тимәс менә, мин килеп салып җибәрсәм! Икенче күзеңнән колак какканыңны сизми дә калырсың, — дип кычкыра күрше урам малае...

— Сукыр, сукыр! Кылый күз! Чагыр! — дип үчекләргә тотыналар башкалары. Брахмистр малае аларга нидер пышылдый. Шуннан соң тегеләр:

— И әтисе юк, әнисе юк!—дип көлешәләр.

Күтәренке күңел белән чыккан Габдулланың күңеле кинәт сына, ул бөтен ачуы белән алар өстенә ташланасы килә. Ә алар күп, Габдулла бер үзе генә. Шул вакыт көтелмәгән җирдән Әптелбәр атылып чыга һәм Габдулланы үчекләп торучы малайлар өстенә ташланып, аларны уңлы-суллы селтәп ташлый. Малайлар бер минут эчендә, эрегән төсле, бу урамнан юк булалар.
Әптелбәр брахмистр малаен:

— Күрше урамнар безнекеләрне кыйныйлар, ә син карап торасың, — дип битәрли.

— Ул үзе бит башта, — дип брахмистр малае нидер әйтергә тели, ләкин Әптелбәр аның сүзен:

— Кит әле син, чухыр!—дип өзеп куя. Брахмистр малае авыз эченнән ырылдашып кырын-кырын капкага китә һәм йорт эченә керү белән башын чыгарып:

— Ә синең әниең чихутка, әтиең телсез, — дип кычкыра. Әптелбәр:

— Ах, әле син шулаймы? — дип аңа ташлана. Брахмистр малае йөгереп өйнең баскычына менеп китә һәм ачы тавыш белән «әти!» дип кычкыра. Әптелбәр килеп өлгергәнче ул өйалдына кереп ала һәм эчтән ишекне аз гына кысып ачкан көе, телен чыгарып, үчекләшеп тора.

— Чыгарсың әле! — дип яный Әптелбәр.

Бу хәлне ишетеп, үз өйләренең баскычына чыккан Аннушка:

— Әптелбәр, ташла, Мустафа ул нехороший, чебешкә утырган тавык астындагы йомыркаларны ташый,—ди һәм балаларны су буена төшеп уйнарга чакыра. Әптелбәр уйнарга бик теләсә дә, бу тәкъдимне кире кага. Ул өйдә анасының авырып ятуын һәм балык, шулпасы теләвен, әтисенең эшкә урнаша алмый, өйдә эшсез утыруын һәм, мактаныбрак, үзенең өйдә бердәнбер туйдыручы булып калганын сөйләп бирә.

— Мин хәзер Бакалтайга барып, ике җәен тотып алып кайтам, берсен әнигә пешерәбез, икенчесен Печән базарына чыгарып сатабыз да балык сөзә торган зур нәрәтә сатып алабыз. Аннан балыкны күп итеп тота башлыйм да, теге үлчәү янындагы балыкчы Хисмәтнеке кебек таш кибет ачып җибәрәм. Аннан соң мин балыкны үзем тотмыйм инде, миңа тотып китерәләр. Ә мин кибеттә чут салып кына утырам. Сез балык алырга миңа гына килегез, сезгә мин аны бушлай бирермен, яме?
Балалар моңа чын күңелдән риза булалар һәм Әптелбәрнең юмартлыгына исләре китә.

Габдулла аны Өчиледә адаштырып, Казанга качып килгән иде. Ә ул «кайда булды минем кечкенә корбаным?» дигәнсыман, авылдан- авылга күчеп, чакрымнар артыннан чакрымнар үтеп, Казанга, аннан соң Яңа Бистәгә килә һәм мыштым гына Вәли абзый өенә керә:

— Ә, менә кайда икән ул?

Ачлык кечкенә Апушны, ниһаять, эзләп таба.

Иң элек Газизә апаның кәләпүш эше туктала. Аның товар (хәтфә, кәлинкүр, җеп) бирә торган бае вывескасын «компаниягә» алыштыра да мәскәүлеләргә булган бурычыннан, сумына 24 тиен түләп, котыла. Шуннан соң ул сабын сәүдәсенә күчә.

Кәләпүш эше тукталып кала. Әмма бай аның яңадан башлануына өмет өзми бугай, кырт кисеп әйтми, Газизә апага йөргәләп торырга куша. Атиа-ун көн йөреп, тәгаен җавап ишетмәгәч, Газизә апа: «Ибраһим абзый, алайса мин башка берәү белән киңәшеп карыйм әле», — ди. Ибраһимның яхшы кәләпүшчене җибәрәсе килмәве булырга кирәк:

— Ай, оныта ук язганмын, бикәң сиңа кереп чыксын әле дигән иде бит, йомышы бар шикелле, — ди.

Шул көннән алып Газизә апа бай-бикәнең өендә аның тегү-чигү эшләрен, туры килгәндә беррәттән өй эшләрен дә, башкарып йөри. Моның өчен бай-бикә аңа эчмухәләп чәй биреп җибәрә:

— Үзебез өчен генә тота торган сәйлүн чәе, 105 номерлы, эчеп карагыз әле, бик йөрәккә ята торган, бик нәгызь, бик...

Вәли абзыйның да кәсепләре кирегә китә.

Бер көн Вәли абзый базарга алып чыккан читек-кәвешләрен кире алып кайта да сәкегә күтәреп бәрә.

— Кадалып бетсен базары, асты-өскә килеп бетсен Гайнетдин ком- паниеләре-ниләре белән! Әйе, ыммым,.. Атна буе бөкрәеп, күкрәк черетеп утыр-утыр да, биргән бәяләре синең товар хакыңны да капларлык булмасын. Кәсепмени бу, мат якасына! Әйе. Ээ. Ыммыммм!..

Ул көнне кич утыру булмый. «Бик ныгызь» 105 номерлы сәйлүн чәен каты-коты белән сүзсез генә эчәләр дә, тавыш-тынсыз гына йокларга яталар.
Икенче көнне Газизә апа Ибраһим байларга Габдулланы да ияртеп алып китә:

— Бүген байларда бик зур аш-су буласы, хәзерләшергә чакырдылар. Габдулланың да бераз тамагы туеп кайтыр бәлкем, — ди ул.

Газизә апа Габдулла белән Иске Бистәгә чыгып, Захаревский белән уңга борылалар да ике катлы зур таш йортның капкасы алдында тукталалар. Капкага якынаю берьюлы мөмкин булмый; аның тирәсен әллә никадәр саилче сырып алган, ерып үтәр хәл юк! Җитмәсә, Газизә апа белән Габдулланы күреп, халык шаулаша башлый:

— Карале, кара, әле генә килеп, сәдәкага бездән элек үрелмәкче була!..

— Байның кайнегәчедер ул. Күрмисеңмени, ак шәл астыннан яңа кәшемир яулык бәйләп җибәргән...

— Улының аягындагы читеге кая таба!.. Савырлап каеган өр-яна читек, ә?

— Шул көе сәдәка сорарга килгән. Кеше дигәнең!

— Оялмый да... Чиста оятсыз икән!...

— Тирес бит икән!..
Капка эчтән бикле, шакысаң да ачучы булмас: монда кем шакыганны кем белсен? Газизә апа, үзенә каратылган иләмсез сүзләргә әһәмият бирмәскә тырышып, иреннәрен кыса һәм, эчтән берәрсе чыкканны көтеп, читкәрәк барып басарга мәҗбүр була. Шул вакыт Габдулла кинәт:

— Әптелбәр! — дип кычкырып җибәрә.

— Кайда?

— Менә әле генә шунда иде!.. Әллә кая китте!..
Габдулла әнисенең кулыннан тартыла.

— Тик тор? Үзенең күренәсе килмидер.

— Нигә күренәсе килми? — дип гаҗәпләнә Габдулла. Аның дусы Әптелбәрне күрәсе һәм яңалыклар белән бүлешәсе килә...
Капка тоткасы эчтән шылтырап китә. Саилчеләр капкага ташланалар. Капка ачылмый.

— йоклый торгандыр әле, байны әйтәм, тормагандыр әле... — ди саилчеләрнең картрагы.

— Дәүләтле кешегә иртүк торып янчык табасы юк шул,— ди башына мескен бүрек кигән карчык.

— Аның алтыны янчыкта түгел, капчыкта шул, беләсегез килсә...

— Алла дәүләтен мул кылсын берүк! Бик юмарт, бик ’шәфкатьчел кеше бу Ибраһим бай.

— Мәкәрҗәгә китсә дә, Эрбеттән кайтса да, авырып терелсә дә, безне онытмый...

— Безне онытмаганга хак тәгалә аның дәүләтенә бәрәкәт бирә...

— Үткән атнаны җигеп чыга торган атының аягына су төшкәч, терелсә дип, нәзерен әйткән, диләр. Шуның сәдәкасын өләшә микән?

— Компания булып ачкан сәүдәсеннән табыш ясаган, ди, белмисез
икән әле...

— Кеше сөйләгәннең барысына да ышана китсәң, әнә Мәскәү байларын бик нык утырткан имеш, дип тә сөйлиләр...

— Ээ... шуның сәдәкасы инде бу алайса...

— Нигә, аның өчен дә баш кирәк...

— Хәләл белән баеп булмый инде, ничә әйтсәң дә...

— Безнең авыздан чыккан сүз булмасын. Үзенең компанионы, теге Орынбурның Әхмәт бай белән уртак болын алып, шуның печәнен саткан, имеш, бу. Табыш бүлгәндә теге риза булмый, судка биргән, имеш... Дөрес түгелдер, дошман сүзедер... Юк, юк...

Ул арада капкадан гәрәнкә сыешлы кечкенә ак капчык күтәреп түгәрәк кара сакаллы спай приказчик чыга. Аны чак кына төртеп екмыйлар.

— Утырыгыз тезелеп, барыгызга да җитәр!—дип боерык бирә приказчик.

Этешү-төртешү китә, һәрберсенең алгарак чыгып утырасы килә. Приказчик хәйләкәр кеше икән, ул садаканы капка яныннан түгел, артка ук чыгып, өләшә башлый. Бар да тына. Приказчик кулын капчыкка тыккан саен өр-яңа бер тиенлекләр «гөж» килеп шаулап алалар. Приказчик аларны бер уч тартып чыгара да, сузылган кулларга берәм-берәм, алтын тамчылары кебек итеп, тамызып чыга. Бер тиенне алып икенче кулын сузган үсмерләрнең кулына чалт! итеп сугып алырга да өлгерә. Тәнкәләр тавышына рәхмәтләр, озак гомер теләүләр кушыла...

Габдулла бу кызык тамашаны карап туярга өлгермәде, әнисе аны капкадан эчкә алып кереп китте. Ул арада зур кара эт чылбырыннан тартылып болар ягына ыргылды һәм, буыла-буыла, өрергә тотынды. Габдулла әнисенең аякларына ябышты. Газизә апа аңа:

— Курыкма, улым, аның чылбыры өзелерлек түгел... Әйдә менә бу яклап, — дип Габдулланы кухняга алып керде.

Аларны күпертмә җилкәле, ак алъяпкыч япкан зур һәм таза гәүдәле чибәр генә хатын каршы алды.

— Шушы икән бай-бикә, — дип уйлады Габдулла.

Ләкин бу бай-бикә түгел, аның асравы гына иде.

Өстәлләрдә һәм шүрлекләрдә нәкъ ташъяктагысыман тезелеп торган бакыр, җиз, пыяла савытлардан башканы күрмәгәч, Габдулла гаҗәпсенеп куйды:

~ Байларның өе шундый була икән: тәлинкә дә чынаяк. Байлар ашап кына тора шул ара булмый, юкарак гәүдәле, спай гына киенгән зур кара күзле хатын килеп керде һәм Газизә апаны күреп:

-Ә килдеңме, Газизәбану? Бик һәйбәт. Бу кем, синең улың мәллә? - дип сорады.

Байбикә шушы үзе иде.
— Әйе, бер почмакта утырып торыр инде, бикә, сезне борчымас ул, — диде Газизә апа һәм мескен генә борынын тартып куйды.
— Ярар, бакчага чыгып утырсын, чәчәкләргә генә кагылмасын... Йосыфҗан, Йосыфҗан, кер әле монда, акыллым!

Гадәт һәм кыланмышлары белән унпке-уиөч яшьләр чамасы гына булса да, буйга әрсез һәм дорфа үсеп киткән Йосыфҗан килеп керде. Ул телен чыгарып кулындагы зур гына кисәк алма бәлешенең алмасын ялый, үзе бертуктаусыз борынын тарта иде.

Туктале, тукта, соң бу бит теге кем... Ташъякта моны төртеп ега язган малай?!.

— Бар улым, — диде аңа иркәләп кенә бай-бикә.

— Менә бу кунак егетне бакчага алып чык. Кара, чәчәкләргә кагылмасын! . Бар, мин чакырмый кермә... Кунаклар янында чуалмасаң да ярар, бүген бик олы кешеләр генә киләсе, яме? Сүземне тыңласаң, иртәгә үк үзең сораган теге көмеш йөгәнле, пыяла күзле атны алып кайтырмын...

— Әйдә!—диде малай Габдуллага.

Алар бакчага чыктылар.

Бакча чынлап та матур. Кызыл ком сипкән юлның ч-ит-читендә тәбәнәк кенә яшел рәшәткә... Аның эчендә кечкенә-кечкенә таулар — чәчәкләр тавы... Нинди генә чәчәкләр юк монда! Ал, кызыл, ак, сары, сыек зәңгәр, куе зәңгәр... Вак кына күгәрчен күзе хәтлеләреннән алып, олы кешенең йодрыгы зурлыгы чәчәкләр... Уртадагы иң зур чәчәк тавының өстендә колга, аның очында кояшка чагылып, күзнең явын алып тора торган көмеш шар...
Габдулла бакчаны, бик кызыксынып, тамаша итә генә башлаган иде. Йосыфҗан кызык итепме, әллә комсызланыпмы; тилгән кебек кулларын җәеп, аның тирәсендә әйләнә башлады. Габдулла кайда борылса, ул аның алдына чыга, күзәтергә комачаулый, телләрен чыгара, күзләренең агын әйләндереп карый, авызын кыйшайта...

— Син барыбер безнең Сәхәби кебек белмисең,— диде Габдулла.

Җавап урынына теге, Габдулланы үчекләп аңлаешсыз тавышлар чыгарды:

— Сә сә сә... хә хә хә... би би би... хи хи хи... бә бә бә...

Аннан ул Габдуллага кулындагы бәлеш кисәген сузып:

— Мә! — диде.

Ачыккан Габдулла, үзе дә сизмәстән, кулын сузды. Әмма теге шунда ук бәлешен кире тартып алды да, икенче кулын сузып, Габдуллага күкеш күрсәтте... һәм кычкырып көлеп җибәрде. Аннан ул куак төбенә әйләнеп «Гелгел! Гелгел!» дип кемнедер чакыра һәм кулындагы бәлешен чеметеп-чеметеп, валчыкларын шул якка ыргыта башлады. Ул да булмады, куак арасыннан...

Әх!

...Дөнья матурлыгы бер яшел кош, канатларын җәеп, килеп чыкты..: Аның каурыйлары һәм койрыгы, кояшка елкылдап, кырык төс белән балкый. Өстендәге күз-күз түгәрәк бизәкләре бик оста, сурәтче кулы белән ясап куйган төсле! Башындагы чукмарлы энәләре әллә шундый булып үсеп чыккан, әллә аларны купшылык өчен юри кадап куйганнар.

Габдулла, кызыксынып, кошка таба бер адым атлап куйды, шунда ук

Йосыфҗан аңа аркылы төшеп кычкырды:

— Якын киләсе булма, минем тавыйс бу!

Габдулла чигенеп куйды.

Ул кинәт үзен бу бакчада очарга гына түгел, талпынырга да ирке булмаган чебеш итеп хис итә башлады. Аның инде кире кухняга йөгереп керәсе һәм әнисенең итәгенә ябышасы килде. Шул вакыт капкалар ачылуы, тарантаслар шалтыравы ишетелде. Йосыфҗан, муенын сузып, йортка карады һәм, кунаклар килә башлавын күреп, Габдуллага:

— Тавыйска я чәчкәләргә кагылсаң, мин синең муеныңны өзәрмен,—дип, бармагы белән янап алды да, чыгып йөгерде.

Габдулла иркенләп бер тын алды һәм кошны күзәтергә тотынды.

Әйе, бу шул үзе! Саҗидә апасы сөйләгән бәхет кошы!.. Шуңа күрә Йосыфҗан шундый бәхетле... Теләсә бәлеш кисәгенең камырын ашый, теләсә аның алмасын гына ялый. Теләсә аңа әнкәсе көмеш йөгәнле ат алып кайтып бирә, теләсә ул, Ташъякта туйганчы әйләнчектә әйләнә... Ә аның өендә нихәтле савыт-саба. Теләсә кайсыннан теләсә нәрсә ашый... Менә, әнисе белән бүген монда килмәсә, күрер идемени ул бәхет кошын? Саҗидә апасы кайда, нишли микән хәзер? Күрәсе иде хәзер Саҗидә апаны. Сөйләп бирәсе иде. Юк, үзен җитәкләп менә шунда алып киләсе иде. Әптелбәрне дә...

Кинәт ишекләр ачылган, кешеләр сөйләшкән тавышлар ишетелде, йортның бакчага чыга торган яшелле-кызыллы пыялалар белән бизәлгән зур ишегендә кешеләр күренде. Алар, баскычтан төшеп, кызыл ком сипкән юл белән болай таба килә башладылар. Габдулла, нишләргә белми, аптырап калды һәм, ихтыярсыз, җиргә чүкте.

Кешеләрдән берсе, калын гына җирән мыеклы, хәйләкәр генә кысылып көлеп торган, сөрмә тарткан күзлесе, өй эчендә башланган әңгәмәне дәвам иттерде:

— Шулай, шулай, нәни абый, кыздыр хәлфәне, кыздыр! Югыйсә шәригать юлыннан читкә чыга башладылар. Хәтта теге Миһри апаның чигүче кызлары янына йөри башлаганнар дип ишетәбез. Шәкертләре, хәлфәләре һәммәсе бергә... Кыздыр үзен! Ә син хәлфә, бирешмә, я, я?
Габдуллага аның тавышы һәм көлүе буш мичкәгә кычкыргандагысыман улап ишетелде. Ул соңыннан бу кешенең шушы йорт хуҗасы Ибраһим бай икәнен белде.

Кунаклар Габдулла яныннан, аны бөтенләй сизми, үтеп киттеләр һәм куак артындагы яшел чардуган эченә кереп, камыштан үргән урындыкларга утырыштылар.

«Нәни абый» дигәне укучыларга мәгълүм Сәгыйтьҗан бай Сәгый- тов иде. Ул кызып китте:

— Минем өчен Миһриҗамалга түгел, шайтанның үзенә йөрсеннәр! Әмма минем мәдрәсәм эчендә тәртип һәм низам булсын... Без акча бирмәсәк, сез үзегезнең Бохарадан алып кайткан чалмагыз белән кая барыр идегез икән, ягъни мин сездән сорыйм, дамелла Сафиулла?

 

— Дөрес әйтте нәни абый, исбат лазем, чон там! һу, һу, һу, һу! — дип бәхәсне кыздырырга тырышты Ибраһим бай.

Сафиулла дигәне, салынкы гына зур борынлы, өстенә күк постау җилән, башына кара чуклы кызыл фәс кигән, хәлфәсыман кеше, көлми генә, бармагы белән күз төпләрендә казына-казына, мыгырданды;

— Ла несәллим, ла несәллим, мәдрәсәдәге тәртип һәм интизам бозучыларга каршы безнең күргән чараларыбыз...

— Кайда? Кайда ул чараларыгыз? — дип бүглде аны Сәгыйтьҗан, — ишетелгән хәлмени, кырык шәкерт мәдрәсәне ташлап чыгып китсен, имеш. Мәскәү студиннары булганнармыни! Әле узган ай гына «Тәрҗеман» гәҗитәсендә «Мәскәү студиннары үз идарәләренә каршы баш күтәреп, чуалыш кузгатканнар. Әлхамделилла бу безнең мөселман мәдрәссәләремездә булган һәм булачак эш түгел», — дип язып чыкты. Бер ай да үтмәде, Казанның иң зур мәдрәсәсендә, кем мәдрәсәсендә диген әле, Шиһап хәзрәтнең үз мәдрәсәсендә шәкертләре фитнә чыгарып яталар... Бөтен әһле исламга йөз каралыгы!..

— Мәхдүм коткысы белән эшләнгән эш булды бу, Сәгыйтьҗан абзый!..
Әлбәттә, синең коткың белән түгел, аны без үзебез дә беләбез. Бу эштә синең катнашың булган булса, безнең арада утырыр идеңмени син?.. Коткыга катышмау әле ул бик зур хезмәт түгел... Үзеңнең гыйльмең, абруең белән менә шул шәкертләрне тотып калган булсаң икән син.

— Көчебездән килгәнне эшләдек, Сәгыйтьҗан абзый! Без тотып алып калмаган булсак, калганнары да чыгып киткән булыр иде.

— Сез тотып алып калмадыгыз ал арны, дамелла!.. Зәкәт бирәбез, киендерәбез дип, без байлар тотып алып калдык аларны, беләсегез килсә... Монда үз кешеләребез, яшерен-батырын юк...

Кунаклар арасыннан гөмбәгә ошаган карсак кына, юантык кына берсе селкенеп куйды:

— Биредә берәү дә гаепле түгел, нәни абзый, җәдитчеләр гаепле монда... Аларның коткысы бик көчле...

— Шиһап хәзрәт, мәрхүм, үзе гаепле монда, урыны оҗмахта булсын, мәрхүм өстеннән гайбәт булмасын, — диде Сәгыйтьҗан бай. — Ул тезгененнән ычкындырды шәкертләрен... Имеш, дөнья гыйлемнәре кирәк, имеш, русча укырга кирәк!.. Әнә, дөнья гыйлемнәре укып берсе чукынды бит...

— Анысы да дөрес түгел, — дип каршы төште Ибраһим бай. — Сәхипгәрәй хәлфә ул шәригать гыйльме укып чукынды. Ә менә учительский школ начальнигы Шаһбаз мирза русча укып та, үз динендә калды, һу, һу!

— Ай, сөйләмәгез миңа шул Шаһбаз дигәннәрен! Үз динендә калды, имеш, калса, аның мөселманлыгы нәрсәсендә?
Ибраһим бай җанланып китте.

— Менә, менә аны да чакырттым бүген. Менә сөзешергә килгәндә, ул сезнең мөгезләрне сындыра инде, сындыра. Менә килсен әле, югыйсә, әллә ничек әле бу, бәхәс кызып китте дигәндә генә килештегез дә куйдыгыз...

— Минем сүз көрәштерәсем килми, үземнең игътикадым хак дип ышанганнан соң төкерәм мин сезнең Шаһбазларыгызга, сукыр Каюмнарыгызга... Әгелчәннәр әнә сезнең образованный Шаһбазларыгызга бармый, менә безнең кебек түмгәкләргә киләләр әле...

— Ничек, нинди әгелчәннәр?

— Яшерене-батырыны юк, монда үз кешеләребез... Аларның үтенүе дә шулай, читкә таралмасын, мин сезгә бер хәбәр әйтим...

— Ие, ие?..

— Инглиздә чыга торган «Таймс» газетасының мөхбирләре шәһәребездә мөсафир...

— Ие, ие...

— Алар, әлбәттә, бире безнең мөселман ачларыбызга ярдәм кулы сузып килгәннәр...

«Гөмбә» янә телгә килде:

— Ай, бәрәкалла, шул әгелчән дигән халыкта мөселманнарга карата ниндидер мәхәббәт бар, күрәсең... Шулай булмаса, безнең дин исламның мөнбәре булган Гарәбстан аларга итагатьчелек күрсәтеп яшәр идеме?
— Менә мин дә шул турыда сөйлим. Шул инглизләр хәзергә исемнәрен әйтү лазем булмаган бер баебыз һәм бер имамыбызны үзләре төшкән номерга чакыртып, озак кына сохбәтта булганнар. Русия дәүләтенең исламга мөнәсәбәтен бик җентекләп, бик кызыксынып сорашканнар. «Без гарәпләребезгә коръан бастырып бушлай таратабыз, аларга узебез мәчетләр салып бирәбез, дине исламиянең абруе, без, инглизләр алдында гаять югары тора»,, дигәннәр. Шул сүзләрен дөресләр өчен, шундук чумаданнарыннан чалма чыгарып күрсәткәннәр. Ягъни, менә, карагыз! Менә сезгә әгелчәннәр... Шул ук французлар дин исламга каршы китаплар бастырып, коткы таратып яталар бит!..

«Фәсле» тагын күз төпләрендә казына башлады:

— Бик дөрес. Французның Ренар дигән бер галиме исламга каршы пычрак бер китап бастырып чыгарган, имеш. Питербур ахуны Гатаулла хәзрәт Баязитов шулай ук аңа каршы язып чыккан дип ишеттек, китабы кулыбызга төшкәне юк. Әмма аны шәһәребезнең мөстәшрик ханымнарыннан Гөлнар ханым, төрек теленә тәрҗемә кылып, Истамбулга алып барган һәм солтан әгъвам Габделхәлит хәзрәтләре шуның өчен аңа мөкатдәс төрек нәшаны тапшырган, имеш. «Тәрҗеман» җәридәсендә шулай укыдык.
«Гөмбә» кинәт үсеп киткән шикелле булды:

— Бәрәкәлла, әлхәмделилла, дин ислам өстенлек таба болай булгач...
Сәгыйтьҗан сүзен дәвам иттерде:

— Төшендегезме инде хәзер, безнең Рәчәй әгелчәнгә ни өчен дошман да Франциягә ни өчен хәйрехаһ?..

«Гөмбә» күтәрелеп куйды:

— Афәрин алайса безнең Таҗетдинга, сирыкта теге француз көрәшчесен әйләндереп салган бит.

— Кайсы Таҗетдин ул?
Ибраһим бай аңлатып бирде:

— А! Сез аны ишетмәдегезмени әле? Артиллериядә хезмәт итеп кайткан, лейб-гвардия тупчысы... Никитин циркында шул французның Эйиль Фосс дигән көрәшчесен әйләндереп салган ич. һу, һу, һу, һу!

— Ай, афәрин, дин исламның үчен алган икән! Салышып акча җыеп бирергә кирәк үзенә!

Ибраһим Сәгыйтьҗанга әйләнеп:

— Я, я, нәни абый, әгелчәннәр тагын ни сөйләгәннәр? — дип кызыксынды.

— Бохара әмире Мирсәет Габделәхәт Баһадирны бик мактаганнар.

— Әйе, әйе, ни өчен инде, ягъни?

— Теге Сәмәрканд аша тимер юл салдырмауны падишадан үтенгән икән... Ягъни бу безнең дине исламга батмый, дине ислам бу эшне бидгать дип таный...

Ибраһим кычкырып көлеп җибәрде:

— Төшендем мин хәзер моңа, төшендем, нәни абый... әгелчәннәр үзләре котыртканнар алайса Бохара әмирен... Ах, разбойниклар!..

Мөхәммәтҗан байга да бу фикер ошап куйды:

— Без тимер юл үткәрсәк, әгелчәннең кызылбашлар, һиндләр белән сәүдәсенә китереп суга шул бу!..

— Әле без салдыра башлаган Казан — Муром тимер юлын кире сүтәргә киңәш итмәгәннәрме, нәни абый, әгелчәннәрне әйтәм? Урыс белән мөселманны сөзештерә, ә? Менә бусы ошый миңа. Әгелчән, ә? Ах, разбойник!..

— Син һаман уенга борасың, Ибраһим әфәнде. Әмма син Төрк- станга моңарчы кәрванны үзең йөртәдер идең, ә хәзер инде тимер юл салдырып, син анда урыс, ябрәй куписларына юл ачтың, нәрсә оттың?

— Туктале, нәни абый! Син үзең башлап, куәт биреп йөрдең ләбаса, бу эшкә? Синең ияр соң?

— Ахмак булдык. Тимер юл банклар һәм эре сәүдәле яһуд белән рус байлары өчен отышлы булды. Алар башлап йөргән эш булды бу. Без томаналар үзебезнең барлы-юклы капиталыбыз белән утырып калдык... Утырттылар безне... Үз кәрваныбыз әйбәт иде безнең...

— Шут гы ильме җитмәде безгә, шут гы ильме.

— Тимер юл безгә шут гыйльмсн алып килде... Алып килмәсә, шуны төшендереп бирде... һу, һу, һу, Һу! Гыйлем-мәгърифәткә юл ачты тимер юл!

— Тәшвишкә һәм фитнәгә юл ачты синең тимер юлың, Ибраһим бай!..

Шәкертләр остазларына каршы, приказчиклар байларына каршы бунт күтәрә башладылар, менә синең тимер юлың... Әнә Щитинкин приказчиклары үзләренә ял көне сорап, городской головага прошение менгезгәннәр, ди... Иртәгә синең, минем, менә Мөхәммәтҗан абзыйнын приказчиклары прошение язып менгезерләр... Нәрсә булыр?

Ибраһим бай кулын йомарлап күрсәтте:

— Тота белсәң менгезмәсләр, нәни абый! Юк, туктале, тукта әгелчәннәр, ә? Сөзештерәләр, диген. Һу, һу, һу, һу!..

Ул арада чылбыр шылтырап китте, эт буыла-буыла өрергә тотынды.. Ибраһим урыныннан кузгалды.

— Әнә, Шаһбаз морза килде... Әйдүк, болай таба, Шаһбаз морза, бакчага рәхим ит!.. Ибраһимның сезгә дигән плавы суынмас, курыкма. Ай-Һай, плау ашарга ашыга-ашыга кереп бара. Син менә монда кер әле, менә монда! Монда плаудан тәмлерәк әңгәмәләр бара, йөземе дә бар, борычы да бар. һу, һу, һу, һу!

Бакчаның йорттан керә торган кечкенә капкасыннан хәтфә якалы кара сюртуктан, цилиндрдан, чал кереп килә торган сакалын якка тарап җибәргән Шаһбаз мирза һәм тагын ике кеше килеп керделәр.

Шаһбаз мирза, цилиндрын салып, бакчадагылар белән күрешә-күрешә гадәтенчә күтәренке тавыш белән сөйләп алып китте:

— Сезнең мәзәкчән кеше икәнлекне аңламаган берәү булса, әлбәттә, бик нык амбициягә бирелер иде, Ибраһим әфәнде! Сез мине беләсез бит инде. Мин, именно, сезнең менә бу бакчагызны яратып киләм бирегә. Казанның тузан сәхрәләре уртасына утырган оазис бу минем өчен. Мин монда чын мәгънәсе белән истирахәт итәм... Мин монда шәһәребезнең атаклы кешеләрен очратам. Милли һәм дини мәсьәләләр буенча кыйммәтле фикерләр ишетәм, үземнең гаҗиз тавышымны ишеттерәм. Күрәсез, безгә шундый общество җыела торган урын, милли клуб җитми. Без таркау яшибез, Ибраһим әфәнде. Ә безнең прогресс өчен нинди кирәк мондый җыелулар. Шулай түгелме, господа?

«Гөмбә» Шаһбаз мирза сүзенә ялагайланып хихылдый башлаган иде, әмма Сәгыйтьҗанга күзе төшеп, туктап калды. Сәгыйтьҗаннын. чырае тәмам бозылган иде.

Шаһбаз мирза белән ияреп килгәннәрнең берсе сүзгә кушылды:

— Бу бакча булмаган тәкъдирдә аны уйлап чыгарырга, юктан бар итәргә кирәк иде дип әйтергә тели Шаһбыз мирза!

Бу, хәтфә якалы яшел казакидан, кара кырпу бүректән, какча буйлы, кара мыеклы, ирен очлары ниндидер сүз белән елмаерга торган утызбиш-утыз алты яшьләр чамасындагы кеше иде.

— Менә, өстенә басты безнең яшь галимебез Габдерахман әфәнде Ильясов, — диде Шаһбаз мирза.

— Гафу итегез, мин сезгә представить итәргә үк онытканмын... Бу Казан университеты тарих-этнографияг җәмгыятенең действительный члены...
Сәгыйтьҗан фикерен яңа гына җыеп өлгерде ахры, ул Шаһбаъ мирзаның сөйләп беткәнен дә көтмәде:

— Могтәбәр мөселманнар белән күрешәсегез килсә, ,мәчеткә, җомгага йөрергә кирәк, Шаһбазгәрәй мирза,—дип ярып салды.

Ибраһим бай бәхәс башлануга тәмам кинәнеп:

— Менә, менә, менә. Җыелу белән генә бетми, Шаһбаз морза, җыелып менә шулай фикер сөзештерергә кирәк. Әйе, торасың да бакча дисең. Акчаң булса бер букча, синең дә булыр бакча. Я, я, нәни абыйның сүзенә менә чыгарып сал инде уз тәңкәңне!

— Штож!.. Мин Сәгыйтьҗан әфәнденең фикере белән бик, бик согласен...

— Синең соглас булуың безгә кызык түгел, Шаһбаз мирза, менә сез... сөзешегез... сөзешегез... ә? Нигә мәчеткә йөрмисең? Тәһарат ала белми торгандыр ул, һу, һу, һу, һу!

— Юк, мин Сәгыйтьҗан әфәндегә кушылам, господа. Әйе, дөрес, бәлкем мине мәсҗеттә сирәк күрә торганнардыр мөселманнар. Әмма мин мөселманлыкны югары мәгънәсендә аңлыйм. Мин аны прогрессның югары баскычына, кайчандыр госманлы хәлифәләре күтәргән баскычка күтәрәсем килә. Прогресс һәм ислам бу дошман мәгънәләр түгел, болар родственный мәгънәләр...

— Ислам һәм тәрәккый, — димәкче була Шаһбазгәрәй әфәнде,— дип аңлатма биреп куйды Ильясов.
Ибраһим бай урынында утыра алмый:

— Төтене туры йөри моның, нәни абый. Исбат лазем... Я, я? — дип куйды.

— Тәрәккый дип әнә Хаммат мулла малае өендә театр корып ята. ди. Бәлкем син ислам белән театрны да бергә сыйдырмакчы буласыңдыр, Шаһбазгәрәй морза?.. Сезнең игътикадыгыз белән, бәр фараз, мәчет салдырганчы бер зур театр салдырып, биш вакыт намазны шунда гына укырга кирәктер бәлкем, әлгаязе биллә!
«Гөмбә» бер аршин үсеп китте:

— Афәрин, нәни абый!.. Менә моның белән җәдитләрнең авызын яптың болай булса.

— һу, һу, һу, һу! Я, я!

Кинәт Габдерахман әфәнденең ирен очындагы елмаюы сүрелде, ул түзми, сикереп торды:

— Нигә, безнең кайбер голәмәләр моңа кадәр музыканы исламга сыйдырасылары килмәде, ә мөбарәк дамелла Шиһап хәзрәт Мәрҗани шәригатькә сыя гына түгел, пигамбәребез үзе музыка коралларын сөеп тыңлаган, дип исбат итеп чыкты. Ни өчен? Чөнки музыка адәм баласының күңелен нечкәртә, аның җанын тәрбияли. Ә театр? Театрның кирәклеген тормыш үзе таләп итә. Халык гыйбрәт эзли. Карты, яше, хәтта Сәгыйтьҗан әфәнде, сез әйткән мәсҗет әһелләре, часовняга куелган христиан изгесенең тәлинкәгә салынган кисекбашын һәм мөселманлыктан йөз чөергән Сәхипгәрәй хәлфәнең тактага кадакланган рәсемен карарга толчокка йөриләр. Шөбһәсез алар гаепле түгел монда. Аларның гыйбрәткә сусаган күңелләрен сугара белмәүчеләр, менә без гаепле бу эшкә. Безгә аларны тәрбия итәргә кирәк. Театр аркылы аларга гыйбрәт күрсәтергә кирәк. Шөкерләр булсын, мөселманнар арасында моны аңлаучылар туып килә. Хәтта без бүгенге көнне үзебезнең беренче әдипләребез бар дип мактана алабыз. Муса Акъегетзадә һәм Заһир Бигиев җәнаплары безгә милли руманнарыбызның үрнәкләрен бирделәр. Сез укыгансыздырмы, юкмыдыр, Питербур газеталары мөселман хатын-кызларыннан беренче буларак медицина мәктәбен тәмам кылып диплом алган Разия ханым Котлыярова турында яздылар. Афәрин. Без һәм үз тарафымыздан татарның сәнаиг нәфисәсен булдыруны максат итеп куйыйк. Театр безнең бөек әмәлләребезнең берсе һәм ул һичшиксез гамәлгә ашачак. Бу көн ерак түгел.
Шаһбаз мирза кул чабып алды:
— Браво, Габдерахман әфәнде!

Ибраһим бай сөзештерүдән бик канәгать хәлдә кулларын уды.
— Шулай, шулай, — диде ул, — морза дөрес әйтә. Әмма ул дамелла мөбәрәк Шиһап хәзрәт өстенә ифтира кылмыймы, хәлфә? Ничек? Сез нәрсә, варисыгыз хакын химая кылырга кирәк вакытны авызыгызны йомып утырасыз? Я!

«Фәс» күз төпләрендә казына башлады:

— Әлбәттә, — диде ул... — Бу мәсьәләдә без... Безең ноктаи назар... Бәл фәраз, остазыбызның... ягъни...

Хәлфәсенең булдыксызлыгына Сәгыйтьҗанның җен ачуы кузгалды, ләкин аны менә бу «кызыл авызлар» алдында рисвай итәсе килмәде...

— Сез тимәгез безнең хәлфәгә, — диде ул. — Моңа кадәр сәләфләр юлын югалтмый саклап килүче бердәнбер галимебез ул безнең... Көне килер, ул үз фикерен бәлки остазыннан да катырак итеп исбат кылыр... Әмма гыйльме исламның бер китабында да Шиһап хәзрәтнең сәләфле- ген исбат иткән дәлил юк әле... Шиһап хәзрәтнең сүзе белән чын шәригать сүзе арасында бик зур аерма бар...

Ибраһим бай өчен сөзешү әле иң югары ноктасына килеп җитмәгән. Ул моңарчы дәшми утырган Мөхәммәтҗан байны котырта:

— Дәү абый, карале, нәни абый харап итеп ташлады алайса Шиһап хәзрәтне... Синең улың соң, Галимҗан хәзрәт соң, турыдан-туры Шиһап Мәрҗани юлын куәтләп алып бара түгелме?.. Неужели ул гыйльме диндә менә бу дамелла Сафиуллага бирешә?

Мөхәммәтҗан бай урыныннан кузгалды. Аның бәхәскә катышасы килми иде, күрәсең:

— Шут гыйльме укырга кирәк, яшьләр, шут гыйльме, — диде ул, төшлектән авыша башлаган кояшка карап, — карале, Ибраһим, мин бүген өйлә намазын үти алмый калдым лабаса, кибеттән туры монда килдем... Өйлә авышмагандыр бит әле, сәгать ничә? Бир әле комганыңны, тәһарәтемне яңартып, берәр бүлмәңдә укып алыйм, казага калмасын...

Моның белән, батып баручы хәлфәгә, гүя, бау ыргыттылар:

— Әйе, минем дә шундый хәл иде...

Ике кунак, комган тотып, бер якка киттеләр, калганнарына Ибраһим бай пыяла ишекне күрсәтеп:

— Әйдәгез алайса, мәҗлеснең иң кызыксыз өлешенә күчик,— диде һәм рәшәткә аша йортка кычкырды:

— Һәй, малай, капкаларны бикләп куй, берәүгә дә ачма. Соңга калган кунаклар үзләренә үпкәләсеннәр!

Кунаклар кызыл ком сипкән юл белән кире киттеләр.

Утырган урыннан кунакларны һәм бигрәк тә аларны «сөзештерүче» хуҗаны озак күзәтеп утырган Габдулла кинәт ниндидер арыганлык тойды һәм үзенең ачлыгы исенә төште. Аны инде берни дә кызыксындырмый иде. Шунда ул, әнкәсенең чыгып алуын көтеп, оеп китте.

Газизә апа чыгып Габдулланы дәште. Җавап булмагач, ул аны эзли башлады. Ач Габдулла куак төбенә чүгәләгән килеш йоклап утыра, аның тирәсендә «бәхет кошы» әйләнеп йөри иде...

— Улым, бичарам! — дип Газизә апа Габдуллага ташланды һәм, уятып, аның кулына зур гына бәлеш кисәге тоттырды.

Өенә кайтып мендәренә башын кую һәм күзләрен йому белән Габдулланың күз алдын ал томан каплап алды. Томан җирлегендә нәкъ тавыйс койрыгындагы төсле аллы-гөлле күзәнәкләр, тамгалар... Алар бер зураялар, бер кечерәяләр, су өстендәге дулкын түгәрәкләресыман җәелеп китәләр... Аларның уртасыннан кечкенә «бәхет кошлары» килеп чыгалар. Әллә каян Йосыфҗан йөгереп чыга һәм Габдуллага бармак яный... Ибраһим бай күзләрен кысып көлә... Аннан кунаклар чыгып сөзешә башлыйлар. Аннан соң Әптелбәр килеп чыга һәм, Габдулланы куреп шундук юк була... Аннушка күренә:

— Әйдәгез әле, безнең теге кырагый тавык нишләп утыра икән? — ди... Балалар келәт артына китәләр. Кычыткан арасында кырагый тавык утыра... Юк, бу тавык түгел, әлеге бәхет кошы... Аның тирәсендәге чебешләре нәкъ аның төсле аллы-гөлле...

Иртәгесен Газизә апа 105 номерлы сәйлүн чәе пешереп, өстәлгә байлардан алып кайткан бәлеш катыларын һәм кеше башына яртышар шакмак шикәр куйды.

Кичәге байлар мәҗлесенең сыек кына шәүләсе булса да, бу бик күңелле бәйрәм чәе төсен алды. Әле эчеп туйгач та алар, бераз урыннарыннан тормый, сөйләшеп утырдылар. Газизә апа белән Вәли абзый үзләренең төшләрен сөйләделәр. Габдулла төшен сөйләп тормастан, сорау гына бирде:
— Әти, нигә ул бәхет кошы күп итеп йомырка салмый? Тавык сала бит?
— Нинди бәхет кошы, улым?
— Шул инде... әнә теге, мин бакчада күргән...
— Ибраһим байларның бакчасында күргән тавыйсны әйтә ул, җан кисәгем, — диде Газизә апа. Габдулланың кичә куак төбендә ач көе йоклап утыруы аның күз алдына килеп басты да, кызгану, шәфкать хисләре яңарып китте һәм ул Габдулланы кысып үбеп алды.
— Аны тавык кебек үрчетеп булмый шул, улым,— диде Вәли абзый.
Аннан соң Габдулланың фикеренә капма-каршы рәвештә:
— Юк, тавыйска караганда тавык файдалырак кош, —дип куйды. Габдулла ышанмады, әлбәттә...
* * *

Габдулланың Әптелбәрне бик, бик күрәсе һәм тавыйс вакыйгасын сөйләп бирәсе килде. Сөйләп кенә бирәсе түгел, киңәш итәсе килде: ничек итеп Ибраһим бай малае Йосыфҗан белән бер ризалыкка килергә дә, ул яраткан берәр нәрсәгә тавыйс кошын алыштырып алырга? Алыштырып алырга килгәндә, аларның тәҗрибәләре дә бар. Бер көн алар Кабан күле буенда тапкан, башы тишекле көмеш калай шарга күрше урамның көмешче Дәүли малаеннан пәке сабы алыштырып алдылар...

Тик менә Йосыфҗан нәрсәгә кызыга икән? Ул көмеш йөгәнле, пыяла күзле ат ярата... Аны аңа әнисе алып бирә инде... Тагын нәрсә ярата икән? Алма бәлешенең камырын ашамый, алмасын гына ялый бит ул. Алма ярата... Менә! Әптелбәр, әллә кем бакчаларына кереп, алма йолкырга оста... Бер капчык алма тутырып илтсәң, Йосыфҗанның кирелеге сына... Ни булса да булсын, Йосыфҗаннан тавыйс кошын алышып алырга кирәк... Аннан соң Әптелбәрнең әнисе дә терелә, әтисе дә эшкә урнаша, Әптелбәрнең дә Апушныкы кебек савырлы читеге була... Савырлы читеге булмаганга ул Габдуллага үпкәләп йөри бит! Беренче тапкыр Габдулланың аягында яңа читекне күрү белән әллә ничек сәерләнеп китте ул. Габдулла аны: «Карале, нинди матур читек!» — дип мактар һәм аның белән бергә куаныр дип уйлаган иде бит. Ул берни дәшмәде, читеккә сәер генә карап торды да, әкрен генә китеп барды.

Икенче көнне Габдулла аңа читеген салып бирде:

— Мә, киеп тор, өйгә кергәндә бирерсең...

Әптелбәр читекне алмады. Үзенең чебиләп, тиресе кубып тора торган аякларына мескен генә карап торды да:

— Миңа болай да әйбәт... Читекне аны кияүләр генә кия... — диде.

Шуннан соң бер тапкыр Габдулла, Әптелбәрнең күңелен сындырмас өчен, ялан аяк чыкты һәм аягындагы ниндидер безчәгә күрсәтеп, Әптелбәр алдында мактанып алды:

— Менә, минем дә аяк чеби чыгара...

Ләкин бу да Әптелбәрнең күңелен күтәрмәде.

Шуннан Әптелбәр белән алар бик озак очрашмадылар. Габдулла берничә тапкыр Әсма апага кереп, Әптелбәрне сорады. Чирләшкә Әсма апа һаман урын өстендә ята, һаман сузынкы, зәгыйфь тавышлары белән «Әптелбәр өйдә юк шул» дигән сүзләрен кабатлый...

— Әптелбәр өйдә юк шул...

Кайда ул? Нишләп йөри?

Бер көн чәй янында Вәли абзый белән Газизә апа сөйләшеп утырдылар:

— Бибиәсма кан йөткерә башлаган икән, бичара... Нигъмәтҗан һаман эш таба алмый, каңгырып йөри, мәхлук... Балаларын соранырга чыгарып жибәргән, имеш, дөрес микән шул?

— Бик кенә ярдәм итәсе иде дә бит, үз хәлебез хәл, дөньяның асты өскә килгере...

— Нинди тере, тәгәрәп торган адәмнәр иде бит! Ни көнгә калдылар...
Әптелбәрнең соранып йөрүен Габдулла күз алдына китерә алмый. Саилче булып? Капчык күтәреп? Өйдән өйгә кереп:

— Алла хакы өчен бер генә тиен сәдәкадан рәхим итсәгез лә,— дип?
Юк, Габдулланың моңа һич ышанасы килми...
(Дәвамы киләсе санда)