Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

МОСТАФА НОГМАН

ИКЕ ДАҺИ КҮРЕШКӘНДӘ

(Партиянең Таммерфорс конференциясенә 45 ел тулу уңае белән)

Үтә Мең тугыз йөз Бишенче ел...

Декабрьның салкын таңында, —

Россиядә революцион көчләр

Штурмга барыр алдында,—

Агыла эшче сыйнфы вәкилләре

Карлы Таммерфорс ягына,

Партиянең бөек җитәкчесе

Владимир Ильич янына.

Халык йорты. I Җыелыш башланмаган,

Зал тын әле, юк бер тавыш та,

Ильич алдан килеп, бер почмакта

Делегатлар белән фикер алыша. —

«Нинди хәлдә җирле комитетлар?

Россиядә менә бүгеннән, —

Кораллы кузгалыш башлар өчен

Нинди хәзерлекләр күрелгән?»

Башын кырын салып

Тыңлый Ильич,

Ә киң маңгаена

Якты уйлар эзе тарала,

һәм күзләрен кыса, керфек аша

Үткенерәк итеп карарга.

Куе кара чәчле Колхида егете

Килеп туктый Ленин алдына,
I Конференция булгян бина шулай дип аталган. 
Ильич нидер шунда сизенгәндәй,

Жилет кесәсеннән кулын алып,

Ана таба бераз талпына. —

«Хөрмәт сезгә, Владимир Ильич,

Мин — Сталин. Таулар артыннан —

Кайнар сәлам Сезгә алып килдем

Революцион Кавказ халкыннан».

Ике бөек даһи Кара-каршы

Беренче кат шунда очраша,

Карап тора алар бер-берсенә

Бик күптәнге якын дусларча.

Әлегә кадәр кайнар хатлар аша

Яктыртылган Дуслык ялкыны,

Шул минутта мәнге сүнми торган

Яңа кояш булып балкыды. 
Даһиларны тыңлый делегатлар

Дулкынлану белән йөрәктән: —

«Менә Ленин, Менә яшь Сталин

Көрәш юлын безгә өйрәткән;

Нинди зур көч Безнең эшче сыйнфы

ШУНДЫЙ партиябез булганда,

Шундый ике гигант җитәкчебез булып

Җиңүләргә алып барганда!» 
Караңгы төн. Финляндия җиле

Карлар себерә урам юлыннан,

Сталин кайтып бара Ильич белән

Үзе алган аның кулыннан.

Таммерфорс тирән йокыга талды.

Утлары да күптән сүнделәр...

Бу ике дус бер фин эшчесенең

Бүлмәсенә кайтып керделәр.

Өермәле буран канат җилпеп

Тәрәзәгә шунда чиертә,

Ике даһи анда кешелекнең

Киләчәген бергә хәл итә... 
Буран тына. Төн җиңелә барыбер, —

Алсулана таңның билгесе,

Тәрәзәдән танны каршы ала

Ленин, Сталин бергә икесе. —

«Иосиф, күр, яңа көн туганны,

Киң офыктан нурлар бөркелә!» 
Бу көн Москвада

Кораллы кузгалыш

Күтәрелү тавышын китерә... 

Ярты гасыр инде

Ике бөек дусны

Очраштырган ул зур көннәргә,

Һәм шул дуслык бүген

Байрак булып

Балкып тора

Бөтен илләргә... 
1950.

 
НУРИ АРСЛАНОВ 
МИНЕМ ШАТЛЫГЫМ 
Дусларым минем турыда:

— Кайгыру белми, — диләр, —

Һәрвакыт шат, көр күңелле,

Елмаеп йөри, — диләр.

Шаярталар, сүз уңае

Туры килгәнгә генә,

Үз шатлыкларын миндә дә

Кабат күргәнгә генә.

Ник шат күңелле булмаска,

Бар җирем килгән минем!

Көләч йөзле итеп шулай

Үстергән туган илем.

Шатланам юлбашчы белән

Бер чорда яшәвемә,

Ашкынулы хисләремнең

Яктырып яшьнәвенә.

Төп Законның һәр сүзе дә —

Иркен сулышым минем,

Җимеше тулы хокукның —

Барлык уңышым минем.

Шатланам Совет илендә

Гражданин булуыма,

Күңелем үсеп, рухланып,

Ярсып омтылуыма.

Шатланам туган халкымны

Сөя белгәнем өчен,

Бергә куанып, елмаеп

Көлә белгәнем өчен.

Ил кайгыртса — бергә янып

Көя белгәнем өчен:

Чакырса мине — утларга

Керә белгәнем өчен.

Шатланам тынычлык җирдә

Шиксез җиңәчәгенә,

Ышанам тагын да матур,

Якты киләчәгемә.  

 
ТЫНГЫСЫЗ ЙӨРӘК 
Тынгысыз йөрәк, —

Сабырсызлана,

Яну, талпыну

Килешә ана.

Салсаң эшеңә

Йөрәкнең дәртен,

Хөрмәтле була

Иткән хезмәтең.

Бәхет бирүче

Илеңә, димәк,

Лаеклы булып

Яшәргә кирәк. 


Р. ТИМЕРГАЛИН 
БЕЗНЕҢ БАЙРАК 
Бөек Ленин бирде аны безнең кулга,

Ул Сталин акылы белән балкып яна.

Тиңлим аның алсу төсен җәйге таңга, —

Тормыш сөйгән халкым каны сеңгән аңа. 
Чагыштырам аны сүнмәс зур кояшка —

Беләм, кояш тудырган бу җир тормышын,

Горурланып карыйм шушы киң комачка,

Күрәм анда хезмәт, иҗат чагылышын. 
Күрәм, чиксез колач җәйгән Идел-судан

Бәхет нуры сузыла бүген өйдән-өйгә,

Бодай шаулый саксауллар үскән кырда,

Виноградлар күчеп бара киң Себергә. 
Атом шомы хәтәр түгел, бу байракта

«Тынычлык!» — дип язылган ант тора янып!

Туплана бар дөнья халкы безнең сафка,

Безнең изге эшебездән куәт алып!
 
МӨБАРӘК КӘРИМОВ 
АГИТПУНКТТА 
Уку өе. Колхоз семьясының

Сөйгән урыны, белем мәктәбе;

Синнән ала илһам авылымның

Чал сакаллы карты, яшьләре. 
Капкасында аның кызыл белән

«Агитпункт» диеп язылган.

Агыла халык шунда, агыла һаман

Зур авылның төрле ягыннан. 
Шушы өйдә бик күп йөрәкләрнең

Теләкләре бергә кушыла;

Уңыш теләп, сәлам юллый

Һәркем Кореялы батыр дусына... \ 
Шушы өйдә, һәрбер кеше үзен

Москвада кебек хис итә.

Шушы өйдә даһи юлбашчының

Канга якын сүзен ишетә: 
«Без тынычлык яклы һәм дөньяда

Без тынычлык эшен яклыйбыз».

Бу сүз — миллион йөрәкләрнең сүзе,

Бу сүз — безнең изге антыбыз. 
... Менә җитте көткән бәйрәм таңы,

Тыгыз сафлар белән килдек без. —

Яшә Сталин! Яшә тынычлык! дип

Бер теләктән тавыш бирдек без!
 
УРМАНДА 
Калын урман Кышкы ямьгә чумган,

Ап-ак күлмәк кигән имәннәр,

Чыршыларның гүя ботаклары

Күтәргәннәр мамык мендәрләр. 
Чиксез шатлык, яңа, зур дәрт белән

Килгән монда хезмәт уллары.

Электрлы пычкы чыңлый һаман.

Шау-гөр килә Питрәч урманы. 
Күккә карап үскән карт наратлар

Бер-бер артлы җиргә авалар.

Җитез куллар юан агачларны

Өемнәргә сала баралар. 
Үтә «ЗИС»лар, авыр тракторлар...

Кулдан кулга күчә бүрәнә:

Бер минутта меңләп агач әзер,

Бу бит җитә күпме өйләргә! 
Буран дулый урман итәгендә,

Ачы, зәһәр җилләр исәләр,

Ә биредә, тыныч хезмәт белән

Ялкынланып урман кисәләр.

Пычкы чыңлый... Тыңлый калын урман

Дәртләндергеч хезмәт җырларын,

Пычкы чыңы китә еракларга

Урманчының алып уйларын.

Иркен дала, Моннан поезд чаба

Тартып гүя агач тауларын.

Сөенә күңел, күреп хезмәтенең

Төзелешкә китеп барганын. 
Күз алдында калка гигант ГЭСлар,

Яна йортлар матур балконлы.

Тоя йөрәк, тоя хезмәтендә

Коммунизм таңы балкуны.

 
ГАМИР Н
АСРЫЙ

БЕЗ ЯШӘГӘН КАЛА 
Сизәм, иптәш, уртак шатлыгыбыз:

Күкрәк киереп сулыш аласың...

Сайлаугамы? — Әйдә, киттек бергә.

Кичереп күздән Казан каласын. 
Исендәме, иптәш, походларда

Очрый сиңа кайчак якташың, —

Бик сагынып искә төшерәсең

Туган шәһәреңнең һәр ташын! 
Җәйге кичне шулай, Идел буйлап

Пароходтан карап барасың,

Йолдызлардан якты мең төрле ут

Нурга бизи Казан каласын. 
Үткән чакта асфальт урамнардан

Күрәсең дә, күңелең шатлана:

Тезелеп киткән матур аллеялар —

Яшәрде бит безнең башкала. 
Барып керсәң уку залларына,

Шатлык хисе белән янасың;

Кем әйтмәсен, гыйлем йорты, диеп,

Без яшәгән Казан каласын? 
Яңа йортлар... Әнә, зур заводлар —

Үзгәрешләр бездә никадәр!

Даһи Сталин үзе кушкан, иптәш,

Күкрәп үссен диеп бу шәһәр! 
Бюллетеньгә кушып, урнага син

Йөрәк ялкыныңны саласың:

Коммунизм таңы балкытсын, дип,

Без яшәгән Казан каласын! 

 
ЗӘКИ НУРИ  

ТАВЫШ БИРӘМ 
Кояш җирне алтын нурга күмде,

Җырга тулып, балкып килде көн.

Һәркем таңнан участокка килде

Һәм кулына алды бюллетень. 
Алды аны алда торган бөек

Максатының көзгесе итеп;

Киләчәгем шунда минем диеп,

Һәм антының изгесе итеп. 
Күтәрергә шундый шатлык йөген

Көче җитә ничек кулларның!

Ә күңелләр шундый якты бүген, —

Барысын җыйган гуя нурларның. 
Участокка килдем. Тавыш бирәм,

Уңышлы бул эштә, дип котлап,

Йөрәк әйтә горур тавыш белән:

Минем Совет, минем депутат! 
Советым бар — димәк, якты таң бар,

Гүзәллеген аның күрәм мин.

Без һәм бәхет, без һәм якты таңнар

Мәңге дус дип тавыш бирәм мин.