МИЛЛИОННАР ТАЛӘБЕ
ГОМӘР БӘШИРОВ
МИЛЛИОННАР ТАЛӘБЕ
Ул көнне Союзлар йортының Колонналы залы конференция ачылудан күп элек тулган иде. Кемнәр генә юк иде монда? Казахстан далаларыннан килгән данлыклы терлек үрчетүчеләр, Бакунин, мәшһүр нефть осталары, Кубань һәм Идел буе колхозчылары, Балтик һәм Каспий балыкчылары, мамык үстерүчеләр, корыч коючылар, академиклар, язучылар, шахтёрлар, тукучылар... Советлар Союзының төрле өлкәләреннән җыелган, төрле телдә сөйләшүче, социалистик хуҗалыкның төрле тармагында эшләүче меңнән артык бу халык вәкилләрен бәйрәмчә бизәлгән шушы мәһабәт залга барысын да бер теләк алып килгән иде:
— Тынычлык! Тыныч хезмәт белән туган илне тагын да ныгыту һәм сугыш уты кабызучыларның кулын кыскарту!
Язучы Александр Фадеевның кереш сүзеннән башлап, иң соңгы речькә кадәр конференциянең бөтен лиендә әнә шул көчле теләк яңгырады. Тынычлыкны яклаучыларның бу икенче Бөтенсоюз конференциясе бөтен дөньяның игътибарын үзенә тарткан чын мәгънәсендә зур бер вакыйга булып әверелде. Бу көннәрдә бөтен дөньяның тынычлык яклы кешеләре, данлыклы культура, әдәбият һәм сәнгать вәкилләре конференциянең эшенә зур өмет баглап, тирән кызыксыну белән күзәтеп бардылар. Конференция, барыннан да элек, сталинчыл халыклар дуслыгының демонстрациясе булды; коммунистлар партиясе һәм бөек Сталин тирәсендә какшамас бер көч булып тупланган Советлар Союзы халыклары үзләренең политик бердәмлеген күрсәттеләр. Конференция, совет халкының, башка вакытлардагы кебек үк, хәзер дә кешелек җәмгыятенең тынычлыгын яклаучыларның иң алдынгы сафында баруын күрсәтте. Социализм иленең халыклары сугыш уты кабызырга теләүчеләрне рәхимсез рәвештә фаш итәләр, бөтен дөнья халыкларын Америка һәм Англия империализмының иң явыз, иң кыргый кара көчләреннән батыр рәвештә саклап киләләр. «Тынычлык» сүзе һәр делегатның чыгышында иң ялкынлы теләк һәм үтәлмичә калмый торган көчле таләп булып ишетелде. Бу очраклы хәл түгел иде. Чөнки берничә генә иҗекле шушы гади сүздә безнең социалистик Ватаныбызның 33 еллык данлыклы тарихы чагыла, чөнки Советлар власте тынычлык байрагын үзенең беренче көннәрендә үк күтәреп чыкты. Советлар дәүләтенең Ленин имзасы белән беркетелгән беренче декретында ук барлык халыкларга солых тәкъдим ителгән иде. Революциянең әнә шул беренче тарихи көннәреннән башлап хәзергә кадәр күп миллионлаган бөек совет халкы, Ленин һәм Сталин партиясенең җитәкчелеге астында, һич тайпылмастан һәм эзлекле рәвештә, тынычлык өчен, бөтен дөнья хезмәт ияләренең ирекле тормышы, якты киләчәге өчен көрәшеп килә. Моннан бер елдан артыграк вакыт элек Союзлар йортының шул ук залында тынычлыкны яклаучыларның беренче Бөтенсоюз конференциясе булып үткән иде. Бер караганда, бер ел бик аз вакыт. Әмма социализм илендә тормыш шундый житез адымнар белән атлый, шундый тиз үзгәрә, безнең илебезнең бер елы да казанышлары ягыннан капиталистик илләрнең дистәләрчә елларыннан бик күп өлеш баерак булып чыга. Коммунизм төзүче совет халкы шушы бер ел эчендә генә дә илне зур яңалыклар белән баетты. Сугыштан соңгы бишьеллык планның төп бурычларын уңышлы үтәп, шушы соңгы бер елда гына да без ун меңнәрчә яңа йортлар, фабрика һәм заводлар торгыздык, кешелек тарихында моңарчы тиңе һәм үрнәге булмаган беренче агрошәһәрләрнең нигезен салдык.
1950 ел тагын шул ягы белән дә онытылмастай истәлек калдырды — бу елны совет халкы Куйбышев һәм Сталинград гидростанцияләрен салырга, мең километрдан артыкка сузылган Төркмәнстан каналын, Көньяк Украина һәм Төньяк Кырым каналларын төзергә кереште. Шушы бер ел эчендә генә дә совет галимнәренең фән өлкәсендә соклангыч үзгәрешләр тудыра торган бик күп яна гыйльми хезмәтләре басылып чыкты, язучыларның, композиторлар һәм художникларның чорыбызның бөеклегенә лаек булырдай күренекле яңа әсәрләре барлыкка килде. Тел гыйлеме һәм физиология мәсьәләләре буенча интеллигенциянең киң катлавы, илнең иң алдынгы галимнәренең якыннан катнашы белән уздырылган ижат дискуссияләре Сезнең совет фәнен алга жибәрүгә зур ярдәм итте. Иптәш Сталинның тел гыйлеме турындагы дискуссиядә чыгышы бу фәннең төпле марксистик нигезен салудан тыш, гомумән бөтен совет фәненә дәүләт алдында торган катлаулы һәм зур бурычларны хәл итүгә киң юллар ачты. Тынычлыкны саклауда, халыклар арасында дуслык урнаштыру өчен көрәштә Советлар иленең хезмәте чагыштырмаслык дәрәҗәдә зур да һәм мактаулы да. Моннан берничә ай гына элек тынычлыкны яклаучыларның Даими Комитетының атом коралын тыю һәм коралсызландыру эшләрен ныклы күзәтү астына алу турындагы тәкъдимен тыңлаганнан соң, СССР Верховный Советының Беренче сессиясе бу тәкъдимнәр барлык халыкларның теләкләренә жавап бирә дип таныды. Верховный Советның бу карарының халыкара әһәмияте ифрат зур булды. Бу карар бөтен дөньяның миллионнарча халыкларына Советлар Союзының тынычлыкны яклавы вакытлы бер хәл түгел, бәлки социалистик дәүләтнең төп үзенчәлегеннән, аның яна тпп дәүләт булуыннан килеп чыгуын тагын бер мәртәбә төшендерде.
Безнең илдә Стокгольм Өндәмәсенә имза җыю да шулай ук зур рух күтәренкелеге белән үтте. Күп миллионлы совет халкы бу Өндәмәне бертавыштан яклады. 115 миллион 514 меңнән артык кеше, димәк, Советлар Союзының балалардан башка барлык өлкән халкы Өндәмәгә кул куйды. Советлар хөкүмәте үзенең тынычлык политикасын эзлекле рәвештә тормышка ашыруны дәвам иттереп, Берләшкән милләтләрнең Генеральный ассамблеясының бишенче сессиясенә «Яңа сугыш куркынычын бетерү, тынычлыкны һәм халыкларның куркынычсызлыгын ныгыту турында декларация» тәкъдим иткән иде. Ләкин Америка Кушма Штатлары һәм Англиянең сугыш уты кабызучылары үзләренең кул астындагы «тавыш бирү машинасы» ярдәмендә бу тәкъдимне кире кактылар. Чөнки бу тәкъдим аларның бөтен эшләрен җимерә, сугышка хәзерләнү планнарын юкка чыгара иде. Тынычлыкны яклаучыларның Бөтенсоюз Комитетының председателе шагыйрь Николай Тихонов үзенең докладында конференция
трибунасыннан бөтен совет халкының уй һәм тойгыларын әйтеп бирде.
— Совет халкы сугышны теләми. Ул тынычлыкны саклау өчен киләчәктә дә көчен аямыйча көрәшәчәк! Конференциядә өч көн буенча совет халкыныц көчле авазы, кискен таләбе яңгырап торды. Трибунага бере артыннан бере илебезнең иң атаклы кешеләре күтәрелде.
— Сталин һәм тынычлык! Шушы ике сүз һәр делегатның речендә аеруча бер ышаныч һәм хөрмәт белән кабатланды.
— «Без тынычлык ягында һәм тынычлык эшен яклыйбыз».
Безнең илебезнең Сталин билгеләгән ачык һәм туры юлы әнә шул. Юлбашчыбыз бөек Сталин Советлар Союзының тышкы политикасын ишсез ныклык һәм зирәклек белән тынычлыкка, халыклар арасында чын дуслык урнаштыруга, кечкенә һәм зур халыкларның иминлеген саклауга юнәлдереп килә. Советлар дәүләтенең шушы тынычлык политикасын бөтен алдынгы кешелек жәмгыяте чын күңелдән яклап чыга. СССР Язучылар Союзының генеральный секретаре иптәш А. Фадеев үзенең конференцияне ачкандагы кереш сүзендә:
— Без сугыш теләмибез, — диде. — Үз хәлен сугыш ярдәмендә төзәтергә уйлаучылар гына сугыш тели. Ләкин халыкларның тынычлык өчен көпәш хәрәкәте аларга сугыш утын кабызырга ирек бирмәс!
— Тынычлык үзепиән-үзе урнашмый, аны көрәшеп, яулап алырга кирәк! Совет халкы тынычлыкны үзенең стахановча эше, мул игеп уңышы, революцион сизгерлеге һәм сугыш уты кабызучыларның битлеген ачуы, аларны бөтен дөнья каршында фаш итүче туры һәм нык сүзе белән яклап килә. Конференция делегатлары ике йөз миллионлы совет халкыныц нинди рух күтәренкелеге белән эшләве, нинди бөек идеаллар белән илһамланып коммунизм төзүе турында дулкынланып һәм зур куаныч белән, сөйләделәр. Безнең халык дөньяда тиңе булмаган гигант фәннәр йорты — Москва Дәүләт университеты бинасын сала, агач бакчалары утырта, шәрә жирләрдә урманнар үстерә; елгаларның юнәлешен үзгәртеп, КараКом чүлендә сугару каналлары казып, жансыз сахраларны яшеллек һәм туклык дөньясы итеп үзгәртә. Безнең тагын бик күп мәктәпләр һәм университетлар, парклар һәм театрлар ачасыбыз бар. Совет халкының кешелек тарихында тиңе булмаган бөек эшләр башкарасы — коммунизм төзисе бар. Менә шулай булганга күрә дә без сугышны теләмибез һәм сугыш утын кабызырга теләүчеләрне рәхимсез рәвештә фаш итәбез. Конференция беренче сталинчыл бишьеллыклар чорында туган яшь шәһәр — Магнитогорск һәм мәшһүр күмер учагы — Кузбасс эшчеләренең ялкынлы речьләрен тыңлады. Магнитогорски ның корыч коючылары 1950 елның ун ае эчендә планнан тыш 10 500 тонна корыч койганнар, 980 мең сумны янга калдырганнар. Кузбассның И. В. Сталин исемендәге шахтасының алдынгы шахтеры делегат Балалаев үзенең чыгышында болай диде:
— Безнең шахтаның эшчеләре планнан арттырып 100 эшелон күмер чыгардылар. Бу — 100 мең тонна күмер дигән сүз. Безнең шахта эшчеләренең Стокгольм Өндәмәсенә куйган имзалары менә нинди салмак! Язучы Павленко Сталин чорының бөек казанышларыниан берсе булган совет әдәбияты белән горурланып сөйләде:
— Советлар Союзының идея куәтен безнең совет сәнгате һәм совет әдәбияты мисалында аеруча тирәнтен сизәргә мөмкин. Советлар илендә чыга торган китаплар һәркайсы тынычлыкка өндиләр. Алар буын артыннан буынны саф вөҗданлы, туры сүзле, батыр һәм намуслы кешеләр итеп тәрбиялиләр. Совет китаплары арасында халыкларны һәм дәүләтләрне бер-берсенә өстерә торган яисә юлбасарлыкка, таларга, көчләргә өнди торган бер генә китап та юк. Безнең әдәбиятыбыз кешелек җәмгыятенең киләчәген яклый. Безнең совет әдәбияты тудырган геройлар кешелек җәмгыятенең бөтен алдынгы өлешенең нң сөекле геройлары булып әверелделәр. Без, совет язучылары, моның белән хаклы рәвештә горурланабыз. Һәр делегатның чыгышы үз өлкәсендә барган бөек эшләр, коммунизм төзелешендә ирешкән зур уңышлар белән горурлану, куанычны уртаклашу булып ишетелде. Менә трибунада шагыйрь Мостай Кәрим. Бөек Октябрь революциясенә кадәр, патша Россиясенең башка халыклары кебек үк, бик күп азаплар чиккән, бөлгенлектә яшәп, чыра яндырып көн күргән башкорт халкының шагыйрь улы үз республикасының хәзер тоташтан электрлаша баруы, халкының яна тормыш төзүдә соклангыч уңышлары, тынычлыкны ныгыту өчен армый-талмый эшләве турында дулкынланып сөйләде. СССР ның халык артисты А. Хорава тирән мәгънәле речендә:
— Без беләбез, — диде, — чит илләрнең бик күп фән һәм сәнгать эшлеклеләре Поль Робсон, Пабло Неруда, Говард Фаст, Жолио-Кюри һәм Эжени Коттоннар үрнәгендә тынычлыкны яклап чыктылар. Ләкин капиталистик илләрнең интеллигенциясе арасында, хөкүмәт башында утыручыларны ачуландырмас өчен, куркак җаннарча күләгәдә посып торучылар да бар әле. Мондый дәһшәтле көннәрдә сугышка каршы тавыш бирми калу җинаять эшләү белән бер. Әгәр сәнгать халыклар арасында нәфрәт һәм дошманлык таратуга хезмәт итә башлый икән, ул инде сәнгать түгел. Өч көн буенча конференциядә сугыш уты кабызырга теләүчеләргә карата нәфрәт речьләре яңгырады. Совет халкы бөтен дөньяда тынычлык урнаштыру, халыклар дуслыгын ныгыту өчен көрәшкәндә, Америка һәм Англия империалистлары Кореяның авыл һәм шәһәрләрен көл һәм күмергә әйләндерәләр, тыныч халыкны үтерәләр, картлар белән балаларны кыргыйларча азаплыйлар, төрмәләрдә черетәләр, тереләй күмәләр. Совет халкы яңа шәһәрләргә, санаторий һәм ял йортларына нигез салганда, Америка фашистлары сугыш була калса, немец җирен су астында
калдыру һәм миллионнарча халыкны батырып үтерү өчен Рейн ярларына шартлаткычлар тутыралар. Безнең совет галимнәре үлемгә һәм һәртөрле авыруларга каршы аяусыз көрәшеп, кешенең гомерен озынайту, аны бәхетле итү өчен яңа мөмкинлекләр эзләгәндә, Уолл-стритка сатылган бер төркем намуссыз белгечләр үлем бактерияләре үрчетәләр, атом бомбалары ясыйлар, һәм оятсыз рәвештә, кыргый бер кансызлык белән, хуҗаларына халыкны миллионлап кырдырганда, боларның кайсы арзангарак төшәчәген исәпләп маташалар.
Америка һәм Англиянең реакцион җитәкчеләре кешелек тарихын кирегә, кыргыйлыкка таба сөйрәргә, кешелек җәмгыятенең буыннан буынга сакланып һәм үсеп килгән культура һәм сәнгать казанышларын кырырга, бетерергә, җир белән тигезләп ташларга җыеналар. Ләкин империалистларның халыклар арасында дошманлык тудыру, аларны бер-берсе белән сугыштырып, үз интереслары өчен миллионлап кырдыру кебек кабахәтлекләренә хәзер халыклар ирек бирмәс! Бөек гуманист Алексей Максимович Горький:
— «Кешелек җәмгыятенең ниндидер бер азчылык өлеше иҗади яктан бетерешкән, тормыш каршында куркуга төшүдән һәм алдашып баю комсызлыгы кебек тазармый торган чирдән череп таркала икән, кешелек җәмгыятенең шуның аркасында гына һәлак булуы мөмкин түгел»,— дигән иде. Тынычлык өчен көрәшүчеләрнең алдынгы сафында баручы совет халкы, әгәр кирәк була икән, батыр һәм җиңелмәс сугышчы да була белә. Бу турыда Магнитогорск комбинатының атаклы корыч коючысы делегат Захаров бик ачык итеп әйтте:
— Безнең тынычлыкка омтылуыбыз йомшаклыгыбыздан түгел, яисә тилемсә Гитлерсымаи, бөтен дөньяга хуҗа булу турында хыялланучы сугыш уты кабызучылардан куркудан да түгел. Юк, без хәзер элеккегедән дә көчлерәк! Гитлер юлы белән килүчеләрне, һичшиксез, шул тилемсә ефрейтор язмышы ук көтә. Халык сугышны теләми. Чөнки аңа сугышның кирәге дә юк. Хезмәт ияләренә башка халыкларның жирләрен басып алуның да кирәге юк. Алар бөтен дөнья халыкларының гигез хокуклы булуларын, тату һәм тыныч яшәүләрен телиләр. Шунлыктан тынычлык өчен көрәшкә миллионнар күтәрелә, сугышка каршы торучыларның фронты көннән-көн зурая бара, аларның сафлары ныгый. Стокгольм өндәмәсен халыклар зур ышаныч белән каршы алдылар. Бу өндәмәгә хәзер 500 миллионлап кеше кул куйды. Ярты миллиардка якын халыкның ныклы сүзе атом бомбаларыннан һичшиксез көчлерәк! Совет халкы — тынычлыкның бөтен дөньяда ышанычлы терәге, халыкларның таянычы. Аның горур һәм куәтле авазы бөтен дөньяга яңгырады. Конференциянең делегатлары тынычлыкны яклаучыларның Икенче Бөтендөнья конгрессына сайланган совет вәкилләренә конгресста совет халкының бөтен дөньяда тынычлык саклау өчен зур көч куеп көрәшәчәген, атом коралы куллануның һичбер сүзсез тыелырга тиешлеген, башка халыкларның эчке эшләренә читтән торып катнашу һәм агрессия юлы белән басып керү кискен рәвештә тыелырга тиешлеген әйтергә куштылар. Конференция шулай ук сугыш уты кабызучыларның кем булуларын бөтен дөнья халкы хәзерлән үк белеп торсын өчен Икенче Бөтендөнья конгрессында аларның исемлекләрен төзү турында тәкъдим кертүне дә тапшырды. Конференция зур рух күтәренкелеге белән бөтен дөнья халкыныи тынычлыгы өчен иң беренче көрәшче, һәм барлык хезмәт ияләрен рухландыручы бөек остазыбыз Иосиф Виссарионович Сталинга тәбрик хаты кабул итте.
— Тынычлык хәрәкәте сугышны җиңәр, чөнки тынычлыкны яклаучылар хәрәкәтен тыярлык көчләр юк, ул хәрәкәт көннән-көн һәм туктаусыз үсә һәм ныгып бара!
— Тынычлык сугышны җицәр, чөнки бу куәтле хәрәкәтнең башында тынычлыкның нык терәге булган бөек Советлар Союзы бара!
— Тынычлык сугышны җиңәр, чөнки тынычлык өчен көрәшнең байрагы — Сталин! Тынычлыкны яклаучыларның Икенче Бөтенсоюз конференциясе бу хәрәкәтне тагын да ныгытты.
— Атом бомбасын куллануга каршы, империалистларның яна сугыш башларга хәзерләнүләренә каршы күтәрелгән бу миллионнар хәрәкәте, һичшиксез, җиңәчәк! Конференциянең халык күңелендә калган төп нәтиҗәсе әнә шул. Бөтен дөнья халыкларының мондый бердәмлеген, шушындый бөек бер көчнең бер байрак тирәсенә туплануын моңарчы кешелек тарихы белми иде әле. Дөнья йөзендә Стокгольм Өндәмәсе тикшерелмәгән һәм меңнәрчә, миллионнарча имза җыелмаган бер генә ил дә, бер генә почмак та калмады. Ярты миллиард имза — капиталистик илләрдә һәм колонияләрдә гади халыкның политик аңы чагыштырмаслык дәрәҗәдә үсүен, миллионнарча халыкларның активлашуын күрсәтә. Бу дәһшәтле хәрәкәт империализмның көчен тарката, аның хезмәт ияләрен коллыкка төшерүгә юнәлгән һәртөрле ерткыч ниятләрен берсе артыннан берсен җимереп бара, сугыш уты кабызучыларга курку сала. Империализм дөньясы, хәтта Уоллстритның иң азынган сугыш чукмарларына кадәр хәзер миллионнарның бу таләбе белән хисаплашмыйча булдыра алмыйлар. Әгәр империалистлар Кореяда атом бомбасын кулланмыйлар икән, бу аларның тынычлык яклы булган шушы йөз миллионнар алдында үзләренең язмышлары өчен куркуга төшүләреннән килә. Әгәр Англиянең премьер-министры Эттли тынычлыкны яклаучыларның Икенче Бөтендөнья конгрессын Англиядә уздырмас өчен, Уолл-стритның жандармы хезмәтен үтәү кебек, түбәнлеккә төшкән
икән, бу да империализм агентларының бу дәһшәтле хәрәкәт алдында көчсезлеген күрсәтә. Тынчылыкны яклаучылар фронтының алдынгы сафында баручы СССР халыклары һәм халык демократиясе илләренең хезмәт ияләре үзләренең киләчәкләренә һичбер шикләнмичә, зур ышаныч белән карыйлар. Чөнки аларнын барыр юлы якты һәм ачык. Тынычлыкны сөюче халыклар; йөзләрчә миллионнарның көчен бергә туплап, сугыш уты кабызырга теләүчеләрнең явыз ниятләрен һичшиксез юкка чыгарачак!