Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСЛАР ҺӘМ ДОШМАННАР

АДЛЕР ТИМЕРГАЛИН

ДУСЛАР ҺӘМ ДОШМАННАР


 Сталин премиясе лауреаты, күренекле рус балалар язучысы В. Лю- бимованыц «Аппагым»IV пьесасында бүгенге көннең актуаль политик мәсьәләсе — пычраклыгы белән танылган буржуаз демократиянең ялганын һәм мәксрлслеген ачып бирү мәсьәләсе тасвир ителә. Вакыйга хәзерге Америкада, үзенең демократик тәртипләре белән танылган бер мәктәптә бара. Мәктәпнең башында Рузвельт яклы Томсон тора. Ул — яхшы күңелле һәм турылыклы кеше. Сугышка кадәр дә, сугышта да ул демократик идеяләр белән яшәгән, шуның өчен немецфашистл арына каршы сугышкан. Фронттан ул тагын да зуррак өметләр белән кайта. Ләкин вакытлар үтә, Рузвельт үлә, реакцион көчләр баш күтәрә башлыйлар. Томсон моны бик тиз сизә. Аның дуслык хөкем сөргән һәм расага әһәмият бирелмәгән мәктәбенә дә, раса шаукымнары килеп керә. Бертугандай яшәгән укучылар арасында бер-берсен күрә алмаучылык, дошманлык туа. Эре капиталист кызы Анджелла Бидл бөтен мәктәпнең сөеклесе һәм чемпионы, «Аппагым» кушаматы белән йөртелгән негр малае Дикны эзәрлекләргә керешә. Ул атасы шәһәрдә хакимлек иткән кебек, мәктәптә хакимлек итәргә омтыла. Кара тәнлеләрнец ак тәилеләр белән бер мәктәптә укуларын теләми. Негр малаен мәктәптән кудырырга йөри. Капиталист кызының бу мәгънәсез таләбенә каршы мәктәпнең иң яхшы укучылары күтәрелә. Аларга Томсон һәм фашистларга каршы сугышларда кан түккән сержант Блсйк малае Джон Блейк җитәкчелек итә. Бу драматик конфликт, мәктәп эчендәге мораль тәртипләр белән генә чикләнми, ә бәлки бүгенге империалистик Американың политик конфликтына тыгыз рәвештә бәйләнә. Үзенең кызы Анджсллага «Аппагымны» мәктәптән алып ташларга сүз биргән Бидл мәктәп директоры Томсон белән бәрелешкә очрый. Шулай итеп, Анджелла Бидл һәм аның группасының «Аппагым» һәм аның иптәшләренә каршы булган көрәше Бидлның Томсонга каршы көрәше булып үсү дәрәҗәсенә күтәрелә, реакциянең демократиягә каршы, ялганның дөреслеккә каршы көрәше булып әверелә. Н әтиҗәдә «Аппагы м » по л и ци я                      IV В. Л ю б и м о в а. «Аппагым», А. Әхмәт тәрҗемәсе. Җаваплы редакторы Р. Ишморат. Г27 бит. Бәясе 90 тиен. Татгосиздат. 1950 ел. кулына бирелә, Томсон эшеннән алына. Яшь америкалыларны тәрбияләү эше, үз хуҗасының барлык боерыкларын да берсүзсез үтәүгә хәзер торган сатлык җан Такерга тапшырыла. Реакция өстенлек ала, ләкин пьесада күрсәтелгән вакыйгалар, Бидл һәм аның кызы ирешкән җиңүнең вакытлы гына икәнек әйтеп торалар. Пьесада күтәрелгән проблемаларны чишү өчен кулланылган образларны ике төркемгә бүлеп карарга туры килә. Беренчесе — Томсон җитәкләгән демократик • төркем, икенчесе— Бидл, Такер "һ. б. кушуы буенча эшли торган реакцион төркем. В. Любимова Томсон һәм аның фикердәшләрен бик җылы итеп сурәтли. Томсон безнең алдыбызга, дөреслекне яклаучы, үз сүзендә нык торучы һәм яшь америкалыларны демократик рухта тәрбияләү өчен бөтен гомерен мәктәп эшенә бирергә ашкынучы кеше булып килеп баса. Аңарда кешелекнең иң яхшы с ы й ф а тл а р ы җы й налган. Бидл белән ике арада сүз чыгып. Бидл аны мәктәптән алып ташларга яный башлагач, ул менә нәрсә ди: «Мин биредә фронттагы солдат шикелле сакта торам. /Мин үсүләренә ярдәм итә торган яшь җаннар өчен, үземнең ватаным алдында, бөтен дөнья алдында җаваплылык хис птәм». Ләкин Томсон ялгыз көрәшә, шуңа күрә аның көрәше баштан ук кискен төс алып китә алмый. Алай гына да түгел, беренче җитди сынауларга очрау белән үк ул җиңе
106 
 
лә. Ләкин бу җиңелү Томсонга үзенең ялгышларын аңларга һәм алдагы көрәшкә инде бүтәнчә тотынырга кирәклеген төшенергә ярдәм итә. Ә алдагы көрәшнең нинди буласын завод гудоклары хәбәр итәләр. Аларны ишеткән Томсонда яңа көч туа, ул үзенең көрәштә ялгыз түгеллеген күрә: «Сез җиңү тантанасын үткәрергә ашыктыгыз, мистер Бидл! Без үзебезнең балаларыбыз өчен, Американың киләчәге өчен көрәшәчәкбез! Без аларны тынычлык өчен, чын җиңү өчен, дуслык өчен үстерәчәкбез. Без җиңелмәячәкбез’ Сез безне бернәрсә белән дә куркыта алмаячаксыз! Без көрәшәчәкбез!» — ди ул- Томсон образында автор, үз ватанының бәхетле киләчәге, бэтен дөнья халкының дуслыгы һәм җирдә тыныч тормыш төзү өчен көчен кызганмый көрәшергә хәзер торган меңләгән Америка интеллигенциясен сурәтли. Пьесада бирелгән сержант Блейк образы да бик характерлы. Блейк образында без үзенең кыйммәтле байлыгын, бәхетле киләчәген шушы мәктәптә тәрбияләнгәй яшь америкалыларда күрүче һәм аларны сугыш өчен түгел, тынычлык өчен үстерергә теләүче демократик көчнең турылыклы бер вәкилен күрәбез. Ул Томсон белән бергә фашистларга каршы сугышта була, сугыш беткәннән соң туган йортына ниндидер бер яңа тормышка кайткан кебек кайта. Ләкин ул бик нык ялгыша. Рузвельт үлгәннән соң баш күтәргән реакцион көч бөтен Американы баскан. Сержант Блейкка шул реакциягә каршы көрәшкә ташланудан башка юл калмый һәм ул шулай итә дә. Көрәш өлкәсендә Блейк Томсонга караганда күп ак- тиврак. Шуңа күрә ул Томсонны да үзе янына тарта. Томсонга ул бодай ди: «Ә сез ялгыз, Томсон, сез беркатлы, Томсон. Ялгыз Гына көрәшеп булмый, сез җиңә алмаячак- ыз. Безгә үзебезнең мәктәп өчен бергәләп көрәшергә кирәк». Блейк типография эшчесе, ул «Кичке кояш» газетасының хәреф җыючысы. Газетада, Томсонга яла ягучы ялган хәбәр урнаштырылачагын белгәч, Блейк җыелган гранкаларны тотып Томсон янына килә: «Иртәгә безнең газетаның бер генә номеры да дөньяга чыкмаячак, әгәр дә ул да ярдәм итмәсә, без тагын башка нәрсә уйларбыз!» «Сез безнең янга килегез, Томсон, бу никадәр тизрәк эшләнсә, шул кадәр яхшырак. Без тегендә 
бергә сугыштык һәм биредә дә бергә сугышырбыз, капитан». Шулай итеп Блейк үзенең Америкадагы дошманнарын немец фашистлары белән янәшә куя һәм аларга каршы бергәләп көрәшергә чакыра. Бу образ Америка эшчеләренең иң матур сыйфатларын үзенә туплаган. Пьесада, югарыда күрсәтелгән демократик образларга капма-каршы итеп, реакцион көчнең актив вәкиле Бидл образы китерелә. Ул, көньяк штаттан күчеп килеп, кыска вакыт эчендә шушы шәһәрнең барлык промышленность үзәкләренә хуҗа булып ала һәм шәһәрдә булган барлык демократик органнарны (мәктәп, матбугат) реакциянең турылыклы ярдәмчесе итеп әверелдерергә маташа. Аның тирәсенә төрле кабахәт җаннар, ялагайлар, хуҗаның һәр сүзен түбәнчелек белән үтәргә торучылар укмаша. Шулар ярдәмендә, — төрле алдаулар, сатып алулар юлы белән вакытлы жиңүгә ирешә. Реакцион укытучы Такерга ул болай ди: «Борчылмагыз, Такер! «Кичке кояш»ның бүгенге номерын чыгармаска маташуны мин үз вакытында бетердем. Бәхеткә каршы, әле Америкада ач кешеләр бик күп, Такер. Сатлык кешеләрне табу кыен түгел!» Ләкин Бидлның җиңүе озын гомерле булып чыкмый. Җиңү тантанасын күрергә хәзерләнгән Бидл, яна көрәш башлануын хәбәр иткән завод гудокларын ишеткәч, аптырап» кала. Бидл Америкада хакимлек иткән һәм теләсә нинди кабахәтлекләрдән дә чирканмый торган хәзерге Америка империалистларының типик образы. 
107 
 
Кин, укучы масса тарафыннан яратып каршы алынган бу китапның төп идеясе: череп таркалуга юл тоткан бүгенге Америка тормышындагы икс көчне: үсеп киңәя барган демократик көчне һәм кешелек дөньясы тарафыннан нәфрәтләнгән реакцион көчне күрсәтә; беренчесенең җиңәчәген, икенчесенең котылгысыз рәвештә үлемгә таба атлавын раслый. «Аппагым» А. Әхмәт тарафыннан тәрҗемә ителгән. Тәрҗемә гомумән җиңел укылса да, кытыршы урыннар шактый. Дөрес тәрҗемә ителмәгән урыннар да бар. Мәсәлән, А. Әхмәт болай тәрҗемә итә: «Дик кебек үк сборный командага минем дә үтүем мөмкин». Ә оригиналда Чарли сборный команда составына үтә алуына чын күңеленнән ышана. «Минем дә дусларым килерләр», дигән җөмлә оригиналда бирелгән мәгънәне бөтенләй аңлатмый. Оригиналда Чарли: «дусларым килерләр» дими, ә «дусларым табылырлар», ди. Шулай булгач, әле аңа дусларны табасы бар. «Мин шуннан башканы эшли алмыйм». Бу җөмләдә дә оригиналдагы төп фикер бирелмәгән. «Мин инде башка болай эшләмәм» дигән мәгънәне бирәсе урында, тәрҗемәче, «Ярый инде, Дик, мин сиңа кул бирүдән дә артык нәрсәне эшли алмыйм», дигән мәгънәне бирә. «Это выше моих сил» дигән җөмләне, тәрҗемәче, «моннан соң булдыра алмыйм»,-дип күчерә
. Моны да уңышлы хәл дип карап булмый. «Ненавижу» сүзе «яратмыйм» дип тәрҗемә ителгән. «Горячиться» сүзе «борчыла» мәгънәсе белән кереп киткән. «До свидания» — «хуш бул» дип, әдәби телебезгә хас булмаганча бирелгән. Тәрҗемәдә, бер дә урынсызга, рус сүзләре күп калдырылган. Мәсәлән, судомойка, сборный, срок, частный һ. б. А. Әхмәт кебек тәҗрибәле язучыга тел өстендә эшләүдә игътибарлырак булырга кирәк иде. Югыйсә, кытыршы тел яхшы китапның кыйммәтен шактый түбәнәйтә. Китапның тышкы оформлениесе яхшы гына эшләнгән. Художник Сидоркин, үз эшенә җаваплылык белән караган.

ИБРАҺИМ ХӘИРУЛЛИН.
 
УКУЧЫЛАРГА ЯҢА БҮЛӘК

Үзенең соңгы сулышына кадәр үлем турында түгел, иле турында гына уйлаган шагыйрь Фатих Кәримнең әсәрләре бүген дә безнең китап киштәләрендә кадерле урынны алып торалар. Илебездә яңа үсешләр, гигант төзелешләр колач җәя барган чорда, яңа сугыш уты кабызучыларга каршы көрәш кискенләшкәи чорда, Фатих Кәрим әсәрләренең әһәмияте зур. Күптән түгел Татгосиздат Фатих Кәримнең «Өмет йолдызы» исемле яна җыентыгын басып чыгарды. Бу укучылар очен шатлыклы күренеш. Күләме ягыннан кечкенә булган бу китапта шагыйрьнең күп кенә шигырьләре һәм поэмалары тупланган. Болар арасында сталинчыл бишьеллыклар чорында язылган «Май җыры», «Безнең һәйкәл», «Мишень булмас»; «Үзем китәр идем» кебек укучылар яратып укый торган шигырьләр, «Өмет йолдызы», «Идел егете» кебек яхшы поэмалар бар. Җыентыкка шагыйрьнең төрле вакытта һәм төрле темага язган әсәрләре урнаштырылган. Алар бай һәм күп кырлы мирас калдырган патриот шагыйрьнең поэтик йөзен ачык күрсәтәләр. Бары тик үз хисләрен генә белдергән тар лирик кичерешләр, шәхси-интим мотивлар Фатих Кәрим иҗаты өчен чит нәрсә. Җыентыктагы әсәрләр бар да ил темасын яктырталар. Шагыйрь коллектив эчендә туган тойгыларны җырлый. Аның әсәрләре халыкның үз тавышы булып яңгырыйлар. Чөнки Фатих Кәрим халыкны алга, җиңүгә рухландыручы алдынгы поэзиянең бары тик тормышка актив катнашкан, үз урынын хезмәт халкы сафында тапкан шагыйрь тарафыннан гына тудырыла алуын яхшы белә. Фатих Кәрим иҗаты беренче сталинчыл бишьеллыклар чорында, илдә кызу темплар белән социализм төзү елларында формалаша башлый. Күкрәгенә комсомол билгесе таккан егет социализмны актив төзүчеләр сафына баса. Дөньяда моңарчы күрелмәгән хезмәт күтәрелеше, социалистик төзелеш тудырган яңа кешеләр Фатих Кәримгә бай материал бирәләр. Яшьлегенең бөек чорга туры килүе белән чиксез горурланган хәлдә, ул илгә, хезмәткә дан җыры белән үзенең ялкынлы иҗат юлын башлап җибәрә:

Нинди бәхет!

Эш дәверендә тудым.

 Эшне сөям,

Мактанырга кирәк түгел дә.

— Өмет ялкыннары, Артезиан күк,

 Атыла шул минем күңелдәй.

(«Безнең һәйкәл».)

Фатих Кәримнең сугышка кадәр язылып, бу җыентыкка кертелгән шигырьләренең күбесе Ватанны һәм хезмәтне зурлыйлар. «Май җыры», «Мәскәүгә» шигырьләре белән шагыйрь халыкның Ватанга, юлбашчыга булган кайнар мәхәббәтен поэтик юлларда әйтеп бирә. Фатих Кәрим социалистик тормышның нигезен гомуми хезмәттә күрә. Хезмәт бездә һәркемнең бердәнбер яшәү чыганагы. Хәзер үзе эшләмичә эшче халык өлешен ашап ятучылар заманы түгел, дәүләт власте хезмәт халкы кулында. Халык үз кулы, үз акылы белән эшләгән эшнең нәтиҗәсен үзе күрә. Фатих Кәрим хезмәтнең халык тормышын көннән- көн яктыга, муллыкка илтүен, хезмәткә социалистик мөнәсәбәтнең капиталистик система белән чагыштырганда тамырдан аерылып торуын әйтеп бирә.

Беренче кат җирдә шат яшибез,

Илгә бәхет китерә эшебез,

Нинди генә эшкә кул салсак та,

Иҗат итә торган кеше без.

Әйе, хезмәт бездә дан эше;

совет кешеләре хезмәтне гади эш итеп кенә түгел, иҗат итеп аңлыйлар. Кичәге эш бүген совет кешесен канәгатьләндерә алмый. Совет кешесе туктаусыз рәвештә тагын да күбрәк һәм яхшырак эшләү юлларын таба. Чөнки күп милләтле совет халкын туган илебез, ягъни үз тормышыбыз тагын да баерак һәм куәтлерәк булсын дигән бөек идея берләштерә. Шуңа күрә без кыска гына вакыт эчендә илебезне тамырдан үзгәртеп кора алдык. Җирдә яна дөнья — социализм дөньясы төзедек. Бүген безнең иксез-чиксез җиребезнең буеннан-бусна кыр ышыклау урман полосалары сузыла, буалар, су чокырлары төзелә. Кырларны якача сугару системасы кертелә. Елгаларда гигант гидростанцияләр корыла. Совет кешеләренең күптәнге хыяллары тормышка аша. 1933 елда язылган «Кырга — фронтка» шигыре бүген дә актуаль яңгырый:

Табигатьнең һәрбер усаллыгы

Күп сыкраулар салды йөрәккә.

 Күп буйсындык, инде аны

Буйсындырыйк безнең теләккә!

Ләкин империалистлар совет халкының тыныч иҗат эшенә тыныч карап тора алмыйлар. Фатих Кәрим Ватан сугышы елларына кадәр үк, илгә сугыш куркынычы булуын күрсәтеп, сыйнфый уяулыкны туктаусыз үстерүгә өнди. Дошман безнең тыныч илебезгә кул суза калса, аны җирдән юк итү өчен совет яшьләре тырышып хәрби белемгә өйрәнергә тиешлекләрен күрсәтә («Мишень булмас»). Менә тыныч хезмәт белән көн күрүче карт эшчегә авыр кайгы килә. Аның олы улы чик буенда батырларча һәлак булган. Ләкин эшче еламый. Ул улының нинди тормышны саклап үлүен яхшы белә. Аның кече улы абыйсы урынына чик буена китәргә рөхсәт сорагач, ул: «Карт булмасам, үзем китәр идем ул постка, улым», — дип җавап бирә. Совет строеның какшамас ныклыгын нигезләүче шушы көчле патриотизм хисе Бөек Ватан сугышы елларында үзен бөтен тулылыгы белән күрсәтте. Германия фашистлары һәм Америка — Англия империалистлары совет халкының кол булуын теләделәр. Ләкин күктәге нур сибүче кояшны сүндереп булмаган кебек, бәхет Ватанын юк итү мөмкин түгел.

Фатих Кәрим автомат тотып көрәшкән кебек үк, шагыйрь буларак та, фашизмга каршы алгы сафларда торып көрәште. Фатих Кәримнең сугыш еллары поэзиясе шагыйрьнең иҗатындагы политик һәм художество үсешен күрсәтә. Бу җыентыкка тупланган поэмалар совет строеның җиңелмәс көчен, фашизмның канлы йөзен ачып салалар. Бу поэмалар патриот шагыйрьнең йөрәк ялкыны белән язылганнар. Алар укучының күңелендә Ватаныбыз дошманнарына каршы тирән нәфрәт, совет сугышчыларына сүнмәс мәхәббәт, туган ил белән горурлану хисләрен үстерәләр. «Өмет йолдызы» поэмасы фашистларның ерткычлыкларын чагылдыра, бүген ул тыныч Корея шәһәрләрен хәрабәләр өеменә әверелдерүче Америка империалистларын да фаш итеп яңгырый. Поэманың беренче юлларын уку белән үк безнең алдыбызда коточкыч күренеш ачыла. Фашист илбасарлары аяк баскан авылда җанлы тормыш калмаган. Дошман бөтен авылны яндырган. Анда җан әсәре юк. Фашистлар авылның барлык яшеикартын караңгы сарайга япканнар. Алар сарайга ут төртеп халыкны яндырырга уйлыйлар. Ләкин халык үлемнән куркып, дошман алдында баш ими. Чөнки алар совет кешеләре. Туган ил, бөек Сталин исеме алар алдында сүнмәс өмет йолдызы булып балкый. Аларны 'бернинди газаплау да җиңә алмый. Иреннәре кипкән янып, әрнеп һәм сагынып, зарыгып сулаудан. Күңелләре ләкин таплашмаган Түбәнсенеп шәфкать сораудан; Утыралар каш астыннан карап. By сыйфат хас илем халкына: Коллык упкынына төшмәгәннәр Вөждан сатып яшәү хакына. Совет Армиясе авылны дошманнан азат итә. Совет солдатлары үлемгә дучар ителгән кешеләргә тормыш язы кайтаралар. Гомуми шатлык хисе күңелләргә генә сыеша алмый:

Канатларын жилпи язгы күктә

Сталинга рәхмәт тавышы.

Бөек Сталин җитәкчелегендәге

Совет Армиясенең үзе белән һәр җиргә яшәү алып килүен шагыйрь «Идел егете» поэмасында да көчле һәм дулкынландыргыч итеп чагылдыра. «Идел егете» поэмасы безнең җиңүебезнең төп чыганаклары булган совет патриотизмын, совет халыкларының какшамас дуслыгын, совет кешесенең мораль-политик өстенлеген шактый тулы һәм күңелдә калырлык итеп күрсәтә. Никадәр изге, никадәр бөек бездәге ватанчылык хисе йөрәк түрендә туган илен сөю тойгысын саклап йөргән снайпер Сөләйман «өч йөз фриц»ны юк итә, снайпер үлгәндә дә мылтыгын кочаклап үлә. Аның мылтыгы үзе кебек үк батыр, чая кешегә — партизан улы кулына күчә. Бөтен җаны-тәне белән тыныч матур тормышны сөйгәнгә күрә, яралы Фазыл госпитальдән тизрәк сугышка китәргә, тизрәк илне дошманнан азат итәргә ашкына...

Җыентыктагы шигырьләрнең һәм поэмаларның, теле — саф, гади тел. Бу гадилек поэзиянең сыйфатын төшерүгә, мәгънә сайлыгына китерми, киресенчә, бу әсәрләр өчен югары идеялелекне, тормышны раслаучы кайнар оптимизмны чагылдыра. Менә, шагыйрь сугыш тынып торган вакытны ничек тасвирлый: 

Җыр ишетелде

Белмим кайдандыр;

Таң аткач, хәтта

Кошлар сайрады.

Тын сулый таңда

Зәңгәрсу урман.

Ләкин һәр кеше

Мылтйгын корган.

Гади сүзләрдән төзелгән бу юлларда тирән мәгънә бар. Монда совет сугышчыларының тыныч тормышны өзелеп сагынулары. туган ил табигатен кайнар сөюләре белән беррәттән, совет сугышчыларының һәр минутта дошманга удар бирергә хәзер торулары да гәүдәләнә.

Фатих Кәрим әсәрләре укучыга гиз барып җитәләр. Чөнки шагыйрь үзенең стилен дөрес билгели. Бөек Сталин эпохасы кешеләрен һәм аларның эшләрен күп сүзле, сүлпән көчсез шигырьләр белән күрсәтү мөмкин түгел. Фатих Кәрим чынбарлыкны дөрес һәм калку итеп күрсәтә торган сүзләр һәм әйләнмәләр таба. Ул үзе язган чорның, яисә вакыйганың, типик күренешләрен реалистик буяулар белән, конкрет шартларда сурәтләп бирергә тырыша. һәм Фатих Кәрим мода ирешә дә. Әгәр шагыйрь халык шатлыгы, халык кайгысы турында сөйли икән, бу аның үзенең шатлыгы, үзенең кайгысы булып гәүдәләнә. Менә бер мисал:

Авыл урамында шомлы тынлык,

Бөтенләйгә тормыш сүнгәнме;

Ник җырламый язгы кичтә бер кыз,

Нигә искә алмый сөйгәнен?

Фатих Кәрим поэзиясе йөрәккә үтеп керә торган ялкынлы лирика, җылы юмор белән сугарылган. Бик ышанычлы рәвештә әйтергә мөмкин: Фатих Кәрим иҗаты безгә әдәби мастерлыкка өйрәнү өчен бай материал булып хезмәт итә ала. Китап яхшы кәгазьдә, пөхтә итеп басылган. Художник И. Нурмөхәммәтов тарафыннан эшләнгән тышлык, нигездә китапның эчтәлегенә туры килә. Җыентыкның редакторы иптәш Ш. Маннур шагыйрьнең иҗатын сөеп эшләгән. Тиешле урында ул әсәрне җыйнакландырган. Урыны-урыны белән матур гына төзәтүләр ясаган. Ләкин Шәйхи Маннур «төзәтү», «шомарту» белән артыграк мавыккан төсле тоела. Мәсәлән, «Мәскәү» шигырендәге «чиратка» сүзен редактор күптән архаизмга чыккан «нәүбәткә» сүзе белән алыштыра. «Кыңгыраулы яшел гармонь» шигырендәге «Онытмас Фазыл бу кызның назлап әйткән сүзләрен» җөмләсендәге «онытмас» сүзен редактор «ошатты» сүзе белән төзәтә. «Безнең һәйкәл» шигырендәге «Түзми йөрәк, йөрәк түзми» әйләнешен редактор: «Түзми йөрәк, түзми хисләр» дип шомарта. Нәтиҗәдә автор фикере көчсез сүз тезмәсенә әйләнә. Чөнки «хисләр түзми» дип беркем дә сөйләми. Ш. Маннур 1940 елда Такташ әсәрләренә язган сүз башында Такташны «төзәтергә», «матурларга» маташуларны әдәби мирасны бозучылар дип атый. Маннур иптәш үз сүзен онытып җибәргән. Җыентыкта кайбер әсәрләрнең язылу вакыты күрсәтелгән, кайберләрендә юк; бу да җыентыкның бер төгәлләнмәгән ягы. Соңгы сүз итеп шуны әйтергә кирәк, патриот шагыйрь Фатих Кәримнең бу җыентыгы күп меңләгән совет укучыларына зур бүләк.