Логотип Казан Утлары
Роман

ТУКАЙ

I Сигезенче бүлек 1 Сентябрьнең кырпак төшкән коры көне иде. Вәли абзыйларның ишек алдына бер кеше килеп керде. Өстендә кама тоткан искерәк билле бишмәт, башында камчат бүрек... Ул йорт уртасында тукталып, «кай ишеккә керим икән?» — дигән төсле каранып торды да, Вәли абзыйларның баскычына килеп, таягы белән ишекне шакыды. Вәли абзый баскычка чыкты. Габдулла, аның артыннан Газизә апа тәрәзәгә килделәр... — Әллә кемне эзли, — диде Газизә апа, — әтиең Әптелбәрләргә таба күрсәтә... Нәрсә бар икән, әллә Әптелбәр бу кешенең берәр нәрсәсен сорамый алып китте микән? Аннан соң, камчат бүрек белән Вәли абзый Нигъмәтҗан фатирына төшеп киттеләр. Бераздан Вәли абзый кереп һәммәсен аңлатып бирде: — Бу теге кем бит... Ай, менә әле генә исемдә иде, кем дип йөртәләр соң үзен... Шул, балалар жыеп йөри... мәптек ачкан... «Фәкыйрь балалар кирәк миңа», ди... * Нигъмәтҗаннарга алып кердем. Бибиәсма гына өйдә, авырып ята. «Мин, — ди бу адәм әйтә, — сезнең улыгызның аягына булмаса, үземнең иске читегемне рәтләп бирермен, миңа мәптеккә генә йөрсен ул», ди. Газизә апа бөтенләй әсәрләнеп, күңеле йомшап китте: — Я рабби, бар икән изгелекле кешеләр! Шуның исемен дә белмәгәнсең. Менә Габдуллабыз үсеп җитәр, шул кешегә генә тотып бирер идем укытырга... Шуннан соң, я? — Шуннан шул инде. Малайның аягына китерергә булды. Риза булыштылар. Әсма бик куанды. Ике көн үтеп өченче көнне камчат бүрекле кеше култык астына ниндидер төргәк кыстырып, янә килеп китте. Шул көнне кичкә таба Габдулла тәрәзәдән Әптелбәрне күрде. Әптелбәр аягына шактый олы, әмма өр-яңа кебек итеп карага буялган читекләр киеп алган да йортта йөри. Гадәттә бик оста һәм сыгылмалы йөгереп, сикереп йөри торган малай кинәт әллә нишләгән: буе үрә каткан, аяклары олы кешенеке төсле салмак кына атлый. Әмма ул бу йөрешен тигез башкара алмый, я сөртенеп китә, я үкчәсенә кыйшык басып куя! Үзе, сер бирмәскә тырышып, йөрүендә дәвам итә һәм күз кырые белән генә бер аякларына, бер Габдулла тәрәзәсенә әледән-әле күз төшереп ала. 
                     I Дәвамы. Башы 7, 8, 9, 10 саннарда. 
16 
 
Габудлла йортка йөгереп чыга. — Менә син дә кияү булдың!—ди ул, сөенеченнән, чүгә-чүгә, көлә. Алар, читекле ике малай, Бистә урамы буйлап атлыйлар. Әптелбәр Габдулланы өйрәтә: — Син басканда тезләренә чүгә төшеп бас. Алай аяк киеме тиз тузмый. Аннан сон ышыктан йөрергә тырыш, югыйсә кунычны жил ашый... Аннан сон Әптелбәр Габдулланы үзенең яңа планнары белән таныштыра: — Беләсеңме, мин хәзер укый башлыйм бит. Укып бетерәм дә, Гөргөри кебек, кәгазьгә машина ясый торган сурәтләр сызам. Аннан байыйм, таш йорт салдырам. Әнигә балык шулпасы ашатам. Әти белән без көне-төне токмач ашыйбыз... Мин Сәхип солдатныкы төсле мыек үстереп җибәрәм. Аннан... берәүгә дә әйтмәсәң, үзеңә генә әйтәм: Ан- нушкага әйләнәм. Вәт... Габдулла чын күңеленнән ышанып, иреннәрен йомарга ук оныткан хәлдә, кызыксынып тыңлый. — Сине туйга чакырам, — дип өстәп куя Әптелбәр. Яна Бистә кызы Кәшифә белән извозчик Шәяхмәтнең үткән көзне булып узган туе Габдулланың күз алдына килеп баса. Ул инде үзен Әптелбәр туенда, пзвозчикка утырып, гармоньнар тартып, җырлап килүен күз алдына китерә. Өметле һәм дәртле уйлар белән кабынган Габдулланың Әптелбәргә тавыйс вакыйгасын сөйләргә дә хәтеренә килми... — Тависны иртәгә сөйләрмен, — дип карар кылып куя. 

Бу вакыйгадан соң бер ай чамасы вакыт узды. Октябрьның кояшлы һәм җылы көннәреннән бер көнне әлеге камчат бүрек тагын килеп чыкты. Ул таягына таянган килеш ашыкмый гына, ләкин туп-туры Нигъмәтҗаннарга кереп китте. Бу вакыт Газизә апа җиңнәрен сызганып һәм терсәгенә тикле кызыл балчыкка буялып, учак өстендәге казанның тирәсен сылый, ә Габдулла алдындагы иләктән борчак чүпләп утыра иде... Әнисе Габдуллага карап: — Балам, чүплисеңме? Мин хәзер мичне сылап бетерәм дә, казан астына ягам. Әтиең кайтуына шул борчактан шулпа булса да пешереп алырга кирәк. Оным булса, чумарын да басып салыр идем, он юк, кире беткересе. Бигрәк әшәке булды инде безнең бу ел. Ничек кенә кыш чыгарбыз, илаһым? — диде. Габдулла алдына иләк белән әллә нәрсә: борчаклы солымы, солылы борчакмы? Борчак дигәне дә бөтен түгел, кырыкка яргаланып беткән! — Син аның чүбен чүпләп бетерә алмассың, улым, борчакларын гына бөртекләп табакка җыя бар син... Шул вакыт йортта ниндидер тавыш чыкты, һәм Нигъмәтҗан абзыйның, телсезлегенә буыла-буыла, сүгенүе ишетелде: — Мин ... мин ... мин . . . сине ... та . . . та ... та ;.. белән ; кит ... күз. .. күз. . . күз. . . югал . . . Газизә апа һәм аның артыннан Габдулла йөгерешеп, йортка чыктылар. Йортта Нигъмәтҗан абзый, акырынып, кулына эләккән көянтә белән камчат бүрекнең өстснә кизәнә, Сәхип солдат, көянтә астына кереп, Нигъмәтҗанны тынычландырырга тырыша иде. — Нигъмәтҗан, миңа сук, менә мине кыйна, әмма бу адәмгә кул якма!.. Кемгә кул күтәрәсең син? Бу бит безнең иң олы кешебез... Мулладан да югары кешебез бит! Каюм хәлфә! Ишеткәнең бармы син аны?..

’7 
 
Ул арада Григорий килеп чыкты һәм Нигъмәтне кочаклап, аның кулыннан көянтәсен алып куйды, Нигъмәтҗан утырды, әмма ярсуы һаман басылмады. «Камчат бүрекле» мәсьәләне аңлатты: — Аның табигатенә тиярлек бер сүз дә катмадым. Мин тик «улың кайда, нигә ул укырга йөрми?» дип сорадым. Аларның улларын мин .мәктәбемә үз ризалыклары белән алдым. Аягына юк иде, үземнең иске читегемне сипләп бирдем... Ул, читеген киеп, сабакка бер генә көн килде... Нигъмәт янә кызып китте һәм Сәхип белән Григорийга карап, нидер аңлатырга тотынды. — Чи ... чи .. . чи . . . тек. . . юк . . . алга... алга... алган... юк... — Я, я, утыр, Нигъмәтҗан, без үзебез аңлашырбыз. Сәхип аны яңадан урынына утыртты. — Мин алардан читегемне кайтарып бирүен сорамыйм,—диде Каюм хәлфә, — минем таләбем шул: бала мәктәпкә генә йөрсен, хәреф танысын, күзе ачылсын! Минем башка теләгем юк... юк... Мин фәкыйрь балаларны үз өемә җыеп укытам. Акча сорамыйм. Китап, дәфтәр, каләмне үзем, хаксыз бирәм... Биш баланың аякларына юнәтеп бирдем. Мин бай кеше түгел... Китап тасниф кылып, каләм хакына яшәүче бер фәкыйрь мин үзем... Миңа берни дә кирәкми, сабакка гына йөрсеннәр. Ул бер якка борылып, күзләрен йомгалап алды. — Менә ул елый хәзер, — дип уйлады Габдулла, әмма хәлфә еламады, ул тагын тегеләргә әйләнеп: — Чорт с ним читеге-ние белән... Миңем ярдәмем кирәк булса, тагын эшләрмен. Аңлатып карагыз әле үзенә шуны... Әмма... Шул вакыт Нигъмәтҗанның өйалды ишеге шыгырдап ачылды һәм аннан, ишек яңагына ике кулы белән тотынган хәлдә, эчкә баткан күзләренең тирә-ягы күм-күк булып күгәргән, каны качкан ап-ак чырайлы Бибиәсма күренде: — Ышанма, хәлфә, аның сүзенә!.. Сәхип, Гөргөри, карагыз әле, бу хәлфә чынлап та минем улыма читек китереп бирде... Менә бу өметсез чыгарып сатып эчте ул читекләрне! Минем бер аягым хәзер кабер якасында. Ялганнар хәлем юк... — У-у-у-у! — дип улап, кинәт сикереп торды Нигъмәт һәм ишеккә аашланды. Григорий белән Сәхип аны тагын тотып алдылар, әмма бу юлы ул аларны икесен ике якка җиңел генә селтәп җибәрде дә, өйгә кереп ишекне эчтән бикләп алды. Озак ta үтмәде, бүлмә эченнән Әсма җиңгинең җан әрнеткеч ачы тавыш белән кычкыруы ишетелде: — Үтер, үтер, ичмасам котылырмын бу бәлаләрдән, үтер!.. Тавыш тынды. Нигъмәт, келәне ачып, акрын гына чыкты да, берәүгә дә карамый, капкага юнәлде. Газизә апа, кулларының балчыклы икәнен оныткан хәлдә, Әсма янына йөгереп кереп китте. Аның артыннан башкалар да керделәр. Кыйналып ташланган авыру хатынны идәннән сәкегә менгезделәр. Сәхип больницага йөгерде/ Григорий Каюм хәлфәне озата чыкты. 3 — Гаҗәпләнмәгез, хәлфә, — диде Григорий, Каюм хәлфәгә карап,— бу беренче тапкыр түгел... Бер көн без кереп асра башлагач, шул ук хатын безне: — китегез, ир белән хатын арасына керү яхшы түгел, ул нишләгәнен үзе белеп эшли, — дип безне куып чыгарды. Иренең каты кулына күнегеп беткән инде ул, бичара... — Без гаепле монда... Күзләрен ача белмибез... Кешеләрнең маңгай күзләре генә бар. Менә аларның күңел күзләрен ачарга кирәк иде кем, исемегезне белмим! 
,С. Ә." № 11.

18 
 
Габдулла өр-яңа сүз ишетте: күңел күзе. Маңгай күзеннән тыш әле күңел күзе дә була икән. Кайда соң ул?.. Кинәт Габдуллага бу кеше юри генә бер күзле булып йөри, аның әллә кайларда, тагын әллә ничә күзе бардырсыман тоелды... Күңел күзе ул ни өчендер колак артында булырга тиеш кебек тоелды аңа, һәм ул шыпырт кына картның артына төшеп аның колак артын күрергә тырышты... Ләкин анда күзгә ошаган бернәрсә дә юк иде... Шул вакыт көтелмәгән бер хәл булды: Каюм хәлфә шунда ук Габдулланы сизеп, кинәт әйләнде дә «вст!» дип сызгырып алды, баш бармагы белән аның корсагына төрткәндәй итеп, талпынып куйды. МенЪ син аның күңел күзе юк диген! Бу хәл Габдулланы, әлбәттә, бик нык сискәндерде. Ул, кинәт тайпылып, бөтен көче белән үз өенең баскычына таба чапты... Шул вакыт аның артында тегенең әкрен генә кеткелдәп көлүе ишетелде: димәк, ул Габдулла артыннан куып килми. Габдулла туктады һәм баскычиын тоткасына тотынган хәлдә артына борылып карады. Каюм хәлфә белән Григорий аңа карап елмаеп торалар иде. Габдуллага көч кереп китте. Ул арада Каюм хәлфә, бишмәтен ычкындырып, камзул кесәләрен капшана һәм нидер эзләнә башлады. — Кил әле, бәләкәй, кил, бер нәрсә бирим әле үзеңә, — диде ул, ниһаять, нәрсәдер табып, аны Габдуллага таба сузды. — Кил, кил, курыкма, мин усал түгел, мин бәләкәйләрне ярата торган адәм... /Менә сиңа карендәш-каләм... Аңа өстәп Григорий да: — Кил, Габдулла, кил, әнә нәрсә бирә ул сиңа! — дигәч, Габдулла кыяр-кыймас әкрен генә яңадан аларга якынлашты. Каюм хәлфә аңа юна-юна кечкенә генә булып калган, әмма бер башына кечкенә бакыр кыршау кидереп, аңа ашалып түгәрәкләнгән бер резинка кыстырган каләм кисәге тоттырды. — Әле аның үзәге күп, сиңа бөтен хәрефләрне язарга өйрәнеп җитәр өчен тәмам төгәл булыр... Хәрефләр язарга өйрәнгәч, сүзләр язарга тотынырсың, сүзләр яза белсәң, китап язарга өйрәнерсең... Инде китап язарга өйрәнсәң, дөньяда иң бәхетле кеше син булырсың... Каләм белгел, каләм изгегә тартыр, Каләм белгән кешенең фәһеме артыр. — Дөрес әйтә бит бабай, ә? — дип сорады елмаеп Григорий. Габдулла урымына Каюм хәлфә үзе җавап биреп тезеп алып китте: — Давай диген, давай, дөрес әйтә бабай... Эрләргә сүс булсын, сөйләргә сүз булсын. Онны илиләр, сүзне сөйлиләр, батырны үстерәләр, куркакны постыралар, сүз арасына җилем кыстыралар, сүз сөйләдем, үзем кебек тынычсыз күңелләрне көйләдем, инде сүз белән күңелем тук, башка әйтер сүзем юк... Каюм хәлфә сүзен тәмам итте, әмма Габдулла, аның сүзләре белән тәмам сихерләнгән хәлдә, авызын йомарга ук онытып, такмазаның дәвамын көтте. Ләкин тегеләр үз әңгәмәләренә күчтеләр. — Таныш булыйк әле без сезнең белән, Каюм Насыйрович! Минем күптән сезнең белән танышасым килеп йөри. Мине монда Гөргөри дип йөртәләр... Спас керәшене мин. Эш минем исемдә түгел, әлбәттә, без бәләкәй халык. Үзегезнең кәефләрегез ничек соң?   Менә шул инде, татарны агартыйм дип үзем каралып киләм, күзләрен ачыйм дип, үзем сукырая барам... — Халыкның күңел күзен ачарга кирәк дисез алайса? Монда сез юкка үзегезне гаеплисез, Каюм әфәнде. Менә бит, минем ишетүем буенча сез беренче татар газетасы чыгарырга рөхсәт сорагансыз?   Әйе, әйе, «Таң йолдызы» дигән газета чыгарасым килде һәм бу юлда күп мәшәкать чиктем.  
19 
 
— Ә сезгә аны хөкүмәт рөхсәт итмәде. Димәк, халыкның күзен ачуга каршы килә торган сәбәпләр гомуми тәртипкә бәйләнгән. Менә нәрсәдә бит хикмәт, Каюм әфәнде! — Әнә Гаспринский мирза үзенең «Тәрҗеман»ы белән гомуми тәр типкә сыйган бит? Чыгарып ята. Безгә тарата. Әмма аның телен безнең муллалардан, хәлфәләрдән башка кем аңлый? Үз телебездә, халык телендә чыгарасы иде бит газетаны. — Гаспринский дисез сез. Ул башка мәсьәлә шул. Ул үзенең сословиесе белән гомуми тәртипкә сыйган. Аның сословиесе хәзерге тәртипнең таяныч баганасы! шул, нигә аны сыйдырмаска? Ә сез кем? Сезнең кебек үк газета чыгару өмете белән янып йөрүче Габдрахман әфәнде Ильясов кем? Разночинецлар. Мигә хөкүмәт сезгә газета чыгарырга рөхсәт итсен? Шуның өстәвенә саф халык телендә. Мигң гаҗәпләнәм, ничек әле сез китапларыгызны, календарьларыгызны бастырып тарата аласыз, Каюм әфәнде. — Сөйләмәгез дә... Алар миңа бик, бик кыйммәткә төшәләр. Матди дә, мәгънәви дә, сәламәтлегем ягыннан да. Картайдым, ахрысы. Ләкин зарланмыйм. Миңа шунысы гына үкенеч: мәгърифәтсез, дөм-кара авыл муллалары гарәпчә «Исме агзам», «Әзкрессала» кебек дини ри- саләләр, догалыклар бастыралар. Аларга цензура ишеге дә һәрвакыт ачык. Питербург университеты типографиясе дә, Казан матбагалары да «рәхим итегез» дип торалар. Аларны иллешәр меңгә җиткереп бастыралар һәм тараталар. — Кем ала соң аны? Халык укый белми бит. — Мәсьәләнең кызыгы да шунда шул. Укый белми торган, әмма муллаларның фанатизмы белән агуланган кара халык сатып ала. Укыр өчен түгел, савап өчен, һәрбер авырудан һәм бәхетсезлектән саклый торган бөти итеп тагып йөрер өчен. Менә хикмәт нәрсәдә., Гөргөри туган! — Авыр, авыр сезнең хезмәт, Каюм әфәнде! Шулай. Сез бит татарның культурасына беренче эз салучылар... Татарның Ломоносовлары бит сез... Авыр хезмәт, әмма тарихта бик зур эз калдыра торган хезмәт инде, мактаулы хезмәт... Менә сез шагыйрь Некрасов әйтмешли, җиргә «акыл, изгелек һәм яшәү орлыклары» чәчәсез. Шул орлыклар- менә нинди бәрәкәтсез туфрак өстенә килеп төшәләр... — Мең орлыкның берсе тишелеп чыкса, һай бәхетле санар идек үзебезне, Гөргөри туган! — Нигә алай гына? — диде Григорий һәм боларга карап торучы Габдулланы күреп, аңа сөйләп алып китте: — Туфракны шулай ашларга кирәк, мең орлыкның һәммәсе шытып чыксын. Шуның өчен Рәчәй- нең кара туфрагын үткен сабан белән бик тирән актарып сөреп чыгарга кирәк. — Аның өчен мәгърифәт кирәк, туган... Мәгърифәт. — Шунсыз... аңлыйсызмы, Каюм әфәнде, шунсыз бервакытта да мәгърифәтле дә, бәхетле дә була алмас безнең халык... — Әнә бит, әнә бит сезнең тел төбе кая бара!.. — Рәчәйиең «Ломоносовлары, Пушкиннары булган кебек, аныңЧер- нышевскийлары, Добролюбовлары да бар бит... Менә кемнәрнең фикерләре белән ашларга кирәк безнең Рәчәй туфрагын... Ни өчен? Бәхетле илдә, мәгърифәтле илдә шул ук Ломоносовларны, Пушкиннарны меңнәр һәм миллионнар укый алсын өчен... Халык эченнән яца Ломоносовлар, яңа Пушкиннар туып чыксын өчен... ә? — Төтенең туры йөри, Гөргөри туган... Менә-ачлык диләр... Кешеләр үлә... Мин һәр көн иртә белән торып барометрга карыйм: ул «бөек корылыкны» күрсәтә... Бу матди ачлык... Әмма кешеләрне тагын да куркынычрак ачлык баскан. Рухани ачлык. Кешеләрнең җаннарын сугарырга, йөрәкләрен тукландырырга кирәк. Менә шуны без ох-  
20 
 
кешеләрнең мәгърифәтендә дип беләбез инде. Икенче төрле аңларга без картлар инде, картлар... Мең еллар буе яңгыр күрми коргаксыган җир өстенә чыгып, мең орлыкның берсе тишелеп чыкканны көтеп торасыз инде без... — Яңгыр килә, Каюм әфәнде: аны безгә капитализм тудьирган яңа сыйныф алып килә... Эшчеләр сыйныфы... Григорий, сөйли-сөйли, Каюм хәлфәне озатып капкадан чыкты. Габдулла йорт уртасында бер үзе уйланып калды һәм бераздан шундый фикергә килде: — Күңел күзе мөгаен аның бүреге астындадыр... 
4 Табигать үз. карамагында калган бөтен юмартлыгын кырып-себе- *реп бирергә ашыга ахры, кояш үзенең җәйге тулылыгы белән балкый; моңарчы беленми утырган берән-сәрән каеннар үзләренең сап-сары яфрак челтәрләрен бөркәнгән хәлдә, купшыланып чайкалалар; урамны һәм күл тирәсен коелган сары тәңкәләрсыман яфраклар чуарлый. Салкыкча зәңгәр күкнең тантаналы тынлыгын ара-тирә соңга • калып узган казлар, чәүкәләр төркеме генә кузгатып җибәрә... Габдулланың кошларга кычкырасы, җырлап җибәрәсе, әллә нишлисе килә... Ул йортка сыймый, урамга йөгереп чыга. — Әптелбәр! — дип кычкыра ул, ниһаять, үзенең шаулау теләгенә ирек биреп. Шәһәр ягыннан Бистәгә менеп килә торган Әптелбәр анык ашкынуын тагын да күтәреп җибәрә. Ул хәзер аньиң каршына йөгереп барасы, аның өстенә ташланып, көрмәкләшәсе, сары яфрак тәңкәләре өстендә ауныйсы килә... Шуның өстенә беркөнге читек вакыйгасыннан бирле күргәне юк бит әле ул аны... Сөйлисе сүзләр, бүлешәсе кызыклар нихәтле!.. Бу ни бу? Әптелбәр Габдулланы ишетү белән урамның икенче ягына борылды. Ул Габдулланы читләтеп узмакчы була, үзе кулындагы нәрсәнедер артына яшерә... Ләкин Габдулла аны барыбер күреп алды: капчык. Бер урыны алача белән ямалган гап-гади керле киндер капчык! Әмма аның эчендә нәрсә? Габдулла төшенеп алды: — икмәк сыныклары. Әптелбәр, соранып, икмәк сыныклары җыеп кайтып килә. Әйе, Әптелбәр үзенең бу хурлыгын башта ук Габдуллага күрсәтергә теләми йөрде һәм күрсәтмәде. Әмма бүген ул, тотылды. «Мин саилче түгел», дип әйтергә хәзер аның дәлиле юк. Олы кеше булса, моны, ничек тә, сизмәмешкә салышып, сүзне икенчегә борып җибәрер иде, шуның белән мәсьәлә шома гына үтеп китәр иде, бәлки. Әмма эчкерсез Габдулла андый шомартуларны белми, киресенчә, ул Әптелбәр артына яшерелгән капчыкка әһәмият бирә. Аның өчен хәтта Әптелбәр яшергән әйберне табу, белү һәм аны тоту — гади уенга, кызыкка әйләнеп китә. — Ә мин беләм ул нәрсә? — ди ул мактаныбрак Әптелбәргә. Аның алдында инде Әптелбәрнең гаебе юк, бу гади бер мәсьәлә. Аңа хәзер Әптелбәр белән уйнап китәргә бер сылтау гына кирәк. Әмма Әптелбәрнең йөрәгенә бу сүзләр, әрнетеп, килеп кадалалар. Ул ни әйтергә, үзеннән кечкенә Габдулла алдында оятын кая куярга белми, йөгереп капкага кереп китә. Габдулла аның артыннан... Ишеге янына җитү белән Әптелбәр кинәт нидер исенә төшкән кебек тукталып кала һәм Габдуллага әйләнә. Габдулла, ул нәрсә әйтер икән, дип кызыксынып тып-тын кала. Әптелбәр аңа: «менә хәзер капчыгымны кертеп куям да уйнарга чыгам» — дип әйтер шикелле тоела. Ләкин Әптелбәрнең күзләрендә ниндидер мыскыллы елмаю пәйда була. Ул һәрбер сүзенә ачыклык һәм салмаклык бирергә тырышып: — Ә синең әтиең ю-у-к!— дип кычкыра.  
21 
 
Зәнгәр күк кинәт караңгыланып, Габдулланың өстендә тәбәнәк, караңгы түшәм шикелле генә булып кала. Аның күз алдында бик зур кара күләгәләр чайкалып китә. Кояш яктырып торган җиреннән кинәт, филтәсе төшкән лампа шикелле, кызыл күмер булып яна башлый... Ул ни әйтергә, ни эшләргә белми, ихтыярсыз өенә борыла, баскычтан ничек менгәнен һәм ишекне ничек ачканын хәтерләми, өйгә керә. Шуннан соң гына ул нишләргә кирәклекне аңлаган шикелле, үксеп елан җибәрә. — Габдулла, улым, нәрсә булды сиңа? — ди Газизә апа аңа ташланып. Габдулла бик озак үзенең кайгысын әйтә алмый үкси. Әнисе аны кулларына күгәрә, битләреннән, күзләреннән үбә: — Әллә авырыйсыңмы, әйт! Кай җирең авырта? — ди. Габдулла аның саен үкси. Әнисенең назы аның 'кайгысын сүндерми, дөрләтә генә... — Әптелбәр... иһиэ... иһиэ..: синең... синеңңң ә... ә., ә... әтиең юк, диде миңа!— дип көчкә генә әйтеп чыга Габдулла һәм аның яшьләре аны әүвәлгедән дә ныграк буалар... Кем әйтте бит? Моны брахмистр малае Мостафа, я күрше урам малайларының берәрсе әйткән булса, исе китәр идемени аның?.. Алар аны болан да гел әйтәләр, Габдулла инде аңа өйрәнеп беткән... Бу бит Әптелбәр, җан кебек күргән дусты, бердәнбер аны аңлый торган сердәш дусты Әптелбәр... 

Ут алганда гына ул бераз тынычлана, ләкин ашамый-эчми, сәкегә менеп бөгәрләнеп ята, күзләре ачык, берәүгә дә дәшми, сөйләшми. Газизә апа һәм Вәли абзый икесе дә, борчылып сәке өстенә утыралар һәм сүзсез генә уфылдыйлар... — Бабасына хат язып салыйк микән әллә, — ди бераздан Вәли абзый. — Юньләп тәрбияли дә белмибез... Ничә әйтсәң дә үз авылы, үз туган-тумачасы, сагына, сагышлана да торгандыр, бала бит... — Анда кайтып ачка үлсен, дисеңме? Таптың сүз син дә... Үзебез исән чакта бер генә баланы ничек тә тырыштырырбыз әле... Җибәрәмме соң! — Аптыраганнан әйтәм инде. Карале, улым! Ул-ы-ы-м,— ди ул, дәшмичә бөгәрләнеп яткан Габдулланың аякларына кулы белән кагылып. — Нәрсә ашыйсың килә, әйт! Берәр тәмле нәрсә ашыйсың киләдер әле. синең, разбуйник... Әгәр дә мәгәр мин сиңа базардан тәти әйбер алып кайтсам, калай әтәчме, кургаш сыбызгымьп, примир әйтик?.. Габдулла дәшми, «кирәкми» дип башын гына селки. Өйдә эч пошыргыч тынлык... Кичен Газизә апа үзе белән Мәгърүфә карчыкны алып керә. — Күз тигәндер, имләп карарга кирәк, — ди Мәгърүфә карчык. Габдулланың карчыкны күрәсе дә килми, ул тиз генә борылып, йөзе белән стенага әйләнеп ята. Аңа хәзер һәр карчык Мәһдия әби булып күренә. Карчык якынлаша калса дип, аны тибеп җибәрергә ул аягын ук хәзерләп куя. — Күз генә тигәндер. Бик матур бала иде бит. Күзе дә исән булса... Габдулланың йөрәгенә бу «әтисе дә булса» дигән кебек килеп кадала. «Бу карчык күзле булып нишли инде?» — дип уйлый, һәм түзмичә, кычкыра: — Ә синең күңОл күзең булса, нишләр идең? Карчык ни әйтергә белми, иреннәрен кыймылдата, ахырда тизрәк чыгып китү ягын карый.  
22 
 
Моның өчен Газизә апа Габдулланы битәрләп ала, әмма карчык чыгып китүгә ул түзмичә көлеп җибәрә: — Улым, каян уйлап таптың ул сүзне? Вәли абзый бик озак тынычлана алмый: — Ничек, ничек дидең әле син? Күңел күзең булса, нишләрмен дидеңме? Ах сии-пн! Кай арада уйлап алуын әйт әле син аның! * * $ Иртән Габдулла урыныннан бөтенләй яңа фикер белән кузгалды... — Аның әтисе бар шул, ул бәхетле, әтисе ■ булган кеше соранып йөрсә дә бәхетле. Иптәшенең үз бәхетен үзе менә шулай аңлавын һәм аның белән мактануын Габдулла хаклы тапты. Ул бит үзе аның бәхетле булуын тели. Әптелбәр читекле булгач, ул нинди куанган иде! Алайса, нигә үпкәли соң ул аңа?.. Юк, юк, ул Әптелбәрне күрәсе һәм аның «әтиле* булуы белән бергә куанасы килә хәзер... Әптелбәр моны мактанудан түгел, бәлки ярлылыгы белән артык кимсенүдән әйткәнен Габдулла төшенми һәм төшенәсе дә килми... Ул тагын йортка чыга, Әптелбәрне «чыкмасмы?» дип көтә. Әптелбәр чыкмый. Юк, юк, бүген булмаса, ул иртәгә, берсе көнгә чыгар, әмма ул барыбер Әптелбәр белән килешер, һичшиксез! Газизә апа да, Мөхәммәтвәли абзый да бүген Габдуллага бөтен булган җылылыкларын бирергә, аңа чын ата һәм ана булырга тырыштылар. Газизә апа яулык почмагына җыйган акчасын чишеп, кибеттән бармак шикелле озынча пряник һәм үтә күренә торган кызыл лам- паси алып кайтты. Вәли абзый, базардан кайтып ишектән кергәндә, авызына капкан калай әтәчне сызгыртып: — Карале, мин сиңа нәрсә алып кайттым, улым! Нәстәяшши әтәч! Күрше малайларының күзләре яна инде болай булгач. Карале син аның кикрикләрен, — диде. Аннан соң ул куен кесәсеннән әллә нинди ялтыравыклы кәгазьләр/ чәй печатьләре һәм төймәләр чыгарды... — Менә Җәгъфәр абзыең биреп җибәрде боларны... Карале, менә бу печәтне... Сәмәрканд дигән шәһәрнең мәчете... Манаралары кай таба, мин сиңайтим, әләләлә. Габдулланың бүгенге күтәренке күңелен алар икесе дә үзләренчә аңлап, «Баланы юаттык» дип уйладылар һәм куанып утырдылар. Шул вакыт кечкенә Фатиха йЪгереп керде. Аның арттан үрелгән кыска гына чәч толымнары мәзәк кенә тырпаеп торалар иде. Ул бик шатлыклы эш булган кебек: — Газизәттәй, сине әни чакырткан иде. Бибиәсма апа үлә,— дип хәбәр итте. ' 
Яна Бистәдә быелгы көз шикелле авыр көзне картлар да бик аз хәтерлиләр. Әйтерсең бу көз ачлык елларның бөтен авырлыгыщ кешеләрнең бөтен михнәт һәм сагышын «булганы һәм буласы шушы булсын» дигән кебек үзенә генә җыйган. Октябрьда гына берсе артлы берсе ике үлем һәм Бистә көзендә беренче тапкыр ике янгын булды. Нигъмәтҗан, хатыны Бибиәсма үлгәннән соң, бер төн, бер көн өеннән чыкмый, берәүне дә өенә кертми, ашамый, эчми, кайгысына буылып ятты. Аның ыңгырашуы һәм үксүе әледән-әлс тышка ишетелеп торды.  
23 
 
Габдуллага Нигъмәтҗан абзыйның әрнуле ыңгырашуы, аның каядыр адашып йөргән ачуын чакыруы кебек тоелды. Менә, ачу үгезе хуҗасы Нигъмәтҗанны тавышыннан эзләп табар да, капканы мөгезләре белән җимереп керер, аннан соң чыдап тор! Нигъмәтҗанның үзәк өзгеч зары кешеләргә генә түгел, җанварга да тәэсир итте булса кирәк, оясында яткан Актырнак уларга тотынды... Аның улавы Бистәнең бер очыннан икенче очына ишетелеп торды. Әйтерсең, ул Нигъмәтҗанның каһәрле каргышын ерак почмакларга ишеттерергә тели. Кешеләр бу улауга чынлап шомланалар. Тәрәзәләрдә кабынып торган утлар сүнәләр. Сүнгән утлар яңадан кабыналар... Балалар елашып уяналар... Ләкин шунда көтелмәгән бер хәл моңа чик куйдык Этнең улавы Нигъмәтҗанның колагына килеп керү белән ул әрнүдән һәм ыңгырашудан туктап, бераз тынып ятты. Аннан кинәт сикереп торды да, кулына әлеге көянтәне эләктереп, өйдән чыгып китте. Берике секундтан эт зәгыйфь тавыш белән бер тапкыр гына «ыррр» дип куйды һәм тынды. Иртән җансыз Актырнакны чылбыры янында, элеккечә үк дөньяга йомылырйомылмас күзләре белән карап, кырын яткан хәлдә күрделәр. Нигъмәтҗан эчә башлады. Утын ярып егерме тиен алды, аны эчте, мещанның әйберен базардан өенә илтеп биш тиен алды, аны кабакка илтеп бирде. Эш булмаса, кабак алдына барып, тамчылап, соранып эчте. Әптелбәр инде үзенең саилчелеген берәүдән дә яшерми, ачык- таи-ачык соранып йөри башлады. Тормыш инде аның белән Габдулла арасындагы күләгәне җуеп ташлаган иде. Әнисе үлгәннән соң Әптелбәр Габдуллага тагын дә якынрак, тагын да туганрак тоела башлады. Яна Бистәнең атаклы көзге пычраклары башланды... Бер көнне кичкә таба Олы Ссмбер урамының аргы очында кызыл ялкын күтәрелде. Тавыш, шау-шу купты. —• Янабыз! Янабыз!.. Брахмистр Шияп сәке өстендә ятып торган җиреннән сикереп торды. Ул өстенә брезент тужуркасын, башына каскасын киеп алды да. стенадагы каешка кыстырып куйган балтасына үрелде. Әмма аның кулы балтага барып җитә алмады, ул, кинәт хәлсезләнеп, идәнгә ауды. Янгын турында әйтергә кергән Вәли абзый белән Папах Хисами аны күтәреп сәкегә салдылар... Сәхип солдат соңыннан Шияпның бу кинәт үлемен «башьрна кан йөгерүдән булган» дип аңлатты... Янгын бик тиз куркыныч төскә керде. Бөтен йорт аякка басты. Хәтта исереп кайтып егылган Нигъмәтҗан да яланбаш, ялан өс атылып урамга чыкты. Ут ялкыннары аның йөзендә уйнады. Бу ут, нәрсә бе- ләндср, аңа килеп кагына, аның йөрәгенә килеп тия кебек тоелды. Бәлки ул шул минутта үзенең яшьлегендә булып алган бер янгынны, һәм анда, бернигә карамын, лапас башына менеп, бер үзе утка каршы ташлануын һәм утны җиңүен, аннан аларның Бибиәсма белән мәхәббәтләре шул янгынсыман кабынып китүен хәтерләп алгандыр. Бәлки аның кая куярга белми йөргән йөрәк ярсуын, әллә кемнәргә, әллә кемнәргә саклап килгән каһәрле ачуын ерып җибәрергә юл ачкандыр. Күп уйлап тормыйча ул, аяк астындагы баткакны да исәпкә алмый, турыдан юл ерып, янгынга ташланды. 

Икенче көнне бөтен Бистә, исе китеп, Нигъмәт турында сөйләде — И, кичә Нигъмәтне күрсәңие!.. Уттан бигрәк Нигъмәт үзе коточкыч иде! — Бер. үзе түбәгә менеп такталарны әллә кая каерып алып бәрде. Уңга! Сулга!.. Җен шикелле!.. 1 
24 
 
— Каян бу кадәр көч, каян бу кадәр ярсу? — Без инде үзе харап була бу, дип тордык. Ә ул юк... Исән-сау чыкты. Йортның яртысын саклап алып калды бит!.. — Портны дисең, Бистәне саклап алып калды. Бистәне! — Ярын әле, Мәүлихәттәй ятим карчык көе кышка каршы урамда калса нишләрие?.. Әмма рәхмәт Нигъмәтҗанга! Габдулла эченнән: — Әйттем бит, ул үкереп үзенең ачуын чакырып ятты... Аны ачуы эзләп тапты... Менә хәзер ул сезгә күрмәгәнегезне күрсәтер әле... Габдулла Нигъмәтҗан абзый өчен, шулай ук Әптелбәр өчен чиктән тыш шат һәм горурлы!.. Сәхип солдат берничә карт белән Нигъмәтҗанга керде һәм аңа тәкъдим ясады: — Нигъмәтҗан, карале, без картлар белән киңәшеп, сине брах- мистр ясап куярга уйлыйбыз, шуңа син ни дисең?.. Моңа синнән дә сәләтлерәк кеше юк инде... Риза булсаң, хәзер үк прошение язып, управага менгерәбез. Нигъмәтҗан кулларын тырпайта, якын да килми... Аңлаешсыз тавышлар белән ул: «Бу минем эшем түгел», — димәкче була. Сәхип тә, картлар да аның бу тәкъдимне кире кагуын теләмәүдән түгел, бәлки аны санга сугып, үтенеп килгән кешеләр алдында оялуыннан икәнен аңлыйлар. Ниһаять, Нигъмәтҗан риза булды. Шул көннән башлап, Нигъмәтҗан танымаслык булып үзгәрде. Эчүен ташлады, Әптелбәрне соранып йөрүдән туктатты. Өенең тәрәзәләрен, ишекләрен ныгытты, утын хәзерләде. Бер көнне ул янган өйгә барып сәләтле куллары белән Мәүлихә әбинең исән калган ярты өен тәмам торырлык хәлгә китерде. Өр-яңадан мич чыгарып бирде. Управада Сәхип солдатның Яңа Бистә гражданнары исеменнән язган үтенечен кабул иттеләр һәм Нигъмәтҗан абзыйга брахмистр Ши- яптан калган җиз касканы тапшырдылар. Беренче тапкыр касканы башына киеп урамга чыккан Нигъмәтҗан Габдуллага таҗ киеп алган патша шикелле булып күренде... Габдулла хәзер аңа ниндидер яшерен курку катыш соклану белән карый. Әмма Нигъмәтҗан эреләнергә ояла, киресенчә, ул тагын да кече күңеллерәк булып китә. Телле чакта Габдуллага бер сүз катмаган кеше, инде телсез көе аның белән сөйләшергә чамалый, Габдулланы күтәреп ала, аны башыннан сыйпый... Габдулла үзен җиденче кат күктә итеп тоя. 

Ноябрь урталарында туңдырып, кар төшеп алса да, көннәр тагын җылынып китә. Карлы яңгырлар башлана. Бу Яна Бистәнең урамнарын ерып чыккысыз кара боламыкка әйләндерә. Бу көз Вәли абзыйны тәмам чирләшкәгә әйләндерә. Газизә апа тагын канфаралар кайнатып, эскәпидәр исләре чыгарып Вәли абзыйны дәвалый. Карчыклар килеп имтом ясыйлар. Көзге пычраклар белән тышкы дөньядан аерылган Габдулла өчен күңелсез көннәр, алардан күңелсезрәк кичләр башлана... Шундый кичәләрнең берендә бик нык ишек шакыйлар. Габдулла сәке өстендә тезен кочаклап утырган. җиреннән кузгалып, җанланып куя. Менә хәзер ниндидер бер вакыйга булырга тиеш тә, бу эч пошыр- гыч төннең ямьсезлеген таратып җибәрергә тиеш! Өйгә бер-бер артлы дүрт кылычлы килеп керә. Берсенең кулында 3vp гына, кенәгә кебек әйбер. _ Григорий Иванович монда торамы?  
25 
 
— Юк, бездә андый кеше юк, — ди Газизә апа. Кенәгә тотканы кылычлыларга ымлый. Тегеләр төрлесе төрле якка ташлана: берсе мич башына менеп китә, берсе сәке астына керә, берсе сәкедә яткан Вәли абзыйның өстеннән тунын тартып алып ташлый. — Бу минем ирем... Муж... хварайт, — ди Газизә апа, белер-белмәс, русча сукалап. — Ә кайда тора Григорий Иванович? — Без андый кешене белмибез. Монда мөселманнар тора. Кылычлылар кергән җитезлек белән үк чыгып та китәләр. — Гөргөрине эзлиләр түгелме, атасы? — Шаулама инде. Дөрес әйттең, белмибез и бульше ничава... ыммымм... примир әйтик... Аслары өскә килгсрләре... Төн уртасында кеше бимазалап... — Нигә эзлиләр икән Гөргөрине? — Менә, сиңа бер вакыт әйткән идем бит. кереп йөрмәве хәерле булыр дип... Менә күрдеңме? — Әле дә ярый, беләм, дип әйтмәдем... — Ә нигә белеп тә әйтмәдегез дип яңадан килеп сорасалар, примир әйтик? — Сорасын. Ул миннән Гөргөри дип аерым-ачык сораса икән. Исемен дә әйтә белми бит, авызларын кыйшайтып, әллә ничек Гир-гир диме шунда... Гир-гир дигән кешене белмәвем дөрес түгелмени? — Сезне хәйләгә өйрәтәсе юк инде, примир. иблис токымы бит сез, хатын-кыз,— ди Вәли абзый һәм канәгать кенә көлә. Икенче көнне Газизә апа барысын да белеп керә. Хәер, Григорийны тапканнармы, юкмы, анысын анык кына берәү дә белми, әмма Сәхипне алып киткәннәр... Григорий торган мунчаның йозагы каерылган, эчтә бөтен булган әйберенең асты-өскә килгән... Сәхипне алып киткән чакта башына каскасын киеп, балтасын тотып Нигъмәтҗан килеп чыккан, Сәхипне тегеләрдән аралап алырга теләгән. Чтапан абзый әйтә: — Котым очты, Нигъмәтҗан котырып китте, биленнән балтасын суырып чыгара башлады, ди. Әмма шул вакыт Сәхип: — Нигъмәтҗан, акылсызлык эшләмә! Миңа берни дә булмас. Барырмын да кайтырмын, — дип әйтте ди. Шуннан соң гына тынычланган теге... Григорий вакыйгасы бөтен Бистәгә тарала. — Патшага каршы барган икән... — Базыннан егерме биш пот дары тапканнар. — Алафузов эшчеләрен бастувка ясарга өндәгән икән... — Палнсәмнстргә аткан икән... •— Торган җирен управага Садыйк бай барып әйткән икән. Икс-өч көн дә узмый, нәкъ шул сүзләрне дөрссләгәнсыман Садыйк бай заводында ут чыга. Быелгы көзне бер ай эчендә икенче ут! Әмма бусы элеккесеннән көчлерәк һәм куркынычлырак була. Янгынның шәүләсе Казанга күренә. Аннан, ’атлар җигеп, пожарный команда белән полицмейстер үзе килеп җитә. Нигъмәтҗан каскасын кигән хәлдә аларны каршыларга чыга һәм, кайсы урамнан кереп китәргә белми, аптырап торган обоз алдында туктала... Обоз ялкынга барып җитә алмый. Ул Олы Сембер урамыннан менеп китү урынына Кече Сембер урамына кереп бата. Завод һәм анык янындагы йорт, иртәнгә кадәр кешеләрнең күз алдында, шәм шикелле янып, күмергә һәм көлгә әйләнә. Кешеләр көчхәл белән тирә-як йортларны саклап алып калалар. Шунысы гаҗәп: берәү дә янгында яңа брахмистр Нигъмәтҗанны күрми. Ат белән килгән пожарныйлар НЫЦ өлкәне: 
26 
 
Ул злодей. Безне юл адаштырып, Кече Сембер урамына кер- -теп батырды. Югыйсә бу заводны саклап калган була идек. Кайда ул? Тотарга! Арестовать итәргә үзен! — дип кычкыра, сүгенә, Нигъмәтне эзләп табарга куша. Ләкин Нигъмәтнең кайдалыгын берәүдә әйтә алмый. 
Нигъмәтҗан янгыннан соң Яна Бистәдән җиргә сеңгән шикелле юк була. Сәхип солдат ике ай төрмәдә утырып, аннан соң шәһәрдән беркая чыкмаска полициягә язу биреп, Яңа Бистәгә кайта. Ул җитдиләнгән, күршеләре белән аз сөйләшә. Григорий турында сорагач: — Белмим, — дип кырт кисә... Үзенең төрмәгә ни . өчен эләгүен сораган кешеләргә, элеккечә мыегын бөтереп: — Әтдөнья күләсә, әйләнә дә бер баса, — дип кенә җавап бирә Күңелләрдә шактый серле урын биләп өлгергән Григорийны сорап, яшьләр һәм үсмерләр Сәхипкә әледәнәле мөрәҗәгать итәләр: — Сәхип абзый, әйт әле син безгә, Гөргөри төннәрен ут яндырып, кеше ышанмаслык матур бер кыз сурәте ясый, дип сөйлиләр иде... Чәчләре кара төнсыман, күзләре йөрәккә кисеп керә торган... Шул сурәте кайда булды икән аның?.. — Эзләп карагыз, бәлки табарсыз... Моны туры мәгънәсе белән аңлаган беркатлырак яшьләр: — Без инде аның өен бер итеп эзләдек, базларына төшеп карадык... Сурәтнең эзе дә юк... — Их, егетләр... Гөргөри үзе матур кеше иде ул... Кадерен белмәдек. — ди Сәхип абзый, һәм мыекларын бөтерә-бөтерә, уйга кала. 
Күршеләр Нигъмәтҗанның балалары турында озак киңәштеләр. «Юнусовлар приютына» урнаштырып булмасмы, дип Сәхип солдат анда да барып кайтты. Аннан аңа: «ваба авыруы бар, карантин бара, балалар кабул итмибез», дип кайтардылар. Эш, Степан йортыннан чыгып, Яка Бистә хәстәренә калды. Картлар җыелышып: — Нигә безгә моны Сәгыйтьҗан байга барып әйтмәскә? Нигъмәт белән Әсма аның һөнәрчеләре бит. Алар ясап биргән ияр белән дәрәҗә казанды. Менә, күрсәтсен инде мөселманлыгын үзенең, — диештеләр һәм берничә кеше җыелып Сәгыйтовка киттеләр. * 
Быелгы кыш Яна Бистә өстенә бураннар алып килде. Көн-төн кар яуды. Көрт тәрәзә һәм ишек алларын күмеп китте. — Бу ел кар күп булды. Киләсе ел игеннәр уңуга булсын, — диештеләр картлар... Шундый иртәләрңең берсендә, Яңа Бистәне каплап киткән яңа кар өстеннән беренче эз төшереп, үрәчәле чанага җигелгән ат Степан йорты алдына килеп туктады. Олаучы чанадан сикереп төште дә, чыбыркысын 'тотып йортка керде: — Ятимнәр-кайда тора монда? Түбән йортның ишеген күмеп киткән карпы әрчеп, юл ерып, өйгә керделәр. Тәрәзәләрен кар күмгән караңгы һәм суык өйдә Әптелбәр белән Нәсимә бер-берсен тыннары белән җылытып, сәләмә юрган астында яталар иде. Ал арны өйдә булган бөтен чулрәк-чапракка төрде
27 
 
ләр дә чанага чыгарып утырттылар. Бөтен йорт — олысы, кечесе — Әп- телбәр белән Нәсимәне озатырга чыкты. Бары да чананы тирәләп алган, тик Габдулла гына ни өчендер чанадан чнттәрәк боегып тора иде. — Әптелбәр киткәч, мин кем белән уйнармын? — дип уйлый иде ул, һәм бу аның өчен бик катлаулы мәсьәлә иде... — Апуш!—дип кычкырды чүпрәкләр арасыннан Әптелбәр. — Габдулла, якынрак кил, иптәшеңнең саубуллашасы килә, ә син әллә кайда читтә турсаеп торасың, — диде әнисе. Габдулла чана янына килде... — Яз булгач, Болак буена кил, мин дә төшәрмен. Тегермән әйләндерербез, — дип кычкырды Әптелбәр. Габдулла аңа җавап бирергә дә өлгермәде, чана, дәррәү кузгалып, китеп барды. Әптелбәр иптәшенә сонгы сәламе итеп, йөзләрен бик мәзәк чытыклайдырды һәм телен чыгарып күрсәтте... * 
10 Габдулланың җанында әрнүле тынлык... Әйтерсең җанының шаулап торган зур бер өлеше убылып каядыр төшеп китте!.. Ул инде берничә тапкыр әтисе белән әнисеннән: — Әптелбәр кайда? — дип сорашты. Әмма аларның җаваплары аны канәгатьләндермәде. Вәли абзый белән Газизә апа үзләре аларның кайда һәм ничек яшәүләре турында тәгаен генә ишеткәннәре юк. Кешеләр кайсы «Сәгыйтьҗан бай аларны Юнусовлар приютына урнаштырган икән» дип, кайсы: «авылга үзенең фабригына озаткан икән» дип сөйлиләр... Габдулла, көн озын тәрәзә төбенә таянып утырган килеш, нидер уйлана, вакыт-вакыт борын эченнән нидер көйләп ала. Газизә апа да, Вәли абзый да аның көннән-көн ябыгуын сизәләр. Шуның өе- тенә быел кыш буе Вәли абзыйның үз башы авырудан чыкмый. Өйдә бердәнбер тупылдап йөрүче Газизә апа гына кала. Аңа көннекен көнгә җиткерер өчен әллә ниләр уйлап табарга, тормышны хәйләләргә туры килә. Ул хәзер байлардан алып кайтып, потлап-потлап кер юа, якын авылларга кечкенә чана белән барып„ имән чикләвеге кушып тарткан оп алып кайта, үзе утынын таба, керосинын булдыра. Әмма тормыш аны да егып салды. Өйдә авыру Вәли абзый белән кечкенә Габдулла гына, кыймылдашып, йөри башладылар... Тормыш соң дәрәҗәдә кыенлашты... Бер көнне боларга карт бер саилче «алла хакы өчен бер генә телем икмәк» дип соранып керде. Боларның хәлен күреп, бик кызганды һәм, капчыгыннан алмп, өстәлгә бер телем икмәк куеп чыгып китте. Шул көнне кич Вәли абзый «Йосыф вә Зөләйха» китабы эченнән язылмаган бер битне ертып алды да, бик озак итеп, язган бер сүзен әллә ничә тапкыр авыз эченнән тапкырлый-тапкырлый, хат язды. Кайчандыр мәдрәсәдә «тәхсил» иткән гыйльмен искә төшерү аның өчен җиңел эш булмады. Мәшәкатьле һәм озак язылуына карамастан хат кыска гына иде: «Сезки гыйззәтле вә хөрмәтлү улып торгучы имамнарның галиме вә галимнәрнең остазы мәллә Зиннатулла хәзрәтләренә үземез барча ию җәмәгатемездәи, вә кәнә сезнең газиз углыңыз Габдулла мәхдүмдәй бик күптнн күп дога вә сәламләремезне ирсал вә тәблиг әйлә- декемез, соңында, сүземез ошбудыр. Заманалар бик авырга килде, үзем вә җәмәгатем сырхау булып урын өстендә ятмактамыз. Икемез дә бу дөньяны куйсак, углымыз I абдулла мәхдүм кем кулында калыр, дип бик куркамыз. Инде эш аллаһс тәгаләнең мәрхәмәтенә һәм сезнең шәф- катеңезгә тапшырылды. Берәр кеше җибәреп, Габдулланы үз яныгыз
28 
 
га кайтарсагыз бик зур шәфкатецездән булыр иде дәю сезнең хәер фатихаңызны өмет итеп калучы Мөхәммәтвәли бин Хөснетдинуф». Шул көнне кич хәл белергә дип кергән Сәхип солдат, авылдан килүчеләрне эзләп табарга өстенә алып, хатны куен кесәсенә тыкты һәм яңа хәбәрләр сөйләп алып китте. — Сәгыйтьҗан байны очратып Нигъмәтҗан мәрхүмнең, ятимнәрен сораштым, — диде ул. — Башта сөйләшәсе килми ык-мык итеп торды. Сөйләттем. Әптслбәрсн Акком астындагы бер йортка барып таптым. Сәгыйтьҗан байның иске йортьп икән. Шунда кырыклап ятим бала яши... Әптелбәр үз сәләмәсеннән бик әз генә чыккан, тамакларына ашаганнары ачтан үлмәслек кенә икән. «Нишлисез монда, укыталармы сезне?» дип сораштым. «Укырга вакытыбыз юк> Сәгыйтьҗан байнын. чәй төрү заводында яшьнекләр ташыйбыз, кәнүшнә тазартабыз, йомышка йөгерәбез», — диде. Нәсимәсенең хәлен дә белешим дигән идем, адресын бирмәде Сәгыйтьҗан бай. «Тыныч булыгыз, мин аны шактый хәлле һәм бик диндар бер карчыкка тегү-чигү һөнәре өйрәтергә бирдем», ди. Ничава, анысын да табарбыз. Ул Сәгыйтьҗан жуликны карап кына торырга кирәк. Аңа юл бирсәң, ул әллә ниләр эшләр... Кешеләрнең ачлыкларыннан файдаланалар бит ул каруннар. Әлс ссз ишеттегезме, безнең Садыйк бай янган йортына бик зур страховой алган бит. «Язга чыгу белән заводымны икс өлеш зурайтып салдырып җибә- рәм» дибәйтә, ди. Икмәксез калган крестьян хәзер юк бәягә мал-туарын сата башлаган. Менә дигән атларны авылдан алтышар сумнан җыел алып кайткан бит Садыйк. Менә нишлиләр алар... Ничава, озак күбенә алмаслар, җыйган маллары бер көн бугазларына утырыр... Әтдөнья кү- ләсә ул... Алафузовта әнә эшчеләре забастовка ясаганнар. Атлы полиция килеп берни эшли алмаган. Администрация эш хакын арттырырга, завод кибетләрендәге икмәкне арзанайтырга мәҗбүр булган. Халык ут бит ул... Ут белән уйнарга ярыймы соң? Их, Гөргөри кайда микән хәзер?.. 
11 
Икс еллык ачлык, аның фаҗигалары: кешеләр телендәге зар һәм каргыш сизгер күңелле Габдулланың кечкенә аңында җуелмый торган тамгалар булып сеңеп калды. Ул тормышка икенче төрле-зурларча карый башлады. Олылар сөйләгәннең мәгънәсе аның аңында көннән- көн ачыклана барды. Узган җәйне Әптелбәр белән хан мәчете янына уйнарга барганда, ул шундый бер күренешкә очраган иде. Казан аркылы үтә торган Себер тракты буенча арестантларны алып баралар. Арестантларның башларында киндер бүрек, өсләрендә киндер пиджак һәм чалбар. Бары да бер төсле. Әмма яшьләре, кыяфәтләре белән кемнәр генә юк монда? Алар күп булуга карамастан, берничә сакчыга буйсынып, дәшми-тын- мыи урамнан соры көтү булып талгын гына баралар. Ник дисәң, алар- ның кулында чылбыр, ә сакчылар кулында ялангач кылыч. Менә алар пи өчендер туктадылар Һәм бары да баскан урыннарында ял итәргә утырдылар. Шунда киң җилкәле, нәкъ Нигъмәтҗан абзый төсле таза арестант, бер кулыннан ычкынып, икенчесендә асылынып калган чылбырын сакчыларга таба суза һәм алардан чылбырны яңадан кулына беркетүне сорый. Үзе сорый! Нишли инде ул? Нигә ул бушаган кулы белән сакчыларга һөҗүм итми, яки качып китми? Габдулланың күз алдына чылбырдан ычкындырылган карт Актыр- накның үз ихтыяры белән яңадан шул чылбыры янына барып ятуы килеп баса... ' Нинди куркыныч бу дөнья?..  
29 
 
Бер көн Вәли абзый белән Газизә апа Габдулланың шул ук фикерләрен икенче төрле сөйләшеп утыралар. — Рәнҗетәләр халыкны... Примир әйтик, бик аз бит инде ул дәүләтле кешеләр белән түрәләр... Шулар миллиюм халыкның, җилкәсенә утырып, канын эчәләр... разбуйниклар... — Нигә сон. түзеп тора... халыкны әйтәм... Бер генә кымшанасы да, аударып төшерәсе үзләрен йөзтүбән китереп...—ди Газизә апа. Габдулла Газизә апаның фикерен шундук һәм бик ачык аңлап ала, — ис, ие, нигә аударып төшермиләр, менә бу дөрес, тукта, әти моңа ни дип җавап бирер икән? Ләкин Вәли абзый бер сүз дәшми, я ул моның җавабын белми, я белеп тә әйтәсе килми... Шунда Габдулла ярдәмгә килә: — Әни, алариың ачулары читтә йөри бит... — Кемнәрнең? Нинди ачулары? — Шундый... Ачу ул усал үгез шикелле зур мөгезле, кып-кызыл күзле. Алар әллә t кайда болында утлап йөриләр. Кирәк булган чакта килеп җитәлмиләр. Нигъмәт абзыйның ачуы әнә бөтенләй адашты. — И улым, — ди Газизә апа Габдулланы кочып, — үз сүзең түгел бу синең. Аны сиңа кем әйтте? — Үзем белдем... Газизә апа һәм Вәли абзый көлешәләр. — Ничек, ничек дидең әле, улым? — дип Вәли абзый аны кайта- рып-кайтарып сорый. — Кызыл күзле үгез дидеңме, примир әйтик... Ах, син разбуйник... Кызыл күзле үгез, ә? Ие... ымымм. * * * Апрель ахырларында арба юлы төшү белән Вәли абзыйларга Өчи- леДән әлеге чыптачы килеп төште. Ул әле һаман Донбасска китә алмаган, әмма барыбер китәчәк. Әле ул өметен җуймый. Өчиледә хәлләр җиңелдән түгел, әмма картлар үз тәҗрибәләре белән быел туклык булыр, — дип өмет итәләр. Бирсен инде ходай, фирештәнең «амин!» дигән чагына туры, килсен!.. Вәли абзый да, Газизә апа да чыптачының кинәт килеп төшүенә аптырап калалар. Алар инде авыруларыннан терелгәннәр, язның җылысы белән, туклык турындагы яхшы хәбәрләр белән күтәрелеп, җанланып киткәннәр. Кайчандыр кышның караңгы күзендә сукыр лампа яктысында зур мәшәкать белән Зиннәтулла хәзрәткә' язылган хат исләреннән үк чыккан... Хат барып җиткән күрәсең, менә Габдулланы алырга килгәннәр... Бирми җибәрсәләр дә яхшы түгел, мәшәкатен чыгарып кеше җибәргән Зиннәтулла хәзрәтне алдау була... Алардан бигрәк Габдулла өчен бу көтелмәгән хәл. Яңадан үги әбисе- кулына, ач өйгә, алты күгәрчен арасына җиденче чәүкә булып кайту Габдулланы шатландырмый; яңадан Ташъякны күрү, Әптелбәр белән очрашып, әйләнчектә әйләнү хыяллары бөтенесе юкка чыга... Шул ук вакыт иң кара көннәрендә аның күңелен, яктырткан Саҗидә апасының якты шәүләсе ерактан елмаеп карый: — Кайт, Габдулла, мин сине бик, бик сагындым шул, кайт, — ди... Икенче көнне чыптачының базар белән эшләре тәмам була. Габдулла янә таныш арба өстендә утыра. — Газизәбану, чыгасыңмы инде син, юкмы? — дип, арба яныннан тәрәзәсенә каерылып карый Вәли абзый. Газизә апа яшенә буылып, чыга алмый утыра. Аңа авыр, бик авыр... Шулай.да ул чыга. Яулыгын күзләренә төшереп һәм аның почмагын тешләп башын түбән игән хәлдә, Габдуллага маңгай аша карап юра һәм өзеп-өзеп: 
30 
 
— Габдулла... газизем... онытма безне... мин бит сине...—ди до тавышы кинәт сына һәм Габдулла өстенә ташланып, яшьләренә тулы ирек бирә... Габдулла ни әйтергә, ни эшләргә белми аптырап утыра... Вәли абзый: — Я, ярар, анасы, җитте... Кузгалсыннар. Хәерле юл. Ис... ым- мым,— ди, күрергә комачаулаган яшен таратып җибәрер өчен күзен нык кына кыскалап ала. Аннушка йөгереп чыга һәм кәгазьгә төргән юл күчтәнәчен китереп Габдуллага суза. — Прощай, Абдулка, — ди ул. Ат кузгала. Габдулла әтисен, әнисен, Аинушканы, күршеләрне, бөтен йортны, һәммәсен үзе белән алып китәргә теләгән кебек гәүдәсе белән артка каерыла, — әйтерсең әллә никадәр ычкынмаган җепләр аны кире тар галар... Ат, язгы ташуны урап, Яңа Бистәнең арткы урамнарыннан чыгып бара иде инде. Шунда гына Габдулла аерылуның нәрсә икәнен төшенде булса кирәк, аның кечкенә күкрәге авырттырып кысылып куйды, күзе әллә каян килгән яшь белән томаланды, дөнья кырыкка сынгаланып китте, урам, ташу, кешеләр, агачлар салават күпересыман аллы-гөлле төсләргә күмелделәр... 
Т у г ы з ы н ч ы б ү л е к 

Быелгы кыш карга юмарт булды». Февраль буена, бертуктаусыз диярлек, яуган кар чокыр һәм уйсу җирләрне тигезләп чыкты. Басуга калын кар ятты. Шуның өстенә март җылы бураннар алып килде. Кар апрель җылылары белән эри башлады. Күлләр пәйда булды. Биниһая күп ерганаклар акты. Дөнья шау килде... Торналар, кыр казларының • ишле төркемнәре, югары күтәрелми, түбән генә очып кайта башладылар. Май башында ук күк күкрәп,, беренче ләйсән яңгыры яуды... Боларның һәммәсен Өчиле картлары быелгы җәйнең явымлы буласына юрадылар. Ике еллык ачлык җәфасы белән сынган күңелләр күтәрелеп китте. Шуның өстенә «казнадан быел әҗәткә орлык бирәләр икән» дигән хәбәр таралды. Авылның ихтыяҗын сөйләп, приговор җыеп, волостька җибәрделәр. Апрельнең бишләре иде микән, халыкны каравыл өенә чакырдылар. Староста Хуҗаәхмәт җыйналган халыкка игълан итте: — Вулыс безнең недоимкаларыбызны тикшереп чыкты. Биш елга хәтле түләмәгәннәребез бар икән. Иманасыннан тыш страхавай белән зкмекий бурычы бик күп җыелган. Бурыч өстенә бурыч җибәреп торырга безнең монда Әндри казнасы юк, дип кенә җибәрәләр. Ягъни элек бурычларыгызны түләгез, аннан гозер сорап килерсез... Нишләсеннәр, халыкның хәллерәк өлеше, тагын алпавыт Александровка барып баш салырга, хәлсезләре яңадан орчык кыру, көянтә бөгү эшенә утырырга мәҗбүр булдылар. Табигать ымсындырды, тормыш авыздан тартып алды. Латифа остабикә сәдәкадан килгән куй йоны белән каз мамыгын, Кырлайда кибет тотучы юан Сәхипҗамалдан ун гәрәнкә ярган борчакка алынлырып алып кайтты. Җомга көн иде. «Хәзрәтем мәчеттән кайтуга берәр талымлы аш булсын» дип ул, чумар пешермичә, талкан болгатты. Сәкедәге киез өсте
31 
 
нә киҗеле ашъяулыкны җәйде һәм табын тирәли җиде кашык тезеп чыкты. Хәзрәт кайтып керде. Балалар шыбыррр! итеп табып тирәсенә утырыштылар һәм һәркай- сы кашыгын кулына тотты. Кызлар тыйнак кына утырсалар да, малайлар, түземсезләнеп, бер- берсенә терсәкләре белән төртештеләр, кашыклары белән шыкылдашып алдылар. — Менә мин сезне! — дип кычкырды, казан’ болгаткан җиреннән уклавын күрсәтеп, әниләре, — тыйнак кына утырмасагыз, кудым чыгардым булыр. Әнә, Хәмәтша малайлары кебек борчакны кырга чыгып чүпләрсез! Табын янына! Зиннәтулла хәзрәт килеп утырды һәм, балаларга дәшми калган өчен хатынының гадәттә әйтелә торган «син дә ата булып шуларга бер сүз дәшмисең» дип әйтәсен алдан сизеп: — Әдәпле генә утырыгыз, балалар! Тату гына утырыгыз. Талашлы табынга шайтан килер, шайтан килсә табынның бәрәкәте очар, дигән китап, — диде. Өстәлгә, буланып һәм күкерт исе кебек төче исләр чыгарып, борчак талканы килеп утырды. Балалар кашыкларын кулларына тагы да ныграк кыса төшеп, күзләрен талканлы табакка төбәделәр һәм әтиләренең «бисмилла!» дип кашык сузуын гына көтеп калдылар. Ниһаять, әтиләре, бисмилласын әйтеп, кашыгын табакка сузды. Команданы гына көтеп торган солдатлар кебек, алты кашык берьюлы табак белән авыз арасында уйный башлады. /Малайларныкы башкаларныкыннаи җитезрәк уйный башлавын күреп, әниләре: — Суынганын көтегез! Ничек авызыгыз пешми? — дип карады. Әмма аңа карап, кашыкларның җитезлеге салмакланмады, «эһ» дигәнче шактый зур агач табак белән куелган талкан яртыга калдык Шул вакыт ишек алды баскычы шалтырап китте. Шуның артыннан ук ишек ачылды һәм анда күрше Саттар абзыйның уртанчы улы /Мөхәммәтсафа күренде. — Сөенче! — дип кычкырды ул. — Теге ни... Әле генә таудан йөгереп менгән булырга кирәк, малайның сулышы кысылды һәм ул беравык, сүзен әйтә алмый, еш-еш сулап торды. Шул арада һәркем үзенчә уйлап алды. — Нинди сөенче булыр икән?—дип уйлады, дөньяның сөенечләреннән инде өмет өзгән һәм аның хафаларына да артык исе китмәгән, Зиннәтулла хәзрәт. Ләкин «сөенче» дигәч тә, ни өчендер, аның күз алдына егет чагындагы бер вакыйга — матур кара айгыр җигеп, Мәмдүдәнең анасы Камиләне килен итеп төшереп алып кайтканда күпер башында атның чыгымчылап китүе, шунда үзенең сикереп төшеп, егетләрчә җитезлек белән атны авызлыгыннан тотьнп туктатуы һәм җитәкләп күпердән алып чыгуы, шул вакыт куркып, каушап калган Камиләнең тынычланып, аңа сокланып һәм оялчан гына елмаеп каравы, килеп басты... — Нинди сөенче? — дип уйлады Латифә остабикә, — әллә хәзрәткә берәр бай былтыр бирми калган ашлык гошере я нәзер сәдәкасы итеп тавык-фәлән китерде микән? — дип уйлады. Нинди сөенче микән? — дип уйлады кызларның өлкәне Саҗидә. Аның яшь йөрәге өчен бик күп нәрсә «сөенче» булыр төсле тоела, шуңа күрә аның башыннан шул арада әллә ниләр кичеп алды: күктә беренче салават күпере сызылып күрендеме, әллә ксмәе Мәрхабә аны утырмага чакырырга килдеме, әллә ерактан берәр күптән күрмәгән кешесе әйләнеп кайттымы, әллә...
«32 
 
Ул арада, олыракларның «сөенче хәбәр» белән мавыгып китүеннән файдаланып, кечкенә Мөнир белән Кәшфинур үзара ызгыш чыгардылар. Кәшфинур, ни өчендер, энесенең кашыгын тартып алган булырга кирәк, Мөнир кычкырып елап җибәрде. Латифә күтәрелеп, малайларның икесен дә дөмбәсләп алды, тегеләр шып туктадылар. Шунда гына Мөхәммәтсафа: — Мәмдүдә апаның улы кайтты,—дип башлаган хәбәрен әйтеп бетерде. — Габдулламы? — дип кычкырды берничә тавыш. — Габдулламы? — дип тапкырлап сорады Саҗидә һәм, җавабын да көтми, тпз генә битен сыйпап алды да, урыныннан торып, капкага йөгереп чыкты. t Инеш күпереннән чыгын, Зиннәтулла хәзрәт өенә таба алҗыган ат акрын гына үр менеп килә, арбада чыптачы Хөсәен белән алты-җиде яшьлек малай утыра, әйе, бу чынлап та Габдулла иде. 

Габдулланың кайтып төшүе өйгә һәм өйдәгеләрнең үзара мөнәсәбәтенә икенче төс кертте. Балалар өчен бу шактый зур яңалык булды. Алар аңардан каланы сораштылар. Габдулла аларга алтын тимгелле яшел бәхет кошы турында, Нигъмәт абзыйның әллә кайда утлап йөргән кызыл күзле ачу үгезе турында, Әптелбәрнең күлгә чумып, аның төбеннән тәңкә алып чыгуы турында, сукыр хәлфәнең күңел күзе һәм башкалар турында сөйләде. — Кала зурмы? — дип сорауга ул: — Юк, Өчиле хәтле генә, тик аның су аръягында Иске Бистәсе белән Ташъягы бар, Өчиленең юк, — дип җавап бирде. Аннан алар инештә бакаларга таш атып уйнап йөрделәр. Кояш баегач, мәчетнең идән астына колакларын куеп, анда мөселман җеннәренең «намаз укыганнарын» тыңладылар. Берни ишетмәсә дә, Габдулла балаларның сузенә ышанды. Икенче көнне алар «Җуа чыкмаган микән?» дип урманга менделәр, әмма буш кайттылар. Габдулла аңа да күнде. Аңа боларныц һәммәсе яңа һәм тансык иде. Әмма сүзләр сөйләнеп, уеннар уйналып, йөрисе җирләр йөрелеп бетте. Балалар Габдуллага суына башладылар. Алар аналарының Габдуллага тискәре каравын да сизеп алганнар иде инде. Бер көнне балалар, өйдә үзләре генә калгач, Габдулланы «кала карачкысы», «килмешәк» дип үрти һәм рәнҗетә башладылар. Кәшфинур Габдулланың кулын тотып: .— Кетәнме — бүзме? — дип сорады. — Кетән, — диде Габдулла. — Бер чеметәм дә китәм, — диде Кәшфинур һәм Габдулланың кулын бик нык чеметеп китеп барды. Габдулланың күзеннән яшьләре чыга язды, әмма ул сер бирмәскә тырышып, Кәшфинур яңадан килгәч: — Юк, кетән түгел, бүз,—дип үчләште. Кәшфинур: — Алайса, мин чеметәм, син туз! — дип Габдулланың кулын тагы да ныграк чеметеп алды. Балалар, рәхәтләнешеп, бик озак көлделәр, Габдулла, кулының авыртуына чыдый алмый, почмакка барып утырды һәм кулының чеметелгән җирен авызына терәп еларга тотынды. Балалар аны «елак, елкы колак» дип үчекләделәр. Әле дә ярый, сабагын
33 
 
нан Саҗидә кайтеп керде. Ул Габдулланың яшен сөртте, юатты һәм үзенең энеләрен бик нык битәрләп алды. Шул көннән алып, ул Габдулланы кемнең генә булса да җәбереннән сакларга, һәрвакыт аны үз янында тотарга тырышты. Зиннәтулла хәзрәт Габдулланың кайтуына кинәнмәде дә, көймәде дә... Ул аның өчен алла тарафыннан җибәрелгән кечкенә әманәт, һәм Зиннәтулла хәзрәт алла каршында үзен аның өчен җаваплы саный иде. Шуның 'өстенә, ул аның өчен сөйгән кызы Мәмдүдәнең шәүләсе иде бит! Тик Латифә өчен генә Габдулланың кайтып килүе көтелмәгән вакыйга булды. Өйдә тагын бер тамак артты. Өстәлгә тагын бер кашык куярга һәм җиде кешегә пешкән ашны инде сигезгә бүләргә кирәк булды. Шуның ачуыннан ул өйдә тегесен төртеп, монысын аударып йөри торган булып китте. Зиннәтулла хәзрәт моның өчен күңеленнән рәнҗесә дә, тора-бара аны аклап: — Нишләсен соң инде, бичара, бөтен тормышны ул алып бара бит. Дөнья үземә генә калса, — ходай күрсәтмәсен берүк, — менә бу итәк тулы бала белән мин нишли белер идем, — дип уйлады. Шуңа күрә ул бер көн хатынының үз күз алдында, Габдулланы күпсенеп: — Сораучы табылса, бүген үк тотып биреп җибәрер идем дә, синең кебек булдыксыз, артык тамак кемгә тансык соң? — дип Габдулланы битәрләп торуын ишеткәч, бер сүз әйтмәде. Габдулланы кире шәһәргә җибәрү юлы беткән иде инде. Ләкин Латифә өметен өзмәде. Шәһәргә булмаса, тирә-як авылларның берәр- сенә озатып булмасмы, — дип, ул Өчилегә кнлеп«китеп йөрүчеләрдән сораша торды, хәтта шул эш белән күрше Чиканаска барып кайтты. Ниһаять, ерактан эзләгән бәхет якын гына булып чыкты. Бер көнне янәшә тыкрыктагы Габдулланың Кырлайга кияүгә киткән кызы Нәфисә кунак булып кайтты һәм, Латифәнең ниятен ишетеп, аңа үзе килде. Ул Кырлайда торучы Бикҗан Сәгъдиенең яхшырак атадан калган берәр үксезне уллыкка алырга уйлавын сөйләп бирде. Габдулланың мулла малае икәнен белгәч үк: — Риза булыр, дүрт куллап риза булыр. Үзе мәхдүм дә булгач, изге рухларның догасы белән яши торган бала инде бу алайса, аягы бәрәкәтле булыр. Теләсәгез, тотам да Сәгъди абзыйга кайтып әйтәм,— диде. Шунда Габдулла беренче тапкыр әбисе авызыннан үзе турында бер дә көтелмәгән сүзләр ишетте: — Бик ипле, бик тәүфыйклы бала. Үзе бик тәмиз, яткан-торган урынына күз төшереп йөри, әйткәнгә колак сала, үзе би-и-и-ик зирәк булырга ошый... Моңарча үзенә гел кырыс килеп торган әбисенең бу сүзләрен ишетү Габдулла өчен гаҗәп тә, рәхәт тә тоелды. Гаҗәп — чөнки әбисе авызыннан ул моңарчы һәрвакыт тәмсез сүз генә ишетеп килде. Рәхәт,— чөнки әбисе аны шулай күккә күтәреп мактаганнан соң, нигә җибәрсен? Монда никадәр авыр булса да, аның инде.яңадан башка җиргә күчү теләге юк, кулдан-кулга күчеп йөрүдән ул тәмам бизгән иде. Дөрес, монда яхшы түгел, әмма башка җирдә бәлки моннан да начаррак булыр, кем белә? Аннан соң, ни дисәң дә, бу үз анасы белән бергә яшәп калуның истәлеген саклап килгән авыл бит! Монда аның үз анасы булмаса, үз бабасы бар, аны үз итүче Саҗидә апасы бар. Бер уйлаганда, әби дә начар кеше түгел, әнә ул аның турында нинди әйбәт сүзләр сөйли... 
•3. .с. ә.- № 11.  
34 
 
Ләкин әби Нәфисә белән булган сүзен болан дип бетерде: — Дөньяларыбыз авыраеп китмәгән булса, бер дә генә үземнән җибәрмәс идем дә бит, нишләмәк кирәк?.. Менә сиңа кирәк булса! Мактады-мактады да инде җибәрергә риза! Дөньяларыбыз авырайды, имеш! Дөнья авыр була инде ул, җиңел булгач, ул дөнья буламыни? Авыр булса ни, ул — риза! Нәфисә, саубулашып чыгып китте. Габдулланың аңында бер генә нәрсә утырып калды: димәк, ул тагын каядыр китәргә, кемгәдер тапшырылырга тиеш... Шул көннән алып, ул көн саен үзен алырга килүләрен көтте. Басудан авылга таба килүче олауны күрсә, йөрәге кысылды. Бер көнне Өзәк ягыннан бер олау килеп инеш аша боларның авылына керде һәм, таудан менеп, нәкъ болар өенең чатына туктады. Габдулла шундук өй артына, аннан лапаска йөгерде һәм андагы кечкенә тишектән үтеп, ындырга чыгып китте. Анда, узган еллардан калып тирес белән бергә черегән салам өеме тора иде. Габдулла барып, шуның артына чүгәләде һәм кичкә кадәр шунда качып утырды. Кояш баер алдыннан ул үзен эзләп йөрүчеләрнең тавышын ишетте. Әбисенең тавышына ул бөтенләй жавап бирергә теләмәде. Бабасының тавышына дәшергә һәм аңардан бер кая да җибәрмәвен сорарга теләгән иде, тагын куркып калды. Аннан соң ул Саҗидәнең йомшак кына йөрәк тавышы белән: — Габдулла, җаным, кайда син? — дип дәшүенә елап җибәрде... Аны алып кайттылар. Гаҗәпләнүенә каршы аңа берәү дә ачуланмады. Бая килеп туктаган ат бөтенләй башка берәүгә, башка бер йомыш белән килгән ат булып чыкты. 

Кырлайның Сәгъди абзый килеп кергәнне Габдулла сизми дә калды. Ул хәтта аны үзен алырга килгән кеше итеп тә уйламады. Сәгъди абзый кереп сәлам бирде дә, сәкегә килеп утырды һәм озын гына итеп дога кылды. Аннан соң хәзрәт тә исәнлек-саулык сорашып алып китте, ә үзе һаман күз кырые белән Габдуллага карады. Күз очларыннан колакларына лгаба, күзенең нуры шикелле булып, тармакланып киткән ягымлы җыерчыклары аны һәрвакыт елмаеп торган кебек күрсәтәләр иде. Хәзрәт белән сүзен бетерүгә, ул Габдуллага таба бөтен гәүдәсе белән борылды да: — Я, мәхдүм, минем улым буласың киләме? — дип сорады. Бу вакыт аның күкселсоры күзләрендә әллә никадәр изгелек белән бергә, ниндидер кызгандыра торган ялынычлы моң күренеп тора иде. Әйтерсең, Габдулла аның ярдәменә түгел, ул Габдулланың ярдәменә мохтаҗ! Габдуллага бу кечелекле һәм тәшвишле караш тәэсир иттеме, әллә ул «бу әйбәт кешегә хәзер үк риза булмасам, барыбер берәр начар кешегә тап булырмын» дип курыктымы, үзе дә сизмәстән: — Килә! — дип куйды... Җыену озакка сузылмады. Кунакны кыстап утыртырлык сый-мазар булмагач, чәй эчеп тормадылар. Чыгар алдыннан, түгәрәкләнешеп, бераз тынып утырдылар. Аннан куллар күтәреп, кыска гына дога кылу булды һәм бары да йортка чыктылар. Аида туры кашканы нәзек кенә дуга белән җиккән иске читән арба тора иде. Сәгъди абзый шул арбага Габдулланы менгезеп утыртты да, дилбегәне алып, телен шартлатты. Ат кузгалу белән үзе дә кырын гына арбага егылды. Капкадан чыгу
35 
 
белән арба артына ике малай асылынмакчы булган иде, Сәгъди абзый әйләнеп, ачулангансыман: — Ай, рәхмәт төшкерләре! — дип кычкыруга, тегеләр коелып калдылар. Габдуллага бу бик кызык булды. Ат юыртып авылдан чыгып китте. Юл Габдулла өчен көтелмәгәнчә күңелле булып чыкты. Авылдан чыгып үр менгәнче аларны вак ташлар өстеннән талгын аккан инешнең җай тавышы озата барды. Чикаиас юлына чыгу белән куерып үскән туйралык шаулап, яз кошларының шатлыклы тавыш белән яңгырап торулары каршы алды. Сәгъди абзый, тирә-ягына каранып: — һай, матурланып килә сәхралар,—дип тойгыларына бирелеп алды һәм дәртләнеп: — На, малкай!—дип куйды. Бу тавышка ат бераз юыртып китте һәм тагын салмакланды. — На, карале! —дип гаҗәпләнгәнсыман, Сәгъди абзый дилбегәне селкетеп куйды. Аның гаҗәпсенгәнсыман «на, карале!» дип дәшүе, юл буе берничә кат тапкырланды һәм бу Габдуллага бик кызык һәм бик ягымлы тоелды. Аның сөйләшәсе килеп: — Ташъякта атлар арт аякларына басып торалар, аннан соң алар кәнфит ашыйлар, — диде. — И-и-и, кара инде син. Кәнфит ашыйлар диген, ә? — дип әллә чынлап, әллә юри генә Габдулланы бәләкәйсетеп гаҗәпсенде Сәгъди абзый. — Каланың атлары да кәнфит ашый инде аның, — шуңа күрә кала инде ул, сала түгел. Ипекәйгә тук булса, шуның белән бик канәгать инде сала халкы, шулай инде, на, карале! Сәгъди абзый дилбегәне атның сыртына йомшак кына суктырып алды. Ат моңа игътибар итми салмак кына атлавында дәвам итте, ләкин Сәгьди абзый инде аны яңадан борчып тормады, үз уңаена куйды. Бераз ул күзләрен уйчан гына алдагы юлга текәп барды-барды да: — Кайгырма, кәнфите булмаса булмас, әмма ипекәй белән катык бар әле, әлхәмделплла! Бездә ач булмассың, улым, инша! алла! — дип куйды. Шуннан икмәк белән катык инде юл буе Габдулланың күңеленнән чыкмады. Аның тизрәк Кырлайга барып җитәсе килде. Сәгать тә үтмәгәндер, алар яшь кенә бер агачлык алдына килеп чыктылар. — Менә шул туйралык артында инде Кырлай, — дип чыбыркы сабы белән төртеп күрсәтте Сәгъди абзый. — Бу менә безнең зират инде... Алар зиратны уңда калдырып, авыл урамына килеп керделәр һәм, уңга борылып, өч-дүрт өй аша иске генә читән коймалы, җил капкалы, салам белән япкан кечкенә өй алдына туктадылар. Сәгъди абзый арбадан төшеп өлгергәнче, өйдән, баскыч такталарын шалтыратып, таза гына гәүдәле бер хатын ашыгып төште дә капканы ачты. Сәгъди абзый атын авызлыгыннан тотып, капкадан алып кереп китте. Зур гәүдәле хатын арба янына килеп: — Төкле аягың белән генә килә күр! — дип Габдулланы көчле кулларына күтәреп алды һәм өйгә юнәлде. Бер көнне Өчилегә килеп киткән Нәфисә апа баскычта елмаеп каршылады: — Әйдүк, мәхдүм, төкле аягың, мул ризыгың белән!... 

Төп йортта энесе Сәйфетдинне калдырып, бүленеп чыкканнан соң,. Сәгъди абзыйның кара-каршы ике өй салып керергә хәленнән килә иде. Әмма ул иң әүвәле атасы Шәмсетдин карттан казнага һәм аерым кешеләргә калган бурычларны түләп бетерергә ашыкты. Ул: «Яңа нигезгә * бурычлы көе керсәм, гомер буена башың бурычтан чыкмас», дип шом- з»
36 
 
ланды. Шуңа күрә ул шушы җиде аршинлы өй һәм аңа терәп салган өч стеналы кечкенә келәт белән канәгатьләнде. «Еллар җиңеләя төшкәч, такта белән ябармын әле» дип, өен һәм келәтен ул вакытлыча гына салам белән каплады. Читән койма белән җил капка да «еллар җиңеләя төшү»нс көтеп калдылар. Еллар үтте. Аларның җиңеләйгән чагы булдымы, юкмы, әмма йортны төзәтергә һаман кул тимәде, кул тисә байлыгы җитмәде, имананы арттырырга һаман җай чыкмады Иманалы булыр өчен Сәгъди абзый ир бала көтте. Хатыны бер-бер артлы ике кыз тапты. Алар да, буйга җитеп, җүнле-башлы кул астына керә алмадылар, чирләшкә булып үстеләр. Соңгы елларны гына бер ир бала дөньяга килде. «Ир бала туса» дип әйткән нәзерен үтәп, Сәгъди абзый зиратның ауган ихатасын торгызды, багана утыртып яңа киштә тотыш чыкты һәм моның өчен халыктан берни алмады. Хатыны Зөһрә апа да бик шатланды. Малайныа исемен. Сәгьдетдингә ошатып, Садретдин куйдылар. Бик тере, бик акыллы булып үсеп киләдер иде, быел инде мәктәпкә төшәр елы иде. Узган ел урак өстендә, эч авыру ЬР белән, биш кенә көн ятты һәм үлеп китте. Бик авыр булды Сәгъди абзый белән Зөһрә апага, бик! Икесе дә. шул бала хәсрәте белән булса кирәк, бик бетеренделәр. Аеруча Сәгъди абзый тиз картаеп китте, чәч белән сакалга яртылаш чал инде, үзе йөргәндә аягын өстерәбрәк, билен тотыбрак йөри башлады. Иорт-җпрне кулында тота белә торганрак хатынга тап килмәсә, Сәгъди абзый үз сәләте белән әллә кая бара да алмас иде, бәлкем. Әмма ярлы йорттан килен булып төшкән Зөһрә апа кайгыны йота белде, нужага сыгылмады. Мөмкин булган һәр эштә иренә булышты. Азык-төлекне келәтендә бөртекләп, валчыклап дигәндәй, җыеп саклады. Шалкан чәчте, бәрәңге утыртты. Шуның өстәвенә ул Иябаш ыруш- шасыннан җиләк, шомырт, Шәбәрде урманыннан чикләвек, балан алып кайтты. Төеп куйган шомырт оннары, койган балан һәм миләш какла- ры аның келЬтендә бервакытта да өзелмәде. Тоташ ике ел булып алган ачлык Зөһрә апаның үз хуҗалыгын тагын да ныграк кысып тотарга өйрәтте. Бу келәткә әйбер нихәтле тиз керсә, аннан шул кадәр озак чыкты. Шуңа күрә алар күрер күзгә элен-салыи гына яшәсә дә, кеше күзенә карап яшәмәделәр. Габдулла менә шул йортка килеп төште. Аны алып кайту, әлбәттә, Зөһрә апа белән Сәгъди абзыйның үлгән' уллары Садриның хәсрәтен җиңеләйтү белән дә, алдагы җир бүлүдә имана алу белән дә, шулап ук яхшы ел буласын сизенү белән дә бәйләнгән иде. Габдулла өйгә керү белән өч олы кеше аның тирәсендә йөгереп дигәндәй йөрделәр. Зөһрә апа баздан салкын катык алып керде, каерып икмәк кисте. Нәфисә апа Габдулланы юындырып, табынга утыртты. Сәгъди абзый аны, кыстый-кыстый, сыйлады. Габдулла катыкны туйганчы ашады. Хәтта ярты телем икмәге белән җамъяк төбендә ике-өч кашыктай катыгы артып калды. Ул ашыгып кына битен сыйпап алды да, Бистәдәге гадәтенчә, калган сыныгын алып, тышка чыгып китмәкче булды. Ләкин аны кире урынына утырттылар. — Сыныгыңны урынында ашап бетер, улым, аннан чыгарсың.— дип кисәтте аны Зөһрә апа. — Басып ашап йөрергә ярамый, Габдулла, гөнаһ була, —диде ягымлы гына итеп Нәфисә апа. Сәгъди абзый да икмәкне хөрмәт итәргә кирәклекне аңлатты һәм шул турыда гыйбрәтле бер хикәя дә сөйләп бирде: — Менә мин сиңа сөйлим әле, син тыңлап тор! Әнә теге Зирекле башына өй салып утырган Күтәрмә Хәйберахман асылда Кырлай ке- 


 
шесс түгел. Ул монда Ябынчыдаи килеп утырган. Аның бабалары че- . pen чыккан байлар булган. Әмма нәселдән кала килгән байлар түгел, кинәт баеп киткән байлар. Ябынчыга тәү башта килеп утырган бабалары Үрәзмәт карт яшь чакта бер ярльп көтүче булган. Бервакыт бу кинәт баеп киткән. Анардан: ничек баеп киттең син, Үрәзмәт абзый? — дип сораганнар. Аның хикмәте менә болай булды, дигән Урәзмәт карт һәм сөйләп биргән. «Бер вакыт мин җирг^ ялгыш икмәк валчыгын төшердем дә, шуны эзләп-эзләп тә табалмадым. Валчык тапталмасын дип, шул җирне киртәләп тора идем, — ап-ак сакаллы бер карт килеп сәлам бирде. «Улым, нишлисең?» — дип сорады бу. Мин икмәк валчыгын төшереп, шуны таба алмавымны һәм шуның гөнаһсыннан куркып, шул урынны, ихаталап куярга теләвемне сөйләдем. Шуннан теге карт: «ай, рәхмәт, улым, икмәкне бу хәтле кадерли белгәнең өчен, бай булырсың син», диде дә күздән югалды. Хөзер Ильяс үзе булган күрә- / сең. Шуннан, син күр дә мин күр, Үрәзмәт карт кинәт баеп киткән. Байлыгы җиде буынга җиткән. Без Хәйберахманнан сорыйбыз, кая соң, ягъни, синең ата-бабадан калган дәүләтең? — Без ата-бабабыздан калган байлыкның кадерен белмәдек, ди Хәйберахман, — икмәкне исраф иттек, — ди, шуңа күрә хак тәгалә безнең кулдан дәүләтне тартып алды, ди. Менә терә сиңа! Күрдеңме? Зөһрә апа өстәп куйды: — Син, улым, кала җире белән үлчәмә. Анда икмәкнең кадере юк. Ашаган белми, тураган белә аны, — диде. • Бу — Габдулланың Кырлайда алган беренче сабагы булды. 
(Ахыры киләсе санда).