ПРОФЕССОР САМАТОВ
Пьеса биш пәрдәдә, тугыз картинада
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ IV КАРТИНА
Саматов квартирасы. Пәрдә ачылуга Саматов кайтып керә, Сабира аны каршы ала.
Саматов. Сабира апа, миңа тиз генә чиста киемнәремне, яңа костюмымны алып бир әле. (Ашыга-ашыга чишенә.)
Сабира. Кая китәргә җыенасың?
Саматов. Мине телефонга чакырганнар. Москвадан.
Сабира. Беләм. Әйттеләр. Үзебезнең өйдән генә сөйләтмисеңмени?
Саматов. Телефон эшләми бит.
Сабира. Эшләмәгән кая! Күптән эшли башлады. Телефон шалтырый. Әнә! (Телефонга бара.)
Саматов. Тукта, тукта, үзем. (Телефон трубкасын ала.) Әйе, эне, шул номер үзе. Әйе, профессор Саматов квартирасы. Яхшы, бик яхшы ишетелә. Әйе, эшли, рәхмәт. (Телефон трубкасын куя.) Телефон эшлиме дип тикшерәбез, диләр.
Сабира. Син кайтканчы да тикшергәннәр иде инде. Ни булган соң аларга ул кадәр?
Саматов. Бик яхшы. Өйдән генә сөйләшербез. Мин кырынып та өлгерермен әле.
Сабира. Сөйләшкәч, кырынырсың. Өйдән чыгасы булмагач.
Саматов. Эш үткәчме? Рәхмәт. Кайнар суың бармы? (Кырыну приборлары хәзерли башлый.)
Сабира. Телефон аша күрмиләр ич инде сине, Закир.
Саматов. Ә беләсенме син, кем сөйләшәчәк минем белән?
Сабира (кызыксынып, сагаеп). Кем?
Саматов. Иптәш Сталин үзе!
Сабира (каушап). Сталин! Үзе! Нигә аны башта ук әйтмисең. (Ашыга-ашыга Саматовка киенергә, юынырга, чистарынырга булыша.)
Саматов кырынырга утыра. Телефон шалтырый. Сабира алмакчы була.
С а м а т о в. Үзем, үзем. (Телефонны ала.) Әйе, тыңлыйм. Исәнмесез. Өйдә, өйдә. Озакламый? Әзер. Рәхмәт. (Телефонны куя.) Обкомнан белешәләр.
Сабира. Миңа да тыңлап торырга ярамас инде?
Саматов. Нәрсәне?
Сабира. Сезнең телефонда сөйләшкәнне.
Саматов. Тик шаулама гына.
Сабира. Тынымны да чыгармам. (Өс-башын төзәтә башлый.) Телефон шалтырый. Саматов. Үзем! (Телефонда.) Ә? Элик? Өйдә юк ул. Мәктәптәдер... Малайлар белән уйнап йөри торгандыр... Кем соң син? Вова?.. Нинди Вова?.. Ә, ярар, әйтермен. (Телефонны куя.) Шайтан малайлар.
Сабира. Эликны сорыйлармыни? Инде телефон эшли башлады: тынгы бирмәсләр.
Саматов. Кайда йөриләр соң ул балалар?
Сабира. Тимур командасы җыелышы дигәннәр иде...
Саматов үз-үзен тәртипкә китерүен дәвам итә. Телефон.
Саматов. Үзем, үзем. (Телефонда.) Алло! Зарар юк, зарар юк. Кем кирәк иде. Сабира апа?.. Сабира апа, мә. Бик озак сөйләшмәгез.
Сабира (телефон трубкасын ала). Кем бу? Ә-ә, нихәл?.. Кыскарак сөйлә әле, эшем ашыгыч. Ә? Вермишель? Өченче магазинда?.. Вакытым юк шул. Әйтүеңә рәхмәт. Ярый, алмый калсам калырмын инде, хуш... (Трубканы куя.)
Саматов. Бу телефонга тынычлык юк икән мескенгә. Янында утырмаганга күрә генә беленми икән. Тагын да ераграк күчерергә кирәк булыр.
Телефон. Самат трубканы ала. Тыңлыйм. Ә? Юк, юк, өзмәделәр. Үзе куйды. Аның вакыты юк... Китте ул, китте. Ике сәгатьтән шалтыратырсыз. (Куя.) Әлеге хатын: «Самай кирәк җирендә өзделәр», ди. Сине сорый.
Сабира. Бик яхшы иттең, ярар. Югыйсә, бер сөйли башласа, туктата торган әмәл юк аны.
Саматов (төзәтенеп бетеп, үз алдына). Тукта! Нәрсәләр сөйләшермен мин аның белән? (Кәгазь-каләм ала.)
Телефон шалтырый.
Саматов телефон трубкасын ала. Тыңлыйм. Ә, Алексей Ефремович? Исәнмесез? Кайтып та җиттегезмени? Яхшы хәбәр?.. Ә?.. Алло!.. Ә?.. Әйе,
Саматов. Москва... Рәхим итегез. (Кулы белән Сабирага «шаулама» дигән ишарә ясый. Бераз тынлык.) Әйе, әйе. Мин, үзем. Яхшы, яхшы. Мин әзер. (Кулы белән тагын «шаулама» дигән ишарә ясый. Бераз вакыт киеренке тынлык.) Исәнмесез, Иосиф Виссарионович... Бик яхшы, рәхмәт, рәхмәт, Иосиф Виссарионович! Шулаймы? Әйе, әйе. Мин бик шат. Рәхмәт. Биредәге иптәшләргә аңлатып бетә алмадым ахрысы... Булыр, дисез. Рәхмәт! Ярарлык, ярарлык. Яхшы... Бик зур рәхмәт, Иосиф Виссарионович... Хушыгыз. (Озак вакыт сүзсез телефон трубкасыннан аерыла алмый тора. Трубканы куя башлый да, нәрсәдер ишеткән кебек булып, яңадан колагына китерә. Бераз тыңлап торганнан соң, трубканы куя. Йөзе шатлык елмаюы белән балкыган хәлдә, сүзсез торганнан соң.) Ишеттеңме, Сабира апа?
Сабира. Ишеттем. Тик аңлап кына бетерә алмадым.
Саматов. Үзе! Иосиф Виссарионович!.. Исәнлек-саулык тели. Мин күтәргән бер мәсьәлә аңа барып ишетелгән. Тәкъдимемне ошаткан. Тормышка ашырырга кирәк, ди. Ярдәм итәрләр, ди. Барыбызга да исәнлек- саулык тели... Кәримә кайда соң әле минем, тагын кайтканы юкмы?
Сабира. Телефон эшли башлаганны белмидер инде. Шалтыратыр иде. Саматов. Нигә үзебез шалтыратмыйбыз соң без аңа? (Телефонны ала. Дискны әйләндереп, номерын җыя.) Алло... Госпитальме? Кәримә Юсуповнаны чакырырга мөмкинме?.. Алаймы? Соңыннан булса да, әйтегез зинһар үзенә, өйгә шалтыратсын...
Саматов. Аның ире... Хушыгыз. (Трубканы куя.) Хатынга тынычлык юк... Миңа да эшкә чумарга вакыт. Тизрәк, тизрәк эшкә керешергә. Фронтка булышырга кирәк. Тукта әле, академик шалтыраткан иде бит миңа... бүленеп калдык. Шалтыратыйм да, янына барып кайтыйм әле. Ишектә звонок.
С а б и р а чыга. (Саматов телефонны алып.) Исәнмесез... Миңа Алексей Ефремович кирәк иде. Өйдә юк?..
Сабира (үзе алдан кереп). Академик Абрикосов.
Саматов. Гафу итегез! (Телефонны куя. Абрикосовны каршы алып). Рәхим итегез, Алексей Ефремович. Сабира, ашыгыч кына пышылдап, нидер әйтә һәм чыгып китә.
Абрикосов. Телефонда сезнең белән кем сөйләшкәнен белеп калдым да, машинага утыр да оч... Тәбрик итәргә ашыктым. Исәнмесез. (Күрешәләр.) Юлбашчы игътибарына лаек булырлык инициативагыз белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Сама то в. Рәхмәт, Алексей Ефремович. Моңа бит сез сәбәпче булдыгыз.
Абрикосов. Сәбәпче — сез үзегез. Мин ишеттерүче генә. Саматов. Сез бик тиз әйләнгәнсез. Абрикосов. Озак биләнә торган вакыт түгел. Иосиф Виссарионович янында ни барысы 10 минут булдым. Ә ул ун минут... Үзе бер гомер. Шундый эш тәкъдим итәләр миңа! Гомеремдә мине бер эш тә бу чаклы илһамландырганы юк иде әле. Ә минем гомер беләсез, кечкенә гомер түгел бит.
Саматов. Файдасыз үткән гомер дә түгел. Бөтен кешелек дөньясына кыйммәтле җимешләр биргән, иҗат белән үткән гомер.
Абрикосов. Шулай да, миңа йөкләтелгәи бу эш! Тиңе сирәк була торган кадерле хезмәт ул!
Саматов. Гафу итегез, кызыксынырга мөмкинме?
Абрикосов. Сез аны белерсез. Ә хәзергә тик шунысын әйтә алам: аны миңа Сталин үзе тәкъдим итте. Тарихы болай: фронттан бер яшь офицер Иосиф Виссарионовичка хат язган — безнең кулыбызда шундый-шундый прибор булса, бик зур ярдәм итәр иде, дигән. Шуны безнең галимнәр уйлап таба алмасмы икән? дигән. Сталин, бу идея белән бик кызыксынып, Фәннәр академиясенә мөрәҗәгать иткән. Бер группа галимнәр бу эшкә алынган. Шулар җөмләсенә мине дә тәкъдим иткәннәр. Ә мин ул приборга җан кертә торган бер состав табып бирергә тиеш. Хәзер мин шуның белән генә яшим.
Саматов. Әйбәт.
Абрикосов. Ә сезнең идея турында, бәхеткә каршы, мин чынлаи та ялгышкан булып чыктым. Иосиф Виссарионович аны бик яхшы аклады һәм бик ошатты. Әнә бит, үзегезгә дә әйтеп Өлгергән. Телефон.
Саматов (телефонда, шат). Әйе. Ә, Кәримә, исәнме, аппагым? Бик әйбәт, исәннәр. Бик шәп... Әйе, әйе, күңелне күтәрә торган сәбәпләр бар... Үзеңне күргәч әйтермен... Нәрсә, тагын югалдың син... (Җитдиләнә.) Алаймы? Бүген дә кайта алмыйсыңмы? Кызганыч!.. Яхшы. Хуш. Шалтыратып тор. (Телефон трубкасын куя. Авыр сулап.) Тагын яңа партия яралылар! Тиз хәрәкәт итәргә кирәк безгә, Алексей Ефремович, тиз. Бөтенебезгә. Фронт мондый хәлдә булганда, һәр көне дәһшәт! Абрикосов. Әйе, Закир Галимович! Ләкин бу хәл озакка бара алмас. Сугыш озакка тартылмас дип әйтмим, ләкин бу рәвешле дәвам итә алмас! Тик ятмый безнекеләр... Фронтта да, тылда да. Телефон.
Саматов (телефонда). Әйе, тыңлыйм. Исәнмесез. Яхшы. Кайчанга чакырсагыз, шул вакытка барырга мин әзер. Өйдә булам. Яхшы, хушыгыз. (Трубканы куя.) Чакыралар.
Абрикосов. Обком секретаре .янынамы?
Саматов. Әйе. Сезне дә чакырдылармы?
Абрикосов. Чакырдылар.
ПӘРДӘ.
V КАРТИНА
Госплан каршындагы фәнни-техник совет бүлмәсе. Язу өстәле. Канцелярия шкафы. Берничә урындык. Пәрдә ачылганда бүлмә буш. Пәрдә ачылуга Сәгыйдә керә, кышкы киемдә. Аның артыннан кыяр-кыймас кына атлап Сабит керә.
Сабит. Сии биредә эшләүче кеше түгелме, кызым? Сәгыйдә. Юк, бабай, мин үзем дә бирегә йомыш белән килдем.
С а б и т. Алай икән. Моның начальнигы тиз килмәсме икән?
С ә г ы й д ә. Сезгә кем кирәк соң?
С а б и т. Иван Иванычны сорарсың, дигәннәр иде. Шушы бүлмәдә диделәр. Сәгыйдә. Алай булса, сезгә фәнни-техник советның гыйльми секретаре Иван Иваныч Васильев кирәк инде.
Сабит. Әйе, әйе.
С ә г ы й д ә. Утырып торыгыз. Ул тиз килергә тиеш. Сабит (утыра). Рәхмәт. Син үзең дә Иван Иванычны көтмисеңдер бит?
Сәгыйдә. Мин профессор Меридиановны көтәм. Председательнең урынбасары.
Сабит. Алай икән. Җаббар керә. Кулында зур гына төенчек.
Җ а б б а р. Иван Иваныч биредәме?
Сабит. Без дә аны көтәбез. Әйдә уз.
Җаббар. Килерме икән?
Сабит. Тиз килер, диләр. Утыр, кордаш. Җаббар утыра. Үзең кайдан буласың, кордаш?
Җаббар. Шушындагы мин. Шәһәрнеке. Мехкомбинатта эшлим.
Сабит. Мастеровой түгелме?
Җ а б б ар. Скорняк.
Сабит. Күптән эшлисеңме?
Җаббар. Эшләп-эшләп, бер арып туктаган идем инде. Сугыш башлангач, яңадан кердем. Фронтовикларга жылы туннар тегәргә кирәк бит. Бик күп кирәк.
Сабит. Күптәнге мастер икән, алай булгач?
Җаббар. Заманында иң затлы мехлардан бер-берсе өчәр мең тора торган мантолар җыя идем. Мирный вакыт акчасы белән өч мең!
Са б и т. Алай. Хәзер эшләр бик начар түгелме соң?
Җаббар. Ярыйсы. Үзем дә эшлим, яшьләрне дә өйрәтәм. Тик, безнең кебек карткоры казынырга ярата бит ул. Тегесенә дә эч поша, монысына да. Чүпне дә әрәм итәсе килми...
Сабит. Сөйләмә. Картайган саен мал кадерен белә барасың икән ул.
Җа б б а р. Үзең колхоздан ахры?
Сабит. Колхоздан.
Ж а б б а р. Анда эшләр ничек бара соң сезнең?
Сабит. Сорама инде, кордаш, хатын-кыз да, бала-чага. Аннан-моннан безнең кебек карт-коры калды. Шулай да бирешергә исәп юк. Көзне дә сынатмадык алай. Язга ныклабрак хәзерләнергә ният.
Җаббар. Бирегә нинди йомыш белән килүен?
Сабит. Мин үзем агротехник булып эшлим. Ашлык уңышын күтәрү турында кайгыртып йөрибез.
Җаббар. Галимнәрдән киңәш сорарга булдыңмы?
Сабит. Нигә сорамаска, ди? Үткән ел бодай чәчкән идек. Бик үк шәп уңыш бирмәде бирүен. Шулай да, өметсез түгел. Хикмәт: кечкенә бер урында бик шәп котырып үсте. Бөтен җирдә дә шулай үскән булса, күз күрмәгән, колак ишетмәгән уңыш ала идек.
Җа б б а р. Менә хикмәт, ә?
Сәгыйдә. Кечкенә дигәнегез, ничә гектар булыр?
Сабит. Нинди гектар ди ул? Уч төбе хәтле җир диярлек. Бер көлтәлек урын.
Җаббар. Ә... Ул кечкенә урынның хикмәте нәрсәдә икән соң?
Сабит. Менә шул-шул. Хикмәтен белсәм, монда килеп тә йөрмәс идем... Шул җирнең туфрагын алып куйган идем. Тикшерергә дип. Нинди ашлама эләккән икән, шуны галимнәр тикшереп әйтеп бирмәсләрме икән, дип, монда китергән идем. Туфрагымны алып калдылар. Нәтиҗәсен белергә шушында килерсең, дигәннәр иде. Иван Иваныч әйтер, диделәр.
Җаббар. Әйтерләр; әйтерләр дә, кирәк ярдәмне дә күрсәтерләр. Бик зур акыл ияләре утыра, ди монда. Шәһәребездәге галимнәр шушында, хөкүмәт каршында, бергә тупланып, шундый галимнәр советы төзегәннәр. Шәһәргә дә, бөтен республикага да үзләренең белемнәре белән бик зур ярдәм күрсәтәләр, ди. Теге-бу заводка берәр төрле чимал җитми тора икән, шушында гына хәбәр итәләр, ди. Хәзер уйлап табып бирәләр икән. Мәскәүдән, Ленинградтан килгән галимнәр дә шушында икән. Араларында җиде кат җир астындагын күрә торган галимнәр бар. ди. Безнең республикада моңарчы берәүнең дә башына килмәгән әллә никадәр байлыклар, хәзинәләр табып биргәннәр.
Сабит. Җир мае да бик күп икән, ди бит бездә. Шушылар тапкан, ди. Дөресме икән, кызым?
Сәгыйдә. Дөрес, бабай. Бездә бик зур нефть запасы барлыгы ачылды. Хәзер бик көчле рәвештә эзләү, аларны җир астыннан чыгару эшен оештыру бара.
Җаббар. Син аларның эше белән яхшы таныш күренәсең, кызым? Сәгыйдә. Әйе, беләм. Партия җитәкчелеге белән оештырылып җибәрелде бу эш. Бик күп эшләр эшләнә монда хәзер.
Җаббар. Шуны ишетеп, менә мин үзем дә бер тәкъдим белән килгән идем. Дөрес, ул галимнәр уйлап тапкан зур эшләр белән чагыштырганда, минем тәкъдим бәлки көлке дә булыр. Шулай да, сугыш вакытында... Васильев Иван Иваныч керә. Култыгында портфель. Өске киемен салган.
Сәгыйдә (торып). Исәнмесез, Иван Иваныч?
Васильев. Исәнмесез, мине көтәсезме?
Сәгыйдә. Менә бу иптәшләр сезне көтә. Сабит, Җаббар — Васильев белән исәнләшәләр. Васильев өстәл түренә утыра. Суыктан калтыранып куя.
Сабит (аның алдына килеп). Иван Иваныч, мин «Кызыл таң» колхозыннан... Туфрак калдырып киткән идем. Шуның нәтиҗәсен...
Васильев. Әһә, әйе, әйе, беләм. Утырыгыз, хәзер әйтәм. (Өстәл тартмасын ачып, папка ала. Авыз эченнән мыгырдап, укып.) Әһә, әйе, әйе... Сезнең ул туфракны тикшергәннәр. Серен дә ачканнар. Аммиак эләккән ул туфракка.
Сабит. Үзем дә шулайдыр дип уйлаган идем. Васильев. Димәк, сезнең җиргә аммиаклы ашлама кирәк. Иң яхшысы — амселитра дигән ашлама. Ул үзе болай хәзергә күп җирләр өчен дефицитлы булса да, сезнең район өчен табу җиңел. Бик яхшы нәтиҗә бирәчәк, ди. Менә нәтиҗәләре. (Кәгазь бирә. Суыктан калтыранып куя, һавага тынын өреп карап.) Салкынрак.
Сабит кәгазьне алып, аны укып маташа.
Җаббар (Васильевның суыктан зарлануына игътибар итеп). Азрак ягалар ахры сезнең биредә?
Васильев. Вакыты шундый. Ягулыкны кысыбрак тотарга туры килә. Җаббар (төенчеген чишеп, аннан җыйнак кына итеп тегелгән мех жилет чыгара). Иван Иваныч, пиджагыгыз өстеннән менә шуны киеп җибәрегез әле, салкын тимәсен.
Васильев. Ни сөйлисез сез?
Җаббар. Киегез, ки. Курыкмагыз. Бу минем заявлением шундый. (Васильевка кидерә башлый.)
Васильев. Кирәкми, нишлисез сез? Нинди заявление?
Җаббар. Курыкмагыз, курыкма. (Ирексезләп дигәндәй, кидереп.) Менә шулай. Мәгънәсен соңыннан аңлатырмын. Бу карт белән эшегезне бетерегез.
Сабит. Я, аңлатып-бир инде алайса, мин дә ишетеп калыйм.
Җаббар. Мөмкинме, Иван Иваныч?
Васильев. Я, я, нинди шаян карт булдыгыз соң сез?
Җаббар. Ничек соң, тун бераз җылыттымы?
Васильев. Алыгыз туныгызны. Җылыга өйрәнеп китсәм, тизрәк салкын тияр.
Җаббар. Юк, алмыйм. Ул минем заявлением: Күптән күреп йөрим: безнең фабрикалар тирәсендә ничәмә-ничә тонналап менә шушындый отходлар — мех корамалары әрәм булып череп ята. (Кесәсеннән вак-вак мех корамалары чыгара.) Ә шулардан нихәтле менә дигән туннар. (Үз киемнәрен берәм-берәм күрсәтеп.) Менә мондый бүрекләр, менә шушындый бияләйләр, әиә шундый жилетлар, менә мондый аяк киемнәре тегәргә мөмкин. Дөрес, бик купшы түгел инде алар. Вакытына күрә ярый. Үзебез — тылдагылар шуларны кисәк, фронтка яхшы туннар бирүне бик күп арттырып була. Сабит. Менә кая таба китереп чыгарды, картлач! (Көлә.)
Васильев. Аңлыйм. (Тун-жилетның эчен әйләндереп карап.) Чынлап та шушындый отходлар файдаланылмый ятамы?
Җаббар. Ята шул.
Васильев. Нигә файдаланмыйсыз?
Җаббар. Безнең комбинат зуррак заказлар үти. Болар белән булыша алмый. Минемчә, аны артельләргә бирергә иде. Менә сез шул эшне, файдасын-зарарын дигәндәй исәпләп карап, хөкүмәт исеменнән тәкъдим итсәгез, аны эшләүчеләр табылыр. Аларны ялгау кыен түгел хәзер. Кул белән ялгарга булса, бәлки биш тиенлек куян, ун тиенлек зыян да булыр иде. Машина ялгый бит аларны хәзер. Техника үсте...
Васильев. Яхшы. Рәхмәт. Чираттагы утырышның көн тәртибендә отходлардан файдалану эшен оештыру мәсьәләсе карала. Шунда бу турыда да сөйләшербез. Үзегез дә килерсез. Сезнең исем-фамилиягез ничек?
Җаббар. Җаббар Касимович Касимов. Шунсын әйтим: аның эче нәкъ йөз дә бер корама мехтан ялгап эшләнгән.
Васильев (көлеп). Ни өчен йөз дә бер, ә төгәл йөз түгел?
Ж а б б а р. Йөздән дә артык дип сөйләгәндә дә сүзем ялган булмасын өчен, юри шулай эшләдем. Хушыгыз, кадерле вакытыгызны алмыйм.
Васильев. Сау булыгыз. Заявлениегезне карарбыз. Утырыш көне турында хәбәр итәрбез. Җаббар, башкалар белән дә саубуллашып, чыгып китә.
Васильев (Сабитка). Я, анализ нәтиҗәсе аңлашылдымы сезгә?
Сабит. Аңлашылмаган кая! Амселитраны беләм. Безгә аны табу да читен түгел. Химик составы белән дә безнең җир өчен бик яхшы ашлама ул. Шулай булса да, без аңардан тыныч вакытта да файдаланырга теләмәгән идек.
Васильев. Нигә?
Сабит. Бер алама ягы бар: бик тиз оешып катырга ярата. Өеп куйган җирендә таш булып каткан була ул. Аны ломнар белән, кәйләләр белән ватып алып, вагонга төнисең. Станциягә алып кайткач, бушатып алыйм дисәң, вагон эчендә, вагонга калыпланып каткан була. Бушатыр өчен тагын ломнар, кәйләләр белән ватып алырга кирәк. Алып кайтып өеп куясың, чәчәр вакыт җиткәч, карасаң, тагы шул хәл. Ә аны порошок итеп, орлык белән кушып чәчәргә кирәк. Шуңа күрә, тыныч вакытта да артык күп кеше көче кирәк дип, без аны файдасыз тапкан идек. Ә хәзер кеше көчләре мәсьәләсе, үзегез беләсез... Юк, ярамый безгә амселитра!
Сәгыйдә (аны кызыксынып тыңлап торганнан соң). Амселитра? Тукта әле, бабай, әгәр дә аның ярма кебек бөртекле итеп эшләнгәне, оешмый торганы булса?
Сабит. Андые булса, хәзинә булыр иде ул безнең өчен дә, юк шул. Ишеткән идем ишетүен. Пермьда диме шунда, шулай эшләп караганнар, ди аны. Тик барып чыкмый, ди. Бик кыйбатка төшә, ди. Ә һаман укмашуы укмашу, ди. Дым ярамый, ди үзенә. (Иван Иванычка.) Башка берәр гадирәк ашлама тәкъдим итмәделәрме? Мин үземчә чамалап, бер нәтиҗәгә килмәкче идем дә... Белмим шул. Үзебезнең колхозда булган нәрсә белән дә ерып чыгып булмасмы дигән идем. Ул аммиак дигән нәрсәне, беләсез, терлек абзары тирәсеннән дә бик күп җыеп була аны...
Васильев. Менә нәрсә, иптәш, мин үзем бу мәсьәлә буенча белгеч түгел. Сезгә башкалар язып биргән нәтиҗәне генә әйттем. Теләсәгез, мин сезне авыл хуҗалыгы фәннәре докторына җибәрим. Бездә бик зур белгечләр бар. Авыл хуҗалыгы институтына барасызмы?
Сабит. Бик яхшы булыр иде.
Васильев (кәгазь язып биреп). Менә сезгә адресы. Пшеницин дигән профессорны сорарсыз. Колхозчылар белән сөйләшергә бик ярата торган кеше.
Сабит. Булды, рәхмәт. Пшеницин! Фамилиясе дә бик мәгъкул икән. Ярый. Хушыгыз. Рәхмәт. (Китә.)
Сәгыйдә. Иван Иваныч, бу бабай мине бик җитди уйга төшерде әле.
М е р и д и а но в белән Саматов керәләр.
Меридианов. Хәерле көн. (Исәнләшәләр. Меридианов Васильев өстендәге тунжилетка игътибар итеп.) Менә ничек эшне җанлап алгансыз сез,
Иван Иваныч. Мех жилетмы бу? (Тотып карый.)
Васильев. Серле кием бу, Иван Михайлович.
М е р и д и а н о в. Шулай укмыни?
Васи л ь е в. Әйе. Сөйләрмен әле мин сезгә.
Саматов. Җылы күренә.
Меридианов (папирос чыгара һәм башкаларга тәкъдим итеп чыга). Тартасызмы? Саматов ала, башкалар рәхмәт әйтәләр.
Мине сораучы булмадымы? Сәгы й д ә. Миннән башка юктыр.
М е р и д и а н о в. Сезнең эшләр ничек сон, Сәгыйдә Локмановна?
Сәгыйдә. Тикшердек. Бик өметле нәтиҗәләр чыга. Менә шуларны китердем. Мәгез. (Калын гына бер дәфтәр бирә.)
М е р и д и а н о в. Яхшы. Танышырбыз.
С ә г ы й д ә. Ләкин мине бөтенләй көтмәгәндә икенче бер мәсьәлә кызыксындырды әле, Иван Михайлович. Биредә, сезне көтеп утырганда, бик әһәмиятле бер мәсьәлә күтәрелде.
Меридианов. Нәрсә ул?
Сәгыйдә. Әле менә Иван Иванычка да шуны әйтә башлаган идем. Менә хәзер Закир абый да биредә. Киңәшеп алсак яхшы булыр иде.
М е р и ди а н о в. Я, я, рәхим итегез. Сәгыйдә. Әле биредә бер колхозчы булып китте. Шул уңайдан башыма бер уй килде. Амселитра турында сүз чыкты. М е р и д и а н о в. Я, я? Сәгыйдә. Безнең бер аспирант бар иде. Ул үзе сугышка китте. (Саматовка.) Шәрәфне әйтәм. Киткән вакытта ул миңа үзенең эшләнеп беткән диссертациясен калдырып китте. Аның ул диссертациясендә, амселитраны бөртекле итеп, оешмый торган итеп эшләү мәсьәләсе хәл кылынган. Әгәр дә ул эшләгән шул мәсьәлә кабул ителерлек булса, аны тормышка ашырып булмас иде микән? Турыдан-туры ашлык уңышын күтәрүгә бәйләнгән бу мәсьәлә, бүген өчен дә бик әһәмиятле, минемчә.
Васильев (кызыксынып). Әһәмиятле мәсьәлә бу.
Меридианов. Танышырга кирәк. Авторы кайда хәзер?
С а м а т о в. Бик өметле егет иде. Ләкии киткәннән бирле диярлек, хәбәре юк.
Меридианов. Сез аны үзегезнең институтта тикшереп карагыз. Файдалы дип тапсагыз, Госплан аркылы, аны заводка — производствога бирү мәсьәләсен куярбыз.
С ә г ы й д ә. Чынлап та, Закир абый, бик зур мәсьәлә булыр иде бу.
Саматов. Карарбыз, Сәгыйдә. Сәгыйдә (җайланып). Мин ул эшне үзем тизләтәчәкмен. Хушыгыз! (Канатланып чыгып китә.)
Меридианов (Сәгыйдәнең җанланып чыгып китүенә игътибар итеп, шаян тонда). Ул диссертациянең авторы мөгаен бу кызның сөйгән егетедер. Сез ничек уйлыйсыз, Иван Иваныч?
Васильев (Меридианов тонына кушылып). һичшиксез.
Меридианов. Раслыйсызмы, Закир Галимович?
Саматов. Карт чыпчыклар икәнегез күренеп тора: ялгышмадыгыз. Көләләр.
Меридианов. Эшкә күчик. Я. Закир Галимович, сезнең хәзер күңелегез тынычлангандыр инде.
Саматов. Нинди яктан алып әйтәсез?
Меридианов. Институтыгыз каршында производство ачу идеягез тормышка ашты.
Саматов. Ләкин, башлангыч кына әле бу. Төп теләк — алда.
Меридианов. Азсынасыз? Бик яхшы. Димәк, әгәр дә, сездә тагын бер-ике төрле киң куллану товарлары эшләп чыгару мәсьәләсен куйсак, хуплап каршы алырга торасыз?
Саматов. Зинһар кирәкми.
Меридианов. Сезгә кирәкмәсә, илгә кирәк бит. халыкка кирәк.
Саматов. Хәзер башкарган күләмнән артыгы безнең рамкага сыймый.
Васильев. Зуррак җаваплылык алудан куркасызмы? Тынычлыгыгыз югалыр, дисезме?
Саматов. Әле кайчан гына соң, мин үзем башкаларны тынычлык оозудан куркуда, рутинерлыкта гаепләп, шул производствоны оештыру өчен көрәшеп йөрдем. Ә хәзер үземә шул сүзләрне еш кына ишетергә туры килә.
Меридианов. Шулай инде ул. «Взялся за гуж, не говори, что не дюж». Саматов. Сез һаман да безнең бурычны гадиләштеребрәк аңлыйсыз, Иван Михайлович.
М е р и д и a н о в. Шуңа күрә дә мәсьәләне официаль төскә керткәнгә кадәр үзегез белән сөйләшәм. Әйтегез, дөресен аңлатыгыз.
Саматов. Безнең производство — ул гадәттәге бер промартель генә түгел. Фәнни иҗат мәйданы итәргә тиешбез без аны. Күләме белән кечкенә, ләкин эчтәлеге белән илнең язмышын хәл кылуда зур урын тотарлык яңа әйберләр туарга тиеш анда. Без менә шуның өчен көрәшәбез.
Меридианов. Гомумән алганда шулай. Ә конкретно?
Саматов. Сез бит үзегез галим кеше, Иван Михайлович. Яңа ачышларга баглы мәсьәләдә детальләп сорашып тору кирәкмәгәнне беләсез?
Меридианов. Гафу итегез. Димәк, инде конкретлашкан иҗат объекты турында сүз бара.
Саматов. Әлбәттә. Нинди генә объект әле: я ул, я мин! диярлек.
Меридианов. Шулай укмыни? Алайса, бетте. Уңыш телим. Әйдәгез, председатель янына утырышка керергә вакыт.
ПӘРДӘ.
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ VI КАРТИНА
Саматов лар квартирасы. Сабира кулына зур гына конверт белән хат тотып, тышкы ишектән керә. Аның өстендә мех жилет. Сабира (кулындагы конвертка карап). Чит ил маркасы. Телефон шалтырый. Сабира трубканы ала. Нәрсә, нәрсә?.. Сәгыйдәме бу? (Көлеп.) Менә тиле, нәрсәгә шул кадәр көләсең, сүзеңне дә аңламыйм... Ә? Нәрсәгә шул кадәр шатландың?.. Кайткач? Тиз кайтасыңмы?.. Ярый, ярый, әйтермен. (Телефон трубкасын куя.) Нәрсәгә шулай шатланды икән, мескенем? Шәрәф турында берәр нәрсә ишеттеме икән әллә? Ай-Һай... Тере булса, ел ярымга якынвакыг эчендә бер хәбәре булыр иде. Саматов кабинетыннан сөйләшә-сөйләшә Зайцев белән Саматов чыгалар. Зайцевның өстендә дә мех жилет.
Саматов. Сезгә горурланырга кирәк, Николай Агафонович. Ә сез, гафу итегез, һаман куркасыз...
Сабира. Закир, менә сиңа хат бар.
Саматов (конвертны алып каран, кашын җыерып). Нью-Йорктан? Нәрсә бутамакчы булалар?
3 а й ц е в. Ныо-Йорктан дисезме?
Саматов. Әйе. Менә, биографик энциклопедия редакциясеннән, дигән. (Ача, конверт эченнән берничә бит кәгазь чыга. Саматов алар өстеннән ашыгыч кына күз йөртеп чыгып, ирония белән.) Рәхмәт илтифатыгызга... Лндый кешеләр җөмләсенә кермәсәк тә, кадеребез җитәрлек. (Кәгазьләрне кадерсез генә бөкләп, кире конвертка тыга башлый.)
3 а й ц е в. Кызыксынырга мөмкинме?
Саматов. Үзем турында язып җибәрүемне, анкеталар тутыруымны сорыйлар.
Зайцев. Нигә кәефсезләнәсез? Аның ни гаебе бар?
Саматов. Беләм мин аларны. Турысын гына әйткәндә, аларның бөтен теләкләре шпион табу.
Зайцев. Нигә гел начарга юрарга? Яхшы максат белән булуы да мөмкин бит.
Саматов. Чит илдә булганым бар, Николай Агафонович. Дөнья күләмендә эш йөртергә яратучы Америка галимнәренең кем икәнлекләрен беләм.
Зайцев. Һәрхәлдә, тупаслык сиздермичә, әдәп белән генә җавап бирергә кирәк.
Саматов. Бернинди җавап биреп торасы юк.
Зайцев. Килешмәс. Союзниклар бит — дус ил. Саматов. Союзник икәнлекләрен фронтта күрсәтсеннәр. Кайда аларныц икенче фронтлары?
Зайцев. Анысы — аларныц хөкүмәт эше. Ә бу... Кем яза соң?
Саматов. Профессор Вильсон дигән.
Зайцев. Димәк, галимнәр. Аларның икенче фронт мәсьәләсенә катнашы булмавы мөмкин. Саматов. Юк инде. Сәүдәгәр белән дус булсаң, кунычында пычагың булсын, дигәннәр.
3 а й ц е в. Капиталистик илләрдә дә алдынгы кешеләр, безнең илнең чын дуслары бар бит. Саматов. Бар, ләкин болар түгел. Менә бит, тоннарын гына карагыз. (Хатны кире сүтеп укый.) «Күптән күп хөрмәтле профессор Саматов әфәнде... Без сезнең исемегезне «Мәгариф дөньясында иң мәшһүр кешеләр» дигән белешмә-китапка кертәбез» диләр. Ә менә бер-ике җөмләдән соң: «Моның өчен без сездән бернинди акча сорамыйбыз» дип куялар. Сөенче алалар.
Зайцев (башын чайкап). Әйе, безнең ил кешесенә хәзер бик сәер ишетелә. Хәтта минем кебек борынгы кешегә дә.
Саматов. Димәк, башкалардан, исемнәрен андый «кадерле» китапка кертү өчен, акча да сорыйлар алар? Акча биреп мәшһүр булырга теләүчеләр җөмләсенә керәсем килми. Рәхмәт.
Зайцев. Бәлки алар безне, үзләре турында ялгыш шулай уйламасыннар дип, акча кирәкмәү турында әйтергә тиеш тапканнардыр. Саматов. Менә анкеталарын карагыз. Бөтен эшем, хезмәтләрем турында тулы мәгълүматлар сорыйлар. Ярый. Ә менә, бусы нигә кирәк дисез, менә (укый): «Сез күбрәк нәрсә белән күңел ачарга яратасыз,, нәрсә белән мавыгасыз?»
3 а й ц е в. Сәер сорау.
Саматов. Очраклы түгел бу. Кешенең йомшак ягын эзлиләр. Кыскасы — «эт белән кода булсаң, тизәк белән туй итәрсең» дигән безнең халык... Мә, Сабира апа, алып куеп тор. Ә бездә, Николай Агафонович, бүген шөһрәт, кайгысы түгел.
Зайцев. Әйе. Әмма барып чыкса, могҗиза булыр иде. Белмим шул.
Саматов. Бер дә юкка борчыласың.
Зайцев. Яшермим. Йөрәгем урынында түгел. Бер яктан, ничектер, йөрәгем яшәргән кебек. Икенчедән, үз-үземә ачуым да килә. Барып чыкмаса? Сезнең каршыгызда ихтыярсызлык күрсәттем бугай.
Саматов. Кызык кеше сез. Кичәге сынау нәтиҗәсе үзе генә дә зур җиңеш түгелмени?
3 а й ц е в. Ә бүгенгесе? Бүген алда торган сынау — коточкыч бит ул.
Саматов. Аның уңышлы чыгуына мин ышанам.
Зайцев. Белмим, бу эшкә ничек риза булып алынганмындыр. Нишләткәнсездер мине... Маргарита Августовна ни әйтер... Әйдәгез... я яңадан тудырасыз сез мине, я үтерәсез. Алла сакласын.
С а м а т о в. Сабира апа, Сәгыйдә өйдәме?
Сабир а. Хәзер кайта, әле генә шалтыратты.
Саматов (сәгатенә карап алып). Ул соңга калмасын тагы.
С а б и р а. Ярый, ярый. Әйтермен.
Саматов белән Зайцев чыга башлыйлар.
Сабира. Хушыгыз, Николай Агафонович.
Зайцев (сискәнеп, кире борылып). Ә, гафу итегез, саубуллашмый ла чыгып барам. Бөтенләй зиһенем таралган... (Көлгәндәй итеп.) Менә, Закир Галимовпч гаепле. Хушыгыз. Ашыгып, шатлыклы балкып, Сәгыйдә кайтып керә.
Сәгыйдә. Закир абый, Шәрәфтән хәбәр бар!
Саматов (җанланып). Исән-саумы?
Сәгыйдә. Исән-сау. Хәтта аның озакламый кайтуы да мөмкин.
Саматов. Менә бу күңелле хәбәр! Николай Агафонович, беләсезме? Шәрәф Габитов, безнең аспирант. Гранулированный амселитранык авторы...
Зайцев. Белмәскә соң... Үземдә укыган кеше бит!.. Ләкин, гафу итегез, йөрәгем урынында түгел, рәхәтләнеп шатлана да алмыйм. Менә, Сәгыйдәгә карыйм да, йөрәгем әллә нишләп китә... Әйдәгез, әйдә...
Саматов. Сынатасыз, күрше! Ярамый. Вакыты андый түгел. Әйдә... Я. Сәгыйдә, син шатлыгыңнан онытып җибәрмә тагын. (Сәгатенә карап.) Соңга калма. Без киттек.
Сәгыйдә. Хәзер барып җитәм.
Самат белән Зайцев китәләр. Сәгыйдә Сабираны кочып алып, күтәреп әйләнә Аны битеннән үбеп алып, идәнгә бастырып куя. Их. әнкәем! Менә, күрдеңме? Әйттемме? Һаман да «ул исән!» дип килдемме?
Сабира. Абау, Сәгыйдә, бигрәк шашып шатланасың.
Сәгыйдә. Шатлык өстенә шатлык бит, әни! Ничек шатланмассың. Сталинградтагы җиңү үзе ни тора. Ә инде шул җиңүдә турыдан-туры без эшләгән коралларның да катнашы зур булганлыгын тою! Ничек шатланмассың! Җитмәсә үземнең аспирантураны вакытыннан алда тәмамлавым. Шулар өстенә... Шәрәф исән. Исән генә түгел, бүген-иртәгә кайтып җитүе мөмкин! Ә кайтуына тагы!.. Ул бит әле үзенең диссертациясе турында үзе берни дә белми...
Сабира. Әйе шул. Бик зур көтелмәгән сөенеч инде ул аңа.
Сәгыйдә. Әйе. Ул кайтып җитүгә менә тагын бер зур шатлыклы яңалык булачак... (Кинәт сәгатенә карап.) Соңга калмыйм тагы...
Сабира. Ул бүген эшләргә җыенган эшегез бик куркынычмы әллә. Сәгыйдә?
Сәгыйдә. Нигә алай дип сорыйсың, әни?
Сабира. Николай Агафонович бик каушаган кебек күренде.
Сәгыйдә. Николай Агафонович бик кызык кеше. Берничә көн инде менә, без искиткеч бер аппаратка сынау ясыйбыз. Ә ул аппаратный конструкциясе — Николай Агафоповичныкы. Зур белем иясе ул. Яшь чагында бер зур кыюлык та эшләгән ул. Ләкин ул революциягә кадәр булган. Ялгыз булган. Патша хөкүмәте ярдәм итмәгән яшь галим зур унышсызлыкка очраган. Шуннан ул гомергә куркып калган. Тәвәккәллек сорый торган эшкә алынмаска ант иткән. Менә шул һаман чыгып бетмәгән аңардан. Курка. Без бүген аның, аппаратына соңгы һәм иң җаваплы сынау ясыйбыз. Аны бөтен куәтенә эшләтеп карыйбыз. Ул шуңа курка.
Сабира. Нигә сиңа карап «йөрәгем әллә нишли» ди соң ул?
Сәгыйдә. Сынау вакытында мин иң җаваплы урында булачакмын.
Сабира. Ай-Һай, кызым. Андый куркыныч эшкә кем мәҗбүр итә соң сине?
Сәгыйд ә. Нинди мәҗбүр итү! Андый зур эшкә рөхсәт итүләре өчен рәхмәт әйтеп бетерә алмыйм мин, әни!
С а б и р а. Зурлыгы нәрсәдә соң аның? Сәгыйдә. Их, әни! Барын да әйтергә яраса икән? Дөньядагы бөтен илләрдә дә, бездәге шикелле, кешеләрне бәхетле итү турында гына кайгырта торган тәртип булса икән... Әгәр шулай булса, ниләр генә белмәс идек без бүген! Безнең фән ирешкән уңышлар искитәрлек. Нинди генә зур ачышлар, нинди генә зур казанышлар юк дисең! Әнә, үзебезнең Алексей Ефремовичны гына алып кара: Сталин премиясен аңа кечкенә эш өчен бирмәделәр. Ә андыйлар азмыни? Бервакыт фән кулында булган бөтен көч, бөтен кораллар кешеләрне бәхетле итү өчен генә хезмәт итә башларлар. Ул вакытта бөтен кешелек дөньясы алга таба, бәхеткә таба шундый җиңеллек белән шундый зур бер сикереш ясар... Ул сикерешнең нинди күләмдә булуын күз алдына китерү дә кыен. Их! шушы хакыйкатьне дөньядагы бөтен хезмәт ияләре тиз генә төшенеп алса икән...
С а б и р а. Әйе шул. Анысын үзем дә аңлыйм.
Сәгыйдә. Ә бүген без сыный торган әйбер... Мин сиңа шуны гына әйтә алам: дөньяда булган элементларны бер-берсенә кушып, бик күп төрле матдәләр табып була. Ул матдәләр арасында бик зур көчкә ия булганнары бар. Күптән инде безнең Закир абый әнә шундый бер матдә ачкан иде, ләкин аны күпләп табу читен. Яңа аппарат, әгәр уңышлы барып чыкса, моңарчы мең мәшәкать белән граммлап кына табыла торган ул матдәне тонналап табу юлын ачарга тиеш. Сабира. Барып чыга гына күрсен инде. Сәгыйдә. Әгәр дә чынлап та без көткәнчә барып чыкса... Сугышта да, тыныч вакытта да, безнең илнең көчен арттыруга бик зур ярдәм итә торган эш булыр иде ул... Ярый, миңа вакыт. (Бүлмәсенә кереп, портфелен алып чыга.)
Сабира. Тик зинһар, сак була күр, Сәгыйдә.
Сәгыйдә. Борчылма, әни. Мин бу эшебезнең уңышлы барып чыгуына ышанам. Хуш. Теләктә бул. (Чыгып китә.)
Сабира (паузадан соң). Нигә мин үзем дә укымадым икән соң! Янәсе карт, имеш! Закирга күчеп килгәндә ни барысы утыз ике яшьтә генә булганмын бит! Моңарчы галим булып бетәсем икән, юләр. Хәзер инде менә... Алар бары да рәхәтләнеп, зур эш дәрте белән явып йөриләр. Ә мин, тегесе тегеләй булмаса ярар иде, бусы болай булмаса ярар иде дип, алар өчен хәсрәтләнүдән бушамыйм. Ишектә звонок. Сабира чыга. Вахит белән әйләнеп керәләр.
В а х и т. Юл уңае туры килде дә, шалтыратып та тормадым шул. Москвага китәргә йөрибез. Закир агага әйтеп калдырасы сүз бар иде.
Сабира. Телефонга чакырып карагыз.
Вахит. Шулай итим. (Телефонның дискысын борып, трубканы ала.) Закир Галпмовичиы чакырырга мөмкинме?.. Яхшы... Ишектә звонок. Сабира чыга. Вахит телефонда сөйләшә. Исәнмесез, Закир ага? Вахит сөйли. Әйе... Москвага китәбез. Иван Михайлович белән. Яңа гына белдем: иртәгә безнең шәһәр аркылы академия президенты үтәчәк. Шуны каршыларга сез дә төшсәгез яхшы булыр иде.
Сабира белән Ш ә p ә ф керә. Һәр икесе шатланган. Алар В а х и т ка комачауламас өчен, пышылдап сөйләшәләр. Шәрәф шинелен сала. Сабира анын күкрәгендәге орденнарга ымлап, нидер әйтә һәм шатлыклы елмая. Вахит телефонда сөйләшүендә дәвам итә. Безнең билетлар кесәдә шул. Озакламый китәбез. Шул, шул, филиал мәсьәләсе белән... Әйе. Президент белән зинһар әйбәтләп сөйләшегез Безнең, эшләр турында моннан ук белеп кайтса, безгә анда аның белән очрашырга уңай булыр. Әйе. Яхшы. Рәхмәт. Ышанам. Хушыгыз. Рәхмәт. (Телефон трубкасын куеп, Шәрәфкә карый. Шатлыклы һәм сораулы елмаю белән.) Таныйм, таныйм мин сезне, таныйм... Биредә очраткан идем.
Сабира. Шәрәф... Вахит. Әйе. әйе... Шәрәф шул.
Шәрәф. Ә мин сезне бик яхшы хәтерлим, Вахит иптәш. (Күрешәләр.)
В а х и т. Сездән бер хәбәр дә юк иде бугай бит?
Сабира. Ел ярым вакыт юк булып торды-торды да, менә бер көн эчендә хәбәре дә килде, үзе дә кайтып төште...
В а х и т. Әйбәт. Шулай кирәк ул. Капларда булдыгыз соң?
Шәрәф. Дошман тылында булырга туры килде.
Сабира (шатлыгыннан нишләргә белмичә йөгергәләп). Тукта, самовар куеп керим.
Шәрәф. Мәшәкатьләнмәгез. Сабира апа, зинһар.
Сабира. Нинди мәшәкать ди ул! Мин хәзер. (Чыга.)
Шәрәф (Вахитка). Халык исеменнән фронтовикларга язган хатыгыз өчен фронтлардагы якташларыбыздан зур рәхмәт. Шул кадәр рухландырды ул хат безнекеләрне...
Вахит. Я. я! Бу турыда ишетү бик күңелле.
Шәрәф. Әйтерлек кенә дә түгел. Бик зур эш эшләдегез.
Вахит. Без фронтовикларны, фронтовиклар безне куандырып торса, менә шуннан туа җиңү! Я, тагы ниләр бар?
Шәрәф. Фронт яңалыкларын сез газеталардан укып та беләсез. Менә монда нинди яңалыклар бар? Филиал дигән сүзегезне ишетеп калдым: әллә безнең шәһәрдә Фәннәр академиясенең филиалы ачылу мәсьәләсе хәл кылынырга итәме?
Вахит. Әйе, ул мәсьәлә хәзер бик реаль төскә керде.
Шәрәф. Сугыш вакытында, ә? Шәп!
Вахит. Хәзер инде оештыру комитеты эшләп ята. Обком секретаре үзе җитәкчелек итә... Сабира керә.
Вахит (сәгатенә карап ала). Сез мине гафу итегез инде: юл кешесенең юлда булуы яхшы. Москвадан әйләнеп кайткач, әйбәтләп сөйләшербез. Сез озаккамы?
Шәрәф. Озакка булырга тиеш. Мине үз эшемә кайтаралар...
Вахит. Бик яхшы. Ә хәзергә, хушыгыз... Сау булып торыгыз. Сабира апа! (Чыгып китә.) Сабира Хушыгыз... И Сәгыйдә шатланыр инде, Сәгыйдә...
Шәрәф. Исән-сау гынамы үзе?
Сабира. Аңа карап куанып бетә алмыйм инде үзем дә.
Шәрәф. Кайдалар сон? Берсе дә өйдә юкмыни?
Сабира. Барысы да эштә.
Шәрәф. Кәримә ханым нихәлдә?
Сабира. Госпитальдә. Кадере зур аның хәзер. Операцияләрне бик оста ясый, диләр. Көлтә-көлтә хатлар килеп тора үзенә. Аның кулыннан терелеп, яңадан фронтка киткән сугышчылар орден алсалар да, медаль алсалар да, яңа шәһәр алсалар да аңа рәхмәт әйтеп хат язарга онытмыйлар.
Шәрәф. Әйбәт. Закир абый үзе ниләр бетерә?
Сабира. Бик янып эшли.
Шәрәф. Сәгыйдәнең укуы ничек бара? Имтиханнарын биреп бетерәме?
Сабира. Бетерде. Хәзер диссертациясе бетеп килә инде.
Шәрәф. Миннән уздыра, алай булса?
Сабира. Менә белмәдегез. Без монда сезне тәбрик итәргә күптән көтәбез.
Шәрәф. Нәрсә, болар беләнме? (Күкрәгендәге орденнарга ымлый.)
Сабира. Алар белән дә. Алар өстенә тагы кандидатлык дәрәҗәсе алуыгыз белән дә...
Шәрәф (көлеп). Мин бит гыйльми командировкада булмадым, Сабира апа, сугышта булдым. Ни сөйлисез сез?
Сабира. Сез анда, кулыгызга корал тотып, илебезне яклап йөргәндә, монда сезнең диссертация, үзен-үзе яклап, сезгә техник фәннәр кандидаты исемен алып бирде. Аңлашылдымы? Бирегез кулыгызны, беренче булып үзем тәбрик итәм. (Шәрәфнең кулын кыса.)
Шәрәф. Ай-Һай, Сабира апа, берәр нәрсәне саташтырмыйсызмы?
С а б и ра. Әле алай гына да түгел. Сезнең диссертациягездә күрсәтелгән буенча хәзер заводта бөртекле ни... исеме ничек иде соң шул ашламаның?
Шәрәф. Амселитра.
Сабира. Әйе, бөртекле амселитра эшләп яталар.
Шәрәф. Булмас ла! Саташтырасыз сез. Ул диссертацияне төгәлләп бетермәгән идем әле мин.
С а б и р а. Сәгыйдә миңа барын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Килешеп җитмәгән җирләрен килештереп җибәрдек, ди. Ул анын сезнец өчен шатлануын күрсәгез иде!
Шәрәф. Тизрәк Сәгыйдә янына барасым килә минем, Сабира апа.
Сабира. Сез аны монда гына көтегез инде. Бүген алар анда бик зур бер сынау үткәрәләр. Каушатырсыз.
Шәрәф. Сынау? Сабира. Әйе. Яңа бер аппаратны сыныйбыз, диде. Уңышлы чыкса, бик зур җиңеш булачак, ди.
Шәрәф. Барам, Сабира апа. Бармый булдыра алмыйм.
ПӘРДӘ.
VII КАРТИНА
Иркен генә бүлмә. Сул якта коридорга чыга юрган ишек. Каршыда ике якка ачыла юрган итеп кара пәрдә корылган ишек. Уң кулда өстәл. Өстәл өстендә берничә китап. Пәрдә корылган ишек артында әкрен генә гөжләгән тавыш ишетелә. Өстәл янында Саматов язып утыра. 3 а й ц е в борчылып идән буенча йөри.
Саматов (урыныннан торып, пәрдә корылган ишеккә килә. Пәрдәне ачуга аның каршына Сәгыйдә килеп баса). Түбәнге температура ничек?
С ә г ы й д ә. Алтмыш сигез. Зайцев ишектән срактарак тукталып, тын да алмыйча, аларны тыңлап тора.
Саматов. Уртадагы?
С ә г ы й д ә. Кырык җиде.
Саматов. Өске температура?
Сәгыйдә. Утыз ике.
С а м а т о в. Атмосфера басымы?
С ә г ы й д ә . Бер, дүрт.
Саматов. Тизлек?
Сәгы й д ә. Дүрт, сигез.
Саматов. Бишкә кадәр тизләтегез.
Сәгыйдә. Яхшы. (Пәрдә артында югала.)
С а м а т о в өстәл артына утырып яза башлый.
3 а й це в (борчылып). Закир Галимович?
Саматов. Николай Агафонович. Сезгә хәзергә биредән чыгып торсагыз тынычрак булыр. Үтенәм сездән.
Зайцев. Әйе. Сез хаклы (Чыга.)
Саматов язуда дәвам итә. Сәгатенә карап ала. Урыныннан торып, пәрдә корылган ишеккә бара. Ача. Каршысына Сәгыйдә килеп баса. Саматов сүзсез, ишар? белән генә аны кире чигендереп, эчкә кереп китә. Абрикосов керә. Өстәл янына килеп, дәфтәрдәге язуларны карый. Пәрдә корылган ишек янына килә.
Абрикосов. Закир Галимович! Саматов (ишек артыннан бире чыгын). Ераграк, ераграк, Алексей Ефремович. Менә шушында. (Өстәл янына киләләр.)
Абрикосов. Зарар юк. Аппарат үзен ничегрәк тота?
Саматов. Хәзергә әйбәт.
Абрикосов. Газ нинди тизлектә хәзер?
Саматов. Биш. Зайцев керә. Сүзсез, өстәл янына килеп баса.
Абрикосов. Биш ярымга җиткерергә мөмкин.
Саматов. Мин дә шулай уйлыйм.
Абрикосов. Дәвам итегез. (Чыга.)
Саматов (ишек янына килеп). Сәгыйдә! Ишектә С ә г ы й д ә күренә. Температура ничек?
Сәгыйдә. Түбәнге — җитмеш ике; уртада — кырык тугыз; өскесе — утыз дүрт.
Саматов. Тизлекне биш ярым итегез.
Сәгыйдә югала. Зайцев (куркынып). Температураның, сикереш бирүе мөмкин. Закир Галимович!
Саматов. Ул яктан тыныч булыгыз, Николай Агафонович.
Зайцев. Адәм аягы басмаган сазлык өстеннән баруы да болай куркыныч түгелдер...
Саматов. Җиңү якын, Николай Агафонович. Болай борчылуыгыз белән сез аны ерагайтасыз гына. Чыгып торыгыз.
Зайцев. Яхшы, яхшы. (Чыга.) С а матов өстәл янында утыра, яза.
Саматов (ишек янына барып). Тизлек?
Сәгыйдә (эчтән). Биш ярым.
Саматов. Температура?
Сәгыйдә. Җитмеш биш. Илле бер. Утыз биш.
Саматов. Шулай тотарга. (Сәгатенә карый. Өстәл янына килен, утырмыйча гына, язгалап куя. Сәгатенә карый. Сүзсез киеренкелек белән ишек артыннан килгән гөрелтене тынлап тора. Өстәл янына утырып яза башлый.)
Озак кына киеренке пауза, шомлы гөрелдәү. Кинәт ишек артыннан Сәгыйдәнең йөрәк яргыч тавыш белән «Закир абый!» дип кычкырганы ишетелә. Саматов урыныннан сикереп торуга көчле шартлау була һәм шартлау дулкыны белән ыргытылган Сәгыйдә пәрдә капланган ишек аркылы сәхнә уртасына атылып килеп төшә...
Ут сүнә.
С а матов кесә фонарен яндырып, чаршау ишек артына ташлана. Аннан чыгып, Сәгыйдә өстенә иелә. Абрикосов, Зайцев һәм Шәрәф керәләр. Абрикосов чаршау ишек артына кереп китә. Зайцев идән уртасында баскан җирендә катып кала.
Шәрәф (Сәгыйдә янына иелеп). Сәгыйдә! Сәгыйдә, дим! Сәгыйдә!
Саматов (торып). Борчымагыз аны. Барыгыз, ашыгыч ярдәм станциясенә шалтыратыгыз, тизрәк. Шәрәф йөгереп чыгып китә.
Зайцев. Әйттем мин сезгә. Менә хәзер инде... Бетте...
Саматов (ачулы). Җанны газапламагыз, Николай Агафонович! Мин җавап бирәм.
Абрикосов (чаршау ишек артыннан бире чыгып). Кызның хәле ничек?
Саматов. Артык куркыныч булмаса кирәк. Күбрәк шартлау дулкыны бәргән.
Зайцев. Нишләдем мин? Ничек мондый акылсызлыкка бардым?
Абрикосов. Борчылмагыз. Бөек рус галиме Иван Петрович Павлов әйткән сүзләрне исегезгә төшерегез: «Күп вакытта, уңышсыз сынау тәмам булган җирдә яңа ачыш башлана!»
ПӘРДӘ.
БИШЕНЧЕ ПӘРДӘ
VIII КАРТИНА
Кәримә эшләгән госпитальдә бер бүлмә. Ялгыз кровать өстендә аркасы белән мендәргә сөялеп, ярым яткан хәлдә Сәгыйдә утыра. Аның уң кулы марля белән чорнап бәйләнгән. Аның янында Сабира.
Сәгыйдә (ул бик тыныч, сабыр тавыш белән сөйләшә). Кызың сугышчылар белән бер госпитальдә ята. Сиңа горурланырга гына кирәк, әни.
Сабира. Мин сине юатасы урында, син мине юатасың. И кызым, кызым.
Сәгыйдә. Ә мине юатырга кирәкми. Мин бит беләм. Бу кул хәзер минем үземнеке түгел.
Сабира. Алай димә, Сәгыйдә. Төзәлер.
Сәгыйдә. Төзәлсә, сәламәт кулга өйрәнү кыен булмас. Мин аңа шатланырга һәрвакыт хәзер. Ләкин мин хәзер ул турыда түгел, ә ничек итеп сыңар кул белән дә тулы бәяле кеше булып калу турында уйлыйм.
С а б и р а. Кыз кеше өчен бигрәк тә авыр шул.
Сәгыйдә. Ышанасыңмы, әни: мин бу турыда син уйлаганча ук газапланмыйм. Ничек дип кенә аңлатыйм. Чулак булып калуга да хәсрәтләнмим, дисәм, ялган булыр иде... Алай түгел. Тик, хәсрәтем кыргый түгел минем. Ул минем акылыма буйсына. Шуңа күрә дә, аны җиңеп тә була... Мин барын да аңлыйм, әни. Шәрәф өчен дә мин хәзер әүвәлге Сәгыйдә була алмам, аны да аңлыйм.
Сабира. Шәрәф акыллы егет, Сәгыйдә. Алай уйлама...
Сәгыйдә. Уйламыйм, әни, уйламыйм... Беләсеңме, мин нәрсә турында уйлыйм?
Сабира. Белмим шул.
Сәгыйдә. Синең исеңдәме икән, унике башлы дию белән көрәшкән бер батыр турында әкият сөйләгән идең.
Саби ра. Бар андый әкият, бар.
Сәгыйдә. Дию бит ул — табигать. Халык табигатьне шулай гәүдәләндереп күрсәткән. Үсеп утырган агач сурәтенә дә керә ул. Аны үзен буйсындырырга теләгән батырларның барыр юлына диңгез булып та җәелә. Тора тат булып та баса. Ут тавы булып та күтәрелә...
Сабира. Әйе, теләсә нинди сурәткә керә ала. Сәгыйдә. Ул диюнең ике төрле суы була: берсе хәл кертә торган, берсе хәл җибәрә торган. Көрәшнең иң авыр вакытында, егеткә хәл кертә торган су эчерәләр дә, егет диюне җиңеп чыга...
Сабира. Әкиятнең бик кызыклары бар инде аның.
Сәгыйдә. Без эзли торган матдә әнә шул хәл кертә торган дару кебек тәэсир итәчәк, әни. Без инде аны күпләп табуның серен ачтык. Минем яңадан тизрәк әлеге миңа һөҗүм иткән искиткеч аппарат янына басасым килә... Әнә шул турыда уйлыйм мин.
Сабира. Басарсың, кызым. Ләкин ашыкма. Яхшылап төзәлеп җит
Сәгыйдә. Нишләп Кәримә апа керми тора соң әле бүген? Кәримә керә.
Кәримә (Сәгыйдәнең соңгы сүзләрен ишетеп). Кәримә апаңны сагынып та өлгердеңмени? Нәрсә? Яра борчыймы? Сәгыйдә. Минем тизрәк яңадан аппарат янына басасым килә. Сиңар кул белән дә эшли алам мин анда.
К ә р и м ә. Синең аппарат янына барасың килә дә бит, аппаратный сине үз янына китерәсе килми. Әнә нинди каты бәреп җибәргән үзеңне.
Сәгыйдә. Моннан соң ул бу алама гадәтен кабатлый алмаячак. Нишлиләр соң анда? Аны тизрәк яңартып ясыйсы иде бит. Закир абый нәрсә ди?
Кәримә (аның пульсын капшап, бераз сүзсез торганнан соң). Менә үзләреннән сорашырсың. Бүген мин сиңа бөтен сагынган кешеләрен белән күрешергә рөхсәт итәм.
Сәгыйдә. Бөтен сагынган кешеләрем белән?
Кәримә. Әйе. Телисең икән, хәтта Шәрәф белән дә.
С ә г ы й д ә. Ул биредәме?
Кәримә. Ул көттермәс. Хәзергә әнә Закир абыең белән сөйләшә тор. Сабира апа, Закирга әйт әле.
С а б и р а чыга. Сәгыйдә. Кәримә апа, яшерми генә әйткәндә, минем бу кул турында ничек уйлыйсын син?
Кәримә. Ярасы озакка бармас. Тик әүвәлге хәленә кайтуын озак көтәргә туры килер.
Сәгыйдә. Әүвәлге хәленә кайтырмы икән?
Сабира керә. Аның артыннан саклык белән генә Саматов кереп баса.
Кәримә. Кайтырга тиеш. Бу, бердән, синең организмның яшьлек көче— яшәүчәнлек сәләте ни дәрәҗәдә булуга бәйләнгән. Икенчедән, операциянең ни дәрәҗәдә уңышлы ясалуына бәйләнгән.
Саматов (Сәгыйдә янына килә-килә). Монда инде Кәримә апайның тегүчелек һөнәре ни дәрәҗәдә икәне күренергә тиеш. Өзелгән нерв кабыгының ике очын бергә китереп теккәндә нинди осталык күрсәткәндер?
Сәгыйдә. Закир абый! Кәримә. Ярый, сөйләшегез. (Чыга.) Сабира да чыга.
С а м а т о в. Я, нихәлең бар?
Сәгыйдә. Зарланырлык түгел. Аппаратны нишләттегез, Закир абын? Саматов. Без аның, кимчелеге нәрсәдә булганлыгын таптык шикелле. Ләкин чыннан да шул без уйлаган нәрсә сәбәп булды микән. Моны фәкать син генә ачыклап бирә аласын.
С ә г ы й д ә. Минем өчен ул ачык.
Саматов. Безнең өчен шунысы әһәмиятле: авария булган секундта температура нормаль хәлдә идеме?
С ә г ы й д ә. Нәкъ сез таләп иткән тигезлектә иде.
С а м а то в (җанланып). Яхшы хәтерлисеңме?
Сәгыйд ә. Әлбәттә.
С а м а т о в (шатланып). Алай булса, безнең өчен мәсьәлә ачык: безгә кирәкле аппарат булды, дигән сүз. Тик, Сәгыйдә, үскәнем, син миңа ачуланмыйсыңмы соң?
С ә г ы й д ә. Ни өчен?
Саматов. Сиңа шундый куркынычлы эшкә алынырга юл куйган өчен.
Сәгыйдә. Аның өчен мин сезгә рәхмәт әйттем, һаман рәхмәт әйтәм. Минем тизрәк яңадан ул аппарат янына барасым килә. Николай Агафоновичны күрәсе иде.
Саматов. Кызганычка каршы, Николай Агафонович хәзер ул аппаратның янына барырга да теләми, исемен дә ишетәсе килми.
С ә г ы й д ә. Нигә?
Саматов. Ышанмый. Акылсызлык, ди. Утопия, ди.
С әгы й д ә. Гаҗәп.
Саматов. Иске тәрбия нәтиҗәсе.
Сәгыйдә. Инде бу дәрәҗәгә ирешкәч, ул аппаратны болай калдырып булмас бит.
Саматов. Ә син ул турыда борчылма, тизрәк төзәл.
Сәгыйдә. Башлаган эшне төгәлләр өчен, тизрәк яңадан постыма басарга ашыгам.
Саматов. Ә син ашыкма. Төзәлергә кирәк сиңа. Диссертацияңне якларга кирәк. Галимнәр күп кирәк хәзер безгә. Кадрлар кирәк, кадрлар...
Кәримә керә.
Кәримә. Син бер дә авыру белән сөйләшә белмисең, Закир.
Саматов. Ә авыруыгыз үзен авыру итеп тота беләме соң! Үзен кыйнап җибәргән аппарат янына тизрәк яңадан кайту турында сөйләнеп ята.
Кәримә. Безнең бөтен яралылар шундый инде: тынычлану дигән нәрсәне белмиләр. Үзләрен һаман сугышта дип уйлыйлар, барлык кызыксынганнары фронттагы хәлләр.
Саматов. Гамьсез тыныч булуга караганда, шулай булу, бәлки, тизрәк төзәлергә ярдәм итәдер...
Кәримә. Ярый. Без монда гыйльми дискуссия ачмыйк инде. Анда тагы берәү көтә: Шәрәфнең тизрәк Сәгыйдәне күрәсе килә.
С ә г ы й д ә. Шәрәф?
Саматов (Сәгыйдәнең Шәрәф исеме белән тәэсирләнүен күреп). Яхшы. Мин китим. Хуш, Сәгыйдә. Сау булып тор. Тизрәк сәламәтлән...
Сәгыйдә. Килүегезгә рәхмәт, Закир абый, хушыгыз. Саматов чыгып китә.
Кәримә. Шәрәф керсенме, Сәгыйдә?
Сәгыйдә. Шәрәф... 18 ай... Ә миңа ул ун елдан да озак тоелды... Шулай да, бу хәлемдә... (Бераз вакыт сүзсез уйланып торганнан соң, ныклы карарга килеп) керсен...
Кәримә. Ләкин тынычрак булырга тырыш, Сәгыйдә. Артык дулкынлану сиңа файда итми.
Сәгыйдә. Мондый очракта тыныч булу гомумән мөмкннме икән соң?
Кәримә. Мөмкин. Син бит фән кешесе.
Сәгыйдә. Яхшы. Мин тыныч... Кәримә чыга. ... Әгәр дә бу хәлне тынычлык дип атарга яраса... Киеренке тынлык. Ишекне әкрен генә ачып,
Шәрәф керә. Аның артыннан Кәримә.
Шәрәф (Сәгыйдәгә бик үк якын килмичә тукталып). Нихәл, Сәгыйдә?
Сәгыйдә (тыныч). Кайда югалып йөрисез сез, шул кадәр озак? Исәнмесез. (Шәрәфкә сул кулын суза.) Шәрәф, кискенрәк хәрәкәт белән омтылып, аның, кулын тотып ала.
К ә р и м ә. Саграк булыгыз.
Шәрәф. Гафу итегез.
К ә р и м ә. Яхшы. Сөйләшегез. (Чыгып китә.)
Сәгыйдә. Җитмәсә, бер хәбәрсез.
Шәрәф. Дошманның тылында сугышып йөрергә туры килде.
Сәгыйдә. Чолганышта калыпмы?
Шәрәф. Десант частьларында.
Сәгыйдә. Исән-сау?
Шәрәф. Күргәнеңчә.
Сәгыйдә. Сугышның да шундый куркыныч төстәгесендә ел ярым йөреп, исән кайту — бик зур бәхет. Ә мин менә өйдә торган җирдән госпитальгә кереп яттым.
Шәрәф. Син тылда булып та, дошманны җиңү өчен миңа караганда зуррак эш эшләгәнсең, Сәгыйдә. Мин синең эшең белән таныштым.
Сәгыйдә. Үзегезне болай кимсетмәгез. Сез бер үк вакытта батыр сугышчы да, галим дә була алдыгыз. Гыйльми дәрәжә алуыгыз белән һәм диссертациягездән күтәргән идеягезнең уңышлы рәвештә тормышка ашуы белән тәбрик итәм.
Шәрәф. Рәхмәт. Мин моның өчен сиңа бурычлы.
Сәгыйдә. Монда минем хезмәтем кечкенә. Мин үземнең дуслык вазифамны һәм гражданлык бурычымны гына үтәдем.
Шәрәф. Ул бик зур эш, Сәгыйдә. Ә үз иҗатың буенча булган уңышларың тагын да зуррак. Мин сиңа сокланып бетә алмыйм. Синен кебек дустым булуы белән горурланам.
Сәгыйдә. Без, әлбәттә, дуслар булып калырбыз. Ләкин, сез... Шәрәф (аны бүлдереп). Гафу ит, Сәгыйдә: ни өчен «сез»? Без бит бер-беребезгә «син» булып аерылышкан идек?
Сәгыйдә (паузадан соң). Мин сезнең өчен әүвәлге Сәгыйдә була алмам инде, Шәрәф.
Шәрәф. Нигә алай дисең, Сәгыйдә?
Сәгыйдә. Минем бөтенләйгә чулак кыз булып калуым ихтимал.
Шәрә ф. Булса соң? Безнең дуслыгыбызга киртә була торган сәбәпмени ул?
Сәгыйд ә. Ышанам. Безнең дуслыгыбызга берни дә киртә була алмас. Ләкин мәхәббәт... Минем сезнең матур яшьлегегезне үземнең гариплегем белән бозасым килмәс...
Ш ә р ә ф. Сәгыйдә...
Сәгыйдә. Беләм, сез мине кызганырсыз, рәнҗетәсегез килмәс... Ләкин тойгыларыгыз ирекле булсын, Шәрәф. Мин сезгә рәнҗемәячәкмен...
Шәрәф. Син мине җәберләргә теләмисендер бит, Сәгыйдә?
Сә г ы й д ә. Юк, җәберләргә теләмим.
Шәрәф. Җәберләргә теләмәсәц, мина андый сүзләр әйтмә. Хәтерендәме, теге вакытта син мина ничек дигән идең? «Мин сине бервакытта да онытмам, Шәрәф», дидең син.
С ә г ы й д ә. Әйе.
Шәрәф. «Кайчанга кадәр йөрсәң дә, нинди генә хәлләргә калсаң да, сине үземнеке итеп сөюдән туктамам» дидең һәм «Онытма минем бу сүзләремне, бервакытта да онытма» дип кисәтеп куйдың.
Сәгыйдә. Әйе.
Шәрәф. Ә мин сине, больницадан чыгу белән, бергәләп... театрга барырга түгел, иң элек... загска чакырырга әзерләнәм...
Сәгыйдә (күңеле тулып). Ай, Шәрәф, нигә алай дисең? Миңа тынычсызланырга, дулкынланырга кушмадылар.
Шәрәф. Гафу ит, мин теге вакытта син әйткәнчә матур итеп әйтә белмәдем.
Сәгыйдә (паузадан соң). Син озакка кайттыңмы, Шәрәф?
Шәрәф. Мин фәнни эшкә кайтарылдым.
Сәгыйдә (җиңел сулап, бәхетле чырай белән). Минем тизрәк яңадан эшкә тотынасым килә... Син ул аппаратны белеп бетермисең әле, Шәрәф.
Сабира керә.
Сабира. Сине профессор Зайцев күрергә тели, Сәгыйдә.
Сәгыйдә. Николай Агафонович? Керсен, әни, керсен. Аны бик күрәсем килә минем. Сабира чыга.
Шәрәф. Мин барын да беләм, Сәгыйдә... Тик Николай Агафонович ны аңлый алмыйм.
Зайцев керә.
Зайцев. Исәнме, кызым. Нихәлегез бар?
Сәгыйдә. Рәхмәт, Николай Агафонович. Минем кәефем яхшы.
Зайцев. Мин сездән гафу үтенергә килдем, кызым.
Сәгыйдә. Ни сөйлисез сез? Ни өчен?
Зайцев. Үземнең ахмаклыгым аркасында сезне нинди хәлгә төшердем бит.
Сәгыйдә. Монда сез гаепле түгел, Николай Агафонович. Киресенчә, мин сезне тәбрик итәр өчен түземсезлек белән көтеп яттым. Сезнен аппаратыгыз искиткеч булып чыкты...
Зайцев. Аның сезне бөтенләй үтергән булуы да ихтимал иде бит.
Сәгыйдә. Хәтта шулай булып чыкса да. ул үзенең илгә күрсәтәчәк хезмәте белән акланыр иде.
Зайцев. Сөйләмәгез. Онытыгыз ул аппарат турында, гафу гына итегез сез мине.
Сәгыйдә. Сезнең минем каршымда гаепле булганыгыз юк. Ә аппаратыгызны онытырга ярыймы соң? Аңа бик аз гына төзәтү кертәсе бар һәм сез аны тизрәк төзәтерсез, дип ышанам. Аны тагын сынарга мин әзер.
Зайцев. Юк ул хәзер. Булганы да минем акылсыз башсызлыгым җимеше булды. Ихтыяр көчем йомшак булу аркасында, башкалар сүзен тыңлап ялгыштым. Ул коточкыч хыялны яңадан кабатлыйсым юк. Болан да сезгә карап гомер буе вөҗдан газабы күрергә туры килмәсен, дип куркам. Шәрәф. Сәер кеше сез, Николай Агафонович...
Зайцев. Әйе, үземнең кырык елга якын үзгәртмичә килгән принцибыма бер тапкыр хыянәт иттем һәм менә нәтиҗә... Шәрәф. Нәтиҗә әйбәт бит, Николай Агафонович. 3 а й ц е в. Чәчәк кебек янып торган кызның гарип булып калуы сезгә әйбәт икән, сез инде андый эшне үзегез эшләгез... Бу миңа ошамый.. Сәгыйдә. Ул аппаратны, шушы дәрәҗәгә китереп җиткергәч, бо- лай калдыру мөмкин түгел. Ш ә р әф. Әгәр сез чынлап та аңардан баш тартасыз икән, мин ул эшне тәмамлауны үз өстемә алырга да каршы түгел. Зайцев. Рәхим итегез. Авторлык та дәгъва итмим. Ләкин, элекке остазыгыз буларак, шуны әйтәм: ул акылсызлык — утопия! Алхимиклар хыялы!.. Сәгыйдә, кызым, зинһар гафу итегез мин карт юләрне. Сәгыйдә. Борчылмагыз, Николай Агафонович. Минем сезгә бернинди үпкәм дә, ачуым да юк. Зайцев. Рәхмәт, мине тынычландыруыгыз өчен. Хушыгыз. Тизрәк сәламәтләнегез... Зинһар сәламәтләнә күрегез... (Шәрәфкә борылып.) Сәламәт булыгыз. (Чыгып китә.) Сәгыйдә. Курка торган гадәте барлыгын белә идем. Ләкин болак ук булыр дип уйламаган идем... Шәрәф. Куркаклыкмы икән бу? Сәгыйдә. Бәлки башка бер сыйфаттыр, һәрхәлдә бу аныц тарафыннан явызлык та түгел. Ләкин, инде шундый ' уңышлы булып очланырга торган эшне тоткарлавы мөмкин. Шәрәф. Юк. Бер дә булмаса, ул эшне төгәлләүне мин чынлап та үз өстемә алам. Закир ага да моңа кул куя. Сәгыйдә. Мин сиңа ышанам, Шәрәф. (Сул кулын сузып.) Бир кулыңны. Шәрәф кулын бирә һәм иелеп Сәгы й д ә не ң маңгаеннан үбә.
ПӘРДӘ.
IX КАРТИНА
(Финал)
Саматов квартирасы. Беренче картинадагы бүлмә. Каршы стенадагы балкон ишеге тутырып ачып куелган, аның аркылы матур җәйге бакча күренә. Балкон рәшәткәсенә тиеп үскән агач башы белән күләгәләнгән тал креслода Сәгыйдә ялгыз, китап укып утыра. Радио-репродуктордан Москва станциясенең, тапшыру башлану алдыннан бирелә торган сигнал музыкасы ишетелә. Сәгыйдә аңа игътибар итеп, урыныннан тора, бүлмәгә керә. Аның кара перчатка киелгән уң кулы хәрәкәтсез икәнлеге күзгә бәрелә.
Сәгыйдә. Әни! Сул як ишектән Сабира тавышы: Әү!
Сәгыйдә. Хәзер яңа әһәмиятле белдерү була. Кер!
Сабира керә. Ул алъяпкычтан, җиңнәрен сызганган. Бер кулында пычак, берсендә чәнечке.
Сабира. Нәрсә әйтәләр, кая, тиз генә бул әле.
Сәгыйдә. Тиз генә борып җибәрергә, ул бит сиңа патефон түгел. Бәлки дүрт-биш минут үтәр әле.
Сабира. Пәрәмәчем көяр бит.
Сәгыйдә. Ярар алайса, пәрәмәчләрең янында тор. Башлангач әйтермен. Сабира. Әйе шул. (Чыга башлый. Ләкин ул ишектән чыгуга гына репродуктордан дикторның тантаналы тавышы ишетелә башлый. Сабнра кире борылып керә.)
Диктор тавышы. Верховный Баш Командующий приказы! Армия генералы иптәш Рокоссовскийга. Армия генералы иптәш Ватутинга. Генерал-полковник иптәш Поповка. Кичә 23 нче июльдә, безнең гаскәрләрнең уңышлы хәрәкәтләре нәтиҗәсендә, немецларның Орёлдан көньяктарак һәм Белградтан төньяктарак булган районнардан Курск ягына таба башлаган июль һөҗүме тәмам бетерелде...
Сабира (пычагы белән кадаган кебек хәрәкәт ясап). Әһә! Алаймы?! Менә ичмасам яраган...
С ә г ы й д ә. Тсс!
К ә р и м ә керә. Кәримә. Кухняда нәрсәдер көя бугай, Сабира апа.
Сабира. Ай, пәрәмәчләрем! (Ишеккә таба ташлана да, «көймәгәйләре» дигән мәгънә белән кулын селкеп, кире борыла.) Көйгәннәрен үзем ашармын...
Сәгыйдә. Тсс! Тынып калалар.
Диктор тавышы. Бик каты сугышларда безнең гаскәрләр немецларның иң яхшы дивизияләрен хәлдән тайдырдылар һәм көчсезләндерделәр һәм аннан соңгы кискен коитрударлар белән дошманны алып ташлап һәм 5 нче июньгә кадәр булган хәлне тулысынча кайтарып кына калмадылар, бәлки дошманның оборонасын өзеп, Орёлга таба 15 километрдан 25 километрга кадәр алга киттеләр...
Сабира. Әмма шәп иткәннәр. Молодец. Саматов керә.
Саматов. Нәрсәгез яна анда, кухняда?
Сабира. Бу нинди аңгыра пәрәмәчләр булды соң?.. (Чыгып китә.)
Сәгыйдә. Кәримә, Тсс!
Диктор тавышы. Шулай итеп, немецларның җәйге һөҗүм планын бөтенләй җимерелгән дип санарга кирәк. Шуның белән, «җәй көне немецлар һәрвакыт уңышка ирешәләр, ә Совет гаскәрләре, гүяки, чигенүдә булырга мәҗбүр булалар» дигән легенданың уйдырма икәнлеге фаш ителде...
Саматов Кәримәне биленнән кочып ала да, биеп китәләр. Зайцев керә.
Сәгыйдә. Рәхим итегез, Николай Агафонович. Шатлыклы яңалык белән тәбрик итәм.
Зайцев. Мин сезне тәбрик итәргә ашыктым. Өйдә бер үзем калганмын, кем белән уртаклашырга да белгән юк.
Саматов белән Кәримә биюдән туктыйлар. Күрешү, котлашулар.
Сабира (ишектән башын тыгып). Телефонга чыгыгыз әле берегез.
Кәримә чыга.
Саматов. Менә, Николай Агафонович, шатлык өстенә шатлык. Хәзер мондый хәбәрләрне көннән-көн ешрак ишетә башларбыз инде без. Беләсезме, бу җиңүләрдә совет фәненең дә катнашы бик зур. Димәк безнең дә.
Зайцев. Әйе. Ләкин миңа оят хәзер сезнең янда.
Саматов. Борчылырга урын юк сезгә, Николай Агафонович.
Зайцев. Үземне үзем яратмый башладым, Закир Галимович.
Саматов. Ни өчен?
Зайцев. Күрдегез бит. Мин мәгънәсез тәвәккәллек дип исәпләп баш тарткан эшне япь-яшь кешеләр уңышлы итеп төгәлләп чыктылар. Куркынычсыз итү юлын да таптылар. Граммнар урынына тонналар... Хәтта хәзер гаҗәп тә тоелмый. Саматов тын кала.
Саматов. Ул барыбер сезнең ярдәмнән башка булмады.
К ә р и м ә (ишектән тыгылып). Закир, сине чакыралар.
Саматов (Зайцевка). Гафу итегез... (Чыга.)
Зайцев (Сәгыйдәгә). Я, кызым, нихәлләр бар?
С ә г ы й дә. Рәхмәт. Бик әйбәт.
Зайцев. Тик менә синең кулыңа карагай саен йөрәгем әллә нишләп китә. Сәгыйдә. Онытырга вакыт инде сезгә ул турыда, Николай Агафонович.
3 а й ц е в. Ничек соң, бераз төзәлүгә барганы сизеләме?
С ә г ы й д ә. Бер дә сизелми шул.
3 а й ц е в. Кәримә ханымның әйтүенә караганда, төзәлергә тиеш иде. Сәгыйдә. Өзелгән нервның тышкы кабыгы ялгап тегелгән булгач, нерв җебе әкренләп үсеп, үзеннән-үзе ялганырга тиеш. Шул вакытта кул әүвәлге хәленә кайтачак. Ләкин аның өчен күбрәк срок кирәк. Өстәвенә башка шартлары да бар: организм үзе шуңа җитәрлек сәләтле булса, операция вакытында берәр кимчелек калмаган булса...
Зайцев. Авыртып борчымыймы?
Сәгыйдә. Их, Николай Агафонович! Авыртсын гына иде! Авыртса, төзәлүе шул булыр иде. Авырта белми шул. Тоймый.
3 а й ц е в. Булдыксыз кеше булып чыктым мин. Шундый хәл буласын күрә алмадым...
Сәгыйдә. Борчылмагыз аның өчен. Онытыгыз зинһар. Мин үзем дә оныттым инде аны.
М у с и н. Абрикосов һәм, аларны әйдәп, Саматов белән Кәримә керәләр.
Саматов. Рәхим итегез. Бик күңелле чакта килдегез. Болай булгач, Кәримә, тиз генә өстәл хәзерләп алмый ярамас.
Кәримә. Була ул. Нәкъ пәрәмәч көйгән ис тә чыгып тора иде анда.
Абрикосов (көлеп). Сез безне көйгән пәрәмәч белән сыйларга җыенасызмыни әле?
Кәримә. Борчылмагыз, көйгәнен без үзебез. (Чыга һәм моннан сон ул чыгакерә йөри.)
Абрикосов. Кияү кайда соң? Ул да кирәк бит монда.
Сәгыйдә. Шәрәф кайтып җитмәде шул әле. Кичә үк кайтырга тиеш иде дә... Мус и н. Нигә киткән иде соң ул анда?
Сәгыйдә. Чакырып алдылар.
Саматов. Ана бирелгән кандидат исеме Москвада расланмаган иде бит әле. Сәгыйдә. Әллә берәр тоткарлык булдымы икән?
М у с и н. Болай булгач, аңарга бернинди тоткарлык булмас.
Саматов. Ничек булгач?
Абрикосов. Бик куанычлы яңалык бар бит, Закир Галимович.
Саматов. Немецларның җәйге һөҗүме җимерелү турындагы приказ өстенәме?
Абрикосов. Аның өстенә.
Саматов. Филиал ачылу турындагы хәбәрне әйтәсез?
Абрикосов. Филиал? Ул турыда да яңа хәбәр бармы?
Саматов. Менә әле генә Иван Михайлович белән Кәримов шалтыратып сөенче алдылар: безнең шәһәрдә Фәннәр академиясенең филиалын ачу турында СССР Совнаркомы махсус карар кабул иткән.
М у с и н. Сугыш чорында безнең шәһәр галимнәре тарафыннан үзебезнең республика шартларына карата куелган фәнни проблемалар чыннан да Союз күләмендә әһәмиятле иде. Мөһим карар, тәбрик итәм, иптәшләр.
Саматов. Алайса, сез алып килгән шатлыклы хәбәр бүтән?
М у с и н. Сезнең исемгә илнең сугышчан көчен һәм экономик куәтен ныгытуга зур ярдәм китерә торган яңа ачышыгыз белән котлап иптәш Сталиннан рәхмәт телеграммасы алынды.
Сәгыйдә. Иптәш Сталинның үзеннән?
М у с и н. Менә ул. (Телеграмманы күрсәтеп.) Академик Алексей Ефремович Абрикосовка, Химик фәннәр докторы профессор Закир Галимович Саматовка, Техник фәннәр докторы Николай Агафонович Зайцевка... Зайцев (гаҗәпләнеп). Миңа?!
М у с и н. Әйе, сезгә.
Зайцев (үз колакларына ышанмагандай башын тотып). Аңламыйм... Әллә яңадан яшәртәсез инде мине...
Мусин. Техник фәннәр докторы Шәрәф Фазлович Габитовка...
Сәгыйдә. Ялгыштыгыз бугай, доктор түгелдер.
Мусин. Юк. Дөрес. (Телеграммага карап.) Менә: Техник фәннәр докторы Шәрәф Фазлович Габитовка...
Сәгыйдә. Нишләп доктор булсын?..
Кәримә. Бәлки телеграфист бутагандыр...
Саматов. Ихтимал, ялгыш мәгълүмат биргәннәрдер.
Абрикосов. Аптырашмагыз, югарыга таба ялгышканнар икән, бик яхшы. Димәк, егет озакламый доктор буласы. Шуңа юрыйк.
Мусин. Дөрес. (Сәгыйдәгә). Һәм сезгә, химия фәннәре кандидаты Сәгыйдә Локмановна Баязитовага...
Шәрәф керә. Гомуми шатлык. Шәрәф бүлмәдәгеләр белән исәнләшә.
Саматов. Расладылармы?
Шәрә ф. Юк, гыйльми советның карары канәгатьләндермәде.
Саматов. Ничек алай?
Шәрәф. Турыдан-туры доктор дәрәҗәсе бирергә лаек дип таптылар.
Абрикосов. Менә ничек! Молодец! Чын күңелдән котлыйм. (Шәрәфнең кулын кыса.) Бик сирәк кешегә очрый торган бәхет бу.
Шәрәф. Рәхмәт. Уңышларым өчен мин сезгә бурычлы. (Аңа кулын сузган Зайцевка.) һәм сезгә, Николай Агафонович. (Мусин белән күрешеп.) Барыннан да бигрәк, партиягә.
Саматов. Без барыбыз да бүгенге шатлыклар өчен иң элек партиягә бурычлы.
Шәрәф (башкалар белән күрешеп беткәч, Сәгыйдәгә килә һәм көчле омтылып, аның ике кулын берьюлы кысып тотып ала).
Сәгыйдә! Сәгыйдә (кинәт перчаткалы кулын тартып алып). Ой!
Шәрәф. Гафу ит, авырттырдыммы?
Сәгыйдә (үз-үзенә ышанмыйча). Авыртты шул. (Перчаткасын салып кулына тота. Суккалап, каергалап карый. Чиксез шатланып.) Авырта! (Бер үк вакытта елап һәм көлеп.) Тоя. Шәрәф, бәгырем! Тоя...
Кәримә (аның янына килеп). Бу аның төзәлүе! Һәм ничек тиз! Таза организм. Гомуми шатлык.
Зайцев елап, яшен сөртә.
Мусин. Барлык яралар хәзер шулай көннән-көн төзәлә барыр.