ПАЛАЧЛАР ХАЛЫКЛАР СУДЫННАН КОТЫЛА АЛМАСЛАР
МИХАИЛ ШОЛОХОВ
ПАЛАЧЛАР ХАЛЫКЛАР СУДЫННАН КОТЫЛА АЛМАСЛАР
Минем туган ватаным өстендә, көз алдының, зәңгәр күгендә мамыксыман ак болытлар йөзәләр. Алар Донның чиксез далалары өстендә дә, Кубань һәм Ставропольның күз җитмәслек кырлары өстендә дә йөзәләр... Бөтен җирдә алар- ның йомшак күләгәләре бөек Советлар Союзының тыныч шәһәрләре һәм авыллары өстенә төшәләр. Көчле җил алып килгән болыт кисәге көньякның дусларча җылы сәламе булып, бәлки ерак төньякка да барып чыгар һәм сокланып карап торучы урман кисүче яки кышлаучы бик озак күзәтеп, аны уйчан караш белән озатыр... Ак болытлар Ватанның җирләре өстендә, җир 'шарының гаять зур киңлекләре өстендә йөзәләр, һәм тормышны чын-чынлап яратучы, аны иҗат итүче гади эшче кеше, бәлки, бу сентябрь көнендә, түбәнге өлеше чак-чак томанланып торган һәм кискен җил белән эрүче ак болытның ул җирләрдә булмый торган матурлыгына карап, шатланыр... Халкы элек-электән һәрвакыт тынычлык сөюе белән дә, борынгы, югары культурасы белән дә, хезмәткә мәхәббәте белән дә дан казанган, кечкенә, сөйкемле Корея иле өстендә, — күктә, — шундый ук болытлар. Ләкин болытларның өстендә көне-төне Америка самолётлары очалар һәм Корея җиренә үлем сибәләр. Кореяның күп кенә шәһәрләре һәм авыллары көлгә әверелгәннәр һәм көеп беткәннәр. Америка башкисәрләре тарафыннан коры җирдән, күктән һәм диңгездән торып үтерелгән һәм яраланган хатын-кызларның, балаларның һәм картларның каннары, Корея җире буйлап, тулып һәм ташып агалар.
...Каткан кар өстенә җәелгән кызыл кан, кеше каны! Җәйге эсседә куера һәм карасу-чия төсенә керә торган кан... Аның төсе дә, йөрәккә һәм бугазга ябыша торган төче исе дә безгә таныш. Хаки төсендәге мундир кигән кешеләр дә, аларның терсәккә кадәр сызганган һәм кызыл канга буялган куллары да безгә таныш... Кореяда һәм Кытайда Америка империализмы тарафыннан эшләнә торган явызлыкларга кешелек дөньясы рәхимсез күзләр белән карый һәм аның котылгысыз, гадел суды да шундый ук рәхимсез булачак! Корея турында уйлаганда, Америка хатын-кызларыннан: «Сезгә кызганыч түгелме?» дип сорыйсы килә. Ә Америкадагы ирләргә карата: «Ә сезгә оят түгелме?» дигән сорау туа. Бөек Ленин Америка язучысы Джек Лондонны ярата иде. Мәрхүмә Надежда Константиновна Крупскаяның әйтүенә караганда, Владимир Ильичның үлүеннән ике көн элек, кич белән ул аңа Джек Лондонның «Тормышка мәхәббәт» исемле хикәясен укыган. Бу китап хәзер дә аның бүлмәсендәге өстәл өстендә ята. Эпохабызның иң бөек кешесе — Ленинга һәм зур, чын язучы Джек Лондонның истәлегенә мәхәббәт һәм ихтирам йөзеннән, — укучылар мине озын өземтә китерүем өчен гафу итәрләр. Алясканың төньягында, кайдадыр бергә алтын эзләгән, тәмам хәлдән тайган һәм ачыккан ике кеше төньякның буш сахрасы буйлап, кеше тора торган җирләргә таба баралар.
Хикәя болай башлана: «Алар сөзәк яр буйлап, зур кыенлык белән төшеп киләләр иде, һәм алдан бара торганы ташка абынып, бер мәртәбә чак кына егылмый калды. Алар арыганнар һәм хәлсезләнгәннәр, аларның йөзләрендә озакка сузылган мәхрүмлекләр аркасында туган баш иючәнлек эзләре чагыла. Алар одеялга төрелгән тюкларның авырлыгыннан бөгелеп төшкәннәр. Тюклар аларның иңбашларына һәм маңгайларына киертелгән каешларга эләгеп торалар. Икесе дә мылтык такканнар. Алар күзләрен җирдән күтәрмичә генә, бөкрәеп һәм муеннарын сузып баралар.
— Хәзер миндә без яшереп киткән теге патроннарның кимендә икесе булсын иде, — диде юлчының икенчесе. Аның тавышы тигез һәм дәртсез генә чыкты. Ул бернинди рухланусыз, сүлпән генә сөйли иде. Алдан барганы иптәшенә җавап биреп тормады. Икенче юлчы аның артыннан китте. Алар аяк киемнәрен салып тормадылар. Ә су боз шикелле суык иде, — шундый суык, — аларның тубыклары сызлый башлады, табаннары оеды. Кайбер урыннарда су тезләренә җитте, һәм алар икесе дә баскан җирләрендә чайкалып китәләр һәм төпне аяклары белән капшап басалар иде. Артта барганы шома таш өстендә таеп китте һәм чак кына егылмый калды; ул гаять зур көч белән генә аягында торып калды һәм авыртудан бик каты кычкырып җибәрде. Аның башы әйләнеп китте һәм ул һавада тотынырлык урын эзләгән кебек, буш кулын сузды. Тигезлекне саклап калганнан соң, ул алга атлады, ләкин тагын чайкалып китте һәм тагын чак кына аумый калды. Шунда ул, баскан җирендә катып калган кебек, тукталды һәм үзенең борылып та карамый, алга баручы юлдашына күз салды. Ул үз-үзе белән көрәшкән шикелле бер минут хәрәкәтсез торды. Аннан кычкырды:
— Кара әле, Билл, мин тубыкны каймыктырдым бугай.
Билл болганчык ташкын аркылы чыгуында дәвам итте. Ул борылып та карамады. Икенчесе аның артыннан күзәтеп торды, йөзе аның элеккечә берни дә чагылдырмый, ләкин күзләре яраланган болан күзләренә охшыйлар иде. Билл инде каршыдагы ярга күтәрелгән, һәм, борылып карамый гына, алга бара иде. Икенчесе елга уртасында тора һәм аны күзәтә иде. Ул ирененең бер кырыен чак кына кыймылдатып куйды, һәм иреннәренең өстендә көрән төстәге каты щетиналарның калтырап китүе күренде. Ул тел очы белән иреннәрен чылатып алды.
— Билл! — дип кычкырды ул. Бу кычкыруда бәлагә эләккән көчле кешенең ялваруы чагыла иде. Ләкин Билл борылмады. Артта калган юлчы аның горизонтның тәбәнәк тауга тоташа торган тонык сызыгына таба сөзәк яр буйлап, абына-абына, килбәтсез генә, ышанычсыз адым белән югарыга күтәрелүен күзәтә иде. Ул үзенең алдагы иптәше сыртны аркылып, күздән югалганчы шулай карап торды. Шунда ул таудан күзен алып, дөньяның аңа Билл киткәннән соң калган даирәсен акрын гына күзеннән үткәрде».
Кабахәтлек — һәрвакытта кабахәтлек булып калачак, һәм әлегә, кызганычка каршы, җир йөзендә кабахәтләрнең беткәне юк. Уолл-стриттагы һәм Лондон Ситиендагы «Билл»ләрнең Европа халыкларын ничек немец фашизмы тырнагына ыргытканлыкларын без хәтерлибез. Алар Гитлер Германиясенә каршы барган иң авыр, рәхимсез сугышта Советлар Союзы көчсезләнеп һәм хәлдәй таеп, куәтле дәүләт булу ягыннан сафтан чыгар һәм Англия-Америка империалистлары тырнагына эләгер, дип исәпләгәннәр иде. Нәкъ менә шуца күрә дә алар икенче фронт ачуны мөмкин кадәр кичектерергә тырыштылар. Һәм совет халкы Гитлер яуларына каршы өч ел буена бергә-бер, күкрәккә-күкрәк килеп сугышты. Хәзер утыз данә көмеш акчага сатып алынган һәм үз хөкүмәтләре тарафыннан Кореяга җибәрелгән кечерәк масштабтагы «Билл»ләр, Корея халкына каршы җинаятьчел сугыш алып баралар һәм тездән канга баткан хәлдә, чит җирдә сөйрәлеп йөриләр! Совет халкы Американын, хезмәтчел халкына һәрвакыт ихтирам белән карады һәм карый. Безнең Сталин америкалыларның эшчәнлеген бер вакыт мактап сөйләгән иде. Ләкин сүз хезмәт эшчәнлеге турында барды. Ә хәзер намуслы бөтен кешелек дөньясы, үтерүчеләрне нәләтләгән хәлдә, Америка очучыларының Кореядагы тыныч халыкны нинди оятсыз рәвештә салкын кан белән һәлак итүләрен, Америка армиясенең ялланган солдатларының үз язмышын читләрнең катнашыннан башка, үзенчә хәл итәргә теләгән, тынычлык сөюче кечкенә бер халыкка каршы Берләшкән Милләтләр Оешмасы флагы астына яшеренеп, рәхимсез сугыш алып баруын нәфрәт белән күреп тора. Узган сугышта, аның беренче елларында немец фашистлары көлеп һәм ачыктан-ачык ниндидер мыскыллау кушаматы төсе бирергә теләп, безнең солдатларны «рус Иваны» дип атаганнар иде. Алар үзләрен шул «рус Иваны» Сталинград янында көлмәскә генә түгел, елмаймаска да өйрәткәнгә кадәр көләргә тырыштылар. Булса соң, Иван яхшы исем! Күп милләтле совет илендә Иваннар — миллионнар алар. Алар — хәзер үз Ватанының бәхете һәм чәчәк атуы өчен үзләрен-үзләре аямыйча тырышып эшләүче, ә үткән сугышта, үз иленең бөтен тарихы буена булган кебек, баскыннарга каршы тиңсез геройлык белән сугышкан Иваннар. Менә шулар бит ул — дошманның һәлак итүче утыннан үзләренең коралдаш иптәшләрен коткару өчен, немец пулеметларының көпшәләренә күкрәкләре белән капландылар, менә шулар бит ул — туган шәһәрләрне һәм авылларны бандитларча налетлардан каплап, һавада тараннар ясадылар, менә шулар бит ул — безнең Ватаныбызны чолгап алган барлык диңгезләрнең һәм океаннарның тозлы суларында баттылар һәм, ахыр чиктә, җир шары өстенә кара канатларын җәйгән фашизм чумасыннан кешелек дөньясын коткарып калдылар. Нәкъ менә Америка һәм Англия капиталистлары сугышта байлык җыеп, «долларлар эшләгәндә», шул Иваннар каннарын да, тормышларын да кызганмыйча, үзләренең изге һәм яхшы эшләрен эшләделәр. Символик рус Иваны — менә нәрсә ул: дәһшәтле сугыш көннәрендә ятим калган балага, уйлап та тормыйча, үзенең актык сынык икмәген һәм фронтта бирелә торган утыз грамм шикәрен бирүче, соры шинель кигән кеше, иптәшен котылгысыз һәлакәттән коткарып, үзен-үзе аямыйча, аны үз гәүдәсе белән каплаган кеше, Ватанының исеме өчен батырлыкларга барганда, барлык мәхрүмлекләрне һәм авырлыкларны тешләрен кысып кичергән һәм кичерүче кеше. Яхшы исем ул — Иван! Ә менә немец-фашист мактанчыкларын безнең солдатлар мәсхәрәле нәфрәт белән «фрицлар» дип йөртәләр иде. Кайчандыр немец- фашистлар оккупациясе астында булган халыкларның күзендә «фриц» дигән исем нәрсә белән бәйләнгән? Талаулар, көчләүләр, янгыннар, ярдәмчесез хатын-кызларны һәм балаларны үтерүләр белән һәм тагын бер нәрсә белән: «млеко, курки, яйко, шпиг...» Немецларның фриц дигән гади исеме халыкларда бик начар истәлек калдырды. Әгәр дә Билл дигән гади исем кешелек дөньясының хәтерендә мәңгегә ир кешеләрнең бервакытта да акланылмый торган намуссызлыгы, сатлыклыгы һәм кабахәтлеге синонимы булып калса, Америка халкы өчен авыр һәм оят булачак...
Америка халкы бик үк зур булмаган яшәү тарихында унар миллионнарча намуслы хезмәтчелләрне дә, политика, фән һәм техника, сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә дә күренекле кешеләрне тудырды. Аларның исемнәрен Америка халкы гына түгел, бәлки бөтен кешелек дөньясы рәхмәт һәм ихтирам белән искә ала. Ләкин Американың бүгенге чынбарлыгында бөтен дөньядагы намуслы кешеләр тарафыннан торган саен ешрак нәфрәт, һәм ачу белән телгә алына торган бер исем бар. Ул — АКШ нын хәзерге президенты Гарри Трумэнның исеме. Ул — юка һәм мәрхәмәтсез иренле һәм иезуит йөзле кеше — беренче булып Япониягә атом бомбалары төялгән самолетлар җибәрде. Ул хәзер дә, тартынмыйча: «Әгәр дә кирәк булса, мин атом бомбасын уйланып тормый кулланачакмын»,— дип белдерә. «Кирәк булган» хәлне Трумэн әфәнде һәрвакыт табачак. Ә инде үзе тапмаса, — аның Уолл-стриттагы турыдан-туры хуҗалары, әлбәттә, бу хәлне күрсәтеп бирәчәкләр. Ләкин Американың Кореядагы интервенциясенә каршы, атом бомбасы куллануга каршы протест белдерүче, ачуланган йөз миллионнарча кешелек дөньясының авазы җирне сафландыра торган куәтле яңгыр алдындагы якын һәм дәһшәтле күкрәү булып яңгырый. Халыкларның хәтере бетмәс-төкәнмәс чишмә шикелле мәңгелек һәм ул Америка империализмының эшләгән җинаятьләрен дә, тынычлыкка һәм кешелек дөньясына ясаган янауларын да бервакытта да онытмас. Трумэнның биографиясен иронияле елмаюсыз укып булмый. Минем алда П. Таборипың Трумэн президент булып сайланганнан соң озак та үтми Рейтер агентлыгы тарафыннан тапшырылган, «Рядовой кешенең уңышы» дигән мәкаләсе ята. Мәкалә Америка укучысының гына түгел, башкаларның да игътибарын тартырлык һәм бик нык искәрмә бирүне таләп итә. П. Табори яза: «АКШның утыз өченче президентының тормышын, характерын, политик карашларын һәм гомуми философиясен «алтын урталык» дигән сүз белән характерларга була.
Трумэнда даһига хас булган бернинди ачык чагылган сызыклар юк. Ул бөтен дөньяның язмышын хәл итәчәк «Зур өчлек»нең члены сыйфатында кинәт авансценага күтәрелгәнгә кадәр, аның бөтен карьерасы акрынлап һәм азазлап алга үрмәләүдән гыйбарәт булды». Үзенең нәселе турында Трумэн болай ди: «Бездә барысыннан да бераз бар. Әгәр дә нәсел агачын селкетсәң, аннан теләгән нәрсә төшүе мөмкин: Шотландия, Ирландия һәм Голландия каны анда, әлбәттә, табылачак». Кайчандыр Трумэн әбисенең фермасында торган, һәм әнисе һәркемгә, янәсе, Гарри шикелле «илдә беркем дә буразнаны шундый туры итеп сөрә белми», дип мактана булган. Президент Трумэн үзенә иң зур йогынтыны әнкәсе ясаганлык турында күп тапкыр кабатлады. Трумэн вице-президент урынын яулап алу белән, ул турыда телефон белән әнисенә хәбәр иткән. Анасы ул вакытта 91 яшендә булган һәм улының уңышлары аны дулкынландыра алмаганнар. Трумэн үзенең сайлануы турында аңа белдергәч, аның бөтен сүзе: «Яхшы малай бул, Гарри», — дип әйтүдән гыйбарәт булган. Карчыкның теләге акланмады. Гарридан, ул кайчандыр хыялланганча, Америка генералы да, ул кайдандыр эшләгән банктагы кебек, банк эшлеклесе дә чыкмаган шикелле, яхшы малай да чыкмады... Трумэн әнкәсенең сүзләре бернәрсәдә генә акланды: Гарри буразнаны туры сөрә, ләкин бу буразна аның әбисенең фермасыннан туп-туры Уоллстритка бара, ә аннан, абсолют турылык белән, нрек сөюче Кытайны бик тырышып кол итәргә теләүгә һәм Кореядагы хәзерге кабахәт сугышка илтә. П. Табориның президент биографиясен аңа хезмәт күрсәтергә тырышып һәм түбәнчелек белән тасвир иткән мәкаләсендә, Гарри Трумэнның беренче империалистик сугыш вакытында хәрби лагерьларның берсендә хуҗалык хезмәте офицеры булганлыгы һәм аннан соң, сугыш тәмам булгач, 20 нче елларда галантерея магазины ачарга маташканлыгы, ләкин моның уңышсыз чыкканлыгы әйтелә. Табори уңышсыз галантерийщикның бурычларын түләвсн Трумэнның аеруча изгелеге итеп күрсәтә. Бурычларыңны түләү — һәрвакытта яхшы эш. Ләкин кешеләрдә бер сорау бар: Трумэн әфәнде һәм аның хуҗалары — монополистлар Кореяда һәм Кытайда үзләре түккән кан елгалары һәм диңгезләре өчен нинди долларлар белән түләргә уйлыйлар икән?
П. Табори мәкаләсендә болай диелә: «Трумэн үзенең политик карьерасын Миссури штатында судья постына урнашу белән башлады. Бу штатта судьяны гадел судны тиешле дәрәҗәсенә күтәрү эшләре белән борчымыйлар иде. Аның эше җәмәгать эшләрен күзәтеп торудан гыйбарәт иде, һәм Трумэн яхшы юллар һәм дренаж системасы салучы дигән репутация яулап алды». Үзен «гадел судны тиешле дәрәҗәсенә күтәрү» эшләре белән, борчып тормыйча, юллар һәм дренаж системасы төзү кебек, шактый табышлырак өлкәдә уңышларга ирешеп, Трумэн тагын бер нәрсә белән дан казанды: Джексон графлыгында аның җитәкчелеге астында ике миллион ярым доллар тора торган бик шәп бина төзелде. Джексон графлыгындагы Трумэн салган бина егетләр һәм кызлар өчен университет түгел, туберкулёз белән авыручы балалар өчен санаторий түгел, эшчеләр өчен ял йорты түгел иде. Юк, бу бик шәп бина суд өчен салынган иде. АКШ ның хәзерге президенты, эзлекле эшчән буларак, бәлки төрмәләр дә салгандыр, ләкин һәр хәлдә, ул үз карьерасын башлаганда ук инде хуҗаларына нинди төрдәге төзелеш белән ярарга мөмкин икәнлекне һәм аларның вкуслары нинди икәнлекне бик яхшы белә иде. Сенатка Пендергаст исемле босс тарафыннан — репутациясе бик үк чиста булмаган кеше тарафыннан — өстерәп кертелгән Трумэн үзенең сайлаучыларын, Пендергаст аңа намуссыз чыгыш ясарга бервакытта да тәкъдим итәргә саташмады, дип ышандырырга, каударлана-каудар- лана, бик нык ашыга. Ай-Һай, шулай
микән! Ул вакытта Миссури штаты белән идарә иткән ата аферист һәм бандит Пендергаст Трумэн әфәндене судьялыкка һәм сенатка күзләре матур булган өчен өстерәп кертмәгәндер бит? Алай булгач, ңи өчен соң штатның җәмәгатьчелеге Трумэнны «Пендергастның йомышка йөри торган малае» дип атады? Пендергаст: «Әгәр дә теләсәм, мин үземнең йомышка йөртә торган малаемны Американың сенаторы итә алам», дип тиккә генә әйтте микән? Менә ни өчен Трумэн соңгы вакытка кадәр, чынлыкта бөтен нәрсә өчен үзе аңа бурычлы булган Пендергаст белән пычрак элемтәләре булуын бик шикле рәвештә тырышлык күрсәтеп, инкарь итәргә маташа һәм аякларын, кулларын селки. Трумэнның үз әшнәсенә — Рим лапасына үзенең гөнаһларын юа торган грамота сатып алган өчен үләр алдыннан нинди сума түләячәген белү бик кызык булыр иде. Инде Трумэн ярдәме белән Америка кардиналы Спиллмен папалык тәхетенә утыра калса, ул вакытта президентка, ихтимал, бер тиен дә түләргә туры килмәс... Ярарга тырышучы журналист, түбәнчелекле шатлык белән йотлыга-йотлыга, Трумэн сенатның хәрби лагерьлардагы эшне тикшерү комиссиясендә эшләгәндә. Американың күп миллионнарча акчасын саклап калды һәм шул вакыттан «Америкадагы налог түләүчеләрнең каравылчы эте» булып әверелде, дип яза. «Каравылчы эт» — бу, ихтимал, саф америкача, тупастыр. Дөресрәге, Трумэн налог түләүчеләрнең лакее булып әверелде. Ләкин тырыш лакей кем байлыгын саклый соң? Үтә зур табышлар белән күбенгән һәм Уолл-стриттан торып,
Американын язмышын хәл итүче үтә бай хуҗаларныкын саклый! Тырыш лакей нәкъ менә шул арның байлыгын саклый, чөнки, мәгълүм булганча, ярлыларның лакее булмый. Тырыш лакей Трумэн миллионнарча доллар акчаны саклап калдыргандыр, дип тагып бер тапкыр уйларга мөмкин, ләкин ул хәзер инде тончыккан һәм сасый баглаган Гоминдан режимын коткарырга юкка гына маташып, Кытайга ничә миллиард акча салды икән? Сүз арасында әйтергә кирәк, Кушма Штатларның гади налог түләүчеләре — эшчеләр, фермерлар, хезмәткәрләр өчен уйлап карарлык мәсьәлә бу. Трумэнның тышкы кыяфәтен һәм киемсалымнарын бик ярарга тырышып язганда, П. Табори Трумэнның хәтта бантлап бәйләнә торган галстукларны артыграк хөрмәт итүен белдерү өчен дә мөмкинлекне ычкындырмый. Сүз җае килгәндә әйтергә кирәк, Нюрнберг процессында хөкем ителгән немец-фашист хәрби җинаятьчеләр арасында да яхшы галстук яратучылар аз түгел иде, ләкин бөтен эш шунда ки, ал арның җинаятьчел тормышлары муенга галстук бәйләү белән түгел, бәлки баудан ясалган элмәкләр кию белән тәмамланды. Америкада шундый бер йола бар: президент сайланганнан соң AKШ гражданины, берәр сенаторның рекомендациясе белән Ак йортка килеп, ихтирам белән президентның кулын кыса ала. Ихтимал, кайчандыр Трумэн да, кәефләнеп елмайган хәлдә, үз граждандашлары белән куллар кысышкандыр. Ләкин ул хәзер кул кысышырлык хәлдә түгел: бер кулы белән ул мәхәббәт һәм саклык белән атом бомбасын күкрәгенә кыса, ә Корея халкының кызыл канына буялган икенче кулы белән Кореяны буарга маташа.
Лоннан ары хезмәтчел кеше элементар пөхтәлек һәм гади чиркану тойгысы аркасында андый кулны кысмас. Дәүләт белән идарә итүче кешенең шәхесендә даһилыкның булмавы кебек сыйфатка килгәндә, моның «урта кешене», «алтын урталыкны», яки, кыскачарак итеп әйткәндә, урта сыйфатлылыкны мактаучы күп кенә америкалыларны сокландыруына килгәндә, америкалыларга бер фактны онытмаска кирәк булыр иде: фашизмга шуышып кергән немецлар да үз вакытында «фюрер»ларының «гади кеше» булуына һәм бары-югы гади бер ефрейтор гына
булуына шуннан ким сокланмаганнар иде. Без, талантсыз урта сыйфатлылыкның, тупас шашкынлык хәлендә бөтен дөньяда хөкем сөрү турында хыялланырга кыюлык иткән «гади немец ефрейторы»ның властьны кулда тотуы кешелек дөньясына күпмегә төшкәнлеген беләбез. Американың буржуаз журналистлары Трумэнны «бөтен дөнья өчен иң зур башваткычтан гыйбарәгә дип белдерәләр. Юк, гыйбарәт түгел! Намуслы барлык кешеләр бу «башваткычаны күптән хәл иттеләр инде. Әгәр дә Трумэн Ак йортта түгел, бәлки әбисенең фермасында утырган булса, бөтен дөньяның һәм шул исәптән Американың хезмәт ияләре өчен яхшырак һәм куркынычсызрак булган булыр иде. Ул анда буш вакытларында нәсел агачын селкетә алган булыр иде һәм башка кәсеп белән шөгыльләнә алган булыр нде. Хәтта, иң начар дигәндә дә, ул кайда да булса галаитерия кибетендәге прилавка артында утырган булса, подтяжкалар һәм хатын-кыз тараклары белән сату иткән булса, — ул да яхшырак булган булыр иде. Гомуми бәлагә каршы, кабахәт урта сыйфатлылык, капитал магнатлары кушуы буенча, хәзерге вакытта Америка белән идарә итә. Америка миллиардерларына — ерткычлык эшләре бөтен гомерләре буена караңгы булган, яктыдан һәм эшче кешеләрнең намуслы күзләреннән курыккан морганнарга, дюпоннарга, рокфеллерларга, меллоннарга — бөек кеше кирәк түгел, даһи кирәк түгел, бәлки Ак йортта утыручы һәм бер каш селкетү беләк үк хуҗаның иң кечкенә теләген дә аңлый алучы күндәм хезмәтче кирәк. Үтәүчән, күндәм хезмәтче, әлбәттә, кызыксындыру чараларына лаеклы: шуңа күрә дә, Американын, тамыры белән бергә сатып алынган буржуаз матбугаты Трумэнны барлык чаралар белән мактый, аның алдында арзаплы фимиам төтәтә. Трумэн да хуҗаларга лакейларча ярарга тырышу белән түли: ул хуҗаларының аяк астына бөек Кытайны да, Кореяны да, Вьетнамны да китереп салыр иде. Ул бөтен җир шарын китереп салыр иде, ләкин ерткычның куллары кыска, ә сугышка каршы, атом бомбасы куллануга каршы тавыш бирүче бөтен дөнья халыклары ул кулларга үсәргә ирек бирмәячәкләр! «Үрнәк семьянин» — итеп күрсәтмәкче була Трумэнны Американың буржуаз матбугаты. Трумэн АКШ ның вице-президенты итеп сайлангач, фотографлар аннан микрофон алдында рәсемгә төшүен үтенгәннәр. «Маргарет, — дигән Трумэн үзенең кызына, — бар, әниеңне алып кил, безне тагын рәсемгә төшерәләр». Әйтеп тә торасы юк, идиллик күренеш! Ә менә, фронтта фотопленкага төшерелгән башка бер күренеш: Корея җирендә Трумэн авиабомбаларының кыйпылчыклары тарафыннан теткәләнгән кореяле яшь ана ята. Аның киеме канланып беткән. Аның үлек күкрәген ятим калган бала имә...
Минемчә, «Миссури джентелмены» бер генә минутка да күзен йоммас һәм җир өстендә үлем тарафыннан һәлак ителгән хәлдә үзенең хатыны чалкан ята дип, һәм кечкенә Маргарет аның күкрәген имә дип, күз алдына китереп карамас... Бу аның аңыннан югарырак, моны кешеләр генә эшли алалар. Ул — берейче бөтендөнья сугышында хуҗалык хезмәтенең гайрәтле офицеры — ихтимал, теш арасыннан гына әйтеп куяр: «Сугыш булгач, сугыштагыча була инде» дияр, яки нинди дә булса, шундыйрак сүз әйтер, ләкин сүзнең ниндие дә — бөтенесеннән коткара торган калкан була алмас, ул авыр җа- ваплылыктан да, тиешле җәзадан да каплап, коткарып кала алмас. Беркайчан да, берҗирдә дә коткара алхмас! Американың Кореядагы кораллы интервенциясенең уннарча меңләгән гөнаһсыз корбаннарының үлемендә канлы палач — макартурлар гына түгел һәм Кореяның тыныч халкын котырынып, ерткычларча һәм уйланып тормыйча
җәзалаучыларның һәммәсе генә дә түгел, бәлки барыннан да бигрәк — Уолл-стрит һәм аның тугры хезмәтчесе Трумэн гаепле. Алар халыкларның гадел судыннан кая китеп котылырлар? Кешелек вөҗданының һәм намусының суды шәфкатьне белми! Кушма Штатларның политик даирәләре 1944 елның Октябренда Херст матбугатында Трумэнның Куклукс-клан члены булганлыгын күрсәтә торган һәм присяга астында ясалган белдерүләр игълан ителгәнлеген истә тоталар. Бу белдерүләрнең берсе Миссури штатында, Кингсвильдә торучы демократ Ли Аллен тарафыннан ясалган. Ли Аллен төрле дәүләт постларында торган кеше. Аның белдерүендә болай диелә: «1922—1923 елларда мин Миссури штатындагы Инде-пенденста Ку-клукс-клан группасының «циклоплары»ннан берсе булганлыгымнан, һәм, бу группага җитәкчелек итәрәк, аның членнарының күпчелеген белгәнлегемнән, Гарри Трумэнның 1922 елда үзен Миссури штатындагы. Ку-клукс-клан груп. пасына член итеп алуны сорап гариза биргәнлеге турында тантаналы рәвештә присяга бирәм». 18 ел буена Трумэнның анасы белән күршедә яшәгән, Годдард дигән берәү болай дип белдерә. «Мин, Л. X. Годдард, Ку-клукс- кланның Миссуридагы группасы «Хикман миллп»ның члены буларак, 1922 ел ахырында Ку-клукс-кланның Миссуридагы Грандоллас Пасчурдагы членнары гына кертелгән җыелышында катнаштым; бу җыелышта кланның Миссуриның көнбагыш округларындагы 20 меңләп члены катнашты һәм төп ораторларның берсе Гарри Трумэн иде».
1944 елның 26 Октябренда Юнантед пресс агентлыгы хәбәрчесенең Канзасситидан хәбәр итүенә караганда, андагы университетның профессоры Брюс Тримбл, үзендә Трумэнның Ку-клукс-клан члены булуын һәм Грандоллас Пасчурдагы җыелышта речь белән чыкканлыгын раслый торган 20 ләп язма белдерү барлыгын әйткән. Кешеләр, сез аңа, ак балахонлы Америка фашистына, карагыз. Негрларны линчлый белә торган бу кеше шундый ук гадилек белән сезне дә үтерә алачак. Ул капюшонына тар гына ярык ясап, шуның артына күзләрен яшерә, ләкин аның күзләре Гитлерныкы, Герингиыкы һәм Гиммлерныкы шикелле үк оятсыз һәм вөҗдансыз. Ул — кешелекнең үткәндәге һәм хәзерге кабахәтлеген гәүдәләндерүче, ул, Ак йорттагы кабахәт икейөзле, үзенең халык алдындагы бер генә чыгышын да, Америкадагы гади кешеләрнең дини тойгылары белән вөҗдансыз рәвештә спекуляция ясап, алла исемен телгә алмыйча башламый һәм тәмамламый. Ул көн саен кич белән ялгызлыкта «бөтендөнья өчен тынычлык теләп» дога кылуга бер сәгать вакыт үткәрүе турында бер дә тартынмыйча матбугатка хәбәр итеп, тиңдәше ишетелмәгән оятсызлык белән үзенең дини «изгелекләрен» игълан итә. Ханжа үзенең «эш вакытын» оста бүлә: фарисейларча дога кылуга — бер сәгать, яңа бөтендөнья сугышы хәзерләүгә, чираттагы агрессив планнар төзүгә, Кореяга өстәмә көчләр җибәрү турындагы приказларга кул куюга — ун сәгать... Трумэн һәм аның хуҗалары, яңа бөтендөнья сугышы утын кабызучылар нәрсәгә өндиләр? «Вашингтон Таймс геральд» исемле фашистик листокта ачыктап-ачык болан дип языла: «Гражданнар халкын — ирләрне, хатынкызларны һәм балаларны кырып бетерергә, бөтен бер шәһәрләрне яндырырга һәм шартлатырга...
Дошман халыкны кырып бетерү өчен бомбаларны шулай ыргытырга кирәк ки, ирләрне, хатын-кызларны һәм балаларны һичбер аяусыз юк итәрлек, аларныи торакларын яндырырлык, заводларны җимерерлек, суларны агуларлык, игеннәрне көйдереп бетерерлек һәм җирнең үзен тормышсыз сахрага әйләндерерлек булсын». Трумэн һәм аның артында торучылар үзләренең бала еланнарына «аталарча» елмаеп карыйлар.
Еланның угы агулы, ләкин эшчеләрнең көчле куллары ул укны еланның башы белән бергә өзеп ташлый алырлар!
Иртәнге таң көнбатышта тумый, тормыш бирүче кояш көнбатыштан чыкмый. Кешелек дөньясы бервакытта да капитал ялчылары артыннан китмәс. Әлегә чын-чынлап кыйналмаган, генерал мундиры кигән Америка Мальбруклары, Гитлердан үрнәк алып, глобус тирәсендә таптана бирсеннәр. Ак йортның күз зәгыйфьлеге белән авыручы «динле» яшәүчесе котырына бирсен һәм атом бомбасын тотып, тилерә бирсен. Үмерика сугыш промышленносте башлыклары алдагы табышларны өмет итеп, кулларын уа бирсеннәр. Американың сатлык матбугаты һәм радиосы совет халкын һәм аның туган коммунистик партиясен бөтен көчләре һәм чаралары белән караларга һәм яла ягарга маташсыннар. Без — курыкмыйбыз! Без — коммунизмның үлемсез идеяләренең һәм уз эшебезнең хаклыгының ышанычлы калканы астында, һәм ике ярымшарның да барлык намуслы хезмәтчел кешеләре — безнең белән! Балаларны иркәләп сөя белә торган куллар, күмер казучы, поездлар йөртүче, йортлар һәм заводлар салучы, җир сөрүче һәм үз станогына саклык белән караучы куллар — тынычлыкны яклап тавыш бирәләр! Бармак очларыннан музыка чыга торган кешеләрнең нәфис куллары, кешеләрнең авыртуларын дәвалаучы сөйкемле куллар — тынычлыкны яклап тавыш бирәләр! Кешелек хезмәтенең иң зур кыйммәтләрен иҗат итә белүче акыллы куллар — сугышка каршы, үз икмәген намуслы хезмәт белән табучыларның бәхетле киләчәге эчен тавыш бирәләр!
Безнең бөек халкыбыз үз арасыннан хезмәтчел кешелек дөньясының бөек юлбашчыларын тудырды. Ленин һәм Сталин даһилыгына без героик большевиклар партиясен һәм совет властен ижат итүләре өчен бурычлы. Сталин даһилыгына бөтен дөнья цивилизациясен саклап калуы, хезмәтчел кешелек дөньясын фашистик коллыкка төшүдән коткарып калуы һәм үзенең киләчәге өчен бурычлы. Безнең юлбашчыбыз үзенең лачыннарча үткен күзе белән киләчәкне алдан күрә. Ул — тынычлык өчен көрәшнең байракчысы. Капитал ялчылары яңа бөтендөнья сугышы турында шаулаган арада, — Сталин фән хәзинәсенә кыйммәтле яңа вклад сала, тел белеме мәсьәләләре буенча хезмәт иҗат итә. Нервысы зәгыйфь кешеләр һәм әченче бөтендөнья сугышында баеп калырга теләүче кешеләр көточкыч яңа кан кою турында сөйләгән вакытта, — Сталин даһилыгы тарафыннан рухландырылучы совет халкы табигатьне үзгәртә, урманнар утырта, Волгада гаять зур гидроэлектростанцияләр төзи, каналлар үткәрә, гаять зур сахраларны сугара, кешенең тормышы матуррак һәм яктырак булсын өчен бөтен нәрсәне эшли! Ижат эшләренең гигант колачында бөтен алдынгы кешелек дөньясы совет державасы куәтенең һәм Совет хөкүмәтенең бервакытта да үзгәрми торган тынычлык сөюче тышкы политикасының якты, яңа чагылышын күрә. Бөтен җирдә йөз миллионнарча хезмәтчел куллар мәхәббәт һәм ышану белән Сталинга таба сузылалар һәм йөз миллионнарча авыздан түбәндәге авазлар яңгырый:
— Туган юлбашчыбыз һәм остазыбыз! Безне дөньяның якты өметенә, коммунизмга алып бар. Безне кешенең кешене кабахәт эксплуатацияләвенә дә, газап чиккән кешелек дөньясының канын агыза торган, жимергеч сугышларга да урын булмаган, яңа тарихи эрага алып бар! Без һәрвакыт синең белән, безнең Сталиныбыз!