ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР АЛЬМАНАХЫ
ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР АЛЬМАНАХЫ
Быел Татгоспздат яшь язучыларның «Үсү юлы» XXV исемле альманахын чыгарды. Бу альманахның беренче китабында үзенең әсәрләре белән 23 яшь язучы катнашкан. Альманахка кергән әсәрләр төрле темаларга багышланганнар, алар арасында Ватанны зурлап җырлау, Совет Армиясе турында, хезмәт һ. б. темалар бар. Альманахка кергән әсәрләрнең күпчелеген берләштерә торган бер идея ята, ул да булса — совет кешесен хезмәт процессында күрсәтү идеясе. Шуның өчен әсәрләрнең күбесе безнең социалистик хезмәткә багышланганнар. Бу аңлашыла да. Совет халкының иҗади хезмәт белән шөгыльләнгән көннәрендә, совет кешеләренең сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллыкны үтәү юлында хезмәт батырлыкларын күрсәткән чорында язучылар, шул җөмләдән яшь язучылар да, бу гомуми хәрәкәттән читтә торып кала
XXV
«Үсү юлы»
Альманахта проза әсәрләренә шактый күп урын бирелгән. Кечкенә генә бу китапта 8 хикәя һәм очерк урнаштырылган. Бу бик күңелле факт. Хикәяләр һәм очерклар арасында Р. Саттаровның «Минем өйрәтүчем» исемле хикәясе уңышлы гына язылган. Бу хикәя производство темасына багышланган, өйрәтүче итеп 40 елдан артык фабрикада эшләгән бер карт мастерны күрсәтә һәм мастер Захар Васильевич образы жанлы бер кеше булып күз алдына баса. Ләкин, гомумән алганда, хикәяләрнең, очеркларның художество эшләнеше тиешле югарылыкта түгел әле. Мисал итеп М. Шәриф һәм Р. Зарипов хикәяләрен алып карыйк.
Үзенең «Ярыш» исемле хикәясендә М. Шәриф иптәш югары уңыш өчен көрәштән бер эпизод сурәтли. Бу көрәшне автор ике колхоз арасында барган ярыш фонында бирә. Бик матур һәм актуаль тема. Алдан ук шуны әйтергә кирәк: яшь автор колхоз тормышындагы кайбер характерлы якларны тотып ала белгән һәм аларны дөрес чагылдырган. Гариф образы шундыйлардан. Гариф— ул Совет Армиясендә хезмәт иткән, анда чыныккан, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм ахырда үз авылына демобплизацияләнеп кайткан егет. Ул — колхоз тормышына актив катнаша һәм колхоз эшләрендәге хәлиткеч урыннарның берсендә— дәүләткә ашлык тапшыруда жаны-тәне белән хезмәт итүче колхозчы. Берничә тәүлек ял итмәвенә карамастан, Гариф йөк машинасында дәүләткә ашлык илтә. Үзләре белән ярыша торган «Ялкын» колхозының шоферына юлда ярдәм күрсәтүе белән дә Гариф үзен чын совет патриоты итеп таныта. Элеватор картинасы да яшь авторның күзәтүчәнлеге турында сөйли.
Детальләрне автор күрә алган, тик гомумиләштерүгә килгәндә, эш икенче төрлерәк. Гариф берничә тәүлек йокламыйча элеваторга ашлык ташый. Яшь автор Гарифның йокы белән көрәшүен хикәянең һәр битендә диярлек күрсәтә. Бөтен хикәя буйлап Гарифны ял итәргә үгетлиләр. Башта колхозчы хатын-кызлар, аннан соң колхоз председателе, ахырда Гарифның ярдәмчесе Фазыл — барысы да Гарифны ял итәргә өндиләр, ләкин Гариф моңа риза түгел һәм элеваторга ашлык ташуын дәвам иттерә. Нәтижәдә «Таң» колхозы ярышта жиңеп чыга.
М. Шәриф иптәш Гарифны үгетләү белән мавыгып китеп, хикәядәге башка образларны читтә калдыра һәм ярышның асылын боза. Ярышта жиңеп чыгу йокысыз эшләү белән башкарылмый, бәлки барлык реаль мөмкинлекләрне уңышлы файдалану нәтиҗәсендә уңышка ирешелә. Ә «Таң» колхозында дәүләткә ашлык тапшыру эше бер автомашина белән башкарыла. М. Шәриф колхозный башка транспорт чараларын онытып, аларны хикәясендә күрсәтми.
Р. Зарипов «Тимер суынмасын» исемле хикәясендә тимерчеләр тормышын чагылдыруны максат итеп алган. Авторның производство темасы белән кызыксынуы бик мактаулы эш.
Р. Зарипов хикәяне уңышлы башлаган, тик аның ахырын тәмамлый алмаган. Вакыйга бер заводның тимерчелек цехында бара. Көннәрнең берендә социалистик йөкләмәне үтәү алдында тимерчелек цехында вентиляторлар сафтан чыгалар, бөтен цех төтен белән тула, эшләргә мөмкинлек калмый. Шул арада смена вакыты да җитә, эшчеләр цехтан кайтып китәләр. Комсомолец Госман «монтёр килмичә китмим мин цехтан» дип цехка кире әйләнеп килә һәм авыру сәбәпле электромонтер килмәгәч, Госман үзе бозык вентиляторларны төзцтә, шулай итеп цехта эш өзелми кала.
Ачык әйтергә кирәк, бу хикәя ясалма булып чыккан, ул таушалган бер штампны кабатлый, барлык вакыйганы авариягә кайтарып калдыра. Авария безнең социалистик промышленностебызга хас түгел һәм аны әсәрнең нигезенә салу бүгенге көн героикасын чагылдыру өчен характерлы була алмый. Цех электро-монтеры нәкъ вентиляторларның ватылу алдыннан гына авырып цехтан кайтып киткән. Цехта авария булуга карамастан, цех начальнигы шушы аварияне бетерү чараларын күрмичә партбюро утырышына китә. Цехка ярдәмгә килерлек кеше хотда бөтен заводта да табылмый. Ясалмалыкның, очраклылыкның күрсә телгән бу мисаллары авторның вакыйганы куертыр һәм Госман образы үсәр, рельефрак булыр дип ялгыш уйлавыннан килеп чыккан. Ләкин очраклылык, ясалмалык әдәби образны беркайчан да үстерми, баетмый, киреселчә алар аркасында әдәбилек, образлылык әсәрдә кими, йомылып кала. Шуның өчен дә Госман образы хикәядә уңышсыз булып чыккан.
Хикәядәге башка образлар Госман образына буйсындырылганнар, шуңа күрә җанлы кеше булып түгел, шәүлә булып чыкканнар. Хикәянең тагын бер кимчелекле ягы бар, ул яшь авторның завод турында, эшчеләр турында өстән-өстән генә, бик гомуми язуыннан килеп чыга. Шуның өчен вакыйганың конкрет нигезе юк.
Хикәя сәер бер җөмлә белән тәмамлана. Автор завод директорыннан «тимерне кызуында сугып калыгыз...» дип әйттерә. Укучыда бер сорау туа. Нигә? Әллә тагын берәр авария көтеләме? Җитмәсә җөмлә ахырындагы өч нокта бу сорауны тагын да куерта.
Альманахта урнаштырылган шигырьләргә килгәндә, алар художество эшләнеше ягыннан проза әсәрләренә караганда, өстенрәк торалар.
Нур Шәрифнең «Урманда» исемле поэмасы, С. Шакир, Р. Тимергалин, М. Хөсәен, 3. Мәҗитов, Н. Вафин, Р. Башкуров һ. б. шигырьләре күңелдә кала торган булып эшләнгәннәр. Ул шигъри парчаларда тирән мәгънәле фикерләр әйтелгән.
Ватан турында патриотик җыр — альманахның төп темасы. Яшь язучыларның иң яхшы шигъри юллары Ватанга багышланганнар. 3. Мансур «Каен» исемле шигырендә болай ди:
Ә яшьлегем минем көзне белми,
Мәңгелек яз минем күңелдә,
Беркайчан да яфрак коймый яшьлек
Минем гомер иткән илемдә!
Совет кешеләре сугышта да тыныч хезмәт өчен сугышалар. Моны Р. Тимергалин үзенең «Сагыну» исемле шигырендә бик матур әйтә алган:
Юеш окопларда төи кунганда,
Ял иткәндә Дунай ярында,
Син ашкына идең күрешер өчен
Станогың белән тагын да.
Кабат гөрли хәзер станогың,
Бишьеллык нормаң тулган, —
Мин ышандым, дустым, сагынуың
Чынлап та көчле булган.
Шушы юлларда яшь шагыйрь Р. Тимергалин совет кешесенең тыныч хезмәт кешесе булуын, тынычлык өчен көрәшүче икәнен чагылдыра алган һәм шуны шигъри тел белән матур итеп әйткән.
Хезмәт темасы башка авторларның әсәрләрендә дә чагыла. Нур Шәриф «Урманда» исемле поэмасында урман кисүчеләр тормышын тасвирлый. Яшь шагыйрьнең иҗатында бу поэманы шактый зур уңыш дип санарга кирәк. Нур Шәриф иптәш дөрес юлдан бара. Поэманың үзәге — хезмәт пафосы, шуның өчен дә поэманың геройлары урман кисү эшендә батырлыклар күрсәтергә ашкыналар, чөнки:
Куәт арта беләкләрдә,
Ашкынып тибә йөрәк:
Яуда җиңгәч, хезмәттә дә
Җиңеп чыгарга кирәк.
Галимҗан Латыйп та шул ук темага яза һәм хезмәтне җырлый. Ул үзенең «Хезмәт» исемле җырында:
Әйдә, иптәш, үз урныңиы
Хезмәт белән яулап ал,
дип укучыга мөрәҗәгать итә.
Китапны укып чыккач, бер нәтиҗәгә киләсең: аерым образлар, детальләр күңелдә кала, ләкин тирән гомумиләштерү ясап булмый. Бу кимчелек яшь каләмнәрнең тормышны белеп бетермәвеннән, тәҗрибә азлыгыннан килә. Әсәрнең темасы дөрес алынса да күп кенә очракта яшь авторлар аерым детальләр белән мавыгып укучыны читкә алып китәләр. Кайбер очракта уйлап җиткермичә дә язалар, мәсәлән 3. Абдул «Безнең корабль» исемле шигырендә корабль турында сөйли дә болай. ди:
Көчле норд-остларны җиңеп,
Арктикага юллар сала,
Һаман алга таба йөзә —
Коммунизмга ул бара.
Монда сүзләр уңышсыз сайланып алынганнар гына түгел, бәлки бу өзек шигъри яктан да бик зәгыйфь.
Әдәби әсәрнең төзү материалы — сүз, язучыдан тел өстендә бик нык эшләү сорала. Бу яктан әле яшьләргә бик күп өйрәнәсе бар; яшь язучылар әсәрләре телгә фәкыйрь; образлы сөйләүгә сыек.
Шуңа күрә уңышсыз чагыштырулар еш күренә. М. Шәриф иптәш авылны сурәтләгәндә, аны хәрәкәттәге эшелон белән чагыштыра,
хәтта «төз урамнар буенча тезелеп киткән
йортлар паровоз артыннан чабучы вагон
тезмәләре кебек тоела», ди. Бу — авылның
үз сыйфатын жанландыра алмый. Р.
Саттаровның «Минем өйрәтүчем» исемле
хикәясендә менә мондый жөмлә бар: «Элек
ул мине бер дә ерышмый иде, хәзер
орышкалый шул, юкка орышмый
орышуын да, шулай да орыша, кызу тота».
Мондый сүз уйнатуның мәгънәсе юк,
билгеле Г. Латыйпның «Сабан туе»нда
атлар «шар кебек тәгәри»; бу да төгәл
образ түгел. Кайбер җөмләләрне кат-кат
укысаң да аларның мәгънәсен аңлап
булмый, мәсәлән, «Минем көчтән тик үзе
халык өчен көчен бүләк иткән кеше генә
файдаланырга хаклы». Яшь язучылар
техник һәм башка терминнарны чамадан
тыш күп кулланалар, мәсәлән, «трактат»,
«диссертация», «каретка», «сейсмограф»,
«координат», «проект», «шприц»,
«эшелон», «бильд-телефон», «авторучка»,
«рычаг», «норд-ост», «электрон»,
«колонна». «д а м б а », « инструмент»,
«бассейн», «электрокар», «автотрасса»
(автострада урынына) кебек сүзләр ки-
тапта бикеш очрый. Аларның күбесе әсәргә
файда китерми, әлбәттә.
Яшь язучылар югарыда күрсәтелгән
кимчелекләрне бетерергә тиешләр. Моңа
аларның көчләре җитә, ә альманахның
редколлегиясе бу эштә аларга ярдәм итәргә
һәм таләпчәнлекне йомшартмаска тиеш.
Альманахта сүз башы бар, анда
«Татарстан Совет язучылары союзы һәм
Татгосиздат, шушы китаптан алып, яшь
язучыларның әсәрләреннән торган «Үсү
юлы» исемле әдәби альманах чыгара
башладылар. Бу альманахны регуляр
рәвештә, елга 3—4 китап чыгару күз
алдында тотыла» дип әйтелгән. Бу нәрсә
матур теләк кенә булып калмасын, регуляр
рәвештә, елга 3—4 китап чыгарыла барсын
иде.
Г. БУЛАТ.