XXX ЕЛ ЭЧЕНДӘ ТАТАР СОВЕТ ФОЛЬКЛОРЫ
ХӘМИТ ЯРМИ
XXX ЕЛ ЭЧЕНДӘ ТАТАР СОВЕТ ФОЛЬКЛОРЫ
1
Халыкларга тулы хокук һәм ирек биргән Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң җәмгыять үсешендә яңа бер чор башлану белән бергә, халык авыз иҗаты өлкәсендә дә бөтенләй яңа бер дәвер башланды. Бездә революциянең беренче көннәреннән үк җырлана башлаган революцион гимннардан, гражданнар сугышы окопларында туган җырлардан алып, совет фольклоры формалаша һәм халык авыз иҗатында совет төзелешенең җиңү тантанасы җырлана башлады. Бөек революциядән соң иреккә чыккан һәм дөньяда иң алдынгы, иң прогрессив идеология—марксизм-ленинизм идеологиясе белән коралланган халык, һәм аның гүзәл социалистик хисләр һәм фикерләр белән баетылган фантазиясе яңа образлар тудырды, революциягә хәтле йомылып яткан көчле художество образларын, төрле сурәтләүләр көчен тагын да баетып җибәрде. Социалистик тормыш юлына баскан совет кешесе революциягә хәтле булган фольклордагы идеяләр һәм художество алымнары белән генә канәгатьләнеп кала алмады. Халыкның революциоһ романтикага нигезләнгән көчле фантазиясе Совет илендә туган яңа вакыйгаларның матурлыгын һәм гүзәллеген, аларның бөеклеген җырлау юнәлешендә үсеп китте. Халыкның чын революцион пафос, көчле революцион оптимизм белән сугарылган гимннары» матур-матур җырлары, бәет һәм мәкальләре туды. Бездә формасы белән генә түгел, бәлки бөтен эчтәлеге белән яңа фольклор әсәрләре туды. Ләкин бу инде Октябрьдан соң бездә элекке фольклорны үзләштерү, аннан файдалану бөтенләй булмады дигән сүз түгел. Традицион фольклорның иң яхшы үрнәкләре, халыкның алдынгы, идеяләрен .чагылдырган өлеше Октябрьдан соң да алынды һәм яңа фольклор әсәрләрен тудыруда аерым жанрларның формалары, төзелеш алымнарыннан киң рәвешттә файдаланылды. Ләкин традицион фольклорның совет фольклоры фондын баетуга хезмәт итүе, элекке фольклорның гади эволюцион үсеше рәвешендә генә барлыкка килгән икән дигән карашны китереп чыгарырга тиеш түгел. Болай дип карау хата булыр иде. Чөнки совет фольклоры бөтенләй башка иҗтимагый-экономик җирлектә, элекке беләк чагыштырмаслык яңа социалистик идеяләр җирлегендә барлыкка килде. Элекке фольклор белән чагыштырганда, совет фольклорының аермасы, үзенчәлеге шунда ки, беренчедән, совет фольклоры элекке фольклор кебек халыкның аерым катлавы, мәсәлән, крестьян яки эшчеләр катлавының гына иҗаты түгел. Совет фольклорын иҗат итүдә халыкның барлык катлавы — авыл да, шәһәр дә, эшче дә, колхозчы да, интеллигенция дә бер дәрәҗәдә катнаша. Димәк, совет фольклоры аерым бер төркем яки билгеле бер сыйныфның гына иҗат җимеше түгел, бәлки ул — социалистик принциплар нигезендә яңа, сыйныфсыз җәмгыять төзүче хезмәт ияләренең коллектив иҗат җимеше.
Октябрьдан сон туган халык авыз иҗатының икенче бер аермасы шунда ки, ул элекке фольклордан социалистик эчтәлеге белән аерыла. Иске фольклорда күбрәк үткән заман, булып үткән вакыйгалар, күбесенчә реаль тормышта булмаган төрле-төрле фантастик геройлар, халыкның якты киләчәккә булган хыялы һәм өметләре турында сөйләнә иде. Халыкның тормышын-көн- күрешен чагылдырган реалистик әсәрләрдә халык үз башыннан кичергән тормышка сыйнфый бәя биреп, ул вакыттагы төзелешнең халык интересларына бөтенләй капма-каршы икәнлеген фаш итүне, ул стройга үзенең протестын белдерүне бурыч итеп куя һәм авыз иҗаты әсәрләрендә шуны чагылдыра иде.
Совет чорында туган халык сәнгатендә бүгенге көн, безнең тормышыбызның бөек вакыйгалары, социалистик тормышны төзүче яңа кешеләрнең героик образлары чагыла. Социалистик революциянең уңышлы хәл ителүен, халыкның бу зур тарихи көрәштә геройларча җиңеп чыгуын оештыручы бөек Ленин һәм Сталин халык авыз иҗаты әсәрләрендә халык теләген, аның омтылышларын тормышка ашыручы реаль геройлар игеп сурәтләнә һәм бу ике даһи халык авыз иҗаты әсәрләрендә үзәк образ булып гәүдәләнә. Совет фольклорында героик Кызыл Армиянең батырлыклары, илне индустрияләштерү, авыл хуҗалыгын коллективлаштыру, совет халкының Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соң илне яңадан торгызу чорындагы бөек героикасы җырлана. Димәк, элекке белән чагыштырганда, совет фольклорының тематикасы бөтенләй үзгәрде һәм яңарды.
Совет фольклорының үзенчәлекле моментларыннан тагын да берсе итеп аның социалистик интернационализм белән сугарылган булуын күрсәтергә кирәк. Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә коммунистик җәмгыять төзүче совет халкының барлык уңышлары СССР халыкларының ныклы, какшамас дуслыгы байрагы астында бара. Димәк, бердәм теләк һәм бердәм иҗтимагый идеалларга нигезләнгән халыклар дуслыгы идеяләре безнең совет фольклорының үзәк темаларыннан берсе булып тора.
Яңа фольклорның социалистик реализм нигезендә үсә барган язма әдәбият белән якынайганнан-якыная баруы, совет фольклорының үзенчәлекле бер сыйфаты.
Культура революциясе совет халкын тәрбияләүдә уңышлы нәтиҗәләр бирде. Совет кешеләренең аң-белем дәрәҗәсе күрелмәгәнчә алга китте. Элекке гореф-гадәтләр, ислам дине йогынтысы белән килеп кергән төрле ышанулар, им-томнар, өшкеренүләр белән бәйләнгән фольклор төрләре Октябрьдан соң бөтенләй төшеп калды. Халык тормышынын яңа, социалистик принципларга корылуы электә халык арасында булган төрле йолаларны бетерүгә алып бару белән бергә, йола фольклорының тууына һәм булганнарның элекке жанрлар белән беррәттән яшәп килүенә дә бернинди мөмкинлек калдырмады.
Гражданнар сугышы чорында хезмәт ияләренең корал тотып эчке һәм тышкы дошманга каршы көрәшкә күтәрелүе, илдә культура революциясен үткәрү һәм тормышны яңа баштан кору буенча үткәрелгән революцион чаралар халык авыз иҗаты әсәрләрендә үзенең героик чагылышын тапты.
Революциянең беренче елларында халыкны яңа, ирекле тормышка өндәүче поэзиянең иң күп таралган беренче үрнәкләре революцион гимннар булды. Социалистик революцияне хәзерләү чорында большевиклар партиясенең эшчеләрне хәлиткеч революцион көрәшкә өндәүдә көчле пропаганда коралы булып хезмәт иткән «Марсельеза», «Интернацио-нал» («Бәйнәлмиләл»), «Варшавянка» («Зыянлы җилләр исә өстебездән, кара көчләр безне изә...»), «дл. га» («Смело товарищи в ногу»), «Матәм маршы» («Туганнар, шаһитлар корбан булдыгыз, туган ил өчен тартышканда»...) һ. б. гимннар һәм революцион җырлар гражданнар сугышы елларында рус теленнән татар теленә масса күләмдә тәрҗемә ителеп, клубларда, уку йортларында, культура революциясе кадрларын хәзерләү буенча оештырылган төрле курсларда хор белән, демонстрация вакытларында колонналарда җырланып, революцион идеяләрне пропагандалауда көчле агитация коралы ролен үтәп килделәр.
Революцион гимннардан башка гражданнар сугышы чорында бигрәк тә яшьләр һәм комсомоллар арасында җырланып йөргән «Ты, моряк, красив сам собою»лар, «Сергий поп, Сергий поп» лар һәм башка шуның кебек җырлар, татар яшьләре тарафыннан да турыдан-туры рус телендә җырландылар. Гражданнар сугышы фронтларында һәм илне төзү өлкәсендә кулга-кул тотышып эшләүче төрле милләт яшьләрен бер-берсенә якынайтуда һәм аларны интернационализм рухында тәрбияләүдә бу — революцион романтика белән сугарылган һәм гражданнар сугышы еллары героикасын чагылдырган җырларның роле бик зур булды.
Революциядән соң башланган яна тормыш төзү һәм революция дошманнарына каршы көрәш героикасы фольклор жанрыннан җырлар һәм
Бөек Октябрь социалистик революциясенә хәтле һәм аннан соң «Марсельеза» нын берничә варианты татарчага тәрҗемә ителә. Хәзергә безгә мәгълүм булган 5 тәрҗемә варианттан шигъри һәм эчтәлеге ягыннан уңышлы гына эшләнгәне П. Л. Лавров тексты буенча тәрҗемә ителгән вариант. Ул вариант менә болай башланып китә:
Ташлыйк туганнар иске тормышны,
Ул тормыштан илгә файда юк;
Булса байлар илә тик түрәләр,
Аркабызда рәхәт күрәләр.
Кирәкми ташлыйк без иске юлны,
Кирәкми яңа юл башлыйбыз;
Яңа юл, яхшы юл, бер җәберсез
Тигез рәхәт тора башлыйбыз.
Торыгыз, күтәрел эшче кешеләр.
Каршы тор дошманга ач кешеләр,
Яңгыра дөньяга үч авазы,
Алга, алга, алга, алга, алга һ. б.
(1917 ел)
Нәкъ менә шушы вариант гражданнар сугышы елларында иң күп таралган һәм көчле сугышчан гимннардан берсе булып җырланды. Бәетләрдә, гражданнар сугышы һәм төзелеш чорында туган яңа жанрлардан истәлекләр һәм сөйләкләрдә бик ачык чагылды. Дүрт юллык җырларның көндәлек яңалыкларны, алдагы өмет һәм теләкләрне бик тиз генә әйтеп бирергә уңайлы хезмәт итүләре революциядән соң бу җырлар жанрының популярлыгын тагын да арттырды. Революциягә хәтле иң зур күпчелеге сөю-мәхәббәт, шәхси лирика планында җырланып килгән җырлар арасына февраль революциясе көннәреннән үк башлап, политик мотивлар белән сугарылган җырлар килеп керә башлый.
Бардым күлгә, салдым кармак,
Безгә балык эләкми;
Бетсен патша, янсын тәхет
Безгә сугыш кирәкми.
Бөек Октябрьдән соң халык, патшаны тәхетеннән төшерү, аның тәхетен җимерү белән генә канәгатьләнмәве, бәлки монархия интересларын яклаучы явыз дошман — капитализм калдыкларына каршы көрәшне дәвам иттерергә хәзер икәнен чагылдырган җырлар иҗат итә:
Солдатский шинельләрнең
Сайлап алдым яшелен;
Йөзе кара Николайның
Калдырмабыз нәселен.
Окопларга кояш төшми
Төш вакыты җитмичә;
Кулдан корал ташламабыз
Сыйнфый дошман бетмичә.
Әнә шулай итеп гражданнар сугышы башлану белән җырларның тематикасы бөтенләй үзгәрә һәм бу лирик жанр Совет иле алдында торган бөтенләй яңа бурычларны яктырту юнәлешендә үсеп китә. Бу вакытларда иҗат ителгән җырларда төп мотив итеп социалистик революциянең җиңеп чыгуын тәэмин итү, Совет дәүләтен саклап калу өчен корал тотып эчке һәм тышкы дошманга каршы канлы көрәшкә чыгу мәсьәләләре яктыртыла.
Күгәрченнәр җиргә төшә Бергәләп гөрләшергә; Җилфер-җилфер кызыл байрак Чакыра берләшергә.
Совет ватанын саклау идеясе фольклор жанрларыннан бәетләрдә дә көчле чагылышын таба. Бу яктан гражданнар сугышы елларында Совет иле өчен көрәшүче партизаннар хәрәкәтенә багышланган «Кызыл партизаннар бәете» һәм «Партизан бәете» бик характерлы.
Формасы ягыннан элекке традицион бәет үлчәвендә язылган «Кызыл партизаннар бәете»ндә . Татарстан хезмәт ияләренең Ленин — Сталин партиясенең чакыруы нигезендә акларга каршы сугышка китеп, гражданнар сугышы фронтларында рус һәм башка халыклар белән берлектә Совет властен яклаулары сурәтләнә. Бәетнең башында, элекке бәетләрдәге кебек, вакыйганың кайчан һәм нинди шартларда башланып китүе әйтелә:
Тарих меңдә тугыз йөздә
Унсигезенче елларда,
Совет властен сакларга,
Акларга каршы атарга,—
Язылдык без партизанга,
Бер авылдан дүрт-биш егет,
Шундый көрәш вакытында
Туры килми тору җебеп.
Алгачтан да тотмадылар,
Җибәрделәр фронтларга,
Ак солдаты офицерга
Ут ачтык без шул кортларга.
Гражданнар сугышы героикасын чагылдырган бу бәеттә көрәш фрон-тындагы реаль картина көчле сурәтләнә һәм сугышның авыр яклары, жиңүнең күп корбаннар бәрабәренә яулап алынырга тиешлеге әйтелә:
Аклар бик күп миңа куйган.
Без барачак юл-урманга,
Ярыла туплар, снарядлар,
Керәбез утлы урманга...
Аклар безне бүлеп алган,
Тирәдә фронт өзелгән,
Уңда, сулда, артта, алда
Ак солдатлары төзелгән.
Аклар тарафыннан бүленеп алыну белән кызыл көрәшчеләр каушап калмыйлар, һәм алар:
Актык пуля һәм тамчы кан,
Акларга без бәреп карыйк!
Актык пуля һәм тамчы кан
Советны саклауга бүләк, —
дигән карарга киләләр һәм ахыр чиккә хәтле дошманга каршы аяусыз көрәш алып баралар. Партизаннарны камап алучы акларның сан ягыннан күбрәк булулары аркасында, кызыл партизаннар бик авыр хәлдә калалар. Партизаннарның исән калганнарын Ижевск төрмәсенә алып барып ябалар һәм бәеттә партизаннарның бу төрмәдә коточкыч азаплар күрүләре турында әйтелә. Партизаннар арасында булган бер рус командиры төрмәдән көч белән котылу планын төзи һәм ул үзенең, иптәшләренә:
Товарищи, готовьтесь,
Зачем мы так пропадаем?
Можем мы себя защищать. — ди.
Шуннан соң:
Кирпеч, пулән алып кулга.
Сугып ектык постларын да,
Мылтыкларын, шашкаларын
Салдырдык поясларын да,— диелә бәеттә.
Октябрь кояшы астында ирек алган хезмәт ияләренең үз илләрен, үз хокукларын саклау идеясе нигезендә туган патриотик хисләре бәетнең башыннан алып, азагына хәтле бик ачык һәм реаль вакыйгалар белән бәйләнештә, гаять көчле чагыла. Бәет гражданнар сугышы вакытларында капитализм калдыкларын тар-мар иткән кызыл полкларның үз походларын тантаналы җиңү белән тәмамлауларын сурәтләү белән бетә.
Гражданнар сугышы героикасьпг чагылдырган бәетләрдән «Партизан бәете» дә, «Кызыл партизаннар бәете» кебек үк, авыл яшьләренең ирекле рәвештә Кызыл Армия сафына язылып, фронтларда зур батырлыклар күрсәтүләрен һәм шуның аркасында совет дошманнарының тар-мар ителүен сурәтли. Әсәрнең беренче өлешендә геройның өйдән, семьядан аерылып чыгып китү картинасы бирелә. Карт әти-әнисе, хатыны, бала-чагалары солдатны кайнар күз яше белән озатып калалар. Кызыл көрәшче үзенең ни өчен фронтка баруын һәм аннан җиңеп кайтачагын аңлатып, өйдә калучыларны тынычландырырга тырыша:
Хатыным җылын:
«Тиз кайтмассың», дип.
Юатам аны:
— Без җиңәрбез, — дип.
Күңел ашкына
Барып җитәргә,
Чех солдатларын
Тар-мар итәргә.
Төзелеше ягыннан элекке бәетләр стилендә язылган бу әсәрдә фольклорның эчтәлеге бөтенләй үзгәрү, яңару моменты чагылу белән бергә, Советлар илендә яңа кеше тууы, хезмәт ияләре арасыннан чыккан көрәшчеләрнең совет шартларында үсеп, җитәкче булу дәрәҗәсенә хәтле күтәрелүләре сурәтләнә:
...Өйрәндем хәзер
Укып-язарга,
Командир булдым
Шушы ротага.
Зур корсаклардан
Илне чистарттык,
Тыныч тормышны
Төзи башладык.
Большевиклар партиясенең эшчеләр һәм крестьяннарны революция дошманнарына каршы канлы көрәшкә чакыруы һәм барлык фронтларда тантаналы җиңүләрне тәэмин итүе аркасында «Халыкара капиталның социализм иленә беренче сугыш һөҗүме бөтенләй җимерелү белән тәмам булды». Гражданнар сугышы героикасының халык авыз иҗаты әсәрләренең барлык төрләрендә чагылуы һәм бу чорда яңа, патриотик тойгылар белән сугарылган әсәрләрнең тууы бу зур вакыйгаларның халык рухында югары художество чаралары аша чагылуын күрсәтә.
Гражданнар сугышы бетү белән Советлар илендә социалистик революция казанышларын ныгыту өчен халык хуҗалыгын аякка бастыру буенча тыныч эшкә күчү чоры башланды. Ленин — Сталин партиясе бу чорда совет халкы алдына илне индустрияләштерү, аны хуҗалык ягыннан һичбер капиталистик илгә баш имәслек дәрәҗәдә югары баскычка күтәрү бурычын куйды.
Тормышның бөтенләй яңа баштан корылуы, Һәм, шул нигездә, хуҗалык һәм культура өлкәсендә ирешелгән зур-зур уңышлыклар яңа, совет фольклорының туып, үсеп китүенә дә тулы мөмкинлекләр бирде. Татар халык авыз иҗатының җырлар жанрында безнең зур төзелешләрдәге героиканы күрсәткән, ул төзелешләрдә катнашуның зур бәхет икәнен чагылдырган әсәрләр туды.
Мәскәү, Донбасс, Урал,
Кузбасс Совет иленең йөрәге;
Гөрләп үскән зур гигантлар
Безнең илнең терәге.
Шундый ук сүзләр белән халык Казан шәһәрендәге зур төзелешләр турында да җырлый.
Хезмәт ияләре тарафыннан гасырлар буенча иҗат ителеп килгән халык авыз иҗаты әсәрләренең иң яхшы үрнәкләре һәм традицияләре нигезендә туып, бу яңа төзелеш чорында бөтенләй яңа эчтәлек белән үсеп киткән совет фольклорында авылда һәм шәһәрдә барган сыйнфый көрәш, социалистик төзелеш өлкәсендә булган барлык яңалыклар гаять көчле чагылды.
Көнчыгышның реакцион идеологиясе һәм культурасы алдында баш июче буржуа милләтчеләре татар халкының үз әдәбиятын, фольклорын һәм гомумән аның иҗат итү сәләтен бөтенләй инкарь иттеләр, татар культурасына бөек рус культурасы-ның хәлиткеч һәм гүзәл йогынтысын, татар халкының Россиядә яшәүче барлык башка халыклар белән гасырлар буенча булган үзара иҗади бәйләнешләрен, дуслыкларын күрмәскә тырышып, аны танымау юлына бастылар.
Ләкин большевиклар партиясе һәм Советлар хөкүмәтенең культура революциясен тормышка ашыру юлында күргән бик күп практик чаралары, хезмәт ияләренә аң-белем бирелү һәм аларның дәүләт белән идарә итүгә тартылулары аркасында сыйнфый дошманнарның битлекләре ачылып, аларның явыз ниятләре фаш ителде. Сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә. халык авыз иҗаты өлкәсендә ят карашларга каршы кискен көрәш башланды. Бу көрәш большевиклар партиясенең җитәкчелеге астында, совет культурасы өчен барган гомуми көрәш нигезендә һәм шул җирлектә алып барылды.
1932 елның 23 апрелендә ВКП(б) Үзәю Комитетының «Әдәбият-художество оешмаларын яңа баштан кору» турындагы махсус карары чыкты. Әдәбият һәм сәнгатьне төрле зарарлы карашлардан тазарту, әдәбиятның партнялелеге өчен, аның социалистик реализм нигезендә яңа күтәрелешкә ирешүен тәэмин итүдә бу тарихи карарның роле гаять зур булды.
1934 елда совет язучыларының беренче Бөтенсоюз съезды үткәрелде. Бу съездда А. А. Жданов иптәшнең рече һәм бөек язучы А. М. Горькийның доклады тыңланды. Совет әдәбиятының үсеш юлын билгеләүгә багышланган бу ике чыгышта әдә: биятның, сәнгатьнең марксизм-ленинизм өйрәтүләре нигезендә үсәргә тиешлекләре һәм аларның социалистик төзелешнең җиңүле алга баруына хезмәт итәргә тиешлекләре үзәк мәсьәлә итеп куелды.
Бу съездда ясаган докладында А. М. Горький халык авыз иҗаты әсәрләрен бәяләүгә һәм аларның кешелек тарихында тоткан урыннарына тукталып, халык иҗаты әсәрләрен җыйнау, өйрәнү мәсьәләсен иң мөһим һәм гаять актуаль проблемаларның берсе итеп куйды. «Хезмәт халкының чын тарихын белү өчен, әлбәттә, халыкның телдән сөйләнә торган иҗатын белергә кирәк», — диде ул.
1937 елда Бөек Октябрь социалистик революциясенең XX еллыгына багышлап, партиянең үзәк органы «Правда» редакциясе инициативасы белән «СССР халыклары иҗаты» исемле зур бер җыентык чыгарылды. А. М. Горький җитәкчелеге астында, танылган совет фольклористлары катнашы белән төзелгән бу җыентыкка рус фольклоры белән беррәт- тән Советлар Союзында яшәүче тагын 35 төрле халыкның авыз иҗаты материалларының иң яхшы үрнәкләре тупланды.
Халык авыз иҗаты әсәрләрен җыйнау һәм өйрәнү буенча Советлар Союзы күләмендә башланган бу зур эш татар культурасы өлкәсендә дә үзенең нәтиҗәле чагылышын тапты.
16 А. М. Горький. «Әдәбият турында». Татгосиздат. 1941, 197 бит.
17 «СССР халыклары иҗаты». «Правда» редакциясе басмасы. 1937 ел.
Бу җыентыкта татар фольклорыннан 2 материал урнаштырылган: Татар җыры («Татарская хоровая»), һәм «Утызынчы елның язында»... («В тридцатый год весною...»). 3 1935 елда Казандагы марксизм-ленинизм институты экспедициясе членнары тарафыннан Казанда Вахитов заводында, Ленин исемендәге җитен комбинатында.
19 нче мех фабрикасында, Арча районының Урнашбаш, Батыр Курса, Тукай-Кырлай авылларында 2255 җыр, 27 бәет, 32 әкият, 83 халык уеннары, 110 табышмак, 32 такмак һәм 15 ләп төрле истәлекләр язып алына.
1936 елда Татарстан Совет язучылары союзы правлениесе тарафыннан Саба, Биләр, Чистай һәм Татарстанның башка районнарына фольклор җыйнау ечен аерым кешеләр җибәрелә, һ. б. оешмасы һәм гыйльми институтлардан завод-фабрнкаларга, авылларга җибәрелгән фольклор экспедицияләре членнары тарафыннан күп кенә санда халык авыз иҗаты әсәрләре язылып алынды.
Гражданнар сугышы елларында ук бөтенләй яңа, социалистик эчтәлеккә нигезләнеп туа башлаган совет фольклоры исә халык хуҗалыгын аякка бастыру һәм илне социалистик индустрияләштерү елларында, бигрәк тә беренче сталинчыл бишьеллыклар чорында, барлык яңалыкларны үз вакытында чагылдыру юнәлешендә үсеп, тагын да югары баскычка күтәрелде. Яңа төзелеш чорында туган халык авыз иҗаты әсәрләрендә яңа темалар туды. Бу чорда инде социалистик революциянең һәм Совет дәүләтенең бөек уңышларын тәэмин итүче бөек Ленин һәм Сталин образлары гаять көчле сурәтләүләр аша бирелүендә дәвам итү белән бергә, социалистик хезмәт героикасы, авылда капитализмның соңгы калдыкларыннан булган сыйнфый дошман — кулакларга каршы көрәш мәсьәләләре совет фольклорының идея һәм художество ягыннан үсүен билгеләүче төп темалар булдылар. Бу чорда халыкның большевиклар партиясе, аның бөек юлбашчылары В. И. Ленин һәм И. В. Сталин тирәсенә тагын да ныграк тупланган хәлдә бөтен кыенлыкларны җиңеп чыгуга хәзер торганлыгы Совет иленең бер укыштан икенче уңышка ирешүендә күренде.
1924 нче елның 21 иче январенда В. И. Ленин үлде. Сөекле Ильичның безнең арабыздан китүе халык йөрәгендә тирән кайгы, авыр хәсрәт тудырды. Бөек Ленин истәлегенә багышланып халык арасында йөзләрчә җырлар туды.
Тәрәзәмне ачып куям
Җәйге көннәр ямьлегә;
Ленин юлы — безнең юл ул
Яшәтербез мәңгегә.
Җир йөзенә бәхет бирә
Синең сызган юлларың;
Юлларыңа гөл бизиләр
Монда калган улларың.
В. И. Ленин үлгәннән соң иҗат ителгән җырларында «Ленин күтәргән байракны төшерә алмас берәү дә» диде халык. Чөнки Ленин байрагының ышанычлы кулда — бөек Сталин кулында булуы халыкның алдагы җиңүләргә зур өмет баглавына нигезләнгән иде. Татар халык җырларында Ленин эшенең хаклыгы, турылыгы, аның бердәнбер дөрес юл булуы һәрвакытта бөек Сталин исеме белән, бөек Сталин өйрәтүләре белән бәйләп җырланды. Социалистик революциянең бөек юлбашчысы Ленин, коммунизм иҗатчысы даһи Сталин турында халык үз иҗатында онытылмаслык, зур һәм якты образларга, тирән художество алымнарына бай җырлар тудырды.
Инешләргә басма салдым
Борылмалы урыннан;
Сталин безне җитәкли
Ленин бабай юлыннан.
Их, яратам җәй көннәрен,
Җилфердәп искән җилне;
Даһи Сталин җитәкли
Бәхетле матур илне.
СССР халыкларына бәхетле тормыш биргән һәм бөтен дөньяда иң демократик булган бөек документ — Сталин Конституциясе турында гаять күп сайда җырлар туды. Бу җырларда халыкның Бөек Сталинга чын күңеленнән әйтелгән рәхмәте һәм халыклар дуслыгы тантанасы яңгырады.
СССР ның төп законын
Үзе язган Сталин;
Син яшәсәң, безгә рәхәт
Мәңге яшә Сталин.
Иптәш Сталин тарафыннан төзелгән бөек законның тормышка ашырылуы нигезендә безнең куәтле, күп милләтле Совет дәүләтенең көче һәм халыкара әһәмияте тагын да артты. Халыклар дуслыгының какшамас булып ныгуы безнең илебезнең туктаусыз алга баруын һәм җиңелмәслек социалистик дәүләт булуын тәэмин итте. Илебездә зур-зур төзелешләр, гигантлар туды. Бу төзелешләрдә техниканы, фән казанышларын үзләштергән яңа кешеләр үсте. Бишьеллыкларны вакытыннан элек үтәү бурычы белән бәйләнешле рәвештә ударчылык, стахановчылык хәрәкәте туды. Иптәш Сталинның кешеләргә аерата зур ихтирам һәм мәхәббәт белән каравы аркасында СССР халыклары арасыннан социализм төзү эшенә сәләтле, Сталин эшенә чын күңелдән бирелгән ун меңнәрчә яңа кадрлар үсте.
Әгәр дә вак крестьян хуҗалыкларын социалистик юлга бастыруның беренче елларында халык җырларында коллектив тормышның өстенлеген мактап:
Алма алай буламыни,
Алма түгәрәк була;
Ялгыз тормыш — тормышмыни,
Тормыш бергәләп була, — дип җырлаган булса, партиянең дөрес политикасы аркасында авыл хуҗалыгында тоташ коллективлашу үткәрелеп, колхозлар хуҗалык ягыннан ныгып, авылда культуралы таза тормыш башлану белән бөтенләй яңа җырлар туды:
Юлда тузан күтәрелә
Әкрен искән җил белән;
Таза тормыш төзедек без
Намус белән, дан белән.
Безнең колхоз кырларында
Күкрәп үсә игеннәр;
Күкрәп үскән игеннәр күк
Шат үтә безнең көннәр.
В. И. Ленин һәм И. В. Сталин җитәкчелеге астында илдә авыр индустриянең туктаусыз үсүе, колхозларның көннән-көн алга барулары чит ил капиталистлары һәм илдәге сыйнфый дошман элементларның ачуларын тагын да арттыра. Завод-фабрикаларда, шахталарда халык дошманнары — троцкийчылар-бухаринчылар тарафыннан төрле корткычлыклар, җимерү эшләре алып барыла. Кулаклар, шулай ук, совет властена каршы, колхозларга каршы үз фольклорын таратырга азапланалар. Ләкин халык дошманнарының кабахәт планнарына һәм социалистик дәүләткә хыянәт итү юлында эшләгән пычраклыкларына каршы хезмәт ияләре үз җырларын һәм бәетләрен тудыра, дошманнарга нәфрәтен белдерә. 1Чондый бәетләрдән «Сернокислотный цех бәете» бик характерлы.
Колхоз төзелеше чорында авылда барган сыйнфый көрәшне чагылдырган бәетләрдән «Мирсәет бәете», «Гаптиева бәете» һәм «Комсомолец Рәхи бәете» әсәрләрен күрсәтергә мөмкин. Бу бәетләрнең һәрберсендә халыкның совет дошманнарына зур нәфрәт белән каравы, социалистик ил төзү белән дәртләнгән халыкның хуҗалык һәм культура өлкәсендә җиңү тантанасы яңгырый.
Революциядән соң туган фольклор әсәрләрендә Ватанны саклау — патриотизм идеясе, сыйнфый дошман һәм халык дошманнары — кулаклар, төрле төстәге оппортунистлар, троцкийчылар белән аяусыз көрәш, совет аппаратын ныгыту, хатын-кызларның азатлыгы өчен көрәш идеяләре фольклорның үзәк темаларыннан булып җырланды. Фольклор әсәрләренең герое хезмәт халкы арасыннан чыккан һәм хезмәт халкы интересларын яклап, аның күптәннән бирле хыялланып килгән теләкләрен тормышка ашыручы реаль герой булып сурәтләнде.
Бу елларда туган фольклор әсәрләрендә халыклар дуслыгына нигезләнгән интернационализм идеяләре халык сәнгатен җигәкләп алып баручы төп идеяләрнең берсе булды.
*1935 еллардан башлап татар фольклористикасы өлкәсендә тагын да бер чор башланды. Халык авыз иҗаты материалларын өйрәнү институтларның филология факультетлары һәм музейларның төп эш планнарына кертелде. Татар фольклорының тел һәм әдәбият факультетлары, педагогия техникумнары һәм урта мәктәп программаларына кертелеп аерым фән буларак укытыла башлаулары татар халык авыз ижаты әсәрләренең һич югында төп жанрларын үз эченә алган җыентыклар чыгару кирәклеген көн тәртибенә китереп куйды.
1938 елда Октябрьга хәтле булган фольклорны гына түгел, бәлки совет
фольклоры үрнәкләрен дә бирүне күз алдында тотып төзелгән «Халык иҗаты» җыентыгы чыгарылды.
Фольклорның төп жанрларын үз эченә алган бу җыентыкның күләм ягыннан кечкенә булуы һәм анда урнаштырылган материалларның тиешенчә сайланып, фәнни бер системага салынып бирелмәве, урнаштырылган материаллар арасында турыдан-туры халыкның үз авызыннан язылып алынган әсәрләрнең юк дәрәҗәдә аз булуы бу беренче җыентыкның җитди җитешсезлекләреннән булып саналырга тиеш.
1939 елда ике меңгә якын җыр урнаштырылган «Халык җырлары» җыентыгы чыгарылды. Бу җыентыкта җырларның Ленин — Сталин, туган ил, Кызыл Армия, колхоз җырлары, яшьләр, балалар, мәхәббәт җырлары кебек бүлекләргә бүленеп бирелүе безнең җырларны беркадәр тематик бүлеп карауда беренче адым иде.
1940 елда язучы — фольклорист Гомәр Бәширов тарафыннан «Халык әкиятләре» исемле бер җыентык чыгарылды. Бу җыентыкның чыгуы гомүмән татар фольклористикасы фәненең үсешен күрсәткән уңай бер факт булу белән бергә, татар халык әкиятләре фондын яңа әсәрләр белән баетуда да күренекле бер урынны тотты.
1939 елда Казанда тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты ачылып, бу институт янында аерым фольклор секторы оештырылу халык авыз иҗатын өйрәнүне билгеле бер юлга салу, фольклористика фәнен үстерүгә партия һәм хөкүмәтнең зур әһәмият бирүе тулы мөмкинлек тудыруның ачык бер факты иде. Институт янында фольклор секторы оештырылу белән фольклор өлкәсендә эшләүце фән эшчеләре һәм язучылардан Думави, А. Шамов, Г. Баширов, Усманов, А. Әхмәт һәм Н. Исәнбәт иптәшләр тарафыннан татар фольклорын җыйнау, аны өйрәнү юлында билгеле бер план буенча системалы эш башланды. Институт оештырылганга хәгле тупланган фольклор материаллары һәм институт экспедицияләре вакытында җыйналган шактый бай фонд нигезендә фольклористлар коллективы татар фольклорының барлык жанрларын үз эченә алган зур бер антология хәзерләү эшенә кереште. Бу елларда фольклор әсәрләре төрләреннән «Табышмаклар» һәм «Балалар фольклоры» (төзүчесе Н. Исәнбәт), «Халык иҗаты» (төзүчеләре X. Ярми, А. Әхмәт); «СССР халыклары әкиятләре», «Мәкальләр һәм әйтемнәр» һәм башка җыентыклар чыгарылды.
1939 — 41 елларда татар фольклоры текстларын халык авызыннан язып алу өстендә шактый күп эш эшләнү белән беррәттән, М. Мамин, Н. Исәнбәт, А. Шамов иптәшләрнең мәкальләр, таоышмаклар, балалар фольклоры, халык җырлары турында фәнни-тикшеренү нигезендә язылган хезмәтләре чыкты. Бу елларда фольклорның тематикасы тагын да киңәйде. Халык талантлары тарафыннан иҗат ителгән әсәрләрнең художество ягыннан гаять көчле сәнгать әсәрләре буларак формалашулары, фольклор белән язма әдәбият арасындагы аерманың бетүгә таба барып, бу ике төрнең үзара якынаюлары аркасында, совет шагыйрьләре тарафыннан язылган уннарча җырларның массовый җырларга әверелеп китүләре бишьеллыклар чорында ирешелгән уңышлыклардан саналырга тиеш. Татар халык авыз иҗатын өйрәнү өлкәсендә идеологии һәм методологик ялгышлар да күп булды. Татарстан Тел, әдәбият һәм тарих институты кайбер язучылар белән берлектә Алтын Урда ханнары һәм феодаллар тормышын чагылдырган «Идегәй» эпосын популярлаштыра башладылар. Буржуаз объективизм юлына басу нәтиҗәсендә, бу эпос халык иҗаты әсәре үрнәге итеп, Идегәй халык герое дәрәҗәсенә үстерелеп күрсәтелде. Кайбер язучыларның һәм тарихчыларның мондый эшләрен ВКП(б) Үзәк Комитеты, үзенең 1944 ел 9 август карарында, «милләтчелек характерындагы ялгышлар» дип бәяләде. ВКП(б) Үзәк Комитеты тарихчылар һәм әдәбиятчылар каршына конкрет бурычлар куйды. ВКП(б) Үзәк Комитетының шушы тарихи карары нигезендә татар совет әдәбияты һәм татар совет фольклористикасы яңа күтәрелеш юлына басып, зур уңышларга иреште.
Үз тормышында булган зур тарихи вакыйгаларга, гадәттән тыш хәлләргә халыкның нинди мөнәсәбәттә һәм нинди карашта булуын күрсәтү ягыннан Бөек Ватан сугышы фольклоры, элекке, аңа хәтле булган чорларда туган фольклор белән чагыштырганда, аерым бер урында тора. Советлар Союзы халыкларының үз араларында булган сталинчыл дуслыкны тагын да ныгыту нигезендә явыз дошманга — фашизмга каршы бердәм, аяусыз көрәш алып баруның мөкатдәс бурыч икәнлеге бу чорда туган татар халык авыз иҗаты әсәрләренең төп идеяләреннән берсе буларак гаять көчле чагылды.
Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының үз иле өчен көрәш пафосын дөрес һәм гаять матур итеп чагылдырган, бу сугышның елъязмасы булып хезмәт итәрлек фольклор әсәрләре туды.
Яңа фольклор әсәрләре бу сугышта халык патриотизмының гаять көчле булуын, халыклар дуслыгының какшамас ныклыгын чагылдырды һәм дошманга карата аяусыз булу һәм ана тирән нәфрәт белдерү юнәлешендә үсте. Бу әсәрләр фронтларда дошманга каршы көрәш, аяусыз көрәш алып баручы сугышчылар арасында да, партизан отрядларында, вакытлы рәвештә немец илбасарлары кул астында калган районнарда яшәгән совет кешеләре арасында да, үзенең барлык эшләрен фронт интересларына карата корган тыл кешеләре арасында да туды. Ватан сугышы фольклорының әнә шулай төрле җирдә һәм шартларда тууына карамастан, бу чорда туган авыз поэзиясе үзенең эчтәлеге ягыннан бер үк идеяләрне, бер үк мотивларны чагылдырды.
Бу чорда туган фольклор әсәрләре бигрәк тә жырлар, бәетләр, сатирик сөйләкләр һәм анекдотлар Бөек Ватан сугышына хәтле туган фольклор әсәрләре нигезендә, шул әсәрләр алымында туып үсеп киттеләр. Бу — бер.
Икенчедән, фронт һәм тыл фольклорының туып, таралып китүендә шагыйрьләр иҗаты, аерым шагыйрьләр тарафыннан иҗат ителгән жырлар, бәетләр, сатирик анекдотлар халык арасына кереп китеп, төрле вариантларда жырланып, сөйләнеп фольклор әсәрләренә әверелеп киттеләр
Ә инде фольклор әсәрләренең нинди шартларда туу мәсьәләсенә килгәндә, эш болай тора: һәрбер вакыйгага үз вакытында тиешле бәя бирүгә уңайлы булган жырлар, фронт шартларында окопларда, блиндажларда, яки төрле походлардан соң, аерым авыл яки шәһәрләрне алганнан соң иҗат ителгән. Туган-үскән илгә язылачак хатларга кертеп җибәрү өчен сугышчылар тарафыннан ижат ителгән жырлар, тыл хатлары аша сугышчылар арасына килеп кереп таралып киткән тыл җырлары, үткен сүзләр, фронт газеталарында басылган һәрбер җыр, үткен мәкаль һәм сатирик сөйләкләр һ. б. — болар барысы да фронт фольклорын баетуга хезмәт иттеләр.
Бөек Ватан сугышы фольклоры арасында нинди жанрның күбрәк таралуы һәм зуррак урын тотуы мәсьәләсенә килгәндә, җырлар жанрының беренче урында торуын күрсәтергә кирәк. Шуның белән бергә Сугыш елларында татар совет шагыйрьләре иҗаг иткән күп кенә җырларга композиторлар тарафыннан музыка язылып, бу җырларның кайберләре халык арасында бик нык таралып, фольклорга әверелеп китте. Шундыйлардан С. Хәкимнең «Юксыну» исемле әсәрен күрсәтергә мөмкин. Халык күңеленә ятышлы итеп иҗат ителгән мондый әсәрләр үрнәгендә халык арасында бик куп санда яна җырлар туды. С. Хәким әсәре «Юксыну»ның безнең тарафтан Татарстан районнарында 16 варианты язылып алынуы һ. б. шуның кебек фактлар Ватан сугышы елларында язма әдәбият белән фольклорның тирән бәйләнешкә керүен һәм бер-берсен баетуга хезмәт итүләрен күрсәтә, халыкның тарихи вакыйгаларга карашын чагылдыруда элек-электән үк уңышлы рәвештә хезмәт итеп килгән бәетләр жанрының да Ватан сугышы героикасын җанландыруда шактый зур роль уйнавын әйтергә була.
Фольклорның вак төрләреннән мәкаль һәм табышмаклар фронт матбугатында басылып чыгу, фронт хатларында урнаштырылу юллары белән таралдылар.
Фольклор жанрларыннан сугышчан сатираны көчәйтеп, үстереп җибәрергә хезмәт иткән «Хуҗа Насретдин фронтта» исеме астында чыгып килгән анекдотларның фронт матбугатында басылып таралуы уңышлы бер факт булып хисапланырга тиеш. Чөнки шушы «Хуҗа Насретдин фронтта» мәзәкләре нигезендә соңыннан фронтта һәм тылда дошманга әче нәфрәт белән сугарылган яңа сатирик әсәрләр — анекдотлар туды.
Иске жанрлардан әкиятләрнең сугыш елларында тумавы һәм яца әкиятләрнең ул елларда иҗат ителмәве һич мөмкин түгел. Тик бу жанрның үз вакытында язылып алынмавы һәм тиешле дәрәҗәдз җыйналмавы алар турында сүз әйтергә мөмкинлек бирми. Ә бу исә киләчәктә бу жанрга карата булган материалларга әһәмият бирелергә кирәклекне күрсәтә.
Бөек Ватан сугышы елларында туган фольклор әсәрләрендә Ватанны саклау идеяләре беренче планга куелды. Халыклар юлбашчысы һәм бөек полководец иптәш Сталинның һәрбер сүзе халыкның көрәш байрагы, дошманны тәмам җиңүгә ышаныч билгесе булып яңгырады һәм шул мөкатдәс хисләр халык авыз иҗатының һәрбер жанрында чагылды.
Зур сугышлар белән бардык
Көнбатыш якларына;
Без даһиның исемен яздык
Җиңү байракларына, — дип җырлады халык.
Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда сугыш темасына багышланган бәетләр туды. Сугышның төрле вакытларында булган мөһим вакыйгаларны чагылдырган бу бәетләрне нигездә өч төргә бүлеп карарга мөмкин. Аларның бер төрлеләре, мәсәлән, «Сугыш бәете»20, «Бөек Ватан сугышы бәете», «Җиңүчеләр бәете» 21 22 кебекләре турыдан-туры фронт хәлләрен, фронт вакыйгаларын сурәтли. Совет Армиясенең фашизмга каршы аяусыз көрәш алып баруына багышланган бу бәетләрнең барысы да дип әйтерлек элекке бәетләр өчен хас булган традицион алым белән башланып китә:
Егерме икенче июньдә
Герман сугыш башлады,
Күп шәһәргә, күп авылга
Килеп бомба ташлады.
(«Сугыш бәете».)
Менә шушындый керештән соң бу бәетләрдә сугыш вакыйгаларын тасвирлау башлана. Төрле фронтлардагы сугышчылар авызыннан язылып алынган бу төр бәетләрдә халыкның батырлыгы, аның бөек Сталин җитәкчелеге астында үз-үзен аямыйча көрәшүе үзәк тема итеп яктыртыла.
Сталиннан приказ килде
Көн-төн алга барырга.
Немецларның башкаласын
Берлинны барып алырга.
(«Сугыш бәете».)
Көн димәдек, төн димәдек
Дошманны куып киттек,
Куа торгач ахырысы
Токым, тамырын корыттык.
(«Бөек Ватан сугышы бәете».)
Бу бәетләрдә бөек полководец иптәш Сталин образы Совет Армиясен җиңүләргә рухландырып алып баручы үзәк образ итеп бирелә.
Сталин бирә приказ: «Бер адым да чикмәскә!» Хәйлә корып карый Гитлер Совет җиреннән китмәскә.
Сталин бирә приказ: «Немецларны куарга!» Гитлерчылар чыдыймы соң, безнең биргән ударга. («Җиңүчеләр бәете».)
Бу бәетләрнең һәрберсендә Совет Армиясенең җиңелмәс һәм оешкан көч булуы, аның төп максаты дошманны җиңеп чыгу икәнлеге сурәтләнә. Аларның һәрберсендә диярлек фашистларның ертыкчлыклары әйтелү белән бергә, бу ерткычлыкка каршы көрәшүче Совет Армиясенең халыкларның азатлык байрагын күтәреп баруы һәм куәтле армиянең төп максаты фашизм оясы булган Берлинны барып алу икәнлеге тасвирлана.
Сталин приказын үтәп,
Һаман алга бардык без,
Фрицларны таптап үтеп,
Берлинны да алдык без,— («Җиңүчеләр бәете».) диелә бәеттә.
20 «Дон буйлары бәете» һәм «Итальяннар турында» исемле бәетләр язучы Т. Гыйззәт иптәш тарафыннан 1944 елда Донбасста язылып алынган.
«Сугыш бәете» Татарстанның Будённый районы, Яңа Шәйморза авылында 1945 елда язылып алынды.
22 «Җиңүчеләр бәете» 1946 елда Татарстанның Ворошилов районында язылып алынды.
Совет Армиясенең җиңүле походына багышланган бу төр бәетләрдән башка сугыш елларында вакытлы рәвештә немец илбасарлары кул астында калган совет кешеләре турында бәетләр туды. Бу төр бәетләрдән «Дон буйлары бәете» һәм «Итальяннар турында» дигән әсәрләрне күрсәтергә мөмкин. «Дон буйлары бәете»ндә немец фашистларының совет кешеләренә ерткычларча карап, вәхшиләрчә кыланулары бәеттә ачы нәфрәт белән сөйләнә:
Дон буйлары чиядер,
Пешсә җиргә тиядер;
Немец аяк баскан җирдә
Үлән-яфрак көядер.
Немецларның совет кешеләрен ирексезләп Германиягә куып китүләре һәм бу фаҗигале хәлгә халыкның авыр кайгы, тирән кичерешләр белән каравына бәеттә шактый зур урын бирелә.
Яшьлек чәчәк аткач кына
Бакчадагы гөл кебек,
Германиягә озаттылар
Богаулаган кол кебек.
Югарыда китерелгән юллардан күренгәнчә, күләме белән бик зур булмаган бу бәетләрдә совет халкының илбасар дошманга ачы нәфрәт белән януы һәм сугышның тантаналы җиңүе белән бетүен теләве күренә.
Бөек Ватан сугышына багышланып, тагын өченче төр бәетләр дә иҗат ителде. Бу — фронтта Ватанны саклау юлында корбан булып, туган иленә кайта алмый калган сугышчылар турында чыгарылган бәетләр. «Батыр егет бәете» *, «Кызыл көрәшче бәете» кебек бу төр бәетләрдә тасвирлау фронтта үлгән батыр көрәшченең, үз исеменнән алып барыла. Батыр үзенең башыннан үткәннәрне, сугыш кырында үзенец туган иле өчен батырларча көрәшүен, тик көтелмәгәндә дошман пулясы тиеп авыр яралануын, һәм шул ярадан үлүен сөйләп бирә.
Көтмә, әнкәй, минем хатларымны
Үлем килде газиз балана,
Яшь йөрәгем чиксез әрнеп,
Түзә алмады авыр ярага, —
диелә бәеттә. «Батыр егет бәете»ндәге бу юллар үзләренең, формалары белән генә түгел, бәлки стильләре белән дә элекке безнең кайгы-хәсрәт бәетләренә ошыйлар. Ләкин Бөек Ватан сугышы кебек зур тарихи вакыйгага багышланган бу бәетләрдәге трагик хәл, элекке бәетләрдәге кебек, нинди дә булса шәхси бер трагик хәлне сурәтләү белән генә чикләнеп куелмый. Бу яңа бәетләрдә сүз геройның социалистик Ватан өчен, халыклар азатлыгы өчен үлүе турында бара.
Чәчәк гомерем өзелде Немец җитте башыма, «Хак эш өчен үлде» диеп Языгыз кабер ташыма, — ди батыр көрәшче.
Тылдан фронтка, фронттан тылга язылган хатларда элекке халык мәкальләре күп санда китерелү белән беррәттән, батырлык турындагы мәкальләрнең фронт газеталарында да урнаштырылулары, аларның фронтта сугышчан лозунг ролен үтәүләренә һәм киң күләмдә таралуларына мөмкинлек бирде. Мәсәлән, «Ил барда — ир хур булмас, ир барда — ил хур булмас», «Ирнең сүзе бер булыр», «Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар», «Тәвәккәл таш ярыр» кебек мәкальләр сугыш елларында Совет Армиясен батыр-лык, тәвәккәллек, сугыш белемен өйрәнүгә өндәү юнәлешендә тәрбияләүдә көчле агитация сүзе булып хезмәт иттеләр.
1 «Батыр егет бәете» 1945 елда Татарстанның Будённый районы. Иске Шәйморза авылында язылып алынды.
Табышмакларның фронтларда масса күләмдә иҗат ителүләре, таралулары турында әйтеп булмый. Шулай да кайбер фронт газеталарында «Иртән уемда, көндез муенда, төнлә куенда» (автомат), «Ашаганда тимер ашый, сулыш алса ут уйната, немецны теге дөньяга озата»23 (пушка) һәм башка шуның кебек
23 «Совет сугышчысы» газетасы 1944 ел, октябрь.
табышмакларның урнаштырылуы су-гышчылар арасында бу жанрның да иҗат ителүе турында сөйли.
Бөек Ватан сугышы елларында фронт белән тылның, ныклы бәйләнештә булып, бер уй, бер теләк белән яшәүләре Советлар Союзының фашизмны җиңеп чыгуын тәэмин итте.
Фронтка фәкать материаль ярдәм итү теләге белән генә түгел, — бәлки фронттагы барлык уңышлар белән үзенең бөтен язмышын бәйләгән совет халкы сугыш елларында көрәшнең тантаналы җиңү белән бетәргә тиешлеген теләп, бары тик шул хис белән генә яшәде. Тылда, халыкның даһи Сталинга, батыр Совет Армиясенә тулы ышанычын һәм мәхәббәтен чагылдырган меңнәрчә җырлар туды. Сугыш елларында иҗат ителеп «Минем иркәм армиядә» исеме астында йөртелгән бу бик күп сандагы җырларда яшьләрнең шәхси лирикасы, сөйгәненә булган мәхәббәте, Ватан интереслары фронт интереслары белән бәйләнештә алып барылды.
Минем иркәм армиядә
Армия сафларында,
Карточкасына карыймын
Сагынган чакларымда.
Минем иркәм армиядә
Дошманны җиңеп кайтыр,
Ул кайткач та безнең яшьлек
Алсу чәчәген атыр.
Элекке җырларда сугышка китүчеләрне сагыну, аларны кызгану, солдатның бәхетсезлеген сурәтләү планында бара иде. Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән җырларда сөйгәненең фронтта булуы, аның Ватанны саклавы белән горурлану төп мотив булып яңгырады.
Минем иркәм хат җибәргән
Совет иле чигеннән;
Немецларны тар-мар иткәч,
Орден бирделәр дигән.
Мин иркәмә хатлар язам
Җавапсыз калмыйм бер дә;
Ул фронтта, ә мин тылда,
Йөрәкләр тибә бергә.
Сугыш елларында халыкка нинди генә авырлыкларны үз башыннан кичерергә туры килмәсен, ул сыкрануны, төшенкелеккә бирелүне белмәде. Сугыш елларында да клублар, уку йортлары гөрләп эшләп тордылар. Көндәлек кызу эштән соң клубларда оештырылган күңелле халык уеннары яшьләрнең күңел ачу чаралары гына түгел, бәлки фронт яңалыклары белән танышу һәм Ватан сугышы фольклорын иҗат итү урыны булып та хезмәт иттеләр. Клубларда яшьләр тарафыннан уйналган төрле-төрле халык уеннарында фронт белән тылның бер дәрәҗәдә нык бәйләнгәнлеге, халык йөрәгенең фронт вакыйгалары белән бергә типкәнлеге чагылды. «Татария кызлары» исемле уенда яшьләрнең:
Уйнагыз да, җырлагыз да
Гармонь кулларыгызда;
Алсу гөлләр чәчәк атсын
Йөргән юлларыгызда.
Яз җиткәч, китә
Идел бозлары,
Фронтларда орден ала
Татария кызлары...
Яз җиткәч, китә Идел бозлары,
Эштә батыр, төскә матур
Безнең илнең кызлары, — дип җырлаулары, яки «Ай-ли Кызыл Армия» уенында яшьләрнең:
Карлыгачлар ояда,
Оялары пыяла;
Кызыл гаскәр җиңә алмаслык
Бер дошман юк дөньяда.
Ай-ли Кызыл Армия,
Алга бара түгелме,
Кан эчүче фашистларны
Турап сала түгелме —
дип, Совет Армиясенең тантаналы җиңүләре белән горурланулары сугыш елларында туган халык авыз иҗаты әсәренең төп идея юнәлешен һәм тематикасын ачык күрсәтәләр.
Бөек Ватан сугышы барышында Совет дәүләте, совет төзелешенең өстенлеге, аның ныклыгы, яшәргә һәм үсәргә сәләтлелеге бөтен тулылыгы белән күренде. Сугыш тантаналы җиңү белән тәмам булды. Бөтен дөнья күләм тарихи әһәмияте булган бу тантаналы җиңү шатлыгы белән рухланган совет халкы сугыш бетү белән үк яңа төзелеш чорына керде һәм илне торгызу эшенә көрәште.
Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңеп чыгуы капиталистик илләрдәге революцион хәрәкәтнең көчәюенә сәбәп булды. Тынычлык өчен көрәш һәм демократик хәрәкәтнең башында торучы бөек Совет дәүләте ярдәме белән яңа демократик илләр барлыкка килде һәм Советлар Союзының бөтен дөнья күләм әһәмияте тагын да үсте. Англия һәм Америкадагы агрессив һәм реакцион көчләрнең активлашканнан активлаша барулары тынычлык һәм халыклар азатлыгы өчен булган көрәшне тагын да көчәйтергә кирәклекне китереп куйды. Сугыштан соңгы чорда культура һәм идеология өлкәсендә булган көрәшне гомумән көчәйтү, халык массаларын коммунистик рухта тәрбияләүдә көчле корал булган сәнгатьнең, әдәбиятның большевистик партиялелеге өчен булган көрәшне тагын да көчәйтү чираттагы мөһим бурычларның берсе итеп куелды. Менә шушы бурычлардан чыгып идеология мәсьәләләре буенча сугыштан соңгы елларда ВКП(б) Үзәк Комитеты тарафыннан кабул ителгән тарихи карарлар сәнгатьнең һәм әдәбиятның халыкчанлыгы өчен көрәштә гаять зур роль уйнады.
Татар халык авыз иҗаты өлкәсендәге бу уңышлыклар, сугыштан соңгы елларда булган зур тарихи вакыйгаларны чагылдырган яна әсәрләр туу һәм фольклористика фәненең тагын да ныграк үсүе белән билгеләнде. Сугыш бетү белән үк халык тарафыннан дошманны тар-мар итүгә багышланган яңа җырлар иҗат ителде.
Таң сызыла, таң сызыла
Уйный алтын нурлары;
Фашистларны тар-мар итте
Туган ил батырлары.
Җиңү бәйрәме уңае белән чыгарылган яна җырларда халыкның, үз көче белән горурлануы ачык чагылды.
Без алай да итәбез,
Без болай да итәбез;
Фашистларны себереп түктек
Җырлап бәйрәм итәбез.
Казаннан Мәскәү ничаклы,
Бар да зәңгәр чәчәкле;
Агачта яфрак ничаклы,
Бездә шатлык шул чаклы.
Сугыштан соңгы бишьеллыкны уңышлы үтәү нигезендә халыкның материаль тормышы тагын да яхшырды.
Идел буе ямьле була
Җилфердәгән тал белән;
Ирештек без мул тормышка
Сталин юлы белән.
Аллария — ләрия
Гөлләрия — ләрия
Якты тормыш бирде
Сталин Хезмәт ияләренә, — дип җырлады халык.
Бу елларда туган җырларда «җир шарында кояш булып, тора безнең илебез» яки «авылда төзелгән колхоз, коммунизм нигезе» кебек мотивлар җырларның үзәк темалары булдылар.
Партия һәм хөкүмәтнең халык авыз иҗатын үстерүгә һәм аны өйрәнүгә гаять зур игътибар бирүе нигезендә сугыштан соңгы елларда төрле фәнни оешмалар, институтлар тарафыннан күп кенә фольклор экспедицияләре оештырылды. Сугыштан соңгы биш ел эчендә СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел әдәбият һәм тарих институтының фольклор группасы тарафыннан гына да 8 экспедиция оештырылды. Бу экспедицияләр вакытында Татарстанның 17 районындагы 112 колхозда булып, 200 гә якын әкият, 15 меңнән артык җыр, 70 тән артык бәет, йөзләрчә вариантларда халык уеннары һәм фольклорның башка бик күп төрләре язылып алынды. Фольклор әсәрләрен туплау эшенең билгеле бер дәрәҗәдә юлга салынуы аркасында сугыштан соңгы елларда халык авыз иҗаты әсәрләре жанрларыннан әкиятләр, җырлар, мәкаль һәм әйтемнәрдән төзелгән төрле җыентыклар басылып чыкты. Дөрес, бу җыентыкларда фольклорга анализ, аңа калссификация ясау кебек мөһим фәнни бурычлар куелмады. Ләкин фольклор фондында булган материалларны бастырып чыгарып халыкка җиткерүдә бу җыентыклар билгеле әһәмияткә ия булып торалар.
Советлар Союзында халыкка үзенең иҗат сәләтлелеген киң җәелдереп җибәрергә тулы мөмкинлек ачылды. Менә шушы мөмкинлектән тулысынча файдаланып халык бертуктаусыз иҗат итә. Халык талантлары — әкиятчеләр, җырчылар иҗатларын зур игътибар белән язып алу, үзешчәнлек түгәрәкләренең эшләрен тагын да көчәйтү, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыйнауга, аны өйрәнүгә совет интеллигенциясенең иң киң катлавын тарту юлы белән совет фольклористикасы тагын да үстерелергә, яңа уңышларга ирешергә тиеш.