Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНҮНЕҢ КАЙБЕР МӘСЬӘЛӘЛӘРЕНӘ КАРАТА

МӨХӘММӘТ ГАЙНУЛЛИН

ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНҮНЕҢ КАЙБЕР МӘСЬӘЛӘЛӘРЕНӘ КАРАТА

Бөек җитәкчебез һәм остазыбыз яптәш Сталинның тел гыйлеме мәсьәләләре буенча соңгы теоретик хезмәтләре («Тел гыйлемендә марксизм турында», «Тел гыйлеменең . кайбер мәсьәләләренә карата» һәм «Иптәшләргә җавап») фән дөньясында гаять әһәмиятле хәзинә булып тора. Аның әһәмияте тел белеменә генә түгел, бәлки барлык иҗтимагый фәннәргә тарала. Совет фәненең корифее бөек Сталин үзенең даһи хезмәтләрендә тел күренешләрен материалистик нигездә аңлау һәм аңлатуның ачык программасын бирде. Н. Я. Маррның «...бары тик, «пролеткультчылар» яки «раппчылар» кебек, марксизмны гадиләштерүче һәм вульгарлаштыручы гына» булганын ачык һәм ышандыргыч дәлилләр белән исбат итте. Иптәш Сталин үзенең хезмәтләрендә табигатьнең һәм җәмгыятьнең үсеш законнарына бәйләп, материалистик философиянең нигез тармакларын баету буенча гаять кыйммәтле фикерләр бирде. Маркс һәм Энгельс тарафыннан нигез салынган, В. И. Ленинның фәнни-философик хезмәтләрендә дәвам иттерелгән һәм киңәйтелгән теоретик положениеләрне иптәш Сталин тагын да үстерде. Иптәш Сталин Н. Я. Маррның марксизмны вульгарла’штыруын, тел гыйлеменә буталчыклык кертүен большевистик үткенлек һәм фәнни тирәнлек белән ачып салды.

«Н. Я. Марр тел гыйлеменә телнең «сыйнфыйлыгы» турында марксистик булмаган икенче бер ялгыш формула кертте һәм үзе буталды, гел гыйлемен бутады. Халыклар һәм телләр тарихының бөтен барышына каршы килә торган ялгыш формула нигезендә совет тел гыйлемен үстерергә мөмкин түгел.

Н. Я. Марр тел гыйлеменә марксизмга хас булмаган, тыйнаксыз, масаючан, тәкәббер тон, тел гыйлемендә Н. Я. Маррга кадәр булган нәрсәләрнең бөтенесен дәлилсез, җиңелчә уйлап инкарь итүгә китерә торган тон кертте.

...Н. Я. Маррны һәм бигрәк тә аның «шәкертләрен» тыңлап карасаң, Н. Я. Маррга кадәр бернинди тел гыйлеме булмаган, тел гыйлеме И. Я. Маррның «яңа тәгълиматы» килеп чыгу белән башланган, дип уйларга мөмкин. Маркс һәм Энгельс күп тапкыр тыйнаграк булдылар: алар үзләренең диалектик материализмын фәннәрнең, шул исәптән философиянең элекке чордагы үсешенең продукты дип санадылар» (И. Сталин).
Татар теле һәм әдәбияты өстендә эшләүче иптәшләрнең беренче чираттагы бурычлары иптәш И. В. Сталин күрсәткәнчә, Н. Я. Марр ялгышларыннан арынудан гыйбарәт булырга тиеш. Татар тел гыйлеме өлкәсендә эшләүче белгечләр арасында да Н. Я. Марр «теориясе» белән мавыгу, аның йогынтысына бирелү шактый киң булды.

Татар теле өлкәсендә эшләүче белгечләрнең Н. Я. Марр эшчәнлеге белән кызыксына башлаулары 1929 еллардан ук башлана. Гыйбад Алпаров 1929 елда Ленинградның Востоковедение институтында аспирантура курсын бетереп кайткач, «Телне өйрәнүдә методологик принциплар», «Марксистик тел гыйлеме һәм безнең хәзерге бурычларыбыз» дигән темаларга докладлар белән чыга. Соңыннан шул докладлар нигезендә 1931 елда «Тел гыйлемендә марксизмга таба» дигән китабын бастырып чыгара. Бу әсәрдә Г. Алпаров үзен, остазы Н. Я. Марр шикелле үк, тел гыйлемендә марксизмны башлап кертүчеләрнең берсе итеп тәкъдим итә. Ләкин ул марксизм-ленинизм методологиясен үзләштерә алмый, чөнки масайган һәм тәкәббер Марр йогынтысына бирелү, аңа үз алдына куйган бурычны үтәргә комачаулык итә. Ул гына да түгел, Г. Алпаров үзенең остазы — Марр авторитеты белән мавыгып, Маркс, Энгельс, Ленин һәм Сталинның тел өлкәсендәге нигез положениеләрен төп чыганакларыннан алмый, аларны өйрәнми, бәлки гомуми сүзләр белән чынлыкны томалап калдыра. Шуңа күрә Г. Алпаров марксизм-ленинизм классикларының тел турындагы хезмәтләрен киметеп күрсәтә, аларны бозып аңлата:

«Марксизмга нигез салучы юл-башчылар пролетариатны революцион теория белән коралландыру хезмәтеннән, сыйнфый көрәшләрдә юлбашчылык итүдән бушый алмаганлыктан, аерым бер фән булган тел гыйлеменең теоретик һәм практик мәсьәләләре белән шөгыльләнергә форсат таба алмаганнар. Шуңа күрә бездә марксизм классикларыннан калган тәмам эшләнеп беткән бер тел фәлсәфәсе юк. Шулай булса да... Маркс, Энгельс, Ленин, Сталин кебек юлбашчыларыбызның төрле урында, төрле уңай белән тел турында әйткән кыйммәтле фикерләре бар. Төрле әсәрләрдә таркау хәлдә булган бу фикерләрне яңа туып килгән марксистик тел белгечләре җыйнап, туплап өйрәнә башладылар. Бергә тупланганның соңында бу нигез фикерләр безгә җитәрлек юлбашчы мәгълүмат булып торалар» — дип яза Г. Алпаров һәм шунда ук Маркста һәм Лафаргта булмаган фикерләрне аларныкы итеп укучыларга тәкъдим итә.

Мәсәлән:

«Маркста без телнең өскорма һәм иҗтимагый табигате... турындагы фикерләрне табабыз.
Лафарг... телнең сыйнфыйлыгы мәсьәләсенә... үрнәкләр бирә»X XI, — ди.
Шул рәвешчә Г. Алпаров, Н. Я. Маррдан үзләштергән ялгыш карашларын, ягъни телне өскорма һәм сыйнфый күренеш дип аңлатуын марксизм-ленинизм классикларының карашлары дип күрсәтә һәм моның белән гаять зур хата ясый. Марксизм-ленинизм классик-ларының тел өлкәсендәге караш- ларын ялгыш аңлаган һәм аларны бозып аңлаткан Г. Алпаров ачыктан-ачык Ы. Я. Маррны совет тел гыйлемен үстерүче бердәнбер кеше дип таный һәм аны, популярлаштыруга бөтен көчең бирә. «Тел гыйлемендә марксизм хәрәкәте» дигән. 1929 елда «Мәгариф» журналының 5, 6, 7 саннарында басылган мәкаләсендә XII Ы. Я. Маррны материализм философиясе үсеше тарихында Маркс белән янәшә куя: «Биология гыйлемендә Чарльз Дарвин, җәмгыять гыйлемендә Карл Маркс нинди зур үзгәрешләр тудырсалар, тел гыйлемендә Марр шундый ук зур революция ясый», — дигән ялгыш бәяне бирә. Бу фикерләрнең ни дәрәҗәдә зарарлы булуы ачык.
Г. Алпаров үзенең әсәрләрендә турыдан-туры Ы. Я. Маррның телгә карата булган барлык ялгыш положениеләрен кабатлый, хәтта Маррның соңгы вакытларда үзе һәм шәкертләре тарафыннан шик астына алынган дүрт элементы турындагы карашлары белән дә мавыга. Марр тәкъдим иткән дүрт элементка татар теленнән үрнәкләр табып була дип расламакчы була.
«Кыскача әйткәндә, — ди Г. Алпаров, — Маррның гомумән дөнья телләренә, аларның диалектикасына карашы болай. Башта кешелек дөньясы, хайванлыктан чыгып җәмгыять булып яши башлаган чордан алып ук, кинәт аваз теле белән сөйләшеп китмәгән. Ул чакта аваз теле булмаган. Бик борынгы кешелек ничәмә мең, ун меңнәрчә еллар буенча үзара ишарә теле белән — кул теле белән аңлашып килгән», — ди.

Иптәш Сталин Д. Белкин һәм С. Фурер иптәшләргә биргән җавабында: «Аваз теле булмаган бер генә кешелек җәмгыятен дә, хәтта аның иң артта калганын да тарих белми. Аваз теле булмаган бер генә артта калган халыкны да, хәтта, әйтик, үткән гасырның Австралия яки Утлы Җир халыклары кебек яки аларга караганда да борынгырак булган бер халыкны да этнография белми. Кешелек дөньясы тарихында аваз теле кешеләргә хайваннар дөньясыннан аерылып чыгарга, җәмгыятьләргә берләшергә, үзләренең фикерләүләрен үстерергә, иҗтимагый производство оештырырга, табигать көчләренә каршы уңышлы көрәш алып барырга һәм хәзерге вакытта бездә булган прогресска килеп җитәргә ярдәм иткән көчләрнең берсе.
Бу яктан алганда жестлар теле дип аталган тел чиктән тыш ярлы һәм чикләнгән булганлыктан, аның әһәмияте юк дәрәҗәсендә аз. Чынлыкта бу тел түгел, һәм хәтта аваз телен ничек булса да алыштыра алырлык тел суррогаты да түгел, бәлки бик чикләнгән средстволары булган ярдәмче чара гына», — ди.

Иптәш Сталин кешеләрнең аралашу чарасы булган телнең башта ук аваз теле булып барлыкка килүен әйтә, кешеләрнең аралашуында төрле жестларның һәм кул белән ишарә итүләрнең бик чикләнгән рәвештә ярдәмче средство булуын күрсәтә.
Г. Алпаров Маррның марксизм тел гыйлеменә чит булган положениеләренә сукырларча таянуы аркасында, үзе дә бутала һәм татар теле буенча эшләүче башка тел белгечләренең дә ялгыш карашка килүләренә юл ача. Алпаровның шәкертләре үз чиратларында, аның эшен дәвам иттерергә, популярлаштырырга тырыштылар.

Доцент Ш. Рамазанов, доцент Л. Җәләй 1941—45 еллар арасында профессор Г. Алпаровның югарыда тәнкыйть ителгән «хезмәтләрен» җыеп, яңадан «Г. Алпаровның сайланма әсәрләре» исеме астында бастырып чыгардылар. Кызганычка каршы, Г. Алпаровның иҗат мирасы өстендә эшләүче бу иптәшләр үзләренең язган сүз башларында һәм искәрмәләрендә Г. Алпаровның уңайрак хезмәтләреннән берсе булган,. чагыштыру методы белән язылган «Шәкли грамматика»сын тәнкыйть итсәләр дә, «Тел гыйлемендә марксизмга таба» дигән, марксизмны вульгарлаштырудан гыйбарәт булган мәкаләләрен тик уңай хезмәтләр дип кенә күрсәттеләр. Ш. Рамазанов язган сүз башында «Г. Алпаров, атаклы совет тел галиме академик Маррның татарлар арасында иң күренекле һәм талантлы шәкерте буларак тел турындагы яңа тәгълимат нигезләрен татар телендә популярлаштыру һәм татар теле материаллары өстендә ясаган тәҗрибәләре, эзләнү-тикшеренүләре белән совет тел белемен баету юлында әле бүген өчен дә әһәмиятләрен югалтмаган хезмәтләрен калдырды», — дип язды һәм 1945 елда аларны яңа баштан совет укучыларына тәкъдим итте.

Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты да соңгы ике елда Н. Я. Маррга багышланган гыйльми конференцияләр уздырып, зур хаталык эшләде. Шул конференциядә институт өлкән гыйльми сотруднигы Л. Җәләйнең «Татар тел белгечләренең Н. Я. Марр тәгълиматын популярлаштыруда тоткан урыннары»,. университет тел кафедралары мөдирләреннән: Е. К. Бахмутова һәм Р. А. Хәкимова иптәшләрнең Марр «тәгълиматын» популярлаштыруга багышланган докладлары тыңлана. Шунда ук Тел, әдәбият һәм тарих институты гыйльми сот-руднигы В. Хангильдин Н. Я. Марр эшен дәвам иттерүче академик И. И. Мещанинов хезмәтләре турында да информацион доклад белән чыга. Дөрес, бу докладларның тыңлаучылары конференциядә үк күп булмаган шикелле, алар басылып та чыкмаганнар, алар турында СССР Фәннәр академиясенең «Известия»сендә XIII бирелгән Бахмутованың бер битлек отчетыннан башка эз калмаган.

Ләкин соңгы елларда Маррның марксизмга чит булган карашларын популярлаштыру шактый киң төс ала башлаган иде. 1949 елның декабренда Н. Я. Маррның үлүенә 15 ел тулу уңае белән «Кызыл Татарстан» газетасында, «Совет мәктәбе» һәм «Совет әдәбияты» журнал-ларында мәкаләләр басылып чыктылар. Боларның барысында да Маррның ялгыш карашлары уздырыла. Без бу мәкаләбездә «Совет әдәбияты» журналында бирелгән шул дөрес булмаган положениеләргә кыскача туктап, тәнкыйть астына алып узуны кирәк дип саныйбыз. Р. Хәкимова иптәш тарафыннан язылган мәкаләнең исеме «Совет тел белеменең нигезен салучы» дип атала. Мәкаләнең исеме үк ялгыш, чөнки совет тел белеменең нигезен Маркс, Энгельс һәм Ленин салды, бөек Сталин үстерде.

Дөрес, Хәкимова үзенең шул мәкаләсендә Маррның «Барлык телләр өчен дә уртак дүрт лингвистик элемент, башлангыч дүрт тамыр сүз бар...» дип билгеләвен тәнкыйтьли, «Маррның бу концепциясен материалистик тел белеме дип атап булмый әле», — ди. Ләкин мәкаләнең калган өлешләрендә ул да Маррның ялгыш положениеләрен турыдан-туры популярлаштыручы булудан уза алмый. «Совет әдәбияты» журналының 1949 ел 12 нче санында басылган бу мәкалә иптәш Хәкимованың гына түгел, бәлки редколлегия членнарының да тел белеменә карата марксистик положениеләрне ялгыш төренүләрен күрсәтә. Мәкаләнең һәр абзацы Марр эшчәнлеген күкләргә күтәреп мактаудан һәм аның марксизмга чит булган положениеләрен попу-лярлаштырудан гыйбарәт. Анда: «Марр реакцион идеалистик тел белеменең барлык төп положениеләрен кискен һәм җимергеч тәнкыйтькә тота... Н. Я. Марр марксизмны тирәннән һәм җентекләп үзләштерүне таләп итә. Н. Я. Марр тарафыннан тудырылган материалистик тел белемендә телнең... стадиаль үсеше,, тел иҗат итү процессының бердәмлеге мәсьәләләрен өйрәнүгә төп игътибар бирелә... Марр телне өскорма итеп, иҗтимагый-идеологик категория итеп характерлый... Телдә туган үзгәрешләр социаль-экономик базис үзгәрешләре белән бәйле булалар», — дигән ялгыш положениеләр бер-бер артлы тезелеп китәләр.

Иптәш Хәкимова үзенең мәкаләсендә Н. Я. Маррның телнең стадиаль үсеше турындагы ялгыш положениесенә аеруча басым ясый. Шул положениене: «...санда тупланган яңа нормалар телнең яшәештә булган төзелеш рамкаларына сыешып кала алмыйлар, бәлки аны җимерәләр, телнең бөтен структурасын тамырыннан үзгәртәләр», — дип аңлата. Шул дөрес булмаган фикерләрен раслау өчен мәкаләдә «Фактик тел материаллары хәзерге телләрдә дә стадиаль күчеш булуы турында сөйлиләр», — диелә. Татар теленең сүзлек составына кергәя колхоз, большевик, эшче кебек сүзләр һичшиксез телнең сүзлек составы баюын, сүзлек составының артуын күрсәтәләр. Ләкин бит алар иптәш Хәкимова расларга тырышканча, татар теленең грамматикасын җимерүгә китермиләр, телнең бөтен структурасын тамырыннан үзгәртмиләр. Шулай ук мисал итеп алынган «иске форма бөтенләй яңа эчтәлек бирә» дип китерелгән: остаз, галим, шәкерт, көрәш сүзләре дә урынлы түгелләр. Бу сүзләрдә, хәтта мәгънәләрендә дә, зур үзгәреш юк. Чөнки оатаз сүзе бик күптәннән укытучы-өйрәтүче, галим сүзе белүче мәгънәсендә йөртелсә, хәзер дә шул ук мәгънәдә кулланыла. Дөрес, кайбер сүзләрнең мәгънәләре дә, формалары да заман үтү белән үзгәрә, ләкин иптәш Сталин өйрәтүеннән күрүебезчә «... телнең иске сыйфаттан яңага күчүе шартлау юлы белән түгел, яшәп килә торган телне бетерү һәм яңаны төзү юлы белән түгел, бәлки яңа сыйфат элементларының акрынлап туплана баруы юлы белән... була».

Татар телендә урта мәктәпләр өчен чыгып килә торган тел-әдәбият дәреслекләрендә, хәтта быел чыкканнарының кайберләрендә зур кимчелекләр бар. Укытучылар һәм укучыларның тәнкыйть белән файдалана алуларына булышлык итү теләге белән без шул дәреслекләрдә күренгән җитешсезлекләрнең кайберләренә тукталабыз.

Менә профессор М. Корбангалиев һәм 1950 елның маенда басылып чыккан «Синтаксис» китабы. Шул дәреслекнең 168 нче битендә Маркс, Ленин, Сталиннан алынган гаять кыйммәтле цитаталар белән янәшә Н. Я. Маррның да тел үсеше процессын дөрес аңлатмаган фикерләре алына. Н. Я. Маррның «Билгеле иҗтимагый шартлар эчендә хезмәт процессында кешелек үзенең телен барлыкка китергән һәм тормыш-көнкүрешнең яңа социаль формалары туу белән яңа шартлардагы яңа аңга яраклы итеп аны яңадан иҗат итеп торган»XIV дигән фикерләре марксизм-ленинизм карашларына туры килми. Маррның бу положениесе телгә өскорма итеп караудан килеп чыга. Ә иптәш Сталин өйрәтүенчә «...Тел өскормадан тамырдан ук аерылып тора. Тел мәгълүм җәмгыятьнең эчендә теге яки бу базистан, иске яки яңа базистан тумаган, бәлки гасырлар буена җәмгыять тарихының һәм базислар тарихының бөтен барышыннан туган. Ул нинди дә булса бер сыйныф тарафыннан түгел, бәлки бөтен җәмгыять тарафыннан, җәмгыятьнең барлык сый-ныфлары тарафыннан, йөзләрчә буыннарның тырышлыгы белән тудырылган».

Шул «Синтаксис» китабының редакциясе исеменнән бирелгән сүз башы да уңышлы түгел. Анда: «Дәреслекнең редакторы җитәкчелегендә... материалистик тел гыйлеме теориясен кулланып» дип, авторларның үз эшләренә тыйнаксыз бәя бирүләре бөтенләй сәер.

Ш. Рамазанов һәм X. Хисматуллин тарафыннан төзелгән «Татар теле грамматикасы» дәреслекнең башында авторлар грамматика турында төшенчә биреп узганнан соң: «Грамматика өч бүлектән тора: фонетика, морфология һәм синтаксис»,— дип күрсәтәләр. Мондый бүлү иптәш Сталинның грамматиканы аңлатуына туры килми. Шулай ук авторларның грамматиканың үзенә һәм аерым бүлекләренә карата биргән билгеләүләре дә примитив аңлатулардан гына тора. Алар күбрәк сүзнең термин мәгънәсен аңлату белән генә чикләнәләр. Иптәш Сталинның хезмәтләрендә грамматика һәм аның үзенчәлеге турында ачык фикерләр әйтелә:
«Грамматика (морфология, синтаксис) ул — сүзләрне төрләндерү һәм җөмләдә сүзләрне тезү турындагы кагыйдәләр җыелмасы. Димәк, нәкъ менә грамматика аркасында тел кеше фикерләрен материаль тел тышчасына төрергә мөмкинлек ала.

Грамматиканың аермалы билгесе шунда ки, ул сүзләрне төрләндерү кагыйдәләрен биргәндә конкрет сүзләрне түгел, бәлки бернинди конкретлыктан башка гомумән сүзләрне күздә тота; ул җөмләләр төзү кагыйдәләрен биргәндә нинди дә булса конкрет җөмләләрне, әйтик, конкрет ияне, конкрет хәбәрне һәм башка шундыйларны түгел, бәлки, теге яки бу җөмләнең конкрет формасына кагылмастан, гомумән һәртөрле җөмләләрне күздә тота. Димәк, хосусыйдан һәм конкреттан абстракцияләп,. сүзләрдә дә, аерым җөмләләрдә дә, грамматика, сүзләрне төрләндерүнең һәм җөмләләрдә сүзләрне тезүнең нигезендә ята торган уртак нәрсәне ала һәм шуннан грамматик кагый-дәләр, грамматик законнар төзи. Грамматика — кеше фикерләвенең озак вакытлар абстракцияләү эшенең нәтиҗәсе, фикерләүнең бик зур уңышлары күрсәткече.

Бу яктан грамматика геометрияне хәтерләтә; геометрия үзенең законнарын конкрет әйберләрдән абстракцияләп бирә, әйберләрне конкретлыктан мәхрүм җисемнәр итеп карый һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләрне фәлән төрле конкрет әйберләр арасындагы конкрет мөнәсәбәтләр итеп түгел, бәлки гомумән һәртөрле конкретлыктан мәхрүм җисемнәрнең мөнәсәбәтләре итеп билгели».

Иптәш Сталин өйрәтүләре яктылыгында безнең алда торган бурычлар И. Я. Марр йогынтысында килеп кергән ялгышлардан арыну белән беррәттән, практик эшебездә марксизм-ленинизм тәгълиматын органик үзләштерү өстендә бирелеп эшләүне таләп итә. Аның өчен бе-ренче чиратта барлык дәреслекләрне, эшләгән фәнни хезмәтләребезне иптәш Сталин күрсәтмәләре яктылыгында яңа баштан кдрап чыгарга кирәк. Совет яшьләренә тел гыйлеме буенча материалистик хезмәтләр бирү өчен барлык көчләр тупланырга тиеш.
СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты гыйльми сотрудниклары шул юлда беренче адым итеп V—X класслар өчен төзелгән татар теле һәм әдәбияты программасын яңа баштан карап чыкты.

Иптшш Сталин үзенең тел турындагы даһи хезмәтләрендә Маррның марксизмга чит булган карашларын тәнкыйть итте һәм үзенә генә хас булган осталык һәм зирәклелек белән совет тел белеменең барлык тармакларын үстерүгә программа бирде, нигез теоретик положениеләрне билгеләде. Без иптәш Сталинның шул даһи хезмәтләреннән телнең туу һәм килеп чыгуы, нинди шартларда ничек үзгәрүе, үсеш баскычлары, төп сүзлек фондының һәм грамматик төзелешнең әһәмияте турында ачык мәгълүмат алабыз.

Иптәш Сталин тел белеме мәсьәләләренә карата булган Маркс, Энгельс һәм Ленин карашларын устерте., телнең классик билгеләмәсен бирде.
«Тел — кешеләргә бер-бсрсе белән аралашырга, фикерләр алышырга һәм үзара анлашуга ирешергә ярдәм итә торган чара, корал. Фикерләү белән турыдан-туры бәйләнештә булганлыктан, тел сүзләрдә һәм җөмләләрдәге сүзләр бәйләнешендә фикерләү эшенең, нәтиҗәләрем, кешенең танып-белү эшенең уңышларын терки һәм беркетә һәм, шулай итеп, кешелек җәмгыятендә фикерләр алышу мөм-кинлеген тудыра.

Фикерләр алышу — тормыш өчен һәрвакыт кирәк нәрсә, чөнки шунсыз табигать көчләренә каршы көрәштә, кирәкле материаль байлыкларны җитештерү өчен көрәштә кешеләрнең бергәләп эш итүләрен җайга салу мөмкин түгел, җәмгыятьнең җитештерү эшендә уңышларга ирешү мөмкин түгел,— димәк, иҗтимагый житештерүнен яшәве дә мөмкин түгел. Димәк, җәмгыять өчен аңлаешлы һәм анык членнары өчен гомуми тел булмаганда җәмгыять җитештерүне туктата, таркала һәм, җәмгыять булып яшәүдән туктала. Бу мәгънәдә тел аралашу коралы булу белән бергә, көрәш коралы һәм җәмгыятьне үстерү коралы». (И. Сталин.)

Язучылар һәм әдәбият белгечләре өчен иптәш Сталинның бу хезмәтләренең рольләре санап бетергесез зур. Чөнки язучыларның алдынгы прогрессив идеяләрне, художество образларында гәүдәләндереп бир алуларына аларның тел байлыгына ия булулары зур урын тота. Гадәттә безнең язучыларыбызның һәм әдәбият белгечләребезнең бер өлеше үзләренең язганнарында гомум халыкка аңлаешлы телдә язуның кирәклегенә әһәмият биреп җиткермиләр. Авыр, аңлаешсыз һәм кайвакытта үзләре язган милли телнең грамматик төзелешенә туры килмәгән җөмләләр төзиләр һәм шуның белән «...Кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, фикерләр алышырга,, һәм үзара аңлашуга ирешергә ярдәм итә торган чара, корал» булган телнең үсүенә, камилләшүенә комачаулык итәләр.
Ул беренче чиратта язучыларның һәм әдәбият белгечләренең үзләре язган телнең сүзлек составына Һәм бигрәк тә грамматик төзелешенә игътибар итмәүдән килеп чыга. «...Сүзлек составы никадәр бай һәм күпьяклы булса, тел шулкадәр
бай һәм шул кадәр алга киткән була», — ди иптәш Сталин. Аның өстенә иптәш Сталии грамматиканың әһәмияте зур булуга күрсәтү ясап: «...Телнең сүзлек составы, тел грамматикасы карамагына кергәч, бик зур әһәмият казана... Нәкъ менә грамматика аркасында тел кеше фикерләрен материаль тел тышчасына төрергә мөмкинлек ала», — дип өйрәтә. Иптәш Сталинның бу күрсәтүләрен телчеләр генә түгел, язучылар һәм әдәбият белгечләре дә бик нык искә алырга, үзләре кулланган әдәби телнең сүзлек составын һәм грамматик төзелешен яхшылап өйрәнергә тиешләр.
Бездә әдәбиятның формасына кергән тел-сурәтләү чараларының уңышлы булуы кирәклеген таләп итү юк әле, әсәрне җентекләп тикшереп, андагы сурәтләү чараларында булган җитешсезлекләрне ачып күрсәтү җитми. Мондый эшкә вак нәрсәләр дип карау, формалистик эш дип исәпләү бетмәгән. Дөрес, мондый эштә формализмга тәгәрәү дә мөмкин. А. М. Горький үзенең 1936 елда язган «Формализм турында» дигән мәкаләсендә бу турыда ачык аңлатып уза: «Әдәбиятта исә артык орнаментлау һәм детальләштерү чарасыз рәвештә фактларның һәм образларның мәгънәсен томалауга илтә», — ди. Ләкин А. М. Горький совет әдәбиятына чит булган формализм белән көрәшүе белән беррәттән, шунда ук идеянең гәүдәләнеше булган әдәби әсәрләрнең формасының гүзәл эшләнгән булуын да таләп итә. «Әдәбиятта — ди А. М. Горький, — форма мәсьәләсе — эстетика мәсьәләсе, матурлык мәсьәләсе ул».

Иптәш Сталин безнең язучыларны кешеләр рухының инженерлары дип атады. Иптәш Жданов бөек Сталинның язучыларга биргән шул югары бәясен 1934 елда язучыларның 1 съездында китереп: «Кешеләр рухының инженеры булу ул — телнең культурасы өчен, әсәрләрнең сыйфаты өчен актив рәвештә көрәшү дигән сүз», дип аңлатты. ВКП(б) Үзәк Комитеты исеменнән чыгып сөйләгән шул речендә иптәш Жданов әдәбиятта тел культурасы өчен көрәшүчеләрнең үрнәге нтеп A. М. Горькийны күрсәтте:

«Безгә художестволы әсәрләрнең югары мастерлыгы кирәк, һәм бу яктан Алексей Максимович Горькийның әдәбиятның сыйфаты өчен, культуралы тел өчен көрәштә партиягә һәм пролетариатка күрсәткән ярдәменә кыйммәт биреп бетерерлек түгел», — диде.

Иптәш Сталин тел белеменә караган соңгы хезмәтләрендә кайбер кешеләрнең мәгънәгә генә әһәмият биргән булып, мәгънәне чагылдыру чарасы булган тел формасын игътибарсыз калдыруның яраксыз булуы турында тагын бер кат күрсәтү ясады, И. Я. Маррның, грамматиканы буш «формальность» дип, ә грамматик төзелешне телнең нигезе дип санаучы кешеләрне формалистлар, дип санавын ахмаклык дип бәяләде.

Иптәш Сталинның бу күрсәтүләрен әдәбиятчылар тирәннән өйрәнергә тиешләр. Тел культурасы өчен көрәшү язучыларның беренче чираттагы эше. Алар, бер яктан, гомум халыкка аңлаешсыз булган, әдәби телне чүпләндерүгә илткән жаргоннарны куып чыгарырга, икенчедән, әсәрнең идеясен ачыклауга ярдәм итәрлек кирәкле сүзләрне урынлы сайлауга һәм дөрес грамматик төзелешендә куллануга нык игътибар итәргә тиешләр. Шул вакытта гына язучылар үз бурычларын тиешенчә үти алачаклар.

Шушы сөйләгәннәрдән чыгып караганда, түбәндәге җөмләләрне уңы'шлы төзелгәннәр дип әйтеп булмый: түгел, сыер да үтә алмый» дигән мәгънәсез ишетелә бу җөмлә, дип бәяли. Шундый ук сәер ишетелә юрган җөмләләр, хәтта кирәгеннән артык озын, буталчык язылганнары Мирсәи Әмир әсәрләрендә дә очраштыргалый. М. Әмир бер хикәя пулеметны сурәтләгәндә «Максимка телдәр хатыннар кебек Г. Гобәйнең «Замана балалары» повестенда «ләкин утын түгел, без дә капчыкта ятмый» дигән җөмлә бар. Язучы Мирсәй Әмир үзенең Гариф Гобәй иҗаты турында язган мәкаләсендә бу җөмләне хаклы рәвештә тәнкыйть итә, ул юмор белән, аны «капка астыннан мәче тырылдап китте», дип яза. Моны һич мактап булмый.
Поэтик җөмлә төзүдә булган кытыршылыклар, мәгънәне аңлауга комачаулык иткән инверсияләр ясау шигъри әсәрләрдә тулып яталар. Кайвакытларда шигырьне укыгач, андагы кайбер строфаларның мәгънәсен төшенү өчен уйлаганда башлар авырта башлый. Бу хәлдән безнең танылган язучыларыбыз да котылып җитә алганнары юк әле. Менә, мәсәлән, Кави Нәҗми иптәшнең «Снайпер Мәрдән» дигән поэмасыннан бер строфа:

Күзне камаштырып яшен яшьнәр

Чагылдырыр шулай ул яшен —

Кынга салган чакта хәнҗәремнең

Кояш нурын үпкән шәүләсен.

Шагыйрь Сибгать Хәкимнең шигъри строфаларында да аңлауны читенләштерүгә илткән сүз әйләнмәләре очрый.

Тәнкыйтьчеләрнең үзләрендә дә эш бик үк яхшыдан тормый. Кеше аңламаслык җөмләләр Г. Халит иптәшнең «Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре» дигән китабында да бар. Шәриф Камал иҗатына карата сөйләгәндә Г. Халит болай яза: «Шулай ук Ш. Камал драмаларының зур гына кимчелекләре дә бар: болар, күбесенчә, типлар психологиясендәге һәм аларның үзара мөнәсәбәтләрендәге артык катгыйлык һәм шул социаль катгыйлык белән биологик факторларның схематик куелышы рәвешендә чагылдылар» (34 бит).

Шундый ук аңлашылмый торган сүзләр, әйтергә теләгән фикерен ахырына кадәр ачыклап җиткермәү кимчелекләре шушы юлларны язучының үзендә дә табыла.

Безнең барыбызга да иптәш Сталинның күрсәтмәләре зур җаваплылыкмы йөкли, кешеләр өчен язганнарыбызны кешеләр аңларлык телдә бастырып чыгарырга вакыт икәнен искә төшерә.

Иптәш Сталинның бу яңа әсәрләрендә күтәргән һәм хәл иткән даһи теоретик положениеләре—марксизм-ленинизм теориясен тагын да баета, телчеләрнең генә түгел, бәлки философларның, тарихчыларның, әдәбиятчыларның эшләре өчен җитәкче күрсәтмә булып тора.

Иптәш Сталинның бу бөек хезмәтләре совет культурасының төзелеше өчен, Советлар илендәге туганлык семьясына берләшкән халыкларның формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культурасының чәчәк атуы өчен рух бирә. Иптәш Сталинның большевистик принципиальлек белән язылган бу хезмәтләре дөнья күләмендә реакцион һәм контрреволюцион буржуаз идеяләрне фаш итү өчен язучыларга, укытучыларга һәм гомумән совет интеллигенциясенә ярдәм итә, теоретик белемнәрен һәм көрәштә булган сәләтлрен арттыра.

Иптәш Сталинның марксизм-ленинизм карашларын үстерүгә юнәлтелгән, җәмгыять үсешендә фәннең үсешен һәм әһәмиятен күрсәткән бу хезмәтләре совет галимнәренең коммунизм файдасы өчен тагын да нәтиҗәлерәк эшләүләренә юл.