ПРОФЕССОР САМАТОВ
МИРСӘЙ ӘМИР
ПРОФЕССОР САМАТОВ
Пьеса биш пәрдәдә, тугыз картинада
Патша Россиясенең артта калган, изелгән окраинасыннан ирекле, көчле,
культуралы илгә әверелгән, Ленин — Сталин милли политикасының гүзәл җимеше буларак, үскән, чыныккан Татарстан Автономияле Социалистик Совет Республикасының данлы XXX еллыгына багышлыйм.
КАТНАШУЧЫЛАР
Саматов Закир Галимович — профессор, химик фәннәр докторы.
Кәримә Юсуповна — аның хатыны, врач-хирург, госпитальдә эшли.
Сәгыйдә Лукиановна Баязитова — аспирантка, соңрак химик фәннәр кандидаты. Саматовның апасының кызы. Саматовларда тора.
Абрикосов Алексей Ефремович — академик.
Шәрәф Фазлович Габитов — аспирант, соңрак техник фәннәр докторы. Меридианов Иван Михайлович — профессор, геология фәннәре докторы
Вахит Шакирович Кәримов — тарих фәннәре кандидаты, Тел, әдәбият һәм тарих институты кешесе.
Зайцев Николай Агафонович — профессор, техник фәннәр докторы. Карт.
Мусин — Обком секретаре.
Васильев Иван Иванович — Госплан каршындагы фәнни-техник советның гыйльми секретаре.
Сабира — Сәгыйдәнең анасы, Саматовларда өй хуҗалыгы эшләрен алып бара. Сабит — колхозчы карт — агротехник.
Җаббар Касимов — Мехкомбинат эшчесе. Сугыш вакытында производствога кайткан пенсионер.
Б ә р е в.
Алмаев — артист.
Вәсилә — студентка.
Композитор.
Кожанлы кеше.
Секретарь кыз — Мусинның техник секретаре.
Шофер.
М а с с а — студент, студенткалар һәм төрле катлау шәһәр кешеләре.
Вакыйга Бөек Ватан сугышы елларында бара.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
1 КАРТИНА
Саматов квартирасы. Иркен зал. Каршы стенадагы балкон ишеге аркылы агач яфраклары саргая башлаган көзге бакча күренә. Сул як стенада ике ишек, аларнын берсе Саматов кабинеты, икенчесе — Сәгыйдә бүлмәсе ишеге. Ике ишек арасында зур көзге. Балкон ишегенең сул ягында — почмакта — пианино. Уң як стенада кухняга һәм коридорга чыга торган ишек. Бу ишеккә якын урында аерым торган кечкенә өстәлдә телефон. Сабира ялгыз, бүлмәдән бүлмәгә кереп, өйне тәртипкә китереп йөри. Балкон ишегенең төреп, күтәреп куелган карамаскировка пәрдәсен төшереп, ут кабыза. Ишектә звонок. Сабира чыга. Шәрәф белән әйләнеп керәләр. Шәрәфнең кулында папка.
Шәрәф (әкренрәк тавыш белән). Закир ага үзе өйдәме?
Сабира. Хәзер кайтыр.
Шәрәф (тавышын күтәреп). Алайса, мин ул кайтканчы чыгып торыйм.
Сабира. Туктагыз, Шәрәф, нигә ашыгасыз?
Шәрәф. Аның белән саубуллашып чыгып китсәм, Сәгыйдә белән саубуллашу өчен яңадан килергә уңайсыз булыр...
Сабира. Саубуллашу!
Шәрәф. Хәер, Кәримә апа белән саубуллашырга да киләсе була икән. Ул да өйдә юк, ахры?
Сабира. Ул хәзер генә кайтты. Ашап утыра.
Шәрәф (тавышын әкренәйтеп). Алайса киттем, Сабира апа, Сәгыйдә кайту белән керермен.
Сабира. Сәгыйдә үзе дә, Шәрәф килсә, көтсен, дигән иде. Шәрәф. Көтәм, Сабира апа, көтәм. Тик өйдә түгел.
Сабира. Ни булды соң сезгә, Шәрәф? Әллә нинди җилкенү бар сездә бүген?
Шәрәф (әкрен тавыш белән). Фронтка китәм.
Сабира. Фронтка?
Шәрәф. Әйе. Ә менә бу папка монда калып торсын, Сәгыйдәгә бирәсе әйбер. (Папканы пианино өстенә куеп, чыгып китә.)
Сабира (ялгыз, борчылып куркынып). Фронтка? (Көзге өстәленнән Сәгыйдәнең портретын алып, аңа озак вакыт сүзсез карап торганнан соң. күз яше аша.) Кызым... бәхетле генә була күр, балам.
Ишектә звонок. Сабира чыга да әйләнеп керә, аның артыннан солдат-шофер кереп, ишек катына баса.
Шофер. Бу дүртенче номерлы квартира бит? Сабира. Әйе. Профессор Саматов квартирасы. Шофер. Миңа Кәримә Юсуповна кирәк иде. Сабира. Сез кайдан? Кем буласыз?
Шофер. Кәримә Юсуповна эшли торган госпитальдән. Шофер.
Сабира. Нәрсә дип әйтим?
Шофер. Мин аны алырга килдем.
Сабира. Кайтып утырганына ничә генә минут булды соң. (Эчке бүлмәгә кереп китә.)
Саматов кайтып керә.
Саматов. Ул кем машинасы анда? (Шоферны күреп.) Сезнекеме? Кәримә Юсуповнаны китердегезме әллә?
Шофер. Киресенчә, мин Кәримә Юсуповнаны алырга килдем.
Аш бүлмәсеннән Кәримә, аның артыннан Сабира чыга.
Саматов. Тагын бер генә минут кайтмый торган булсам, күрми каласым икән үзеңне. Безгә хәзер синең белән кочаклашып күрешергә кирәктер инде? Хәзерге вакытгагы өч көн — өч айга тиңдер ул?
Кәримә (җитди). Хәзер, Закир, шаярмый тор. (Шоферга.) Нәрсә бар?
Шофер. Яна яралылар кайткан. Шуларны кабул итәргә. Начальник бик тиз алып килергә боерды.
Сабира. Рәтләп ашап бетсен, ичмасам. Көтегез әзрәк.
Кәримә. Хәзер чыгармын, барыгыз.
Ш о ф е р китә.
Сабира апа, бельеларымны гына карап бир, зинһар, үзем белән алып китәрмен.
Сабира чыга.
(Закирга.) Я, нихәл?
Саматов (сүзсез аны кочып, үбеп). Сизелерлек ябыгып киткәнсең. Бер яктан, кызганам үзеңне, икейче яктан, кызыгып та куям: рәхәт медикның эше — тотты да эшкә чумды.
Кәримә. Нигә болай хезмәткә хакы булмаган кеше кебек сөйлисең?
Саматов. Беләсең бит: фронтка җибәрмәделәр үземне, биредә дә эш җитәр, диделәр. Эш күп. Ләкин, канәгатьләндерми.
Кәримә. Заводларга беркетелдегез. Кечкенә эш түгел.
Саматов. Ләкин аларга сизелерлек ярдәм күрсәтү өчен һаман шул бернәрсә кирәк.
Кәримә. Ә теге идеяң? Бер көн син миңа бик җанланып сөйләгән идең бит.
Саматов. Әнә шул җитми. Бүген дә шул турыда сүз көрәштереп йөрим. Институт рамкасына сыя торган эш түгел, диләр.
Кәримә. Син башта медикаментлар эшләү мәсьәләсен генә куй. Менә безгә бүгеннән стрептоцид кирәк, сульфидин кирәк.
Тыштан автомобиль чакыру гудогы бирә.
Кәримә (кычкырып). Сабира апа, тиз буласыңмы? (Закирга.) Чыннан да шул турыда җитдирәк һәм тизрәк уйла әле син, Закир.
Саматов. Мин уйлаган производство планында бар ул. Әйтәм ич: сүз көрәштерү бара.
Сабира (кечкенә чемодан тотып чыгып). Булды, Кәримә. Кайтырга тырыш, алай онытылып йөрмә. (Чемоданны бирә.)
Кәримә. Син Сабира апа, биредә бөтенесен үзең кара инде. Балаларны да, Закирйы да. Мин белмим, тагы ничә көннән кайтып китәрмен.
Машина тавышы.
Сабира. Фу, бигрәк сабырсыз машина булды. (Чыгып китә.)
Кәримә (Закирга). Хуш. Син зинһар үзеңне, үзең кара инде. Сугыш вакытында Сабира апаның исеңә төшерүен көтеп тормасаң да ярар. Вакытында ашарга, вакытында ятырга онытма.
Саматов. Үзеңне, үзеңне онытма син. Я, кил. (Үбеп.) Бар. Яралыларны көттермә, әйдә.
Чыгып китәләр. Сабира, аның артыннан Вахит керә.
Сабира. Утырыгыз.
Вахит (бүлмә эчендә күз йөртеп). Үзегез генәме? Кеше керткәннәре юкмы әле сезгә?
Сабира. Кертерләр инде, дип торабыз. Сез кайдан соң үзегез? Күргәнем дә бар кебек.
Вахит. Бардыр. Закир ага белән без күптән таныш. Сирәк булса да, өегезгә дә килгәнем бар.
Саматов керә.
Саматов. Сабира апа, син безгә аш хәзерлә.
Сабира. Хәзер була. (Чыга.)
Вахит. Вакытсыз килдем ахры. Гафу итегез, Закир ага, мин хәзер китәм.
Саматов. Ашыкмагыз. Мин өйдә чак туры килгәч, бик вакытлы инде ул.
Вахит. Телефоныгызга да әллә ни булган.
Саматов. Бозылган шул. Я, нихәлләр бар соң сездә?
Вахит. Шәһәребезгә бик күп галимнәр килә бит.
Саматов. Әйе. Үзебезнең шәһәрдә Фәннәр академиясенең филиалын булдыру турында хыяллана идек хыяллануын. Ләкин академикларның мондый хәлдә күчеп килүе куанычлы хәл түгел.
В а х и т. Филиал турындагы хыял миндә дә бар иде. Ә хәзер... Әнә шул килгән галимнәргә квартира табу артыннан йөрергә туры килә. Сезнең белән дә шул турыда сөйләшим дигән идем. Берәр галимне үз квартирагызга ала алырсызмы икән?
Саматов. Бик рәхәтләнеп. Ләкин безнең квартираларны үзебезнең институттан исәпкә алып куйдылар бит.
Вахит. Алайса, институт белән сөйләшергә кирәк булыр. Ярый, артык вакытыгызны алмыйм.
Саматов. Ашыкмагыз. Я, сезнекеләр нишли, тарихчылар, телчеләр? (Шаярып.) Урман кисәсезме?
Вахит (көлеп). Кисәбез, Закир ага.
Саматов. Галимнәр ни турыда сөйләшә? «Колхозга барып ун чиләк кишер казысаң, бер чиләген үзеңә бирәләр» дигән проблема белән кызыксынучылар сездә дә бармы?
Вахит (көлә). Бар, Закир ага.
Саматов. Әйе. Ә менә галимнәр буларак, үз практикабыз буенча, иҗат көчебез белән фронтка ярдәм итү юлын тиешенчә оештыра алмыйбыз. Менә шуңа күңел урынында түгел. Бер җыелып сөйләшәсеме әллә шул турыда? Обком тирәсендә ничегрәк диләр соң?
Вахит. Обкомда да уйлыйлар моны. Ләкин үзебездән дә конкрет тәкъдимнәр кирәк.
Саматов. Булыр иде ул тәкъдимнәр. Менә бездә, әйтик, институтның үз эчендә генә хәл кылып булмый торган мәсьәләләр бар. Әнә, мисал өчен, бабайны гына алып карарга мөмкин.
Вахит. Академикны әйтәсезме?
Саматов. Әйе, академик Абрикосов. Зур көч. Беләсез, җитди теоретик мәсьәләләр өстендә эшли бит кеше. Ә институтта аңар әйтәләр: бүген дошманның танкларын җимерергә кирәк, диләр. Бар заводка, шул турыда уйла, теоретик мәсьәләләрне куеп торырга да була, диләр.
Вахит. Ә академик үзе?
Ишектә звонок.
Саматов. «Микроскоп белән дә кадак кагарга була» дип җавап бирә.
Сабира (ишекне ачып, акрынрак тавыш белән). Академик Абрикосов килгән.
Саматов (гаҗәпләнеп, урыныннан торып). Абрикосов? Алексей Ефремовичмы? Гомере озын икән әле картның... (Ашыгып каршы алыргa чыга.)
Вахит аяк өсте басып, ишеккә карап тора. Сaматов Абрикосов белән әйләнеп керә.
Саматов. Рәхим итегез. (Абрикосовның эшләпәсе белән таягын алып куя.) Таныш булыгыз: Кәримов Вахит Шакирович.. Әдәбият, тарих институтыннан.
Абрикосов (Вахитка кулын биреп). Күргәнем бар. Җыелышларда бик актив егет. Тел бик җайлы тагылган аның. Исәнмесез. Язучыларга, тарихчыларга эш күптер хәзер? Язып кына өлгер.
Вахит. Эш җитәрлек.
Саматов. Тик Вахит иптәш тә, әдәбиятка, тарихка кагылган эшләргә караганда, күбрәк бәрәңгегә, утынга кагылган эшләр белән вакыт үтә, димәкче була әле.
Абрикосов. Котылгысыз булганда аларыннан да баш тартып булмый торгандыр, әлбәттә.
Саматов. Гафу итегез. Мин бер генә минутка. (Чыга башлый.) Абрикосов. Кая, кая киттегез сез?
Саматов. Мин хәзер. (Чыга.)
Абрикосов. Белеп торам: самовар куярга куша; шул гадәт сезнең халыктан бервакытта да чыгып бетмәс, ахры.
Вахит. Начар гадәт, дисезме?
Абрикосов. Бүгенге көндә кирәге юк.
Саматов керә.
Карагыз аны, Закир Галимович, чәй эчерәм дип хыялланмагыз да, үпкәләмәгез дә. Чәй эчәргә җилмәдем.
Саматов. Зинһар алай димәгез, Алексей Ефремович, гомер эчендә бер дигәндәй килеп, ярыймы соң? Чәй эчү генә түгел, аш ашыйбыз әле.
Абрикосов. Мин киткәч ашарсыз. Озак тормыйм. Вакыты килер, кунак булышырбыз. Шулай бит, тарихчы, ә?
Вахит. Сез хаклы.
Абрикосов. Я, сезнекеләр ничек? Сугыш шартларына карата ничек борылыш ясыйсыз?
Вахит. Дөресен генә әйткәндә, күңел фронтка тарта. Кулга корал тотып сугышасы килә.
Сабира тавышсыз гына кереп, шкафтан нидер эзли. Шул ук вакытта академикның сүзләренә колак сала.
Абрикосов. Җибәрмиләрме?
Вахит. Җибәрмиләр.
Абрикосов. Димәк, шулай кирәк. Боегырга урын юк. Гаскәр кулында иң көчле корал — патриотизм. Тарих, әдәбият — ул коралны үткерли торган инструментлар алар. Тиртей туфындагы легенданы исегезгә төшерегез.
Вахит. Тиртей? Борынгы грек шагыйре. Беләм, хәтеремдә.
Сабира (үз алдына). Тиртәй дидеме? Грек шагыйре Тиртәй... (Чыгып китә.)
Абрикосов. Ә Радищев, Александр Николаевич! Екатерина ничек дигән аның турында?
Вахит, Пугачевтан яман, дигән.
Абрикосов. Менә! Каләм нинди корал! Ә ул сезнең кулда. Байрак итеп күтәрерлек тарихыбыз бар. Ул Толстойлар, Пушкиннар, Белинскийлар, Чернышевскийлар, Павловлар, Менделеевлар, Бутлеровлар... санап бетереп буламыни? Ә соң Тукай?.. Ә бүгенге безнең ил? Шундый илне яклап сугышу, безнең армиядән башка, тарихта кайсы армиягә эләккәне бар? Болар турыдан-туры фронтка бәйләнмәгәнмени? Менә безгә кыенрак.
Вахит. Ә мин нәкъ киресенчә уйлаган идем: сезнең фәнне турыдан-туры производство белән, сугыш техникасы белән бәйләү җиңелрәк тә, эффектлырак та.
Абрикосов. Тирән теоретик мәсьәләләр белән шөгыльләнә торган фән алай гади түгел. Шулай да, практикага күчерү мөмкин түгел дисәк, дөрес булмас. Менә шул турыда, Закир Галимович, сезнең үзегез белән генә сөйләшәсе бар иде.
Вахит. Ярый, мин сезгә уңайсызламыйм, Закир Галимович. Хушыгыз. Ә филиал турында, шулай да мин өметне өзмим әле. (Зур хөрмәт белән күрешеп, чыгып китә.)
Саматов. Тыйнак егет.
Абрикосов. Ипле егет. Шулай да китәргә ымладым. Гафу итегез. Сер саклаудан да түгел. Беләсезме: яшьләр генә олылар алдында уңайсызлана дип уйлыйсызмы сез? Дөрес түгел. Менә үзебез генә калгач, мин үземне бөтенләй иркен хис итәм. (Акрын гына пианино янына утырып, күңелле итеп рус биюе көен уйный башлый.) Саматов. Ни булды сезгә, Алексей Ефремович?
Абрикосов. Сезгә йомышым төште. Шулар өстенә тагын күңелнең канатланып киткән чагы! (Пианинода күңелле тавышлар чыгарып куя.)
Саматов. Нәрсә бар соң, Алексей Ефремович?
Абрикосов (урындыгы белән бергә яшьләрчә җиңеллек белән артына әйләнеп). Мине Москвага чакыралар.
Җитди тынлык урнаша.
Саматов. Москвага? Кайчан?
Абрикосов. Хәзер үк.
Саматов. Куркыныч вакыт.
Абрикосов (кәефле көлеп). Димәк, юкка гына түгел.
Саматов. Кем чакыра?
Абрикосов. Оборона комитетына чакыралар.
Саматов. Аңлашыла.
Абрикосов. Галимнәр нишли, фронтка ничек булышырга уйлыйлар дип сораулары бар. Институт нишли, дисәләр?
Саматов. Сорарлар шул.
Абрикосов. Шуңа күрә дә менә сезнең әлеге — институт янында махсус производство оештыру турындагы фикерегезне ачыграк белеп китим, дигән идем.
Саматов. Гафу итегез, сез ул тәкъдимне ошатмаган идегез.
Абрикосов. Миңа ошамаган эшләр күп булды минем гомеремдә. Ләкин шул миңа ошамаган эшләрнең соңыннан яхшы нәтиҗә бирүләрен күреп, кызарырга туры килгән чаклар да булды. Менә, үзегез үк мисал. Беренче күргән чакларда: «Ай-һай, бу малайдан рәт чыгар микән» дип, шикләнгән чагым да булгандыр. Ә хәзер сезнең белән горурланам. Минем шәкертем — профессор. Химия фәннәре докторы!
Саматов. Яхшы, Алексей Ефремович. Минем тәкъдим, кыска гына итеп әйткәндә, болай: бүгенге шартларда, иптәш Сталин әйткәнчә, бөтенесе дә фронт өчен, бөтенесе дә дошманны җиңү өчен, днп куела икән, безнең институт, промышленность өчен югары квалификацияле белгечләр хәзерләп чыгару өстенә, турыдан-туры сугыш чоры ихтыяҗларын үти торган продукцияләр дә эшләп чыгара ала. Без үзебездә булган кеше көчләре белән институтыбыз каршында махсус производство оештыра алабыз.
Абрикосов. Производство — бик киң мәгънәле сүз бит ул. Нәрсә генә эшләп булыр икән?
Саматов. Дефицитлы медикаментлар эшли алабыз. Противогаз, химический пакет кебек әйберләр. Сахарин, буяулар кебек төрле киң куллану товарлары; кремень, шырпы... Хәтта турыдан-туры фронт өчен кирәк булган кайбер сугыш припасларын да эшли алабыз.
Абрикосов. Институт күләмендә күпме генә эшләп булыр дисез?
Саматов. Сез беләсез: берәр тонналы бомбаларны шартлату өчен, тупас итеп әйткәндә, чирек грамм удар состав җитә. Барыннан да әһәмиятлесе: фәнни эзләнү тәртибендә тапкан яңа ачышларны тормышка ашыруда менә дигән сынау урыны үзебездә була.
Абрикосов (уйланып). Берәр тонналы бомбаны шартлату өчен чирек грамм удар состав җитә. Бик гади истина, һәм тирән мәгънәле. Әйтик, ул чирек грамм удар составның үзен генә шартлатып карасаң — гади пшик килеп чыгар иде... Ягъни, безнең фән үзе дә миллионнар кулындагы техника белән, практика белән кушылганда гына көчле. Алардан башка — пшик, ә? Ярый. Булды. Аңлашылды. Ә оборудование мәсьәләсе?
Саматов. Шәһәребезгә зур-зур заводлар күчеп килә. Теләсә кайсы бирәчәк.
Абрикосов. Ярый. Сезнең бу тәкъдимегезгә кем каршы килә соң? Нәрсә дип каршы киләләр?
Саматов. Директорыбызда мобилизацион настроение: теше-тырнагы белән фронтка китәргә тартышып йөри; партком секретаре китте. Яңасы вакытлы... Җаваплылыкны үз өстенә алырга теләүче юк. Ә җаваплылык зур, билгеле. Дөрес, бу безнең практикада моңарчы булмаган хәл. Институт рамкасына сыймый торган чара. Ләкин бит ул тыныч вакытта шулай. Ә хәзер: зур-зур шәһәрләребез бомбага тотылганда, кешеләребез һәлак булганда, бөтен ил зур куркыныч астында калганда...
Абрикосов. Аңлашылды... Дөрес, институт күләмендә мондый эш торгызу минем үземә дә сәер тоела. Ә сез аңа карамагыз. Хәзердән үк утырыгыз да, идеягезне тормышка ашыру өчен нинди конкрет чаралар кирәк, шуны билгеләп, ачыклап куегыз. Бернигә дә карамагыз. Белмәссең, ошатып куюлары бар. Әзер булырга кирәк. Я, китерегез эшләпәмне, рәхмәт сезгә.
Саматов. Тагын бер генә минут, Алексей Ефремович.
Абрикосов. Рәхим итегез.
Саматов (яшерен һәм серле тавыш белән). Ләкин минем теләк болар белән генә чикләнми, Алексей Ефремович. Махсус производство ачу — институт күләмендә булган бөтен көчләрне — физик көчләрне дә, акыл көчләрен дә тулысынча фронт интересларына хезмәт иттерергә мөмкинлек бирә. Беләсезме мин нәрсә турында хыялланам?
Абрикосов. Әйтегез.
Саматов. Теге вакытта мин тапкан яңа химик матдәне беләсез. Аның нинди көчкә ия булганын да хәтерлисездер.
Абрикосов. Әлбәттә.
Саматов. Әнә шул матдәне дошманга каршы дәһшәтле корал итеп файдалану турында хыялланам мин.
Абрикосов. Моның өчен ул матдә күп күләмдә кирәк булачак.
Саматов. Мин аны күпләп табу проблемасы өстендә баш ватам, һәм инде аңа ирешү мөмкинлекләрен дә күрәм кебек.
Абрикосов. Мавыктыргыч хыял. Барып чыкса, бөтен совет фәне өчен мактаныч булыр иде ул.
Саматов. Иң әһәмиятлесе, дошманны тизрәк җиңәргә ярдәм итәр иде.
Абрикосов. Моның өчен сезгә нинди ярдәм кирәк булыр?
Саматов. Ул проблема өстендә җитди эшли башлау өчен, ия башта, бая әйтелгәнчә, институт каршында махсус производство ачарга кирәк. Аның өстенә бу мәсьәләне аерым бер галимнең шәхси эше итеп түгел, дәүләт эше итеп карарга кирәк. Кайбер икенче специаль- ностьтагы галимнәрнең дә ярдәме кирәк булачак. Николай Агафонович белән сөйләшмәкче булам. Ә сез инде, кирәк булганда консультация бирергә каршы булмассыз. Анысын әйтеп тормыйм.
Абрикосов. Яхшы. Бу идеягез миңа таныш. Я, миңа вакыт.
Саматов. Туктагыз инде, Алексей Ефремович, бергәләп аш ашыйк.
Абрикосов. Рәхмәт, ашыгам.
Саматов. Кайчан китәсез?
Абрикосов. Иртүк очабыз. Академиядән тагын ике кеше. Хушыгыз. (Ашыгып чыга башлый.)
Саматов. Хәерле юл, Алексей Ефремович. Уңышлы сәфәр телим. (Озата чыга.)
Сабира керә.
Сабира (ялгыз). Мин анда, академик алдында оятка калмыйк дип, югын бар итеп, барын бал итеп, дигәндәй, тәмле ашлар хәзерләп йөргән булам тагын. Китеп тә барды.
Сәгыйдә кайтып керә.
Бик вакытлы кайттың. Чишен, кызым, юын.
Сәгыйд ә. Шәрәф килмәдеме?
Сабира. Килде дә китте; син кайткач тагы килермен, диде.
Сәгыйд ә. Көтсә ни булган инде?
Сабира. Кара әле, Сәгыйдә, Тиртәй турындагы легенданы беләсеңме?
Сәгыйдә. Тиртей?
Сабира. Әйе, грек шагыйре.
Сәгыйдә. Исеме таныш. Легендасы хәтеремдә юк. Кайдан ишеттең аны?
Сабира. Академик әйтте. Тегеләре, үзләре белгәч, төпченеп тормадылар.
Сәгыйдә. Ярый, мин сиңа аны китаптан табып әйтермен.
Саматов белән Зайцев керә.
Саматов. Әйдәгез, Николай Агафонович, рәхим итегез.
Зайцев (Сабирага). Исәнмесез, күрше. (Сәгыйдәгә.) Нихәл, кызым.
Сәгыйдә. Исәнмесез.
Сабира. Рәхим итегез, чишенегез.
Зайцев. Юк, рәхмәт. Чишенеп тора торган чак түгел. Менә Закир Галимовичка йомышымны гына әйтәм дә...
Саматов. Бик әйбәт. Минем дә сезгә йомышым бар. Утырыгыз. Сәгыйдә. Әйдә, әни, комачауламыйк.
С ә г ы й д ә үз бүлмәсенә керә, С а б и р а кухня якка чыга.
Саматов. Бер дә керми башладыгыз, күрше.
Зайцев. Вакыты шундый бит.
Саматов. Кәефләр әйбәтме соң?
Зайцев. Бер көйгә. (Утыра.) Менә исемә төшерделәр әле: местком члены бит мин. Былтыр ук сайлап куйган идегез! Председателебел фронтка китте.
Саматов. Җәмәгать эшенә җигелдегез? Бик әйбәт.
Зайцев. Вакыты шундый бит. Кирәк.
Саматов. Бик әйбәт, бигрәк тә сезнең өчен. Югыйсә сезне җәмәгатьчелектән аерым яшәүче итеп күрсәтергә яраталар бит.
Зайцев. Иртәгә безнекеләр Волга буена төшә. Пристаньга, институт өчен баржадан утын бушатырга. Сезгә дә әйтеп чыгыйм дидем.
Саматов. Мәшәкатьләнеп керүегезгә бик рәхмәт. Ләкин анда бара алмам. Бик мөһим эшем бар.
Зайцев. Башка берәр эш кушканнар идемени?
Саматов. Берәү дә кушмады. Үз ихтыярым белән эшли торган эш.
Зайцев. Андые калып торыр инде аның, Закир Галимович, барырга кирәк булыр. Месткомның карары шундый. Директор да шулай дип әйтеп китте. Баржаларны да тотарга ярамый, ди.
Саматов. Беләм. Ләкин миңа ул эшемне кичектерергә ярамый.
Зайцев. Бәлки авырсына торгансыздыр. Курыкмагыз. Мин сезне бригадир итеп җибәрергә тәкъдим иттем.
Саматов. Эш анда түгел. Беләсезме сез, безгә үзебезнең белемебез белән фронтка ныграк булышу юлын табарга кирәк. Менә шул мәсьәләдә мин сезнең үзегезгә бер тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә уйлап торам әле.
Зайцев. Институтның хуҗалык ягын алып бару хәзер тулысы белән безнең үз өстебездә. Кышка хәзерләнергә кирәк. Махсус эшче көчләр кирәк. Студентлар белән яшьрәк укытучылар китеп бетте диярлек. Өлкәнрәк укытучылар составы да студенткалар калды. Институт хуҗалыгы гына түгел, бөтен шәһәр хуҗалыгы эшләре тылда калган кешеләр җилкәсенә төшә.
Саматов. Анысы дөрес. Ләкин безнең өчен ул гына бик аз. Фронт өчен яңадан-яңа, дәһшәтле кораллар уйлап табарга кирәк безгә!
Зайцев (бераз уйланып торып). Ул турыда уйларга хәзер соң түгелме икән, дим мин?
Саматов. Киресенчә, нәкъ вакыты! Әле безнең хәрәкәткә килмәгән көчләр — дөнья. Чирек гасыр гомер эчендә үскән совет фәне — уен түгел ул. Тау-ташларны актара торган, суны утка, төнне көнгә, дошман баскан җирнең туфрагын дарыга әйләндерә торган көч бар безнең фәндә! Шул көчләрне кузгатырга кирәк безгә. Көннән-көн арта барырга тиеш безнең илнең куәте!
Зайцев. Шулай да бит, дошман бугаздан килеп тоткач, дигәндәй, андый эшләргә өлгерә алырбызмы икән?
Саматов (җитди). Начар сүз әйттегез, Николай Агафонович. Дошман каршында кул күтәрергә кирәк, дияргә теләмисездер бит?
Зайцев (урыныннан торып, таягы белән идәнгә шакылдатып). Ни сөйлисез сез? Ни өчен сезне, профессорны баржадан утын бушатырга чакырып йөрим соң мин? Дошманга илебезне бирмәс өчен, кулына корал тотарлык рәте булган бөтен көчләрне фронтка җибәрергә кирәк. Хөкүмәтебез галимнәрне саклап калу өчен аларны фронтка җибәрми икән, моның белән масаймаска, ни кушсалар шуны эшләргә кирәк. Утын бушатырга кушалармы, авылга барып бәрәңге казырга кушалармы, урман кисәргә кушалармы, мин галим дип, сырланып тормаска, эшләргә кирәк.
Саматов. Бик әйбәт. Ләкин болар гына аз, дим мин.
Зайцев. Аз түгел. Шулар өстенә безнең төп эшебез дә бар бит. Кадрлар хәзерләп чыгаруны да туктатмыйбыз. Киресенчә, уку программасын кыскартылган срокларда үтәргә тиешбез.
Саматов. Галимнәр өчен ул гына да аз. Без, галим буларак, үзебезнең иҗатыбыз белән Кызыл Армиянең көчен арттырырга булышырга тиешбез. Безнең төп көчебез шунда күренергә тиеш. Николай Агафонович, мин сезгә икенче бернәрсә тәкъдим итмәкче булам.
Зайцев. Сез миннән әллә нәрсә көтмәгез, Закир Галимович. Мин үзем дә инде үземнән берни дә көтмим.
Саматов. Юк, көтәм әле мин сездән. (Тавышын акрынайтып.) Безнең кафедрада ачылган бер яңа матдә бар. Искиткеч зур көчкә ия. Ләкин аны табу бик кыен. Бер граммын табу да читен. Шуның аркасында, бик зур көчкә ия булса да, аны производствода куллану мөмкинлеге юк. Менә шуны тонналап табу юлын ачарга кирәк. Бу эштә без сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ. Аны күпләп табу өчен кирәк булган аппаратны конструкцияләү өчен, сезнең белем кирәк булачак.
Зайцев. Зинһар андый эшләр белән чуалтмагыз мине. Булган белемемне студентларга бирергә мин бөтен көчем белән тырышам. Көненә уналты сәгать эшләргә кирәк булса, уналты сәгать эшләргә хәзер. Ләкин андый хыяллар белән мавыгу өчен мин карт. Андый эшләрдән тәүбә иткәнемә кырык ел инде минем. Бер тапкыр авызым пешкән, җитәр.
Саматов. Ул бит патша заманында. Ә хәзер сез ялгыз түгел.
Зайцев. Рәхмәт. Тиле яшьлекне яңадан кайтара алмассыз.
Саматов Шулай да мин сезне күздә тотам әле, Николай Агафонович. Әгәр дә менә бу институт каршында производство ачу мәсьәләсе барып чыкса, бу турыда мин сезнең белән чынлабрак сөйләшәчәкмен...
Зайцев. Зинһар ташлагыз юк хыялыгызны. Дәрәҗәгез бар. Эшегез бар. Нигә тагын үз ирегең белән башыңны куркыныч астына тыгарга... Ярый, күрше, хушыгыз. Иртәгә бармый калмассыз дип ышанам. Мондый вакытта башбаштаклык тудыру ярамас.
Саматов. Ярый, Николай Агафонович, хушыгыз. (Зайцевны ишектән озатып, үз кабинетына керә.)
Сабира керә. Аның артыннан Зайцев кире борылып керә.
Зайцев. Кара әле, күрше, Закир Галимовичка, утын эшенә баргач яхшырак итеп ашарга да әзерләргә кирәк иде бит. Мин бу турыда завхоз белән сөйләшеп караган идем дә, аракыдан башка азыгым юк, ди, кеше җибәрсәләр, бер-ике литр московскийны биреп җибәрермен, ди. Нишләрсез икән?
Сабира. Рәхмәт кайгыртуыгызга, Николай Агафонович.
Зайцев. Хушыгыз. (Китә.)
Сабира аны озатып чыга да, Шәрәф белән әйләнеп керә.
Шәрәф. Сәгыйдә кайтты шикелле?
Сәгыйдә үз бүлмәсеннән чыга, кулында калын гына китап.
Сәгыйдә (кулындагы китабын пианино өстенә куеп). Өйдә, өйдә. Шәрәф. Очрата алмый китәмме әллә дип курыктым.
Сәгыйдә. Әйдәгез, керегез монда. (Сәгыйдә бүлмәсенә керәләр.) Сабира (Саматов кабинетының ишеген ачып). Аш өлгерде, Закир.
Саматов (Чыгып). Сабира апа, минем эш киемнәремне табын керт әле, зинһар.
Сабира. Нигә кирәк булды ул?
Саматов. Кирәк була икән ул, Сабира апа.
Сабира. Хәзер алып керәм. (Чыга.)
Саматов (ялгыз). Әйе, мондый вакытта башбаштаклык эшләргә ярамас. (Уйга батып, идән буенча йөри.) «Микроскоп белән дә кадак кагып була»... Шулай да, теге эшне сузмаска иде... Тукта! Обком белән сөйләшеп карыйммы әллә? (Ашыгып телефонны ала, гасабиланып,
трубкага өрә. Рычагын бармагы белән басып карап, аның эшләмәгәнлеген белгәч, ачу белән кире куя.) Эшләми. Әйе телефон да сәгать
шикелле ук кирәк нәрсә иде...
Сабира эш киемнәрен кугәреп керә.
Сабира. Менә...
Саматов (киемне ала, бераз уйланып торганнан соң, кире биреп). Мә әле Сабира апа, кире элеп куеп тор... Ә мин тиз генә обкомга барып кайтыйм. Авыррак һәм файдалырак эш эшләү өчен җиңел эштән азат итүне сораганга гаеп итмәсләр. «Микроскоп белән дә кадак кагарга була» дип әйтим әле мин аларга.
Сабира (киемнәрен алып). Ашарга әзер иде.
Саматов. Кайткач ашармын. (Кызу-кызу киенә башлый.)
Сабира чыга Шәрәф керә.
Шәрәф. Исәнмесез, Закир ага? Китәргә җыенасыз, ахры?
Саматов. Ә нихәл егет, үзегез исән-саумы? Фронтка китәсез дип ишеттем.
Шәрәф. Китәм, Закир ага. Сезнең белән саубуллашырга керүем.
Саматов. Әйе. Китмәгез дип әйтү кыен... Хәерле юл. Яшь дустым. Батыр бул, ләкин башсыз булма. Җиңеп кайт. Сугыштан сон тагын да кирәгрәк булырсың. Кил. (Кочып, битеннән үбә. Көлеп аркасыннан кагып.) Син безнең кияү буласы да егет бугай бит әле?.. (Шәрәф ояла.) Шул шул, кара аны, онытма. Ярый. Миңа Обкомга барып кайтырга кирәк. Хушыгыз!
Шәрәф. Хушыгыз! (Озатып, әйләнеп керә.)
Сабира белән Сәгыйдә — икесе ике ишектәң сәхнәгә керәләр.
Сәгыйдә. Закир абый кая китте ул?
Сабира. Обкомга, диде. Шәрәф, сез тиз китмисезме әле?
Шәрәф (сәгатенә карап). Актыккы минутларым.
Сабира. Минем күршеләргә кереп чыгасым бар иде. Кайтып өлгермәсәм, хуш, улым.
Шәрәф .(аның каршына омтылып, ике кулы белән аның кулларын алып). Хуш, Сабира апа. Исән-сау гына торыгыз. Үзегезне дә, Сәгыйдәне дә, Закир абыйны да саклагыз. Кадерле кешеләр сез минем өчен... Минем өчен генә дә түгел...
Сабира (Шәрәфнең аркасыннан сөеп). Син үзеңне сакла, улым. Хуш. Исән йөреп, сау кайт. Җиңүче булып кайт. (Күз яшен сөртә-сөртә чыгып китә.)
Ш ә р ә ф (уйчан кыяфәттә бераз тын торганнан соң). Алтын кеше сезнең әниегез, Сәгыйдә җаным...
Сәгыйдә. Акыллы...
Шәрәф. Ул, минемчә, юк йомышын бар итеп, юри чыгып китте. Актык минутларыбызда безгә тойгыларыбызны уртаклашырга комачауламас өчен шулай итте.
Сәгыйдә. Акыллы, дим бит.
Шәрәф. Һәм ул сезгә ышана.
Сәгыйдә. Сезгә дә.
Шәрәф (Сәгыйдәгә сүзсез карап торганнан соң, ярсып). Сәгыйдә! Җаным! (Ташланып, кочып ала. Үбешәләр.) Бик озак, бик куркыныч юлга чыгам бит, Сәгыйдә.
Сәгыйдә. Ә син... гафу ит, «сез» дип түгел, «син» дип дәшәсем килә...
Шәрәф. Шулай дәш, «син» булып аерылышыйк.
Сәгыйдә. Ә син курыкма, Шәрәф!
Шәрәф. Курыкмыйм. Ләкин сагынырмын.
Сәгыйдә. Мин сине бервакытта да онытмам, Шәрәф. Кайчанга кадәр йөрсәң дә, нинди генә хәлләргә калсаң да сине үземнеке итеп сөюдән туктамам. Онытма минем бу сүзләремне! Бервакытта да онытма.
Үбешәләр.
Шәрәф (үз-үзен көчләгәндәй, кинәт аерылып). Хуш, Сәгыйдә, җаным. Миңа вакыт... Тукта, тагын нәрсә әйтәсем бар иде соң? Ә, әйе... Мин сиңа үземнең диссертациямне калдырам. Ул инде нигездә эшләнеп беткән. Тик бераз редакциялисе, шомартасы гына калган иде... Менә ул. (Пианино өстеннән үзе калдырып киткән папканы ала.)
Сәгыйдә. Эшләнеп беткән булгач, сиңа аны яклап китәргә дә була иде бит, Шәрәф.
Шәрәф. Вакыты түгел. Темасы да шундый тыныч вакыт темасы. Авыл хуҗалыгына бәйле; ашлама турында.
Сәгыйдә. Амселитра турында дигән идең.
Шәрәф. Әйе, амселитраны бөрчекле итеп эшләү турында. Менә: «О получении гранулированной амселитры методом распыления расплава». Колхозда эшләгән чакта ук туган хыялым. Иген уңышын күтәрүдә минем бу хезмәтемнең практик әһәмияте бик зур булачак, Сәгыйдә. Сакла син аны. Мин аны бөтенләй сиңа тапшырам.
Сәгыйдә. Яхшы. Мин аны синең төсең итеп саклармын, Шәрәф. Шәрәф. Хуш, Сәгыйдә җаным. Я, миңа вакыт.
Үбешәләр.
Сәгыйдә. Озата барырга иде бит. Әни кая булды соң?
Шәрәф. Кирәкми, Сәгыйдә. Хуш. Шушылай әйбәт. Өендә кал. Я, миңа вакыт.
Чыгалар. Сәгыйдә ялгыз әйләнеп керә.
Сәгыйдә сүзсез генә атлап идән буенча йөри. Нишләгәнен белмәгән хәлендә көзге каршына килеп туктала. Көзгегә караган хәлдә бераз вакыт сүзсез торганнан соң, пианино янына утырып, әкрен генә «су буйлап» көен уйный башлый. Сабира кайтып керә. Тавыш чыгармыйча гына кызының артына килеп баса һәм аның уйнаганын карап тора.
Сәгыйдә (көйнең урта бер җирендә уйнавыннан туктап, артына борылып карамыйча гына, гаять тыныч тавыш белән). Әни, мин сиңа теге Тиртей турындагы легенданы таптым бит. (Пианино өстендәге үзе куйган китапны алып.) Менә монда икән ул.
Сабира. Ничек дигән?
Сәгыйдә (анасына йөзе белән әйләнеп). Борынгы Грециядә бер-берсенә буйсынмаган берничә төрле өлкә аерым дәүләт булып яшәгәннәр. Бер заман Спарта һәм Мессен дигән ике өлкә арасында сугыш чыга. Спарталылар, җиңелә башлагач, нишлик икән дип, оракулга, безнеңчә әйтсәк — күрәзәгә баралар. Күрәзә әйтә: сезгә Афина дәүләте бер полководец бирергә тиеш. Шул полководец ярдәме белән сез сугышта җиңеп чыгарсыз, ди. Бу сүз буенча спарталылар Афинага баралар. Ләкин афиналылар спарталыларның өстен чыгуын теләмиләр. Киресенчә, аның көчсезләнеп калуын телиләр. Шул ук вакытта күрәзә әйткәнгә каршы барырга да яхшысынмыйча, күз буяу өчен генә, Спарта гаскәрләренә ярдәмгә, Тиртей исемле бер аксак хәлфәне җибәрәләр.
Сабира. Явызлар икән.
Сәгыйдә. Ләкин Тиртей бик көчле шагыйрь булып чыга. Ул үзенең шигырьләре белән Спарта сугышчыларының патриотик тойгыларын уята. Шуның аркасында спарталылар җиңеп чыгалар'.
Сабира. Мәгънәле ривая икән шул.
Сәгыйдә. Патриотлык тойгысының бөтен кораллардан көчле икәнлеге турында аңлата бу легенда. Ә хәзерге дөньяда иң патриот халык — безнең совет халкы!
Сабира. Әйе. Үз илен безнең кебек сөйгән бүтән халык юктыр.
Сәгыйдә. Әни, минем чаңгы шуганда кия торган костюмым кайда икән?
Сабира. Нигә кирәк ул?
Сәгыйдә. Мин иртәгә Идел буена, баржадан утын бушатырга барам.
Сабира. Сине дә җибәрәләрмени?
Сәгыйдә. Җибәрмиләр. Андый эшләрне мин хәзер үзем оештырырга тиеш. Комсомол оешмасының секретаре булып мин калдым.
ПӘРДӘ.
II КАРТИНА
Мусин кабинеты.
Муепн үзе телефонда сөйләшә, Вахит, аның сөйләшеп бетүен көтеп, өстәл янында утыра.
Мусин (телефонда; тыныч, ләкин бәхәскә юл калдырмый торган нык тавыш белән). Әйе. Башкача мөмкин түгел. Хушыгыз. (Телефон трубкасын куеп, Вахитка.) Дәвам итегез.
Вахит. Ул галимнәр арасында шундый кешеләр бар — исең китәр. Коридорларда яталар, ә үзләре квартира табу турында түгел, эш турында сөйлиләр. Ничек итеп фронтка ярдәм итә алабыз, диләр.
Мусин. Бик табигый. Ләкин сораганнарын көтмәскә, урнаштырырга кирәк.
Вахит. Урнаштырабыз. Ә үзебезнең шәһәр укымышлылары арасында ике төрле катлау бар. Берәүләре хөкүмәт исеменнән нинди авыр эш кушсаң да, сыкранмый эшләргә, нинди ярдәм сорасаң да, авырсынмыйча бирергә әзер торалар. Куш кына син аларга, сора гына. Ә инде кушмасаң, үзләреннән инициатива күрсәтү юк. Икенче берәүләре...
Телефон шалтырый.
Мусин (телефонны алып, Вахитка туктап торырга ишарәли). Исәнмесез. Беләбез, беләбез. Әйе. Сыярга туры килә, иптәш Трофимов. Юк, юк, укуның сыйфатын түбәнәйтергә хакыгыз юк. Беләм. Анысын — ике директор үзара килешерсез инде. Башка чара юк. Тагы өченче мәктәпне кушарга туры килмәсә, бик канәгать булырбыз. Шулай. Хушыгыз. (Трубканы куя.)
Вахит. Икенче берәүләре тынгысыз. Төрле физик эшләрдә эшләүне... уратмыйлар дисәң, дөрес булмас. Авырсынмыйлар. Ләкин канәгатьләнү юк. Эзләнәләр. Яналар. Җитәкчеләренә каршы тавыш күтәрәләр. Обком исемен сагынып телгә алучылар да бар.
Мусин. Госплан каршында фәнни-техник совет оештыру эшен тизләтергә кирәк. Бу турыда конкрет чаралар күрелә. Ләкин без галимнәрнең иҗат эшләрен ничек итеп сугыш чорына җайлаштырып кору мәсьәләсендә һаман начар җитәкчелек итәбез әле. һаман нәрсәдер тәртипкә салынганны, нәрсәдер эзенә төшкәнне көтәбез. Ә дошман көтми.
Вахит. Профессор Саматов та шулай, ди.
Мусин. Аның белән сөйләшкәнегез бармы?
Вахит. Аның ниндидер бик җитди конкрет тәкъдиме бар. Институтның үз эчендә хәл кылып булмый, ди.
М у с и н. Институт рамкасына сыймый торган нәрсә тәкъдим итә ди Ул.
Вахит. Аларның партоешма секретаре, минемчә, тәҗрибәсезрәк кеше. Академикка карата да...
Мусин. Әйе. Ул турыда мин аларга әйттем.
Вахит. Безне дә субботникларга йөртү өчен генә фронтка җибәрми калдырмагансыздыр бит?
Муси н. Нәрсә бу? Субботникка бару хисабына фәнни-тикшеренү эшләрен туктатырга да була, диделәрме әллә сезгә?
В а х и т. Алай дип әйтүче юк та, шулай килеп чыга шул.
М у с и н. Һәр икесенә өлгерергә кирәк. Большевик менә шунда сынала. Иҗат эшләрегезне сугыш шартларына җайлап кору турында нинди конкрет тәкъдимнәрегез бар? Мондый вакытта әзер установка көтеп ятырга гына ярамас. (Телефон шалтырый. Мусин телефон трубкасын ала). Тыңлыйм. Әйе, мин. Ә, исәнмесез, иптәш Галиев. Я, сезнең районда эшләр ничек бара? Нәрсә? Беләм, беләм, икмәк хәзерләмичә булмый. Икесенә дә өлгерергә туры килә. Әйе... Мин дә районнарга чыгам... Өч-дүрт көннән... Юк, сезнең районга түгел... Кирәк, кирәк. Киресенчә, докладларны, лекцияләрне күбәйтә төшәргә кирәк. Булыр, табарбыз... Профессор Афанасьев ни хәлдә? Борис Лукич? Урнаштырдыгыз? Канәгать? Ярый, ярый. Яхшы карагыз. Лекцияләр сөйләвен сорагыз сез анып. Шулай, шулай. Тик ятырга яратмыйлар алар... Я, бетте, ул турыда авыз ачмый торыгыз. Тылда да эш җитәр. Кирәк булса, әйтелер. Хушыгыз. (Телефон трубкасын куя.)
Вахит. Шулай да, иптәш Мусин, тагын бер тапкыр әйтәм, һәм бик чынлап әйтәм: җибәрегез мине фронтка.
М у с и н. Иртәгә фронтка китәм дип, сугыш белемен өйрән; гомер буена институттан беркая да китмим дип, җитәкчелек ит! Менә шул. Бу турыда яңадан авыз ачмыйбыз. (Өстәл календарен актарып) шимбә көнгә шәһәрдәге югары уку йортларының җитәкчеләрен, партоешма секретарьларын — шулар янына галимнәр арасындагы активны да җыеп, киңәшмә үткәрәбез. Бикбулатова янына кереп чыгыгыз. Булышырбыз.
Вахит (иңбашларын җыерып куя). Бу көннәрдә миңа Идел буенда булырга туры килә.
Мусин. Безгә кирәкле кешеләр анда да булыр. Уйлашырсыз. Конкрет тәкъдимнәр белән килергә кирәк. Күбрәк булсын. (Звонок бирә.)
Секретарь кыз керә.
Вахит. Хушыгыз.
Мусин (Вахитка кулын биреп). Хушыгыз. (Вахит китә, Мусин аның чыгып киткәнен көтеп тормыйча ук, секретарь кыз белән сөйләшүгә күчә.) Миңа килгән кеше юкмы анда?
Секретарь. Профессор Саматов сезнең янга керергә сорый.
Мусин. Саматов? Бик әйбәт. Керсен. Ул чыккач, Макаров керер, әйтерсез. Пропаганда бүлеге.
Секретарь. Яхшы. (Чыга.)
Мусин өстәл календарена нидер язып куя.
Саматов (ишекне ачып). Мөмкинме?
Мусин. Рәхим итегез. (Урыныннан торып, Саматовка каршы килә. Кул бирешеп күрешәләр.) Исәнмесез. Утырыгыз.
Саматов. Рәхмәт. (Утыра. Ул гадәттәгедән җитдирәк, кырысрак.)
Мусин (үз урынына утырып). Нихәлләрегез бар, иптәш профессор? Фронтка ничек ярдәм итәбез?
Саматов. Фронтка... Үзем дә шул турыда киңәшергә дип килгән идем шул.
Мусин. Бик әйбәт. Киңәшик.
Саматов (Мусинның ягымлылыгы каршында үзенең йомшарганлыгын сизеп уңайсызлана. Ләкин үз-үзен көчләп кырыс булырга тырыша; ясалма кискенлек белән). Безнең академикның бер сүзе бар: «Микроскоп белән дә кадак кагып була», ди. Сез моңа ничек карыйсыз?
Телефон шалтырый.
Мусин. Гафу итегез. (Телефонда сөйләшә.) Тыңлыйм, исәнмесез. Нәрсә булды алай, Иван Михайлович? Телефон аша әйтә алмыйсыз? Рәхим итегез, килегез. Үз урынымда булам. Яхшы. (Телефонны куя. Звонок кнопкасын баса.)
Секретарь кыз керә.
Профессор Меридиановка пропуск бирергә әйтегез.
С е к р ет а рь. Яхшы. (Чыга.)
Мусин (көлеп). Сезнең аяк җиңел булды, ахрысы, иптәш Саматов. Университет проректоры киләм, ди.
Саматов. Ихтимал, ул да сезгә мин биргән сорауны бирергә тели торгандыр.
Мусин. Ничек дидегез:
— микроскоп белән дә кадак кагарга була, дисезме?
Саматов. Әйе. Ләкин ул файдалы эш булыр идеме; зарарлымы?
Мусин (бераз вакыт уйлап торганнан соң). Ә менә мин ишеттем, дошман оккупациясендәге шәһәрдән китә алмый калган бер галим узынып киткән бер фашист офицерын микроскоп белән сугып, теге дөньяга җибәргән, ди. Шуңа ничек карыйсыз?
Саматов (уйланып). Булуы мөмкин.
Мусин. Сезнеңчә ничек соң: микроскопны күсәк урынына куллану файдалымы, зарарлымы?
Саматов. Андый хәлдә калганда, билгеле...
Телефон шалтырый.
М у с и н. Гафу итегез... (Телефонда сөйләшә.) Тыңлыйм... Обком бу турыда белә. Безнең ризалык белән җибәреләләр... Билгеле, үзегезгә күбрәк эшләргә туры килер... Биш кеше өчен дә эшләрсез... Авылга җибәрергә генә дә унбиш мең кеше кирәк. Ә урман кисәргә? Баржалар бушатырга?.. Иҗат эшегезне дә гадәттәгедән артыграк активЛык белән эшләгез... Алар өстенә өч-дүрт төрле җәмәгать эшләре дә... Субботниклардан да читтә калмагыз — шул сорала бездән бүген! Хушыгыз! (Телефон трубкасын куя.) Шулай. Димәк, нинди хәлдә, нинди шартларда кулланылуына карап хөкем итәргә туры килә.
Саматов. Гафу итегез, Сез нәрсә турында?
Мусин. Микроскоп белән кадак кагу турында сез минем фикеремне сораган идегез.
Саматов. Ә... Әйе. Гафу итегез. Әле сезнең телефонда сөйләшүегезне тыңлап, зиһенем икенчегә китте...
Мусин. Ләкин безнең биредә бүгенге хәлне алып карасак, бүгенге шартлар алай микроскоп белән кадак кагарлык дәрәҗәдә түгел, дияр идем.
Ишек ачыла. Меридианов күренә.
Меридианов (ишектән ярты гәүдәсен тыгып). Гафу итегез.... Шул кадәр ашыгыч, зинһар бүлдерергә рөхсәт итегез.
Мусин. Рәхим итегез.
Меридианов (керә. Ул шактый юан, таза гәүдәле, ләкин гаять җитез —өлгер хәрәкәтле). Китәргә ашыкмагыз, Закир Галимович. Сездән яшерен эш юк. Исәнмесез. Гафу итегез, иптәш Мусин, болай бәреп керүем өчен. Шундый хәл: просто башыма сыймый. Әллә башым кечкенә, әллә мәсьәләсе шундый зур? (Механик рәвештә кесәсеннән «Казбек» папиросы тартмасын чыгарып, башкаларга папирос тәкъдим итә. Башкалар рәхмәт әйтәләр, алмыйлар. Үзе бер папирос алып авызына каба — бу аның һәрвакыт кеше белән очрашканда эшли торган гадәте.)
Мусин (тыныч тавыш белән). Утырыгыз, Иван Михайлович. Нәрсо бар?
Меридианов. Университет йортын алалар.
М у с и н. Кемнәр?
Меридианов. Көнбатыштан күчеп килгән хәрби завод начальствосы. Кулларында безнең университет бинасының планы. Кирәкле документлар. Бары да бар. Хәзердәи бушатуны таләп итәләр. Совнарком дип карадык, Обком дип карадык. Без Дәүләт Оборона Комитеты боерыгына буйсынабыз, диләр... Безнең бинага бит Фәннәр академиясе урнашырга тиеш иде.
Мусин. Минемчә, биредә ниндидер аңлашылмау булган булырга тиеш.
Меридианов. Ул аңлашылмауның безгә бик кыйбатка төшүе мөмкин. Завод кереп урнашса, булган оборудованиедән, андагы лабораторияләрдән нәрсә калыр? Ничә еллар буе җыелган фәнни хәзинә бит!..
Мусин. Москва белән сөйләшербез.
Меридианов. Өч сәгатьтән артык көтә алмыйбыз, диләр. (Сәгатенә карап ала.) Хәзер инде өч сәгать тә түгел... (йөренә.)
Мусин (телефон трубкасын ала). Москваны бирегез.
Саматов (үз алдына). Алай. Менә нинди хәл. Ничек диде әле генә?.. — Иҗат эшеңне дә гадәттәгедән артыграк активлык белән эшлә; алар өстенә өч-дүрт төрле җәмәгать йөкләмәсе дә алып бар, — диде.— Субботниклардан да читтә калма! — Тагы нинди җавап кирәк?
Меридианов (сәгатенә карап). Ике сәгать вакыт...
М у с и н. Москвамы? Алло!
ПӘРДӘ.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
III КАРТИНА
Идел буе. Бөтен киңлеге белән чайкалып яткан көзге Идел һәм аның аръягындагы таулар күренеше фонында, бирге ярга килеп туктаган баржалар күренә. Яр буенда утын әрдәнәләре. Арткы планда баржадан утын бушатучылар: алар, кайсы ияр белән аркаларына күтәреп, кайсылары кочаклап яки җилкәләренә салып утын ташыйлар. Алгы планда Вәсилә ялгыз, биек әрдәнә кырында яткан агачлар өстенә утырган хәлдә, Иделгә карап җырлый.
Вәсилә. Идел бит ул, тирән бит ул
Идел бит ул — киң бит ул, шул.
Идел бит ул — киң бит ул.
Болытлы көн, караңгы төн — Без аерылган көн бит ул.
Сәгыйдә килә.
Сәгыйдә (инглизчә). Oh! Now nicely yon are singingI!
Вәсилә. Куй әле, Сәгыйдә, шул инглизчә сөйләвеңне. Мин бит барыбер җавап бирә алмыйм.
Сәгыйдә. Ә миңа синең җавабың кирәкми. Тизрәк өйрәнеп, аспирантура өчен экзаменнарны биреп бетерергә дә, диссертация язарга тотынырга кирәк.
Вәсилә. Болай тырышсаң, әлбәттә тиз өйрәнерсең.
Сәгыйдә. Я, җырла әле тагы...
Вәсилә (җырлый). Идел дибез, Идел, дибез,
Идел ике икән ул, шул, Идел ике икән ул. Икең ике җирдә булгач, Сагындыра икән ул...
Бигрәк матур җырлыйсың.
Сәгыйдә (Вәсиләгә кушылып көйләгәннән соң). Бигрәк авыр шушы көй. Җырлыйсы да килә үзен, яратмыйм да.
Вәсилә.Нигә аны яратмаска?
Сәгыйдә. Артык төшенке.
Вәсил ә.Күңелләрне бушатып җибәрә ул.
Сәгыйдә. Җырла әле, Вәсилә, Сарманны.
Вәсилә. Сарман, синеңчә, бик күтәренке көйме әллә?
Сәгыйдә. Булмагае.
Вәсилә (җырлый). Сарман буйларында бик күп йөрдем, Сарман суын эчеп туймадым, шул, Сарман суын эчеп туймадым.
Әйтер сүзләремне әйтә алмадым, Тагын күрешербез дип уйладым.
Б ә р е в керә. Күзлектән.
Бәрев (үзен бик эре тотып). Биредә кемнәр эшли, кызлар? Вәсилә. Сезгә кем кирәк?
Бәрев. Белмим әле... Җибәрделәр менә, утын бушатырга дип.
Вәсилә. Кайсы оешмадан?
Бәрев. Анысы сезгә барыбер түгелмени?
Вәсилә. Безгә барыбер. Кушылыгыз. Әнә безнең баржа.
Бәрев. Ә сез кемнәр соң?
Вәсилә. Студентлар.
Бәрев. Студентлар... (Үз алдына.) Әйдә ярар, справка бирсәләр... (Кызларга.) Әнә теге баржа дисезме?
Вәсилә. Әйе. Без дә хәзер шунда барабыз.
Бәрев китә.
Беләсеңме, Сәгыйдә, бу кем?
Сәгыйдә. Белмим.
Вәсилә. Хәзерге көндә әллә кайсы гына бер комитеттамы, союздамы, завхоз булып эшли, ди. Үзе ниндидер бер ашханәгәме, магазингамы кереп эшләү турында хыяллана, ди. Ә үзе ВУЗ да укыган егет.
Сәгыйдә. Я, әйдә, яңа баржадан бушатырга үзебезгә урын сайлый торыйк.
Китәләр. Бер яктан Вахит К ә р и м о в, икенче яктан Саматов белән берничә кеше керәләр.
Саматов. Ягез, бераз ял итеп, тамак ялгап алыйк та, менә бу яңа баржага тотынырбыз. (Утын әрдәнәләре арасыннан рюкзагын алып, утырырга җайлы урын эзли.)
Башкалар да әрдәнәләр арасыннан үзләренең ашамлык сумкаларын, ятьмә капчык, кечкенә чемодан яки камыш корзиналарын алып, ашарга утырышалар.
Вахит. Я, Закир ага, бик имгәтмиме?
Саматов. Безнең эшләр җайлы. Баржадан бушату җиңел. (Идел буйлап ераккарак күрсәтеп.) Әнә тегендә салдан чыгаралар. Ә-нә! Күрәсезме? Багор белән чыгара. Оһо! Нинди юан бүрәнәләрне ничек җиңел йөртә!
Вахит (Саматов күрсәткән якка карап торып). Университет халкы. Ә беләсезме кем ул багор белән эшләүче?
Саматов (карап). Кем дип әйтим соң үзен?
Вахит. Иван Михайлович бит!
Саматов. Меридиановмы?
Вахит. Әйе. Профессор Меридианов. Университетны җылытырга хәзерләнә ул.
Саматов (үз алдына). Университет!.. (Көрсенеп куя.) Әйе... Ай- яй, бүрәнәнең юан башы эләккән икән үзенә. Чакырыйк әле бире. (Кычкыра.) Иван Михайлович!
Вахит (кулларын трубаландырып, авызына куеп кычкыра). Иван Михайлович!!! (Кулын изәп чакыра.)
Ерактан тонык кына булып «хәзер» дигән җавап ишетелә.
Килә. килә. Әмма тынгысыз кеше инде.
Саматов. Бирешә торган түгел. Молодец. Нинди сызганып тотынган.
В а х и т. Без аның белән бик кызык булдык бит әле.
Саматов. Ничек?
Вахит. Үзебездә Фәннәр академиясенең филиалын ачтыру турында ул да хыялланып йөргән икән. Хыялланып кына түгел, университет укымышлылары исеменнән конкрет чараларга да керешкән булганнар. Шул ук вакытта без дә, Мәгариф Халык Комиссариаты исеменнән шул мәсьәләне күтәреп йөрибез. Бер-беребезне белмәгәнбез. Бервакыт очрашып сөйләшәбез...
Профессор Меридианов керә. Эш киемендә. Аягында аучы итекләре.
Меридианов. Сәлам, галимнәргә.
Исәнләшәләр, күрешәләр.
Меридианов (папирос чыгара, тартмасын алып, якындагыларга- тәкъдим итә). Тартасызмы?
В а хит. Рәхмәт, тартмыйм.
Саматов (алып). Рәхмәт. Ай-яй, Иван Михайлович, бик чынлап тотынгансыз сез.
Меридианов. Ә сез үзегез? Махсус киемнәр дә тапкансыз.
Саматов. Миңа грузчик булырга өйрәнеп торасы юк. Ә менә сезгә бик читен түгелме мондый эш?
Вахит. Иван Михайлович сәяхәттә йөреп чыныккан кеше ул.
Меридианов. Анысы дөрес. Заманында Агыйдел, Кама буйларын, Урта Идел районындагы барлык өлкәләрне—һәммәсен җәяү йөреп чыккан кеше бит мин. Аркада һәрвакыт йөк — ике поттан да ким булмагандыр.
Саматов. Анысын арттырасыздыр; ике пот күбрәк булыр.
Меридианов. Исәпләп карагыз: ике кешегә азык. Үзем белән резина көймә дә күтәреп йөрим... Ә китаплар... Алар өстенә тагын, геолог кешене беләсез — төрле җирләрдән алынган ташлар, порода үрнәкләре... һи, ике потка гына бетсә әле.
Саматов. Анысына ышаныйк. Ләкин ул элегрәк булган эш. Хәзер ничегрәк? Сал бүрәнәләре буйсынамы соң?
Меридианов. Һи! Урманнан кисеп алып, җилкәмә күтәреп ташырга булса да сүз әйтмәс идем мин хәзер. Физик көчтә генәмени хикмәт! Мораль яктан күңел күтәрелде, дуслар. Кичәле-бүгенле мин кичергәнне кичерсәгез, мин ишеткәнне ишетсәгез — сезнең дә көчегез икеләтә-өчләтә артачак.
Саматов. Беләм. Бүген сезнең күңелегез күтәренке булу бик куанычлы хәл.
* Меридианов. Шауламый торыгыз.
Вахит (ашамлыкларын ачып салып). Алай булса, килегез якынрак, Иван Михайлович, рәхим итегез, кунагым булыгыз. Сөйләгез зинһар: нәрсә кичердегез? Нәрсә ишеттегез?
Меридианов. Әз генә сабыр итегез. Аулаграк урында сөйләрмен.
Саматов. Ягез алайса, бергә-бергә ашап алыйк.
Меридианов. Рәхмәт, рәхмәт. Үзем дә бутербродсыз йөрмим мин. (Кесәсеннән кәгазьгә төрелгән бутербродлар чыгара.)
Саматов (рюказагын актарып), һуу! Минем монда мул күренә. (Көлеп.) Биредә өйдәгедән яхшырак ашаталар ахрысы. (Ярты литр аракы тартып чыгара.) Һуп! Менә сиңа мә! Московская! Ай, Сабира апай! Нәрсә тыгып җибәргән! Нишләтәбез моны, дуслар?
Меридианов. Московский шешәсенә салган кайнаган су түгелме?
Саматов. Юк. Менә печате дә бозылмаган.
Төркемнән берәү. Печате булса, бозып әрәм итмәгез. Аны ярты кило ак майга алыштырып була.
Саматов. Ак май? Химия күзлегеннән караганда да рациональрак файдалану! Геология ничек ди?
Меридианов. Геология әйтә, ягулыкны ягулык итеп файдалану дөрес, ди! -
Саматов. Дөрес. Ләкин тыныч вакытка карата әйтелгән афоризм. Мәсьәләгә тарихи күзлектән карарга кирәк. Тарих ничек, ди?
Вахит. Тарих әйтә, бу очракта ул ярты литрга химик күзлегеннән түгел, грузчик күзлегеннән карарга кирәк, ди.
Саматов. Алаймы? Грузчик — тек, грузчик! (Күтәренке тавыш белән җырлап.) Әчеме-төчеме! Без эчмәгән кешеме! Эх!.. (Бутылканы гәбенә бәреп ача.) Тотыгыз кружкаларыгызны.
Төркемдә булганнар төрле зурлыкта кружкалар, чынаяклар чыгаралар. Саматов чама белән үлчи-үлчи сала.
Ягез, кем тост әйтә?
Әрдәнәләр арасында артист Алмаев күренә.
Алмаев (төркемне күрмичә). «Коллыкның һәм чын азатлыкның нәрсә икәнен бер кат татып белгән кеше бервакытта да яңадан коллыкка төшмәс!»
Төркем тынып кала. Алмаев кычкырыбрак, күтәренкерәк тон белән кабатлый.
«Коллыкның һәм чын азатлыкның нәрсә икәнен бер кат татып белгән кеше бервакытта да яңадан коллыкка төшмәс!»
Саматов. Дөрес. Кем ул анда?
Алмаев (кулына тоткан кәгазьдән күзен алып). Исәнмесез?
Вахит. Ә, Алмай иптәш! Әйдәгез безнең компаниягә. (Төркемгә.) Таныш булыгыз: артист Алмаев.
Саматов. Нәрсә сез, иптәш Алмаев, тост әйтәсез дисәм, кулыгызда рюмкагыз юк?
Алмаев (көлеп). Ролемне ятлап йөрим, иптәшләр.
Меридианов. Репетиция?
Алмаев. Әйе. Әнә, безнекеләр, репетициягә Идел буена төштеләр. Тамашачының күңелен җылыту гына түгел, театр бинасын җылыту да үз өстебездә.
Саматов. Бармы кружкагыз. Чыгарыгыз!
Алмаев (кесәсеннән җыелмалы стакан чыгарып). Галимнәр тәкъдим иткән тосттан баш тартырга кыюлыгым җитми. Рәхмәт.
Меридианов. Бернинди кыенлык каршында да чигенмичә, теләсә нинди авырлыкны да җиңеп чыга торган совет халкы хөрмәтенә!*
Эчәләр.
Алмаев. Шушындый атаклы кешеләр җыелган икән, әйдәгез безнекеләр янына! Анда күңеллерәк. Кемнәр генә юк анда: халык артистлары, атказанган сәнгать эшлеклеләре! Драматурглар да, шагыйрьләр дә бар. Композитор да шунда. Яңа җырлар туа анда, әйдәгез.
Төркем кузгала. Китәләр. Сәхнәдә Саматов, Меридианов һәм Вахит калалар.
Саматов (китүчеләр артыннан). Тиз әйләнегез, күңел ачарга килмәдек.
Тавышлар. Хәзер! Хәзер!
Саматов. Я, Иван Михайлович, аулак калды шикелле инде. Әйтегез, университет бинасы мәсьәләсе ничек бетте?
Меридианов. Әйе. Кичә мин яңадан туган кебек булдым. Обкомнан Үзәк Комитетка шалтыраткач, бераздан җавап булыр, диделәр. Әнә шул җавап көткән сәгать ярым вакыт эчендә ниләр генә уйламадым, ниләр генә кичермәдем! Уен түгел бит: тегендә, сугыш барган җирләрдә бу бинадан да ким кадерле булмаган бик күп йортлар бөтенләй күккә оча. йортлар гынамы, шәһәрләр! Шундый вакытта, алсалар да гаҗәп түгел төсле. Шул кадәр авыр булды... (Күкрәген күрсәтеп.) Менә монда нәрсәдер нәкъ ут кебек яна... Башым әйләнә башлады... Менә шунда... бер заман Москвадан молния: университет бинасына тимәскә. Тик вакытлы рәвештә Фәннәр академиясен кертеп торырга... Монысына без шат кына инде... Ә телеграмманы кем биргән дисез! Үзе! Иосиф Виссарионович!
Вахит. Но?!
Саматов. Иптәш Сталин үзе? (Җанланып, калкынып китә.)
Меридианов. Берни әйтә алмадым. Күземнән яшьләрем атылып чыкты... Теләсәгез ни әйтегез... Менә, тагы... (Күзләрен сөртеп ала.)
Саматов. Гаҗәеп зур һәм тирән мәгънәле вакыйга бит бу, Иван Михайлович! Бик күп нәрсәләр турында аңлата торган хәбәр бу! Димәк, Иосиф Виссарионович үзе... Юк, болай булгач, безгә болай гыпа ярамый... Без чынлап та субботникка гына килгән галимнәр.
В а х и т. Иван Михайлович, болай булгач, үзебезнең шәһәрдә Академиянең филиалы ачу мәсьәләсе дә көн тәртибеннән төшми.
Меридианов. Киресенчә, без ул мәсьәләне хәл кылуны тизләтү чарасын күрергә тиешбез. Әйе, әйе... Хәзер безнең шәһәр укымышлыла- ры алдында шундый зур һәм ашыгыч хәл кылынырга тиешле проблемалар тора... Ә Академиянең безнең шәһәргә килгән комиссияләре... Алар безгә бик зур ярдәм күрсәтәчәк. Ныграк оешырга кирәк безгә хәзер.
Саматов. Галимнәр үзара гына түгел, завод җитәкчеләре, инженерлар белән берләшеп хәрәкәт итәргә кирәк булачак.
Меридианов. Госплан каршында фәнни техник совет оештырыла.
Вахит. Шимбә көн барыбыз да Обкомда җыелып сөйләшәчәкбез. Менә шунда фән өлкәсендә оештыру эшләре буенча да, һәр галимнен иҗат планы буенча да конкрет тәкъдимнәр белән барырга кирәк.
Саматов. Бар алар, конкрет тәкъдимнәр бар.
Төркем, хор белән җырлап килә. Сәхнәдәгеләр төркем килгән якка карап, сүзсез калалар.
Вахит. Әнә, композитор үзе дирижерлык итә...
Саматов. Ишетелмәгән көй...
Меридианов. Кайнар көннәр тудырган көй бу!
Җыр якынлаша. Төркем җырлый-җырлый сәхнәгә керә.
Җ Ы Р:
1.
Явыз дошман килде Ватанга,
Канга батты газиз тугай ил —
Мәхәббәт һәм дуслык хакына,
Эш сөюче хезмәт халкына
23.
Тик тынычлык тели торган ил.
Яңгырады җирне тетрәтеп,
Көр, батыр тавыш:
— Җиңү безнең якта булыр —
Безнең эш — хак эш!
2.
Дулкынлана, ярсый киң Идел;
Идел кебек безнең туган ил —
Нинди явыз дошман килсә дә,
Нинди авырлыклар күрсә дә,
Җиңелүне белми торган ил,
Яңгырый җирне тетрәтеп,
Көр, батыр тавыш:
— Җиңү безнең якта булыр —
Безнең эш — хак эш!
3.
Ут чәчелә алтын кояштан;
Кояш кебек безнең киң ватан —
Корым-кара болыт килсә дә,
Дөм-караңгы төннәр иңсә дә,
Кояш сүнмәс, тагын атар таң!
Күкри җирне тетрәтеп
Көр, батыр тавыш:
— Җиңү безнең якта булыр —
Безнең эш—хак эш!
Композитор (Саматовларга борылып, шаян тон белән). Ягез, шәп яңгырыймы? Исәнмесез, галимнәр! (Күрешәләр.)
Саматов. Утын гына чыгармыйсыз икән сез бйредә, җыр да чыгарасыз! Шәп.
Вахит. Менә җыр кайда туа! Менә сиңа консерватория, ә? (Меридиановка.) Без Фәннәр академиясенең филиалын ачтыру турында хыялланган кебек, ул үзебездә консерватория булдыру турында хыялланып йөри.
Композитор (кулын селкеп, көрсенеп). Кая инде хәзер ул турыда хыяллану! Менә нишләп китте бит заманалар.
Меридианов. Алай димәгез. Әнә, җырыгызда алай димисез бит... Ягез әле...
Җыр?
Ут чәчелә алтын кояштан:
Кояш кебек безнең киң Ватан —
Корым-кара болыт килсә дә,
Дөм-караңгы төннәр иңсә дә,
Кояш сүнмәс, тагын атар таң!
Күкри җирне тетрәтеп,
Көр, батыр тавыш:
—Җиңү безнең якта булыр —
Безнең эш — хак эш!
Саматов. Ягез, дуслар, ял вакыты бетте!
Таралышалар. Сәхнәдә Саматов бригадасындагы төркем кала.
Әйдәгез, хәзер менә бу баржадан чыгара башлыйбыз. Менә шушында өярбез....
Баржадан утын ташу башлана. Кайсы ияргә салып, кайсы кочаклап, кайсы җилкәсенә күтәреп утын ташучылар сәхнә аркылы узалар. Алар белән бергә Саматов ташын. Баржага таба кире әйләнеп килгәндә, Сәгыйдә белән Вәсиләне очратып, замечание ясый.
Күбрәк күтәргәнсез! Зинһар, чамадан артык күтәрергә тырышмагыз, хатын-кызлар, безгә сезнең имгәнүегез кирәкми.
Сәгыйдә (инглизчә). Well we shall took it into considerationII (Ул телдә ялгыша.)
Саматов (аны төзәтә), «took», түгел «take» дип әйтергә кирәк... Сәгыйдә. Рәхмәт.
Үтеп китәләр. Баржага таба үтүчеләр рәтендә, ялкау гына атлап баручы Б ә р е в күренә.Күп итеп утын күтәргән Саматовны күреп, карап кала.
Бәрев (үз алдына). Менә мондыйларга кул эш бу. Ә безнеи кебек интеллигенция өчен... (башын чайкап үтеп китә).
Саматов (буш килеш кире баржага таба барганда, Бәревне очрата, аның утынны бик аз һәм җайсыз күтәреп килүен күреп, туктата). Бу ни эш бу! Туктагыз! Бу нинди адәм көлкесе!
Бәрев (күтәргән утынын җиргә ташлап, маңгай тирен сөртеп). Ни булган?
Саматов. Эшләргә килгәч, эшләргә кирәк.
Бәрев. Эшлим ич.
Саматов. Бик аз күтәргәнсез.
Бәрев. Ярар. Бар кеше дә сезнең кебек түгел.
Саматов. Миңа ни булган?
Бәрев. Күренеп тора: кара эш кешесе. (Саматовның беләгенә ымлап.) Сезнең монда ун ат көче бар дисәләр дә, ышанырга була.
Саматов. Ә сез кем?
Бәрев. Ә без — интеллигенция. (Бармак очлары белән үз маңгаен чәбәкләп.) Безнең көч менә монда. (Саматовның беләкләренә ымлап.) Моның белән генә эш бетми. (Үз башына ымлап.) Монда хикмәт.
Саматов. Күрәм. (Бәревнең башына бармагы белән тукылдатып.) Сезнең монда ун ат акылы бар дисәләр дә ышанырга була. Тик ул гына җитми...
Бәрев (кәефсезләнеп). Ун ат акылы! Тел нинди! Укыган булсагыз, бәлки үзегездән берәр хикмәтле кеше чыккан булыр иде...
Читтән тавыш. Профессор Саматов!
Саматов. Биредә.
Кожан кигән кеше керә. Кулында метрлы үлчәү.
Кожанлы кеше. Кайда ул — профессор Саматов! Саматов. Мин булам.
Бәрев аптырашта.
Кожанлы кеше. Сезне сорыйлар.
Саматов. Кем ул?
Кожанлы кеше. Әнә үзе.
М у с н н керә.
Саматов, (аңа каршы бара). Иптәш Мусин, исәнмесез? Мусин (кул биреп күрешеп). Исәнмесез, профессор! Саматов. Ничек бирегә килеп чыгарга булдыгыз.
II Яхшы, искә алырбыз, — дияргә тели.
Мусин (шаяртыбрак). Сез килгәнне, нишләп килмәскә! Биредәэш ничек оештырылганны күрәсем килде. Бер уңайдан сезне дә алып кайтып китәм. Әйдәгез.
Саматов. Башлаган эшне төгәлләми ташларга яратмый торган гадәтем бар, иптәш Мусин.
Мусин. Әйе, сезгә башлаган эшегезне төгәлләргә кирәк. Салыгыз иярләрегезне. Китәбез.
Саматов. Нәрсә бар соң, иптәш Мусин?
Мусин (тавышын акрынайтып). Сезне иптәш Сталин телефонга чакыра.
Саматов. Ә? Сталин?
Мусин. Әйе, иптәш Сталин үзе! Хәзер китәбез. Вахит Кәримовны күрмәдегезме? Бу тирәдән еракмы икән?
Саматов (тиз генә аңына килә алмыйча). Ә?.. Вахит?.. Ә ә? Әнә, шушы баржаның теге башында гына алар.
Мусин. Мин аны күреп килим. Тапшырасы эшләр бар. Ә сез барыгыз, машинага утыра торыгыз. Мин хәзер...
Саматов китә башлый.
Иярегезне салырга оныттыгыз. (Китә.)
Саматов китә башлаган җиреннән кире борылып, иярен салып, утыннар өстенә куеп калдыра.
Сәгыйдә (китеп барган Саматовны очратып). Закир абый, сез китәсезмени?
Саматов. Әйе, китәм.
Сәгыйдә. Ә бригадир булып кем кала?
Саматов. Ал бөтенесен үзеңә, Сәгыйдә. Тик кара аны, хатын- кызларга чамадан артык күтәрергә ирек бирмә. Үзеңне дә онытма...
Сәгыйдә. Тыныч бул, Закир абый...
Саматов. Хуш! (Китә.)
Бәрев (үз алдына, тәэсирләнеп, гаҗәпләнеп). Профессор... Аны Сталин телефонга чакыра.
Сәгыйдә (баржага таба кузгала, һаман аптырашта торган Бәревне күреп). Сезгә ни булды?
Бәрев. Чынлап та профессор Саматов булдымы ул?
Сәгыйдә. Нигә гаҗәпкә калдыгыз?
Бәрев. Шул үземе?
Сәгыйдә. Үзе.
Бәрев (Саматов калдырган иярне алып киеп). Әйдәгез, төягез миңа. (Баржага таба йөгереп китә.)
Коллектив кызып эшли.
Җыр яңгырый.
Дулкынлана иркен киң Идел. Идел кебек безнең туган ил — Нинди явыз дошман килсә дә, Нинди авырлыклар күрсә дә, Җиңелүне белми торган ил.
Яңгырый җирне тетрәтеп, Көр-батыр тавыш:
— Җиңү безнең якта булыр, Безнең эш — хак эш!
пәрдә.
(Ахыры киләсе санда)