Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИРӘКЛЕ ӘСӘР

ӘНӘС КАМАЛ

КИРӘКЛЕ ӘСӘР

«Кара урман. Тулган ай юмарт нурларын сибеп көлеп тора. Көянтә-чиләген күтәргән Зөһрә кызны уртага алып йолдызлар бииләр. Куаклар арасыннан чәчәкләр, иелә-сыгыла карап торалар. Шатлык, яктылык, күтәренкелек. Агач күләгәсендә Әхмәт йоклап ята. Ул төшендә елмая... Кинәт тирә-юнь караң-гыланып җил-давыл күтәрелә. Зөһрә кыз белән йолдызлар юк булалар. Сызгырышып-акырышып бер төркем шүрәлеләр үтеп китәләр дә тагы урман тын булып кала...»

Бу фантастик картинада урман, табигать һәм Әхмәт кенә реаль булып күренә. Шүрәлеләр, йолдызларның Зөһрә кыз әйләнәсендә биюләре һәм башка шундый серле күренешләр, ниндидер символика, романтика булып тоела. Әйе, биредә реаль фантастика, анда чынлык белән хыял бергә үрелеп, әкият дөньясы сурәтләнә. Дәрҗия Аппакованың «Тапкыр егет» XXIV исемле пьеса-әкияте шулай башлана. Бу — драманың экспозициясе. Биредә әле образларның характерлары да бирелми, фәкать вакыйга булачак урын гына сурәтләнә. Шулай да драматургның кереше үк, җанлы образларның — Әхмәтнең, Зөһрәнең йолдызлар белән чолганган булуын һәм шүрәлеләрнең караңгылык алып килүләрен, җил-давыл куптаруларын бик ачык характерлый. Сәхнәдә бер авыз сүз әйтелмәс борын, тамашачыны булачак вакыйгалар сферасына алып-керсп китә алу—драматургның осталыгын күрсәтә.

Халык әкиятләре нигезендә, дөреслеккә омтылучы ирекле хыял ята. Халык әкиятләре ничек кенә бер катлы, сәер ситуацияләрдә бирелмәсеннәр, аның нәтиҗәсендә хаклык, кешелекнең өстенлеге, батырлыкның җиңүе сурәтләнә; эшлексезләр, комсызлар, алдакчылар — кара көчләр җиңеләләр, хурлыкка калалар.

Фольклор нигезендә язылган A. С. Пушкин әкиятләре, Крылов мәсәлләре һ. б. бөтен дөньяда тиңдәше булмаган классик әдәбият булып калдылар. Татар халык шагыйре Г. Тукайның «Шүрәле» поэмасы, «Су анасы» һәм башкалар нигезендә опера, симфония, балет язылды. Бу зур формадагы сәнгать, әдәбият яшьләр-балалар әдәбияты секторы басмасы,
үрнәкләре, прогрессив кешелек дөньясы тудырган иң бөек культура хәзинәләренең алтын фондына кереп калачаклар.

Дәрҗия Аппакованың бу әсәре, үзенең идея-эчтәлеге ягыннан, балалар сәхнәсе өчен бик әһәмиятле урын тота.

Биредә хезмәт һәм акыл белән эш итүче кеше образына (Әхмәткә) каршы, табигатьнең караңгы, кыргый көче (Шүрәле), эшлексезлек, комсызлык, наданлык (Шәйхулла, Юныс, Ибраһим, Латыйф байлар, байбикәләр) образлары куела. Тапкырлык, батырлык, дуслык бу кара көчләрне җиңеп чыга. Гаделсезлек һәм җәбер-золым аркасында җирдә урын тапмыйча, айга күтәрелгән гүзәллек образы (Зөһрә кыз)— җиргә төшерелеп, азат ителә.

Биредә драматургның башта Әхмәтне йоклаган хәлдә итеп күрсәтүе дә очраклы түгел. Моның белән язучы халыкның элек наданлык йокысында булуын әйтә, кара урман образында иске дөньяны ала, кояштан яктылык алган ай һәм андагы Зөһрә кыз образы йоклаучыны уятырга тырышалар. Бу символиканы реаль идея итеп аңларга кирәк.

Дәрҗия Аппакова халык фольклорын бик нык өйрәнгән. Бу пьесада: «Шүрәле» әкияте генә түгел, анда: «Алтын балык», «Бай һәм ялчы», «Үги кыз», «Канатлы кәрлә ат», «Тылсымлы ашъяулык», «Ком-сыз патша», «Ай кызы Зөһрә» Һ. б. бик күп төрле халык әкиятләре мотивы чагылган. Дәрҗия Аппакова драматург буларак, үзенең бай фантазиясе аша, боларны оста итеп оештырган, халык мәкальләре, үткен, тапкыр сүзләре, әйтемнәре, такмаклары аша бизәгән. Вакыйгаларны җанландырып, реалистик формада чишкән. Шушы образлар кешене табигатьтәге кыргый көчләрдән өстен итеп күрсәтә; аның искелекне һәм караңгылык дөньясын җиңүен сурәтли. Кеше акылы һәм дөреслек каршында явыз көчләрнең, хорафатның җимерелүен раслый. Хезмәтчел, гадел һәм батыр кешеләрнең генә яңа дөньяда яшәргә хаклы булуын, аларны яклаучы дусларның күплеген ачып сала.
Драматург үткәнне күрсәтү белән генә чикләнмичә, киләчәккә дә күз салган. Ул аны Әхмәтнең энесе Гали образы аша бик ачык характерлый. Гали иске дөньяда яшәгән тапкыр егетләргә караганда да акыллырак, зирәгрәк, үткенрәк. Бу — яңа буынның нинди зур көч булып үсеп килүен аңлату.
Пьесада кечкенә роль бирелгән эт — Акбай образы бар. Ул кешеләрнең дусты, дошманнардан саклаучы һәм ул тамашачыларны мавыктырырлык итеп эшләнгән. Кире образлар — эшлексез байлар нәфрәт уятырлык сыйфатлар белән сурәтләнгәннәр.

Балалар психологиясен яхшы аңлаган педагог һәм балалар язучысы Д. Аппакова, үзенең ягымлы һәм гади теле аша, бу пьесада кешелекнең өстенлеген, кеше җилкәсендә көн күрүче әрәм тамак байларның хайваннардан да түбән, кыргый шүрәледән дә яманрак булуын ачып салды.
Кеше сөймәүче варвар империалистларга, бөтен дөньяда сугыш уты кабызырга маташучыларга каршы прогрессив кешелекнең тынычлыкны яклап көрәшкә күтәрелгән бер вакытта, бу әсәр бик актуаль янгырый. Бу әсәр совет татар балалар әдәбиятында әһәмиятле урын алып тора.

Татар совет әдәбиятына 1935 елларда килгән Д. Аппакова, үз гомерендә балалар әдәбияты өчен берничә әсәр язып калдырды. Алардан «Гөлбануның тарихы», «Шыгырдавыклы башмаклар», «Үлмәс» (курчак театрлары өчен пьеса), «Илдус» (балалар пьесасы), «Гөлчәчәк һәм сандугач», «Урам эте», «Иске чиләкнең башыннан үткәннәре» басылып чыктылар. Ләкин аларның күбесен инде хәзерге көндә табуы кыен. Болар өстенә аның «Бишек җыры», «Салкын чишмә» кебек пьесалары бар. Алар хәзергә басылмаганнар. Татгосиздатның художество әдәбияты секторы бу әдәби мирасны матбугатка чыгару чараларын күрергә тиеш.