Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОМӘР БӘШИРОВНЫҢ САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘРЕ

ИБРАҺИМ ГАЗИ

ГОМӘР БӘШИРОВНЫҢ САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘРЕ

«Намус» романының авторы Го- мәр иптәш Бәширов быел үзенең сайланма әсәрләрен бастырып чыгарды. 229 битле бу җыентыкка Бәшировның 1933—1942 нче елларда язган әсәрләре кертелгән. Шулар эчендә гражданнар сугышының соңгы эпизодларыннан алып язылгач «Сиваш» исемле зур повесть та бар.

Бу повесть, күләме ягыннан булсын, язучының иҗатында тоткан урыны ягыннан булсын, җыентыкка кертелгән әсәрләрнең иң әһәмиятлесе һәм, әйтергә кирәк, Бәшировның «Намус» романына кадәр язылган әсәрләре өчен характерлы якларны тулы чалгыдыра торганы. Әлбәттә, «Сиваш» Бәширов өчен инде үтелгән юл. Аның иҗатына тулы бәя бирергә теләгән кеше хәзер «Сиваш»ка карап кына түгел, бәлки «Намус» романына карап та хөкем итәргә тиеш. Ләкин без Бәширов иптәшнең бөтен иҗатын тикшерүне максат итеп куймыйбыз, бәлки сайланмалар җыентыгына кергән әсәрләрнең берничәсен анализлап, шул анализ процессында кайбер гомуми әдәби мәсьәләләргә тукталмакчы булабыз.

Югарыда әйткәнебезчә, «Сиваш» повесте җыентыктагы әсәрләрнең иң әһәмиятлесе, әдәби яктан да иң эшләнгәне. Шуңа күрә без үзебезнең анализыбызны «Сиваш»тан башлыйбыз. Ясый торган нәтиҗәләребезне дә «Сиваш» материалларына таянып ясаячакбыз.

Шуны әйтергә кирәк, кимчелекләренә дә карамастан, «Сиваш» повесте тулаем алганда укучыда җылы тойгы калдыра. Аның геройларын яратасың, бигрәк тә Әхмәди Вәлитов белән пулемётчы Митричевны. Авыл егете буларак Шәмси дә күңелдә кала. Эшләнеп җиткерелмәгән булсалар да, Данилов белән политрук Исмаев та, Борисов та укучының хәтерендә урын алалар. Иң әһәмиятлесе шунда: илнең төрле почмакларыннан сугыш җыеп китергән бу кешеләр, дошманга нәфрәт уты белән янучы төрле милләт, төрле профессия кешеләре, бер ата балаларыдай, бер-берен яхшы аңлыйлар. Тату туганнардай, дус яшиләр, бер-бере өчен үләргә хәзер торалар. Госпитальдә ятып чыкканнан соң, Әхмәди Вәлитов бүтән частька түгел, ә үз полкына, үз иптәшләре янына кайтырга ашыга: иптәшләр һәм дуслар белән бергә булганда, ут эченә керүе дә ансатрак, дип уйлый ул. Бер сугыштан соң Шәмси вакытлыча югалып торгач, иптәшләре бик борчылалар, аны эзләргә тизрәк кеше җибәрәләр, ә Шәмси исән-сау борылып кайткач, барысы да сөенәләр. Автор үзенең геройларын менә шушындый дуслык, туганлык атмосферасы эчендә күрсәтә белгән, аларның мондый дусларча мөнәсәбәттә булуларына укучының күңелен ышандырырлык итеп тасвирлый белгән.
Әсәрдә нинди генә әдәби кимчелекләр булмасын, аның кеше күңелендә уята торган шушы дуслык, туганлык, иптәшлек тойгылары өчен генә дә, бу әсәрне яхшы әсәр дип, патриотик әсәр дип атарга кирәк.

«Сиваш»ның геройлары барысы да бер уй, бер фикер белән яналар: бу каһәр суккан дошманны тизрәк җиңәсе иде дә, яңадан авылларга, шәһәрләргә кайтып, тыныч хезмәт белән шөгыльләнә башлыйсы иде. Сугыш тынып торган арада алар, җыелышалар да, шушы турыда сөйләшәләр. Данилов Донбасс турында сөйли, үзенең иптәшләрен сугыштан соң Донбасска эшкә чакыра, бүтәннәр үз шәһәрләре, үз авыллары хакында сөйлиләр. Борисов укытучы булырга җыена: гомер буе балалар укытыр идем, ди.

Сугышта да тыныч хезмәт белән хыяллану совет сугышчысы өчен бик характерлы момент: ул профессионал сугышчы түгел, ул хезмәт, иҗат кешесе, ул сугышны сөйми. Әмма инде дошман аның иленә басып керсә, ул үзен аямыйча сугыша. «Сиваш»тагы совет сугышчылары да әнә шундыйлар. Ул заманда аларның әле кораллары да җитешми, өс-башлары да шәптән түгел, шулай да алар Врангельнең Америка, Англия, Франция буржуазиясе биргән корал белән бай коралланган, аларның буржуазиясе биргән киемгә киенгән сатлык гаскәрләрен тар-мар итеп баралар.

Гомәр Бәширов турындагы биографик белешмәдә (китапның ахырына урнаштырылган) «Сиваш» хакында болай диелә: «без «Сиваш» повестенда авыл малае Шәмсинең ничек итеп таза коллектив эчендә җитлегүен, сугыш утында чыныгып камилләшә, революция солдатына әверелә баруын күрәбез». Безнең карашта, киресенчә: «Сиваш» повестенда без Шәмсинең җитлегүен дә, камилләшә баруын да күрмибез, чөнки әсәрдә сурәтләнә торган иң җитлекмәгән образларның берсе нәкъ менә шушы Шәмси. Ул авылдан яңа гына аерылган. Үзе сугыш кырында йөрсә дә, аның уйлары әле һаман авылда йөриләр. «Их! Ничек итептер менә, күз ачып йомган арада, шунда кайтырга иде дә, Киек тавы башыннан торып, җырлап җибәрергә иде, — дип хыяллана ул. — Судан кайтучы кызлар бер аягын баскач, икенчесен атларга онытып, яшь киленнәр сыер савуларын бүлеп, карт-корылар кулларын колакларына куеп тыңласыннар иде. Ишетсеннәр иде дә, җырдан моңланып, җырлаучының тавышын танып, хәйран калсыннар иде. «Энекәем, Шәмси кайткан! Шәмси тавышы бит бу! — дисеннәр иде».

Бик әйбәт. Кичә генә туган-үскән авылыннан китеп, бүген сугыш эчендә йөрүче яшь авыл егетенең шулай уйлавы бик табигый. Сөйгән кызы Нәсимәне сагынуы да, каз өмәләрен оныта алмавы да, очып кына өйгә кайтып килү белән хыяллануы да, — бөтенесе дә Шәмси өчен бик урынлы. Ләкин автор Шәмсинең эчке дөньясын ни өчендер күбрәк авыл белән чикли, егетне аз уйландыра, аңа канат җәеп үсеп китәргә ирек бирми. Авылын искә төшергәндә, сөйгән кызын сагынганда, Шәмси укучының күз алдына чын кеше булып килеп баса: аның яшәвенә ышанасың, аның уйларын, фикерләрен уртаклашасың, ләкин сугыш эпизодларында Шәмси ничектер төссезләнеп, тоныкланып кала.

Гәрчә автор: Шәмси сугышта бик үзгәрде, «азлап-азлап колакка кергән сүзләр, үзе күргәннәр, барысы бергә җыела торгач, күңелне яктырта, тирәнтенрәк төшендерә башладылар», дисә дә, «революциядән соң яңа тормыш башлану Шәмсинең күңеленә бик тирән кереп утырган иде» дисә дә, һәм шундый аңлатмалар белән Шәмси образын тулырак, төгәлрәк итәргә тырышса да, укучының күз алдына, әлеге шушы үзгәргән, үскән, аңлы сугышчыга әйләнгән Шәмсине китереп бастыра алмый. Шуңа күрә булса кирәк, әсәрнең соңгы битләрендә автор Шәмсине сафтан чыккан взвод командиры урынына командир итеп куйгач, укучының күңеле моңа ышана алмый: Шәмси әле бу дәрәҗәгә күтәрелерлек кеше түгел, дип уйлый укучы.
Автор Шәмсигә тиешенчә игътибар итмәгән дисәк, ялгыш булыр иде. Киресенчә, язучы Шәмсине бик хәтәр вакыйгаларда катнаштыра, авыр хәлләргә куя, шушы вакыйгалар ярдәмендә Шәмсинең характерын ачарга бөтен мөмкинлекләр бар кебек. Мәсәлән, Шәмси чиркәү манарасыннан төшеп качкан бер ак офицерны тотуда катнаша. Менә кайда Шәмси үзен күрсәтәчәк, менә кайда образ буларак Шәмси үссп китәчәк, дип көтәсең. Ләкин автор бу вакыйганы тасвир иткәндә тиешле буяуларны таба алмый, вакыйга бик тонык килеп чыга, нәтиҗәдә Шәмси һаман шул бер Шәмси булып кала бнрә. Яисә, икенче бер эпизодны алыйк. Шәмси төнлә белән кырда бер офицерны куып бара. Автор бу вакыйганы бик тырышып эшләгән. «Кызурак! Кызурак! — диде Шәмси. Бөтен көчен жыеп, тагын тилпенеп карады. Ләкин дошман белән ике ара алай җиңел генә якынаймады.
Шәмси, йөгереп барышка сөртенеп, җиргә тезләнде. Аның тез буыннары калтырады, күз алдында әллә ниләр болганды, йөрәге сикереп чыгарлык булып тыпырчына башлады. Дошманны кулдан ычкындыру куркынычы, бөтен өмет- сезлеге белән, аның күз алдына килеп басты. Аркасыннан бозлы су койгандай булды. «Кача бит» диде ул үз-үзенә.

Иң элек капчыгын ташлап калдырды, аннары шинелен. Тешләрен шыкырдатып кысты да, ярсып тагын йөгерергә тотынды. Тез буыннарының калтыравын сизмәскә тырышты, йөрәгенең җилкенеп дөпелдәвең белмәмешкә сабышты, бугазын пешергән кайнар сулышны тоймаска булды». Никадәр сүз! Куып бару әнә шулай бик төпчеп тасвир ителсә дә, (биредә әле картинаның дүрттән бер өлеше генә китерелде), бәлки нәкъ менә шулай артык төпчеп тасвирлау аркасындадыр, бу эпизод укучыда тиешле тәэсирне калдырмый. Әгәр автор бик озын, бик озак итеп тасвирлау урынына кыскарак итеп, ләкин аның каравы шушы вакыйга өчен характерлы буяуларны куерак салып, картинаны җыйнаграк иткән булса, Шәмси образын үстерүдә бу вакыйганың роле бик зур булган булыр иде. Әмма иптәш Бәширов әдәбиятта күп тапкыр кабатлану аркасында кешенең күңеленә тәэсир итми башлаган иске буяулар ярдәмендә (куып барганда йөрәк тыпырчыну, тез буыннары калтырау, җиргә ятып тыңлаулар ярдә-мендә) үзенең максатына ирешә алмаган: Шәмси бу эпизодта да җитәрлек ачылмый.

«Ачылмый» дигән сүзгә без нинди мәгънә салабыз соң? Художество әсәрендә авторның фикере, идеясе укучыга конкрет кешеләр (ягъни әдәби образлар) аркылы җиткерелә. Билгеле, бу образлар конкрет кеше төсенә кертелеп, бу кешенең үзе өчен генә хас конкрет характер белән җанландырылган булырга тиеш. Шәмсигә менә шушы конкретлык һәм аның үзенә генә хас булган характер җитми. Шәмси шәмсичәрәк уйларга, шәмсичәрәк күрергә, шәмсичәрәк шатланырга, сагышланырга тиеш иде. Ә ул аерым шәхес (личность) булудан бигрәк, ягъни Шәмси булудан бигрәк гомуми кеше, шәхессезрәк кеше булып чыккан: аңа шәмсилек җитми, индивидуальлек, конкретлык, аерымлык җитми. «Ачылмаган» дигән сүзгә без менә шундый мәгънә салабыз.

Әдәби әсәрдә чынбарлыктагы тормыш конкрет бер кешенең тормышын сурәтләү аркылы бирелә. Әгәр бу конкрет кешенең, ягъни әсәрдәге геройның тормышы бөтен тулылыгы белән ачылмаган икән, димәк, чынбарлыктагы тормыш та әсәрдә тулы ачылмаган дигән сүз. «Сиваш» повестенда Шәмси бердән-бер образ булса, тормышлары тулырак ачылган бүтән геройлар әсәрдә булмаса, повестьта тормыш чыннан да бик ярлы һәм бик сай күрсәтелгән булыр иде. Әмма «Сиваш» повестенда гражданнар сугышы тормышы шактый тулы итеп бирелгән. Аны тулыландыруга повестьның бүтән образлары ярдәм иткәннәр.

Дистәгә якын образлар арасыннан укучының күзенә ташлана торган, хәтерендә кала торган образ итеп, Әхмәди Вәлитовны күрсәтергә кирәк. Күп сугышларда катнашкан, күпне, күргән бу сугышчы әсәргә килеп керүе белән үк, укучы аны ярата башлый: «Шәмсинең аркасына каты гына килеп бәрелделәр. Ул борылып карады. Окопка, моңа кадәр ротада күренмәгән сакаллы бер кызылармеец килеп төешкән икән.

Сакаллы кеше, ашыкмыйча гына котомкасын салып, аны окоп эченә сөяде, фуражкасын арткарак чигереп кунды, җиңе белән маңгаен сыпырып алды, бик сөеп эшли торган эшенә керешергә җыенгандай, үзенә бер тәм, бер хозурлык белән, брезент подсумкасыннан бер обой-ма патрон чыгарып, аны өргәләде,, җай гына винтовкасын корды да, башка кызылармеецлар белән янәшә торып, ата башлады...»

Менә бу кешене без инде шәхессез кеше, гомуми кеше дип әйтә алмыйбыз. «...Бер обойма Патрон чыгарып аны өргәләде». Менә шушы «өргәләде» үзе генә дә инде Әхмәдине бүтән сугышчылардан аерып куйды. Винтовкасын корыр алдыннан «үзенә бер тәм, бер хозурлык белән» обойманы өргәләп алу (чүп-чар ияреп кермәсен!), Әхмәдинең тәҗрибәле карт сугышчы икәнлеген әллә каян күрсәтеп тора. Чыннан да, Әхмәди Вәлитовны автор үзенчәлекле шактый оригиналь бер кеше итеп бирә алган. Ул батыр сугышчы да, яхшы иптәш тә, политикада да акны карадан аера белә торган кеше. Бүтәннәр дә начар сугышчылар түгел, ләкин Әхмәди, сугышкан чагында, ничектер үзенә бертөрлерәк итеп, әхмәдичәрәк итеп сугыша белә. Ул артиллерия уты астында ятканда да җырлап ята. Бүтән берәү шулай вакытсыз җырлый башласа, урынсыз бер кыланчыклык булып тоелыр иде. Ләкин Әхмәди җырлагач, бу бер дә алай булып тоелмый: бик урынлы, бик табигый булып чыга. Аңа карап, тәҗрибәсез яшь сугышчылар батырая төшәләр, Әхмәди кебек, сугышта салкын канлы, батыр, гайрәтле булырга тырышалар. Әхмәди үзенең яхшы сугышчы булуы белән һич тә масаймый, үзен зурга куймый, мин менә шундый кеше, ә сез әнә ниндиләр дип, бүтәннәргә кимсетеп карамый. Үзенең сугышчан эшләренә ул гади хезмәт итеп кенә карый. Янәсе, шулай эшләргә кирәк иде һәм мин шулай эшләдем. Мондый кече күңеллелеге өчен, укучы аны тагын да яратарак төшә. Бүтән берәү булса, мин кем дип, күкрәген кагып йөрер иде һәм аны гаепләп тә булмас иде, чөнки Әхмәди кебек яхшы, батыр сугышчының бераз мактанырга да хакы бар. Ләкин Әхмәди андый кеше түгел. Петроград эшчеләре җибәргән бүләкләрне өләшкән вакытта, политрук Исмаев: «Кемнән башлыйк?» дип сорагач, сугышчылар Әхмәди Вәлитовны алга чыгаралар. Бүләкләрне алган чагында да ул ничектер әхмәдичәрәк итеп ала.

«...Берьюлы ул кадәр әйбер аласы булгач, үз кулы белән алырга кыймаса да, алып бирсәләр бик шат булачак балалар шикелле, бераз кыюсызланып, элек өч пачка папирос алды. Аннан соң бәйләгән күлмәкне култык астына кыстырды. Бераз икеләнеп, кулын яулыклар салган ящикка сузды.
— Барыбызга да җитәме соң бу, иптәш политрук?
— Җитә, җитә, син анысы өчен кайгырма».

Авылыннан сөенечле хат алгач, Әхмәди, шатлыгын кая куярга белмичә, хатны күтәреп, иптәшләре янына чаба, барлык кешегә күрсәтеп йөри: хатын бала тапкан, понимаешь, иптәш политрук!

Барлык иптәшләре, Әхмәдинең сөенечен уртаклашып, аның белән бергә шатланалар.

Сивашны аркылы чыккан чакта, Вәлитовны дулкын бәреп еккач, «кемдер арттан килеп, аның култык астыннан күтәрә, берсе винтовкасын ала. Дулкыннар шаулавы, су шапырдавы арасында ул Исмаевның ягымлы тавышын ишетә:

— Вәлитов, ни булды сиңа? Әйдә киттек, туган!

Исмаев аның култыгыннан нык итеп тота. Ул аны, ышаныч беләк зур-зур атлап, алга таба алып китә».

Билгеле, бүтән берәр сугышчы шундый авыр хәлдә калса, аны да иптәшләре күтәреп торгызырлар иде. Сугышта бер-береңә ярдәм итешү — закон. Әмма булышу белән булышу арасында аерма бар. Вәлитовка булышканда иптәшләре шулай тиеш булганы әчеп генә түгел, бәлки аны якын күргән өчен, аны яраткан өчен булышалар. Тагын шул кадәресе әһәмиятле: Сугышчыларның Вәлитовны шулай якын итүләре, дус күрүләре, яратулары, китап эчендә генә калмыйча, укучы күңеленә дә күчә: укучы да аны ярата, якын итә башлый. Ә бит әдәби әсәрләрдә икенче төрле хәлләр дә булгалый. Автор үзенең героен мактый: безгә аны яратырга, якын итәргә куша, ә без, ягъни укучылар, авторның героен ярата алмыйбыз. Шәмси образы белән дә менә шундый ук хәл: автор аны яраттырмакчы була, ә без ярата алмыйбыз. Бик яратыр идек, ләкин автор аны укучы яратырлык итеп эшли алмаган.

Ә менә Әхмәдине без яратабыз. Автор аны мактамый да, яраттырырга да тырышмый кебек, ә Әхмәди шундый итеп бирелгән, аны яратмыйча мөмкин түгел.

Политика мәсьәләләрендә дә Әхмәди Вәлитов акны карадан аера белә торган кеше дип, югарыда әйткән идек. Әйе, ул оста сугышчы гына түгел, ә аңлы сугышчы да. Барон Врангель артында Америка, Англия, Франция буржуйлары торганын, аларның Врангельне корал белән, кием-салым, азык-төлек белән тәэмин итүләрен Әхмәди бик яхшы аңлый: «Иллә ерткыч, иллә комсыз да инде бу англичан дигәннәре! Син аны, әйтик, Боз диңгезе буенда дөмбәсләп җибәрәсең, ул, канлы танавын сузып, я Каспий ягыннан, я Афган ягыннан килеп тыкшына. Анда муенын борып ыргытасың, ул сиңа өере белән шпионнар җибәрә, ут төртә, кешеләребезне үтертә, кырык төрле этлекләр эшләргә тотына.
— Нишлисең бит, буржуй, капиталист! Аның да иң азгыны, иң кан эчкече.
— Менә Кырымны гына алыйк. Аннан соң буржуйларга тыкшыныр урын калмый.
— Кырымны алабыз аны!»

Менә шулай фикер йөртә белә ул. Мондый кешенең, Перекопны штурмлау алдыннан политрук Ис- маев янына барып, үзен партиягә алырга соравы укучыга бик табигый булып тоела: әйе, Әхмәди Вәлитов большевиклар сафына алынырга лаеклы кеше, дип уйлый укучы.
Хәзер мондый сорау тууы мөмкин: нигә иптәш Бәширов үзенең бер образы өчен үзенчәлекле сыйфатлар таба алган да, икенче образы өчен бу сыйфатларны таба алмаган? Шәмси образын язу, Әхмәди образын язуга караганда, кыенрак булдымы икәннн? Әйе, кыенрак булган. Чөнки күпне күргән карт солдат Әхмәди образы өчен автор характер тапкан, ә яшь солдат Шәмси өчен характер таба алмаган. Әхмәди образының характеры табылгач, шушы характердан аның барлык бүтән сыйфатлары табигый рәвештә килеп чыкканнар. Характерсыз Шәмси өчен үзенчәлекле сыйфатлар табуы да кыен булган. Образның характеры ачык булса, ул, ягъни образ, әсәрдә үзенә үзе юл сала, үзенең эчке логикасы буенча үсә башлый, һәм авторга шушы логикага ияреп барырга туры килә. Әлбәттә, революция солдаты буларак, Шәмсинең нинди юлдан китәчәге билгеле: ул сугышларда чыныккан совет работнигы булып үсәргә тиеш. Автор аны шул юл белән алып бара да. Ләкин бу юл бик киң, бик гомуми. Бу юлны төрле кеше төрлечәрәк үтте. Менә авыл малае Шәмси шушы авыр, ләкин кешеләрне чы-ныктырган, кешеләрне кеше иткән революцион юлны ничек үтәргә тиеш иде? Шәмсинең, характеры билгеле булмау сәбәпле, иптәш Бәширов бу сорау алдында аптырабрак калган: Шәмси өчен үзенчәлекле буяулар таба алмаган. Нәтиҗәдә Шәмси образы бик зәгыйфь һәм, такта кебек, бик яссы булып килеп чыккан.

Рус сугышчыларыннан пулемётчы Митричев образын күрсәтеп үтик. Дөрес, ул эшләнеп, төгәлләнеп җиткән образ түгел, шулай да укучының күңелендә кала торган шактый үзенчәлекле бер фигура. Автор аны бик алдынгы, бик аңлы сугышчы итәргә тырышмый: ул гади пулемётчы, ләкин үз эшен бик белеп эшли торган кеше. Сугышканда бик азарт белән, бик бирелеп сугыша, — Митричев пулемет белән яткан җирдә дошман бервакытта да уңышлыкка ирешә алмый. Автор моны берничә эпизодта бик яхшы итеп күрсәткән. Әмма укучының күңеле Митричевның болай гына итеп бирелүе белән килешә алмый. Дөрес, ул әйбәт сугышчы, ләкин политик аңлылык ягыннан, мораль сыйфатлары ягыннан Митричев әле бик югары күтәрелә алмаган. Рус сугышчысы образын һәр яктан алдынгы кеше итеп, иптәшләре ара-сында сугыша белүе белән. генә түгел, ә бүтән яклары белән дә үрнәк булырлык күренекле образ итеп биргәндә, тарихи дөреслеккә якынрак булган булыр иде.

Автор әйтер, руслардан анда әле Исмаев, Данилов һәм бүтәннәр бар, дияр, әнә ул кешеләрне мин зур милләтнең җитлеккән аңлы вәкилләре итеп бирдем, дияр. Автор хаклы: гражданнар сугышының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәреп барган рус пролетариатының вәкиле итеп ул шахтер егет Даниловны биргән, рус милләтенең алдынгы кешеләреннән берсе итеп политрук Исмаевны биргән. Ләкин бу кешеләр әдәби образ буларак әле бик зәгыйфьләр. Автор аларга. әсәрдә җитәрлек эш таба алмаган, аларны тиешле вакыйгалар эченә кертеп, шушы вакыйгалар уртасында һәрьяклап күрсәтә алмаган.

Иптәш Бәширов үзенең геройлары катнаша торган вакыйгаларны бик төпчеп язарга ярата. Аның язу манерасы, стиле шундый. Тик болай бик төпчеп тасвирлау кайбер урыннарда тиешле нәтиҗәне бирми. Киресенчә, шушы төпченү аркасында, автор ирешергә теләгән максатына ирешә алмыйча калгалый. Бер урында ул Борисов исемле сугышчының дошманнарга каршы штык белән сугышу картинасын бирә. Ләкин картинаны бик суза, шуның өстенә Борисовка каршы сугышучы дошман солдатларының шушы моменттагы кыяфәтләрен күрсәтми («күзләрен кан баскан ике солдат» дип кенә әйтә), Борисовның да кыяфәтен ачык сурәтләми, кирәксез урында төпчесә дә, кирәк урында буяуларны бик сыек сала, нәтиҗәдә укучы бу хәтәр сугышны тулысы белән күз алдына китерә алмый. Китап бите белән бит ярымга сузылган бу картина кыскарак, конкретрак һәм образлырак итеп сурәтләнгән булса, Борисов укучының, хәтеренә яхшырак кереп калыр иде.
Шулай ук бүтән сугыш картиналарын язганда да конкретлык, ачыклык, төгәллек җитми. Әсәрдә бирелгән сугыш эпизодларын күз алдына китерүе кыен, бу хәл әсәрдән алынырга тиешле тәэсирне тоныкландырмыйча булмый, әлбәттә.

Хәзер табигать күренешләрен ничек тасвирлавы турында берничә сүз әйтик. Бәширов иптәш табигатьне дә бик төпчеп язарга ярата. Безнең карашта табигать күренешләрен шулай бөтен вагы-төяге белән фотографияләп алырга тырышу аркасында, аның әсәрендәге табигать картиналарын күз алдына китерүе бик кыеная. Мәсәлән, китапның 129—130 битләрендәге кояш чыгу картинасын алыйк: «Алдагы юньдә күкнең дала белән кушылгандай булып күренгән урынында, соры болытның түбәнге чите, ерактагы янгын шәүләсен хәтерләтеп, алсулана башлады. Ул торган саен ачыкланды, алсу-кызыл бизәген болытларга җәеп җибәрде; аннан әле таң сорылыгыннан арынып җит-мәгән тын дала өстенә юка шәүлә булып сирпелде. Бераздан кояшның чите күренде. Аның җылысы, сары яктылыгы дала өстенә озын һәм нечкә тоҗымнарын сузды. Алтын тоҗымнар куерды, җир өстен алсу-сары нурга бизәде, озын колоннаның штык очларына кабынды, таушалган битләрне сыйпап узды; күтәрелгән саен куера һәм яктыра төшеп, арттагы сорылыкка таба сузылды. Әле ул тоҗымнарның җылысы юк, алар әле, рәсем елмаюы кебек, җылысыз бизәк кенә иде. Шулай да кояш нуры үзенең күренеше белән үк җылыткандай, төн буенча күтәреп килгән авырлыкны җиңеләйткәндәй тоелды. Башы белән көньякка таба сузылган колоннаның төрле урынында, гүя әле генә йокыларыннан уянган- сыман, киерелгәләргә, күшеккән кулларын угаларга, барган килешкә сиксргәләргә, шаярырга, сөйләшергә тотындылар».

Безнеңчә, бу тасвирлауда кыскартасы урыннар бик күп. Аерым-аерым алганда, кояш чыгу картинасының барлык детальләре дөрес һәм матур бирелгән булсалар да, картинаны тулаем күз алдына китерү бик кыен, чөнки ул артык зур һәм детальләр белән дыңгычлап тутырылган. Иң характерлы берничә моментны гына алып, картинаны бик каты кыскарткан хәлдә, аның укучы күңеленә ясаган тәэсире көчәя төшәр иде.

Әсәрнең теленә тукталыйк. Бәширов халык теленә якын образлы һәм укыр өчен җиңел тел белән яза. Аның кешеләре, бигрәк тә, Әхмәди Вәлитов шикелле, характерлары табылган кешеләре, үзләренә генә хас индивидуаль тел белән сөйләшәләр. Бу хәл образны бик җанландыра һәм үзенчәлекле черталарга баста. Табигать күренешләрен язганда да, драматик вакыйгаларны сурәтләгәндә дә, төрле диалогларны биргәндә дә автор һәрвакыт диярлек кирәкле сүзләрне, кирәкле буяуларны таба белә. Кимчелекләр дә бар. Кызганычка каршы, телдә кимчелекләр шактый күп очрый. Урыны-урыны белән җөмләне бик катлауландырып җибәрү сәбәпле, яисә җөмлә членнары арасындагы пропорцияне бозу сәбәпле, мәгънәне аңлау кыенлашып китә. Кайбер урыннарда хәтта ялгыш җөмләләр, мәгънәне бөтенләй боза торган җөмләләр дә очраштыргалый. Мәсәлән, 141 биттә мондый җөмлә бар: «Акларның уң канаттагы бер взвод чамасы солдаты, төп көчтән алгарак чыгып, курган кырыена ук барып җиткән кызылармеецларның кыю бер төркеме өстенә ташланды». Кемнәр төп көчтән алгарак чыкканнар: ак солдатлармы, кызылармеецлармы?

«Тешләрен кысып, кинәт килеп чыккан бер көч һәм ачу белән прикладын дошманның башына чартлатты» (142 бит). «Башына чартлатты»ны игътибарга алмаганда да, тешләрен кысып килеп чыккан көчкә гаҗәпләнмичә булмый.

«Санап бетергесез чакрымнарны узган, кантарлар арасында, көзге яңгырда, юеш окопларда, туп чокырларында аунаган өс-баш һәм аяк киемнәре тузды, ертылгалап бетте» (111 бит). Бик авыр җөмлә.
««Максимның» менә хәзер дошман йөрәгенә ук булып кадала торган куркыныч тавыш белән кистерә башлаячагына, дошманны камыш урынына аяусыз кыйдыра ала торган шундый көчле машина үз кулында булуына горурланып, җай гына төймәне басты...» (143 бит). Бик буталчык җөмлә.
«Кырыйдагы биек ярыннан — томан эчендә аз гына калкып күренгән теге яктагы соры утрауларга, Перекоп шәһәреннән башлап, кояшның сары нурлары сибелгән көнчыгыш ягына кадәр ул ак томан белән мөлдерәмә тулган» (166—167 битләр). Бусы да шулай ук бик авыр, бик буталчык җөмлә.

Аннары менә мондый типтагы җөмләләрдә бар: «Йөрәге, нидәндер курыккандай, кинәт җилпенеп китте». Күрәсең, автор, «нидәндер курыккандай» сүзләрен өстәгәннән соң, җөмлә көчәя төшә дип уйлагандыр.
«Җилнең көчле төркеме, агачларга бәрелеп, каты шаулатып алды». Нәрсәне шаулатып алды? Аннары «җилнең көчле төркеме» дип сөйләмиләр шикелле. Төркем аерым кисәкләрдән җыела. Җилнең, кисәге булмаган кебек, төркеме дә булмый.

«Данилов, күзенә көтүе белән бөялгән йокыга бирешмәс өчен»... «йокының күзгә көтүе белән килеп бөялүе» дә шулай ук шактый сәер булып ишетелә.

Җыентыкка төрлесе төрле вакытта язылган җиде хикәя кертелгән. «Урман шаулый» исемле хикәядә иптәш Бәширов халык массасы арасындагы талантлы кешеләр турында яза. Ләкин хикәя реаль нигезгә корылмаган, аның герое Фәтхи дә реаль кеше түгел. Автор үзенең герое Фәтхине колхозчы егет дип тәкъдим итә. Әгәр Фәтхи колхозчы егет булса, ул үзенең язылачак көен хезмәт процессыннан, реаль тормыштан эзләр иде, аның бу көе чын тормышны, колхоз тормышын чагылдырыр иде. Ләкин Фәтхи язылуы мөмкин булмаган ниндидер абстракт көй белән хыяллана: ул үзенең көен урман тавышыннан тапмакчы була. «Аңа (ягъни урман тавышына — И. Г.) чал табигать үзенең миллион-миллион еллык озын тормышының бизәкле юлларын үргән, — дип Фәтхи бик «бизәкле» итеп сөйли, — аның көеннән тыелгысыз яшәү дәрте дә, моң да, рәхәт-ләнеп көлү тавышы да ишетелә. Ул җилнең исүе, суның агуы шикелле үк табигый. Аны табигатьнең яшәү көче, яшәүнең билгесе итеп, үзе тудыра. Элекке халык көйләре дә, минемчә, әнә шулай чыкканнар».

Колхозчы егет әнә шундый тел белән сөйләшә.
«— Мин язасы музыка мондый булыр, — дип дәвам итә ул, — бик тирән соры тынлык. Бу тынлык үзенең авырлыгы белән йөз елларны шулай басып яткырган... Соры тынлыкның бер буенда, бик еракта, аның чиксез авырлыгы астыннан сытылып чыккандай тар гына яктылык сирпелә. Ул бик зәгыйфь әле, ул бетәр-бетмәс, сүнәр-сүнмәс кенә яши. Аның белән янәшә акрын, хәлсез бер тавыш сызлана».

Күрәсез, Фәтхи абстракт һәм символик музыка язмакчы була. Колхозчы егетнең Үнундый музыка белән хыяллануы мөмкинме? Безнеңчә, мөмкин түгел. Эш һәм тормыш кешесе булган колхозчы егет көй чыгарса, бу көй, әлбәттә, хезмәт турында, хезмәт сөюче кешеләр турында булган булыр иде. Фәтхи үзенең абстракт уйлары белән реаль кешегә түгел, ә кеше төсенә кертелгән бер фикергә ошаган. Шул сәбәпле автор бу хикәясендә үзенең максатына ирешә алмаган. Әгәр Бәширов иптәш реаль шартлардагы конкрет колхозчыны алган булса, һәм ул колхозчы конкрет бер көй чыгарса, хикбядә шушы вакыйга бик гади генә итеп сөйләп бирелсә, автор үзенең теләгенә ирешкән булыр иде. Андый хикәя укучы өчен дә файдалырак булган булыр иде.

Икенче хикәя — «Әни». Бусы инде реаль кешеләр турында реаль буяулар белән язылган хикәя. Шул ягы белән ул башка хикәяләрдән аерылып тора. Бу хикәядә автор, узган хикәядәге шикелле, үз алдына зур максат куймый. Ул бары тик: «революциягә кадәр ярлы крестьян семьясы менә шулай азап чигеп яши иде», ди, һәм шул азаплы тормышны сурәтләп күрсәтә. «Без ботак җыябыз, — дип яза ул. — Әнинең кулында озын ыргак. Ул ыргакны корыган ботакка эләктерә дә, без аңа икәүләп асылынабыз. Ботак шартлап сынгач, башка төшмәсен дип, читкә тайпылабыз... Мин үзем күтәрәсе бәйләмне киндерә белән беркеттем дә, әнигә булыштым. Ул үзенә иң авыр ботакларны җыйган. Миннән калган чыбык-чабыкны да үзенең бәйләменә сыйдырмакчы булып азаплана...

Аның бәйләменнән бер-ике ботакны үземә алырга сузылгач, ул аларны бирмәде.

— Инде минем эштән чыгуым җиткән, чирлисен чирләгән, син дә гарип булып үсмә. Синең буыннарың, ныгымаган әле, — диде».

Шушы берничә җөмләне уку белән үк без бу аналы-уллы ике бичараның тормышын күз алдына китерәбез. Авыр аларның тормышлары: өс-башлары тетелгән, ашарларына җитми, ягарларына юк. Революциягә кадәр авылда меңнәр һәм меңнәр менә шулай нужа белән сугышып гомер кичерә иде. Аларның күбесе үлгәндә дә үз үлемнәре белән, ягъни табигый үлем белән үлмиләр иде: я ачлыктан үләләр, я, ике авыл арасында адашып, суыктан катып үләләр, я аларны урманда агач басып үтерә, я тагын нәрсә... Бәширов иптәш хикәясендә дә малайның анасы табигый үлем белән үлми. Тирән чокыр аркылы чыккан чакта, аягы таеп китә дә, утын бәйләме белән бергә пычрак эченә чәчрәп барып төшеп, шунда үлә.

Әлбәттә, бу хикәянең максаты бик тар, бик чикләнгән: аңарда шушы караңгы тормыштай чыгарга омтылу күрсәтелми, һич югында бу караңгы тормышка каршы авыр протест та белдерми. Автор үз алдына андый максатны куймаган. Үзе ал-ган рамкаларда ул үзенең теләгенә ирешкән. Ул тик иске авылның бер аяныч күренешен сурәтләп бирү белән чикләнгән.
«Көннәрнең берендә»
шулай ук реаль тормыш хикәясе. Яхшы әдәби тел белән язылган бу хикәядә автор җәмәгать милкенә мөнәсәбәт мәсьәләсен куя. Халык малын әрәм-шәрәм итүче кеше рәхимлек көтә алмый — хикәянең идеясе әнә шул. Хикәянең герое колхоз председателе Нәгыймов, җәмәгать милкенә салкын каравы өчен, партиядән чыгарыла. Иәгыймовның шуннан соңгы уйлары, кичерешләре бик оста итеп язылган. Аның колхоз хуҗалыгын карап йөрүләре, колхоз эшен шулай әйбәт итеп куеп та, партиядән чыгарганда аның бу хезмәтен бөтенләй искә алмаган өчен күңеленнән үпкәләве, кырда йөргәндә очраган колхозчыларның аны тынычландырырга тырышулары, партколлегия утырышы, анда Нәгыймовның үзен тотуы, — боларның бөтенесендә дә оста художник кулы сизелеп тора. Тик бернәрсә укучыны канәгатьләндереп бетерми: Нәгыймов партиядән чыгарылганнан соң, хикәянең агышы ике тармакка бүленеп, төп тармак, ягъни җәмәгать милке мәсьәләсе бер читтәрәк кала, аның урынын икенче тармак ала: бу тармакта Иәгыймовның масайган булуы һәм шушы масайганлык аркасында ялгышуы, ялгышны танырга теләмичә, үзен гаепсез санап йөрүе турында сөйләнелә. Шулай итеп, автор хи-кәяне җәмәгать милке мәсьәләсе белән башлый да, аннары әсәрнең дүрттән өч өлешен масаерга ярамау мәсьәләсенә багышлый. Хикәянең төп фикере соңгы вакыйгалар астында күмелеп кала, укучыларның игътибары төп фикердән читкә алып кителә һәм, шулай итеп, хикәянең идея көче зәгыйфьләнә.

Дүртенче хикәя — «Кунак егет». «Бервакытны, төнлә, язгы юка бозны чытырдатып, капка төбенә ниндидер чана килеп туктады. Кемдер тәрәзә какты. Фәһимәнең атасы Гыйлаҗи, мылтыгын алып, өйалдына чыкты»... Килүчеләр каты яраланган бер кызылармеецны урман каравылчысы Гыйлаҗи йортында калдырып китәләр. Укучы көтә башлый: Гыйлаҗи абзыйның кызы Фәһимә белән яралы егет арасында берәр нәрсә килеп чыгарга тиеш, дип уйлый һәм укучы ялгышмый: чыннан да ике яшь күңел бер-берен ярата башлыйлар. Автор бу урыннарны зур осталык белән тасвир итә. Мәхәббәт мәсьәләсе хикәядә үзәк мәсьәләгә әйләнеп китә. Укучы: автор хәзер бу хәлдән ничек чыгар икән, хикәяне нәрсә белән тәмамлар икән? дип көтә башлый. Менә бервакыт егет, терелеп җитеп, үз частена китеп бара, кыз, «Йомабай киткәнгә бер ай тулгач, яулык почмагына сөеклесе калдырган кечкенә язуны төйнәп, бер көнне таң алдыннан юлга чыга». Җыентыкның ахырындагы биографик белешмәне язган иптәш әйтә: «... бернинди дөнья күрмәгән татар кызының ил өстендә искән революция җилләре тәэсирендә фронтка чыгып китәрлек дәрәҗәгә күтәрелүен күрәбез», ди. Безнеңчә, нәкъ менә дөнья күрмәгән татар кызының шушы дәрәҗәгә күтәрелүен хикәядә без бөтенләй күрмибез. Ә автор кызның күңелендәге бу борылышны, тормышындагы бу үсешне, әлбәттә, күрсәтергә тиеш иде. Шушы борылыш күрсәтелмәү, нигезләнмәү аркасында, хикәянең ахырын аңлавы кыен: кыз, бәлки, егеткә булган мәхәббәткә ияреп кенә киткәндер, аның тормышка карашында һичбер үзгәреш булмагандыр дип уйларга да урын кала.

Мәкаләнең башында әйткән идек инде, Бәширов иптәшнең иҗаты турында, әлбәттә, бу җыентыктагы повесть һәм хикәяләр буенча гына хөкем йөртергә ярамый. Бу әсәрләр язылганнан бирле инде байтак вакыт үтте, автор шушы вакыт эчендә үзенең «Намус» исемле романын язды. Ә бу роман Бәшнров иптәшнең һәрьяктан бик нык үскәнлеген күрсәтте. Үзенең элегрәк язган әсәрләренә тәнкыйть беләнрәк караган булса, аларның композицияләрендә дә, әдәби эшләнешләрендә дә, телләрендә дә төзәтелергә тиешле урыннарын һичшиксез тапкан булыр иде. Кайбер хикәяләрне, бәлки, җыентыкка бөтенләй кертмәгән булыр иде. Шулай итсә, җыентыкның әдәби кыйммәте, тәрбия ягыннан әһәмияте тагын да зуррак булган булыр иде.