Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДЕВОН ФОНТАННАРЫ


ЮЛДА
Кечкенә разъезд булган ул Дистәләп еллар,
Аннан узган бер тимер юл;
Ялкау поездлар Тукталгалап анда-санда Үткәннәр сирәк...
Менә карт пассажир бара Шул хакта сөйләп.
Безнең поезд чаба алга, Мин карап барам:
Бер якта тау, ә бер якта Тип-тигез ялан;
Гүя анда ак тирмәләр Утырган кебек, Нефтебаклар күренәләр Алда тезелеп.
Вышкалар карап калалар Ерак-еракка,
Болытлар бергә агалар Без барган якка.
Без җитәбез яшь калага, Разъезд түгел, бу:
Йортлар, корылышлар өр-яңа — Данлы Урссу. III
Канва булып тимер юллар Кисешкән анда,
Зур составта цистерналар Үтәләр алга, —
Поездлар чабалар каршы — Җир тетрәп кала,
Көчле гудокларның тавышы Кушыла аңа.
Безнең поезд бөркеп парын Туктады менә.
Тукталмады тик уйларым: Туган илемә
III Урссу — станция.
27
Тагын зур байлык артуын Күңелем сизенде, Тойдым хисләрем ярсуын, Җаным сөенде.
Тагын якты балкыр илем! Хыял түгел бу.
Әйе, шушы инде безнең Икенче Баку.
ФАКЕЛЛАР
Баулы шәһәр булып үсеп бара: Тасма кебек асфальт юллары, Көндез-кичен анда утлар яна — Алар тирән девон утлары;
Баеп барган кызыл кояш кебек; Бөдрә ялкын сузып һавага, Тирә-якны яктылыкка күмеп Җәелгәннәр яшел далага.
Бер карасаң алар учак кебек, Мәңге сүнмәс өчен кабынган, Ул — газ яна, гүя сигнал биреп, Шушында, дип, нефть табылган. Беләм, беләм, җирнең йөрәгеннән Ташып чыккан көчле бу сулыш, Тамырланып ерак китәр тиздән, һәр урында табылыр аңа эш;
Юл алыр газ Татарстан буйлап, Көчен, җылысын биреп кешегә, Ул киңәер тагын илне чолгап — Хезмәт итәр Ватан эшенә.
СӘЛИМ БАБАЙ
Вышка куелган Авыл читенә. Туктадык килеп Тауның битенә, Утырдык икәү Яшел чирәмгә; Бабай тотынды Әкият сөйләргә: «Элек бу җирдә Хәзинә булган, Ул чишмә булып Гел бәреп торган, Берәү дә кадерен Белмәгәч аның, . Иңгән арасы Ике зур тауның. Шунлыктан алар Ишелгән, ауган, Байлык шул таулар Астында калган... Күмелә кабергә Үлгәч кешеләр, — Тик һич күмелми
28
Яхшы исемнәр! Бу дөреслекне Кем кагар кире?! Ә алтын җирдә Ятмый билгеле.
Сиртмәле файтун, Яхшы атларда — Парлап җигелгән Аргымакларда, Күп еллар элек Монда килделәр, Шул хәзинәне Эзләп йөрделәр, — Тикшереп озак Алар бу җирне, Берни тапмыйча Киттеләр кире...
Ә хәзер менә Безнең кешеләр Килделәр бире: Көн-төн эшлиләр. Әкиятләрдәге Батырлар кебек Яшел яланда Утларын тезеп, Ягалар алар Җирнең ялкынын, — Табалар алар Илнең алтынын.
Сталин үзе Әйткән аларга, Татарстаннан Нефть табарга. Ул әйткәч теләк Үтәлми калмый! Бу хакта инде Бар кеше аңлый. Ул әйтсә — таулар Урыныннан күчә, Дымсыз чүлләрдә Чәчәкләр үсә. Ул әйтсә — халкы Бар эштә җиңә, Аның сүзләре Дәрт бирә илгә»
Сәлим бабайның Сүзләрен тыңлыйм, Үзем эчемнән Тын гына уйлыйм: Нигә соң әле Әкияттән алай Бик тиз тормышка Күчте, дим, бабай? Башлады сүзен Таулар хакында,
29
Байлык ятканын Алар астында; Сталин исемен Әйтүгә кинәт, Китте йөрәктән Шатлыгын сөйләп. Әкият тә бетте, Без дә тын калдык. Икебез дә моның Серен аңладык: Безнең бу заман Шундый, шундый шәп, — һич аермасыз Чын белән әкият.
ОПЕРАТОР
\
Оператор Зәйнәп иртән Тагын сменага килгән — Вахтада тора.
Ягымлы, шат, ачык йөзле, Өздереп әйтә һәр сүзне, Елмаеп кына.
Скважина тирәсен Матурлаган ул, күрәмсең, НИНДИ биЗӘГӘН:
Эш урыны булса да анда, Гөл үстерү клумбада Артык димәгән.
Башлап кыргыч будкасыннан Трапкача юл салынган, Таш кырыйлары, һәр эштә булдыклы, уңган Шушы кыз цементлап куйган, Тигезләп аны.
Тулмаган әле бер ел да, Бригадир булган ул кырда, Үз колхозында.
Көзен курсларда укып, Аннан оператор булып Урнашкан монда.
Фонтан арматурасы ак, Капитан мостигысымак Тора күренеп.
Зәйнәп менгән дә трапка Горур баскан, нәкъ корабта Капитан кебек.
Ул сөйли — сүз рәтен белә, Гади итеп әйтеп бирә— Җавабы кыска:
«Кул куйдым тынычлык өчен, Теләгем — илемнең көчен Ишәйтү постта.
30
Фонтан тигез сулыш ала, Тоям нефтьнең трубада Агып килешен — Гүя тамырдан кан бәрә, Ул миңа гел хәтерләтә Йөрәк тибешен».
Шулай ди ул. Әйе, сизгер, Беләм, аңа бернинди сер Ачылмый калмас.
Егетләр дә уфтануын, Аңа карап соклануын Яшерә алмас!..
Девон факеллары төсле, Зәйнәпнең дә дәрте көчле, йөрәге ялкын.
Девон алтынынIV чыгара, Буйсына зур фонтан аңа, Ул үзе алтын!
Ул тынычлык вахтасына Баскан, үз эшенең шунда Зурлыгын күреп, Күтәрелгән дә трапка Горур тора, нәкъ корабта Капитан кебек.
ТАҢ
Күтәрелә томан, тирә-як тынлыкта: Җәелеп ята чыкка күмелеп тыныч кырлар, Зәңгәрләнә таулар, урманнар, болыннар, Асфальт юллар кисешкәннәр калкулыкта. Күктәге ай, җирдә янган факеллар да Юл биргәндәй алсуланып аткан таңга, Яктылыгын җуеп һаман сүреләләр. Яңа йортлар инде ачык күренәләр. Карабодай кыры әнә чәчәк аткан — Хуш ис аңкып тора монда тирә-яктан. Оча кошлар рәхәт табып матур җәйдән, Күк читендә ак болытлар канат җәйгән... Сокланырлык матур икән Баулы җире: Асты нефть икән, өсте вышкага бай, Горур басып тезелгәннәр алар бире, Биеклектә бер-береннән узышкандай.
Менә, көмеш төскә кереп яктылыктан, Вышка тора җәеп тимер тросларын, Бер-бер артлы төшә трубалар блоктан, Корыч тавышлары каплый тирә-ягын. Бер ягында зур насослар тора аның, Цемент капчыклары инде бушап калган — / Төгәлләнә димәк.
Менә тиздән тагын
Яңа җиңү —
Сафка баса яңа фонтан.
IV Девон алтыны — нефть мәгънәсендә.

Вурилщиклар эшли монда көн-төн һаман, Цементлыйлар җир куенына төшкән юлны. Фонтан хәзер булган кырык көнгә алдан, Эшкә җиккәч бораулауда турбобурны... Мин таныштым күреп нефть эшчеләрен, Без сөйләштек күптән якын дуслар кебек. Туган илем, батыр синең кешеләрең Эшкә башлый җиңәчәген алдан белеп. Туган илем, үзеңдәй киң синең даның, Шаулап тора гигантларың, домналарың, Җирең тулы нефть, күмер, алтын синең, Кырларыңда миллионлаган тонна иген... Җирне нурга күмеп әнә кояш чыга, Җиңү белән бергә туа тагын бер таң. Нинди шатлык — яшәү, нинди матур дөнья, Бөек хезмәт, синдә иҗат, синдә илһам!
БАУЛЫ
(җыр)
Туя алмассың сокланып Безнең Баулыга: Күңелгә дәрт, җанга азык Монда табыла.
Эх, Баулы, Баулы, Баулы, Баулы яклары данлы. Урамнары бик киң аның, Киң күңеледәй баулыларның, Килсәң күрше авылга Керми китмә Баулыга.
Дулкынлана иген җилгә, Алтын җиребез, Матур сайлыйсыгыз килсә Безгә килегез.
Эх, Баулы таулары, Урманы, тугайлары, Сузылган асфальт юллары, Уңган кызлары, уллары, Чишмә сулары тәмле, Якты кичләре ямьле.
Электр утлары балкый — Баулы яктыра, Гөл-чәчәкләр исе аңкый Болында, кырда.
Эх, Баулы каласы, Хәтфә икән даласы, Вышкалар төзелгән анда, Девон факеллары яна — Тау буйларында ялкын, Тау асларында алтын.

3