БӨЕК РУС ХУДОЖНИГЫ ИСААК ИЛЬИЧ ЛЕВИТАН
СӘГАДӘТ ИШМОРАТОВ
БӨЕК РУС ХУДОЖНИГЫ ИСААК ИЛЬИЧ ЛЕВИТАН
Рус пейзаж сәнгатенең талантлы художнигы Исаак Ильич Левитанның үлүенә 50 ел тулды. Илебез үзенең талантлы улын тирән хөрмәт белән искә ала.
И. И. Левитан 1861 елда, Россиянең көнбатышында Вержболоводан ерак түгел Кибарты исемле бер урында, тимер юл хезмәткәре семьясында туа. Патша Россиясендә, еврейләрне эзәрлекләү политикасы уздырылган бер чорда, болай да фәкыйрь яшәгад Левитаннар семьясы бик күп бәхетсезлекләр күрә. Левитан яшьтән үк ятим кала, аның атасы да, анасы да үләләр. Шулай итеп аның сабыйлык вакыты ятимлектә, үсмер һәм егет чаклары авыр фәкыйрьлектә, караңгы тормышта үтә. И. И. Левитан бала вакытыннан ук табигатьне сөя, бөтен йөрәге белән табигатькә бирелә. Яз, җәй айларында ул иртәдән кичкә кадәр ур-маннарда, бакчаларда йөри, табигатьнең гүзәл күренешләренә, аның үзгәрешләренә, кояш чыгышы һәм кояш батышы вакытларын моңланып күзәтеп торырга ярата...
Кечкенә Левитанның күкрәгендә табигать турында живопись теле белән җырларга теләүче ялкынлы
Рус сәнгате алдына яңа, ирекле, бәйсез (элекке художество академиясенең иске кануннарыннан азат ителгән) милли сәнгать тудыру бурычы килеп баса, ә художниклар алдына тормышны һәр яктан өйрәнеп, халык теләкләренә җавап бирерлек, идеясе халыкка аңлаешлы һәм тәрбия бирерлек, чорның җитешсез якларын тәнкыйть күзлегеннән күрсәтә торган тирән идеяле әсәрләр тудыру бурычы куела.
Пейзажда бу идеянең түзәл чагылышын без патриот художник И. И. Шишкин картиналарында ачык күрәбез. Рус реалистик пейзаж сәнгате, И. И. Шишкин әсәрләрендә чын гражданлык хокукын алып, үзенең гаҗәеп уңышларына ирешә.
И. И. Левитан «Передвижниклар» ның иң яхшы якларын, аларның реалистик сәнгатьтә тоткан юлларын тирәнтен өйрәнә, үзләштерә һәм идея-художество сыйфаты ягыннан тагын да көчлерәк, халыкчан әсәрләр иҗат итә, художник йөрәге тибә башлый. Ул пейзаж язучы художник булу турында хыяллана һәм 1873 елда 12 яшьлек Левитан Москва живопись училищесына укырга керә.
70 нче еллар — И. И. Левитан укыган еллар — рус реалистик сәнгате үсешендә аерым әһәмиятле бер чор. Бу чорда — революцион-демократлар В. Г. Белинский, Н. А. Добролюбов, Н. Г. Чернышевскийларның көчле йогынтысы астында рус реалистик сәнгатендә һәм сынлы сәнгатендә дә демократик карашлар көчәя. 63 — 70 нче елларда мәшһүр «Передвижниклар» хәрәкәте бик киң җәелә. «Передвижниклар» плеядасына атаклы рус художниклары В. Г. Перов, И. М. Прянишников, В. Е. Маковский, А. К. Саврасовлар кушыла һәм алар озак еллар буенча Москва художество училищесының профессорлары—педагоглары булалар.
Училищеда чакта Левитан В. Г. Перов, И. М. Прянишников, В. Е. Маковский кебек атаклы художниклардан тырышып өйрәнә, ләкин аның төп педагогы — Алексей Кондратьевич Саврасов була.
А. К. Саврасов Левитанның эшләренә аерым әһәмият бирә, Левитанны чын реалистик художник итеп тәрбияли, табигатькә дөрес караучы һәм табигать поэзиясенең иң нечкә моңнарын оста чагылдыра белүче итеп үстерә. Моның белән генә чикләнмичә, Левитан русның алдынгы живопись художникларыннан саналган В. Д. Поленов җитәкчелегендә үзенең белемен төгәлләндерүне һәм осталыгын камилләштерүне дәвам иттерә. 1877 елда ул Художество училищесы студентлары эшләреннән төзелгән күргәзмәдә катнаша һәм игътибар казана. Аның турында матбугатта да язалар.
1879 елда Левитанның «Көзге көн. Сокольники» исемле, майлы буяу белән башкарылган пейзажы күргәзмәгә куела. Сәнгать әсәрләренә дөрес бәя бирә белүче П. М. Третьяков 18 яшьлек Левитанның бу беренче зур әсәрендә талантлы художник кулын күреп, картинаны үзенең галлереясенә ала. Бу хәл яшь Левитанның рухын күтәрә һәм ул 1881 елда «Урман юлы» исемле атаклы пейзажын эшли һәм күп кенә этюдлар башкара.
Левитанның материаль кысынкылыгы ижат эше өчен ераграк җирләргә китәргә мөмкинлекләр бирми һәм гомумән бу хәл аңа бик нык комачаулык ясый. Яшь талантның бу хәлен училище профессорлары һәм аның иптәшләре яхшы беләләр. Менә училище 1881 елны Левитанга ярдәм күрсәтеп, аңа бөек Волга образы өстендә эшләү өчен Волгага китәргә тәкъдим итә. Левитан шатланып риза була. Ләкин апасының туберкулёз авыруы, аны Волгага китүдән туктатып кала. Апасы бераз терелә башлагач, Москвадан ерак булмаган Останкинога бара һәм андагы табигатьне күзәтеп, иҗади эшкә керешә. Левитанның бу елларда язылган пейзажларында табигатьтәге яшерен җанлылыкмы, аның «йөрәк тибүен», тын алуын-сулышын әйтергә омтылу ачык сизелә. Ул табигатьтәге шатлык тойгысын, моңлылыкны, үзенә бертөрле уйчан-кайгылы тойгыны әйтеп бирә торган лирик полотнолар тудыра. Аның яшь вакыттарак язылган «Көзге көн. Сокольники» пейзажында ук бу омты-лышның уңышлы хәл ителүе күренә. Бу әсәрендә художник табигатьтәге көзге көн торышын күрсәтү беләк генә канәгатьләнми, әсәр үзенең эчтәлеге белән тирәнрәк мәгънәне аңлата. Биредә Сокольники аллеясыннан атлап баручы кара киемле ялгыз хатын фигурасы әйләнә-тирәдәге көзге пейзаж белән, бергә кушылып, аны көчәйтеп, ялгызлык, иксез-чиксез борчылу һәм күңелсезлек тойгыларын тагын да тирәнрәк итеп тасвирлый.
1881 —82 елларда Левитан үзенең рәсем һәм этюдлары өчен ике көмеш медаль белән бүләкләнә. 1883 елда художник үзенең мәшһүр «Басуда кич белән» исемле картинасын тәмамлый.
И. И. Левитан атаклы рус язучысы Антон Павлович Чехов белән бик якын дус була. Чехов Левитанның шәхси тормышында да, иҗат эшендә дә зур мораль ярдәм күрсәтүче һәм художникның авыр, кайгылы көннәрендә чын дуслык, якын иптәшлек мөнәсәбәте күрсәтүче була. Ул Левитанның соңгы көннәренә кадәр аның иң якын дусты булып кала.
1886 елда Исаак Ильич Кырымга китә. Кырымның саф һавасы, кояшка бай табигате, зәңгәр күге художникка кояш яктысын, көньяк һавасын чагылдырырга мөмкинлек бирә. Левитан Кырымда «Ялта урамында», «Кырым тауларында» кебек бик күп этюдлар яза. Кырым этюдлары да художникның үткен күзле, талантлы пейзажчы икәнлеген ачык күрсәтәләр.
Шул ук 1886 елның җәендә Исаак Ильич Идел буйларына сәяхәткә чыга. Иделдә сәяхәт итү Левитанның алдагы ижат эшендә бик мөһим урынны ала. А. П. Чеховка язган бор хатында ул Иделне «көчле тәэссорат чишмәсе» дип атый.
Мәһабәт Иделнең гүзәл пейзажы Левитанны бик нык дулкынландыра
һәм аның йөрәгендә яңа ашкынулар уята. Ул үз алдына көчле, матур, соклангыч һәм бөек рус елгасының тиңдәшсез образын тудыру кебек гаять катлаулы иҗади бурыч куя. Шул иҗади бурычны үтәү йөзеннән, Левитан «Иделдә кич белән»; «Иделдә» исемле гаҗәп матур пейзажларны яза.
1888 елның җәендә Левитан яңадан Иделгә килә һәм: «Яңгырдан соң. Плёс», «Кич. Алтын плёс» дигән әсәрләрен иҗат итә.
И. И. Левитан Идел образын искиткеч зур осталык белән башкара. Аңа кадәр бер художник та бөек рус елгасы Иделнең көчле образын Левитан кебек оста күрсәтә алганы юк иде. Без аның әсәрләрендә Иделне ирекле һәм матур, көчле һәм тыныч итеп күрәбез.
Художник Иделгә дүрт сәяхәт ясый һәм бу сәяхәтләр барысы да яңа иҗат җимешләре китерәләр.
1889 елда Левитан «Алтын көз. Бистә» һәм «Яшь каен урманы» исемле мәшһүр картиналарын тәмамлый. «Алтын көз. Бистә» картинасында художник көзге саргайган агачлар төркемен, алардагы төсләр байлыгын, төсләрдәге гармонияне, аларның гомуми ансамбль эчендә үзара бәйләнешен, искиткеч зур осталык белән чын реалистик художник күзлегеннән карап күрсәтә алган. 1895 елда майлы буяу белән язылган «Көз» исемле этюдында, «Көчле җил. Идел», «Март», «Алтын көз» (1896) исемле икенче картинасында, «Яз. Зур су» этюдында һәм бик күп башка этюд, картиналарында Левитан рус иле табигате-нең сокланып таң калырлык матурлыгын искиткеч зур осталык белән сурәтли.
1890 елда Исаак Ильич Европага сәяхәткә китә, ләкин чит ил табигате, хәтта Италия, Швейцариянең гүзәл табигате дә аны дулкынландырмый, ул анда этюдлар язгалый, ләкин алариы язып бетерү белән төреп куя һәм соңыннан аларга карамый да. Аны туган иле — Россия сагындыра, ул рус табигатен чын күңелдән ярата, рус табигате аны бөтен барлыгы белән үзенә тарта.
1891 елда, чит илдән кайткач, Левитан Тверь губернасында йөри. Биредә аңа бер тегермән чоңгылын күрсәтеп: бу тегермән чоңгылы янында бөек шагыйрь А. С. Пушкин булган, шунда ул борынгылардан күчкән бер кызганыч хикәя ишетеп, үзенең мәшһүр «Русалка»сын иҗат итте, дип сөйлиләр. Тынып-томрап торган тегермән чоңгылы Левитанны да дулкынландыра һәм ул үзенең зур әсәрләреннән берсе «Су упкыны янында» картинасын иҗат итә.
1892 елны Левитан Владимир губернасында Болдино имениесендә уздыра. Көннәрнең берсендә Исаак: Ильич аудан кайтканда зур бер юлга килеп чыга. Җәйнең көзгә якынлашып килә торган җылы, йомшак киче була. Тирә-якта тынлык, еракка сузылган олы, тапталган юл офыкка кереп югала. Биек агачлар бу юлны саклаучылар кебек басып торалар. Еракта акрын гына ике карчык барганы күренә. Алар утыралар... Табигатьне һәр җирдә чын художник күзе белән өйрәнеп карарга күнеккән Левитан, бу урынны да җентекләп карый башлый. «Без нинди җирдә соң... Бу нинди юл соң бу?..» дип сорый ул юлдашыннан һәм үзе үк кинәт кычкырып җибәрә: — «Туктагыз, бу бит иске Владимир шоссесе! Әйе, бу Владимирка, бу мәгълүм юл... Бу юлдан йөз еллар буе меңнәрчә бәхетсез тоткыннарны каторгага куып алып баралар... Нинди кайгылы, хәсрәтле юл бу. Никадәр тирән кайгылы күренешләр кичергән бу олы юл... Бу юлдан йөзләрчә революционерлар сөргенгә озатылган».
Шушы бер караганда очраклы, ләкин асылда ул вакытта Россия өчен бик типик булган күренеш Левитанда «Владимирка» әсәрен иҗат итәргә беренче омтылышны тудыра.
Художникның борынгы Владимир юлына игътибар итүе бик табигый. Биредә ул илнең зарын, шатлыгын һәм кайгысын туган ил табигате фонында гениаль художник, шагыйрь-художник теле белән бик нечкә итеп сөйләп, күрсәтеп бирә.
1893—94 елларда Исаак Ильич «Мәңгелек тынлык өстендә» исемле? атаклы картинасын яза.
Левитан үзенең бөтен әсәрләрендә дә туган илгә булган мәхәббәтен пейзажист-художник йөрәгеннән сөйли. Левитан рус табигатен реалистик буяуларда күрсәтүдә XIX йөз рус сәнгате художниклары арасында иң күренекле урынны алды һәм пейзажист буларак, гаять зур осталыкка иреште, аныц иҗаты елдан ел үсә, камилләшә барды.
Левитанныц соңгы әсәре — «Күл» дип атала. Бу әсәрендә ул рус табигатенең гомумиләштерелгән образын бирергә омтыла. Ләкин каты авыру һәм рәхимсез үлем аңа бу әсәрен тәмамларга мөмкинлек бирми. 1900 елда Левитанның кайнар шагыйрь йөрәге тибүдән туктый.
И. И. Левитанның искиткеч матур, тирән лирик тойгы белән язылган пейзажлары караучыларның йөрәкләрендә онытылмаслык тәэсир калдыралар. Совет халкы аның әсәрләренә аеруча югары бәя бирә һәм аның исемен хөрмәт белән искә ала. Совет художниклары Левитанның бай мирасын җентекләп өйрәнәләр һәм ватаныбызның данын җырлый торган яңа әсәрләр өстендә эшлиләр.