Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЗАТЛЫК ДУСЛАРЫ

АЗАТЛЫК ДУСЛАРЫ

Шеллиның, даһи пәйгамбәр Шеллиның, үзенең хисләр ярсуы һәм хәзерге җәмгыятькә ачы сатирасы белән Байрониың эшчеләр арасында укучылары барыннан да күп.

Джордж Гордон Байрон белән Перси Биши Шелли Англия әдәбияты тарихында гына түгел, бәлки бөтендөнья әдәбияты тарихында да иң күренекле урыннарны алып торалар. Прогрессив идеяләр белән сугарылган, һичнәрсә белән чикләнмәгән ярсулы революцион-романтик омтылыш, атеистик, гуманистик идеяләр белән яну; хаким сыйныфларга каршы үткен һәм ачы тәнкыйть, изелгән халыкларның азатлык өчен, бәйсезлек өчен көрәшләренә ялкынлы симпатия — бу ике бөек шагыйрьнең иҗат йөзләрен характерлый торган иң төп факторлар менә шушылар.

Байрон һәм Шелли, үзләренең дөньяга карашлары, омтылышлары, иҗат юнәлешләре ягыннан да, шулай ук иҗатта һәм тормышта язмышларының. уртак булуы ягыннан да, бер-берсенә бик нык бәйләнгән шагыйрьләр.

Байрон һәм Шелли үзләре яшәгән заманда иске, феодаль аристократияне генә түгел, бәлки әле яңа гына туган буржуазияне дә мәрхәмәтсез ут астына алып, революцион пафос белән янып торган политик, лирик һәм ачы сатирик шигырьләр, поэмалар, драма әсәрләре иҗат итәләр. Менә, йөз елдан да артык инде, бу ике бөек шагыйрьне бөтен дөньяның прогрессив кешеләре яратып, сөеп укыйлар. Менә, йөз елдан артык инде, аларның үткен, революцион, сатирик әсәрләре илләр, халыклар белән сату итүне үзләренә кәсеп итеп алган англо-саксон капиталистларына, бөтен дөньяны үзләре өчен буйсынучан колония итеп әверелдерергә хыялланган Сити, Уолл-стрит монополистларына каршы үч һәм нәләт авазы булып яңгырыйлар. Шелли, Байрон исемнәре аларга бүген дә әле тынычлык бирми. Заманында Холландлар, Эльдоннар, Райдерлар, Гоксберилар һәртөрле яла һәм пычрак гайбәтләр, политик кысулар белән бу ике шагыйрьне Англиядән бөтенләйгә качып китәргә мәҗбүр итсәләр, бүген дә әле һәртөрле Черчилльләр, Эттлиләр аларны Англиягә кертмәскә, аларны Англия патриотлары исемлегеннән сызып ташларга тырышалар. Элекке Соути кебек, алтынга ялланган хәзерге кәгазь буяучылар да бу бөек шагыйрьләрнең исемнәрен пычратырга, дөнья халыклары алдында аларның дәрәҗәләрен төшерергә маташалар.

СССР халыклары, Англия, Америка һәм башка илләрнең прогрессив кешеләре Байронны һәм Шеллины, тарихи кыйммәтләре булган өчен дә, шулай ук алар тарафыннан иҗат ителгән байтак әсәрләрнен бүген дә бик актуаль булганлыгы өчен хөрмәтлиләр. Колониаль илләрне генә түгел, бәлки метрополия халкын да соң дәрәҗәдә изеп торучы һәм яңа сугыш утын кабызырга исәп тотучы сугыш чукмарларына каршы көрәштә аларга бу ике бөек шагыйрь туры юлдаш булып кала.
Джордж Гордон Байрон 1788 елның 22 январенда аристократ семьясында туа. 1816 елга кадәр Англиядә яши. Англиядә яшәгән чагында Байрон озак вакытлы сәяхәткә чыгып китә. Португалиядә, Испаниядә, Албаниядә, Грециядә, Кече Азиядә булып кайта.

Байрон, үзенең табигате буенча, азатлыкны сөюче, халыкларның бәйсезлек өчен көрәшләренә тирән симпатия белән караучы кеше була; Ирландия, Италия, Греция халыкларының милли бәйсезлек өчен көрәшләренә үзе дә катнаша. Англиянең үзендә көчле булып кабынып киткән луддитлар хәрәкәтенә теләктәшлек белән карый; 1812 елның 27 февралендә, луддитларга үлем җәзасы бирү турында лорд Эльдон һәм лорд Райдер керткән закон проектына каршы лордлар палатасында ялкынлы речь белән чыга.

Байрон үзенең кыска гына гомерендә бик күп санда шигырьләр, поэмалар, драма әсәрләре иҗат итә һәм ул үзенең романтик күтәренкелек белән язылган «Чайльд Гарольдның дөнья гизүе» (Беренче ике җыр. 1812), «Көнчыгыш поэмалары» дигән уртак исем астына алынган «Гәвер» (1813), «Абидос кәләше» (1813), «Корсар» (1814), «Лара» (1814), «Коринфның камалуы» (1816) һәм «Паризина» (1816) исемле поэмалары белән укучылар арасында бик зур авторитет яулап ала.

Политик эзәрлекләү аркасында Байрон 1816 елда Англияне ташлап китә һәм шул китүдән туган иленә әйләнеп кайта алмый. Үзенең якын дусты Шелли белән озак вакытлар Швейцариядә, Италиядә яши. Эмиграциядә чагында да ул күп кенә әсәрләр яза. Шулар арасында «Дон Жуан» поэмасы бар. «Дон Жуан»ны язган чагында Байрон үзенең элекке бунтарьлык-романтиклык карашларыннан шактый арына. Шуңа күрә, аның бу атаклы поэмасы реалистик платформада торып, реаль буяулар белән языла. Поэмада бик күп сугыш \карти- налары бирелә, сугышларның рәхимсез һәм чиктән тыш дәһшәтле булганлыгы әйтелә. Байрон сугышка каршы чыга. Ләкин ул, азатлык һәм бәйсезлек өчен барган сугышны инкарь итми. Поэмада шулай ук, бик үк дөрес булмаса да, бөек рус полководецы Суворов образы бирелә; аның Измаил крепостен сугышып алуы чагыла.

Поэтик әсәрләрдән тыш — Байрон күп кенә драма әсәрләре дә яза.
Байрон, Төркия изүеннән котылу өчен Греция патриотлары тарафыннан алып барылган азатлык көрәшенә катнаша, аларга бөтен көче белән булышлык итә.
Джордж Гордон Байрон 1824 елның 19 апрелендә Грециядә үлә.

Перси Биши Шелли—1792 елның 4 августында Англиядә туа. Байрон кебек үк, ул да, Ирландия халкының азатлык өчен көрәшенә симпатия белән карый. Алай гына да түгел, ул, еш кына Ирландия портларында булып, халык алдында үзенең бәйсезлек өчен көрәшкә өндәүче ялкынлы агитацион-политик речьләре белән чыга. 1811 елда Шелли, үзенең политик, революцион, атеистик карашларын чагылдырган «Атеизмның кирәклеге» исемле китабын бастыра. Шушы китабы өчен шагыйрьне университеттан куып чыгаралар һәм шуннан соң инде, аның газаплы, авыр иҗади тормышы башлана.

Байрон кебек үк Шелли дә яла һәм политик эзәрлекләүләр астында яши. Ниһаять, ул да Англиядән бөтенләйгә качып китә.

Эмиграциядә яшәгәндә ул, Италиянең һәм Испаниянең азатлык өчен көрәшүче геройларына багышлап, ялкынлы одалар яза.

Перси Биши Шелли 1822 елның 8 июлендә шторм вакытында диңгездәге бәхетсезлек аркасында үлә.

Шеллиның беренче зур һәм җитди әсәре — «Королева Мэб». 1816 елда «Аластор», 1819 елда «Исламның баш күтәрүе» исемле поэмасын яза. Соңгысында ул төп геройлар итеп революционер Лаон белән аның сеңелесе Ситнаны ала. Алар демократик революция өчен ялкынлы рәвештә көрәшәләр һәм шул юлда геройларча һәлак булалар. «Розалинда һәм Елена» исемле поэмада да төп герой итеп революционер Лионель алына.

Шелли 1819 елда үзенең революцион-иҗади бөеклеге булып саналган атаклы әсәрен — «Азат ителгән Прометей» исемле поэмасын яза.

Байрон һәм Шелли иҗатларының йомшак якларын, аларның революцион карашларының шактый чикләнгән һәм тар булганын да истән чыгарырга ярамый. Карл Маркс Шелли белән Байрон турында түбәндәге фикерләрне әйткән: «Байрон белән Шелли арасындагы чын аерма менә шунда: аларны аңлаган һәм яраткан кешеләр Байронның утыз алты яшьтә үлүен бәхет итеп саныйлар, чөнки ул озаграк яшәп калса, реакцион буржуага әверелгән булыр иде; киресенчә, алар Шеллиның егерме тугыз яшьтә үлүен үкенечле саныйлар, чөнки ул баштанаяк революционер иде һәм һәрвакыт социализмның авангардында булган булыр иде» Маркс һәм Энгельс, мәктәп скамьясында чакларыннан ук Байрон белән Шелли әсәрләрен сөеп укыганнар.

Түбәндә без бу ике шагыйрьдән үрнәкләр бирәбез.
ДЖОРДЖ ГОРДОН БАЙРОН
БИЛЛЬ АВТОРЛАРЫНА ОДА.
Әйбәт булды, лорд Эльдон, бу!
Лорд Райдер, бу — шәп инде!
Сез бар чагында Альбион 3
Оҗмах булыр үзе бер:
Гоксберилар, Горробилар4
Кулда тотканда илне,
Ярдәм итәр сезнең дару,
Ләкин башта — үтерер!
Күрче, явыз тукучылар
Баш күтәргән тагын да:

Сорыйлар ярдәм, булышлык, —
Читен түгел ләбаса:
Маркс— Э н г е л ьс «Об искусстве». Москва. 1933. 136—-137 битләр.
Байрон үзенең бу шигырен баш күтәргән тукучыларга үлем җәзасы бирү турында лордлар палатасына закон проекты (билль) керткән ике лордка — Эльдон һәм Райдерга каршы яза.
Альбион—Англия. Бу сүз күбрәк поэзиядә кулланыла. Гади сөйләшүдә ирония белән телгә алына.

Ас та куй дарга матурлап,

Капка саен барын да,

Шуның белән төзәтелер

Ошбу кечкенә хата!

Мохтаҗлыкта оятсызлар

Йөриләр ничек азып!

Ач эт күк алар урларга

батырчылык итмәкче!

Кәтүк ваткан өчен барын,

богаулап, дарга асып,

Янга калдыр әйдә, дәүләт,

акча белән икмәкне!

Кеше туар бик тиз,

ләкин машина ясау — авыр;

Кеше тормышы ни соң ул?

Суса — аннан кадерле!

Дар-агачлар күбрәк булса —

ил ямьле бер төс алыр,

Күрсәтер бездә азатлык чәчәк аткан дәверне!

Полк-полк волонтерлар,

гренадерлар ашыга,

Бастырырга тукучылар

фетнәсен берәм-берәм.

Ни чара бар — полиция

барын эшкә ашыра,

Ике-өч судья, шунда

тагын бер көтү палач белән.

Кайбер лордлар һич тә

ләкин риза булмады моңар

«Дөрес түгел суд» диделәр,

юк тик , ярдәм итүче, —

Ливерпульдә бертөрле дә

 яклау тапмады болар,

Юк, суд түгел, тукучыны

хөкем итте — изүче!

Шәпме соң бу? —

төшсә хәсрәт тукучылар башына,

Ачлык килсә кунак булып ярлыларның йортына? —

Бер машина ваткан өчен йөз кабырга ватыла,

 Кеше тормышы оектан арзан итеп йөртелә.

Шәп икән бу! — алай булгач,

Сорау бирик ахырдай;

Аннан шәбрәк булмас микән

итсәк шундый игелек:

Ярдәм — шәфкать сораучыны асар өчен ашыккан

Ахмакларның муеннарын

Борып атсак иң элек!

«Кайбер лордлар» дип, Байрон,

үзе яклы кешеләрне күздә тота.

ЛУДДИТЛАР ӨЧЕН ҖЫР
Диңгез Арты балалары ,

арзан хак белән,

Алса ничек

Азатлыкны фәкать кан белән, —

Без дә хәзер, егеткәйләр, без дә шулай ук,

Я хөр яшик, я зур дауда үлик дан белән,
Дөмексен барлык корольләр, Калсын король Лудд!
Тукый башладык хәзер без, башка тканьны,
Алмаштыр хәзер кылычка син дә сусаңны!
Деспот тора алдыбызда, һәм без шунда ук
Аңар бүген кәфен ябыйк, һәм бу кәфенне
Бизик аның каны белән, аңар шәфкать юк!
Каны кара ләкин аның, йөрәге кебек,
Хәмер белән сасып беткән, җирәнеч, черек.
Тик шулай да чык булыр ул, һәм ул шулай ук
Безнең Ирек агачына торыр дым биреп, —

Утыртты бу яшь агачны безнең король Лудд!


ХӘЕРЛЕ, ТЫНЫЧ ТӨН, МИНЕМ ТУГАН ҖИР!
(«Чайльд Гарольдның дөнья гизүе» исемле поэмадан)
Хушыгыз, хушыгыз, туган ярларым!

Чолгана томанга җир-су һәм бар як...

Ярсый җил, зур давыл; шуңар ялганып,

Кычкыра диңгездә кыргый акчарлак.
газаплы, авыр тормышларына сәбәпче итеп санаганнар.
Батарга җыенган кояш юлыннан

Барабыз без алга, алда — су һәм җил...

Кояшка — тыныч юл, сиңа — улыңнан:

Хәерле, тыныч төн, минем туган җир!
Күп узмас ул калкыр иркен киңлеккә,

Китереп якты таң асыл кошларга.

Бирермен мин сәлам күккә, диңгезгә,

Ашыкмам тик, ватан, сине котларга!
Буш калды илемдә йортым үземнең,

Һәм сүнде учагым, сүнде җиңелеп.

Диварын басты мүк, кыргый үсемлек.

Капкасы төбендә улый минем эт.
Мин синдә, корабым, барам ашкынып,

Һәм кичәм күбекле диңгез яланын.

Күрмәдем илемдә һич тә яхшылык,

Татыдым әчесен гайбәт-яланың.
Кил әйдә, кил әйдә, дулкын, тәгәрә!

Зәңгәрсу киңлектә уйный су һәм җил...

Каршыла, аулак чүл, һәм син, мәгарә!

Хәерле, тыныч төн, минем туган җир!


РИМ
(Өзек)
Әй, Рим, минем җаным сөйгән гүзәл кала,

Килә сиңа минем кебек үксез бала.
Сиңа — үлгән империянең карт анасы,

Ябык җаннар, бәхетсезләр башкаласы!

Безнең уй һәм чыдам нидә? — Кил дә кара:
Кипарислар... һәм кычкыра челән анда...

Җимерелгән таҗ-тәхетләр синең алда, —

Синең юл да шулар буйлап алга бара!


ШИЛЬОН ТОТКЫНЫ
(Өзек)
Балкый һаман җир астында нурын сибеп,

Богауланмас гүзәл гакыл, үлмәс бер җан.

Әй, Азатлык! Шул йөрәктә — урының синең,

Һәм бу йөрәк — мәхәббәтен сиңа биргән.

Камалсалар синең уллар богау белән,

Караңгы һәм юеш төрмә алса кочып,—

Туган җирне авыр газап каплый гелән,

Иреклекнең кошы ләкин йөри очып.
Шильон! Бүген синең тоткын — изге сакта.
Йөри атлап алтарснда, бик-бик тирән,

Ш и л ь о н — Швейцариядә,

Женева күле янындагы крепость.

Байрон белән Шелли Швейцариядә торган чакларында бирегә бик еш килеп йөргәннәр.
Бетмәс эзләр калдырганчы чуер ташта,

Кабер булып әверелгәнче — салкын идән.
Боннивардың мәңге-мәңге торыр истә,

Җирдә һичкем каплый алмас аның эзен.

Тез чүкте ул хакыйкатькә, ләкин һич тә

Күрсәтмәде тираннарга якты йөзен!


ПЕРСИ БИШИ ШЕЛЛИ
АНГЛИЯ КЕШЕЛӘРЕНӘ
Англиянең кешеләре, ник сез һаман

Сезне изгән лордлар өчен җир сөрәсез?

Көязләнеп йөрсен өчен сезнең тиран

Матур-матур киемнәрне ник тегәсез?
Ник бирәсез ризык, кием хәзергәчә
. Ул соры корт, явыз җанлы тираннарга?
Тар бишектән алып тәмам кабергәчә

Сезнең тирне, канны эчкән бирәннәргә?
Англиянең Бал кортлары, күп табасыз

Корал, богау, камчыларны ник бу тикле?

Михнәтегез җимешләрен шул чагасыз

Соры кортлар талый алсын күбрәк дипме?
Бармы сезнең хокук, икмәк, ял һәм ләззәт,

Дәрткә — дәрман, мәхәббәттә шатлыгыгыз?

Шул булдымы күреп газап, кайгы-хәсрәт,

Кыйбат хакка сатып алган байлыгыгыз?
Сез чәчәсез — уңышларын бүтән җыя,

Сез табасыз — керми сезгә бу мал бер дә;

Сез тегәсез матур кием — бүтән кия,

Сез коясыз яхшы корал — бүтән йөртә!
Чәчик орлык — тик урмасын тиран аны,

Табыйк байлык — тик булмасын ялкау өчен;

Тегик кием — тик кимәсен бирән аны,

Койыйк корал — үзебезне яклау өчен!
Фәкыйрь өйләр сезгә карап чытык тора,

Бүтән йөри сез бизәгән иркен залда.
Сез ясаган богау сезне кысып тора,

Сез ясаган кылыч сусый сезнең канга.
Сабан, көрәк, китмән белән үзегезнең

Каберләрне казып, зират төзәсез сез.

Кәфен тукып, гүзәл туган илегезнең

Сезгә төрбә булыр көнен көтәсез сез.
9 Франсуа Бонн и в а р д — XVI йөздә,

Швейцариядә Патриот. Ул бу крепостьта үзенең уллары белән тоткын аның исеме азатлык сөючеләр символы булып китә.

ИСПАНИЯ БАТЫРЛАРЫНА *
(Ода)
Баш күтәр, баш күтәр, баш күтәр!
Икмәк уңмый җирдә бүген, кызарып ага кан;
Җәрәхәтләр тагын күпме, күз булып, яшь түгәр

Үлгән дуслар өчен елап, яңадан, яңадан?..
Аннан башка нинди кайгы өстен булыр йөрәктә?
Сезнең хатын, кардәш-туган, улларыгыз көрәштә,
Канлы сугыш көннәрендә үлделәр дип кем әйтә?
Торыгыз, торыгыз һәммәгез!
Тиран һәм кол — игзәк дошман, тотыгыз хәтердә!

Ватып салкын богауларны ыргытып бәрсәгез,

Ата-баба йоклап яткан кабергә, кабергә —

Ишетсәләр алар өстән изге сугыш тавышын,

Яңгыратса сезнең аваз көн дә алар баш очын,

Кыймылдарлар кысан гүрдә, сөенеч каплар барысын!
Биек тот, биек тот байракны!

Җиңүләрдән-җиңүләргә барганда Азатлык, —

Җилфердәтеп аны бүген, нурлатып бар якны,

Тотып бара ике зур кол, ул — Газап һәм Ачлык!

Һәм сез, этеп баручылар бөек көрәш арбасын,
Яулау, талау сугышына күңелегез ятмасын,

Сез бит Ирек балалары, һәркем шуны якласын!
Сезгә дан, сезгә дан, сезгә дан!
Газап күргән һәм бик күпне эшләгән батырлар! —

Әлегә чаклы бер әкият тә һәм җыр да белмәгән

Бөек эшкә ирешергә сәләтле акыллар!

Җиңүчеләр, сез тиранны һаман шулай җиңегез;
Аның үчен, горурлыгын, Көчен таптап китегез,
Зур җиңүләр, сез тагын да Рәхим итеп, килегез!


ЙОКЫСЫННАН ТОРЫП КИЛГӘН АРЫСЛАНДАЙ...
(Өзек)
Ватандашлар, үткән данның варислары,

Язылмаган тарихларның батырлары;
Кодрәтле һәм уртак Ана егетләре,

Илебезнең, халкыбызның өметләре!
1 Шелли үзенең бу одасын, Испания революционерларына багышлап, 1819 елның Октябренда язган.

Йокысыннан торып килгән арысландай

Күтәрелик тираннарга дәһшәт булып,

Басып шулай бөтен буйга, явызлардан

Үчне алыйк, җиңелмәслек гаскәр булып!
Йоклаганда явып киткән салкын чыкны

Иртә торып, өстебездән каккан төсле,

Атып бәрик богауларны, тоткынлыкны,

Дошман — бик аз, ә сез исә — күп һәм көчле.


ПАРЧАЛАР
Әгәр төшеп лампа ватылса,

Караңгыга бүлмә урала;

Әгәр күктә болыт таралса,

Салаватның нуры югала.
Өзелә икән бер кыл — лираңда,

Матур моң да кинәт өзелә.

Юк-бар гайбәт булса телеңдә,

Яхшы сүзнең калмый эзе дә!


ИРТӘГӘ
Кайда соң син, безнең Иртәгә? —

 Көчле дә һәм боек кеше дә,

Карт та, яшь тә, зур да, кече дә

Сине көтеп һаман интегә.
Өмет, кайгы һәм яшь аркылы,

Эзлибез без синең яктыны.

Әмма син юк, минем күземә

Без сөймәгән Бүген күренә.
Ш. МӨДӘРРИС тәрҗемәсе.