ЯКЫН ДУС
РИЗА ИШМОРАТ
ЯКЫН ДУС
Драма 4 пәрдәдә, 6 картинада
КАТНАШАЛАР
Рәхим Дәүләтбаев — зур бер заводта директор урынбасары (коммерческий директор). Инженер, 45 яшьләрдә.
Фәридә — аның хатыны, 40 яшьләрдә.
Наилә — аларның кызлары, 19 яшьтә.
Миң сылу — Фәридәнең туганнан туган сеңелесе, тол хатын, 30 яшьләрдә.
Мансур Рафиков — төзүче инженер, чал чәчле, мәһабәт гәүдәле, 45 яшьләрдә. Рәхимнең дусты.
Мортаза Шәрипов — Рәхимнең ярдәмчесе, 40 яшьләрдә.
Хәйдәр Гайсин — мастер, 25—26 яшьләрендә.
Николай Петрович Даиронов — партком секретаре. 45—46 яшьләрендә.
Хәсән Басыйров — инженер.
Герасим,
Гариф карт эшчеләр, мастерлар.
Валя — яшь кыз.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Рәхим Дәүләтбаевлар өендә зал. Рояль, диван, зур көзге, түгәрәк өстәл, гөлләр һәм башка җиһазлар. Артта, ачылып куелган пыяла ишек аша, терраса һәм бакча күренә. Пәрдә ачылганда сәхнәдә Хәйдәр һәм Наилә.
Наилә. Тыңла менә! «Язгы таң» көе. (Рояльдә уйный һәм җырлый.)
Алсу нурга бизәп зәңгәр күкне
Сызылып ата язгы ямьле таң.
Ямьле таңны котлап башын ия
Күл буенда үскән бөдрә тал...
Тирбәләләр агач яфраклары
Серләшәләр нидер үзара,
Җилпи-җилпи көмеш канатларын
Кошлар сайрый, кошлар моңлана.
(Көйнең Хәйдәргә яхшы тәэсир калдырганын күреп, тагын да бирелебрәк уйный.)
X ә й д ә р. Сагышлы уйга талдыра торган тирән моң, нечкә лирика.
Наилә. Консерваториядә дә шулай диләр. Талантлы иҗат итәсең, диләр. (Бераз һаваланып.) Шундый көйләрне күбрәк язсам, ярый алайса?
X ә й д ә р. Менә андый киңәшне бирәсем килми сиңа, Наилә.
Наилә (аптырап). Ни өчен?
Хәйдәр. Кешеләрне шулай тылсымлый торган талантың бар икән, тынычлыкка гына талдырып калма инде син.
Н а и л ә. Нишләргә соң?
Хәйдәр. Йөрәкләрен җилкет, рухларын күтәр аларның. Дәрт бирә торган, зур шатлык бирә торган булсын көйләрең. Туган ил турында, хезмәт даны турында яз син музыкаңны! Ишеттеңме, безнең егетләр ни диләр?
Наилә. Ишеттем, эшче яшьләр белән очрашудан безнең студентларда бик яхшы тәэсир калды. Хәзер инде бер егетебез завод яшьләре тормышыннан опера язу хыялы белән шашынып йөри.
X ә й д ә р. Кем ул?
Наилә. Рәшит Билалов. Теге көнне концертта катнашты. Тыңладың ич.
Хәйдәр. Ә, ул? Язган көйләре ошады миңа.
Наилә. Профессорлар да мактый аны. Өметле кеше. Яхшы композитор булачак, диләр.
Хәйдәр. Зур мактауны күтәрерлек зур иңсәсе булса, бәлки.
Наилә. Иңсә зур аның зурлыкка. Тик менә күпләр мактый торгач, бераз масая башлады.
Хәйдәр. Шунысы начар шул менә. Мактау — күп кешеләрне һәлак итә торган авыр һәм куркыныч йөк, дип бик дөрес әйтәләр. Кирәгеннән артык мактау. Шуның аркасында масаю, һавалану башлана. Ә масаю — талант һәлакәтенең башы, диләр.
Наилә. Әгәр масаю урынсызга булса, дөрес.
Хәйдәр. Масаю ул бер кайчан да урынлы булмый, Наилә.
Наилә. Беркайчан дамы?
Хәйдәр. Әйе, беркайчан да.
Н а и л ә. Алай.
Хәйдәр (көлеп). Кара аны, Наилә, әгәр мин синдә аз гына масаю галәмәте сизсәм, шунда ук утка тотачакмын үзеңне.
Наилә. Бик шәп. Син масая торган булсаң, мин сине.
Хәйдәр. Дус күрсәң, билгеле, шулай.
Наил ә. Син үзең мине дус күрәсеңме соң?
Хәйдәр. Ә син ничек уйлыйсың?
Наилә. Мин уйлыйм да бит... (Мәгънә белән.) Ялгышуым мөмкин.
Хәйдәр. Ялгышмассың, Наилә.
Наил ә. Шулай дисеңме?
Хәйдәр. Шулай дим, Наилә!.. Әйт әле, дуслык нәрсә ул синеңчә?
Наилә. Ничек дип әйтим... Минемчә, кешеләр арасындагы иң яхшы хис ул. Әтинең бер якын дусы бар, Мансур абый. Озак еллар буе, иң авыр шартларда сыналган дуслык аларда. Дүрт ел буе рабфакта бергә укыганнар, бер бүлмәдә яшәгәннәр. Бергәләп авылларны колхозлаштыру эшенә катнашканнар, кулакларга каршы көрәшкәннәр. Бер вакытны төнлә кулаклар әтигә һөҗүм иткәннәр. Әгәр дә Мансур абый килеп өлгермәгән булса, әтине өзгәләп ташлыйсылар икән. Шул вакыйгадан соң, әти белән Мансур абый тагын да ныграк дуслашканнар. Әти белән әле дә бик җылы хатлар язышып тора.
Хәйдәр. Кайда эшли соң ул?
Наилә. О, еракта. Себердә... Сугыштан кайткач та аны ерак Себердәге зур бер төзелешкә баш инженер итеп җибәрделәр. Без аны хәтта күрә алмый да калдык. Сугышка кадәр дә ул күп еллар Себердә эшләгән иде... Ул чакны бездә ул ел саен диярлек була иде. Әле дә хәтерлим: мәһабәт сынлы, кап-кара чәчле кеше. Барыннан да бигрәк, зур күзләре хәтеремдә. Күзләре шундый зур... Мин карый идем дә уйлый идем: Мансур абый, мөгаен, бөтен дөньяны берьюлы күрә ала торгандыр, ди идем. Чын, чын.
Фәридә керә, кулында риццикюль.
Фәридә. Кайттың дамыни, кызым?
Наилә. Күптән «инде. Таныш бул, әнкәй, әти белән бер заводта эшләүче мастер Хәйдәр Гайсин!
Фәридә. Шулаймыни?
Хәйдәр. Исәнмесез, Фәридә апа.
Ы а и л ә. Көтепханәгә китап алырга барсам, Хәйдәр дә анда. Әтидән сорыйсы киңәшләре дә бар икән. Алай булгач, әйдә безгә, мин әйтәм. Бәлки, әти дә өйдәдер инде, дим. Шулай кайттык бергәләп.
Хәйдәр. Рәхим абыйны заводта очрату бик кыен хәзер. Шуңа күрә, уңайсызрак булса да, өегезгә килергә уйладым.
Фәридә. Кирәк булгач, нигә уңайсыз булсын. Бик яхшы иткәнсез. Кызым, самовар куйдыңмы соң кунакка?
Н а и л ә. Юк, әни. Мин аңа музыка уйнадым.
Фәридә (көлеп). Музыка бит ул — музыка, чәй түгел. Хәзер алайса үзем куям. Ул арада Рәхим дә кайтып җитәр.
Хәйдәр. Рәхмәт, Фәридә апа, борчылмагыз. Мин хәзер заводка, кичке сменага ашыгам. Икенче вакытта килермен.
Фәридә. Алай дисәгез генә инде...
Кулына әйберләр күтәреп, Миңсылу кайтып керә. Таза гәүдәле, купшы, йөргәндә һаман ашыга, һаман йөгерә. Гәүдәсен алга ташлап йөри. Сөйләгәндә дә ашыга. Бер сүзне сөйләп бетерми, икенчесенә күчә. Кулында төргәкләр.
Миңсылу. Уф-ф! Шундый эссе бүген, шундый эссе. Кибеттән кибеткә йөреп, арып беттем. Кызу көн минем йөрәгемә ярамый. (Хәйдәрне күреп.) Ой, кунак бар икән ич!.. Гафу итегез.
Наилә. Таныш бул, Хәйдәр, әнинең туганнан туган сеңелесе, Миңсылу апа.
Хәйдәр. Исәнмесез!
М и ң с ы л у. Исәнмесез, иптәш. (Сөзеп-сөзеп Хәйдәргә карый да үз бүлмәсенә кереп китә.)
Фәридә. Нигә бакчага чыгып утырмыйсыз? Анда күңеллерәк, гөлләребез, чәчәкләребез бар.
Наилә. Әйе, әйе... Әни белән икәүләп утырттык. Әйдә, күрсәтәм, Хәйдәр. Синең вакытың бар бит әле?
Хәйдәр (сәгатенә карап). Нәкъ 15 минут. Әйдәгез, карыйк!
Чыгалар.
Миңсылу (бүлмәсеннән чыгып). Кичкә театрга барабызмы әллә, апа? Бик шәп спектакль бара ди ич, мәхәббәт турында. Мәкерле мәхәббәт түгел, менә дигән чын мәхәббәт ди. Мортаза шалтыратмадымы, апа?
Фәридә. Юк.
Миңсылу. Юк? Ә үзе шалтыратам дигән булды. (Үз бүлмәсенә кереп китә дә, кулына күлмәк тотып чыга. Күлмәген күрсәтеп.) Апа җаным, кара әле, килешәме? (Көзге алдына килеп баса.)
Ф ә р п д ә. Бик килешә кебек. Матур тегелгән.
Миңсылу. Үземә ошый.
Фәридә. Бу инде Мортазага да ошар.
Миңсылу. Ошамаса, үзенә ошаганны тагын алып бирер. Ул мине кадерләп кенә тотачакмын, ди ич. Хезмәт тә иттермәм, йорт эше дә эшләтмәм, ди. Тик мин аңа үзем риза түгел. Апа, ә бу эшләпәм ничегрәк?
Ф ә р и д ә. Килешә, минемчә.
Ми ң сылу. Шулай шул... Риза буламмы соң! Ничек инде ул? Хезмәт тә итмә, йорт эше дә эшләмә. Бай бикә түгел лә мин! Юк, эшсез тора алмыйм мин...
Автомобиль килеп туктаган тавыш.
Җизни кайтты. (Үз бүлмәсенә кереп китә.)
Рәхим керә.
Р ә х и м. Фәридә, Фәридә! Шатлык! Телеграмма!
Фәридә. Кемнән?
Рәхим. Мансурдан. Мансур килә.
Фәридә. Мансур? Менә шатлык! Аны күрмәгәнгә күпме еллар инде.
Р ә х и м. Нәкъ сигез ел. Кырык беренче елның маенда Москвадан Себергә узышлый кергән иде... Шуннан соң күргәнем юк. Ә менә бүген... Бүген ул биредә булачак.
Фәридә. Ничек? Бүген үкме?
Р ә х и м. Әйе. «Выезжаю четвертого», дигән. Ә бүген бишесе. Телеграмманы Москвадан суккан, димәк, Москвадан килә.
Фәридә. Алай булгач, әзерләнергә кирәк.
Р ә х и м. Шуның өчен ашыгып кайттым да мин... Менә.
Фәридә. Нәрсәләр болар?
Р ә х и м. Кунак өчен ни кирәк булса, барысы да монда җитәрлек күренә.
Рәхим. Сые-сый! Тик менә ул нинди поезд белән киләчәген язмаган.
Телефон шалтырый.
Рәхим (трубканы альт). Әйе, сәлам, Григорий Павлович! Корыч бирдең? Зур рәхмәт сиңа. Бәладән коткардың. Ну, конечно. Рәхмәт, ә? Бер вагон пиломатериал? Бирәм, бирәм. Пожалуйста, Григорий Павлович. Ярый, иртәгә сәгать сигездән үк мин заводта. Нәрсә? Бардым баруын да министрны туры китерә алмадым. Әйе, тагын барам. Аңлатам мин аңа. Ярый, хуш, хуш, Григорий Павлович. (Трубканы элеп.) Алтын кеше!
Фәридә. Алтынын алтын да, сине ул законсыз юлга тарта түгелме, Рәхим?
Рәхим. Үзем өчен түгел, завод өчен эшлим. Григорий Павлович та шулай. Тик безнең кайбер формалистлар гына аны аңлап бетермиләр. Мин әле бүген Григорий Павловичка бирелгән шелтә турында министрга барган идем. Туры китерә алмадым. Юк, аны җәберләргә бирмәм мин аларга. Дус кеше ул минем. (Фәридәне сөеп.) Ярый, кадерлем. Башыңны ватма юкка. Кунакны ничек каршы алабыз, менә шул турыда уйла син.
Фәридә. Ничек соң? Әллә пилмән әзерлимме?
Рәхим. Пилмән, пәрәмәч иртәгә. Ә бүген, менә, барысы да бар.
Фәридә. Кара аны, Рәхим, мин сиңа күп эчәргә рөхсәт итмим.
Р ә х и м. Карчыгым, акыллым, зинһар, бүгенгә генә врач булма инде. Фәридә. Син авыру, Рәхим, йөрәк авыруы синдә.
Р ә х и м. Уф, семьяда ирекле булып яшим дисәң, врачка өйләнми икән аны.
Хәйдәр белән Наилә күренә.
Рәхим (Хәйдәрне күреп). Хәйдәр Гайсин!..
Наилә. Хәйдәр безнең кунагыбыз, әткәй.
Рәхим. Ярый, ярый, бик әйбәт. (Күрешеп.) Нихәл соң, сугыш чуң мары?
Хәйдәр. Хәзергә ярыйсы, Рәхим абый.
Рәхим. Ничек әле? Дәүләтбаев масая, вельможага әйләнеп бара дисеңме? Ха-ха-ха.
Хәйдәр. Алай гына түгел.
Рәхим (ачулы). Беләм, беләм! Генераторщик Тарасов әкиятен күп сөйләдең син анда.
Хәйдәр. Ни өчен әкият? Тарасов үз эшен яхшы белә ул, Рәхим абый. Бер вакыт табып, сез аның белән сөйләшеп карагыз әле.
Рәхим. Генераторщик эше турындамы?
Хәйдәр. Аның белән бар темага да сөйләшергә була.
Рәхим. Шул Тарасов беләкме?
Хәйдәр. Сез аның тәнкыйтен үз авызыннан ишеткәнегез юк әле.
Р ә х и м. Рәхмәт. Синең аша ишегүемә дә бик канәгать. Тик энем, Дәүләтбаевны тәнкыйть итәр өчен сезнең үзегезгә эш күрсәтергә кирәк әле бераз.
Хәйдәр. Сүзебез безнең эшебездән аерылмас, Рәхим абый. Анысы өчен тыныч булыгыз.
Р ә х и м. Хәзергә әле эшегезгә кдраганда, сүзегез күбрәк яңгырый төшә.
Хәйдәр. Яңгырап кына калмасын өчен сез дә ярдәм итегез безгә. Мин менә шул турыда киңәшергә дип килдем дә. Без яңа бер тәкъдим белән чыгарга җыенабыз.
Рәхим. Эш турында сөйләшү өчен булса, заводта, минем кабинетыма килегез, Гайсин иптәш! Аңладыгызмы? (Кызу гына үз бүлмәсенә кереп китә.)
Ф ә р и д ә. Рәхим!.. (Артыннан керә.)
Н а и л ә. Аңламыйм, нәрсә булды соң бу?
Хәйдәр. Өченче көн мин производство киңәшмәсендә безнең эшебезгә комачаулый торган моментларны тәнкыйть итеп чыккан идем.
Наилә. Әтине дәме?
Хәйдәр. Әйе.
Наил ә. Аны ни өчен?
Хәйдәр. Әйтте бит үзе.
Наилә. Син аңа әнә нинди кискен сүзләр әйткәнсең икән ич. Масаю...
Хәйдәр. Мин хаклы идем.
Наилә. Хаклы идең?
Хәйдәр. Әйе. Хак сүз күп вакыт шулай кискен була ул.
Наилә (борчылып). Күңелсез хәбәр әйттең әле син, Хәйдәр. Тик аңламыйм, болай булгач, ни өчен аңа киңәш сорап килергә уйладың?
Хәйдәр. Сугыш елларында Рәхим абый, безнең цехның начальнигы булып эшләп, бик яхшы эш үрнәкләре күрсәткән. Аның тәҗрибәсе зур. Ә без югары сыйфатлы продукцияне ике өлеш арттыруны күздә тоткан яңа бер тәкъдим күтәреп чыгарга җыенабыз. Шуның өчен безгә барлык алдынгы тәҗрибәләрне бергә тупларга кирәк. Шулай булгач, нигә аңа киңәш сорап килмәскә? Рәхим абый урынсызга ачулана миңа. Ярый, бүген сөйләшергә теләмәсә, иртәгә заводта сөйләшеп аңлашырмын мин аның белән. Заводта сөйләшә алмасам, барыбер бирегә киләчәкмен. (Елмаеп.) Син каршы түгелдерсен, ич?
Н а и л ә. Юк, нигә? Ләкин...
Фәридә (бүлмәдән чыгып). Рәхим абыеңның сүзенә кәефегез китмәсен, Хәйдәр иптәш. Аның шундый кырысрак гадәте бар инде бераз.
Хәйдәр. Кырыслык үземдә дә бераз бар минем анысы, Фәридә апа.
Фәридә. Шулаерак күренә күренүен...
Хәйдәр. Ярый, Фәридә апа, хушыгыз! Миңа китәргә вакыт. Хупх, Наилә.
Фәридә. Хушыгыз, Хәйдәр иптәш, тагын килегез.
Хәйдәр. Рәхмәт, Фәридә апа, килермен. Эшем шуны сорый икән, тагын да килермен! Хушыгыз! (Китә.)
Н а и л ә уйланып кала.
Фәридә. Нигә кунакны озатмыйсың, Наилә?
Наилә сүзсез генә чыга.
Чая егет. Бер дә үз сүзен бирәсе түгел.
Р ә х н м керә.
Р ә х и м. Минем белән сөйләшү дигән сүз — сылтау гына аның. Наилә янына килгән ул.
Фәридә. Наилә янына килсә дә. гаеп итеп булмый. Бала түгел ич инде ул.
Р ә х и м. Бала әле ул, акылсыз бала. Егете дә акылсыз. Җитмәсә, шундый дорфа.
Фәридә. Юк ла инде, Рәхим. Син тагын бигрәк.
Рәхим. Нәрсә бигрәк, күрмисеңмени? Юк, юк, кирәкми! Наиләнен башын әйләндермәсен.
Фәридә. Кайчакта син, Рәхим, бигрәк кызык сүзләр сөйлисең.
Әйтерсең лә, иске заман кешесе.
Рәхим. Ярый, ярый. Син генә, ичмасам, критика белән шөгыльләнмә. Мин аны заводта да җитәрлек ишетәм.
Пауза.
Фәридә. Өстәлне кайда әзерләрбез икән? Биредәме, әллә бакчадамы?
Рәхим. Минемчә, биредә яхшы. (Телеграмманы укып.) Әх, шайтан. .Мансур килә бит, ә! Мансур!
Н a и л ә керә.
Фәридә. Кызым, өс-башыңны алмаштыр. Бүген безгә зур кунак килә.
Наилә. Кем килә, әнкәй?
Фәридә. Мансур абыең.
Н а и л ә. Мансур абый? (Рәхимгә.) Бүген киләме ул, әткәй?
Рәхим (коры). Әйе.
Н а илә. Әтием, кәефең юк, дип әйтимме синең...
Рәхим. Яратмыйм мин ул егетеңне синең, Наилә.
Наилә. Ни өчен? Ул бит...
Р әх и м. Әдәпсез ул... Тупас...
Наилә. Әткәй, син элек уйлап кара. Хәйдәр начарлык теләп әйтмәгән ич сина. Бәлки, ул хаклыдыр.
Рәхим (ачу белән). Каян килеп хаклы булсын ул?
Фәридә. Рәхим!..
Н а и лә. Гафу итегез... (Ашыгып чыгып китә башлый.)
Фәридә. Кызым, әтигә сүз кайтармыйлар.
Н а и л ә. Минем үз фикеремне әйтергә хакым бардыр дип беләм.
Р ә х и м. Хакың бар, ләкин аның әтиеңә кирәге юк.
Наилә. Кирәге юк? Минем сүзләрем дөрес булса дамы?
Р әх и м. Акыл өйрәтеп, эчемне пошырма әле, кызым. Бар, әнә музы..
канны өйрән, бар, бар...
Н а и л ә. Нигә соң, әти...
Рәхим (коры). Кызым, бар, бар!..
Н а и л ә китә. Пауза.
Фәридә. Ярый, картым, юк-барга кәефеңне бозма!
Рәхим. Ярыйсы юк-бар...
Звонок. Фәридә ишек ачарга чыга. Бераздан Мортаза белән шаулашып керәләр.
Мортаза (көлә-көлә). Әлбәттә, яшь кияү булгач, яшәрә дә, тазара да барам. Рәхим Закиричтан калышырга ният юк. (Рәхим белән күрешеп.) Сәлам һәм ихтирам, Закир ич!
Р ә х и м. Юл уңды күрәм синең?
Мортаза. Синең исемнән-баргач, уңмыймы соң! Сине бит, министрны ихтирам иткән кебек, ихтирам итәләр. Григорий Павлович бигрәк тә.
Р ә х и м. Дус ул минем.
Мортаза. Шуңа да ул ике сөйләп тормады, тотты да бирде. Корычын да, башкаларын да... Сезнең өчен берни дә кызганыч түгел, ди. Чын, чын. Ләкин, теләсәң ни әйт, Закирич, паникерлар безнең халык. Имеш, еллар буе төгәл эшләп килгән газогенератор атна ун, көнгә түзми, сафтан чыга. Клапаннар ашалган, имеш. Әйтерсең, бөтен эш шул корычка терәлеп калган. Пустяк бит бу!
Рәхим. Пустяк шул менә, ә шуның аркасында күпме сүз, күпме шау-шу. Атна буена инде колак итемне ашыйлар.
Мортаза. Янәсе сез генераторщик Тарасовның сүзенә колак салмыйсыз. Көлке инде монысы. Кочегар инженерны өйрәтә.
Рәхим. Эш Тарасовта гынамыни. Аны күбрәк башкалар куерталар. Инженер Басыйров әнә...
Мортаза. Басыйров инде ул начальство алдында яхшы атлы булып күренергә тырыша. Аннары Басыйров сүзе синең өчен авторитетмыни, Закирич. Син бит үзең карадың, үзең күрдең. Аның чаклы гына белмисенмени син.
Рәхим. Беләм. Басыйров та, инженер Петров та миңа авторитет түгел. Ләкин эш аларда гынамыни? Аны бүген әнә киңәшмәдә күтәреп чыктылар. Aacca сүзенә колак салмыйсыз дип, Миронов чыкты. Монысы инде менә җитдирәк.
Мортаза. Ул чагында цех начальнигы Закировны җавапка тартсыннар. Ни өчен хәзергә кадәр конкрет чара күрелмәгән.
Рәхим. Аның чарасы корычка кайтып кала. Корыч үзебездә булырга тиеш дип бәйләнә ул.
Мортаза. Закировка цехта утырып сөйләве җиңел. Ә безнең эштә дус-ишсез алыш-биреш итеп булмый. Без Ааксимовка хромоникельле корыч биреп торганбыз икән, үз файдабыз өчен түгел лә ул. Аннан соң бит, Закирич, әйләнеш средстволарының тизрәк әйләнүе өчен көрәш барганда, складта запас тоту да мактаулы эш түгел. Максимовка корыч җибәрү турында кул куйганда сез үзегез шулай дидегез бит.
Рәхим (кызып). Хромоникельле корыч — дефицит ул бездә. Аның һәрвакыт запасы булырга тиеш. Ә сез мине запас бар әле дип ышандырдыгыз.
Мортаза. Миңа склад мөдире шулай дигән иде. Ә мин аңа ышандым. Менә монысы минем хата. Тикшерергә кирәк иде. Киләчәк өчен сабак бу.
Р ә х и м. Син инде бу сүзне беренче генә тапкыр әйтмисең миңа.
Мортаза. Нишлисең бит, Закирич. Тормыш. Руслар әйтмешли: век живи, век учись.
Рәхим. Ярын, калсын, иртәгә үк алып кайт та, Закировка тапшыр. Кара аны, Мортаза, үзең бар, икенче кешегә кушма.
Мортаза. Тыныч бул, Закирич, безнең егетләр, ул корычны заводка инде кайтарып та җиткергәннәрдер.
Рәхим. Монысы менә әйбәт хәбәр, молодец! (Мортаза кулындагы төргәкне күрсәтеп.) Бу нәрсә тагын синең?
Мортаза. Бастсн... Экспортный. Бик сирәк очрый торган мал. Миңсылуга дип алдым. Капшап кара әле спи аны, Закирич, капшап кара. Элегант!..
Рәхим (карап). Яхшы товар.
Мо р та за. Әйтергә дә түгел инде. Менә дигән! Үзе арзан. Әгәр кирәк дисәң, сиңа да алып киләм.
М и ң с ы л у чыга. Өстендә яңа күлмәк.
Мортаза. Исәнме, Мицсылу.
Мицсылу (бераз назланып). Хәзергә ярыйсы әле, рәхмәт.
Мортаза. Бу минем сиңа туй алды бүләгем, Мицсылу.
М и ң с ы л у (алып). Рәхмәт, Мортаза.
Рәхим. Кыйммәтле бүләк...
Мицсылу. Мин бик шат. (Бүлмәсенә юнәлә.)
Мортаза (әкрен). Әйдә керик әле, тагын бер бүләгем бар... (Мицсылу бүлмәсенә кереп китәләр.)
Рәхим (ишектән кергән Фәридәгә). Күрдеңме яшьләрне!
Фәридә (өстәлгә эскәтер җәя-җәя). Күрәм, күрәм, картым. (Чыга.) Р ә х и м (алып кайткан әйберләрен шкафка алып куя-куя, авыз эченнән көйли).
I
Тик ярата белгән кеше генә
Сагына шулай үзенең иркәсен...
Мортаза (чыгып). Дөрес, Закирич.
Рәхим. Я, туй кайчан итәбез соң әле?
Мортаза. Бер атнадан дип торабыз...
Рәхим. Бер атнадан? Туй? Яхшы!
Фәридә чәй приборлары алып чыга.
Фәридә. Менә чәй эчә торыгыз.
Рәхим. Ай, рәхмәт, карчыгым.
Әйдә, Мортаза, утыр.
Мортаза. Рәхмәт. Бик әзерләнәсез, кунак көтәсезме әллә?
Р ә х и м. Сигез ел күрмәгән дустым килә.
Фәридә. Сез дә китмәгез, Мортаза. (Чыга.)
Рәхим. Юк, юк, кая китсен. Баҗай буласы кеше ул минем. Заводта бүген ашыгыч эш юк дияргә мөмкин. Тик менә Уралдан киләчәк вагоннар... (Телефонда номерлар җыя.) Софронов, сезме бу? Әйе, Дәүләтбаев. Менә нәрсә, Сергей Яковлевич. Вагоннар килеп җиткәч тә, бушатырга булышыгыз. Әйе, әйе. Бер минут та простой булырга тиеш түгел. Бушатып бетергәч, миңа шалтыратыгыз. Әйе. Квартирага шалтыратыгыз. Кем? Сабуров? Нәрсә? Нәрсә ди? Әйтегез сез аңа, Сергей Яковлевич. Өйрәтмәсен ул безне. Аның киңәшләренең кирәге юк миңа. Мин үзем бик яхшы беләм нишләргә икәнен. Ул инженер булса, мин дә инженер. Куйсын! Теләсә әнә министрның үзенә барсын! (Трубканы куя.) Әйтерсең лә... (Кулын селти.)
М о р т а з а. Нәрсә, әллә инде Сабуров та сезне өйрәтергә башлаганмы?
Рәхим. Ерунда! Әйтерсең лә... әй. Әйдә, Мортаза, чәйлик әле бер. (Чәй ясый. Шкафтан графина алып, стаканга сала.) Мә, карчык күргәнче берәр стопка салыйк әле. Югыйсә беләсең, чәй белән сөттән башка нәрсә эчкәнне яратмый минем карчык.
Мортаза. Исәнлеккә, саулыкка!
Эчәләр.
Фәридә (кереп). Рәхим!
Рәхим. Бер генә стопка, карчыгым. Баҗай хөрмәтенә генә.
Фәридә. Теге, я бу уңай белән берәрли торгач, айга йөзгә тутырырсың шул син аны. (Өстәлгә әйберләр куя да кире чыга.)
Мортаза (кесәсеннән килеп чыккан бер кәгазьне Рәхимгә биреп) Истә чакта бирим әле, Закирич, үз вакытың белән кул куеп'бирерсец.
Р ә х и м. Нәрсә соң бу?
Мортаза. Май аенда ук әле, синец кушу буенча, Герасимовка бензин бирдергән идем.
Рәхим. Анда бит бары 300 литр турында сүз барган иде кебек.
Мортаза. Ә мин аңа аз гына арттырыбрак бирдем. Үзең беләсең, бик кирәк кеше ул безгә.
Рәхим. Мондый язуларны үз вакытында бир син миңа, Мортаза-
Мортаза. Ярый, Закирич. Монысы тик әле, онытылып кына йөргән
Миңсы л у чыга.
Р ә х и м. Һу, балдыз! Кил, утыр әле безнең янга.
М и ң сылу. Рәхмәт, җизни, утырмыйм.
Р ә х п м. Нигә алай?
М и ң с ы л у. Мортазага ачуым килде.
Рәхим. Ачуың килде, нәрсә өчен?
М н ң с ы л у. Килмәскә әллә... Мин аны ике көннән бирле көтеп тордым, ә ул минем өчен ике минут вакытын да кызгана.
Мортаза. Минем эшем бар бит, кадерлем.
М и ң сылу. Күрәм инде, күрәм.
Р ә х и м. Юк, юк, алай түгел, балдыз. Мортаза синең өчен үлеп тора. Мә әле, тот әле берне.
М и ң с ы л у. Кирәкми, җизни, эчмим.
Р ә х и м. Тот инде, тот.
Миңсылу. Синең хөрмәтеңә генә димәсәң... (Эчә.)
Р ә х и м. Күрдеңме?
Мортаза. Ялт иттерде түгелме соң?
Рәхим. Әйттем ич, сез менә дигән паралар.
Звонок.
Миңсылу. Үзем ачам. (Чыга.)
М и ң с ы л у (кереп). Ниндидер ят бер кеше, сине сорый.
Рәхим. Кем икән соң? Кунак көткәндә генә.
Мансур керә. Җнңелчә пальтодан. Кепкасын салып, кулына тоткан. Мәһабәт сынлы, алсу чырайлы, матур кеше. Куе, чал чәчләре артка каратып таралган. Кулында чемодан.
Мансур. Дөрес кердемме соң мин?
Рәхим. Белмим бит, сезгә кем кирәктер?
Мансур (көлеп). Әллә танымыйсың дамы?
Рәхим (кычкырып җибәрә). Мансур, дустым! (Кочаклашалар.)
Наилә белән Фәридә керә.
Мансур. Әх, шайтан! Симергәнсең. Кара инде бу җилкәләрне.
Рәхим. Ә син! Син үзең, дускай! (Мансурның җилкәсенә суга.) Фәридә. Нишләвең бу, Рәхим!
Рәхим. Нишләвемме?.. Әх, карчык, таныйсыңмы син бу ак аюны?
Мансур. Фәридә Сәлимовна! Исәнмесез! Күрешмәгәнгә никадәр вакыт...
Фәридә. Сигез ел! Сизелмичә дә үтеп китте диярлек.
Маису р. Дөрес түгел, Фәридә Сәлимовна, бик сизелерлек булып үтте безнең бу еллар. (Текәлеп карап.) Димәк, хәзер зур стажлы врач: инде, сез?
Ф ә р и д ә. Әйе, врач, ләкин...
Мансур. Әйтеп бетерегез, әйтеп бетерегез.
Фәридә. Соңгы дүрт елны эшләргә туры килмәде миңа.
М а н с у р. Авырдыгызмы әллә?
Фәридә (үзен гаепле хис итеп). Авырмадым авыруын да.
Мансур. Монысы шәп түгел, Фәридә Сәлимовна. (Наиләне күреп.) Наилә! Шундый зур булдыңмыни инде син?
Наилә. Исәнмесез, Мансур абый.
Рәхим. Консерваториядә укый.
М а н с у р. Консерваториядә? Ни өчен университетта түгел?
Наилә. Университетта музыка өйрәтмиләр.
М а н с у р (зур канәгатьләнү белән). Әйбәт! Бик әйбәт!
Мортаза (күрешеп). Таныш булыйк, Мортаза Шәрипов.
М а н с у р. Мансур Рафиков.
Рәхим (Мортазаны күрсәтеп). Минем уң кулым. Бергә эшлибез. (Мансурны күрсәтеп.) Ә бу, дүрт ел буе рабфакта бергә укыган иң якын дустым. Төзүче инженер. Сибиряк. Сугыш чорында...
М а н с у р. Сапер идем. Җимерергә дә, төзергә дә туры килде. (Миңсылуга игътибар итеп.) Миңсылу? Исәнмесез, Миңсылу! (Күрешәләр.)
М и ң с ы л у. Исәнмесез, Мансур абый.
Мансур (пальтосын сала-сала). Рөхсәт итегез.
Рәхим. Әлбәттә. (Пальтосын салырга ярдәм итә.) Менә шатлык! Нинди җилләр ташлады сине безгә?
М а нс у р. Москвага отчет белән килгән «идем. Кайтышлый ике көнгә Казанга, дус-ишләр янына туктарга рөхсәт алдым. Волгада коенырга, Кабан күлендә көймәдә йөрергә.
Р ә х и м. Дөрес эшләгәнсең. Туган-үскән җирне дә, иске дусларны да онытырга ярамый бит, ахрысы.
М а н с у р. Син зур заводта, зур кеше инде хәзер?
Р ә х и м. Коммерческий директор.
Мансур. Сугыш елларында да начар эшләмәгәнсеңдер дип уйлыйм.
Рәхим. Фронт өчен кирәк булгач тырыштык инде.
М а н с у р. Хәзер, хәзер ничек соң?
Р ә х и м. Хәзер дә сынатмыйбыз. Халыкны тыныч чор кирәк-яраклары белән тәэмин итәбез.
Мансур. Шәп, шайтан алгыры! (Кочаклап сөя.) Шат мин моңа, Рәхим дус, бик шат... Мин сине һәрвакыт элекке шикелле үк тырыш, эшчән, партиягә турылыклы кеше итеп күз алдына китерә идем. (Туры карап.) Димәк, ялгышмаганмын?
Рәхим. Юктыр дип уйлыйм!
М а н с у р. Яхшы. Ә менә бу, дустым, сиңа минем бүләгем. (Чемоданнан бер төргәк чыгара.) Казанга кайтырга булгач, бүләк алып килү турында уйладым, әмма моннан да кадерлерәк бүләк тапмадым.
Рәхим. Гаҗәп. Нәрсә икән ул?
М а н с у р. Безнең яшьлек хәтирәсе. Тирән һәм чын дуслыгыбызның билгесе итеп алдырган идек без аны. Мин аны фотографтан зурайтып алдым. Менә кара. (Төргәкне сүтә, анда Рәхим белән Мансурның бер-берсенә карап кул бирешеп төшкән рәсемнәре.) Әйтерсең, бер-беребезгә карап, мәхәббәт игълан итешәбез.
Рәхим (соң дәрәҗәдә шатланып). Ах, менә нәрсә бит ул! Бик рәхмәт, дустым. Беләсеңме, Фәридә, нинди истәлек бу?
Фәридә. Беләм, беләм. Үзеңдәге нөсхәсен югалткач, айлар буе аһ орып йөрдең.
Рәхим. Шулай шул. Исеңдәме, Мансур, ул турыда мин сиңа да язган идем.
Мансур. Шуңа күрә алып килдем дә. Кара аны монысын да югалтасы булма.
Рәхим. Юк, дускай, беркайчан да.
Наилә (сокланып). Нинди матур рәсем.
Рәхим. Әх, шайтан, бар иде яшь чаклар!.. (Рәсемнән күзен алып, Мансурга карый.) Синең чәчләрең нинди агарганнар хәзер.
М а н с у р. Сугыш үзенекен итте, дускай. Син нинди юанайгансың, күзлек кигәнсең.
Рәхим. Әйтмә, сукыраеп барам.
Мансур. Май күп ашаудан ул. Димәк, Фәридә Сәлимовна май белән күп сыйлый сине.
Рәхим. Ничек кенә әле! Балалар урынына тәрбияли.
Мансур. Димәк, тормышыңнан канәгать?
Р ә х и м. Тулысыңча. Кечерәк булса да, менә үз йортым бар. Особняк, үз бакчам. Әйдә күрсәтим әле. (Фәридәгә, әкрен генә.) Ә син, карчыгым, өстәл хәзерлә.
Мансур (Наиләгә). Әйдә син дә безнең белән, Наилә. Димәк, җырчы булачаксың?
Н а и л ә. Юк, композитор булу минем теләгем.
М а н с у р. Композитор? Әйбәт. Композиторлар бик кирәк безгә.
Бакчага чыгалар. Алар белән бергә Мортаза да чыга.
М и ң с ы л у. Кая, апа, булышыйм үзеңә.
Фәридә. Өстәлне уртагарак күчерикче, Миңсылу. (Күчерәләр.)
М и ң сылу. Булды бу.
Телефон шалтырый.
Миңсылу. Фу! (Барып телефонны выключать итеп куя.) Йөдәтмәсеннәр әле.
Ф'эридэ. Ярамый, Миңсылу. Рәхим ачулана аның өчен.
М и ң с ы л у. Кунак хөрмәтенә сүз әйтмәс әле.
Ф ә р и д ә. Ай-й, җил керә башлады, һава бозыла дип әйтимме.
Миңсылу (ишек янына килеп). Кара болыт чыккан ич. Бик кыздырган иде, мөгаен, яңгыр явар.
Фәридә. Яусын, бераз тузан басылыр.
Миңсылу. Нинди кызык кеше ул, апа. Гомер эченә мине бары бер ике генә күргәне бар аның, шулай да онытмаган. Әллә аның хәтере бик яхшы инде. (Көлеп.) Әллә үзем бик хәтердә калырлык сылу булганмын.
Фәридә. Яшь чак сылу чак шул инде ул, Миңсылу. Ә хәзер бит инде... Йә куй әле боларны.
М и ң с ы л у. Чәнечкеләр җитте, апа, пычаклар да җитте.
Рәхим (кереп). Я, карчыгым, булдымы инде?
Фәридә. Өстәл әзер, Рәхим, алып кер кунакны.
Рәхим (террасада). Әйдә, Мансур дус. Өстәлгә, өстәлгә рәхим ит. Әйдә, Мортаза, үз. Наилә кызым, күрсәт әле үзеңнең һөнәреңне.
Наилә керә. Рояль янына утырып, көчле дулкынлану белән уйный башлый. Р ә х и м рюмкаларга эчемлек сала.
Ф ә р и д ә. Менә бирегә утырыгыз, Мансур.
Мансур. Рәхмәт, Фәридә Сәлимовна.
Фәридә. Ә сез бирегә, Мортаза.
Мортаза. Рәхмәт.
Мансур. Наилә урыны менә биредә, минем янда.
Наилә, елмаеп, Мансурга баш ия.
Рәхим (рюмка алып). Ягез, кадерле кунагыбыз, минем якын дустым Мансур өчен. (Ишектә звонок.) Фу! Карчыгым, бар, кем генә булса да әйт, Рәхим өйдә юк диген.
Фәридә чыга.
М а н с у р. Бәлкп, бик мөһим һәм ашыгыч эш булыр.
Рәхим. Борчылма, дускай, эш качмый ул.
Мансур. Вакытында эшләмәсәң, кача да торган гадәте бар аның.
Р ә х и м. Качса да, зарар юк. Бүген иң якын дустым миндә кунак икән, мин апың ихтыярында.
Фәридә керә, кулында конверт.
Фәридә. Сине ашыгыч рәвештә заводка чакыралар, Рәхим. Машина җибәргәннәр, менә язу.
Рәхим (язуны укып). Менә ул... Бәла... (Чайкала.)
Фәридә (куркып). Рәхим! (Килеп Рәхимне тота.) Нәрсә бар, Рәхим, нәрсә булды сиңа?
Р ә х и м. Коточкыч хәл! (Язуны Мортазага бирә.) Мә, укы!
Мортаза (укып). Газогенератор? (Сүзсез катып кала.)
Фәридә Синең хәлең китте, Рәхим. Утыр; Кызым, аптечка.
Н а и л ә. Хәзер. (Китә.)
Рәхим (чайкалып, ишеккә бара). Пальтомны бир.
Фәридә. Синең хәлең юк, Рәхим.
Рәхим. Пальтомны бир. (Мансурга.) Гафу ит, дус. Миңа заводка барырга кирәк. Күрәсең, көтелмәгән хәл... Зур авария... (Мортазага нидер әйтмәкче була да, әйтми. Чыгып китә.)
Мансур белән Мортаза аның артыннан чыга. Яшен яшьнәп, күк күкри.
М и ң с ы л у. Апа, яшенле яңгыр, давыл башланды, ишекне ябыйммы?
Фәридә Рәхимнәр артыннан чыга, Ми ңсы л у терраса ишеген яба. Наилә керә, кулында аптечка.
ПӘРДӘ
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Бакыйга шул ук бүлмәдә бара. Пәрдә ачылганда Фәридә телефонда сөйләшә. Наиләнең борчылуы йөзенә чыккан; ишек янында басып тора, Фәридәнең һәр сүзен йотардай булып тыңлый.
Фәридә. Нигә хәзергә кадәр кайтмый соң ул? Ничек мин борчылмыйм ди, Василий Кузьмич. Гомер эченә бер күрелмәгән хәл бу. Төн үтте, көн үтеп бара... Ә ул һаман юк. Әйтегезче, нинди авария соң ул кадәр? Шулай дисез бит сез әнә... Артык берни дә юк, дисез. Ничек?.. Рәхимгә шалтыратырга кушарсыз? Бик яхшы. Үтенәм сездән, Василий Кузьмич. Кайта алмый икән, зинһар, шалтыратсын. Сез аңа, өйдә бик борчылалар диегез. (Трубканы куя.) Уф! Акылдан шашарга мөмкин болай. (Хәлсезләнеп, креслога утыра.)
Наилә. Әни, әллә мин заводка барып килимме?
Фәридә. Ни өчен?
Наилә. Ниләр бар икән? Бәлки...
Фәридә. Кирәкми! Беләсең, әтиең үз эшенә тыгылганны яратмыйк (Пауза.) Нинди гөнаһ шомлыгы булды соң бу? Җитмәсә, Мансур килгәч кенә. Рәхим аны шундый көтеп алган иде...
Наилә. Гаҗәп бер кеше икән ул Мансур абый. Бар нәрсә белән дә шундый кызыксына, сораша...
Фәридә. Табигате шундый инде аның.
Най л ә. Заводтагы күңелсезлек өчен ул да бик борчыла. Безнең белән бит төн йодламады, диярлек.
Фәридә. Әйе, йокламады...
Н а и лә зур фикус янына бара, аның яфракларын карый. Кинәт берсен ачу белән өзеп ала.
Шаштыңмы әллә син, Наилә?.. Нигә өздең ул яфракны?
Н а и л ә. Тут төшкән аңа, корый башлаган. Менә кара. Туфрагын йомшартырга кирәктер, бәлки.
Ф ә р и д ә. Юк, юк, тимә, имгәнүе бар...
Наилә (кискен). Ә болай бөтенләй коруы мөмкин.
Пауза. Фәридә гөл чүлмәген яктыгарак күчереп куя. Наилә, рояль янына утырып, уйнарга теләп карый да торып китә. Уйланып катып калган Фәридә кинәт телефонга килә, номерлар җыйный.
Фәридә. Дәүләтбаев кабинеты белән тоташтырыгыз. Җавап бирми? Тагын бер кат шалтыратыгыз! (Пауза.) һаман җавап юк. (Бераз паузадан соң.) Дәүләтбаев кабинетын бирегез. Кем бу? (Кинәт кычкырып.) Рәхим, синме бу?.. Ни булды сиңа, Рәхим? Кая югалдың? Мине тиз генә көтмәгез дип бер шалтыратгың да, шуның белән бетте. Ни бар соң ул кадәр? Куркынычлы берни дә булмагач, нигә соң хәзергә кадәр кайтмыйсың? Кунакны ташлап киттең дә... Ярый, ярый әйтермен. Өйдә юк. Шәһәргә чыкты. Ни өчен шулай сөйлисең, Рәхим? Әйе, я! Ничек? Рәхим, Рәхим, Рәхим!.. (Трубканы куеп.) Аңламыйм, бер вакытта да аның болай сөйләшкәне юк иде.
Наилә. Чынлап та, әни, нәрсә бар икән соң шул кадәр куркыныч?
Фәридә. Белмим инде, белмим, белмим... (Нишләргә белми аптырап йөри.)
Наилә. Әни...
Телефон шалтырый.
Фәридә. Сабыр ит. (Телефон трубкасын алып.) Әйе. Сезме бу, Григорий Павлович? Исәнмесез! Әйе. Юк, кайтмады әле. Заводларында булдыгыз? Зур хәлләр?! Юк, сез туры әйтегез, Григорий Павлович. Мине тынычландыру кирәкми. Нәрсә? Телефоннан сөйләргә ярамый. Григорий Павлович, сез өйдә буласызмы әле? Мин сезнең янга барып килмәкче идем. Әйе, хәзер үк. (Трубканы куя.)
Наилә. Әти турында сорашыргамы?
Фәридә. Әйе. Әгәр дә әтиеңә андый-мондый ярдәм кирәк булса...
Наилә. Нинди ярдәм?.. Нинди ярдәм итә ала ул Григорий Павлович.
Фәридә. Зур ярдәм итә ала ул, бик зур. Таныш-белешләре күп аның.
Наилә. Бәлки, авариядә, чынлап та әти гаепледер?
Фәридә. Сөйләмә юкны, эч пошырып. Аның нинди гаебе булуы мөмкин.
Наилә. Турыдан-туры түгел, билгеле. Ләкин бит әти — директор. Аның әнә соңгы вакытларда эшенә салкын карашын тәнкыйтьләгәннәр бит. Кичә ишеттең ич Хәйдәрнең сүзләрен. Мортаза абыйның да гаебе бардыр, бәлки, монда. Язуны укыгач, әтинең аңа ничек караганын күрдеңме син?
Фәридә (башыннан күңелсез уйларын куып җибәрергә теләгәндәй). Җитте, җитте. Сөйләмә юк-барны. (Китәргә ашыгып.) Әгәр Мансур абыең сораса, әйт: әни хәзер кайтып җитә, диген.
Наилә. Әни! Сиңа, Григорий Павлович янына түгел, бәлки, заводка, әтинең үз янына барырга кирәктер?
Фәридә. Ярый, ярый, үзем беләм мин. (Кызу гына чыгып китә.)
Наилә (ялгыз). Нәрсә булды соң бу? (Уйланып.) Фу, әйтерсең лә, ниндидер бәхетсезлек килә безнең өстебезгә. Хәйдәр килеп чыкса иде ичмасам. Минем язуны алган булырга тиеш бит инде ул. (Террасага чыга. Әйләнеп керә дә рояль янына утыра. Теләр-теләмәс кенә уйный башлый. Уңышлы алынган аккордлар аны уенга мавыктырып алып кереп китәләр. Ул барган саен дәртләнебрәк, уйный башлый һәм җырлый.)
Шаулый урманнар, чайкала диңгез...
Чайкала диңгез...
(Авыз эченнән көйләп, уйнавын дәвам итә. Туктый. Пауза.) Кара, матур гына көй килеп чыкты ич. (Уйный.) Хәйдәр ни әйтер икән? Хәйдәр?.. Менә нинди тиле кыз мин. Бар нәрсәне Хәйдәргә ошау-ошамау белән бәһалим. Ничек соң әле минем уйларыма кереп уралды ул егет? (Уйный.)
Туган илем син, кадерле анам, Кадерле анам, сөенечем минем...
Звонок. Наилә ишек ачарга чыга. Бераздан Мансур белән әйләнеп керәләр.
Мансур. Рәхим һаман кайтмадымы әллә?
Н а и л ә. Юк.
М а н с у р. Алай... Әтиең эшләгән җиргә баргалаганың бармы синең, Наилә?
Ы а и л ә. Бар. Бигрәк тә клубларында еш булам.
М а н с у р. Ничек соң, завод кешеләре белән аралашамы әтиең?
Наилә. Бик сирәк. Шулай да завод директоры Василий Кузьмич еш кына була бездә. Әтине ярата ул.
Мансур. Әйбәт. (Пауза.) Рәхим шалтыратмады дамы?
Наилә. Әни үзе шалтыратып сөйләште.
М а н с у р. Кайчан кайтуы турында әйтмиме соң?
И а и л ә. Юк.
Мансур. Алай... (Пауза. Мансурның йөзендә нык борчылу сизелә.)
Наилә. (Мансурга урын тәкъдим итеп). Утырып торыгыз, Мансур абый. Арыгансыз, ахры.
Мансур. Юк, арымадым. (Ачылып.) Бөтен Казанны диярлек әйләндем, ләкин арымадым.
Наилә (Мансурның да, үзенең дә борчулы уйларын куарга теләгәндәй). Ошыймы соң сезгә безнең Казан, Мансур абый? Бүгенге Казан?
М а н с у р. Ошый. Күп кенә яңа йортлар салынган. Урамнарда агачлар тезелеп үсеп тора...
Наилә. Үзгәреш зур алайса?
М а н с у р. Зур.
Наилә. Нигә сез бөтенләйгә Казанга кайтмыйсыз, Мансур абый? Биредә бит туган-үскән җирегез сезнең.
М а н с у р. Кайта алмыйм мин, Наилә.
Наилә. Казанны яратмыйсызмььни?
М а н с у р. Казанны яратмаганнан түгел, ә Себерне, Себерне яратканлыгымнан кайтасым килми минем.
Н а и л ә. Суык ич анда — Себердә.
Мансур. Суык, бик суык. Кайчан шундый чатнама суыклар, әче бураннар була, тынны куыра. Ләкин сибиряк өчен берни түгел алар. Элек мин үзем дә Себсрдән курка идем. Бала чагымнан кереп калган ул курку. Себер мина кар, боз белән капланган иксез-чиксез дала, аю, бүреләр белән тулы кара урман гына булып күренә иде. Патша вакьь тында шулай булган да ул. Анда бары тик ирек даулап көрәшүчеләрне сөргенгә генә җибәргәннәр. Ә мин ВУЗ бетергәч, Себергә үзем теләп киттем. Инженер булып завод төзергә бардым. Юллар, шахталар төзүдә катнаштым. Тау-ташлар җимерергә, урманнар аша юл салырга күп кенә туры килде безгә. Хәзер инде менә яңа завод төзи башладык. Гигант завод. Аның тирәсендә зур йортлар төзибез, яңа шәһәр. Ә безнең мичуринчылар җимеш бакчалары үстерәләр. Берничә елдан үзебезнең Себер алмасы, Себер кавыны, Себер карбызы булачак. Ул гына да түгел. Андрюша исемле бер егетебез апельсин белән лимон үстерү турында хыяллана. Уйлап кына кара син. Наилә, салкын Себердә — апельсин!
Н а и л ә (әсәрләнеп). Искиткеч!..
Мансур. Була, кай араларда бик авыр чаклар да була. Себернең кырыс табигате җиңел генә баш ияргә теләми безгә. Юлларыбызны кар күмеп китә, җимеш бакчаларыбызны суык һәлак итә. Ә без аның саен кискенрәк чаралар белән көрәшә башлыйбыз. Күңелле анда безнең тормыш, бик күңелле. Әйе, әйе, мондагыча гына түгел, бездә ул аеруча күңелле. Себерчә! Наилә, кил безгә, Себергә. Композиторлар өчен кин колач белән эшләрлек эш бар бездә.
Наилә. Нигә бармаска ди, барам.
Мансур. Чын, чын кил, Наилә. (Пауза.) Син ниндидер мин ишетмәгән яңа көй уйный идең, Наилә. Бик матур көй. Нинди көй ул?
Н а и л ә. Үз иҗатым.
Мансур. Үз иҗатың? Әйбәт. Әллә тагын да бер уйнап күрсәтәсеңме?
Наилә. Әгәр теләсәгез.
Мансур. Уйна әле, Наилә.
Наилә. «Туган илем син» дип атадым мин бу көйне. (Уйный һәм җырлый.)
Ашкына күңелем, матур кырларга, Матур кырларга, киң далаларга, Туган илемнең тиңсез зурлыгын Көйләргә салып җырлар җырларга. Эх!..
Туган илем син, кадерле анам, Кадерле анам,—сөенечем минем, Йөрәгемә дәрт, яшәргә дәрман, Яшәргә дәрман бирүчем минем. Шаулый урманнар, чайкала диңгез, Чайкала диңгез, чакырып хезмәткә, Сайрый сандугач, тирбәлә гөлләр, Тирбәлә чакырып, якты иҗатка. Эх!..
Туган илем син, кадерле анам,
Кадерле анам, — сөенечем минем,
Йөрәгемә дәрт, яшәргә дәрман,
Яшәргә дәрман бирүчем минем.
(Уйнап бетерә, Мансур дәшми.)
Күрәм, ошамады сезгә.
Мансур. Ошады.
Җиңел көй, ашкынулы көй.
Уңышың белән котлыйм, котлыйм, Наилә!
Н а и л ә. Рәхмәт.
М а н с у р. Ә сүзләре кемнеке?
Наилә. Анысын да үзем яздым.
Мансур. Шагыйрә дәмени әле син шулай?
Наилә. Ара-тирә язгалыйм. Иптәшләрем болай ярыйсы дип табалар.
Мансур. Менә ничек? Әйбәт. Талантың өчен шат мин синең. Тик кара аны, масая күрмә. Масаю—талант һәлакәтенең башы ул.
Н а и л ә. Минем бер иптәшем дә нәкъ шулай дигән иде.
Манс у р. Дөрес әйткән. Кешене һәлакәткә илтә торган куркыныч чир ул масаю. (Пауза.) Фәридә Сәлнмовна кайда сон әле?
Н а и лә. Әтинең якын бер иптәше, дусты бар. Әти шикелле үк ул да зур бер заводта коммерческий директор. Әни аның белән сөйләшергә дип китте.
М а н с у р. Рәхим турындамы әллә?
Наилә. Әйе... Әйтегез әле, Мансур абый, заводтагы авариядә әтинец әгәр бер-бер төрле гаебе була калса, ул турыда киңәш һәм ярдәм сорап, заводтан бөтенләй читтә торган дус-ишләргә бару, дөрес юлмы, сезнеңчә?
М а н с у р. Син үзең ничек уйлыйсың?
Наилә. Минемчә, дөрес түгел.
М а н с у р. Билгеле, шулай. Дус-иш аша гаебеңне ябып калырга тырышу үзең өчен дә, дусың өчен дә баз казу ул.
Н а и л ә. Шул, шул.
М и ң сылу (үз бүлмәсеннән чыгып бакчага узышлый). Биредә бөркү бит, нишләп бакчага, беседкага чыгып утырмыйсыз.
М а н с у р. Чынлап та шулай. Әйдәгез, әйдә, чыгабыз.
Наилә. Әйдәгез.
Чыгалар. Звонок. Н а и л ә йөгереп керә дә ишек ачарга чыга. Бераздан Хәйдәр белән әйләнеп керәләр.
Наилә. Мин сине бүген сәгатьләп түгел, минутлап көттем, Хәйдәр. Алдыңмы минем язуны?
Хәйдәр. Алдым. Заводтан ук үзем дә синең янга килү турында уйлап чыккан идем. Кайтсам, синнән хат.
Наилә. Нигә чакыра дип гаҗәпләнгәнсеңдер, бәлки.
Хәйдәр. Юк, нигә? Без кичә якын дуслар булырга сүз куешкан идек ич. Ә дуслар һәрвакыт бер-берсенең хәлен белеп торырга тиешләр.
Наилә. Дөрес. (Паузадан соң.) Сөйлә әле заводта ниләр бар?
Хәйдәр. Ничек дип әйтергә сиңа. Бүген төнлә өермә иде заводта. Көчле давыл...
Наил ә. Ничек, давыл?
Хәйдәр. Кинәт авария булды, цехлар туктадылар. Сигез цехның дүртесе сафтан чыкты. Кешеләрнең йөрәге тибүдән туктаган кебек булды. Бар да тын калдылар. Минутлар үтә, эшчеләр станоклары янына басканнар да тынып калганнар. Юк, моны давыл алдындагы шомлы тынлык белән дә чагыштырып булмый. Бу башка, бөтенләй башка... Шуннан... шуннан башланды! Әй! Әгәр син эшчеләрнең аварияне тизрәк бетерү өчен күрсәткән кыю эшләрен күрсәң иде... Искиткеч! Хәзер инде цехлар тулы ход белән эшлиләр. Авария аркасында килгән, зыянны эшчеләр бүген үк каплап бетерәбез, диләр.
Наилә. Ә мин шундый курыккан идем. Димәк, борчылырлык берни дә юк.
Хәйдәр. Алай түгел, Наилә. Борчылырлык бик күп нәрсә бар монда. Бик күп... Безнең эшебездә беркайчан да авария булмаска тиеш. Булган икән, димәк, кемнең дә булса хатасы, гаебе бу, ә кечкенә бер хата үзе белән зур бәлаләр алып килүе мөмкин. Шунысы куркыныч аның.
Наилә. Авариядә гаепле кеше кем?
Хәйдәр. Ул әле ачык түгел. Авариянең төп сәбәпләрен аныклау өчен комиссия эшли.
Н а и л ә. Әтинең гаебе юктыр бит, Хәйдәр?
X ә й д ә р. Турыдан-туры юк, билгеле. Ә менә снабжение бүлеге начальнигының ярдәмчесе...
Н а и л ә, Мортаза абый?
Хәйдәр. Әйе. Аның эшләре заводны авариягә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булырга тиеш.
Н а и л ә. Кем әйтә аны?
Хәйдәр. Халык күзе барын да күрә ул. Аның артык елмаюында да, ялагайлануында да мәкерлек ята, минемчә.
Наилә (паузадан сон). Хәйдәр, сөйләш син әти белән. Ачыктан-ачык, коммунистларча. Эш турында да, Мортаза турында да.
Хәйдәр. Үзем дә шулай унлаган идем, уйлавын. Тик белмим...
Наилә. Әти ул намуслы кеше, Хәйдәр. Партиядә тормаса да, йөрәге белән большевик. Лцлар ул барын да. Сөйләшик без аның белән бергәләп. Безнең хәзер ярдәмчебез дә бар.
X ә й д ә р. Кем?
Наилә. Мансур абый. Әтинең якын дусты дип сөйләгән идем ич.
Хәйдәр. Әйе, әйе.
Н а и л ә. Кичә син китеп озак та тормадың, ул килеп төщте безгә. (Рәсемгә күрсәтеп.) Менә кара, студент чакларында төшкәннәр.
Хәйдәр (сокланып). Яхшы рәсем.
Наилә. Хәзер!.. (Террасага йөгереп бара. Мансурга очрый.)
Мансур. Кайда торып калдың син, Наилә?
Н а н л ә. Таныш булыгыз, Мансур абый. Минем якын танышым Хәйдәр. Иртән сөйләгән идем ич сезгә аның турында.
Мансур. Әйе, әйе. Заводта яңа хәрәкәт башлаучы мастер. Бик шәп.
Хәйдәр (күрешеп). Хәйдәр Гайсин.
Мансур. Мансур Рафиков.
Хәйдәр. Мансур Рафиков? Гафу итегез, гвардия инженер-полковник сез буласызмы әллә?
Мa н сур. Әйе, мин булам. Каян беләсез мине?
X ә й д ә р. Сез бит безнең армиядә хезмәт; иттегез. Алдан юл салып, Берлинга кадәр алып бардыгыз.
Мансур (Хәйдәргә). Димәк, сез дә генерал-полковник Рыбалко армиясендә хезмәт иттегез?
Хәйдәр. Так точно, иптәш гвардия инженер-полковник.
Мансур. Кем булып?
Хәйдәр. Танк йөртүче идем.
Мансур. Алайса, без Берлинны бергәләшеп алганбыз икән.
Хәйдәр. Мин шул нәкъ Берлинга килеп кергәч кенә яраландым. Бөтенләй- алып бетергәнче сугышырга туры килмәде. Праганы азат иткәндә дә катнаша алмадым.
Максур. Бик җайлы булып чыкмаган икән шул. Нишлисең бит, сугыш. Хәзер заводта эшлисезме?
Хәйдә р. Әйе
Мансур. Әле сез заводтанмы?
Хәйдәр. Әйе.
Мансур. Анда нихәлләр?
Хәйдәр. Бар да тәртиптә, иптәш Рафиков. Цехлар барысы да тулы ход белән эшлиләр.
Майсур. Тулы ход белән? Әйбәт, бик әйбәт. Рәхимне күрдегезме анда?
X ә й д ә р. Күрдем. Мин кайтыр алдыннан гына безнең цехта булды.
Мансур. Соң?
Хәйдәр. Цехларның ничек эшләвен тикшереп йөри иде, булса кирәк.
Мансур. Менә ничек. Яхшы бу. (Бераз паузадан соң.) Димәк, шулай, иптәш Гайсин, яңа хәрәкәт башладыгыз?
Хәйдәр. Хәрәкәт дип... Хәрәкәт түгел әле ул. Бары так тәкъдим генә.
Мансур. Халык күтәреп алырга лаеклы тәкъдим булса, ул инде үзе хәрәкәтнең башы дигән сүз. Парткомның фикере ничек соң?
Хәйдәр. Яхшы дип таба. Дөресрәге, партком секретаре Николай Петрович Миронов башлап үзе салды оеткыны.
Мансур. Николай Петрович? Инженермы?
Хәйдәр. Әйе. Инженер-механик. Без әле аны өч ай элек кенә парткомга сайладык.
Мансур. Сул як яңагында бераз яра эзе дә бармы?
Хәйдәр. Әйе бар... Сез беләсезме әллә аны?
Мансур. Бергә укыдык. Ул, Рәхим һәм мин шәрикләр идек. Шәрикләр генә түгел, якын дуслар.
М и ңс ы л у үз бүлмәсенә уза.
Миронов — партком секретаре, ә? Оеткыны ул салды дисең, ә? Әйбәт бу. Беләм мин аны, зирәк большевик ул. Алайса тәкъдим начар булмаска тиеш синең. Сөйлә әле, сөйлә. Миронов турында да, тәкъдимегез турында да, заводыгыз турында да.
Хәйдәр. Сез безнең заводка килегез, Мансур абый.
Мансур. Барам, әлбәттә, барам. Мироновны да күрергә кирәк, миңа. Әйдәгез әле, әйдә. Бакчага чыгып сөйләшик. Анда шәп, җиләс.
(Наиләгә.) Менә нинди егет икән синең дусың, Наилә. (Чыгалар.)
Пауза. Бераздан Фәридә кайтып керә. Бнк борчулы.
Фәридә. Эшең жайлы булса, бар да дус сиңа, ә бер бәлагә тарсаң...
Наилә (әнисенең кайтканын күреп, йөгереп керә). Күрдеңме, әнт Григорий Павловичны?
Фәридә. Күрдем.
Наилә. Соң ничек?
Фәридә (кулын селтәп). Әй, сөйли шунда.
Наил ә. Минемчә, юкка бардың син аңа, әни. Синең кая киткәнеңне әйткәч, Мансур абыйның да кәефе китте.
Фәридә. Син аңа юкка сөйләгәнсең.
Наилә. Ничек, мин ялганларга тиеш идеммени?
Фәридә. Юк, нигә...
Наилә. Заводның партком секретаре Миронов Мансур абыйның ла, әтинең дә бергә укыган дусты икән ич. Минемчә, иң элек аның белән сөйләшергә иде.
Фәридә. Мансур абыең өйдәме әле?
Наилә. Хәйдәр белән сөйләшеп утыралар.
Фәридә. Бар, кызым, Мансур абыеңа әйт әле. Әни көтә сезне диген.
Наилә. Хәзер. (Китә.)
Фәридә. Рәхим һаман юк...
Пауза. Мансур керә.
Мансур. Минемчә, сез артык борчыласыз, Фәридә Сәлимовна.
Фәридә. Заводта авария өчен нигә бер Рәхим генә гаепле булырга тиеш? Аңламыйм.
Мансур. Кем әйтә аны шулай дип?
Фәридә. Барсы да.
Мансур. Ничек барсы да? Сезнең заводта булганыгыз юк. Рәхимнең үзен күреп сөйләшкәнегез юк.
Фәридә. Сөйләштем. Әле генә аның иптәше белән сөйләштем. Сез бит Рәхимне күптәннән беләсез, Мансур. Якын дуслар аның белән...
Мансур. Тынычланыгыз, Фәридә Сәлимовна, кемнең дә булса икенче бер кешенең ярдәменә Рәхим мохтаж булмас дип ышанам мин.
Әкрев гсиә Рәхим кайтып керә. Ул бик арыгая^ талган. Сәхнәдәгеләрне күрмичә, сүзсез генә үз кабинетына кереп югала.
Фәридә. Ул ничек сулган. (Аның артыннан ишеккә бара.)
Мансур (акрын). Фәридә Сәлимовна, сез инде мөмкин кадәр, борчымаска тырышыгыз аны. Ашатып-эчертегез дә, йокларга яткырыгыз. Аның өчен йокы иң яхшы дәва хәзер. Безне күрмәде ул. Мин бераз урамнан әйләнеп керәм. Сораса, өйдә юк диярсез...
Фәридә Рәхим бүлмәсенә кереп китә.
Алай... Фәридә Сәлимовна минем Рәхимгә ярдәм итүемне сорый.., Күрәм, чыннан да, ул ярдәмгә мохтаҗ. (Китә.)
Әкрен генә караңгы төшә. Миңсылу сүзсез генә чыгып китә. Бераздан Мориа за белән әйләнеп керәләр. Мортазаның кулында зур гына төргәк.
Миңсылу. Нишләп син алай кыз янына килгән егетләр кебек, тәрәзә чиертеп кенә йөрисең?
Мортаза. Звонок шалтыратып борчымыйм дидем. Баҗай өйдәме?
М и ң с ы л у. Әле яңа гына кайтты. Нәрсә бар соң заводта ул кадәр?
Мортаза. Бар анда хәлләр...
Миңсылу (кулындагы төргәкне күрсәтеп). Нәрсә бу?
Мортаза. Сиңа, кадерлем, синең өчен...
Миңсылу. Сандык дип әйтимме?
Мортаза. Тс-с!.. Әйдә керик әле. (Миңсылу бүлмәсенә кереп китәләр.)
Террасада Хәйдәр белән Наилә күренә.
Хәйдәр. Мортазамы?
Наилә. Ул. Башка вакытта шау-гөр килеп керә торган иде, ә бүген песимени?
Хәйдәр. Хәйләкәр кеше ул.
Наилә. Ә без бит аны бик яхшы кеше дип уйлый идек.
Хәйдәр. Андый яхшылардан ераграк булу яхшырак. (Кул биреп.) Ярый, иртәгә алайса. Рәхим абый да бераз ял итсен.
Наилә. Көтәм, Хәйдәр, кил.
Хәйдәр. Киләм, Мансур абый белән дә озак итеп сөйләшәсем килә әле минем... Әйдә озат аз гына.
Наилә. Әйдә. (Китәләр.)
Пау.за. Бераздан Миңсылу белән Мортаза чыга.
М и ң с ы л у. Нәрсә ул сандыкта, Мортаза?
Мортаза. Әйттем ич инде — туй бүләге.
II а и л d керә^ дә, ишек пәрдәләренә яшеренеп, тукталып кала.
Миңсылу. Алайса нигә күрсәтмисең?
Мортаза. Көне җиткәч, сиңа сюрприз ясыйсым килә. Тик кара аны, сөеклем, берәүгә дә күрсәтмә.
Миңсылу. Белмим, нинди серле сандыктыр ул синең.
Мортаза (акрын). Серле? Нинди серле булсын! !Һич! Ярый, минем бик ашыгыч барасы җирем бар. Киттем хәзергә. (Ишеккә бара. Наиләне күреп.) Наилә?!
Наилә. Әйе, мин.
Мортаза. Син биредә идеңме?
Наилә. Яна гына кереп киләм бит, күрәсез.
Мортаза. Болай гына сорыйм, сандугачым, болан гына... (Чыгарга бара.)
Н а и л ә. Бер генә минутка, Мортаза абый. (Йөзек биреп.) Мәгез- Мортаза. Бу нәрсә тагын? Наилә. Миңа кирәге юк аның.
Мортаза. А, юк, балдызкай! Бер биргән бүләкне кире кайтармыйлар. Мә, юләрләнмә, алтын бит бу.
Н а и л ә. Алыгыз. (Бирә дә, кызу гына китеп бара.)
Мортаза. Ни дигән сүз инде бу? Менә юләр кыз. (Кызу гына чыгып китә.)
Ай с ы л у га әйтергә белми тора да Мортаза артыннан чыга.
ПӘРДӘ
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
БЕРЕНЧЕ КАРТИНА
Рәхим кабинеты. Төн. Өстәлдә зәңгәр абажурлы лампа яна. Сәхнәдә Р ә х и м һәм Фәридә.
Р ә х и м. Мансур һаман кайтмадымы?
Фәридә. Юк... Мөгаен, ул элек бергә укыган иптәшләренең берәрсе янына киткәндер. Бая шулайрак сөйләгән иде.
Рәхим (ачынып). Ул килгәч кенә, каян килеп чыкты бу бәла! (Ачулы.) Эх, шайтан алгыры!..
Фәридә. Ә син, ул кадәр борчылма. Рәхим.
Рәхим (кискен). Ничек мин борчылмыйм, ди? Әнә нәрсә диләр бит алар: имеш, мин эшемә җавапсыз карыйм. Янәсе, гамьсез кеще мин, уяулыгымны югалтканмын. Ә мин бит үз заводымның даны өчен, бөтен көчем, сәләтемне бирдем. Күпме файда китердем мин ватан өчен! Күпме файда! Юк, аларның берсен дә күрергә теләмиләр бүген. Хурлыгы ни тора? Суд тикшерүчеләресыман миннән сорау алалар бит. Әйтерсең лә, корткыч мин, завод шартлатучы. Юк, мин үз өстемә алай пычрак ташларга ирек бирмәм, бирмәм.
Фәридә. Тынычлан, Рәхим.
Рәхим. Ярый, алар әйткәнчә, мин ялгышканмын да ди, шуның аркасында цехлар берничә сәгатькә туктап та торганнар ди. Бу бит әле завод шартлаган дигән сүз түгел. Эштә булмый торган хәлмени бу?..
Фәридә. Комиссия членнары кемнәр соң?
Рәхим. Күп анда вәкилләр. Обкомнан да, министерстводан да, парткомнан, завкомнан да...
Фәридә. Партком секретаре Миронов үзең белән бергә укыган иптәшең ич. Ул нәрсә ди соң?
Р ә х и м. Иптәш?.. Әйтә ул иптәш...
Фәридә. Шулай да сөйләшеп карар идең аның белән.
Р ә х и м. Беләм ич мин Мироновның характерын. Нәрсә турында сөйләшим аның белән.
Фәридә. Директор итәбез дигәч тә, ни әйттем сиңа, Рәхим. Шундый җаваплы эшкә алынма, дидем. Ә хәзер, әнә ничек булып чыкты.
Рәхим (кычкырып). Калдыр, зинһар!..
Мортаза (ишек шакып). Рөхсәт итегез.
Рәхим. Керегез.
Мортаза (кереп). Хәерле кич, Фәридә ханым, хәерле кич, Рәхик< Закирич.
Фәридә. Үтенәм сездән, Мортаза. Зинһар тынычландырыгыз Рәхимне. Югыйсә күрәсез...
Мо р таза. Хафаланмагыз, Фәридә ханьим. (Фәридәгә чыгып китәргә ишарә ясап.) Искитәрлек берни дә булганы юк заводта. Эш булгач, төрле хәлләр булуы бик табигый ул.
Фәридә чыга.
Мин яңа гына Ильясов янында булдым. Беләсең бит, атаклы юрист ул. Минем дус кеше.
Рәхим. Соң?
Мортаза. Киңәштем аның белән. Ул әйтә: мине дә, сине дә шулай ук җавапка тартырлык эш күренми, ди. Уголовный кодекс буенча барлык статьяларны аңлатып чыкты.
Рәхим. Нигә кирәге бар биредә уголовный статьяларның?
Мортаза. Ничек кирәге юк? Ишеттең ич, нинди гаеп ыргытмакчы булалар безгә. Имеш, без, шундый дефицит корычны читкә биреп, уголовный җинаять эшләгәнбез. Сизеп торам, судка куймакчы булалар алар эшне.
Р ә х и м. Куймаслар, куя алмаслар.
Мортаза. Анысы менә билгесез. Директор ничек карар бит мәсьәләгә. (Пауза). Сөйләш син, баҗай, Василий Кузьмич белән. Сине ярата, тыңлый ул сине. Эшне зурга җибәрергә ирек бирмәсен.
Рәхим. Әиә тикшерсеннәр. Барсы да ачылыр.
Мортаза. Юк, Рәхим Закирич, син алай өстән генә карама. Җиңел генә үтми бу хәл. Синең белән мине, руслар әйтмешли, козел отпущения итүләре бик мөмкин.
Рәхим. Юк, гаепсез кешене гаепләү мөмкин түгел ул бездә.
Мортаза. Кешеләргә син артык ышанасың, Закирич. Барысын да үзең шикелле үк туры, гадел итеп күрәсең килә. Ә кешеләр әнә үз гаепләрен башкаларга аударырга гына торалар.
Рәхим. База алмаслар.
Мортаза. Закиров әнә синең белән мине гаепләргә азапланмыймыни?
Р ә х и м. Эш алайга китсә, Закиров үзе күбрәк җавап бирергә тиеш.
Мортаза. Ә мин шулай да директор исеменә менә мондый аңлатма язып бирүне кирәк саныйм. (Язу бирә.) Синең исемнән бирсәк, тагын да яхшырак.
Рәхим (укып). «Яңа клапаннар ясау турында цех начальнигы Закиров моннан бары тик ике генә көн элек белдерү ясады. Ул Ничек?
Мортаза. Укып чык.
Рәхим (күз йөртеп). Бу бит дөрес түгел. Закировның безгә ул турыда әйткәненә атнадан артык инде. Инженерлар, техниклар әйтүенә дә ике атиалап бар.
Мортаза. Эш арасында, аяк өстеннән генә әйтеп үтелгән сүз — сүзгә исәпләнми. Бигрәк тә ул документ була алмый. Безнең бүтән эшебез дә аз түгел. Аны синең дә, минем дә онытуыбыз мөмкин. Аннан соң андый гомумән сүзләр киңәшмәләрдә һәм җыелышларда да аз сөйләнмиләр.
Рәхим (укып). «Төп гаеп цех начальнигы иптәш Закировка кайтып кала». Да?..
Мортаза. Нигә, дөресе шулай түгелме әллә? Уйлап кара, Закирич. Ул үзе әнә ниләр сөйли бит: имеш, бар гаеп синең белән миндә дип бөтенесен безгә аудармакчы була. Көрәш законы каты бит: я сине егалар, я син егасың. Минемчә, иң яхшысы, эшне ул дәрәҗәгә җиткермәскә кирәк.
Рәхим. Эш мондый аңлатмалар язуга барып җитмәс дип уйлыйм.
Мортаза. Без бит синең белән партиясез кешеләр, бездән бер генә җавап сораячаклар, бары тик юридик яктан гына. Ә эш зурга китеп, юридик төс алмасын өчен директорга шушы аңлатманы бирсәң, барысы да ачыклана, минемчә. Ильясов та миңа шулай киңәш бирде.
Рәхим. Сөйләшәм әле мин директор беләҗ министр белән дә сөйләшәм.
М о р т а з а. Партком белән дә сөйләш, өстеңә кайбер гаепне алудан да баш тартма. Дөресен әйткәндә, баҗай, бездә дә бераз салкынлык булды анысы. Ә син аларны бетерү турында сүз бир, сүз бир. Беләсең» хәзер шунсыз булмый... Гаебеңне тану, аны бетерергә сүз бирү. Менә нәрсәдә хикмәт!
Р ә х и м. Ярый, калсын бу миндә.
Мортаза. Хуш, баҗай, сине өйрәтәсе түгел миңа. (Китә.)
Рәхим. Хуш. (Өстәл янына килеп баса да уйга кала.) Кечкенә генә клапаннар аркасында ниндй зур бәла... Закиров әгәр мәсьәләне бер атна элек бөтен кискенлеге белән куйса, кичә тапкан корычны атна элек тә таба идек без...
Пауза. Наилә керә дә ишек янында туктап кала.
(Кинәт Наиләне күреп.) Наилә?
Наил ә. Мин, әти.
Р ә х и м. Нигә йокламыйсың?
Наил ә. йокым килми. Синең белән сөйләшәсем килә минем, әти.
Р ә х и м. Нәрсә турында?
Наил ә. Кем гаепле авария өчен?
Р ә х и м. Нинди авария? Нинди гаеп ул тагын?
Наилә. Мин барын да беләм, әти.
Р ә х и м. Нәрсә беләсең?
Наилә. Барын да, Хәйдәр биредә иде. Ул миңа барын да сөйләде.
Р ә х и м. Нәрсә сөйләде?
Наил ә. Мортаза абыйга ышанасыңмы син, әти? Дусмы ул сиңа?
Р ә х и м. Сиңа нигә ул?
Наилә. Беләсем килә минем. Ниләр сөйләде ул хәзер генә?
Р ә х и м. Ничә кат әйтергә тагын. Тыгылма син минем эшемә.
Наилә. Синең үз эшең генә түгел бу, әти.
Р ә х и м. Хәйдәр өйрәтәме шулай?
Наилә. Хәйдәр өйрәтсә, гаепме әллә?
Рәхим. Кем соң ул Хәйдәр? Малай бер.
Наилә. Ялгышасың, әти. Хәйдәр ул — алдынгы эшче, партия
члены.
Рәхим. Син дә миңа хәзер политграмота укыйсыңмы инде?
Наилә. Миңсылу апага Мортаза нинди сандык бүләк иткәнен беләсеңме син?
Р ә х и м. Сандык?
Наилә. Әйе. Эчендә нәрсәдер белмим, ләкин...
Рәхим. Ә син белер-белмәс борын кешегә бәла такма.
Наилә. Бәла түгел бу, әткәй. Килмәсен моннан соң ул безгә. Килмәсен!
Рәхим. Җитте, бар чык, йокларга ят.
Наилә. Йокым килми минем.
Рәхим (ачуланып). Бар, йокларга ят.
Наилә. Син авырыйсыңмы әллә, әти?
Рәхим. Бар, йокларга ят!
Наилә чыга.
Ничек базына ул? Ничек. (Креслога барып утыра.) Озак пауза. Ф ә р ид ә керә.
Фәридә. Нишләвең инде бу, Рәхим?
Рөхи м. Нәрсә?
Фәридә. Баланың котын алгансың бит син.
Рәхиък Син әдәплерәк булырга өйрәт аңа. Ана бит.син.
Фәр и д ә. Ә син ата була бел. Төшендер аңа.
Рәхим. Анысы менә синең эш инде, Фәридә. Өйдә күбрәк син буласың бит. Эшең дә синең шул гына.
Фәридә. Шул гына, менә ничек! (Пауза.) Әйе, өйдә күбрәк мин булам... Кирәгеннән артык күп булам мин... Кайчагында атналар буе өйдән чыкмаска туры килә миңа... Йорт эше эшләп, башымны да күтәрә алмыйм. Өйдә тәртип булсын, вакытында сиңа ашарга-эчәргә булсын, кигән киемең пакъ булсын өчен эшлим мин шулай. Синең кәефең, вакытың булганны көтеп, айлар буе театр, киноларга да бармыйм. Ялгызым гына барсам, эчең поша синең. Туры гына әйткәндә, син миңа иптәш, дус итеп түгел, ә бары тик йорт саклаучы хатын итеп кенә карый башладың.
Рәхим. Ни сөйлисең син, Фәридә.
Фәридә. Әйт: хезмәт итә торган җиремнән чыгаручы син түгелме?
Рәхим. Монысы инде яла, яла. Син миннән киңәш сорадың, мин киңәш бирдем. Бары шул.
ә р и д ә. Шул-шул. Киңәш бирдең. Бик шатланып киңәш бирдең син миңа. Семья бәхете өчен хатынның хезмәт итмәве яхшырак дидең син ул чакта. Шулай түгелме?
Р ә х и м. Ләкин мин бит... (Ишек артындагы тавышны тыңлап.) Ярый янде, калсын.
Мансур (арттан). Ярыймы керергә?
Р ә х и м. Әйдә, әйдә,, Мансур.
Мансур (кереп). Хәерле кич!
Рәхим. Хәерле кич! (Кулын каты итеп кысып.) Хәерле кич, Мансур. Менә бит тормыш ничек. Еллар буе сагынып, якын дустыңны көтеп аласың, ә ниндидер бер аяк астыннан килеп чыккан бәла, пустяк... Ярый, калсын. Әйдә, утыр, дус, утыр.
Мансур. Бәла зур булса да, куркыныч түгел, Рәхим. Ә менә паникага бирелү куркыныч. Беләм, син паникер түгел... Түгел идең элек.
Р ә х и м. Юк, юк, әле дә түгел... (Җанланып.) Фәридә, акыллым, карчыгым... Кая, берәр нәрсә әмәлләсәңче өстәлгә.
Фәридә. Нигә инде бирегә, залга әзерлим.
Рәхим. Юк, биредә яхшы... Шулай бит, Мансур?
Мансур. Әйе, әйе, тик табын әзерләү кирәкми, Фәридә. Кечкенә бер графинчик белән, аз гына закуска булса, җитте.
Фәридә (шулай ук рухланып). Хәзер, бар да була.
Рәхим. Мондый чакта синең булу үзе бер бәхет әле, дус... Әйе. Әйе. Хәтерлимсең, теге чакта кайгылар да, шатлыклар да уртак иде безнең.
Мансур. Әле дә шулай булыр дип б.еләм.
Рәхим. Ул турыда шикләнмшм мин.
Фәридә (подноска куеп, эчемлек һәм закускалар алып керә). Менә инде алайса.
Р ә х и м. һай рәхмәт, карчыгым. (Маңгаеннан үбә.)
Фәридә. Җитте, җитте, төчеләнмә зинһар.
Мансур. Ярата ул, нишлисең.
Фәридә. Әйтерлек тә түгел.
Р ә х и м. Ә син, карчыгым, бар, тынычлап йокла. Наплә дә йокласын. Ә без Мансур белән, студент чакларны искә төшереп, сөйләшеп утырыйк бераз.
М а н с у р. Бәлки, Фәридә дә утырыр безнең белән.
Рәхим. Юк, юк... Икәү генә утырыйк әле бер. Фәридә белән бергәләп иртәгә... Шулай түгелме, карчыгым?
Фәридә. Ярый, минем өчен борчылмагыз... Хәерле төн сезгә.
М а н с у р. Сезгә дә шулай ук<Фәридә Сәлимовна.
Фәридә чыга. Пауза.
Кил әле, утыр, Рәхим. Әйдә, йөрәкләрне ачып куеп, сөйләшик әле бер. Биредә менә баяның да бар икән. Әйбәт, шайтан алгыры! (Утыра.) Фронтта дуслык турында менә ничек җырлый идек без. (Уйный. Бик оста һәм моңлы итеп уйный. Бераздан, кушылып, җырлый башлый.)
Ерак юлларга, чыгар алдыннан,
Бергә утырып, учак янында,
Җырлыйк әле бер көр тавыш белән
Утта чыныккан дуслык турында.
Дуслар бездә дусы өчен
Утка да керә.
Кирәк булса, дусы өчен
Җанын да бирә.
Учаклар сүнәр, күп еллар үтәр,
Кар кебек булып чәчләр агарыр,
Утта чыныккан дуслык онытылмас,
Безнең йөрәктә мәңгегә калыр.
Дуслар бездә дусы өчен
Утка да керә.
Кирәк булса, дусы өчен
Җанын да бирә.
Хәтерлпмсең, дус, нинди хыяллар белән яна идек без студент вакытта.
Р ә х и м. Хыяллар зур иде дә безнең...
Мансур. Ә без аларны тормышка ашырмадыкмыни?.. Мин әле шәһәр читендә йөреп кайттым. Элек буш дала иде анда, ә хәзер биек йортлар, гигант заводлар. Илебезнең байлыгы, куәте, даны алар. Безнең хыялларыбыз шулар түгел идемени? Көндез мин Киров урамындагы мәйдан яныннан үтеп киттем. Без укыган чакта анда базар иде. Толчок базары. Исерек толчокчылар. Хәзер гүзәл бакча. Күбәләкләрсыман, нәни балалар уйнап йөриләр. Кулларына китап тоткан студентлар, студенткалар... Уйласаң, искиткеч! Бөтенләй яңа дөнья, яңа кешеләр.
Р ә х и м. Ә син үзебезнең рабфакта булмадыңмы?
Мансур. Булдым. Күреп, таң калдым. Рабфак урынында Фәннәр академиясе. Академия бит, шайтан алгыры!.. Ә йортның үзен ничек матурлаганнар. Алдында бакча. Лобачевский һәйкәле яшеллеккә күмелеп калган
Рәхим. Гайфетдиновны хәтерлисеңме?
Мансур. Нинди Гайфетдинов?
Р ә х и м. Аягына тула оек белән чабата, башына киез эшләпә киеп, бер авыл малае килгән иде бит...
М а н с у р. Әйе, әйе... Ишек төбендә очраткан идек без аны. Керергә кыймый тора иде, Шакир исемле.
Р ә х и м. Хәзер ул тарих фәннәре докторы. Профессор. Академик булу турында хыяллана.
М а н с у р. Менә ничек! Әйбәт, шайтан алгыры! Кайчан гына чабаталы малай булган Шакир Гайфетдинов — бүген академик!.. Аңлыйсыңмы син, ни дигән сүз бу, Рәхим?.. Казан да, кешеләре дә бик үзгәргән. Бөтен илебез белән бергә бара. Әйбәт бу! Ә синдә, үзеңдә эшләр ничек соң?
Рәхим. Беләсеңме, Мансур дус, туры гына әйткәндә, эш муеннан... Өлгереп булмый... Укырга да бик кирәк иде... Ышанасыңмы, Мансур дус, елга якын театрда да булганым юк. Өлгереп булмый ничектер.
Мансур. Башкалар өлгерәләр.
Рәхим. Анысы шулай да бит...
Мансур. Ни өчен партиядә түгел син, Рәхим?
Рәхим. Ни өчен?
Мансур. Минемчә, син күптән инде партиядә булырга тиеш идең.
Рәхим. Ничек дияргә сиңа, дус... Күп мәртәбәләр җыенып карадым... Тик төрле сәбәпләр һаман чыга торды. Политик белемем дә җитми ңсбек тоелды. Аннан соң, беләсең, партиядә ныклы дисциплина анда. Эш күп, тынгы аз.
М а и с у р. Әйе.
Рәхим. Партиялеләрдән аеруча җаваплылык таләп ителә.
Мансур. Әйе... Дисциплина, җаваплылык... Җаваплылык таләп ителә. Менә шулардан качасың да син. Тынгы эзлисең үзеңә, тыныч тормыш эзлисең.
Рәхим. Нигә, аңа хакым юкмыни минем? Бар минем хакым, минем дә, синең дә хакың бар. Илебез, дәүләтебез өчен аз хезмәт күрсәтмәдек инде без, Мансур дус. Сугыш вакытында күпме авырлыклар күрергә туры килде безгә... Ә хәзер тыныч чорга күчтек... Яшьләребез дә аз түгел.
Мансур (өйгә һәм андагы җиһазларга күз йөртеп). Алай...
Р ә х и м. Син, бәлки, минем үз йортым булуны да яратып бетерми торгансыңдыр?
Мансур. Юк, дускай, эш анда түгел, йортны дәүләт салып биргән сиңа... Ә менә...
Р ә х и м. Нәрсә начар?
М а н с у р. Тыныч тормыш турында фәлсәфәң начар синең. Черек фәлсәфә.
Р ә х и м. Мещан фәлсәфәсе димәкче буласыңдыр, бәлки?.. Ха, ха, ха! Әй син, дускай, ачтың бит Америка.
Мансур. Үзгәргәнсең хәзер син, Рәхим. Ләкин бик начар якка үзгәргәнсең. Тормыштан артта калгансың син, дускай, обывательгә әйләнеп барасың!
Р ә х и м (гаҗәпләнеп). Ничек?
Мансур. Аннан да начаррак! Хезмәтеңдә җавапсыз, гамьсез карау ни дигән сүз бу.
Р ә х и м. Дөрес түгел. Ялгышасың. (Тора.)
Мансур. Утыр, Рәхим. Син мине тыңларга сүз биргең.
Рәхим. Сөйлә.
М а и с у р. Җитешсез якларыңны тәнкыйть итсәләр — дулыйсың, янәсе, зур белгеч, заводның тоткасы.
Рәхим. Масайган димәкче буласыңдыр, бәлки?
Мансур. Масайгансың, Рәхим. Син хәзер иң куркыныч хәлдә, намусыңны югалту алдында торасың.
Рәхим (көлеп). Нәрсә сөйләгәнеңне беләсеңме син, Мансур?
Мансур. Бик яхшы беләм. (Рәхимнең күзләренә текәләп.) Мортаза нинди дус ул сиңа? Ничек итеп шундый кеше синең канат астыңда яши? (Пауза.) Әйт әле, сезнең заводны авариягә китерүче кеше кем? Кем гаепле аңа? Син түгелме?
Рәхим (каты кычкырып). Түгел! Түгел!..
Мансур. Кемнәргәдер сылтап котылмакчы буласың? Вөҗданыңны аклау өчен сылтау эзлисең? Юк. Басма син, дускай, мондый ялгыш юлга, басма, һәлакәткә алып бара торган юл ул сине. Намуслы кеше икәнсең, ач бөтен йөрәгеңне, фактларны коллектив алдына куй, партия алдына куй — менә ул мин, минем эшем, тикшерегез, ярдәм итегез, диген.
Рәхим. Юк! Юк минем андый гаебем!
Пауза.
Мансур. Туган ил җаваплы чор кичерә. Без коммунизмга барабыз хәзер. Илебез өчен тагында зуррак байлык, муллык кирәк. Доллар корольләре — блоклар, атом бомбалары белән янамасыннар өчен тагьпГ да күбрәк көч һәм куәт кирәк безгә. Ә менә шул вакыт инде без үзебезгә тапшырылган бурычны намус белән үтәмичә, синең кебек масаюга, гамьсезлеккә биреликме? Хурлык түгелме бу?
Р ә х и м. Җитте, Мансур, кирәкми.
М а н с у р. Егерме биш ел белэм мин сине, Рәхим... Соңгы елларны синнән еракта булсам да, эшеңне күзәтеп бардым мин. Партиядә булмасаң да, йөрәгең һәм эшең белән партияле идең бит син.
Рәхим. Ә хәзер?
Мансур. Хәзер, күрәм, югалтып барасың ул сыйфатларыңны.
Рәхим. Югалтып барам?! (Сарказм белән.) Нишлисең бит, партиясез кеше — партиясез кеше инде ул...
М а н с у р. Монысы менә тагын да зуррак ялгышың синең. Ныграк итеп уйлап кара әле үзең.
Рәхим. Син инде! Мансур, акыллы большевик булсаң, бала-чага гайбәтен сөйләмә миңа.
М а н с у р. Нинди гайбәт турында сүз?
Р ә х и м. Кемнәр бутаганын беләм мин.
М а н с у р. Аңламыйм.
Р ә х и м. Минем ничек эшләвемне, завод өчен нинди файда китергәнемне беләсең килсә, әнә, бар, завод директоры Василий Кузьмичтан сора син. Безнең министрның үзеннән барып сора...
Мансур. Беркая да барырга кирәкми миңа, Рәхим. Шушы сүзләрең үзләре дә минем хаклы икәнемне раслау өчен бик җитә. Мин, мин» имеш. Завод өчен күпме файда китердем, имеш. Бу инде тыйнаксызлык. Шундый сүзләр белән акланырга теләү — оят, оят!
Р ә х и м. Әгәр дус булган өчен дип мине шулай мәсхәрәлисең икән, туп-туры әйтәм: андый дуслыкның кирәге юк миңа. (Нервланып, кычкырып.) Кирәге юк! Юк, юк!..
Мансур (әрнүле). Ялгышасың, Рәхим. Кирәк ул сиңа дуслык. Бигрәк тә хәзер кирәк ул сиңа. (Пауза.) Күрәм, минем туры сүзләремә кәефең китте синең. Ләкин юкка. Бу каты сүзләремне әйткәндә мин, безнең егерме биш ел дәвам итеп килгән, зур дуслыгыбызны, синең зур җанлы булуыңны искә алып әйттем, Рәхим. Хәтерлимсең, укыган вакытта, мин каты авырып ятканда, син үзеңнең соңгы тиеннәреңне бирдең миңа. Мине дәвалау өчен бирдең. Төннәр буе йокыңны, әзерлисе дәресләреңне калдырып, мине карадың. Син миңа, киләчәктә безне матур тормыш һәм зур эшләр көткәнен сөйләп, йөрәгемә дәрт бирә идең. Әгәр син ярдәм итмәсәң, бәлки., мин терелә дә алмаган булыр идем. Хәзер инде менә егерме ел лнженер булып эшлим. Егерме ел иҗади хезмәт. Зур бәхет бу, Рәхим. Моның өчен мин сиңа зур бурычлы. (Рәхимне кочаклап.) Эх, дускай! Ярый... Иртәгә сөйләшербез. (Чыга.)
Р ә х и м. Мансур! (Баскан урынында тораташтай будып катып кала. Озак пауза. Кинәт ул өстәлгә килеп каплана.)
Әкрен генә Н а и л ә керә.
Н а и л ә. Әти!.. Әти... Кирәкми, әтием, борчылма...
Рәхим (башын күтәреп). Юк, борчылмыйм... Борчылмыйм мин, кызым. (Күзләре яшьле.)
Наилә. Ә син, әти, йомшак булма алай. Мансур абый кебек, большевиклар кебек, нык бул син.
Рәхим (башын селкеп, елмаеп). Кай җирдә тәрбияләнеп үстең соң әле син, иптәш большевик? Ярый, кызым, бар бар, миңа ялгыз калырга кирәк.
Н а и л ә чыга.
Тыныч һәм бәхетле тормыш кордым дип уйлаган идем мин, рәхәт һәм шат тормыш. Ә хәзер нәрсә? Эшемдә авария, семьяда авария, йөрәктә авария!.. Нәрсәдә ялгыштым соң мин?
ПӘРДӘ
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
ИКЕНЧЕ КАРТИНА
Зур заводта партком бүлмәсе. Сәхнәдә Миронов, Басыйров һәм Валя. Миронов — калын мыеклы, чал керә башлаган чәчле, таза, мәһабәт гәүдәле, салмак хәрәкәтле; сүзне ачык итеп, көр тавыш белән сөйли. Басыйров — озынча буйлы, ябык чырайлы, җитез хәрәкәтле кеше: сүзен ачык, ләкин бик кызу сөйли; өстендә костюм.
Миронов. Утырыгыз, Хәсән Ахметович, утырыгыз. (Валяга.) Инженер Яковлев белән Рафиков иптәшләргә әйтеп килегез әле, Валя. Мине көтмәсеннәр. Минем 15—20 минутлык ашыгыч эшем бар.
Валя. Алар кайда соң?
Миронов. Выставка залында. Аннан чыккач та, Рафиков иптәш минем янга керсен. (Валя китә. Миронов кулындагы кәгазьне әйләндереп асарап.) Сөйләгез, Хәсән Ахметович.
Басыйров. Шул. Генераторщик Тарасов белән газогенератор янына киләбез. Басымны күрсәткән приборларга карыйм, төгәлсыман. Тагын берничә минут дикъкатьләп карап торам, күрәм: эш шәптән түгел! Шуннан тиз генә механикны чакыртып китертәм. Тикшереп карыйбыз клапаннар тузган, тузган. Ярамыйлар. Клапаннарны алмаштырырга кирәклек турында цех начальнигы Закиров иптәшкә әйтәм. Ул ремонт турында распоряжение бирә. Карыйбыз, ремонт өчен кирәк булган хромоникельле корыч складыбызда юк. Булган кадәресен Мортаза Шәрипов кемнәргәдер биреп җибәргән. Ни дигән сүз бу? Дәүләтбаев алдына куябыз мәсьәләне. Улч иртәгә, я берсекөнгә табам мин сезгә корыч, ди. Беләсез, ул бит ашыгырга ярата торган кеше түгел! Бүген-иртәгә дип йөртә торгач, бер атна вакыт үтеп тә китте. Нәтиҗәдә — авария. Авария! Ярый әле Тарасов вакытында сизеп өлгергән, газ клапаннарын ябып, генератор бугазын ача алган. Кечкенә авария белән котылдык. Югыйсә бөтенләй шартлавы мөмкин иде. Ул чак бөтен цех җилгә очкан булыр иде.
Миронов. Әйтегез әле, Хәсән Ахметович сезнеңчә, авариядә төп гаепле кеше кем?.. (Пауза.) Мин сезнең фикерне сорыйм.
Басыйров. Минем үземнең дә гаебем юк түгел монда, Николай Петрович. Цех начальнигы алдына туп-туры куярга кирәк иде мәсьәләне. Парткомга, сезгә килергә иде миңа. Партия члены булмасам да, партком юлы минем өчен дә ачык бит ул. Үз өстемә йөкләнгән җаваплылыкмы да аңлыйм. Ә туры гына әйткәндә, Дәүләтбаевка кайтып кала монда гаеп. Имеш, корыч юк. Сүзмени бу? Адәм көлкесе ич. (Сөйләгән саен кыза бара.) Булганын әнә каядыр читкә озатканнар. Аның өчен җавабын бирергә тиеш ул, бирергә тиеш.
Миронов. Тынычрак, тынычрак, Хәсән Ахметович.
Басыйров. Пичек тыныч буласың, Николай Петрович. Имеш, заводны авариягә китер... Эш бит корычта түгел, эш кешеләрнең җавапсыз карашында. Дәүләтбаевның гамьсезлеге аркасында туган авария минем өчен дә йөз кызыллыгы ул. Без бер коллектив членнары аның белән, коллегалар. Бер-беребезнең эше өчен җаваплы без, җаваплы! Менә кай ягы бар мәсьәләнең. Ә инде Мортаза Шәриповны турыдан-туры җавапка тартырга. Менә шул. Минем башка сүзем юк.
Миронов. Аңлашыла. (Пауза.) Инде минем сезгә соравым бар, Хәсән Ахметович.
Басы й р о в. Тыңлыйм, Николай Петрович.
Миронов. Ничек итеп менә сезнең цехыгызны бернинди дә авариясез эшләрлек итеп оештырырга?.. Беркайчан да, бернинди дә авария булмаслык итеп? Бу турыда уйлаганыгыз бармы?
Басыйров. Күптән инде шул турыда баш ватам. Цехтагы техниканы ныклап үзләштерү, инженерлар һәм цех начальниклары үзара җаваплылыкны күтәрү турында кайбер фикерләрем дә бар. Яхшылап уйлагач, мин алар белән аерым сезнең янга килмэкче идем әле.
Миронов. Бик яхшы, килегез, кил. Сөйләшербез, киңәшербез.
Басыйров. Килермен. (Китәргә җыенып.) Хәзергә, алайса, Николай Петрович.
Ми р оно в. Хушыгыз.
Басыйров китә М иронов эшли башлый һәм авыз эченнэн көйли.
Герасим (ишекне ачып). Рөхсәтме, Николай Петрович?
М иронов. Керегез, иптәшләр.
Герасим, Хәйдәр һәм Г а р и ф керә.
Герасим. Әйдә, әйдә, Гариф, калма...
Гариф. Син мине кыстама, Герасим. Парткомга мин үзем киләм. Сезнең өчен генә түгел, минем өчен дә партком ул.
Миронов. Нигә кызасыз, иптәшләр, нәрсә бар?
Гераси м. Кызырлык хәлләр бар бераз монда, Николай Петрович.
Гари ф. Бераз? Нигә бераз гына? Кызарлык хәлләр бик җитәрлек. Миңа андый сүз ишетү җиңелме әллә?
М и р он о в. Сез соң, иптәшләр, минем белән сөйләшергә килдегезме, әллә үзара кычкырышыргамы?
Гераси м. Сиңа киңәшкә килдек, Николай Петрович.
М и р о н о в. Болай бик кызулап килеп кергәч, ашыгыч киңәш, алайса?
Герасим. Бик үк ашыгыч түгел түгелеп... Шулай да...
Г а р и ф. Ашыгыч, Николай Петрович. Аның өчен булмаса,. минем өчен ашыгыч — урынсызга мәсхәрә сүз ишетәсем килми минем.
М и р о н ов. Нинди сүз ул?
Г а р и ф. Имеш, мин тормыштан калып барам, оппортунист янәсе.
Гераси м. Оппортунист дигәнебез юк.
Г а р и ф. Төп мәгънәсе шулай аның, барыбер...
М и р о н о в. Алдынгы мастер-стахановчы өчен мондый сүз урынсыз, билгеле.
Гариф. Вәт, вәт... то-то... Ә аларның үз сүзләре сүз. Мин әйтәм, сезнең хакыгыз юк, дим. Минем бригада норманы йөз ун процентка биреп килә, дип. Отлично сыйфат белән, дим.
М про и о в. Алар нәрсә ди?
Г а р и ф. Һәй, алар, алар әйтә... Моңа кадәр күрелмәгән эшкә тотынмакчы булалар.
Г е р а с и м. Стаханов, Чутких, Ворошин кебек эшләргә телибез.
Г а р и ф. Алар шикелле генә булса бер хәл. Сезнең Хәйдәр бит аларча гына эшлисе түгел. Ул үзенә яңа бернәрсә уйлап чыгармакчы була.
Г с р а с и м. Нигә, начармыни?
Гариф. Аны әле эшкә ашырырга кирәк.
Герасим. Син менә алдынгы эшче, карт мастер икәнсең, ярдәм ит, булыш аңа. Минем бригада членнары аның тәкъдимен бер авыздай күтәреп каршы алдылар. Син дә хуплап ал.
Миронов. Шундый шау-шу күтәрерлек тагын нинди яңалык чыгардың син анда, Хәйдәр?
Хәйдәр. Яңалык түгел ул, Николай Петрович. Сезнең белән киңәшкән мәсьәлә. Тәкъдим болай: үзең яхшы эшлә, күршеләреңнән дә шуны таләп ит. Ә күршеләрең шулай үз күршеләреннән таләп итсеннәр.
Миронов. Кыскасы, үзара таләп итү, үзара ярдәм. Метод взаимного спроса, взаимной помощи?
Хәйдәр. Нәкъ шулай, Николай Петрович. Югыйсә үзегез уйлап карагыз: минем бригада, әйтик, ике йөз процент яхшы сыйфатлы продукция бирә.
Миронов. Артыграк биргән көннәрегез дә күп.
Хәйдәр. Безнең егетләр, өч йөз процент эшләрлек көч бар бездә, диләр. Минем белән ярышучы Егоров бригадасы егетләре дә шулай, диләр. Теләк тә бар, сәләт тә бар, техника да бар, ә эш әкрен бара. Кулны тоталар безнец.
М и р о н о в. Кем тота?
Хәйдәр. Менә Гариф абый тота, башка цехлар тота. Мин эшкәртә торган деталь миңа аның бригадасыннан килә. Ул бирмәде, димәк, минем дә эш бармый. Аннан соң минем бригаданың гына ике йөз процент бирүе бик кечкенә эш ул. Завод күләмендә планның үтәлеше ни бары йөз дә ике процент. Ә безгә бүген иң яхшы сыйфатлы продукциянең ике элеш булып өзлексез агылышы кирәк. Ике өлеш!.. Реальномы бу? Үз бригадам тәҗрибәсеннән чыгып әйтәм: бик реально.
Миронов. Әйбәт. Я, я?
Хәйдәр. Минем бригада 6qp боҗра гына әле ул. Ә инде чылбыр булып сузылсын өчен ул үзе шикелле үк боҗралар белән ялганырга тиеш. Бригадалар бригадага, цехлар цехка...
Миронов. Ә без, завод буларак, башка заводларга.
Герасим. Шул, шул менә. Мин дә шулай уйлыйм. Гариф әнә каршы төшә.
Гариф. Каршы димә син, дөрес түгел. Мин болай уйлыйм, Николай Петрович. Без хәзер сыйфат өчен көрәшәбез. Партия бездән эшләп чы- тарган продукциябезнең сыйфатын сорый, сыйфатын. Без әнә шуны йөз процент бирергә тиешбез. Гайсин белән Герасим Петрович аерым бригадаларда гына түгел, барлык бригадаларда да ике йөз дип куялар. Ә мин әйтәм, ике артыннан куып, илгә начар мал бирмик, дим.
Герасим. Нигә начарны, Хәйдәр бригадасы әнә иң яхшыны ике йөз, ике йөз ун итеп бирә. Синең белән без дә бирик шулай.
Г а р и ф. Хәйдәр бригадасы бөтенләй башка ул. Беләсең бит, аның егетләре ниндиләр?
Миронов. Нигә, Гариф Харисович, әгәр тырышсалар, синең егетләрең.дә шулай эшли алмаслар идемени?
Гариф. Тырышып кына булмый монда, Николай Петрович. Кешеләр кирәк моңа, кешеләр. Белем кирәк, осталык кирәк.
Миронов. Ә нигә осталык Хәйдәр бригадасында бар?
Гариф. Анда күбрәк яшьләр: укыйлар, өйрәнәләр.
Хәйдәр. Картлар да җитәрлек бездә, Гариф абый. Алар да укый, алар да өйрәнә. Ә күп нәрсәне үзләре өйрәтәләр безгә.
Г а р и ф. Сездә ул, Хәйдәр, бөтенләй башка эш.
Герасим. Түгел, Гариф дус. Кешеләр — шундый ук кешеләр. Техникалары да — шундый ук техника. Тик аерма шунда: алар бөтенесе бер бөтен. Берсеннән-берсе таләп итәләр, берсенә-берсе ярдәм итәләр.
Миронов, һәм яхшы эшләүнең сере дә әнә шунда. Хәзер Хәйдәр шул тәҗрибәне цех, завод күләмендә күтәреп чыга икән, бу начар түгел, минемчә, Гариф Харисович. Начар түгел. Бүген ул безнец эшебездә яңа бер адым. Кичә ирешкән уңышта тукталып калу, тормыштан торып калу дигән сүз ул, Гариф Харисович.
Гариф. Сезнеңчә дә мин оппортунист булып чыгаммыни шулай?
Миронов. Юк, нигә оппортунист? Син алдынгы эшче, ә Хәйдәр белән Герасим Петрович тагын да алгарак китәргә омтылалар.
Герасим. Әгәр без моны тормышка ашырсак, кичәге кебек аварияләргә дә урын калмас иде.
Миронов. Бик дөрес. Чылбыр тезмәсендә ул чак йомшак боҗралар күп кнм булыр иде. Гайсин тәкъдим иткән методка карата минем фикерем шулай, иптәшләр.
Герасим. Я, Гариф дус, нигә уйга калдың? Сөйлә, сөйлә. Партком синең белән минем фикерне дә тыцлый. Сөйлә.
Гариф. Тукта әле син, тыңлаганын синнән башка да беләм мин (Мироновка.). Сез инде, Николай Петрович, минем хакта начар уйламагыз. Бу турыда мин аз гына башкачарак уйлаган идем уйлавын. Ярый, үз бригада членнарым белән сөйләшеп карыйм әле.
Герасим. Ә син бу тәкъдимне яклап сөйлә аларга.
Гариф. Кызык кеше син, Герасим. Партком яклаган эшне кирегә сугып сөйләргә кем дип белдең син мине?
Герасим (дусларча). Дулама, дулама, Гариф дус. Аңларга кирәк элек.
Гариф. Бик аңлыйм, бар да аңлашыла.
Герасим. Мин дә шушы әйтәм бит. Бар да аңлашыла. Партком фикере ачык. Хәзер безгә цехка барырга да, эшкә тотынырга кирәк. Әйдә, киттек, дус. (Мироновка.) Шул гына иде безнең киңәш, Николай Петрович.
Г а р и ф. Юк, тагын бер мәсьәлә бар әле.
Г е р а с и м. Анысын, бәлки, иртәгә калдырырбыз?
Гариф. Иртәгә соң булуы бар, кеше язмышы'монда...
Герасим. Анысы дөрес.
Гариф. Сөйлә, Герасим.
Герасим. Сүз Дәүләтбаев иптәш турында.
М иронов. Я, я?
Гераси м. Начальник булып биш ел эшләде ул безнең цехта. Начар? эшләмәде. Намуслы кеше ул, эшчән кеше. Кадр ул — кадерле капитал. Менә Гариф әйтсен.
Гариф. Герасим дөрес сөйли. Дәүләтбаевны яхшы беләбез без. Әйбәт кеше.
Герасим. Эшне ныклап тикшерергә кирәк.
Г а р и ф. Вәт, вәт төп гаепле кешеләрне табарга кирәк. .
М иронов. Сезнеңчә, Дәүләтбаевның бер гаебе дә юкмыни?
Герасим. Бар. Масайды ул хәзер. Масса сүзенә колак салмый башлады. Читләште. Бер ел инде безнең цехка кереп тә караганы юк. диярлек. Ничек эшлибез без, планны ничек тутырабыз, кызыксынмый ул.
Гариф. Элек алай түгел иде ул.
М и ро н о в. Сез соң иптәшләр, Дәүләтбаевны гаепләп сөйлисезме миңа, яклапмы?
Герасим. Гаепләргә кирәк ягын гаеплибез, якларга кирәк ягын яклыйбыз без аның.
Гариф. Бик дөрес.
Герасим. Сез аның, Николай Петрович, Шәрипов дигәнен ныграк тикшерегез. Ул әнә итәк астыннан шахыр-махыр корып ята икән.
Гариф. Вәт, вәт, аны судка бирергә кирәк.
Валя керә.
Миронов. Ярый, дуслар, сезнең сүзне игътибарга алырбыз.
Гариф (рухланып). Шулай итегез, Николай Петрович. Игътибарга алыгыз. Әйдә инде алайса, киттек, Герасим.
Герасим. Хәзергә, Николай Петрович.
Миронов. Уңыш телим, иптәшләр. Эшегездә зур уңыш телим. (Хәйдәргә.) Иптәш Гайсин, сез бер генә минутка калыгыз әле. (Герасим белән Гариф чыгып китә. Валяга.) Безнең кунагыбыз кайда соң әле?
Валя. Выставка карый. Инженерлар, мастерлар белән сөйләшә.
Миронов. Ярый, бик яхшы. Карап беткәч тә, бирегә керсен. (Кәгазь бирә.) Ә менә бу кәгазьне бүген парткомда каралачак эшләр арасына куй.
Валя. Яхшы. (Чыга.)
М и р оно в..Хәзер инде тәкъдимне тормышка ашыру, аны бөтен бригадаларга, цехларга җиткерү мәсьәләсе тора. Ул турыда уйладыңмы, иптәш Гайсин!
Хәйдәр. Уйладым. Бер атнадан югары сыйфат бригадаларының, эшләренә йомгак ясау киңәшмәсе бит. Шунда менә күтәреп чыгам мин тәкъдимемне.
Миронов. Ә нигә үзебезнең завод газетасында хат язып чыкмаска? Бер атнадан түгел, ике көннән үк. Хатка син кул куясың, Герасим Петрович, Гариф Харисович һәм аларның бригада членнары кул куялар.
Хәйдәр. Үзем дә башта шулай уйлаган идем уйлавын. Тик менә Гариф абыйның риза булмавы мине бераз уйга калдырды. Күрәсез, ич, тәкъдимне бөтенләй кире кагу уе белән килгән иде ул сезгә.
Миронов. Син аның бирегә нинди уй белән килүен түгел, нинди уй белән китүен искә ал. Минемчә, бик яхшы уй белән китте ул биредән. Син менә нәрсә эшлә, Хәйдәр. Бүген үк Харисов бригадасы членнары белән сөйләш. Аларга яхшылап аңлат тәкъдимеңне. Партком фикерен дә әйт. (Сәгатенә карап.) Унбиш минуттан ял сәгате. Син бар, оештыр, сөйләш, киңәшегез. Сәгать ярымнан хәбәр итәрсең..
Хәйдәр. Була, иптәш Миронов. (Кызу гына чыгып барганда М а н с у рг а очрый.) Исәнмесез, иптәш Рафиков.!
Мансур. Исәнме, Хәйдәр. (Күрешәләр.) Син аптырап калдың ахры, Николай Петрович. Без фронтташлар. Икебез дә генерал Рыбалко солдатлары. Көтмәгәндә — кичә очраштык.
Миронов. Менә ничек! Күңелле очрашу алайса.
Мансур. Бик күңелле...
Миронов. Ә мин сине әле Хәйдәр белән таныштырырмын дип тора идем. Күрәм, сез күптәнге танышлар.
Мансур. Әйе, күптәнге. Ә бүген инженер Фурасов аша тагын, яхшырак таныштым.
Хәйдәр. Китәргә рөхсәт итегез, иптәш... (Мансур белән икесенә дә карап) иптәш командирлар.
Миронов (көлеп). Мөмкин.
Хәйдәр китә.
Мансур. Шәп егет.
Миронов. Яшьләр үсә.
Мансур. Без картаябызмы?
Миронов. Иртәрәк әле.
Мансур. Шулай, сер бирмә, дус, яшьлек яшь белән түгел, дәртле йөрәк белән үлчәнә бездә.
Миронов (Мансур янына басып). Безне карт дияргә кемнең хакы бар?
Мансур, һичкемнең.
Миронов. Сагынганмын сине, Мансур. (Кочаклый.)
Сагынганмын. Кайтып яхшы эшләгәнсең, рәхмәт. Бүген, партком утырышы беткәч, миңа киләсең, буламы?
Мансур. Төнге уникедәме?
Миронов (көлеп). Юк, төнге бердә.
Мансур. Киләм, һичшиксез, киләм. Тик Зинаида Романовна нәрсә әйтер?
Миронов. Һо, улмы? Бик шат булыр. Кунак сыйларга ярата минем Зинаида. (Телефон трубкасын алып.) Зиночка, синме бу? Я, нихәлләр? Әйе. әйе. Бүген кичкә кунак көт. Әйе, сәгать унга. Утырышны шул вакытта бетерәбез. Кем дисеңме? Кадерле кунак. (Трубканы куя.)
М а н с у р. Күрәм, эшегезне киң колачка куйгансыз. Яхшы эш үрнәкләре бик күп сездә.
Миронов. Бар, дускай, бар. Яхшылары да бар, начарлары да килеп чыга кайчак. Мәсәлән, кичәге факт.
М а н с у р. Әйе... Бигрәк тә аның Рәхим белән бәйләнгән булуы күңелсез. Дүрт ел буена бергә укыган якын иптәш бит ул безнең.
Миронов (мыегын сыпырып). Анысы шулай...
Мансур. Аның турында, Николай, зур әңгәмә бар синең белән.
М и р о н о в. Зур әңгәмә? (Сәгатенә карап.) Кичкә калдырырбыз, бәлки?
М а н с у р. Ул вакытта инде соң булачак.
Миронов. Әйе, авария мәсьәләсен без бүген парткомда тикшерәбез. Дәүләтбаев турында сүз күп булачак, билгеле. Эшләре начар аның..
Мансур. Төзәтә алмаслык дәрәҗәдәме?
М и р о н о в. Алай дип әйтмәс идем.
М а н с у р. Мин аңа ярдәм итешергә дип килдем, Николай.
М и р о н о в. Ә син кичәге авариядә төп гаеп Дәүләтбаевка кайтып калганны беләсеңме?
М а н с у р. Беләм. һәм шуның өчен дә ярдәм итәргә кирәк дип савыйм мин аңа.
Миронов. Та-ак... (Мансурга ятсынып карый һәм мыегын сыпыра.) Ә син беләсеңме, соңгы вакытларда ул гамьсез мещанга әйләнеп бара, эшенә җавапсыз карый, туры гына әйткәндә: масайды ул.
Мансур. Әйе, беләм, нәкъ шулай. Дөрес әйттең, масайган ул, гамьсез мещанга әйләнеп бара. Менә, менә аның нәкъ шул сыйфатларын киң масса алдында фаш итәргә кирәк тә. Киңәшмәдә, я булмаса. ниндидер бер зур җыелышта фаш итәргә кирәк, йөзен кызартырга, йөрәген телгәләргә кирәк аның. Үзенең хатасын тулысымча аңлый алсын ул.
Миронов. Без аны урыныннан алырга уйлыйбыз.
М а н с у р. Ничек? Урыныннан?.. (Пауза.) Бик дөрес. Минемчә, ул үзенең характеры белән дә коммерческий директор булырга ярамый. Ә цехта менә дигән инженер булачак.
Миронов. Мин дә шул фикердә. Директор да шулай уйлый. Дәүләтбаев бит ул зур белгеч...
Мансур, һәм менә дигән кеше, зур йөрәкле кеше. Сиңа ул турыда сөйләп тә торырга түгел. Үзең дә яхшы беләсең аны. Безгә кадерле кеше ул.
Дәүләтбаев керә, Мансурны күреп, туктап кала.
Рәхим. Гафу итегез, мин уйлаган идем...
Миронов. Нигә тукталып калдың? Әйдә, уз, утыр.
Р ә х и м. Миңа синең үзең белән генә сөйләшергә кирәк иде, Николай Петрович.
ДА иронов. Теләсәң, икәү генә дә сөйләшербез. Ләкин нигә син Мансур алдында сөйләшүдән тартынасың. Мансур синең дустың, карт коммунист. Аңардан сер яшермәскә мөмкин, минемчә.
Мансур. Кирәк икән, мин чыгып тора алам.
Рәхим. Хәер, минем өчен барыбер.
Миронов. Сөйлә, Рәхим. Без өчебез дә бергә укыган иптәшләр дуслар.
Рәхим. Ә мин сиңа партком итеп килдем.
М и р о н о в. Ярый, ярый. Бик яхшы.
Рәхим. Әйтегез, кем сон мин? Василий Кузьмич булып, Василий Кузьминның сөйләшәсе килми минем бёлән. Әллә нинди бәлаләр такмакчы була. Нинди гаебем бар минем дәүләт алдында? Аңлат әле шуны миңа, Николай Петрович.
М и р о н о в. Комиссия материаллары белән таныткансыңдыр?
Рәхим. Таныштым.
Миронов. Дөрес түгелме алар?
Рәхим. Әйе, күбесе дөрес түгел.
Миронов. Дөресе бармы соң, синеңчә?
Рәхим. Бар, билгеле, ләкин... Шул юк кына корыч аркасында мине гаепләү бу инде ким куйганда аңлашылмау.
Миронов. Корыч, дисең син. Андамыни эш, Дәүләтбаев. Түгел. Корыч җитәрлек ул бездә. Миллион, ун миллионнарча тонна корычы бар безнең дәүләтнең. Корыч белән без фашистларны күмеп ташладык. Кирәк булса, тагын да күмербез. Сүз биредә синең гамьсезлегең, эшкә җавапсыз каравың турында бара. Шуның нәтиҗәсендә авария, һәм син моның өчен җавап бирергә тиеш.
Рәхим. Мин генәме? Ә нигә коммунист Булатов җавап бирергә тиеш түгел?
Миронов. Булатов та җавап бирер. Без аңардан икеләтә артык сораячакбыз. (Пауза.) Син менә Булатовның коммунист булуына басым ясадың хәзер... Башыңда нинди уйлар йөргәнне сизәм мин, Рәхим. Әгәр син намуслы кеше икәнсең, партия турында җиңел уйлама алан. Миллионнар ышана безнең партиягә. Коммунистлар белән бергә алар да бер теләк өчен көрәшәләр. Чөнки партия халкыбызның акылы, вөҗданы һәм намусы ул. Коммунистлар үз җилкәләрендә иң зур авырлыкны, җаваплылыкны алып баралар. Сугыш чорында тылда да, фронтта да иң алгы сафта булды алар. Атакага күтәрелергә кирәк икән, беренче булып коммунист күтәрелде. Үлемгә барырга булса, беренче булып коммунистлар барды. Авыр, бик авыр булды аларга, ләкин алар нык тордылар, чигенмәделәр. Менә дусың Мансурга кара син, чәчләре ничек агарганын сора син аннан... Үз гомере өчен түгел, полк кешеләренең язмышы өчен агарган аның чәче. Юк, Дәүләтбаев, гаепләрең өчен җаваптан котыла алмыйсың син. (Пауза.) Мин сиңа ялгышларың турында, мещан базына төшеп баруың турында ничә мәртәбәләр кисәтү ясадым. Ә коллектив, коллектив сиңа аз әйттеме? Син үзеңнең гамьсезлегең аркасында Мортаза Шәриповны мактый-мактый үткән ел эшкә алдың. Аның турындагы сигналлардан соң директор кисәтү ясагач та, якладың син аны... Теге вакытта кабельләр белән булган вакыйганы йомып калдың.
Рәхим, йомып калдым?! Ни дигән сүз бу? Кабельләр директор рөхсәте белән бирелде, иптәш Миронов.
Миронов. Директор бирергә рөхсәт иткән 500 метр турында түгел, ә Шәрипов тарафыннан арттырып җибәрелгән 50 метр турында әйтәм мин, иптәш Дәүләтбаев. Син бу хәлне Шәриповның очраклы бер ялгышы, аның юмартлыгыннан килгән бер нәрсә итеп карадың. Син хәтта аның гаебен үз өстеңә алудан да тартынмадың.
Р ә х и м. Юк!..
Миронов. Сөйләмә. Беләм бит мин, барын да беләм. Ул чак әле партком секретаре булмасам да, барыбер синең эшләреңне күреп тордым мин.
Рәхим. Алай булгач, юкка шул чакны ук мине җавапка тарту мәсьәләсен куймагансың.
Миронов. Шулай кирәк булган икән дә бит, ә мин сиңа иптәшләрчә әйтү белән генә чикләнеп калдым. (Пауза.) Сорау биреп кара үзеңә. Ул синең ышанычыңны ничек казанды? Подхалимлек беләнме (Пауза.)
Мансур. Дәүләтбаев турында мин дә үз фикеремне әйтим әле. Николай Петрович. Хәзер миңа бар да ачык. Кичә әле мин синең турында ялгышаммы әллә дип уйлый идем. Күрәм, ялгышмаганмын. Сиңа директор да, коллектив та аз кисәтү ясамаганнар икән, ә син аңа колак салмагансың. Начар, бик начар бу! Син һәлакәт чокыры янында торасың, Рәхим. (Мироновка.) Минемчә, Дәүләтбасвка кисәтү белән каты шелтә бирергә, алай да төзәлмәсә, эшеннән алырга кирәк. Үзенең ялгышы ни дәрәҗәдә тирән икәнен аңласын ул, аңласын, ниһаять!
Р ә х и м (шашынып). Ничек?
М и р о но в. Син нәрсә? Шундый эшләрең өчен башыңнан сыйпауны көткән идеңме әллә?
Гариф белән Хәйдәр керә.
Га р и ф. Ярый торгандыр, Николай Петрович. (Түргә уза.) Миронов. Күрәсез, кешеләрем бар, Гариф Хцрисович.
Гариф. Без озакка түгел... (Мансур белән Дәүләтбаевка.) Сез гафу итегез инде, иптәшләр, без әле зур хәбәр булгач, шулай рөхсәтсез килеп кердек... Без хәзер. Тиз генә сөйлә дә, Хәйдәр, чыгыйк, тотмыйк кешеләрне.
Миронов. Бер килеп кергәч, сөйләгез инде, сөйлә. Алар да тыңлар.
Хәйдәр. Сөйлә, Гариф абзый.
Гариф. Сөйлә дип, сөйләрлеге күп тә түгел инде аның. Шул, егетләргә аңлаттым мәсьәләне, аннан менә Хәйдәр үзе сөйләде.
Миронов. Соң?
Гари ф. Бар да риза, Николай Петрович. Берсе дә, ичмасам, каршы килмәде. Без, ди, бер комсомолкабыз әйтә, үзебез дә шулай уйлап тора идек, ди.
Герасим керә, аның артыннан Басыйров керә.
Миронов. Әйдә, әйдә, Герасим Петрович, күрәм, сүзең бар. Әйдә сөйлә.
Герасим. Сүз кыска. Күршеләр белән тикшергән идек әлеге мәсьәләне. Күбесе күтәреп алды.
Миронов. Әйбәт бу! (Басыйровка сорау белән карый.)
Басыйров. Мин дә шул турыда, Николай Петрович. Гайсин иптәш күтәреп чыккан тәкъдим турында. Минем башымда да нәкъ шундый фикерләр йөри иде. Безнең цехта беркайчан да авария булмасын өчен, безгә нәкъ шул кирәк: үзара намуслы эш таләп итү. Безнең кешеләр, Гайсин иптәшнең тәкъдиме турында ишеткәч тә, бер авыздан күтәреп алдылар. Сменадан соң бу турыда киңәшмә үткәрәчәкбез.
Миронов. Яхшы бу, Хәсән Әхметович, бик яхшы.
Мансур (Рәхимгә). Нәрсә турында сүз барганны аңлыйсыңмы син, Рәхим?
Р ә х и м. Бик үк аңлап бетерә алмыйм әле.
Миронов. Аңларга кирәк моны, Дәүләтбаев. Зур эш бу. Кешеләр менә шулай коммунизмга баралар безнең.
М а н с у р. Әгәр кеше адымга басып бара алмаса...
Рәхим. Бер читтә торып калырга тиешме?
Мансур. Әйе. Ә бу инде коточкыч хәл...
М и р о п о в. Әйбәт хәбәр белән килгәнсез, иптәшләр.
ПӘРДӘ
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ
БЕРЕНЧЕ КАРТИНА
Пәрдә әкрен генә ачыла. Беренче пәрдәдәге зал. Рәхим бүлмәсеннән Наилә чыга. Терраса аша бакчага үтә. Аннан әйләнеп керә дә, күңелендәге авыр хисләрдән качарга теләгәндәй, тиз генә урамга чыгып китә. Пауза. Кулына өтерге тотып, Миңсылу, үз бүлмәсенә үтеп бара. Рәхим бүлмәсеннән Фәридә чыга.
М и ң с ы л у. Нәрсә бар, апа? Ни өчен кайткан бу вакытта җизни?
Фәридә. Эшеннән алганнар аны.
М и ң с ы л у. Эшеннән? Ничек? Авария өченме?
Фәридә. Белмим... белмим инде.
М и ң с ы л у. Мортазаны, ә Мортазаны нишләткәннәр? Аны да чыгар-ганнармы?
Фәридә. Зинһар, сөйләмә миңа шуд Мортаза турында. (Китә.)
М и ң с ы л у. Кызык... Башта мине үзләре Мортазага димләделәр дә, ә хәзер... (Үз бүлмәсенә кереп китә. Пауза. Бераздан кулына сандык күтәреп чыга.) Апа! Кил әле бире. Кара әле бу хәлне.
Фәридә. Нәрсә соң бу?
М и ң с ы л у. Кичә кич Мортаза китергән иде. Эчендә ни бар, дип кат-кат сорасам да, әйтмәде. Соңыннан, ди. Ә үзе ныграк яшерергә куша. Берәүгә дә күрсәтмә, ди. Шуннан шик төште миңа. Урлап җыелган мал түгел микән, мин әйтәм. Бүген менә, мең азап белән ачсам, күзләремә ышанмый торам. Ким куйганда 50—60 мең сум акча бар бит монда. Кара менә, ә монда тагын нәрсәләр.
Фәридә. Кирәкми, кагылма син аңа. Үзенеке булса да, урлаган булса да кагылма...
М и ң с ы л у. Җизнигә әйтик.
Фәридә. Әйе, әйе!.. (Рәхим кабинеты ишеге янына барып.) Рәхим, чык әле бире!
Рәхим (эчтән). Зинһар, тынычлыкта калдыр мине, Фәридә.
Фәридә (ишекне ачып һәм җитди итеп). Бире чык әле, Рәхим!
Рәхим (ишек янына чыгып баса). Я, нәрсә бар?
Фәридә (сандыкны күрсәтеп). Менә, күр.
Рәхим. Нәрсә ул?
Фәридә. Күрәсең бит, акчалар, алтын сәгатьләр... Миңсылу бүлмәсенә Мортаза китереп яшергән.
Р ә х и м. Мортаза? (Сандыкка ташланып.) Шушы кадәр акча? (Миңсылуга.) Ә син нигә алып; калдың аны?
Миңсылу. Белмәдем мин. Ябык иде ул.
Рәхим. Ә син эчендә ни барын белмичә нигә алып калдың соң?
Миңсылу. Ничек нигә? Минем кияү булачак кешем иде лә ул. Уңган, булган кеше, дустым минем, дип, үзең димләдең ич аны миңа.
Р ә х и м. Монда да мин гаепле.
М и ң с ы л у. Юк, үзем ачык авыз булдым. Ярый, моннан соң акыллырак булырга тырышырмын.
Р ә х и м (сандык эчендәге әйберләрне карап). Акчалар, кәгазьләр. Тукта, нинди кәгазьләр бу? Квитанцияләр, документлар. Завод директорына аңлатма... (Укып.) «Яңа клапаннар ясау турында цех начальнигы Закиров моннан бары тик бер генә атна элек...» Ха!.. Копиясен үзендә калдырган... Ә монысы нәрсә? Завод директоры һәм парткомга. Монысы да шул ук аңлатма. (Дикъкать белән карый.) Юк түгел. Моның эчтәлеге башка. (Укып.) «Хромоникельле корыч һәм складтан җибәрелгән башка әйберләр турында шуны белдерәм: мин үзлегемнән бер генә кило әйбер җибәрү турында да распоряжение биргәнем юк. Моның шулай икәнен раслау өчен документлар арасында минем имзам юк икәнен дә күрсәтү житә». М-м... так... «Аның күбесе заводның коммерческий директоры Дәүләтбаев распоряжениесе буенча һәм кайберсе...» (Зәһәр белән.) Кабахәт! Димәк — ул шундый мәкерле җай... (Каты кычкырып.) А... Жулик! Аферист! (Чайкала.)
Фәридә (куркып). Рәхим... (Пауза.) Синең турыда язганмы ул шулай?
Р ә х и м. Тукта... Ничек соң бу? Ничек соң мин ул хамелеонны хәзергә кадәр белмәдем...
Миңсылу. Нинди хурлык... Аның төчеләнүеннән, бүләк китерүеннән башта ук шикләнгән идем...
Фәридә. Бәлки, Рәхим, кая булса хәбәр итәргә кирәктер бу турыда.
Р ә х и м. Әйе, әйе. (Телефонга килә.) Юк кирәкми. Хәзер үзем алып барам.
Фәридә. Кая?
Р ә х и м. Прокуратурага. Мә, төреп бир әле тиз генә.
Миңсылу (төрергә әйбер алып чыга, төрә). Менә булды...
Р ә х и м. Мортаза килеп чыкса, берни дә әйтмәгез. Мине көтсен. Мансур китәргә җыена ахры. Кайткач, әйт син аңа: киткәндә озата алмый калуы өчен Рәхим гафу үтенде диген.
Фәридә. Күрешеп, аңлашмыйча аерылышырга хакың юк синең, Рәхим.
Р ә х и м. Юк. Булмый... Авыр миңа. (Сандыкны алып кызу гына чыга.)
Фәридә,'Миңсылу аның артыннан чыгалар. Пауза. Бераздан Наилә кайтып керә. Бик борчулы.
Наилә. Өч көн эчендә бар да асты-өскә килде... Әйтерсең, каты давыл булып узды. (Рояль янына утыра да кинәт клавишаларга каплана.)
Әкрен генә Хәйдәр керә. Наилә янына килеп туктый.
Хәйдәр (әкрен генә). Наилә.
Наилә (куркып). Хәйдәр?
Хәйдәр Нигә борчыласың болай?
Наилә, йөрәгем сызлый минем, Хәйдәр. Бәхетсезлек бездә.
Хәйдәр. Бәхетсезлек?
Наилә. Әтине эштән алганнар.
Хәйдәр. Бу әле бәхетсезлек дигән сүз түгел, Наилә.
Наилә. Бәлки, шулай кирәктер дә ул, киләчәк өчен аның яхшылыкка булуы да мөмкин, тик менә бүген... Кызганам мин әтине.
Хәйдәр. Авыр хәл, билгеле.
Наилә. Беләсеңме, әтинең иң нык өзгәләнгәне ни өчен?
Хәйдәр. Ни өчен?
На илә. Эштән алдыруда аның иң якын дусты Мансур абыйның катнашы булуы.
Хәйдәр. Рәхим абыйны эштән алучы кеше Мансур абый түгел бит. Әгәр инде Мансур абый да шундый фикер әйткән икән, «димәк, ул шулай кирәк булган.
Наилә. Чынлап та, шулай кирәк иде микән соң?
Хәйдәр. Гаепне күрмичә йомып калдыру, аңа үсәргә ирек бирү дуслар эше түгел, дошман эше дип өйрәтә безне партия.
Наилә. Анысы шулай да соң?..
Хәйдәр. Оныттыңмыни әле, без шушы турыда үзебез дә сүз куешкан идек ич. Дуслык турында. Икс генә көн элек, нәкъ менә шушы урында. Мин масайсам, син мине утка тотмакчы идең, син масайсаң — мин сине.
53
Наилә (ачылып). Юк, онытмадым, Хәйдәр... Дустың буларак, тәбрик итәм мин сине, чын күңелемнән тәбрик итәм.
Хәйдәр. Нәрсә белән?
Наилә. Ничек нәрсә белән? Заводтагы зур уңышың белән. Мансур абый сөйләде инде миңа. Мин шат, бик шат моңа. Зур эш башлагансың син, Хәйдәр.
Хәйдәр. Мин генә башлаган эш түгел ул, Наилә.
II а ил ә. Шулай да синең тәкъдимең белән башланган эш. Горурлана аласың син аның белән. Ә горурлану — масаю түгел дип беләм, шулаймы?
Хәйдәр. Ни генә булса да, Наилә, кичәге һәм бүгенге көн минем үз гомеремдә булган иң бәхетле көннәрнең берсе булды.
Наилә. Аңлыйм, Хәйдәр. Шат мин моның өчен, бик-шат.
Хәйдәр. Ышанам, Наилә.
Наилә. Ә син алай туры карама миңа.
Хәйдәр. Яратам мин сине, Наилә!
Наил ә. Нәрсә? Нәрсә дидең син, Хәйдәр?
Хәйдәр. Яратам мин сине... Көннәр-төннәр буе синең турыда гына уйлыйм бу арада. Бөтен уемны, хисләремне чорнап алдың, Наилә.
Наилә (тирән әсәрләнеп). Хәйдәр!.. Ләкин ялгышмыйсыңмы син? Салкын акылың белән уйлап кара әле: үзеңнең хисләреңне бирергә тиеш булган кеше мин микән соң ул?
Хәйдәр. Син, син, Наилә!
Наилә. Хәйдәр!..
Звонок. Наилә йөгереп ишек ачарга чыга. Мансур керә, кулында төргәкләр.
Мансур. Исәнмесез, иптәш Гайсин! (Күрешә.) Башлангыч адымыгыз гвардеецларча сезнең. Бераздан соң эшегезнең барышы турында миңа хат языгыз.
Хәйдәр. Ярый, Мансур абый, язармын.
Мансур. Ял вакытында миңа кунакка кил. Бергәләп ауга йөрербез. Әгәр инде өйләнә калсаң, гүзәлең белән кил. Буламы шулай?
Хәйдәр. Була, Мансур абый, килермен. Сез бүген китәсезме?
Мансур. Әйе, сәгать икедә.
Наилә. Бүген икедә?
Мансур. Әйе.
Хәйдәр. Мин сезне озата барам, Мансур абый. Менә Наилә дә.
Мансур. Бик күңелле булыр.
Хәйдәр. Барабыз бит, Наилә?
Наилә. Әйе, әйе... Тик...
Хәйдәр. Барабыз, билгеле. Нәкъ сәгать бердә такси алып киләм мин, Мансур абый, ярыймы? Сез үзегез мәшәкатьләнеп йөрмәгез.
Мансур. Ярый алайса, көтәм.
Хәйдәр. Хушыгыз. Нәкъ сәгать бердә биредә булырмы. (Китә.)
Мансур. Булдыклы егет. (Алып кайткан төргәкләрен тарата.)
Фәридә белән М йңс ы л у керә. Миңсылу сүзбез генә үз бүлмәсенә үтә'.
Фәридә. Әллә китәргә җыенасыз инде, Мансур.
Мансур. Китәргә җыенам, Фәридә Сәлимовна.
Наилә. Нигә инде шулай бик тиз китәргә уйладыгыз, Мансур абый?
Мансур. Болай да озак кунак булдым.
Фәридә. Әйтмәгез инде, ичмасам, шундый күңелсез вакытка туры килдегез.
Мансур. Зуррак күңелсезлекләрне китермәс өчен килгән кечкенә күңелсезлекләр алар.
Фәридә. Шулай дисәгез генә инде.
Мансур. Шулай ул, Фәридә Сәлнмовна, шулай...
Наилә. Бүләкләр алгансыз, ахры, Мансур абый.
Мансур. Әйе. Казан бүләкләре. Монсы менә иптәшемә. (Туфлиләр күрсәтә.)
Фәридә. Бик матур икән.
М а н с у р. Ә монысы кечкенә кызыма.
Наилә. Бик кечкенә ич бу.
Мансур. Ул үзе дә әле кечкенә, өчтә генә. Ә менә монысы сиңа, Наилә. (Яхшы күннән эшләнгән папка һәм ноталар дәфтәре бирә.) Чайковский, Бетховен. Менә Глинканың «Тургай җыры». Монысы менә Штраус — «Вена урманнары әкияте» һәм «Зәңгәр Дунай».
Наилә. Рәхмәт, рәхмәт, Мансур абый.
Мансур (китаплар күрсәтеп). Менә болары үзем өчен.
Наилә (карап). Тукай, Такташ.
Мансур. Минем яраткан шагыйрьләрем алар.
Наилә. Мин дә бик яратам аларны.
Звонок.
Наилә. Үзем ачам, әнкәй. (Чыга һәм бераздан әйләнеп керә. Ачулы кыяфәт белән түргә уза.)
Мортаза керә. Аны бар да нәфрәтле караш белән каршы алалар.
Мортаза. Исәнмесез!
Мансур (салкын). Исәнмесез.
Мортаза (үзенә карата булган нәфрәтне сизмәскә тырышып). Әллә китәргә дә җыенасызмы, Мансур иптәш?
Мансур. Әйе.
Мортаза. Бик аз кунак булдыгыз безнең Казанда. Ошамады ахры сезгә Казан.
Мансур. Нәкъ киресенчә.
Мортаза. Казан, Казан инде ул. Шунсы кызганыч, сез килгәч кенә күнелсезлекләр булды бездә.
Мансур. Әйе...
Мортаза. Сез Рәхим Закиричны эштән алуларына борчылмагыз, Фәридә ханым, аңа карап югала торган кеше түгел ул. (Бүлмәгә узарга теләп.) Үз бүлмәсендәме әле ул?
Фәридә (кискен). Юк.
Мортаза. Әллә югыйсә, бөтенләй өйдә дә юкмы?
Фәридә. Өйдә юк.
Мортаза. Миңсылу өйдәдер? (Миңсылу бүлмәсенә үтәргә тели.)
Звонок.
Наилә. Әти. (чыгып ишек ача, әйләнеп керә.) Әти кайтты. Фәридә. Наилә, әйдә чыгыйк әле. (Чыгалар.)
Рәхим керә;
Рәхим (Мортазаны күреп, ачу һәм нәфрәт белән). Мортаза? Әгәр Миңсылуга бүләк иткән сандыгыгызны алырга килгән булсагыз, юкка гына килгәнсез. Мин аны прокуратурага тапшырдым, аннан алыгыз.
Мортаза (көлеп). Табигатегез белән бер дә шаян түгел бит сез, Рәхим Закирич. Ә шулай да кайчак шаяра беләсез икән.
Миңсылу бүлмә ишеген аз гына ачып тыңлап тора.
Р ә х и м. Мин бик җитди сөйләшәм. Сандыгыгыз прокуратурада. Эчендәге акчаларыгыз да, алтын-көмешләрегез дә шунда.
Мортаза. Аңламыйм, нинди акчалар, нинди алтын-көмешләр турында сөйлисез сез, Рәхим Закирич. Минем Миңсылуга бертөрле сандык та биргәнем юк.
Миңсылу (бүлмәдән атылып чыга). Ничек биргәнең юк? Мортаза (шашынып). Миңсылу?!
М и ңсы л у. Тфү!
Мортаза (үзен кулга алырга тырышып). Аңламыйм, нәрсә бу? Әйтегезче, зинһар, нәрсә бу? Бу бит кешелексезлек.
Рәхим. Кешелек турында сөйләү өчен^ иң элек үзеңә кеше булырга кирәк. Ә син — хамелеон.
Мортаза (кычкырып). Закирич! Мондый әшәке сүзләр белән мине хурламагыз! Яла, яла бу!
Рәхим. Бәлки «аңлатманы» язучы да син түгелсеңдер?
Мортаза. Нинди аңлатма?
Рәхим. Менә, мә! Әгәр язып та, адресы буенча тапшырмый калган булсаң, илтеп тапшыр! (Язуны битенә ыргыта.)
Мортаза (язуны күреп). А?!. Сез, менә ничек! Димәк...
Рәхим. Бар да ачык...
Мортаза. Сез, сез... (үз-үзен онытып, Рәхим өстенә килә). Мансур (Мортазага). Әй, сез! Баһадир!
Мортаза кинәт тукталып кала.
Барыгыз! Хәзер үк чыгып китегез биредән,!
Мортаза (каушап). Мансур иптәш, мин бит...
Мансур (текәләп карап). Барыгыз!
Мансурның күз карашыннан югалып калган Мортаза әкрен генә артка чигенә һәм, ишеккә җиткәч, кызу гына чыгып китә.
Рәхим. Әх, жулик, аферист!.. (Аңга килеп.) Кача бит ул хәзер кача.
Миңсылу. Юк, беркая да китә алмый ул хәзер. (Йөгереп артыннан чыга.)
Мансур. Качып кая бара? Беркая да! Мортаза кебек жуликларга җирлек бик кечкенә бездә хәзер. Көннән-көн ул кимеп, бетеп бара. Кайда гына барып яшеренсәләр дә, безнең кешеләр бик тиз койрыкларына баса аларның. (Идәндә яткан язуны алып, күз йөртеп укый да башын селки-селки Рәхимгә бирә). Дус!..
Рәхим. Әх, юләр мин, юләр. Сукыр, идиот! Кемне үз тирәмдә йөрткәнмен әлегә кадәр. Моның өчен нинди генә җәза да аз миңа.
Мансур. Сабыр ит. Алай булгач, тагын бер хакыйкатьне тыңла инде син, Рәхим дус. Ни өчен аферист Мортаза синең канат астыңда урын тапкан? Ни өчен синең цехларны авариягә китерүдә гаебең бар һәм нигә шәхси тормышыңда авариягә очрадың? Сәбәбе нәрсәдә аның?
Рәхим дәшми.
Бәхетне ялгыш аңлагансың син, Рәхим. Бәхетне син күбрәк тук яшәүдән, яхшы җиһазлардан, тыныч семья тормышыннан эзли башлагансың. Эштә җаваплылык, таләпчәнлек — тыныч тормышыңа зарар китерер дип уйлагансың син. Бик ялгыш уйлагансың. Эшне син дәүләт, партия кушканча алып бару урынына аны таныш-белеш, дус-иш аша йөртүгә коргансың. Бозык юлга коргансың, Рәхим. Синең иң зур ялгышың менә шунда-.
Рәхим (уйланып). Әйе, әйе, төшенәм. (Пауза.) Нишләргә соң миңа хәзер? Әйе, әйе! (Кызу гына ишеккә юнәлә.)
Мансур. Син кая болай, Рәхим?
Р ә х и м. Мин тиз, бик тиз кайтырмын, Мансур. (Чыгып китә.)
Мансур (аның артыннан карап калып). Кая чыгып йөгерде инде ул болай?
пәрдә
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ
ИКЕНЧЕ КАРТИНА
Шул ук күренеш. Пәрдә ачылганда сәхнәдә Мансур, Фәридә һәм Н а и лә. Идәндә Мансурның чемоданы һәм пөхтәләп бәйләнгән бер төргәк.
Фәридә (сабырсызланып). Өч сәгатькә якын вакыт үтте инде. Кая китүе мөмкин аның?
Н а и л ә. Бәлки, ул Мортаза артыннан киткәндер.
М а н с у р. Булмас, минемчә.
Фәридә. Сез аның кая киткәнен сорамадыгызмыни соң, Мансур?
Мансур. Сорадым да, әйтмәде.
Фәридә. Бәлки, ул заводка киткәндер?
М а н с у р. Анысы менә, ихтимал.
Фәридә. Гаҗәп.
Мансур (сәгатенә карый, ашыгып-ашыгып, уйланып йөри дә, телефонга килә, номерлар җыя). Алло, аеропорт. Аэропортмы бу? Әйтегез әле, Новосибирскига оча торган самолет килмәдеме? Биредә инде? Кайчан китә? Илле минуттан? Нәкъ илле минуттанмы? Рәхмәт. (Трубканы куя. Сәгатенә карап.) Димәк, егерме минуттан мин китәргә тиеш.
Наилә (борчылып). Мансур абый.
Фәридә. Ничек? Сез Рәхимне күрмичә китәргә җыенасызмы?
М а н с у р. Миңа бүген китәргә кирәк, Фәридә Сәлимовна.
Фәридә. Сез Рәхимне күрмичә китәргә тиеш түгелсез, Мансур.
Наилә. Мансур абый, әти, бәлки, сезнең хәзер китәргә тиешлекне белми торгандыр. Югыйсә кайтыр иде.
М а н с у р. Белә.
Наилә. Алай булса, хәзер кайтып җитәргә тиеш ул.
Фәридә. Бәлки нинди дә булса берәр бәлагә очрагандыр?
Наилә. Ни сөйлисең син, әнкәй!
М а н с у р. Юкка шундый начар уйлар китерәсез башыгызга, Фәридә Сәлимовна!
Фәридә. Аптырагач әйтәм инде, Мансур.
Звонок.
М а н с у р. Әнә.
Наилә ишек ачарга чыга.
Фәридә. Рәхим түгел бу...
Наилә Һәм М и ң с ы л у керә.
Миңсылу. Булды, күңелем тынычланды ичмасам. МВДга барып, барын да сөйләп бирдем.
Ф ә р и д ә. Мортаза турындамы?
Миңсылу. Әйе.
Мансур. Яхшьп иткәнсез, Миңсылу.
Фәридә. Рәхим булмагандыр бит анда?
Миңсылу. Юк, нишләп булсын... Әллә өйдә юкмы ул?
Фәридә. Каядыр киткән иде, һаман кайтканы юк.
Миңсылу. Ничек инде алай?.. Кунакны калдырып...
Фәридә. Сез бәлки, Мансур, заводка— Мироновка, я Василий Кузьмичка шалтыратып карарсыз?
Мансур. Әйе, әйе. (Телефонга килә.)
Машина белән килеп туктаган тавыш.
Наилә (террасада). «Победа». Завод машинасы. Минемчә, әти бу! (йөгереп, ишек ачарга чыга. Бераздан соң Хәйдцр белән әйләнеп керә.)
Хәйдәр. Мансур абый, машина әзер. Мин озатырга килдем.
Мансур (сәгатенә карап). Рәхмәт, Хәйдәр.
Хәйдәр. Самолет китәргә тагын 45 минут вакыт калды.
Мансур. Беләм.
Наилә. Мансур абыйны ашыктырма син, Хәйдәр. Бәлки, ул әле бүген китмәс тә.
Хәйдәр (Мансурга сорау белән карап). Әллә шулаймы, Мансур абый?
М а н с у р. Юк, дуслар, миңа бүген китмичә ярамый. Төзелешем көтә мине, э-ш көтә.
X ә й д ә р. Әйберләрегезне чыгарыйммы?
Мансур. Кирәкми,лүзебез белән алып чыгарбыз.
Фәридә (террасада). Ни булды, ни булды аңа?..
Миңсылу (Фәридә янына килеп). Апа, нигә бу кадәр өзгәләнәсең? Нәрсә бар шул кадәр?
Фәридә. Әйдә, чыгыйк әле. Миңсылу? (Бакчага чыгалар.) Хәйдәр. Рәхим абый өйдә юкмы әллә?
Мансур. Шул-шул, өйдә юк, аны көтәбез. (Телефонга килә, номерлар җыя.) 2—97. Николай Петрович, Николай Петрович! Николай Петрович юкмы әллә? Әйе. (Ачылып.) Әйе, әйе... Шуннан? Әйе... Күптәнме? Яхшы. Ярый. Хушыгыз. Николай Петровичка миннән тагын бер кат сәлам әйтегез. (Трубканы куя да күтәренке рух белән.) Тагын биш-алты минуттан Рәхим биредә булачак. Ниндидер күңелле хәбәр белән кайта* булырга тиеш ул.
Наилә (шатланып). Чынлапмы, Мансур абый?
Мансур. Әйе, әйе. (Сәгатенә карап.) Яле, Наилә, истәлек өчен уйна әле үзеңнең яңа көеңне.
Наилә. Уйнарга? Ләкин ничек инде ул...
Мансур. Музыка һәм җыр өчен бөтен вакыт яхшы. Тормышның нинди генә минутларында да дус ул безгә җыр.
Наилә (кыю). Алай дисәгез, тыңлагыз менә, минем соңгы көннәрдә иҗат иткән музыка бу, минем башымда ул симфония булып яңгырый. Ә сез аны рояльдә тыңлагыз. (Рояль янына утыра да аккордлар ала.) «Бәхет таңы» дип атадым мин моны. (Зур дулкынлану белән уйный башлый.)
Фәридә белән М и ң q ы л у керә.
Наилә (җырлый).
Җир йөзендә гөрли бер дан, бөек дан, Ул дан безнең илебезнең даны ул. Нурлар сибеп балкый бер таң, алсу таң, Ул таң, дустым, коммунизм таңы ул.
Мансур. «Бәхет таңы» дисең? Әйбәт. Бәхет таңы — коммунизм- таңы ул. Кешеләрнең иң якты, иң бәхетле көннәре башлану турында сөйли ул. Зур авырлыклар аша килдек без бу таңга. Күпме кешеләр юлда һәлак булып калды... Авыр... Бик авыр булды безгә. Ә шулай да без килдек... Килдек!
Наилә уйнаудан туктый.
Менә бу көең безнең сибиряклар йөрәгенә ята торган көй.
Хәйдәр. Безнең завод яшьләре йөрәгенә, аеруча.
Мансур. Димәк, йөрәкләрнең тибеше бер безнең.
Хәйдәр. Шулай, күрәсең.
Мансур (сәгатенә карап). Китәргә вакыт.
Наилә. Калыгыз бүгенгә, Мансур абый, китмәгез.
пәрдә
Фәридә. Чынлап, Мансур.
Мансур. Юк шул, дуслар.,.
Машина тавышы. Рәхим кайтып керә. ШаТ йөзле.
Фәридә (аңа ташланып). Рәхим, нишләвең бу синең? Мансурга китәргә берничә минут вакыт калган, ә син...
Рәхим. Борчылма, борчылма, карчыгым. Шулай кирәк иде. Мансур аңлый ул мине.
Фәридә. Кайда идең син?
Рәхим. Парткомда, Миронов янында булдым. Директор да анда иде.
Фәридә. Соң?
Р ә х и м. Иртәгедән цехта эшли башлыйм. Курамшинны яңа эшкә күтәрәләр. Аның урынына мин эшли башлыйм. Элеккечә цех начальнигы булып. Менә Хәйдәр иптәш'белән бергәләп эшләячәкбез.
Хәйдәр. Бик яхшы булган бу, Рәхим абый!
Фәридә. Мин инде сиңа заводта урын бирмәсләр дип уйлаган идем.
Рәхим. Мин үзем дә шулай уйлаган идем дә, ялгышканмын. Якын күрүче дуслар, бигрәк тә ике дус, яклаганнар мине.
Фәридә. Ике дус? Кемнәр?
Р ә х и м. Берсе Миронов үзе, ә берсе менә Мансур.
Фәридә. Мансур?
Наилә. Мансур абыймы?
Рәхим. Мансур... (Аңа озак кына карап тора да кочаклый.) Мансур!.. Син китәм дисеңмени инде шулай?
Мансур. Китәм, Рәхим. Менә Хәйдәр белән Наилә мине аэропортка кадәр озатып куярга булдылар.
Р ә х и м. Ә мин? (Фәридәгә күрсәтеп.) Ә без?
Хәйдәр. Сез машина белән барыгыз. Без Наилә белән трамвайда.
Рәхим. Нигә алай? Мин үзем машина белән кайттым. Барыбызга да урын җитәчәк.
М и ц с ы л у. Миңа дамы әллә, җизни?
Рәхим. Сиңа да, сиңа да, Миңсылу.
Мансур. Ул вакытта бигрәк тә күңелле. (Сәгатькә карап.) Хәзер кузгалырга вакыт. Самолет китәргә нәкъ ярты сәгать вакыт калды. (Чемоданын ала.)
Хәйдәр. Чемоданны миңа бирегез, Мансур абый.
Фәридә. Әллә ничек кенә булып чыкты инде бу, сезнең Казанга килү Мансур. Каршы алган көнне дә, озаткан көнне дә...
Мансур. Ә нәрсә? Бик әйбәт. Дусларча каршы алдыгыз, дусларча озатасыз.
Рәхим. Ни булса да, Мансур, сине болай гына озату күңелсез билгеле. Авыр миңа. Ләкин... Син ышан, дускай... Миронов белән синең ышанычыңны аклармын мин, аклармын! Хат язармын әле. Син дә яз, Мансур!
Мансур. Язам, әлбәттә язам.
Рәхим (дулкынланып). Әх, Мансур!.. Дустым син минем. (Кочаклый.)
Мансур. Миннән дә якын дустың бар синең, Рәхим. Партия, бөек партия ул безнең, барыбызның да иң якын дустыбыз.
Рәхим. Әйе, әйе, Мансур!
Барысының да йөзендә тирән шатлык.