Логотип Казан Утлары
Публицистика

XX ЙӨЗ БАШЫНДАГЫ ТАТАР ӘДӘБИ ХӘРӘКӘТЕНЕҢ КАЙБЕР МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

 

Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәрге татар әдәбиятының иң күренекле өлеше XX йөз башына, бигрәк тә 1905—07 еллардагы беренче рус революциясе белән башланган дәвергә туры килә. Нәкъ шул елларда татар милли әдәбиятының капма-каршы ике лагерьга аерылуы тәмам ачыкланды. Бер яктан, — либераль-буржуаз, монархик идеология белән сугарылган әдәбият, икенче яктан, демократик, социалистик идеология белән сугарылган әдәбият арасындагы каршылык кискен идея-эстетик көрәш югарылыгына күтәрелде. Аеруча, пролетариат революциясе алдыннан булган ун ел эчендә татар әдәбиятында демократик-реалистик һәм милләтчел- декадентлык тенденцияләренең көчле диференциациясе барлыкка килде.
Соңгы елларда XX йөз башындагы татар әдәби хәрәкәтенә бәйләнешле мәсьәләләрне өйрәнү буенча кайбер әһәмиятле хезмәтләр башкарылды Мәсәлән, татар демократик әдәбиятының Г. Тукай, М. Гафури. Г. Камал, Г. Коләхметов һәм Ш. Камал кебек вәкилләренең иҗатына багышланган монографик очерклар басылып чыкты, тарихи-политик әһәмияте зур һәм актуаль булган кайбер фәнни фикерләр кузгатылды. Ләкин татар культурасы тарихында үзенә аерым чор тәшкил иткән XX йөз башындагы әдәби хәрәкәтне өйрәнү эшендә һаман да әле зур бер кимчелек дәвам итә. Ул кимчелек — шул чордагы әдәби хәрәкәтнең теге яки бу ягына бәйле проблемаларны күп вакыт аерым алып өйрәнүдән, ягъни ул проблемаларны тарихи, иҗтимагый һәм әдәби көрәшнең конкрет җирлегенә бәйләп җиткермәүдән гыйбарәт. Түбәндә урнаштырыла торган мәкаләләр XX йөз башындагы татар әдәби хәрәкәтенең гомуми эчтәлеген берничә төп сызык буенча күз алдына китерүдә һәм шул мәсьәләләрне өйрәнүдә булган кимчелекне бетерү юлында кайбер тәҗрибәләр ясауны максат итеп куялар.

  1. БЕРЕНЧЕ РУС РЕВОЛЮЦИЯСЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
    1905—07 ел революциясе Россия халыкларының самодержавиегә каршы барган иҗтимагый һәм сыйнфый көрәше тарихында гына түгел, ә аларның культура хәрәкәте үсешендә дә әһәмиятле дәвер буяды. Бу революция халык массаларының мәгърифәткә, матбугатка, әдәбиятка, сәнгатькә һәм китапка булган ихтыяҗын көчәйтте. Халыкның белемгә искиткеч омтылышы, сусавы белән патша хөкүмәтенең халык мәгарифе дип аталган бар
    лы-юклы чаралары арасындагы каршылык үзенең электә күренмәгән кискенлеге белән гәүдәләнде. 1905 елга кадәр үк инде Ленин халык массаларында яктылыкка,
    мәгърифәткә ихтыяҗ искиткеч зур булуын, әмма моны да «кара көч» — самодержавие буып, басып торуын күрсәткән иде.

«Ә бу изелү,— дип язды Ленин, — җәмгыятьнең төрле-төрле сыйныфлары өс- тенә төшкәнлектән, бу изелү тормышның, һәм эшчәнлекнең иң күп төрле өлкәләрендә, һәм профессиональ, һәм гомуми гражданлык, һәм шәхси, һәм семья, һәм дини, һәм фәнни һ. б. һ. б. өлкәләрендә күренгәнлектән, әгәр без самодержавиене һәрьяклап политик фаш, итү эшен оештыруны үз өстебезгә аямасак, эшчеләрнең политик аңын үстерү буенча үзебезнең бурычыбызны үтәмәгән булуыбыз ачык түгелмени?»

«...Иң артта калган эшче дә үз тормышының һәрбер адымында аны шундый изгән һәм баскан шул ук кара көчнең студент һәм сектантка, мужик һәм язучыга да сүгенә һәм котырына икәнлеген аңлар яки тояр...»

1905 елгы революцион хәрәкәт самодержавиенең көчен параличлады. Менә бу хәл, билгеле, һәртөрле культура чараларының да тиз арада җәелеп китүе өчен беренче мөмкинлекләрне бирде. «Матбугат азатлыгы яулап алынды. Цензура бетерелде» (Ленин).

1905 елда, татар культурасы тарихында да беренче буларак, вакытлы матбугат туды. XIX йөздә Каюм Насыйри шикелле мәгърифәтчеләр идеал иткән, әмма самодержавие тарафыннан һич тә рөхсәт ителмәгән милли газета һәм журналлар татар телендә дә күпләп тарала башлады. Татар театры барлыкка килде, һәртөрле культура һәм сәнгать оешмалары берәм-берәм калкып чыкты. Гомумән, милли культура өчен көрәш актив һәм практик форма алды. Күп гасырлар буенча мөселман дине һәм көнчыгыш схоластикасы белән тупасландырылган татар мәдрәсәләрендә дә дөньяви фән һәм культура өчен көрәшкә көчле омтылыш туды. Татар милли интеллигенциясе һәм уку йортлары тарихында һичбер вакыт булмаган бер күренеш— шәкертләрнең, укучыларның демо-кратик хәрәкәте массовый төс алды. Ләкин шунысы ачык ки, татарлар арасындагы культура һәм интеллигенция хәрәкәте дә революциягә күтәрелгән массалар хәрәкәтенең тик бер ягы, тик бер чагылышы гына иде.

«Без революциягә килеп җиттек. Фәкать бер әдәби басым заманнары гына инде үтте» «...Изелгән мил-лионнарча кешеләрнең фикере һәм гакылы уяна, тик китаплар уку өчен генә түгел, ә эш өчен, җанлы, кешечә эш өчен, тарики иҗат өчен уяна», — диде Ленин.

Ленинның бу карашлары либераль буржуазиянең революцияне «мәдәни максатлар» белән алмаштырырга һәм шуның белән массаларны алдарга теләвенә каршы куелды.

Гомумән татар җәмгыяте һәм аеруча культурасы тарихында да бу дәвер чын мәгънәсе белән революцион сикереш булды. Татар культурасының Россия чынбарлыгы белән аерылмаслык бер тарихи процесс кичерүе ул елларда үзенең барлык сыйнфый-идеологик төрлелеге һәм кискенлеге белән аеруча ачык күренде. Урта Россиядә гасырлар буенча барган прогресска акрын-акрын булса да тартыла башлаган татар җәмгыятендәге сыйнфый төркемнәрнең культура-фикер хәрәкәтләрендәге көрәше, идеологик каршылыгы, аерымлануы беренче рус революциясе аркасында тагын да көчәйде. Бу диференциация, барыннан да элек, монархик-либераль һәм демократик-республика тенденцияләрнең кискен көрәшендә бик ачык чагылды.

«Хәзерге Россиядә, — дип язды Ленин 1905 елда, — революциянең эчтәлеген көрәшүче ике көч түгел, ә төрле һәм бер-берсенә башка булган ике социаль сугыш, тутырып тора: берсе аның хәзерге самодержавие-крепостнойлык строе эчендә, икенчесе киләчәк, инде безнең күз алдыбызда туып килә торган буржуаз-демократик строй эчендә. Берсе — азатлык өчен (буржуаз җәмгыять азатлыгы өчен), демократия өчен, ягъни халык самодержавиесе өчен гомуми халык көрәше, икенчесе — җәмгыятьне социалистик итеп төзү өчен пролетариатның буржуазия белән булган сыйнфый көрәше».

Ленин тарафыннан 1905—07 нче ел революциясенең катлаулы һәм каршылыклы иҗтимагый сыйфатын ачуга бирелгән характеристика бу дәвердәге татар җәмгыятендә барган идеологии көрәшнең дә көчле һәм йомшак, каршылыклы тенденцияләрен аңлау өчен ныклы күрсәтмә булып тора. Ленин һәм Сталин бу дәвернең гомуми идеологик көрәшендә буржуаз идеология белән социалистик идеологиянең капма-каршылыгын характерлы бер күренеш итеп билгеләделәр.

«Безнең заманда, — дип язды иптәш Сталин 1905 елда, — ике генә идеологиянең: буржуаз һәм социалистик идеологиянең генә ганда шактый картрак, киңрәк таралган һәм тормышта тирәнрәк тамыр җәйгән; буржуаз карашлар белән һәммә җирдә һәм һәркайда, үз араңда да һәм ятлар арасында да очрашасың, социалистик идеология исә тик беренче адымнар гына атлый, ул үзенә юл гына сала әле».

Беренче революция татар җәм-гыятендә дә шул ук юнәлештәге политик көрәшнең этәргеч көч булуын күрсәтте. Бу момент, әлбәттә, шул дәвердәге милли культура һәм әдәбият хәрәкәтенең дә идеологик нигезен билгели.

1905—07 елларда формалаша башлаган татар әдәби хәрәкәтен күзәткәндә, без шундый фактка очрыйбыз: аякка басарга омтылучы милли буржуа әдәбияты белән беррәттән, бу дәвердә инде, гомумән алганда, революцион-демократик дип аталырга хаклы булган әдәбият та мәйданга чыкты.
Империализм чорындагы рус чынбарлыгында Ленин өч төп идея-политик агымның — либераль-буржуаз, вак буржуаз-демократик һәм революцион-пролетар агымнарның барлыгын күрсәтте. «Бу өч төп юнәлеш арасында исә, — ди Ленин, — билгеле, ике арада торган, күчмә, ярты-йорты юнәлеш сурәтләрен теләсәң әллә никадәр табарга була. Дөресрәге: матбугат органнарының, партияләрнең, фракцияләрнең, группаларның көрәшендә чын-чыннан сыйнфый идея-политик юнәлешләр кристаллашалар...»
Татар художество әдәбиятында да революцион-демократик юнәлешне шулай ук ике төркемгә бүләргә кирәк: аның берсе — вак буржуаз-демократик әдәбият, ә икенчесе — революцион-пролетар әдәбият.
Промышленность капитализмын үтмәгән һәм патриархаль-колониаль изүне бик нык татыган татар җәмгыятенең культура хәрәкәтенә искенең өзлексез басым ясап торуы бик ачык сизелде. Шуңа килде. Революция һәм реакция елларында бу төрлелек тагын да көчәйде.
Билгеле, XX йөз башындагы әдәби хәрәкәтне XIX йөздәге мәгърифәтчелек әдәбиятыннан һич аерып карап булмый. Алай гына да түгел, хәтта 1905—07 елгы революция шартларында да XIX йөздәге мәгърифәтчелек әдәбияты өчен генә характерлы идеяләрне күтәрүче язуылар да күренде.

 Мәсәлән, мондый язучылар арасында 3. Һади һәм Ф. Халидине очратырга мөмкин. 3. Һади хикәяләрендә («Җиһанша хәзрәт» Һ. б.) һәм Ф. Халиди драмаларында («Морат Сәлимов», «Мәхруса ханым» һ. б.) XIX йөз азагындагы мәгърифәтчелек әдәбиятының, проблемалары куелды. Мәсәлән, шундый әсәрләрдән күренеклесе булган «Җиһанша хәзрәт» хикәясендә (1908) кадимче Җиһанша хәзрәт образы фәкать мәгърифәтчелек карашыннан гына тәнкыйть ителә һәм аңа каршы җәдитче Хәсән мулла идеаллаштырыла. Әлбәттә, беренче образ көчле реалистик сызыклар белән сурәтләнә, әмма икенчесе инде җәдитчелек әдәбиятына характерлы мәгърифәтчелек романтикасы белән сугарылган рухани типлардан бер дә югары күтәрелми.

Дөрес, 3. Һади әсәрләрендә татар авылларында хакимлек иткән кадимче соры кортларның типик сыйфатларын бирүдә, XIX йөз азагындагы мәгърифәтчелек әдәбияты белән чагыштырганда, тәнкыйть элементларының. тагын да ачыкланганлыгы сизелеп тора. Ләкин төп идея проблемасы рухани интеллигенция, ягъни иске дин башлыклары белән яңа дини реформаторлар арасында барган җәдит һәм кадим көрәше мәсьәләләреннән гыйбарәт. 3. Һади 1905 елгы революция китергән демократик тенденцияләрнең иҗтимагый югарылыгын куя алмый.
Бу фактлар XX йөз башындагы әдәби хәрәкәтнең электән килгән традицияләр һәм тенденцияләр төрлелеге белән дә бик нык катлауланганлыгын күрсәтәләр иде.
Беренче рус революциясендәге халык хәрәкәте дворян-чиновниклык бюрократиясенең терәге булган самодержавие строена һәм феодаль- крепостнойлык калдыкларына гына түгел, бәлки шуңа җайлашырга теләгән буржуаз консерватизмга, капиталистик изүгә каршы да юнәлтелде. Бу момент шулай ук әдәби хәрәкәттә дә чагылды. Революция елларында эшчәнлек күрсәткән революцион-демократик язучылар иҗатында халыкның самодержавиегә булган нәфрәте генә түгел, ә либераль буржуазиягә, капиталистик эксплоатациягә каршы көрәш идеясе дә күренекле урын алды. Критик реализм юнәлешендә формалашкан татар әдәбиятында да әнә шул ике политик һәм идеологии тенденция ачык гәүдәләнде. Г. Тукайның, Г. Камалның, М. Гафуриның, Г. Коләхметовның, Ш. Камалның, Ш. Мөхәммәдовның һәм башкаларның 1905— 07 еллардагы башлангыч иҗат эшчәнлеге үк инде татар критик реализмының халык демократик хәрәкәте белән турыдан-туры бәйле булганын һәм шул хәрәкәтнең алдынгы политик идеяләре белән сугарылганын күрсәтте. Дөрес, беренче рус революциясе елларындагы татар критик реализмында әле демократик хәрәкәтнең феодаль- крепостнойлык күренешләренә, реакциясенә каршы көрәш идеясе өстенлек итә. Бу яктан ул, һичшиксез, XIX йөздәге мәгърифәтчелек әдәбиятыннан килә торган критик тенденцияләрне дәвам иттерүче, үстерүче булып та күренә. Ләкин бу критик тенденциянең эчтәлеге мәгърифәтчел һәм мораль-дидактик идеяләрдән революцион-демократик максатлы позициягә күчте. Хәзер инде сүз милли тормыштагы феодаль кысынкылыктан азат булу турында гына түгел, ә гомуми Россия күләмендәге самодержавие строен җимерү турында бара иде. Татар демократик язучылары иҗатында искелекне, феодализмны революцион формада кире кагу самодержавие, бюрократия властеннан котылуны таләп итү белән бергә органик бәйләнеп килде. Бу момент шул замандагы Тукай поэзиясенең һәм публицистикасының үзәк идеясе булган шикелле, ул гомумән татар демократик язучылары ның революциядәге уртак политик лозунгысы да булды. Бу — буржуаз-демократик революциянең татар әдәбиятында да иң характерлы һәм төп политик идеясе чагылышы иттерелеп каралырга тиеш. Әмма, икенче яктан, демократик язучылар татар милли буржуазиясенең дә, гомумән рус буржуазиясе шикелле үк, революцион хәрәкәткә дошман
икәнлеген күрделәр һәм аны фаш иттеләр. Тукайның «Фикер»дә, «Уклар»да, Г. Камалның «Азат халык»та һәм Ш. Мөхәммәдовның «Карчыга»да басылган публицистик әсәрләре шуны күрсәтеп торалар. Революциянең беренче елында ук демократик язучылар XIX йөздәге мәгърифәтчелекнең буржуаздан тюркизм тармагыннан формалашкан либераль тенденцияләрнең ачык реакцион юнәлеш алуын күрделәр һәм ана каршы каты көрәшкә чыктылар.

Г. Тукайның һәм Г. Камалның вакытлы матбугат битләрендә Гаспринскийга һәм гомумән иттифакчыларга һөҗүм итүләре әнә шуның конкрет чагылышы булды.

Беренче рус революциясе елларындагы татар әдәбиятында, аеруча вакытлы матбугатта һәм публицистикада, көчәеп киткән демократик һәм социалистик элементлар пролетариат публицистикасының һәм әдәбиятының туа башлавы белән дә бәйле. Беренче татар большевигы Хөсәен Ямашев кулы белән язылган һәм русчадан тәрҗемә ителгән беренче революцион прокламацияләр, соңра аның идея җитәкчелегендә барлыкка килгән «Урал» газетасы битләрендәге публицистик мәкаләләр һәм Г. Коләхметов иҗаты татар әдәби хәрәкәтендәге пролетар башлангыч турында сөйлиләр. Бу башлангыч — рус пролетариаты һәм большевиклар партиясе җитәкчелегендә барган татар пролетариатының самодержавие шартларында үз тавышын әдәбият дөньясында беренче тапкыр ишеттерүе булды. Пролетар, большевистик идеяләр гомумән татар демократик әдәбиятының идеологик юнәлешенә зур йогынты ясады. Татар телендәге большевистик матбугатта һәм прокламацияләрдә самодержавиегә һәм буржуаз икейөзлелеккә, милләтчелеккә каршы интернациональ көрәш идеясен пропагандалау татар демократик әдәбияты вәкилләренә үзенең йогынтысын, әлбәттә, ясамый калмады.
Әмма, шуның белән бергә, 1905—07 елларда күтәрелеп чыккан татар демократик әдәби хәрәкәтенең идея чагылышы бик чуар һәм каршылыклы булды.
«Россиядә революцион демократиянең искиткеч киң катлаулары барлыгында шик юк: аның оешмаганлыгы, партнясезлеге, аның хәзерге репрессияләр белән бастырылганлыгы фәкать иң дикъкатьсез һәм төпле уйламаучы күзәтчеләрне генә саташтырырга мөмкин»
, — дип язды Ленин.
Чыннан да, татар әдәби хәрәкәтендә дә авыл, шәһәр хезмәт ияләренең чын ихтыяҗларын революцион демократия таләпләреннән чыгып аңларга һәм чагылдырырга омтылган критик реалистлар, яки вак буржуаз демократлар агымы зур булды. Алар күп кенә пролетар лозунгларга теләктәшлек белдерделәр һәм соңыннан да кайберләре шул башлангыч демократик, гуманистик идеяләргә турылыклы булып калдылар. Кайберләре, вакытлы рәвештә радикаллык күрсәтеп тә, соңыннан демократиядән тәмам читләштеләр. Мәсәлән, шундыйлардан берсе һәм активы Нәҗип Думавый булды. Ул революция елларындагы сул вак-буржуаз, ягъни радикаль идеяләрне җырларга теләгән шигырьләр белән чыкты, башта самодержавие тәртипләренә һәм капитал изүенә каршы ярлылар, кимсетелгәннәр исеменнән сөйләргә омтылды. Әмма, революция чигенү белән, Н. Думавый кебекләр мондый фикерләрдән тиз арада ваз кичтеләр һәм буржуаз милләтчелек идеяләрен җырлый башладылар.
С. Рәмиевнең дә беренче иҗат тәҗрибәләре 1905—07 еллардагы вак-буржуаз демократик интеллигенция хәрәкәте белән бәйле булды. С. Рәмиев, барыннан да бигрәк, милли мәгърифәт идеяләрен һәм шул нигездә хатын-кызлар азатлыгы мәсьәләләрен күтәреп чыкты. Шагыйрьнең «Таң вакыты» (1907) шикелле шигырендәге фикерләре әнә шул мәгърифәтчелек идеяләренең
аңарда бик нык идеаллаштырылуын һәм моның беренче нәүбәттә шәкерт хәрәкәте белән бәйле булуын да күрсәтеп тора. С. Рәмиевнең «Уку», «Хатыннар галәме», «Театр», «Таң вакыты» шикелле шигырьләре һәм «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» пьесасы шагыйрьнең башлангыч иҗаты өчен характерлы булган вак-буржуаз радикаль тенденцияләрне бик ачык гәүдәләндерә. С. Рәмиев үзенең беренче әсәрләрендә, шәхес һәм акыл азатлыгын яклау позициясеннән чыгып кына булса да, билгеле бер күләмдә дингә һәм дин башлыкларына карата кискен генә тәнкыйть карашлары белән дә чыкты. «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» әсәренең конфисковать ителүе факты
— татар дини реакциясе белән С. Рәмиев иҗатының сизелерлек рәвештә үткен конфликтка керүе турында да сөйли. Ләкин шунда ук С. Рәмиев үз иҗатының перспективасы каршылыклы һәм идея җирлеге тар, халыктан искиткеч ерак һәм иҗтимагый реакция каршында көчсез икәнлеген дә ачык сиздерде. Аның иҗатының башыннан ук килә торган индивидуализм культы, билгеле, беренче рус революциясенең халык хәрәкәте идеяләреннән аерылып киткән интеллигентның буржуаз анархизм позициясенә басуыннан башка бернәрсә дә түгел. («Мин», 1907, һ. б.).
Соңра татар либераль буржуа әдәбиятының күренекле художнигы булып киткән Ф. Әмирхан да үзенең беренче әдәби-публицистик эшчәнлеген демократик вак-бур
жуаз интеллигенция — ислахчы шәкертләр хәрәкәте мотивлары белән башлады. Аның «Әльислах» чоры эшчәнлеге шул турыда сөйли.
Бу төркем язучыларның, вакытлы рәвештә булса да, демократик таләпләрне яклап тавыш бирүләре самодержавиегә һәм феодализм калдыкларына каршы көрәш әмирлегендә булды.
Әгәр дә без демократик идеяләр юнәлешендә үсәргә омтылган татар әдәби хәрәкәтенең иң актив, иң алдынгы өлешен алып карасак, беренче нәүбәттә без аның буржуаз-демократик революциядәге гомуми гражданлык азатлыгы идеяләре белән тирән бәйләнешен күрербез. Вакытлы матбугатта һәм публицистикада гына түгел, Тукай һәм Гафури шикелле шагыйрьләрнең лирикасында да гомуми гражданлык азатлыгы мотивлары беренче урынны алды. Тукай тарафыннан «Иң бөек максат безем — хөр мәмләкәт, хөр Русия!» дип формалаштырылган идея демократик язучыларның көчле патриотик омтылышын күрсәтеп тора иде. Азат Россия идеалын алар хокуксыз һәм таланган хезмәт ияләренең— ярлы крестьян һәм шәһәр ярым пролетариатының, һөнәрчеләренең, приказчикларының, разночин интеллигентларның, шәкертләрнең; һәм башка шундый иҗтимагый төркемнәрнең буржуаз-демократик революциядән көткән иң зур теләкләре белән бәйләп аңладылар. Шуңар күрә дә бу төркем язучыларның иҗатыңда кешечә яшәү өчен хокук, даулаучы изелгәннәрнең самодержавие башбаштаклыгына каршы көрәше генә түгел, ә буржуаз эксплоатациягә ачык нәфрәте дә гәүдәләнде. Менә бу моментта да алар пролетар хәрәкәткә теләктәшлек күрсәттеләр.
Бу дәвердәге татар культура хәрәкәтенең идея эчтәлеген Ленинның «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» исемле даһи хезмәте тезислары яктылыгында карагач, чыннан да, татар әдәби хәрәкәтендә дә, бер яктан, сыйнфый партиялелекне яклаган большевистик идеяләрнең дә урын алуын һәм, икенче яктан, «партиясезлек» лозунгысы белән күтәрелгән буржуаз хәрәкәтнең дә көчәеп китүен күрәбез. Әмма, шуның белән бергә үк, «партиясезлек» идеяләре турында сөйләгәндә, Ленин безгә политик яктан тулысыңча аңлы булмаган, ләкин крепостнойлык Россиясенең һәртөрле калдыкларына каршы катгый көрәшкә сәләтле булган революцион-буржаз демократияне либераль-монархик, оппортунистик буржуаз демократиядән аерып карарга кирәклекне өйрәтте.
Буржуаз-демократик революциянең каршылыгы татар демократик әдәби хәрәкәтендә дә бик нык чагылды. Бу каршылык массаның «партиясез революционлык» карашларына бәйле булды һәм гомуми дошманга — самодержавиегә каршы сыйныфларның гомуми көрәше белән азатлыкка һәм бәхеткә ирешү иллюзияләрендә аеруча көчле күренде. Бу хәл, билгеле, 1905—07 елгы буржуаз-демократик революциянең каршылыклы бер сыйфаты иде.
«Партиясез революционлык буржуаз-демократик революция эпохасында кирәкле һәм котылгысыз бер күренеш ул...

Партиясез революцион демократия мондый революция эпохасында котылгысыз рәвештә үсә һәм җәелә» Чөнки революциянең характеры «халыкның һәртөрле катлауларының интересларын чагылдыручы, катгый көрәшкә хәзер булган, азатлык эшенә дәртләнеп бирелгән, бу эшкә һәммә корбанны бирергә хәзер торган, ләкин дәвам итүче революциянең тарихи әһәмиятен, аның сыйнфый эчтәлеген аңламаучы һәм аңларга сәләтсез бик күп төрле сугышчан элементларның үсүенә һәм күбәюенә» китерде. Революция елларында татар массасы арасында да һәм әдәбиятта да «партиясез революционлык» идеясе бик таралган иде. Ленин ул шартлардагы «партиясез революционлык» идеясенең ике сыйнфый-политик табигатен күз алдына китерергә кушты һәм аның беренчесе — айлы сыйнфый көрәш дәрәҗәсенә күтәрелеп җитмәгән катлауларның прогрессив омтылышларын чагылдыручы булуын күрсәтте. Әнә шундый «партиясез революционлык» идеясе белән мавыккан массаларны пролетариат үзенең аңлы һәм партияле революцион рухында тәрбия итәргә тиеш дип өйрәтте Ленин.
Әмма, икенче яктан, буржуаз либераллар, үзләренең сыйнфый интересларыннан чыгып, партиясезлек лозунгысын революцион фикерләргә каршы көрәштә файдаландылар. Алар шундый лозунглар ярдәмендә революцион массаны анлы сыйнфый көрәш юлына басудан тыеп калырга тырыштылар. «Буржуаз җәмгыятьтәге партиясезлек, — дип язды Ленин, — ул фәкать туклар партиясенә, хакимлек итүчеләр партиясенә, эксплоататорлар партиясенә бәйле булуны икейөзлеләрчә, күз буяп, пассив чагылдыру гына». Татар буржуазиясенең дә азатлык хәрәкәтендәге «милли интереслар»
— бөтен катлаулар өчен уртак һәм бердәнбер төп теләк дип чыгуы әнә шуның бер күренеше генә иде.
Революция елларында татар әдәбиятында һәм интеллигенциясе арасында бик популярлашкан «партиясез революционлык» та үзенең сыйнфый җирлеге белән буржуаз лозунг булып, ул күп кенә демократик көчләрне пролетариатның социализм өчен көрәшеннән читкә тартты. «Партиясез революционлык» идеясе татар демократик әдәбиятының революция елларында күтәрелгән иң күренекле вәкилләре булган Г. Тукай, М. Гафури, Г. Камал һәм Ш. Камал эшчәнлекләренә дә билгеле дәрәҗәдә йогынты ясамый калмады. Бу идея аларны байтак очракларда пролетариаттан читтә тотты һәм, ниһаять, вакыты белән милли буржуаз идеяләрдән аерыла алмауларына да сәбәп булды.
Милли мәсьәләдәге демократик һәм большевистик тенденцияләр дә. революция елларындагы татар интеллигенциясенең «милли хисләренә» зур уңай йогынты ясаучы фактор булды. Чөнки буржуаз-демократик революциянең төп политик һәм экономик интереслары, табигый рәвештә, милли проблеманың да аерым була алмаганлыгын һәм бу көрәштәге интернационал демократик идеяләрнең дә өстенлек ала баруын күрсәтте. Демократик интеллигенциянең 1905—07 елларда үткенләшеп киткән «милләткә мәхәббәте», һичшиксез, татар халкының да гомуми гражданлык азатлыгы һәм җир өчен көрәшкә күтәрелүе белән бәйле иде. Демократик таләпләр һәм социалистик идеяләр үсүеннән өреккән татар буржуазиясенең «милли идеалларга» гына тотынып торырга тырышканын тирәнрәк төшенә барган саен, демократик интеллигенциянең иң алдынгы өлеше буржуаз милләтчелеккә каршы чыкты. Г. Тукай, Г. Коләхметов, Г. Камал, Ш. Камал һәм Ш. Мөхәммәдов кебек демократик язучылар гына түгел, хәтта Ф. Әмирхан шикелле сулрак карашлы буржуаз язучылар да билгеле бервакытларда милләтчелекне фаш иттеләр. Тукай тар а фы н н а н «мөселман иттифакына һәм аның бер идеологы булган И. Гаспрнпскийга бирелгән характеристика демократик интеллигенциянең «милли хисләре» буржуаз милләтчелеккә карата никадәр кискен политик оппозициядә торганлыгын бик ачык күрсәтте. Тукай «мөселман иттифакы» идеологларының, буржуаз милләтчеләрнең барлык кыйланышлары капитал өчен булуын ачып бирде («Шартлар», 1906). Тукайның бу типтагы чыгышлары демократик интеллигенциянең большевистик тенденцияләргә ни дәрәҗәдә якын торганлыгын раслый иде. «Урал» газетасы битләрендәге мәкаләләрдә дә, Г. Камалның «Азат халык»та һәм Ш. Мөхәммәдовның «Карчыга»да урнаштырылган мәкаләләрендә дә Тукай куйган тезислар белән уртаклык бик ачык күренеп торды.
Ләкин демократик язучыларның карашларында да революция елларында ук инде пролетар тенденцияләрдән читтәрәк торуны һәм буржуаз милли хәрәкәткә иярүчәнлекне ачык күрергә мөмкин. Мәсәлән, мондый каршылыклы милли тойгыларны чагылдырып чыккан күренекле демократик язучылардан берсе Мәҗит Гафури булды. Бу типтагы каршылыклы милли мотивлар, ягъни гомуми демократик азатлык хәрәкәте эчендәге милли интересларның сыйнфый җирлеген һәм политик максатын аера алмау һәм милли азатлыкны күбесенчә милли культура азатлыгы рамкаларында гына аңлау Тукай һәм башкалар өчен дә характерлы иде.
1905—07 елгы буржуаз-демократик революция татарлар арасындагы милли хәрәкәтне дә һәм мәгърифәтчелек идеяләренең дә электә булмаганча тиз һәм киң рәвештә җәелеп, үсеп китүенә сәбәпче булса да, без моның белән әле татар халкының революцион уянышында «милли идеаллар» өстенлек итүче фактор булды дия алмыйбыз. Дөрес, татарлар арасындагы милли хәрәкәтнең, ягъни «милли уянуның» үсеп, җәелеп китүен беренче рус революциясеннән башламый мөмкин түгел. Шулай ук татар халкының милли-демократик азатлык хәрәкәтенә чын мәгънәсендә кушылуы да шушы дәвердә булды. Халык хәрәкәте, Россия политик тормышы белән бәйләнгән татар демократик интеллигенциясенең «милли тойгылары» да революция елларында нигездә менә шул турыда сөйли иде. Ләкин изелгән милләтләрнең, шул исәптән татарларның да хезмәт ияләре хәрәкәтендәге «милли интереслар» гомуми демократик азатлык хәрәкәтенең иң төп иҗтимагый һәм политик максатларына бәйләгән хәлдә күренде. Чөнки «...Россиянең политик тормышының күчәре булып милли мәсьәлә түгел, ә аграр мәсьәлә тора,—дип язды иптәш Сталин.

— Шуңа күрә рус мәсьәләсенең һәм, димәк, милләтләрне «азат итүнең» дә язмышы Россиядә аграр мәсьәләне хәл итү белән бәйләнгән, ягъни крепостнойлык калдыкларын бетерү белән, ягъни илне демократияләштерү белән бәйләнгән. Россиядә милли мәсьәләнең мөстәкыйль һәм хәлиткеч мәсьәлә булып тормавы, бәлки гомуми һәм тагын да әһәмиятлерәк мәсьәләнең— илне крепостнойлыктан азат итү мәсьәләсенең бер кисәге булып торуы әнә шуның белән анлатыла да».
1905 ел революциясе дәверендәге татар әдәбиятында, шул рәвешчә, бер яктан, милли демократик идеяләрнең гомуми гражданлык азатлыгы идеяләре белән бик каршылыклы мөнәсәбәтләргә керүе һәм, икенче яктан, милли хәрәкәттәге реакцион һәм прогрессив элементларның да
бер-берсеннән аерылырга омтылулары үзләрен бик нык сиздерделәр.
Беренче рус революциясе татар матбугатының һәм төрле культура учреждениеләренең мәйданга килүенә, милли әдәбиятның киң һәм тирән булып җәелеп китүенә искиткеч зур тарихи этәргеч булды. Татар җәмгыятенең үсешендә мондый иҗтимагый һәм политик сикереш булмаса, әлбәттә, аның әдәбияты да акрын үсәр һәм әдәби көчләрнең капма-каршы булган идеологик төркемнәргә аерылуы да бик авыр һәм сүлпән барыр иде. Революция татар җәмгыятендә дә «милли бердәмлек» өстенлек итмәгәнлеген, һәрбер милләттәге шикелле үк, анда да төрле сыйнфый интересларның һәм идеяләрнең эчке каты көрәшен ачты, тик бу тарихи хакыйкатьнең генә өстенлек итүен раслады. Әлбәттә, милли буржуазия бу каршылыкларны «милли туганлык» турында сөйләнү белән яшерергә теләде, һәм мона ышанучылар әдәбиятта да аз булмады. Ләкин сыйнфый-идеологик интереслар бәрелеше шундый ноктага җитте ки, татар әдәби хәрәкәте дә, үзенең бөтен табигате белән, буржуаз тәнкыйтьнең «дини, милли һәм мәдәни» идеалга табынган «бердәм агым» теориясенә каршы барды. Татар әдәбиятының революция дәверендәге берничә еллык кына үсеше дә «бердәм һәм бүленмәс милли культура» турындагы буржуаз теорияләргә каршы Ленин тарафыннан куелган даһи тезисларга тулысынча туры килде:
«һәрбер милли культурада, тәрәккый итмәгән булса да, демократик һәм социалистик культураның элементлары бар, чөнки һәрбер милләттә хезмәт иясе һәм эксплоатацияләнүче масса бар; аларның тормыш шартлары котылгысыз рәвештә демократик һәм социалистик идеологияне тудыралар. Ләкин һәрбер милләттә шулай ук буржуаз культура да бар (ә күпчелегендә әле ул кара груһлы һәм клерикаль) — өстәвенә «элементлар» төсендә генә түгел, ә хакимлек итүче культура төсендә. Шуна күрә дә «милли культура»
,— гомумән ул алпавытлар, поплар, буржуазия культурасы... «Демократизмның һәм бөтен дөнья эшчеләр хәрәкәтенек интернациональ культурасы» лозунгысын куеп, без һәрбер милли культурадан аның фәкать демократик һәм социалистик элементларын гына алабыз, аларны фәкать, һәм әлбәттә буржуаз культурага, һәрбер милләтнең буржуаз милләтчелегенә каршы куеп кына алабыз».
Шулай итеп, беренче рус революциясе белән башланган татар әдәби хәрәкәтендә дә милли бердәмлек булмады, ә демократик, социалистик һәм либераль-буржуаз идеологияләрнең көрәшеннән гыйбарәт булды. Россиядәге милләтләрнең язмышы да бөтен илне демократик нигездә революцион юл белән үзгәртеп коруга бәйләнгәнлеге ачык иде. «Илдә демократизация юк икән — милләтләрнең «культура үсеше өчен тулы ирек» гарантиясе дә юк». Беренче рус революциясеннән соңгы татар культурасы һәм әдәбияты тарихы да әнә шул хакыйкатьне тулысынча чагылдырды.
II. РЕАКЦИЯ ЕЛЛАРЫНДА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
1907 елның 3 июнь переворотыннан соң Россиядә реакция көчләре котырынганнан-котырына барды. Ленин, реакция елларына бәя биреп, түбәндәге сүзләрне язды:
«Экономик депрессия, контрреволюциянең катгый һөҗүме, демократия көчләренең чигенүе һәм таркалуы, «прогрессив лагерьда» ренегатлык, «веховчылык», ликвидаторлык идеяләренең котырынуы».
«Урта гасыр зубрлары авансценаны тутыру белән генә калмадылар,— дип язды Ленин 1911 елда, бәлки буржуаз җәмгыятьтәге ицкин катлауларның йөрәкләрен веховчылык настроенпесе белән, моңсулык һәм бизү рухы белән дә тутырдылар. Искене үзгәртеп корудагы ике юлның. бәрелеше түгел, ә нинди генә булса дач үзгәртеп коруга ышанычны югалту, «буйсыну» һәм «тәүбә итү» рухы, җәмгыятькә каршы булган тәгълиматлар белән мавыгу, мнстицизмга бирелү модасы һ. б.,— менә нәрсә өске якта күренде».
Политик һәм идеологии реакция бу елларның матур әдәбиятында да бик ачык чагылды. Бу хәлләрдән шулай ук татар милли әдәбияты да читтә кала алмады. 1908 елның барышында инде татар әдәбиятына реакциянең тәэсире һәм басымы милли-буржуаз декадентлык исеменә тулысынча тапкыр килгән бер хәрәкәт төсенә керде. 1908 елның январенда татар эре буржуазиясе вәкилләре, алтын промышленниклары, миллионер Рәмиевләр карамагында «Шура» журналы чыгарыла башлады. Бу журналны, чыннан да, беренче декадентчыл орган дияргә мөмкин. Аның беренче санында ук миллионер наширларның берсе булган Закир Рәмиевнец Дәрдмәнд имзасы белән «Караб» исемле шигыре басылып чыкты. 12 юлдан гына торган бу шигырь авторның идеологик платформасын ачык характерлый:
Чыкты җилләр, Купты дулкын —
Ил карлбын җил сөрә!..
Кайсы юллар, Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!
Билгеле, бу мотивлар Россиядә кабаттан баш күтәргән кара реакциягә нәфрәтне дә, аның алдында аптырап калуны да чагылдырмый. Анда кичә генә әле илнең астын өскә әйләндерә язып калган революцион давылдан тәмам өреккән сыйныфның хәле һәм настросниесе сизелеп тора. Чыннан да, Дәрдмәнднең реакция елларында тәмам формалашкан символик поэзиясендә революциядән курыккан татар өстен катлауларының, «язмышны» каргый-каргый, милли үткәнне сагынуы ярылып ята:
Гасырлар кичте китте... кичте еллар!

Нәбиләр, падишадар сөрде дәүран...

Гомерләрдер күчеп кәрван вә кәрван,

Килеп кичте җиһаннан канча илләр...

Исә җилләр, күчә комнар... бетә эз...

Дәригъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез!—
(«Без», 1908.) диюе белән Дәрдмәнд татар буржуазиясенең пессимизмын һәм патриархаль үткәннәрне идеаллаштырган фәлсәфәсен тирән итеп гәүдәләндерде. Тарихи катастрофаларның зарурлыгын күреп кайгыру һәм үкенү, актив иҗтимагый көрәшнең һәм прогрессив омтылышларның язмыш каршында мәгънәсез икәнлеген, дөньяның фанилыгын исбат итәргә тырышу — Дәрдмәнд поэзиясенең нигезендә ята.
Һәм ул фәлсәфә үзенең идея чыганаклары белән урта гасыр көнчыгыш сарай әдәбияты традицияләренә барып тоташуын да күрсәтеп тора. Дәрдмәнднең символизмы да феодаль- буржуаз идеологиянең әдәби идеализмына бик тапкыр иде. Чөнки революцион чынбарлыктан курыккан шагыйрьнең халыкка чит әдәби образлар эзләве табигый. Дәрдмәнд үзенең тарих фәлсәфәсендә күпме генә идеалист һәм пессимист булмасын, әмма ул уз сыйныфының өстенлек һәм яшәү хокукын актив рәвештә дәгъва итүдән һич тә ваз кичмәде. «Тормыш — курчак уены һәм ул ләззәт» фәлсәфәсе Дәрдмәнд эстетизмының үзәгендә торды, Ягъни шагыйрь реакция һәм изү чынбарлыгын онытырга, тормышны вакытлы шәхси ләззәт объекты итеп кенә карарга өндәде; кеше дә, сәнгать тә тормышның «вак, көндәлек» интересларыннан, димәк, иҗтимагый теләкләрдән югары булырга тиеш дигән карашны, үз сыйныфы теләгән «иҗтимагый тынычлык» иллюзияләрен алга сөрде.

Ә икенче тарафтан, шул ук 1908 елны, «Әльислах» газетасы битләреннән С. Рәмиевнец дөньяга ләгънәт укучы һәм үтә индивидуализм, шашынулы пессимизм белән тулы тавышы ишетелде. Ул тавышта реакция авырлыклары каршында аптырашта калган вак-буржуаз интеллигент трагедиясенең гәүдәләнүе ачык иде. С. Рәмиевнең «Алданган» шигырен декадентлык хәрәкәтендәге вак буржуа анархизмының һәм пессимизмының беренче поэтик манифесты дип атарга мөмкин. Бу шигыренең башында ук ул:
Бетте. Төштем.

Үлде рухым,

Калмады һич рәхәтем:

Көн азыр, төн бер кабер,

Бер ел тоела сәгатем.

Ачылам, ачуланам һәм

Каш жыерам дөньяга...
дип, хакыйкатьнең юклыгын, дөнья-дагы һәммә нәрсәнең хәйлә һәм шәүлә икәнлеген, мәхәббәтнең һәм кешелекнең ялган булуын «исбат» итәргә тели. Шигыренең ахырын ул:
«Син» генә бер күккә патша,

«Аш» диген — күккә ашыйм!

«Сине генә рух биргән аллам.

Яшә «син»! һәм «мин» яшим!
дигән индивидуалистик шашыну һәм алла эзләп саташу, ягъни, М. Горький әйткәнчә, «мистик анархизм» фәлсәфәсе белән тәмамлый. Шулай итеп, С. Рәмиев кара реакциягә турыдан-туры нәфрәт итми, ә гомуми кешелеккә үзенең нәфрәтен белдерә, сәнгатьтә субъектив идеализм байрагын күтәрә һәм бунтарь шәхеснең рухани алласын «табу» турында хыяллана башлый. Шул ук елны М. Горький: «Рус индивидуализмы, бара-бара, авыру төс ала, үзе артыннан шәхеснең иҗтимагый-этик ихтыяҗларының кискен рәвештә түбән төшүен китереп чыгара һәм шул ук вакытта интеллект сугышчан көчләренең гомуми хәлсезләнүе дә дәвам итә», — дип язган иде («Шәхеснең җимерелүе»). Бу еллардагы татар поэзиясендә С. Рәмиев күтәргән индивидуализм, шәхеснең рухани әрнүе һәм чынбарлыкны мәгънәсез инкарь итү мотивлары — шушы гомуми күренешнең бер мисалы булды.
1908 елның азагында «Әльислах» газетасында (№ 51) Ф. А. имзасы белән (Ф. Әмирхан булырга тиеш. Г. X.) татар декадент әдәбиятының идеологик программасын һәм эстетик юнәлешен билгеләүне максат иткән «Гыйбадәт» нәсере басылды:
«Менә мин гыйбадәт кыйлырга тотынам, бөтен җаным, күңелем хыялым белән каядыр, үзем дә белми торган гали галәмгә юнәләм. Уйлыйм — ул да ләззәтле, еглыим — ул да ләззәтле, куанам — ул дамахыз ләззәт кенә... Менә мин терелдем. Мин әүвәлге күк кеше булып киттем. Җаным да, күңелем дә, тәнем дә үзләренең теләгәннәрен таптылар, тынычландылар, рәхәтләнделәр...» ди автор һәм җир тормышының барлыгын оныттыручы көч һәм кеше рухының ләззәт чишмәсе итеп, дингә һәм гыйбадәткә бирелү кирәклеген көн тәртибенә куя. Шул рәвешчә, реакциянең беренче елында ук татар әдәбиятында да декадентлык хәрәкәтенең типик билгеләре күренде. Иҗтимагый көрәштән читләшү, шәхес анархизмын жырлау, мәгънәсез пессимизм, үлем, кабер, динчелек, милләтчелек, эротизм һәм башка шуның шикелле мотивлар, реакция көчәйгән саен, татар әдәбиятында да яки тупас, яки нечкәртелгән формаларда урын ала барды.
Рус буржуа әдәбияты тарихындагы бу чорга карата М. Горький түбәндәге бәяне биргән иде:
«1907 елдан алып 1917 елга хәтле булган вакыт—җавапсыз фикернең тулысынча хөкем сөрү вакыты булды, рус язучыларының тулысынча «иҗат азатлыгы» вакыты булды. Бу азатлык көнбатыш буржуазиясенең барлык консерватив идеяләрен про-пагандалауда күренде... «Политикада эрос»ны, «мистик аиархизм»ны алга сөрделәр; бик хәйләкәр Василий Розанов эротиканы алга сөрде, Леонид Андреев кошмарлы хикәяләр һәм пьесалар язды. Арцыбашев, үз романының герое итеп, чалбар кигән, шәһвәтчел һәм вертикаль кәҗә тәкәсен сайлады, һәм—тулай алганда— 1907—1917 ун еллыгына рус интеллигенциясе тарихындагы иң хурлыклы һәм оятсыз ун ел исеме бирелергә тиеш» милли интеллигенциясе тарихын да —
аның азатлык идеяләре, политик карашлары, демократиягә һәм
• халыкка мөнәсәбәте, патриотик һәм
• милли тойгылары иң буталган һәм ми, сыналган чор дип икеләнми әйтергә мөмкин. Бу моментлар ул елларда искиткеч идеологии һәм пси-хологик буталчыклык белән гәүдә-ләнделәр. «Безнең көннәрнең язучылары,— диде Горький 1908 елда, — мещаннар артыннан, аларның ыгы-зыгысында, булышлык күрсәтеп баралар һәм, томау төшкәндә
яулык алмаштырган шикелле, лозунглар һәм идеяләр алмаштырып, шулай ук бер яктан икенче якка ташланалар. Ләкин инде ачык: хәзерге заман язучысының башыңдагы иң эре һәм җитез тычкан — ул антидемократизм» («Шәхеснең җимерелүе»).
Үзенең тумышы белән үк революциядән һәм халыктан читтә торырга омтылган буржуаз интеллигенциянең генә түгел, ә үзен кая куярга белми аптыраган һәм индивидуализм кулыгына табынган язучыларның да идея платформасы демократиягә һәм халыкка каршы якта күренде. Бу тип интеллигенция әдәбиятта да:
Халык өчен олуг, зур булганыңнан,

Хак өчен кече, хур булганың артык...

Кеше өчен үзеңне онытудан
Үзеңне төшенеп ятканың артык... —
шикелле мотивларны, халыкка каршы булган индивидуализмны туктаусыз кабатлый иде («Шура» — № 21, 1912).
С. Рәмиев тә, реакция кыскан саен, декадентлык хәрәкәте һәм индивидуализм психологиясе баскан саен, халыктан кул селтәве турында әйтергә ашыкты:
Тарыксам хәсрәтем күптән.

Күңелдән һәм янып көйсәм,

Китәм читкә халыктан мин,

Дәхи гыйффәт вә ямь сөйсәм.
Халыктан читтә бар гыйффәт,

Халыктан чит нибар ямь дә;
Алардан чит, еракта бик
Тыныч шатлык, рәхәт гамь дә...
(1910)
Хурлыклы һәм оятсыз рәвештә Демократиядән һәм халыктан аерылуны мактаган һәм дини-мистик анархизмны идеал иткән интеллигенция, әлбәттә, беренче рус революциясе белән кабындырылып җибәрелгән оптимизм һәм интернационализм идеяләренә каршы чыкты, милләтчелек лагеренда тупланды, «милли проблемалар» позициясенә күчте.
«Россиядә контрреволюция чоры «күк күкрәү һәм яшен яшьнәүне» генә түгел, — диде иптәш Сталин «Марксизм һәм милли мәсьәлә» исемле даһи хезмәтенең беренче юлларында, — бәлки хәрәкәттән күңел кайтуны һәм гомуми көчләргә ышанмаучылыкны да алып килде. Кешеләр «якты киләчәккә» ышаналар иде, — һәм алар, нинди милләттән булуларына карамастан, бергә көрәшәләр иде: барыннан да элек гомуми мәсьәләләр! Күңелгә шик төште, — һәм кешеләр милли квартираларга тарала башладылар: һәркем үз көченә генә ышансын! Барыннан да элек «милли проблема!»
1905 елда үзләрен «гомуми интересларга» табынган демократлар итеп күрсәтергә тырышкан интеллигентлар да, шул рәвешчә, реакция чорында индивидуалистик хисләргә һәм вак милли «идеяләр»гә баш ияргә тотындылар, ахыр килеп, һәм политик һәм мораль таркалу юлына бастылар. Бу төр интеллигенция шул дәрәҗәгә җитте: әдәбиятта да милләтче обывательнең түбән һәм черек тойгыларын ләззәтләнеп җырларга кереште. Милләтчелек хәрәкәтенең реакция елларындагы бер булдыксыз шагыйре булган Кашшаф Патин менә, шундый оятсыз һәм кыргый «милли тойгылар»ны язарга батырчылык итте:
Милләтчелек тагын алга китәчәктер,

Андый вакыт тиздән килеп җитәчәктер;

Берәр милләт тәрәккыйдән алга атласа,

Башкаларны кул астында изәчәктер.

Уйла шуны, аң бул, татар, алга атла.

Милләтчелек юк эш димә, кырын бакма;

Юк исә син изелерсең, тапталырсың,

Тор, хәзерлән үз-үзеңне алдатмаска...
(Кузгалыш, 1910.)
Бу типтагы мисаллар һәммәсе дә реакция елларындагы татар декадентлык әдәбиятының үзәгендә сугышчан милләтчелек идеологиясенең үсә баруын күрсәтәләр һәм татар буржуазиясенең әдәби-эстетик атмосфераны да социалистик революциягә, пролетар интернациональ идеологиягә, халыклар дуслыгына дошман тойгылар белән агуларга омтылуы хакында сөйлиләр иде.
Реакция елларында татар язучылары арасында төрле әдәби төркемнәр барлыкка килде. Бу төркемләнүләр баштарак аерым матбугат органнары тирәсендәрәк барды. 1907 елның азакларында, Тукай Казанга килгәннән соң, беренче мәртәбә «Әльислах» тирәсендә туплану күренде. Монда Г. Тукай, Г. Камал, Г. Коләхметов, Ф. Әмирхан, С. Рахманкулый, С. Рәмиев һәм башкаларнын, ныклы булмаса да, бер әдәби даирәсе хасил булды. Дөрес, берникадәр вакыттан соң Рәмиев кебек язучылар бу даирәдән катгый рәвештә читләштеләр. «Әльислах» тирәсенә тупланган язучыларның идея карашлары төрлечә булуга карамастан, мсны реакциянең башлангыч елларында татар әдәби демократик элементларының бер-берсенә якынлашуы дип атарга мөмкин. Шулай ук кайбер буржуаз органнар тирәсендә милләтче һәм эстет язучылар төркеме дә хасил булды. Дөрес, бу ике төркемнән берсенең дә үзләренә хас, тәмам формалашып җиткән әдәби оешмалары булмады. Алар гадәттә теге яки бу вакытлы матбугат органы һәм нәшрият тирәсендә аерым кечкенә төркемнәр булып оештылар һәм шунда эш алып бардылар.
«Әльислах» тукталганнан соң, реакциянең иң авыр елларында, Тукай инициативасы белән, аның жи гәпчелегендә «Яшен
» журналы һәм аның артыннан «Ялт-йолт» журналы чыгарылды. Бу журналларда Г. Камал катнашты. Реакция елларында Тукай тирәсендә тупланган әдәби интеллигенциянең бер төркеме үзара әдәби бердәмлекне сакларга тырышты. Тукайның 1912 елда Хөсәен Ямашев истәлегенә багышланган «Хөрмәтле
Хөсәен ядкаре» исемле атаклы шигыренең дәвамы булган «Янә бер хатирәм»ендә:
Мин кунакчыл бер жыручы, миндә бер ярлы-гдай.
Бүлмәмә яшьләр килә һәм сәүдәгәр, бай углы 6aL
Ул бәләнт мәрхүм дә килсә, мин сизә тойган идек:
Күктән иңгән, бүлмәмә килгән шикелле туган ай, —
дигән юллар Тукай тирәсендәге әдәби интеллигенциянең оешу характерына бер ишарә булып тора. Тукай «бүлмәсендә» булган интеллигенциянең күпчелек өлеше очраклы һәм чуар булуына карамастан, монда X. Ямашев, Г. Коләхметов,. Г. Камал, Ф. Әмирхан, С. Рахманкулый кебекләр даими «кунак» булган. «Әльислах» тиресендәге төркем таралганнан соң булган төркемнәрнең беренчесен әнә шул Тукай даирәсе белән бәйләп карарга мөмкин.
Тукай белән Ф. Әмирхан арасындагы шәхси дуслык ахырына чаклы сакланса да, Ф. Әмирхан, «Әльислах»тан соң, Тукай демократик даирәсеннән читләшүгә таба барды. Аның 1912 елда «Кояш»та эшли башлавы гади секретарьлык кына булмыйча, бәлки Казан милли буржуазиясенең вакытлы матбугатын һәм шуның тирәсендәге билгеле бер әдәби-публицистик даирәне тудырырга омтылуның бер күренеше дә иде. Ф. Әмирхан башлаган әдәби һәм организацион яктан төркемләнү геиденциясе 1912 елда
«Аң» журналын оештыру белән тәмам ачыкланды. Ф. Әмирхан, шулай итеп, икенче төркемне оештырырга омтылды.
Өченче бер әдәби үзәк Оренбургтагы «Вакыт» газетасы һәм «Шура
» журналлары тирәсенә тупланган милли-буржуаз язучылар һәм журналистлар төркеменнән гыйбарәт булды. 1905 ел революциясенә кадәр үк инде Р. Фәхретдинов, Ф. Карими, Ю. Акчура, М. Бигиев, Рәшит Казый (Ибраһимов) һәм башкалар тарафыннан оештырыла башлаган бу әдәби даирә реакция елларында тагын да киңәйде һәм милли-буржуаз декадентлык идеологиясенә.
милләтчелек хәрәкәтенә юнәлеш бирүне үзенә максат итеп алды. «Аң» журналы чыга башлаганга кадәр декадентлык тенденцияләре «Шура» битләрендә чагылды.
Дүртенче бер әдәби төркем хәрәкәтен эсерчыл-анархист язучылар чыгышында күрергә мөмкин. «Идел» газетасы һәм башка органнар тирәсенә дә тупланып карадылар, ләкин эзлекле оешулары күренмәде. Алар күп вакыт Тукай тенденцияләренә каршы куярга мөмкин булган әдәби төркемнәрдә һәм матбугат органнарында катнашып килделәр.
Шулай итеп, реакция елларында татар әдәбиятындагы демократик-реалистик һәм буржуаз-декадентчыл тенденцияләрнең, идея-эстетик көрәше әдәби көчләрнең дә ике лагерьга бүленүен һәм шуның җирлегендәге группачылык күренешләрен китереп чыгарды. Декадентчыл лагерь хәтта тар группачылык монополиясен булдырырга да тырышып карады. Эсерчылык рухындагы төркемнең эре идеологларыннан булган С. Рәмиев һәм башка шуның кебекләр вак-буржуаз анархик идеяләрне һәм эстетлыкны алга сөрделәр. Ә бер ише декадентлар исә, шул ук эсерчылык мәктәбен үтеп, контрреволюцион-милләтче әдәбиятны җитәкләгән Г. Исхакыйны кыйбла иттеләр. Бу төркемнәр, әдәби монополия өчен үзара даулашуга карамастан, Тукай җитәкләгән демократик-реалистик мәктәпкә каршы бердәм рәвештә ачык көрәш алып бардылар, аны таркатырга теләделәр һәм аның аерым вәкилләрен җәмәгатьчелек алдында түбән төшерүне максат иттеләр.
Реакция башлану белән үк декадентлар 1905—1907 елда мәйданга чыккан демократик әдәбият традицияләрен һәм тенденцияләрен «яңадан бәяләү» компаниясен ачтылар. Бигрәк тә Г. Тукай һәм М. Гафури тирәсендә башланган полемикалар шуны күрсәтеп тора иде. 1908 елда «Волжско-Камская речь» газетасында (№231) А. Пинкевич «
Очерки новейшей татарской литературы» дигән мәкалә белән чыкты. Бу мәкаләдә ул С. Рәмиевне татар поэзиясенең зур талантлы һәм алдынгы вәкиле итеп куеп, Тукай иҗатын билгеле бер күләмдә уңай бәяләп, М. Гафури хакында бөтенләй кире караш әйтте һәм аны тупас милләтчелектә гаепләде. Ә «Волжский листок» газетасында (№ 696, 1908) Касыйм Уралец «О татарских поэтах» дигән мәкалә белән Пинкевичка каршы чыкгы һәм Тукай белән Гафурины бер-берсенә капма-каршы куюны ачык һәм тупас рәвештә яклады. К. Уралец бу мәкаләдә Тукайның оригиналь шагыйрьлек талантын бөтенләй инкарь итте һәм «гомумән Тукайны беркайда да милли шагыйрь дип таныганнары юк әле», диде. Ә Гафурига карата исә ул бөтенләй икенче тезисны куйды: аның Пинкевич тарафыннан тәнкыйтьләнгән милләтчелек мотивларын күрсәтмичә, фәкать Тукайга каршы кую өчен тенденциоз мактауны гына күздә тотты. Шул рәвешчә, 1905 ел революциясендә күтәрелгән татар демократик поэзиясенә ике чиктән торып һөҗүм башланды: берсе — декадентлык поэзиясенең беренче җырчысы булган С. Рәмиевне, ә икенчесе, — реакция башлангач, авыр «милли хисләр» кризисын кичергән демократ М. Гафурины яклаган һәм күтәргән булып, нигездә икесе дә декадентларның группачылык талашларын күпертергә тотындылар. Шуңа күрә дә бу ике шагыйрь тирәсендә башланган бәхәс тәнкыйтьчеләрнең теге яки бу шагыйрьгә булган вакытлы шәхси симпатияләрен генә чагылдырмый иде. Мәсьәләнең мәгънәсе — реакция башлангач, элекке политик һәм әдәби позицияләрне яңадан бәяләү һәм аларны үзгәртүне көн тәртибенә куюдан гыйбарәт булды. Тукай белән Гафурины бер- берсенә каршы кую нигездә «милли тойгылар»ның үткенләшүе җирлегенә кайтып калды. Пинкевичның, Гафуридагы «милли тойгылар»ньг тупас милләтчелек дип карап, С. Рәмиев анархизмын югары күтәрүе һәм К. Уралсеның М. Гафурины «яклавы», аны Тукайга каршы куюы — һәммәсе дә милләтчелек һәм анархизм идеяләренең көчәя баруы белән бәйле иде. Пинкевич белән Уралец арасындагы бәхәс татар әдәбиятындагы нәкъ әнә шул настроениеләрнең бер күренеше булганлыктан, ул, табигый рәвештә, татар матбугатында да урын алды. Ппнкевич артыннан ук, Тукайны гына яклап, Ф. Әмирхан чыкты. Ул да Гафуридагы «милли тойгылар»ны тупас милләтчелек дип атады һәм шагыйрьнең талантына шик салды. Дөрестән дә, Гафуриның милли мәсьәләдәге йомшаклыгы һәм аның Р. Фәхретдинов (Риза Казый) шикелле тәнкыйтьчеләр биргән милләтчелек киңәшләренә иярүе реакция башында ук байтак тупас рәвештә чагылды, революция елларындагы демократик тойгылардан читкә китү куркынычын тудырды. «Әльислах» чорында милли мәсьәләдә байтак сул карашта торган Ф. Әмирханның Гафуридагы милли буталуга каршы чыгуы, әлбәттә, кирәкле һәм урынлы иде. Икенче яктан, бу бәхәстән Тукай да читтә кала алмады. Ул берничә мәртәбә һәм берничә ел дәвамында Гафураның милләтчелек мотивларына рәхимсез рәвештә һөҗүм итте («Акыллы башлар», «Милләткә файда урынына зарар»). Шунысы характерлы, Гафури бу турыда, үзенең фикерен әйтеп, матбугатка чыкмады Һәм Тукайга каршы чыгышларга да симпатия күрсәтмәде, чөнки Тукай хаклы иде. Соңыннан (1911 —13 елларда) Тукай Гафуриның демократик идеяләргә турылыклы булуын тәмам аңлады һәм Гафури белән шәхси мөнәсәбәткә дә керде (1912 елда Уфада очрашу).
Ислахчылар даирәсендә үк Тукай белән С. Рәмиев һ. б. арасында башланган аерылышу, реакция көчәйгән саен, принципиаль төс ала барды. С. Рәмиевнең, ислахчылар арасында йөреп тә, «Бәянелхак» шикелле клерикаль газетага эшкә керүен аеруча Тукай гафу итә алмады. С. Рәмиевның, торган саен, идея ягыннан да үз иҗатын декадентлаштыруы ачыла барды. Тукай шулай ук моңа да күз йомып кала алмады. Ул С. Рәмиевнең
«Алданган» шигыренә каршы «Саташкан» пародиясен язып чыкты һәм С. Рәмиевнең мәгънәсез индивидуалистик, пессимистик шашынуыннан рәхимсез рәвештә көлде . Шулай итеп, Тукай С. Рәмиев поэзиясенең декадентлык тенденцияләренә каршы көрәш ачты. С. Рәмиевнең, «Казан мөхбире
»ндә, «Без» исеме белән юмористик сәхифәләр оештырып, анда Тукайның «Яшен»енә каршы кампания башлавы да ике шагыйрь арасындагы мөнәсәбәтнең һаман кискенләшә баруын күрсәтә иде. С. Рәмиев Казаннан Астраханьга киткәндә (1910 елда «Идел» газетасына күчкәндә) инде, Тукай аның белән катгый бәрелешү чорын кичерде.
Тукайның «Кеше — хайваннар»
(1910) памфлетындагы: «Эт — Р. С.; кыйнасалар да, суксалар да, ач тотсалар да, хуҗалары — бөлгән байларга рәнҗемәс әрсез хайвандыр: хуҗалары калган вә яланган сөякне ташласалар, ул шуңар һәр заман, койрыгын селкеп, рәхмәт әйтүдән ялыкмас», дигән зәһәрле характеристикасы аның белән С. Рәмиев арасындагы интриганың тамыры әдәби һәм шәхси мөнәсәбәтләрдә генә булмавын, ә гомумән С. Рәмиевнең үзен ничек тотуы белән бәйләнгәнлеген дә ачык күрсәтә. С. Рәмиевнең һәм «Идел тирәсендәге бер ише журналистларның Тукайга һәм башка демократик язучыларга (мәсәлән, Г. Камалга) һөҗүме, үскәннән үсеп, мәкерле бер төс алды.
Декадентларның Тукайга каршы көрәшләре группачылык ызгышлары гына булмавы бик ачык иде. Тукайга каршы алып барылган бу көрәшне, әлбәттә, эсер эстетларныа демократик-реалистик әдәбиятка каршы тенденциоз көрәше итеп карарга бөтен нигез бар.
Беренче рус революциясе идеялә-ре белән рухланып, әдәбиятка килгән һәм демократик интересларгв турылыклы калып иҗат иткән язучылар өчен реакция шартлары искиткеч авыр булды.

«Яшен» профан, салам торхан вә хаиннәрне үзенең сугуы илә куркыткан шикелле, караңгыда адашып калганнар өчен үзенең яктылыгы илә юл күрсәтәчәктер».
Үзләренең төп иҗтимагый-политик омтылышлары белән изелгән крестьяннарның һәм ярым пролетар массаның демократик хәрәкәте ягында торган һәм шул хәрәкәттән иҗат илһамы алган критик реалистлар, беренче нәүбәттә, реакцион буржуаз чынбарлыкны фаш иттеләр, изелүчеләрне кызганып һәм яклап чыктылар. Татар декадент язучылары реакция елларында җанланып киткән милли капиталистик мөнәсәбәтләргә һәм Столыпин аграр программасы белән тагын да үстерелгән авыл буржуазиясе идеологиясенә юнәлеш тотканда, капиталистик үсешне идеаллаштырганда, демократик язучылар, критик реалистлар ул буржуаз күренешләрнең экономик хәерчелек, рухани кыргыйлык һәм мораль дәһшәт алып килүен ачып бирделәр һәм андый чынбарлыкны кире кактылар. Г. Тукай, Г. Камал, М. Гафури һәм Ш. Камалларның иҗатларында буржуа-мещан җәмгыятенең бозыклыгына, ерткычлыгына, аның халыкны рухани һәм экономик изүенә кискен нәфрәт белдерелде. Демократик язучыларның реакция елларындагы иҗатларында хезмәт ияләренең һәм хокуксыз татар хатын-кызларының иҗтимагый һәм мораль җәберләнүен, кимсетелүен сурәтләү, халыкка теләктәшлек күрсәтү темалары һәм мотивлары киң урын алды.
Шулай итеп, демократик язучыларның идея көче нигездә әнә шул ике мотивта — хезмәт халкының кешелеген раслауда, аны яратуда һәм капиталистик җәмгыятьнең кешелексезлеген фаш итүдә, аңа нәфрәт белдерүдә тупланды. Димәк, алар иҗатының нигезендә хезмәт халкы белән буржуазия арасындагы антагонизмны чагылдыру тенденциясе ята иде. Шул вакытта ук бу идея бик каршылыклы да булды. Демократик язучыларның дөньяга карашында бер үк вакытга вак-буржуаз крестьяннарның, ярым пролетар массаның иҗтимагый иллюзияләре дә һәм интеллигент индивидуализмы да бик нык чагылды. Шунлыктан алар реакция елларында тарихи революцион перспективаны ачык һәм дөрес аңлый алмадылар, ә бәлки өмет һәм өметсезлек, көрәш һәм пассивлык, халыкчанлык һәм индивидуализм тойгылары арасында чайкалдылар. Шуна күрә дә демократик язучыларнын дөньяга карашына һәм әдәби эшчәнлегенә буржуаз декадентлык тенденцияләренең дә теге яки бу рәвештә йогынты ясавы сизелде. Ул чорның идея, философик һәм эстетик эзләнү һәм саташулары аларга билгеле бер формада үзенен басымын ясамый калмады. Дөрес, ул һәр очракта да бертөсле булмады. Тукайның «дини вә милли тәрбия» турындагы карашларга да кайвакытларда сизелерлек иярүе. Гафуриның милли декадентлык романтикасына бирелеп китүләре, Ш. Камалның хезмәт иясе образларыннан гуманистик сыйфатлар белән бергә кыргыйлык инстинктын да табарга тырышуы һ. б. демократик язучыларның идея-эстетик платформалары байтак кына каршылыклы һәм вак-буржуазча икеләнүдән гыйбарәт булуын да күрсәтәләр.
Әмма бу каршылыклар күпме генә көчле булмасыннар, реакция елларындагы татар демократик әдәбиятында, һичшиксез, халыкка тагын да рухани якынаю һәм буржуаз җәмгыятькә дошманлык тойгылары зур урын алды. Буржуа милләтче интеллигенция гомуми Россия язмышын халыкларның бердәм көрәше белән хәл итү шикелле бөек иҗтимагый мәсьәләләрдән тәмам кул селтәгән вакытта, татар демократик әдәбиятының күренекле вәкилләре үзләренең югары гуманистик идеяләренә турылыклы, һәм бу изге юлда эзлекле булып калдылар: Россиянең гомуми азатлыгын теләделәр, патриотик идеалларны алга сөрделәр, патша самодержавиесе тарафыннан изелгән барлык милләтләрнең рус халкы белән берлектә азатлыкка омтылуын якладылар, халыклар дуслыгы идеяләрен чагылдырдылар.
Г. Тукайның татар милләтчеләренә каршы алып барган көрәше һәм татар халкының рус халкы белән һичвакыт аерылмаслык булган тарихи дуслыгын җырлавы — халыклар дуслыгы идеясенең татар демократик әдәбиятында бөек гәүдәләнеше булды.

Һәм чыннан да, реакция елларындагы татар демократик әдәбиятының политик һәм критик тенденцияләре Тукай иҗатында аеруча көчле чагылды. Шагыйрьнең сатирасында һәм публицистикасында татар җәм-гыятендәге һәм әдәбиятындагы реакциягә каршы булган демократик көрәшнең алдынгы идеяләре тупланган.
Тукай үзенең сатирасына көрәш чарасы иттереп карады. Аның сатирасы иҗтимагый һәм әдәби реакциянең төрле күренешләренә каршы үткен идеологии корал булып хезмәт итте. Тукай сатирасын татар критик реализмының иң югары идея һәм художество уңышларыннан берсе дияргә мөмкин. Шулай итеп, Тукай татар әдәбиятында көчле сатирик мәктәпне нигезләде. Тукай сатирасы татар демократик әдәбияты вәкилләре иҗатындагы критик реализм үсешенә, һичшиксез, турыдан-туры йогынты ясаучы әдәби фактор иде.
Тукай иҗатында иҗтимагый нәфрәт тойгысы көчле булды. Шагыйрьнең бу тойгысы капиталистик җәмгыятькә һәм реакциягә гомумән нәфрәт кенә түгел иде. Тукай бу нәфрәтне политик югарылыкка күтәрергә омтылды һәм реакциянең конкрет күренешләрен бик каты камчылап торды.
Тукай төрле төстәге татар реакционерларының демократиягә каршы булган тупас һәм оятсыз чыгышларының патша монархиясе белән турыдан-туры бәйле икәнен фаш итте. Шулай ук ул татар либераль буржуазиясенә дә һөҗүм итте. Татар милли буржуазиясенең дә халык азатлыгына, илдә чын мәгънәсендәге милли тигезлек урнаштыруга дошман булуын һәм монархиянең бер ялчысы икәнлеген ачып бирде. Тукай, иҗатының беренче адымнарыннан ук, милли буржуазиянең сатлык, икейөзле һәм монархии политикасын татар со-циал-демократлары белән берлектә, халык каршында фаш итә башлады.
Реакция еллары татар либераль буржуазиясенең монархиядән, пат-шадан һич тә аерылырга теләмәвен, куркак җанлы һәм таләпсез бер сыйныф икәнлеген тагын бер мәртәбә раслады. Моның шулай икәнлеген Тукай бик күп мисаллар белән күрсәтте. И. Гаспринский «Тәрҗеман»ының яңа шартлардагы икенче варианты дияргә мөмкин булган, шул ук «мөселман иттифакы»ның рус кадетлары рухындагы политикасын кыйбла иткән «Вакыты газетасын, аның миллионер Рәмиевләр алтынына ялланган пантюркист журналистларын Тукай реакциянең үзәгендә торучылар итеп атады. «Русское слово» белән «Вакыт»ның самодержавиегә ялагайлык күрсәтүләре һәм капиталга хезмәт итүләре арасында аерма тапмаган шикелле, рус либераллары, кадетлары һәм октябристлары белән татар милли либераллары арасында да Тукай һич тә дикъкатькә алырлык аерма юклыгын күрсәтте. Азатлык һәм халыкка хезмәт идеяләренә төкергән милләтче-буржуаз интеллигентларның барлык политик һәм мораль түбәнлекләренә каты нәфрәтен белдерде, алардан ачы көлде:
«Бер милләтче интеллигентның җибәргән яучысы кыз тарафыннан ризалык хәбәрен китергән вакытта, интеллигент әфәнде «хөррияте ниса» (хатын-кызлар азатлыгы, — Г. X.) хакында китаплар моталәга итеп һәм эченнән тәмам хатыннар хокукы саклаучы булып утыра иде. Хәбәрне ишетте дә: «И хөррияте нисван! Сине актык әйтүем булсын!»
— дип, хатынына рәхимсезлеге белән һөҗүм итте. Азатлык идеяләрен җырлаган һәм самодержавиене җимерергә чакырган өчен үч алулар башланды. Тукай һәм Гафури хакында берничә еллар буенча дәвам иткән тикшерү һәм җавапка тарту эшләре шул үч алуларның бер күренеше иде.
Беренче революция елларында татар демократик әдәбиятының нигезе салынды. Әмма аның алдынгы вәкилләре үзләренең әдәби активлыкларын аеруча реакция елларында җәелдереп җибәрделәр. Гомуми Россия күләмендә килеп туган политик кысынкылыклар һәм татар интеллигенциясе арасында көчәйгән һәртөрле антидемократик һәм милләтчелек настроениеләре басымы шартларында да татар демократик әдәбияты яшәде, тулы мәгънәсендә формалашты. Демократик язучылар кара реакциягә каршы төрле формада көрәш алып бардылар. Бу язучыларның декадентларга каршы чыгышлары да шул көрәшнең бер төре иде.
Татар пролетариат әдәбиятының беренче башлангычларын тудырган Г. Коләхметовның ике пьесасында да («Ике фикер» һәм «Яшь гомер») интеллигенциянең политик ихтыярын эзәрлекләү куркынычын алып килүче буржуаз индивидуализмга каршы пролетариатның сыйнфый көрәш идеяләре куелды. «Ике фикер» пьесасындагы интеллигент Давыт, туры, дөрес юл эзләп, түбәндәге сүзләрне әйтә:
«Юк, юк! Кол булып гомеремне үткәрәсем килми. Үз ирегем белән кулыма богаулар киясем килми. Туры юлны табасым һәм шул юлдан барасым килә. Теләсә тормышта азап чигәргә туры килсен, теләсә канлы юллардан барырга туры килсен, — барыбер! Тик хакыйкать, тик дөрес юл булсын», — ди. Ул реакция караңгылыгына, буржуаз индивидуализм, эгоизм һәм анархизм басымына каршы торучы реаль тарихи хакыйкатьне, көчне табарга ашкына.
Индивидуалистик тынычлану һәм идеологии пассивлыкка өндәүче Кара фикер белән революцион сыйнфый көрәшкә чакыручы Кызыл фикер арасындагы бәрелештә Кызыл фикер позициясен, ягъни социализм идеясе сайлаган Давыт образы, һичшиксез, Г. Коләхметовның реакциягә каршы көрәшен һәм аның принципиаль пролетар партияле юнәлештә торганлыгын күрсәтә:
«Нәрсә ул тарих? Тарих — гавамның (массаның, халыкның, — Г. X.) ничә мең еллар эчендә килә торган сыйныфлар көрәшенең тезмәсе; тарих — сыйныфлар көрәшенең көзгесе! Ялгыз кеше дөньяда бу көрәштә берни дә итә алмый. Адәм тик шул гавам эчендә генә яши ала, тик шул көрәштә генә үзенә ләззәт таба ала. Кешеләрнең бер төркеме дөньяда булган барлык байлыкны үз кулларына кертергә тырышалар; гавамны, маңгай тире, үз кул көче белән яши торган гавамны үзенә кол итәргә, богауда тотарга тырыша!.. Ә гавам шул коллыкка эләкмәс өчен, эләккәч, азат булыр өчен көрәшә, кулына салынган богауларны өзеп ташларга тели», — ди Кызыл фикер. Менә шул фикернең дөреслегенә Давыт та ышана.
Реакция еллары, билгеле, татар пролетариат әдәбиятының үсешенә юл куймады. Шулай да беренче рус революциясе кабызып җибәргән демократик идеаллар татар әдәбиятында күренекле урын алды. Татар әдәбиятында чын мәгънәсендәге критик реализмны нигезләгән Тукай поэтик мәктәбе реакция елларында да үзенең демократик, прогрессив тавышын ишеттереп торды, халыкны реакция белән көрәшкә чакырды:
«Көн караңгы. Бөтен дөньяны кара кайгы болытлары каплаган. Шул вакытта Казанда дәһшәтле «Яшен» күз камаштыра торган якты нурлары илә ялтырый,—дип язды Тукай 1908 елда «Яшен» журналының беренче номерында. — Ялтыраганны күреп, хыянәтләрене яшерергә тырышып йөрүче хаиннәрнең, «Яшен» сугудан куркып, бөтен вөҗүтләре калтырый... «Яшен»нең сугуыннан милләт җплкәсене кимерүче салам торханнар, җәмәгать
тизмына каршы көрәштә яшь төрекләрдән зур кыюлыклар көтә һәм Россиядәге революцион-демократик хәрәкәт каһарманлыкларына ошашлыкны анда да күрергә тели иде, әлбәттә. Шагыйрьнең әле генә искә алынган шигырендә әнә шул изге теләкләре кызыл җеп булып сузылып бара. Ләкин шунда ук Тукай ачы хакыйкатьне дә әйтми кала алмады, дөресрәге, бөтен шигырь шул ачы хакыйкатьне күрүдән туган шелтә һәм ачу белән тулы да. Ул яшь төрекләрнең солтанга каршы көрәштә революцион сәләткә ия булмауларын фаш итәргә һәм демократиягә, төрек революциясенә хыянәт эшләүдә гаепләде. Чөнки дөреслек шуннан гыйбарәт иде.
Һәм, ниһаять, Тукай 1909 елда инде яшь төрекләрнең демократиягә һәм халыклар азатлыгына чын мәгънәсендәге дошманга әверелүләрен, шул ук солтан режимына кайтуларын бөтен политик кискенлеге белән күрсәтеп чыкты («Ахыр күрешүләр») .
Тукай иҗатының буеннан-буена сузылып килгән бөек нәфрәт—монархизмның, деспотизмның, реакцион идеологиянең, оятсыз либерализмның, нечкәртелгән буржуаз милләтчелекнең һәм черек пантюркизмның һәртөрле күренешләренә каршы булган нәфрәте, көрәш идеясе шагыйрьнең Россиягә, бөек рус халкына булган бөек мәхәббәте белән аерылмаслык бәйләнештә үсте. Шагыйрьнең бу патриотик тойгылары азат Россия өчен көрәш, рус һәм татар халыкларының гасырлар буенча ныгып килгән дуслык идеяләреннән үсеп чыкты.
1913 елда шагыйрь бу бөеы дуслык идеясен илһамлы шигъри юлларда бирде:
Рус белән тормыш кичердек сайрашы!

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып,

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез.
Менә шушы тарихи ышаныч, менә шушы хакыйкать һәм гражданлык тойгысы Тукай политик һәм патриотик карашының үзәгендә ята. Шагыйрь азат Россия өчен рус халкы белән берлектә көрәшү идеясен үзенең иҗатында чагылдырды һәм шуның өчен көрәште.
Тукай күтәргән бу патриотик идеяләр демократик интеллигенциянең генә түгел, ә татар хезмәт ияләренең дә уртак карашы һәм тойгысы иде. Реакциянең, иң авыр елларында татар демократик әдәбиятының асыл сыйфатлары булган гуманизм, феодаль-буржуаз изүгә аяусыз нәфрәт, пантюркистик космополитизмга каршы көрәш, Ватанга мәхәббәт һәм халыклар дуслыгы идеяләре — XX йөз башындагы алдынгы татар әдәбиятының, беренче рус революциясе биргән демократик традицияләргә турылыклы булып үсүе турында сөйлиләр.
(Дәвамы киләсе номерда.)