ШИГЫРЬЛӘР
ШИГЫРЬЛӘР
ӘХМӘТ ИСХАК
★
СОВЕТ ВЛАСТЕ ӨЧЕН!
Тын океаннан алып
Балтыйк ярынача —
Киләләр миллионнар
берләшеп бергә,
Барган күк бәйрәмгә,
Чын тантана ясап:
Советлар властена
тавыш биргән идек
Беренче кат аңа
тавыш биргән идек
Бишенче елда без —
баррикадаларда;
Аннан— «Аврора»дан
дәһшәтле залп биреп.
Октябрьда аны сугышып алганда.
Күтәрепме кулны, салыпмы бюллетень,
Ачыктан-ачыкмы,
яшренлекме саклап, —
Ничек сайласак та,
тавышын бөтен ил
Икеләнми бирде
шул ук властьны яклап!
Бирдек аңа тавыш
без тыныч елларда
Кирәк чакта кереп
кайнар мичләргә;
Калдырып йорт-жирне,
киткән күк фронтларга,
Җырлый-җырлый барып
төзелешләргә.
Сугыш елларында —
саклау өчен аны,
Корал тотып кулга,
кердек без утларга;
Канны гына түгел,
кызганмыйча җанны,
Күкрәгебез белән
капландык дзотларга!
Туган властебыз ул —
совет власте безнең!
Чыгармыйбыз истән
моны бер минут та.
Төзеп булмый ансыз —
хезмәт халкы өчен
Коммунизмны түгел,
кечкенә бер йорт та.
Ныгытабыз шуңа
без аны һаман да.
Безнең өчен җирдә
юк ансыз — тормыш та.
Кадерле ул безгә
шуңа барыннан да:
Мөмкин түгел ансыз —
алырга сулыш та!
Бәйрәмгә барган күк,
без барабыз бүген
Тавыш бирү өчен...
ә кирәк чакта
Без ул власть өчен,
тавыш кына түгел,
Кызганмый бирербез
гомерне хәтта!
ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ
НЕГР СОЛДАТЫ ТУРЫНДА БАЛЛАДА
Кайтты Джонни зур сугыштан
Иртә белән, таң белән;
Шинель киеп, орден тагып,
Герой булып, дан белән.
Алып кайтты хыялында
Яна өмет, зур шатлык:
Инде туган илемдә дә
Туар диеп азатлык.
Шуның өчен фашистларны
Кыйнап алга барган ул.
Шуңа күрә негр Джонни
Герой исмен алган ул.
Ләкин нигә беркем аны
Каршыламый илендә?
Әллә канны аз түккәнме
Ул Африка чүлендә?
Юк, ул канны кызганмаган,
Өч тапкыр яраланган.
Өч үлемнән өч мәртәбә
Чак кына котылып калган.
Сугышкан ул: негр халкы
Азатлык күрсен өчен,
Бөтен дөньяда хакыйкать
Яшәсен, җиңсен өчен.
Ут йоткан ул сугышларда
Җиңүгә ирешер өчен,
Кадерле семьясы белән
Кавышыр, күрешер өчен.
Ерак Тобрук даласында
Тузан таптап йөргән ул,
Европада сугышып үтеп,
Эльбаны да күргән ул.
Шунда тәүләп ишеткән ул
Безнең совет җырларын,
Шунда күреп сокланган ул
Сталинград батырларын.
Куанган ул, азат илнең
Азат улларын күреп,
Беренче тапкыр кояшны
Күреп куанган кебек.
Кайтып керде... Әнә тора
Моңсу гына алачык.
Ялгыз утыра әнисе —
Картаеп беткән карчык.
Карчык, кинәт сикереп торып,
Бара улына таба.
Улы бик шат. Күзләреннән
Шатлык яшьләре тама.
— Джонни бәгърем!
— Газиз анам!..
— Исән йөрдеңме, улым,
Синең кайту бәйрәм миңа,
Ышанычым, күз нурым!..
Шатлыгымны сөйләү өчен
Сүз таба алмый телем.
Тик син генә куанычым,
Син генә бердәнберем.
— Тукта, әни, ә... кайда соң,
Кайда соң минем хатын?
Әллә ул хыянәт иттеме,
Көтмәдеме солдатын?..
— Юк, юк, балам, ул турыда
Сөйләшмик бүген, зинһар.
Кайчан безнең илебездә
Шат яшәгән негрлар?..
— Ни сөйлисең, газиз анам,
Аңлатып бир син тизрәк,
Сөйлә тизрәк, түзми күңел,
Сабырсызлана йөрәк!..
— Ничек аңлатыйм соң, балам,
Монда барсы да ачык.
Күрәсең бит буп-буш калган
Безнең иске алачык...
Хатыныңны үтерделәр...
(Көчем юк юатырга!)
Теләмәде джентельменнан
Үзен мыскыллатырга.
— Нинди йөрәк өзгеч минут,
Ничек моңа түзим мин?
Авыр миңа... Әти кайда?
Әтине дә күрмим мин!
— Әткәң ята җир астында
Киленен яклаган өчен,
Җәбергә түзә алмыйча
Хаклык даулаган өчен.
Кемнәр күрсен, без күрәсе
Искиткеч җәфаларны.
Мәрхәмәтсез Линч хөкеме
Һәлак итте аларны...
— Минем балам Джиммине дә,
Аның нинди гаебе бар?
— Негр булган өчен, улым,
Гаеплеләр негрлар.
Халкыбызның азатлыгын
Капиталистлар буа,
Алар безне тере килеш
Салкын кабергә куа...
* * *
Башын ия кинәт Джонни,
Җир идәнгә утыра.
Юк, түзә алмый, чыдый алмый,
Урыннан сикереп тора.
Кинәт аның исенә төшә
Сталинград батырлары,
Азатлыкны сөя белгән
Азат илнең уллары.
Күрә Джонни: тынычланыр
Вакыт әле җитмәгән.
Чөнки бөтен җир йөзендә
Кискен көрәш бетмәгән.
Әле җимереп бетерәсе бар
Тираннарның дөньясын,
Ил өстенә китерәсе бар
Азатлыкның кояшын.
МАННУР САТТАРОВ
СОВЕТ КЕШЕСЕ
Москвадан кунак килде
Будапешт каласына,
Ул заводка, цехка керде —
Эшчеләр арасына.
Сораштылар эшчеләре
Зәңгәр Дунай артының
Уңышларын, җиңешләрен
Бөтен совет халкының.
Һәм сораштылар кунакның
Заводын, станогын,
Аена күпме алуын,
Белемен, осталыгын.
Бер эшче, гафу үтенеп,
Кунакка болай диде:
— Нинди яңалык ачтыгыз,
Шуны сөйләгез инде.
Кунак әйтте: — Берни дә мин
Үземнән чыгармадым,
Тик тоташтырдым фән белән
Станогымның валын,
Һәм минутларга йөкләдем
Сәгатьләр, көннәр эшен,
Илебезгә, халкыбызга
Күп байлык бирер өчен.
Икенче бер эшче шунда
Кунакка якын килде:
— Инде хәзер эшегезне
Без күрер идек, — диде.
Москвалы каушамады,
Әйтте халыкка карап:
— Әгәр, — диде, — мөмкин булса,
Бирегез миңа халат.
Нинди тизлектә эшлисез?
— Ике йөз, — ди эшчеләр.
Кунак әйтә: — Куегыз, —ди,
— Биш йөз әйләнешлегә.
Текәлеп бар да карыйлар,
Эшли станок валы.
— Соңгы тизлек ничә сезнең? —
Дип сорый москвалы.
— Соңгы тизлек мең дә биш йөз...
Берсе әйтә: — Булмый, — ди, —
Андый югары тизлекне
Безнең завод белми, — ди.
Москвалы җавап бирә,
Исе китмичә генә:
— Без эшлибез — минутына
Өч мең әйләнеш белән.
Куйдылар соңгы тизлеккә,
Җырлады көйләп металл,
Ике минут ярым үткәч,
Өлгерде кирәк деталь.
Гөрләште бөтен эшчеләр
Тирә ягында аның:
— Без түгәбез бу хезмәткә
Кимендә сәгать ярым.
Кич кунак белән директор
Котлыйлар берен-бере;
Утәгән завод ике өлеш
Көнлек планны бүген.
Яңгырый, гөрли алкышлар
Яңа клуб залында:
— Дан Совет кешеләренә!
— Дан бөек Сталинга!