Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУС СОВЕТ ДРАМАТУРГЛАРЫНЫҢ ӘСӘРЛӘРЕ ТАТАР СӘХНӘСЕНДӘ

Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында чыгарылган тарихи карарда ВКП(б) Үзәк Комитеты совет драматурглары, совет театрлары һәм сәнгать работниклары алдына тирән идеяле, югары художестволы пьесалар, спектакльләр, образлар тудыру бурычын куйды. Большевиклар партиясе һәм совет хөкүмәте театрлардан хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүдә партиягә булышуны, алдынгы куль-тураны һәм коммунистик идеологияне пропагандалауны таләп итәләр.
ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре турындагы бу тарихи карарларын үтәү юлында Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры билгеле бер дәрәҗәдә уңышка иреште һәм гомуми игътибарга лаеклы спектакльләр иҗат итте. Сәхнәдә төп урынны татар совет драматургларының бүгенге көн темасына язылган әсәрләре алды.
Театр репертуарындагы борылыш 1946 — 47 елгы сезонда куелган «Тормыш җыры» (М. Әмир). «Якты юл» (Р. Ишморат), «Мулланур Вахитов» (Н. Исәнбәт) әсәрләре белән башланып китте. 1948 — 49 елгы сезондагы «Чын мәхәббәт» (Т. Гыйззәт), «Серләр» (А. Әхмәт) пьесалары шул юлда яңа уңышлар булды.
Бигрәк тә, бу әсәрләрнең башлыча үз республикабыз тормышына бәйләнгән материалларга нигезләнеп язылулары безнең драматургиябез өлкәсендә шатлыклы факт. Татар совет драматурглары тарафыннан, бүгенге көн темасына язылган әсәрләр, билгеле, художество эшләнеше ягыннан барысы да бер дәрәҗәдә түгел, ләкин ул пьесаларның күпчелеге, совет тормышын дөрес чагылдырып, совет кешеләренең бай рухын, йөрәк тибешен шактый тулы күрсәтәләр.
«Чын мәхәббәт» һәм «Серләр» пьесалары безне яңа кешеләр, бүгенге көн геройлары белән һәм аларның фидакарь эшләре, теләк һәм омтылышлары белән таныштырды. Большевиклар партиясе тәрбияләп үстергән Гөләндәм, Дәүран, Хәсәнша, Коновалов, Газиз, Рәхимә һәм Иванов кебек илебез
нең алдынгы кешеләре татар тамашачылары тарафыннан яратылып каршы алындылар.
«Чын мәхәббәт» спектаклендә тамашачылар фронтта һәм тылда барган совет халкының героик көрәшен күрсә, «Серләр»дә исә алар промышленностебызның безнең рес-публикабыз өчен яңа булган бер өлкәсе—нефть өчен булган намуслы хезмәт белән танышалар. «Мулланур Вахитов» спектаклендә инде тамашачылар алдына күренекле татар революционеры Мулланур Вахитовның якты образы килеп баса.
Татар театрының бүгенге көн темасына багышланган спектакльләрнең күбәюенә, репертуарның совет драматурглары әсәрләре хисабына киңәюенә хәзерге рус совет
драматургиясеннән тәрҗемә ителгән әсәрләр зур ярдәм иттеләр.
Үзенең эшли башлаган көненнән алып бөек рус халкының культурасы белән тыгыз бәйләнештә булган татар театры рус драматургиясенең классик әсәрләрен өзлексез рәвештә куеп килде һәм килә. Шулай ук соңгы елларда алдынгы рус театры сәхнәләрендә зур уңыш белән барган, совет тамашачыларын патриотизм рухында тәрбияләүдә зур урын тоткан рус совет драматургиясенең гаять әһәмиятле һәм кыйммәтле әсәрләренең татар сәхнәсендә куелулары театрның идея һәм художество ягыннан үскәнлеген, алга киткәнлеген күрсәтә.
Бөек юлбашчыларыбыз Ленин һәм Сталинның даһи образларын татар сәхнәсендә беренче тапкыр гәүдәләндергән «Мылтыклы кеше» (Н. Погодин әсәре, М. Әмир тәрҗемәсе) спектакле Татар Дәүләт Академия театры коллективының аеруча җитди әсәрләрне куярлык сәләте барлыгын, өлгереп җиткән иҗат коллективы булганлыгын ачык күрсәтте. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер Ш. Сарымсаков һәм постановкада катнашучы барлык иҗат коллективы, аеруча, төп рольләрне башкаручы артистлардан Г. Шамуков, Н. Гайнуллин, М. Ильдар, Камал III, Ф. Халитов һ. б. югары сыйфатлы спектакль тудыру өчен бөтен тәҗрибәләрен һәм дәртләрен биреп эшләделәр.
Шулай ук Бөек Ватан сугышы көннәрендә совет халкының героик көрәшен — совет флотчыларының диңгездәге батыр хәрәкәтләрен күр-сәтүгә багышланган «Диңгездәгеләр өчен!» (Б. Лавренев әсәре, Б. Гыйззәт тәрҗемәсе), дәһшәтле сугыш көннәрендә Совет Армиясенең Сталинградтагы батырлыклары турында сөйләгән «Көннәр һәм төннәр» (К. Симонов әсәре, 3. Солтанов һәм М. Әмир тәрҗемәсе), сугыштан соң хуҗалыкны торгызуны, бу бөек эштә коммунистлар партиясенең оештыру һәм җитәкчелек ролен чагылдырган «Сүнмәс ялкын» (Б. Полевой әсәре, 3. Солтанов тәрҗемәсе), балалар өчен генә түгел, ә зурлар өчен дә тәрбияви әһәмияте булган «Кызыл галстук» (С. Михалков әсәре, Т. Гыйззәт тәрҗемәсе) спектакльләре татар театры тормышында зур иҗади вакыйга булып торалар.
1949 нчы ел эчендә Татар Дәүләт Академия театры, хәзерге рус совет драматургиясенең иң яхшы пьесаларыннан саналган «Бер илдә» (Н. Вирта әсәре) һәм «Ят күләгә» (К. Симонов әсәре) пьесаларын сәхнәгә куеп, тамашачыларның ихтирамын һәм тирән мәхәббәтен яулап алды.
Алдынгы рус совет драматурглары тарафыннан язылган бу әсәрләр татар театрының 1949 нчы елгы сезонында уйналган иң ялкынлы, иң сугышчан спектакльләреннән булды. Бу пьесаларның нигезендә якты социализм дөньясы тарафыннан буржуазиягә һәм сугыш уты кабызучы Америка империалистларына каршы алып барыла торган һөҗүм көче ята. Бу пьесаларның һәр икесендә дә бүгенге көннең үткен мәсьәләләре һәм вакыйгалары чагылдырыла. Бу әсәрләр тамашчыларны сәхнә аркылы дөрес юнәлештә, патриотик рухта тәрбиялиләр, сизгерлеккә чакыралар, империалистларның кара по-литикаларын ачып бирәләр.
Шуңа күрә дә без, мәкаләбездә, бу ике спектакльгә киңрәк һәм тулырак тукталырга кирәк дип таптык.
«Бер илдә» («һәлакәткә дучар ителгәннәр заговоры») исемле әсәрендә Николай Вирта безгә бер илнең тормышы, эше һәм кешеләре аша демократик илләрнең җыелма образын һәм аларның иҗтимагый юнәлешләрен күрсәтә.
Совет Армиясе көче белән фашист илбасарларыннан азат ителгән демократик илләрнең берсе. Хезмәт ияләре тарафыннан бик күптән көтелгән ирекле, бәхетле тормыш бу ил халкына да килә. Эшче, крестьян, гомумән барлык хезмәт халкы илне аякка бастыру, төзекләндерү, яңа демократик тәртипләр урнаштыру, фашизмның тамырын корту эшенә тотына. Ләкин халыкның теләгенә, аның иҗади эшенә реакция көчләре, Уоллстрит тарафыннан җибәрелгән һәм
оештырылган көчләр каршылык күрсәтәләр.

Ил — саллау көннәре алында. Сайлауның уңышлы үтүенә, халык кеченең җиңеп чыгачагына ышанып зур! Әмма сайлаулар якынлаша барган саен реакция көченең активлыгы арта, диверсией эшләре арта бара. Сугыштан соңгы кыенлыкларга иген уңмавы, илнең Җәмәксез калуы килеп кушыла. Халыкның тормышы авырлаша, ул, а .лыктои интегә. Хөкүмәтнең премьер-министры Москвада Советлар Союзыннан икмәк алу турында сөйләшү алып бара. Бу ярдәмнең булачагын Советлар Союзының икмәк бирәчәген алдан ук сизгән кара реакция көчләре вакытлы кыенлыклардан тизрәк файдаланып калырга тырышалар: сайлаулы өзәргә, хөкүмәтне алыштырып, властьны үзләренең пычрак кулларына алырга уйлыйлар. Финансист Генри Мак-Хилл, Чикагочисткасы маскасы астына яшеренгән шпионка Киро Рейчел Америка империалистлары агентларының җитекчелегендә, халыкка, киң хезмәт массасы тарафыннан якланган коммунистлар партиясенә каршы заговор оештыра. Бу мәкерле һәм һичбер нинди пычраклыктан да чирканмый торган җинаятьчеләр төркеме тирәсенә: «милли бердәмлек» партиясенең житәкчеләремнән берсе булган Христина Надер, зур промышленность. католик партиясе лидеры социал-демократик партия лидеры Иоким Пино, католик чиркәү җитәкчесе кардино Бирич һәм башка кара көчләр туплана. Болар барысы да, үз илләренә таянычларын югалтып, Уолл-стритның тыңлаучан эш башкаручыларына әверелгән җинаятьчеләр.
Республиканың премьер-министры урынбасары, коммунистка булган һөҗүм алар
ның беренче җинаятьчел эше. Бу җинаятьне халык ярсу, ачу һәм тынычсызлану белән каршылый. Таяк заводы мастеры Марк Пино, бу җинаятьнең эчтәлеген ачып: «Бу компартия һәм аның җитәкчеләренә каршы булган аговор гына түгел, бу бөтен демократиягә каршы юнәлтелгән заговор...» ди.
Бөтенләй оятсызланган Мак-Хилл һәм Рейчел ачык рәвештә хәрәкәт итә башлыйлар. Аларның теләкләре бер: нинди генә юл ислән булмасын, халыкны, демократик партияләрне хөкүмәт тирәсеннән читләштерү, илдә тәртипсезлек, ачлык тудыру язмышын Америка колонизаторлары кулына тапшыру. Мак-Хилл бер сатлык җанга премьер-министр постын ышандыра, икенчесенә халык хөкүмәте кулына күчкәй заводларын кайтарып бирергә, өченчесенә атом бомбасын хәрәкәткә җибәрергә вәгъдә бирә...
“Безгә, — ди ул, — ашыгыч рәвештә рыноклар кирәк, ә коммунизм, һичнәрсәгә карамастан, һаман кысрыклый да кысрыклый! Дөресен әйткәндә, без гаҗәп хәлдәбез. Без, кычкырып, сугыш турында сөйлибез, ә Советлар эндәшми. Без Иранга, Грециягә, Төркиягә корал җибәрәбез, ә Сталин үз илендә карточкаларны бетерә, без халыкны гомуми гаскәри хезмәткә чакырабыз, ә ул үз гаскәрләренә демобилизация ясый. Без Маршалл планын раслыйбыз, ә ул сәгатьләр буе әдәбият өчен премияләр бирү мәсьәләсен тикшереп утыра... Уйлап кына карагыз, мэдам! Акыл ирешмәслек салкын канлылык! Акылдан шашарга мөмкин, мэдам!..

Без тагы бер эш эшләп карыйбыз — сезнең хөрмәтле илегезне коммунизмга каршы куймакчы булабыз...»
Әмма бу илнең халкы һәм аның авангарды булган коммунистлар партиясе Мак-Хилл планнарының тормышка ашырылуына ирек бирмиләр. Коммунистлар партиясе тирәсенә киң хезмәт массасы тагын да тыгызрак туплана һәм кабахәт җинаятьчеләрнең заговорлары берсе артыннан берсе фаш ителә баралар.
Бу пьеса актуаль политик мәсьәләләрне чагылдыруы белән бергә, драматик я
ктан көчле, художестволы итеп эшләнгән. Тамашачы аны чиксез дулкынланып карый. Шуңа
күрә дә «Бер илдә» пьесасының татар сәхнәсендә куелуы (Г. Юсупов постановкасы) безнең сәнгатебез өчен күңелле вакыйга, ә театрыбыз очен зур иҗади уңыш.
Театр коллективы бу спектакльдә халык демократиясенең алдынгы көрәшчеләрен һәм батыр коммунистларын зур осталык белән гәүдәләндерде. Әсәрнең төп герое коммунистка Ганна Лихта образын башкаручы ТАССР халык артисткасы Г. Булатова, гади крестьян Коста Варра образын башкаручы ТАССР атказанган артисты И. Гайнуллин, шулай ук Бает, Сента, Марк Пино, Стебан Кода, Форсгольм һәм ’Мина «образларын башкаручы һ. Солтанов, ТАССР атказанган артисты X. Сәлимҗа
нов, ТАССР халык артисты Камал, К. Бариев, Р. Җиһаишина, ТАССР атказанган артисткасы Ф. Камалова тамашачы күңелендә озак вакытлар онытылмаслык көчле образлар тудырдылар. Дөрес, аларның уеннары барысы да бертигез югарылыкта түгел иде. Образны тирәнәйтә, көчәйтә торган детальләрнең җитешеп бетмәве хәтта баш рольләрне уйнаучыларда да сизелде. Мәсәлән, Г. Булатова иҗат иткән Лихтада без күп кыенлыклар күргән һәм һичнинди авырлыкка да баш имичә үзен халык бәхете өчен көрәш сафында беренче солдат итеп санаган Лихтаны күбрәк күрергә теләр идек.

Шулай ук аерым эпизодларда (халык фронты советы утырышында, спектакльнең соңгы сценасында) Ганна сүзләренең тагын да көчлерәк, катырак яңгыравын теләр идек. Бу урында Ганна сүзләре партия чакыруы, партия тавышы дәрәҗәсендә үстерелеп бирелергә тиеш.

И. Гаинуллннның исә Варра образындагы очкын чәчә торган халык юморын, шаянлыкны, уенчаклыкны һәм киң күңеллекне тагын да көчлерәк итеп ача төшүен күрәсе килә. Уңай типларны бирүдә генә түгел, кире типларны — буржуаз партия лидерларының, эре промышленникларның, кардиналларның һәм монахларның, Америка финансистларының һәм шпионнарының хыянәтчел йөзләрен ачып бирүдә дә театр коллективы характерлы сыйфатлар таба алган.

Менә барлык заговорларның башында торучы, Уолл-стрит вәкиле Мак-Хилл, ТАССР халык артисты X. Уразиков башкаруында бу образ демократик илләр буенча иснәнеп йөрүче астыртын, хәйләкәр һәм куркыныч ерткыч төсендә бирелә, һәр эштә дә читтә торып калырга, судан чыланмый чыгарга, күләгәсен яшереп йөрергә өйрәнгән Мак-Хилл образын Уразиков һәртөрле провокация һәм үтерүләрдән чирканмаучы, атом бомбасы белән дөнья сугышы утын кабызып җибәрергә хәзерлек алып баручы америкалы итеп күрсәтә алды.
Кешелек сыйфатларын югалткан Христина Падера ролен ТАССР халык, РСФСР атказанган артисткасы Ф. Ильская гаҗәеп оста башкарды. Гади кешеләргә кимсетеп караучы, чит илләр белән бәйләнгән куркынычлы авантюристка ның психикасындагы катлаулы (дөрес һәм ясалма) сыйфатларны зур художникларга хас булган осталык белән бирде.
Шулай ук аумакай Иоким Пиноның җирәнгеч фигурасын сурәтләгән ТАССР халык, РСФСР атказанган артисты X. Әбҗәлилов, төче телле монафыйк Бирнчның эчке бушлыгын тулы чагылдырган ТАССР халык артисты М. Ильдар, Америка шпионкасы Кира Рейчел ролен башкаручы Г. Нигъмәтуллина, дошманлыгы йөзенә чыккан Гуго Вастис образын тудыручы Г.
Надрюковларның гаять үзенчәлекле типлар бирә алуга ирешкәнлекләрен әйтми узып булмый.

«Бер илдә» спектакле, революцион прогресс дошманнарына карата һәрвакыт сизгер һәм рәхимсез булырга кирәклеген әйтеп, шул ук вакытта искелекнең яңалык тарафыннан җиңелүен» моның тарихи закон икәнен, коммунистлар партиясенең җитәкчелек һәм юл күрсәтүчелек көченең зур йогынты ясый алуын һәм демократиянең бөтен җир йөзендә җиңү тантанасының якынаюын ачык күрсәтә.
йомгак ясап әйткәндә, театр коллективы һәм әсәрне сәхнәгә куючы режиссер, әсәрнең политик пафосын дөрес аңлап, идея-художество ягыннан югары сыйфатлы спектакль тудыра алуга ирешкәннәр.

Бөек Октябрь социалистик революциясенең 32 еллыгын Татар Дәүләт Академия театры Сталин премиясе лауреаты, драматург Константин Симоновның «Ят күләгә» исемендәге сонгы әсәрен күрсәтү белән каршылады.
Уяулыкка һәм сизгерлеккә, югары революцион принципиальлеккә чакыра торган көчле патриотик спектакль буларак, татар театрының бу постановкасы да тамашачылар тарафыннан һичшиксез зур хөрмәт белән каршы алынды. Совет халкының патриотлылыгын, аның сизгерлеген, Ватан намусын һәм аның бәйсезлеген изге күреп саклауларын сурәтләгән «Ят күләгә», пьесасының сәхнәгә куелуы театрның
«Бер илдә»н соң чираттагы зур иҗади хезмәте булып тора.

К. Симоновның «Ят күләгә»се тирән социал эчтәлекле, политик сугышчан сәхнә әсәре. «Ят күләгә»нең кайбер мотивлары Б. Ромашевның «Бөек көч», А. Штейнның «Намус законы» әсәрләрендә чагылган булуга карамастан, автор бу әһәмиятле һәм тамашачыларны дулкынландыра торган теманы хәл итүдә яңа, оригинал юллар таба алган.
Вакыйга профессор Трубников җитәкчелегендәге* гыйльми-тикшеренү институтының чумага каршы эшләнгән препаратларга сынау көне белән башлана. Институтның башлангыч партия оешмасы секретаре, яшь коммунист Рыжов, тәҗрибәнең уңышлы чыгачагына нык ышанып, соңгы һәм иң җаваплы сынауны үз естенә ала. Ул, үзенә чума йоктырып, изоляторда ятканда пьесада икенче драматик коллизия башлана.

Шәһәргә Трубниковның университет «иптәше» Окунев килә. Ул Америка галимнәренең Трубников хезмәте белән кызыксынулары ту-рында язылган хат алып кайта. Шуның белән бергә ул, 1 рубников хезмәтенең Америка галимнәре Гарли һәм Мюррей тарафыннан киләчәктә хәл ителә торган хыял гына дип танылуын сөйләп, Трубниковның башын әйләндерә башлый. Окунев йогынтысы белән исерүдән айный алмаган, Гарли һәм Мюррейны зур галимнәр дип санап, үз хезмәтен Америкада бастыруны, шуның белән дөнья күләмендә популярлык һәм дан казануны күздә тотып, Трубников, хезмәтенең беренче кисәген, микробларның йогышлылыгын көчәйтү чаралары турында язылган өлешен Окуневка биреп җибәрә. Шуның белән ул үзенең буржуаз Америка фәне алдында баш июен, космополитизм идеясе йогынтысында булуын күрсәтә. Трубников, кулъязманың икенче кисәген, чума белән көрәшүдәге препаратның технологиясен сөйләгән өлешен бирмәве белән үзен акларга тырыша. Сизгерлеген һәм уяулыгын югалткан Трубников сугыш уты кабызучы Америка империалистларына хезмәтенең беренче өлеше, ягъни кешеләрне массовый төстә агулый торган препарат хәзерләргә өйрәтә торган өлеше кирәклеге турында уйларга да теләми. Нәтиҗәдә, институт галимнәре арасындагы мөнәсәбәттә капма-каршы көчләрнең, омтылышларның, интересларның бәрелеше башлана.
Рус совет драматургиясенең күренекле остасы тарафыннан язылган бу әсәр безнең көннәрнең гаять актуаль мәсьәләсен, буржуаз культурасы алдында колларча тез чүгүче аерым интеллигенция вәкилләрен фаш иткән көчле драматик әсәр.

Театр коллективы үз алдына безнең чор кешеләренең, фән вәкилләренең якты һәм җыелма образларын тудыруны, совет фәненең рухи байлыгын, илебез, халкыбыз өчен чын мәхәббәт белән хезмәт итүче, зур идеяләр, матур хисләр белән янган бүгенге көн кешеләрен күрсәтүне, һәм аларга капма-каршы булган хәрәкәтләр белән көрәшә белүдәге сәләтлелекме, партия һәм хөкүмәтебезнең кеше турында кайгыртканлыгын тамашачыга җиткерүне төп бурыч итеп куйган иде һәм ул үзенең бурычын уңышлы башкарып чыкты.
Кеше турында большевикларча кайгыртучанлык белән бергә ягымлылык һәм уяулык сыйфатларына ия булган чын совет кешеләреннән
Ольга Александровна (Ф. Ильская), Макеев (Камал III), Рыжов
(X. Сәлимҗанов), Саватеевлар (ТАССР халык, РСФСР атказанган артисткасы Г. Болгарская һәхм БАССР атказанган артисты Г. Шамуков), Иванов (X. Уразиков) һәм Леналар (Г. Булатова) пьесаның төи образлары булып торалар.
Менә Ф. Ильская башкаруында Трубниковның сеңелесе Ольга Александровна образы. Ул, фән өлкәсендә, институтта барган вакыйгаларны дөрес аңлап, кемнең ничек хәрәкәт итүен ачык күреп, дус белән дошманны аера белеп, булган ялгышларны үз вакытында күрә һәм төзәтә ала алырлык көчкә ия булган партия члены. Ольга Александровна, якын туганлыкка карамастан, агасының хаталарын, аның совет галименә хас булмаган сыйфатларын, буржуа фәне алдында баш июгә таба барганлыгын сизә һәм аларга каршы көрәшүгә үзенең бөтен көчен бирә һәм, институттагы большевиклар белән бергәләп, бу хыянәтчел хәрәкәтне туктата. Ильская Ольга Александровнаны вакыйганың үзәгендә торучы образ итеп, реаль буяулар аша, художество югарылыгында башкарып чыга алды. Ул, образның психологиясен дөрес аңлап, аны совет фәненең чын хезмәтчесе, турылыклы партия члены һәм үзенең ягымлылыгы, акылы, уяулыгы белән мораль югарылыкта торган совет кешесе образы итеп бирде. Җыйнап кына әйткәндә, Ильская башкаруында без үз эше өчен зур җаваплылык тоючы, сабыр хәрәкәтле һәм алдан сизүче фән эшчесен күрдек. Шуның өстенә Ильская, теге яки бу эшкә кискен, каты була белә торган образны сурәтләү белән беррәттән, хатын-кызга хас булган нечкә сыйфатларны да югалтмыйча тигез үстереп барды. Ул ялган пафоска керүдән, ясалмалыкка бирелүдән нык сакланган. Ольга Александровна — Ильскаяның зур иҗади уңышы булып саналырга лаеклы.
Макеев партиягә, Ватанга, халыкка чын күңеленнән бирелгән галим, киң күңелле, көчле, батыр йөрәкле совет кешесе. Ул үзенең хатынының агасын ярата һәм шул ук вакытта аңа ялгыш адымнары өчен каты һөҗүм итә. Ул туры юл, партия юлы белән бара. Макеев Трубниковның үзе дә сизмәстән ялгышуын, хата юлга басканлыгын ачык күрә, ул аңа хакыйкатьне аңлатырга, Трубников өчен, институт өчен, Ватан өчен кыйммәтле булган хезмәтне дошман кулына эләгүдән коткарырга тырыша.
Камал башкаруында без әнә шул гади, ләкин принципиаль большевик образын күрә алдык.

Рыжов, профессор Иванов, институт сотруднигы Саватеев һәм аның хатыны — лаборантка Саватеева, Трубниковның кызы Лена рольләрен башкаручы X. Сәлимҗанов, X. Ура-зиков, Г. Шамуков, Г. Болгарская, Г. Булатова уеннарында без совет кешеләренең образларын, эшләрен, күңел кичерешләрен күрдек.

Профессор Сергей Александрович Трубниковның катлаулы ролен артист X. Әбҗәлилов башкарды.

Фән өлкәсендә күп еллар буе хезмәт күрсәтеп, намуслы, талантлы, эшлекле совет галиме итеп танылган профессор Трубниковның характерында һәм фикерендә иске карашлар, мин-минлек юшкыннары яши. Совет хезмәтчесенә хас булмаган иске традицияләр аны, үзе дә сизмәстән, Америка капиталистлары алдында колларча баш июгә, халкыннан аерылып, төпсезлеккә тәгәрәп төшү куркынычы алдына китереп бастыра.
Трубников чит ил каршында ялагайлануны бик тар аңлый: «үз илемдә тегелгән костюмны киям, Америка холодильнигы тотмыйм. Минск заводында эшләнгән радиоприемник белән бик канәгатьмен...» — дигән сүзләр белән үзен тынычландырмакчы була. Ләкин аңа Макеев большевистик турылык белән: «Чит ил каршында баш ию, аннан китерелгән холодильник яки штаннарын яратудан гына торамыни? Әлбәттә, чит илдән килгән төнге чүлмәккә дә исләре китеп йөргән кешеләр бар. Ләкин бу, күңелсез булудан бигрәк, көлке. Юк, сөеклем, баш июнең башка төрлесе, җитдирәге бар. Сүз уңае белән шуны да әйтим, анысыннан инде син дә арына алмагансың. Ул туннан гыйбарәт: кайбер кешеләр безгә дошман булган дөньяның чын йөзләрен күрмичә, аны намуслы итеп саныйлар, андагы кешеләрне, үзләренә караганда күп мәртәбә югарырак нәрсәләр эшләргә сәләтле дип уйлыйлар, аларның телдә генә сөйләнә торган ирекләрен чып ирек дип, капитализмга сатылган намусларын саф дип, күпертелеп күрсәтелгән унышлары, талантлары, акыллары турындагы рекламаларын андагы чын тоомышның көзгесе дип уйлыйлар. Шуңа күрә андагы «бөек акыл» ияләреннән хат алсалар, күңелләре нечкәреп китә. Чит илнең тозсыз журналларында басылган юлларны кисеп алып, стеналарга ябыштырырдай булалар...»
Трубников үзенең гыйльми хезмәтен Окуневка биреп җибәргәч, институт җәмәгатьчелеге аны Ватанга, халыкка һәм совет фәненә хыянәт итүдә гаепли. Трубников үз гаебен аңлап җиткерми, ачулана, котырына башлый.
Трубников характерындагы бу дуамал стихияне X. Әбҗәлилев көчле, аек акыл җитеп бетми торган итебрәк бирде. Шуиа күрә дә ул
, дөрес юлдан тайпылып, үз хәрәкәтенең ялгышлыгына төшенеп җитми, дус белән дошманны аерып бетә алмый йөди, һәр унында диярлек Трубниковның — Әбҗәлилевнең «мине» өстен булып тора. Һәм аны шушы мин-минлек вакыты-вакыты белән ярсытып җибәрә, ул ак белән караны аермыйча ярсырга, тыпырчынырга омтыла.

Трубников хезмәтенең икенче, иң әһәмиятле кисәген, препаратның технологиясен күрсәткән өлешен үзендә калдыруы белән акланмакчы була. Ә Макеев аңа: «Сез үзегезнең проблемагыз белән булышып, бөтен җир йөзендә һәрбер кеше фәкать кешелекне авырулап коткару турында гына уйлый дип белгәнсез. Әмма анда, алар дөньясында, кешеләрне коткару уе унынчы, йөзенче чиратта. Беренче чиратта кешеләрне кырып бетерү турында, безне кырып бетерү турында уйлыйлар. Аларга сезнең прививкаларыгыз кирәкми. Кирәк булса да, кешеләрне коткару өчен түгел, аннан файдаланып, кесә калынайту өчен генә кирәк. Алар әнә үзләренең стрептомицнннарыннан бик оста файдаланалар, кулларына эләксә, сезнең прививкалардан да шулай ук файдаланачаклар. Аннан серегезне шул сәүдәгәрләр кулына бирү — үзе генә дә дәүләт каршында зур җинаять. Ничек сез акламыйсыз? Сез эшләгән җинаять аннан йөз кат зуррак. Чөнки сезнең өчен фәкать теоретик баскыч булып хезмәт иткән коточкыч йогышлы микроблар китештерү методын алар сугышта кулланачаклар! Бөтенләй дөм сукыр икәнсез!»

Трубников үзенең беркатлытыгы аркасында нинди фаҗигага килеп терәлгәнлеген тирән һәм үкенечле/ әрнү белән кичерә. Эчке хис һәм, эмоциональ тойгыларны акрынлык беләп үстереп баруны сорый торган, психологик яктай көчле, газаплы булган бу урыннарда Әбҗәлилев урыны-урыны беләп читкә чыгып киткәли һәм уйналган икенче әсәрләрдәге образларның характеры күз алдына килеп баса.
Демагогия төтене артына ышык-ланганлыгын, халыктан аерылган-лыгын Трубников акрынлап аңлый башлый. Ниһаять, ул үзенең бу хәрәкәте хыянәт икәнен аялый: «—Бу куркыныч, — ди ул. Ә Макеев аңа.

—Юк, бу куркыныч түгел,— ди.

— Әйе, куркыныч түгел, чөнки без аларга караганда көчлерәк, һәр яктан, хәтта фәндәге яна уңышыбыз белән дә без алардан көчлерәк. Сез, кешелекне авырулардан коткару чараларын эзләгәндә, куркыныч бер корал табып, аңа игътибар итми үтеп киткәнсез, чөнки сез, совет кешесе, ул нәрсәне эзләмәгәнсез. Әмма алар сез тапкан шул коралны кулга төшерергә теләгәннәр. Ләкин бу коточкыч вакыйга булып, алар коралны кулларына төшергән тәкъдирдә дә, барыбер без алардан көчлерәк булыр идек. Чөнки аларда фәкать коралы гына булыр иде, ә бездә коралы да бар, аңа каршы көрәшү өчен, сез тапкан әлеге прививка да бар. Әгәр дә киләчәккә
аек күз белән тыныч
итеп карасаң, бернәрсә дә куркыныч түгел, сукыр булсак, барысы да куркыныч».

Пьесаның сопгы картиналарында инде Трубников, автор бирүенчә, үз хатасын тирәнтен аңлауга габа бара һәм ул газаплана, психологик көрәш көчәя башлый. Ул совет хөкүмәтенең, большевиклар партиясенең, халкының, һәм институт иптәшләренең кайгыртучанлыкларын, эшләнгән хатаны төзәтергә тырышканлыкларын күрә, сизә, үз гаебен чын күңеленнән икърар итә һәм үз урынына баса.

Әмма X. Әбҗәлилев башкаруында Трубниковтагы каршылыклы хисләрнең ачыла баруы, большевпкчыл туры тәнкыйть һәм советча кайгыртучанлык нәтиҗәсендә түгел, ә, Окунев фаш ителгәч һәм аның үз-үзен атып үтерүен ишеткәч, шөбһәле куркуга бирелүдән генә килеп чыккан кебек тоела. Күрәсең, артист образның идеясен шул караштан чыгып чишкәндер. Шуна күрә дә бу урында Әбҗәлилев Трубниковны икенче юлга, икенче фаҗигага өстери, өметсез төшенкелеккә таба алып бара. Аның уенындагы таралып төшү, аны «чын хыянәтче» икән дигән ялгыш йомгак ясарга мәҗбүр итә. Әлбәттә, бу трактовка белән килешеп буламын. Чөнки без, тамашачы буларак, Трубников янындагы чын совет кешеләрен күрәбез. Алар төпсезлеккә килеп баскан профессорны коткарып калалар. Ул алар ярдәме, алар көче белән гаебен тануга ирешә, алар аның күзен ачалар, карашын киңәйтәләр. Ә шундый яхшы күңелле, көчле, турылыклы совет кешеләре булганда, Трубниковның бер гаепне төшенеп җитү белән үк икенче ялгыш юлга кереп китүе мөмкин нәрсәме соң? Юк! Болай сурәтләү аның үз гаебен тирәнтен төшенеп җитмәгәнлеген күрсәтү булыр ңде, тәрбия итүче җәмәгатьчелекнең Трубниковка тәэсир итү көчен юкка чыгарыр иде. Шулай булгач, бу образны X. Әбҗәлилев сурәтләгәнчә төшенке рухлы итеп бирү һәм аны икенче хатага өстерәү дөрес түгел. Әлбәттә, автор да һәм тамашачы да Трубниковны мондый образ иттереп бирергә һәм күрергә уйламый. Трубниковның конфликты — иске карашлардан, арынып җитмәгән, идеялелек көче җитеп бетмәгән галимнең яшь көчләр, совет шартларында тәрбияләнгән, большевистик рухлы галимнәр арасындагы конфликт ул. Автор бу ике караш арасындагы конфликтны тәнкыйть формасындагы көрәш юлы белән чишә. Ә X. Әбҗәлилев трактовкасында исә, көрәш чишелә дигәндә генә тагын икенче ялгышлыкка бәйләнеп китә. Автор бирүендә конфликт: коллективтан аерылган, профессор Трубниковның, большевистик турылык һәм чын күңелдән ясалган тәнкыйть ярдәмендә, яңадан коллективка кайтуы, яңадан намус белән үз хезмәтенә тотынуы белән чишелә.
X. Әбҗәлилев үзенең уенында бу урыннарны төзәтергә тиеш. Моңа аның иҗади көче һәм мөмкинлеге җитәчәк.
ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе Ш. Сарымсаков Окуневны сурәтләүдә уңышлы алымнар тапкан. Аның Окуневы «мин шпион» дип кычкырып тормый, ул үзенең эшен сиздермичә алып бара. Хәтта аңа Трубников кулъязманы тапшырган чакта да тамашачы аның начар ният белән килүенә ышана алмый утыра. Тамашачыга фәкать кулъязма Окунев кулына кергәннән соң, институт җәмәгатьчелегенең шикләнүе башланганнан соң гына образның кемлеге сизелә башлый. Ә инде аның үз йортында угыруы, сөйләшүе, характеры Окуневның чын йөзен тулысы белән ачып бирә. Чыннан да, Трубников кабинетындагы Окунев белән үз бүлмәсендәге Окунев арасында зур аерма бар һәм бу аерманы артист дөрес сәнгать алымнары белән үстереп бара. Эт оясында көчле булган кебек, дошманны да оясында тануы җиңелрәк. Оясыннан чыккач, маскага төренеп, йомшак күпелле, «әйбәт» кешегә әверелә торган Окуневны Сарымсаков үз йортында чын йөзе белән күрсәтә алды. Образның хамелеон итеп бирелүе тамашачыны һәр җирдә, һәр урында сизгер, уяу булырга, дошманны таный белергә өйрәтә.

 

мма Окуневның тышкы кыяфәте турында Сарымсаковка яңадан уйлап карарга кирәк булыр. Чөнки ул кигән киемнәр, грим һәм париклар аның кемлеген алдай әйтеп торалар. Артист уенындагы осталыкка киенә белү осталыгы да кушылса, образ тагын да тирәнәя төшәр иде.
Сүз уңае белән, гомумән киемнәрнең бертөрлелеге (катнашучыларның барысының да диярлек парадный костюмнарда булуы) турында әйтергә кирәк. Шулай ук Лена образының режиссер тарафыннан тулыландырыласы бар. Аның сугышта чыныгып кайткан көчен йомшарта торган иркәлек кыланышлары яңадан эшләнелсә, яхшы булыр иде.
Бу постановкаларның оформлениеләренә килгәндә, «Бер илдә» спектакленең оформлениесе художник
Һибәтуллин тарафыннан башкарылган иде. Ул үзенең оформлениесе белән әсәрнең идеясен ачуга, политик эчтәлеген чишүгә шактый ярдәм итте. Гомумән художник һибәтуллпнның эше тамашачыда уңай тәэсир калдырды. «Ят күләгә»нең оформлениесенә килгәндә исә, мондый у най бәяне һич тә биреп булмый. Күп кенә яхшы оформлениеләр биргән һәм зур тәҗрибәсе булган художник Сутюшев «Ят күләгә» әсәренең идея эчтәлеген аңлап җиткермәгән булса кирәк. Аның оформлениесе караңгы, басынкы тонда, җансыз эшләнгән иде. Спектакльнең декорацияләре артистларга җәелергә мөмкинлек бирми торган итеп эшләнгән иде.
Бу постановкада кайбер кимчелекләр булуга карамастан, әсәрне сәхнәгә куючы режиссер Ш. Сарымсаков һәм театр коллективы спектакльнең идеясен дөрес һәм тирән итеп ача алуга ирешкәннәр. Бу театр өчен зур уңыш.
Шулай итеп, рус совет драматургларының пьесаларын татар сәхнәсендә кую, бер яктан, безнең театрыбызның репертуарын баетса, төрлеләндерсә, икенче яктан, безнең артистларыбызга, режиссерларыбызга киң иҗат мөмкинлекләре, тулы канлы образлар тудыру өчен чиксез зур материал бирде.
Шуның белән бергә, рус совет драматургиясенең әсәрләрен сәхнәгә куйганда җаваплылыгыбызны да арттырырга тиешбез. Чөнки бездә кайбер тәрҗемә әсәрләр өстендә эшләүдә театр коллективының җитди генә кимчелекләре дә булды. Мәсәлән, репертуарга ашыгыч рәвештә кертелгән һәм ашыгып сәхнәгә куелган «Сүнмәс ялкын» (режиссеры X. Уразиков) һәм «Көннәр һәм төннәр» (режиссеры К. Тумашева) постановкалары, идея-художество ягыннан тиешле югарылыкта бирелмәү аркасында, тамашачы алдында уңыш казана алмадылар. Моның төп сәбәбе, башлыча, югарыда әйткәнебезчә, постановкаларның идея-художество дәрәҗәсе түбән булуыннан тора.
Төгәл эшләнгән мизансценалар, артистларның образларны дөрес бирә алулары, уңышлы оформление, һәм әсәрнең рухи байлыгын, камилләшкән вакыйгаларны күрсәтүне дөрес чишә алган постановка гына пьесаның эчтәлеген ачуга хезмәт итәләр. Ә «Сүнмәс ялкын», «Көннәр һәм төннәр» постановкаларында без әсәрләрнең драматик линиясе дөрес сакланмавын, образларның тирән һәм эчке кичереш-ләре ачылып җитмәвен, һәр ике әсәрнең дә социал эчтәлекләренең чишелеп бетмәвен күрдек. Нәтиҗәдә пьесаларның икесе дә тамашачыга тулы килеш барып җитмәде һәм уңыш казана алмады.
Тәрҗемә әсәрләрнең бозылып күрсәтелүләре һәм алариың уңышсызлыкка очрауларының төп сәбәпләреннән берсе итеп, кайбер әсәрләрнең начар тәрҗемә ителүдән килгәнлекләрен дә әйтеп үтәргә кирәк.
Тәрҗемә турында сүз ачылгач, «Бер илдә» һәм «Ят күләгә» әсәрләренең тәрҗемәләре турында да бер-ике сүз әйтеп китәргә кирәк. «Бер илдә» әсәрен тәрҗемә иткән Зәйни Солтанов Вирта әсәренең текст үзенчәлеген, оригиналлыгын, идея бөтенлеген нигездә саклаган. Шулай ук «Ят күләгә» дә Габдулла Шамуков тарафыннан канәгатьләнерлек тәрҗемә ителгән. Ләкин урыны-урыны белән бу тәрҗемәләрнең һәр икесендә дә әле мәгънә төгәллеге сакланып җитмәгән җөмләләр бар. Формаль һәм сүзгә сүз тәрҗемә ителгән урыннар да юк түгел. Андый урыннарны әсәрнең редакторы һәм сәхнәгә куючысы бетерергә тиеш иде. Югыйсә, нигездә яхшы булган бу тәрҗемәләрдә ара-тирә колакка бик ят ишетелә торган җөмләләрнең һәм сүзләрнең булуы таләпчән тамашачыны аптырашта калдыра. Татар театрында куела торган һәр тәрҗемә әсәр каләм осталары тарафыннан тәрҗемә ителү генә түгел, шулай ук каләм осталары тарафыннан редакцияләнергә дә тиеш.

Шулай ук тәрҗемә әсәрләренең куелуына тиешле җитди бәя бирелеп җиткерелмәү дә, мондый спектакльләргә очраклы эш дип кенә карау да, тәрҗемә әсәрләрне бер-ике куелудан соң төшеп калуга кадәр китереп җиткерә. Бу хәл исә, үз чиратында театр җитәкчеләренең гамьсезлекләреннән, тамашачылар белән нык элемтәдә булмаудан, тамашачылар конференциясенең үткәрелмәвеннән, тамашачыларны театрга якынайту эшендә бөтенләй хәзерлек эше алынып барылмаудан да килә.
Сүз юк, «Бер илдә» һәм «Ят күләгә» спектакльләре татар театры тарихында үзенә аерым урын алачак һәм мактауга лаеклы постановкалар булып калачак. Бу җитди һәм көчле политик пафослы рус сәхнә әсәрләренең тәрҗемә ителүләре һәм аларның татар театрында уйналулары — театр коллективының гына түгел, ә гомумән сәнгатебезнең уртак уңышы булып тора.
Киләчәктә дә, Татар Дәүләт Академия театры, бүгенге көн темасына язылган оригинал әсәрләрне киң рәвештә сәхнәгә кую белән бергә, рус совет драматургларының да иң яхшы әсәрләрен сәхнәгә куюын дәвам иттерергә тиеш. Моның өчен тамашачылар бары тик рәхмәт кенә әйтәчәкләр.