Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ БАЛАЛАР ӨЧЕН

МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ БАЛАЛАР ӨЧЕН
Нурлы кояш елмайганда

Мин йокыдан уянам.

Сталин бабам рәсемен

Күреп шунда куанам.
Җәүдәт Тәрҗемановның мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен чыгарган «Кояшлы иртә» исемле китабы шушы кечкенә шигырь белән ачылып китә. Йокыдан уянган чагында көннең матур булуы, кояшның елмаеп торуы бала өчен шатлыклы күренеш. Автор шушы матур күренешне тота алган һәм баланың үзенә хас тел белән аны әйтеп биргән. Шигырьне аеруча тулыландырган өлеш — аның икенче яртысы. Юлбашчының мөлаем карашы безнең нәниләребезне кояш кебек иркәли. Җ. Тәрҗеманов балаларның юлбашчыга булган мәхәббәтен образлы итеп күрсәткән. Кояш белән параллель китерү рәвешендә юлбашчының безнең балаларыбызның бәхет кояшы булуы бик ачык гәүдәләнә.

Кечкенә укучы — бик кызыксынучан, җентекләүчән һәм шуның белән бергә таләпчән укучы да ул. Аларга сүз сөйләр алдыннан иң элек аларның таләпләрен аңлый белергә кирәк.

Җ. Тәрҗеманов бу турыда, әлбәттә, уйланган. «Тирбәнеп даган атын», «Миңа әни сөт бирә», «Курчаклар сүзе», «Бер», «Ике», «Өч», «Дүрт», «Биш», «Кызып йолдыз», «Чия», һ. б. шигырьләре шул турыда сөйлиләр.

Җ. Тәрҗемановчың быел Москвада бүләкләнгән шигырьләренең кайберләре бу җыентыкка да кертелгән.

Күп кенә шигырьләрендә Җ. Тәрҗеманов Ватаныбызга мәхәббәт хисләрен үстерүне максат итеп алган. Бу юнәлештә аеруча характерлы шигырьләр рәтенә: «Бер», «Ике», «Өч», «Дүрт», «Биш», «Кызыл йолдыз» шигырьләрен кертергә мөмкин.

«Бер» шигыре, бер яктан, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны сан белән таныштыру бурычын үтәсә, икенчедән, автор нәниләрне туган ил дигән төшенчә белән таныштыра.
Бер, бер, диләр,
бер нәрсә ул?
Сез, дусларым, белегез
Әни әйтә:
Тик бер генә

Безнең туган илебез!

Бу бик матур әйтелгән. Безнек туган илебез бер генә. Ул — көчле, куәтле, бөтен дөньяда тынычлык һәм азатлык урнаштыру өчен көрәшүче СССР.

«Ике» исеме астында исә, баланы ике саны өстендә уйландыру юлы белән, ике бөек юлбашчы: Ленин һәм Сталин турында бала өчен аңлаешлы, образлы строфа бирелә.

Коммунист, комсомол һәм пионер— октябрятларның өч өлкән туганнары, нәниләребез алардан һәр эштә үрнәк алалар. «Өч» әнә шул турыда сөйли.

«Биш» исә аеруча уңышлы чыккан. Октябрятның шатлыгы һәм горурлыгы баланың нәкъ үзенә хас рәвештә чагылдырылган:
Биш канатлы кызыл йолдыз,

Яратабыз тагарга.
Октябрятлар билгесе ул,

Бар да карый аңарга.
Нәниләребезне коммунизм төзүче көрәшчеләр итеп үстерү өчен, аларда кешелекнең иң яхшы сыйфатларын булдырырга кирәк. Саф вөждан, күмәклек, гомуми эшкә бирелгәнлек, ата-анаңа һәм иптәшләреңә ихтирам, җәмгыять милкен күз карасыдай саклау — совет яшьләренең һәм балаларының иң яхшы сыйфатлары.

Җ. Тәрҗеманов нәни балаларда менә шушы сыйфатларны тәрбияләргә омтыла.

«Мин очучы булырмын» дигән шигырь совет балаларының теләген чагылдыра. Биредә баланың хисләре бик яхшы ачылган. Бала очучының еракларга китүенә соклана, аның үзенең дә үсәсе, еракларга очасы килә, ул әле очучының нинди зур эшләр башкаруын да аңламый. Аның күз алдына китерә алганы — «әбисен утыртып, өй өстеннән очу».
Шушы рәвештә балаларыбызны социалистик техника белән дә таныштырырга кирәк иде. Кызганычка каршы, бу темага язылган шигырьләр Җ. Тәрҗемановның бу җыентыгында бик аз.

«Бабайларда кунакта» исемле шигырьдә балаларның зурларга ихтирамы күрсәтелә.

Кеше әйберенә тимәү, иптәшләренә ихтирам белән карау кебек хисләрне үткәрүгә багышланган уңышлы шигырьләр рәтенә: «Табылган әйбер», «Кошчык», «Күңелле, кызык уйнавы бергә», «Кызыл йолдыз», «Курчаклар сүзе» шигырьләрен кертергә мөмкин.

Җ. Тәрҗемановта балаларны кызыктырырлык җиңел стиль һәм әсәрләрнең эчтәлегенә туры килә торган форма бар.

Бауга яхшылап тотын,

Тирбәнеп даган агын,

Оч югары, оч аска,

Егыла күрмә ташка.
(«Тирбәнеп даган атын»)
Мондый уңышлы шигырьләр җыентыкта тагын да бар. «Кояш», «Миңа әни сөт бирә», «йомшак су, йөгерек су», «Таяк атым» һ. б. шигырьләр моның ачык мисалы.

Шундый уңышлы яклар булу белән бергә, Җ. Тәрҗемановның бу җыентыгында эшләнеп бетмәгән һәм кимчелекле шигырьләр дә юк түгел. Барыннан да бигрәк, мәктәпкәчә яшьтәге баланың аңына барып җитми торган, әдәби яктан, эшләнеп бетмәгән яисә турыдан-туры әдәп-нәсихәт укудан торган шигырьләрне шундыйлардан санарга кирәк.
«Үзен бик чиста йөртә» шигыре, песигә күрсәтеп, ул үзен бик чиста тота дип әйтүдән тора. Баланы кызыктырырлык бернәрсә юк монда.
«Биш таш» исемле шигырь балалар психологиясен ачуга шактый якын килгән, ләкин автор бу шигырьне эшләп бетерә алмаган. Автор аны:

— Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,

Бишәү, — дип санап салам.

Чөеп-чөеп җибәрәм дә,

Учыма тотып алам.
дип уңышлы башлап китә. Ләкин шушы строфадан соң шактый ясалма хәйләгә корылган икенче строфа килә:

Бишне чөйдем, дүртне тоттым.

Нигә күренми берсе?

Ник югалды?
Кем соң алды?
Монда юк тычкан, күсе.
Бу юллар белән автор нәрсә б-рергә тиеш соң? Аңлашылмый. Яисә:
Ансыз да ялгыш хисаплыйм,

Әйләндермәгез башны, —
дип әйттерә автор. Кемнәргә карап әйтә моны бала? Шулай ук билгеле түгел.
Кызганычка каршы
, җыентыкта мондый шигырьләр байтак.
Мәсәлән, «Чия» шигырен алыйк. Балаларга сан өйрәтү өчен бик уңышлы булган, җиңел тел белән язылган шигырь соңгы строфада бөтен матурлыгын җуя.

Асия, Асия,

Кайда соң биш чия?

Саранлык алдады,

Берсе дә калмады.
5—6 яшьлек бала өчен бу төшенчә аңлашыламы соң? Нәрсә соң ул «саранлык алдады» дигән сүз. Саранлык шулай алдыймыни? Әллә югыйсә саран булганга, шулай алдандымы ул? Безнеңчә, автор бу сүзнең мәгънәсен төшенеп җитмәгән.

«Рәсем дәфтәре», «Бүрене кем ашаган», «Папанин абыйга хат», «Мин ничек үстем» шигырьләре озын һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бик авыр аңлашыла торган шигырьләр.
«Папанин абыйга хат», «Суворовчы» кебек берничә шигырь исә үзләренең художество эшләнешләре ягыннан да түбән. Биредә автор сөйли, ә күрсәтми.
«Суворовчы» шигырендә автор бик кирәкле теманы күтәргән, ләкин хәл итә алмаган. Беренчедән, биредә суворовчы күрсәтелми, бәлки суворовчылар үтеп киткәнне карап торган бала турында сөйләнә, икенчедән, укучы «кояшта җем-җем иткән кып-кызыл погоннардан» башка суворовчыларның башка бер сыйфатын да күрми.

Пычракка кергәнмен,

Аларга карый-карый.

Ботинкам буялганын

Әнием күргән ярый.
Шушы юллар баланың суворовчычарга сокланып каравын белдерә, янәсе!
Балалар шигырендә рифма-ритм мәсьәләләре дә аеруча әһәмияткә ия. Ләкин Җ. Тәрҗеманов күп кенә шигырьләрендә эчтәлекне баета торган оригиналь рифмалар эзләп табу өстендә бик аз эшләгән.
«Туды — куды», «атланам — шатланам», «армый—бармый», «тора — утыра», «ала — кала», «үтәр — китәр» кебек арзанлы рифмалар өстенә, бер үк рифманың берничә шигырьдә кабатлануы да еш очрый.

Автор бер үк рифмаларны кабатлау белән генә дә калмый, хәтта бер үк мотивларны да кабатлый. Мәсәлән, «Минем кызым-курчагым» белән «Бәлли-бәү» яисә «Таяк атым» белән «Әбиемне сагындым» шигырьләре арасында аерма табуы кыен.
«Йомгак» һәм «Самолетлар каруселе» дигән шигырьләр турында аерым тукталырга кирәк. Бу шигырьләр күренекле рус шагыйре Маршакның «Карусель» һәм «Мяч» шигырьләреннән файдаланып языл-ганнар.
Рус совет шагыйрьләреннән өйрәнү — мактаулы эш, ләкин аларны турыдан-туры кабатлаудан һәм бозып кабатлаудан сакланырга кирәк.
Җ. Тәрҗеманов «Самолетлар каруселе» дигән шигырендә С. Маршакның «Карусель» дигән шигырьдә биргән мәгънәне бозып кабатлый.
С. Маршакта:

Вог я шпоры дам коню,

Ваши санки догоню!

— Не гоните вы меня,

Но догоните меня, —
дигән юллар бар. Бу юллар ярыш турында сөйли, техниканың өстенлеген күрсәтә. Бу исә Җ. Тәрҗемановта эгоистик хисләргә төрелеп бирелә:
Вәли дә артка карый:
— Самолетым бик ярый.

 Ул иң алдан она бит;
Я, мактанчык, куып җит!

Кечкенәләр өчен чыгарылган китапның оформлениесе һәм рәсемнәре матур, аңлаешлы булырга тиеш иде. Художник X. Якупов, әлбәттә, китапны яхшырту өчен күп көч куйган, ләкин шулай да максатына ирешә алмаган. Чөнки кечкенәләр аңларлык рәсемнәр бирү өчен китапның зур форматлы булуы кирәк, ә «Кояшлы иртә» зур рәсемнәр сыйдыра алмый торган бик кечкенә күләмдә басылган.

Художник әсәрләрнең эчтәлеген ачу өчен күп кенә уңышлы рәсемнәр биргән. Шуның белән бергә, рәсемнәр арасында 5—6 яшьлек бала түгел, ә зурлар да аңлый алмаслык берничә рәсем бар. Мәсәлән, «Кояш» шигыренә ясалган рәсемне алырга мөмкин. Бу рәсем, беренчедән, шигырьнең эчтәлегенә туры килми икенчедән, рәсемнең мәгънәсе аңлашылмый.
Шундый зур һәм җитди кимчелекләре булуга карамастан, җыеп әйткәндә, бу китап бик кирәкле. Җәүдәт Тәрҗеманов мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр тудыра, елдан-ел зуррак уңышка ирешә бара.