ГЕЛ АЛГА, ЯҢАГА
САБИР БӘХТИЯРОВ
ГЕЛ АЛГА, ЯҢАГА
Декабрьның буранлы кичендә Казаннан Чистайга чыгып киттем. Юлда һични күренми. Буран көчәйгәннән көчәя бара. Кешеләрне аяктан егардай көчле җил үкерә. Бөтен нәрсә кар-буран өермәсендә әйләнә. Кайчак шул коточкыч өермә эчендә якындагы атлар һәм җилгә кырын барган кешеләр күренеп китә дә, шунда ук югала. Аннары тагын салкын өермә генә бөтерелә һәм, мең төрле ачы тавышлар чыгарып, салкын җил генә сызгыра.
Алдагы чанада, толып якасын күтәреп, урта яшьләрдәге, таза гәүдәле минем карт олаучым утырган. Аның бүреге, якасы, куе кашлары кар белән капланган, керфекләре, бозланып, әледән-әле бер-берсенә ябышалар. Ул аларны бармаклары белән сыпырып ала да тиз генә бияләен кия.
Атлар, авыр йөкләрен тартып, тирән карда бата-бата, көч хәл белән генә баралар. Мондый авыр юлда, чанага кырын ятып, тирән уйларга чумып, үткән һәм киләчәк матур көннәреңне күз алдына китереп, хыялланып барып булмый. Тизрәк Чистайга барып җитәсе килә.
Мин сәгать заводына барам.
Бүген Чистай сәгать заводы республикабызның мактанычы һәм горурлыгы булып тора. Аның зур, якты цехлары гөрләп торган станоклар белән тулы. Анда, һәр урындагы кебек, бик яхшы совет патриотлары эшлиләр.
Озын һәм авыр юлдан соң без завод директоры Николай Сергеевич Лукьянов кабинетында утырабыз. Аның өстәле завод эшләп чыгара торган механизмнарның һәм сәгатьләрнең үрнәкләре белән тулган: кесә сәгатьләре, өстәл сәгатьләре һәм стена сәгатьләре...
— Сезгә заводның иң яхшы кешеләре турында сөйләргә дисезме?
Николай Сергеевичның җитди йөзе кинәт хәйләле яктырып китте. Ул өстәл кырындагы портсигарын алды да ашыкмыйча гына ут кабызды. Яше илледән узган, озак еллар буенча халык судьясы булып эшләгән, ә соңыннан, Промакадемияне тәмамлагач, партия тарафыннан хуҗалык эшенә җибәрелгән бу кеше үзенен кул астындагы кешеләрне бик нык белә иде.
— Яхшы кешеләр бездә күп, — диде ул, һаман да хәйләле елмая биреп, — яшьләре дә, картлары да җитәрлек. Ләкин аңарчы мин сезгә үзебезнең традицияләр турында берничә сүз әйтер идем. Безнең заводка алга, яңага омтылу рухы хас һәм ул рух, мин әйтер идем, торган саен үсә, көчлерәк җәелә бара. Ә хәзер мин сезгә шул рухны гәүдәләндерүче ике яшь эшче турында сөйлим. Алар безнең завод яшьләре өчен, юк, яшьләр өчен генә түгел, бөтен коллектив өчен типик. Чөнки безнен заводны үзен дә яшь дип әйтергә мөмкин бит.
— Николай Сергеевич өстәле өстендәге бик күп сандагы үрнәкләргә күз йөгертеп чыкты да, эчке җылы бер тавыш белән әйтте:
— Ул яшь эшчеләрнең берсе Салих Фатыйхов, икенчесе Нина Григорьева. Бер тамчы суда кояшның барлык нурлары чагылган кебек, аларда да безнең коллективыбызның бөтен яхшы яклары чагыла.
Җидееллык мәктәпне тәмамлау көнен Салих гомердә онытасы юк. Ул якты, тантаналы бер көй иде. Иптәшләре барысы да шат. Бүтән вакытта күзгә ташланмый торган юаш малайлар да бүген әллә нишләп киткәннәр: алар ут кебек чәчрәп торалар. Соңгы мәртәбә класста утырганда укытучылары аларга: «Мин ышанам, сез киләчәктә мактаулы кешеләр булырсыз. Сезнең һәрберегез тормышта үз урынын табар», — диде.
«Тормышта үз урыныңны табу...» Бу турыда Салих күп уйланды, күп хыялланды. «Врач булам!» дип карар итте ул. Моның өчен башта 10 классны тәмамларга, ә аннары инде Казанга, медицина институтына барырга булды.
Җәйге каникуллар башланды. Салих көннәр буенча Камада коенды, кояшта кызынды, урманнарда йөрде. Их, матур да соң җәйге Кама буйлары! Бер туктаусыз ап-ак пороходлар, буксирлар узып тора. Аларның гудоклары еракка-еракка китә дә, Кама артындагы урманнарда яңгырап, кире кайта.
Көннәр бер дә сизелмичә үтте. Ә беркөнне өенә кайткач, ул әтисе белән әнисен тирән кайгыда күрде. Әтисе, малайга ачуланмыйча гына карап:
— Кайда көне буе югалып йөрисең! Сугыш бит. Герман безгә каршы сугыш башлаган. Иптәш Молотов сөйләде... — диде.
Салихның күңелендәге якты дөньяны болыт каплагандай булды. Ул, кара күзләрен зур ачып, әтисенә текәлде. Шушындый дәһшәтле бер көндә үзенең су буйларында, урманнарда гамьсез йөрүләре ничектер оят булып китте.
Көннәр үтә барды. Фронтлардан берсеннән-берсе авыррак хәбәрләр килә торды. Фашистлар кулына эләккән совет кешеләренең газаплары турында җанны өшетә торган хәбәрләр ишетте Салих. Мондый чакта үзеңнең киләчәк бәхетле көннәрең турында хыялланып, дөньяда һичбер эше булмаган гамьсез малай булып калырга мөмкинме соң?
Ул бер генә минут та кичекмәстән, әтисе кебек, кулына корал тотып, фронтка китәр иде. Ләкин ул яшь әле. Военкоматка барса да, борып кына кайтарачаклар. Нишләргә, кая барырга? Кайда үзеңнең Ватанга чын күңелдән бирелгән кеше икәнеңне күрсәтергә? Ул миллион совет яшьләре сайлаган юлны сайлады—һөнәр мәктәбенә укырга китте. Ә укуын тәмамлагач, 1942 нче елда, сәгать заводына эшкә керде.
— Ул чакта мин менә моның хәтле генә идем, — ди Салих, көлеп, һәм кулын күкрәге турысына куя. — Тискига җитә алмый аптырый идем. Аяк астыма буш ящик куеп эшләдем. Ул чакта, мөгаен, минем бер генә теләгем бар иде: тизрәк буйга үсәргә дә, чын слесарьлар кебек эшләргә. Хәзер дә мин ул көннәремне онытасым юк. Гаҗәп кызык иде. Үзем слесарьлар башкара торган иң кечкенә эшне эшлим, үзем җиденче разряд турында хыялланам. Кайчак картырак эшчеләрдән берәрсе миңа: «Молодец, Салих, үсәсең!» диләр иде. Ә минем үземә бер дә үсмим кебек. Кызык икән ул, кеше үзенең үскәнен бер дә сизми икән. Ләкинбер-ике ел үткәч, миңа бик катлаулы штамп эшләргә бирделәр. Шунда гына үземнең азрак үсә төшкәнемне сиздем, — ди Салих, көлемсерәп, һәм шунда ук, кепкасын артка этәреп, башын кашып куя.
— Ләкин ул штамп... Юк, аны тикмәгә генә штамп димиләр икән. Бик күп маңгай тиремне агызды!
Салих бераз шаяртыбрак сөйли. Ләкин аның тирәннән карый торган шомырттай кара күзләре җитди. Алар аңа бернәрсәнең дә җиңел генә бирелмәвен әйтәләр шикелле, һәм чыннан да бу үткен, базык егетнең сәгатьләр буенча верстак өстенә иелеп, бөтен игътибарын биреп эшләвен, ялын һәм ашын онытып эшкә чумуын күз алдына китерүе кыен түгел. Менә аның кулында кечкенә генә металл кисәге. Ләкин штамп хәленә килгәнче анда әллә нихәтле сызыклар булырга тиеш! Кирәкле конфигурациягә ирешер өчен ул металл кисәген уннарча алымнар белән, әллә ничә төрле кораллар белән эшкәртергә кирәк.
Кайчак Салих, аскы иренен тешләп, кашларын җыерып, инде штамп төсенә керә башлаган металл кисәгенә бик озак текәлеп карап тора. Биредә кул осталыгы гына җитми. Уйларга, уйларга кирәк. Салих уйлый, ләкин металл кисәге тиз генә бирешергә теләми. Ул гүя бөтен тимер көче белән үзенең элекке хәлен сакларга тырыша.
Салих янына бригадир Ногманов килә. Ул, кулларын аркасына куеп, Салихның эшенә сүзсез генә карап тора да:
— Тукта әле, егет, — ди һәм Салих кулындагы шырпыдан да нечкәрәк игәүне алып, штампның текә борылыш урыннарын ничек эшкәртергә кирәклеген күрсәтеп бирә. Салих эндәшми, ләкин аның кара күзләре бригадирга соклану һәм хөрмәт белән карый. Гүя алар: «Менә алтын куллы кеше кайда!» диләр шикелле, йөрәгендәге авыр борчылу кул белән алып ташлагандай юкка чыга. Ул оялчан гына елмая һәм кулына коралны ала.
— Төшендем, — ди.
Бер күрүдә күңелдә мәңгегә сакланып кала торган кешеләр була бит. Ногманов менә шундый яхшы кешеләрнең берсе. Аңарда яшь слесарьларның остазы дип танылган карт коммунист, цех мастеры Андрей Павлович Груздев белән ниндидер уртаклык бар. Бервакытны Ногманов иптәшләре арасында, сүздән сүз чыгып, үзе дә: «Мине һөнәр осталыгына Андрей Павлович өйрәтте. Ул ук мине хезмәтне сөяргә дә, максатка барганда түземле булырга да өйрәтте», — диде. Шундый ук сүзләрне Салих яшьләр бригадасы бригадиры Феррапонтовтан да ишеткән иде.
Салихның менә шушы сөйкемле кеше белән якынрак аралашасы, аңардан тимернең яшерен серләренә ейрәнәсе килде. Ләкин һичбер төрле эш күрсәтмичә, тик-томалга гына аның алдына барып, аны борчырга батырчылык итмәде. Ул үзенең табигате белән тартынучанрак кеше иде, Салих ясый торган штамп өлгереп җиткән иде инде диярлек. Чертеждагы бөтен фигуралар натурага күчерелгән. Ләкин нәрсәдер җитми — күләм дөрес килеп чыкмый. Салих верстак янында аптырап басып тора. Аның күңелендә үз-үзенә ачу кайный. «Менә миңа ышандылар, ә мин...». Ихтимал, чертежны дөрес ясамаганнардыр, ихтимал, үлчәү приборлары дөрес күрсәтми торганнардыр. Юк, Салих гаепне башкаларга сылтаудан ерак тора. Бары тик зәгыйфь ихтыярлы кешеләр генә, үзләренең уңышсызлыкларында бүтәннәрне гаепле саныйлар. Ә Салих андый түгел, ул бөтен йөрәге белән әрнеп үз гаебен эзли. Ләкин таба алмый. Барысын да дөрес эшләде шикелле. Кайда ялгышты соң ул?
Менә шулай аптырап торганда, ул үз артында кемнеңдер игътибар белән карап торуын сизә. Сизә һәм артына борыла. Аның алдында чал керә башлаган мыекларын түбән салындырып, бераз бөкерәя төшебрәк Андрей Павлович басып тора.
— Каты кисәк эләктемени? — дип сорый карт мастер һәм мыеклары кебек үк чал керә башлаган куе кашларын җыерып куя.
—Җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә дигән мәкальне ишеткәнең бардыр, әлбәттә. Безнең эштә бигрәк тә. Күз белән генә үлчәргә өйрәнмә, хәтта миллиметр да безгә ярамый. Микрон кирәк.
— Микрометр белән дә үлчәдем, — диде Салих әкрен генә.
— Димәк, шулай үлчәгәнсең,— диде мастер йомшак тавыш белән һәм егетнең кара чәчләренә үзенең сөялле кулын куйды.
— Син штампның нәрсә икәнен беләсеңме соң? — диде ул Салих эшләгән штампны тикшерә-тикшерә.
Салих һөнәр мәктәбендә өйрәткәнчә, ачык һәм тулы итеп җавап бирде. Карт мастерның болай кисәтеп-кисәтеп соравыннан аның һич кенә дә хәтере калмады.
— Штамп — детальләрне серияләп хәзерләү өчен металл форма,— диде ул.
— Серияләп, ягъни күпләп хәзерләү өчен. Дөрес, — диде карт микрометрын яктыгарак тотып карый-карый, — бөтен хикмәт тә менә шунда. Штампы нинди булса, детальләре дә шундый. Без синең белән, туганкай, детальләрне тудыручылар. Шулай булгач, бездән күп нәрсә тәлап тә ителә. Үзең белмисең икән, кешедән сорарга тартынма. (Салих комач кебек кызарды.) Аңладыңмы?
Смена бетәргә тора иде инде. Андрей Павлович, Салих эшләгән штампны жентекләп карап чыккач, яңадан верстак өстенә куйды.
— Штамп иртәгә иртән үк хәзер булырга тиеш. Шуңа күрә бүген бераз калып эшләргә туры килер.
Сменадан соң алар өчәү, Груздев, Ногманов һәм Фатыйхов, бик озак эшләделәр. Яшь эшченең хатасы төзәтелде — ул исәбендә ялгышкан булган. Бу кичтән соң Салих үзенең үсеп киткәнен инде чынлап та сизде. Өлкән иптәшләренең ярдәме һәм киңәшләре аны тәмам канатландырды.
Икенче көнне Салихны үзе белән бергә һөнәр мәктәбендә укыган иптәшләре чолгап алдылар.
— Андрюша абый бик каты орыштымы? — дип сорадылар аңардан. Фатыйхов тартынмыйча җавап бирде:
— Булды. Ләкин эш өчен булгач, авыр түгел.
Соңыннан, атналар, айлар үткәч тә Фатыйхов бу кичне бик еш исенә төшерде. Кайчагында, фатирына кайтып, үзенең кроватена ятып, караңгы түшәмгә карап уйланганда ул бу кичне менә ничек күз алдына китерә иде: гүя ул, Салих, тар гына басма буенча ташкын елга аркылы чыгарга тиеш. Елганың бер ярында өйрәнчекләр тормышы, икенче ярында һәрнәрсәне үз куллары белән башкара ала торган чын эшчеләр, чын мастерлар тормышы. Алар тормышына кереп, ышанычлы адымнар белән алга китәр өчен, шул басма аркылы чыгарга кирәк. Ә басма тар, сыгыла. Нәкъ уртага килеп җиткән чагында Салих егыла язды. Менә шунда Андрей Павлович аны тотып алды һәм үзенең йомшак тавышы белән әйтте:
— Курыкма, егет, батыр бул, батырлар кала ала.
Салих үз тормышында шундый кешегә юлыгуы өчен куанып бетә алмый. Дөрес, ул елгага егылып төшсә дә йөзеп чыгар иде, ләкин нихәтле көч түгәргә туры килер иде аңа!
Тату, бердәм коллективта Салихның көннәре сизелмичә үттеләр. Ул һаман үсә барды. Яхшы эшләве өчен аңа мактаулы стахановец исемен бирделәр. Цех комсомолецлары аны үз оешмаларының башлыгы итеп сайладылар, аннары ул ВЛКСМ ның шәһәр комитетына член булып сайланды. Озакламыйча ул инде комсомолецлар-яшьләр бригадасының җитәкчесе булып күтәрелде. Сугыштан соңгы бишьеллык эчендә ул унике еллык норманы үтәде.
— Фатыйхов күптән инде илленче ел уртасында яши, ул, вакыттан алга китеп, ашкынып эшләүче яшь гвардия вәкилләренең берсе, — ди аның турында завод директоры Николай Сергеевич Лукьянов.
Комсомолецлар җыелышы эштән соң ук башланды. Көн тәртибендәге мәсьәлә барысын да кызыксындырган иде.
Докладтан соң, беренче итеп, сборочный цех комсоргы Нина Григорьевага сүз бирделәр. Кечкенә генә буйлы, сөйкемле йөзле бу кыз трибунага бик дулкынланып чыкты. Сүзне кайдан һәм ничек башларга дпгәнсыман, берничә секунд язган дәфтәренә карап торды. Түземсез яшьләрнең кайсыдыр шаяртып алырга да өлгерде. Залда бердәм көлү тавышлары яңгырады. Нина кискен хәрәкәт белән язуын япты да, башын югары күтәреп, мәсьәләнең нәкъ уртасыннан алып, үзенең яңгыравыклы тавышы белән кычкырып сөйли дә башлады.
— Минем бер генә нәрсәне әйтәсем килә, — диде ул. — Безгә, комсомо- лецларга, производстводагы культурасызлыкны күрү оят түгелмени?!
Бу сүзләрнең һичбер керешсез- нисез, кискен һәм ниндидер чакыру тонында әйтелүе комсомолецларны берьюлы сагаерга мәҗбүр итте. Хәтта залның иң арткы сафларында утыручы һәм һәрбер чыккан ораторның рәсемен ясау белән генә мәшгуль булган кечкенә Вова да, башын сузып, тыңлый башлады.
— Чыннан да, оят бит, — дип Нина дәвам иттерде, шул ук кискен тавышы белән, — безнең цехларыбызны әйбәт итеп ремонтладылар, стеналарыбызны акка буядылар, идәннәргә линолиум җәйгән. Сборщикларга ап-ак халатлар, ап-ак калфаклар бирделәр. Эшкә башлар алдыннан кулларыбызны юарга, тырнакларга маникюр ясатырга тиешбез...
Кемнәрдер көлеп жибәрде, кемнәрдер, «медичкалар», дип шаяртып алды. Нина аның саен кызурак, дәртләнебрәк сөйләде. Хәзер аның күзләре уттай ялтырыйлар, йөзе алсуланган, кыска итеп кистерелгән сары чәчләре әледән-әле күзләренә төшкәнлектән, ул аларны кискен баш хәрәкәте белән артка ташлый иде.
— Ак халатлар да, маникюр да алар кирәк, иптәшләр. Монда, минемчә, көләргә урын юк. Ләкин эш болар белән генә бетми.
Нина эшчеләр арасында, бигрәк тә производствоны ныклап төшенеп житмәгән яшьләр арасында хөкем сөргән игътибарсызлык, пөхтәсезлек күренешләре турында, шуның аркасында вак детальләрнең югалуы турында һәм әле һаман да бетеп җитмәгән брак турында сөйләде.
Ул тагын үзләре эшләп чыгарган сәгатьләрнең әһәмияте турында да әйтмәкче иде. Коммунизм төзүче меңнәрчә совет кешеләре ул сәгатьләр буенча иртән эшкә баралар. Минутлар, секундлар өчен көрәшүче новатор, шул сәгатькә карап, үзенең станогын йөртә, очучы, шул сәгатькә карап, һавага күтәрелә, машинист, шул сәгатькә карап, курьерский поездларны йөртә, шул сәгатькә карап, галим гыйльми лабораторияләрдә анализ ясый, шул сәгатьләр буенча профессор лекция укый, ниһаять, шул сәгатькә карап, яшь кыз сөйгәне янына, бакчага ашыга...
Боларныц барысы, барысы өчен дә без эшләп чыгарган сәгатьләрнен дөрес йөрүе, озакка чыдамлы булуы никадәр әһәмиятле һәм никадәр мөһим!
Инна менә шуларны залга әйтергә теләде, ләкин әйтмәде.
— Болар бар да, барыбызга да билгеле. Мин сезнең алда Америка ачмыйм, — диде ул. — Ләкин мин сездән сорыйм, иптәшләр, брак булмасын өчен сез нәрсә эшлисез?
Нина, бер генә секундка туктап, үзенең янып торган күзләре белән залга текәлде. Аның бу карашында кыюлык та, чакыру да, көрәшкә хәзер тору да бар иде.
Президиухмда утырган горком вәкиле, Нина кебек яшь кенә бер кыз, «ә сез үзегез нәрсә эшлисез», дип сорады. Нина җитез генә аңа таба борылды. Мөгаен, ул бу сорауны көткән иде, туры, ачык җавап бирде:
— Без, мәсәлән, шундый тәртип керттек: контролерлар безнең сборщикларга детальләрне комплекс белән бирәләр. Җыелып бара торган сәгатьнең паспортында, кемнең нинди операцияне башкаруы һәм кемдә нинди деталь барлыгы языла. Сәгатьләр җыю өчен ике конвейер оештырдык һәм эшләтә башладык.
Нина бик гади итеп сөйләгән бу нәрсә сәгать промышленносте тарихында яңа бер нәрсә иде. Сәгатьләрне җыю эшендә конвейер кертү, хезмәтне җиңеләйтү, эшләп чыгаруны күтәрү белән бергә, производство культурасын да бик нык үстерә. Американың да, Швейцариянең дә сәгать промышленностьлары мондый конвейерны белмиләр. Дөресрәге, хуҗага файдасы булмаганга кулланмыйлар. Механизация өчен акча тотуга караганда, капиталистка эшчеләрне кул белән генә эшләтүе арзангарак төшә. Совет кешеләре өчен бик ачык булган менә шушы нәрсәне томанга урау өчен, чит ил сәгать мастерлары, имеш, сәгать эшендә конвейер мөмкин түгел дигән «теорияне» күпертәләр. Хәер, аларның бу «теорияләре» дә, бүтән бик күп «теорияләре» кебек үк, безнең иң гади кешеләребез тарафыннан юкка чыгарылалар.
— Администрациянең производствода культураны күтәрүгә юнәл-дерелгән барлык чараларын, — диде Нина тагын да яңгыравыклырак тавыш белән, — без, комсомолецлар, тормышка ашыру өчен көрәшәбез. Илебезнең атаклы кешеләре Александр Чутких белән Владимир Ворошиннан үрнәк алып, культура һәм яхшы сыйфат өчен массовый көрәш ачабыз. Сәгатьчеләр өчен производство культурасы һәм яхшы сыйфат дигән нәрсәләр бик аңлаешлы. Мин комсомолец яшьләр бригадасына җитәкчелек итәм һәм аңа бик яхшы сыйфат бригадасы дигән мактаулы исемне яулап алырга сүз бирәм!
Нина урынына барып утырды һәм көчле дулкынланудан үзенә гөрләп кул чабуларны да ишетмәде. Ул үзенең кечкенә кулларына карады да: «маникюрым бигрәк җете кызыл икән. Иртәгә үк алсу итеп кенә буйыйм»,—дип уйлап алды. Ул арада бүтән комсомолецлар чыгып сөйли бирделәр. Алар барысы да Нина Григорьеваның инициативасын яклап чыктылар. Нина ирексездән елмаеп куйды. Әле күптәнме соң ул, җидееллык мәктәпне бетереп, заводка килде, әле күптәнме соң ул, сәгать детальләрен күргәч, балаларча беркатлылык белән гаҗәпләнеп: «Мондый вак тәгәрмәчләрне ничек кул белән тотарга мөмкин булсын»,—дип кычкырып җибәргән иде.
Трибунага Салих Фатыйхов менгәч, Нина аеруча игътибар белән тыңлый башлады. Бу егетнең сүзне уйлап әйтүен ул белә иде инде.
Салих күп сөйләмәде. Ул Нинаның инициативасы бик мөһим, бик кирәкле, бик вакытлы диде һәм үзенең дә бу турыда күптән уйлап йөрүен әйтеп, Нинаны социалистик ярышка чакырды.
— Моннан соң, ярышып эшлибез!—диде ул.
Нинаның яңакларына ут капкан кебек булды. Ул ике учы белән янып торган ике битеннән кысты.
Нинаның бригадасында моңарчы брак проценты шактый югары иде. Көн саен диярлек контролер уннарча әзер сәгатьләрне яңадан төзәтергә дип кире кайтара иде. Бу хәл производствоның ритмын боза, эшләп чыгару графигын җимерә иде. Григорьева бригада членнары алдына мәсьәләне кискен итеп куйды: без җыйган бер генә сәгать тә кире кайтмаска тиеш. Без браксыз эшли алабыз һәм моны бөтен коллектив алдында расларга тиешбез.
Җыелыш үткәннән соң икенче көнне бригадага, әзер сәгатьләрне салыр өчен кечкенә генә коробкалар тапшырдылар. Аларга: «Отлично сыйфатлы сәгатьләр өчен», дип язылган иде. Бу хәл бөтен бригаданы дулкынландырып җибәрде. Кызлар бер-берләренә карашып алдылар.
Эшкә башлар алдыннан Нина, дусларын дәртләндереп, аларның күңелләрен күтәреп, җылы-җылы сүзләр әйтте. Игътибарлырак булырга, әгәр бер-бер нәрсә аңлашылмаса, шунда ук сорарга кушты.
Смена беткәч, әзер сәгатьләрне алар бөтен бригадалары белән контрольный пунктка алып бардылар.
— Ой, кызлар, — диде бер кыз, — мин нигәдер куркам. Минем сәгатьләремне кире кайтарырлар кебек...
Бу сүзләр бик сәер яңгырадылар. Әйтүчене кызлар шунда ук сырып алдылар.
— Шикләнгәч, нигә ул коробкаларга сәгатьләреңне салдың? Шулмыни синең җаваплылыгың!
Төрле яктан ачуланган тавышлар ишетелә башлады. Кайсыдыр, шикле сәгатьләрне барысын да яңадан карап чыгарга кирәк дип әйтте. Аның бу тәкъдимен шунда ук кабул иттеләр. Ләкин, сәгатьләрне тикшереп, бернәрсә дә тапмадылар.
Икенче көнне, иртән, цехка директор, партком секретаре, профсоюз һәм комсомол оешмалары вәкилләре килде. Өлкән контролер алар алдында ниндидер тантаналы бер тавыш белән:
— Бригаданың кичәге бөтен продукциясе отлично бәя белән кабул ителде, — дип бетерде. Бу белдерү кызлар арасында әйтеп бетергесез шатлык тудырды. Алар бер-берсен кочакларга, үбәргә тотындылар. Директор аларны беренче уңыш белән тәбрикләде.
Кичен, баш инженер кабинетында, башка шәһәрләрнең сәгать заводларында командировкада йөреп кайткан стахановчылар белән очрашу вакытында Нина янына Салих килеп утырды. Аның шомырттай кара күзләре елмаялар иде.
— Ишеттем, ишеттем, — диде ул, Нинаның кулын кысып. — Уңышы-гызга чын күңелемнән шатланам.
— Рәхмәт, — диде Нина, тыйнак кына елмаеп. — Үзегезнең эшләр ничек?
— Безгә яңа штамплар ясарга заказ бирделәр. Уйлыйм, йөзгә кызыллык китермәбез дип.
— Ышанам, — диде Нина.
Советлар Союзындагы сәгать заводларының тәҗрибәләре турындагы әңгәмәне алар бик бирелеп тыңладылар. Сөйләүчеләргә әллә нихәтле сораулар яуды. Тегесе ничек тә, монысы ничек дип аптыратып бетерделәр. Нина белән Салихның сораулары аеруча күп иде. Үзләре яңаны тудыручы бу яшьләр бүтән җирдәге яңалыклар белән бик тирән кызыксындылар. Ләкин бу гади, яки кызыгып кызыксыну гына түгел иде. Алар, инде ирешелгән тәҗрибәне кулланып, тагын алгарак китү турында кайгыртып сораштылар.
Очрашудан чыккан вакытта, Нина кабинеттагы әңгәмәне дәвам иткән шикелле, Салихка дәште:
— Бүген никадәр яңалыклар ишеттек. Безнең иптәшләр никадәр яңалыклар ачканнар,—диде һәм бераз уйга кала төшеп өстәде:
— Мин капиталистик илләрдәге, кешеләрнең тормышларын аңлый алмыйм. Гел алга, яңага омтылмыйча дөньяда ничек яшәргә кирәк? Мин андый тормышта яшәсәм, эч пошудан үләр идем.
Фатыйхов әкрен генә көлемсерәп куйды.
— Безнең алда бөек максат — коммунизм бар. Коммунизмга ирешү өчен без гел алга, яңага омтылабыз. Ә аларда нәрсә? Маршалл планнары өчен бик үк канатланмассың.
Алар урамга чыктылар. Киң, якты урам халык белән тулган иде. Яшьләр шул якты урам буйлап алга киттеләр.
Николай Сергеевич белән җиңел машинага утырып, шәһәрнең бер ба-шыннан икенче башына барабыз.
— Безнең заводның тораклары бөтен шәһәр буйлап чәчелгәннәр, — ди директор, — хәзер без аларны бер урынга җыю өчен көрәшәбез.
Без төзелеш мәйданына килеп туктыйбыз. Төрле урыннарда җир эшләре бара, ярдәмче биналар торгызыла. Биредә эшчеләр өчен, торак йортлар, культура-көнкүреш учреждениеләре салыначак. Биредә озакламыйча, яшел агачлар белән уралган яңа социалистик шәһәрчек төзеләчәк.
Николай Сергеевич төзелеш мәйданын озак карап йөри. Аннары без тагын машинага утырабыз һәм шәһәрнең икенче почмагына юнәләбез.
— Чистайны яратам мин, — ди Николай Сергеевич. — Матур шәһәр, күңелле шәһәр.
Кулларындагы, өстәлләрендәге яки стеналарындагы сәгатьләренә карап, бик күп кешеләр сәгатьләренең дөреслеге белән, «Чистайда эшләнгән», дип мактанып куялар, һәм бу дөрес тә. Чистай заводының сәгатьләре яхшы, чөнки аларны Фатыйхов, Григорьева кебек алтын куллы кешеләр эшлиләр.