Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТНЫҢ БӨЕК ДУСТЫ

В. ЕРМИЛОВ

Барлык заманнарның һәм барлык халыкларның зур язучылары, — бигрәк тә безнең рус язучылары,— әдәбиятның тормыш белән, халык белән, тарихның барышы белән өзлексез бәйләнеше турында хыялланганнар. Андый бәйләнеш булган тәкъдирдә художник үз хезмәтенең кешеләр өчен гаять дәрәҗәдә кирәклеген, ул хезмәтнең җаваплылыгын, аның тарихи вакыйгалар барышына йогынты ясавының, тормышны үзгәртә һәм яхшырта алуының мөмкинлеген бик ачык аңлар иде дип уйлаганнар. Халык белән әдәбият арасында изүчеләр тарафыннан казылган караңгылык, ярлылык, наданлык упкыны яткан. Ә бариннар өчен, байлар өчен, күп өлеше байларга хезмәт иткән, бик кечкенә катлаудан гыйбарәт булган интеллигенция өчен язу сәнгать өчен үлем булыр иде.

Шунлыктан вакыты-вакыты белән художникларның кешеләр арасында да үзләрен кешеләрдән читтә итеп, ялгыз итеп, үзләрен кирәксез итеп хис иткән трагик хәлләре килеп чыккалый иде.

Менә яңа эпоха башланды, бу зпоха язучыга аның хезмәте халыкка, дәүләткә, Ватанга һава кебек, икмәк кебек кирәклеге турында әйтте. Хезмәтнең һәм культураның, үз эшләрен тырышып һәм җентекләп эшләүче мастерларның кадерен белүче гади кешеләрнең тантанасыннан гыйбарәт булган эпоха бөек Сталинның сүзләре белән язучыларга: сезнең хезмәтегез аеруча кадерле, чөнки ул — кешеләр рухы, инженерларының хезмәте, диде.
Сталин тарафыннан әйтелгән бу тарихи сүзләрдә кешеләргә һәм язучыларның хезмәтләренә карата иксез-чиксез мәхәббәт һәм иксез-чиксез ихтирам ята! Бары тик ул гына, миллионнарча кешеләрне тәрбияләүче, тәрбияләүчеләрне тәрбияләүче кеше генә яңа җәмгыятьтә язучының тоткан әһәмиятенә шундый сөеп һәм шундый тирән акыл белән бәя бирә ала, чөнки аның өчен җир йөзендә кешедән кадерлерәк бер нәрсә дә юк.

Сәнгать турындагы, художникның бурычлары турындагы барлык сталинчыл фикерләр сәнгатькә Ленин тарафыннан бирелгән карашларны яңа рәвештә, иҗади рәвештә үстерү, җәелдерү булып тора һәм ул, барыннан да элек, социалистик эстетиканың иң төп, иң хәлиткеч принцибын — әдәбиятның большевистик партиялелеге турында Ленин тарафыннан урнаштырылган принципны үстерү һәм җәелдерү булды.
Әдәбиятның иҗтимагый-актив һәм иҗади роленә барлык көч белән басым ясап, язучыларга кешеләр рухының инженерлары дип бирелгән сталинчыл характеристика барлык идеалистик, анархистик, буржуаз, меньшевистик теорияләргә һәм художникны «партиядән өстен» җан иясе итеп яисә күзәтүче, югарыдан карап торучы итеп уйлауларга чик куйды. Андый: буржуаз карашлар яшәгәндә, язучының роле чынбарлыкта инде барлыкка килгән һәм формалашкан нәрсәләргә объектив рәвештә «йомгак ясаудан» узмый иде.

Язучы — кешеләр рухының инженеры — чынбарлыкны «күзәтми», ә тормышны төзи, формалаштыра, чынбарлыкның барлык күренешләренә тиешле бәяне бирә, аларны партияле караштан чыгып тасвирлый. Ул тормышта туып килә торган барлык яңа, алдынгы нәрсәләргә үзенең иҗаты белән ярдәм итә. Сталин эпохасының язучысы үзен төзелештәге работник итеп, «бәхет эшләп чыгаручы» совет «заводы» итеп хис итә. Менә Маяковский безнең эпохабызның шундый работнигы, инженеры һәм солдаты булды.

Сталин Маяковский турында, ул совет эпохасының иң яхшы, иң талантлы шагыйре иде һәм ул шулай булып калачак та, диде. Бу характеристика бер Маяковскийга гына бирелгән характеристика түгел иде, шул ук вакыт ул Сталин эпохасы тудырган, Сталин эпохасы раслаган яңа тип язучыга: үзен партияле китапларның авторы итеп тулы хокук белән һәм горурланып атарга хакы булган язучыга бирелгән характеристика да иде.
Иптәш Сталин язучыларны кешеләр рухының инженеры дип атаган вакыт миллионнарча совет кешеләренең коммунистик аңнарын тәрбияләү бурычының әһәмияте үскәннән-үсә барган вакытка туры килде. Сталинның бу сүзләрендә әдәбиятның яңа тарихи сыйфаты билгеләнде, аның миллионнарча кешеләрне коммунистик рухта тәрбияләү коралы икәнлегенә басым ясалды. Бу новатор формула шуның белән бергә художество әсәрләренә бирелә торган бәягә яңа критерийләр дә бирде. Бу критерийләр укучының коммунистик идеялелеген күтәрүдә әсәрнең тормышта тоткан роле турындагы мәсьәләләр белән, әсәрнең массалылыгы, халыкчанлыгы мәсьәләләре белән, анда коммунистлар партиясенең һәм Совет дәүләтенең политикасы ни дәрәҗәдә чагылу мәсьәләсе белән бәйләнгән.

Миллионнарча кешеләр турында мәсьәлә барган урында политика да башлана дип өйрәтте Ленин. Әдәбият та политика эше булып әверелә, ягъни ул миллионнарча кешеләрнең тормышында әһәмиятле роль уйный башлаганда чын тормыш эше, тирән мәгънәсендә халык эше булып әверелә. Әсәрнең массалылыгы, халыкчанлылыгы художестволылык, төшенчәсенә керә — менә эстетиканың яңа законнарыннан берсе шундый. Бу үзе белән бергә әсәрнең художестволылыгына карата, аның бик җентекләп эшләнүенә карата моңа кадәр булмаган дәрәҗәдә югары таләпләрне дә алып килә!

Безнең илебездә иптәш Сталинның җитәкчелеге нәтиҗәсендә, үзенең тирәнлеге, киңлеге, үткенлеге һәм методларының төрле яктан эшләнгәнлеге белән аерылып торган үзенчәлекле, югары дәрәҗәле, иң гүзәл сыйфатлы осталык барлыкка килде, — бу осталык кешеләрнең үсеше белән җитәкчелек итү буенча тирән акыл белән эшләнгән большевистик мәктәп. Әдәбият та бу бөек эштә: миллионнарча гади кешеләрне дәүләт эше буенча, политик, мораль, культура үсеше буенча яңадан-яңа югарылыкка күтәрү эшендә иң әһәмиятле коралларның берсе булып әверелә. Шуңа күрә дә әдәбиятның әһәмияте, Сталин эпохасындагыдай, бервакытта да болай югары булганы юк иде, ә язучы дигән исемнең бервакытта да бу кадәр мактаулы булганы юк иде. Бары тик Сталин гына, иҗат эшенең, культура эшенең барлык өлкәләрендәге чикләрен, эчтәлеген, әһәмиятен шулай киңәйтә ала, бары тик ул гына работникларны үз хезмәтләренең мәгънәсен һәм кадерен шулай югары итеп аңлау дәрәҗәсенә күтәрә ала. Шулай итеп ул язучыларның үз хезмәтләренә булган хөрмәтләү хисләрен һәм кеше рухы өчен жаваплылык хисләрен — җир йөзендәге иң зур җаваплылык хисләрен шулай югары күтәрде.

Икенче бишьеллыктан өченче бишьеллыкка күчкән чагында иптәш Сталин совет әдәбиятының һәм әдәби тәнкыйтьнең методы социалистик реализм методы булырга тиеш дигән билгеләмәне бирде.

1934 нче елда Л. А. Жданов совет язучыларыиың Бөтенсоюз съездында, партия Үзәк Комитетының кушуы буенча чыгыш ясап, совет язучыларына кешеләр рухының инженеры дип бирелгән сталинчыл характеристика белән совет әдәбиятының методы турында Сталин тарафыннан бирелгән билгеләмә арасындагы үзара бәйләнешне гаҗәп дәрәҗәдә ачык итеп аңлатып бирде.
«Иптәш Сталин безнең язучыларны кешеләр рухының инженерлары дип атады. Бу ни дигән сүз? Бу исем сезгә нинди бурычлар йөкли?

Бу, беренчедән, художестволы әсәрләрдә дөрес чагылдыра алу өчен схоластик рәвештә түгел, җансыз рәвештә түгел, турыдан- туры «объектив реальлекне» чагылдыру итеп кенә түгел, бәлки чынбарлыкны аның революцион үсешендә чагылдыру өчен тормышны белергә кирәк дигән сүз.
Шуның белән бергә художестволы чагылдыруның дөреслеге һәм тарихи конкретлыгы хезмәт иясе кешеләрен идея ягыннан яңарту һәм социализм рухында тәрбияләү бурычы белән бергә бәйләнергә тиеш. Художестволы әдәбиятның һәм әдәби тәнкыйтьнең шундый методы инде безнең тарафтан социалистик реализм методы дип аталган нәрсә шул».

Өлкән буын һәм урта буын әдипләре бу шатлыклы көнне бик яхшы хәтерлиләр. Бу көнне барлык алдынгы, иҗатчы язучылар җәмәгатьчелеге, сәнгать работниклары совет әдәбиятының методы турында, социалистик реализм методы дип, иптәш Сталин тарафыннан бирелгән характеристиканы шатланып каршы алдылар. Бу характеристиканың даһилыгы аның эчтәлегендә генә түгел, бәлки аның үз вакытында килеп чыгуында да иде.
Совет әдәбиятының дошманнары, шулай ук схолостлар, әдәбиятны аңламаучылар язучыларны совет чынбарлыгыннан, халыкның якты һәм бик күп төрле гүзәллекләр белән тулы тормышыннан бер читкә алып китәргә тырыштылар.

Сталин язучыларны тормышка һәм иҗатка чакырды.

Сталин образы һәм бик күп гүзәллекләр белән тулы бай тормышыбызның гөрләп чәчәк аткан барлык көчләре художникларның аңында бергә, бер бәйләнештә яши.

Кабинетларда уйлап чыгарылган, абстракт фикерләр белән иҗат ителгән аз канлы, түбән сыйфатлы сәнгать Сталин эпохасы өчен һич тә яраклы түгел. Сталин кинорежиссер Г. Александров белән булган беседасында:

«Образларны һәм вакыйгаларны үз кабинетында утырып кына уйлап чыгарырга ярамый. Аларны тормыштан алырга кирәк — тормышны өйрәнегез. Тормыштан өйрәнегез!» — диде.

Ул язучыларны, кулларыннан алып, тормышка якынрак китерде, чакырылмаган «дуслардан», ялган киңәш бирүчеләрдән, әдәбиятны хурлаучылардан бер читкә алын китте. Сталин сәнгатьтә тормыш дөреслегенең әһәмияте турында һәрвакытта басым ясап әйтә. Л. Сәйфуллинаның «Виринея» исемле повесте буенча язылып, Е. Вахтангов исемендәге театрда куелган спектакльгә уңай бәя биреп, Сталин тамашачылар кенәгәсенә түбәндәге сүзләрне язды: «Минемчә, пьеса җанлы тормыштан алынган тормышның бер кисәге».

Тормышның сталинчыл дөреслеге — ул катып калган фактлар түгел, — юк, ул тормышның бик күп яклары белән үсеше, күрсәтелеше, чөнки «барыннан да элек, бу моментта нык булып күренә торган, ләкин инде үлә башлаган нәрсә түгел, бәлки, гәрчә ул бу моментта нык булып күренмәсә дә, туй барган һәм үсә торган нәрсә әһәмиятле, чөнки аның өчен бары тик туа барган һәм үсә торган нәрсә генә җиңелмәслек булып тора».

Сталин язучыларны үзләрендә яңалык хисләрен тәрбияләргә өйрәтте, ул үзләренең әсәрләрендә безнең тормыштагы яңалыкны сизә алган һәм аңа мәхәббәтләре булган художникларны яклый һәм аларны төрлечә рухландыра. Дөресне язу тормышның ничек булганын һәм аның большевиклар карашыннан ничек булырга тиешлеген, ягъни киләчәктә ничек булачагын күрү дигән сүз.

Чынбарлыкның партияле чагылышы — иң дөрес чагылыш. Реаль чынбарлыкны аның революцион үсе-шендә дөрес итеп чагылдыруны таләп итү философик материализмга, ленинчыл чагылдыру теориясенә нигезләнгән, һәм, билгеле, бу таләп революцион эшчеләр сыйныфының тарихи оптимизмыннан килеп чыга. Революцион эшчеләр сыйныфы, эксплоататор сыйныфларның теләгенә капма-каршы буларак, тормышның дөрес чагылуы өчен бөтен җаны-тәне белән кызыксына, чөнки вакыт, тарих аның өчен эшли!

Рус революцион демократик эстетиканың традецияләрен, аның Н. Г. Чернышевский тарафыннан әйтеп бирелгән, шул эстетиканың нигез ташы булып торган «иң гүзәл нәрсә — тормыш» дигән положениесен җәелдереп, социалистик реализм эстетикасы: иң гүзәл нәрсә — безнең социалистик чынбарлыгыбыз ул, Сталин җитәкчелегендәге хал-кыбызның коммунизм өчен, кешелекнең бәхете өчен героик көрәшенең дөреслеге ул, ди. Социалистик реализм эстетикасы художникларны матурлыкның һәм романтиканың чыганагын тормышның үзеннән табарга өйрәтә.
Ленин һәм Сталин мәһабәт, романтик һәм иң гүзәл поэма шикелле легендар булган чынбарлыкны тудырдылар, — менә шуңа күрә дә революцион романтизм социалистик реализм әдәбиятының бер өлеше булып тора. Ленин һәм Сталин кешеләр хезмәтен азат иттеләр, һәм совет иле тормышының һәр көне, һәр сәгате Ленин — Сталин партиясе тарафыннан тәрбияләнгән бик күп гади совет кешеләренең героик хезмәт батырлыклары белән, кыю иҗат белән, новаторлык белән тулып тора. Бу гади кешеләрне М. Горький, кечкенә бөек кешеләр дип, дулкынланып атаган иде. Кешелек тарихында әле моңа кадәр бервакытта да бу дәрәҗәдәге поэтик чынбарлыкның булганы юк иде, — шуңа күрә дә партия, Сталин совет художниклары алдына узгаи заман сәнгатенең иң югары үрнәкләрен узып китү бурычын зур ышаныч белән куя.
Иптәш Сталин сәнгатьне уннарча ел буенча тәрбияләп үстерде, Ленин шундый сәнгатьнең булуын теләгән иде: сәнгать үзенең «тамырлары белән бик тирәндә, хезмәт иясе халык массаларының калын катлавында булырга тиеш. Ул шушы массалар аңларлык һәм сөярлек булырга тиеш. Ул шушы массаларның хисләрен, фикерен һәм ихтыярын берләштерергә, аларны югары күтәрергә тиеш. Ул аларда художниклыкны уятырга һәм үстерергә тиеш», — дигән иде ул.

Сталинның рухландыргыч җитәкчедәге нәтиҗәсендә, безнең илебездә халыкка аңлаешлы булган һәм аның тарафыннан сөеп кабул ителгән сәнгать үсеп җитте, ул яңадан-яңа художникларны уятгы. Ул сәнгатьнең геройлары Сталин әйткәнчә:

«Тавышсыз тынсыз гына хәлдә заводлар һәм фабрикалар төзүче, шахталар һәм тимер юллар салучы, колхозлар һәм совхозлар төзүче, тормышның бөтен байлыкларын тудыручы, бөтен дөньяны ашатучы һәм киендерүче эшчеләр һәм крестьяннар — менә яңа тормышның чын батырлары һәм аны чын тудыручылар шулар». Менә социалистик реализм әдәбиятының геройлары шулар.

Дөньяда Сталиннан да кыюрак новатор юк, һәм дөньяда барлык иң яхшы милли традицияләрне Сталиннан да кадерләбрәк саклаучы кеше юк. Менә шуның өчен дә Советлар Союзының барлык халыклары аңа үзләренең иксез-чиксез рәхмәтләрен әйтәләр. Ленин һәм Сталин совег халыкларының культура мирасын саклап калдылар, аны барлык дошманнардан арындырдылар. Формалистлар, нәсел-нәсәпсез космополитлар, буржуаз милләтчеләр, барлык төрдәге нигилистлар, халыкның иң әшәке дошманнары, бурҗуаз разведканың агентлары, «идеологлар» маскасы астына яшеренеп безнең ил халыкларының рухани мирасларын тартып алырга, рус культурасының дәрәҗәсен төшерергә маташтылар.
Культура мирасы турында, милләт эчендәге ике культура турында Ленин — Сталин тәгълиматы, Ленинның Толстой турындагы һәм Герцен турындагы мәкаләләре, рус азатлык хәрәкәтенең һәм рус иҗтимагый фикеренең өч чоры турындагы Ленин концепциясе, рус культурасының бөек эшлеклеләренә, бөек рус халкының көчен һәм рухани байлыгын күрсәтүчеләр дип, Сталин тарафыннан бирелгән бәя, безнең культурабыз эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли булырга тиеш дип, Сталин тарафыннан бирелгән билгеләмә, — менә безнең күп милләтле Ватаныбызның совет язучылары үзләренең иң яхшы милли традицияләрен шул нигездә дәвам иттерәләр һәм үстерәләр. Ленинчыл-сталинчыл милли политика нәтиҗәсендә яңа милли әдәбиятлар дөньяга килде.

Ленин һәм Сталин совет язучыларын буржуаз милләтчелеккә, космополитизмга һәм баш иючелеккә дошман итеп тәрбияләделәр һәм алардан нәфрәтләнергә өйрәттеләр. Ленин һәм Сталин совет художникларын совет патриотизмына, социалистик патриотизмга һәм бер бөтеннең ике ягын чагылдырган пролетар интернационализмга өйрәттеләр. Сталин, һәрвакыттагы һәм һәрбер эшендәге шикелле үк, бу әһәмиятле мәсьәләләрдә Ленин юлын эзлекле рәвештә тормышка үткәрде һәм тагын да үстерде. Совет дәүләтенең беренче елларында ук әле Ленин «Көнбатышта хакимлек иткән художество модасын олылауның» зарарлы икәнен әйтеп үткән иде. 1928 нче елда партия Үзәк Комитеты «халтурага каршы, яңа ярлыклар астында мещан идеологиясен терелтүгә каршы, буржуаз культурага колларча иярүгә каршы кискен көрәш кирәклеге» турында күрсәтеп үтте. Көнбатыш буржуаз «культура» алдында баш июгә каршы һәм буржуаз космополитизмның йогынтыларына каршы алып барылган көрәш, — Сталин юлбашчылыгында алып барылган бу көрәш, — һәрвакытта да сәнгатьтәге декадансның йогынтыларына каршы, формализмга һәм натурализмга каршы көрәш булып килде.

ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре буенча чыгарылган, Сталин тарафыннан рухландырылган, сугыштан соңгы тарихи карарлары һәркемнең дә хәтерендә. Бу карарлар безнең илебезнең социализмнан коммунизмга эзлекле рәвештә күчү чорында сәнгатебезнең барлык үсеш юлларын билгеләде. Шулай ук, космополит тәнкыйтьчеләрне фаш итеп, партия матбугатендә чыккан мәкаләләр дә барыбызның да хәтерендә. Сәнгатьнең партиялелеге өчен — социалистик реализм сәнгате өчен көрәштәге сталинчыл максатлылык һәм эзлеклелек менә шундый.
Иптәш Сталин әдәбиятның халык тормышында, партиянең эшендә һәм көрәшендә тоткан урынына гаять зур әһәмият бирә һәм язучыларга карата аталарча сак мөнәсәбәт күрсәтә. Ул — яшь язучыларның иң яхшы дусты. 1929 нчы елда Сталин Феликс Конга җибәргән хатында түбәндәге сүзләрне язды:

«Бездә йөзләрчә һәм меңнәрчә сәләтле яшьләр бар, алар, безнең төзелешебезнең гомуми хәзинәсенә үзләренең кулларыннан килгән кадәр хезмәтләрен салу өчен, барлык көчләре белән түбәннән югарыга бәреп чыгарга тырышалар. Ләкин аларның бу тырышулары еш кына нәтиҗәсез булып кала, чөнки аларны күп кенә вакыт әдәби «исемнәрнең» үз-үзләре турында югары уйлаулары, безнең кайбер оешмаларыбызның бюрократизмы һәм җансыз мөнәсәбәтләре, ниһаять, ул сәләтле яшьләрнең үз яшьтәшләренең (әлегә ярыш төсенә кермәгән) көнләшүләре томалап калдыралар. Бу тоташ стенаны җимерү һәм чиксез күп булган яшь көчләргә чыгарга ирек бирү безнең бурычларыбызның берсе булып тора».
Халык иҗади талантының байлыгына, гүзәл совет яшьләренә
Ленинча - Сталинча бик нык ышану безнең күп милләтле әдәбиятыбызга яңадан-яңа талантларның килеп керүен тәэмин итте.

Сталин совет сәнгатенең үсеп җиткән талантлы мастерларына гаять зур ихтирам белән ярдәм итә һәм аларга өзлексез булышлык итеп килә, алар алдында туган барлык сорауларга җавап бирә, һәрбер талантның иң яхшы, иң кыйммәтле нәрсәсе булып саналган индивидуаль үзенчәлеген таба белә. Социалистик реализм — иҗади индивидуальностьларның күплеге һәм аларның бик күп төрлелеге дигән сүз ул. Сталин художникның барлык җитешсезлекләрен бөтен ачыклыгы белән күрсәтеп бирергә ярдәм итә торган һәм, шуның белән бергә, аларны рухландыра торган художество тәнкыйтенең иң югары үрнәкләрен бирә. Сталин әсәрне бер бөтен итеп карарга өйрәтә: аны шулай карарга кирәк ки, аның барлык аерым өлешләрен күрергә мөмкин булсын, ләкин бу аерым өлешләр әсәрнең төп юнәлешен, художникның «пафосын» томалап калдыра торган булмасыннар.

Чын художник каты, аек фикерле, ачык итеп әйтелгән, абсолют дөрес булган тәнкыйть белән бик нык кызыксына. Үсәргә теләгән кеше үзенең үсүенә нәрсәләр комачаулык иткәнен белергә тиеш. Сталин безнең әдәби тәнкыйтебезне, художникның йөзенә карап, бөтен дөреслекне әйтергә, әсәрнең йомшак якларын һәм җитешсезлекләреи ачып бирергә өйрәтә. Болай әйтү авторларның үзләре өчен дә, иртәгә язучы булачак кешеләр өчен дә, һәм укучыларны идея, политик, художество ягыннан дөрес тәрбияләү өчен дә кирәк. Тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть — безнең җәмгыятебезнең, безнең культурабызның, сәнгатебезнең, әдәбиятыбызның үсеш законы, дип өйрәтә иптәш Сталин. Тәнкыйтьтә принципиальлек сәнгатькә һава шикелле кирәк, һәм Сталин безне принципиаль булырга, бертөрле дә компромисска бармаска өйрәтә, дуслыкның кадерен белергә, ләкин әшнәлекне дошман күрергә өйрәтә. Чөнки әшнәлек принципсызлыкка, дөреслекнең «йомшаруына», скидкалар һәм чигерүләр ясарга, ягъни художникны һәлакәткә өстери торган, әдәбиятка һәм укучыларга зарар китерә торган эшләр эшләүгә алып бара.
Совет әдәбиятының үткән данлы юлында дошманнар һәм аңа начарлык теләүчеләр аз булмады. Ул юл — каты идеологии көрәшнен сугышлар белән үткән юлы булды. Тирән акыллы җаваплар таләп иткән авыр мәсьәләләр дә аз килеп чыкмады. Язучылык эше — җиңел эш түгел, аны бик тырышып эзләнүләрсез, үз-үзеңне аямыйча хезмәт итүдән тыш алып барырга мөмкин түгел.

Безнең әдәбиятыбыз партияле, ленинчыл, сталинчыл әдәбият булганга күрә дә бик күп җиңүләргә иреште, — әле аның яңадан-яңа, берсеннән-берсе матуррак җиңүләре һәм уңышлары алда тагын да күбрәк булачак.

Безнең сөекле Сталиныбыз бөек илебезнең, бөек эпохабызның сәнгатен менә шулай алга һәм югарыга — өзлексез алга һәм югарыга алып бара! Безнең әдәбиятыбызның бөек дусты — Сталины бар. Моны безнең әдәбиятыбыз өчен бәхет дип ничек атамаска мөмкин!