Логотип Казан Утлары
Хикәя

 ЗАЙЦЕВО

Александр Николаевич РАДИЩЕВ

31 августта рус халкының атаклы революционер-язучысы Александр Николаевич Радищевның тууына 200 ел тулды. Александр Николаевич Радищев 1749 нчы елның 20 (31) августында, бай дворян семьясында туа. Аның балалык еллары әтисенең Пензадагы утарында — Югары Аблязово авылында үтә. Соңыннан ул Петербургта пажлар корпусында укый, аннары чит илгә китеп, Лейпциг университетын тәмамлап кайта. Берникадәр вакыт Сенатта эшли, хәрби хезмәттә була, ә 1776 нчы елда ксммерц-коллегиягә күчә. 1789 нчы елда ул, имзасын күрсәтмичә, «Федор Васильевич Ушаковның тормышы» дигән истәлеген бастырып чыгара. Үзенең бу әсәрендә үк Радищев тиранлыкка каршы тавыш күтәрә. Шул ук елда «Беседующий гражданин» журналында ' аның патриотизм темасына язылган: «Ватан улы булу нәрсәдән гыйбарәт» исемлә гаять мөһим мәкаләсе басылып чыга. Шул ук елларда ул үзенең «Петербургтан Москвага сәяхәт» исемле иң атаклы китабын тәмамлый. Ләкин аны бер генә издательство да басып чыгарырга алынмый. Шуннан ул үзе, «ирекле типография» оештырып, китабын басып чыгара. Китапның тиражы зур булмый — 650 экземпляр. Шуңардан бары 25 экземплярын гына сата, 7 сен якын дусларына җибәрә. Бу китап рус революцион фикеренең үсешендә дә, рус әдәбияты үсешендә дә гаять дәрәҗәдә зур роль уйный. Бу китапны укыгач, императрица Екатерина II нең коты оча. Радищевны ул «Пугачевтан да яманрак фетнәче» дип атый, бу китапта ул самодержавиегә һәм крепостной стройга җимергеч удар ясалуын күрә, һәм ул ялгышмый. «Петербургтан Москвага сәяхәт» китабында, чыннан да, революция давылының сулышы сизелә. 1799 нчы елның 30 июлендә Радищевны кулга алып, Петропавловский крепостька ябалар. Күп тә үтми, аны үлем җәзасына — башын чабып өзәргә хөкем итәләр. Соңыннан үлем җәзасы ун елга ерак Себергә сөргенгә озату белән алмаштырыла. Радищев сөргендә биш елдай артыграк була. Кайту белән ул шигырьләр язарга керешә. Пушкин Радищевның шигырьләренә югары бәя бирә, рус поэзиясенең үсешендә аларның зур роль уйнауларын әйтә. Павел I үтерелгәннән соң, Радищев тулысынча амнистияләнә, аны хәтта мөһим дәүләт эшенә дә тарталар. Ул «Законнар положениесе турында» үзенең фикерләрен язып бирә. Ләкин Радищевның проектын кабул итмиләр, югары даирәләр аңа яңадан кырын карый башлыйлар. Радищев тирән өмстсезлеккә бирелә һәм үзенең иң кечкенә программасың да тормышка ашыра алуына ышанмый башлый. Бүтән юл тапмагач, тираннарга протест йөзеннән Радищев 1802 иче елның 11 сентябрендә агу эчә һәм «киләчәк буыннар минем өчен үч алырлар» дигән сүзләр белән үлә. Радищевның иҗаты — XVIII нче гасыр җәмәгать фикеренең иң югары ноктасы. Ул вакыттагы фикер ияләре һәм язучылар арасында үзенең революцион карашының тирәнлеге, кискенлеге һәм эзлеклолеге ягыннан Радищевка тиң булырлык бер генә кеше дә бөтен дөньяда юк где. Совет кешеләре Радищев белән горурланалар. Октябрь революциясеннән соң, Ленин һәм Сталин инициативасы белән куелган беренче һәйкәлләрнең берсе Радищев һәйкәле булды. Түбәндә без Радищевның «Петербургтан Москвага сәяхәт» китабыннан бер бүлегенең тәрҗемәсен урнаштырабыз.


 
А. РАДИЩЕВ

 ЗАЙЦЕВО

Зайцевода, почта дворында мин үземнең күптәнге дустым Крестьянин әфәнде белән очраштым. Мин аның белән малай чактан ук таныш. Икәү бер шәһәрдә сирәк торабыз; сөйләшеп утыруларыбыз еш булмаса да, әмма сөйләшкәндә бернәрсәне дә яшермичә сөйләшәбез. Крестьян- кин әфәнде хәрби хезмәттә бик озак булды һәм, хәрби хезмәтнең, бигрәк тә сугыш вакытындагы хәрби хезмәтнең рәхимсезлекләреннән туеп (сугышта бик зур көчләүләр сугыш хокукы белән каплап киленә), статский хезмәткә күчте. Бәхетсезлегенә каршы, статский хезмәттә дә, хәрби хезмәтне ташлаган чакта котылырга теләгән нәрсәдән котыла алмады. Ул нечкә күңелле, «кеше җанлы» кеше иде. Шушындый яхшы сыйфатлары мәгълүм булганга күрә, аны уголовный палата председателе иттеләр. Башта аның бу хезмәтне аласы килмәде, ләкин бераз уйлагач, ул миңа болай диде: дустым, күңелемә ошаган теләкне тормышка ашырырга нинди зур мәйдан ачыла! Мәрхәмәтлек өчен нинди зур мөмкинлек! Җимерик рәхимсезлек властен, ул гаепсезләрнең җилкәсенә бик еш йөк булып баса; төрмәләр бушасыннар, һәм игътибарсыз йомшаклылык, гамьсез тәҗрибәсезлек төрмәне күрмәсен, һәм берәү дә явызлык эшләргә теләүдә гаепләнмәсен. О, дустым! Ул хезмәттә мин атааналарны балалары турында елатырмын, ир белән хатынны уфтандырырмын; ләкин бу күз яше яңару һәм яхшы күңеллелек яше булыр. Әмма гаепсезгә җәфа чигүчеләрнең күз яшьләре агудан туктар. Бу фикер мине бик мавыктыра. Әйдә, минем китүне тизләтик. Бәлки, минем анда тизрәк барып җитүем кирәктер. Ашыкмавым аркасында, төрмәгә ябылучыларны яисә гаепләнүчеләрне гафу итә алмыйча яки богаудан коткара алмыйча калып, берәрсенең үлеменә сәбәп булуым мөмкин. .Минем дустым билгеләнгән урынына шундый фикерләр белән киткән иде. Хәзер ул хезмәтен ташлаган һәм гел отставкада яшәргә тели. Аның шул эшен үз авызыннан ишетеп белгәч, мин гаҗәпкә калдым. — Дустым,— диде миңа Крестъянкин әфәнде,— хезмәтемне башкарганда мин җанга рәхәтлек бирә торган мул уңыш казанырмын дип уйлаган идем. Ләкин уңыш урынына миң зәһәрлеккә һәм газапка дучар булдым. Хәзер, шулардай туеп, яхшылык эшләргә көчемнән килмәгәч, урынымны чын бер ерткыч хайванга биреп калдырдым. Каралмыйча озак яткан эшләрне бик тиз карап хәл кылуы белән ул макталуга иреште; ә мин озак казынучы исемен алдым. Кайбер кешеләр кайчакта мине взятка алырга яратучы дип уйладылар, чөнки мин үзләре теләмичә җинаять эшләгән бичараларның язмышын авырайтырга ашыкмый идем. Статский хезмәткә кергәнгә хәтле мин «кеше җанлы» кеше дигән мактаулы исем алган идем. Күңелемне шундый горурландырган бу сыйфатымны хәзер: ирек кую һәм узындыру дип санадылар. Мин чыгарган карарларны нәрсә матурлаткан булса, нәкъ шуның өчен алар
32 
 
 
даи көлделәр; аларны гамәлгә ашырмадылар. Минем начальнигым явызны законсыз рәвештә акларга һәм гаспссзне гаепләргә мине күндер- мәкче булган иде, ләкин күндерә алмады, ә иптәшләремне күндерде: алар җәмгыятьнең, зарарлы членын һәм чын явызны коткарырга, яки гаепсезне имениесеннән, намусыннан, тормышыннан мәхрүм итү белән җәзаларга риза булдылар. Мин моны нәфрәт белән күзәтеп тордым һәм күрдем: минем яхшы ниятләрем һавадагы төтен кебек еш кына юкка чыга барды. Алар исә, үзләренең, кабахәт килешүләре өчен, ихтирам казандылар. Бу ихтирам үзенең нуры белән аларны никадәр җәлеп итсә, минем каршымда ул шул кадәр нурсыз иде. Җинаятьче дип аталган кеше үзен гаепсез дип ышандырырга тырышуы белән күңелемдә еш кына шәфкать уяткан чакта, мин, уңайсызланып, үземнең икеләнүемә таяныч тапмак булып, законга мөрәҗәгать итә идем; ләкин законда кешене кызгану, ярату урынына рәхимсезлек таптым. Бу рәхимсезлек- нең сәбәбе законның үзендә булмыйча, аның искергәнлегеннән килә. Җәзаның җинаять чамасына туры килмәве аркасында күзләрем еш кына яшь белән тулды. Мин күреп тордым (күрмичә мөмкин дә түгел): закон, берәр эш өчен хөкем иткәндә, бу эшне китереп чыгарган сәбәпләргә кагылмый иде. Шундый эшләрнең берсе булган соңгы вакыйга хезмәтемне ташларга мәҗбүр итте. Чөнки, язмышның көчле кулы белән җинаятькә китереп кертелгән гаеплеләрне коткара алмаганым хәлдә, аларны үтерүдә катнашасым килмәде. Язмышларын җиңеләйтә алмагач гаепсез булып калырга теләп, рәхимсезлектән читкә киттем. Безнең губернабызда, моннан берничә ел ук инде хезмәтен ташлаган бер дворян яши иде. Менә аның эшләгән эшләре: үзенең хезмәтен ул дворда мич ягучы булып башлаган, лакей, камерлакей, аннары аш өстәле янындагы лакей итеп күтәрелгән; двор хезмәтенең бу баскычларын үтү өчен нинди талант кирәктер, анысы миңа мәгълүм түгел. Ләкин шул хәтлесен беләм, аракыны ул үлеп ярата иде. Аш өстәле янындагы лакей булып 15 ел торганнан соң, чинына ярашлы урынга билгеләнү өчен, Герольдиягә озатылган. Ләкин ул, эшкә булдыксызлыгын сизеп, отставка сорап алган һәм коллежский асессор чины белән бүләкләнгән. Моннан алты еллап элек шул чины белән ул үзенең туган җиренә, ягъни безнең губернага кайткан. Үзеңнең туган җиреңне аеруча ярату еш кына шөһрәт сөюгә нигезләнгән була. Түбән дәрәҗәле булып та, югары дәрәҗәгә ирешкән кеше, яки ярлы булып та, баеп киткән кеше, күркәм сыйфатларның соңгы һәм иң зәгыйфь тамыры булган ояла һәм тартына белүне бер якка ташлап, үзенең байлыгын һәм тәкәбберлеген җәеп җибәрү' өчен туган җирен яхшы итеп күрә. Асессор анда бер авыл сатып ала һәм үзенең шактый ишле семьясы белән шунда урнаша. Әгәр бездә Гогард туса, карикатуралар ясау өчен асессор әфәнденең семьясында бик күп материал табар иде. Ләкин мин начар художник; яки әгәр дә мин, кешенең тышкы кыяфәтенә карап, Лаватерча үтә күрә белсәм һәм кешенең рухи халәтен укый алсам, ул вакытта да асессор семьясының күренешләре игътибарга лаек булыр иде. Шундый сыйфатларым булмау сәбәпле, мин аларның эшләгән эшләрен тасвирлап бирәм, чөнки эшләгән эш кешенең чын рухи халәтен чагылдыра. Иң түбәннән чыккан асессор әфәнде берничә йөз кешенең господины булып ала. Бу аның башын әйләндереп җибәрә. Властька ирешкәч, башлары әйләнеп китүдән зарлана алырлык кешеләр бер ул гына түгел. Ул үзен иң югары дәрәҗәдәге кеше итеп, ә крестьяннарны хайваннар итеп саный (үзенең властен алла тарафыннан бирелгән власть дип уйладымы икән әллә), аларны теләсә нинди эшкә куша. Мал сөя, акча җыя, табигате буенча бик каты күңелле, тиз кабынып китүчән, түбән җанлы кеше була һәм шуңа күрә үзенең кешеләре алдында борынын күтәрә. Алар элекке алпавытларына оброк түләгән булсалар, бу 


 
 аларны барщинага утырта, бөтен җирләрен тартып ала, барлык терлек- гуарларын үзе теләгән бәягә сатып ала, атна буенча үзенә эщләтә, ачка үлмәсеннәр дип, алпавыт дворында ашаткандай итә, анда да көненә бер генә тапкыр, ә кайберләренә сәдака итеп айлык азык бирә. Ялкау дип тапканын, ни дәрәҗәдә ялкау булуына карап, чыбык белән, камчы белән, таяк белән яки япьле чыбыркы белән суктыра; чын җинаять өчен, мәсәлән: үзенекен түгел, ә ятларныкын урлаган өчен, бер сүз дә әйтми. Әйтерсең, үз авылында борынгы Лакедемон яки Запоро- жеская Сечь гадәтләрен урнаштырырга тели. Шулай бервакыт аның крестьяннары тамакларын туйдыру өчен юлда бер узгынчыны талыйлар, икенче берәүне үтерәләр. Ул аларны моның өчен судка бирми, ә яшерә, хөкүмәткә исә: качтылар, ди, явызлыклары өчен крестьяннарымны камчы белән суктырып каторгага озатсалар, аңардан миңа файда булмас, дип уйлый. Әгәр крестьяннарының берәрсе аның үз әйберен урласа, ул аны ялкаулык өчен суктыргандагы кебек яисә усал сүз яки үткен җавап өчен суктыргандагы кебек суктыра, шуның өстенә тагын аягына агач богау, ә муенына рогатка кидертә. Аның шундый кызыклы әмерләре турында мин сиңа бик күп сөйли алыр идем, ләкин минем героемның кем булуын белү өчен шушы да җиткән. Хатыны двордагы хатын-кызлар өстеннән тулы хөкем сөрә. Аның кушканнарын үтәтү өчен уллары Һәм кызлары аналарына ярдәм итәләр, аталарына да шулай ук булышалар. Чөнки алар һичбер эш өчен дә крестьяннарны хезмәтләреннән бүлмәүне үзләренә кагыйдә итеп алган булалар. Хезмәтчеләрдән дворда А'1осквадан сатып алынган бер малай, кызларының парикмахеры һәм аш пешерүче бер карчык була. Кучерлары да, атлары да булмый; җир сукалый торган атларны җигеп йөриләр. Крестьяннарны камчы белән япьле чыбыркы белән уллары үзләре суктыралар. Кызлары двор хатыннарын, двор кызларын яңаклыйлар, чәчләреннән өстерәп йөртәләр. Уллары буш вакытларында урамга яки кырга уенга һәм кызлар, хатыннар белән оятсызланырга чыгалар, һәм бер генә хатын да, бер генә кыз да алардан котыла алмый. Кияү таба алмаучы кызлары, эчләре пошып, ачуларын җеп эрләүче хатын-кызлардан алалар, аларның күбесен кыйнап имгәтеп бетерәләр. Дустым, үзең хөкем итеп кара, мондый эшләрнең ахыры ничек бетәргә тиеш иде? Мин күп кенә мисаллардан күрдем, рус кешесе 'чыдамлы һәм ахыр чиккә хәтле түзә; ләкин чыдамының чигеннән чыккач, аны рәхимсезлектән бернәрсә дә тотып кала алмый. Асессор белән дә нәкъ менә шул хәл була. 5ер улының ачу китергеч бер бозык эше яки, дөресрәк итеп әйтсәк, ерткычлыгы моңа сәбәп булып төшә. Аның авылында чибәр генә бер крестьян кызы була, бу кыз- шул ук авылның бер яшь крестьяны белән вәгъдәләшә. Кыз асессорның уртанчы малаена охшап куя, һәм ул әлеге кызны үзенә мәгъшука итү өчен әллә ниләр эшләп бетерә; ләкин кыз үзенең егетенә биргән вәгъдәсенә хыянәт итми. Гәрчә мондый хәл крестьян арасында сирәк булса да, булуы мөмкин. Егетнең атасы, улы белән бергә алпавыт дворына килеп, күп кенә алпавытларга кертелгән гадәт буенча, үзенең господинына ике пот туй балы кертеп бирә. Дворян малае үзенең тойгыларын канәгатьләндерү өчен нәкъ менә шушы минуттан файдаланмакчы була. Үзенең ике туганын ияртә дә, бер малай аркылы кызны ишек алдына чакыртып чыгара, шунда аның авызын томалый һәм келәт эченә өстери. Кычкыра алмау сәбәпле, кыз барлык көче белән яшь господиннын хайванлык ниятенә каршылык күрсәтә. Ниһаять, өч кешегә каршы тора алмый, җиңелә; һәм әле пычрак хәшәрәт үзенең ниятен үти башлаган чакта, егет, алпавыт йортыннан кайтып, ишек алдына килеп керә һәм, барин малайларының берсен келәт янында күреп, явыз ният белән йөрмиләр микән дип шикләнә. Ярдәмгә атасын чакырып, яшен тизлеге белән келәткә ташлана. Анда нәрсә эшләнгәнен күрә. Аны күргәч, келәт з. .с. ә.- э ’ 33

34 
 
 
ишеген ябалар; ләкин ярсыган егетнең, ыргылуын туктатырга ике агай- эненең көче җитми. Ул, шунда яткан күсәкне алып, келәткә атылып керә дә, кәләшен хурлаучы ерткыч хайванның аркасына суга. Алар аны тотып алмакчы булалар, ләкин атасының, шулай ук күсәк тотып, ярдәмгә йөгереп килүен күрәләр дә, егетне калдырып, келәттән чыгып качалар. Ләкин егет, аларның берсен куып җитеп, күсәк белән башын сугып яра. Явызлар, үч кайтару нияте белән, туп-туры әтиләре янына кайталар һәм әйтәләр: авылда йөргән чакта егетнең кәләше белән очрашып, бераз^ шаярдык; егете, шуны күреп, безне кыйный башлады, атасы аңа булышты, диләр. Сүзләрен раслау өчен туганнарының ярылган башын күрсәтәләр. Улының сызлануын күргән ата, бик каты ачуланып, тәмам ярсып китә. Хәзер үк өч явызның өчесен дә үз каршына китерергә куша. Өч явыз дип ул — егетне, кызны һәм егетнең әтисен атын Алдына килеп баскан кешеләргә әйткән беренче сүзе шул була: кем минем улымның башын ярды? Егет яшерми, бөтенесен дә сөйләп бирә. Үзеңнең господиныңа кул күтәрергә ничек кыюлыгың җитте? — дип сорый карт асессор. — Син ул кызга өйләнмисең; ул минем өемдә калачак, ә сезгә җәза бирелер, — ди. «Шундый карарны әйткәч, егетне үзенең уллары ихтыярына биреп, чыбыркы белән рәхимсез суктырырга куша. Бу җәзаны егет батырларча күтәрә; атасын суктырганда да курыкмыйча карап тора. Ләкин барин малайлары кызны алпавыт йортына алып керә башлаганны күргәч, чыдый алмый. Суктыру ишек • алды-нда барган була. Күз ачып йомганчы ул кызны тегеләрнең кулыннан тартып ала. Кыз белән егет ишек алдыннан йөгереп чыгып китәләр. Моны күргән барин малайлары, картны суктырудан туктап, тегеләр артыннан куа китәләр. Егет, аларның куып җитеп килүләрен күреп, казык суырып ала һәм тегеләргә каршы төшә. Ул арада, бу тавышны ишетеп, бүтән крестьяннар да алпавыт ишек алдына җыелалар. Үз алпавытларына ачу саклаган крестьяннар, егетне кызганып, аны яклыйлар. Моны күргән асессор, йөгереп килә дә, аларны тирги башлый һәм кул астына туры килгән бер крестьянга таягы белән шундый итеп суга, теге, һушы китеп, егыла. Бу хәл гомуми һөҗүмгә сигнал булып хезмәт итә. Кргстьяннар дүрт господинның дүртесен дә урап алалар һәм, озын сүзнең кыскасы, аларны шул урында кыйнап үтергәннәр. Крестьяннар аларны шул хәтле дошман күргәннәр ки, берсенең дә бу үтерүдән читтә каласы килмәгән. Соңыннан алар үзләре шулай дип әйтеп бирәләр. Нәкъ шул вакытта бу округның исправнигы команда белән узып бара икән. Бу вакыйганың бер өлешен ул үз күзе белән күргән. Гаепле кешеләрне сак астына алып (ярты авыл гаепле булган), тикшерү үткәргән. Бу тикшерү әкренләп уголовный палатага килеп җитте. Эш бик ачык иде, гаеплеләр барысын да сөйләп бирделәр, тик үзләрен аклау йөзеннән, господаларының бик газаплауларын әйттеләр, бу турыда инде бөтен губерна белә иде. Шушы эш турында мин, хезмәт бурычым буенча, соңгы карарны чыгарырга, гаеплеләрне үлемгә хөкем итәргә, я аның урынына базар мәйданында җәзалауга * һәм мәңгелек каторгага хөкем итәргә тиеш идем. Бу эшне тикшергәндә, мин җинаятьчеләрне гаепләргә җитәрлек сәбәп тапмадым. Үзләренең господиннарын үтергән крестьяннар — үтерүче иделәр. Ләкин бу үтерүгә алар мәҗбүр ителмәгәнмени сон? Асессор үзенең үлүенә үзе сәбәпче түгелмени? Әгәр арифметикада
                     * Базар мәйданында җәзалау—XVIII йөздә, Россиядә дворян һәм бай купец затыннан булмаган кешеләргә карата кулланылган җәза. Гаепләнүчене халык алдында чыбыркы белән суктырганнар, тәненә кайнар тимер белән тамга салганнар һәм башка шуның кебек чаралар белән газаплаганнар. Әгәр җәзаланучы кеше жгуиман соң да улмәсә, аны Себергә каторгага сөргәннәр. 
35 
 
 
бирелгән ике мисалдан өченчесе үзеннән-үзе килеп чыга икән, бу вакыйганың нәтиҗәсе шундый ук зарурый иде. Үтерүчеләрнең гаепсез- леге минем өчен математикадагы кебек ачык иде. Әгәр мин үтеп барган чакта миңа бер явыз һөҗүм итсә, һәм минем баш очыма кинжалын күтәреп, кадарга уйласа һәм, әгәр мин аннан алдарак кадап өлгереп, аны үтерсәм, — үтерүче булып саналыр идемме? Әгәр гасырыбызның бер сугыш әтәче, үзенә тиешенчә нәфрәт казангач, шуның үчен миннән алырга теләсә һәм, аулак җирдә минем белән очрашкач, шпагасын чыгарып, миңа һөҗүм итсә, мине үтерсә, яки, аз дигәндә, яраласа, әгәр шунда мин үземне саклау өчен кылычымны тартып алып, тынычлыкны бозучы кешедән җәмгыятьне коткарсам, — гаепле булыр идемме? Әгәр мин моны үземне коткарып калу өчен эшлим икән, әгәр бу мине һәлак булудан саклап кала икән, әгәр шунсыз минем тынычлыгым мәңге аяныч хәлдә булачак икән, — минем бу эшемне җәмгыять членының иминлегенә кул күтәрү дип санарга мөмкинме? Шуларны уйлап карасаң, бу эшне тикшергәндә минем күңелемнең ничек газапланганын үзең дә күз алдыңа китерә алырсың. Гадәтемчә, һич яшермәстән үземнең фикерләремне иптәшләремә әйттем. Барысы бер авыздан миңа каршы тавыш күтәрделәр. Минем йомшак күңелле- .тегемне һәм кеше сөючәнлегемне алар явыз эшләрне яклау дип санадылар; мине кеше үтерүгә дәртләндерүче дип атадылар; үтерүдә катнашучы дигән исем бирделәр. Аларның уенча, минем зарарлы фикерләрем таралса, йорт-җирнең тынычлыгы югалачак. Шундый хәлдән соң авылда дворян тыныч яши алачакмы? — диделәр алар. Аның боерыклары үтәләячәкхме? Әгәр үз господинының теләгенә колак салмаучылар, бигрәк тә инде — аны үтерүчеләр гаепсез итеп танылсалар, буйсынулар бетәр, йорт эчендәге багланышлар өзелер, түбән җәмгыятьтә яши торган тәртипсезлек тагын да арта төшәр. Игенчелек бетәр, иген игү кораллары җимерелер, басулар кысыр калыр һәм аларны чүп үләннәре басып китәр; авыл халкы, өсләрендә власть булмагач, ялкаулыкка, әрәм тамаклыкка бирелеп, тик йөрер һәм таралышып бетәр. Шәһәрләр бу җимерелүнең тәэсирен сизәрләр. Шәһәр халкы һөнәрдән бизәр, тырыш хезмәт бетәр, сәүдәнең чишмәсе кибәр, байлык үзенең урынын саран ярлылыкка бирер, зиннәтле биналар искерер, законнар нурсызланыр һәм гамәлдән чыгар. Шул вакытта җәмгыятьнең зур бинасы, кисәкләргә таркалып, һәр кисәк аерым-аерым үләр; хәзер җәмгыятьнең таянычы, крепосте һәм көче булган патша тәхете ул вакытта искерер һәм җимерелер; ул чакта халыклар хакиме гади гражданин булып исәпләнер, һәм җәмгыять үзенең соңгы сәгатен кичерер. Минем иптәшләрем әлеге эш турындагы хәбәрне ишетүчеләрнең күз алдына шушындый коточкыч картинаны китереп бастырырга тырыштылар. Безнең председателебезнең үтерүче крестьяннарны яклавы табигый, — диделәр алар. — Сорагыз әле, үзенең чыгышы нинди икән аның? Ялгыш- иасак, яшь чагында ул үзе дә сука сукалаган бугай. Андый яңа дворяннар дворяннарның крестьяннар өстеннән булган табигый хокукларын бик сәер аклыйлар. Әгәр эш аның кулында булса, ул, үзенең чыгышын безнеке белән тигезләмәк булып, безнең барыбызны да однодворецларга әйләндереп бетерер иде. — Шундый сүзләр белән иптәшләрем доине хурла- иакчы һәм бөтен җәмгыятькә дошман итмәкче булдылар. Ләкин моның белән генә канәгатьләнмәделәр. Үтерелгән асессорның хатыны аңа взятка биргән, чөнки крестьяннарын каторгага җибәреп, крестьянсыз каласы килмәгән, безнең председателебезнең гомумән барлык дворяннарның хокукларын хурлый торган сәер һәм зарарлы фикерләренә чын сәбәп әнә шул булган, — дип сөйләделәр. Алар, ахмаклар, болай уйладылар: көлүебез белән без аны җәрәхәтләрбез, нахак бәла аны хур итәр, яхшы ниятне бозып күрсәтүебез белән без аны ул ниятләрдән йөз чөидерербез! Минем күңелем аларга караңгы иде. Вөҗданым суды
36 
 
 
каршысына һәрвакыт курыкмыйча килеп басуымны, вөҗданым алдында йөзем бервакытта да кызармаганны алар белмиләр иде. Мине взятка ала диюләренә менә нәрсә нигез булды: асессор хатыны иренең үлеме өчен үч кайтарырга теләмәде, ә, байлык җыю комсызлыгына бирелеп һәм ире кагыйдәләре буенча барып, крестьяннарны җәзадан коткарырга теләде, имеииесеннән мәхрүм буласы килмәде. Ул үзе шулай дип әйтте. Минем яныма да ул шундый үтенеч белән килде. Ирен үтерүчеләрне гафу итүдә мин аның белән килештем, ләкин теләкләребез икебезнең дә ике төрле иде. Ул әйтте: мин үзем аларны кирәгенчә җәзалармын, диде: ә мин әйттем: ирегезне үтерүчеләрне аклаганнан соң, аларны тагын шундый ук соңгы чиккә җиткермәскә кирәк, алар тагын да явыз булып (аларны тиешсезгә явыз дип атадылар) китә күрмәсеннәр. Бу эш турындагы фикерем тиздән наместникка ишетелде, иптәшләремне үз фикеремә аударырга тырышуым һәм аларның икеләнә башлаулары аңа мәгълүм булды; ләкин аларны икеләндергән нәрсә минем дәлилләремнең нык һәм ышандырырлык булуы түгел, бәлки асессор хатынының акчасы иде. Наместник, крестьяннар өстендәге власть — бә- хәссез власть дигән кагыйдәләрдә тәрбияләнгән кеше булганга, минем фикер белән килешә алачак түгел иде. Әлеге эш турында хөкем йөртүдә минем фикерләрем, бөтенләй башка сәбәп буенча булса да, җиңә башлавын күреп, ул бик ачуланган. Минем иптәшләремне чакыртты, үгетләде, минем фикерләремнең дворян җәмгыяте өчен хурлыклы, югары власть өчен хурлыклы кабахәт фикер булуын, югары властьның законнарын бозуын сөйләде; законны үтәүчеләрне бүләкләргә вәгъдә итте, аңа буйсынмаучылардан үч алу белән янады; һәм нык карашлары булмаган зәгыйфь рухлы йомшак судьяларны тиздән иске фикерләренә кайтарды. Алардагы үзгәрешне күреп, мин гаҗәпләнмәдем, чөнки элеккесенә дә гаҗәпләнмәгән идем. Зәгыйфь, куркак һәм кабахәт җаннарның властьның янавыннан калтырап төшүләре һәм властьның якты чырай күрсәтүенә сөенүләре бик табигый. Безнең наместник, иптәшләремнең фикерен үзгәрткәч, минем фикеремне дә, бәлки үзгәртермен дип үзен юаткан. Шул ният белән бәйрәм көнне иртә белән мине үзенә чакырды. Ул мине чакырырга мәҗбүр булды, чөнки мин бервакытта да ахмакларча баш орырга керми идем. Тәкәббер кеше үзенә буйсынган кешеләрнең баш оруын тиешле дип, тәлинкә тотуны кирәк дип саный, ә акыллы кеше — аны җирәнгеч дип һәм кеше өчен хурлык дип исәпли. Ул юри бәйрәм көнне, үзенә кешеләр күп җыелган көнне сайлаган. Сөйләшү өчен юри халык күп чакны туры китергән, мине тизрәк ышандырырмын дип өметләнгән. Мин куркып калырмын, фикерем чуалыр дип өмет иткән. Ул үзенең сүзен минем күңелемә һәм фикеремә каршы юнәлтте. Ләкин күпне күрәм, күпне беләм дип уйлаган тәкәббер власть иясенең нәрсәләр белән рух- I ланып ораторлык итүен сиңа сөйләп торуны кирәксез саныйм. Аның тәкәбберлегенә каршы мин салкын канлылык һәм сабырлык белән, властька каршы — нык тору белән, дәлилләренә — дәлилләр белән җавап биреп, бик озак тыныч кына сөйләдем. Ниһаять, сыкранган йөрәгем ташый башлады. Каршыда утыручыларның ялагайлыкларын күргән саен, телем ярсый барды. Ахырда каты аваз белән, яңгыравыклы итеп, кычкырып сөйли башладым. Кеше дөньяга килгәндә бөтен нәрсәсе белән бүтәннәргә тигез була. Барыбызның да әгъзаларыбыз бертөсле, барыбызның да акылы һәм ихтыяры бар. Димәк, кеше, җәмгыятькә мөнәсәбәттә алмаганда, үзенең эшендә, хәрәкәтендә беркемгә дә бәйле булмаган җан иясе ул. Ләкин ул үзен чикли, барлык нәрсәдән дә үз ихтыярына гына буйсынып яшәми, бүтән кешеләрнең кушуларына буйсына, кыскасы, гражданинга әйләнә. Нинди гаепләре өчен ул үзенең теләкләрен авызлыклый соң? Үз ихтыярын җиренә җиткерүдә чиклән


 
 мәгән була торып, ни өчен ул моны буйсыну белән чикли? Үз файдасы өчен, —-дияр акыл; үз файдасы өчен, — дияр эчке тойгы; үз файдасы өчен,— дияр зирәк закон. Димәк, гражданин булудан аңа файда булмаган урында, ул гражданин да түгел. Димәк, кем дә кем аны гражданлык хокукыннан мәхрүм итәргә теләсә, ул аның дошманы. Дошманыннан үч алуны, дошманыннан үзен яклауны ул законнан эзли. Әгәр закон аны якларга көчсез булса, яисә якларга теләмәсә, яисә бәлагә эләккәндә тиз генә ярдәм күрсәтә алмаса, ул вакытта гражданин үзен яклау, саклау һәм имин итү өчен табигый хокуктан файдалана. Чөнки гражданин булуы белән ул кеше булудан туктамый,, ә кешенең — табигатеннән килеп чыга торган беренче бурычы: үзенең исәнлеге, иминлеге. Крестьяннар тарафыннан үтерелгән асессор үзенең ерткычлыгы белән эларның гражданлык хокукын бозган. Улларының җәберләүләрен хуплап торган чакта, кызны мәсхәрәләп, егет белән кызның күңел газабын көчәйткән чакта, үзенең кабахәт властена каршы торуны күреп, җәзалап үтерүгә таба ая*к атлаган вакытында, — шул вакытта гражданинны сакларга тиеш закон еракта торган, аның власте ул чакта сизелмәгән; шул вакыт табигый закон, кимсетелгән гражданинның власте, яңадан барлыкка килгән; бу власть — кыерсытылучының закон тарафыннан алынмый торган табигый власте; ерткыч асессорны үтергән крестьяннарны закон гаепли алмый. Минем күңелем, акыл дәлилләренә таянып, аларны аклаячак, һәм гәрчә асессор көчләп үтерелгән булса да, дөрес үтерелгән. Явызлыгы аркасында җанын биргән асессорны үтергән кешеләрне гаепләү өчен, җәмәгать тынычлыгы законнарыннан һәм поли- тикадан дәлилләр эзләп, берәү дә азапланмасын. Нинди генә хәлдә туса да, гражданин — ул кеше һәм кеше булып калачак; кеше булдымы инде, аның табигый хокукы, зур чишмә шикелле, бервакытта да кипмәячәк; кем дә кем аның тияргә ярамый торган табигый милкенә күз салса, ул — җинаятьче. Әгәр гражданнар законы аңа җәза бирмәсә, — нәләт төшсен ул җинаятьчегә. Гражданнар арасында нәфрәт тамгасы белән тамгалансын, көче җиткән һәрбер кеше аннан үчен алсын. — Шулай дидем дә тындым. Наместник миңа бер сүз дә әйтмәде; әллә нигә бер күзләрен генә күтәреп карады — аның карашында көчсез ярсу һәм үч явызлыгы хөкем сөрә иде. Бөтен кеше тын гына көтте: мине, барлык хокукларны мәсхәрәләүчене сак астына алырлар, дип уйладылар. Коллык итүче кешеләрнең авызларыннан ара-тирә ачулы сүзләр ишетелде. Бөтенесе дә миннән йөзләрен чөйде. Минем янда торучыларны каты курку алгандай булды. Алар минем яннан шыпырт кына киттеләр, әйтерсең лә, миңа үләт йоккан иде. Тәкәбберлек белән иң түбән кабахәтлек бергә кушылган шушы көлке күренештән туеп, мин ялагайлар җыелышыннан чыгып киттем. Гаепсез үтерүчеләрне коткару юлын таба алмагач, аларны җәзалап үтерүдә катнашасым да, шулай ук аның шаһиты да буласым килмәде; эштән чыгаруны сорап, прошение бирдем һәм, рөхсәт алып, менә хәзер крестьяннарның бичара язмышы өчен хәсрәт чигәргә һәм, дуслар белән аралашып, эч пошуларымны басарга дип китеп барам. — Шуны әйткәннән соң, без аерылыштык, һәм ул уз ягына китте, мин үз ягыма киттем.

И. Зарипов тәрҗемәсе.